Логотип Казан Утлары
Эссе

"ЙӘГЕЗ, БЕР ДОГА!"

Өч аршын уй өек фәйләсуф Аристотельнең: «начар дәүләттә яхшы гражданнар була алмый», дигән фикерен укыганым бар иле. Моннан егерме еллар элек. Чорыбыз әдибе Аяз Гыйләжевнен «Йәгез, бер дога!» роман-хатирәсен укыгач исә мин «Начар дәүләттә дә. яхшы дәүләттә дә начар һәм яхшы гражданнар булырга мөмкин, әмма яхшысында—яхшылар күбрәк, начарында— начары күбрәк», дигән уйга килдем Романны укып бетереп, өстәл өстенә салгач, башыма килгән тәүге фикер иде бу Әйе, бу әсәрдә авторнын заманга-чорга. илгә- дәүләткә. бигрәк тә анын җитәкчеләренә карата үз фәлсәфи концепциясе бар Урыны- урыны белән язучы ашыга да кебек, ләкин бу аклана, чөнки ул барысын да (әйе. нәкъ менә барысын да!) әйтеп бетерергә тырыша Ул үзенен нечкә-нәфис күңелен.) хас булганча лиризмга да кереп китә (монда Аяз ГыЙләжев чын мәгънәсендә шагыйрь!), үзенчә усалланып. аяусызланып та ала. Ләкин Китапны китап иткән һәм биеккә күтәргән нәрсәләр болар гына түгел. Әйе. аяусыхтану бар—ләкин сызлану көчле анын жанында Менә шушы сызланулар әле тормыш тәҗрибәсен дә үтмәгән егетне бик күп төрле уйларга этәрә. Бу уй аерым бер шәхси кеше язмышыннан башланып, халыкларга барып тоташа, аннан ил-дәүләтләргә, тагы гомуми Йортыбыз Җир шарына. Дөньяга һәм Тәңребез Аллаһыга Болар бик ерак, биек һәм бөек уйлар. Шушындый Ак Фикерләү каршына коточкыч Кара Багана булып оч аршын уй баса Нәрсә соң ул оч аршын уй” Өч аршын уй—Сталин образы Б Ә моны ничек аңларга??? Бик гади генә... Диктатор һәм тиран Сталинның уйлары күбрәк өч аршыннан артык узмаган, ә өч аршын уй—кабер ул. Әлеге уй шунда гына сыеп бетә. «Халыклар атасы» иксезчиксез илне каберләр аша гына күргәндер. Әнә бит теге гасырлардагы «өлкән апасы» Әби патша Екатерина II дә Француз философларына язган хатында: <• Россия бик зур ил ул, аны демократик юл белән бервакытта да идарә итеп булмый, шуна иң кулае— монархия»,— дигән. Монархларның күбесе шул ук деспот вә тиран, ә Сталин— аларның кече туганы булса да, вакыт-вакыт ул җәлладлыкта хәтта Явыз Иваннан да арттырып җибәргән. Өч аршын уйның тагы бер символын, олырак форматтагысын да әйтик инде. Өч аршын уй—илнең төрмәсе, зоналары, концлагерьлары да әле ул. Үтерергә һәм үтерергә шашынган палач, әлбәттә, барысын да алай гына бетерә алмый, чөнки ни генә димә, дөньяда йөзәрләгән илләр һәм халыклар бар. Алар ни дияр’! Моның кадәр законсызлык алдында түзеп торырлармы? Шуның өчен суд-сорау алулар, әвәләштереп булса да, Законның тонык үлемтекле йөзен күрсәтергә кирәк. Ә төрмәләрдә ил гражданнарын нишләтәләр—монда инде «бөек житәкче»нен һәм аның яраннарының эше юк! Әйтергә кирәк, һәр илнең төрмәсе андагы дәүләтнен кечерәйтелгән моделе ул. Илнен Олуг Сулышы кин вә тазамы яисә тар һәм чирлеме— шушы Сулыш төрмәдә ачыграк сизелә. Чөнки төрмә иксез-чиксез дәүләтне ифрат та нык кысып, пресслап кечерәйтелгән бер бина ул. Галәмдә бик нык кысылган йолдызлар бар. алар яктыртудан туктап «Черная Дыра»га— Кара тишеккә әйләнгәннәр. Төрмә, зоналар да шул кара ярыклар, анда ябылганнар исә—әлеге ярыктагы «тараканнар». Шуна аларга Кеше итеп карау юк Бәлки шундый караш та булыр иде. ләкин теге өч аршын уй комачаулый. Шушы тар уй белән Аяз Гыйләжевнен мәшһүр «Өч аршын _җир» повесте геройлары Мирвәли белән хатыны җиргә кысылганнар иде. «Йәгез, бер Дога!» сүрәсенең беренче аятьләрен дә шул повестьтан эзләргә кирәк. Теге ил өстенә менеп баскан Кара Багананың шыксыз карачкысы «Өч аршын жир»дә _үк сизелә иде. Лейтмотивта һәм ишарәләрдә... Ә инде «Йәгез. бер Дога!» романына килсәк, монда ул—китаптагы 