Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

17—ИСРА (ТӨНГЕ ЙӨРҮ, ЯГЬКУБ УГЫЛЛАРЫ) СҮРӘСЕ (Исра сүрәсе 111 аятьтән тора. «Исра» сүзе «төнлә йөрү» мәгънәсен үз эченә ала.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Аятьләребезнен бер өлешен күрсәтим дип, бер төн эчендә илчесен (Мөхәммәдие) Харам мәчетеннән тирә-ягы нигъмәт (бәрәкәт) белән тулы Акса мәчетенә китергән Аллаһ кимчелекләрдән азат. Ул, хакыйкатән, ишетеп, күреп торучы 2. Без Мусага Китап бирдек вә Исраил оныкларына: —Миннән башка һичбер затка инанып, аны тәнре (юлбашчы) итмәгез,— дип бу Китапны тугры юлга юнәлтүче рәһбәр иттек,—(3) Әй, Нух белән бергә (көймәдә) йөргән (котылып калган) кешеләрнең токымы, шуны белеп торыгыз, Нух шөкер иткән бер бәндәм иде. 4. Без китапта Исраил токымына —Сез Җир йөзендә ике тапкыр фетнә (гаделсезлек) чыгарачаксыз вә азгынлык дәрәжәсендә тәкәбберләнәчәксез,—дидек. (5) Ике янаунын (куркынычның) берсе килгәч, өстегезгә куәтле колдарыбыздан торган гаскәр жибәрдек. Алар өй борынча йөреп, сезне эзәрлекләделәр. Шулай итеп, вәгъдәбез жиренә житкезелде. («Тәфсирләрдә куәтле коллардан торган бу гаскәр нинвалы Сәнҗариб, бабиллы Навуходоносор яки Жалут гаскәрләре икәнлеге сөйләнә Болар Тәүратны. Акса мәчетен яндыралар. Исраил токымнарыннан чыккан галимнәрне үтерәләр һәм 70.000ләп кешене әсир итәләр Исраил угылларының беренче фетнәсе Зәкәрияне үтерү. Әрмияне зинданга ташлау— шушы кырылышларның сәбәбе, диелә». Хәсән Чантай. Садретдин Гүмүш тәфсирләреннән.) 6. Ахырда аларга каршы көрәштә сезгә янә (җиңү һәм өстенлек) бирдек; малларыгызны вә угылларыгызны арттырдык, халкыгызны күбәйттек. (7) Игелек кылсагыз үзегез өчен, яманлык кылсагыз да үзегез өчен. Тагын башка төрле жәза вакыты килсә, йөзегезне кара итсеннәр, моннан элек тә кергәннәре кебек, янә мәежедкә керсеннәр вә кулларына ни эләксә, шуны жимерсеннәр (дип. башыгызга тагын дошманнарыгызны өстердек) («Исраил токымының икенче тапкыр афәткә дучар булуының сәбәбе хәзрәти Яхъяны үтерүләреннән һәм хәзрәти Гайсәне үтерергә тәдбир корганнарыннан килеп чыга». Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән.) 8. Бәлки. Раббыгыз сезгә миһербанлы булыр; әгәр сез янадан фетнә корсагыз. Без дә сезне тагын жәзага салачакбыз. Без жәһәннәмне кяферләр өчен зиндан иттек. 9. Шик юктыр ки. бу Коръән ин тугры юлга юнәлтүче; игелек кылган Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде мөэминнәргә үзләре өчен бөек бер әжер алачаклары турында сөенечле хәбәр китерүче (10) Ахирәткә ышанмаганнарга килсәк, алар өчен әрнетүле газап хәзерләнгән. (11) Кеше яхшылык теләп (Лллаһка) дога кылган кебек үк. үзенә яманлык та тели. Адәми зат ашкына (12) Без төнне һәм көнне (кодрәтебезнең дәлиле итеп) яралггык Төннен дәлилен /караңгылыгын; сөртеп. Раббыбыздан