Логотип Казан Утлары
Кыйсса

АКЛЫ-КАРАЛЫ ГЫЙШЫК

Кара чутыр ле яңа гына өченче иреннән аерылып кайткан Сәхап Әминәсе, шәһәргә базарга баргач, негр күреп кайтты. Озын буйлы, бөдрә чәчле, ләкин мескенрәк кыяфәтле бу кара ир Әминәнең, нечкә күцелен шулкадәр тетрәтте ки, ул базарга нәрсә алырга килгәнен дә онытып, авылга буш кул белән әйләнеп кайтты. Өйдә ашык-пошык кына чәй эчкәч, ул җан дусты Сәрияләргә кереп чыгарга булды. Сәрия әз генә яшьрәк булу сәбәпле, әле ике генә тапкыр кияүдә булган иде. Әминә кергәндә ул көзге алдында керфекләрен буяп мәтәшә иде. — Кара әле, кызый, беләсеңме мин нәрсә күрдем... Вәт күрдем!.. —Нәрсә күрдең?—Сәрия ялт итеп ахирәтенә таба борылды. — Нигыр күрдем, кызый. Әминә «лап» итеп урындыкка утырды. —Вәт менә монысы мужик дисәң дә мужик! Ул буе, ул чәчләре. Бездәгеләр ише генә түгел инде. — Нәрсә, таныштыңдамы әллә?—Сәрия Әминәгә көнләшүле караш ташлады. Ул якка бик өлгер бит син. — Юк, кызый, курыктым. Ну, шә-әп нәрсә күренә үзе,—Әминәнең күз карашлары томанланып куйды. —һи, куркытырсың сине ир белән. Артык бер нәрсәсе дә юктыр әле. Күргән-күргән танышып та кайтырлар аны. Кием-мазар кигәнме соң үзе, нигырларны бит тупчым шәрә йөри диләр? — Кызый, чалбары тучны бар иде.—Әминә күзен йомып, шәһәрдә күргән кара ирне күз алдына китерде.—Күлмәге дә бар иде бугай. —Әле кичәге гәҗиттән укып утырдым.—Сәрия ашыкмыйча гына чәй Ил ДиД а ул. хатынына карап,—нигә алар шундый нәзекләр? Сөйгәненең сөйләменә өйрәнеп өлгергән хатын көлеп җибәрде. —Нәзекләр түгел, ябыклар алар Мөхәммәтчик,—диде ул, көлеп туйгач. —Ә нишләп? —Нишләп булсын, юньләп ашатмаганга. Черек саламнан башка ризык күргәннәре юк бит аларның. Ач булгач, әнә, нәсел үгезенең дә хәле юк. Ә Мөхәммәт Вәлиулла муенына чылбыр тагылган үгезгә карады. Аның күзләре сагыш белән тулы иде. Африка малаена сыерлар бик кызганыч тоелды. —Ә нишләп ашаргалары юк сон, ал арның?—Мөхәммәт үгез янына барып басты. —һе, нишләп, имеш,—Әминә иреннәрен бөрде.—Урлап бетергәнгә юк. Фуражны скутниклар сатып эчә, печән белән силосны авыл халкы үз малларына ташый. И-и, мескенкәйләрем. Карале, Мөхәммәт, әйдә, ферма мөдирен табыйк, аңлатсын эшне сиңа... Шулай итеп, Мөхәммәт Вәлиулла Озын Улак фермасында терлекче булып эшли башлады. Авыл халкы башта, «бу корымга баткан нәстә»нең сыерлар арасында кайнашуына көлебрәк кенә караса да тора-бара хәлләр тамырдан үзгәрде. Иң беренче эш итеп, Мөхәммәт Вәлиулла силос, печән урларга өйрәнгән авыл халкын фермага якын килмәслек итте. Эш болай булды, көннәрдән бер көнне, үз атын җигеп фермага печән алырга төшкән Күзлек Гамиры Мөхәммәтнең печән өеме янында нидер кычкыргалап сикереп-сикереп биеп йөрүенә шаһит булды. Гомере буе китап укыган Гамир, билгеле инде. Мөхәммәттән аның нишләвен сорады. «Вуду»,—дип җавап бирде тегесе. Чәчләре үрә торган Гамир атын чыбыркылый-чыбыркылый авылга чапты. Шул ук көнне «Әминәнең нигыры фермы курмысын каргаган икән, аны ашаган мал шунда ук үлә икән», дигән хәбәр бөтен авылга таралды. Моңа артык ышанмаса да, авыл халкы «бәладән башаяк» дигәндәй, фермага йөрми башлады. Ә үзе белән эшләүче терлекчеләргә Мөхәммәт мал чөгендере хәтле йодрыгын гына күрсәтте— бүтән көрпәгә тиюче булмады. Мөхәммәт Вәлиулла эшли башлагач сыерлар күзгә күренеп көрәйде, хәтта ки үгезгә дә җан керде. Сыерларга ашау яхшыру уңай тәэсир итсә, сыер савучыларга Мөхәммәт Вәлиулла үзе берәр ничек тәэсир итте ахрысы—алар эшкә вакытында килә башладылар. Алай гына да түгел, эштә соңга кадәр калып эшләүчеләре дә табылды. Колхоз рәисе Сафа Вафич, савылган сөт күләменең артуына ышанмыйча, гомер булмаганны фермага үзе төшеп карады. Чыннан да, сыерлар көр, сыер савучылар да матураеп киткән, ә сыер абзары чиста иде. Район газетында