Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАЙРОН ҺӘМ АНЫҢ «ТӨШ»Е

Бөек инглиз шагыйре Джордж Гордон Байрон (1788 - 1824) иҗаты бөтендөнья әдәбияты романтизм чоры белән бәйле гаҗәеп бер күренеш булып кереп калган. Ул бөтен гомере буена хөрлек һәм азатлык идеяләрен, халыкларның ирек һәм бәйсезлек өчен көрәшләрен яклап яши һәм иҗат итә, изелгән милләтләрне бәйсезлек өчен ахыргача көрәшергә өнди. Шагыйрь үзенең иҗаты белән дә, шәхси тормышы белән дә, чын мәгънәсендә рухи хөрлек символы булып кала. Аның бөтен кешелек дөньясын бербөтен итеп күзаллавы, халыклар дуслыгын алга сөрүе бүгенге көндә дә искиткеч актуаль. Бу шагыйрьне, хәзергечә әйтсәк, «Бөтендөнья гражданины» дип атарга да булыр иде.«Милли язмышлары күбесенчә эре державалар һәм дәүләтләрнең тышкы сәясәтенә бәйле булган төрле халыкларның тормышы белән танышу аның сәяси офыкларын тагын да киңәйтә, иҗтимагый фикерләвен үткенләндерә», - дип яза Байрон иҗаты белгече Р Усманова үзенең «Джордж Гордон Байрон» дигән хезмәтендә (Байрон, Избранное Москва, Издательство «Правда», 1982). Берара ул Англиянең лордлар палатасы составында да тора. Ләкин аның парламент эшчәнлеге озак дәвам итми, чөнки ул анда үзенең япа- ялгыз булуын сизеп ала... Озак та үтми, аның зур талантыннан көнләшүчеләр һәм бигрәк тә, бәйсез рухын күрә алмаучылар күбәеп китә. Аңа каршы төрле сәяси һәм шәхси гайбәтләр таратыла, чөнки шагыйрьнең гаделлеккә омтылуы югары катлау аристократларга һич тә ошамый. Нәтиҗәдә, ул Англияне бөтенләйгә ташлап, чит илгә китәргә мәҗбүр була. Башта ул Швейцариядә яшәп ала. Соңрак Италиягә китә һәм анда төрле сәяси хәрәкәтләрдә актив катнаша. 1823 нче елда исә ул грек халкының азатлык хәрәкәтендә турыдан-туры катнашу максаты белән, Италиядән Грециягә китеп бара. Гомумән. Греция аны үзенең антик әдәбияты һәм сәнгате белән әсир иткән иң яраткан иле була. 1824 нче елның язында ул каты авырудан соң, Грециядә вафат була. Аныңҗәсәден уз ватанына алып кайтып җирлиләр. ...Швейцариядә торганда, ул «Төш» дигән лирик- психологик әсәрен яза. Бу әсәр 1816 нчы елда басылып чыга. Анда Байронның үз тормышыннан алынган кайбер вакыйгалар, аерым алганда, 15 яшеннән гашыйк булып яратып йөргән кызы Мэри Энн Чавортка булган хисләре чагылыш таба. (Сүз уңаенда, Байроннар гаиләсе Мэри Чаворт гаиләсе белән дус булмавын да искә алып үтик. « Төш» әсәрендә моңа бер кечкенә генә ишарә дә бар...) Шуның белән бергә, әсәрдә шагыйрь үзенең эчке рухи газапларын, төшенкелек кичерешләрен дә чагылдыра. Бу хисләрен ул төш күрү рәвешендә, гаҗәеп образлы итеп күз алдына китерә, символик сурәтләү чарасы сыйфатында «төш» халәтен кешенең чын реаль тормышын чагылдыруда кулланып, укучыга аеруча тирән тәэсир итүгә ирешә. Байрон поэзиягә бөтен кешелек дөньясының фәлсәфи һәм сәяси идеяләре белән тыгыз бәйләнештә торучы сәнгать чарасы итеп карый Үзенең бөтен иҗатында изгелекнең яманлыкны җиңәчәгенә, саф күңелле кешеләрнең акыл куәтенә тирән ышаныч белән яши. Мин бу әсәрне тәрҗемә иткәндә, М Зенкевичныңрусчага шигъри тәрҗемәсеннән (Байрон, Избранное, Москва, 1982), шулай ук Байрон иҗаты белгече Рауза Усманованың инглиз теленнән татарчага юлга-юл ясаган тәрҗемәләреннән файдаландым, һәм аларга үземнең рәхмәтемне белдерәм.
