Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

МӘҢГЕЛЕК ӨН «Минем кадәр беркем сөелмәгән, Минем кадәр беркем сөймәгән 1..»— Бер-берсенә пышылдыйлар парлар, Тынбнтараф тора бар галәм. Аланнарның ак чәчәктә чагы. Ак өметтә чагы язларның. Үзгәртергә хәтта сәләтле чак Язмышларның күктә язганын. «Безнең белән бәхетледер бу җир, Без булганга дөнья түгәрәк!»— Шул сүзләрне тыңлап уянды да Ай болыттан төште тәгәрәп. Йолдызларның балкып янган чагы, Серле чагы айлы төннәрнең. Йөгерек җилләр тыңлый салмакланып Чишмәләрнең челтерәп көлгәнен. Шул дөньяга багып ник соң берәү «Гөлҗамал»ны көйләп моңая? «.Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы»,—ди... Булган чаклары кая соң, сөйгән чаклары кая? Фәйрүзә яши. МӨСЛИМОВА—шагыйрә. «Ярату яралары» (2001 ел) исемле китап авторы. Казанда Айлар, еллар алышына икән. Мәңгелек өн бары тынмаган: «Минем кебек беркем сөелмәгән. Миндәй җаннар әле тумаган!..» Вакыт машинасы Гел кайтара вакыт машинасы Еракларда калган көемә: Аида минем әткәй-әнкәй исән. Бер кайгысыз анда йөрелә. Каен утын яна чытыр-чытыр. Тәбикмәкләр пешә ак мичтә. Күрше-күлән хәл белергә керә - Рәхәт, җылы безгә бу кичтә. Ялгышамы вакыт машинасы? Мин китәргә никтер ашкынам, ^ткәй. әнкәй, җылы мичләр кала... Ниндидер юл мине чакыра. Кая китәм? Нигә китәм? Китәм... Ерагая еллар арасы. Алып китә вакыт машинасы. Калыр өчен юктыр чарасы. Сеңеп калган һәрбер күзәнәккә— Чишмә кебек тибә шул көем. «Вакыт машинасы, тик беразга Шул чагыма алып кайт», лимен. һәм кайтамын. йөгерә-атлый кайтам. Каршы ала шундый бүгенем: Сусынымны басар көйләрем дә. Пакь чишмәм дә... инде юк минем.Балалык Нинди хурлык: алдадылар мине тагын һәм саттылар каһкаһәләп көлә-көлә. Мин ташбака Тортилладай зирәк идем. Сукыр бер тиен икән, юкса, минем бәя! Могҗизалар кырын эзләп йөргәнем юк. Бакыр күмеп, алтын көтеп ятам мәллә? һәркем җирдә ихластыр, дип ышанам да. Алданамын хисләремдә меңәр кәррә. Мине саткан бакырчылар уңыш көтә: Бер сыгылып еласын хет шушы юләр! Ә мин менә Буратино, агач курчак! Таммый яшем рәнҗесәм дә. Чынлап әгәр. Нинди хурлык: алдадылар мине кабат. Агач тәнем сиздермичә калтырана. Күрәсең, мин әле һаман бала-чага: Охшаш булгач Буратино. Тортиллага. Апрель кары Ятып ауныйсымы апрель карларына? Апрель карларыдай әллә каралырга? Кар сулары кебек язгы җиргә сеңеп. Умырзая булып кабат яралыр!а? Менә нинди хыял, менә нинди ярсу! Кучкыл карны ябынып, җәйрәп ята басу...Орлык төшәр көнне көтәсеме озак. Канчан кузгалыр, днп, елгаларда ташу? Канчан яфрак ярам, ди каенда бөре. Кояш нурларында бүрткән инде үзе... Ә син, имеш, шул чак. көзләреңә китеп. Ямансулап йөре. еламсырап йөре... Аунар идем, диеп, апрель карларында... Юләр хыяллар бер тиеш таралырга. Бөре сыман бүрткән хисләреңне тыеп. Бик акыллы кеше булып саналырга. Менә нинди хыял! Апрель кары эри...! Ә күзләргә бер дә, бер дә йокы керми! Шытып чыгачагын умырзая булып Апрель