Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАЗЛЫ МОҢ

РӨСТӘМ ЯХИННЫН ТУУЫНА 80 ЕЛ Ростам Мөхәммәтҗан ут Яхин (1921—1993)—мәшһүр композитор һәм пианист РСФСРның (1980) һам СССРның (1986) халык артисты Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1959) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы Ten әсәрләре түбәндәгедән гыйбарәт фортепиано һәм симфоник оркестр өчен концерт «Иде I» кантатасы, 30 га якын фортепиано. скрипка һәм виолончель өчен әсәрләр, 400 дән артык романс һәм җырлар «Фидаи» балетына язылган музыка Шәхесне аңларга омтылу ер күренекле француз шагыйренен •Сәнгать тоткынлыкта т\/а корәш эчендә яши һәм иректә жан бирә-.—дигән тирән мәгънәле сүзләре Ижатнын ин асыл сыйфатларыннан берсен ачып бирә сыман Чонки шушындый Илаһи бөеклеккә омтылу гына сәнгатькярга чын мәгънәсендә Олуг хакыйкатьне табарга булыша һәм |үзәл әсәрләр тудыру юлында таяныч булып тора Әмма, мәгълүм ки. хәтта чын талант иялә|эе лә. күп кенә очракларда, үзләре яшәгән чорны «узыпкитсәләр дә. алар да кайбер ялган инанулардан һәм эпоханын «йогышлы авыруларыннан- бөтенләй үк азат түгелләр Юк. алай гына да түгел, эчке кичерешләр өермәсендә туктаусыз көрәштә яшәү сәбәпле, алар кайчак гадати тормыш вәсвәсэсенә тизрәк бирешүчән булалар Ләкин ижади шәхеснен асыл нисбәтен болар билгеләми, әлбәттә, һам анын тирәндә яткан күнел дулкыннарын анлау өчен көндәлек тормышындагы һәм туктаусыз лэвам иткән ижатынлагы эреле ваклы бик күп летальләрне белү генә дә аз Сүз дә юк. фактларны белү зур әһәмияткә ия. чөнки алар кешелек тарафыннан кабул ителгән кануни Социологик пешеренүләрдә сэнгатъкярнен шәхесе һәм анын сәнгатьне үстерүгә керткән өлеше турындагы фикер-билгелэмалэрнен нигезен тәшкил итәләр Кызганычка каршы бу алым, өлешчәдән гомумилеккэ килү юлында, күп кенә кимчелекләргә дә ия һәм ул. мөгаен, объективлыкка дәгъва кылырга да хаклы түгелдер Бу нәубэттэн кешенен рухи доньясын өйрәнүче—тышкы эшчәнлек кысалары артында күмелеп калган эчке күнел хәрәкәтен күзәтүче яна заман фәне— антропософия караш нәтиҗәлерәк сыман тоела Чонки антропософик алым— гомумилектэн өлешчәгә килү алымы—кеше җанын тирәнрәк анларга һәм анын рухи дөньясына нинди рухи һәм идея агымнары тәэсир игә дигән сорауга тәгаен дөрес җавап табарга, ижади шәхеснен югары кешелек идеалларына һәм «ман куйган таләпләргә ни дәражадә шифалы өлеш кертә алуын билгеләргә мөмкинлек бирә Шул рәвешле күп кенә тар карашлы -бер каптырмалы* бәяләмәләр төссезләнеп кала нәтиҗәдә. Кеше дигән боек затмын чын мәгънәсендәге Б ■әнгать галәми сурәтен аңлауга юл ачыла. Мондый аңлатуда исә. ижади унышлар гына түгел, ә бәлки ижатчынын күнел тирбәнешләрен—рухи камертоннар аша—анларга омтылу, рухани эзләнүләрдәге газаплар, кешелеккә хезмәт итүдә үз-үзенне аямау кебек төшенчәләр дә зур әһәмияткә ия. Ихлас ки. бу нәүбәттән олуг композитор Рөстәм Яхиннын шәхси гәүдәләнеше һәм анын кабатланмас ижат юлы шушындый тирән уйлануларга этәрә. Әйе. ул. әйткәнебезчә, олуг композитор, менә дигән талантлы булу пианист, яхшы күнелле кеше булу өстенә. Жанын ижатка алыштырган Бөек Рух иясе буларак та гәүдәләнә. Композиторның күңелләрне биләп алган гажәеп шагыйранә сурәте—безнеңчә, чорның массакүләм авыруына әйләнгән дөньяны кабул итүдәге чикләнгәнлек һәм меркантиль исәплелекнен капма-каршы аңлатмасы булып тора кебек. Рөстәм абый белән безнен дуслык узган гасырның 60 еллар ахырыңда, мин Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыкаль-педагогик институтын тәмамлап Казанга әйләнеп кайткач. Татарстан филармониясендә скрипкаче-солист булып эшләгән чагында башланды. Концерт сезоннары ачылган көннәрнең берсендә Рөстәм абыйның да ижат кичәләре оештырылган иде; билгеле ки. анда мина да катнашырга туры килде Аңлашылса кирәк, шуннан сон без еш кына аралаша торган булып киттек. Монын үзенә күрә анлашыла торган «житди- сәбәпләре дә бар иде; без күршеләр булып чыктык һәм композитор әнисе—Мәрьям апанын якты күнел нуры төшкән чистапохтә. тынычлык һәм уңайлылык хөкем сөргән Рөстәм абый фатирында—ул пианинода уйный, мин скрипкада дигәндәй—бергәләшеп репетицияләр ясый башладык. Шушы рәхәтле газапланулардан сон,—уйлагыз ки. укучы белән маэстро арасында.