басылган сводкада элек терлекчелек буенча күрсәткечләре иң артта булган «Якты юл» хуҗалыгы икенче урынга менде. Күзлек Гамиры моны сенсация дип билгеләде. Берничә көннән элекке ферма мөдире Наилне эшеннән алып, аның урынына Мөхәммәт Вәлиулланы куйдылар. Авыл «аһ» итте. Җитмәсә, нәкъ шул көннәрдә авылда яңа имеш-мимешләр таралды... Каймак караңгыда икән... өхәммәт Вәлиулла әкрен генә авыл тормышына күнекте. Бу яктан аның ферма мөдире булып эшли башлавы да үз ролен уйнады, әлбәттә. Хәзер инде Мөхәммәт авыл буйлап атлаганда, чәңгелдек авыл этләре элеккеге кебек тилереп чыкмый. Сабый балалар да үкереп еламый иде. диярлек. Авыл халкының күпчелеге аны үз итте. Әминә моңа сөенеп бетә алмады. Хәзер инде ул урамда—фәлән хатыннар белән сөйләшкәндә: «И и, җаныкаем, кичә минеке дә фирмыдан эт булып кайтып керде», дигәнрәк җөмләләр кыстырудан да оялмый иде инде. Мөхәммәтнең авыл тормышына тиз яраклашуының бер сәбәбе Озын Улак халкының аны үз итүендә булса, икенчесе—ярымнигырный кабиләдә туын үскән ирнең, бу авыл тормышы белән үз кабиләсе тормышы арасында артык аерма күрмәүдә иде. Яшәешнең төп кануннары тегендә дә, монда да бер үк иде диярлек. Дөрес, бананнан бәрәңгегә күчү бик җиңел булмады булуын, ләкин Мөхәммәт артык талымлылардан түгел иде. Мөхәммәт Вәлиулланың авыл тормышына җайлы гына яраклашып китүенә аның Озын Җәмил белән дуслашуы да сәбәп булды. Сер түгел. Җәмилгә «кара малайны» кайбер күңелсезрәк хәлләрдән коткарырга да туры килде... 7. .к. у . м и М Фермада эшли генә башлаган көннәрдә булды бу хәл. Иртән эшкә килүгә Мөхәммәт, малларны барлап чыгу нияте белән, сыер абзарына керде. Сыерлар бар да үз урынында, савучылар иртәнге эшләрен тәмамлап киләләр иде. Инде абзарны урап чыгам дигәндә, ул үгез улагына капчыктан көрпә бушатып торучы бер абзыйны күреп алды. Кара әле, дип уйлады Мөхәммәт, монда сыерларга ашарга җитми, ә ул үгезгә көрпә ашата... —Сез кем?—дип сорады ул абзый янына килеп.—Бу нигә? —Нигә түгел, энем, үгезгә,—диде абзый Мөхәммәткә карамыйча гына. —Ә нигә аңа шылай күп? —Үгез булганга, —абзый көрпәдән бушаган капчыгын каккалап җилкәсенә салды.—Ә мин ассиминатор Гомәр абзыең булам. Бүген бүлнистан соң беренче көн эшкә чыгуым. Әнә шул заразы сөзеп үтерә язган иде мине. Абзый күрешергә дип кулын сузды. —Ә син ызначит яңа завфирмы инде безнең? Мөхәммәт баш какты. —Сез нәрсә эшлисез соң? Әле яңа кеше булганга, Мөхәммәт ферма эшенең бөтен нечкәлекләрен дә белеп бетерми иде. Гомәр шаркылдап көлеп җибәрде. —Менә шушы үгезнең эшен эшлим инде, энем.—Ул тәмләп көрпә ашаучы нәсел үгезенә ымлады.— Шуның өчен сөзде дә бугай инде ул мине. —Ничек алай?—Гаҗәпләнүдән Мөхәммәтнең болай да зур күзләре йодрык хәтле булды.—Сез..., сыерларны... Ә нигә? —Ничек инде, нигә?—Гомәр йөзенә гаҗәпләнү төсмере чыгарды.— Бозаулар булсын өчен. Үз гомерендә генетика дигән фән турында ишеткәне булмаса да, Мөхәммәт болай булырга тиеш түгеллеген аңлый иде. Ничек инде кешедән бозау тусын? Мөхәммәтнең нәрсә уйлаганын Гомәр дә сизде бугай, ул тагын шаркылдап көлеп куйды. —И-и, син, энем, бигрәк инде. Аның бит җайланмалары бар үзенең. Сыерларга бозау ясый торган. Ну җайланма-җайланма инде ул... Сыер җенесе чын үгез дә күрергә тиеш, шунсыз булмый. Ягъни мәсәлән, нәкъ хатын-кыз кебек инде. Аңлыйсыңмы? Монысын Мөхәммәт Вәлиулла Әминә белән торганга гына түгел, гомумән, ир кеше булганга да аңлый иде. Гомәр исә үз уен дәвам итте. —Ә үгезгә шуның өчен көч күп кирәк. Ашамаган малда каян көч булсын. Шуңа мин аңа менә көрпә бирәм дә инде. Ир затына, калорияле ризык кирәк ул энем, печән-салам белән генә булмый. Син менә үзеңнән генә ал... Гомәр, кинәт нидер исенә төшкән кеше кебек сүзеннән бүленеп, башына • шап» иттереп сугып алды. —Туган, синең хатын да яшь, ызначит сиңа да көч күп кирәк. Менә, мәсәлән, син үзең нәрсә ашыйсың? —Соң, нәрсә, дип инде,—Мөхәммәт, оялгандай башын аска иде.