Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЩЕПКИНЧЫААР...

1961 Е/1ДА М С.Шепкин исемендәге Мәскэү театр училишесынын татар студиясендә укыганнарны шулай дип атау гадәткә кергән. Бу сүзне әйтүгә татар театр сәнгате турында ишетеп кенә белгән кеше дә сүзнен нәрсә һәм кемнәр турында барганын шундук анлап ала Бүгенге көндә Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының, гомумән, татар сәнгатенен олы буын артистлары алар. Ринат Тажетдинов. Нәжибә Ихсанова. Әзһәр Шакиров. Фирдәвес Әхтәмова, Равил Шәрәфиев. Голсем Исангулова. Наил Дунаев. Ә бит әле артист һөнәреннән китеп, башка олкәдә эшләп танылган шепкинчылар да бар. Язучылар Туфан Миннуллин, Рабит Батулла. Сәнгать һәм мәдәният академиясе укытучысы Флера Хэмитова. журналист Миргалим Харисов, телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов. Бүгенге көндә мәрхүм булганнар арасында кызыклы шәхесләр, чын мәгънәсендә иҗади кешеләр бар иде. Телевидение дикторы Иркә Сакаева, артистлар Дамир Хайруллин, Мәсгүдә Хайруллина, телевидение режиссеры Клара Газизова Кеше хәтеренен гажәеп бер үзенчәлеге бар Роберт Рождественский әйткәнчә: ' то, что было не со мной помню . Шагыйрь сүзләрендәге дөреслекне мин үз мисалымда да сизәм. Кайсывакыт китапта укылган хәлләр, кеше сөйләгән берәр вакыйга хәтергә сеңеп кала, күнелнен бер урынын биләп тора, аны үзенә үлчәп карыйсын, әйләндереп төрле яклап тикшерәсең—һәм ул тәмам синен биографияңдәге факт шикелле кабул ителә башлый, һәм мина әти-әниемнен яшьлек хатирәләре минеке дә төсле, аларнын дуслары, сабакташлары да минем дусларым шикелле. . Мин шепкинчылар-Туфан Миннуллин һәм Нәжибә Ихсанова гаиләсендә туып- үстем. Әлбәттә, әтиәни үзара да, дуслары белән җыелышканда да студент елларын һәрчак искә төшереп торалар Кайбер хәлләр анекдот кебек кат-кат сөйләнеп, һәрвакыт яна детальләр өстәлеп, сөйләүченең мөнәсәбәте аша үтеп шулкадәр минем хәтеремә дә сенеп калган, урыны һәм вакыты туры килсә мин дә алар хакында сөйлим, үзем ул вакыйгаларда катнашкан кеше кебек искә алам. Мин гаиләбез Казаннын Ватутин урамындагы ике катлы иске агач йортта яшәгәндә туганмын. Хәзер ул өй юк инде, минем барып анын торган урынын гына карап кайтканым бар. Легендар йорт булып истә калган ул. Элек анда ниндидер профессор яшәгән булган Шул фатир Мәскэүдән театрга кайтып төшкән яшь артистларның патшалыгына әйләнде. Барысы да егетләр, арасында бердәнбер хатын- кыз—әнием. Зуррак бүлмәдә Ринат Тажетдинов белән Әзһәр Шакиров буйдак хужалык ларын жайлап җибәрәләр. Ринат абый өйләнеп, Мәскәүдән Рәйсә апаны алып кайткач, өчәүләп шул бүлмәдә яшиләр. Икенче бер бүлмәдә патша булып Миргалим Харисов берүзе яши. Ә бер бик нәни бүлмәдә Равил Шәрәфиев урнашкан. Яшәгән дип әйтүе дә кыен, чөнки йоклаганда анын озын аяклары ишектән чыгып торган. Сөйләүләренә караганда, ул бүлмәдә профессорның эте яшәгән. Ә баскычтан менүгә, ишек төбендәге сигез квадрат метрлы бүлмәдә булачак ялкынлы трибун һәм язучы Туфан Миннуллин белән анын хәләл жефете Нәжибә Ихсанова уртак тормышларын корып җибәргәннәр. Әтиләр 'апартаменты' белән Равил Шәрәфиев хөҗрәсенә бер мич була. Мичнен авызы әтиләр бүлмәсендә булса, арты Равил абыйда Берсенә төтен, икенчесенә кызу. Бәлки аягын чыгарып ятуы да. Равил абыйнын кызуга чыдый алмавыннан булгандыр Бервакыт әни чак үлемнән кала Казанга ул вакытта әле медсестра гына булып эшләүче әнинен сенлесе Хэния апа курсларга укырга дип килеп төшә Эти ойдә юк икән Капкачы кубып төшкән мичкә шәп итеп ягалар җылысы чыгып бетмәсен дип. эшермәсен ябып әни белән Хэния апа йокларга яталар Ярты төндә Хэния апа уянып китә, мине тудырырга бер айлап вакыты калган әнине уята. Икесенә дә ис тигән—аннарын югалтып егылалар Ничек булгандыр. Ходай минем тууымны теләгәндер инде—Хэния апа шуышып коридорга чыга һәм ярдәмгә кешеләр чакыра Мич жылысында рәхәтләнеп яткан Равил абый аларнын икесен култыклап урамга алып чыга Ул төннен матурлыгы мина да тәэсир