—Рөстәм абый белән безнен арада дустанә жылы мөнәсәбәт урнашты һәм бу рухи анлашучанлык аның сонгы көннәренә кадәр дәвам итте Әмма без әшнәлектән ерак тордык дип исәплим, ә мондый халәте рухия ике арадагы мөнәсәбәтләрдә үзара бәйсез булып калырга мөмкинлек бирә иде. шул ук вакытта без кирәкмәгән артык шартлылыктан да котыла алдык кебек (билгеле бер чиктән чыкмаган хәлдә), әмма бер-беребезгә карата фикерләребезне ачыктан-ачык әйтешүдән дә тайчанмадык. Югыйсә, безнен яшь аермасы да шактый иде ләбаса... Үткәннәргә әйләнеп карыйм да. Рөстәм ага шәхесе тудырган тәэссоратлар тирәнлегенә кереп адашам Гажәеп мөлаемлылык, йомшак күңеллелек, әдәплелек һәм чын музыкаль сәләт, үгә дә нечкә сәнгати тоем белән өртелгән затлылык—берсеннәнберсе калоритлырак татар зыялылары арасында да әнә шушы сыйфатлары белән аерылып тора иде ул. Шул ук вакытта Рөстәм Яхиннын таланты белән анын социаль статусы—«алга киткән социализм- шартларында совет композиторы турында рәсми кабул ителгән рәсми кысаларга сыеша алмау—кайбер даирәләрдә хәтта гажәпләнү дә тудыра иде Ижаты гөрләп чәчәк аткан чорда (ана әле 50 яшь тә тулмаган иде) һәм музыкант буларак танылган бер мәлдә ул беркайда да -эшләмәде», бары әсәрләреннән кергән керем хисабына гына яшәде (бу үзе үк бер шәхси батырлык иде). Әйе. ул партия сафларында да тормады; социализмның «бөек жинүләренмактаган симфония, опера кебек эре формадагы әсәрләр дә ижат итмәде (житмәсә. ул вакытта Рөстәм абый өйләнмәгән дә иде). Болар барсы да гаепкә саналдылар, әйткәнебезчә, рәсми даирәләрдә композиторның дәрәҗәсе монументаль әсәрләр ижат итүгә карап бәяләнә иде. Кабатланамдыр, бәлки, ул чорда гадәти фикерләүдән югары торган, тар •араннарга- сыймаган бу ихласиятле талант иясе турында төрлечә фикер ишетергә туры килде Аны ниндидер чикләнгәнлектә, тормыш агышына жайлаша белмәүдә, кайбер зыялыларга хас булганча, -кояш астындагы жылы урын очен корәш алып барудан баш тартуда гаепләүчеләр дә табылмады түгел, табылды Әмма илалы моң 137 интеллектуаллар арасында була торган мондый имеш мимешлэрнен берсе дэ. Ходайга шокер чынлыкка туры килми иде шул Композитор белән булган очрашулардан бергә катнашкан концертлардан сон кабат-кабат шуна инана идем Рөстәм ага тормышта сирәк очрый торган зирәк акыллы рухани чиста күнелле искиткеч сабыр түземле шәхес иде Анын тышкы кыяфәте дэ шушы образ-сурэткэ тэнгәл килеп тора иде әйе уртача буйлы кинчә жилкэле ачык чырайлы бу кеше күңелдә нэзакатъле жылы хисләр уята иле Икенче яктан шушындый хиссимиятле сэнгатькярлэрне консерватив тирәлек мохит белән ярашып яши алмавы нәтиҗәсендә икеләнүме хисләр оермэсе эчендә яшәде дип тә уйларга момкин булыр иде Ләкин бу караш та хакыйкатькә туры килеп бетми кебек Zlopecrep бәлкем Ростам Яхин көтелмәгән башбаштак адымнар ясаудан ерак тора иде ләкин кирәге чыкса ул актив карашлы, үз-үэен якларга сәләтле шәхес тә була белә иде шул ук вакытта ул менә дигән педагог һәм башкарумы ла булып китә алыр иле (яшьлегенлә ул моны бик әйбәт исбат итте') Ижатынын өлгергән чорында ул ирекле сәнгатькяр халәте белән канәгать иде һәм бу анын бэйсезлеккэ омтылучан жанына бер таяныч әтәргеч булып тора иде Дорес ки мондый яшәү рәвеше кабул ителгән «идеаллар» белән еш кына каршылыкка та керде һәм мондый хәят яраланучан күнелле шәхестән кырыс мохит тарафыннан күрмәмешкә салынылса да эчке рухи коч сарыф итүне таләп итте Рухият турындагы фән күзлегеннән чыгып караганда, монда барысы ла аңлашыла көндәлек тормыш ваклыкларына һәм тышкы мохит тәэсиренә бирешмичә үзеннен җанындагы кыйммәтләрне сакларга омтылу—Олуг сэнгатькярнен яшәеш мәсләге менә шуннан гыйбарәт иде Юк. бу тормышнын реаль чынбарлыгыннан качарга омтылу түгел иле Сәнгатькяр рухи кыйммәтләрне башка нәрсәләрдә күрде кыскасы, кешеләр белән сәнгать телендә анлаша алу ана барыннан ла кадерлерәк иде Анын шушы юнәлештәге эзләнүләре барлык вожүле намусы һәм туктаусыз хезмәте белән расланды Рөстәм Яхин—рояль янында омпозитор белән беренче күнегү ясаган вакытта ук.—без анын скрипка өчен язылган «Поэма«сын өйрәнә идек.—мин бер кыен хәлдә калдым ул койнен кайбер җирләрендә, бигрәк тә ахырына жнтэрәк темпны бик нык тизләтергә кушуы белән тәмам шаккаттырды; икенче төрле men әйткәндә мин гадәттә музыка укытучылары «каршы корәш алып барган фразаны йоту» белән шөгыльләнергә тиеш идем Аңлашылса кирәк, мин аптыраудан гажиз идем һәм анын бу тәкъдиме минем тарафтан музыкаль агышны рәхимсез рәвештә тураклау буларак кабул ителде Дорес мин романтик кысалар җирлегендә темп һәм ритмнан бераз читхэрэк тайпылуга да риза идем. әмма, нишлим, автор тәкъдим иткән формада бер генә музыкаль фратаны да профессиональ дәрәжадә дорес башкарырдай халәттә түгел идем инде Кулым да башым ла дигэндэи мондый -башбаштаклыкны- кабул итәрлек халәттә түгел иле Шулай интегә интегә топ теманы кабатлау (mesto—трагик) өлешенә килеп җиткәч, гаҗәпләнүем тагын да арта төште Рөстәм Яхин башкаруындагы иреклелек бернинди традипион кануннарга да сыймас кебек иде һәм ни гажэп. нотада билгеләнгән метро ритмик төзелеш бөтенләй яна төсмерләр алып яңгырый башлады Мин. яшь музыкант түзеп тора алмыйча, кызулык белән бер тактта диярлек кулланылынган (кирәгеннән артык1 ) тизләнеш музыкаль аһәннен табигый ачыгын боза анын гомум—ботен яңгырашына зыян китерә, дип исбатлый башладым Ахыр чиктә •Дөньяда берәү дэ болай уйнамый, болан башка]*, момкин эш түгел*.