448 битле тулы бер Сүрә. Күктән түгел, җирдән-тормыштан иңгән... «Акулалар»ның яман эче... инем Шаламов. Гинзбург, Аксенов һәм башкаларның Сталин концлагерьлары, төрмәләре, зоналары турында үз күзләре белән күргән мәхшәрне тасвирлаган язмаларын укыганым бар. Солженицынның «Гулаг»ы белән дә таныш Үзебездән Ибраһим Салаховнын «Колыма хикәяләре»н дә ике тапкыр укып чыктым. Эчкерсез, ачык күңел белән, күргән-белгәненне һәм ишеткәнеңне ихластан язу сизелә аларда. Эчкәрәк кереп, тирәнрәк төшеп карасаң, әлеге әсәрләрдә берничә тенденция тоемлана: —Менә мине «алдылар» һәм юкка гына рәнҗеттеләр, ә бит мин... Мин—гаепсез идем! —Төрмәгә эләктеңме—син кеше түгел, синен киләчәген дә бик шикле... —Дөньясына усал караш, күңелгә җыелган эчке нәфрәт. Әлеге фикер-уйлар алар язганнарда канлы кызыл җеп булып сузылып бара. Чөнки алар сызланган йөрәктән сызылып-сыдырылып кына төшкәннәр. М Инде Аяз Гыилэжевнен «...Дога»сында без өстә санап киткән фикертенденнияләр ничек чагыла7 Әйтергә кирәк, 180 градус ук булмаса да, 90-120 градус капма- каршылык белән —Менә мине алдылар һәм юкка гына түгел! Мин бит Мин бит яшәп килгән Системага каршы кеше идем, —Төрмәгә эләккәч тә—чын кеше кеше булып калырга тиеш! Бигрәк тә үз күнелен киләчәк белән өзмәсә: —Дөньяга усал караш белән яшәмә, изге нурны, җылылыкны Аллаһыдан, табигатьтән ал. һичьюгы яхшы кешеләргә тартыл һәм сыен Алар сине Нәфрәт Күленнән таргып алырлар, шунда батып тончыгырга ирек бирмәсләр Әсәрнен беренче бүлекләрендә үк автор үзенен кулга алынуы сәбәпләрен яшерми: Режимга каршы сүзләр ычкындырган Хәтта бу анын мәктәп чорына ук кагыла.. Әйе, башкалар зарлана —Гаепсезгә утырттылар. Ә Аяз Гыйләжев горурлана —Без—совет, партия дошманнары илек Боларда инде ин беренче Сталинга, аннары «Маркс. Энгельс. Ленин бабайлар»га да ышаныч юк. Әнә бит «илленче елның декабрь азагында» «Свердловский ы н атаклы күчеш төрмәсендә* совет хәрби майоры мадьяр Ходяшнын Сталинны мактаган иреннәрен кисеп азганнар Югыйсә, әле халыклар агасы исән, үз көчендә—югары власть иясе. Инде Казакъстан далаларына килеп эләккәч, аңа Сталин һәм анын Системасын сүгүче, үзе дә грузин Хуродэе очрый. Дөрес, Хуродзенын «халыклар агасы»на каршы чыгуы күбрәк үз рәнжүе вә грузин халкы исеменнән булып тоела. Ә Ростислав Иванович Илечко. Александр Васильевич Мерзленков. Сергей Сергеевич Кохлов- Куменский һәм ниһаять—Иван Семенович Велягурский? Болар биз чын мәгънәсендә акыл ияләре, ифрат белемле кешеләр! Илечконын егерме тел белеп тә зонада японча өйрәнүе, ә соңыннан татарчага тотынуы гына да үзе үк ни сөйли' Әнә шулар һәм тагы бик күпләр яшь егетне—үзенен уйлары дөреслегенә ышандыралар, фикерләре ныклыгына инандыралар Мерзлен- ков хәтта ана татар тарихы буенча «дәресләр» дә биреп ала Михаил Худяков, Лев Гумилевлар кимәлендәрәк. Шундый Мерзленковлар янында тормәдә дә тунмыйсын, әлбәттә. Күңелендә Өмет Кояшы саклыйсың. Ә бу гаять мөһим нәрсә Чөнки: —Көн җылысы гына нәрсә ул— тән жылысы кирәк! —Тән жылысы гына нәрсә ул— Жан жылысы кирәк!! Шунысын ассызыклап китү мәҗбүри дип саныйм автор Системага, аның баш җәллады Сталинга каршы килүен коры сү зләр белән генә расламый, ә фәлсәфи тирәнлек аша күрсәтә. Базарны ул күбрәк Илечко. Мерзленков һәм башкалардан әйттерә, ләкин анын уйлары аларныкы белән параллель. Параллель диюем шуннан, яшь егет алар югарылыгын за. «профессорлар» кимәлендә үк фикер йөртә .самый әле Ул өйрәнә.уйлана, фәлсәфи үлчәүгә салып карый. Ләкин шунысын да искәртик 1990 еяла әлеге • Дога» сын язган олпат вә акыллы, тормыш тәҗрибәләрен ифрат күп туплаган Аяз Гыйләжев та «теге егет» түгел шул инде Sr Илечко. Мерзленков. Козлов Куманскийлар югарылыгында фикер йөртә кирәк Аяз Гыйюмувнең Карагандада шахта твзе.