—Амина нәрсә бирсә, шуны ашыйм. Гомәр кеткелдәп көлеп куйды. —И-и, энем, алай гына булмый ул. Хатын биргәнгә генә карап... Яңа өйләнгән иргә каймак ашарга кирәк аңа, каймак. —Аминаның, безнең сыер юк бит... —Һе, сыер юк, имеш. Менә бит сыерлар.—Гомәр ферма эченә ымлады. Аннары Мөхәммәтне баштанаяк күздән йөртеп чыкты.—Нәрсә, син көн саен бер литр каймак эчкәннән калхуз ярлыланыр дисеңме әллә? Аптырабрак калган Мөхәммәт җилкәсен генә сикертте. —Әйдә әле, энем,—Гомәр сыер абзарының аргы ягына ымлады,— күрсәтим әле мин сиңа каймакның кайда икәнен. Гомәр һәм аның артыннан Мөхәммәт, савылган сөт җыела торган будкага атладылар. Анда яңа савылган сөт, бидоннарга тутырылып, салкын сулы зур тимер савытка батырылган иде. Килә-килешкә үк Гомәр бер бидонның капкачын ачты. —Менә кайда каймак,—диде ул, сөтне иснәп карагач.—Самый өстенә җыелган чагы. —Аны ничек эчәргә соң?—диде. Гомәрнең кызу-кызу сөйләвеннән, кеткелдәп көлүеннән миңгерәбрәк калган Мөхәммәт. —һе, ничек имеш.—Гомәр йөзенә аптыраган кыяфәт чыгарды.—Кирәксә эчәсең инде аны, малай. Мөхәммәт Вәлиулла, Әминәнең көннән-көн кызурак ягыла торган мунчаларын уйлады да әйтеп куйды: —Кирәктер инде ул. —Соң, кирәксә, башыңны тыгасың да бидонга, эчәсең инде туган. Бер катлаулылыгы да юк аның. Мин, ...ни, үзем дә әле вакыт-вакыт эчкәлим... Мөхәммәт бүреген салып бер тирән итеп сулыш алгач, бидонга башы белән чумды. Чыннан да, сөт өстенә җыелган каймакны болай эчү артык уңайсыз түгел иде үзе. Мөхәммәт һәр йотым белән үзенә көч кергәнен тоя башлады. Ләкин шулчак сыерлар абзарында бик каты дөмбердәү тавышы ишетелде. Кабаланып ишекне ачкан Гомәр, нәсел үгезенең чылбырны өзеп, абзар уртасында торган су багын төртеп аударганын күрде. Ә тәмләп каймак эчүче Мөхәммәт исә, тавыштан кинәт сискәнеп, бидоннан башын алырга талпынды. Ләкин баш бер дә чыгарга теләми иде... ... Мөхәммәтнең, аннан да битәр Гомәрнең изалануларына да карамастан, баш сөтле бидоннан чыкмады. Ярты сәгатьләр чамасы азаплангач, бөкрәеп торудан гаҗиз булган Мөхәммәт, бидон эчендә чепчи татарча итеп сүгенә иде инде. Ә Гомәр сварка-мазар эзләргә китте. Бәхеткә, каравыл йорты янында аңа Җәмил очрады. —Нәрсә, тагын үгез куамы әллә?—диде ул, акны-караны күрмичә йөгерә- атлый баручы Гомәрне күргәч. Гомәр аңа хәлне аңлатты. «Кара малай»ны үз итеп өлгергән Җәмил ашыга-ашыга фермага китте. Ул килеп кергәндә Мөхәммәт инде сүгенми, ә ыңгырашып кына тора иде. —Үзең болай ничава гына басып торасың, брат,—диде Җәмил, дустын күргәч.—Ничек, каймак тәмлеме соң? Мөхәммәт аны-моны дәшмәде. Җәмил җиңнәрен сызганды да идәндә аунап яткан тимерчыбыкны үрелеп алды. Алды да аны-моны әйтмичә генә, кизәнеп торып Мөхәммәтнең арт ягына берне сыдырды... ... Сөтле бидон бер якка, яктыга чыккан негр икенче якка тәгәрәде... Бу хәлдән соң Мөхәммәт белән Җәмилнең дуслыгы тагы да ныгыды. Якынлашып килүче Яңа елны да алар бергә үткәрергә булдылар. — Бездә утырабыз,—диде монда килгәч кенә чыршы дигән агач барлыгын белгән Мөхәммәт. — Амина да каршы килмәс. Җәмил сүзсез генә ризалашты. Былтыр шул ук Әминәләр белән ничек Яңа ел каршылаганын онытмаган иде әле ул. Кыш бабай кара була?.. ңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә Җәмил өчен күңелсезрәк бер хәл килеп чыкты—аны колхоз тракторы белән күрше чуаш авылына көмешкәгә йөргәне өчен трактордан алып, фермага каравылчы итеп куйдылар. Хәер, кайгыруын артык кайгырмады Җәмил, аракыны аны өйдә эчсәң дә шул, эштә эчсәң да шул, дигән фәлсәфи уй белән күңелен тынычландырды. Җәмилнең хәләл җефете Гамилә исә шатланып кына куйды: «Ичмасам, бәйрәм кичләрен бу исерексез генә уздырам икән,—дип уйлады ул.