—дип тә өстәдем Менә шушы очракта Рөстәм абый мина мәңге онытылмаслык (онытканым ла юк!) сабак бирде дэ инде Юк. ул бәхәсләшеп тормады, бары тик берни булмагандай хиссиятле бер халәттә гадэти метроритмиканы үзенчә үзгәртеп, көйне рәттән берничә кабат (дәрес биргән кебек') уйнап күрсәтте дэ. аннары ниндидер бер тирән хәсрәт эченә чумып, әлеге мин •абынган- өзекне башкарырга кереште Гажэби вә шаккатмады хәл шушыннан сон минем анымла rubato (ягъни иреклелек иркенлек) турындагы катып калган күзаллавым челпәрәмә килде Хәтта шулай әйтергә момкинлер Р«»стэм абый К Яхин музыкасын билгеле бер тактларга дорес бүлеп чыгып кына, трафарет башкаруларның шаһиты булсам да (мондый очракта иркенлек, импровизация турында сүзнен булуы да мөмкин түгел, ләбаса), берьяклы карашка күнелем белән каршы килә торган булып киттем Сонрак. пианистка Флора Хәсәнованын Ростам Яхин ижат иткән -Вальс-экспромт" әсәре буенча күнегүләр алып барган вакытында катнашырга туры килгәч, мин дә композитор биргән педагогик алымны кулланып карарга жорьәт иттем, һәм мин тагын Рөстәм абыйга хас кодрәтнен башкаручыга нинди көчле унай тәэсир итүен күреп шаккаттым—шушы бер-ике сүз белән фикерләребезне уртаклашкач. Флора ханымга, әйтерсең лә. фәрештәви канатлар үсеп китте болай да югары профессиональ дәрәжәдә. әмма «дөрес* башкарылган музыка, араныннан иркен далага җибәрелгән уйнак чабышкыны хәтерләтеп, йөгерек тә. монсу да төс алып янгырый башлады. Әлбәттә, башкаручының уңышында Рөстәм аганың (бу очракта минем нәкъ шушындый олылау сүзен кулланасым килә) күзгә күренмәс сихри тәэсире да бар иде. Беренче музыкаль күнегүләр алып барган көннәремдә үземчә башкачарак ачышлар да ясадым кебек. Аерым алганда, төрледән-төрле пентотоник виртуоз бизәкләргә бай һәм техник яктан тиз башкарылышлы (әйтергә кирәк, анын музыкасы мондый сурәтләргә бик бай) Рөстәм абыйнын уйнау-башкару өслүбе баштарак мина бер дә ошап җитмәде. Әйе. ул фортепиано өчен язылган пьесаларында, хәгта скрипка өчен ижат ителгән -Сүзсез жыр- дип аталган әсәренең ахыргы тактларында, югарыда телгә алынган «Поэма*нын кульминация өлешендә гаҗәеп аһәңле пентатоник бизәкләрне бик унышлы кулланды Анын башкару алымында ул еллардагы совет фортепиано мәктәбенә хас булган токкато куәтле, гайрәтле янгыраш. гажәп ки. җитеп бетми иде. әйе. бу шулай тоела иде Рөстәм Яхиннын бармаклары фортепиано клавишаларына тияр-тимәс кенә кагылып китәләр; юк. әйтерсен лә алар клавишалар өстеннән йөзеп кенә йөриләр һәм шул рәвешле җитез, табигый бармак хәрәкәтләрендә ниндидер бер жинеллек. табигыйлек. бердәйлек хасил була Тыңлаучы буларак, бу мине гажәпкә калдыра иде. профессиональ башкаручы күзлегеннән чыгып караганда монарчы яшәп килгән кануннарга каршы килә иде1 Вакытлар үтү белән Рөстәм абыйнын уйнау-башкару алымына тәмам күнегеп беттем, хәтта эстетик эзләнүләрнең юнәлеш үзенчәлекләрен ачык тоемлый башладым, шул рәвешле, тора-бара. анын әсәрләрен -жинел кул- белән башкарырга кирәклеген тошендем һәм. әйтергә кирәк ул үзенен әсәрләрендәге катлаулы урыннарны башкарганда, өйрәнчек укучыларга хас дөрес -такылдатуларны* ишетсә бик тә көенә иде. аерым очракларда компромисс рәвешендә жинелрәк вариант тәкъдим итә иде Рөстәм Яхиннын башкару стилен антропософии аспекттан чыгып бәяләгәндә мөгаен, ин беренче чиратта шуңа игътибар игәргә кирәктер традицион күзаллауларга сыеша алмаган иркенлекне һәм өрфиядәй жинел-виртуоз уйнау техникасын бер үк башлангычтан—ин универсаль, әмма шул ук вакытта индустриаль эпоханын ин камил механик-материалистик уен коралларыннан берсе булган фортепианоның механик табигатен рухи өслүбкә буйсындырырга омтылудан эзләргә кирәктер Әйе. Рөстәм Яхиннын даһилыгы да шуннан гыйбарәт, анын язмышына татар сәнгате өчен бик тә әһәмиятле булган югары кимәлдә фортепиано уен коралын -үзләштерү- туры килә Чөнки сер түгел ич. бу уен коралы күп еллар дәвамында татар тамашачылары тарафыннан инкарь ителеп киленде. Әйтергә кирәк, композиторның пианистлык таланты бу киртәне күпмедер күләмдә унышлы