Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЖ-БУБЫЙ МӘДРӘСӘСЕНӘ 220 ЕЛ

2001 ел татар мәгарифе тарихына бәйле күп кенә истәлекле даталарга бай. Шуларныц берничәсе данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсенә карый: бу елда авылда мәдрәсә барлыкка килүгә 220 ел, мәдрәсәгә яңа сулыш биргән мөдәррисләрдән Гобәйдулла Бубыйныц тууына 135 ел, Габдулла Бубыйнын тууына 130 ел тула. Ниһаять, мәдрәсәнең патша хөкүмәте тарафыннан юк ителүенә дә 90 ел. илгеле булганча. XIX гасыр азагы—XX гасыр башы. «Татар ренессансы» исемен алган чор. татар халкы тарихында аеруча игътибарга лаек. Бу чор Р. Фәхретдин. Г Баруди, Ф Кәрими, Г. Исхакый, С. Максудилар шикелле бик күп олуг затларны мәйданга чыгарды. Бу мәшһүр затлар арасында Нигьмәтуллин—Бубыйлар гаиләсенең дә кабатланмас тарихи урыны бар 1895—1911 елларда бу гаилә туган авыллары Иж-Бубыйны бөтен Русиядө дан-шөһрәт казанган, төрки-мөселман дөньясында зур абруйга ия булган белем учагына әйләндерде, һәм. Мөхәммәт Мәһдиев сүзләре белән әйткәндә. «Әгерже янындагы кечкенә генә татар авылы егерменче йөз башы Россия тарихында метеор кебек ялтырап алды». XX гасыр башында татар белем учакларының иң күренеклесе булган Иж-Бубый мәдрәсәсе дисәк,—Габдулла Бубый искә төшә. Моның шулай булуы табигый хәл. Чөнки мәдрәсәнең даны аның мөдәррисенең абруе белән бик тыгыз бәйләнештә булган. «Безнең татарларда бит. мәдрәсә—имам, имам һәм мәдрәсә, болар арасында ул кадәр күп аерма түгел, аз гына бер аерма да юк»,—дип ассызыклый Г. Бубый үзе дә «Бубый мәдрәсәсенең кыска тарихы» дигән кулъязмасында. Ә Иж-Бубый мәдрәсәсен яңартып төзүгә төп рольне нәкъ менә Габдулла Габделгалләм углы Нәгьмәтуллин-Бубый (1871—1922) уйнаган. Ул гына да түгел. Гомумән, XIX гасыр азагы—XX гасыр башындагы татар халкының рухи, дини, мәдәни тормышында Габдулла Бубыйнын эшчәнлеге һәм мирасы үзенчәлекле урын алып тора. Ул гомере буена үзенең педагогик һәм дини мәсләгенә тугрылыклы, көчле һәм какшамас рухлы булып кала алган, армый-талмый татар мәгарифен үстергән затлардан. Шулай булса да, әгәр Габдулла Бубый бер үзе генә булса, гаиләсенең ярдәменә һәм хәерхаһлыгына таянмаса, аның бу олуг хезмәте уңышлы булыр иде микән? Иж-Бубыйны чын мәгариф учагына әверелдерү өчен Бубыйларнын һәрберсе жанын-тәнен кызганмыйча эшләгән. Бубый мәдрәсәсе— алар гаиләсенең уртак җимеше, аларнын хыял-омтылышларының нәтиҗәсе. Тирә-юньдә «гыйлемгә мәхәббәт, голәмага ихтирам, шәкертләргә яхшы тәрбия» бирү белән абруй казанган бу гаиләнең һәр әһеле мәдрәсәләрен чын уку-укыту үзәгенә әйләндерү өчен бар көчләрен куйган, милләткә хезмәт итүне шушы юлда гына күргән. Йөз елдан артык тарихы булган мәдрәсәдә үзгәрешләр ничек башланган? Бубыйларнын һәрберсенең бу эшкә керткән өлеше нинди булган? Бу һәм башка күп кенә сорауларга жавапны Габдулла Бубыйнын Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана торган дүрт томлык кулъязмаларыннан табып була. Аларнын «Бубый мәдрәсәсенең кыска тарихы» исемле әсәренең бер өлеше 1999 елда «Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе» дигән җыентыкта басылып чыкты. Ләкин башка әсәрләре әлегә кулъязма хәлендә кала бирә. Габделгалләм хәзрәт гыйлемгә, белемгә омтылучан. шәкертләрне укытуны Б өстен куючан мөдәррис була: «Безнен әткәй, башка күп мөдәррисләр кебек кунакка йөреп, шәкертләрне буш калдырмас, уку елы дәвамында башка авылларның һичберсенә кунакка чыкмас. | | һәм башка бик күп мәдрәсә шәкертләре ике-өч көндә, хәтта атнасында бер дәрес белән ятканда, безнен әткәй шәкертләрне көнлек бер дәрестән бер дә куймас, вә шулай була торып үзе мәежидтән. биш вакыт намаздан һичбер сәбәп белән калмас, ләкин шәкертләрне, хәтта безне дә мәежидкә йөрегез диеп һичбер вакыт көчләмәс иде. (...) Диндар, бик тәкъва иде» Гобәйдулла һәм Габдулла мәхлүмнәрнен формалашу чоры—XIX гасырнын 70-80 еллары, ягъни татар әдәбиятына, ижтимагый фикеренә мәгърифәтчелек идеяләре үтеп керә башлаган заман Яна әсәрләр исә белемгә, фәнгә омтылунын кирәклеген исбат итә. ижтиһад итәргә чакыра Буш вакытларында кулыннан китап, каләм төшермәгән хәзрәт, әлбәттә, бу әсәрләрне укый, уйлана Бигрәк тә Ш Мәржанинын һәрбер әсәрен. И Гаспралынын «Тәржеман»ын. хәдис китапларын, төрек гәзитәләрен яратып укый торган булган Мондый халәттә үскән-тәрбияләнгән мәхдүмнәр дә шул ук китап- гәзитәләрнс укыганнар, шулар йогынтысында аларнын карашлары, фикерләре формалашкан Габделгалләм хәзрэт йортында дин-лиянәт. уку-укыту, мәгърифәтмен торышы турында барган кинәш-бәхәсләрне тынлау да аларны киләчәк мәдрәсәләрдәге тәртипләр, анда алып була торган белем дәрәжәсе канәгатьләндерми башлаган Дөньяви белемнен кирәклеге дә ачыла барган •Дөньяви белемгә омтылучы һәм рус уку йортларына керү мөмкинлекләре булмаган шәкертләрне.—дип яза Ж, Вәлид и,— төрек гимназияләрендә һәм укытучылар семинарияләрендә генә жылы кабул итәләр иде» Янарыш чоры кичерүче Төркнягә 1890 елда бетем алырга юнәлгән •беренче карлыгачлар» арасында Гобәйдулла мәхдүм дә булган Габделгалләм хәзрәттән шактый зур тәвәккәллек һәм чыгымнар да таләп иткән бу адым хәзрәтнең хөр фикерле яңалык тарафлары булуын да күрсәтә. Габдулла мәхдүм исә әтисе мәдрәсәсендә белем алуын һәм хәлфәлеген дәвам иткән Абыйсы жибәргән китаплар аша ул заманнын күренекле гарәп һәм горек рефор маторларынын әсәрләре белән танышкан. Габдулла мәхдүмгә бу елларда бигрәк гә зур йогынты галиме Мөхәммәт Габдеһу. горек язучысы һәм галиме Әхмәт Мидхәт (Мидхәт паша), шагыйрь һәм философ. 