Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ...

Үзем турында үзем... Мине үземнән дә әйбәтрәк белүче юк! Шәледә тудым, эшчеләр арасында яшәдем, Мәдәният институтында укыдым, 8 ел буе Язучылар оешмасында, 12 ел «Чаян»да эшләп киттем Егерме ел буе хикәяләр, юморескалар, повестьлар язып бастырдым. « Казан утлары»нда « Ком сәгате* дигән роман чыгаргач кына (1999 ел. №№ 8-9): «Карале, син язасың икән бит!»—диделәр. Көндез мин җаныма урын табалмыйм. Кичләрем сәхнәдә үтә. Төннәрен—романның икенче китабын язам. Сәхнәгә чыккач кына, үземне кемгәдер кирәкле кеше итеп тоям Сәхнә—иҗат кешесенең Азатлык мәйданы. Бер хикәя укып кайтыр өчен, татар тамашачысын эзләп, мең ярым чакрым юл үткән чаклар да булды. Җырчыларга алкышлар кирәк, миңа алкышлар гына җитми—залга җыелган халыкның елмаюын да көтәм. «Казан утлары» журналы минем өчен мәртәбәле сәхнә. Бүген мин сезгә сәхнә өчен язылган биш әсәремне тәкъдим итәм. Кемгә нәрсә ошый—сайлап укырсыз! Чөнки бу әсәрләрнең кайсысы әйбәтрәк икәнен үзем дә белмим... Автор Козел белән баран Тукайга ияреп абдулла Тукайның “Кәжә белән Сарык" әкияте моннан бер гасыр элек язылган. Ләкин андагы вакыйгалар безнең көннәргә бик тә туры килә. Тукай ул-Әүлия— бүгенге базар реформасын алдан ук күреп бара, әкият белән үреп бара: “Борын заман бер Ир белән Хатын торган Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган...” Нәкъ безнең тормыш инде бу!.. Г Тукай һәр гектардан 68 шартлы центнер уңыш жыеп ала белә торган Арча районын ташлап, хәерче Казанга күчеп килә(!) Шуңа күрә анын әсәрләре үзе кебек ярлы халыкны яклау хисе белән сугарылган... Әкияттә ачлы-туклы яшәп яткан Ир белән Хатын, тоталар да Кәжә белән Сарыкны урманга куып чыгаралар. Ышанасы килми! Соң, егетләр, кайсы гына хәерче, һәр килосы айлык пенсия хакына торган ике түшкә итне күрәләтә урманга чыгарып ташласын9 ' Юк. куып чыгармаган' Кәжә белән Сарык үзләре чыгып качкан, хужаларынын изүенә түзә алмыйча! Ник качмасын бичара хайван9 Сарык, мескен, үзен шашлык итеп ашаганнарын көтеп ятсынмы9 Кәжә дә кача—көнгә бер тапкыр ашатып, көне-төне имиеңне кармалый башласалар— чит илгә чыгып качарсың! Әле дә ярый. Кәжә халкы урлаша белә Урлаша белгән хайваннар әйбәт яши безнең илдә! Сарык та, батыраеп, Кәжәгә ияргән, тукта чү. кешечә яшәп булмасмы дигәндер инде. Халык әйтә: Кәжә тәкәсенә Сарык иярмәс, ди. Ә бу әкияттә киресенчә Г -Тукайнын Кәжә белән Сарыгы ничек кавышканнар сон? Хәер, шагыйрь чын әкият остасы. Әкиятләрдә бар да мөмкин Аккошны яратсаң—сылу кызга әверелә. Бакага өйләнсән-Хан кызы булып чыга. Камырдан әвәләп батыр мхтай ясыйсын Ә чынбарлыкта исә. бөтенләй киресенчә... Хан кызы дип өйләнсен Аждаһа булып чыга; Асыл егет ир булгач Дунгызга әверелә; Ә малай ясаганчы әле тугыз ай буе камыр әвәләргә туры килә... Г. Тукай