килгән ризыкны эзләр өчен һәм (вакыт) хисабын белер өчен көннен дәлилен— яктылыкны кылдык, һәрнәрсәне тәфсилләп аңлаттык 13. һәр инсаннын муенына (үзенең язмыш кошын асып, ягъни гамәл дәфтәрен) үз Кошын чорнадык. Кыямәт көнендә шул (кош. дәфтәр) кешенен алдына (ачылып) килеп куначак. (14) —Үз дәфтәреңне укы Үз-үзеңне хөкем итәргә шушы гамәл дәфтәрен җитәр (15) Тугры юл сайлаган кеше, үзенә яхшылык сайлаган булыр Кем тугры юлдан тайса, үз башына булыр һичбер гөнаһкяр башка кешенең гөнаһысын үз жилкәсенә алмас. Без пәйгамбәр күндермичә (кисәтмичә) генә бер кешегә дә газап бирмибез. (16) Бер шәһәрне (халыкны) һәлак игәргә теләгәч, байлыклары белән масайган хуҗаларына (игелек кылыгыз, дип) әмер бирдек; шуңа да карамастан, алар бозыклык кылды, шунда алар өстенә әйтелгән сүз хакка чыкты. Без дә аларны тар-мар иттек. 17. Нухтан соң Без ничәмә-ничә халыкларны һәлак иттек. Бәндәләренең гөнаһларын белеп-күрсп торыр өчен Раббын җитә (18) Күз ачып йомганчы узып кигә торган бу дөньяда (байлык) теләгән кешегә Үзебез теләгәнчә бар нәрсәне дә кичектермичә бирербез Ахырда Без аны җәһәннәмгә тыгарбыз Ул кеше анда кыйналып, (мәрхәмәтебездән) мәхрүм буларак (янар өчен) урнашыр (19) Мөэмин булып. Ахирәтне теләсә. Ахирәткә ярарлык тырышлык белән гамәл кылса, менә анын тырышлыгы кабул булыр (югары бәяләнер) 20. Барысына да—аларга ла. боларга да—фани дөньяны гына алга сөргәннәргә (кяферләргә) дә. Ахирәтне алга сөргәннәргә (мөселманнарга) яз Раббынын хәзинәсеннән (теләгәннәрен) бирербез Раббыңнын хәзинәсе беркемгә дә тыелмаган (чиксез) (21) Бакчы, Без инсаннарны (байлыкта) бсрберсеннән өстен куйдык. Әлбәттә, дәрәҗә вә өстенлек мәсьәләләрендә Ахирәт гагын да бөегрәк 22. Аллаһтан башка тәңрегә табынма (бер генә нәрсәне дә. бер генә җан иясен дә •илаһ* дип таныма) Ахырда кыйналырсың вә ялгыз башын калырсың (23) Раббын бары тик үзенә генә гыйбадәт кылуыгызны, ата-анагызга да игелекле булуыгызны катгый рәвештә боерды Аларнын берсе яки икесе дә сезнең янда картайса, аларга: уф (туйдым сездән), димәгез; аларны битәрләмәгез; икесенә дә яхшы мөгамәләдә булыгыз. (24) Миһербан һәм түбәнчелек белән алар алдында (күңел) канатларыңны җәй дә әйт: -Раббым. сабый чагымнан алып, алар мине ничек сөеп үстергән булса. Син дә аларга шулай мәрхәмәтле бул,—дип дога кыл (25) Раббыгыз сезнең күңелегездә пиләр барын (ата-анагызга булган мөнәсәбәтегезне) бик яхшы белеп тора Сез (ата-анагызга) игелекле булсагыз, шуны белеп торыгыз. Аллаһ яманлыктан ваз кичеп, тәүбәгә юнәлгәннәрне аеруча ярлыкаячак 26. Туганнарына, мохтаҗларга, юлчыга үз хакларын бир Мәгънәсезгә исраф кылма (27) Малын әрәм-шәрәм итүчеләр—шайтанның кардәшләре Шайтан исә Раббы га шөкер итмәүче зат (28) Үзең дә Аллаһтан нигъмәт сорап ялварган чакта (хәер бирә