Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРГӘЛЕК БӘХЕТЕ

БЕРГӘЛЕК БӘХЕТЕ ДРАМАТУРГ ЮНЫС ӘМИНОВНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН вылда үткән безнең гүзәл балачакның җәйге җылы кичләреннән берсе иде. Без— өч-дүрт малай— Урта урам белән Иш буе урамын тоташтыручы ямь-яшсл чирәмле киң генә тыкрыкта уйнап йөрибез. Инде көтүләр дә кайткан, анда-санда адашып калган мал-туар да эзләп табылган, абзарга алып кайтып ябылган Шәһәрләрдән бик тә ерактагы авылга ипләп кенә илаһи бер кичке тынлык, моңсулык иңеп килә Менә шундый кабатланмас татлы тойгылар уята торган минутларның берсендә безнең колакка акрын гына агылучы моңлы җыр авазы ишетелеп китте. Әйе, әйе, ялгышмадык кебек—ул жыру авазы укытучыбыз Юныс абый ихатасыннан ишетелә иде. Бала-чага кызыксынуы, бала-чага түземсезлеге безне шунда ук аларның өр-яңа тәбәнәк рәшәткәсе янына китереп бастырды һәм шундый күренешкә тап булдык. Юныс абый үз өйләренең бакча як тәрәзәсен киерептереп ачып куйган да. җайлап кына тәрәзә төбенә менеп утырган һәм... тыенкы гына, урамга ишетелер-ишетелмәслек итеп кенә җыру суза. Ялгызы гына моңланып утыра. Юк, балачак хәтеренә бик озакка сеңгән бу кичне Юныс абый җырлаган җырның сүзләре дә истә калмаган, аның нинди көй сузганын да белмим. Ул чагында без, бала- чаганы. иң гаҗәпләндергәне: өйрәтеп, белем һәм тәрбия биреп, авылда зур абруйга ия булып яшәгән укытучыбызның үзенең әнә шулай ихлас хискә чумып, тирән кичерешләр кочагында онытылуы иде Авылның ул чагындагы гадирәк, кырысрак тормышын гына белеп үскән бала-чага өчен бу яңа да, сәер дә һәм серле дә күренеш иде. Әйе, без инде моңа кадәр дә Юныс абыйның язучы икәнен белә идек, аның төннәрен мунчада ялгызы утырып пьесалар язуы турында да өлкәннәр авызыннан ишеткәнебез бар иде һәм моңа бик сәерсенә дә идек «Шунда үзе язганнарны үзе артист булып уйнап та карый икән» дигән сүзләр инде безнең колакларны бигрәк тә торгыза, бигрәк тә хәтергә сеңеп кала иде Аннары Юныс абый турында: «анын язган пьесаларын куярга куркалар икән, син нимес әсирлегендә булган кеше бит, дип әйтәләр икән!»—кебек сүзләр дә йөреп алды... Шуннан соң тагын бераздан авылда: «Юныс абый Мәскәүнсң үзенә барган икән, бер бик зур кеше янына кергән дә ул аның пьесаларын куярга, ниһаять, рөхсәт биргән икән»,—дигән хәбәр дә таралды. Юныс абыйның Минзәлә театры белән иҗади дуслыгы илленче елларда башланды бугай Безнең Барҗы авылына ул театрның атаклы режиссеры Сабир ага Өмстбаев еш кына килеп йөрде— алар, ике иҗатчы, сәхнә әсәрен бергәләп тагын да камилләштерә, шомарта, яхшырта иделәр, ахрысы.. . Авыл китапханәсеннән мин алып укыган пьеса китаплары эченнән кайчагында Сабир Өметбаевның Юныс абыйга җибәргән телеграммалары да килеп чыга иде әле—күрәсең аларны Юныс абый китап эчендә онытып калдыр! дн булгандыр инде Ә инде авылга театр килеп, аның Юныс абый иҗат иткән «Язылмаган законнар» спектаклен куюы— бусы безнең Барҗы авылы тарихында иң