Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ДӘҮЛӘТЧЕЛЕК ӨЧЕН КӨРӘШ ЕЛЪЯЗМАСЫ

IX-X гасыр башы-Идел-Чулман Болгар дәүләте төзелү XXIII гасырлар-Болгар дәүләтенең үсүе һәм куәтләнүе. X гасыр ахыры-XI гасыр-Болгарда шәһәр цивилизациясе барлыкка килү 922-Болгар илендә Ислам динен дәүләт күләмендә кабул итү. 1120-Юрий Долгорукийның болгарларга һөҗүме. 1183-Суздаль кенәзе Всеволодның болгарларга һөҗүме. 1220-урыс кенәзлөренең Ошель шәһәрен яулап алуы. 1223-болгарларның Идел буенда монголларны тар-мар итүе 1229 1232-болгарларның монголларга каршы торуы. 1236-монгол гаскәрләренең Болгар дәүләтенә басып керүе. 1238-1240-монгол яуларына каршы баш күтәрү һем азатлык сугышлары. 1257-Монгол дәүләтеннән Берке Урданың (соңрак Алтын Урда) аерылуы. 1260, 1277 1278-Урдага каршы баш күтәрү, Мәңге Тимернең Казанны алуы. XIV гасыр-Болгарда Алтын Урдага бәйле җирле әмирлекләр барлыкка килү XIV гасырның икенче яртысы-Урта Иделдә Болгар, Казан, Җүкәтау, Кирәнчек һ. б әмирлекләрнең яшәве 1361-Алтын Урда бәге Булат Тимернең Урта Иделне яулап алуы. 1360-1370-урыс юлбасарларының (ушкуйниклар) һәм кенәзлөренең Болгар, Казан җирләрен талау һөҗүмнәре. XV гасыр башы-Болгар өмирлеклөренең Казан дәүләтенә берләшә башлавы. 1431-Болгар шәһәренең Федор Пестрый тарафыннан җимертелүе. 1445-Казан дәүләтендә Болгар династиясенең Алтын Урда династиясенә алмашынуы. Тәхеткә Олуг Мөхәммәт улы Мәхмүтнең хан булып утыруы. 1445-1467-Мәхмүт хан идарә иткән чор. 1445-1479-Казан дәүләтенең ныгуы. 14671470-Мәхмүт ханның үлеме һәм Мәскөү кенәзлегенең Казан дәүләтенә сугышлар башлавы. 1467 1479-Ибраһим хан идарә иткән чор. 1487-Мөскөү кенәзе Иван III гаскәрләренең Казанны алуы. Али ханны (Илһам дип тә билгеле) хатыны, балалары һәм анасы белән әсирлеккә (төрмө- крепостька) алып китү Хан итеп Мөхәммәт Әмин билгеләнү Казан дәүләтенең Мәскөү кенөзлегенө бәйлелеге (протекторат) башлану 1487 Мәскәү кенөзе Иван III нең Болгар кенөзе дигән титулны да алуы 1505^ 1506-Казан ханлыгының Мөскөүгә бөйлелектән котылу өчен сугышы 1518- Казан тәхетенә варис Мөхәммәт Әминнең энесе Абдул Латыйфның Кашира шәһәрендә үтерелүе. 1519- Мөхәммәт Әминнең үлеме Казанда Олуг Мөхәммәт нәселенең бетүе 1519-1521, 1546, 1551-Мәскөү ялчысы Шаһгалинең Казанда ханлык итүе 1521-Шаһгалинең Казаннан куылуы Сәхиб Гәрәйнең Кырымнан Казанга хан булып килүе. 1521 1524-Мәскәү кенәзлегенең Казан дәүләтенә каршы сугышлары 1524 Сәхиб Гәрәйнең үз урынына хан итеп туганының улы Сафа Гәрәйне чакыруы һәм Төркиягә китүе. 1524-1532, 1536-1546, 1546-1549-Казан тәхетендә Сафа Гәрәй торган еллар. 1530-Мөскәү гаскәренең Казанга һөҗүме шәһәрнең яндырылуы 15321536-Казанда Җан Гали хан идарә иткән чор 1548, 1550-Явыз Иванның Казанга һөҗүмнәре 1549-1551 Сөембикәнең Казан ханлыгы белән идарә итүе 1551-урысларның Зөя кальгасын салуы 1551-Сөембикәне Мөскөүгә әсирлеккә алып китү 1551- Урта Иделнең уңъяк ярын Мәскөүнең Казан дәүләтеннән тартып алуы һәм аны үзенә көчләп кушуы. 