Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

21 февраль (пәнҗешәмбе)—Гарәфә көне. Хаж кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне. 22 февраль(җомга)—Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Ин зур мөселман бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән сон башлана торган Корбан чалу бәйрәме һәм ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән. 23-25 февраль (шимбә, якшәмбе, дүшәмбе). Тәшрнкъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар фарыз намазларын укыганнан сон. Аллаһ Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр. 15 март (жомга)—Мөхәррәм ае башланган көн. 1423 ел, яна мөселман елы башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына. 21 март (пәнҗешәмбе)—Нәүрүз, ягъни яз бәйрәме. 24 март (якшәмбе)—Гашура көне. Сөнниләр тарафыннан Аллаһ Тәгалә үзенен ун пәйгамбәренә күндергән изгелекләре хөрмәтенә, ә шиитлар тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы имам Хөсәенне (626- 680) жәзалап үтерү көне истәлегенә билгеләп үтелә. 30 март (шимбә)—Идел Болгарста- нында Ислам динен рәсми рәвепггә кабул иткән көн. 14 апрель (якшәмбе)—Сәфәр ае башланган көн. 10 май (жомга)—Һиҗрәт кичәсе көне. Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм анын сәхабәләренен туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәжбүри күчеп киткән, һижрәт иткән көн Шушы көннән, ягъни 622 елнын 16 июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе, ягъни һижри ел исәбе башлана. 25 май (шимбә)—Мәүлид бәйрәме. Ин зур бәйрәмнәрнең берсе—Мөхәм мәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла.хәер сәдака (зәкят) өләшенә Күп кенә мөселман илләреңдә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла. 8 сентябрь (якшәмбе)—мөселман календареңда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайса пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаж. гомрә хажы кылына. 12 сентябрь (пәнҗешәмбе)—Рәганб кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти- әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе. 4 октябрь (җомга) —Мигъраж бәйрәме. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә-Аллаһ Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте. Мигъраж уразасы 60 ай яки 100 төн ураза тотуга тиңләнә. 7 октябрь (дүшәмбе)—Дүрт изге айның берсе, мөселман ай календаре буенча, сигезенче айШәгьбан ае башлану көне. 15 октябрь (сишәмбе)—Хәтер көне. Казанны саклап каһарманнарча һәлак булган бабаларыбызны искә алу көне. 21 октябрь (дүшәмбе)—Бәраәт кичәсе, ягъни “ләйләтул-Бәраәт”. Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр инә торган изге көн Нәкъ шушы төнне Аллаһ Тәгалә, һәркемнен изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә 6 ноябрь (чәршәмбе)—чират изге Рамазан ае һәм ураза башланган көн. Рамазан аенда иң кадерле кичә-Кадер кичәсе 5 декабрь (пәнҗешәмбе)—Гайдел- фитыр. Ураза бәйрәме тәмамлангач, авыз ачу бәйрәме башлана Ictimafii-msdoni Htoraneibizdan җгимагый-мәдәни тормышыбыздан ЗАКОН ГАМӘЛДӘ БУЛСЫН 27 сентябрьдә Г Тукай музеенда •Татарстан телләре турындагы» законны тормышка ашыруга нәрсә комачаулый?» дигән шигарь астында татар зыялыларынын җыелышы булып үгге Анда кабул ителгән резолюциядә: «2002-2003 яна уку елында республиканың барлык татар мәктәпләрендә татар телен латин графикасы