—Утырсын, әнә, каравыл йортында маллар саклап, тамагын тыя белмәгәч. Юкса, ел да бик шәпләп бәйрәм итә иде Яңа елны...» Чыннан да, Җәмил нишләптер Яңа ел бәйрәмен үтә дә көтеп ала иде. «Елны ничек каршыласаң, ул шулай үтә», дигән сүзләрне ул беркайчан да исеннән чыгармады һәм нәрсә генә булса да Яңа ел өстәленең тәм-том, аннан да бигрәк эчемлек белән тулы булуын алдан ук кайгырта иде. Бәлки шуңа күрә чын-чынлап айныганы да булмагандыр аның. Гамилә исә, аулак өйдә, үзе генә, төгәлрәге, бер ике күрше хатынын дәшеп, Яңа ел бәйрәмен уздырырга уйлаганга, алдан ук хәстәрен күрә башлады. Әзрәк Җәмилдән яшереп җыйган акчасы булганга бу эш авыр тоелмады аңа. Я Ике-өч шешә аракыга, кәнфит-мазар ише вак-төяккә әллә ни күп акча кирәкмәячәк. Берәр тәмле әйбер пешерергә булыр, дип уйлады хатын, Аллага шөкер, бәрәңге җитәрлек, ит бар. Ул Яңа елны бездә уздырабыз, дип җан дуслары Сәрия белән Әминәне алдан ук дәшеп куйды. Сер түгел, Гамилә дә нәкъ Җәмил кебек үк, Яңа елны ничек каршыласаң, ел шулай үтә, дигән сүзгә ышана иде. Җәмил каравылында айнык утырса, шәт киләсе елны эчмәс, дигән уе да бар иде хатынның. Бергә Яңа елны каршыларга дип дәшелгән Әминә белән Сәрия кичке тугызга килергә тиешләр иде. Бу хатыннар да әз-мәз пешеренеп килергә тиеш булганга, өстәл бик мулдан булыр дип уйлады Гамилә. Сәгать тугыз тулгач, ул телевизорны кабызды, ашка барганда гына кия торган күлмәген киде. Көзге алдында чәчләрен рәтләгәндә. Гамилә тагын Җәмилне исенә төшерде. «И-и, утыра бугай каравыл өендә кукраеп,—хатын көлемсерәп куйды.—Ничава, утырсын, сакласын сарыкларын». Сәгать унга якынлашты. Нишләптер Сәрия белән Әминә һаман күренмәде. «И-и, ул карт алашалар җыенганчы соң,—дип уйлады Гамилә.— Әле унбергә килеп җитсәләр рәхмәт әйтерсең». Ләкин ахирәтләр унбердә дә, уникенче яртыда да күренмәде. Гамиләнең бөтенләй кәефе төште: «Кара син аны, тол хатын кебек утыр инде берүзең Яңа ел каршылап. Теге ике убыр киләбез дип вәгъдәләр бирделәр бит үзләре. Соң, кая йөрерләр икән, ә?..» Сәгать телләре уникегә якынлашты. Гамилә авыр сулап куйды да, берүзе булса да өстәл артына утырырга булды. Аның нигәдер өстәл тулы тәм-томга да исе китми иде инде. Хатын ачу белән, бер «ярты»ның бөкесен каерып ыргытты да бокалга аракы койды. Сәгать уникене суга башлады. «Эх, җитмәсә Җәмилем дә өйдә юк,— дип уйлады Гамилә, тамагын яндырып төшеп киткән аракы артыннан кыздырылган тавык ите чәйни-чәйни.—Ул әле Яңа ел җиткәнен дә белмидер, мескен. Сәгате да юк бит аның». Гамилә тагын бер чәркә салып эчте. Эчми эчкән нәрсә хатынның башына барып җитте, ахрысы. «Карале,—дип уйлады Гамилә,—соң, Җәмил янына барсам? Анда аңардан башка беркем юк. Утырырбыз икәү яшь чактагы кебек.— Хатын елмаеп куйды.—Сәке-мазар бар бугай каравыл йортында. Әминәләр йөрсен аптырап, ир хатыны ла мин...*. Гамилә сумкага ике шешә аракы, кабымлык тутырды да ашыга-ашыга киенә башлады... Каравыл йортының авыр ишеген ачу белән Гамиләнең күзләре камашып китте. Өй эче халык белән тулы иде. Яхшылап себерелгән идән уртасында ашамлык-эчемлектән сыгылып торган өстәл артында ул бик кәефле Җәмилне, аның җан дусты Гарифны, ниндидер Кар кызы киеменә киенгән Әминәне, кыш бабай кыяфәтен китергән Мөхәммәтне, инде «кәкрәеп» өлгергән Сәрияне күреп алды. Җитмәсә өй түрендә «гөлт» иттереп бизәлгән чыршы да балкып утыра иде. Ак яулыклы көндәшләр... выл белән шәһәрне бик нык аерып торган бер нәрсә бар—ул да булса беренчесенең һәрчак күз алдында булуы. Ягъни, мәсәлән, турырак итеп әйтсәң, авыл хатыны авылдашыннан яшереп бернәрсә дә эшли алмый. Авыл хатыннары кемнең табак-савытны икешәр көн юмавын да, кайнанасы белән җан талашуын да, кемнәрнең ире белән аерым йоклавын да