Логотип Казан Утлары
Повесть

АРГЫ ОЧТА, БИРГЕ ОЧТА...

Пәнҗал аларны үзе эзләп тапты. Бу дүртәүнең бәхетеннән күптән көнләшә иде ул, күптән аларнын арасын бутап ташлыйсы килә иде. АНЫҢ белән таныштырып вакланмыйк, сез Жәнжалнын төс-кыяфәтен чамалыйсыз, тавышын да ишетеп беләсез булыр. «Ничек боларны бер- берсе белән бозыштырырга да, ничек манганга маңгай чәкештерергә икән?»—дип угаланып, кайчакта ул сезнең дус-иш тирәсендә дә бөтерелә, энә очы кадәр ялгыш тапса—дөя итеп үстерә дә, әй китә шуннан, китә, китә... Жәнждл капкынына эләгә күрмәгез берүк, ахырдан үкенеп туймассыз Ә менә яшьләр эләкте һәм ычкына алмады «һайт» дип, аяк тибеп бер кычкырсаң—күктәге түм-түгәрәк айның яртысы кителеп төшәрлек тымызык төн иде Дүртәү гадәттәге урынга— авыл башындагы буралы чишмә янына җыелды —Клубның таш идәнен тишә-тишә биеп аяклар арыса да—рәхәт Төне тыныч, матур, башны мендәргә төртсәк, гөнаһ булыр, әллә бүген аяк өсте генә тан аттырабызмы, малайлар?— диде Дамир —Укытучы кешегә жәйге канику i җәннәг инде, төн кага хур кызлары кочаклап йөри дә, кояш арт ягын кыздырганчы йоклый. Мина иртәнге дүрттә, күзне тырнап ачып, нәрәт бирәсе,—дип каршы килеп маташкан Галимне, җилкәсенә сугып. Равия бүлдерде — Перси башың белән зарланма әле, халыкны эшләп кинәндергәнен юк. синен дә төштән сон печәнлектә йокы симертүеңне беләбез Йокы чүлмәге дигән данын таралмагае, кара! Синдә генә нәрәт, синдә генә хуҗалык1 Әнә минем эшелоны белән карт-коры авыру, иртә белән медпунктка сыймыйлар, һәрберсенә укол яса, һәрберсенең кан басымын үлчә. _________________________________________ Нәбире ГЫЙМАТДИНОВА-прозаик, -Ак торна каргышы». -Ташыну-. -Кыргый-. -Сихерне-, • Coeaia». һ 6 китаашр авторы Татарстанның атказанган шздзният \етзткоре казанда вши Җ Нәбирә Гыйматдинова —Һай, мескен аксөяк нәселе!—Иң ахырдан дүртнен дүртенчесе— Гөлнур тавыш бирде.—Минем кебек иртән алып кичкә кадәр кибеттә әйбер сатсагыз, һәм дә җилкәгездә авыр-авыр капчыклар күтәреп ташысагыз, ничек сайрар идегез икән?! —Их сезне, малайлар, күл бакалары төсле бакылдашып төннең ямен җибәрдегез. Әйдә, иркәм, өеңә озатып куям. Дамир Гөлнурны биленнән кочакламакчы иде, кыз читкә тайпылды. —Туктале. ашыкма. Без бит синең тәкъдимеңә кул күтәрмәдек. Кем дә кем бу төнне йокламыйча уздырабыз ди, шул тамак кыра! Кһым. кһым... Дүртесе дә тамак кырды, дүртесе дә кычкырып көлде. Равия, кулларын чәбәкләп, сикерергә үк тотынды. —Ура! Төн безнеке, без төннеке! Әйдәгез, малайлар, кызлар, урманга киттек. Аланда учак ягып, һавадагы кайнар йолдызларны кыздырабыз! Менә шул чакта шыпырт кына алар янына Җәнҗал килеп басты да: «Мин риза!» дип авыз ачарга җыенган Галимнең кабыргасына төртте. «Чү. рәис туган, бая гына перси башың белән зарланма әле, авылны эшләп кинәндергәнен юк».—дип теленә салынган бу чикерткә сыйракка ипләп кенә каршы дәш әле син!»,—диде ул, пышылдап. «Дөрес сукалыйсын. сөйгән кызың сине тәнкыйтьләсен инде, дөньяда булмаганны»,— диде егет һәм чигенмәслек итеп кырт кисте: —Урманда черки талый, анда бармыйбыз. —Нишләп шундый шәп фикергә черкинең ботын кыстырасың, Галим? Учак яксак, төтен исеннән кача алар. Дамир Равияне якламакчы иде, Гөлнур бөтен көченә егетне үзенә тартты: —Тукта, чибәр абыйсы, кеше ярларының көен көйләмәде син, төнне кайда үткәрик дип, әүвәл миннән сора! Минем, мәсәлән, кырмыс- калы-черкиле урманны җенем сөйми! Мин су яратам, күл буена барыйк, су коенырбыз. —Ә минем борыныма дымлы һава килешми, сулышым кысыла, вәт!—диде Равия, һәм төнлә айдан гайре берәү дә күрмәгән яшьле күзләрен Галимгә төбәде. Нишләп бу сантый бүген аңа каршы бүрәнә тәгәрәтеп көчәнә соң әле9 Ничә тапкыр урманда—аланның нәкъ уртасында икәү төн уздырдылар, ә хәзер черки имеш. Юк, сүзне сүз итәргә, мәлҗерәп торырга ярамый монда. Хуҗалык рәисе дигәч тә. бик кукраймасын әле. Өйләнгәч, Равиядән күндәм генә кол ясаудан да тайчынмас бу тәти егет. Гөлнурын кара син, суга сусаганмыни! Әнә, чишмәгә чум, коенам дип бик дәртләнсәң. —Мин урманга барам!—диде Равия —Кайсыгызда шырпы бар? Галим кесәсеннән алып аңа шырпы чөйде. —Мә, рәхәтлән учак дөрләтеп! Чөелгән шырпыны һавада ук Дамир эләктерде. —Равия ялгызы гына урманга җилдермәс бит инде, малайлар. Моңарчы^ дүртебез дә аерылмадык, чәчелмәдек, бүген дә төркемне таркатмыйк, әйдәгез Равиягә кушылыйк,—диде ул.—Юкә чәчәге исе иснәрбез, хәзер нәкъ балланган чагы аның... Гөлнур ачуыннан кайнап, чишмә тирәли әйләнде. Кара, кара бу Дамирны. Равия дип жан ата, ә үзенекен санга да сукмый. Галим утка коры йомычка гына өстәп җибәрде: — Нигәдер синен Дамирың да урман дип саташа, Гөлнур. Әллә мәйтәм, парлашып элдертсеннәрме аланнарына? Дамир кызарганын үзе генә тоеп: —Синен сөеклең белән нишләп элдертим ди. Гөлнурымны үп кәләтеп, —диде. Җәнҗалга монда эш калмаган иде инде, ул сөенә-сөенә караңгылык эченә чумды... —Гөлнурым, имеш. Кеше ярларының капризы кадерлерәк икән, бар, сине кем тотып тора, дүрт ягын—урман — Гөлнурнын тавышында үпкә катыш мыскыл ишетелде Галим үзенә сыланыбрак басып торган Равияне кискен генә Дамирга табан этеп җибәрде. —Сина юлдаш әзер, йөгерегез урманга,—диде ул, ә үзе Гөлнурны култыклап алды —Син, борчылма, чибәркәй, без күл буена төшәбез. Керфекләрен йомган төн чәчәге жыеп түшләренә кадармын. Дамир, суны өнәмәгәч, гомерендә дә синен өчен төнбоеклар өзмәгәндер. Киттек! —Китегез, кит!—Равия алар артыннан берәм-берәм нәфрәт ташы очырды — Олагыгыз су төбенә үк, олагыгыз, кул бакалары, бак-бак-бак... —Ә сез урман черкиләре, без-без-без!—диде Гөлнур, үртәгәнгә үртәлеп. Ирләр дәшмәде, хатын-кызга мул итеп бирелгән усал, зәһәр телне Ходай алардан күпсенгән һәм бөтен көч-гайрәтне йодрыкка салган, ачу тирегә сыймаганда шул йодрык белән генә «аңлашырга» кала иде Дамир күзе белән тишәрдәй булып Галимнен кин җилкәсен бораулады. Гөлнурны котыртып күл буена әйдәгән өчен берне тамызасы иде дә... белер иде шунда кеше яры белән ни рәвешле култыклашып йөрергә икәнен, алабай! Әллә күл буенда дустыннын сөйгән кызын төнбоеклар белән алдалап, тан аттырырга хыялланасынмы'.’ Мә. тот капчыгынны, кояшның сынар нур бөртеген күрмәссең, хәзер салам сыйрагыңны урман авызыннан әйләндерәм дә. өенә озатам. Галим дә ярсып үкчәсе белән җиргә кадый-кадый атлады. «Равия ялгызы гына урманга җилдермәс!» имеш. Жңллермәсә ни. нишләп син кычытмаганны кашыйсың әле, кыссаң биле өзелер Нечкәбилен турында кайгырт әнә! Урманда таң атканын көтеп озак утырмассыз, яккан учагыгызны да, үзегезне дә туздырам, менә бу сыланчыкны күл тирәли бер генә зырылдатып алам да... һәм шулай булды да. Урман авызына җитәр-җитмәс Дамир, ай- ваена карамыйча, кызны кире борды. —Кайтып ят син, слуши. Минем дә йокы кибәне ишелә, иртүк болында печән дә чабасы бугай, әни сөйләнгән иде бүген. Равия кырмавык кебек егетнең беләгенә ябышты —Син нәрсә, Дамир?! Аланга кереп чыра да яндырмадык ич! Тегеләр төнбоекларга бәрелә-бәрелә су коенадыр инде, шәрә тән генә —Теләсә нишләсеннәр төнбоеклары-ниләре белән, без кайтабыз. Равия!—Егет, көчләп диярлек кызны урманнан каерып алды Ә бу вакытта күл буенда Галим белән Гөлнур тарткалаша иде —Кайту ягын карыйк, миңа нәрәткә соңарырга ярамый,—диде егет, бөердән чыккан калын тавыш белән Көнләшү тавышны да үзгәрткән иде. Гөлнур чәчрәп каршы төште: —Юк. кайтмыйбыз әле. яме! Син мина вәгъдә иткән төн чәчәген дә өзмәдең, минем белән су да коенмадың Тегеләр учаклар дөрләтеп аланда тәгәрәгәндә монда Нәрәт дип. сүзеңне аста калдырмакчы мәллә син! Дамир мәктәптә балаларны җиңеп өйрәнгән, ана ни —Төкердем мин аларга! Тик аунасыннар аланнарында, мина тан тишегеннән нәрәт җыеп, бригадирларга эш кушасы Әйдә! Галим киреләнеп маташкан кызны җилтерәтеп яр өстенә менгезеп бастырды Күкрәккә ут капкан төсле йөрәк кыза иде Ул бу ябышкак Гөлнур—Нсчкәбил белән бәхәсләшкән арада тегеләр алан уртасында йолдызлар санап ятадыр инде Дамир телгә оста, сүздән бизәкле челтәр үреп Равиянең иләс-миләс күңелен алгысытып ташласа йөр аннары «кичә кыз минеке иде» дип. теш шыгырдатып Үпкәләп авызын турсайткан кызны ул урам башында гына калдырмакчы иде, Гөлнур — Мин тиле Шәләйдән куркам, өйгә хәтле илт.—диде — Шәләй йоклый, бар инде Гөлнур, йөгер инде, аруым житкән. ике адым атласам—егылам,—диде егет. Анын болай алдаша-алдаша берәүгә дә ялварганы юк иде. — Йокламый Шәләен, йокламый! Дамир белән гел очратабыз без аны. Көрәк күтәреп йә баз казырга бара, йә кайта. Башыңа бәрер дә. чокырына илтеп күмәр. Озат! — Шәләй безнен күрше, чебенне дә рәнҗетми. акыллы тиле. Аңа күбенгәнче сөт эчәргә генә булсын, синен белән ник кул пычратсын ди ул! Төнлә йокы бүсә, җитмәсә! Юкка гына сүз көрәштерде Галим, кыз аны ишетергә дә теләмәде: —Ату сезгә ияреп кайтам, Фәния апаның күзләре шарлансын. Киленлеккә кай төшем ярамаган, хихи. Аның чыпчыкка охшатып, чыркылдап көлүе Галимнең җен ачуларын кузгатты. Ул кызның кулын дорфа гына беләгеннән бушатып: —Мин әниләрдә түгел хәзер, яна салган йортымда, бирге очта, ә аргы очта синең Дамирын яши, туры аңа кайт, киленлеккә бик өметләнсәң!