нигезендә укытуга күчәргә» диелгән Җыелыипа Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма Комитеты. Татар иҗтимагый үзәге. «Мәгариф» Ассоциациясе. Татарстан Язучылар берлеге һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты Чыгыш ясаучылар Татарстан хакимияте органнары һәм Республика Президентының «2001 елның 1 сентябреннән латин графикасы нигезендә татар алфавитын яңадан торгызу гурында»гы законны гамәлгә кертүне күздә тоткан документларның үтәлүенә контрольлек итмәүләрен билгеләп үттеләр Җыелышта Татарстан Дәүләт Советына законный һичшиксез үтәлергә тиешлеге турында мөрәҗәгать кабул ителде УРТАК РУХ БӘЙРӘМЕ Сентябрь ахырында Казанда һәм Татарсганнын Әгерҗе. Буа районнарында татар, мари, чуаш әдәбияты һәм сәнгать көннәре булып узды Тугандаш республи калар халыклары тарихына, сәнгатенә, һөнәренә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган -Без һәм безнен Ватаныбыз» исемле Идел буе республикаларынын китап бәйрәмен Татарстан яшүсмерләр китапханәсе оештырды Бәйрәмне тантаналы рәвештә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан. Чуашстан һәм Мари Иле сәнгать эшлек леләрс. язучылар, китапханәчеләр ачып җибәрде Алар Казан тамашачыларын зур концерт белән куандырдылар Ә килгән кунаклар игътибарына Идел буе республи касы халыклары тарихына багышланган бай эчтәлекле китап күргәзмәсе текмим ителде Шулай ук. Казанный «Дуслык йорты»нда «Мәдәни әнгәмә» исемле «түгәрәк өстәл» оештырылды Ул милли мәдәният тәрнең үзара бәйләнеше, аларнын алга таба үсеше һәм яшьләрдә торте милләт халыкларына хөрмәт тәрбияләү проблема ларына багышланды УРТА ДИҢГЕЗ ЯКЛАРЫНДА Октябрь башында Татарстанның халык шагыйре Равил Файзуллин Төркиялә Һәм Кипрда булып кайтты ТЮРКСОЙ (төрки илләрнең уртак мәдәни оешмасы) чакыруы буенча, төрки телдә сөйләшүче илләрдән килгән шагыйрьләр белән бергә, ул Истан булда һәм Кыбрызнын (Кипр) Лефкоша (Никосия). Гирнә (Кирения). Газимагуса (Фамагуста). Гүзалйорт (Оморфо) шәһәрләрендә булды, рәсми очрашуларда катнашты. югары уку йортларыңда. мәлэният үзәкләрендә узган кичәләрдә чыгышлар ясады. УКРАИНАДА БОЛГАР ҖЫЕНЫ Украинанын Полтава өлкәсе Переше пино авылы янында (биредә борынгы Болгар хакиме Кубрат хан кабере саклана) Болгар җыены узды Аны Дунай Бат rap станы һәм үзләрен Кубрат хан вакыт ларыннан калган болгар токымы дип санаган вәкилләр оештырды Бу җыенда Казаннан Болгар милли конгресс вәкилләре дә катнашты Госман Халилов сүзләренә караганда, төрле темаларга багышланган •түгәрәк өстал»ләрдән тыш. җыенда мәдәни чаралар да узган, болгар фильмнары фестивале үткәрелгән Җыелышта катнашучылар киләчәктә һәйкәл куяр өчен Кубрат чан каберенә истәлекле билге урнаштырды Бирелә Гомумболгар мәдәни үзәген лә төзергә уйлыйлар ШАГЫЙРЬ ЮБИЛЕЕ 4 октябрьдә М Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Ренат Хариснын 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә булып узды Шагыйрьне Татарстан җитәкчелеге исеменнән Премьер министр Р Миннеханов котлады Шагыйрь бәйрәменә Мәскәүдән һәм тугандаш республи катардан атаклы шагыйрьләр килгән иде Мостай Кәрим. Равил Бикбаев. Вадим Кузнецов. Юрий Семендер Шагыйрьне котлап Татарстан язучылары исеменнән Идарә рәисе Фоат Галимуллин чыгыш ясады Кичәдә танылган сәнгать осталары тарафыннан шагыйрьнең әсәрләре башкарылды Тышлыктагы