зур вакыйга булгандыр, мөгаен. Халык инде зур клубка шыгрым тулган, башланырга әле байтак кына вакыт калса да анда шундый гадәти булмаган тынлык—гүяки бөтен кеше менә-менә башланачак чын могҗизаны көтә. Үзебезнең авыл кешесе тудырган, ул китереп чыгарган могҗизаны. Шулай шул Юныс абый Әминов язган драмалар һәм комедияләр алар, чыннан да, онытылмаслык тин әсәрләр. Менә хәзер инде алар иҗат ителгәнгә дә илле еллап вакыт узды, ләкин шуңа да карамастан ул пьесаларга салынган тормыш көче һаман да тылсымлы бер чишмә сыман бәреп тора. Аның әсәрләре укыла да, карала да! Юныс Әминовка зур дан китергән һәм 1957 елда Мәскәүдә уздырылган Татарстан әдәбияты-сәнгате декадасы вакытында гаять күтәренкелек белән күрсәтелгән «Язылмаган законнар»ны гына алыйк. Биредә бит авылның уңган егете Шәйхенур белән шулай ук чибәр, булган кыз Фәридәнең мәхәббәтләре һәм алар гаиләсенең язмышы гына түгел Гәрчә, ныклап торып уйлаганда, 1948 елда языла башлап 1954 елда тәмамланган пьеса өчен менә шушы да зур казаныш түгелме соң әле?! Чөнки ул елларның югарыдан төшерелгән боерык-карарлары кешедән бары тик колларча хезмәт итүне генә көтә иде бит' Кешенең эш машинасы булуын, көн-төн эшли торган әнә шул машинада бер тыңлаучан шөрепкә әверелүен! Ә биредә, бу әсәрдә, үзәккә —гаилә, мәхәббәт мәсьәләсе куелган. Әлбәттә, эш А кешеләренең мәхәббәте, аларнын гаиләсе Ләкин, икенче яктан алып карасак, эшләми торган кеше, зур шәхес, гомумән, була аламы сон?! Барыбыз да эшлибез, хезмәт итәбез ләбаса игенче дә, эшче дә, журналист та, төн белән көнне альшпыра-алыштыра иҗат итүче әдәбият- сәнгать әһелләре дә Бу пьесада механизатор Шәйхенурның—инде өйләнгән Шәйхенурның—авылга яңа килгән фельдшер кыз Назлыбикәгә күзе төшә. Әсәрдә бу эш биктә мотивлаштырып бирелә яңа фельдшерны болар үзләренә фатирга да керткәннәр—димәк, ул Шәйхенурның күз алдында йөри дигән сүз, икенчедән Фәридә көндезләрен генә түгел, ә кичләрен дә эш диеп өйдән югала—йә идарә утырышына, йә җыелышка китә, йә бүтән бер мәшәкате чыгып тора анын... Шулай итеп, драматург тамашачыны да, укучыны да тормышның реаль вакыйгалары, персонажларның конкрет алымнары аша уйландыра Әнә шул уйлар алга таба куерачак вакыйгаларның оеткысы булып тора. Алдынгы да. чибәр дә Фәридә шул рәвешле ялгызы кала Әсәрдә анын хисләре, психологиясе гаять тирәннән ачыла «Мин гарьләнүдән ут кебек кызышкан йөземне бәхстсезлектән калтыранган кулларым белән каплап, тын, караңгы урамнар буенча ялгызым киттем. Әткәйнең таныш капкасын ачып кердем. Баскычка мендем, ләкин ишек шакырга көчем җитмәде. Кире төштем. Шул вакыт кинәт күз алдыма кара дулкыннарын ярга бәреп аккан Иш елгасы килде. Анын төпсез упкыннары миңа яшьтән таныш бит. Капка тавышына гаҗәпләнгән әткәй үзе килеп чыкмаса, белмим .» Тамашачы белән укучы менә шулай алдынгы һәм чибәр Фәридәне генә кызганып, аны гына яклап утырганда яшен кебек ялтырап Фәридәнең әтисе Фазыл сүзләре балкып китә «—Гаепнең Шәйхенурда