иткәндер инде Әни сөйләгәндә, минем күз алдымда ачык картина килеп баса— кара төн. ап-пакь күбәләкләр булып кар ява. озын ябык егетнен ике ягында истән әле айнып җитмәгән йөкле хатын һәм яшь кыз Гомумән. Равил абый минем беренче гыйнвар көнендә туганыма "сәбәпче" дә булган Яна ел каршылаганда алар әни белән вальс биегәннәр, шуннан сон әнине тулгак тота башлаган Кичке сәгать дүрттә мин туганмын Югыйсә, әти белән әни исәбе буенча мин 10 гыйнварда гына туарга тиеш булганмын Равил абый куркып йөргән диләр Гомумән, Равил абыйга мин бурычлымын Әти ойдә юк чакларда әнигә ярдәм итеп ул мине учларына салып юындырган да эле Болар турыңда сөйләвем шунын өчен—әлеге йортта көн күрүче "шепкинчылар" бер гаилә булып яшәгәннәр Равил абыйнын әнисе, улы янына күченеп килгәч, ул барысынын да әнисе кебек булган Хәзер еллар йомгагын бераз сүгә төшәргә кирәктер Шепкинчылар" исеме бит юктан гына килеп чыкмаган, ул студент елларында ук туган Татар егетләрен, кызларын махсус жыеп студия дип атап Мэскэүгә җибәргәннәр Башкала казанында бергә кайнап, уртак фикерле төркем булып оешканнар алар Камал театры “кан янартуга" мохтаҗ бер вакытта театр сәнгате серләрен өйрәнәләр Аларга зур өметләр баглап озатып калган өлкән тагар артистларының ышанычын акларга тырышалар Кызыгы, уены-көлкесе дә. студент тормышына, бигрәк тә булачак артистлар тормышына хас шаярулар, төрттерүләр— шепкинчылар ны болар да берләштерә Чөнки уртак хэтираләр кешеләрне иемент кебек бер-берсенә беркетә Берничә дистә ел бергә гомер иткән парлар да шул уртак хатирәләре белән бай бер-берсенә нык береккән Беренче курсларда егетләр, кызлар Мэскәүнен үзе белән, андагы мона кадәр күрмәгән, яисә ишетеп кенә белгән тормыш белән ашкынып танышалар Мэскэүдэ анын якын тирәсендә бу тынгысыз татарлар булмаган карамаган бер почмак га истәлекле таш та калмагандыр, мөгаен Музейлар йөреп чыгылган Әнинен архивында “ 1956 ел" дип язылып куелган Ясная Поляна күренешләре, анда төшкән открыткалар саклана—шунда да барып җиткәннәр бит Башкаланың данлыклы театрлары турында әйткән лә юк Театр уку йортларында укучы студентларга керү бушлай, һәм алар- баскычка утырыпмы, берәр почмакка сыеныпмы барлык спектакльләрне карал, боек артистларның уены турында башкалардан ишетеп кенә яки кайдандыр укып кына түгел, үз күргәннәрен сөйлиләр Ә бүген исемнәре классик булган артистлар белән студент еллары үткән Без аларны бөек итеп кабул итәргә өйрәнгән Ә менә, кеше ышанмаслык ябык Олег Дальней баскычтан ике сикерүдә төшеп ашыга-ашыга йөгерүләрен (укыган вакытта ук ул кинога төшә башлаган булган), кечкенә гәүдәле, ләкин бик тә сөйкемле Александр Демьяненконың (барыбызга да мәгълүм Шурик) Иркә Сакаева белән дус булуларын, абыйлы-энеле Соломиннарнын тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, холыклары белән лә аерылып торуларын (Виталий горур, башкаларга өстәнрәк карый, укытучысы Анненков булып кыланып күрсәтергә дә тартынмый, э Юрии бик гади, энесенен кыланышларыннан бераз тартынган да сыман). Тамара Семи нанын Катюша Маслова ролен әзерләп йөргәндә гомум кухняда төрмә күренешенә репетиция ясап итәкләрен күтәреп күрсәтүләрен мин канлан гына белер илем икән Әни Василий Шукшинны ла яхшы хәтерли Анын турында сөйли, э мин күз алдына ките рам. энә боек артист ВП 1Кнын тулай торагында агарып беткән солдат киеменнән төрле студент кулында йөреп төсе танымаслык булып үзгәргән алюмин кэчтрүл тотып, ул үзенә аш пешереп йөри Инде артист булып эшли башлаган Олег Табаковның ун баскыч сикереп мөлаем, сөеп туймаслык Крылншкиен — Людмила Крылованы училище коридорлары буйлап эзләп йөрүлэ|зе үзем күргән кебек Бу матур парнын аерылганы турында ишеткәч, мин дә. шепкинчылар" белән бергә "их" диеп куйдым Тагын бер кызыклы деталь-ул заманда бу артистларның берсе дә бүгенге кебек танылмаган, ә шулай да аларга шул ук вакытта үз сабакташлары ук игътибар иткән, истә калдырган бит Студент тормышы кызыклары җитәрлек, аларны