1876 елгы төрек конституциясе авторы Нәмык Кәмал һәм башкалар булган хезмәтләренә хәзерләгән Кечкенәдән гыйлемгә, белемгә омтылышлары тәрбияләнгән зирәк малайлар, башка бик күп иске мәдрәсә шәкертләреннән аермалы буларак, шактый мәгълүматлы. укымышлы булып үскәннәр, үзләре укый торган мәдрәсәдә •бик яшьли дәрес әйтергә» тотынганнар бер яктан, әтиләренә укытуда булышсалар, икенчедән, үзләре укыту ысулларына өйрәнгәннәр, шәкертләр тәрбиясе, мәдрәсәләр хәле хакында уйлана башлаганнар Шулай аларны иске ясаучылар—«Тәржеман» гәзитә- сснсн наширс һәм мөхәррире Исмәгыйль Гаспралы, Каһирә /ixwmh tw Мыи. катыны НвСШЮ /ми уллары Фи&1н бемн 1ыми Capanv i. 1912 ел 1895 елда хәдидчелекне маяк итеп куйган 24 яшьлек Габдулла мәхдүм имамлыкка указ ала һәм. хин сызганып, эшкә керешә «Мин, ибтидаи балаларга ысуле хәдид мәктәбе ачмакчы булып. Миннешәех Фәттахетдин углы Галимовны Бакчасарайга, Исмәгыйль әфәнде Гаспринскийга ысуле хәдид өйрәнергә хибәрдем һәм. Мөхәммәтхан хаҗидан (Иж-Бубый бае— А. М.) үтенеп, дүрт сыйныфка зур-зур дүрт бүлмәдән гыйбарәт бер мәктәп салдырттым, аяклы парталар вә кара такталарның һәммәсен хәзерләттем».— дип искә ала ул үзенең бу юлдагы беренче адымнарын. Аталары Габделгалләм хәзрәтнең бу башлангычка булган мөнәсәбәтен Габдулла Бубый менә ничек тасвирлый: «Ысуле хәдидне бер дә каршылыксыз кабул кылды, вә үзе бу ысулны вә ничек ислах итү юлын белмәгәнлектән, мәдрәсәдән тәмам ваз кичеп, һәрбер эшне безгә тапшырды, вә сигез ел безнең мәктәп ислахыбызны шатлана-шатлана карап торып, тыныч хан вә тулы шатлык эчендә мәңгелек йортка китте. Ошбу сигез ел эчендә без, мәрхүм атабыз аркасында ислахны инкяр итүчеләрнең тәкфир вә ләгънәтләренә бер дә очрамадык. Чөнки ысуле хәдиднен вә мәдрәсәләр ислахынын зарурлыгын вә кирәклеген безнен өчен ул сөйләр, бу хакта һәрбер бәхәсне ул кылыр, вә тирә-яктагы һәрбер имамнын остазы вә һәрберсеннән гыйлемдә өстен булганга, берсенең дә авызын ачтырмас иде. Кырык елдан бирле фәкать искечә дәрес әйтеп килгән, искелектән башка һичбер нәрсә күрмәгән бер татар мөдәррисенең ысуле хәдидне һәммә парталары вә кара такталары белән кабул кылуы, вә бер углын Истанбулда сәнәви дүрт-биш йөз сум чыгым тота-тота биш ел «Мәктәбе мөлкияви шаһанә»дә укытуы вә аны тәкмил кылдыруы безнен татар мөдәррисләренең хәл вә халәтен белгән кешеләрне бер дә гахәпләндермәслек бер хадисә түгелдер» Шул ук 1895 елның көзендә, укуын тәмамлап. Их-Бубыйга абыйсы Гобәйдулла кайта. Ул «ибтидайябезне тәртипкә кертү юлында бик күп тырышлыгын сарыф кылды, вә акрынлап зур шәкертләрне дә укыта башлады»,— дип яза Габдулла Бубый. Агалы- энеле Бубыйлар бергәләп мәдрәсәне үзгәртү юлларын уйлыйлар, планнар төзиләр, программаларын эшлиләр. Бу эштә Гобәйдулланың Төркиядә алган белеме һәм тәҗрибәсе зур роль уйный: ул биш ел дәвамында укыган мәктәп француз укыту системасы нигезендә корылган алдынгы уку йорты була һәм Бубыйларга да үрнәк булып тора. «һәрбер эшнен иң элек нигезен яхшы кору зарур булганлыктан, без ин элек мәктәп ислахына да ибтидайядән вә аны тәртипкә салудан тотындык, вә акрын-акрын гарәбият шөгьбә- ләрен дә үзгәртергә керештек,— дип күрсәтә Г. Бубый—Асылда, гарәбият шөгьбәләрен берьюлы үзгәртергә тотыну мөмкин түгел, куркыныч иде: чөнки искегә гадәтләнгән вә шунда тәрбияләнүдән башканы күрмәгән шәкертләрне берьюлы тәртипкә кую, хосусан аларны вә һәрбер искене мөкаддәс саный торган аталарын янага рази итү бик мөшкел, шуңа күрә берьюлы үзгәртергә керешкән вакытта гарәбият шөгьбәсенен бөтенләй таралып китүе, андагы бар мулла балаларының качып бетү ихтималы бик якын иде [...] Без менә шулай иттек иске китапларны акрын-акрын чыгарырга һәм яна китаплар белән яна фәннәрне ипләп-ипләп кертергә керештек» Бу юллар Бубыйларнын мәдрәсәне үзгәртү эшенә ни кадәр житди һәм уйлап тотынуларын ачык күрсәтә Агалы-энеле Бубыйларга тагын бер киртәне җимерергә кирәк була яна фәннәрне укыту өчен яна дәреслекләр дә кирәк, ә алар юк дәрәжәдә һәм мөдәррисләр, башка жәдид мөгаллимнәре кебек үк. үзләре дәреслекләр язу эшенә дә алыналар. Гобәйдулла Бубый язган дүрт дәреслек 1898 елда басылып чыга. 1899 елда анын тагын бер. ә Габдулла Бубыинын ике дәреслеге дөнья күрә. Дәреслекләр язуны алар сонрак та дәвам итәләр Алар язган дәреслекләрдә фән белән дин үзара берләшкән фәнни төшенчәләрне алар дингә таянып аңлатсалар, дин нигезләрен, киресенчә, фәнни мисаллар белән ныгытканнар. Шуны да ассызыкларга кирәк мәдрәсәләр өчен яна булган дөньяви фәннәр кертү белән беррәтгән алар дин дәресләрен дә тамырдан үзгәртәләр. «Иске мәдрәсәләрнең һичберсендә. шулар җөмләсеннән бездә дә. тәжвид белән Коръән укыту бер дә булмаганлыктан. муллалыкка чыгачак шәкертләр намаз дөрес булырлык Коръән укый белүдән дә мәхрүм калырлар иде,—дип тасвирлый Г Бубый— Шунын өчен унбер-унике яшәр балаларның тәжвид белән Коръән беләчәкләренә башта һичбер мулла ышанмаган иде Сонра. имтихан вакытында күргәч, шаклар каттылар, вә ихтыярсыз буларак. «ә*, диделәр, «бу ысуле жәдид дигән нәрсәдә яхшы эшләр дә бар икән* Шулай мөдәррисләр шәкертләрен янача укуга гадәтләндерәләр «Шәкертләрдә рух күтәрелүе, фикер ачылуы бик ачык күренә башлады.