белеп торалар. Ә шәһәрдә эш бүтәнчә. Анда күрше—күршене, якташ якташны белми. Бәлки авыл кызларының соңгы елларда күпләп шәһәргә ыргылу сәбәбен нәкъ менә шуннан да эзләргә кирәктер. Ахирәте Әминә, дүртенче ир итеп үзенә шәһәрдән Мөхәммәт Вәлиулла исемле нигыр мужигын алып кайткач, Сәрия, ничектер, боегып калды. Юк- юк, сәбәп монда көнләшүдә генә дә түгел. Сәрияне, Әминәнең үзеннән читләшүе борчыды. Мәхәббәт килә дә китә—дуслык мәңгелек, дигән принцип белән яшәгән хатын, ахириен аңлый алмый иде. Ничек инде яшьлек дустыңны нинди булса да ир кочагына алыштырырга мөмкин? Ярар, таза да булсын, кара да А булсын, ләкин ир-ат бит инде ул! Нәрсәсе бар икән сон бу Мөхәммәтнен шулкадәр? Сәриягә шул сорау тынычлык бирмәде. Кеше тормышы күп кенә, очраклы хәлләр, очраклы эшләр тарафыннан үзгәрә. Шуңа күрә дә, Мөхәммәт Вәлиулла ферма мөдире итеп куелгач, Сәриянең шул ук фермага бозау караучы итеп урнашуын без очраклы хәл дип саныйк. Шулай аңлаешлырак та булыр. Сәрия төбе-тамыры белән авыл кызы. Бозау карау аңа күптән күнегелгән эш булып кына тоелды. Алай гына да түгел, яше инде утыз тирәсендә булып та, ана булу бәхетенә ирешә алмаган хатын, бозауларны чын мәгънәсендә үз балалары кебек яратты. Ул эшли башлагач, моңа кадәр артык карау эләкмәгән яшь бозаулар күзгә күренеп диярлек үсә башладылар, аларның һәрвакыт аслары чиста, улаклары тулы иде. Сүз дә юк, Сәрия бозауларга гына түгел, көн саен бозау абзарына кереп, тикшереп торган яңа ферма мөдиренә дә сирәк кенә карашлар ташлаштырды. Ләкин Озын Улакның иң үткен хатыннары рәтендә йөрсә дә. Сәрия, нишләптер, Мөхәммәткә авыз ачып сүз дәшәргә базмады. Алай гына да түгел, ул кергәч, аның битләре ирексездән алсулана, сулышы ешая иде. Бозауларның киләчәктә сыерлар булачагын аңлагангамы, яисә башка сәбәптәнме, Сәрия эшли башлагач Мөхәммәт тә бозау абзарына ешлады... Нәкъ шул вакытта, авылда Әминәнең йөрәгенә тоз салган төрле имеш мимешләр таралды да шул. Бу имеш-мимешләрнең көн геройлары, әлбәттә, Сәрия, Мөхәммәт һәм Әминә үзе иде. Иң аянычы шул, бу сүзләр яңадан кайтып Бәдәр Җиһаны авызына да эләкте. Авылның тагын бер үзенчәлекле ягы бар, анда күңел ачу чаралары аз булганлыктан, сүз йөртү гадәти хәл санала. Бер иш халык исә, булмаганны да булды, дип, ә булганны, ике тапкыр булды, дип сөйләп йөрүне үзенең изге бурычы итеп саный. Шуңа күрә дә вакыт үтә торды Әминәгә, Мөхәммәткә һәм Сәриягә кагылышлы имеш мимешләр йөри торды. Сүз, әлбәттә, Җәмилгә дә ишетелде. —Кара әле, Җәмил, диде аңа беркөнне дусты Гариф, алар икәү «баш төзәтеп» утырганда.—Теге кара малай Әминәне кыерсыта, дип сөйлиләр бит әле. Җәмил сискәнеп китте. Гомер булмаганны ул инде авызына тидерергә өлгергән чәркәсен яңадан җиргә куйды. Ничек кыерсыта, дип сорады ул Гарифка чәнечкеле күз карашын төбәп. - Кыйный диме әллә? Сүз уңаеннан шуны әйтеп китәргә кирәк, холкы әллә ни йомшаклардан булмаса да үз гомерендә хатын-кызга бармак белән дә чирткән кеше түгел Җәмил. Алай гына да түгел, вакыт-вакыт хәләл җефетләренә «акыл өйрәтергә» яраткан ирләрне ул кешегә дә санамый иде. - Юк ла,—диде, дустының болай сискәнүен яхшы аңлаган Гариф. —Ни ди бит, Мөхәммәт, имеш, теге... ни.... Сәрияне дә... Гарифның бу сүзләреннән Җәмил шаркылдап көлеп җибәрде. - И и, Гариф,- диде ул көлеп туйгач һәм чәркәдәге аракыны йотып куйгач. —Әллә шул Әминәне кыерсыту' була инде? Хатын-кызны, ул сораган әйберне бирмичә генә кыерсытып була аны, беләсең килсә. Ә Мөхәммәтнең исәнлеге бар, кайгырма. Әминәгә дә җитәр. Сәриягә дә. Әле әзрәк башкаларга калса да гаҗәпләнәсе юк. Шуның белән сүз тәмамланды. Әминәгә килсәк, ул да артык озак кайгырмады. Дөресен генә әйткәндә, ахирие Сәрия белән уртак яшәү аның өчен яңалык түгел иде. Ягъни, мәсәлән, искә төшерсәң: Сәриянең икенче ире. Сәриядән киткәч. Әминәнең өченче ире булып торды. Участковый Харис булмаса әле бәлки бүген дә торган булырлар иде. Ләкин шулай да Әминә хәлне төгәлрәк белергә булды. Бер кичне. Мөхәммәт эштән гадәттәге вакытта кайтмагач, ул Сәрияләргә менеп төшәргә карар итте. Ул килеп кергәндә Сәрия эштән кайтып чишенеп кенә мәтәшә иде әле. Әминәне ул бик ачык йөз белән каршы алды. Тиз генә чәй куйды да өстәл тирәсендә кайнаша башлады. Өстән-өстән хәл-әхвәл сорашкач, Әминә, озын-озакка сузмыйча, төп мәсьәләгә күчте. Кара әле. кызый, диде ул. өстәл артына утыргач, -ни бит, авылда әллә нәрсәләр сөйләнәләр. Инде ышанырга да. ышанмаска да белмим. Мөхәммәтнең үзеннән сорарга да кыенсынам... Әминә сөйли башлагач ук, сүзнең ни турында булачагын аңлаган Сәрия авыр сулап куйды. Аннары әзрәк читкә карап торгач, Әминәгә таба борылды. —Дөрес, кызый,—диде ул тагын көрсенеп.—Бөтенесе дә түгелдер-түгелен, ну кайберсе дөрес. Баштан ук шуны әйтеп куям, мин Мөхәммәтне синнән тартып алырга җыенмыйм.—Сәрия тагын әзрәк дәшмичә торды.—Аннары, ни, кызый, мин бит авырлы да әле... Әминә ни әйтергә дә белмәде. —Соң... соң...—дип мыгырданды бераздан.—Ни бит кызый, ... мин дә ни бит, синең кебек... Алдан сүз куешкандай, кинәт ике хатын берьюлы көлеп җибәрделәр. —Соң, нишлибез, инде, кызый? —Мин табарга булдым,—диде Сәрия җитдиләнеп.—Үземә иптәш тә булыр... Бу кичне ике хатын тагын нәрсә сөйләшеп беткәннәрдер—анысы билгесез, ләкин шул көннән соң аларның дуслыгы тагын да ныгыды. Иң гаҗәбе шул. авылдагы имеш-мимешләр дә үзләреннән-үзләре азаеп, бүтән йөрмәс булды... Кара чутыр агарган өн артыннан көн үтә торды, кызу Африканың куе урманнары арасында дөньяга килгән кап-кара Мөхәммәт Вәлиулла, Озын Улак авылының үз кешесенә әйләнә торды. Озын Улакта кеше гомумән кушаматсыз яши алмаганга, Мөхәммәткә дә үзеннән-үзе кушамат табылды. Авыл халкының олысы-кечесе аны хәзер Чуаш Мөхәммәт дип кенә атый иде. Кушамат, Мөхәммәткә, алар Колга Җәмиле белән икәү күрше чуаш авылы Арслантауга, Җәмил әйтмешли, «экскурсиягә» менеп төшкәч тагылды. Арслантауга Җәмил дустын, аның карышуына карамастан, «Мин сиңа настоящий хатын күрсәтәм!» дип, алып менгән иде. Ике иргә дә, ягъни Мөхәммәткә дә, Җәмилгә дә әллә «экскурсия» нык ошады, әллә башка берәр нәрсә, ләкин аларны Арслантаудан ике көн үткәч кенә көч-хәл белән табып алып кайттылар. Җәмилгә берни булмаган, ә менә Мөхәммәт бик ябыккан, хәтта ки ничектер агарыбрак та киткән иде кебек. Шуннан соң аның исеменә Чуаш кушаматы өстәлде дә инде. Кушаматлы ферма мөдире Мөхәммәт тиз арада ачы итеп сүгенергә, моңарчы биш вакыт намазын калдырмый торган хак мөселман булса да, җаны уйнаганда «Идел» тәмәкесе тартырга һәм кичләрен әзрәк кеше күреп керим әле дип, аягына галуш киеп, капка төбенә чыгып керергә өйрәнде. Хәзер инде ул нәкъ Аксубай мишәре кебек чеп-чи итеп татарча сөйләшә, әчебал куя, ат җигә һәм кирәге чыкканда хәләл җефете Әминәне Җәмилдән өйрәнгән рус сүзләре белән сүгә белә иде. Кыскасы, каралыгын исәпкә алмаганда, Мөхәммәт ran-гади авыл мужигыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый иде инде. Озын Улак тормышында Мөхәммәт аңлый алмаган бер генә нәрсә булды— ул дин мәсьәләсе. Язмыш шаяруы үзен мөселман авылына китереп ташлаганын аңласа да. яшьтән кыргый кабиләдә үскән һәм ислам дине кануннарында тәрбияләнгән Мөхәммәт баштагы мәлне моңа күңеле белән ышана алмады. Ничек инде бер генә хатын белән торган, аракы эчкән, тәһарәтнең нәрсә икәнен дә белмәгән һәм намаз укымаган халык мөселман була алсын?! Юктыр, болар безнекенә ошаган дин генә тоталардыр, дип уйлады пәйгамбәр исеме йөрткән ир. Мөнир .