шепкинчылар бергә җыелганда күпләп искә төшерәләр. Гомумән, аларнын бергә жыелуы бик кызык Бу кичәләр билгесез бер авторның пьесасын уйнаган төсле. Берсеннән-берсе көләләр, берсенә-берсе төрттерәләр Бер генә җитди тема бар - ул да булса театр. Сонгы шундый “спектакль әнинең быелгы туган көнендә булды Мина ул туганнар табынын хәтерләтте Абыйларым, апаларым, өлкән абыем Марсель абзый Сәлимжанов. әтием, әнием Алар нәрсәләр искә төшерәләр сон? Егетләрнең нәни генә стипендия акчасын тартып-сузып та бер айга житкерә алмагач, кызлар бүлмәсенә кунакка" йөрүләре, ә каршы корпуста яшәгән Иосиф Кобзон, ул заманнарда ябык, кара гына бер егет татар кызлары бүлмәсенә ярты буханка кара ипиен кимерә кимерә кергәлэп йөргән. Ә куертылган сөт безнен өйдә әле дә “Мәсгүдә сөте дип атала. Ә бу исемнең килеп чыгышы болайрак. Әти кызлар бүлмәсенә кереп чәй эчәргә утыра, сыйлыйлар моны Ә ул өстәлдәге куертылган сөтне күреп, бу нәрсә дип сорый Анымоны уйламыйча: "Чәенә салыйк. Мәсгүдә сөте",- дип әйтәләр. Егет кеше, күкрәк сөте дип уйлап, чәен дә эчмичә өстәл яныннан торып китә Егетләр үзләре дә туклану программасын' төзеп караганнар Бу хактагы риваятьләр сөйләнгәндә, күздән яшьләр атылып чыкканчы көләсең. Егетләрнең бүлмәдәшләре белән чиратлап ашарга пешерүләре ни тора! Ринат Тажетдинов тозлы кәбестә ашына бер кашык тоз салган да. үзе дә татып карамыйча өстәлгә китереп утырткан. Наил Дунаев күз дә йоммыйча шул тозлы ашны тәмләп ашаган Әтинен япон дөгесе бар икән эле. Аны күпләр әкият дип уйлый, ә бу. чыннан да. булган хәл Бервакыт әти бүлмәдәшләрен искиткеч тәмле ботка белән сыйларга вәгъдә итә. Боткасы да нинди әле—япон дөгесеннән. Хәзер ул сатуда буламы, юкмы белмим, элек ул ясалма саго дип атала иде. Ә ул. бактын исә. дөге түгел, гап-гади крахмал икән Аны берәмләп кенә кайбер ризыкларга кушалар Әти аны ике кило сатып ала. Тотына бу Сулдан уңга, аскы рәттә Н Дунаев. Г Исангулова. Д. Бәдретдин. М. Хайруллина. Н Ихсани. Д. Хайруллин. Урта рәттә: Р Галиәкбәр, Ф Хәмит. Р Таҗи. Ә Зарипов, профессор М Н Гладков. СССРның халык артисты А' Әбҗәлилов, Ф Валиуллина, М Харисов. И Сакаева Өске рәттә X. Арсланов. Ә Шакиров. Р Батулла. Р Шәрәфи. X. Закиров. К Газизова. Т. Миң нуллин. Ф Хәсәнова. Ф Әхтәмова 1961 ел. моны пешерергә бервакыт ботка кэчтрүлгэ сыймыйча ташый башлый аны икенче савытка бүлеп ала Инде ике савыттан ла ботка бүлтәеп чыгып менә ташыйм дип тора Китә шуннан тыз-быз йогерү тулай торактагы кэчтрүлләрне жыялар Ләкин ботка ашарлык булмый—аны чыгарып түгәләр Сонгы курсларда ачлы-туклы тормышларын бераз жинеләйтү нияте белән инде Мэскэүдәге тормышка күнеккән, хәтта шомара башлаган шепкинчылар' төнге эшкә урнашу әмәлен кайгырта башлыйлар Әти алдатмый, ризыклы урын таба Ит комбинатына эшкә урнаша Ичмасам тамагы тук була Әни белән Фирдәвес ала Московская правда гәзитәсенлә ике ай эшләп алалар тик бик авырга т\ры килә — ташлыйлар. Гәзитәләрне төргәкләргә бәйләп, төрле өлкәләргә җибәрүгә әзерлиләр Конвейерга борыннарыбыз белән төртелеп йоклап китә идек, дип сөйли әни Иртән эштән кайтканда ике кыз ипи кибетенә кереп Саратовский калач сатып атып ашый торган булганнар Бик тәмле ак күмәч булган ул. гадәттә сатуда иртән генә булып көндезгә таба киштәләр бушап кала икән Ул ипидән дә тәмле әйбер ашаганым юк, ди әни Мәрхүм Дамир абый Хәйруллинга тузанлы эш эләгә Ул ниндидер бер төзелештә вагоннан иемеит бушата Укытучылары турында исә ‘шепкинчылар сәгатьләр буе да сөйләргә риза һәрберсен яратып сагынып искә алалар Студияне җитәкләгән Михаил Николаевич Гладков аларны ин беренче сәхнә серләренә өйрәткән кеше, кайвакыт аны изгеләштерәләр бугай лигэн уй да туа Укыгучыларынын вафатына кадәр алар гел аралашып тордылар. Гладковлар гаиләсе ел саен Идел буйлап сәяхәткә чыга иде һәм аларнын теплоходы Казанга туктаган көнне, ару-талуны белмәс Гөлсем Исангулова җитәкчелегендәге төркем чәкчәген чәчәкләрен тотып елга вокзалына ашыга Килә алмаган яки белми калганнарны студент чагында староста булуын искә тошереп Гөлсем апа тәртипкә чакыра "Ничек килә алмадын, ничек бел мәлен9 Мин белдем бит".