зешснЛз яимлш вакыты. 1954 ез икән—тормышка бәя, шул чордагы вакыйгаларга политик анализ ясауда инде күп яклардан уздырып та җибәрә. Чөнки ул бу романында тормышны, анын күпкырлы якларын тасвирлаучы прозаик кына түгел, ә дөньяны күзаллауда төгәл фикерләре булган, тирән уйлары туган философ язучы да. Авторны тулысынча аңлыйк дисәк, шушы ике образ: зонадагы зек— яшь егет белән алтмышын узган күренекле прозаик арасындагы 40 елны һич тә онытмаска кирәк! Юкса, күп нәрсәләрдә хаталанып, ялгыш бәя бирүләргә дә килүебез бар. «Патшаларның мәгънәсез дуамаллыгы халыкка һәрчак михнәтләр китерә». Бу сүзләрне борынгы Рим шагыйре Квинт Горации моннан 2000 еллар элек әйткән. Аны 20 гасыр буе кабатлап килгәннәр һәм Аяз Гыйләжевнен <■ Дога»сындагы һәр мотивта, һәр көрсенүдә, һәр җәбердә, гомумән, һәр сулышта шуны ишетергә була. Моны кабатлауда да автор аяусыз: —Яхшыны яхшы диң! —Яманны яман диң!! Әйе... Шунсыз алгарыш та, яңарыш та юк. Шунсыз Чын Язучы да юк Инде сүзне язучының Системаны кабул итмәвенә һәм фәлсәфилегенә күчергәнбез икән, ул үз әсәрендә Ачыш рәвешендә әйткән, күпләрнең төшләренә дә кермәгән тагы бер якка күз салыйк әле. Романны укыган укучы беләдер, 1948 елны кулга алынган Казан Дәүләт университеты студенты тоташ уйда яна: — Мин ярый инде, Сталинны сүктем... Ә башкалар? Мәсәлән, нигә дип утызынчы еллар тоткыннарын җыя башладылар? Ә ни өчен чит илгә китеп, соңыннан тагы үз иленә кайтканнарны—репатриантларны— кулга алалар?7 Нигә илдәге әтрәкәләмнәр, караклар-бурлар, һәртөрле ышанычсызлар белән төрмәләрне тутырдылар??? һәм...—ин авыр, яман сорау: —Нигә әле аларнын барысын да Казакъстан далаларына, Караганда якларына озаттылар да зоналарда, базларда «күмделәр»?! Әйдәгез, авторның үзеннән сөйләтик: «Кырык сигезенче дәһшәтле елның явыз эчтәлеген ачарга тырыштым. Кырык сигезенче елны Рәсәйнен җәза сәясәтендә нинди мөһим урын тотканын үзем аялаганча билгеләп куйдым. Кырык сигезенче ел—Рәсәй империализмының дөньяны яулап алырга әзерлеге планнарының тормышка аша башлау еллары иде. Мона мисаллар күп, бүген берсен генә аерып язып үтәм 1950 елнын 25 июнендә Корея сугышы башланды. Сталин башлады ул сугышны. Шул сугышка әзерлек көннәрендә Рәсәйнен иненнән-иненә сәяси дошманнардан чистарту, аралау башланды. Рәсәй бу сугышка тикле шикле, куркыныч адәмнәрдән арынырга тиеш иде! Әйткәнемчә, кулга алулар нәкъ кырык сигездә көчәйде дә!.. Корея сугышы хәрбиләр, тарихчылар телендә әле дә: «Секретная война секретным оружием!—дип атала.. Сталин үлеменнән сон озак та тормады, илле өченче елнын 27 июнендә сугыш тукталды» (Аяз Гыйлаҗев, «Йәгез, бер дога!», 341 бит) Йа, Алла! Әле немец фашистлары белән үткән сугышка өч кенә ел узган. Тагы яна өчъеллык сугыш?? Туярмы бу оятсыз Рәсәй бервакытны канкойгыч, кабахәт, мәгънәсез сугышлардан?! Әллә ерткыч хайван кебек ул кан коймыйча тора алмыймы? Шулайдыр Чөнки анын дәүләте башында Сталин, Берия кебек ерткычлар утыра ич. Ә аларнын ялчылары ил буенча таралган. Ин ерткычлары төрмәләрдә, зоналарда Болар: офицер погоны таккан хайваннар. Җирән кебек надзирательләр, бер сынык ипигә анасын сата торган явыз конвой солдатлары. Ул солдатларның вышкада торганнары да, сакка баскан башкалары да кешелек сыйфатларын күптән югалтканнар Шулай булмаса, алар бу «эшкә» алынмаслар иде дә бәлки Алай дисәң, үзе үк бер биниһая төрмә булган Рәсәй—СССРда кая барасын9 Үзенне, приказны үтәмәдем диеп, терәп атачаклар бит' Шуна аларны азмы-күпме аңларга да була. Язучы да үз «...