Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘСЛӘГЕБЕЗГӘ ТУГРЫБЫЗ

гаҗәп соң бу дөнья дигәнең! Көзгә кергәннән бирле Мөскөүнең официоз газеталары тынгы белми Аларга үзәк телевидение каналлары кушылды. Соңрак бу шау-шуны Татарстандагы урыс телле кайбер газеталар күтәреп алды. Дәүләт Думасында ыгы- зыгы башланды. Белми дә торганбыз, баксаң, Русия Федерациясенең бөтенлегенә куркыныч яный икән бит! Һәм кайдан диген әле. Бу куркыныч, бу афәт Татарстаннан килә икән Татар халкының үз язмасын латинга күчерергә ниятләве, дөресрәге, яңадан латин имласына әйләнеп кайтуы, аз да түгел, күп тә түгел, Рөсәйнең җимерелүенә сәбәп булырга мөмкин икән, ягъни аның дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра икән Күпмедер вакыт үткәннән соң рәсми "Российская газета'да "Нам, татарам, не все равно" дигән баш астында татар халкына мөрәҗәгать тә басылып чыкты. Үзләрен татар халкының киләчәге өчен көне-төне баш ватучылар итеп күрсәтергә теләгән бер төркем кешеләр татар халкын акылга килергә, латин имласыннан баш тартырга чакыралар. Юкса, алар фикеренчө, без дөнья цивилизациясе арбасыннан төшеп калачакбыз, имеш! Кайчандыр борынгы акыл ияләре "Иң яхшы дару-вакыт" дигән Шулайдыр! Вакыт барысын да үз урынына утырта. Тора-бара бу мөрәҗәгатьнең Мәскөүдәге мәгълүм бер даирәләр тарафыннан махсус оештырылганлыгы ачыкланды. Имзалары күрсәтелгән байтак кына шәхесләр андый мөрәҗәгатькә кул кую түгел, хәтта аны күргәннәре дә булмавы хакында белдерделәр. Куелган хәтле имзаларның да кемнәрнедер юмалап, кемнәрнедер өркетеп җыелганлыгы сизелә. Кемнәрдер, бәлки. Татарстан җитәкчеләренә хөсетлегеннән кул куйгандыр. Анысын аларның үз намусында калдырыйк. Мөрәҗәгатькә кул куйган мәскәүле милләттәшләребезгә бирәсе килгән сорау да тел очымда кымырҗый: кайсыгыз үзегез бик сөйгән кириллица хәрефләре белән татарча чыккан матбугатны укып бара соң? Әгәр укысагыз, 800 меңнән артык татар яшәгән Мәскәүдә "Казан утлары" журналын алдыручылар саны ике дистәләп кенә булмас иде кана. Ләкин иң гаҗәпләндергәне шунда, татар халкына "изгелек" теләүче бу кешеләр моннан тугыз ел элек кайда булганнар икән?! Чөнки татар имласына латин хәрефләрен кайтару турындагы беренче карар әле 1992 елда ук, беренче Бөтендөнья татар конгрессында бертавыштан кабул ителгән иде. Шул ук карарны Икенче конгресс делегатлары да хуплады. Татарстан Язучылар берлеге җыелышы да шундый эчтәлектәге карар кабул итте Ярар, болар күптәнрәк булган вакыйга, хәтере кыскарак кемсәлөрнең аларны онытып җибәрүе дә мөмкин дип фараз итик. Ләкин латинга күчәргә әзерлек, аның буенча фикер алышу бик озак дәвам итте югыйсә! Татар газеталары, журналлары хәреф үрнәкләрен дә тәкъдим иттеләр, орфография кагыйдәләре дә басылып чыкты. Әйтәсе килгәнен әйтергә теләгән кешегә вакыты да, матбугатта мәйдан да җитәрлек иде. Инде килеп, И 1999 елда Татарстан Президенты М Ш Шаймиев ’Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу турында’ Законга кул куйганнан соң үткән ике елдан артык вакыт эчендә дә авызга су капкандай утырмаска мөмкин иде Ярый, хәерлегә булсын! Аңлаган кешегә аңламаслык түгел. Татарстанның мөстәкыйльлегенә карата үткәрелүче басымның инде тел һәм әдәбият, мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә дә күчә баруы турында сөйли бу ыгы-зыгы. ‘Казан утлары' байтак еллар үз укучыларын гарәп имласында уку һәм язу үрнәкләре белән таныштырып килде, соңрак журнал битләрендә әбүнәчеләр теләген искә алып, әдәбиятыбыз классикасыннан кайбер үрнәкләр, мәкаләләр һәм хәзерге әдипләр иҗаты латин имласында да бирелә башлады Ничек кенә булмасын, без үз мирасыбыздан баш тарта алмыйбыз. Гарәпчә язылганы да. латинчасы да үзебезнеке, үзебезнең әдәби һәм рухи мирасыбыз, ул безнең имлабыз тарихы сәхифәләре, һәм. ниһаять, безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез Моны журнал укучылар да бик яхшы аңлый 'Бар микән хәзер Рөсөйдә латин хәрефләрен танымаган хет бер мәктәп баласы?