—диде. Авылның икенче очында Дамир белән Равия «аерылыша» алмыйча интекте. Кызның йорты аръякта иде, ә анда бара-бара таң пәрдәсенең бер чите күтәрелә башларга мөмкин. —Мин сине күпергә кадәр озатам да, аннары үзең генә тәпиләрсең, авыл кызы бит, адашмассың,—диде Дамир, аның гәүдәсе монда, җаны исә күл буенда иде. Шәрә килеш коенсалар бер-берләренә тәннәрен тидермичә узмыйлар инде... Су койма түгел лә... Тизрәк күлгә барып җитәсе иде бит. —Һи, Дамир, күпер өч көн элек җимерелде ләбаса! Хәзер басмадан мүкәләп чыга халык. —Алайса басмага кадәр генә озатам. —Юк, теге якка кадәр! Басманы иске-москы такталардан гына әтмәлләгәннәр, суга егылсам—коткарырсың. —Йөзә белгән башын беләнме?! —Төнлә күзләрем томалана шул минем, Дамир, шуңа начар йөзәм. Равия вакытны сузар өчен басмадан юри әкрен генә чыгадыр шикелле иде. Аны суга тотып атудан көчкә тыелып калды Дамир. Ярга аяк баскач, кызның «хуш» дигәненә дә илтифат итмәде, җан- фәрманга өенә йөгерде. Мотоциклын кабызып, күл тарафларына очканда хаталарны мәнге төзәтеп бетереп булмас кебек тоелды аңа. Галим дә машинасын кузгаткан, фараларын сүндереп, урманга табан куа иде. Юлда рәискә олау-олау печән төягән караклар очрады, әмма ул туктап тормады, үлән ел да шыта, Ә Равияне чәчеп үстермиләр, ул бердәнбер алтын бөртеге иде. Машина белән туп-туры учак өстенә менәм дип гайрәтләнгән егетне буш алан каршылады. Фарасын яктыртып уңнан да, сулдан да эзләде, күренмәделәр, учак эзе дә юк иде хәтта. Димәк болар, «йолдызлар кыздырып» вакыт әрәм итмәгән, боларның үзләренеке куәтлерәк булган: урман куесында «эрегән» болар... Аулакта назлашу рәхәтрәк күрәсең... Гарьлегеннән жиргә ятып аунады егет. Дамир аның Равиясен назлап иркәләгәндә ул, мәми авыз, типкәли-типкәли Гөлнурны өенә кайтарып җибәрде. Кеше яры янәсе! Әнә, кешенеке дип әдәп сакламыйлар, җае туры килү белән «кармак»ка эләктерәләр! Айка-актар урман дәрьясын хәзер! Яр буенда Дамир таптанды. Төннең кап-кара сыңар күзенә охшаган күл: «нишләп йөрисең?» дигән сыман сәерсенеп аңа карый, ә ул ачуыннан өрелеп тулган, күлмәгенә сыймый иде. Адәм затының исе дә юк ич монда, тып-тыныч. ни бака сайрамый, ни балык сикереп уйнамый Су коена-коена дәртләре кузгалгач, чыдамаган, көймә белән теге якка—таллыкка ычкынган болар... Иртән кибетен ачып торган Гөлнур янына Галим туктады һәм сызлануын яшермичә: —Кичә тегеләр урманда икәүләп ләззәтләнде,—диде.—Дамирын «аш» төрләндерергә ярата икән. Кыз бер агарды, бер күгәрде. —Учак ягабыз дип безелдәштеләр ич, черкиләр! —Беркатлы син, Гөлнур, учакны яккан алар, түлке шырпысыз гына. Иреннәре, куллары, кһым, калган җирләре белән, кһым.. —Шулпаны куертма, Галим! Без бит Равия белән ин якын сердәшләр Ул алай эшләмәс! —Без дә Дамир белән жан дуслар. Эшләгән, однако Шайтан котырткан боларны. Әйдә, без дә сер бирмик, кайда идегез дип сорасалар, таллыкта идек, диярбез. Авызын тулы кан булса да—төкермә! Дамир мәктәп капкасына орынмады да, аякларын авыр гына сөйрәп медпунктка юнәлде. Көнләшүдән анын чырае кара янган, танырлык түгел иде Равия ана юлда ук очрады —Абау. Дамир, чирләден мәллә син?—диде. —Чирләсәң, бер терелер идең әле... Хәлләр яманрак шул. Тегеләр ни... Тан атканчы таллыкта рәхәтләнгән... Равиянең кулындагы бәләкәй сумкасы тамчы кебек тып итеп аяк очына «тамды»: —Нәр-сә?! Алар су коенабыз дип бакылдаштылар бит! Егет тузанга буялган сумканы кага-кага: —Син ахирәтеннең чуар йөрәк икәнен белмәдеңмени?—диде — Мин беләм зато Галимне, кочагына утын пүләне сөясән—яфрак яра Ә Гөлнур чәчәк үк атмагае. Син алай ук төс салма әле, алда яшиселәренне уйла. Без инде, малай, алардан көлдертмик, төпченсәләр, төнне ничек үткәрдегез дип, урман ешлыгында аю кудык, диярбез. —Бездә аю юк,—диде Равия, күңелсез генә. —Бүре диярбез алайса, бүре мыжлаган анын каравы Кичәге шаяруларны дүртәүнен берсе дә уенга борырга теләми, дүртәүнең берсе дә җаннарын кимергән шик кортыннан котылырга ашыкмый, киресенчә, барысы да үз сөйгәненә ачулы һәм каһәрле иле Шушы нәрсә иртә таңнан ук аларнын холыкларын әрдәнә кебек аркылы- торкылы өеп куйды. Моңарчы бригадирларны чакырып сабыр гына эш бүлгән юаш рәисне җен алмаштырган иде «Чабата» кушаматлы бригадир Әүхәди, аптырап анын каршысына ук килеп басты «Ул да. ул да түгел, апаем Күзләре күгәрчен күзе төсле кып-кызыл, кара бөдрә чәчләре чуалган-укмашкан. үзе кырынмаган, яңак сөякләре очлайган Нинди чебен тешләгән бу рәисне?» —Якаңнан эләктереп, ботакка асам мин сине, Әүхәди абый' — Бак, бак, тавышы да төтенләп чыга! —Ник һаман Батма уентыгының печәнен кырдырмадың, сәләмә чабата?! —Чү, Галим энем, арткарак чигеним, тавышын башыма каба алайса. Синме сон дип танымыйчарак. күрше авыл чуашы Ни кәләш кәгә ошатыбрак азаплана ием, син икән Чабата мәсьәләсендә кызма, энем Яна чаклары да бар ие аның. Хәзер аңлатам ситуацияне Тиле Шәләй Батмада өч трактор берьюлы чумарлык баз казыган, ие — Күмегез, шайтан ялчылары! —Соң, энем, башка эш эшләгән дә юк. гел баз күмәбез Шәләй атна саен берне чәпәп кенә тора. Көч-куәт иншалла икән үзендә, ана җеннәре булышадыр, тәүбә, тәүбә Син күршесе, беләсеңдер хикмәтләрен Авыл жүләре Шәләй кырда, басуда, бәрәңге бакчасында эреле- ваклы чокырлар казып, халыкнын да, күмәк хужалыкнын да тенкәсен корыта, жәлләп ана сүз әйтмиләр иде. ә бүген ул Галимнен сабыр буасын ташытгы. ' —Мин сине төрмәгә яптырам!—дип, үкереп барып керде рәис .парга Шәләйнен әнисе, күрәсең, әле генә сыер сауган Төп кебек юан гәүдәле кырык яшьлек ир, камыт аякларын як-якка аерып баскан да тум-тулы чиләкне күгәреп, изүенә агыза-агыза сөт эчә, үзе мәче сыман мыраулый да иде «Төрмә» дигән сүзне ишегалдындагылар ишетмәде, Гамбәр карчык чукрак, ә Шәләй әнә. бик каты тамак ялгау белән мәшгуль иде. ~ Рәис тиленең бүлтәйгән корсагына карап торды да, йодрыгы белән чиләкнең төбенә сукты. —Җитәр, лыкынма, шартлыйсын. Куй чиләкне! Кран суы эчәрсең моннан сон төрмәдә.—Аннары «сабыен» яклап: «Улым, улым, тимә, эчсен»,—дип инәлгән карчыкның колагына кычкырды—Утыртам малаеңны, Гамбәр апа! Бөтен басуны чокыр белән тутырды. Тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә. —Алай димә әле, күрше, акыллы бала бит минем малай, гәпләш үзе белән, гәпләш. Сөт түгелеп, өсте-башы юешләнгән Шәләй чиләген кочаклаган иде, әнисе аны Галимгә табарак этәрде. —Улым, якынрак кил, күршенен сиңа сүзе бар, бир чиләгеңне, төбендәгесен песи ялаштырыр. Галимнең иртәнге ачуы чабудан ычкынмаган иде, ул Шәләйнең эчен тибеп агызырдай булып акырды: —Үтерәм мин сине! —Кайчан?—диде Шәләй, күзен акайтып. —Акайма! Үтерәм дигәнне андамыйсынмыни? —Аңлыйм, мин жүләр түгел лә. Түлке башта кайсыгыз үтерә сон мине? Әүхәди абзыймы, синме? Ул да әйткән иде төнә үтерәм дип. —Әй сине!—Галим өметсез генә кул селтәде. Тилегә янаудан бер файда юк. бу «Алла колы» белән нинди телдә сөйләшергә икәнен дә белгән юк иде. —Ул баз-чокырны ник казыйсың син, симез йомран? — Кушалар. Шәләй авызыннан сөт исе аңкытып кикереп жибәрде. —Кемнәр куша? Ник куша, мәгънәсез? Авызы ерылган тиле атсыз бармагын өскә тырпайтты. —Әнә андагылар, без тимер ярпланнарны бәреп төшерербез, син— Шәләй. аларны таптап-таптап күмәр өчен баз яса, диләр, ие. —Ул ярплан дигәненә ник тия соң күктәгеләр? —Һе, күкне тишкәнгә ачуланалар, тити баш! —Чынлап та, «тити баш» мин, каеш белән сыртыңны каезлар урынга, әкиятеңне тынлап утырам. Дөрес яралмагансың син дөньяга, сина сугышка кадәр егерме ел алдан туарга иде, кинәндерер идең немецларга каршы траншея казып, безнең заманга әрәм кеше син, Шәләй-вәләй. Мәктәп бакчасында жәйге практика узган балалар Дамир абыйларындагы үзгәрешне күреп шымайды, иң шуклары да «койрык кысты», чөнки һәрвакыт елмаеп, баштан сыйпап эндәшкән укытучы бүген салкын һәм кырыс иде, түтәлдә йолкынып бетмәгән чүп үләннәре өчен дә ачуланды ул. малайлар коедан чиләкне чайпалдырып су тартса да «агач куллар» дип орышты. Анын элек көлеп кенә торган күзләре бүген һәммә нәрсәгә, гөл-чәчәкләргә. агач-куакларга ачуланып карый сыман иде. Өченче класс кызлары, авызга авыз куешып чыш-пыш килделәр дә. ана чәчәк букеты китереп тоттырдылар. —Бүген бәйрәм-фәләнме әллә? Нишләп чәчәкләрне өздегез?—диде Дамир, рәхмәт димичә, битәрли башлап.—Матурлык биреп тора бит алар мәктәп бакчасына. Икенче ялгышыгыз: ир-атларга чәчәк бүләк итмиләр. Арадан бер кыюрагы анын хәтеренә «төзәтмә» кертте: —Абый, абый, сез өченче көн мәктәптән чәчкә өзеп апкитгегез мин күрд-е-ем,— диде. ’ Күз очы белән генә балалар арасыннан эзләп тапты тәтелдекне Дамир Чикерткә төсле яшел күзле кызчык Гөлнурнын сенлесе иле «Синен хыянәтче апана өзгән идем» дип, күнеленнән генә әрләште егет. Ә «яшел күз» уен эченә яшерә белми иде әле —Абый, абый, ул чәчкәләр безнен өйдә, пыяла савытта су эчеп утыра-а. —Аякланып сезгә йөгергәннәр, димәк,—дип, төрттереп, хихылдады өлкән классташлар Укытучы кызарып-бүртенеп учына йөткерде дә —Кһым, кһым. йәгез, тел бистәләре, таралышыгыз, бүгенгә эш тәмам!—диде. ... Кызларның да йөзен кара болыт сарган иде. Галимнен гайбәткә тартым хәбәреннән соң Гөлнур, жен ачуы белән шатыр-шотыр ачкыч борды, кузгалырга «иренгән» ишеккә дак-док типте. Кибет ачылганын көтеп бер читтә чүкердәшкән өч карчык бу тамашадан сагаеп-өркеп «әстәгьфирулла» диештеләр. Якты йөзе белән кеше туйдырган кыз нишләп зәһәрләнә, нишләп тора салып таш пулат җимерә, йә? Башка вакытта: —Сары сандугачларым, кара карлыгачларым, иртә-зәрәдән үк жим эзләп кибет баскычына кунган бит, күрегезче! Әйдүк, әйдүк, кош капларым,—дип гөрли-гөрли әби-чәбине үз артыннан иярткән Гөлнур бүген күзен ал артып: — Миннән алдан кая очасыз, ала каргалар, әллә сатучы сезме?—ди. Кибет эчендә дә чырае төнтек иде анын, сүзсез генә үлчәде, сүзсез генә акча санады. Элек кергән-чыкканнан авыл хәбәрләрен тынлап, мәзәк сүздән шаркылдап көлгән кызнын иреннәре бөрешеп, бер-берсенә ябышкан, нәзек кашлар ап-ак маңгайны бозып, дугаланып җыерылган иде. Гадәттә, хатын-кыз аласын алгач тиз генә өенә кайтып китәргә ашыкмый, кибетче акчага шикәр-тоз сатса, алар бушка ләчтит сага иле Шул уй, шул исәп белән өч карчык та тәрәзә кырыена елышты Әмма телләреннән ярты кәлимә сүз тамарга өлгермәде. Гөлнур: —Болай да колаклар шаулый, урамда каркылдашыгыз,—дип. пырыл датып куып чыгарды. Аның холыксызлыгы әйтерсең лә дулкын аша Равиягә күчте, медпунктта да «һава торышы» бозылган, эссе жәйдә «боз ява* иле Бу көнгә хәтле яшенә-картына сыйпап-сыпырып кына укол тишкән мәрхәмәтле шәфкать туташының куллары тәнгә инә түгел, салкын тимер кисәге төртә диярсең, тамырлардан кан кача иле —Синеке авырттымы?