Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОГИКАНННАР КИСӘТӘ

аллыда яшәп иҗат итүче Вахит Имамов—проза өлкәсендә актив эшләүче язучыларыбыздан. Узган елның көзендә «Идел» журналында (№ 10) басылып чыккан «Могикан» повесте дә бу фикеребезне аныклаучы мисал. Еш кына борынгы тарихыбызга, ерак үткәннәребезгә күз салып, тарихи шәхесләрнең гаять катлаулы һәм каршылыклы образларын тудырган язучы бу әсәрендә бүгенге чынбарлыкка мөрәҗәгать итә. Әсәрнең төп идеясенә бәйле аңлатманы редакция болай дип бирә: «язучы туган җир фаҗигасен кеше һәм ат фаҗигасе аша тасвирлый». Сюжетка хәзерге Чаллы һәм автогигант урынында гөрләп утырган бер авылның юкка чыгуы, кешеләренең тышкы сәбәпләргә бәйле михнәт-газаплар, кайгы-фаҗигаләр күрүе, ата-баба җиреннән куылуы турындагы вакыйгалар салынган. Алты- җиде ел вакытны үз эченә алган хәл-күренешләр Вәлит-Василийның атка, тереклек дөньясына, бөтен табигатькә мөнәсәбәте аша бирелеп, дусты, авылдашы Айрат гәүдәсенең әфган җиреннән цинк табутта кайтарылуы, яраткан аты Могиканның кыргыйларча үтерелүе, ә үзенең кайгы-ачудан, чарасызлыктан читләр тарафыннан салынган йорт түбәсеннән сикерүе белән тәмамлана. Алар артында авторның тормыш-яшәеш, кеше һәм табигать, кеше һәм заман, татар милләтенең бүгенгесе һәм киләчәге, язмыш һәм үлем турында уйланулары ята. Шулай да үзәктә Вәлит һәм аның аты Могикан язмышы, ә ул исә туган җир, милләт язмышына килеп тоташа. Шуңа да кеше, табигать, милләт фаҗигасенең сәбәпләрен эзләү бу әсәрдә төп проблема буларак калка. Күптөрле милләт кешеләре дус һәм тату, тыныч кына яшәп яткан авылда берзаман мәхшәр куба, чөнки ул сынау мәйданына әйләнә: халыкның башта җирен тартып алалар, аннары алар тормышына империянең төрле төбәкләреннән китерелгән «саранчалар» килеп керә. Алга таба урлау, көчләү, куркыту аша кешеләрнең җанын пычраталар һәм, ниһаять, аларның төрлесен төрле җиргә таратып, авыл һәм ата-баба зираты өстенә завод салып куялар. Шул чорның газет-журналлары, радио-телевидениесе «гасыр төзелеше» дип билгеләгән автомобиль заводы төзү—аерым кешенең, авылларның, татар халкы күпләп яши торган тулы бер төбәкнең фаҗигасе икән бит! Әсәрдә тарих укытучысы Галәветдин абзый сүзләре аша завод салуның асылда явыз Иван башлаган, шовинистик рух белән сугарылган басып алу, татарны эчке яктан таркату, ахырда юкка чыгару сәясәтенә хезмәт итүе ачыла. Автор җан ачысы белән КамАЗ алып килгән кайгы-хәсрәтне санап китә: уңдырышлы җирләр, саф сулы, балыклы елгакүлләр, болын-урманнар юкка чыгарыла, туган җир табигатенә төзәтеп булмаслык зыян килә; ата-бабаның тире-каны тамган изге урыннар мәңгелеккә югала. Автор язганча, завод мичендә «ил зираты, хәтер, тарих» яндырыла; халкыбызның борынгыдан камилләшеп килгән яшәү рәвеше бозыла, читләр алып килгән әхлаксызлык әйләнә-тирәне басып