үтеп чыгарга ярдәм итте Оста уенчы кул астыңда бу уен коралы гүяки җанланып китте, анын тавышына татар рухы иңдерелде һәм ул төрле катлам тыңлаучылар тарафыннан үз итеп кабул ителә башлады. Рөстәм Яхиннын виртуоз уены сәнгатькяр белән якыннан аралашкан Казан фортепиано мәктәбе вәкилләренә дә шифалы йогынты ясады Тагын шунсы да әһәмияткә ия. композиторның орнаментлар белән чигелгән әсәрләренең музыкаль тукымасы үзеннән-үзе бармак йөрешләренен жинеллегенә. табигыйлегенә этәрә Рухани фән өйрәтүләреннән чыгып бәя биргәндә, болар фикер йөртү сөрешенә дә йогынты ясамый калмыйлар һәм композиторда сыгылмалы, сизгер-нәзакатьле акыл булуы хакында искәртәләр '80 елларда бөек Америка пианисты В. Горовиинын СССР да үткән гастрольләреннән сон мондый уйнау-башкару алымы безнен илдә дә яшәү хокукы алды Композиторның иҗат «лабораториясендә» остам Яхин эшчәнлегенен бу ягы ятлар очен бөтенләй диярлек таныш түгел Үзем очен мин анын яна язылган әсәрләрен бергәләп редакциялэ\ һәм эшкәртү барышында, шулай ук уртак күнегүләр ачып барганда ача төштем Ләкин, яшермим, композиторның яна әсәрләр ижат итү процессы белән танышлыгым озак вакытлар томанлы булып кала бирде һәм бу хактагы фикерләрем дә традицион музыка белгечлеге турындагы гомуми аңлатмалардан читкә чыкмады бугай Бу яктан караганда. ул заманнан бераз арттарак калган сәнгатькяр һәм 60-70 елларда совет музыка сәнгатендә остенлек иткән мелодизм тарафдары буларак кабул ителде музыка белгечләре Рөстәм Яхин ижатынын нигезен Рахманинов традицияләре һәм «беркатлы гадилеккә- корылган халык ижатына хас пентатоник аһәңнәр тәшкил итә дип билгеләп үттеләр Композиторның ижат -лабораториясе- белән якыннанрак танышкач, димәк, ижат эшчәнлегенен серләрен үз күзләрем белән күргәч, мина бу мәсьәләгә икенчерәк яктан торып карарга мөмкинлек туды Бу нәүбәттән -Иске кой- пьесасы белән бәйләнешле бер вакыйга хәтергә килә Рөстәм абыйны Татарстан китап нәшриятында чыгачак -Яшь скрипкачы- дигән җыентык очен озак вакытлар берәр әсәр язарга үгетләп килдем Берничә ел дәвамында бернинди лә вәгьлә биреп ышандырмады, бары тик берәр романсын скрипка очен •җайлаштырырга» тәкъдим ясады Әмма җыентык басмага әзерләнеп бетте дигәндә ул мина скрипкамны -кыстырып- үзләренә сугылып чыгарга кушты һәм жыр-бию темаларына корылган пьесанын каралама вариантын уйнап күрсәтте Аларнын икесе лә скрипка очен бик ярашып торалар иде һәм без тиз арада бу әсәрне басмага хәзерләү эшенә керештек Мин берничә өстәмә кертергә, аерым алганда, лирик теманы киңәйтеп, тембр бизәкләре өстәп, ниһаять, уйнарга унайлы булсын очен пьесанын аһәңен ми бемоль мажордан ми мажорга күчерергә тәкъдим ясадым Беренче ике тәкъдим белән автор шунда ук килеште, әмма аһәңне үзгәртү мәсьәләсе, сизеп торам, аны кыен хәлгә куйды Доресрәге. мондый борылыш анын ижади - планына* кермәгәнлеге сизелеп тора иде һәм ул беркавым үэенен карашларын ничегрәк якларга белмичә аптырабрак торды Пьесанын башламын әле бу тональлектә, әле икенче тональлектә берничә кат уйнап каралы да кинәт яктырып китеп. -Кара әле. бемоль варианты бөтенләй башкача янгырый икән бит, җылырак та. хислерәк тә-.—диде Шулай игеп, минем скрипкада ми мажорда ачык кыллар—сызгыч белән генә уйнау сагышлырак та. яңгырашлырак та булыр иде дигән фикерләрем бер минут эчендә челпәрәмә килде Әйе. Ростам абый тональлекне шулкадәр нечкәләп тоя иде һәм йорәк тойгыларына тулаем ышана да иде Сонрак тональлекне эчке күнел сизгечләре белән сизүнен хаклы бер күренеш икәнлегенә антропософиягә нигез салучы Р Штайнернын рухи-фәнни хезмәтләрен өйрәнгәч инандым Рөстәм Яхиннын романслар ижат итү алымы белән якыннанрак танышкач композитор өчен акыл фикер түгел, ә эчке сиземләү беренчел икәнен аңладым Бу мәсьәләдә ул, әйткәнемчә, рәсми кабул ителгән «социалистик реализм- методыннан ерак торды, сюрреалистларча эчке тоемга ышанып эш итте Рухи тирәнлек төшенчәсе мөгаен, аның очен ниндидер бер билгесез чоңгыл булмагандыр дип уйларга кирәк Ул. күрәсең, тышкы-мангай күзе кебек үк, дөньяны ачык күрә алган күнел күзенә дә ия булгандыр һәм шунын ярдәмендә акыл ирешә алмаган нюансларны күрә-тоя алгандыр Чынбарлыкны музыка аша танып белүдә, әлбәттә, сизгер йорәк булу да төп шарт булып тора, ул рухны өйрәнүчеләргә хас булганча, җанындагы һәм фикерендәге ак һәм кара якларны дөрес тотып ала белде һәм болар барысы бергә ана сәнгатьчә хакыйкатьне эзләү юлында казык йолдызы хезмәтен үтәделәр, шушылар ижади фантазиясенә коч биреп тордылар Әмма шулай ла эчке дөньясын аңлауга ул тиз генә ирешә алмады але