Логотип Казан Утлары
Шигърият

УТ БЕЛӘН СУ ЕЛГАСЫ...

Нигә? Бу дөньядан китәм дип тә. Калам дип тә уйладым. Китәргә риза, туймадым Сөеп кенә Дөньяны. Синен яннан кнтәм дип тә Калам дип тә уйладым. Үзем белән алып китәм, Дип уйладым, булмады. ...Бакыйлыкка китеп барам, Фани дөньяны алдап. Юкса инде хәлләремне Синен җирдә калганыңны Торалар бар да аңлап... Мәхәббәткә бергә кердек, Тормышның газабына... Гүргә нигә бергә түгел, Җиткәч тә азагына? Нигә? ...Синсез бу дөньяда яшәү Барыбер каза гына... Җилләр куса, тиз коела, ваклана ябалак кар. Дөнья куса, тиз кыела, ваклана фани җаннар. Нажибо САФИНА—шагыйро. ny&tuuucm. берничә китап анторы Каюмда яши .. Күк кыела, дип әйтмибез, карлар ява, дибез шул. Үләннәрне кәфен түгел, ак кар яба дибез шул. Кәфен эченнән дә терелеп шыта үлән яз җиткәч. Терелегенә инанып, кәфен өстеннән киткәч... Никадәр көч үләндә!..— Кәфенемне эретер дә әверелермен үләнгә, «Үлде», диеп, күмгәндә... Ярата... Ах, сөям,—дисең.—Чынмы бу? Шаярту булса, нигә? Бүген дә менә, ышанып, Мин очып кайттым өйгә. Ах, дисең, бу каоашларың,— Шаяртма, йөрәк бит ул. Шаяртып кына яраткан— Коточкыч өрәк бит ул. Чү! Әле сиңа ни булды?— Ышанмыйсың?—ярата: Койма аша күрше кызы Минем кебек кар ата... Ярата... Мәңгелек шундый... Галәмнең җаныдыр бу Җир. Кешенең җаныдыр җыр. Җирне җырсыз, мәхәббәтсез Йә, күз алдыңа китер. Җир, Җыр, Сөю булса гына, Канатлы була кеше. Дүртенче тарафта Үлем,— Бу аның соңгы эше. Сөю җыры кала Җирдә, Соңгы чараны җиңеп. Җыр ага Җир шарын урап, Калса да кабер иңеп. Галәмнең җаны—җырлы Җир, Гөлле Җир, мәхәббәтле! Фанилыкка буйсынмый тик Бары шул мәхәббәте! Адәмнең дә, галәмнең дә Мәхәббәт икән җаны! Җан—мәңгелек, диеп, әйе, Әйткәннәр инде аны! Үлем юк, юк—сөйгәннәргә, Утларда көйгәннәргә. Мәхәббәт— мәңгелек ут,— Башкача Мәңгелек юк! Очрашу... Кайда очрашкандыр, белмим, Ут белән Су—Җил купты; Тирәк толымнарын гүя Давыллар урап тотты! Әй тартыла, бәргәләнә Агачларның башлары. Хәтта кителепкителеп төшә Каф тавының ташлары... Ава тирәк, әмма сирәк Тамыр тотмаганнары. Өзелгәннәрнең юк бит ул Утлар йотмаганнары... Җир астында очрашканнар Ут белән Су елгасы,— Сүнгән Утны жәлләп, Суга Еласы да еласы... Сәер бүләк Назлар көтеп яшьләр койдым,— Җыелды алар ярга. Наз-бик сәер бүләк икән. Бирелми алар зарга. Наз китерер өннәр башка. Үксүләр түгел нкән: Наз тулы ярларны тап та. Шуларга түгел икән... Язмышыңны саласың бит,— Язмыш ярың тирәнме? Гомерлеккә бергә диеп, Мәхәббәтең кергәнме? Керә күрмә буш ярга. Гомерең батар зарга. Тәрәзәгә карап Ачы күз яше ташкыны җанны кисте. Йомшак саба җиле таңда барыбер исте. Күзем ачып тәрәзәмә баккан идем, Мәхәббәткә зур таш һәйкәл тапкан идем... Таш булмады, тоздан икән. Шулкадәр яшь түктергәннең Җаны бары боздан икән. Ә ул, әйе. минем иркәм... Сөю—ләззәт, сөю—газап? Ә шигърият? Ләззәттән дә, газаптан да Авыррак. Иҗат—ләззәт, иҗат—газап! Ә мәхәббәт?— Үзе иҗат, үзе тылсым, Үзе хәят... Сөю—ләззәт, сөю—газап, Сөю—иҗат! Тылсымнарын белсәң генә Ит иҗтиһат! Җаныңа сөю салынса туганда ук. Газапларын татырсың—ай туганда ук. Ае аның гел сагышка сарган булыр. Ә кояшы ут-язмышка тарган булыр. Ае—сагыш, кояшы—ут!— Гашыйк җанга башкасы—юк