әкиятләрне яратып яза. Ул демократлар кебек алдый, коммунистлар кебек куркыта, президентлар кебек юата Анын әкиятләре куп түгел. Тукай чаманы белә. Юкса, матур киләчәк турында күпме әкият сөйләргә була инде халыкка’' Ярый, сүз башына әйләнеп кайтыйк. Кәжә белән Сарык, ямаулы капчык асып, спонсор эзләп киткәннәр Капчыктагы бүре башын да ачыкларга кирәк Каян килгән ул? Моңарчы, татар әдәбияты тарихында бүреләрне суеп ашап, башларын капчыкка салып йөрү очраклары юк иде Минемчә, бүгенге бизнесменнар, рекегирлар, диллерлар һәм киллерларга охшарга тырышып кына Кәжә белән Сарык теге капчыктагы бүрене тереләй тотып ашаганнардыр Нишлисен бит. базар урманының үз законы бар... Тукайнын чак кына әүлиялыгы житеп бетмәгән; Татарстан байрагында бүреләр нәселе-Ак барсны күрә торып, теләсә кайсы Сарыктан Бүреләрне обижайть иттермәскә иде Әкият дәвам итә Кәжә белән Сарык бер аланга килеп чыга Азан уртасында зур учак. Ә учак тирәсендә өч-дүрт бүре 8 март көнен бәйрәм итеп утыра. Асылмалы казанда ботка пешә Ләкин ботка итсез! Г. Тукай монда бүгенге мафиозникларның саранлыгыннан әче сарказм белән, ягъни итсез ботка белән көлә! Боткага ит булды дип сөенәсе урында Бүреләр мафиясе Кәжә белән Сарыкны ташлап кача Ни өчен’ Тукай үзе бу сорауга болай дип җавап бирә “Асраганнар бер Кәжә берлә СарыкБолар булган берсеннән-берсе арык" Ягъни. Казан тирәсендәге колхозларда мал-туар бүреләр куркырлык арык булган дияргә тели авзор. һәм ялгыша Бүре сөяктән курыкмый. иптәшләр Әкиятне алга таба укысак без чын җавапны да табарбыз “Микикики. микикики. Капчыктагы Бүре башы бит унике " Аңлагансыздыр. Кәжә белән Сарык рекетирлар була' Атар, шушындый янау белән, бүреләрне куып, урман хуҗалыгын бер үзләре хосусыйлаштырып куя Тукай Кәжә белән Сарыкны олылап әкиятнең буеннан буена исемнәрен баш хәрефләр белән яза Шагыйрь ни әйтергә тели? Бүреләр мафиясенең боткасын татыгач, Кәжә белән Сарык өйләренә, ягъни элеккеге хуҗаларына кайтырга һич теләми Aiap хәзер үзләре хуҗа Талау кәсебе белән кон итә башлагач. Кәжә белән Сарык хәйран баеп. Кәҗәбез “Козы сарыгыбыз “Баран” булып, кысык күзле машиналарга гына утырып йөрерләр Идел буенда бюджет акчасына өч катлы коттедж күгәрерләр "Сарык” акционерлык җәмгыятендә Кәҗәбез генераль директор булыр, хайваннар җыеныңда сайлауларда катнашыр, һәм без алар каршына буш капчык күтәреп киләсе кешеләр Кәжә белән Сарык әкиятенең азагы юк Ул кинәт өзелә Бүгенге кон турында язылганга күрә цензура кискәндер инде Шунысы билгеле, тора бара Кәҗәнең кулы артык озынайгач, налог инспекциясе хезмәткәре Былтыр аны бүрәнә ярыгына кыскан. Хәер, монысы инде яна әкият Каты шелтә Нотык өхтәрәм укытучылар. Август киңәшмәсендә катнашуыма аптырамагы з- без сезнең белән коллегалар—мин дә маллар тәрбиялим Шокер, бушлай эшләсәләр лә укшучыларыбыз күп