Бер үк романснын мелодиясен, гармониясен, фактурасын анализлаганда, ул күзгә күренмәс аермалыкларны—орлыкны кибәктән аерып, ул кайвакыт көннәр һәм тоггнэр бу эшләп утыра торган иде Тагын шулай да була иде. кайсы вариант отышлырак (?) дигән үтә дә нәзберек сорауга лорес жавап табу очен дус ишләре белән дә кинәш-табыш итешә иле Күп очракта болар әңгәмәдәшеннән жавап көтелми торган риторик сораулар була иде. әлбәттә Композиторның эчке газаплар эчендә янганы күренеп тора, ә Р мондый чакларда читтән бирелгән кинаш ярдәмче түгел инде ул Хакыйкать өчен, ләкин, шунсын да әйтеп үтим кинэшеп арып туктаган әнгәмәдәшнен киңәше, күп очракта, -әсәр барлык вариантларда да әйбәт, тик жорьәт итеп берсенә генә тукталырга кирәк- дип төгәлләнә иде Ә чишелеш автор тарафыннан кызык кына хәл ителеп куела иде Физик яктан тәмам арып туктагач һәм куәтле акылы да томалана тошкәч. композитор хис дилбегәсен кулыннан ычкындырмаган хәлдә, тулаем эчке доньясына кереп бикләнә иде Монда чакта, кинәт күк капусы ачылгандай, икеләнүләр юкка чыгып, ана якты акыл, саф идеяләр инә иде. Соныннан Татарстан Республикасының Гимнына әверелгән -Туган ягым» романсын камилләштерү буенча эшләгәндә мин монын шулай икәненә тагын бер кат инандым Шулай бер репетиция вакытында Рөстәм абый өстәл тартмасыннан ниндидер вокаль эсәрнен каләм белән генә язылган нөсхәсен алды да фортепиано янына утырып төзәтергә тотынды Ниндирәк әсәр булачак сон ул дигән сорауга җавап рәвешендә композитор әлеге әсәрне ана гына хас булган күтәренкелек белән уйнап күрсәтте дә музыкадан алган тәэсирләребез белән кызыксынды Фикерләребез белән дим. чөнки биредә жырчы Эмиль Жәләлетдинов та бар иде; ул әсәрне, әлбәттә, күкләргә чөеп мактады Мин дә анын фикеренә кушылдым, ләкин һәр яна әсәрне тыңлаганда була торганча кайбер теләкләремне дә әйтергә жорьәт иттем: -Рөстәм абый.—дим,— башлангыч мотивны бераз үзгәртергә кирәк түгел микән? Чөнки ул Имре Кальман опереттасындагы "Мистер Икс-нын атаклы ариясенә ике тамчы су кебек охшаган-.— дим Шушы сүзләрне әйтеп тә бетермәдем. Рөстәм абыйнын уйнау дәртен кабатларга тырышып, ариядән танылган мотивны шыншып күрсәттем -Мин арыдым инде ■ Күрәсен. композитор өчен бу көтелмәгән хәл булмагандыр. Ул беркадәр кыенсынып калса да. шунда ук башлангыч мотивларны берничә вариантта уйнап та күрсәтте, шулардан берсе, әйтергә кирәк, күңелгә бик тә хуш килде Шуннан сон композитор, ана гына хас булганча, төрле вариантларны бертуктаусыз эшкәртергә, шомартырга кереште Хәер, бу юлы әлеге процесс әлләни озакка сузылмады ул үзенен күнегүләрен бетерер алдыннан, югары күтәренкелек белән, кабаттан беренче вариантны уйнап алды һәм барыбызга да аңлашылды: башкача булуы мөмкин түгел иде! Билгеле, мин ул вакытта гасырлар әсәрен тыңлавымны анлап җиткермәгән идем әле. Ләкин композиторның гомер сонында. Татарстан гимны өчен яраклы музыка эзләгәндә (мин комиссия әгъзасы идем), бу әсәр белән кабат -очрашырга- туры килде Гимн өчен чынлыкта -көрәш- ике әсәр—Рөстәм Яхиннын телгә алынган романсы һәм -Шүрәле- балетыннан Ф Яруллин эшкәртүендәге -Тәфтиләү- халык көе арасында барды Билгеле ки. алар музыкада ике юнәлешне чагылдыралар Рөстәм Яхин әсәре Ауропача стилистик үзенчәлекләрне чагылдырса. -Тәфтиләү> исә халык күнеленэ якын кичерешләр белән сугарылган Кинәшү-бәхәсләр барышында, баштарак "бизмән» әле бер якка әле икенче якка авышты, әмма соңгы утырышта комиссия әгъзалары күпчелек тавыш белән Рөстәм Яхин әсәренә тукталырга карар кылдылар Гадәттә фикер йөртү юлы белән сайлап алудагы мондый гаделлеккә жавапны әлеге дә баягы сонгы дәвернен мәшһүр фикер иясе Р Штайнернын -Музыка серләрехезмәтеннән дә таба алабыз (анда кеше рухын өйрәтү мәктәпләренең музыкаль башлангыч серләре хакындагы өйрәтмәләренә нигезләнеп фикер йортелә) Шушы тикшеренү кысасыннан чыгып караганда. -Тәфтиләү- көе (кайбер мәгълүматлар буенча ул -Сөембикә» бәетенә барып тоташа икән) борынгы пентатоник мәжүсилек мотивларын ча!Ъ1лдырган TAO (ZIAO)1 белән тыгыз бәйләнештә тора; биредә кешеләр дөнья белән Илаһи башлангыч идарә итә һәм шәхси -мин- мәңгелектә эреп югала дигән идеяләр белән яшәгән ерак үткәннәрнең кичерешләре чагылыш таба. Рөстәм Яхиннын мажор-минор гармоник системасында ижат ителгән әсәре башкачарак кичерешләр белән бәйләнгән һәм ул кешедәге индивидуаль башлангычка морәжәгать итә Мажор терциядән (диатоник гамманың өченче баскычыннан) башланып, әсәр әкренләп төп темага төшеп житә дә аннары кинәт кенә бер октавага өскә сикерә Антропософик тикшеренүләр нигезендә, кеше индивидуаль хисләре эчендә эзләнеп, киләчәккә, югары идеалларга таба көчле омтылыш ясаганда шушындыйрак халәттә була Шулай итеп. Рөстәм Яхиннын әлеге әсәрендәге темада заманнын рухи культурасы үсешенә хас яна тенденция, аерым алганда. ТАО ’Кара - Казан утлары-. 