-дип шелтәли Бию укытучысы Евгения Дмитриевна Васильева авыл балаларына классик бию алымнарын сабыр гына өйрәтергә тырыша Ләкин моны тормышка ашыру мөмкинлеге булмаганын анлагач. группаны ике төркемгә бүлә Беренчесендә биюгә сәләтле егетләр, кызлар, икенчесендә минем әти кебегрәклэр -биергә сәләтләре чамалыраклар һәрберсенә игътибарлы була Евгения Дмитриевна Ир егетләрнең барысы да. хатта минем әти белән Әхтәм Зарипов та вальска әйләнә башлыйлар Бүген әни шпагатка утырып тамашачыларны шаккатыра икән, ул бит шул дәресләрнең нәтиҗәсе Ә "Хушыгыз" спектаклендәге биюләрне искә төшерсәк9 Ничек матур һәм жинел итеп вальс әйләнәләр бит "шепкинчылар"1 Ә жыр укытучысы Дунаевская опера дигән сәнгатьне бар .тип тә белергә теләмәгән Туфан Миннуллинны да көчләп үзе белән ияртеп ин яхшы опера спектакльләрен күрсәтеп йөртә Яраттыра алмаса да. укытучысы ана бу сәнгатькә хөрмәт белән карарга кирәклеген сеңдереп калдырган Вокал дәресләрен атып барган Марина Петровна Никольская сабыр гына дөрес җырларга өйрәтә Әни шул дәресләрдә бик күп романслар өйрәнгән Камил җырлау ысуллары өйрәнгән "шепкинчылар музыкаль партияле рольләрне курыкмыйча башкарып килделәр Табигатьтән матур тавышлы Иркә Сакаева Флера Хамитова Мәсгудә Хәйруллина өчәүләшеп катлаулы әсәрләрне оч тавышка җырлый торган булганнар Бу дәресләр бер колке ситуация белән дә истә калган Марина Петровна Дамир Бадретдиновны романс җырларга өйрәтә Егет тумышы белән Самара якларыннан авыл кешесе булса да бик тәкәббер, кыяфәте да "Отелло дагы Яго кебегрәк үзе хакында бернинди төртмәле сүз күтәрми Димәк аннан берәр хата китсә, колерга ярамый югыйса үзенә аяусыз дошман таптым дип исәплә Ул роять янына чыгып баса да опера җырчылары формасын китереп, бераз чыгып торган ияген тагын күтәрә төшеп җырлый башлый Тик дөрес нотага эләгә алмый1 Кашлар тагын да җыерыла төшә Марина Петровна "Нет, Бедретдинчик. давай еше раз'.-ди Тагын сузып җибәрә Вижууу горы и долины ’ Ләкин барыбер төгәл нотага эләгә алмый Йөз кат кабатлагач та. укытучы үз теләгенә ирешә алмый Ләкин студентнын күнелен рәнҗетерлек сүз әйтми Илья Михайлович Бычков—фәлсәфә укытучысы Заманында Аргентинада илче булган Төрле илләрне, төрле кешеләрне күргән тормышка кабышы китаптагыча түгел Бәйсез фикер йөртүче шәхес, ул студентлардан ла шумы таләп итә Шуна күрә дә шепкинчылар туры сүзле, актив позииияле шәхесләр булдылар. Әзһәр абый Шакиров бик күп фидакарьләр белән мәйданнарга чыгып, республикага мөстәкыйльлек даулап йөргән кеше. Бүген язучы, депутат Туфан Миннуллиннын иҗатында, гражданлык позициясендә Бычковның роле искиткеч зур Бик тә сирәк була торган хәл: Илья Михайлович кайбер рус студентлары төркемнәреннән имтихан алуны Миннуллинга йөкләгән вакытлары да булган. Гомумән, ул татарларны бүтәннәргә үрнәк итеп күрсәткән. СССРнын халык артисты Хәлил ага Әбжәлиловнын татар студиясен аталарча кайгыртуы турында да "шепкинчылар озаклап сөйли алалар Тамаклары тукмы, өс- башлары житешме. яшәү урыны уңайлымы, укуларында нинди уңышларга ирешэләр- барысы да мәшһүр артист игътибары үзәгендә була Зур артист, танылган сәхнә остасы театрнын язмышы турында борчылган. Ә Мәскәүдәге татар студиясе кабул ителү имтиханнарыннан башлап Г.