—дип сорады бу хәлгә гаҗәпләнгән карт- коры берберсеннән —Инәсе дә калынрак, кызыбыз да ачулырак иде ахры,—дигән шелтә ачык ишектән Равиянең колагына чалынды, әлбәттә Кичә ул: «Их, сезне, наяннар» дип көләр иле әле, ә бу юлысы хәтерләре калыр димәде, тотты да ачуын бөркеде: —Сул аягыгыз медпунктта, уң аягыгыз кабердә, һаман дәваланасы з Зарланырлыгыгыз юк инде, тире каплаган сөякнең кай төшенә кадасаң да. авыртыр. Ә үзенең күзенә мөлдерәмә яшь т\лды Менә анын йөрәгенә— егерме ике яшьлек япь-яшь йөрәгенә—кайсыгыз ярасын төзәтерлек итеп дәва табар икән, йә? Равиянең борын төбендә хыянәт итеп яталар Кем белән диген син. сердәше-ахирәте Гөлнур белән бит. адәм хуры1 Галим кочагында угын пүләне дә яфрак яра диме Дамир9 Тикмәгә генә әйтмидер ул бу сүзләрне, бардыр Галимнен кыз сизмәгән этлекләре Хуҗалык рәисенең үзәктә көнаралаш җыелыш, көнаралаш бәйрәм, машинасы кулында, утыра да чаба Юлда туктап кемне генә алмый, уңда урман, сулда урман, кер дә югал, кер дә кач. Дамир шуларга ишарәлидер, мөгаен Гөлнурын күр син. Гөлнурын, кибеттә эшләп тәмам азды. Дамир гына җитми икән хәзер ана. инде Галимгә үрелә. Җүнле кыз ахирәтенең егете белән янәшә дә утырмый, ә бу. бозык, оятсыз, төн ката таллыкта «яфрак ярган» Ничек күзгә туры карар икән9 ! Хәер, оятсызлар бәхетле халык, ояла белми, битеңне тырнап сөйләшә. Авыл өстенә эңгер таралганын дүртәү зарыгып-тилмереп көтте. Берсенең дә башына: «Клубка чыкмыйм» дигән уй кермәде һәм керәчәк тә түгел иде. Җыелыпочрашып кичәге төнге маҗараларны тикшерү, бер-берсен гаепләү-тиргәү чишмә янында—аулакта гына башкарылырга тиеш булса да, клуб, ягъни мәдәният йорты «мин бар—син юк» дип, исемлекне барлау өчен иң кулай урын иде Авыл яшьләре дүртәүнең арага ятлар кыстырмыйча бер төркемгә оешып биегәненә күнеккән иде, ә бу кичтә, барысын да шаккатырып, дүртәү дүрт почмакта күңел ачты Дүртесенең дә эчендә мәчеләр тырнашып-чинашып сугышса да. йөзләре шат, сүзләре мул иде. Равия белән Гөлнур берсен-берсе ишетсен өчен, шүрәле кытыклагандай, клуб яңгыратып шаркылдап көлә, ара-тирә, сиздермичә генә, көндәш ягына зәһәр караш ташлый иде. «Минем Дамирымның кочагы килешкән моңа, ничек сөенә-сөенә сикереп бии»,—дип уйлады кибетче кыз. «Моның Галим белән боткасы пешкән, күзләре ничек ялтырый»,—дип нәтиҗә ясады шәфкать туташы. Галим белән Дамир исә хис-ярсуын бөкләп, йодрыкка төйнәде. Бүген кемдер кемнеңдер танавын җимерер ахрысы... Мунча күк эсселәнгән бинадан башта җилләнә-җилләнә Равия урамга атылып чыкты, аның артыннан ук Галим кузгалды. Алар чишмәгә җиткәнче кан кыздырып, әрләшеп бардылар. —Син төнлә урманда ни пычагыма озаклап йөрдең?—дип, көнләшеп бәйләнгән егеткә кыз, ихахайланып: — Бүре кудык,—диде —Нинди бүре? —Әллә соры, әллә кара шунда, син лутчы Дамирдан сора, аның күзе очлырак. —Нәрсә, сина Дамир белән төн уздыруы күңеллерәкмени?! —Син дә Гөлнур белән җәннәттә гизгәнсеңдер бит. Таллыкта сандугачлар сайрыймы соң? —Ишетмәдек, без бүтән нәрсә белән мәшгуль идек. Көнләшүеннән айга сикерердәй булган Равия «хи-хи» дип, көчәнеп кенә көлде дә: —Безнең кебек икән, без дә бүре куып аргач ниттек имән төбендә ял иттек,— диде. —Имән төбе тап-такырдыр инде... —Таллыкта да куаклар сынып беткәндер... Якында гына Дамир белән Гөлнурның тавышы ишетелде. Алар да урамга «ут ягып», талашып киләләр иде. Чишмә янындагылар тын калып, колакларын торгызды. —Тан аттырабыз дип кичә син башладың, син! Равия белән алдан ук икәүләп качарга сүз куешкан сез!—дип чәрелдәгән Гөлнурны Дамирнын калын тавышы бастырды: —Минем тәкъдимнән мәкер эзләмә, җавап бир: Галим белән кочаклашканнан сон сөякләрен авыртмыймы? Калын тавыш арасыннан тагын нәзек тавыш саркыды: —Ул синен кебек тимер кул түгел. Ипләп-жайлап кына кочаклый, әнә Равияне тикшер, берәр җире сынмаганмы! Аның тәне йомшак, гел сөяксез. Бар икән дөньяда кызлар!—диде Дамир, йөрәк астына үрләгән көнчелек утыннан пешеп. Арттырып җибәрде, арттырып... Әмма йомгак, кулдан ычкынып сүтелеп киткән, кире җыярга сон иде инде.. Ярар, мин сөякле икән, моннан ары кагылмассың мина үләм дисәң дә... ’ ’ Үпкәләде, жанаш, үпкәләде... Ничекләр бәхилләтер аны Дамир9 ... Яшьләр дүртесе дә бергә җыелгач, авызына «су капты» Сүзләренен җилеме юк. ябышмый, шуна дәшмиләр дияр иден, ул сүхтәр, телдән сикерә башласа, ничек кенә ябышачак иде әле! Барысынын да эчендә ачу шытып бүрткән, барысынын да үпкәрәнжүдән тыны кысылган, әлегә ызгыш-җәнҗал дилбегәсен шулар гына тотып тора иде Көрәген җилкәсенә куйган Шәләй килеп баскач кына сулыш алды бугай алар —Мин зерә сусадым, сөт эчәм,—диде тиле, иренен лач-лач ялый- ялый—Сез сүләшегез, сүләш. Мин дә яшь чакта кызлар белән сүләшә идем, кызлар да капка ярыгыннан минем белән сүләште Иелә-ята чишмәдән су шапыргач Шәләй ризасыз гына: —Каймагы әз, ипигә ягып ашагансыз —диде —Шыр су икән, мин кайтам итусә Галим аягы белән көрәк сабына басты: —Тагын кайсы кырны тишкәләден инде, йомран? —Әнигә әйтәм, сындырма минем алтын көрәгемне?—Тиле еламсырап көрәген тарткалады —Бир, бичараны елатма!—Равия без үкчәле туфлие белән егетнең аягына типте Ул арада Шәләй «алтын корал»ын эләктереп, иөгерә- йөгерә китеп барды —Ну, каты тибәсең, кызый,—диде Галим, бер аягында сикергәләп — Сөягем чатнады ахры. Туйга хәтле төзәлер анысы да Шәләй, йомран, тычкан, күсе, дөньясын казый, валлаһи —Казысын!—диде Равия, ул баядан бирле егетне чеметергә жай эзли иде. Хәер, Шәләй пәйда булып, һәммәсенең дә сулыш юлын ачкан, һәммәсе дә «тел сугышы»на әзер иде. —Үзенең бакчасында казынсын, минем чокыр күмәргә вакытым юк. Галим шулай дигән иде, кыз, мыскыллап —Әллә кемнәр белән таллыкта таң аттырырга вакыт табасын бит. баз күмәргә дә тап,—диде Гөлнур «әллә кем»не йоталмады. —Берәүдә склероз, исемемне хәтерләми бугай, дип,—песи төсле Галимгә килеп сырпаланды —Ә минем Гөлнур исемле бик матур атым бар, жаный, ул сиңа ошыйдыр бит, йә? Галим «Нишлисен син, артыгын кыланасын шикелле» дигәндәй, бер мәлгә аптырап-югалып, хәтта ки аягының авыртуын да онытып. Гөлнурга карап торды Аннан Равиягә «сдача» кайтарырга җай чыгуына шатланып. Гөлнурны җилкәсеннән кочты —Ошамаган кая! Үзең гөл. үзен нур син! Көнләшүдән бала йоннарын кабарткан Дамир сөйгәненен җилкәсеннән Галимнең кулын бәреп төшермәкче иде. муенына Равия сарылды — Болар таллыкта оятларын адаштырган, безнең алда кочаклашудан да тартынмыйлар, кил. без дә яратышыйк,—диде шәфкать туташы Берсе дә: «Җитте, киная-төртгерүләргә нокта куйыйк, югыйсә ахыры үкенечле тәмамланыр»,—дияргә ашыкмады Һәркем, егете—кызы, «мин түгел, ул хыянәт итте» дип саный, һәркем «ул»нын гафу үтенгәнен көтә, ләкин берәү лә яшьлек кирелеген җиңеп «кичер» дими пае Ник болар белән бәйләнешеп гомер уздырабыз әле. сизмисеңмени, урманга карап угаланалар, кичәгеләрне кабатлыйсылары киләдер.—лип. Равия Дамирны читкәрәк тартты —Юл бирик, ычкынсыннар! — Ычкынырбыз да, сезнең чылбыр боҗрасы түгел без, әйдә Галим — Гөлнур үрә каткан егетне селкетә башлады —Әй. син дим. безне куалар, әйдә! Галим белән Гөлнур уңга. Дамир белән Равия сулга каерды Бер-берсенен бәгырен өзгәләр өчен генә теләсә ни лыгырдаган дүртәү, парлашкач, кызуы беткән мунча ташы кебек сүрелеп калды 2. .к У • м u —Таллык та, таллык, дидек, әллә чынлап та көймә белән шул якка йөзәбезме? Хет анда ниләр үскәнен, нинди кошлар оялаганын күрәсе иде бер...—диде Галим. Гөлнур сузып-сузып кына: —Юу-ук,— диде — Нишләп синең белән җәһәннәмгә йөзим ди! Равияңне чакырырга иде. —Равия синең Дамирың белән шугалак шуа бит... —Минем эчем поша, Галим, синнән яшермим инде. Дамирдан башка яшәүнең кызыгы юк, сулар тәмсез, кичләр ямьсез... Син дә Равияне яратасындыр, әйеме? Егет айга карап уфырды. —Уф, ир-атка килешмәсә дә әйтәм, яратмаган кая... Ни бит, гаеп синдә дә, миндә дә түгел, безнең сөеклеләребездә Алар урманда «бүре куды», ә без—ике гөнаһсыз, өйгә кайттык. Ничек буладыр инде ул, башыма сыймый, дустыңның яры белән төн уздыру дим, әле җитмәсә... —Нәрсә «җитмәсә?» Әйтеп бетер! —Равия имән төбендә ял иттек, ди, бүре куып аргач. Тел төбеннән аңлашыла инде нишләгәннәре. Кызның йөрәге чәнчеде. Аһ оятсызлар, оятсызлар! Сукыр кошлар да ярын буташтырмый, ә болар—күзле бүкәннәр, тәмам шашкан икән лә. —Мин кайтам, Галим. Алар йөрсен парлашып... —Әйдә, озатам — Кирәкми, ай яктысында юлны саташтырмам. —Шәләйдән куркам дисен бит. —Әй, курыкмыйм ла, озатма, яме?—диде Гөлнур. Сулга каерган Дамир белән Равия дә шактый жир «тел йотып» атладылар. Егет, күзеннән яшь коя-коя барган кызның йөзенә иелде: —Елыйсың димме соң? Битендә яшь тамчысы җемелди. —Хурлыгыңнан чәчеңне йолкый-йолкый еларсың монда. Алар кичә таллыкта сайрашкан, ә без—туфли очына тузан да кундырмыйча өйләргә йөгердек. —Урманда бүре кудык дигән ялган даныбызны аклап аланны бер әйләнербез, бәлки? —Син дә каныма тоз салма әле, Дамир! Әллә сынавыңмы? Сез егетләр моңа мачтыр. Минем Галимемнән башка беркем белән дә урманга менәсем юк! Кыстама! —Гафу... Минем уемда бозыклык юк иде. Син әйбәт кыз, син Галимнеке, әйе. Туктатырга иде безгә бу мәгънәсез талашуны Син ничек уйлыйсың? —Әүвәл алар туктатсын, алар хыянәтче бит,—дип тәкәллефсез генә җавап кайтарды Равия. —Анысы да дөрес,—диде Дамир, кызның сүзен җөпләп,—Ник без гаепсез башыбызны ияргә тиеш ди. Гел сыртларын күрсәтмәсләр, йөзләре белән дә борылырлар, шәт —Хәзергә миндә бер генә тәкъдим, Дамир: кайтыйк та юрганыбызны бөркәнеп йоклыйк! Дамирга да Равия белән урам тузаны таптавы күңелле эш түгел —Өенә хәтле илтәм, әйдә. Мәшәкатьләнмә, адашмам, таныш авыл,—дип кире какты Равия. —Басмагыз иске тактадан гына дисең үзең. —Мин җинел, чыдатыр әле. Хуш, Дамир. —Хуш, Равия! Авылның дүрт очында дүрт капка ябылды Әгәр капкалар җанлы булса: «Нишләп безнен яшьләр ике төн рәттән иртә кайталар икән%- дип, сәерсенер иде. 2 үртәү ачу-нәфрәттән газап чиккәндә туй көннәре якынлашты. Җирле үзидарә рәисенен өстәл тартмасында егетләрнең: «фәлән көнне, фәлән сәгатьтә безнен никахыбызны рәсми рәвештә теркәвегезне үтенәбез» дигән гаризасы ята иде. Авыл хуҗалык рәисе белән шәфкать туташының, укытучы белән кибетченең өйләнешергә җыенуын белә, хәтта балаларга да сер ачык: тыкрык коймалары «Дамир + Гөлнур». «Галим + Равия»ләр белән әледән-әле чуарланып, һәм яңгыр яуган арты әледән-әле яңартыл ып тора пае «Никах көне» турында рәис Гыйльман абзый әүвәл Галимнен исенә төшерде —Өч көннән Равия дә. син дә паспортларыгызны китерерсез, документларны тутырып, әзерләп куярбыз,—диде —Синен фамилиягә күчәдер бит кәләшен? — Нинди сүз ул тагы! Минекенә, әлбәттә! —Хәзерге заман хатын-кызларын белмәссең, туган, үзенекендә калуы да ихтимал —Минем хатын белән алай булмаячак. Гыйльман абзый — Кунакларын болыт кебек ишелсә, ашханәне ал —Өйгә дә сыярлар, өй иркен, яна —Өйләнәсе егеттәге дәрт юк синдә, жегет. Буйдак тормышын кызганыч бугай. «Буйдак тормыш» уйдамыни, уйда—Равия, бердәнбер кеше Равия иде1 Әнә ул егетнең мангаена нинди мөгез кадаклады: Дамир белән каядыр таңнар аттыра Ятлар белән чуалу диләр моны Йә. нишләргә'’ Дамирны изеп ташларгамы (ичмасам ачу басылыр), әллә Равия белән араны өзәргәме? Болай авылда кыз-кыркынга кытлык юк шикелле Галим бер сызгырса—унау җыелыр А. юк! Акылдан битәр йөрәк бар дустыннын тешен койсан да. сөйгән ярыңны югалтма, башкалар белән дә бутама Егет ак халатлы кызга үзе ялынып килмәс, билгеле. Чөнки ул гаепсез гаепле, кичерү сорый алмый, кичерә генә ала. анда да теш кысып, ир горурлыгын җинеп кенә Гыйльман абзый балалар белән мәктәп бакчасында эшләгән. Дамирнын да хәтерен яңартып үтте —Гаризаң тартмамда «туй. туй» дип тыпырдап бии. җегет. Көнен- сәгатен онытма, әзерлән. Гөлнурына да тапшыр. Дамирның кинәт кенә әби йомгагы сыман уй-фикере чуалды. Гөлнурга нинәрсә тапшырсын икән ул? Алда туйлар, әйе. туйлар... Кыз аны Галимгә алыштырды түгелме сон инде? Дамирны яратса—сөйгәненен дусты белән таллыкта төннәр уздырыр иде микән, ә? Шуны оялмыйча йөзгә бәреп әйтүен күр син. берәү яшерер, берәү уңайсызланыр иде Әгәр Гөлнур: «Үкенәм. кичер»,—дисә. Ул чакта, кһым. «юк!» дип мөнәсәбәтләрне шартлатып урталай сындырырга ярамастыр шул, чөнки, чөнки Энә карагыдай ябык нечкәбилдән гайре күңел беркемгә дә талпынмый. Нечкәбилнең йөреш-торышларына кадәр якын, кыз мәктәп яныннан узганда да күзләрен алалмый карап кала Дамир Каймакта учка сыярлык нечкә биленнән эләктереп, кычкырта- кычкырта үбәсе килә —Абый. абый, сезне «перси» чакыра!