Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛЕН БЕЛГӘН—ИЛЕНӘ ЮЛ ТАБАР...

инляндиядәге татар диаспорасы турында без хәзер шактый хәбәрдар Мәгълүм булганча, моннан угыз биш еллар элек анда Габдулла Тукай исемендәге мәдәни җәмгыять оешкан иле Анын эше белән вафатына хәтле Хельсинки университеты профессоры Гомәр Таһир (19 Id- 1999 ) җитәкчелек итте Бу жәмгыятьнен эшчәнлегс хакында «Казан утлары» Г Таһир белән әтрафлы әнгәмә дә урнаштырган иде (1986.4сан.) Сонгы ун ел дәвамында Финляндия татарлары белән Татарстан. Казан арасындагы бәйләнешләр тагын ла киңәйде вә тирәнәйде Аларнын этник тарихына, рухи-мәдәни тормышына караган күләмле генә фәнни мәкаләләр басылды (сүз асылда * Йөртә безне язмышлар* (1992) һәм • Материалы по истории татарского народа- (1995) дигән китапларда донья күргән мәкаләләр турында бара) Мәдәни бәйләнешләрнең ныгуын раслаган мисалларның бер-икесен генә искә төшерик Сонгы елларда Г Камал исемендәге Академия театры Хельсинкигә барып, берничә тапкыр зур уныш белән үткән спектакльләр күрсәтте. ә эстрада артистларыбыз мәртәбәле концертлар бирделәр Финляндия татарлары сәнгатькярлары да «әҗәтле» булып калмады, андагы театр сөючеләр «Галиябану». «Асылъяр» пьесаларын Казан тамашачысына күрсәтеп, анын олы мәхәббәтен казандылар, инструменталь уенчылар һәм җырчылар төркеме истә калырлык концертлар бирде Бу урынла татар диаспорасы тарихы өчен гыйбрәтле бер яңалык турында да хәбәр бирәсе килә Хельсинкидә туып үскән дүрт татар егете сонгы елларда бер-бер артлы Казанга килеп, башлы-күзле булып киттеләр Хельсинкигә килен булып төшкән Казан кызлары исә андагы татарларны арттыру өлкәсендә «актив эш алып баралар» дип ишетеп беләбез: бүгенге көнлә әлеге яшь гаиләләрдә биш татар баласы үсеп килә икән Кыскасы, үзара багланышларның һич туктаганы юк. алар төрле формаларда дәвам итә. Әйтергә кирәк. Финляндиядәге татар диаспорасынын гулы канлы милли- рухи тормышка алгысын, күркәм бердәмлек һәм мәгънәви тәртип белән яшәвенә, атабабаларыннан калган мөкатдәс традицияләргә тугрылык тойгысы ярдәм итә; шул традицияләрне үзенә туплаган һәм Финляндия татарлары өчен дини-мәдәни бер үзәк булып саналган «Финляндия Ислам җәмгыяте», шулай ук анын канаты астында хәрәкәт итүче «Финляндия төркиләре берлеге» вә «Йолдыз» исемендәге спорт җәмгыяте кебек оешма-хәрәкәтләрнен гаять бай оештыру куәте һәм буыннарны бәйләүче тәҗрибәсе булыша Минем бу мәкаләм шактый еллар дәвамында «Финляндия Ислам җәмгыяте»нә җитәкчелек итүче Окагг Таһир турында Җәһәттән шунсын да әйтү кирәктер, мәкаләне язу өчен янә бер сәбәп килеп чыкты. «Казан утлары» үзенен бу санында Окан Таһирның Финляндия татарларында имлялар тарихына караган мәкаләсен дә бастыра Шул у найдан автор турында язуымны редакция дә форсатлы дип тапты. Окан Гаһир белән безнек беренче күрешүебез 1969 елда Хельсинкидә булды Танылган тел галиме Искәндәр Абдуллин белән икебезне анда Тукай җәмгыяте исеменнән Оканнын әтисе Гомәр Таһир әфәнде чакырган иде Оканга ул вакыт 22 яшь тулып килә, ул Хельсинки университетының фәлсәфә факультетында укый, тарих, тел. әдәбият фәннәре буенча белем ала. шулай ук хокук факультетында халыкара кануннарны өйрәнеп Йөри иде 10. .к v . м ю Ф Тагын ике елдан сон ул Хельсинкинең төрле хосуси адвокат бюроларында хезмәт итә башлады, мәхкәмәләрдә эш алып барды, аерым вакыфлар һәм фирмалар эшчәнлегендә катнашты Адвокат буларак, шактый тәҗрибәле белгечләрнең берсе булып санала. Монда шунсын да истән чыгармаска кирәк. Окан Таһир гуманитар фәннәр белгече дә. 1975 елда ул төрки телләр буенча фән кандидаты дигән дәрәҗәгә ирешә. 