МОҢ ҺӘМ ТӘҮГЕ МӘХӘББӘТ
ДӨНЬЯНЫҢ МӘШҺҮР КОМПОЗИТОРЫ СОФИЯ ГОБӘЙДУЛЛИНАГА 70 ЯШЬ Балачак мизгелләре 1935 нең җәе иде. Әлеге җәйнең бер иртәсендә Казан шәһәренең Тельман урамын гармун моңы уятты. Моң тәрәзәләргә чиертеп, кучкардагы лампаның җиделе куыгын да чыңлатып, алар йорты яныннан уза башлады. «Тукта», диде күзләре яшьләнгән сабый, «китмә», дип ялварды, әмма моң, ерагая-ерагая, урамның аргы башыннан ук ишетелә башлады. Бу аһәңне югалтудан куркып, бала кымшанмады да; әтисе ясаган тимер кыршаулы, нарат исле сәкегә ул әйтерсең лә береккән иде. Моңның соңгы аһәңе дә тынгач кына сабый айнып китте. Соңгысымы?!.. Бала ябынган җәймәсе белән бергә идәнгә шуды. Тәрәзә янына йөгерәсе килде аякларына киндер җәймә уралды. Шушы мизгелдә ул әнисен күрде. Ачык тәрәзә аша күзәтә иде әнисе. «Мин дә, әнием, мин дә күримче?!» диясе баланың, әмма теле көрмәкләнде. Ниһаять, ана да кызчыгын шәйләде. Урындыкка үрмәләүче төпчеген тәрәзә төбенә утыртты да: «Әлләкем түгел, кызым, теге дурак Шурка гына икән; каяндыр гармун тапкан, әнә; ә син йокла әле, йокла, бик иртә бит»,— дип сөйләнә-сөйләнә баланың чәчен сыйпады. Һәм шунда ук, сабыеның төсе киткән йөзенә карап, өстәргә ашыкты: «Бөтен кеше дә Шурка дурак дигәнгә күрә әйтүем инде. Ул малайның каян килеп чыкканын да, чын исемен дә беркем белми бит, ә үзе, әнә, нинди моңлы бала икән»,—дип аклангандай итенде. Юк, кызчыкның күңеленә дурак дигән сүзгә рәнҗү түгел, МОҢ кереп тулган иде. Хәер, ул әле үз халәтен, бу сүзләрнең мәгънәсен дә белми, аңламый иде. «Моңлы бала», «гармун» сүзләре кебек үк бу мәлдә аңа «дурак» дигәне дә тылсымлы, кадерле, изге иде. Әнә шул тылсымны, моң тудыручы тылсымны югалтудан коты очкан сабый урамга чыгып йөгерде. Йомшак туфракта ялан тәпи эзләрен калдыра-калдыра кызчык дурак Шурканы эзләде. Урамның әле бер башына йөгерде, әле икенче очына тәгәрәде—юк, күренмәде Шурка, күренмәде. Аны эзли-эзли бала Казансу янына да төште: теге әкияттәге Алтын балыкны күрәсе, моң тудыручы малайның кайдалыгын сорыйсы килде... Тик... тик анда, су читендә вак балыклар гына йөзә, сикерешә иде... Балыклар кызчыкны юатырга теләгәндәй, аның кулларына кагылып- кагылып та, ә нәнирәкләре хәтта бармаклары арасыннан да йөзеп үтә башладылар. Әмма алар арасында Алтын балык юк иде шул, юк иде. pangat ■әнгать Шурка урамда бер атнадан гына пәйда булды. Көпә-көндез иде бу. Малай нәкъ кызчык яшәгән йорт янында туктады да гармунын сызып җибәрде. Гармунына җыр белән дә кушылды: Тау башында бер өй бар. Тагын, тагын ниләр бар?.. Менә шул мәлдә Гобәйдуллиннар йортыннан йомгак кебек тәгәрәп кенә төпчекләре чыкты. Чыкты да Шурканың «тагын, тагын ниләр бар» диюенә канатларын җилпегән «казга әйләнде» һәм каңгылдый-каңгылдый бии башлады. Тамаша карарга урам балалары агылды, аларга үсмерләр, хәтта зурлар да иярде. Алар Шурканы да. гармун дигән могҗизаны