Дога»сында әлеге вак балыклардан битәр күбрәк «акулалар»нын яман эчен ача! Әйе—«Акулалар» хәзер дә «акула» шул алар. Укыйк «...Дога»ны, гыйбрәтләр алыйк, сәждәгә калыйк. Кешене хайванлаштыру... у әсәрнең бер үзенчәлеге, автор романның агышын төгәл хроникага, вакыт узу тәртибенә көйләмәгән. Кырык ел үзе бер гомер булса да. язучы шул елларда күчмә кошлар, очар кошлар кебек «яши» Ләкин монда бернинди хаос юк, бар икән—ул үзе бер тәртипкә салынган. Менә болай: —Язучы күңелендә яз икән, ул туган ягына, Казанына кайта. Ул ял йортларына китә, Мәскәүдә, Смоленскида була, Украинага. Кавказ якларына, Балтыйк буена барып чыга.. —Язучы күңелендә көз икән, ул Казакъстан, Караганда далаларына. Актае зонасына, бакыр, ташкүмер базларына «оча» —Яз икән!—Олы күлдә ул атаклы режиссер Марсель Салимжанов һәм якташы талантлы актер Наил Дунаев белән кармак салып утыра. —Көз икән!—анын үзен хайванлаштыру ниятеннән сатып таптыйлар Әйе! Нәкъ менә хайванлаштыру ниятеннән Сталин лагерыарында утырып чыгып, исән кайткан һәм бу хакта чын дөресен язып чыккан бик күп кенә авторлардан үзгә буларак. Аяз Гыйләжев бу «Хайванлаштыру темасы»на үтә нык игътибар итә һәм анын стилен, механизмын, ысулларын ачып сала. Баксаң, бер караганда бу бик гади генә икән ич —Әйтик, дарвинизм яисә кешелек эволюциясе турындагы башка теорияләрдән чыгып карасаң, кеше маймыллан барлыкка килгән «Бәлки — дип уйлый дүрт класс семинария белемле, дөньядагы «ин даһи җитәкче», «халыклар атасы»нын теоретиклары—эш эшләтеп кенә кешене кире маймылга, һичъюгы берни дә уйламаучы эш колына, ягъни хайванга әйләндереп булмый. Ә менә хайваннарны кешеләр үзләренә ничек «кат хайван» итеп буйсындырганнар сон?! Әһ-һә! Ин беренче ашатмыйча! Тагы? Ачуын килгән чагында күңелеңне басу, стрессны киметү өчен тотасың да кыйныйсын. Ул почмакка поса, күзләре коточкыч зураеп шар ачыла, аңа үлем төсе инә. Ул хәтта мөгрәвеннән туктап —Кыйнама, Ивашка җаным, ни теләсән шуны үтәрмен'—дип. кеше телендә үзәк өзгеч оран салырга да мөмкин Ләкин кеше бит хайван түгел, анын горурлыгын сындыру өчен тагы ниләрдер эшләргә кирәктер. Монда тагы бер «һәйбәт» юл бар Ана «фашистка»—йокларга ирек бирмисен. «..Дога»нын 341 битенә күз төшерик —«Урысларның жәза ысуллары үзенчәлекле!—дип язлы соңыннан белгечләр.—Йокыдан һәм ризыктан мәхрум итәләр дә вәссәлам'* Таныш ысуллар, таныш әмәлләр!. «Ми чистарту!»—дип исемләнә бу яшертен җәзалаулар.» Менә сезгә кара сөремле урта гасырлар инквизициясен дә (ин шәбе) уздыра язган ысуллар: I) кыйнау: тоташтан һәм бер гаепссзгә кыйнау. 2) йоклатмау, бигрәк тә карнердагыларны; 3) ачлык, ачлык, ачлык һәм тагы ачлык. һәм... _ Юк,—дип уйлый баш җәлладлар. төрмә палачлары (агы нидер өстәргә кирәк' ШУНСЫЗ хайванлаштыру акрын, ифрат акрын барачак —«Әйтик, кеше тәне үз җылысын сакласа, ул үлемгә лә тиз генә бирешми Температурасы югары икән. ул. димәк, авыру, аны лазаретка. Б госпитальгә озатып мәшәкатьләнү була. Ә киресенчә, төшереп карасак? Әйе, әйе! Бу «фашистларны» катырып үтерергә кирәк.» Искә төшерегез автор сүзләрен: —«Ин авыры суык һәм ачлык иде»,—ди ул. Ләкин аны «Ачлык язучы да иткән» бит әле. Килеп кергән баракларындагы стеналарга катлам булып ябышкан бәсне автор шулай образ тудыру өчен генә искәртми Суык—адәм балаларын гомер буе куркыткан Салкын-Карт ул. Анын белән уйнама! Ак төстә булса да, мәсәлән, кар, бәс—ул шикәр түгел'! Ул—кәфен төсен һәм исен ныграк ярата. —Бандерачылар белән каракларны, караклар белән «политичес- кий»ларны даими рәвештә