2000. № 12. 157-169 бб мотивлары өстенлек иткән чорда яшәгән кешеләр ирешә атмаслык булган башлангычның гадами рух белән тоташу принциплары тормышка ашырыла Рөстәм Яхин иҗатында мондый эсэрнен тууын, анын музыкаль интонацияләр этләнүләр өлкәсендә—камиллеккә ирешүдә1—чын мәгънәсендә титаник эш башкаруын белгән хәлдә дә. очраклы сиземләүгә генә кайтарып калдырырга ярамый шул ук вакытта ике лад системасын—пентатоника һәм хроматика (ягъни Ауропа) системаларынын асылына үтеп керү юнәлешендәге табышларны да. кем әйтмешли, бер кая куялмыйсын Әйтергә кирәк, үтә дә «милли рухлы» композитор тарафыннан кайбер әсәрләрендә урыс һәм украин музыкаль лирикасына хас тулы бер аһэнле рәтләрнең. ачыктан-ачык дигәндәй, кереп китүе күпләрне гаҗәпкә калдыра торган иде Кайчакта кайберәүләр моны композиторның «җегәре кимү» дип бәяләргә ашыктылар Ләкин игътибар белән караганда, биредә ботенләй башкача күренешләр тәгаенләнә иде Мәгълүм ләбаса, ул ижатнын башыннан алып, ахырынача ике төр стильгә дә— пентатоникага да. хроматикага да—игътибар итеп килде һәм. нәтиҗәдә, совет чорындагы татар культурасына «музыкаль интеллектның» гажәеп кин офыклары ачыкланды Ростам Яхин туган телен дә. урыс телен дә камил белгән кебек үк, музыкаль стилистикада да шушы омтылышларын канәгатьләндерергә омтылды Шуна күрә композиторның әсәрләре Глинка һәм Чайковский исемеңдәге дөньякүләм танылган халыкара конкурсларда еш башкарылып килүен очраклы бер хәл дип кабул игәргә ярамый Искәртеп үтик, Рөстәм Яхин «ике телле» музыкант булуыннан бер дә гарьләнми иде, хәтта канәгатьләнү хисләре дә кичерә бугай иде әле Мостаи Кәримнең -Жәяүле Мәхмүт» музыкаль драматик спектаклендәге скрипка һәм фортепиано өчен язылган «Бию»ендә ул (бу анын ин сонгы әсәрләреннән берсе иде) Ауропа стиленә мөрәҗәгать итте һәм мине бу гаҗәпләндермәде лә Дөрес, алымнын анлануанланмавы хакындагы соравына ул турыдан-туры җавап бирүдән «качты» һәм студент елларында ук шушындыйрак алымда скрипка өчен соната ижат итүе, анын янача, үзгәртелгән вариантын эшләп чыгарга омтылуы хакында сөйләп китте Шул вакыт, моннан егерме еллар чамасы элек үк радиога әлеге сонатаны яздырырга теләк белдергәнлеге хәтеремә килеп төште Ул чагында, оятыма каршы, мин бу әсәргә тиешенчә игътибар итмәдем, аны урыс романтизмына тартым бер әсәр дип исәпләп, янадан карап-эшләп чыгарга кинэш бирдем Хәтта атаклы композиторнын, татар милли музыкасын әйдәп баручы аһәнсазнын үсмер чакта ижат ителгән әсәрен кабат торгызырга маташу бераз сәеррәк тә тоелган иде Ростам Яхин үкнең иҗат кичасенЛ! Икенче яктан анын мондый стильдә язылган әсәрләре мине үзенә жәлеп тә итә иде Хәтерлим. М Тажетдинов сүзләренә язылган «Әгәр син китсән...»дип урысчага тартым аһәнле романсын фортепианода уйнап күрсәткәч, музыкаль сурәтләрнең тирәнлеге һәм кин сулышлы булу хакында сүз кузгаттым да берничә генә нотадан, гади генә бер аккордны көйләүдән торган темада эчке кичерешләрнен өрфия дулкыннары чагылыш табуны искәртеп үтмәкче идем дә композитор рәхәтләнеп бер елмаеп куйды Шушы кыска гына аңлашудан сон Рөстәм абый тыелган китаплар жыю белән шөгыльләнүче •диссидент» кебек серле караш ташлап алды, аннары яшерелгән жиреннән караташ-каләм белән генә язылган нота эскизларын табып алып килде һәм үзенен ул елларда жәмгыять тарафыннан кире кагылган милли кысаларга сыеша алмаган музыка үрнәкләре белән таныштыра башлады. Мондый рухтагы әсәрләре ана бик тә кадерле иде. мондый чакта ул. әйтерсен лә. Изге Китаплардагы - якын кешенне үз-үзенне яраткан кебек ярат» дигән васыятькә якын хисләр кичерә иде. Безгә анын белән урыс музыкасында да пентаноника билгеләре сакланып калуы һәм борынгы татар һәм славян культураларында күпмедер охшашлык булуы хакында гәп корып утырырга туры килгэләде Мондый караштан чыгып бәяләгәндә дә композиторның ижаты космополитик рухта күзалланмый һәм милли традицияләрне оныту яки ана хыянәт итү буларак кабул ителми. Житмәсә. Рөстәм Яхин әледэн-әле биштавышлы темаларга мөрәжәгать итеп, чын милли рухлы даһи әсәрләр тудырды (бу очракта мин “Сандугач- һәм -Сорнай моны- кебек жырларны күз алдында тотам), әйтергә кирәк. 