ала, яхшы белән начар, • ярый» белән «ярамый» бутала, ата улны, ана кызны белми торган чорга әнә шулай нигез салына. Бүген җәмәгатьчелек афәт буларак билгеләгән эчүчелек күренешенең чынлап торып тамыр җәюе дә шул вакытларга карый түгелме? Болар барысы да, нигездә, әсәрнең проблема-идеясенә, эчке мәгънәсенә карый. Әдип аларны нинди юллар белән чишә, укучыга үз карашларын ничек җиткерә соң? Повестьта лирик башлангыч белән публицистик пафос тыгыз үрелеп бара. Әсәр башында сурәтләнгән авыл тормышы, малайларның гади, гадәти эш-гамәлләре, хыял-максатлары, атларга мөнәсәбәтенә бәйле Ч күренешләр әйбәт тәэсир калдыра. Күрше авыл һәм Чаллы Сабан туйларындагы ат чабышларын тасвирлаган урыннар да авторның оста күзәтүче булуын күрсәтә. Дөрес, татар әдәбиятында атлар турында шактый күп язылды һәм инде ниндидер үзенчәлекле яңа сүз әйтү шактый кыен. Ничек кенә булмасын, В. Имамов кеше һәм ат мөнәсәбәтен белеп, яратып сурәтли. Аеруча яшүсмерләрнең әлеге акыллы җан ияләренә эчкерсез, табигый мөнәсәбәте хакындагы юллар яратып укыла. Повестьтагы вакыйга-күренешләр, геройларның эш-гамәлләре шактый кискен каршылыкта ачыла. Вакыйгалар гаҗәеп матур елга-күлләр, мәгърур нарат урманы, төрле милләт кешеләренең дуслашып яшәве һәм әхлакый кыйммәтләрнең өстенлек итүе фонында башланып китә. Соңрак исә, төзелешкә бәйле рәвештә кайгы-хәсрәт килә, тормыш рәвешенә әхлаксызлык үтеп керә, табигатьне юк итү, кеше шәхесен рухи җимерү башлана. Аерым күренешләр белән генә бирелсә дә, тулы канлы, тормышчан образ дәрәҗәсенә күтәрелгән Чингачгук та капма-каршылыкта ачыла. Тарихтан мәгълүм Чингачгук ул— индианнарның кабилә башлыгы, гаҗәеп кыю, гадел, оста һәм тапкыр кеше. Ул халкының азатлык көрәше башында тора. Әсәрдә бу исем авыл советы рәисенә бирелгән. Шулай итеп, бу исемгә салынган мәгънә халык мәнфәгатен кайгыртырга тиешле рәиснең куркаклыгын, түбәнлеген тулырак аңларга ярдәм итә. Әйе, түрәләр халыкны әнә шундый «шөрепләр* ярдәмендә буйсындырып тотты да инде. Әсәр башындагы Америка индианнары турындагы мәгълүматлар, бердән, малайлар психологиясен ачуга хезмәт итсә, икенчедән, ачык күренеп тормаган, тирәндәрәк яткан мәгънә ачыла: безгә дә шулар язмышы янамыймы? Вәлит яңа туган колынга Могикан дигән исем куша. Әлеге ят-сәер исемгә әсәрдә зур гына эстетик йөк салынган. Аның беренче мәгънәсе юкка чыккан индианнар кабиләсен аңлатса, икенче мәгънә бетеп баручы, юкка чыгучы кабиләнең соңгы вәкиле дигәнне белдерә. Әсәрдә Могикан бу яшәешкә үтеп кергән шау-шуга, тулаем урбанизациягә каршы торып карый, әмма ул да, хуҗасы Вәлит тә—көчсез. Бер тапкыр да арбага җигелмәгән чабышкы атларның язмышы һәркемгә билгеле: ярышларга катнашмый башлагач, алар иткә озатыла. Могиканны да шул көтә. Әмма әсәрдә аның тәртип саклаучы «саранчалар» ның берсе җитәкчелегендә