кары әле төшендә дә күрми... Шигърият Шигърият—чибәр кыз, диләр. Фәрештәгә тиңлиләр. Лира тотып, канат җилпеп, Очкан чагын сөйлиләр. Сөйлиләр ир-атлар гына, Сурәтлиләр ир-атлар. Тагын әле күпме шагыйрь Шул хыялны кабатлар. Үзләре шуңа ышаныр... Гаепләмик, бигайбә. Шигърият дигән могҗиза Ир затыннан шулай да. Ир затының иң дәртлесе. Серлесе һәм көнчесе. Сөйгәне өчен көрәштә Мәкерлесе, үчлесе! Мәхәббәтен бүлешкәнне Кичерми шигъри иркә: Сөеклесен—шагыйрәне— Йә ялгыз, йә тол итә. И кызыкай. шигърияткә Багышласаң үзеңне, Гапгади җир бәхетеннән Өметеңне өз инде. Шигърият—көнчел... Мин сугышта булдым... Мин сугышта йөрдем әткәй белән. Эткәй белән җиңү яулаштым Волхов сазлыкларын кичен чыктым. Камалышта калын, адаштым. Әсирлекнең тойдым ачыларын. Юкса, каян миндә мондый моң? Шул хакларда китап укысам да. Шул турыда кино карасам ла. Җаным белән әрнеп елыймын. Әткәй белән әсирлектән качтым. Исән кайттым мнн дә сугыштан. «Мин исән!» дип әткәй сөенгәнгә Мин тормышны сөйдем тумыштан. Сугыш беткәч, Сталиннар киткәч, Мин туганмын җиргә, мин дәвам. Әнкәйсез дә, әткәйсез дә күптән. Ничә үлгән, ничә яралган! Мин сугышта йөрдем әткәй белән. Күрәсезме, әле мин исән! Тынычлыкка җыр-мәдхия әйтеп. Язгы җилләр булып мнн исәм. Феникс Янам-янам да кабат яралам Көлдән яралган Феникс кебек. Күтәрелмәкче булам һавага Каурыйларыма ярамны төрен. «И юләр кошкай, әкият бит \л Кабат яралу, терелү кабат».. Кемдер шулай дип эндәште бугай Мнн узган юллар-елларны санап. Искә төшермә, дәшмә, ят тавыш. Бу хакта инде мин белә.м күптән Аһ, мнн нинди карт, борышы, диеп, Япь-яшь көннәрем, гомерем үткән. Янам-янам да кабат яралам. Ә бер кон килер ярала алмам? Гомерләр узган, картайганмын, цш Бүтән беркайчан инде зарланмам? Исән чагында гөнаһ түгелдер Көлдән яралу Феникс сыман Яраларымны канатым каплар. Күз яшьләремне яңгырлар юар

 

Рәшит Шиһап УТЛЫ УЕМ ЙӨРИ КАУДАРЛАНЫП...Килер буыннарга бер сүзем бар: Күбрәк утыртыгыз юкәләр! Чабаталар тагын кирәк булыр, Кабатланып тора үткәннәр. Комганнарны алыгыз чормалардан. Ышкып ялтыратыгыз җир белән. Сезнең чорда онытылган булыр Тәһарәтсез йөрү ил белән. Кабатлана тарих, гасырлары Узганына юлын бора да. Үткән белән бер кат тетрәндерми. Алгарышлар юк ул дөньяда. Гаҗәпләнәсезме? Юкка гына... Әнә Кояш чыгышы утравында Компьютерлар белән беррәттән. Кибетләрдә комган, чабаталар Сата бүген япон—хезмәтчән... Кул арбаларын да һич сүтмәгез. Күтәреп үк куегыз тезмәгә. Төрле машиналар белән бергә. Алар кирәк булыр кемгә дә. Кеше уйлап тапкан бернәрсә дә Төшеп калмый тормыш күзеннән. Үзе китә, әмма иҗат җимеше Гел хезмәттә җирнең йөзендә. Артта калган дәвер, йөз үзгәртеп. Килеп иңгә янә бер баса, һәр нәрсәгә әзер булып торыгыз һәм белегез: Дөнья—куласа! Шигъри фараз Утлы уем йөри каударланып Үткән миллион еллар артында. Эзләнә ул... Ахырзаман дигән Рәшит ШИҺАП (1938)—шагыйрь. • Заман белән бәхәс». *Җан авазы», -Юлларда