мулла әйткән азанда егерме җиде хата санагач, аның бу уе ныгыды гына. Ләкин янган урында төзелеп килүче яңа мәчет, халыкның изге рамазан аенда ураза тотмаса да авыз ачарга йөрүе аны гел икеләндерә башлады. Ахырда ул бу турыда җаен китереп дусты Җәмилдән сорады. Сорау бирелгән мизгелдә коточкыч махмыр өянәгеннән интеккән Җәмил җавап урынына кул гына селтәде. Шуннан соң Мөхәммәт бу турыда бүтән сүз кузгатмады. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, дип уйлады ул. Боларда ислам диненең мин белмәгән берәр тармагыдыр күрәсең... К ... Кыш артыннан яз җитте, бәрәңгеләр чәчелде. Авылның изге бер йоласына әйләнгән бу эш вакытында, Мөхәммәт сука тотарга, һәм инде җылы җиргә чыгып өлгергән Колорадо коңгызын чын-чынлап танырга өйрәнде... Соңгы вакытта шактый түгәрәкләнеп киткән Әминә, ниһаять, җәй җитүгә бик шат иде. Җәй көне бар халыкның да кояшта янып каралуы һәм Мөхәммәт Вәлиулланың артык күзгә бәрелеп тормаячагын ул үзе генә аңлый иде. Ләкин җәй авыл кешесенә бетмәс-төкәнмәс эш алып килсә дә, болай да рәхәт вакыт бит. Сабан туйлары, печән өсләре үзе генә дә ни тора... Сабан туеның нәрсә икәнен Мөхәммәт башта аңламады. Ахырда ул аны үз кабиләсендәге кебек мәҗүсилектән калган берәр бәйрәмдер дип уйлады. —Яңа елдан кала иң зур бәйрәм инде бу безнең.—диде аңа Гариф.—Бу көнне күпме эчсәм дә беркем бер сүз әйтә алмый... Үз гомерендәге беренче Сабан туе, Мөхәммәтнең мәңгегә исендә калды— чөнки ул анда һаман шул Гариф котыртуы буенча мәйданга чыкты... һәм инде ничәнче ел рәттән берәүгә дә бил бирмәгән егетне— Бүдәнә Фатыймасының шәһәрдән кайткалап йөрүче кияве Расихны җиңде. Бер иш халык моның белән риза булмыйча Африкасына кайтып көрәшсен ул, диешсә дә. беренчелек барыбер Мөхәммәтнеке булды. Җиңеп алган тәкәне шул ук көнне чалып, кич белән учак ягып шашлыкка киттеләр. Авыл читендәге әрәмәлектә чи сарык ите кимереп утырганда Мөхәммәт үзен нәкъ туган джунглиендагы кебек хис итте. Күктә тәгәрәгән ай да нәкъ айдагыча елтырый, баш өстендә иелгән тал ботаклары да андагы агачлар сыман тирбәлә иде. Җитмәсә, кыргый җанварлар авазы белән тирә-юньнән чын чынлап бәйрәм иткән авыл яшьләренең акырышуы ишетелә иде. «Эх, бер генә көнгә кайтып киләсе иде,—дип хыялланды Мөхәммәт. Үзем генә түгел, Әминәне дә, Сәрияне дә, Җәмилне дә, Гарифны да алып кайтасы иде безгә». Туган иле, нәсел-ыруы сагындырса да, Мөхәммәт инде үзенең тормышын авылдан, фермадагы сыерлардан, Җәмил белән Гарифтан. Әминәдән, һәм... һәм, кыскасы, бик күп яңа өйрәнгән нәрсәләрдән башка күз алдына да китерә алмый иде. ... Эх, без уйлаганча гына барса икән ул. Язмыш безнең теләкләрне, уй- хыялларны үз планнарына кертеп кыса икән. Ләкин ни генә булса да тормыш дәвам итә. Аяусыз, вакыт-вакыт хаксыз булса да, дөнья матур, дөнья киң ул... Акка караны кушкач ечән өсләре җиткәч, Мөхәммәт Вәлиулла өчен кызу көннәр башланды. Озын Улак кояшы быел Африка кояшыннан бер дә ким кыздырмый иде. Малларга кышлык печән кайтару, силос салырга әзерләнү кебек эшләр артыннан көне буе чабып, кич белән арып-талып кайтып барганда Мөхәммәткә Сәрия очрады. Табигате белән бик үк җыйнаклардан саналмаган хатын бөтенләй түгәрәкләнгән иде соңгы вакытта. —Исәнме, Мөхәммәт,—диде башка чакны чатнап торган Сәрия, ничектер, кыюсыз гына.—Эштән кайтып барышмы әле? —Эштән, Сәрия,—диде Мөхәммәт, эре тешләрен елтыратып. Синең хәлләр ничегрәк соң? Сәрия башын аска иде. —Бүген иртәгә корсак ялына барырмын инде. —диде ул, бераз дәшми торгач. - Мөхәммәт, ... ни. ... син ничек булса да бер генә тапкыр минем янга килеп китәрсең инде, яме. Минем бит бүтән беркемем дә юк. Мөхәммәт үзләрен берәрсе күрүе мөмкин икәнен дә уйламыйча. Сәрияне кочаклап алды. — Килмимме соң, -дип пышылдады ул калын иреннәрен Сәриянең колагына тидереп. Киләм, Сәрия, киләм. Әле менә Әминә дә. Чыннан да. Әминә шушы араларда