—дип эндәште балалар. Галим урам якта—койма артында басып тора иде Кул биреп исәнләшү булмады, тамак кыру гына булды Ике арадан кара мәче йөгергәннән бирле дуслар берберсенә салкынайган иде —Балалар карый, юкса, койма аша гына сөякләреңне вата идем.— диде Галим - Минем сөякләр арасыннан синекен дә чүпләрләр иде,—диде Дамир — Бүген кич Равия белән икегезгә суд ясыйлар. Д Галим шаяртмый, йөзе җитди, кара күзләре усаллык исәпләп ялтырый иде. —Хөкемдарлар кем сон?—дип елмайды Дамир, әмма елмаюы ирен очында гына, ә зәнгәр күзләрдә исә дөрләп ачу кабынды. Һич гаепсез кешеләргә нинди хөкем ди ул! Саташкан! —Хөкем итүче без—Гөлнур белән мин, Дамир кордаш Иң беренче бәхәс купкан төндә без анын белән таллыкка йөзеп чыкмадык, өйләргә таралыштык. Мина нәстәмә кеше кызлары! Соңра сезнен хыянәтегездән гарьләнеп кенә бодай суктырмыйча кибәк очырдык без. Димәк, гөнаһлы- лар—сез! —Алдашма,—диде Дамир,—сез таллыкта «сандугач сайратканда» Равия дә, мин дә өйләребездә утыра идек. «Беркатлы ахмаклар» дип сез бездән көлмәсен өчен генә ялганладык без. Димәк, кич рольләр алмашына, хөкемдарлар Равия белән мин, ә җинаятьчеләр—син һәм Гөлнур! Ике «тәкә» ике яктан койманы китереп кыстылар. —Куык очырма, сез таллыкта идегез! —Күзгә төтен җибәрмә, сез урманда идегез! Тик тәкәләр мөгезләреннән ут чәчрәтеп сугыша гына алмадылар, бакчада егерме пар күз, кызыксынып, аларны күзәтә иде. —Кичкә чишмә янына кил,—диде Галим, еш-еш сулап. Дамир маңгаена чәчрәп чыккан тирен кул арты белән сөртә-сөртә: —Кемнән шөлләргә, килермен,—диде. Егетләр коры пар бөркеп кайнап-ташыганда кибеттә дә «җанлы әңгәмә» корып яталар иде. Равия, халыкның әзрәк чагын чамалап, кибеткә килде. Тиктомалдан гына Гөлнурга барып ябышсаң, җәнҗалчы кушаматы тагулары бар, шуңа күрә ул туй күлмәкләре эленгән почмакка карап аһылдады да: —Абау, бу фәрештә киемнәрен складта яшереп тотканнар, ахры, минем туй алдыннан гына, абау!—диде. Гөлнур он үлчи иде, соскычын ташлап киемнәр бүлегенә йөгерде. —Ярты ел кибеттә тузан жыя бит инде алар. Ходаем! Әнә, биркаларына ат хәтле хәрефләр белән язылган фәлән числода тегелгәне, әнә, күзеңне ачыбрак укы, күрмәсәң, кешедән сора, укып бирерләр,—диде ул һәм ирония белән өстәде.—Кайберәүләргә ак киясе дә түгел, никах киченә кадәр эше эшләнгәч... Он үлчәтүче Фәсхия карчык колакка каты иде, ишетмәде, ә Равия ишетте, бу сүзләр ук сыман йөрәккә үк кадалды. — Мин хет күрше алмасына үрелмәдем, үз бакчам җимешен генә татыдым, ә син Дамирына хыянәт итеп, минем Галимем белән дә сыйландың! —Серләшегез, серләш, ахирәт дусларга сер сыя, мин ашыкмыйм, оланнар, этем ашаган, кәҗәм көтүдә,—диде чукрак карчык. «Сер» инде кибеткә генә сыймый, иртә кузгалган язгы ташу кебек авыл урамнарына да җәелергә маташа иде. Гөлнур бот чаба-чаба артка чигенде: —Үл-ләм, бер ыштыр бите үз бакчам җимешен генә татыдым диме9 Тиле Шәләйне ышандыр, яме? Син минем юаш Дамирымны юри урманга апкитеп аздырдың Мин ул, мин саф, керсез җан! Әйтсәм әйтим, без синен Галимең белән таллыкта чыбык заты да күрмәдек, сез урманга йөгергәч, кайттык та киттек өйләргә! —Ә-ә, сез безгә шундый матур ялган әзерләп куйдыгызмыни әле? Туй алдыннан акланыйк-пакъланыйк дип уйладыгызмы? Равия белән Дамир ике жүләр, ике сантый, ышаныр дисезме? Сезнең хәйлә капкынына тычкан ботын кыстырган ди әнә! Чишмә янында да дүртәү татулашырга ашыкмады. Берсе дөрләгәндә икенчесе су сибәргә теләми иде. Җәнҗалны тирәнгә җибәрделәр, һай' Ул тамыр җәеп, тагын да ныгып үсеп китсә—аны кем йолкып ыргытыр иде икән?—бу хакта баш ватмадылар шул Бер-берсен чәнечкеле сүзләр белән кадап-төртеп туйгач. Галим белән Гөлнур гадәттәгечә унга. Дамир белән Равия сулга киттеләр. Бу хәл һәр кич кабатлана, ә туй. гармуннар уйнатып, биеп-жырлап. каршыга йөгерә иде. Себердән бүләкләрен кыстырып Галимнең жизнәсе белән апасы кайтып төштеләр. «Яраткан энемнен туенда идән такталары сынганчы биемичә. Себергә аяк та атламыйбыз»,—дип гөрләде апа-туган. Кунаклар урнашып та өлгермәде. Владивостокта яшәүче хәрби абыйсыннан телеграмма китерделәр «Туйга көтегез, юлга чыгам» дигән хәрби-туган. Вакыт-вакыт Галимнен башында «Гыйльман абзыйдагы гаризаны ертып ташларга һәм язылышу көнен Равия белән татулашканга кадәр чигерергә»,—дигән уйлар бөтерелә иде. инде төп йортка туганнар жыела башлагач, бу уеннан ваз кичте. Бит һәрберсенә хат язып, гозерләп- гозерләп чакырды, кайтмасагыз. туган санамыйм дип тә кисәтте Хәзер туй булмый, өйләнмим дип, аларны себерке белән куаргамы’! Берни эшләр хәлең юк. Равия белән араларны көйләп-җайларга тиеш ул. Изге ниятемне тормышка ашырам дип. егет иртән үк медпунктка сугылды. Аны күргәч, кызның күз карашы яктырып киткәнен тойды ул. бу аның әрнегән-сыкраган күңеленә май сылап жибәрде Кыз ана ымлап кына утыр, диде, димәк, кумый, моны ла әйбәткә юрарга була иде. Равия, авыруларын укол кадап озаткач, дару исе сеңгән алгы бүлмәдә икәүдән икәү генә калдылар. —Чирләдең мәллә?—диде шәфкать туташы, ак тешләрен җемелдәтеп Галим әйтәсе сүзләрен хәтереннән барлады Авыз эчендә ботка пешереп, җебеп утырырга ярамый, кистереп-өздереп әйтергә һәм өзелгән җепне мәңге сүтелмәслек итеп ялгарга кирәк иле —Әһә, чирләдем... —Нинди дару языйм, кай төшен авырта? —Белгән дә юк кай төш сызлаганны. Йөрәк ахры. Дару дип.. Аның даруы син генә инде — Гөлнур түгелмени? —Йә. Равия, акылыңны чәчмә, туктат шул мәгънәсез уенны. Берничә көннән Гөлнур белән Дамирның да. синең белән минем дә туебыз, кеше көлдермик, матур гына барып язылышыйк Мин сине яратам, син дә яратуыңны инкарь итмисендер. Кыз. чәчәк ясап, иреннәрен бөрештерде —Әйе. безнең туй җитә шул. Мин риза, ләкин бер шарт белән —Нинди шарт ул?—Галим болай гына сорады, ул теләсә нинди шартка күнәчәк, тик Равия белән кавышсыннар гына иле! Ә Равия, тиз генә түгелмәде, беркавем түшәмнән нәрсәдер эзләгәндәй, башын өскә күтәреп торды Аннан сон гына — Гөлнур белән икәү аягыма егылып, аяк битемне үбеп гафу үтенегез!—диде. Егетнең түбәсенә чүкеч белән суктылармыни, чигәләре чатнап куйды —Равия, тилермә сана! Без синнән егылыплар гафу сорарлык бер гөнаһ та кылмадык! —Оныттыгызмыни, тәти егет. Гөлнур белән таллыкта үбешеп- кочаклашып һәм дә... —Сез ул Дамир белән имән төбендә аунаштыгыз, үз гөнаһыгызны безгә аудармагыз, оялыгыз!—диде егет «Теләсә нинди шартына күнәм» дип. ашыгыбрак әйткән икән, менә күр. бер гаепсез башыңны дегеткә батыралар... —Жә. мин гаепле, ди. жә. кичер —Дамир кызнын каршысына тезләнде —Сал чүәгеңне, сал оегыңны, ун тапкыр ун бармагынны да үбәм Яратуым хакына аягыңны юган суны да эчәргә риза мин Равия тәкәббер генә өстәл янына килеп басты —Чур, җаным, минем шартым яртылаш кына үтәлергә тиеш түгел, сөйрәлчек Гөлнурыңны да чакыр, ул бер аягымны, син икенче аягымны үбәсез! —Аның тамчы да гаебе юк бит. Равия бәгърем, акылыңа кил, зинһар! Борын төбендә туебыз әнә. —Алайса мина хыялында гына өйләнерсең инде, Галим, раз сөйрәлчегеңне аклагач,—диде кыз. —Ярар...—Дамир торып, чалбар балагының тезләрен каккалады — Ярар, булмагач, булмый икән, хуш,—диде ул. әллә ишекне япты, әллә юк, кулы камыр, гәүдәсе камыр, ә баш. тагын бер тапкыр чүкеч белән орган төсле, үтереп шаулый иде. рәис үзидарәгә юнәлде, анда әллә ни ачылмады, түш кесәсеннән паспортын алып, Гыйльман абзыйның өстәленә ташлады. —Тутыр кәгазьләреңне, Гыйльман абзый. түлке»хатын» дигән сызыкка язмыйча тор, без шахтан шәрабе ачканда да сырлап куярга өлгерерсең,— диде. Рәис абзый паспортны әйләндерде-тулгандырды да, сирәк сакалын сыпырып: —Безнең ише карт ишәккә сезнең мәзәк һич аңлашылмый, жегет,— диде.— Аңлат әзрәк. —Соңыннан аңларсың. Гыйльман абзый, соңыннан... Карт ян тәрәзәдән күреп калды, егет, эре-эре атлап, кибеткә табан борылды. «Туй дөмбесе» Дамирның да яңа йорт капкасын шакыды. Аны әниләре башка чыгарып, өйне бизәп-матурлап куйган иде. Ул сеңлесе артыннан Гөлнурга хат юллады: «Нечкәбилем, без синең белән язмышларны бергә бәйләргә җыенабыз, шәт, көненсәгатен онытмагансыңдыр ? Соңгы вакыттагы ямъсезләшүләребезне җилгә очырыйк, мин сине гафу иттем, гаилә корып яши башлагач та, кузгатмам, ант! Мәктәп бакчасында—карт алмагач төбендә көтәм, кил. Туй хәстәре турында сөйләшербез. Дамирың» Гөлнур мәктәп бакчасына килмәде, шул ук «яшел чикерткә» егеткә шакмаклы дәфтәр бите тоттырды. —Мә, абый, апа бирде! «Дамир, туй хәстәре дип юмалама, яме,—дигән кыз.