—дип сөенә остазлары | . ] Шәкертләр күзгә күренеп алга бара башладылар Безнен лә шатлыгыбыз артты, ижтиһад вә жәсарөтебезне ләхи дә куәтлерәк кылырга башладык* Бу юллар яна мәдрәсәдә шәкертләрнең, гомумән, татарларның яна буыны тууын күрсәтә Бу янача фикер йөргүче буын, булачак милләт хадимнәрс. үзләрснен остазлары белән кулга-кул тотынышып, тиздән яна тормыш корырга керешәчәк XX гасыр башында ургылып «юкә калыккан татар мәгарифе, иҗтимагый фикере, әдәбияты, гомумән, мәдәнияте нәкъ менә Бубыйлар һәм аларнын фикерләшләренең беренче карашка күзгә бәрелеп тормаган, ләкин ан үсешен даими алга этәреп барган хезмәте белән булдырылган. • Бубый мәдрәсәсендә үзгәреш бу дәрәҗәгә килеп җитә башлагачтын. бездә угыллары укый торган муллалар бик куркышын әткәйгә шикаятькә килделәр,—дип искә ала Г Бубый —Ләкин әткәй бик иске вакытларда ла дин мәктәпләрендә һәрбер төрле фәннең укылмаклыгын. һәм искедән бирле дөрес китапларының заманга муафыйк янарып. үзгәреп килгәнлеген исбат итәрәк, аларны сүзсез калдырды Алар әткәй авызыннан үзләреннән киреләренә сөйләнгән хакыйкатьләрдән башка бер сүз дә ишетмәгәч, ихтыярсыз җавапсыз калдылар, әткәйнең вафатына кадәр һичберсе сүз чыгармадылар вә балаларын алып китәргә дә жөсарәт итмәделәр Әгәр шул вакытта әткәй сәламәт булмаса. алар ихтимал, ихтимал гына түгел, мәгълүм, һәммәсе балаларын мәктәптән алып китәрләр, мәктәп бөтенләй буш калыр, без дә шәкерт булмагач, кемне укытасын, мәктәптән, укытудан ваз кичәргә мәҗбүр булыр идек. Алар әткәйнең вафаты соңында да балаларын алып китәргә теләп теләп карадылар, ләкин ул вакытта инде балалары, күп нәрсәләр укып, фикерләре ачылганлыктан, аталарына бирешмәделәр* Бу урында мөхтәрәм Хәсән ага Туфанның остазы Зыя Кәмал и за багышлап язган шигыреннән бер өзек китерергә буллым Бу юлларны, һичшиксез. Бубыйларга карата да әйтеп булыр иде. Менә алар Мәгьрмфәтләү иле тап теләген Инороден илләр баласын Сиздем микән үзен бу могърн<|*әг Безме кая атып барасын’ Ирләр мәдрәсәсендәге үзгәрешләрнең уңышлы баруына инангач. Бубыйлар кызлар мәктәбен торгызырга тотыналар Б\ вакытта алар инде өйләнгән, туганнары Мөхлисә абыстай да Иж-Бубыйга кайткан була «Эткәй исән Гарәп теле сәгатьләрендә дә Фәнга күчереп дәрес темасын. Ждныбы зга фикер хөрлегенен Орлыкларын салып куйгансын вакытта ук,—дип яза Г. Бубый,—без кызлар мәктәбен дә ислах кылырга керештек, һәм туганым белән икәүләп, шул кызлар мәктәбенә кайбер дәресләргә дә керә башладык. (Гаҗәеп факт. XIX гасыр азагында, кызларны уку- язуга өйрәтү дә хәрам саналган заманда, ике яшь мулла, кызлар мәктәбенә кереп, дәрес бирә! Бу хәлнең кечкенә бер татар авызында булуын да онытмыйк! Мондый манзараны күз алдына китерү дә кыен '—А М ). Әткәй боларның һичберсенә каршы тормады, киресенчә, безне хуплады, безгә рәхмәтләр укыды, догалар кылды. Вә шушы максатны искелеккә каткан вә һәрбер искене, хәтта иске киемгә кадәр, изге санаган муллалардан яклады». Кызлар мәдрәсәсен булдыруны әниләре Бәдрел- бәнат абыстай да яклый. «Үзенең дә әткәй аркасында фикере хөр булганлыктан, безнең кызлар мәктәбенә керүебезгә вә аны ислах кылуыбызга әнкәй бер сүз дә әйтмәде Бәлки, киресенчә. безнен бу эшләребезне яклады, һәм үзе ул бик карчык вә бик тәкъва булып, кара халык тарафыннан гына түгел, бәлки тирә-якгагы бар муллалар тарафыннан да изге саналганнан, без аның бу яклавыннан вә бу игътибарлыгыннан бик зур файда иттек. Белер-белмәс вә шуның өчен каршылык кылучан күп кешене: «Әнкәй бар эшебезнең өстендә бит, әгәр шәригать буенча дөрес булмаса, ул ирек бирмәс иде» дип кенә туктата идек»,—дип искә ала Г Бубый. «Русиядә иң ислах кылынган вә ин элек мөгаллимәләр чыгара башлаган кызлар мәктәбе менә шушы Бубый кызлар мәктәбедер. Без үзебез дә бу мәктәптә тәртип күрсәттек, ысул вә системаларны карадык, һәр көнгә икешәр сабак та бирдек. Ләкин бу мәктәптә тәмам җаннары, тәннәре белән эшләүчеләр, һәрбер рәхәтләрен шушы мәктәпнең алга китеше өчен фида кылучылар безнен тума кардәшебез Мөхлиса Бубый белән абзыйның җәмәгате Нәсимә вә минем җәмәгатем Хөснефатыйма булдылар,—дип ассызыклый Г. Бубый —Болар өчесе дә кич буенча бездән дәрес укый, көн буенча мәктәптә укытырлар вә күрмәгән кеше бер дә ышанмаслык мәшәкатьләр чигәрләр иде Болар Русия хатын-кызларын гыйлем вә мәгариф юлына кертү өчен иң начар вә ин кабәхәт сүзләр ишетә-ишетә һәрбер төрле бәла вә авырлыкларны йөкләделәр, вә бер тиен айлыксыз, фәкать милләт өчен дип. бик зур адәмнәр кыла торган хезмәт вә тырышлыкларны кылдылар» Мәдрәсәнең уңышлары хакындагы хәбәрләр хакимият органнарына да барып җитә, һәм 1903 елның 23 ноябрендә Вятка губернасының халык мәктәпләре директоры Н Меньшиков махсус Иж-Бубыйга килә. Үзенең отчетында ул мәктәптәге тәртипләр, укыту эшенең куелышы, шәкертләр һәм укытучылар хакында мәгълүматлар бирә. Отчетта мәдрәсәнең һәрберсендә өчәр ел укытыла торган дүрт бүлектән торуы, мәдрәсә курсын тәмамлаучыларның имам була алулары, ләкин башта өч ел дәвамында ИжБубыйда хезмәт хакы алмыйча укытырга тиешлекләре, мондый укытучыларның (хәзерге термин белән әйткәндә, стажерларның) унике кеше булулары да күрсәтелә. Бу мәгълүмат, бер яктан, Бубыйларнын мәдрәсәләренә укытучы табу проблемасын ничек уңышлы чишүләрен аңлатса, икенчедән, остазлары кул астында өч ел тәҗрибә туплаган яшь муллаларның мөстәкыйль мөмкинлекләре киңәюен дә күрсәтә Инспектор ишек алдында булган күпчелек шәкерт һәм мөгаллимнәрнең русча шактый иркен сөйләшүләренә, ләкин мәдрәсә турында сорашуларга җавап бирергә теләмәүләренә игътибар итә. Бертуган Бубыйлар хакында ул: ИЖ ВУВЫЙ МӘДРӘСӘСЕНӘ 220 ЕЛ 131 «Ике мулла ла русча бик яхшы сөйләшәләр. Белемне үз мәдрәсәләрендә алганнар бик укымышлылар*.