икән әлезалМ тулы' Димәк, укырлык балаларыбыз бар дигән сүз. Хәер, соңгы ун ел эчендә минем Казан урамнарында йөкле хатыннар күргәнем юк. Реформага чаклы туган базаларны тәрбиялисездер инде Хатыннарны бөтенләй йөк күтәрмиләр дип әйтеп булмый—кирәк чагында безнен укытучы апаларыбыз, алпавыт мунчасы чаклы биштәр күтәреп, Мәскәүнен Лужники стадионыннан Казаннын колхоз базарына хәтле җәяү кайта алалар. Укулар башлангач мәктәпләребез кытай базарына әверелә. Балалар саны кимегәнгә бер дә борчылмагыз сез. Кеше саны кимегән саен проблемалар да кими. Кеше әзәйгән саен, димәк, эшсезләр саны, ачлы- туклы яшәүчеләр, фатир сораучылар һәм әйтергә кирәк, жинаятьләр саны да кими. Алар барысы да безнең укучыларыбыз бит, мөхтәрәм коллегалар! Укучыны тудыру һәм тәрбияләү хатын-кыз эше. Шулай булгач, бүгенге сәяси һәм икътисади мәхшәргә сез— хатын-кызлар гына гаепле! Уку елының беренче сентябрьдән башлап тугыз ай буе дәвам иткәнен бик яхшы беләбез. Ләкин бөтен бала да тугыз айдан тумый. Менә минем үземне әнием җиде айдан тудырган: өченче чирек бетеп, каникулга чыкканнан соң... Минемчә, Рәсәйнен бүгенге реформаторлары, гомумән, биш айдан ук туган булырга тиешләр. Юньле бала бишектән егылып төшеп, мәктәпкә килеп житкәнче, искиткеч катлаулы вә мәшәкатьле юл үтә Җиде ел эчендә бала 7565 тапкыр елап уяна; 7565 тапкыр ашарга сорый. 12220 тапкыр колготкиена «пес» итә, 2500 тапкыр үлемнән кала һәм елга 365 тапкыр: «Минем әтием кем?» дип теңкәгә тия. Галимнәр әйтә, ана карынында бала тугыз гына ай түгел, ә жиде ел үсәргә тиеш ди Ул чагында баланы ясле-бакчага да йөртеп торасы булмас, роддомнан алып чыгасын да. Әлифбасын тоттырып, туп-туры мәктәпкә илтеп куясын. Әлегә бу чынга ашмас хыял гына. Балалар болай да хәзер ана карынында ук институт бетереп туа һәм аның нинди институт бетереп тууы әти-әнисенең кайда эшләвенә бәйле: укытучыдан хәерче укытучылар династиясе туар; эшсездән —эшсез, начальниктан—начальник, депутаттан—депутат, бизнесменнан мафиозниклар династиясе туа.. Әйе, укымышлы бандитка караганда надан депутат лутчырак... Мәктәпләрдә реформа үткәрәсе бар. Әйтик, хезмәт дәресе урынына «эш эзләү серләре» дигән яна фән кертергә кирәк Эше булмагач, хезмәте нигә кирәк инде анын Сез мине дөрес анлагыз, мөхтәрәм коллегалар, кешенең акылы башында түгел, кешенең акылы кесәсендә!.. «Манимани»ен булса тиз үсәрсең . Бала институтка кергәндә хәзер өч кенә өстәмә сорау бирәләр «Әти-әниен кайда эшли9 Дача төзи беләсеңме? Сыерыгыз бозауладымы? ..» География укытучылары да зарлана глобуслар һәм дөнья карталары кырык ямаулы Жир йөзеннән авыллар, шәһәрләр, илләр югала. Яңа карталар сатып алырга мәктәпләрнең акчасы юк. Иске картадан Санкт-Петербургны эзләп аһ итәбез Сталинград шәһәренең исеме карта өстендә кызыл кара белән дүрт тапкыр төзәтелгән. Элек