сурәтләр------------------------------------------------ Тышлыкнын беренче битендә: Кышкы пейзаж—фотоэтюд. Тышлыкнын дүртенче битендә: шагыйрә Флера Гыйззәтуллина. ЯЗУЧЫНЫ ОЛЫЛАУ Әлмәтнен «Нефтьче» мәдәният сараенда фронтовик язучы Әдип Маликовна 80 яшь тулуга багышланган юбилей тантанасы үткәрелде Юбилярны хөкүмәт исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шагыйрь Роберт Миннуллин тәбрикләде Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин, Әлмәт шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Ришат Әбүбәкеров язучыга тәбриккотлауларын җиткерделәр. Юбилей көннәрендә «Рухият» нәшрияты Әдип Маликовнын Сажидә Сөләйманова истәлегенә багышланган «Гомер мизгелләре» дигән китабын бастырып чыгарды Кичәдә нәшриятның башкарма директоры Илсөяр Хәйруллина авторга әлеге китапны бүләк итте Кичә Әлмәт артистлары әзерләгән театрал ьләштерелгән әдәби-музыкаль композиция белән тәмамланды ӘДИП ИСЕМЕН МӘҢГЕЛӘШТЕРЕП Башкортстаннын Тәтешле районында халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемен мәңгеләштерү йөзеннән, туган авылы Күрдемдә анын музее ачылды Әлеге тантанада шагыйрьнең дуслары, язучылар, туганнары, балалары катнашты Тәтешледә бер урамга аның исеме бирелде. Киләчәктә ул укыган мәктәп тә шагыйрь исемен йөртәчәк. ЭРОТНЫҢ ЯҢА КҮРГӘЗМӘСЕ Г Тукай музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам-график Эрот Зариповнын «Татар зыялылары» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул—татар халкының күренекле шәхесләре портретларын ясаучы рәссам. Анын бу картиналары • Багышлау» сериясен тәшкил итә. Сонгы елларда анын бу сериясендә халык шагыйрьләре һәм язучылары Илдар Юзеев. Шәүкәт Галиев. Равил Фәйзуллин. Гариф Ахуновларга багышланган күргәзмәләре булып узган иде инде. Җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарылган бу күргәзмәдә үткән гасырларда татар халкы мәдәнияте һәм әдәбияты тарихында зур эз калдырган мәшһүр шәхесләр— Габдулла Тукай. Заһир Бигиев, Каюм Насыйри, Шакир Мөхәм- мәдев. Галимхан Баруди. Гали Рәхимнәрнең портретлары урын алган. 2002 ЕЛ КАЛЕНДАРЕ Татарстан китап нәшрияты 2002 ел өчен дивар календаре бастырып чыгарды Ул үткән еллардагыдан үзенең тарихи, әдәби, сәнгати һәм сәяси мәгълүматларга бай булуы, әдәп һәм әхлак темаларының киң яктыртылуы белән аерылып тора. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәргә әзерлек уңаеннан аның битләрендә «Чал Казан» дигән рубрика дәвам итә Календарьда ислам дине бәйрәмнәре, мөселманча календарь тәртибе күрсәтелгән. «Җирле сөйләшүләребез», «Гореф-гадәтләребез», «Ерактагы якын кардәшләр». «Ни өчен болай әйтелә?». «Татарстанның тереклек дөньясы». «Яшь талантлар», «Җыр—йөрәккә ял» һәм башка рубрикалардагы язмалар белән танышырга мөмкин. КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәр ел саен балалар әдәбияты өлкәсендә нәтиҗәле иҗат итүче язучылардан берәрсен Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты дип игълан итә. Быел бу мактаулы бүләккә шагыйрь, прозаик, Татарстан радиосының баш мөхәррире Җәүдәт Дәрзаман лаек булды. Дәүләт идарәсе органнарында озак еллар нәтиҗәле эшләгәне һәм татар әдәбияты өлкәсендәге зур казанышлары өчен Балтач район хакимияте башлыгы урынбасары, шагыйрь Мөхәммәтшин Гарифҗан Садыйк улы Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы белән