— дип яза. Мөдәррисләрнең мәдрәсә белән теләмичә генә тан ы штыруларын да күрсәтә. Шул ук вакытта Н. Меньшиков, күргәннәренә таянып «Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыту эшләренен куелышы башка мәдрәсәләргә караганда шактый күпкә югары, шуна күрә рус-татар мәктәпләре укытучылары аны мөселман академиясенә тиңлиләр*.— дигән нәтижә ясый. Шулай, зур саклык һәм тырышлык белән. Русиянен караңгы бер почмагы саналган Вятка губернасында XX гасыр башына мона кадәр татарларда күренмәгән система, программалары, дәреслекләре белән егетләр һәм кызлар өчен мәктәпләр комплексы барлыкка килә, һәм Иж-Бубыйнын даны еракларга тарала башлый Русиядәге беренче революция елларында монда укучылар төрле төбәкләрдән җыела: Мәскәү. Казан. Уфа. Сембер. Әстерхан. Ташкент. Петропавел. Самарканд һ. б. җирләрдән килеп укучылар күбәя. Мәдрәсәнен даны таралуга Г. Бубыйнын жәмәгатъ эшлеклесе һәм ялкынлы публицист булып мәйданга чыгуы да ярдәм итә. Ул XX гасыр башында «Хакыйкать яхуд тугрылык* исеме астында егермедән артык очерк яза. Аларнын беренче җиде кисәге 1904—1906 елларда Казанда нәшер ителә Башка очерклар, сигезенче өлеше, басылып. Казан губернаторы тарафыннан тыелгач, басылмыйча кала. Шулай булса да. революция елларында «Хакыйкать*, кулдан-кулга күчерелеп, яңалыкка омтылган яшьләр арасында гаять зур популярлык казана. Г. Бубый үзенен дини мәсьәләләрдәге жәсарәте белән яңа фикере ачылып килә торган яшьләрне хәйран итә иде Иске голяманын авторитетын югалту һәм иске мәдрәсәләрне туздыруда монын кадәр зур тәэсире булган, белмим, икенче бер әсәр бар микән?—дип ассызыклый Бубый шәкерте, күренекле галим Ждмал Вәлиди —Читтән укырга китүчеләрнең бик күбесе, мин үзем дә шул жөмләдән. әлеге «Хакыйкать*ләрне укып, андагы фикерләрне иясенең үз авызыннан алырга дип килүчеләр иде» Үзенен азатлык жилләре. хөр фикерләре белән килгән революция татар яшәешендәге үзгәрешләргә дә зур этәргеч була. Революция елларында татар мохитына кергән якалыклардан һәм хакимиятнен кайбер законнарны йомшартуыннан файдаланып, бертуган Бубыйлар мәдрәсәләрен камилләштерү эшен дәвам итәләр. Яна программалар хәзерләнә, яна фәннәр кертелә 1903 елдан жәй айларында шәкертләрен русча укыта башлаган мөдәррисләр 1904 елның көзендә, «вәкыф хисабыннан русча бер мөгаллим алып, русчаны мәктәпнең программ эченә* кертәләр, ә 1905 елда Сарапул земствосы тарафыннан Иж-Бубыйда бер класслы рус-тагар мәктәбе ачтыруга ирешәләр Ләкин бу аерым мәктәп булмый, ә «русча мөгаллимнең Вазыйфасын земство өстенә* йөкләү була. 1907 елда кызлар өчен дә шундый ук эш башкарыла 1908 елнын жәеннән башлап. Иж-Бубыйда өч айлык мөгаллимнәр һәм аерым мөгаллимәләр курслары эшли башлый Өч жәйдә (мәдрәсә ябылганчы) 168 мөгаллим һәм 106 мөгаллимә бу курсларда белемен арттыра «Батар педагогикадан башка яна фәннәр укып та бик файда кылдылар, килгән мөгаллим вә мөгаллимәләр һәммәсе бик риза вә бик шат булып киттеләр. Бәс. бара-бара Бубыйнын бу җәйге сыйныфы тагын дә куәтләнәчәк иде. ләкин 1911 елны бездә тотылдык, мәдрәсә дә ябылды.—дип уфтана Г. Бубый Шулай да башка җирләрдәге җәйлек мөгаллимнәр курсы, хөкүмәт тарафыннан ябылган вә рөхсәт сораган адәмнәргә рөхсәт бирелмәгән хәлдә, Бубыйныкы. без бер дә рөхсәт сорап азапланмаганлыгыбыздан вә хөкүмәт күзеннән мөмкин кадәр яшеренергә тырышканга, өй җәй тоташ дәвам итте* Әйе, менә шулай милләтне агарту өчен тырышып ятканда. Бубыйлар гаиләсе өстендә кара болытлар куера башлый бер яктан Ишми ишаннардан «Бубыйда хөкүмәт зарарына укыталар* дип лонослар китсә, икенче яктан хөкүмәт даирәләре 1910 елнын январендә эшләгән махсус кинәшмәдә, тагар мәк ишләрендә барган үзгәрешләрне туктатырга тырышып, кадим мәктәпләрне генә хөкүмәт өчен файдалы дип табалар һәм яңа мәктәпләрне, аеруча Бубый мәктәбен «татарлар арасында гыйлем һәм мәгариф тараталар, фикер бирәләр, мәгълүматлы имам вә мөгаллимнәр җитештерәләр» дип ачуланып, аларда фән укыттырмаска, фәкать дин генә укыттырырга дип карар чыгаралар 1911 елнын январендә данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсе тар-мар ителә, агалы-энеле Гобәйдулла һәм Габдулла хәзрәтләр кулга алына. Бубыйлар тормышының фажигале чоры башлана. Ләкин 15 ай буена хөкем көтеп, Сарапул төрмәсендә ятканда да. суд залында да. хөкем карарын үтәп, янадан 6 ай төрмәдә утырганда да Бубыйлар төшенкелеккә бирелми, мәдрәсәләрен яңадан торгызу хыяллары белән яши. 1913 елнын 9 февралендә Габдулла Бубый