да онытып. «йомгак»ка текәлделәр. Ә «йомгак» инде «үрдәккә әверелгән»: бакылдый бакылдый алпан- тилпән баскалап бөтерелә иде. Гармун соравын кабатлый торды: Тагын, тагын ниләр бар?.. Сабый хәрәкәтләрендә алмалары зурлыгыннан ботаклары сыгылган «алма агачын» да күреп, урам «аһ» итте. Кешеләрне бала хыялыныц чиксезле- ге. музыкаль фантазиясе хәйран калдырган иде... ... Менә шул көнне кызчык өчен тылсым-могҗизалы яңа дөнья туды, һәм бу дөньяда беркемгә дә, хәтта куркыныч әкиятләре белән бөтен урамны җәлеп иткән Акбабайга да урын юк иде. Дөрес, Акбабай әкиятләрен тыңларга йөрүдән туктамады әле ул. Көндезләрен энәгә тагылган җеп күк Шуркага тагылды, ә кичләрен, малай каядыр китеп юкка чыккач. Вера һәм Ида апаларына ияреп, бөтен балалар җыелган капка янына, Акбабайның әкиятен тыңларга чыкты. Әрдәнә өстенә «кунаклаган» кызчыкка инде картның әкиятләре дә әлләни куркыныч түгел иде. Пәриләре белән шәһәр өстендә бөтерелүче диюдән дә курыкмас бит инде! Дию беркайчан да... беркайчан да алар урамына төшә алмаячак. Чөнки... чөнки Шурка гармунының тылсымы төшерми аны!.. Бала шул рәвешле ләззәт кичерде һәм һәр кичне үз дөньясына, гармунлы, моңлы дөньяга «бикләнә» башлады. * * * Беркөнне Шурка гармунсыз килде. Килде дә балаларны урманга, җиләк ашарга чакырды. Ура!.. Урамны шатлык тутырды. Малай балаларны рәткә тезә башлады: бер. ике, өч. дүрт... Чират кызчыкка җиткәч. Шурка аны читкә этәрде дә, ә син, Соня, бармыйсың, дип әмерен белдерде. «Бармыйсың!» Ялгыш ишетмәдеме?.. Әгәр алып бармаса, алып бармаса... үләчәк бит ул. Менә күрерсез - үләчәк!.. Баланың халәтен аңлады булса кирәк, малай йомшара төште: Йә. йә, бәләкәч, барырсың, барырсың... Тик миннән бер адымга да калмаска!.. Юл бик озын тоелды. Казан да артта калды, әрәмәлекне дә үттеләр, чытырманлыкка да юлыктылар, урманга кергәнгә дә биш былтыр булды. Кызчык артка калгалый башлады. Ә җиләкле аланга җиткәндә ул тәмам арыган, тәпиләренең инде бер хәле дә калмаган иде. Ярый әле моны Шурка сизмәде. Сизсәме... Шул мәлдә сабый кыяк үләненә абынып, маңгае белән кып-кызыл җиләк тәлгәшенә капланды... Берара ул тын алырга да куркып ятты. Аннары... аннары бер тәлгәштән икенчесенә... өченчесенә шуыша шуыша иреннәре белән генә җиләк өзде; ашый-ашый хәл җыйды. Инде аның иң матур тәлгәшләрне өзәсе, иң тәмле җиләкләрне моң тудыручы малайга да ашатасы килде... һәм кызчык ашыга ашыга иң иң пешкәннәрен җыя башлады. Шурканы ул аланның аргы башында, әрем сабаклары арасында күрде... Кызчык килгәндә малай бик-бик тәмләп сары-шәмәхә чәчәкле үлән ашый иде. Сабый аңа күчтәнәчен сузды да, шәмәхә чәчәкле үләнгә үрелде... * * * Сабый җиде көн буена һушына килмәде. Шурканың сары-шәмәхә чәчәкле тилебәрән үләне ашап агуланган көнне үк үлүен дә, әле сигезе дә тулмаган бу «бәләкәй композитор»ны бөтен урам белән җирләүләрен дә белмәде. ... Өметнең соңгы