язмышлар» исемле китаплар авторы Татарстанның атказанган сәнгать эимеклесе Лениногорск шәһәрендә & Рәшит Шиһап УТЛЫ УЕМ ЙӨРИ КАУДАРЛАНЫП... Курку калгач дөнья халкында. Сорау арты сорау: сүнәрмени Күк йолдызы—гүзәл Җиребез? Исрафилның сур быргысы тавышы Белдерерме соңгы көнебез? Бер буш җисем булып калырмы ул, Яшәү бетәрмени галәмдә? Күңелсез бит булыр Тәңрегә дә Берьялгызы калса әгәр дә?.. Уем кире кайта планетаның һәр чорына туктап, тикшереп: Юк. яшәгәндер, дим, бу дөньяда Безгә кадәр бүтән кешелек. Хәзергеләр кебек. Тәңре каршысында Гөнаһлары чиксез булгандыр. Сугыш уты, талау, үтерүләр. Явызлыклар авыз ергандыр. Илаһи Зат мондый вәхшилекне. Кыргыйлыкны, бәлки, тыйгандыр. Тыйган саен, адәм балалары Бер-берсенең башын кыйгандыр. Шуңа күрә Ахырзаман китереп. Хода каты җәза кылгандыр. Кеше афәтеннән Җирне, күкне Саклап калу кирәк, дигәндер. Тик шулай да кабат сынау өчен Җиргә янә Безнең кешелекне биргәндер. Кояш галактика гөмбәзеннән Бертуктамый шулай көлгәндер... Әйе, киләчәктә ни буласын Алдан абайлаулар сүнгән кешелек Мирасыннан безгә килгәндер... Ә Җир исә. тыйнак Ана төсле. Тәрбиясен биргән, бирәчәк! Баштанаяк гөнаһларга чумсак. Ахырзаман тагын киләчәк. Ярлыкасын мине руханилар. Дингә ышанам мин нзге эш! Ләкин Ахырзаман булган саен. Була торыр башка Яшәеш. Галәм кебек. Җир һәм Яшәү мәңге. Бары матдә булыр төрлечә. Юкка чыккан ңнвилнзаңнягә Алмаш килә торыр безнеңчә. ... Уем кайтып җитеп бүгенгегә. Күзли усалланган Дәвамны. Явыз гамәлләрең туктат. Кеше. Якынайтма Ахырзаманны! Синең көчең Кешеләр өчен Яшен утына каршы Көрәшкәндә, бәлки, сүнәрмен. Дөньялыкка <ына сүнәрмен мин, Беләм. синең уйда үлмәмен. Ләкин кулың сузып ак Кояшка, Җан өр ана, диеп сыгылма: Ул тик табигатькә җан өрүче, Ә монда бит кеше егылган. Бер урында— күзләремдә генә, Яшәү төсе калыр күреп ал: Муенымнан җир куенына сал да, Кайнар итеп күздән үбеп ал. Бары Изге Тхфрак һәм Син генә Кабат миңа яшәү бирерсез... Туган Туфрак һәм Мәхәббәт кенә Бик күпләрне итә үлемсез. Маҗаралы роман кебек булыр Тормышыма тагын бер кайту, һәм язылыр аның баш битенә: «Нинди көчле Синең ярату!* Җиткерегез әле Фәрештәләр! Сез бит Тәңребезнең Җиргә җибәрелгән илчесе, һәр гамәлебезне язып барып Аның каршысына илтүче. Тапшырыгыз минем сүзләрне дә: Дөнья җитми һаман кешегә. Инде орбитадан янап, Җирне Бүлешү уе керә көченә. Бүленәсе күптән бүленеп беткәй, Нигә аны кабат бүләргә?! Моңа Яшәешнең үзе белән Туры киләчәк бит түләргә. Ни сәбәптер, .Акыл киңлегенең Зәгыйфьләнә бара утлары. Фикерләүдә Гулливерлар кими, Сан ишәйтә лилипутлары. Яктылыкка, аны зурлауларга Игьтибарын киметә адәмнәр. Илгә бизәк өсти хәләлләре, Шуны каралталар хәрәмнәр. Төссезләнә бара—Туган халкым, Үз Ватаным, дигән тәгъбирләр. Бу кыйммәтләр канына сеңдерелми Яфрак яра күпме тәкъдирләр... . Яктылык ул—яшәү чыганагы, Шуңа якты Җир-Күк арасы. Җимерү, сүнү түгел, Яктылыкка Нур өстәсен Хәүва баласы.