Камал исемендәге театрда эшләячәген белеп укый, шуңа әзерләнә. Шуна күрә дә сәхнә түрен тотучы Хәлил ага театрнын киләчәк йөзе турыңда кайгыртуны үзенен шәхси бурычы дип саный. Танылган режиссер Габдулла Йосыпов та булачак артистлар белән уку дәверендә үк таныша, гореф-гадәтләр, тел буенча кинәшләр бирә. Сонгы ике елда ул. гомумән, студентлар белән бергә була. Анын бер жөмләсе әле дә афоризм рәвешеңдә йөри. Ул; Телегез өстендә эшләгез . -дип әйтергә яраткан Студиячеләр аны татарча әйбәт итеп сөйләшегез дип аңлаганнар Соныннан театрга кайткач кына укытучының ни әйтергә теләгәне ачыкланган. "Телегез өстендә эшләгез -дигәне - сүзегезне үлчәп сөйләгез, теләсә ни кычкырмагыз, югыйсә театрда эшли алмассыз дигәнне аңлаткан икән. Мин аларга кызыгып карап торам Көнләшеп куям Алар арасында кызыксыз кеше юк. Димәк, аларны сайлап алучылар алдан күрә белгәннәр, тоемлау коче аларда искиткеч зур булган Әни кызыклы бер хәлне сөйли. Артистлык осталыгы буенча имтиханның өченче турына җиткәч, кыл кебек тартылган күңеле тула, курку баса һәм ул еларга керешә, тәмам хәлдән таеп, тавышы беткәнче үкси. Күз яшьләренә буылып, шешенеп бетеп комиссия каршысына килеп баса. Инде сораганны төгәл үтәп бүлмәдән чыгып киткәч, анын янына һидаят абый Солтанов килә Тавышына Сулдан уңга, аскы рәттә Р Шәрәфи. Т Миңнуллин. Г Исәнгулова. Р.Тахеетдин Урта рәттә Ә Шакир. Н Ихсани. Ф Әхтәмова. М Хәйруллина Өске рәттә: М Харисов. Н Дунай. Р Батума. шикләнәләр, әйдә әле. кычкырып кара .-дип тавышын сынап карый, һәм ана ышаналар Шепкинчыларнын ижади юллары минем күз алдымда диярлек узды (бу юлы сүз Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшләп калган артистлар турында гына) Шуна күрәдер, алар хакында язу мина кызык, чөнки үз фикерем үз монәсәбәтем бар Барысы турында булмаса да кайберләре белән сөйләшеп кайчак гел белмәгән, көтелмәгән яктан аларны ачып берничә язма әзерләгәнем бар Ә барысы турында бергә язганда, аерым шәхесләргә күчкәнче, ’шепкинчы" булып исәпләнмәсә дә. аларнын чордашы ижади фикердәшләре, үзләре белән бергә диярлек театрга ижади җитәкче булып килгән Марсель Сәлимжанов турында аерым әйтү кирәктер Ул анарга дус та. көтүче дә. мактаучы да. чыбыркылаучы да. һәм ин мөһиме, анардан артист ясаучы кеше Берәүне дә укытып кына артист итеп булмый театрда кыйналып, кайнап кына ул артист була ала Театрның атмосферасын, труппаның йөзен исә баш режиссер билгели Марсель абый да ижат үрләрен шепкинчылар' белән бергә яулады һәм шепкинчылар’ монын белән горурланалар Артистлар чын күнелдән Марсель Хэкимовичны хөрмәт итәләр, әмма оэелеп яраталар дисәм, ул үзе үк миннән кычкырып колер иде Мин үзем артист булмасам да. анын кул астында эшләмәсәм дә. аннан куркыбрак торам Гөрелдәвек тавышын ишетсәм, үткен күзе белән мине эләктереп алса. "Әни килде" спектаклендәге нәни кыз Рәйхандай "И. Аллам, нинди мизансцена куяр икән кайсы якка борылырга кушар" -дип уйлыйм, яки бүгенге Әлфия булып "Тазаргансын- ябык”. дип әйтүеннән шүрлим Инде шепкинчыларнын кайберләре турында аерым аерым сөйләргә кирәктер Ин якын кешеләрдән башлау дөрес булыр кебек Мин аларны бик яхшы белам бит Туфан Миннуллин. Ул училишега беркадәр тормыш тэжрибэсе туплап дөнья гизеп. чирәм жирлэрне күтәрүгә катнашып килә Үзсүзле, кире икәнлеген укый башлауга ук белдертә Беренче курста бөтенесе бергә группалары белән җыелып бәйрәм итәргә планлаштыралар Октябрь бәйрәме була ул Өстәлләр әзерләнә, әлләни сый-нигъмәт булмаса да. ач студент очен шактый мул табын була ул Жыелып беткәч Туфан Миннуллин хискә бирелеп үзе язган шигырьне укый Әй дусларым, бүген бәйрәм конеБэирәм итик бергә булганда Күлмәк тузса майкалар бар эле Вино бетсә, су бар кранда Ләкин 'КдАнда туып үскән кызлар һәм аларга ияреп кергән ят егетләр аны тынларга теләмиләр Шаулыйлар Көләләр Фирдәвес апа Әхтамова шигырьне укытырга тели, аны да тыңламыйлар Ачуы чыккан әти ике дистә кешегә дип әзерләнгән өстәлдән эскәтерне бар әйбере белән бергә идәнгә тартып төшерә Шунысы кызык- әтине тукмарга дип сикереп торган ят егетләр каршына татар студиясе егетләре килеп басып Орынып кына карагыз -дип әтине яклыйлар Әти һәрчакта үзе белән санлашуны таләп итә Аның үз фикере бар. һәм ул үз сүзен, башкаларга җиткереп әйтә СССР тарихында оттепель лип аталган чорда Мэскэүдэ яшәү уку анын очен үгә әһәмиятле вакыйга булгандыр Татар студиясенә татар әдәбиятын укытырга килгән Әхмәт Фәйзи белән очрашуларын, бәхәсләшүләрен һәм Сталин елларының дәһшәтле сулышын онытмаган шагыйрьнең яшьләрнең