алмау сәбәпле, кыенсынып) мохтаҗлардан йөз чөермә һич югында аларга күңелләре рәнҗемәслек Йомшак сүзләр әйт 29. Кулыңны үз муенына бәйләмә (саран булма)-, кулларыңны җәеп тә җибәрмә (артыгын юмартланма да). Ахырда (саран дип) сине ачуланырлар, (малыңны туздырып) син бичара хәлдә калырсың (30) Раббын теләгән колына ризыкны мул бирер, теләмәгәненә киметер Хактыр ки. Ул бәндәләренең ни кылганыннан хәбәрдар, барысын ла күреп тора. 31. Фәкыйрь калудан куркып, балаларыгызны үтермәгез Без аларга да. сезнең үзегезгә лә ризык бирәчәкбез Аларны үтерү, хактыр ки. зур гөнаһ 32. Зинага якын бармагыз Чөнки зина—бер нәҗес гамәлдер, пычрак юлдыр 33. Хаклы бер сәбәп булмаса, Аллаһ кушмаган жанны кыймагыз. Кем хаксызга үтерелсә, без анын якыннарына (үч кайтару өчен) хак бирдек. Ләкин ул да үч алганда хәттин ашмасын. Чөнки (аңа инде гадел микъдарда уч кайтарырга форсат бирелде) Аллаһтан ул ярдәм алды иңде 34. Балигъ булганчыга чаклы (сезнең карамактагы) ятимнәр малына, (шул малны арттыру ниятеннән тыш) якын килмәгез. Антыгызны (ятим каршындагы вазифагызны) жиренә җиткезеп үтәгез. Антыгыз өчен җавап тотасыгыз бар. 35. Үлчәгәндә дөрес үлчәп бирегез, алдамый торган бизмәннәрдә үлчәгез. Бу гаять яхшы гамәлдер, нәтиҗәсенә күрә дә бик игелекле эш булыр. 36. Белмәгән нәрсәгә иярмә Колагын, күзең вә күңелең (син кылганнарга шаһит булып) сине җавапка тартыр. 37. Җир йөзендә масаеп йөрмә. Чөнки син (булыр-булмас көчең белән) Җирне яра алмыйсың, (булыр-булмас буең белән) таулар биеклегенә җитә алмыйсын. (38) Алда саналганнарның яманнары Раббы хозурында хупланмый. (39) Менә боларның барысы да сиңа Раббын тарафыннан вәхий ителмеш хикмәтләрдер. Аллаһтан башка уйдырма тәңрегә табынмагыз. Ахырда рисвай булып, (Аллаһның рәхмәтеннән) мәхрүм калып, җәһәннәмгә атылырсыз. 40. Раббыгыз сезгә бары тик угыллар гына биреп, үзенә фәрештәләрне кызлары итеп алган икән' Хакыйкатән, сез коточкыч көфер сүз сөйлисез бит 41. Исләренә төшереп, гыйбрәт алсыннар дип, Без бу Коръәнне төрле аятьләр рәвешендә аңлаттык. Ләкин, шуңа да карамастан, аларның (Коръәнгә булган) нәфрәте артты гына (42) Әйт: —Әгәр сез сөйләгән кебек, Аллаһ янында тагын башка илаһлар да булса иде, алар Гарешнен хуҗасы Аллаһ янына (тәхетенә) утыру чаралары күрә башлаган булыр иде,—диген (43) Ләкин Аллаһ алар сөйләгәннәрдән бөек, олуг һәм кимчелекләрдән азат (Аллаһ әкбәр). (44) Җиде кат күкләрдәге, Җир һәм Җир өстендәгеләрнен барчасы Аллаһка тәсбих (мактау) әйтә. Аны мактамаган беркем дә, бернәрсә дә (хәтта җансыз җисемнәр дә) юк. Аяныч ки, сез (мөшрикләр) аларның тәсбихен аңламыйсыз. Аллаһ Ул—сабыр вә ярлыкаучы. (45) Коръән укыган вакытыгызда Без Ахирәткә ышанмаганнар белән сезнең арага күренми торган пәрдә корабыз. (46) Аны (Коръәнне) аңламасыннар өчен күңелләрен