бөтен исемнәр дә үз урынында иде, карталардан ут сүндереп эзләсәк тә таба идек. Таба алмасак география укытучысы Габдулла абый башыбызга имән указкасы белән суга иде Шуңа күрә без география дәресләрендә жәен дә кышын да каеш бүрек киеп утыра идек. Математика дәресләрендә дә программа яңарыр дип өметләнәм. Әйтик, тапкырлау таблицасының валюта коридорын киңәйтергә кирәк. Бер килода чынлап та мен грамм буламы? «А» пунктыннан «Б» пунктына поездлар һаман йөриме9 Бер метр юанлыктагы торбалардан бушлай нефтебез һаман агамы? Химия дәресләре бүген урамда гына узарга тиеш Шөкер, Менделеев таблицасы эчендә яшәп ятабыз. Агыйделгә фенол түгеп мингерәтәләр. Иделдәге аммиакны иснәтеп һушыбызга китерәләр... Балаларга бары укырга, укырга һәм укырга гына кирәк! Чөнки укыган чакта эш эзләү кайгысы юк... Мөхтәрәм коллегалар' Без хәзер Мәскәүнен иң өлкән укытучысы—Сталин сыман мыеклы, Хрущев сыман пеләш. Брежнев сыман кашлы, Ленин кебек кечкенә булырга тиеш дибез... Ә бүгенге Ил башлыкларынын тәртипсезлекләре өчен аны укыткан педагогларга каты шелтә белдерәсе генә кала. Мәхәббәт харап итте... Хикәя ез кем буласыз але? Гафу итегез, соравым кинәтрәк килеп чыкты Ләкин үзегез беләсез, хәзер документ күрсәтеп турысын әйтеп сөйләшә торган заман —Мин Ватан газстасынын хәбәрчесе, игттәш председатель Киләкилешкә үк, сезнен Коммунизмга колхозын айкап, жан тетрәндергеч фактка юлыктым —Анысы шулай, хәбәрче кешене һәр үзгәреш тетрәндерергә тиеш инде ул. Тыңлыйм. журналист дускай, йә күземә карап әйт - кайсы ягыбызны ошатмадыгыз? —Сез председатель булып сайланган елны колхозыгызда алты авыл булган Ә бүген ул өчәү генә Яхшы. Саклан. Алан авыллары юкка чыккан Политик карталарда исемнәре язылган, чынлыкта исә ул авыллар инде жир йөзендә бөтенләй юк -Политика ул, иптәш член-корреспондент, политика ул юк әйберне дә бар итеп сөйләргә ярата Чит ил радиоларын йокы алдыннан тынлап ятасыңдыр безнен СССР турында булмаганны бар итеп күпме ялган сөйләделәр алар1 Имеш, капитализм ул - ожмах. капитализм ул - хөррият, демократия, муллык Имеш, социализм ул - коммунистлар утопиясе... Позор' Ә бит үзләренчә тоже политика -Иптәш председатель, сез читкәрәк киттегез, сүз башыбыз илләр арасындагы политика турында түгел иде. -Анысы шулай, безнен колхоз Европа белән Америка арасына урнашмаган, без бераз гына читтәрәк яшибез, шуңа күрә читкәрәк китеп сөйләшү кирәк тә. Энгельс бабаң нәрсә ди - политика белән шөгыльләнгәнче башта тамак туйдырырга кирәк, ди Сез юлдан килгән кеше, ач карынга Ач карынга иптәш член-корреспондентлар һәрвакыт усал була Алло. Мәчтүрә апай, ике гурлалык кына кабымлык әзерлә әле. хәзер киләбез . Алло. Сәкинә апай, бүген кичкә теге мунчаны ягып куй. көтү кайткач рак килеп житәрбез Алло. Гайфулла, теге игезәк бәрәннен берсен аксеркәгә батыра