Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЛЫЧ ЙӨЗЕ БУЙЛАП...

(Казанның 1000 еллыгы уңаеннан) Мин-Казанның һаман барлыгына ышанып та җитмәс бер кеше, тик аның зур юлын елмаюын, көрәшләрен таныйм, күз яшен. —Мең ел гомер!— кылыч йөзе буйлап?! Ничек узылган ул? дигәндә,— томырылып Казан үргә менгән, үрмәләпләр... төшкән... түбәнгә; калыр гына иде үр өстендә— тәкъдиренә башка язылган... ...Өстә—Мәскәү, денсез татар калган, Иблис калган көлеп кул болгап. Тормыш, әйе, кызык чыны шулмы, миңа гына шулай күренәме? Ул үтәли һәм шәп-шәрә күренә, Ростам МИНГАЛИМ (1937)- шагыйрь, драматург, fatatap язучысы Егсрмедм артык китап авторы Татарстанның атказанган сонгать зшаеклесе Казанда яши КЫЛЫЧ ЙӨЗЕ БУЙЛАП... кендегеннән генә күлмәге. Мен ел элек монда мин юк идем, бүген мин бар—бу шәп... шәт начар?! Казаныма тагын мең ел теләп, дога кылып яшим татарча. Тик жәл, әнә, хәер жыючылар үзәгемә утырып, төртенеп— гәрчә, алар инде мең яшәмәс, хәтта Бауман исеме сөртелер. Чал Казанның яшь байрагын карыйм, чынлыгына бераз шигем бар; һәм җилләр дә алып бугазыннан, җилтерәтеп—аны сыныйлар. ...Иртән ачсам Казан радиосын— ншетәм татар гимны газабын: Авызын Мәскәү учы кыса сыман, кысылып... тына... көйнең азагы. Көйне кысу— нәрсә... Телне сннең, җанны кисеп була! Бик була!— Тотып язмыш газиз илкәеңне, бирсә башкисәрләр кулына... Татар сүзен—үзен һәм Казанын ташламаган бөек Мәрхәмәт,— кылыч йөзеннән дә бүгенгәчә исән китергән бит. и рәхмәт! Мең ел элек, ярый, мин юк идем, бүген мин бар—ярый анысы да: Үрдән урын сорыйм Казаныма, ишетә күр мине, бер Хода?! Бир Казанга гомер, бир. Хода?! Татар түбәтәе ник кара төстә яки Ходай яза... Ходай яза, әгәр язса бирә бит ул байлыкны: татар иле— татарныкы, рус иле дә аныкы! Зур урыска—бер генә ил, һәм шунысы кыенрак: ил үзәге томанлырак, чикләре- артык ерак! ...Татарның иле икәү дә... җиңел түгел аңар да: икс илгә ярый торган көй һәм бию табарга! Ике илнең шатлыгы да, кайгысы да икәү ич: ...Бу илләрнең шатлыгыннан кайгысы зур икән ич! Кайгырып ике ил өчен, башы кайный татарның: түбәтәен дә каралткан кайгылы башы аның! Ходай яза, бәндә күрә тәкъдирендә ни барын: күрик әле, түзик әле, яшик әле, дусларым! Әй, шаян тормыш... (Сәяси үзгәрешләр уңаеннан) Сәясәтләрен сатыйм, аны күп ишеттек. Искесен ишеттек, тыңладык янасын. Авызларын гына этләр яласын! ...Килеп җиттек. Шушында гомер ахырында, калдым төнге юлда. Дөм караңгы монда. Халык кайнаша, әллә кемнәр кыймылдый янымда: һаман өмет өзмәүчеләр, бәхет эзләүчеләр, өметсезләр, алдакчылар, эчкечеләр, караклар, үтерүчеләр үлүчеләр... ...Мин урлый алмам, үтерә алмам. Качкын бәхетемне язып табалмам- дом караңгы монда! ...