каплыйбыз, колакларын саңгыраулатабыз. Син Коръәндә Раббының берлеге турында зикер иткән чакта алар нәфрәтләнеп кирегә борыла. (47) Сине нинди максат белән тыңлаганнарын, үзара ни турында чыш-пыш килгәннәрен һәм аларнын: —Сез саташкан бер адәми затка иярәсез,—дигәннәрен бик яхшы беләбез. (48) Бакчы, синең хакта әллә нинди мәсәлләр уйлап чыгаралар Шуның аркасында алар юл тапмаслык итеп адашты. (49) Алар әйтә: —Сөякләребез череп, туфрак булганнан соң без тагын яңадан тереләчәкбезме? (Без моңа ышанмыйбыз),—диләр. 50. Әйт: —Әйе (тереләчәксез), хәтта сез ташка яки тимергә әйләнгән булсагыз да,—диген.—(51) Сез—сай акыллыларга терелтүе мөмкин булмастай булып күренгән (артык зур яки артык кечкенә бөҗәк кебек) нәрсә булсагыз да (терелтәчәк),—диген. Алар: —(Үлгәннән соң) безне кем терелтәчәк?—дип сорар. Син әйт: —Сезне иң башта яралтучы (терелтәчәк),— диген. Шуннан соң алар мыскыллы рәвештә башларын артка ташлап: —Кайчан?—дип сорарлар. Әйт: —Озакламас,—диген (52) Аллаһ сезне чакырып алган Көнне сез Ана тәкбир әйтеп килерсез, үлем белән терелү арасында бик аз вакыт узган сыман тоелыр. (53) Бәндәләремә әйт, иң татлы сүзләр генә сөйләсеннәр Чөнки шайтан аларнын арасында гауга чыгаручы Шайтан—кешенең иң хәтәр дошманы (54) Сезне ин яхшы белүче Раббыгыздыр Ул ихтыяр итсә, мәрхәмәтле булыр, ихтыяр итсә, сезне җәзалар. Без сине алар өстеннән вәкил итеп (ирексезләп дингә кертергә дип) җибәрмәдек. (55) Күкләрдәге. Җирдәге бар нәрсәне Аллаһ яхшы белеп-күреп тора Хакыйкатән. Без пәйгамбәрләрне дә бер-берсеннән өстен куйдык. Даутка Зәбурны бирдек. (56) (Ий. Мехәммәд) әйт —Аллаһны инкарь итеп, табынганнарыгызга ялварыгыз Алар өстегезгә килгән афәттән дә коткара алмас, язмышыгызны да үзгәртә алмас.—диген (57) Алар табына торган бу мәхлуклар үзләре Аллаһка якынаю юлларын эзлиләр Үзләрен Аллаһка якын дип уйлап, Анын рәхмәтен өмет итәләр. Аннан куркып торалар. Чөнки Аллаһнын газабы коточкыч бер газап һәм ул газаптан куркырга кирәк. 58. Кыямәт көненнән әүвәл Без юк итмәгән яки дәһшәтле газапка тотмаган бер генә шәһәр дә. авыл да юк. Китапка (Ләүхел Мәхфузгә) шулай язылган. (59) Могҗизалы аятьләребезне иңдерүдән бераз тоткарлаган нәрсә баштагы халыкларның ул аятьләребезне ялганга чыгаруы булды Сәмуд кавеменә ачык бер могҗиза буларак. Без ана дөя җибәрдек, атар исә (деяне бугазлап) гаделсезлек кылдылар Шуна күрә. Без аятьләрне бары тик кисәтер өчен, ан булсыннар өчен генә күндерәбез (60) Исеңдәме, Без сина; —Раббын кешеләрнең барчасын чорнап алды,—дигән идек. Сина күрсәткән күренешне вә Коръәндә ләгънәт ителгән (агулы зәкькум) агачын кешеләрне сынау өчен генә күрсәттек. Без аларны куркытырга тырышабыз, ләкин бу (тырышулар) аларнын электә булган нәфрәтләрен (буйсынмауларын) арттыра гына. 61. Фәрештәләргә —Адәмгә сәҗдә итегез,—дигән идек. Иблистән башкалары барысы да сәҗдә итте. Иблис исә: —Мин балчыктан ясалган бер бәндәгә сәҗдә итамме соң,—диде (62) Шуннан (Иблис әйтте) —Бу адәми затны миннән дә өстен ясадың. Ант итәмен ки, әгәр дә мине Кыямәт көненә чаклы яшәтсәң, анын нәселен, бик азыннан башкасын, үземә каратачакмын, тугры юлдан яздырачакмын,—диде 63. Аллаһ боерды: —Кит (күземнән югал). Сиңа ияргәннәрнең барысы өчен дә, тулы җәза, һичшиксез, җәһәннәмдә булыр (64) Көчең җиткәннәрне (азгын ләззәткә чакыра торган) тавышың белән аздыр, аларга каршы атлы гаскәр белән жәяүле гаскәрләреңне яуга күтәр, малларына, балаларына уртак (ата) бул Матур вәгъдәләр биреп үзләрен алда Шайтан инсаннарга ялганнан башка нәрсә бирә алмый. (65) Шунысы хактыр ки, минем ихлас бәндәләремә син баш була алмассың Аларны саклап калыр өчен бер Аллаһ җитәр. 66. Үзе тарафыннан булдырылган нигъмәтләргә ирешер өчен. Раббыгыз сезгә диңгезләрдә йөзәргә дип, көймәләр ясады Хактыр ки. Ул сезгә бик тә мәрһәмәтле (67) Диңгездә йөзгән чагыгызда башыгызга афәт төшсә. Аннан башкага табынганнарыгыз юк була Ул (Аллаһ) сезне коры җиргә чыгарып, коткарып калгач, йөз чөерәсез Бәндәләр һич шөкер итмәс 68. Җирне урталай ярып, сезне җир астына уптырмас яки башыгызга таш яудырмас, дип уйлыйсызмы? Ахырда сез үзегезне яклардай беркемне дә табалмассыз. (69) Ул безне тагын диңгезгә чыгармас, (чыгарса да) өстебезгә давыл җибәрмәс, инкарь иткәнебез өчен безне суга батырмас, дип өметләнәсезме'’ Ахырда бу эшләребез (суга батырганыбыз) өчен безне гаепләр өчен ярдәмче зат та табалмассыз 70. Хактыр ки. Без адәм балаларын дан вә Шәрәфләргә күмдек Аларны коры җирдә дә. диңгезсуда да йөрттек Үхләренә тәмле-татлы ризыклар бирдек Янә дә аларны яралтканнарыбызнын күбесеннән өстен кылдык 71. Кыямәт көнендә һәр кавемне үзенең өндәүчесе белән бергә (хисап тотарга) чакырырбыз Кемгә (гвнаһ-савап) дәфтәре ун кулы ягыннан бирелсә, ул кешеләр энә очы хәтле дә рәнҗетүгә дучар ителмәс һәм алар гамәл дәфтәрен шатлык белән укыр. (72) Бу дөньяда (күңел кузе) сукыр булган Ахирәттә дә сукыр булыр Шуның өстенә алар тагын да ныграк адашыр (73) Алар сине дус иткән булыр иле Әгәр дә син вәхий иткәнебезгә каршы уйдырма ялганнар таккан булсан, әкренләп сине фетнә юлына төшергән булырлар иде. (74) Әгәр дә Без сине (ң иманыңны) ныгытмаган булсак, син чак кына булса да алар ягына авышкан булыр идең. (75) Ул чагында, һичшиксез, Без сина тормышның һәм үлемнең әчесен кат-кат татыткан булыр идек Ул чагында син үзенне Миннән яклар өчен дус табалмас иден (76) Сине йорт- жиреннән куып чыгарыр өчен, алар ниләр генә кыланмый (Сине куган тәкъдирдә) алар синнән сон озак тора алмас (77) Синнән алда күндергән пәйгамбәрләрнең кануннары да шушындый иде. Бу кануннарда һичбер үзгәреш табалмассын. 