1552- Мәскөүнең Казанны яулап алуы һәм буйсындыруы 1552 1557 Җан Сәет, Сары батыр. Мөмеш-бирде һәм башка батырлар җитәкчелегендә татар, мари, чуаш. мордваларның урыс баскынчыларына каршы азатлык сугышлары Баш күтәрүчеләрнең Казан тәхетенә хан куюлары 1571 1574-урыс хакимиятенә каршы крөстиөннөрнең баш күтәрүе 1582 1584 Явыз Иван сәясәтенә каршы Урта Идел халкының баш күтәрүе 16151617 Җан Галинең Мөскөүгә каршы сугыш алып баруы 1645 татар-башкорт крөстиөннөренең Минзөлө крепостен яндыруы 1661 1669-татар-башкорт крөстиөннөренең баш күтәрүе, Минзөлө, Чишмә Биләр. Ерыклы һ б Крепостьларга һөҗүм итүе 16701671 Хәсән Айбулат улы Карачуринның Степан Разинны Казанны патша властьларыннан азат итәргә чакыруы 17041711-татар-башкортларның милли азатлык көрәше Баш күтәрүчеләрнең Минзөлө, Зәй, Яңа Чишмә, Биләр, Алабуга. Мамадыш крепостьларына һәм Казанга кадәр һөҗүм итеп килүе 17061708-Казанга хан итеп Солтан Моратны, ул һәлак булгач. Хуҗа Солтанны сайлап куюлары 1735-1740 еллар татар-башкорт халкының урыс хөкүмәтенең колониаль сәясәтенә каршы сугышы Шигай һәм Карасакал дигән кешеләрне хан итеп сайлау 1755-Батыршаның баш күтәрүе Аның урыс идарәчелеген бетерүгә чакырып халыкка мөрәҗәгате 1760 Мулла Морат хәрәкәте Аның «Болгарны торгызырга вакыт җитәдер- дип халыкка мөрәҗәгать итүе XIX гасыр татар җәмгыятенең эчке тормышын яңача үстерү буенча иҗтимагый фикер үсеше 1820*1860-православие диненә көчләп күчерелгәннәрнең яңадан Ислам диненә кайту процессы. 1863-мөстәкыйль үзидарә таләп иткән вәисевчеләр хәрәкәтенең башлануы. 1878-1879-татар крәстиәннөренең урыслаштыру сәясәтенә каршы хәрәкәте һәм баш күтәрүе. 1889-муллалардан урыс теленнән имтихан алу турында указга каршы көрәш. 1893-кулдан язылган һәм чит илләрдә басылган китап, кулланмаларны юк итү турындагы указга каршы көрәш. 1905-зыялыларның Рәшит Ибраһимов җитәкчелегендә хокук таләп итүләре. 1905-«Иттифак-әл мөслимин» (Мөселманнар берлеге) партиясе төзелү. 1917 ел, 1-11 май-Мәскәүдә Бөтенрусия мөселманнар корылтае үткәрү 1917 ел, август-Бөтенрусия мөселманнарының мәркәз милли шурасы төзелү. 1917 ел, 20 ноябрь-Милләт мәҗлесенең эшли башлавы. Мәҗлес «Идел- Урал штаты» төзелүен игълан итә һәм Милли идарә (хөкүмәт) сайлый. 1918 ел, 11 февраль-Милләт мәҗлесенең эшен туктату һәм Милли идарәнең бетүе. 1918 ел, март-Казанда татар дәүләте (Болак арты республикасы) төзелү. 1920 ел, 27 май-Татарстан Автономияле Социалистик Совет Республикасы оештыру турында декрет кабул ителү. 1920 ел, 25 июнь-Губерна башкарма комитетының үз вәкаләтләрен ТАССР Вакытлы революцион комитетына тапшыруы. 1923 ел, 9 12 июнь-Большевиклар партиясе үзәк комитетының милли мәсьәләләр буенча киңәшмәсе. Милләтләрнең милли үсешенә һөҗүм башлану М. Солтангалиевне гаепләп хөкем итү. 1924-Казанда дәүләт органнарындагы үзара көрәш, большевикларның аларга каршы һөҗүм башлавы 1927 1928-татар алфавитын латин графикасына (Яңалиф) күчерү. 