төрмәдән азат ителә. Бубыйлар авылларында эшләрен дәвам итә алмаячагын беләләр. «Абзый белән без киңәшне беркеткән идек,—дип искә ала ул чорны Габдулла Бубый —Икебез дә Бубыйда калырга, вә ничек кенә булса да шул кызлар мәктәбен алып барырга, хезмәт итәргә, алга җибәрергә. Ләкин кызлар мәктәбе ябылгачтын. без исәпне үзгәрттек, озак киңәшләр иттек, бер уйладык. Мәдинәгә мин барып, мәсжидләр нәзарәте астында мәгариф җәмгыяте ачарга, хаҗиларны шуңа иганәгә ризалатып, акча җыярга, вә шул акча белән гарәпләр арасында гыйлеммәгърифәт таратырга Ләкин безне кайбер сәбәпләр бу уйдан кайтырга мәҗбүр итте. Ниһаять, без карарны бирдек [...] Кытай эченә, Голжага китәргә. [...] Голҗаны Төркестанда гыйлем вә мәгариф таратыр өчен бер үзәк ясарга...» Шулай итеп, Иж-Бубыйдагы белем учагы сүнә: «Бубыйның ирләр һәм кызлар мәктәбе заманында тантана белән дәвам кылды, мөкатдәс хезмәтләрен итте, ябылган вакытта да безнең тарафтан бер гаеп белән түгел, бәлки залим хөкүмәтнең золымы, әмере белән, безгә шәрәф бер ябылу белән ябылды. Халык соңыннан ни кадәр иҗтиһад итте, мәктәпләрне ачтырырга йөрде, ләкин өметсез җаваплардан башка һичбер нәрсә алырга муафикъ булмадылар». Бубыйлар гаиләсе дә төрле якка сибелә Беренче булып, кызлар мәктәбе ябылганнан сон, 1912 елның көзендә Мөхлиса абыстай Троицкига китә, анда кызлар укытуны рәткә сала. Аннан сон 1913 елда гаиләсе белән Гобәйдулла Бубый Уфага китә. Шул ук елнын августында, олы кызы Галияне гимназиядә укырга Троицкида, апасы Мөхлиса абыстай карамагында калдырып, Габдулла Бубый, җәмәгате Хөснефатыима һәм кече кызы Ситдыйка белән, Голжага юл тота Шулай, алар тормышында 4 елга сузылган Голҗа чоры башлана. Бу 4 ел эчендә Бубыйлар үз максатларына ирешәләр: Голҗада да ир һәм кыз балалар мәктәпләре, мөгаллимәләр хәзерли торган дарелмөгаллимәт гөрләп эшли башлый, халыкка гыйлем һәм мәгариф тарату эше җәелә... Голҗада Г Бубый керткән тагын бер яңалыкка гына махсус тукталам: башлангыч мәктәптә малай һәм кызларны бергә укыта башлыйлар. Бу башлангычның әһәмиятен аңлату, минемчә, кирәкми. Иленнән, туганнарыннан аерылып яшәргә дучар ителгән Габдулла Бубый өчен бу дүрт ел чиксез озын, бик күнелсез еллар була. Ул туган якларын, мәдрәсәсен, туганнарын сагына, авылына кайтып мәдрәсәләрне яңадан торгызу өмете белән яши. Аның бу халәтен, уй-фикерләрен Голжадан язган хатлары ачык тасвирлый. Укучылар игътибарына Габдулла Бубыйның Голҗадан абыйсы Гобәйдуллага һәм 13 яшьлек кызы Галиягә язган хатларын тәкъдим итәбез Бу хатларның күчермәсен Г Бубый үзенең кулъязма җыентыгына керткән (җыентык Казан Дәүләт университетының китапханәсендә саклана.—А. М.). Аларның эчтәлеге укучыларда кызыксыну уятыр, дип ышанам. Минемчә, икенче хат аеруча игътибарга лаек: әтисенең кызын чиксез яратуы, аны ихтирам итүе, аның белән җитди сөйләшүеннән, хатның һәр сүзеннән күренеп тора. Әйтерсең, хат балага түгел, ә тиңдәшенә язылган... Хатларның күчермәсе теле һәм җөмлә төзелешләре сакланган хәлдә бирелә.
Габдулла Бубыйның абыйсы Гобәйдуллага 1914 ел азагында Голҗадан язган хаты Мөхтәрәм борадәрем әфәндем хәзрәтләре' Көннәр уза. Сәгатьләр берәм-берәм кичә. Кошлар һаман йөри, очыша Айлар йөз тула, йөз бетә Әмма минем кальбемнен хәсрәтләре, минем эчләремне, бавырларымны өзә-өзә тышка атылган ул ачы аһлар, бетмәм, дөньяның бер рәхимле сәгатенә туры килеп, кичәр, бетәр микән? Мин сине сагынам. Мин синен белән бәрабәр төрмәдә кичердекемез вә синең белән мине ниһаять сез бер дәрәҗәдә якынлаштырган егерме ике ай гомерне өзелә-өзелә сагынам Безне ихтиярсы&тап бергә жыйган, бәйләгән, безне алты йөз житмеш көн төнен-көнен бергә булдырган, вә шул аркада бергә хисабы юк киңәшләр вә күп планнар корырга форсат табылган ул сөйкемсез вакытлар, ихтимал, янадан кайтмастыр, мина кайтмас кебек тия Кайтмасын әйдә. Кирәк дәгсл Мин ул ямьсез вакытларның кайтуын эстәмәймен Ләкин синең белән бергә яткан ул вакытларны сагынам Бик зиядә сагынам. Ул таш капчыклар, ул күңелсез озын көннәр, ул ямьсез гавышлы зур тимер йозаклар, ул сөнгелс, мылтыклы ямьсез сакчы солдатлар мина бер дә кирәк дәгсл Йа Рабби, кайтмасын ул сөйкемсез караңгы көннәр Ләкин синең белән бик якынлашкан ул мәшьүм (шомлы) вакытларны, мәшьүм булса да, сагынам мин. бик зиядә сагынам мин ул вакытларны Хәтереңдәме’ Төрмәдән беренче дәфга (тапкыр) чыгуымыхта без икебез дә Бубыйның ул вәйран (җимерелгән) мәдрәсәләрен, хисапсыз юлым тырнаклары астында изелгән ул мөкаддәс биналарны нә кадәр күрәсеме з килмеш. аны күрергә атлыкмы in идек. Бардык. Капкасы йозакланмыш иде. койманың өстеннән кердек. Мәктәп ишекләре Йозаклы булганлыктан, эчкә керә алмадык, бакчага юнәлдек Сирин агачларының төбенә куелган эскәмиянең ике башына икебез барып утырдык Алдыбызда зур гупыл агачлары белән ихата кылынган зур бер мәйданда, шәкертләрнең жимнаегнка уйный горган кораллары күреп мәктә иде Сине белмәймен Әмма мин үзем, мәкъборәләр (каберлек) кебек бу ихата эчендә, озын бер исәпнең төбенә талмыш идем Бу мәдрәсәне бергә идарә кылган вакытларымыз, унбишләп мөгаллим бергә жыюларак, мәктәпләрне ислах вә алга җибәрү, вә шәкертләрне ничек укыту вә тәрбия итү хосусында кыйлган мөнакашә (бәхәс) вә мошаварөләремез (киңәш) һәммәсе фикеремнән, күңелемнән кичте Белмәймен. күпме, азмы вакыт уты Колагыма шәкертләрнең гөжләп тәнәфескә чыккан тавышлары ишетелде Гүя мин, сыйныфта дәрестән чыгып, мөгаллимнәр бүлмәсенә кермеш, шунда угырмыш идем Шул вакыгга мине бу талгынлыктан синен - Габдулла' Әйдә Болыт китә,—дигән калтыраган тавышың уятмыш иде. Син мина, мин сиңа карадым Минем тә күзләрем чыланмыш. синен дә күзләрен астыннан тамчы-тамчы яшьләрең агып чыкмыш иде. Җил улаЯ. Тузаннар уйнай. Сирин вә гупыл яфраклары берсенә-берсе бәрелә, шапырдан Мин үзем бәләкәй вакытымда үз кулым белән утырттыгым, кыйбла тарафындагы зур тирәкнең ботаклары бер бөгелә, бер тора Тәрәзә түбәсенә күгәрчен тотмага менгән пссәйнен койрыгы бер күтәрелә, бер төшә Мәдрәсә тирәсен әйләнеп чыккан судагы үрдәкләр бакылдай. казлар кагылдай. Әнә' Алар йөгерешә башладылар. Боз ява, боз! Без дә мәдрәсә кырына, күләгәгә йөгердек Шул арада син җирдән бер таш алдың да «Менә сиңа, залим, ерткыч»,—диеп, тәрәзә түбәсенә ыргыттың Таш вәйран мәдрәсәнең тәрәзәсендә тагы бер тишек ясап, эчкә очты, песәй күзләрен яшелле-зәңгәрле итеп, мәдрәсәнең түбәсенә качты Син ничек уйлайсың? Шул Бубый мәдрәсәләренең гөжләп горган иске вакытлары янадан безгә бервакыт кайтып күренер микән’ Кайтмастыр Мин ышанмаймын, кайтмастыр. Ләкин кем белә тагы'* Заман ла бик дәһшәт.тс. вә бер го көтелмәгән, зур инкыйлабларның булмассызлыгына кемнәрнең кәфнл (гарантия бирүче) булганы бар? Менә бөтендөнья сутышы кәмаль (тулы) куәт белән дәвам кыйлып ята. Ике йөз елдан, хәтта өч йөз илле елдан бирле бөтен галәме Исламның канын эчеп симергән, вә ниһаять безне лә—Бубый мәктәпләрен дә—өзеләчәк тырнаклары астында изгән-бетергән инсафсыз залимнәр өстенә Аллаһының утлы, каһәрле куәтләре агып килде. «... Вә ләү лә дәфгулләһи әннәсә бәгьдәһүм би бәгьдил-ләфәсәдәтил әрдү. » (•Бакара» сүрәсе. 257аятьтән —А. М.) дигән аяте кәримәнен мисдакынча (дәлил), каннары фәсәд белән маяланган фәсадчы (кан алучы) милләтләр һәрбер тарафта җиңелде... Мин уйлаймын: безем җиремезне фәсәд вә золым белән тутырган бу каһәрле кавемнең өстенә атылып яткан бу яшен кебек уклар, вә бу җәһәннәм кебек ашаучы утлар әллә безне бу сәфил (хур кеше) вә бәхетсез хәлемездән коткару өчен микән? Бик ихтимал бит. бу өмидсез вә рәхимсез куәтнен безнен әтрафымызны чолгап алган караңгы болытларны куу вә безнең өстемездә очышкан бәла камчыларын сындыру, бетерү өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан махсус, юри җибәрелүе.. Бу вәхши, канлы сугышлар соңында галәме Исламга бәрабәр сәгадәт капкасының ачылмассызлыгына кемнәрнең сүз куешканы бар? Бу күкрәгән туп тавышлары, бу яшеннән дәһшәтле әсәрле утлар безне фәлях (бәхет) вә нәҗатка (котылу) чакырган бер сәда дәгел микән? Кем белә? Бу күкрәгән куәтләрнең бәрелешүләре, безгә дәүләт вә сәгадәт ягъмурын яудырырга хәзерләнгән болытларның яшеннәре, сагыйкалары (яшен сугу) булмасын9 Мин сине бик зиядә сагынам Менә бу хатымны да мин сиңа тулып түгелгән күз яшьләрем эчендә язып ятамын. Бу хатым өстендә күренгән таплар шул минем тирән тәэсирәтемнән кайнап аккан хәсрәт бөртекләредер Үзем дә белмәймен, аптыраймын. нигә мин сине бу кадәр өзелә-өзелә сагынам микән? Ахрысы, картаям бугай. Ихтимал. Голҗаның бу кадәр ямьсезлеге. мондагы хәятнын мәдәниятган ерак, үлем кебек бер сөкунәт (тынлык, хәрәкәтсезлек) эчендә кичмәклеге дә миңа яман тәэсир кыла, мине сагындыра торгандыр. Мондагы хәят, хәят дәгел бу. кабер бу. үлем бу. Голҗаның әтрафында ап-ак карлар табәкасы (катлау) астында калган ул болытлардан биек таулар миңа кәфенгә уралган гуҗлар, гыйфритләр кебек күренә... Мин монда милләтемә кыйлып ятгыгым хезмәтләр ләззәте белән генә бераз үземне-үзем юатам Ләкин монда ул хезмәтләремә дә каршы торучылар юк дәгел, күп. Мәдрәсәләрне алга җибәрәбез диеп йөргән кешеләрнең минем ислах эшенә каршы килүләре, мөгаллимләргә махсус эшләргә катышулары мине ниһаятьсез дәрәҗәдә өзә, яндыра мине, көйдерә. Хәтта мин вакыт- вакыт бу мәктәпләрне бөтенләй ташлап чыгарга да җитешәм. Ләкин мине бу мәктәпләргә бик нык бәйләп торгыза шуларда укып яткан милләтем балалары. Мин аларнын истикъбалын (киләчәк) уйлаймын, кызганам, шуннан сон бөтен жәсарәтем (кыюлык) кырыла да китә, чыгып китәр хәлләрем югала. Белмәм, шулай да мин монда озак түзеп тора алырым микән? Хәзерендә минем сеңерләрем бик зәгыйфьләнгән, бик зиядә гасабилашып киткәнмен. Балалар укытып гомер уздырган һәрбер кешенен исәрләнүе билгеле бит. Хәзерендә мин дә шул бетәсе дәгел исәрләрнең берсе. Бер дә юкка ачуланам. Әллә нидәй хыялларга чумам. Бу сугышлар соңында Русиядә зур бер хөррият була калса,—мөгаен, булачак,—безгә укытырга, мәктәпләр ачарга ирекләр бирелсә,—әлбәттә, биреләчәк,—Бубый мәктәпләрен ачарга имкян табылса,—шөбһә юк. табылачак,—ул вакытта мин монда бер дә тормам, кайтырмын. Бубыйдагы ирләр мәктәбен дәгел. кызлар мәктәбен ачармын, шунда русчаны да мөкәммәл кертеп, кызларны һәм мөгаллимә, һәм учительница итеп чыгарырга ижтиһад кыйлырмын. Ул вакытта мелла абыстай да Троицкидан кайтыр. Син. мин—барыбыз, янадан бергә җыелып, яңадан хезмәт кыйлырбыз. ул вәйран мәктәпләрне янадан гөрләтербез. Мин менә шул исәптә Мин менә бу игълане хәреб (сугыш