70-80 елларда профессиональ композиторлардан бик азлары гына мондый адымнар ясарга батырчылык итте Бишбаскычлы халыкчан мелодиядә ул. әйтерсен лә. бабаларыбызнын инрәү авазын ишетте һәм аны бозылмаган, чиста хәлендә киләчәк буыннарга тапшырырга омтылды, дини-рухи кыйммәтләрне югалтмый саклаган кебек. «Бию» әсәренә репетицияләр ясаганда күнелне биләп алган шушындый уйланулар һәм пентатоникага мөнәсәбәтле сөйләшүләр вакытында мин шуңа төшендем Рөстәм Яхин өчен миллилек аһән-көйне ишетүдән югарырак, изгерәк төшенчә икән ләбаса Моны салкын акыл белән кабул итеп бетерү мөмкин эш түгел иде. әлбәттә, ләкин күнел-хисне алдап булмый шул—без бергәләп башкарган «Бию» дә тышкы билгеләрдән торган бәяләмәдә бернинди дә пентатоника өлгеләре юк сыман, ә тирәндә барыбер халык рухи ятканын сизәсен. Күрәсен. татар халкы Рөстәм Яхиннын пентатоникага корылган чын милли рухтагы әсәрләрен генә түгел, башка халыкларның музыкаль традицияләре дә ачыктан-ачык чагылыш тапкан ижат үрнәкләрен дә жылы кабул итте Күңел агышы һәм язмыш ыгы-зыгылары шэешнен асылына бәхет турындагы гадати-тапталган төшенчәләргә таянып кына һәм язмышны үз йөрәген аша үткәрмичә торып шәхесне тулаем анлау мөмкин түгел. Болай дигәндә, бөек алман шагыйре Гетенын рухи эзләнүләрендә чагылыш тапкан -Хисләр алдашмыйлар, акыл гына ялгышырга мөмкин».—дигән сүзләре хәтергә килә Чыннан да. бөек шәхесләрнең эшчәнлеге шуны күрсәтә, кеше күңеленең тирән чоңгылларында язмыш тарафыннан бүләк ителгән олуг хыялларны тормышка ашыру теләге һәрвакыт көчле була һәм ул еш кына көндәлек мәнфәгатьләргә каршы да килергә мөмкин: ләкин нәкъ менә алар кеше җанындагы югары башлангычны ачыкларга ярдәм итәләр. Рөстәм Яхиннын тормышы һәм ижаты шушы кимәлдәге камиллеккә ирешү мисалы буларак күзаллана (Тик кызганыч ки. бүген—жан саклау турындагы фикерләр өстенлек иткән заманда мондый сыйфатлар бик үк югары бәяләнми шул. Болар, имеш, кулай очракта да Рухны өйрәнү мәктәпләре шәкертләренә—-мәгарә- тынлыгында яшәп, дөньядан аерылган кешеләргә генә хас сыйфатлар, тик замана ижатчысы бу халәттә була алмый, янәсе). Композитор белән аралашу барышында ин әүвәл күзгә ташланганы һәм мин мөкиббән киткәне шул иде. ул да булса, анын кин күнеллелеге кешеләргә һәрвакыт ихтирамлы вә игътибарлы мөнәсәбәт саклый алуы иде Дөрес, кайберәүләр Я тарафыннан болар йомшаклык хәтта принципсызлык буларак та кабул ителделәр Әитик Татарстан радиокомитетынын сәнгать советы утырышында—ә без анда шактый еллар бергә эшләдек—ул бервакытта да. авторга әсәрен камилләштерү өчен мөмкинлекләр калдыру бәрабәренә камиллектән ерак торган әсәрләргә дә үтергеч бәя бирмәде алай гына ла түгел хәтта мактау сүзләре дә таба торган иде Аңлашылса кирәк Ростам Яхин тирәсендә анын яшәеш мәсләгенә ботенлэй туры килмәгән узгынчы кешеләр дә бөтерелә иде Алар арасында күзгә карап композиторның югары идеаллары каршында баш июләре хакында сөйләп, ярдәм итү турында вәгъдәләр бирүче ә чынында исә ана каршы эш йөртүче ике йөзле бәндәләр дә җитәрлек иде Ростам абый андыилар остенә һичкайчан да гаеп ташламады Анын мондый карашларында /1 Толстойнын: «Кешенен үзе белән түгел, андагы начар гадәтләр белән көрәшергә кирәк».—дигән яшәү принципларына беркадәр охшашлык та бар иде. Ул ачыктан-ачык инкарь итү. гаугачыллык түбәнлегенә төшмәде, әгәр инде үз фикерен белдерергә кирәк булса, әитик. шулай да була иде. сүз сөрешен бөтенләй башка якка борып җибәрергә жай таба иде Моны ул ана гына хас итагатьлелек эшли иде һәм. шаяртып, синен канәгатьсезлеген шәхси ялгышларының нәтиҗәсе яки өлгереп жигмәвеннен сәбәбе түгелме икән дип сорап куя иде Кешеләр холкындагы җитешмәгән, йомшак яклар белән очрашканда ул югары идеаллар тарафдары булып кала белде, ә мондый сыйфатларга, гадәттә, көчле рухлы шәхесләр генә ия була Ана. барыннан да бигрәк, сәнгати хакыйкать, ижади ирек кадерлерәк иде Анын авызыннан мина шундыйрак сүзләр ишетергә туры килде ■Сәнгатьтә безгә тирания кирәк түгел1 - Ьу—кешеләрне үзенә тин күргәндә аларны үз фикере булган ирекле шәхес дип бәяләгәндә, яшәү барышында кеше тормышка карашын үзгәртергә сәләтле булганда гына мөмкин эш. чөнки кеше идея күрсәтмәләренә генә буйсынып яшәми. Рух аннан тирәнрәк та. катлаулырак та Ә Ростам Яхин катып калган шәхес түгел иде Мондый сыйфат-холык ана үзүзенэ читтән карарга да. реаль чынбарлыкта көчле һәм көчсез якларны күрергә, кирәк булса, үз үзен җиңәргә ярдәм итә иде Бик сонлал. әнисе вафатыннан сон гына ойләнүен анын шундый жинүле-кочле адымы дип бәяләргә кирәк Шушы хәлиткеч вакыйга алдыннан ул үзенен ялгызак-буйдак булып яшәвеннән аруы турындагы фикерләре белән уртаклашты да. өйрәнелгән гадәте буенча -Син ничек уйлыйсын'* •—дип