талаштырып-сугыштырып торырга кирәк. Бигрәк тә бер милләт белән икенче милләтне... Әнә бит автор нәрсә ди: «Без утырган «особый лагерьларда» дөньядагы барлык милләт вәкилләре бар иде дисәк, ялгыш булмас». Әнә шулай талашсыннар, сугышсыннар, ырлашсыннар. Баксаң, әлеге төрмә, зона сакчылары, надзирательләр, явыз офицерлар, үзләре күптән хайван икән ич инде! Авторны тынлыйк: «Пронин—эт иде, кече лейтенант дәрәҗәсен алгач, котырган эткә әйләнде». Юк, шалишь брат! Әй, сез, ил гражданнарын хайванлаштыручылар! Үзегез хайван булганга маташтыргансыз икән ләбаса бу эшне!? Ничек инде Илечко, Мерзленков, КозловКуманский, Велягурский, Наум Лесин, Абдулла Али- гази, Галинкер, Иван Лапаев, Касык, Романас, Полачек, Меркис, журналист майор Михаил Столяровларын хайван өммәтенә төшереп була ди?' Хәтта законлы карак, әмма яхшы күңелле Викторны?? Ул бит «Алексей, /Клеша, Аяз!»—дип аны үлемнән алып кала. Рецидивист Юрка белән исеме дә беленмәгән шакшы вә җирәнгеч адәмнәрдән саклап... Ничек инде Актастагы дүрт мен тоткынны хайванга әйләндереп булсын ди?' Төрмә шартларында ифрат бердәм яшәп, зонада чәчәкләр үстергән японнарнымы9 Ифрат оешкан бандерачыларны, Кавказ горурларын яисә латыш, эстон, литвалыларнымы9 Бәлки Кырым татарларын? Башка йөзләгән-йөзләгән милләтләрнеме? —Шалишь!!! Ә бәлки «Совет империясе таркалачак!»—дигән грузин Хуродзенедер инде?? —Юк инде! Юкка интегәсез!! « Дога»ны укыганда әлеге йөзләрчә-йөзләрчә тоткыннарны мин үз күзем белән күрдем. Телевизор экранындагы кебек. Хәер, моңа нигә гаҗәпләнергә ди! Аяз Гыйләжев—портретчы, ул үз героеның төс-кыяфәтен ике-өч җөмлә белән дә сырлап куя ич. Бөек художник берничә сызык вә жинелчә кул селтәнүе белән киндердә җанлы образ—кеше сурәтен тудырган кебек... Төрмә мәхәббәте лдагы бүлектә без авторнын кырык ел вакыт эчендә «арлы-бирле йөргәнен» искәртеп уздык. Әйе! Ул үз гомеренен үткәненә һәм .чагыштырмача бүгенгесенә еш кына сикерешләр ясый. Моны әсәрнен фабуласы да таләп итә, чөнки, әйткәнебезчә, автор бүгенге көн күзлегеннән торып яза ич бу әсәрен. —Күңелендә яз икән—ул бүгенгедә... —Көз икән—зонада: үткәндә... —Яз—гөлләр чәчәк ата!!. —Көз—чәчәкләр шиңгән... —Яз—Мәхәббәт!!! м Аяз Гыйләжевнен «Йәгез, бер Дога!» романындагы кебек гадәттән А тыш шаккатгыргыч. әле болар өстенә ифрат саф-садә. гади-самими. сабыйлар вә фәрештәләрнекедәй мәхәббәт турында укыганым юк иде Үзе оялчан да ул, үзе омтылышлы да, үзе дәртле-кайнар да. үзе—аптырашлы да... Әйдәгез, ашыкмый-кабаланмый гына «...Дога»нын 218 нче битен ачабыз «Здравствуй, любимый мой!» Ни—нәрсә?! Ялгыш ишетмибезме бу гүзәл сүзләрне? Хайванлаштыру зонасында сиңа кемдер шулай дәшә икән, бу абзардагы сыернын икенче мал сараен ла торучы үгезгә: —Исәнме, сөйгәнем минем!—дип дәшүе кебек түгелме? Билләһи! . Моны шул ук биттә автор болай аңлата: «Илле икенче елга мин шулай, дөресрәге, без шулай, мәхәббәт көймәләренә аерым-аерым утырып, гыйшык дингезенен шаулы-гөрле чагында бер-беребезгә төшләребездә йөзә-йөзә килеп кердек. Нигә кирәк булды икән бу язышу?'» «Юаныч идеме бу аның өчен, әллә бер-бер уен гына идеме?» «Ул чакта мин боларны. Лснанын тирәнлеген, фаҗигасенең кискенлеген аңлап бетермәдем, ул тәкъдим иткән мәхәббәт уенына кереп киттем шикелле.» «Яшермим, аның беренче хатларында беркатлылыгымнан көлү, ирония, чак кына мыскыллау да бар иде' Сонра. мәхәббәт алмашып, арада сою хатлары йөри башлагач, ул да йомшады, биеклектән минем янга тоште.» Тукта!! Сон, бу яшь зек Дзидра исемле латыш кызы белән дә хат алышты түгелме сон? Ул үзе дә болай ди: «Әнә ич, Дзидра белән Лена минем аркада чәкәләште». Хуп! Ә алар сон гүзәл Лена белән яшь Аяз-Алексей бер дә очрашмаганнармыни? Болай булса мәхәббәткә ниндидер күләгә төшәчәк бит Автор үзе лә «Минем Ленаны күрәсем, күзләр ярдәмендә анын чынлыгын чамалыйсым килде. Мин ана. «төнге сменага бригада белән чык. очрашыйк!»