гына булуы мөмкин түгел. Фәридәнең үзендә дә. бездә дә гаеп юкмы икән ' Кызыбызны җиленә дә. давылына да сыгылмаслык нык итеп үстерә алмадыкмы әллә? Габдри кызы Сараны ал. юлдан язган адәм актыг ын да кеше итте бит. Ә безнең кызыбыз авылның мактаулы егетен дә кулында тота алмады» Күрәсезме, алдынгы колхозчы, идарә әгъзасы булган Фәридә турында аның әтисе нинди зур житешсезлегсн әйтә. Аның кеше, шәхес буларак йомшак ягын ачып сала. Фазыл абзыйның мондый акыллы сүзләре гүяки бер Фәридәгә генә түгел, ә бөтен бер жэмзыятькэ һәм аерым кешеләргә сизелерлек тәэсир итүче әдәбият-сәнгать әсәрләренә дә карый иде Аңлыйсыз булыр, сугыштан соңгы еллар идеологиясе өчен бу яңа омтылыш. Әйе, әсәр ахырында без Шәйхенур белән Фәридәнен яңадан кушылачагына ышаиабы з. Ләкин бусы да пьесада бик нечкә алым белән күрсәтелә Персонажларның икесе дә балаза таба ымсына, шуна якыная Димәк, зур сынау үткән яшьләр инде киләчәктә бәхетнең, бергәлекнең кадерен белерләр, дип уйлый күнел Шулай, Юныс Әминов пьесаларының персонажлары—гади авыл кешеләре Ләкин аларның тормышы кызыклы, мәгънәле Драматургның жанр ягыннан «комедия» диеп куелган әсәрләрендә дә без сугыштан соңгы авылнын йөзен, аның кешеләрен күрәбез «Өти балак» комедиясенең вакыйгалары колхоз фермасында бара, ләкин шулай булса, монда эш күренешләре түгел, ә кешеләрнең холык-фигыльләре. аларнын үзара мөнәсәбәтләре, кызыклы сөйләшүләре хәтердә кала. Комедиянең төп героинясы Гөлүзә бапгта үзен-үзе до карамый торган. шапшаграк һәм пырдымсызрак кыз итеп бирелә Эшендә дә эленкесалынкы гына йөри ул, башкаларның алда баруына да исе китми аның. Әмма. Әмма— көннәрнең берендә фермага яңа зоотехник, яшь чибәр егет килә. Менә шунда инде безнең «өти балак»ның бөтен холык-фиг ыле үзгәрә: аның йөрәгенә мәхәббәт иңә Игътибар итегеэ—бу әсәрдә кешене югарыдан төшкән ниндидер үтә җитди карарлар, боерыклар түгел ә аның үз йөрәгеңдә шытып чыккан мәхәббәт үзгәртә Билгеле, бу комедиядә сыер савучыларның җәйләүдәге тормышы байтак күрсәтелә, социалистик ярыш баруы да үзәктә тора Ләкин эш кешеләрен күрсәтүне, аларнын үзара ярышып хезмәт итүен тасвирлауны кем начар дип әйтә соң әле Эш зшләмәгән кеше бик сирәк ич инде ул Ә инде эшләгәндә ярыш килеп чыгу бусы да бик табигый нәрсә Димәк, бүгенге кон өчен дә биредә барысы да дөрес һәм табигый дигән сүз. «Тамырлар» комедиясе исә бераз башкачарак Анда кешеләрдәге «минеке» дигән тойгы белән «безнеке» дигән хис каршы куела Белүебезчә, хәзер бездә бу мәсьәләгә караш ияр бик үзгәрде. Ләкин Ләкин, әйдәгез әле, әлеге проблеманын үзәгенәрәк төшеп карыйк «Минске» дигән хис нәрсә ул? «Безнеке» дигән тойгы ни ул? Юныс Әминов комедиясендә яшьләр авылның горурлыгы булырдай алма бакчасы утырту нияте белән янын-көеп йөриләр, ө I апсаггар абзый белән аның карчыгы исә үзләренә мунча салу уе белән җенләнгән. Комедиянең асылын менә шушы каршылык тәшкил ите. Бик тә озын гомерле, хәтта безнең көннәргә үк килеп ялганган