турында хәбәр итүче) тупларына хөррият бәйрәмнәренә сугылган барабаннар диеп караймын Күрәсен. алай булгач, безгә дә сәгадәт вә бәхтыярлык вакытлары, миңа да бу халкы юньсез, үзе ямьсез Голжадан аерылу сәгатьләре озак дәгел. бәлки бик якын бит Монда сезгә язарлык кызыклы. юньле хәбәрләр юк. Фәкать гарбтә очышкан очкыннарның әсәре монда да күренә: консулмын койрыгы бот арасында Банкынын кап-кара директоры белән кабакчы Чиков төн буенча, чәчләрен йолкый-йолкый елап үкереп чыгалар Карагруһларның борыннары хәзер Габделхәмиднен тәхеттән төшкән көнендәге борыны кебек асылынган Монда да хәзер кыш булып бара инде Голжанын әтрафын чолгап алган биек таулар ак кәфеннәр белән уратылды. Ул кар табәкалары акрын- акрын үсә, жәелә. ниһаять, озакламас, моңда. Голжага да килеп житә Затән монда көз галәмәтләре байтактан дәвам кыйлып ята Урамнарда йөрер хәл юк, тездән балчык. Бакчалардагы жәй көнендә яшел хәтфәләр кебек куе яфраклар белән уралган агачлар, инде хәзер хаста кешеләрнең йөхтәре кебек саргайдылар Алар көзге жилнен ачы. каты исүеннән берсе дә разый дәгел. һәммәсе сызгыра, зарлана, корып беткән куллары белән әллә кемнәрдән ярдәм эстәй, селкенә. Болыннарда да ямь бетте инде Икс ай мөкадләм жәннәтләр кебек күренгән жирләр инде хәзер бер ямьсез, эчпоштыргыч бер чатырманлыктан гыйбарәт булып калды Әтрафны тутырган аллы-гөлле чәчәкләр сулды Күңелләргә рәхәтлек вә хушлык бирә торган тәмле исләр инде күшән бетте Аларны иснәп вә аларга карап кәефләнеп, вә сайрау белән сызгыруларын арттыра торган сандугачлар әллә кая китте Фәкать каргаларның ара-тирә суыктан зарланган мәэюс тавышлары гына ишетелә Алар минем сенеремә тия, мине гасабилаштыра. мине өзәргә, мине жәфаларга гына ярай Әле монысы табигатьнсн генә ямьсезлеге Әгәр син монын өстенә Голжа белән халкынын үз ямьсезлеген дә кушсан, ул вакытта, йа Рабби, инде Голжадан ничек кенә качып котылырга9 Ләкин монда, кыш көне шул кадәр ямьсез вә күңелсез булса да. һаман да минем күңелемне юата торган нәрсәләр юк дәгел Белом, инде син сорарсың «Нәрсә ул9»—диеп Нәрсә ул? Мәгълүм Мәктәп Парталар арасыннан башларын гына күрсәтеп утырган балалар оясыннан башларын тыгып телгән карлыгач балаларына ошай Аларнын мөгаллимнәре тарафыннан бирелгән жимне. остазлары авызыннан чыккан тәмле сүзләрне, түземсезләнеп, көтеп торулары, берсеннән берсе көнләшеп, күңелләренә алырга тырышулары мина бик кызык күренә Мин шуның белән юанам, шатланам Ләкин мин сине һаман сагынам Бубыйнын ул дәһшәтле мәктәпләре. Иж кырындагы мисалы вә охашашы юк болын вә урманнар, һич бер дәкыйка минем күңелемнән чыгасы юк. Шулар белән бәрабәр, шуларнын жәүһәре буларак, син дә минем күңелдән чыгасын юк Картайдым, ахрысы, мин, исәрләндем Бер дә юкларны нсәпләймен дә. үземне үзем хафалаймын Хәсрлсгә булсын Хуш. исән бул Фидаи белән Зыяинын* минем өчен дә күзләреннән үп. Синен белән бергә кыйлган хезмәтләрне һәрвакыт сагынып вә истикьбальнын парлык вә мәсгуд көннәренә ышанып Габду.иа Бубыи Гайка Габдулла Бубынның кызы Галиягә 1915 елның 10 маенда Голҗадан Троицкига язган хаты Исәнме, сәвскле кызым Галиякәй! Ананларнын кизүенә менә иңче уналты көн дә тулып узды Озаешмассыз, сез кочаклашакочаклаша керешеп, күзләреңездән тәмле сәгадәт яшьләренезне агыза-агыза. сүләшерссз, сөвенсшерсез. Әмма мин' Мин бу көнгә кадәр фәкать синнән, бары сине күрүдән, вә сине кочаклый-кочаклый рәхәтләнеп сөүүдән генә мәхрүм идем Инде хәтерендә әтрафымда беренез дә юк Кая 'Фидаи, Зыян—Гобәйдулланың уллары Ситдиканын сина ошаган сәвемле йөзләре? Кая анын синеке кебек соры сөйкемле күзләреннән атылган тәмле карашлары? Кая аның: «Эткәй! Әткәй!»— диеп кычкырган, йөрәкләремдәге бар кайгы вә хәсрәтләрне куа торган татлы сәдалары! һич булмаса. Фаикъның елау, усаллану тавышы да юк. Ул да киселде... Хәят диген!.. Моны да хәят диген инде!.. Турысын әйткәндә, бу дөньяның кемләргә генә рәхәт вә сәгадәт күрсәткәне бар микән?.. Белмәм, бу ачы аерылышулар тагы нә вакытларга тикле сузылыр?.. Минем хәят йомгагым, әли әләбәд (мәңге), шушылай тәкәрләп, шушылай сүтелеп бармас бит'1 Бармас, мотлакан бармас! Бармас бит. сәвекле Талиякәем?.. Әтрафны бу үлем тынычлыгы белән каплаган бу кабер караңгылыгында бер үзем, бер ялгызым кайчанга тикле жәзаланырга мәжбүр булырмын микән’.. Кем белә, бәлки безнен дә һәрбер төрле зур имтиязлар вә сәгадәтләр эчендә күрешер вакытыбыз бик тиздер, ихтимал, исәпләгәнемездән дә артык якынрактыр... Бу көннәрдә мине рус мәэмүрләре Пржевальски белән Яркәндтә дәхи сораштырганнар. Ихтимал, мине, кайтачак диеп, берәр хәбәр баргандыр. Залим шималь карчыгаларының рәхимсез ерткыч тырнаклары кемнәрне каптырмай да кемнәрне, өзгәләп. харап итмәй!.. Ямьсез жәһәннәм жайирлары (җәберләүче)'. Озакламас, ул агулы тешләренез суырылыр, ул яман тырнакларыныз куптарылыр, шайтан суыннан яратылган ул хәбис таннәренез аякларның асларында тапталаныр, бу күңелсез кара көннәр кичәр, бу сөйкемсез золым сәгатьләре узар, дөньяда хаклык вә гадәләт мәйдан сөрер, тугрылык вә хөррият хамиларынын (яклаучы) мөсавәтбтигезлек) камчылары сезне жәзалар, тәэдип (әдәп кылу) кыйлар... Ух, йа Рабби! Бу шатлыклы минутлар кайчан гына килеп житәр микән? Кем белә, ихтимал, бу