— дип яздым, ул ризалыгын бирде.» Очрашу—ярты кавышу инде ул! Ә бу очрашу... Бу очрашу бер яктан мәзәк тә, икенче яктан күпмедер дәрәжәдә фаҗигале дә: «Биск-биек. киң җилкәле бандеровчылар мине, алабуга күмәче, черек бәрәңге кәлҗемәсе ашап орчык буе гына үсә алган кәтәнә татар баласын күз төшәрлек итәргә тырышалар тәбәнәк-тәбәшәкләр мине урап кала, ниһаять, минем сынарга әзер буем да әз-мәз калкына. • Ах. каһәре! Кимсетмә үзеңне Аяз абый! Татарлыгыңның алама ягын калкытып куйма!!. «Әнә ул, әнә!» «Күз алдымда текә күкрәкле, уртача буйлы, яп-яшь, сылу ак маңгайлы, бер караганда шом. икенче караганда мәрхәмәт- шәфкать чәчеп торган төнсез күзләр кала.» Автор әйтмешли, «Сумы шәһәре кызы Лена Иваненко турында!ы «мәхәббәт кыйссасын* шушы урында тәмамлыйк. Төрмәдәге «мәхәббәт кыйссасын». Дөресрәге. Актае зонасындагы.. Шунысын да әйтик, менә шундый «мәхәббәт» өчен дә дөньяда күпмедер яшәп алырга ярыйдыр. Мин Аяз абый өчен горурландым' «тәбәнәк» кенә гагар «Биек Мәхәббәткә» менә алган ич Гыйшык тавына Хәтта шушы «Мәхәббәт кыйссасы» өчен генә дә укыйк бу «...Дога»ны... Татарлар һәм «татарлык» оманында аерым кешеләргә бәя биргәндә язучы өч тәлинкәле үлчәүдән фа11далана: соклану—кызгану—җирәнү. Әйтик, Илечко яисә Велягурский—соклану Кайчандыр мифик рольдә легенда булып йөргән Михаил Столяров—кызгану Ә Җирән надзирательдән исә җирәнмичә, нишләрсең ди?! Яисә Ревякин һәм Аюкиннан... Ә менә милләтләргә карашында ул ике генә үлчәү тәлинкәсе белән эш итә: соклану һәм жәлләү. Японнар—соклану!! Кавказ егетләре—соклану.. Балтыйк буе халыклары ике тәлинкәгә дә сыйган: соклану һәм жәлләү. Кытайлар— жәлләү... Немецлар—жәлләү... Монда бу ике тәлинкәнең берсенә дә сыймаган бер генә диярлек халык бар. Ул—без. татарлар... Йа, Алла! Ходаем!!! Безнекеләр тагы ярык тагарак янындамыни? Аларга «үлчәү тәлинкәсе» дә калмаганмыни сон?! —Ка-ал-ган! Ул—үзе дә чын татар булган авторның жанында. Нинди тәлинкә сон ул?? Ул—сызлану тәлинкәсе. Халкын өчен аяусыз сызлану. Аяусызланааяусызлана. хәтта ояла-ояла сызлану... Актаста автор татарларны бик аз очрата. Очраганнары да... «Морт районыннан бер өлкән генә татарны очраткан идем. Сынар күзле, тәбәнәгрәк крестьян иде бу кеше.» «. Куйбышевтан бер яшь кенә, кара- чутыр татар килеп чыккан иде. Әзрәк «блатнойланган», урыслаша язган бу егет. » Мигдәт Динмөхәммәт улы Сәләхетдинов—бүрәнкә авызлы, кин авыш мангайлы Ярыслау татары. Маржага өйләнгән... Зонада аны Дмитрий Николаевич дип йөртәләр. Мигдәт асылда татар түгел иде инде». «Фәйзрахман абый бу татарның чыраена карарга куркыныч иде Борын очы юк, колак бөтеркәләре өшеп төшкән.» «Тагы бер карт бар иде зонада—Умеров. бусы—Әстерхан татары...» Әле тагы берәү. «Егет шәрәтән утыра, оегын салган, яланаяк, чишкән аякчулары бозау чәйнәгән тастымалдай өзгәләнеп «аяк тырнаклары бөгәрләнеп каткан...» Йә, житәр! Кайда сон монда Илечко, Мерзленковлар?! Мондый кешеләрдән торган милләт кая барыр?! Арча районыннан Әхмәтзыя Гыйльметдинов белән әнисе татар һәм үзе дә саф татарча сөйләшүче, әтисе чиркәе булган Абдулла Аликазыдан башка юньле татар калмаганмыни Актаста?? И. тарлык—тарлык! Татарны үлемгә алып баручы тарлык—татарлык... Бу бит мескен, изелгән, көчсез, юаш. куркак «татарлык»... Әле боларга автор белән бер вагонда барган «сука