проблема бу Бөтен ил. дәүләт байлыгын үзләштереп бетерергә теләүче бүгенге гүрәләр дә бик әйбәт гәүдәләнә ич монда! Алар да бит үз ояларына ташу, үз-үзләрен генә кайгырту дигәндә бөтен оятларын, чик-чаманы оныталар Барча халык, бөтен җәмгыять тик алар өчен генә эшләргә тиеш дип уйлыйлар алар. Тәмам комсызланып бетәләр—ил, халык алдында көлкегә калуларын да уйлый алмас хәлгә төшәләр Әсәрдәге мүк җыям дия-дия сазга баткан Хәерниса—әнә шундый мескен адәмнәрнен -җыелма тибы булып гәүдәләнә. Ул көлке тип булса да бик масштаблы образ булып чыккан. Әлеге идея драматургның «Умырзая чәчәкләре» дигән эпик драмасында тагын да калкурак күтәрелә. Билгеле, авторның бу әсәргә булган кереш сүзендә драманы Совет хакимиятен урнаштыру өчен көрәшүче каһарманнарга багышлавын белдерүе әсәрне бераз берьяклырак аңлауга да урын калдыра. Драма урыны-урыны белән ул чорның кайсыбер әсәрләре шикелле артык «кызылланып» та куя кебек. Ләкин ул әсәрләргә мөнәсәбәттә объективлыктан читләшмәскәрәк тырышсак иде. Ачыграк әйтсәк: егерменче гасыр башында илне һәм халыкны изә-изә, талый-талый шушы фаҗигале хәлләр килеп чыгуга сәбәпче булганнар икән—димәк Рәсәй патшасы һәм , гомумән, байлар, хакимнәр катламы фәрештә кебек изге булмаган инде алар! Әнә ич. бүгенгеләр дә халыкны, илне талауда, ерткычлыкта чик-чаманы искә алмыйча, вакыйгалар агышын шул якка таба борып җибәрергә маташа. Аз гына алгарак карый алмыйча' Үз янәшәсендәге адәмнәрнең ничек авырдан яшәүләрен аңлый алмаганга күрә—әхлакый һәм сәяси яктан «күрә карау» булганга күрә! Менә драматургның тагын бер әсәре—алтмышынчы еллар ахырында язылган «Гөлҗәннәтнең җәннәте». Автор аның жанрын психологик драма дип билгеләгән. Ә нинди драма турында сүз бара соң? Колхоз рәисе Лотфулла үзеннән күпкә яшь булган кызга өйләнә. Үзе чынлап та яраткач, яшь хатынны бүләкләр белән сөендереп торгач, бәхетле булырбыз дип уйлый, шуңа өметләнә Баштарак кыз үзе дә моңа ышана, өйләренә зур бәхетнең килүен көтә. Әмма бу тормыштагы кайбер нәрсәләргә тырышлык һәм көч кую белән генә, зур акча белән генә ирешеп булмый бугай шул... Психологик драма бездә әнә шундый характердагы тирән уйлар уйлата, җитди фикерләргә алып кереп китә. Ул елларда хезмәт темасына язылган бик күп әсәрләрдән аермалы буларак биредә Юныс Әминов бүген дә актуаль яңгъгрый торган социаль-әхлакый проблеманы иң үзәккә китереп куя. Ягъни ир белән хатынның гаилә бәхете нәрсәдән гыйбарәт? Гаиләдә бәхетле булу өчен бер якның яратуы гына җитәме? Матди байлык мул булу тормышның бүтән житешсезлекләрен оныттыра, каплый, яшерә аламы? ‘ Менә шушындый сорауларга җавап табу өчен драматург әсәрдә күрше яшәгән тагын бер гаиләне— Гайса белән Мөслимәне—тамашачы күз алдына китереп бастыра. Аларның да тормышы майлаган кебек кенә бармый, җитмәсә әле балалары да булмыйчарак тора... Күрәсез, драматург ситуациянең, чынлап та, җитдиен кора. Анда уңай чишелешкә ирешү өчен кешеләрнең үзләренең тырышлыклары