чиге булып инде җиденче төн дә үтеп бара иде. Чегән карчыгы кергәндә балада җан әсәре сизелми иде. Кортка лампаны күтәреп сабыйның йөзенә бакты, һәм шундук аңлашылмаган телдә сөйләнә-сөйләнә бала башына ниндидер яфраклар яба башлады... Агач тамырларын хәтерләткән бармаклары инде шул яфраклар өстендә «бии», иреннәре дә бертуктаусыз аңлашылмый торган көй көйли иде. Көй уңаена чулпы тәңкәләре дә чыңлап-чыңлап алды. Нәкъ шул мәлдә ата белән ана могҗиза күрде: әйе, әйе, кызчыкларының кул бармаклары дерелдәп куйды... Ана чегән карчыгының аякларына егылды. Карчык инде ишек төбендә иде. «Җаны әлегәчә адашып йөргән; гадәти бала түгел бу, терелгәч үзен денле итәрсез, аның гомере генә түгел, язмышы да Ходай кулында—шуны онытмагыз».—дип сөйләнә-сөйләнә төн караңгылыгында «эреде»... Балага чыннан да җан кергән иде. Ләкин ... ләкин аңы... елый-елый, көлә-көлә саташып авыруын белүдән, үзен күкрәгенә кысып, һәркөн саен мәчет белән чиркәү арасында таптанган әнисенең халәтен аңлаудан әле бик- бик ерак иде. * * * Быел яз иртәләде, дип сөенде әнисе. Җылы итеп кояш елмая, өй кыегыннан да тамчылар тама башлаган иде. Әмма кызчыкның бу тамчыларга да, тәрәзә рамнарына кунып сызгырышучы песнәкләргә дә әллә ни исе китмәде. Аның гел ашыйсы килде. Ашыйсы килеп йокыга китте, ашыйсы килеп уянды. Төшләрендә дә ул гел ризык күрде. Әле дә ул кайнар ипекәй төялгән чана артыннан йөгерә иде... Ул йөгерә, аны күреп алган усал абый да чыбыркылыйчыбыркылый бахбаен куалый. Тәпиләре генә арымасын берүк, барыбер куып җитәчәк бит ул атлы чананы. Менә күрерсез, җитәчәк!.. Аннары әнә шул чанага утырып туйганчы ашаячак та. Ашап та тормас әле, ипекәйнең иң-иң зурысын, тәмле исләре аңкып торганын сайлар да өйләренә йөгерер. Әти-әнисен дә, Вера, Ида апаларын да сыйлар менә... Кызчык нәкъ шушы урында, тәмле ипи исе борынны кытыклый башлагач кына уянып китте. Бүлмәдә чынлап та ризык исе бөтерелә икән. Өстәлдә буларын бөркеп бәрәңге көтә. Вера, Ида апалары да өстәл янында. Кызчык утыру белән бәрәңгегә үрелде. —Ашыкма,—диде әнисе.—Башта апаларың үрелсен—өчегезгә өч бәрәңге менә! Иртәгә тагын өчне пешерсәгез, берсекөнгә дә әле өчәү кала. Аннары инде, Ходай кушса, мин дә кайтып җитәрмен. Әтиегез генә Чаллысында булсын!.. Он да. бәрәңге дә әзерләдем дигән. Килеп алырга кушкан, әнә... һәм әниләре бәрәңге тәлинкәсе янындагы хатка ымлады... ... Өченче көнне да кайтмады әниләре, дүртенче көнне дә күренмәде. Кызчыкның үлепләр ашыйсы килде. Җитмәсә өйләре дә суык... Юрган астыннан чыкмыйча гына йоклар-йоклар да менә, әниләре кайтып майлы коймак пешергәч кенә уяныр әле!.. Бала хәтта таба чыжлаганын да ишеткәндәй булды, һәм рәхәт елмаеп йокыга талды. ... Юк, таба да чыжламый, әнисе дә түгел иде бу. Әйе. уртанчы апасы Ида тавышы! Чү, Вера апаларын ачулана түгелме?.. «Эчмим,—ди Вера апалары да,—бу болганчык суны үзең эч, ә