Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН БИТ...

Мин бит... Мин бит үзем түзем Ат та, тәртә дә. Балыгы да үзем, Үзем ятьмә дә. Мин бит үзгә үзем. Язын, көзен дә Ярларым ташый, тик Калам үземдә. Мин бит моңлы бала. Тик елау белмим. Йөрәк- колкүмер. тик Ятка сер бирмим. Мин бит серле үзем, Күзләрем—көзге. Күңел гел язда, тик Яратам көзне... Мин бит түзем җанлы, Хыялда киңлек! Йөрәктә гел ташкын. Җанда иминлек! Яннарымда булмасаң да Тоям сине гел янәшә. Тоям сине гел янәшә. Синең тавыш ишетелсә. Дәва алам яраларга. Яннарымда булмасаң да Җылылык бар араларда: Мәхәббәт бар араларда.Бушанулар кирәк Әлсерәгән, ялын күккә чөеп. Ак күбектә чаба Чулманым... Ялкынсынган чагың күп күрсәм дә, Мондый ярсу юктыр булганың. Ярларыңа типтең кешни-кешни, Аңлаганга сине, тыймадым. Бушанулар кирәк сиңа кайчак, һәрбер җанга кирәк. Чулманым! Серле кое (Карт диалогы) Көзгесендә ничә буын чагылышы. Күзләреңнән танып ала һәр язмышны. Бу коеның су тәмендә аермасы. Чыгырының аермалы үз тавышы. Безнең кое иң тирәне, иң үзгәсе. Андый кое дөньясында юктыр әле. Бала чакның тойгысында сер-хикмәте, һич кенә дә иренемнән китми тәме. ...Көч-хәл белән тыеп калдым, чиләк чумды. Карашымнан серле көзге уйнап куйды. —Коекаем, җыерчыгым юдың әллә? Билләһидер яшәргәнем үзем тойдым! Чәчән сулышы Нинди сулыш бу—кан исе килә? Нинди язмыш бу—тоташ өермә! Көн дә бер хәбәр—кемнәр соң алар, һәр киселгән баш җанны көйдерә?! Нинди җилләр бу—тоташ тузанлы? Атлар өченгә туры юл бармы? Киселгән өмет тәнне өшетә Кая куярга белмим бу җанны. Нинди карлар бу—тынмыйча ява. Гүя, фәрештәләрнең күз яше тама. Яннарымда булмасаң да Тоям сине гел янәшә. Тоям сине гел янәшә. Синең тавыш ишетелсә. Дәва алам яраларга. Яннарымда булмасаң да Җылылык бар араларда: Мәхәббәт бар араларда. Кара болытлар кояшны талкый, Сулар да бүген кирегә ага. Нинди сулыш бу—тыннар кысыла. Энәдән атлыйм, аяк очында. Афәт якадан ала түгелме, Күңел сырхаулы, йөрәк пошына! Касәмне күтәрәм... Җидегән йолдыз ул—Мәхәббәт касәбез, Төннәрен икәүләп шәрабен эчәбез. Шаһитка сүрелмәс йолдызлар сайлагыз, Арага җиде ят кермәсен дисәгез. Җидегән йолдыз ул—мәхәббәт көзгебез. Аңарга карашлар сихерле тартыла. Караңгы төндә дә болытны аралап Шул йолдыз кабына мәхәббәт хакына. Җидегән йолдыз ул—төнебез кояшы: Вәгъдәләр күкләрдә эленеп калмады. Шәрабләр кулда да, күктә дә чайпалды, Тик алар читләргә таммады. Җидегән йолдыз ул- уртаклык билгебез, Югалтмый яшик яктысын гомергә. Мин бүген мәхәббәт касәсен күтәрәм, Мин тугры йолдызлы сөюгә! Гомер Яшәгән саен азая бара, Азайган саен күпне көтәсең. Аз нәрсә һәрчак була кадерле, Ходай бүләге—ни хәл итәсең. Кимегән саен кадере арта, Бер тапкыр гына аны сүтәсеңҮзгәртәм димә, юктыр бер чара, Ходай бүләге шөкер итәрсең. Телисеңме син, теләмисеңме, Йомгак очына берчак җитәсең. Бирелгәненә шөкер итә бел. Ходай бүләге ни хәл итәсең!Халәтем Йөрәгем тибеше хыялым җилкәне, Диңгезем-күңелем чишмәсе. Ярсулы ташкыннар кодрәтем. Кодрәтең булмаса нишләрсең?! Хыялым җилкәне ул минем киләчәк. Кыйбламда гомерлек оҗмахым. Күзләрем төсендә зәңгәр күк яктысы Туасы көннәрем җырланыр җырларым Гомерлек оҗмахым әхвәлем. тормышым. Дусларым ышаныч канатым. Барысы янымда, мең шөкер. Ходаем, Өметле өметем тезгенсез ак атым