гына да җитми кебек, язмыш дигән «кырыс бабай»ның катнашуы да шәйләнеп ала... Менә болар барысы да әсәрнең мәгънә тирәнлеген, тәэсир көчен арггыра, Юныс Әминов драматургиясенең колачын киңәйтә. Ә тулаем алып караганда бу— чынбарлыктагы җанлы, тере кешегә якынаю, аның күңел төпкелләренә эчкәрәк үтеп керергә тырышу, катлаулы рухи-эмоциональ тормыш белән яшәүче замандаш йөрәгенең чын һәм ихлас юлдашы булырга омтылу иде. Бөтен татар драматургиясе өчен дә мактаулы алым, дөрес юнәлештә хәрәкәт итү билгесе иде. Әйе, драматург Юныс Әминовның илленче, алтмышынчы һәм җитмешенче елларда язылган драма һәм комедияләрендә социаль мотивлар бик көчле чагыла. Бу, бер яктан шул чорда хөкем сөргән коммунистик идеаллар тәэсире белән аңлатылса, икенче яктан карасаң— авторның үзенең дә кешелек карашлары бик тә гуманистик, бик тә кешелекле иде. Гади генә итеп әйткәндә, кешеләрнең матур яши алуын, аларның бәхетен дә ул бары тик бергәлектә, бердәмлектә генә күрә иде. Югарыда күреп узган бүтән юлларны, социаль тигезсезлекне аның иманы кабул итә алмады. Шул уңайдан 1963 елда безнең Баржы авылында булып узган бер тетрәндергеч вакыйга искә төшә. Бик тә эссе килгән май ае иде ул Әле мәктәптә укулар да тәмамланмаган иде, без— сигезенче сыйныф балаларының нәкъ менә дәрестә утырган вакыты иде. Кинәт елганың аргы як урамыннан «ут бар!» дигән дәһшәтле тавыш ишетелде. Без әлеге куркыныч сүзнең мәгънәсен анышу белән сыйныф бүлмәсенең ачык тәрәзәләреннән тиз генә урамга коелыштык та, шомлы аваз килгән якка чаптык. Килеп җитсәк—бер өйне ялкын инде тоташ ялмал алган, күршедәге икенче өйнен түбәсе дә инде янып ята. Бездән алдарак җитешкәннәр әнә шул өйдән әйберләр чыгарыша. Озак уйлап тормыйча без малайлар да шуларга булыша башладык Ут эссесе битләрне, колакларны пешерә—куе төтен тынны буа. күзгә каплана. Лнын бит әле ул чагында юньле су сиптергечләре дә юк! Ә коры кул белән генә андый дулап котырынган ут стихиясенә каршы нәрсә эшли аласын сон9 Кыскасы, ул көнне безнен авылнын сигез хуҗалыгы янып бетте Бик зур афәт килде Әнә шул кайгылы көннен кичен үк Юныс ага үзе янган кешеләр янына килеп, аларга акчалата ярдәм күрсәтәчәген әйткән һәм ул сүзендә торган да. Хәер, Юныс аганын бик тә ярдәмчел, кешелекле икәнлеген мин үз гаиләбез мисалында да раслый алам Торып яткан өебез искергәч, безнен алга йортны яңарту мәсьәләсе килеп басты. Әмма бит мона бик күп акча кирәк. Ә ул чагында гади колхозчыда андый акча каян булсын?! Бары тик «хезмәт көненә» генә эшләп... Әнә шундый авыр чагында безнең әти-әни ярдәм сорап шулай ук Юныс абыйга мөрәҗәгать итте. Ул. икс дә уйламыйча, безнең гаиләгә бурычка зур гына суммада акча биреп торды Әйе, озак еллар буена Әгерҗе төбәгендәге Барҗы урта мәктәбендә балалар укыткан драматург Юныс ага Әминовнын әнә шундый яхшылыклары санап кына бетерерлек түгел Ул әдип буларак кына түгел, ә кеше буларак та үрнәк биреп- якты күңел, кин күңел белән яшәде Менә хәзер Юныс ага