үтерелүе тирән мәгънәгә ия чөнки болар милләт тамырын ла корытучылар. Моны яхшы аңлаган Вәлит чарасызлыктан, көчсехпектән һәм фани дөньяның пычраквәхшилегеннән туеп, «мондый илнең миңа кирәге юк. Телсез бөҗәк булып яши алмыйм...» дигән фикергә килә һәм «туган җиренә «саранчалар» салган беренче иң бөек йорт» түбәсеннән бакый дөньяга атлый Әйе, бу образ укучы каршында «ат җене» кагылган, бөтен табигатькә гашыйк малай булып ачылды. Ул сизгер күңелле, матур теләк хыяллар белән яшәде. Малайның әлеге сыйфатларын Могикан да аңлый, сизә, шуңа күрә аңа тартыла иде. Түрәләрнең кыланышыннан, гади халыкның, авылдашла рының кимсетелүеннән Вәлитнең соң дәрәҗәдә рәнҗегән күңеле дусты Айратның әфган иттурагычында һәлак булуын. Могиканның үтерелүен күтәрә алмый һәм ул коточкыч карарга килә. Егерме яшьләр тирәсендәге егет үзен үзе үтерүе белән нәрсә әйтергә тели, кемгә нәрсәне расламакчы була соң? Автор: «бу аның әйләнә-тирәсендәге «саранчалар»га, кешелексез җәмгыятькә үзе аңлаганча, үзенең көче җиткәнчә протесты», дип әйтергә тели, күрәсең. Вәлитнең «һәрбер корбанны ла каршылык һәм нәфрәт күрсәтә белмәс җансыз курчак кына диеп санамагыз. Мин үз сүземне һәммәбез өчен дә берьюлы әйтеп салам...» дигән сүзләре дә шуңа ишарәли. Ләкин уйлап карыйк әле: мондый протест нәрсәгә хезмәт итә соң? Кемнең дә булса күзен ачамы, милли аң тәрбиялиме? Яисә әлеге «саранчалар»ны акылга китерәме? Кызганычка каршы, юк шул! Вәлит А. 11 Островскийның «Гроза»сындагы «луч света в темном царстве» булган Катерина вазифасын үти алмый Г. Ибраһимовның Гөлбануына. К. Тиичуринның Сәрвәренә яки Надирына салынган эстетик йөкләмәне дә күтәрми у i Тагын шунысы бар: егетнең үзенә кул салуы аның характер сыйфатларына, хис кичерешләренә бәйле рәвештә дәлилләнми. Ә бу исә әсәрдәге психологик анализның, йомшаклыгын күрсәтә. Без моны атлар чабышын сурәтләгән урында да күрәбез. Финишка җиткәндә Вәлитнең «Минем жиңү кирәк сиңа. Күкрәк сугар өчен, шапырыну өчен...» дигән уйланулары ышандырмый. Бердән, шундый зур ярышта жиңү яулауның даны, беренче чиратта, атка һәм аның җайдагына була. Икенчедән, узыш дәрте белән кызган, психологик гаять киеренке моментта егетнең боларны уйлавы һич тә табигый түгел. Автор ул фикерләрне аңа үзе көчләп тага, шуңа да алар урынсыз булып күренә. Ярыш ярыш инде ул—аның һәрберсен сәясәткә әйләндерү кирәкмәс. Аннары унөч яшьлек малайларның 3-4 чакрымдагы урманга беренче тапкыр гына барулары, аларның урманга карап «уклау йоткандай шаккатулары» да ясалма булып чыккан. Әсәрнең тормышчанлыгын киметә торган мондый җитешсезлекләрне тагы да күрсәтеп була. Мәсәлән, күрше авылга кино карарга баргач, «кунакларны билет кассасына якын да җибәрмәделәр» диелә. Җитмешенче елларда авыл клубында нинди касса ди ул? Икенче бер урында малайларның күлләрне «Тозлы», «Сазлы* исемнәре