 

Байрон Төш I Тормыш безнең ике катлы. Йокы Үлем белән Яшәү чигендәге Бер халәт ул, диеп ялгышалар... Йокы һәм Тот үзе бер дөнья ул: Тормыш сулышы, Галәм чынбарлыгы. Төш ул Хәтер рухы. Үткәннәрдән Хәбәр бирә, яисә Киләчәкне Күрәзәли—Сивиллалар сыман. Ул идарә итә безнең белән. Җаныбызны гүя икегә бүлә Мәңгелек һәм Бүген үлчәвендә. Дәвамыдай кичереш, уй-хисләрнең Елата ул безне, йә көлдерә. Өндәге күк газап, ләззәт эчереп. Йә кузгатып әллә кайчангыны Шәүләләре белән тетрәндерә. Әллә соң ул шәүлә түгел микән? Алай булгач, нәрсә соң ул Төш? Акыл иҗатымы? Булыр да... Акыл бит ул планеталарны да Нурлы затлар белән тутыра. Мәңгелекнең тыны белән оретеп. ...Бер төш күрдем. Бәлки, хыялдагы Йокымсырап яткан уемдыр ул? Йокы йомгагына сыя еллар. Бер сәгатьлек төшкә гомер юлы... II Ике яшьне күрдем мин янәшә Яшел тау башында басып торган. Бу тау сөзәкләнеп җәелә ерак, Диңгез эченә керен барган сыман. Тик тау итәгендә диңгез түгел. Дулкынланып җәйри урман кырлар. Анда-санда сибелешкән йортлар. Тутыгып беткән түбәләреннән Борыласарыла күтәрелә төген... Калкулыкның очын муенса күк Каймалаган агач тезмәләре. Тик табигать уеныннан түгел. Хасил булган кеше уеннан ул. ...Бу икс яшь каран тора шуннан: Кыл сокланып гүзәл манзарага. Егет исә күзен алмый кыздан. Икесе дә япь яшь. Тик бу яшьлек Икесендә ике сыйфат алган: Кыл Ай төсле яңа туып килгән, Хатын-кыхтык инде беленеп килә. Егет яшьрәк күренә, ә йөрәге Үз яшеннән күпкә өлкәнрәк... Кылның йөзе гүя Таң Йолдызы: Текәлгән дә. тынсыз калган егет. Югалтырмын диеп курыккан кебек. Әсир иткән аны кызның тавышы. Тыңлый сүзсез—калтыранып эчтән. Тирә-юньнең гүзәл сурәтен дә Шәйләп кала тик аның күзеннән. Ул ваз кичкән күптән үз-үзеннән. Бөтен фикере юнәлгән тик аңа, Елгалар күк—аккан океанга. Орынып китсә, ут күк яна башлый, Үләр хәлгә җитеп яратудан... Әмма кыз битараф бу мәҗнүнгә. Көрсенүләре дә бүтән өчен. Малайга ул карый энесе итеп— Бала чакта җуйган бер туганы... Шул якынлык хисе фәкать аны Бәйләп тора гашыйк үсмер белән. Кыз—борынгы затлы бер нәселнең Соңгы буыны. Егет күңеленә Никтер, ошап бетми бу гаилә. Серен моның ул соңыннан белә... Сизелеп тора: кыз башканы сөя. Менә хәзер дә ул тау башыннан Түземсезлек белән күзли аны. Күренмәсме атта сөйгән яры— Китәр иде очып каршысына... Ill Кинәт шунда алмашынды төшем. Күрәм бер борынгы утар эчен: Иярле ат—дивар катында. Теге егет ялгыз. Арлы-бирле Йөренә иске гыйбадәтханәдә. .Агарынган... Менә, каләмен алып. Утыра да, тиз-тиз яза башлый, Хатмы—белмим... Калтыранып кисәк, Йөзе белән учына каплана ул. Сикереп торып, кабат, дерелдәгән Бармаклары, хәтта теше белән Язуын ул ботарлап ук ташлый. Аннан бераз тынычлана төшә, Кулга алып үзен. Шул чагында Килеп керә янына сөйгән яры: Ул бик тыныч, көләч—белә чөнки Яшь гашыйкның өзелеп яратканын. Егет моны төшенә—җан газабы Чыга төсенә. Кызга кызганыч ул: Күреп тора... Күреп бетерми дә... Салкын гына шунда егетебез Кулын бирә кызга, әдәп саклап һәм йөзеннән аның катгый бер уй Чагылып үтә яшен тизлегендә. Аннан, җибәрә дә кулын кызның, Чыгып китә акрын гына атлап. Көтми хәтта «Сау бул» дигәнен дә. Елмаешып кына айрылалар. Үз юлына китә егет атта. Ябыла капка. Йорт та кала артта— Бусагасын кермәс бүтән атлап... IV Кинәт шунда алмашынды төшем. Ир-ат булып җиткән егет кешем. Сыеныр урын тапкан ул чит илдә. Торган җире эссе киң далада. Йотылып эчә җаны кояш нурын. Тәне изри җиләс күләгәдә. Илләр гизеп, кичеп диңгезләрне. Мәңге сәйяр, юлчы булып калган. ...