тор але. яме. тозын күп салма, суганын мулрак турагыз' —Гафу итегез, иптәш председатель, вакыт юк. Газетага срочно мәкаләне өлгертәсе бар. Туры соравыма туры жавап бирегез дә хушлашырбыз Әйтегез менә, кая куйдыгыз сез ул авылларны.” -Ниме, иптәш член корреспондент, калада тормышлар ничек сон? Балаларыгыз көр үсәме, хатыннарыгыз үзегездән бик зарланмыймы’’ һи. туганый, хатыннарны сөендерим днсән колхоз председательләре белән дус бул инде син! Быел еллар авыр килде кәнишне. ну безнен колхоз муеннан бурычка батса да алай бөтенләй үк хәерче түгел, хатыннарны сөендерерлек кенә карабодай да жысп алдык, умарта кортларыбыз да коммунистик хезмәт ударниклары кебек эшләде, сарыкларыбыз да ходайнын рәхмәте, икешәр бәрән китерде -Иптәш председатель, сез минем сорауны юри ишетмәмешкә сабышасыз Мин юл уңае сезнен халык белән сөйләшеп кайттым, сез ул авылларга радио кертмәгәнсез, кибетләрен яптыргансыз, клуб белән мәктәпне утынга саткансыз, кешеләр көн саен алты чакрымдагы үзәк усадьбага йөреп эшләргә тиеш булган ди? —Син энем, күптән эшлисеңме але’’ -Быел диплом алдым гына, бу беренче ижади командировкам -Ә-ә-ә, шулаймыни” Әйтәм аны сорауларын кешечә түгел Алло. Мәчтүрә апай, ашыңны суыт Хәбәрчебез Казанга кайткач ашармын ди Алло. Сәкинә апай, мунчаңа су салмый тор әле. яме. онытып җибәргәнмен. бу атнада көн саен мунча керелган ләбаса, хакимиятнең урынбасары да. налог инспекциясеннән дә. сельхозхнмия кешесе дә. главврач та. райпо бухгалтеры да шөкер, мунча өчен үлеп торалар.. Алло. Гайфулла, бәрәннәргә тимә але. яме. бераз үсә торсыннар, зурайсыннар дим. зуррак кунакка җитәрлек булсын С Хәбәрчебезнең шашлыктан колагына кызыл тимгел чыга икән... Да, син кайсы стена газетасыннан дидең әле үзеңне? —"Ватан” газетасыннан, махсус хәбәрче... - Внештатный значит... —Юк. махсус... -Махсус килгәннәр өчен махсус жавап әзер безнен Әйе. әйтик. Яхшыр авылы юк инде. Ләкин аны син әйткән сәбәпләр түгел, ә мәхәббәт харап итте. -Мәхәббәт... харап итте?!. —Әйе. Ун ел элек башланды бу хәл. Ин әүвәл авылдан солдат Нури китте, армиядән кайтып килешли үк юл унае калада бер маржа кызы белән танышкан икән, шуна өйләндем диде Паспорты кулында - китте. Нуриның ике ел буе хат алышкан Мөршидәсе бар иде. Егетнең өйләнүен авыр кичерде, тәмам сулды. Бетте бит бу кыз дибез. Ярты ел үтмәде. Нурины барыбер аерып алам, аннан башка яшәрлегем юк дип. китеп барды. Нури армиядән кайтканчы Мөршидәгә Яхшырнын шәп кенә бер егете Хәкимжан бәйләнеп йөрде, шаяртып түгел, яратып Ышанасызмы, юкмы. Мөршидә авылдан китеп егерме дүрт сәгать тә үтмәде. Хәким аның артыннан чыгып качты, паспортны да бер айдан сон гына кайтып алды әле ул. Ну шуннан кул китте безнең: Хәкимгә күз салып, башкаларга сер бирмичә генә Нәкыя йөргән икән, юк хәйләләрен бар итеп китте бит теге. Ә