бәбәй табу йортына китәргә җыена Ике хатынның да күңелендә нәрсәләр булганын белүе авыр, ләкин П иде. игътибарлы кеше соңгы вакытларда Әминәнең дә, Сәриянең дә, ничектер, сагаебрак киткәнен сизми калмагандыр. Хатыннарның билләре калынайган саен, авыл халкы да аларга ничектер бүтәнчәрәк карый башлады. Авыл урамнары буйлап төрле сүзләр йөрде. Берәүләр акка караны кушкач нинди төс килеп чыгуын юрады, икенчеләр: юньле булмас бу, диюдән узмады. Җитмәсә, авылда Сәрия белән Әминәнең бу хәлдә үзләре генә түгел икәне дә ачыкланды, һәм Гариф сүзенә ышансаң, күрше чуаш авылы Арыслантаудан да шикле хәбәрләр ишетелде... —Вәт булдыра ичмасам бу малай,—диде Җәмил Арслантаудан Питрау бәйрәменнән кайтканда.— Болайга китсә озакламый хатыннарның безне куып чыгара башлавы да бар. Әллә эчүне ташларга инде... Чыннан да, соңгы вакытта, авыл ирләренең күбесе, хатыннарына, ничектер, шикләнебрәк карый башлаган иде. Моның сәбәбен, Мөхәммәт Вәлиулла авылда пәйда булгач, хатын-кызларның үз килешкилбәтләренә игътибарны арттыра төшүләре белән дә, соңгы вакытта авылда телевизордан Африка турында күрсәтә торган тапшыруларның бик популярга әйләнүе белән дә аңлатып була иде... ... Ләкин җәйнең кызу бер көнендә көтелмәгән хәл килеп чыкты—авыл Советына Казаннан чылтыраттылар. Төшке аштан соң йокымсырап утыручы җирле үзидарә рәисе Сабирҗан абзый, телефонның кинәт чылтыравыннан «дерт» итеп китте, аннары ашыгып трубкага үрелде... Берничә минуттан, ул җил-җил атлап фермага таба атлый иде инде. Кара син аны ә, кара син аны, дип мыгырдана иде ул үз атына, ничек була инде бу, ә. Вәт, каенын еккыры!.. Калганы тиз арада булды. Шул ук көнне кичкә таба авылга моңарчы Озын Улакта беркемнең дә күргәне булмаган, мүгәлдәк арбасыннан да озын, ике чем-кара машина килеп төште. Алар, кая барырга икәнне алдан ук белгәндәй, туп-туры Әминәләр янына барып туктадылар. Машиналарның берсеннән килешкилбәте нәкъ Мөхәммәтнекенә охшаш бер ир, ә икенчесеннән нәсел үгезеннән чак кына калышлы өч егет чыкты. Мөхәммәт аларны күргәч егылып китә язды. Башта ул берни әйтмичә тораташтай катып калды, аннары йөгереп килеп, үзенә охшаган кара ирне кочаклады. Аны бу мизгелдә күрүчеләр Мөхәммәтнең күзләре яшьле икәнен абайладылар. Шул арада Әминәләр тирәсенә халык җыелды. Этләр өрде, хатыннар елашты. Силсәвит Сабирҗан абзый, җыелган халыкка, Озын Улакка Мөхәммәт Вәлиулланы эзләп аның бертуган абыйсы килгәнен аңлатты. Күзлек Гамиры исә шул арада җыелган халыкка шатлыклы да, кайгылы да хәбәр җиткерде—Мөхәммәтнең туган илендә сугыш беткән һәм анда ил башына Мөхәммәт Вәлиулла ыруы килгән икән. Бу турыда, имеш, узган атнада ук Мәскәү гәҗитләрендә язган булганнар, тик печән чабу белән мәтәшкән Гамир бу гәҗитне кичә генә укыган ди. Ике машина да авылда төн кунды. Иртә белән исә аларның Мөхәммәтне алып китәчәкләре билгеле булды. Авыл «аһ» итте. Бар да диярлек Әминә белән Сәрияне жәлләде. Мөхәммәт Вәлиулланы озатырга Озын Улакның бар халкы да диярлек килде. Тетрәнгән, сүзсез халык төркеме дәһшәтле тоела иде. Машинага утырыр алдыннан Мөхәммәт күзләре белән халык арасыннан Җәмилне эзләп тапты. Әминә белән дә, Сәрия белән дә ул инде саубуллашып өлгергән иде. Авыл халкына рәхмәт әйтелде. —Җәмил,—диде Мөхәммәт, дустының җилкәсенә бөдрә башын салып.— Онытмагыз мине, Җәмил... Әминә белән Сәрияне ташлама инде туганым! Халык төркеменнән елау авазлары ишетелде. Машиналар кызулый башлагач, җыелган халык аның: «Мин кайтырмын әле, сыерларны карагыз!»— дигән сүзләрен ишетте. —Кайтырсың,—дип мыгырданды башын аска игән Җәмил.—Әлбәттә, кайтырсың. Аннары ул башын күтәреп Гарифка карады. —Әйдә, Гариф, берәр нәрсә табып басыйк йөрәкне... Кояш болыт астына чумды. Авыл, ничектер, караңгыланып, моңаеп куйды...