Әминовнын 80 еллыгы унаеннан анын иҗатын, анын яшәү рәвешен күз алдыннан үткәрәм дә, аны бүгенге татар язучыларынын яшәеше белән чагыштырып карыйм. Кешелеклелек, ярдәмчеллек ягыннан нишләп сон бүгенгеләр бик тә калыша икән9 Ярый, хөрмәтле Гариф ага Ахунов улы Рәшит белән бергәләп иҗади яктан да, башка мәсьәләләрдә дә бик күпләргә ярдәм итте Мәрхүм әдип Шәйхи Маннур яшь язучылар өчен үз исемендәге махсус бүләк булдырып китте Мәрхүм Фәрваз абын Миңнуллин да бары тик әдәбият мәнфәгате белән генә яшәде—шуна күрә гадел һәм кешелекле булды. Бүген исәннәрдән Туфан ага Миңнуллиниын укучы балалар өчен махсус стипендия булдыруын да ишетеп бик сөендек Рәхмәт аңа! Әмма бүгенге иҗатчылар арасында ни өчен бүтән иманны кыйбла шучеләр күбәя бара соң? Алар үзләре тормыш авырлыгын күрмичә үскәнгәме9 Гаиләсендә дә кечкенәдән үк әрлән кебек үз ояңа ташу галәмәте генә күреп, шуңа өйрәнеп үскәнгәме9 Бәләкәйдән үк бүтөнчә тәрбия алмагангамы? Яки иҗатны бары тик сүзләр белән генә эш итү дип. гел бистәсе булу дин —тар мәгънәдә генә аңлагангамы? һәрбер Зур Иҗатның бары тик Зур Яшәү җимеше генә була алганын белеп бетермәгәнгәме9 Бүген, татар милләтен бергә туплау, бер максатлар тирәсенә җыйнау үтә актуаль бурычка әверелгән чагында, халыкның рухи юлбашчыларыннан аеруча зур җаваплылык сорала лабаса! ...Менә авыл урамыннан ашыкмыйча гына бер ир-ат атлый. Ул уртача буйлы, уйчан- сабыр йөзле, күзлек кигән .. Бизук күрсәтмәскә тырышып тәмәке дә пыскыта, ахрысы Бу Юныс ага Әминовнын көне буена мәктәптә балалар укытканнан сон арып-татып өенә кайтып баруы Аның юлы көн саен безнен тыкрык каршыннан үтә Шуна күрә мин аның күзенә күренергә кыймыйчарак кына, әмма бик тә зур кызыксыну белән аны карап, озатып калам Менә хәзер, бу еллардан сон инде бик күп сулар аккач. Юныс ата үзе дә мәңгелек дөньяга күчкәч ул чакларны искә төшереп, уйлап утырам Көне буена мәктәптә бала-чага белән мәш килгәннән соң тагын төннәр буена утырып менә дигән драма әсәрләре язарга каян коч заззты икән Юныс аза’ Күрше авыл Барҗы Умгада туып-үскән классик әдип Таҗи Гыйззәт үрнәзе аны иҗатка дәртләндереп, авырлыкларны җззңәрз ә рухландырып торзанмы? Әллә үзебезнең авылда гуызз-үсеп ерак Казакъстан якларына зол алзазз һәм соңрак шулай ук алариың классигына әверелзәи (хәзер аңа Алма-Атада һәйкәл тора), легендар зормыш кичергән Сабир Шәрипов мисалы маяк булганмы ана? Кызганыч, ул үзе исән чагында мин аңардан боларның берсе турында да сорап кала алмадым Авырып. Казан хастаханәләренең берсендә ятканда, без анызз янына шагыйрь Әхмәт Рәшит белән бергә барган идек Әллә ничек, әллә яшьлегебез белән шунда. әллә шулай тиеш диеп уйлап, аңа чәчәк тә алып килгәзз идек Ә ул исә без алып ки ззәзз чәчәкләрне шундук хастаханәдә эшләүче кы парга бирле Мизз шаһит булган менә зззузиы күренеш тазын бер мәртәбә Юныс азанын холкын, табнгатезз ачып сала Әйе. ул кешеләр өчен дип яшәде тормышны, дөньяны би зәп. анда якты нур булып яшәде!