минем эчәсем килми, ашыйсым килә...» «Менә шуңа күрә дә инде эчәргә кирәк, ашыйсы килүне бетерә ул, беләсең килсә. Теге, безнең ике мендәргә бер чиләк бәрәңге биргән чуаш карты әнигә: «Көмешкә китер: көмешкәң әйбәт булса, бер капчык бәрәңге бирермен»,—диде, белдеңме!? Менә шушы суга—бер капчык бәрәңге бирмәкче, аңладыңмы инде?! Бәрәңгедән дә әйбәтрәк су бу, беләсең килсә. Моңа әле әни ипи белән бәрәңге дә кушкандыр... Эч, эч, курыкма! Теләсәң, стаканның яртысын үзем эчәм...» һәм Ида апасы эчә дә башлады. Башлады да, тончыга-тончыга, ютәллиютәлли болганчык суның соңгы тамчысына хәтле эчте... Үзләре буе шешәдән апаларының теге суны зур чүмечкә агызуын да күзәтеп ятты әле ул. Үзенә сузылган стаканны да күрде сабый... Аннары гына... бүлмә белән бергә әйләнә-әйләнә күккә очты... ... Кызчык әнисенең тавышсыз гына үксүенә уянды. Әнисе апаларының әле берсен кочаклап елый, әле икенчесен... Әкрен генә сөйләнеп тә ала: «Утын пүләннәренә әйләнгәнсездер дип котларым очты, жиде көн бит. жиде көн... Ходайга шөкер, исәннәр икәнсез... Көттем шул, әтиегезнең Пермьнән кайтканын көттем. Чаллысы белән Пермь арасы да якын гына ара түгел шул. Аннары боз кузгалды— юлым бүленде... Ярый әле көмешкә булган... Кайсыгызның башына килгәндер, рәхмәтләр яугыры...» Баланың бөтен урамга кычкырасы, ишеттегезме... ишеттегезме, миңа рояль сатып алдылар, диясе килде. Әмма кычкырмады. Биш яше тулган «олы кыз» башы белән кычкырып йөрмәс бит инде! Аңа бу яңалыкны инде болай да бөтен кеше беләдер, бөтен кеше шаккатадыр кебек тоелды. Бала ялгышмады. Яңалык урам өчен дә олы бер вакыйгага әйләнгән иде. ... Көнозын ишек ябылмады. Башта балалар кереп рояльне сыйпап та, «телләре»нә басып-басып та карадылар. Кичке якта олыларның әле берсе, әле икенчесе могҗиза күрергә сугылды. Кызчык үзе әледән-әле тәрәзә янына йөгерде. Кич кенә була күрмәсен, берүк! Әле бит ул рояль «телләре»нең кайсысы моңлырак икәнен дә белергә өлгермәде. «Оо, Кояш, ашыкма син, ашыкма!?» дип алсулана башлаган офыкка карап та ялварды. Әмма кояш та баеды, урам да тынып калды. Ида апасы да үзен йокы бүлмәсенә әйдәде. Юк, чыкмаячак ул бу бүлмәдән, чыкмаячак!.. Бала әнисенең итәгенә ябышты һәм: «Мин дә шушында гына, сезнең янда йоклыймчы?!»— дип ялынды. —Син хәзер дәү инде. Соня. Ә үскән кызлар әти-әни янында йокламый. Роялең янына иртән керерсең,—диде әнисе. Барыгыз да йокыга киткәч... йокыга киткәч тә... дип тынычланды кызчык, һәм Вера, Ида апаларын аптырашта калдырып, «гырлый» да башлады. Сәкедән идәнгә шуышуын апалары сизмәде дә. Рояльле бүлмәгә дә ике- өч кенә атлыйсы иде. Аннары... Әле ярый ишек келәсен төшермәгәннәр. Бусаганы да ул тын да алмыйча үтте, һәм шунда ук чүкте дә. Биредә әле йокламыйлар иде. —Син аның күзләрен күрдеңме?—диде әнисе.