сүзләреннән кайчак куркып калуын әти хәзер дә искә төшерә Беренче мәртәбә каләм тибрәтүләр беренче Чаян да басылып чыккан шигыре дә Мэскэүдэге студент елларына туры килә Шул еллар аны үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәткән Иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге халык язмышы белән сугарылган Депутат публицист буларак әйтә алмаганын ул пьесаларына кергә, шуна анын эсэрлә|х> җәмгыятьнең ин актуаль проблемдта|эын яктырталар, күнелнен ин нечкә кылларын тибрәндерәләр Әти театр сәнгатен, сәхнәне бик ярата. Камал театрында артист булып уйнаган чагында Зэнгэр шәл дате урман сәхнәсендә такта идәнгә сузылып, 'учак янында яту-анын очен ин югары ләззәт булгандыр Валлаһи бу турыла сөйләгәндә, ул күзләрен йома йома тәмләп сөйли Шуна күрәдер дә анын иҗаты турылан туры театрга бәйле Әллә ничә төрле театр сәхнәсендә анын дүрт дистәгә якын пьесасы куелган. "Әлдермештән Әлмәндәр исә бүгенге көндә халык тарафыннан классик әсәрләр исемлегенә кертелгән. Нәжнбә Ихсанова. Кечкенә генә авылдан. шәһәрнен ни-нәрсә икәнен белмәгән килеш Мәскэү хәтле Мәскәүгә укырга китә Әнинен бу егетлегенә эле дә сокланам Анын туган авылында мин дә кунакка кайтып яшәдем Ул вакытта анда электр угы да. радио да. ерак түгел асфальт юлы да бар иде Әни чыгып киткәндә исә. ул егерме йортлы “географиядән төшеп калган" авыл булган Мәскэү кебек зур шәһәрдә, ят мохиттә югалып калмыйча үз асылынны саклап калу өчен аз көч салмагандыр әни Үз язмышының дилбегәсен нык тотып, барасы юлын төгәл билгеләп, аннан тайпылмыйча бара белү анын чын-чынлап сокланырлык сыйфатлары Шушы юлларны язганда. Нәжибә Ихсанованы кайсы роле белән тәнгәллэштереп була икән дигән уй килде Барлап чыктым һәм нигәдер Нәкый Исәнбәтнең "Зифа" исемле әсәре буенча куелган спектакльнең баш героинясы Зифа искә төште Чибәр, горур, үз кадерен белүче гүзәл зат. Тик әни бик иртә карчыклар рольләренә күчте, ничә мәртәбә минем белән генә булганда әле. аны урамда туктатып, без сезне бик яратабыз, тик гел әбиләр ролеңдә буласыз, театрда карчык уйнарлык артист юкмыни, дияләр иде Яшь чагында әнинен әллә нинди алама киемле рольләрдә сәхнәгә чыгуын яратмый идем Үскәч кенә әнинен характерлы актриса булуын, ролен истә калдырырлык итеп эшләвен анладым Анын бит карчыклары да бер-берсенә охшамаган, һәрберсе үзенә бер төрле Әниемнен мине куандырган “матур" рольләре дә бар иде Шуларнын берсе француз драматургы Бомарше әсәре буенча куелган Шаушулы кон спектакле Мин ана чын күңелдән гашыйк идем Әниемнен шундый матур графиня булып сәхнәгә йөзеп чыгуын' күреп кул чаба идем Равил Шәрәфиев. Мин тугач, ул мине коендырышкан, дидем Бүген мин читтән генә аны күзәтәм. ничек итеп учында тотып торды икән ул мине? Кайсывакыт шундый якынаеп сөйләшәсе килә, тик ни өчендер килеп чыкмый Равил Шәрәфиев исеме шепкинчылар" арасында ин кин танылганы дисәм—кем каршы төшәр икән? Ул театрдагы күп санлы рольләре белән генә түгел, дистә еллар татар эстрадасында эшләве белән дә танылу алган артист Театр сәхнәсендә уйнаган комик рольләре аша тупланган тәҗрибәсе, халык мәхәббәте татар эстрадасында унышлы эшләвенә зур бер этәргеч булгандыр. Тик мин Равил абыйнын "Ябырылу" (Л.Леонов) әсәре буенча куелган спектаклендәге Федор ролен искә төшерәм һәм минем фикеремчә, ул. бәлки, комик артист кына түгелдер. Тамашачы ул сәхнәгә чыккач көлә, ә мин менә үкереп көлүче залны һәм жаны сызлаган Федорны уйнаучы Равил абыйнын өзгәләнгәнен сизеп аны кызганам. Янә бер вакыйга: "Әлдермештән Әлмәндәр дә бер урыңда Әжәл умартадан чыккан. Әлмәндәр шап игеп капкачын япкан күренеш бар Спектакльләрнең берсендә Шәүкәт абый Биктимеров капкачны Равил абый башын алганчы ук ябып куя Артист башы Әжэлнеке түгел бит—авырта, ә сәхнәне барыбер тамашачы сизмәслек итеп уйнап бетерергә кирәк. Ә тамашачы һаман көлүен дәвам итә. Менә шундый эпизодлардан тора ул артист язмышы. Фирдәвес Әхтәмова. "Шепкинчылар" арасында әти-әниемнән кала