Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ҖИР ГАМЕН ТОЕП...

Бу исемне куюым һич та юкка түгел Әйе. яшьтәшем, каләмдәшем. Балтач егете, шагыйрь Гарифҗан Мохәммәтшин турында сөйләгәндә бу—бик табигый, җанга ятышлы Чыннан да уз ягын, туган җирен, аның ямен һәм гамен күрә, тыңши һәм җырлый белүче ул! Илдус Гыйләҗев. Әнәс Исхаков. Вәзыйх Фатыйховлар турында да шулай әйтеп булыр иде Чөнки язганнары нәкь менә уз төбәкләреннән, җир-туфрак биргән моңнан, гамьнәндер Туган җирдән аерылмыйча, шунда яшәп, тир түгеп, төрле вазифалар башкар, ян да—шигырь язып та кара әле!Әллә шулай булганга. Бернсларны кумир иткән күңелемә аеруча якын тоела, ышандыра микән аларның язганы '1 Сүзем әнә шундый шагыйрьләребезнең берсе, инде 60 еллык бәйрәмнәрен билгеләүче •кырык беренчеләр»нең октябрьдә туганы (Ри зван Хәмид тә •октябрь баласы»!), тыйнак һәм мөлаем замандашым хакында. Гарифҗан Садыйк улы Мохәммәтшин безнең әдәби даирәгә соңлабрак килеп керде кебек Гәрчә яшьтән ук язса да. пединститутта укыганда ук шигырьләре басылгаласа да Мамадыш һәм туган районында укытучы булганда да язуын ташламаган ул Балтачта райбашкарма комитеты рәисе урынбасары сыйфатында эшләгәндә язучы Габдрахман Минский аның шигырьләре белән кызыксына һәм яңа шагыйрь «ач\ • шатлыгын Хәсән Туфан белән бүлешә. Олуг шагыйрь Гарифҗан шигырьләренә кереш суз язып, безнең журналга җибәрде—һәм алар басылып чыкты Шуннан башланды: 1980 ел иде булса кирәк. Язучылар берлегеннән махсус семинар белән иҗатын тикшерергә дип. Илдар Юзеев. Шәүкәт Галиев һәм мин (ул чакта шагыйрьләр секциясе җитәкчесе) Балтачка киттек Андагы Райбашкарма (һәм райком') йортын уз иттек. Гарифҗанны да Ул— әдәбият-сәнгать өчен янып яшәүче.тирән белемле, соңрак истәлекләрендә Мөхәммәт абый Мәһдиев язганча, «бик мөлаем егет икән» Сибгат ага Хәким. Равил Фәйз\ ииннар турында кат-кат сорашты (аларны яратуы, өйрәнүе турында соңрак радио һәм матбугат аша еш сөйләде ул!). •Чаян-да эшләүче Зөлфәт. Фаил Шәфигу.ииннарга соклануын белдерде Ул чакта аның юмор-сатира шигырьләре күп иде Балалар өчен дә яза булып чыкты Кыскасы, бу «күчмә» утырышта аның •Килегез, дусларым» исемле беренче китабына нигез салынды Балтачта •Янар чәчәк» әдәби берләшмәсе дә эшли башлады Ә «түрә-шагыйрь» нең (сүзҗаеннан Гарифҗан без белгәннән бирзе шул урында Хәер, хәзер—җирле идарә рәисе урынбасары дип атала аның вазифасы Социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча Шуңа да Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ул РСФСРның халык мәгарифе отличнигы ) китабы басылып чыккач, секциядә аны Язучылар берлегенә тәкъдим иттек Утырыш мәҗзес төсен азып, бик күңелле узды- азак Камил Кәримов аннан «кызык ясап», язучылар стена гәзите «Тынгысыз каләм»дә мәкалә «бастыргач». үпкәләшеп тә аздык Әмма бик ихлас сөйләшү иде ул. Дуслыкны дәвам итү өчен шул ук елда Роберт Миңну.злин (ул да баштан ук Гарифҗанның якын кешесенә әйләнде). Зөлфәт. Фаил. Ризван һәм мин очрашулар өчен янә Балтачка киттек Аннан Балтачта И Юзеев. Ill Газиев һ б шагыйрьләрнең иҗат кичәләре узды Гарифҗан үзе дә Казанга юбилейларга еш килде Илдар абыйга да. миңа да. Равилгә дә. Робертка да Кыскасы, әдәби бер пост, мәдәни багланышлар' Житмэсэ. «Казан утлары»н күбрәк таратуын да үтенәбез, •наказ бирәбез» Башка йомышлар да чыга 6. «к. у.« м ю d ie бит композиторлар (Сара апа Садыйкова бик якын итте бу тарафны.'), җырчылар да өзелми. «Керим әле урманнарга» дип нәкъ шул төньяк район урманнарын күздә тотып җырладык Ә җырлары күп Гарифҗанның. «Яшьлегем кайтавазы». «Унсигез яшем язы». «Ак җыр». «Кичке уен». «Аулак өй». Ә көйләрен. Сара ападан башка. Рөстәм Яхин. Фасил Әхмәт. Луиза Батыр-Болгари. Мәсгудә Шәмсетдинова һ. б. язды. Ә Хәйдәр. Зилә. Салават. Зөфәр. Зәйнәп кебек җырчыларның башкаруы? Гамьле, моңлы туган җир җырлары, халыкчан көйләр алар! Инде алты китап авторы («Гомерлек язым». «Керим әле урманнарга». «Бер уйласаң» һәм балалар өчен «Уеннан уймак». «Серләвек» китаплары—берничәсенә рецензияне үзем яздым.. .) Гарифҗан татар һәм башка халыклар иҗаты үрнәкләрен җыя. тәрҗемә дә итә. Төрек халык җырларын зур бәйләм итеп «Казан утлары»нда бастыруын әйтми кала ачмыйм Аннан гарәп әдәбияты. Корьән һәм аның тәрҗемәләре, тәфсирләре белән күптәннән кызыксынуын, күп китаплар җыюын да Ә 1998 елда дустым Гарәбстанга барып. Хаҗ сәфәре үтеп, чын мәгънәсендә хаҗи да булды. Хаҗи-шагыйрь булу—бик матур фал безнең көннәрдә! Җөмләдән: аның өч баласы бар: кече улы да Гарәбстанда укып кайтып, тел өйрәнде, хәзер—гыйлем юлындагы пишкадәм.. Балтач—Мирхәйдәр Фәйзи (Шодада). Муса Җәлил (Карадуганда) музейлары булган төбәк. Тукаебызның газиз әнкәсе Мәмдүдә күмелгән Саена Пучинкәсе авылы да Шигырь бәйрәме көннәрендә әдипләр килә торган изге бер урынга әйләнде. Шагыйрьләребез һәр язда барып. Гарифҗанны да күреп, сөйләшеп кайта Күп аның дуслары, бик күп! 1994 елда Балтачта узган әдәбият атналыгы истәлеге. Гарифҗан Мөхәммәтшан Шодадагы М Фәйзи музей-утары каршында, бертөркем әдипләр арасында (сулдан тугызынчы). Рәдиф ГАТАШ