—Шурка гармунына шулай яна иде. Менә рояльгә дә... Тагын авырмагае дип бик куркам... Чү! Аның турында сөйләшәләр бит, аның турында... Кызчык рояль ягына борылырга да өлгермичә идәнгә сеңде. — Борчылма, авырмас,—диде әтисе,—ә теге чакта тилебәрән үләне ашап кына авырды ул. Чегән карчыгының «Гадәти бала түгел бу. терелгәч үзен денле итегез» дип искәртүе гел исемнән чыкмый. — Гел шул турыда гына уйлаганга ул. Феня. «Безнең әни әллә нишләде» дип хәтта Ида да борчыла башлаган. Соняны җитәкләп, мәчет белән чиркәү тирәсен син көненә ике-өч урыйсың икән... —Нәзерем тотмагае дип куркам. Ярый ла син командировкаларыңнан кайтып кермисең. Әле Чистайда, әле Чаллыда, әле Пермьдә буласың... Идел, Кама ярларында син тикшермәгән катлам калмагандыр да инде... Миңа менә нишләргә соң? Ничек нәзеремне үтәргә? Төпчегебезне ни рәвешле динле итәргә?.. Мәчеткә дә керә алмыйм, чиркәүгә керергә дә куркам. Дин әһелен өйгә чакыру турында уйласы да юк. Алла сакласын—берәрсе күреп калса... Мулла улы булуыңны яңа баштан күтәрәчәкләрен көт тә тор!.. —Күтәрмәсләр, борчылма. Күтәрсәләр дә тимәсләр, һөнәрем, үз вазифамны намуслы башкаруым ярдәм итәр һәрхәлдә. Инженер-геодезистлар ил күләмендә дә бармак белән генә санарлык... Шулай да син, Феня, гыйбадәтханәләр тирәсендә әйләнүеңне туктатып тор. Күбрәк балалар белән шөгыльлән. Мәктәпкә әзерлә үзләрен. Безнең бит алар—өчәү. Менә иртәгә үк өчесен дә музыка укытучысына күрсәт. Урам аркылы гына торучы Екатерина Павловна Леонтьева риза булмасмы?! Сәләтле дип тапса үзләрен, бәлки әле өйрәтә дә торыр, укытырга да алыныр. Бик көчле укытучы диләр үзен. Ә чегән карчыгының «денле итәрсез» диюен мин, мәсәлән, белемле, һөнәрле, шөгыльле итегез, дип аңладым. Рояльне дә шуның өчен алдык түгелмени?!.. ... Бала, рояль, музыка, мәктәп сүзләреннән бүтәнне аңламаса да, өшеп китте. Бу төнге сөйләшү... пышылдап сөйләшү... әллә нинди шомлы, серле иде... ... О-о, бу көн дә туды!.. Әнисе Аллаһ йорты. Храм дип сөйләнгәндә ул гел музыка мәктәбен күзаллый иде. һәм менә... хыялларда җәннәт сарае булып сурәтләнгән 1 нче музыка мәктәбе— тылсымлы, изге йорт—хәзер аның үз өе, үз дөньясы. Ачлы- туклы, шомлы дөнья—теге якта, бу тылсымлы йорт бусагасының теге ягында. Ә биредә... биредә Моң! Биредә— аһәңнәр дөньясы! Биредә укытучылар—серле, илаһи затлар—Рубим Львович Поляков, Екатерина Павловна Леонтьевалар. һәм бу дөньяда аның да, әйе, әйе, Әсгать кызы Соня-Софиянең дә үз урыны булачак. Менә күрерсез, бик-бик тырышуы, гел яхшыга гына укуы белән яулаячак ул аны, яулаячак! Чөнки... чөнки ул бары шушы— диварларыннан да моң саркыган, коридорларында моң тирбәлгән дөньяда гына яши ала. Аның өчен башка дөнья—юк! Юк! Юк! ... Көннәрдән бер көнне ул Аны күрде. Яңа уку елы башланган гына чак иде. Класска бөдрә чәчле бер пәһлеван килеп керде дә, мин—Нәҗип Гаязович Җиһанов булам, һәм сезгә композиция буенча дәресләр бирәчәкмен— телисезме, диде. О-о, теләмиләрме соң?!.. Пәһлеван