—Минем ак күлмәгем, бүтән кирәк-яракларым да әзер, өйләнешәсе көнебез дә хәтеремдә. Әмма син куанычыннан түшәмгә сикермә, яме? Карт жегетләр исемлегенә эләгүен дә мөмкин чөнки Иң элек синен «сулда уҗым чемченүләрен» өчен мине бәхилләтәсең бар. Шунсыз чыкмыйм мин сина кияүгә! Үзен генә теләнмисен гафуны, Равия белән икәүләп, алдыма тезләнеп, башыгызны жиргә ора-ора сорыйсыз кичерүемне...» Егет хатны ахырга хәтле укып бетерә алмады, вак-вак кисәкләргә ертып, алмагач төбенә сипте. Ни кылана бу Нечкәбил?! Һаман үчләшеп- үртәшеп туймый, һаман бер гөнаһсыз кешеләргә яла яга Шулай инде ул, үзе карага буялган бүтәннәрдән дә кер эзли. Ялгышасың, жанкай чибәр кыз. Дамирның аккан-тамган жире юк, ул саусәламәт ир бәндәсе, «карт жегетләр» исемлегенә мәңге кермәячәк, син ана андый киләчәк юрама да! ... Гыйльман абзый аны сагаюлы караш белән түргә әйдәде. —Уз, энем—жегет, уз. Нигәдер Галим дә, син дә җилкәгезгә болыт ишелгәндәй, сыгылып йөрисез әле. Туй мәшәкате басамы, дим... —Өйләнү—җаваплы нәрсә шул, Гыйльман абзый. Ну өйләнмичә дә ярамый, бер бездән генә калмаган —Дамир дулкынлануын йөзенә чыгармаска тырышты, башын аска иеп сөйләште —Менә, паспорт, тик ни... —Әлегә «хатын» дигән графага кул тидермәскә, иеме? Шампан шәрабы арттырганда да тутырып була анысын... Егетнен колакларына ут үрләде. —Уемны каян сиздең. Гыйльман абзый? —Ике дистә ел никах терки-терки сизмәгәнне сизәрсен. жегетем Сина да, Галимгә дә бер киңәшем бар минем Әллә дим. әзрәк кичерәсезме туегызны, нримир көзгә, әйе, көзгә Ямьле чак, ризыкка мул чак. ә. жегет? Кайнар башларыгыз да чак кына суыныр иле. —Юк, мин бер кисеп ике ялгый торган малай түгел, Гыйльман абзый, таш яуса да гаризамда күрсәтелгән көндә әйләнәм! —Үз күленә чуммаган үрдәк ахырдан үкенә, энем-жегет. һай. үкенә Уйлап бак, уйла. Әмма Дамир уйдан гарык иде, ул як-ягына карана-карана медпунктка юнәлде. ... Өч көннән авылда тешсез гайбәтчеләр дә рәхәтләнеп чәйнәрлек вакыйга булды. Ефәк тасмалар белән бизәлгән жинел машиналар, каз- тавык пырылдытып выжвыж урам әйләнде дә үзидарә каршысына туктады, бер машинадан, Галим, икенчесеннән... Гөлнур чыкты һәм култыклашып баскычтан менеп китте Аларнын аяк эзендәге тузанны жил «өф-өф» итеп өргән генә иде. аллы-гөлле тасмаларын җилфердәтеп тагын дүрт машина килеп өстәлде. Боларында Дамир белән Равия иле Койма-капкадарга сырышкан бала-чага —Саташканнар, саташканнар! Дамир абыйга Гөлнур апа. Галим абыйга Равия апа тиеш.-дип ризасызлык белгертеп кычкырды Адәм балаларын куша-аера чәч агарткан Гыйльман абзый язылышу тантанасы алдыннан: —һай. кайнар башлар, нишлисез, ә?! Үз күленә чуммаган үрдәк ахырдан үкенә!—дип юкка гына өтәләнде, аны берәү дә ишетмәде, ишетсә дә тыңламады: колаклар чукрак, күзләр сукыр иде Дүрт якнын ата- анасы, туган-тумачалары да әлеге табышмактан тәмам аңгырайган иде бугай. Аргы очта көткән килен бирге очка, бирге очка төшәсе килен аргы очка төшә, аптыраш, валлаһи' Көне-сәгатендә генә беркемгә дә бернәрсә аңлатмыйча парларын алмаштырды да куйды яшьләр. Икенче көнне Галим, тан белән уянып (дөресрәге, йокысыз төн уздырып) кырга чыгып чапты. Йөрәктәге сызлавыкнын әрнүенә чыдарлык түгел иде, аркасын чәнчеп, печән камылында аунады яшь ир Зөфаф кичендә ул белде: Гөлнур ана «тук» килеш эләккән, алар Дамир белән «тыелган алма»ны бүлеп ашаганнар икән инде Рәис кырда, ә укытучы мәктәп бакчасында игәлдс. Гомер буе уфырып яшәргә туры килер ахрысы: Равия белән Галим күптән «татлы жимеш»тән авыз иткәннәр, Дамирга коры төше генә калган, төкерсәң— кеше сизә, төкермәсән—теш ярыгына кысыла Их кеше ярлары-ы! 3 уй кыңгыраулары чыны тынып атна-ун көн үткәч, Галим кул изәп кенә Шәләйне чакырды —Күрше, кил әле. янәшә утыр.— диде, капка төбендәге эскәмиягә күрсәтте. —Әләй, куркам, колактан борасың! Шәләй якын килергә базмады — Бормыйм, күрше, утыр инде — Шуннан II.IHJ сүл» куркам! —Серне кычкырып әйтмиләр, Шәләй, казакка гына пышылдыйлар, син акыллы кеше, моны беләсең,—дип, тилене юмалый-юмалый янына утыртты һәм кулын аның җилкәсенә салып -Хәлләрең арумы.’—диде Шәләй авызын ерды. —Төнәген базыма ярыплан очып төшеп борыны белән кадалган —Ярыплан гүгел ул. Шәләй, безнең хуҗалыкның тракторы Эш ясап ягасын тәки Жә. жә. куырылма, тимим Син чокыр казырга өстәгеләр куша дисеңме? Т —Ие, өстәгеләр,—дип күзләрен челт-челт йомды тиле. —Мин бер йомыш кушсам, тыңларсың микән. Шәләй? Синең күршең дә нәчәлник бит, аерма шунда гына, сиңа әмер бирүчеләр өстә, ә мин җирдә яшим. —Ә-ә, шулаймыни? Элсә ара-тирә сине дә тыңлармын, ие. —Син укытучы Дамирлар күршесе Сәрия апаңнарга көн саен барасыңмы, дускай? —Кәҗә сөте эчерсә, ие, барыштырам. —Йомышым шул иде, Шәләй, Дамирлар йортында ни күрсәң, ни ишетсәң, чәчми-түкми мина сөйләрсең. Шылдымы? —Шылды, ие. Тиледән шымчы ясаунын түбәнлек икәнен Галим аңлый һәм үзенең икенче «мин»еннән бик уңайсызлана иде. Әмма, көнләшү берни белән хисаплашырга теләми, акылны тышаулый, ә ярсу хисләрне бәйдән ычкындыра иде. Ул менә: «болар алга табан нинди мөгез чыгарыр икән?»—дип көткән гайбәтчеләргә җим каптырмас өчен (гәрчә хатасына сөрлексә дә) «уф» димичә генә көнне төнгә ялгый, ә теге йортта нишлиләр? Дамир белән Равия нишли? «Ничек яшисез?» дип төпченә алмыйсың, элеккеге дуслыкның әсәре дә юк. бүген авылда алардан да зәһәррәк дошман булмас. Шөкер, урамнар киң, ике көндәш кара-каршы очрашса, караңгы чырайларын күлмәк якасына яшергәндәй итеп, исәнләшмичә генә узып китәләр, әгәр тар басмада булса, тәкәббер тәкәләр кебек бер-берсенә юл бирмәсләр: көн дә мөгез сындырырлар, көн дә суга мәтәлерләр иде. Шәләй ике көнлек күзәтүенең нәтижәсен бөртегенә кадәр Галимнең итәгенә бушатты: —Ишегалдында утыз бер тавык бодай чүпли, яннарында бер әтәч... Койрыгы йолкынган, гүпчим кыска, тамагына салкын тидергән, карлыккан тавышлы. Ике сыер савалар ике чиләккә... Сарыклары унау... Өчесе мөгезле, җидесе мөгезсез... Мәчеләре аклы-каралы, эт белән уртак савыттан ашый, ие. Үрдәкләре су эчкәч авызын югары күтәрә, су тыгыладыр бугазларына, ие. Тәрәзәләре дә, ишекләре дә ярыксыз ахры, сүз чыкмый өйләреннән. Дамиры бакча казый, Сәрия апалар кырыенда ук, ие. Аңа Равиясе: «Әй син, ашарга кер» дип акырды баскыч төбеннән генә. Дамир кергәч көрәген чәлдердем, баз казырга кирәк ул яхшы көрәк . Минеке искерде, катырак төртсәң— сына... Галим «чүп-чар» эченнән бер генә җөмләне игътибарга лаек дип санады: «Әй син, ашарга кер!» Дамир да түгел, җаным да түгел, «әй син» икән алайса. —Ишегалдында йөргәндә Равиясе гел бер җыру җырлый, ие. —Нинди җыр9 Күңеллеме, сагышлымы9 —Әй лә, җыру төсле жыру инде. — Иртәгә отып кайт шуны, Шәләй, отмасан—колагыңны борам! Шәләй отып кайтты. — Һаваларда ике аккош, Берсе бәйле, берсе буш, Төшемдә күрсәм—күңелем хуш. Уянып китсәм—куеным буш,— дип. кулларын чәбәкли-чәбәкли такмаклап күрсәтте ул. Чыпчык чыркылдаса да кушылып көлгән шаян Равиянең моңлануы сәер иде. Хәер, нигә «сәер»? Өзелеп яраткан Галимен читкә тибәреп, җиде ятнын салкын кочагына чумды бит. шуңа йөрәген сагыш телгәлидер. Җырдагы кебек бер-берсен төшләрендә генә күрергә калды хәзер. Юк, Галим Равиянен хәсрәтләнүенә сөенми, чөнки үзе дә бәхетсез, җаны тартмаган хатын белән түшәк бүлешә, сүз бүлешә, ризык бүлешә Ары табан болай жан кыйнап яшәүләре шактый арытыр, әллә сон балалар тәгәрәткәнче гайбәтенә дә, туган-тумача үгетләвенә дә карамыйча аеры лырга микән? Әйе, әйе. мондый уй вакыт-вакыт ми тәрәзәсенә чиерткәли иде, ләкин озакка түгел. Алар нәселендә бергә берегәләр, бергә табыналар Аннан чәчәк аткан уй бөре килеш үк коелды да: Нечкәбил чирләде Чире шул иде: күнеле болгана, ни генә капса да абзар артына чыгып коса, акылдан язган сыман: «ашамасам үләм»,—дип. эссе жәй уртасында тозлы кыяр таптыра. Галим аптырабрак: «Синдә нинди чир сон ул?»—дигән иде. яшь хатын әче алма кебек түгәрәк яшел бәбәгеннән чаткылар чәчрәтеп —Аңгырага сабышма, минем буемда бар!—диде. Ун көн бер түбә астында яшәү дәверендә йөрәкне җылыткан беренче шатлыклы хәбәр иде бу. яшь әти салынган җилкә-канатын төзәтеп, иелгән башын югарырак күтәреп иөри башлады. Шушы кыска гына вакыт эчендә балага узган (вәт заманасы!) сөйкемсез Гөлнурга яратмаса да. туачак сабые хакына кадер-хөрмәт күрсәтергә тиеш иде ул Чистай базарыннан мичкәсе белән кыяр кайтартылды. былтыргы уныш (янасы түтәлдә яралып кына ята) булып, эче куышланса да. Гөлнур, иртә-кич. кетер-кетер шуны кимерде Әмма бала Галимнен чуалган-буталган дөньясын тәртипкә салып, җанында тынычлык урнаштырмады, сөенечле хәбәрләр баштанаяк күмсә дә ул Равиясен оныта алмый. Равия—төзәлмәс яра. сызлап-әрнеп. «син бәхетсез» дип искәртеп, йөрәк түрендә тора бирә иде Икенче очта Дамир тормыш ямен җуйды. Ун көн элек кенә, дуамаллык белән кылынган ялгыш, дөньясын утын пүләне кебек ваклап- тураклап ыргытты. Анын йортында күгәрчен төсле гөрелдәп жан сөйгәне Гөлнур йөрергә тиеш иде. Шунын нечкә билләреннән кочып, татлы иреннәреннән үбеп бер юрган астында назланышып ятар төннәрендә гөберле бака сыман салкын тәнле мөрәүвәтсез хатынга орын имеш Һай. Гыйльман абзый әйтте аны, әйтте, үз күленә чуммаган үрдәк ахырдан үкенә, диде. Хәзер үкенеп ни майтарасын: эш узган, аладан кола туган Үзенә күрә салкын тәнле гөберле генә димисең Равиясен дә. «мин авырга уздым» итенә, әллә юри үрти, әллә жәлләтә Бала дигәч Дамир санады-исәпләде дә. бераз шикләнеп: —Бигрәк тиз. диде. —Нәрсә «тиз»?—Равия кияүгә чыкканнан бирле елак тавыш белән сөйләшә иде. —Балага узуын дим. бигрәк тиз. —Вәт сантый, беренче төндә үк нишләдек сон без синен белән? Курчак уены гына уйнамадык шикелле. Өнәмәсән—алдырырмын Дамир балалар ярата, бала анын өчен изге жан иле. Равиягә җикеренеп: —Алдырып кына кара, мин сиңа әйтим!—диде — Йә. йә. гайрәтләнмә!—диде хатын —Минем кысыр булуымны теләгәнсеңдер әле бәлки Монысына ир җавап бирмәде. Әйе. кайчакта: «Равия бала тапмаса. безгә бергә яшәп интегәсе дә түгел».-дигән яшерен уй жанга сыдырылып үтә иле. Инде хәлләр үзгәрү ягында: өйдә сабый авазы, сабый көлүе яңгырар Их. Гөлнурдан таптырырга тиеш иде бит ул зәнгәр күхзе наяннарны. Гөлнурдан! Уртак куаныч, уртак бәхет иттереп Бала белән йомшартып Равиянең ир дигән кемсәне кеше арасына алып чыгасы килә иде «Тату яшиләр икән, култыклашып кына кунактан кунакка йөриләр икән».