татар»ны да өстәсән Аллам сакласын! Аллаһүммә фәзъна!! Аллаһыбыз, безне туры юлга сал! Аллаһүммә иһдини!! Кайда бездә япун самурайларындагы кебек кануннар, тәртип кагыйдәләре, таләпләр? Шунсыз бетеп барабыз ич... Чын Татарлык кануннары вә кагыйдәләре дибез икән, мондый таләпләр куеп булмыймыни: 1 Ин беренче—үз теленне камил бел! Ана зур хөрмәт белән кара, башкаларны шуна өйрәт. Онытма: Синен Телен дөньядагы ин камил, ин бөек ундүрт телнен берсе Теленнән йөз чөергәннең—теле көяр! 2 Җиде буын бабаларыннын исемен бел. шәҗәрәсен сакла, алга таба балаларына һәм оныкларына калдыр. Бабасын оныткан—алдагысын оныткан! 3. Атан-анан сүзеннән чыкма, аларны санла һәм шәфкатьле бул. Картайган көннәрендә ярдәм ит Туганнарыңны, якыннарынны ташлама. Атасын сүккән—атсыз калган. Анасын сүккән—ансыз калган' 4. Татар кызына өйлән, татар егетенә кияүгә чык. Балаларына матур* матур татар исемнәре куш. аларны татар рухында тәрбиялә һәм сабый чактан ук туган теленне өйрәт Онытма баланнын рус телен кечкенәдән үк белүе үз ана теленнән читләшүе өчен түгел, ә икетеллелек һәм алдагы тормышы өчен кирәк. Чит ил татарлары дүрт-биш тел белеп тә, туган телләреннән йөз чөермиләр. Туган теленне белмәү—тудырган анаңнан җирәнү белән бер! 5. Гомерен буе үз милләтеңнең йолаларын сакла, гореф-гадәтләрен үтә. Ата-бабаларын динен ихтирам ит. иманга кил Имансыз кеше—ин мәнсез кеше! 6. Үз халкыңның үткәнен бел. аның чын тарихы белән кызыксын Өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә. Үткәне юкнын—киләчәге дә юк' 7. Татар халкы—олуг әдәбиятлы, зур мәдәниятле милләт Аның әдәбият-сәнгатен үзләштер, даими кызыксынып бар, өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә, өйрәт. Үзенекен кире каккан—үзен кире каккан' 8. Дөньяның кайсы гына почмагына барсаң да яисә торсаң да үз татарын белән туганлашып, оешып, бергә яшә. Үз ишен—кайда да иш. үз татарын—ярты Ватан ич! 9. Үзеңә ничек кенә авырга туры килмәсен, кирәк вә мөһим чакта татар кешесенә һәрвакыт ярдәм ит. Татарның татарга ярдәме—атаңа ярдәм ул! 10. Эштәге, тормыш-көнкүрештәге тырышлык өстенә—күп белергә тырыш, күп укы, югары белемгә омтыл. Идарә эшләрендә катнаш, бизнеста өлгер бул. әмма һич тә намусына тап гөшермә. исемең-атын белән рәттән:— Чиста, тәртипле, берсүзле. ышанычлы, белейте, яхшы күңелле, акыллы, тугрылыклы, талантлы, иманлы, милләтпәрвәр Инсан дигән— ин зур орденнардан да. алтын медальләрдән дә кыйммәтлерәк булган Изге Сүзләрне куярлык булсын. Алтын китәр—Акыл китми, гайбәт бетәр— гадәт бетми! 11. Башкаларга түбәнсетеп карама. Хатын-кызны ихтирам ит Ирләргә түбәнчелекле бул. Дөньядагы барлык милләтләрне хөрмәт ит. аларның теленә, культурасына, йолаларына, гореф гадәтләренә ихтирам белән кара. Булдыра алсан, берничә чит тел өйрән Үзен яратканның күзе—көзгедә, башканы яратканның—башкаларның йөзендә' 12. Милли хисең турында кычкырып йөрмә, эчендә тот. Аны эштә күрсәт һәм гомерең буе йөрәгендә сакла, күңелендә үстер, жанында тот. Күп сөйләшми генә зур эшләр башкар, әмма әйткәнеңне һәрвакыт — Мин әйттем!-дин Безнең бабайлар—бөек ханнар—шулай дигәннәр. Үзеңне һәрчак татар морзасы яисә ханы итеп төи Онытма һәр тагар үз эшендә хан булырга яратылган'! Татар булуын белән мактанма. Әмма Горурлан!!! И. Татарлар! Укыйк бу Дога эчендәге доганы Гыйбрәтләр алыйк!! Сәҗдәгә калыйк Оран әгез, бер дога»—үзенә бик күпне сыйдырган әсәр Әлеге «...Дога»га язучы Аяз Гыйләжевнен 40 ел гомере сыйган Тагы... 1- Л V А Иманы һәм чын мәгънәсендәге .