1991 елдан алып, бүгенгә хәтле Хельсинки университеты каршындагы Азия һәм Африка илләре институтының тюркология бүлегендә татар теле, әдәбияты һәм мәдәнияты тарихы буенча лекцияләр укый, семинарлар алып бара. Окан Таһир гуманитар фәннәргә караган унга якын мәкалә авторы Күбесенең төрле илләрдә үткәрелгән фәнни конференцияләр вакытында инглиз телендә укылган докладлар нигезендә язылган булуын билгеләп үтик. Бу урында Финляндия татарларының тарихына, бүгенге тормышына бер караш ташлап алу дөрес булыр. Мәгълүм ки. андагы милләттәшләребез шушы илнең уннан артык шәһәрендә таралышып тереклек итәләр. Гомум саннары меңгә дә тулмый Яртысыннан күбрәге Хельсинкидә, калган өлеше Тампере. Турку. Ярвинпәә, Раума һәм башка шәһәрләрдә гомер кичерә. Тарихи ватаннары буенча һәммәсе дә диярлек Түбән Новгород өлкәсенең Сергач төбәгеннән—мишәр сөйләше вәкилләре Таралышып яшәсәләр дә, аларны татарлык хисе, туган телгә, милли йолаларга, жырга-моңга мәхәббәт хисе һәм ислам диненә тарафдарлык тойгысы берләштерә. «•Ислам жәмгыяте»нен Хельсинкидә урнашкан идарә үзәге—ул үзәк «Мөтәвәлли хәяты» дип атала—ел саен мәхәллә халкы алдында хисап тота. Ул хисап мөтәвәлли хәятынын сигез тармагына караган гамәли эшчәнлек мәгълүматлары нигезендә төзелеп, идарә әгъзалары тарафыннан раслана. Мәхәллә тормышының кайсы якларын күз уңында тоталар сон ул тармаклар? Санап китик дини эшләр; социаль эшләр, тышкы эшләр; укыту һәм нәшрият эшләре; матди эшләр; белдерү эшләре; сугыш ветераннары белән бәйле эшләр; каберстан эшләре. Шунсын да әйтик, һәр тармак эшчәнлеген идарәнен берничә әгъзасы бергә оештыра. Күренә ки. яшәешнең һәр ягы төптән уйланган, үлчәнгән. Үзенең иҗтимагый корылышы һәм эшчәнлек тармаклары буенча кечкенә бер мәхәллә зур гына дәүләтмәмләкәт булып күз алдына баса. Алда саналган тармаклар башкарган файдалы гамәлләр турында аерым еллар буенча—«Ислам җәмгыяте» оешканга узган ел 75 тулды—әтрафлы мәгълүмат бирергә мөмкин булыр иде. Әмма бу хакта тарихи хроника китабы язу сорала. Татар диаспорасы тарихының бай эчтәлекле кыйммәтле сәхифәләрен туплаган андый китапны Финляндиядәге милләттәшләр якын киләчәктә үзләре язарлар дигән өметтә калыйк. Финляндия татарлары үз тормышларына хас милли-мәдәни традицияләрне барыннан да элек үзләре саклый, бу тормыш белән алар үзләре идарә итә. үз кыйблаларын үзләре билгели. «Ислам жәмгыяте»нен әле 1925 елла кабул ителгән низаннамә (устав) асылында яткан яшәү кагыйдәләренә рух вә куәт бирер өчен гажәеп тырышлык, бердәмлек, намус һәм дәрман кирәклеген ата- бабалары тәҗрибәсе аша әйбәт беләләр алар Шуңа күрә жәмгыяви эшчәнлек Окан Таһир әтисе Гомәр Таһир белән ягъни үзенә тапшырылган жәмәгать вазифаларын акча хисабына түгел. иман хакына, күнел хисабына башкару Финляндия татарлары арасында изге һәм мәртәбәле бер гамәл булып санала. «Ислам җәмгыяте» идарәсе, икенче төрле әйткәндә, мөтәвәлли хәяты эшчәнлеге мисалында бик ачык күренә бу. Анын хисап-сайлау җыелышлары (идарә өч елга бер сайлана) рухи күтәренкелек шартларында, кайнар бәхәсләр һәм таләпчән тәнкыйть белән үтүләре хакында ишетеп беләм. Аларнын эшенә читтән яисә өстән беркем дә тыгылмый, алар ирекле, шул сәбәпле бабаларыннан калган милли-мәдәни мөхтәрият нигезләрен изге мирас буларак какшатмый саклау өчен хатдән килгәннен барсын да эшлиләр Аларнын акыллы кыюлыгына, хәйран ныклыгына сокланып «Афәрин, мен яшәгез, милләттәшләр»,—дип алкышлыйсы килә Әйе. Окан Таһир менә шушы тынгысыз даирәдә гомер кичерә Хокук өлкәсендә һәм гуманитар фәннәр буенча алып барган хезмәтеннән, шулай ук укытучылык вазифаларыннан тыш ул җәмәгать эшлеклесе дә Ул менә ничә ел инде Финляндиядәге төрки-татар җәмгыятенә тугрылык белән хезмәт итә Окан Таһир «Финляндия Ислам җәмгыяте» эшчәнлегендә 1970 елдан алып катнаша башлый Баштарак идарәнен