— дигән сүз ирештереп Гөлнурның йөрәген яндырырга кирәк иде ана —Өй тавыкларына әверелдек без. синен дә ял, минем дә ял. үзәккә— апаларга кунакка барыйк, әзрәк кәефләнербез, диде хатын —Үзен генә кәефлән,—диде ир—Минем эшем күп Эше юк иде. билгеле. Равия белән янәшә атлап йөрмәс өчен бер сылтау гына иде бу Ул ничарадан бичара печәнлек жирен казырга кереште Моңарчы беренче покоены чапкач, икенчесен көтә, аннары трактор белән сөрдерә иде, ә хәзер үзе «сөрә». Өйгә кереп тамак ялгаган арада, син күр дә, мин күр. көрәк «аякланды» Аны кем урлаганы көн кебек ачык иде, Сәрия апаның туганы Шәләй ничә көннән бирле, чебеш күзләгән тилгән кебек алар тирәсендә бөтерелә, беркем түгел. Дамирнын тимер саплы көрәген шул «сакаллы сабый» гына җыештырган. Сәрия апанын мунчасы артына качкан тилегә: —Шәләй, бире кил әле,—диде Дамир —Мин сине ачуланмыйм, кил, малай. Көрәгемне күрмәдеңме? Беркатлы Шәләй, күзләрен ялтыратып: —Күрдем, ул безнен абзарда, нүешкә сөялгән,—диде. — Кара син, ә! Аякланган икән алайса. Бик каты эшләткәнгә үпкәләгәндер инде. —Хи, дивана мәллә син! Көрәкнең аягы юк ла. Минем җилкәдә кайтты, шуны да белмисең, үзең укытучы тагы, түлке син аны урлама, ул минеке-е! —Урламам, миндә запас көрәкләр бар, Шәләй брат. Якынрак кил әле син, кил. Утыр балчык түмгәгенә. Менә шулай. Син рәис Галимнәр күршесе бит инде, күрше күршегә керештерәдер. Ничек соң анда, Гөлнур дим, яшь килен, боекмыймы? —Боекмый, жу-ук, боекмый, ишегалдында йөргәндә гел тозлы кыяр ашый. —Нишләп? Шәләй ана сөзеп карады: —Хи, син вапще дивана икән, шуны да белмисең. Эчендәге бәбие сорый! Дамирнын йөрәге дерелдәде. Аның Гөлнуры—Нечкәбиле чит ирдән бала табарга җыенамы?! Йа Хода, кемнәр каргышы төште бәхетсез башларга! «Аның Гөлнуры» диме? Нинди аныкы. Гөлнур унике көн элек Галимнен никахлы хатыны булды, хәләл иреннән таба ул бала, ач күзеңне, уян йокыңнан Дамир! —Да-а, Шәләй. пешердек без ботканы. —Хи. Сәрия апа да тары боткасы пешергән ие. кәҗә сөте белән. Сез нәстәнекен пешердегез? —Сиңа андыйны ашарга язмаган, Шәләй, бәхетле кеше син. Авылда һәркем бер юлдан йөри, чөнки кибете дә, мәктәбе дә, конторасы да уртак, Равия белән Гөлнурның да сукмаклары кисеште Кыска ялдан сон икесе дә эшкә чыккан иде, Гөлнур әбәткә кибетен бикләп, мудпунктка керде. —Укол-мазар кадатасын мәллә?—дип кызыксынган хатыннарга ул алгы бүлмәдәге Равия ишетсен дип. юри кычкырып сөйләде: —Бәби көтәбез. Галимем үзәккә—консультация бүлегенә куа. Күренеп, учетка басып кайт, ди. Синен исәнлегең мина алтын тауларыннан да кыйммәтрәк, ди. Үзенә охшаган малай апкайтам дигәч, нәрсә ашатырга, нәрсә киендерергә белми әтиебез. Менә врачка юлламага керүем иде. —Бар. бар, без сине чиратсыз уздырабыз,—диеште хатыннар. Ә Равия ана сикереп торып юллама язарга ашыкмады. Ул озак кына бер карчыкнын кан басымын үлчәде, пульсын санады һәм үз чиратында арткы бүлмәдәгеләр тыңласын өчен «тел тегермәнен дә әйләндерде». —Дамирымның һич эшкә җибәрәсе килми, ял ит, ди. Эшең авыр, өсте-өсте авыруларың, ди. Мәйтәм, балага узу ул бит әле чир түгел, бәхет кенә. Декрет акчасы да ярап куяр гаиләдә, мәйтәм. Авыл халкына дүртәүнең туй алдыннан гына яр буташтыруы һаман да ачылмаган сер иде. карчык-корчык ике яшь хатынның мактануыннан шушы сернен очын эләктерергә тырышып, яулыгын чиште, колагын тырпайтты, әмма берни дә аңламады. Юлламага Хәкимова дип язганда Равиянең кулы калтырады. Ул Хәкимова булырга тиеш иде, ул! Юллама астындагы Еникеева дигән имзаны күргәч. Гөлнурнын үт куыгы сытылды. Гөлнур йөртергә тиеш бит бу фамилияне. Гөлнур' Карак, өстерәлчек, икейөхте! Равия битенә «ыштыр япкан» Гөлнурны һич көтмәгән иде. «даруга ашыгам» дип. халыкны медпункттан этә-төртә чыгарып жибәрде дә, жанында дулаган давылында үзе үк кайнап-бөтерелеп өенә чапты һәм чүмеч белән чумырып су эчкәч, юлга чыгып басты. Дамирга «Әйдә, илтеп куй» дип ялынмады, гараждагы төсе уңган иске «Жигули» ярты сәгать боргаласаң кабына иде бугай, ә хатын ул арада узгынчы машина белән барып та житәчәк иде. Гөлнур да юлламасын кесәсенә тыгып китеп бара иде. авыл башында ире очрады. —Кая юл тоттың?—диде ул хатынына, коры гына. —Бүлнискә. врачка күренергә —Әйдә, илтәм. —Муеныңнан хужалык эшенә баттым дисен ич. — Батсам—калкырмын Хәзер безнең үзәктә киңәшмә башлана, кайтканда көтмә, автобуска бар. Үзәк юлында ялгыз умырзая кебек, жил иркендә чайкалып. Равия басып тора иде. Гөлнур учы белән иренен руль тоткан кулына басты: —Туктый күрмә, выжылдап узып кит! Кеше хатыннарын төяп йөрергә син колхоз арбасы түгел! Галим аның кулын читкә селтәп атып, нәкъ Равия кырыена килеп туктады. —Утыр. Равия... Алгы утыргычка жәелгән Гөлнур турсаеп, тәрәзәгә табан борылды Өчесенең дә чырае караңгы, өчесе дә авыр сулый иде Әзрәк баргач. Галим көзгедән Равиягә каралы: хатынның күзеннән бик-бик тырышып та яшерә алмаган газап һәм әрнү түгелә иде. Өйдә Равия: —Нәчәлник хатыннары машинада гына жилдерә. ә мин корсаклы килеш жәяүгә калдым.—дип. күз яше белән елады. Дамирнын «мин-минлеге»нә тиде бу. Гараждан машинасын сөйрәп чыгарып атна буе казынды. Машина ачкычын бору белән үк кабынырга «гадәтләнде». Гинеколог-акушер икенче тапкыр билгеләгән тикшеренүгә Равия дә. күкрәк киереп, машинада юырта иде Йа Хода, алдан сөйләшеп куйган төсле тукталыштагы утыргычка билен кин каеш белән буган Нечкәбил «кунаклаган» иде. —Машиналар чебен урынына оча. берәрсе утыртыр әле. туктама!— дип боерды Равия. —Тс-с. әкрен!—диде Дамир, әйтерсең хатынының яшелле-күкле тавышыннан куркып Нечкәбил очып китәчәк идс Ир әкрен генә тормозга басты. —Рәхмәт, зур рәхмәт,—дия-дия. Гөлнур утыргычка сеңде Ир җилкәсе белән тойды арттан җылы дулкын бәрелә. Нечкәбил дулкынланудан еш- еш тын ала. ә сулышы кайнар, шундый кайнар Их. аккан суларны кирегә борып булса икән! 4 бүлнискә илт! «Хатын-кыз бит. рәтен-чиратын беләдер» дип бәхәсләшмәде Галим, хатынын ипләп кенә машинага чыгарып утыртты Әмма ул да әз-мәз «рәтен- чиратын» белә иде Баш төймәләрен чалт-чолт китереп санады фәлән айда, фәлән көндә өйләнештеләр һәм шул ук төндә: ир белән хатын арасында Борынны яз исе кытыклаган көннәрнең берсендә Гөлнур кибән хәтле корсагын уа-уа: —Башлана-а,—диде.—Мин бәбилим, тизрәк машинаңны кабызып, безне була торган эшне «эшләделәр». Аннан бирле сигез генә ай узган, чү... —Ялган тулгак синдә,—диде ул, бик белдекле кыяфәт ясап —Ник өтәләнәсеңдер Берәр айлап бүлнис караватында аунарсың инде. —Хәзерге космик заман балалары пырдымсыз, җиде айдан да, сигез айдан да сикереп төшәләр. «Ашыкма, иртәрәк»,—дип кире этәлмисен. Бүген котылам. Алла кушса. У-у. эчем ярыла-а. ку тизрәк, ку! Хастаханә бусагасын атлау белән дежур табиб Гөлнурны бала тудыру бүлмәсенә озатты «Космик заман баласы» ике-өч сәгатьтән генә туа икән, Галим, көтәргә озак икән дип, авылга кайтып китте Өйгә кермәде, ун аягын эскәмиягә терәп, кулы белән тезенә таянды. Яппашмалай. ул да әти булырмы! Кичләрен анын каршысына да кара бөдрә чәчле сыбызгы-малай йөгерер микән, ә? Төбенә генә сөт тамызган пыяла савыт күтәреп Шәләй кайтып килә иде Күршеләрнең сыеры ташлаткан, хуждлары түземсезлек белән артым көтә иде. —Мин сиңа ничә тапкыр әйттем, Шәләй, әнкәң бездән алсын сөт. Гөлнур ике сыер сава, ә син кашыклап апаннан кәжә сөте ташыйсын,— дип шелтәләде Галим. Тиле борынын мыш-мыш тартып: —Банкам тум-тулы ие, егылдым мин. Дамирнын күзе акайган, машинасы белән өстемә менә язды. —Кая ашыга шулай? —Бәбәй апкайтырга бүлнискә, ие. Катынынын корсагы кабак төсле, зуп-зур. «Жепкә тезелгән торналар шикелле икән без»,—диде Галим моңсу гына көлемсерәп.—Беребез артыннан икенчебез... Ул алда тагын ниләр күрәсен чама белән дә чамаламый иде әле... Дамирнын да алдагы көннәре куе томан белән өретелгән иде. Хатынын табиблар кулына тапшыргач, нәтижәсен көтәргәме юкмы дип, аптырап, ишек төбендә таптанганда ияген май баскан жирән маржа бәләкәй тәрәзәчектән башын тыгып: —Хакимов кайда? Сезме Хәкимов?—диде. —Мин Еникеев, хәзер генә, хатынны салдым, кайчангарак бәбиләр икән?—дип, тәрәзәгә капланды ир. — Иртәләгәнсез әле, мужичок, өч-дүрт көнсез бәбиләмәс, ятсын әле хәл жыеп. без аны кире җибәрмибез. Хәкимов күренсә әйтегез, аның малае туды, авырлыгы өч кило ярым...—Маржа «сөенче таягы»н Дамирга тоттырды да, шартлатып капкачын япты. Авыр бурыч йөкләделәр аңа, кемнән кемнән, ә Галимнән сөенче алырга атлыгып тормый иде Дамир Бу минутларда малай белән аны түгел, Дамирны куандырырга тиеш иде Нечкәбил! Их тормыш арбасы, утынга ватып, мичкә генә ягасы... Хастаханә ишеген тутырып ачып, Галим килеп кергәч, ул аңа каршы атлады. Ике ир. карашларын читкәрәк яшереп, кул бирештеләр. —Синдә дә үрчем мәшәкате ахры,—диде Галим бая гына маржа шапылдатып япкан тәрәзәчеккә ымлап. —Әйе. китергән идем дә... Җегет өч-дүрт көнгә отгул сораган,—дип шаяртты Дамир —Синеке әзер, малаен бар, котлыйм! Галим сөенчене ирләргә генә хас сабырлык белән кабул итте. —Рәхмәт,—диде,—авыл бер кешегә артты. Дамир: —Малаеңны юарбыз, шәт,—дигәч, нигәдер ул бу тәкъдимне хупламады. Коры гына: —Өйләнгәннән бирле эчкән юк... Ташлаган идем. Грузин чәе белән тамак чайкатсак кына. Әйдә, чаттагы кафега. Кереп утырдылар. Ләкин айлар буе җыйналган ачу-үпкә ташка әверелгән, ә ташны җиңел генә урыныннан кымшатырлык түгел, әлегә җөмләләр өтек-төтек, елмаюлар саран иде. Дамир стаканга балкашыгын шыкы-шыкы бәреп салкын чәен болгатты — Малаена нинди исем кушасың? —Исем? Уйламадым әле. Хатын тапкандыр бәлки... Мин кыз диебрәк өметләнгән идем «Кыз туса, әллә Равия дип куштырмакчы идеңме?»—дип сорамакчы иде Дамир, чү инде, диде аннары, хатын-кыз кебек вакчылланма, син ир- ат бәндәсе ласа. Алай да кафедагы салкын чәй авыр ташны әз генә кырыйгарак шудырды төсле. Хәзер аларга үпкә күпертеп дошманлашып йөрү—сонгы чиктәге жүләрлек иде инде. Моны икесе дә (хатыннарның үз эше) анлады. Ятка калган ярларым яз булмаса көз әйләнеп кайтыр дип хыялланып яшәүнен дә мәгънәсе юк: ир белән хатынны берберсенә ныгытып бәйләргә дип, аргы очка да, бирге очка да бала кайта иде Равия дә көндәшеннән дүрт кенә көнгә сонарып малай тапты Галим юрганга төргән бәләкәч улы белән хатынын хастаханәдән алып чыга, ә Дамир коридорда—малай туу шатлыгыннан балкып ары-бире йөренә иде, ирләр, дустанә елмаеп, икенче мәртәбә кул кысыштылар —Котлыйм, бу юлысы грузин чәе синнән,—диде Галим Дамир «ыһы» диде, чөнки жөмлә төзеп сүз әйтергә вакыт юк, ул бал корты сыман Гөлнурга кадалган, гүя иреннәре чәчәк таҗыннан сөю-ләззәт шәрабе эчә иде. Галим аяк өсте оеган хатынына дорфа гына терсәк очы белән төртте —Җәтрәк атла, бала уянып, имәргә сорар Юлда Гөлнур: —Дуслашкансыз ахры,—диде. —Безнең дошманлык юрый-марый гына иде —Шулаймыни?