Күңелемнән дулкын-дулкын йөгереп Хатирәләр узды... Бит бу егет Бер кисәге минем үз җанымның... Ул ял итеп ята, исемнәрен Тарих кына белгән мигьмарларнын Җимерек биналары борынгылык Сеңгән хәрабәләр арасында... Ерак түгел дөяләр утлап йөри. Фонтан кырлап атлар тора бәйдә. Купшы кием кигән сәер бәндә Юлчыларның йокысын саклап утыра. Зәңгәр күк гөмбәзе шундый аяз Бер Алла тик аннан карап тора. V Кинәт тагын алмашынды төшем. Күрәм иргә чыккан сөйгән кызым. Шул утарда, имеш, көн итәләр. Бала-чага тавышы күмгән йортны Үсеп килә монда гүзәл буын... Ә чын гашыйк читтә, бик еракта. Ник соң боек яшь ананың йөзе? Чыраена чыккан сагыш-борчу. Керфекләрен игән, яшьле күзен Яшерә, кеше-кара күрмәсен, дип. Ник хәсрәтле? Бары да янында ич. К)к шул... Кайда икән ул яшь егет, Тынычлыгын аның җуючы зат. Өметләнеп, дөрләп, янып-коеп. Ник хәсрәткә баткан? Үзе бит соң Мәхәббәткә җавап бирмәде ул. Җылытмады догалары белән. Нәрсә кимерә җанын? Нинди шаукым?.. VI Кинәт тагын алмашынды төшем. Чит җирләрдән юлчым кайтып төшеп. Шул ук гыйбадәтханәгә килгән Мөлаем һәм яшь кәләше белән. Тик егетнең ник караңгы йөзе? Сүнгән мәллә мәңге Таң Йолдызы? Сизелеп тора тыныч түгел җаны: Теге чакта хушлашкан көн төсле. Шул мизгелдә янә чыраеннан Чагылып үтте яшен камчысыдай Сәер бер хис сөйләп бирәлмәслек. Чагылды да. шундук сүнде үзе. Инде каушамыйча, тиешенчә Ант сүзләрен тезде, әмма үзенең Тавышын ишетмәде. Тирә-ягы Чайпалыпмы китте онытты ул Кайда торуын һәм ни булачагын. Күз алдында пәйда булды шул йорт, Күреп ияләнгән шул бүлмәләр. Шул ук урын, кояш, шул күләгә. Шул көн- әлеге кызнын бар мохите— һәммәсе дә кайтып басты кабат Ике арага, каплап изге нурны. Каян гына килеп чыкты алар?.. VII Кинәт тагын алмашынды төшем. Ах! Нн булган гүзәл яшь ханымга? Галиҗәнаб Мәхәббәтем минем Саташкан ич, чиргә сабышкан ла... Карашында—җансыз битарафлык, Зиһене качкан—үз дөньясын ачкан: Патшабикә булып калган шунда... Аңлап булмый сүзен, фикере таркау— Ах. акылдан мәллә тәмам язган?.. Хәер, артык акыллы булу да— Шул ук саташу ич тагы да тирән. Акыл—бәла... Акыл арткан саен. Кара сагыш баса адәм җанын. Акыл —телескоп ул. Чынбарлыкны Ялгаиуйдырмадан аера торган. Япа-ялангач калдыра ул Кешене Салкын, кырыс Галәм кочагында... VIII Кинәт тагын алмашынды төшем. Элеккечә ялгыз һаман юлчым. Якыннары киткән ташлап, кайсы Сугыш ачкан аңа һәр тарафтан: Хөсет, җәнҗал, һөҗүм, рәнҗетүләр Көн-төн агулады аның җанын. Түзәлмаслык агу-газапларын Ул борынгы Поит патшасы сыман. Басмак булды бүтән агу эчеп... Тик берсе дә аны егалмады, «Азык» булды фәкать үлмәс өчен... Мондый шартта бетәр иде күпләр. Ярдәм итә аңа таулар-күкләр, Җитез Галәм рухы—шулар белән Ул сөйләшеп йөри... Серле көчләр Төн китабын аңа ачын куя. Ирештерә төпсез упкыннарның Сихри өнавазын... Бирсен Ходай!.. IX Юкка чыкты шунда сәер төшем. Нәкъ өндәге кебек ике кешенең Язмышын мин күрдем бер үк төштә: Берсе аның язды акылыннан. Ә бәхеттән язды—икесе дә... Лена ШАГЫЙРЬҖАН тәрҗемәсе