белән атауга гаҗәпләнүе һәм татар балаларына Рудольф. Рево, Аэлита, Руслан һ. б. «кушаматлар» тагуга борчылулары да ышандырмый. Чөнки керәшен исемнәрен татарчалаштырып, татар исемнәрен русчалаштырып бозып әйтү гадәти күренеш булган җирдә бернинди исемгә дә кешенең, бигрәк тә малайларның исе китми—әле киресенчә, Өммегөлсемне Элизабет дип, Әсмабикәне Аэлита дип атарга мөмкиннәр. Повестьның тагын бер «йомшак» ягы—теле. Аңа образлы тел, җанлы сурәтләр җитенкерәми. Җылылыгы, бизәклеге белән тел үз артыннан ияртеп бармый. Геройларның сөйләмен индивидуальләштереп биргән урыннарда да чатаклыклар бар. Шулай да табигать күренешләрен лиризм белән сурәтләгән, геройның хискичерешләр ташкынын биргән урыннары күңелгә ятышлы. Гомумиләштереп нәтиҗә ясарга тырышсак, биредә уңай як итеп темапроблемаларның ачыклыгын, заманча актуальлеген күрсәтергә була. Ә инде безнең хәзерге повесть жанрында еш очрый торган кимчелек—олы характерлар булмау, телсурәт чараларының ярлылыгы, хикәяләүче һәм автор төшенчәләренең, ачыкланып бетмәве, сурәтләүдән бигрәк сөйләп баруның өстенлек итүе, психологик анализның йомшак булуы тора. Бу әсәр татар әдәбиятында билгеле бер урын алыр дип уйламыйм. Ул ел күренеше генә булып калыр шикелле. Шунлыктан ниндидер зур казанышлар турында сүз алып барып булмый. Әмма җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле туксанынчы еллар әдәбиятында урын алган аерым үзенчәлекләр «Могикан» повестенда да ачык төсмерләнә. Алар түбәндәгеләр: В. Имамов аерым кеше һәм халык язмышы белән бәйлелектә туган җир мәсьәләсен җитди проблема итеп күтәрә; кеше һәм ат мөнәсәбәте табигать, аны саклау, рухи матурлык кебек кыйммәтләрне үз эченә алып, югарыдагы мәсьәләгә килеп тоташа; автор ерактагы һәм якындагы тарихыбызны да иңләп ала, аларга үзенең бәясен бирә һәм бүгенгебезне шулар аша аңларга омтыла; повестьта лирик һәм публицистик башлангычлар үзара үрелеп бара һәм әдипнең туган җире, милләте өчен борчылуы публицистик яңгыраш ала. Һәр әдип үз чоры, заманы белән тыгыз бәйләнештә яши һәм әйләнә- тирә мохиттәге үзгәреш-яңалыклар, вакыйга-күренешләр теләпме-теләмичәме аның иҗатына билгеле бер йогынты ясый. В. Имамов та соңгы елларда милләтебезгә янаган куркынычны җаны-тәне белән тоя, мондый хәл тууның сәбәпләрен эзли. Бүгенге укучы гаять зур информация басымы астында яши. Ләкин кызганыч: аның рухи дөньясына йогынты ясаучы шартларны без чикли алмыйбыз. Озак еллар дәвамында тыелып киленгән яисә берьяклы гына яктыртылган шәхси теләк һәм иҗтимагый мәнфәгать, җенси мөнәсәбәт, бәхет һәм акча, яшәү һәм үлем кебек үткен мәсьәләләрне дә әдип бүген читләтеп үтә алмый. Әмма язучының максаты—укучыны психологик һәм әхлакый һәлакәттән саклау. Шунлыктан киләчәктә дә гомумкешелек кыйммәтләренең әдәбият үзәгендә калачагына мин шикләнмим.