—Хатынның йөзенә үтенне сытарлык әче елмаю таралды —Ә мин тагы — Ирләр арасына кысылма, яме? Без үзебез җайларбыз. Малайга исем уйладыңмы? —Уйладым. — Ничек кушабыз? —Әйтермен, арттан кумыйлар,—диде Гөлнур ризасыз тавыш белән —Ир балага исемне ата кеше эзлидер бит —Башын күккә тимәде әле малай бүләк иткәнгә. Исемне дә үземә уйларга инде болай булса —Баш тимәде дип.. Шәләй сымак иһаһай-миһаһай килеп сикерергәме синеңчә. —Малай тәпиен кем грузин чәе белән юа, адәм хуры! Менә нигә тыртая икән бу хатын. —Малай туды дип бөтен авылны аракыга коендырырга иде мәллә?— диде Дамир Шулай үзара әз-мәз үпкәләшеп, әз-мәз чеметкәләшеп гомер юлыннан атлыйатлый бәлки, аларнын туктаусыз болганган тормыш күле йокымсырап, тынычланып калыр иде. әмма, шайтан алгыры, чуерташ кисәкләре сибелеп, күл гел дулкынланып торды шул Бәбидән сон агарган чырае алсуланган, көч-дәрт туплаган Гөлнур —Мулла абзыйны чакыртып, балага исем куштырыйк.-диде. Көн-төн «мес-мес» йоклаган, ашыйсы килсә генә уянып шома кәмәшләрен ялтыратып акырган тешсез «төенчек.кә Галим өч-дүрз исем барлап куйган, тик шуларнын кайсысы кулайрак икәнен генә ачыклап бетермәгән иде. — Йә. улым, сина кайсы исем ошый, күнеленә хуш килгәненә елмаерсың,— лип. бер кичне әти кеше бишеккә иелде—Азамат. Самат. Сөнгат Гөлнур янәшәдә генә иде —Тукта!—дип бәләкәй йодрыгы белән иренен авызын томалады — Баланы саташтырма, аның исеме бар! Дамир атлы уя! —Ә? Нәрсә?!—Галим табанына чөй каккандай катып калды. —Бүлнистә врач малайны беләгемә салу белән мин ана Дамир дип эндәштем... —Алай икән,—диде ир. ниһаять, иренен кыймылдатып. Хатын кызган түмәрдә һаман үзенен тел-кылычын чүки иде. —Син мине яраткан кешемнән аертып, бәхетсез итген. Кибеттә үзен ялындын ич өйләнешик, дип. Инде аның исеменнән дә көнләшмә, истәлек дип кенә куштырам бит. Дамир тек Дамир, үлсәм дә үзгәрттермим, тавыш кына куптар, улымны кыстырам да. әниләргә таям. Перси башы белән хатынын жәберли дисеннәр авылда, сине чәйнәсеннәр. Әйе. әйе. йодрык белән бу хатынын жинәм дисә, Галим ялгышыр иде Ждйлапмайлап карасаң да тәгәрмәч шыгырдар: сигез-тугыз ай эчендә табигате белән киребеткән һәм үзсүзле Гөлнур ирнен канын шактый гына сыегайткан иде инде. Дан-дон ишек дөбердәттеләр. Чокырлы юлдан тимер арба тарткан кебек Шәләй генә тавышланып йөри иде: —Бар, каршы чык. кычкырып нине... Дамирны уятмасын,—диде Гөлнур... Ул Галим күтәрелеп бәрелмәгәч бәхәсне үз файдасына хәл ителгән дип саный, шуңа күрә анын күңеле йомшарган, өнәмәсә дә чакырылмаган кунакка каты бәрелми иде. —Тавышка күнексен, хан малае түгел,—диде Галим—Әйдә күрше, уз. Өс-башыннан тирес исе анкыган Шәләй, урта бүлмә бусагасына чүмәште. —Бездә бәби бар,—дип төче генә елмайды Гөлнур. Тиле, каз сыман, муенын бишеккә табан суза-суза: —Нәстә ашый сон ул?—диде. —Безнең Дамирыбыз сөт эчә. —һе, ике сыерыгызның сөтен дәме? Мин дә сездән сөт сорамакчы ием, Дамирыгыздан артмастыр итуса. —Борчылма. Шәләй. малайның сөт чишмәсе әнкәсендә,—дип. хатыны тулышып кабарган имиләрен сыпырды.—Ә синен өлеш чоланда. Бар, Галим, чиләге белән муенына ас. Баягы күңелсез сөйләшүдән ирнен йөрәге чәнчи башлаган иде, ул сүзсез генә кузгалды. Бәхәсләшүнең ни файдасы: барыбер очы-кырые күренмәячәк. Ул бит чәергә кунган саескан кебек кызганыч һәм көлкеле хәлдә: томшыгын тартып алса, койрыгы, койрыгын тартып алса, томшыгы ябыша... Үзен «Ир затыннан чутламаска сине, чүпрәк»,—дип сүкте ул сүгүен, ләкин мона шунда ук каршы да төште: «мин—ир» дип, гайрәтләнеп, гаилә тагарагын бәреп ватаргамы инде хәзер. Әнә Дамир, шым гына яшәп ята, югыйсә Равия дә фәрештә түгел, аңарда да Гөлнурдагы тискәрелек, үжәтлек бар. Аларда сыер дулап та. тәртә сындырмыйлар, ә нишләп Галимнәрдәге чыра төтене корым булып, капканы буярга тиеш? Сынатмаска иде. Кыскасы, баланын яна исеме бугазны тырнаса да, сусыз гына йотарга иде, йотарга... Дамирлар йортында да балага исем кушу мәсьәләсе шартлап өлгергән иде. Бәбидән аруланган Равия, «исемне үзем табам» дип, катгый кисәтмәгән, ире: «малайны ничек атарбыз икән?» дигәч тә: «үзен кара» белән генә чикләнгән иде. Бөтен эшне Шәләй бозып ташлады. Юк, Дамирнын тиктормас теле бозды. «Җегетебезне күрергә туган-тумача агылыр» дип, ир капка төбе себерә, ә Шәләй Сәрия апаларына килеп бара иде. —Син кәжә сөтеннән биздең ахры, брат, апаннарда сирәк кунаклыйсын,—дип, сүз юктан сүз ясап кына әйткән иде, көр тавышлы тиле урам ярып: —Мина Галимнәр сөт эчертә, аларның Дамир бәбиләре әнкәсен имә!— диде. —Нинди «Дамир бәби» ул?—дип, сагайды ир. —Аларның кечтеки малайлары Дамир атлы, һи, белмисен дә икән, үзен дәү генә Дамир,—дип хихылдады Шәләй. Ишегелдында бала чүпрәкләре элгән Равия ишеткән икән, без кебек Дамирга кадалды: —Нәрсә ыржаясын?! Шатлыктан эчен жырлыймы? Кәнтәен баласына исеменне куштырган икән. Хуп, хуп, анда Дамир, бездә Галим үсәр! Дамир өтер кыстырырга өлгермәде, хатын чатнатып нокта куйды —Галим безнең малай, колагына киртлә. Галим! ... Аргы очта да, бирге очта да шартына туры китереп бер сабыйга Дамир, икенчесенә Галим дип исем куштырдылар Инде ике якка да тыныч кына бәби үстерәсе иде, тик... Беркөнне Дәү Галим «ыгы-ыгы» дип «сөйләшеп» яткан ике айлык улына карап торды-торды да, кинәт кенә ачыш ясагандай: —Безнен бала минеке түгел,—диде. «Нечкәбил» токмач кисә иде, пычагын күкрәгенә терәп: —Абау, ничек була инде ул?! Үзе безнеке, үзе синеке түгел...—диде. —Ни миңа, ни әтигә, ни бабайга охшамаган. Гомумән, Хәкимовлар нәселендә аксыл чырайлы адәмнәр юк! Сезнекеләр дә кара тутлы! —Жүләр, бишектәге бала бишкә төрләнә,—дип көлде хатыны, ләкин ир аның ерык авызына тиз йозак «элде» —Тач Дамир күчермәсе бу! Еникеевлар нәселе! Зәңгәр күз. почык борын, салам төсендәге чәч!—дип үкерде ул —Мин дөм сукыр икән, моңарчы баланы жентекләп тикшермәдем! Димәк син —Галим үтәли тишәрдәй булып Гөлнурга карады —Син миңа кияүгә чыкканчы ук корсак кабарткансың'’ Малай бер дә сигез айдан түгел, тугыз айдан туган! «Космик заман баласы» дип, шыттыруын кара монын! —Мин белмәдем, белмәдем! Синеке дип уйладым тудырганда. Гаеп үзендә, син ашыктырдың. Равия белән Дамир язылыша икән, әйдә, без дә өйләнешик, диден бит инде. Ходаем, хәтерлә әле шул сүзләреңне,—дип такмаклый-такмаклый еларга кереште хатын Кайчандыр өстенлеген сиздереп өйне дер селкеткән аждаһа кереп качарга ярык эзләүче мескен кәлтәгә әйләнде. Галим йодрыгы белән шап-шоп мангасн «кыйнады» —Нинди хурлык! Миндә кеше баласы! Гайбәтчеләр үлгәнче күзенне ачырмаячак бит! Җитгесәнә сина. елама! —Ә без аны беркемгә дә күрсәтмибез—Гөлнур яшен сөрткән юеш бармаклары белән иренен кара бөдрә чәчләрен аралады Хәзер үк ике арада килешү төземәсән эш харап иде.-Күз тидерәсез дип. бишекнсн чыбылдыгын да ачтырмыйбыз лабаса —Сарык, бишектән төшкәч нишләтәбез9 Урамга да чыгармыйча карават астында асрыйбызмы9 Юашланган хатын: —Ансы да бар шул,—диде Иренең күзендә нәрсәгәдер тәвәккәлләү чагылды кебек Гөлнур күнеленнән генә Ходайга ялварды «Аерылышабыз димәсен, андый уй башына керсә, сызып ташла, И Ходайгынам, жәллә мин бичараны, ятим иттермә улымны, сөендермә Равияне'» Аерылу турында Галим сүз дә кузгатмады, ләкин шул ачыштан сон бөтенләй үз эченә йомылды, иртә китте, ярты төндә кайтып аулы, чәчү, басу-кыр «ардым»га сылтау гына, анын бавырын хәсрәт талкый, хәсрәт күңел капкаларын ябып-бикләп тота иде Селтәнә-селтәнә дә башка гөрс итеп уй суга: «Дамирның ике малай ызначит Миндә дә, үзендә лә» Типте типте дә бу дус, эчәкләрне актарды Галимнәр йортындагы фажигане ишетсә, почык борынын тагын ла югарырак чөяр, сары төлке' Өйдә кабарган чүпрә кайчандыр бер авылга жәелер бит Ә Гөлнур, юаш кәлтә, төннәр буе иренә сырпаланып, яшь түкте —Зинһар, аерылышмыйк, Галим Мин сине ярата башладым. Дәү Дамир уемда да юк. үкенмим дә сина чыкканыма Зинһар, оланны какма, синен оядагы кош баласы инде ул. жаным Ир хатынын ни юата, ни тирги алмый, анын эче-тышы таш иде. Нәселдә чит кан, ят ис... Мондый бәхетсезлекне ин явыз дошманына да язма. Ходай. Әнә аргы очтагылар тыныч йоклыйлар, алар кайгыдан бетәшми, чөнки Дамирнын оясына күке йомырка салмаган. Аргы очтагыларнын да моржасыннан кара төтен ургылырга маташа иде Хастаханәдән алып кайткан мәлдә малай кызгылт чырайлы һәм җыерчыклы иде. ул авызын чәпелдәтеп әнисенең күкрәген суыра да йоклый, төннәрен дә бимазалап җәфаламый иде, шуна күрә «тәрбия» эшенә Дамир катнашмый, биләүсәгә уралган нарасыена сирәк кенә күз төшергәләп алу белән генә чикләнә иде Менә балага ике ай тулды, малай исәйде, дөньяда барлыгын белгертеп, игътибар сорап аваз салды, кычкырды һәм читтә генә йөргән әти кешенен вазифалары артты: Равия сыер сауганда әти бишек тирбәтә, «жегет» астын юешләтсә—коры чүпрәк җәя, еласа—имездек каптыра. Шулай улы белән якыннан аралаша башлагач, Дамирнын күнеленә бер шик оялады: кече Галим ана охшамаган.. Әнкәсенә тарткан дияр идеи, әнкәсе дә түгел. Малай нәселдә күрмәгәнне кара бөдрә чәчле, калын иренле, кыска аяклы. Әйтерсең могҗиза белән кечерәеп бишеккә Дәү Галим кереп яткан. Башта ул шиген хатынына сиздермәде. Соңгы арада баш очындагы гауга болыты таралган һәм аны яңадан жыеп-куертып боз яудыртасы килми, тавыш артык туйдырган иде. Ләкин шик малай белән бергә көннән-көн үсте, җанга сыймас булды. —Равия, синең күзләрен әйбәт күрәме?