-дип яза Мөскәү шәһәреннән Ким Насретдинов. -Бөтен мәктәпләрдә чит ил телләрен (инглиз, алман. француз) өйрәнәләр Татар теленә латин имласы тәңгәлрәк килә икән, ник аңа каршы килергә инде?! Читтә торган кардәшләр аерылып кала, имеш ’Какая трогательная забота"! Тел бит үзгәрми, хет татарча яз. хет русча. Һичшиксез латин имласын кертергә кирәк Ник бездән-Татарстаннан читтә, еракта торучылардан сорамыйлар соң? Аларга без кирәкми, безне бетерергә, урыслаштырырга кирәк. Аларның рөхсәтен беркайчан да ала алмабыз Татарстан хакимияте дә үз файдасына зарар килмәсен дип курка Бернигә дә карамыйча үзебез күчеп, аларны факт алдында калдырырга кирәк Шуңа күрә журналларда, гөзитлөрдө латин имласында материалларны күбрәк бастырырга кирәк, халык ияләшә торсын’ ’Яңа алфавитка күчү, дөресрәге, латинга кире кайту бик кирәкле эш Мин аны 1929 елдан 1940 елга кадәр файдаландым, укыдым һәм хәзер дә дөрес итеп яза һәм укый алам Бик уңайлы иде. язма телебез саф татарча яңгырашлы иде Кириллица алфавитына күчерү бары тик политик сәбәпләр аркасында гына булды СССРдагы барлык халыкларны бер милләткә-совет милләтенә өйләндерергә, ягъни урыслаштырырга омтылу ята иде ул гамәлнең нигезендә Моны бик ачык аңлыйбыз, беләбез бит!’ Бу юллар Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче Т. Хәкимова хатыннан алынды Шушы хат белән ул ’Кызыл таң' гәзитендө басылган ’Күчәбезме?" исемле мәкаләне дә җибәргән 'Башкортстандагы татар мәктәпләре латин алфавитына күчәчәкме?' дигән сорауга Башкортстан Республикасы Халык мәгарифе министры урынбасары Миндебәй Юлмөхәммәтов болай дип җавап биргән: ‘Башкортстан мәктәпләрендә татар телендә укучы балалар латин алфавитына күчмәячәк Ул безнең республика җитәкчелеге кабул иткән закон түгел’ (‘Кызыл таң'. 23 июнь 2001 ел). ’Менә шундый хәлләр1 Белөм бу хәлне сез турыдан-туры үзгәртә дә. безнең күпчелек татар халкы теләгәнчә, аны Башкортстанда үткәрә дә алмыйсыз, дип дәвам итә Т Хәкимова -Иң аянычлысы шунда, хәзерге заманда бердәмлек җитми Ә ул иң мөһим бер категориядер Шул бердәмлек булмау аркасында, тарих күрсәткәнчә, без җиңелдек һәм киләчәктә дә җиңеләчәкбез Мондый эшләрне бергә булып, бергә тормышка ашырырга иде дә бит Югары власть башында утыручылар моны аңларга, эшләргә тиешләр' Татарның нинди имлада укырга тиешлеген татардан башка беркем дө хөл итәргә тиеш түгел. Ә татар халкы, аның бөтен дөньядан, шул исәптән, Башкортстаннан да килгән делегатлары үз сүзен әле 1992 елда, Бөтендөнья татар конгрессында ук әйткән иде. Инде Башкортстанга килгәндә шунысын гына әйтергә кала, анда яшәүче татарлар да республиканың тулы хокуклы гражданнары. Алар да Башкортстан казнасына налог түли. Мәгарифкә һәм мәдәнияткә тотылган акчаның үзләре түләгәнчә күләмдә аларга кайтырга тиешлеген дө алар белми түгел. Теләсәләр латинча да укырлар, гарәпчә укырлар, телиләр икән, иероглифлар белән дә язарлар, укырлар. Бу аларның эчке эшләре. Башкортстан җитәкчеләренең бу гамәленә бары тик шулай дип җавап бирергә генә кала. Нинди имлада һәм нинди телдә укырга икәнен бары тик халык, татар халкы үзе генә хөл итә ала. Соңгы сүз аларда! Без башкортның эчке эшләренә тыкшынмаган кебек, аларның да татарның эчке эшләренә, гаилә хәлләренә борын тыкмауларын таләп итәргә хакыбыз юкмы?! Инде килеп шундый бер риторик сорау бирәсе килә: Мөскөүнең кайчан да булса татарга яхшы булсын дип, татар мәдәнияте гөрләп чәчәк атсын дип тырышканы бармы? Тырышсалар, үзләре үк үрнәк күрсәтерләр, Мөскәүдә кайчандыр эшләгән татар театрын торгызырлар, нәшриятларны, мәктәпләрне яңадан ачарлар иде. Ул гына да түгел, әле күптән түгел генә Россия Федерациясенең Милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче министрлыгы гомумән дө бетерелде. Әйтерсең, Русиядө милли мәсьәлә юк! Без Мөскөүгә беркайчан да кирәк булмадык, аңа безнең байлык кына кирәк иде. Инде хәзер барлык талканыбызның 70 процентын умырып барып та тынычланырга исәпләре юк кебек. Шушы ук язмыш башкортларны да, Башкортстанны да көтмимени?' Мондый очракта Русиядөге икътисади яктан иң көчле ике республиканың берләшеп, бер сүздә булып эш итүе генә хәлебезне азмы-күпме җиңеләйтә алыр иде. Һәм икътисадта, һәм мәдәнияттә, һәм тел-мөгариф өлкәсендә. Ә инде яңа имлага килгәндә, Сезнең үтенечегезне дө искә алып, хөрмәтле укучылар, "Казан утлары" киләчәктә дө латин хәрефләре белән язмалар бирүен дәвам иттерәчәк