78. Кояш төш турыннан авышып, төн караңгылыгына чаклы (өйлә, икенде, ахшам, ястү) намаз укыгыз. Таң атканда да иртәнге намазны укыгыз. Иртәнге намазның шаһитләре бар (фәрештәләр). (79) Төннең бер вакытында уянып, үз иркегез белән, нафилә намазы укыгыз. Ихтимал, Раббыгыз сезгә шәрәфле урын бирер. 80. Әйт: —Раббым, керәчәк урынга тугры юлдан керт, чыгачак юлымны да тугры ит. Дөреслек белән эш кылырга мина ярдәм итүче куәт бир,—диген. (81) Тагын әйт —Хакыйкать (дөреслек) килде, ялган китте Чөнки ялган бетәргә мәхкум,— диген. 82. Без Коръәннән шундый хикмәт иңдерәбез ки, ул мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәттер, гаделсезләр өчен исә бары тик зыян гына китерә. (83) Берәрсенә нигъмәт бирсәк, ул йөз чөерә дә китеп бара. Әгәр дә аңа яманлык килсә, ул өметсезлеккә төшә. 84. Әйт: —һәркем үз нәфесенә күрә гамәл кыла, бу мәсьәләдә кемнең тугры юлда икәнен Раббыбыз бик яхшы белеп тора,—диген. 85. Алар синнән рух турында сораштырыр. Әйт син: —Рух Раббымның боерыгында. Сез бик аз беләсез бит,—диген. 86. Ихтыяр итсәк, сина вәхий иткәнебезне кире алыр идек, аннан соң син дә Безнең жәзаларыбыздан яклаучы табалмас идең. (87) Ачлаһнын рәхмәтеннән башка. Чөнки Анын сиңа булган мәрхәмәте чиксездер. (88) Әйт: —Шунысы хактыр ки, бәндәләр белән барлык женнәр бергә җыелышып, берсенә берсе ярдәм итешсәләр дә. Коръәнгә охшаш башка китап мәйданга китерә алачак түгел,—диген. (Җен-ул гадәти булмаган көч белән кешеләрне котырта-аздыра ала торган адәми зат, ягъни, җенле адәм, җене белән эшли торган кеше, армый-талмый бозык юлда, җинаять юлында йөрүче бәндә. Бу аңлатма Мәүланә Али китабыннан алынды.) 89. Хактыр ки, бу Коръәндә Без инсаннарга һәртөрле (мәгънәле) кыйссалар сөйләп аңлаттык Шулай да инсаннарның күбесе инкарьчылар булып калудан башканы белмәде. 90. Алар әйтте: —Син жир астыннан чишмә чыгармыйча, без сиңа ышаначак түгелбез,— диделәр. (91)—Яки син безгә хөрмә бакчасы, йөзем багы барлыкка китер, анда челтер-челтер чишмәләр агып торсын. (92) Яки, үзен әйткәнчә, өстебезгә Күкне яргалап төшер. Яки фәрештәләре белән бергә алдыбызга Аллаһ килеп төшсен. (93) Яки син үзеңә зиннәтләр белән бизәлгән алтын йорт салып күрсәт яки Күккә ашып кара Күккә ашсаң да, без сиңа инанмыйбыз. Күктән без укырлык китап алып төшмәсәң,—диделәр. Әйт син аларга: —Аллаһ әкбәр! Әлхәмдүлилләһ, мин гап-гади бер адәми зат түгелмени? Мин Аллаһ тарафыннан сезгә җибәрелгән илче генә,—диген. (94) Үзләрен тугры юлга күндерүче җибәрелгәч: —Аллаһ безгә гап-гади бер бәндәне пәйгамбәр итеп җибәргәнме?—дип әйтүләре кешеләрне иман китерүдән тоткарлый. 