Нәкыя өчен жанын бирергә әзер булып Гыйлажи йөри иде. кәнишне Гыйлажине беркем тыя алмый, китте Нәкыясен эзләп Гыйлаҗинеи әтиәниләре Шаһидәнең әти-әниләре белән туй турында сөйләшеп йөриләр иде, тикмәгә генә булмаган икән, китте Шаһидә. Ну Яхшырда Гарәф атлы бик тә булган егет бар иде. Шаһидә кайда - мин шунда дип. китте бит тәки. Гарәфине эзләп Әнисә. Әнисәне эзләп Мөхәммәт, Мөхәммәтне эзләп сразы дүрт кызыбыз чыгып качты... —Бу киткән кешеләр гаилә кора алганнармы сон? —Хикмәт тә шунда. Берсе-бер кияүгә чыкмаган. Нигә, дисән, Нури маржа кызы белән рәхәтләнеп яшәп ята. Нурины аертгыра алмагач, Мөршидәсе ялгыз картаерга сүз биргән Мөршидәне ала алмагач, Хәким буйдак калган. Хәкимсез Нәкыя тилмергән. Нәкыяне көтеп Гыйлажи картая. Гыйлажисез Шаһидә, Шаһидәсез Гарәфи, Гарәфисез Әнисә, Әнисәсез Мөхәммәт, ә Мөхәммәт өйләнмим дисә, үзегез беләсез, сразы дүрт кыз тол кала... Әле мин бер өлешен генә сөйләдем, иптәш юнкор, бик теләсәң әлеге исемлекне туксан хуҗалыкка хәтле санап күрсәтә алам. —Рәхмәт инде, мин сезнең легендагызны бик ошаттым. Шунсы гына аңлашылмый, киткән кешеләрнең Яхшырдагы туган-тумачалары кая? -Балалар кайда туганнар, шунда инде ул... Туган-тумачасыз яшәр чакмы? Балаларны институтка кертәсе бар, эшкә урнаштырасы, дачасын төзеп бирәсе, машинасын-фатирын юнәтәсе, һичьюгы фатирдагы бала-чагаларга күз-колак булып торсан да файда. Хәзер аерым яши торган заман түгел. Менә шулай итеп. Яхшыр авылы бөтенләе белән китте дә барды. -Ярар. Яхшыр авылын мәхәббәт харап итте дип саныйк. Ә Саклан белән Алан кая киткән?! -Сакланны көнчелек харап итте, ә Аланы хыянәт корбаны булды. Бик теләсәң тәфсилләп аңлатып күрсәтәм... —Сөйлисе әкиятегезгә алдан ук ышанам. Калганын үзем уйлап чыгарырмын, фельетон язганда. -Хуш иттек, яшь иптәш, калага кайткач редакторына миннән сәлам әйт! -Ә сез иртәгә газетаны укырга онытмагыз Иртәгесен, эшкә килүенә приказлар тактасында хәбәрчене редакторның яна әмере көтеп тора иде инде: "...Коммунизм” колхозына бәрәнге чүпләргә җибәрергә!.. Котлы-ботлы Үртәу оммунизм үпкәләде безгә — төялде дә китеп барды, хәерче балалары гына өелеп калды Сайлаулар житте исә. менә кайтыр, менә кайтыр, дип өметләнәбез Коммунизмны кире кайтарып була Монын өчен күп кирәкми, кем нәрсә урлаган — китереп бирсен, үзе кайта ул! Көнчыгыш илләрендә шундый кырыс йола яшәп килә - әгәр кеше бер урласа, анын бармагын кискәннәр, ике урласа - кулын, өченчесендә - аягын Әгәр бу жәзаны безнең илдә куллансаңмы9 ' Түрәләр арасында бер исән кеше дә калмас, аяксыз-кулсыз һәм дә ки башсыз йөрерләр иде Баш дигәннән, иптәшләр, татар халкы бик акыллы ул, пчаму. птамушты анын ким дигәндә өч мие бар арка мие. баш мие Һәм Минтимер Шәймие Иптәшләр' Без урысны сүгеп күтәрелдек! Суверенитетны да урыстан әжәткә алып тордык. Аны түлисе бар