Ул кайда, кайда ул— чын кыйбла?! Нишлибез, халык? Юлдашлар! Эчкечеләр! Караклар! Безгә кай тарафка?! Кай якка узабыз, бәгырькәйләрем, үтерүчеләр, үлүчеләр?! Эй, шаян тормыш, якамнан кулыңны ал әле, буасың бит, җибәр? Җибәр! Бакчасарай Бакчасарай—Кырымда Анда елый торган һәйкәл бар. Ханнар сараендагы бу фонтан-һәйкәлне 1764 елда Гәрәй хан эшләткән Гәрәй ханның Диләрә исемле яшь хатыны була. Диләрәнен Кырым ханы кулына кайсы сугышта, ничек төшүе билгесез. Берәүләр аны— грузин кызы, икенчеләр—поляк кызы, өченчеләр—чиркәе кызы. имеш, диләр. Ханнын ин көчле мәхәббәте шушы гүзәлдә булган Тик кыз бу язмышы белән килешә алмаган, бик тиз сулган һәм тиз арада дөнья куйган. Гәрәй хан үзенең чиксез кайгысын сурәтли торган һәйкәл эшләргә әмер биргән... Ул һәйкәлне Иран остасы Гомәр эшләгән. Бу һәйкәлгә кайчандыр А. С Пушкин кызыл чәчәк куя Шул истәлекне яңартып, нәкъ Пушкин куйган урында, хәзер дә гел кызыл чәчәк тора Саумы, Пушкин язган Бакчасарай? Шаккатарлык серең юк сыман. Күккә каран баскан һәр манараң сызгырмыйча калган ук сыман... Шушындамы яхшы атлар булган? Илләр курыкканмы шушыннан? Әйтерсең лә моңа җавапларның чынына да ялган кушылган... Озек-өзек килгән аваз кебек ерак ята инде ул заман. Шул заманда инде Гомәр оста Гәрәй ханны никтер алдаган, һәйкәл нтәм дигән хан кайгысын. кылыч Й63Е ВУЙЛЛП Яшьле нтәм дигән күзләрен: ә мин беләм, җанын һәйкәл иткән ул Диләрә дигән гүзәлнең... Җанга кушылып елый кызыл чәчәк, Бакчасарай кушыла боларга. Төне-көне елый яшь Диләрә, ярыймы соң шулай еларга?! Ике йөз ел буе яше тама— күңелләрне уя икән лә! Җирдән, юкса, аның көндәшләре һәм Гәрәй дә күптән киткәннәр. Болай озак елау авыр ич ул, заман хәзер үзгә—бүтән бит. Диләрәгә һаман куркынычмы? Инде татар тавышын күтәрми... Мин ханнарга хәбәр китермәдем, хан булырга монда килмәдем. Күреп кенә йөрдем узганнарның әкерен генә җиргә иңгәнен... ...Сау бул, Пушкин язган Бакчасарай, без белмәгән серең юк сыман. Күккә карап баскан һәр манараң сызгырырга әзер ук сыман. Әйе, җилгә— җайлы аңа Русня киңлегендә. Җил мәңгелек уй йә җандыр, бардыр мин-минлеге дә. Килегез—кил әле, җилләр, уртаклашыйк уйларны! ...Күп уйларым— җил юлына байрак итеп куярлык. Туфрактан түгел бугай без, җилләрдән яралганбыз. Урысча сибелгәнбез дә татарча таралганбыз Безнең бүген артка карап, алга барган чагыбыз. Чын хәлебез— гимныбызда, гербыбызда чагылыр... Җиттек җиде юл чатына, юлны япкан... төнмедер? Тагын нинди сугыш уты төнъяпманы күтәрер?! Күзләребез, башларыбыз тагы ниләр күрерләр? ...Төнлә дә... килегез, җилләр, хәлебезне белергә. Исән булсак— аңлашырбыз урысча, хет татарча... Хет җилләрчә, хет җеннәрчә сөйләшербез таңгача. Хәтәр төндә русияле— йокламыйча да чыдар. .. .Алда бит— җил дә сизмичә— мәңге йоклыйсыбыз бар.