95. Әйт —Әгәр Жир йөзендә кешеләр урынына фәрештәләр яшәсә иде, әлбәттә, пәйгамбәр итеп без фәрештә иңдергән булыр идек. 96. Әйт: —Минем белән сезнен арадабгы мәсьәләләр буенча) хакыйкый Атлаһнын шаһитлсге житә. Аллаһ бәндәләренең ни кылмышын күреп, белеп тора,—диген 97. Аллаһ тугры юлга күндергән кеше тугры юлдан барыр, кемне тугры юлдан яздырса, ул кешегә Аллаһтан башка химаяче табалмассын. Кыямәт көнендә аларны сукыр, телсез вә чукрак хәлдә йөзтүбән китерербез Азар барасы һәм шунда каласы жир—җәһәннәмдер, анын уты сүрелә башласа, янә көчлерәк дөрләтәчәкбез. 98. Аятьләребезне инкарь итеп: —Сөякләребез череп, туфракка әйләнгәч тагын бар булып терелүебез мөмкин эш түгел,— дигәннәре өчен аларга әнә шундый жәза биреләчәк 99. Күкләрне һәм Жирне яралткан Атлаһнын аларга охшаш булганнарны да яралтырга кодрәтле икәнен алар күрмиме1 Азар өчен Азлаһ бер әжәл вакыты тәгаенләде, монда шикнен булуы мөмкин түгел. Ләкин залимнәр инкарьчылыктан башкасын кабул итмәделәр 100. Әйт —Раббымнын хәзинәсенә сез хужа булып хзсагыз, (ул хәзинә) бетәр дип куркып, (башкаларга бирмичә) кысып кына тотар идегез Адәм баласы бик тә саран токым,—диген 101. Без Мусага тугыз могҗиза (аять) бирдек (Ниләр булганын) әнә. Исраил токымыннан сора Муса алар янына килгәч. Фиргавен ана —Әй. Муса, сина сихер зәхмәте кагылган дип уйлыймын,—диде (102) (Муса) әйтте —Үзең белеп торасын, боларны (Муса күрсәткән могҗизаларны һәм аятьләрне) гыйбрәт булсын дип, күкләрнең һәм Жирнен Раббысы иңдерде Әй Фиргавен, мин дә сине харап булачак кеше дип уйлыймын,—диде (103) Шуннан сон Фиргавен аларны (Муса белән Һарунны) куып җибәрергә теләде Ләкин Без аны (Фирганенне) яраннары белән бергә суга батырып һәлак иттек. (104) Шуннан соң Исраил угылларына — Шул жирдә яшәп калыгыз. Ахирәттә барчагызны кубарып бер урынга җыячакбыз,— дидек 105. Без аны (Коръәнне) хак буларак иңдердек, ул Хакыйкать алып килде Сине дә бары тик (саваплыларны алда җәннәт көтә дип) сөенче алучы вә (гөнаһлылар- ны җәһәннәм көтә дип) кисәтүче буларак кына күндердек. (106) Кешеләр Коръәнне әкрен-әкрсн, тора-тора укысыннар дип. (сүрәләргә. аятьләргә)бүлгәләдек һәм аны берәм-берәм иңдердек 107. Әйт — Инансагыз да. инанмасагыз ла. ул (Коръән) бер Хакыйкать Аннан алда гыйлем алганнар ла аны (Коръәнне) укыгач, шундук (сакалларыөстенә) йөзтүбән (сәҗдәгә) капландылар —диген (108) һәм әйттеләр —Аллаһ Тәгаләдә кимчелек юк' Әлхэмдүлилләһ. сөбхәналлаһ. Раббыбызнын вәгъдәсе җиренә житкезелде.—дип (109) елый-елый йөзтүбән капландылар Ул (Коръән) аларнын иманын ныгыта 110. Әйт —Аллаһ дисезме. Рахмән дисезме Кайсысын әйтсәгез дә була Аллаһнын үзенә генә хас матур исемнәре күп Намазыгызны каты таныш белән укымагыз. Артык пышылдауга да күчмәгез. Урталыкны готыгыз,—диген 111. —Аллаһ әкбәр. сөбхәналлаһ—Атлаһка хакыйкый мактаулар булсын. Ул бала тудырмаган, кодрәттә тине булмаган, яклаучыга ихтыяҗы булмаган Атлаһка дан,—дип такъбир әйт. Аны олыла