минем өчен ин якын кешедер Үземне белгәннән бирле мин Фирдәвес апаны да беләм Ана мин кушкан беренче исеме “Фи" иде. Күземне йомсам, анын билдән узып төшкән ике толымын күрәм кебек. Атаклы "Сәйдәш йортьГнда безнен күршедә алар Хәлимә апа Искандарова белән икәүләп яшәделәр. Шул вакытта да. хәзер дә ул минем белән үз тине белән аралашкан кебек сөйләшә. "Балалар бакчасына баргач ни ашадын дип соравына мин. имештер "ывтаруй" дип жавап биргәнмен. Бу хәлне ул мина очрашкан саен сөйли, мине яратып, үз итеп сөйли Сәхнәдә дә. тормышта да Фирдәвес Әхтәмова тышкы эффектлар белән мавыкмый, гади, ләкин үтемле ысуллар белән эш итә. Шунын белән якын, шунын белән кадерле, шуна күрә дә аны тамашачы үз итә Күпләр аны Г. Камалның "Беренче театр "ы буенча куелган телевизион спектаклендәге Бибиеннән исләрендә калдырганнар дисәм һич ялгышмам кебек. Артистның язмышы шулдыр инде: бер роле тамашачы күнеленә кереп урнаша да аны шуннан танып калалар Югыйсә. Фирдәвес апанын А Островскийнын Агайне, ак мыек" спектаклендәге Липочкасы да бик оста эшләнгән иде. Әзһәр Шакиров. Дәфтәр абый дип йөртәләр аны минем балалар Безнен бакчалар күрше иде Ялгыз гына килгәндә, кәефе шәп булса, ул Диларә белән Даниярга күтәрә алса, өен дә алып бирер иде Шуна балалар ана тартылалар Мина, балаларыма үскәнем дип дәшкәндә ул үз балачагын, авылын искә төшерәдер кебек Чөнки Әзһәр абый әнинен авылдашы да бит Алай гына да түгел, әни анын беренче мәхәббәте лә булгандыр сыман Тик әни аны сайламаган Анын турында язуы авыр да. жинел дә Ин авыры гадиләштерү диләр Әгәр дә гади генә әйберне күрәсен икән-кот тә тор. ул әллә ничә катлы, эче тулы сер булыр Сәгать кебек Барысы да анлашыла-кем белми' Ә син аны анлатып кара әле Әзһәр абыйнын Пугачевы (“Канкай углы Бәхтияр ) кебек Менә ул-карагыз патшаларча горур, халыкнын үзеннән чыккан, тик барысы да шулай жинел генә гади итеп аңлашылса икән һәм авыл абзые Галимулла ( Хушыгыз ) жир кешесе барысы да аңлашыла кебек, тик ул да гади, беркатлы түгел, анын эче тулы сер. һәм ул аларны ачып салырга ашыкмый Әзһәр абый ижат иткән образлар-үэе кебек гадиләр һәм үзе кебек катлаулылар Нан л Дунаев. Николай Иванович инде ул. Шепкинчылар арасыннан ин беренче язмамны мин анын турыңда яздым Ул сабакташлары арасында аерым бер шәхес Беркемгә дә охшамаган Анын фикерләве рациональ, бу бераз артистларга хас булырга тиеш тә түгел кебек, ләкин ул Наил абый иҗатына комачауламый, киресенчә, үзенә күрә бер үжэтлек. эзлеклелек ости һәм нәкъ шул сыйфаты һәр эшне мантыйк күзлегеннән башкаруы белән ул үзенә ихтирам уята Шепкинчылар арасында нәкъ менә Наил абый мине тулысынча мөстәкыйль кеше итеп күрә кебек, мин анын мина хормэт белән каравын тоям Наил абыйнын рольләре арасында энергиясе ташып түгелгән Фигаро—ин истә калганы Наил абыйга спектакльнең искиткеч матур һәм күңелле булып истә калуы һәм хәтта Мәскэүнен атаклы Сатира театрындагы Андрей Миронов. Вера Васильевалар катнашкан спектакльдән күбрәк ошаганын әйткәч, ул да минем белән килеште, артистларның анда рәхәтләнеп уйнавын искә тошерле Ә шулай да ул уйнаган рольләре арасында тискәреләре Наил абыйга аеруча якын Андый рольләрне уйнавы кылыклырак булуы турында ишетеп беләм Наил абыйдан ни очен дип сораганым да бар Жавабы холкына хас булды-тискәре геройларымның ни очен шундый булулары мине кызыксындыра, диде ул Ринат Тажетдинов. Анын ижади юлы бәхетле Ул театрда төрле пландагы рольләр уйнады һәм уйный-тискәресен дә. унаен да. явызын да. романтигын да Трагедиядә лә комедиядә лә санап бетерерлек түгел Рольләр исемлегендә теләсә кайсы артистны кызыктырырлыклары бар Замандашларыбыз да. тарихи шәхесләр мифик персонажлар Хәтта кинога да төшкәне бар Ринат абый зур иҗтимагый эш гә алып бара Менә берничә ел ул театр әһелләре һонәри берләшмәсенең Татарстан бүлеген җитәкли Ринат абый йөкләнгән эшне тогал үтәүче кеше ләкин ул беренче нәүбәттә, артист, зур артист Бәлки театр тәнкыйтьчеләре күзлегеннән