вакытлар бик якындыр. Ихтимал, гарепта туралган бу кадәр адәм итләре бу золым вә истибдадларнын (золым) бетү шатлыгын истикъбаль өчен суелган корбанлардыр... Гареп тарафыннан агып килгән бу кара болытлардан нәләргө генә истидлял (нәтиҗә чыгару) кыйлырга мөмкин түгел!.. Бу атылган дәһшәтле туплар, бу руслар хиссасына (өлеш) куркыныч сагыйкалар (үлем газабы), бу куәтле ягъмурдан куәтле сибелгән ук вә пулялар, беләсеңме, Талиякәем, болар нәләрне. нәләрне генә анлатмайлар!.. Беләм, син вокзалда әбкәң белән әнкәң, вә Ситдыйка белән Фаикъ янында мине күрмәгәчтен, күз алларың караңгыланыр, сөйкемле яңакларын мәгъсүм яшьләрен белән чыланыр, кальбендә кайнаган сагыну утлары иреннәреңне яндырыр, уһлап хареҗгә (тышка) атылыр, ләкин нә эшләмәк кирәк? Мин дә сине сагынам. Мин дә сине күрәсе килү уты белән янам, кавырылам Ләкин нә эшләмәк кирәк? Залим карчыгаларның тырнаклары аегына төшүдән монда, кыен булса да, хөррияттә яшәү артыграк бит. Вакыйгалар күрсәтә, калебем шаһидәт бирә, озакламас, бик тиз бер вакытның эчендә бик зур хөрриятләр булачак, гомум дөнья мөселманнарына, шулар арасында безгә—шималь төрекләренә дә бик зур сәгадәт вә шатлык көннәре туачак, бер дә исемезгә дә килмәгән дәүләт вә имтиязлар (хокук тарафыннан) безне чолгап алачак... Бу минутлар озак түгел инде, килеп житге. Мин әнә шул вакытта кайтырмын, сәвекле Талиякәй. Бубый кызлар мәктәбен ачармын Бар куәтем белән тырышып, аны дарелмөгаллимат итәрмен Русча лисанны мөкәммәл укыттырырмын. Аннан чыккан, шаһадәтнамә алган кызларның һәм мөгаллимә, һәм учительница булырларына хөкүмәттән имтияз алырмын Син, гимназияне тәмам кылып, соңра тәрбия вә тәгьлим курсын бетергәннән сон. әнә шул әзер мәктәпне кулына алып, идарә кылырсың. Ух. йа Рабби! Мин әнә шул вакытта, бергә-бергә милләтемезгә хезмәт кыйларак. бик татлы вә бик сәвемле бер хәят кичерергә муафыйк булачагымызны уйласам, бар хәсрәтләремне уйласам, бар күргән вә күреп яткан авырлыкларымны онытам, кальбем шатлыклар белән тибә, күнелем тула, сизмәй дә калам, битләрем җылы яшьләр белән чыланган була. Ләкин монысы хәсрәт яше түгел, бәлки шатлык вә сөенеч яше Менә мин сине нидәен зур вә мөкатдәс максат өчен укытам, сөекле ике күзем Галиякәй!.. Шунар күрә син һәр кемдән артык тырыш, һәр кемдән артык ижтиһад ит Мин һәм бөтен милләт синнән шуны көтәбез Истикъбальда кыйлачак бик зур хезмәтләрен голүм вә мәгариф белән зиннәтләнүенне. бик тәрбияле бер кыз булып житешүенне лязим вә фарыз кыйладыр. Ихтимал, бу гыйлем-мәгърифәтләр синен үзенә бер тиен файда китермәсләр, ихтимал, син шул белүен, аңлавын сәбәпле күп җәфалар вә бик күп кайгы вә хәсрәтләр күрерссн Ләкин мадам ки (әгәр шулай икон) милләт синнән үз башына килгән бәла вә казаларны аңлавыңны эстәй. сине шунын өчен жәфаланырга вә һәр төрле хәсрәт вә балаларны юкларга куша Вә мадам ки милләтнең чирен белү вә аны тиешлесеңчә дарулау әсаслы голүм вә мәгарифтән башка мөмкин түгел, алай булгач, сина үз файданны түгел, бәлки милләт файдасын карап, шуның өчен тырышырга, вә шунын өчен үзеңне-үэен голум вә мәгариф белән зиннәтләргә, вә бөтен нбнаи милләтебез (милләт балалары) арасында ин тәрбияле вә ин вөҗданлы бер кыз булып житешергә ижтиһад итемле син. сәвекле ике күзем Галиякәи' Курыкма, безнен кабыргаларымызны кимереп яткан бу явыз хәшәрәтләр синен алай камчыларын белән сыпырылыр; безне урап алган бу кара жыланнар безнен башымызлан күтәрелмәгән бу золым таяклары синен ләтыйф (йомшак гүзәл) вә ләкин куәтле кулларын белән куылыр, җибәрелер Хуш. исән бул. сәвекле Талиякәй' Минем өчен кайгырма Сәламәтлегем бик җирендә булмаса да. ул кадәр зарарлы да түгел Әзерендә кымыз эчәргә башладым. Куәтем арткан төсле тия Озакламаенча далага чыгарга торам Син лә кымыз эч. Саф һавада күбрәк йөрергә ижтиһад ит Фәкать ирләргә катышма. Әгәр син мин белгәннәрне белсәң иде. әгәр син аларнын исәпләрендә береккән тәмсез фикерләрне уйласаң иде. әгәр син аларнын кальб сәхифәләрен ачып караячак, шунда язылган әдәпсез, намуссыз җөмләләрне укысаң иде. ул вакытта син аларнын йөзләренә лач итеп төкерер, аларнын кырына да бармас, янларына да килмәс, мотлакан, качар илен Сина һәр вакыт хәерхаһ. сина һәрбер изгелекне эстәүче вә синен дәүләт вә сәгадәтен өчен һәрбер нәрсәсен фида кыйлырга хәзер сәвекле вә шәфкатьле атакаен Габду.иа 2002 елмын беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу ләвам итә Киләсе елда ла журнал укучыларыбыз сурәтләнгән вакыйгалары һәм язылышы белен гажәеп кызыклы әсәрләр укый алачаклар Суфиян Поварнсовнын Оҗмахка бер адым' Факмл Сафиннын Саташып аткан таң" (романның икенче китабы). Фоат Садриевнын «Бәхетсезләр бәхете» (романның икенче китабы), Камил Кәримовнын Сакау күке". Марат <)мирхлновиын "Тояк эзе" романнары. Зәки Зәйнухтиннын "Гарасатлы юллар' повесте. Айдар Хәлимнен "Бөркетле баганалар". Нурулла Гарифның Байлар ничек яши" хикәяләре журнал битләрендә дөнья күрәчәк Шигырь сөючеләр исә шагыйрьләр Гамил .Афзал. Илдар Юзеев. Шәүкәт Галиев. Равил Фәйзухтин. Әхсән Баян. Ренат Харис. Рәдиф Гаташ. Зөлфәт. Мөдәррис Әгъләм. Лева Шагыйрьжлн. Роберт Әхмәтҗан. Роберт Микнухтии. Зиннур Мансуров, 1азииур Морат. Рифә Рахманнын яна шигъри әсәрләрен укып куаначаклар