1930-автономиянең дәүләти хокукларына большевикларның һөҗүм итүе. 1936-1937-СССР күләмендә террорчылык җәелү. 1938-татар алфавитын көчләп урыс хәрефләренә (кириллицага) күчерү. 1944 ел, август-Коммунистлар партиясе үзәк комитетының Татарстан Республикасында милләт тарихын өйрәнүне тыйган, милли үсешкә киртә ясаган карары игълан ителү. 1950 еллар-Дисседентлар хәрәкәте башлану. Татарстанда да репрессияләрнең яңадан көчәюе. 1950 еллар ахыры-1960 еллар башы-Иҗтимагый тормышта җанлану. 1964-1980-> Җитлеккән социализм» шигаре астындагы сәяси торгынлык. Милләтләрне бетерүгә йөз тоту. 1970-1990-татар мәктәпләрен күпләп юкка чыгару. 1967-1977 еллар-Татар зыялылары арасында Татарстанга союздаш республика статусын бирү өчен хәрәкәт башлану. 1977-Татарстан АССРның яңа Конституциясен кабул итү 1988- Татар иҗтимагый үзәге оешу, башка иҗтимагый оешмалар һәм партияләр төзелү 1989- Татар иҗтимагый үзәгенең I сьезды. 1989 1992-Милли азатлык хәрәкәтенең көчәюе. 1990 ел, 30 август-Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителү 1992 ел башы-Татарстанның мөстәкыйльлеге хакындагы референдумга каршы Мөскөүнең көчле сәяси басымы 1992 ел, 21 март-Татарстан халкының референдумда суверенлык Декларациясен яклап тавыш бирүе 1992 ел, 6 ноябрь-Татарстан Республикасының халыкара хокук субъекты буларак демократик Конституция кабул итүе 1992 ел, 19-20 июнь-Бөтендөнья татар конгрессының I корылтае 1993-Русия Федерациясе Конституциясен кабул итү 1994 ел, 15 февраль-Русия Федерациясе белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вазифаларны бүлешү һәм вәкаләтләрне үзара тапшырышу турында Шартнамәгә кул кую 1995-2001-татар милли хәрәкәтенең сүлпәнәюе 2000-Русиянең Татарстанның сәяси хокукларын яңадан тартып ала башлавы 2000- федератив бюджет төзеп. Русиянең Татарстанны кабат талый башлавы 2001- Русия Дәүләт Думасының һәм суд органнарының Татарстан Республикасының Телләр турындагы законына һөжүм итүе Бу тарихи елъязмадан берничә нәтижә ясарга мөмкин Беренчедән. Болгар-татар дәүләтчелеге мен ел буе яшәп килгән, һәрвакыт үзенең мөстәкыйльлеге өчен көрәш алып барган Икенче нәтижә советлар хакимияте чорына карый I9I7-1920 елларда милли хәрәкәт көчле булып. Татарстан кайбер хокуклар алуга ирешә Ләкин, озак та үтми, автономияле республика ирексез бер административ-территориаль берәмлеккә әйләнеп кала I980 еллар ахыры һәм I990 еллар башында милли хәрәкәтнең янадан көчәюе нәтижәсендә. ул кайбер хокуклар алса да. шул ук Русия составында кала Русия аның суверенитетын ла. Конституциясен дә танымый. 2000 елда Русия Татарстанның мөстәкыйльлекне яклаган законнарына каршы көчле һөжүм башлый, шуның белән үзенең демократик үсеш юлыннан ваз кичүен һәм тоталитар режим урнашу алдында торуын күрсәтә Өченчедән, бу хәлләр башка милли республикаларга да кагыла. Ләкин Русиядә сан ягыннан икенче урынны тәшкил иткән һәм мең еллык дәүләтчелек тарихы булган тазар халкы үзе дәүләтчелеген торгызу өчен гадел көрәш алып бара.