караганда, анын “Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклендәге Җәмиле аерым телгә алынырга тиеш тә түгелдер, ә мина Ринат Тажетдинов дигәч, шул аз сүзле егет искә төшә Артист очен унайсыз роль бу Нәрсә кыландырасын инде ул һәрьяклап уйган егет белән? Ринат абый Җәмилне бик тә сөйкемле итеп күрсәтә алды. Диләфрүзнең нәкъ шушы егетне сайлап алуы тамашачыны чын күңелдән куандыра иде Ринат абый бик тә ягымлы, сөйкемле кеше һәм анын сокландыргыч бер сыйфаты бар Ул теләсә кайсы кампаниядә үз була белә, үзенә генә аерым бер игътибарны жалеп игмэсэ дә. аны күрми калу мөмкин түгел Гөлсем Исангулова. Анын исемен әйтүгә "Әй-йе-е'"-дип куясы килә Горур һәм тәкәббер дә ул Юбилее якынлашкан көннәрдә мин ана "Гөлсем апа. сезнен турында языйм эле’.-дип морәжэгать иткән идем Башта ризалык бирсә дә. соңыннан катгый рәвештә баш тартты Мина ышанмады Мина ул һаман да нәкъ әнием текле кечкенә балага караган кебек карый Бу юлы язганым очен мине гафу итәр, дип өмет итәм Гөлсем Исангулова үзенчәлекле актриса, һәм мина калса. Г Камал театрында ул үэенен зур ижади потенциалын ачып бетэрэ атмады Күнеле белән романтик башкорт кызы реализмга тарным татар театрында үзен ачып бетерү очен ана җай булмагандыр Ләкин куелган кысаларда да ул кызыкты образлар иҗат итте Сонгы елларда иҗат иткән "Хушыгыз" спектаклендәге Саҗидәсе искиткеч иде Гөлсем 10. .к у • м н апа үтә аэ тынгысыз кеше. Үзенә, бүтәннәргә дә тынгылык бирми-нидер уйлап таба, нәрсәдер оештыра Курсташлары анын бу сыйфатын белеп, аннан яратып көләләр һәм аны "кайнана дип атыйлар. Флера Хэмитова. Ул сәхнәдән матур күренергә ярата иде. һәм күренә иде Зәнгәр шәлдәге Мәйсәрә. “Сүнгән йолдызлар "дагы Сәрвәр тамашачы өчен гүзәллек эталоны булып истә калган булса, анда Флера апанын өлеше гажэеп зур Матур көчле тавышы, ягымлы итеп сөйләшүе тормышта да ана игътибарны юнәлтә Анын сәхнәдә матур булып каласы, “карчыкларга" күчәсе килмәде, ахры Бүгенге көндә ул студентларга сәхнә серләрен өйрәтә икән, анын мона тулы хокукы бар Чонки ул сәхнәдән гүзәллеккә мәдхия җырлау остасы. Мәсгүдә Хәйруллнна. Анын язмышы фаҗигале Сөекле ире. талантлы артист Дамир Хайруллин вафатыннан сон ул ике кечкенә улы белән кала Шәхси тормышында анын өлешенә төшкән авырлыкны ул күгәрә алмады. Сәхнәгә көче җитмәдеме, шарты булмадымы. Югыйсә. Югыйсә, анда сәләт тә. сәхнә сөйкемлелеге дә. мөлаем йөз, челтерәп торган матур тавыш та бар иде Әниләр һәм бәбиләр" спектаклендә җырлавы әле дә колагымда янгырап күңелне җылытып тора Мәсгүдә апа әни янына елышты, әмма әни ана кирәгенчә ярдәм итә алмадым, дип үкенә. Рабит Батулла. Анын яна исеменә һаман да өйрәнеп бетә алмыйм, өйрәнеп тә булмас, ахры Роберт абый, дип дәшергә күнегелгән шул. Анын энергиясе эшкә бирелүе әкияти дәрәжәдә зур һәм ул бөтенләй көтелмәгән эшләргә тотынырга курыкмый. тәвәккәлләп артист булган, режиссер да булып караган, язучы, сәясәтче, инде Коръәнне дә тәрҗемә итүче Анын белән бергә телевидениедә бүгенге "Әлли- бәлли-бәү тапшыруы кебек бер тапшыруда икәүләшеп артист булып катнашканыбыз да бар Бүген дә исемдә, ул минем әтием була, мина йоклар алдыннан әкият сөйли иде Берсе күнелгә уелып калган Канатларыннан рәсеме коелган күбәләк турында иде ул Шепкинчылар" мәҗлесендә Роберт абый бөтенләйгә тугарылып китеп күнел ача Гаиләнен мәзәкче малае бугай ул. Әхтәм Зарипов. Ул—“шепкинчылар"нын теләсә кайсы өлкәдә дә югалып калмыйча эшли алуларына ачык бер мисал. Беркемгә дә охшамаган артист, ару-талуны белмәс сценарист, телевидение режиссеры. Мин монда башка "шепкинчылар" турында язмадым Чөнки мона хакым юк дип исәплим Шепкинчылар үзләре бу эшне башкарып чыксалар, кызыклырак булыр Алар бит бер гаилә, ижат белән берләшкән гаилә Татар мәдәниятендә кырык елдан артык шепкинчылар буларак билгеле төркем, үзе бер тарих, ул махсус өйрәнүне таләп итә. Мина калса, алар турында фәнни хезмәтләрне бүген үк яза башларга кирәк Алар кабатланмас йолдызлар.