әле, нефть сатып Түли алмасак — кире тартып алырлар Урыс булган жирдә татар эт асрый Хотя. без. тагарлар, үзебез дә урыс инде, просто татарча сөйләшкән генә булабыз Хәзер исә. берберебездән тел яшермик: давай откровенно, если ты русский - докажи, если ты татарин - покажи паспортыңны' Бу сәхнә кешесе дөресен әйтә микән сон дип. аптырап утырмагыз. Артык дөресен сөйләү - ялганнын бер төре Үзен генә ялганласан - шаярта, диярләр, ә инде күмәкләшеп ялганласан - сәясәт була ул. иптәшләр Сәясәт дигәннән, депутатларга да эш авыр, сигез сәгать буе телевизор каршында ике кулынны күтәреп утырып кара әле син! Бәпкәгә утырган каз да оядагысын көнгә дүрт-биш тапкыр әйләндерә. Безнен депутатлар ничек түзәләрдер9 ' Иптәшләр! Сайлаулар бик кыйммәтле уен Бәлки киләчәктә безгә депутатларны чит илдән генә сатып алыргадыр, ни дисән дә чит ил әйберсе арзанрак та затлырак һәм матурырак та Фәнни коммунизмның истәлеге булып бездә ике генә чират калды берсе анын фатир чираты, икенчесе телефонныкы Бу чиратларның икесен дә хәл итеп була - моның өчен, иптәшләр, бөтен сайлаучыларнын да үхзәрен депутат итеп сайлап куярга кирәк. Биш ел эчендә үзен генә түгел, бөтен туган- тумачаларын да фатирлы һәм телефонлы итеп өлгерәчәк ул Өлгермәганнәрен икенче срокка сайлап куярбыз. Аннан сон. ни өчен әле без аларны биш елга сайлыйбыз, өч елда да өлгерәләр аларО Иптәшләр, безнен илдә колхоз житәкчеләре бик бәхетле! Тырыша торгач алар авыл халкын бушлай эшләргә өйрәтеп җиткерделәр. Мондый казаныш башка бер илдә дә юк. Хәтта череп баеган америкалылар да атнадан атнага зарплата сорап килә. Азымдагы елда ит һәм сөт җитештерүне арттыру нияте белән Голландиядән көнгә сиксән литр сөт бирә торган сыерлар кайтарткан идек Ашау житкереп булмады Чит илнен хайваны да комсыз түлке Менә алар, безнен корчангы Холмогорлар кебек, бернәрсә дә ашамаган килеш көн саен уникешәр-уналтышар литр сөт биреп карасыннар' Авыл халкы шәһәргә качып бетмәсен өчен билет бәяләрен арттырырга исәплиләр. Юл йөргән өчен билет бәясен кешенең санына карап түгел, ә авырлыгына карап түләтәчәкләр. Әйтик, син илле килолы икән—бер билет аласың; йөз килолы булсан икс билет Утыз биш килолы ирләр өчен лыөталар булачак Ә инде тәвәккәлләп Казанга килеп чыксагыз туп-туры Кремльгә килегез Казан Кремлен музей-комзизекс итәләр Анда утырган кешеләрне тарихи экспонат итеп калдырачаклар - күрәссн килсә билет алып керерсең Түгәрәкләп кенә әйткәндә, безгә шундый итеп яшәргә кирәк - Сабан Туйларыбызга Мәскәү президенты үзе килерлек булсын Бәйрәмнәр күп. килсеннәр генә Әле менә Республика көнен олылап бәйрәм иттек АО Россиянен ООО Татарстанына унбер яшь тулды! Унбер яшь гүя без әле бишенче сыйныф укучысы гына! Мәскәү укыта әле безне, укыта' Бәйрәмнәрегез котлы, мәҗлесләрегез — тортлы, банкетларыгыз ботлы булсын