урынбасар әгъзасы, аннан хокуки әгъзасы, кятибе. рәиспрезидент урынбасары буларак эшләр алып бара, ә 1988 елдан башлап «Ислам жәмгыяте»нен рәисе-президенты хезмәтләрен башкара Жәмәгать тәртибендә алып барыла торган авыр, әмма абруйлы вазифа бу Аны уңышлы башкарыр өчен галәти куәт кенә, дәрт кенә житми. ил-халык гормышын, олы дөнья барышын тирәннән аңлапфәһемләп эш итү кирәк Кешеләрне ярата белү, алар хакы өчен игелекле гамәлләр кылырга әзер тору кирәк. Окан Таһир, минем ышануымча, менә бу сыйфатларга ия шәхес Оканнын искә алган күркәм сыйфатлары 1992. 1997 елларда Казанда узган ике тарихи Корылтай вакытында—Бөтендөнья татарлары Конгрессында да чагылыш тапты Ул бу Конгрессларга Финляндия татарларының делегацияләре башлыгы буларак килгән иле Шул делегацияләр исеменнән ике Конгресста да чыгыш ясады Анын чыгышлары татар диаспорасына хас хәзерге вәзгыятьне, читтә яшәүче милләттәшләрнең хәлен вә мәнфәгатьләрен мәгънәви тирәнлеге белән аңлау ягыннан, шулай ук файдалы киңәш-тәкъдимнәре белән истә калды. Шунсын да әйтергә кирәк. Окан Таһир ике Конгресста да анын Башкарма комитеты әгъзасы -итеп сайлашты Белүемчә. Башкарма җитәкчелеге «Финляндия Ислам җәмгыяте» эшчәнлеген югары бәяли Финляндия—Татарстан бәйләнешләре күзлегеннән бик әһәмиятле булган Окан Гаһир /атаретан Прешденты Минтимер Шмтиев бе.ын Хельсинки. 1999 ei бер вакыйганы хәтергә төшерик. Мәгълүм булганча, 1999 елның октябрендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Финляндия хөкүмәте чакыруы буенча шул илдә булып, ике ил арасындагы сәүдә элемтәләрен көчәйтүгә багышланган абруйлы семинар эшендә катнашты. Көннәрнең берендә Татарстан Президенты һәм аның юлдашлары, Финляндия татарларының мөтәвәлли хәяты чакыруын кабул итеп, мәхәллә йортында оештырылган кичке аш мәжлесендә булалар. Анда Окан Таһир һәм Минтимер Шәимиев сәламләү чыгышлары ясыйлар, кичә барышында Бөтендөнья татар Конгрессы президенты академик Индус Таһиров та сүз тота. Соңыннан «Финляндия төркиләре берлеге»нең һәвәскәр артистлары кунаклар өчен концерт бирәләр. Күп кенә мисаллар Окан Таһирның җәмәгать эшчәнлеген халыкара күләмдә дә үлчәргә мөмкинлек бирә. Соңгы елларда ул Финляндиядә яшәүче аз санлы халыклар арасындагы этник бәйләнешләр комитетында эш алып бара. Ул анда—мәдәниятләр бүлеге рәисе. Янә дә Европадагы азчылык телләре бюросының фин милли комитеты әгъзасы. Янә дә килеп, Финляндия белән Татарстан арасында узган ел гына корылган сәүдә-эш берлеге комитеты әгъзасы да. Окан Таһирның күп телләр белүен һәм дипломатик сәләте барлыгын истә тотып. Финляндия тышкы эшләр Министрлыгы аны Финляндиядә уза торган төрле халыкара конференцияләр эшендә катнашырга чакырып тора. Мәсәлән, соңгы 25 ел дәвамында ул шундый алты конференциянең секритариатында файдалы эшләр башкарып, мактау сүзләре ишетә. Окан Таһирның дөньядагы татар диаспорасы белән бәйләнешләре хакында аерым әйтергә кирәк. Ул Швециядә, Эстониядә. Америкада, Төркиядә яшәүче татарларның ижтимагый-мәдәни үзәкләре белән тыгыз элемтәләр саклый. Соңгы елларда ул бу илләрнең башкалаларында һәм аерым шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләр өчен Финляндия татарларының тарихы вә рухи-мәдәни тормышы турында, аларны саклау өлкәсендә килеп туган ихтыяҗлар турында лекцияләр укып, үзара бәйләнешләрне ныгыту буенча актив эш алып бара Окан Таһирның эш сәгатьләре һәрвакыт алдан бүленеп куелган. Ул Финляндиядәге татарлар җәмгыяте өчен генә түгел, үзенә тапшырылган башка вазифаларны да җиренә җиткереп башкару өчен ашкынып яши Халкыбыз мирасында «Ир-егетнең гомер юлын илгә хезмәте бизи» дигән шигъри бер тәгъбир бар Ул тәгъбир Окан Таһирның тормыш юлын күз алдыннан кичергәндә үзеннән-үзе искә төшә