—диде ул бер кичне. —Күрә,—диде хатыны, бернәрсә дә аңламыйча. —Ул чакта яхшылап бак та, әйт: бишектә кем ята? —Әллә син чөмердеңме, Дамир? Күзләрең тоныкланган. —Чөмермәдем. Син бөгештермичә генә сорауга җавап бир. Бишектә, дим, кем ята? —Безнен улыбыз, Дамир. Дамир Еникеев. Йә, шуннан? —Ялганлыйсың! Бишектә Галим Галимович Хәкимов ята! Менә хәзер чөмерсән дә ярый... Равия ишеккә ыргылган ирнең юлына аркылы басты: —Дамир җаным, миңа сук, мине кыйна, тик эчеп-нитеп урамда гына шаулама. Баланың ни гаебе Өйләнешкәндә мин корсаклы икәнемне белмәдем... Үзем дә оланга карап көн-төн ут йотам... Ир, яртылаш бөкрәеп, идәнгә чүгәләде. —Вәт. перси тәре, икегезгә дә бала ясаган. Берегезгә өйләнгәнче, берегезгә өйләнгәч. Нинди җитез, нинди өлгер! —Аралар буталмаса һәркем пары белән яшәр иде,—дип. борын мышкылдаткан хатын да хаклы иде. Бер мәгьнәсезгә бозылыштылар. Баш чүмечен куптарып миен к ы рсан—дүртесендә дүрт мыскал акыл тапмаслар иде. Яфрак төсле калтыранып ире каршысына тезләнде Равия. —Син безне ташларга ниятләмисендер ич? Кеше әле ятимнәр йортыннан алып та бага. Ир кыргый тавыш белән кычкырырга тотынды. —Ул кешегә берсе дә бармак төртеп күрсәтми, әнә фәләннең баласын үстерә дип! Ә мина төртәчәкләр! Галим малаеның әтисе Дамир дип көләчәкләр! —Бәлки безгә авылдан китәргәдер, Дамир? —Киткән ди! Үз иркем белән туган җиремнән сөрелергә мин каһәрләнгән мәллә?! Жәгьфәр абзый пенсиядә, бүген-иртәгә мине мәктәп директоры итеп куячаклар. Әнә, Галимең белән икәү олагыгыз! Равиянен чишмә-күзләре мөлдерәп ташыды: —Нишләп мин анын белән олагыйм? Минем ирем—син, мин синнән аерылмыйм,—диде ул, шыңшып. —Аптыраган-жөдәгән, артын мичкә терәгән дип, минем хакта әйткәннәр икән,—диде ир һәм аягына калыкты,—җилләнеп кайтам! Машинасына утырып җилле генә чыгып китте ул. Башта кибеткә туктады, кеше юк иде, сатучы кызга: —Акбаштан бер стакан тутырып сал әле, сеңел,—диде. Кибетче «шифалы су» шешәсенең бөкесен бора башлагач: —Градуслысын, сеңел, градуслысын,—диде. —Дамир абый, сез аракы эчмисез ич! —Ә син бытбылдама, укытучы абый эчте дип. Мин бүтән капмам, әүвәлгесеактыккысы, сеңел. ... Бу вакытта Галим басуда иде. Рәис тигезле-тигезсез сөрелгән җиргә карап йөзен-кашын җыерды да тракторчыга жикерде. —Төш әле, Сәйфетдин абзый! Ник син кырны бозасың, ә? —Кан басымы чаптырып өскә менә дә, чаптырып аска төшә, энем, шуңа прамах бирәмдер,—дип акланган абзыйның бүлтәйгән түш кесәсеннән шешә тартып чыгарды Галим. —Ә-ә, менә нигә кан басымың үрле-кырлы сикерә икән синен, Сәйфетдин абзый. Беренче уй—шешәне трактор тәгәрмәченә бәреп вату иде. Кулын күтәргән дә иде инде рәис, икенче әрсез уй тоткарлады: «Эчен яна, эч тә бастыр»,—диде. Икеләнергә соң иде: бишектәге ак чырайлы, салам чәчле, зәңгәр күзле малай күз алдына килде. Авыл тарихында гомер булмаган хәл: ул Дамир малаеның әтисе... Аракыны су гөлдерәткән кебек иттереп кенә бугазына койды. Рәиснең бу кыланышыннан куркып, тракторчы кабинасына шылды. ... Кибеттән дә шактый кызып чыктылар. Улының рәис атасы кичләрен басукыр иңләгәнен белә иде Дамир, машинасын шул якка куды Галим дә улының укытучы әтисен ерактан ук шәйләде. Ике «Жигули» үкерешеп бер-берсенә каршы йөгерде: машиналарын маңгайга маңгай сөзештереп туктаткач, икесе дә сикереп төшеп, бер-берсенә ташлашты —Тешләреңне коям, мүкәли-мүкәли чүпләрсең!—диде Галим һәм көндәшенең яңак төбенә кундырды. Дамир мәтәлчек атыл киткән җиреннән торып —Ә мин сине шартлатам,—дип. кушаяклап Галимнең эченә типте. Озак сугышты алар кыр читендәге чирәмлектә. Яшел төсе белән күзләрне иркәләгән май үләннәре сытылып-тапталып туфрак белән укмашты, күлмәк ертылып, өс-баш пычракка буялды, йөз-бит тырналып буй-буй кызыл таплар белән «бизәлде». Аннан кинәт икесе дә, атылган кош сыман чалкан ятып, хәрәкәтсез калды. Беренче Дамир телгә килде: —Барыбер проблема хәл ителмәде. Ул зәңгәр күзләре белән һавада очкан зур кошны аулый иде. кош канатларын авыр җилпеп кичке караңгылыкны сеңдергән болытларга күмелде Галимнең дә кара күзләре кошны озаткан икән: —Бөркет иде ахры,—диде.—Проблема хәл ителмәде дисеңме? Ул йодрык белән генә хәл ителсә, без синең белән көн дә тукмашыр идек. Син оятсыз икән, җегет. Ике якта ике бала әвәләдең дә, шатлыгыңнан мине тәпәлисен. ' —Ничек ике бала, ничек?! —Минем йодрыктан миен шулпаланды мәллә? Безнең бишектә дә синең улын тирбәлә. Салам чәчле, зәп-зәнгәр күзле,—диде Галим, авызын кыйшатып. —Саташма, безнең бишектә ул синеке! Тач син! Бөдрә чәч. шомырт күз... Дүртаякланган ирләр бер-берсенә карашып, телен йотты —Вәт сиңа мә!—дип, әүвәл Галим өн чыгарды,—Нишлибез хәзер? «Нишләргә?» дигән сорау атналар буе пычак белән җанны телә, ә җавап юк га юк иде. Инде икәү уйларга тиеш алар. Икәү җиңелрәк, чөнки язмыш күсәк белән икесенә дә тиң ора — Равия бала белән сиңа, ә Гөлнур мина кайтып утыра,—диде Дамир да айнып Галим бу тәкъдимне шунда ук сызып атты —Безнен нәселдә хатын аермыйлар, бер белән картаялар —Аптыраганнан суям кәҗәкәем,—диде Дамир.—Мин дә хатынны алыштырмас идем. Безнекеләр дә бер генә никахны олылый. — Гөлнур-Нечкәбилне уйлап йөрәген сызламыймы инде? —Синен хатынны сагынып яшәүдән ни мәгънә. Син дә минекен юксынмыйсындыр, шәт? —Яңадан кузгатмыйк.—дип. йөзен чытты Галим.—Хатын-кыз кайгысымыни Малайлар важныйрак Карале, ант мәгәр дин. кече Дамир суеп каплаган минме? —Бетереп син. Галим. Минеке дә шулаймы? —Синеке дә бетереп. Ирләр беркавем йөзләренә җәелгән татлы елмаюдан изрәп дәшмичә утырдылар. — Малайны үзем үстерер идем,—диде Галим,—вчүтеки безнең нәсел жегете... —Миндә дә аталык хисе уянды, брат. Чын әтиләре йортында тәрбияләнергә тиеш безнең балалар. Киләчәктәге фаҗиганең тамырын кисәр өчен Дөрес, мин синекен үги итмәм, син дә минекен какмассың, әмма да ләкин жегетләр буй тарткач авыл: «уйнаштан туган» дип, кимсетер бит аларны. Мин. мәсәлән, мондый хурлыкны улыма теләмим. —Тулысынча синең белән килешәм. Дамир. Безгә дә нәфрәтләнер малайлар, картайган көнендә хөрмәт тә итмәсләр. Йә, нишлибез? Ике баш уйлады, киңәште лә. ахырдан бер карарга килеп һәм шул карардан канәгатьләнеп машинасын кабызды. Ә аргы-бирге очтагы хатыннар жанына урын тапмады. Тормыш көзгесе чатный, нишләргә, ничек төзәтергә? Усаллык белән генә ир-атны жинәрсен. ди. Әлегә аларга кырын карарга да ярамый, бу хәлләрне посып ятып кына уздырып жибәрсән дә таман гына әле... Шуна күрә Равия күлмәк җиңе умырылган Дамирдан, теле бик кычытса да. «сугыштыңмы әллә?».—дип сорамады. Гөлнур да иренен тырналган йөзенә төртеп: «Кем кыйнады?» дияргә базмады. Ирләрнең кәефе, ни гаҗәп, күтәренке иде. —Галим белән без икебез дә законлы әтиләр,—диде аш чөмергән Дамир— Аңарда минем малай... Галим дә яңалыгын яшермәде: — Без аңлаштык, мин Дамир малае кече Галимнең чын әтисе икән. Ике хатынның да башыннан: «Бәлки болай әйбәтрәктер, берсе дә нәүмиз түгел»,—дигән уй узды. Бәлки, моннан соң һәркем үз оясындагы кош баласына разый булып, тынычлап яшәр. Әмма хатыннарга куанырга иртәрәк иде. — Иртәгә төнге унбердә алтыбыз да аланга җыелабыз, баланы жылырак төр,— диде Дамир. Шул ук кисәтү Галимнәрдә дә кабатланды. Хатын-кыз яртылаш үлде Шик тә юк, башта ирләр нык кына дөмбәсләшкән, аннары тынычланып серләшкәннәр. Ни-нәрсә турында? Билгесез. Вакытыннан алда төпченсәң—эшне бозып куюын бар. Төн җиткәнен көтә-көтә Равия белән Гөлнурның күзе күгәрде. Серле сәфәр икесен дә уттан алып суга сала иде. Унбер тулгандарак аргы очтан да. бирге очтан да машиналар кузгалып урман юлыннан үрмәләде. Аланда ирләр фараларны сүндермәделәр. Тирә-як тып-тын, беркем берни күрми, берни ишетми, җилпәк имән башындагы карт ябалак кына «чет-чет» каурый чистарта, ләкин аның адәмнәрдә гаме юк иде. — Кызлар, бала күтәреп беләкләрегез талыр,—тәгәрәшегез,—дип, Галим имән төбенә калын сырма җәйде. «Кызлар» бер-берсенә яны белән борылып җәймә читенә утырды. —Башла. Галим, син телгә остарак,—диде Дамир. —Оста дип. Без театр уйнарга җыелмадык, ин мөһиме—килешү төзү монда, кһым ..— Дулкынланудан Галимнен сүзе очлы сөяк төсле бугазына кадалды —Кһым, кһым.. Шунда Гөлнур, паузадан файдаланып, жан ачысы белән —Сузмагыз инде, нинди уи-план кордыгыз, әллә безне имән ботагына асасызмы?—диде. —Әйтмә дә! Кичә болар жир астыннан юл казыган ахрысы, серләрен белерлеген юк,—дип өстәде Равия. —Ашыкмагыз, балалар, белерсез! Сүзне Дамир ялгап китмәкче иде, Гөлнур-Нечкәбил: —Сабак укытмыйсындыр ич, балалар дисен—дип ысылдады һәм Галимнен бугазындагы «сөяге»н төртеп төшерде. Кабынды, ярсыды Галим. —Авызына үлән тутырам, бикәч' Һаман син чәрелдисен, һаман син түземсез! Без монда сез хатын-кызнын ялгышын төзәтмәкче' Йә төзәтәбез, йә кече Дамир белән кече Галимне харап итәбез! —Кыскасы, иптәшләр,—диде Дамир.—Сабыйлар тач аталары, ягъни безнен күчермә Минеке Галимдә, аныкы миндә Бердәнбер юаныч—авыл бу хикмәтләрне ишетмәде, Аллага шөкер диик Халык арасында чыш- пышлар таралганчы без малайларны алмаштырырга тиеш, вәт шул. —Акылдан яздыгызмы әллә, Шәләй сынарлары!—дип чәрелдәде Гөлнур — Ниткән ахмак сүз сөйлисез’!—һәм баласын тагын да ныграк күкрәгенә кысты —Күз нурымны бирде ди ят хатын кулына! Равия дә ярсып тезде: — Мин дә улымны чит йортка илтеп тыкмыйм, хыялланмагыз да! Эгоистлар! Гел үзләре турында гына уйлыйлар! Ирлек горурлыклары тапталмасын аларга! Ә без чүп, без җансыз курчак! Дамир хатыннарга бирешмәде, дәрес аңлаткандай: —Ялгышасыз, кызлар, без үзебез турында кайгыртмыйбыз, менә үссеннәр генә, сез уйнаштан туган дип, малайларның желеген киптерәчәкләр авылда,—диде.— Ир бала үтә гарьчел ул, мин—укытучы, аз-маз чамалыйм аларнын холкын Сезнең дә хәлне аңлыйм. Тугыз ай карында йөрткән балагыз бит. Ана кешеләр буларак сез дә улкайларыгызнын киләчәк язмышына төкермәгез. Минемчә, сез бер-берегезнең жан парәсен үземнеке дип үстерерсез, сез бит акыллы хатыннар —Нотыгын очлагач, ул Галимнең аркасына шапылдатты —Әйдә, дус, хәзер кыхтар үзләре генә калып кинәшсен. без әйтәсен әйттек, ярты сәгатьтән әйләнеп килербез Ирләр, чаштыр-чоштыр үлән ерып алан буйлап китте — Булмас ахры, бикәчләр нык тора,—Галимнен өмете сүнеп бара иде Дамир да көрсенеп куйды —Әйе, нык торалар. Кран белән дә кузгатырлык түгел Ярты сәгать бик-бик озынга сузылып, гаң инде керфеген дә каккан сыман тоелды Алар әйләнеп килгәндә имән төбендәге хатыннар елый- елый шешенгән, малайлар да уянып, әниләренен хорына кушылган иде Ир-ат шактый вакыт әнкә-улны көйләде Фара яктысыннан сукырайган ябалак мытырлый-мытырдый икенче агачка күчте —Сезнең тәкъдимгә йөрәккә кан саудырып кына ризалаштык, үлемгә тиң адымга этәрдегез безне,—диде Гөлнур.—Килешәбез, ир баланын ата канаты астына сыенып үсүе яхшырак Тик бер шартыбыз бар Бу сүздән ике ирнен дә гайрәте чиккән, чөнки «шарт» былтыр ук кызларның кирелеге сыманрак мәгънә алган иде Дамир күңел төпкелендәге үпкә һәм рәнҗүләрен кузгатып «Карале. Нечкәбил, синен бер шартың аркасында без өйләнешмәдек, хәтерлисенме димәкче иде. тыелды Тукта, әйтеп бетерсен — Дуслыгыбызны яңартыйк. Малайлар ике очны бер итеп үссен Без Равия белән шулай уйлаштык, әгәр сез. — Юк. юк. без риза!—диде ирләр, бертавыштан Зәңгәр күзле малай Дамирнын. кара күзле малай Галимнен бишегенә кайтып ятты. , . _ Урмандагы алыш-биреш турында авыл белмәде һәм мәнге беләчәк түгел иде. 1 Фга/ш.16. 2001 е