класс белән таныша башлады. Чират Софияга җитте. Урыныннан купкан кыз, үзе дә сизмәстән, исемен «Сания» дип атады. Класс, могҗиза күргәндәй, гүләп алды. Чөнки... чөнки аны Соня-София дип кенә беләләр иде. —Туктале-туктале,—диде шул мәлдә илаһи Пәһлеван,—сез бөтен укытучыларны хәйран калдыручы Гобәйдуллина түгелме? Кызның тыны кысылды, теле көрмәкләнде. Аның өчен класс җавап бирде. Әгәр дә менә хәзер Пәһлеван утырырга рөхсәт итмәсә, ул егылачак, һичшиксез егылачак һәм... һәм оятка калачак иде. Кызның күзләрен яшь пәрдәсе каплый башлады. Берни дә сизмәгән Пәһлеван җылы елмаеп, «менә нинди шәкертләрем булачак икән бит әле» дия-дия, утырырга ымлап баш какты... Тәнәфестә кызлар гел Аның турында гына сөйләнделәр: Ул—бик тә талантлы композитор—симфонияләр, опералар язучы Маэстро икән... Ул—Татарстанның композиторлар Союзын төзергә йөри икән... Ул—консерватория, опера театры салдырачак икән... Ул... ул әллә нинди могҗизалар эшләргә сәләтле педагог икән... ... Әнә шул көндә... дөресрәге, Аны күргән мизгелдән үсмер кызга әллә ни булды: тәненең бөтен күзәнәкләрен җылытып, күзләренә яшь пәрдәсе дә элеп, аның музыка дөньясына олы мәгънә, яңа тойгы, өр-яңа хис өстәлде, һәм бу хис мәһабәт гәүдәле баһадир образында гәүдәләнә иде. София Җиһанов дәресләрен түземсезлек белән көтеп ала башлады. Аны күргән көнне—канатлар үсте, ә күрмәгәндә—йокысыз төн үткәрде... ... Бүген дә кыз Аны күрергә өметләнде. Белә, бүген Аның дәресләре юклыгын да белә, күрү ихтималы бик аз икәнен дә белә. Елның бу соңгы көнендә әллә никадәр эш-гамәле булуын да чамалый. Шулай да... шулай да ул Аны күрергә тиеш! Әгәр күрмәсә... О-о, бу мөмкин түгел! Чөнки... чөнки бүген—үзгә көн. Яңа елны каршылаучы көн... Эзләргә чыккан әтисе аны ерактан ук күреп алды, һәм шундук йөрәге чәнчеп куйды: нидер булган кызына!.. Каршыдагы йортның караңгы бер тәрәзәсенә баккан Сонясының күбәләкләр булып яуган карда да гаме юк, йөгерә-атлый үтүче кешеләрне дә күрми шикелле. Баскан урынында кадакланган диярсең. Нишли ул биредә? Ни калган аңа бу вакытта?.. Берәр иптәш кызын көтә дисәң... ник утсыз-нисез тәрәзәгә баккан? Кемне күзли ул аннан?.. Әллә... әллә берәр малайга күзе төшкәнме?.. Үсмер кызның жанында ниләр барын— кем белсен!?.. Әти кеше сорауларын фаразлагав бу мәлдә кызга кинәт кенә «җан керде»: ул, бер кулын алгарак сузып, очынып-кагынып алгандай итенде. Кар таҗларын «тотуы»мы бу, әллә инде ут алынган тәрәзәгә сәлам юллау билгесе идеме—менә монысын ачык кына күреп тә, тоемлап та булмый. Ни уйларга да белмәгән арада, теге тәрәзәдә бер шәүлә шәйләнде. Шәүлә тәрәзә өлгесенә якын ук килде. Йа Хода!... Рәссам әсәрләренә биргесез бу мәһабәт силуэт, әйе, әйе, Нәҗип Гаязович Җиһановка охшаш иде. ... Кызы серенә шаһит булудан уңайсызланган ата артына чигенде. Хәзер ашыгырга, өйгә кызыннан алдарак кайтып җитәргә тиеш иде ул. София