Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУРГАЙЛАРГА ИШ БУЛЫП..

Бәхет Тынгысызланганда йөрәк, Битәрләнгәндә җаным, Туган кырларыма чьи ын Тыңлыйм туган җир гамен. Басар өчен борчуларым, Җанымның мең ярасын. Йөрәгем аша үткәрәм Табигать манзарасын. Савыктыра андагы моң, Якты гамьле тантана, Юкка чыга сызланулар. Күңелем канатлана. Канатлана да талпына Тургайларга иш булып. Күңелемә тула шатлык Дулкын-дулкын ишелеп. Әле дә син бар, туган ягым, Моңлы аһәңең белән. Мин бәхетле синдә туып, Синдә яшәвем белән! Өзгәләнәм, Үзгәләмәм Әнкәй танымас булып: Күңелем әле таң кояшы. Әле караш ы болыт. Битәрләнәм, Бөтәрләнәм Хисләрем сыймый җанга,  Хыялның ак җилкәннәрен Киерер давыл кайда? Канатланам, Кабатланам Ел да килгән язлар күк. Җан җылытыр назлар җитми, Тән җылытыр назлар—күп... Моңсуланам, Мең соңарам Бәхеткәем янына: Мин бер дулкын, хәлсезләнгән— Җитә алмын ярына. Кайнарланам, Каударланам, Мең үлеп, мең тереләм. Кайда соң син, Кайда соң син? Бир кулыңны, Үреләм... е Син һаман ишарәлисең Минем сүрәнлегемә... Коенган саен сөенәм Идел тирәнлегенә, Күз салган саен сокланам Күкнең зәңгәрлегенә, Сабый бала күк иярәм Таңның бәллүр җиленә. Яккан саен бер табынам Учак кайнарлыгына, һәм инанам уттан кайнар Мәхәббәт барлыгына. Атлаган саен көнләшәм Үлән яшеллегеннән,— Тик эчемдә барысы да, Бары да яшерен генә. Йөз хисемдә—йөз ялкында Көям, янам, көйрим мин. Мәхәббәттән гакылын җуйган Мәҗнүн кебек йөрнм мин. Тик эчемдә барысы да, Бары да яшерен генә, Тышкы кыяфәтем минем Бары рәсемем генә. Чыгармыйм тышка, шнкләнәм Чәчелер, җыялмам, дип. һәм көләр кемнәрдер күреп, Бу бит сабый һаман, дип. Йөз хисемдә йөз кат янам Елның һәр тәүлегендә... Ә син гел ишарәлисең Минем сүрәнлегемә. Ишим карлыгачы Ишим суы ташып тынгач, Бозларыннан арынгач, Ишим ярларына килеп Оя корыр карлыгач. Оя корыр, кунып сайрар Яр буе талларына, Карлыгач җыры ямь өстәр Ишим-су таңнарына. Сайрый-сайрый ярын табар Бергәләшеп сайрарга, Бергә бала үстерерләр Сайрашып шул ярларда. Үсеп җиткәч балаларын Өйрәтерләр очарга. Очып китеп, өч баласы Оя корыр өч ярда. Тик яз саен шушы ярга Очып кайтыр карлыгач. Ишим суы ташып тынгач. Бозларыннан арынгач... Чаба тайлар Чаба тайлар канатлы күк. Җилне узып, ярсудан... Җилләр бөтерелә, шыңшып. Артта калган ачудан. Чаба тайлар, барабандай Бәреп дала күкрәген. Тояк тавышы хәтерләтә Язның тәүге күкрәвен. Тайлар чаба дала иңләп. Җилләр белән көрәшеп. Карыйм да, көрсенеп куям Шул тайлардан көнләшен: Их тайларым, сез дә беркөн Туктап калырсыз әле. Яшьлектә узган җилләрне Көтеп алырсыз әле! Искә алдым снне бүген Алсу таңнар аткач та: Сагындырдың әллә ничек Кил әле бер Балтачка. Килмә бары тик бер кичкә. Берүк озакка кала күр— Мин генә түгел, сагынган