Татарлыгы* сыйган Үч белән пычранмаган Хәтере сыйган Болар өстенә ту 1ы бер империя йөзләрчә халыклар меңнәрчә кешеләр сыйган Мондагы кеше исемнәрен санап чыксан да... Руслар әйтмешли, бу—ин «густонаселенный роман!» Тагы— кан белән язылган роман Монда әле күпме хатлар сыйган... Әмма мине ин нык гаҗәпләндергәне, юк. мина ин ошаганы автордагы ике нәрсә булды: Беренчесе—үч сакламау, жанына нәфрәт тупламау, үзенә начарлык эшләгәннәрне дә гафу итә белү; Икенчесе—«И-и төрмәнен сөенечле минутлары!»—дигән ин тәүге җөмлә Хәт-тәр җөмлә!!!! Әдәбият белән азмы-күпме таныш кешеләр беләләр булыр: һәр әсәрнен үз моны-агышы, тоны-мелодиясе була. Ә менә Аяз Гыйләжевнен «Йәгез. бер дога»сында романның башыннан алып ахырына кадәр барган музыкаль ачышына гажәеп бер тирән мон-сагыш чорналган. Чорналган түгел, ә Күктән—сабан тургае тавышыдай!—Югарыдан инә ул. Чөнки бу Илаһи бер моң-көй. Кемгә ничектер, мин аны китаптагы 448 бит буена ишетеп-тоеп, сизеп-тыңлап бардым... Бигрәк тә төн урталарында ачык ишеттем мин аны. Сәбәбеме? Белмим... Әлеге Көй—«Карурман».. Ул болай үзе кадр-эпизодлар, хикәят-вакыйгаларга сиздерми генә кушылып бара. Тоткыннар җырласа—тагы да көчәеп китә. Еласалар да... һәрхәлдә, мин моны автор эше дип тә санамыйм. Аны бит һәркем ишетми дә. Ул Жан-Рух. Ан Илаһилыгы (Подсознание) аша гына тоела. Әлеге Көйне—Даһи «Карурман»ны—үзенең илаһи тавышы белән мәшһүребез, даһи моңчыбыз Илһам Шакир индерә килде. Аяз Гыиләҗев журналыбызның редколлегия әгъзалары арасында 1999 ел. Шушы язмамны тәмамлап кына килә идем, Ямул авылында яшәүче апам килеп керде. Минем повестьларыма Минзилә исеме белән кергән Мөнҗия апам. Әдәбият укырга яратучы апам. Әни кебек якын апам. —Нишләп утырасын, ни язасын?—дип сорады ул, исәнлек-саулык сорашуга Энекәшебез вафат булгач, без бу дөньяда бертуганнар икәү генә калдык. Шунамы сонгы араларда бик тә якынаеп киттек. Хәер, без элек тә бик якын идек. —Менә.. Татарда Аяз Гыйләжев дигән бер бик зур язучы бар Шунын сонгы елларда хәтәр бер китабы чыкты «Йәгез. бер дога!» дип атала. Шул турында язмакчы булып утырам әле Синен аны укыганын бармы? -һи-и-и!—диде апам сүземне бүлә язып —Аяз Гыйләжсвне бетмәскә сон!? Анын «Әтәч менгән читәнгә»сен ике тапкыр укып чыктым инде Кая монысын да алып китеп укыйм әле,—дип. апам «Йәгез. бер дога»га чат ябышты. —Апа,—дидем —Әйткәнемчә, мин бу «Дога» турында язып ятам дидем ич Менә язмам төгәлләнсен дә. алып китеп укырсын Апам киткәч, мин уйлана төштем «Нәрсә сон ул Китап"’ Ә ни- нәрсә ул Әдәбият?»—дигән үжәт сорау -шөпшәләр баш миендә гөжләп торды... Яисә менә Язучы кем ул? Нәрсәдә анын. халык алдында димик бу гажәп зур мәгънәне куптарып карау була—гади укучы алдында ин беренчел абруе? Апам мина моны бик гади генә аңлатты -һи-и-и! Аяз Гыйләжсвне белмәскә сон” Анын шушы репликасынын төбенә төшеп карагач—хәйрани бер Ачыш ясадым: —Сон. теге яки бу язучы турында хет ярт ы мен битле монографияләр яз, анын ижаты хакында йөзәрләгән китаплар чыксын (ә андый язучылар да бар!), гади кеше, самими китап укучымын. халыкнын бер әдәбият яратучы садә вәкиленен —һи-и-и! Аяз Гыйләжевне белмәскә сон!"’—дип куюы боларнын барысына да тора!!! Язучы бит үз әсәрен монография язучы галимнәргә яисә тәнкыйть челәр, әдәбиятчылар өчен язмый—халык өчен дә димик!—әнә шул йөзәрләгән, менәрләгән Мөнҗияләр өчен яза. Япа-ялгызым. Күңел Күккә тоташа: —И Тәңрем—Илаһым! Синен колын Аяз Гыйләжев Яшәү һәм Ү гем Яхшылык вә Яманлык. Матурлык белән Ямьсеълек турында Жирдә \ < «Дога»сын ижат иткән Бу «Дога»ны укып чыксан—күңелдә Иман нуры гына кала. Кабул кыл. Жирдә туган «Дога»ны! Оран. -Укыйк! —Гыйбрәтләр алыйк” —Сәҗдәгә калыйк!!! Апрель.