өйгә дә очып кайтып керде. Пальто төймәләре ычкынган, шарфы иңнәренә шуган, ә бәхетле күзләрендә йолдызчыклар биешә. Кыз сумкасын идән буйлап шудырды да. Яңа ел табынына күз дә төшермичә, рояль янына ашыкты. Аның тизрәк өйдәгеләргә дә, үзләренә җыелган күршеләренә дә үз бәхете турында сөйлисе килде. Бүлмәгә Моң тулды. Тәүге бөреләре ачыла башлаган Мәхәббәт агачының Илаһи кыйссасын бәян итүче Моң!.. Очына-очына, ашкына-ашкына уйнаучы кыз бу мәлдә рояле белән бер җанга, бер образга әверелгән, гүя. рояль сандугач булып та сайрый, тургай булып та җырлый, чишмә булып та челтери, назлы җил булып та сызгыра, серле урман булып та шаулый. Йомшак, җылы моңнары белән назлый, иркәли һәм әллә финди аңлашылмаган аһәңнәре белән—нидәндер кисәткәндәй, кемгәдер рәнҗегәндәй, сызланыпсагышланып та алгалый... Бүлмәдә кыз бала халәтен сөйләүче гаҗәеп аһәңнәр тирбәлә. Әмма моң тыңлаучылардан бу мәлдә берәү дә унике яшьтәге үсмер кызның «Тургай». «Тегермән». «Әпипә» исемнәре белән үзе иҗат иткән тәүге әсәрләрен уйнавын белми әле. Бу мизгелләрдә София үзе дә... нәкъ менә шушы кичтә дан шөһрәтле 12. «к. У • м ю киләчәген вәгъдә итүче композитор туа башлавын да, татарныд мон-аһәцнәре дә салыначак илаһи Музыкасы белән бөтен дөньяга таныласын да һәм... һәм үз исеме белән бар җиһанга Татар дигән изге исемне танытасын да белми иде әле. Белми иде... София Әсгать кызы Гобәйдуллина—дөньяны музыкасы белән тан калдырган композитор. София ханым алтмышынчы еллар ахырыннан «Мемфис төне», «Рубайят», «Жан авазы» («Час души»), «Яктылык һәм караңгылык» («Светлое и темное»), «Татар фольклорына нигезләп» дип исемләнгән 1S пьеса, «Юбиляция», «in сгосе», «Урман аһәне» («Звуки леса»), «Шатлык һәм сагыш бакчасы» («Сад радости и печали»), «Җиде сүз» кебек әсәрләре белән танылып, сиксәненче еллар уртасында «Offertorium* («Корбан»— «Жертвоприношение») һәм «Ишетәм... Илаһи тынлык» («Слышу... Умолкло») әсәрләре белән дөньяны яулый. Чит илләрдә бүгенге көндә анын 100 дән артык әсәре яңгырый. •Pour ie Merite* Ордены әгъзалары Япония София Гобәйдуллина —«Pour ie Merite» Ордены әгъзасы. Әлеге дәрәҗәгә ирешкән дөньяның мәшһүр дүрт ир-аты арасында—татар кызы! Ул—Швеция Короле Сәнгать Академиясе әгъзасы. Берлин, Гамбург, Бавария Сәнгать академияләре әгъзасы. Россиядән Швеция Короле Сәнгать Академиясе әгъзасы булган 2 генә кеше билгеле: Петр Чайковский һәм София Гобәйдуллина. Америка. Италия, Франция, Австралия, Германия, Япония, Дания, Россия һәм башка илләрнең премияләре лауреаты. Мөселман дөньясында данлыклы Гобәйдия мәдрәсәсе салдырган (Бәйрәкә авылы, Ютазы районы), тирән гыйлемле, затлы хәзрәтләр нәселеннән. 1931 елның 24 октябреңдә туып, Казанда музыка мәктәбе, музыка училищесы, 1954 елда Казан консерваториясен тәмамлый. Белем алуны Мәскәү аспирантурасында дәвам итә. София ханым хәзерге көндә Германиядә яши.