сорап куйды Анын хакта озак вакытлар уйланып йөргәнлеге сизелеп тора иде Тик минем шунысы ачык иде әйе. ана холкындагы эгоцентрик башлангычларның көрәшен жинү жинел бирелмәгәндер, якынлашып килүче картлык көннәрендә шундый тәвәккәл адым ясау уен эшмени— иҗатта һәм шәхси тормышта бу кире нәтиҗәләргә китермәсме''’ дигән сорау аны аз борчымагандыр Әмма ул үзендәге -коллыкны- жинә алды Хәзер анын эчке җаны үзе очен түгел, дөресрәге, үзе өчен генә түгел, э бәлки яшьлегендә бер очраган, хәзер тагын тормыш юлына чыгып баскан хатын кыз язмышы очен күбрәк борчыла иде Анлы рәвештә, ихлас күңелдән ясалган мондый адым Рөстәм Яхиннын жмышында хәлиткеч роль уйнады Ул гомеренең сонгы өлешен, җитди сынаулар һәм олы җиңүләр лтып килгән бүлемтеген чын ирләрчә җилеп үтә аллы Нәкъ менә шушы елларда ана күпчелек кешелек сыйфатларын камиллек дәрәҗәсенә җиткерергә, ялган пәрдәләрне тәмам читкә алып ташларга чын мәгънәсендә тынычланып калырга.ярату бәхетенә ирешергә насыйп булды Боларда. әлбәттә, анын хатынынын өлеше лә юк түгел иле анын тырышльны 1тәм булышлыгы нәтиҗәсендә композиторның ижаты зур иҗтимагый яңгыраш аллы һәм рәсми даирә тарафыннан да танылу тапты Рөстәм Яхинны катлаулы һәм шактый катмарлы тормыш юлында ниндирәк эчке рухи чишмәләр туендырып торды сон? Дөрес, дингә ышанучыларга дин күзлегеннән бәя биреп, изгелеккә изгеләрчә карашта торып яшәсә дә (тамыры белән борынгы дин әһелләренә барып тоташа). Рөстәм Яхин тәкъва кеше түгел иде Анын кайбер тугантумачасына сабырлык, күнел тынычлыгы һәм тәнгәллек биргән рухи көчләр чыганагы, замана баласы буларак, ана ябык иде шул Бәхәссез ки. рухи дәрт-дәрманны ана югары поэтик мөнбәргә күгәргән музыкаль сәләте бирә торды. Рөстәм абыйнын жанга ятышлы шигырьсез, музыкасыз, җанлы бәхәсле әнгәмәсез яши алмавы да шунын белән аңлатыладыр, мөгаен Ул коры исәпкә корылган карашларны беркайчан да өнәп бетермәде, а жан җылысы белән өртелгән хисләрне тоюдан балавыздай эреп китә иде Дөнья чынбарлыкны болай кабул итү үзенен тамырлары белән Шәрекъ культурасына барып тоташа һәм ул хәзерге заман даирә-мохитында да. күпмедер күләмдә сакланып-яшәп килә (шәркый танып белүдә, белгәнебезчә, рухи-хиссеми. спиритуаль башлангычлар алгы планга чыга, материаль дөнья, әйтерсен лә. артка чигенә). Мондый караш, язмыш нигезен тәшкил иткән очракта, күңел тынычлыгы гармония канәгатьләнү хисләре алып килергә һәм шул ук вакытта реаль тормыш проблемаларына һәм каршылыкларына карата игътибарны бераз киметергә дә мөмкин Рөстәм Яхиннын дөньяга карашында да шушыңа охшаш үзенчәлекләр бар иде Үз эченә бикләнеп эшләүдән, үз көченә ышанып яшәүдән тәм тапса да (әйе. ул башка дөнья кешесе иде), ул жан җылысына мохтаж иде Композитор яшәгән -Теге торгынлык» заманнарында рухи Ирек. Тигезлек һәм Туганлык кебек изге идеяләр (хәер, хәзер бу тагын да ачыграк төс алды) мал-мөлкәт жыю. дан-шоһрәт казану харафатлары астында күмелеп калды Шушы шартларда, жанны эчтән тарката торган рухисызлык һәм яраклашудан ваз кичүгә караганда, рухи дөнья белән материаль дөнья арасында тәнгәллек табарга омтылу бик үк актуаль булып күренмәскә дә мөмкин иде Табигый ки. мондый очракта нинди генә юллар белән булса да рухи культураны саклап калырга омтылган нечкә хисле, тәэсирләнүчэн шәхесләрдә кайбер кимчелекләр булуы бик ихтимал. Сорау туа дингез төбеннән энже-мәржән эзләүче гаувас кебек ижат дөньясына чумган Рөстәм Яхин ул еллардагы сорелгән соииаль-сәяси атмосферадан котылуның башка юлларын күрә алды микән? Кызганыч ки. мона унай жавап бирүе кыен Рухи табигатенең гадәти булмаганлыгын. эчке чын барлыкның гадәттән тыш көчле агымын тоеп яшәү нәтиҗәсендә, тормыш ваклыклары анын нәзберек жанында авыр тойгылар уята иде Болар, үз чиратында, тышкы дөньяны кабул итүдә берьяклылыкка китерә Менә шуннан башлана инде үзенне япа-ялгыз итеп сизү, кирәк түгеллегеңне анлау һ. б һ б Еш кына ипохандриягә сабышу, драматик, э кайчак трагик вакыйгалар өермәсендә югалып калу да менә шуларнын нәтижәсе булгандыр, безненчә. Заман сәнгате таләп иткән конфликтлылыктан качу, ягъни соната һәм симфоник формаларга мөрәжәгать итмәү дә шунын белән аңлатыладыр. Ә Рөстәм Яхин тормышта да, ижатта да «конфликтсыз» шәхес иде! Начармы бу. яхшымы—монысы инде икенче мәсьәлә. Ләкин Рөстәм Яхин—үзенен барлык вөжүде. намусы белән татар музыкасына хезмәт итте, анын тугрылыклы кадиме булды. Шунын өчен дә татар халкы анын исемен яд итә. Олуглар рәтенә кертеп, аны сагынып искә ала. Халык тарафыннан Үз Улы буларак танылу, сәнгать кешесе өчен ин зур бәхет ул!