Снне таныш Каракүл. Сабан туе ерак әле, Сабан туен көтмә син. Кил дә безгә кунак булып. Бүтән бер дә китмә син. Куа-куа бу дөньяның Вак-төяген, чүп-чарын. Сүнеп бара күңелемдә Кайнар шигырь утларым. Кабызырсың ул утларны. Авыр икән шигырьсез. Роберт Миңнуллинга Әллә ничек күңелләр буш. Шигырьсез мин шөгыльсез. Иеләбәгелә тыңлар сине Ялтыра каеннары. Алар дәррәү кушылырлар. Син җырла гына бары. Шигырьләреңне укырсың Сагына-сагына Илешне. Сөнгә охшатып карарсың Безнең Шушма-ннешне. Син бу якны яраттың бит, Балтачта тумасаң да. Балтач яклары да матур. Илеш үк булмаса да. Искә алдым снне бүген .Алсу таңнар аткач та: Шигырьгә сусады күңелем. Кил әле бер Балтачка! Ишим карлыгачы Ишим суы ташып тынгач, Бозларыннан арынгач, Ишим ярларына килеп Оя корыр карлыгач. Оя корыр, кунып сайрар Яр буе талларына, Карлыгач җыры ямь өстәр Ишим-су таңнарына. Сайрый-сайрый ярын табар Бергәләшеп сайрарга, Бергә бала үстерерләр Сайрашып шул ярларда. Үсеп җиткәч балаларын Өйрәтерләр очарга. Очып китеп, өч баласы Оя корыр өч ярда. Тик яз саен шушы ярга Очып кайтыр карлыгач. Ишим суы ташып тынгач. Бозларыннан арынгач... Чаба тайлар Чаба тайлар канатлы күк. Җилне узып, ярсудан... Җилләр бөтерелә, шыңшып. Артта калган ачудан. Чаба тайлар, барабандай Бәреп дала күкрәген. Тояк тавышы хәтерләтә Язның тәүге күкрәвен. Тайлар чаба дала иңләп. Җилләр белән көрәшеп. Карыйм да, көрсенеп куям Шул тайлардан көнләшен: Их тайларым, сез дә беркөн Туктап калырсыз әле. Яшьлектә узган җилләрне Көтеп алырсыз әле! Чакыру Тауга карап тау булалмам. Инешкә карап—инеш... Нигә соң гел уйга калам Инешкә баккан килеш? Талга карап тал булалмам. Таллар бик сыгылмалы. Йөрәгем дәшә өзелеп: —Түз әле, сыгылма әле! Гөлгә карап гөл булалмам, Гөлләр әле чәчәктә. Тик гөлләрдән күз алалмам, Җирдә мең ел яшәп тә... Бу язлар да узып бара инде, Теләгем шул минем бу яздан— Чәчәк атсын илем кырларында Үзем сызган хет бер буразнам. Шәфәкъләрнең алсулыгы артты. Дуслар юлда, учак кабызган. Юлга чыккан якын дусларымнан Аерма, дип сорыйм бу яздан. Җыр яңгырый күңел дәртләндереп, Заман үзе җыр ул—без язган. Җыр булып кал безнең күңелләрдә. Үтенечем шушы бу яздан. Бу язлар да узып бара инде, Җәйләр килер җиргә бераздан. Гомеремнең соңгы язы булма. Үтенечем шушы бу яздан! Илсезләр күп, Җирсезләр күп, Аларга, һай. кыендыр. Шундыйларны, туган җирем, Куеныңа сыендыр. Ятимнәр күп, Үксезләр күп. Заманалар, һай, кырыс, Шундыйларга, туган җирем, Җылы бирергә тырыш. Моңлылар күп, Гаҗизләр күп. Күңелләре гел китек. Бүлеш аларның моңнарын. Туган җирем, үз итеп. Җансызлар да, Моңсызлар да Аз түгел, беләм ансын. Моңлыларны күргәч, тетрәп Алар да туктап калсын. Мин дә Кеше нч, дигән уй Йөрәген телеп алсын... Йөрәген телеп алсын