Коръән татар телендә
15—ХИҖР (ХИҖЫР ИЛЕ) СҮРӘСЕ ( Хижр сүрәсе 99 аятьтән тора. 80-84 иче аятьләрдә Хижр исемле жир турында сөйләнә. Сүрәнен исеме шуннан килә.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Әлиф. Ләм. Ра. Болар Китапның—Коръәннең ап-ачык аятьләре 2. (Кыямәт) вакыты килгәч, инкарьчылар —Их, без дә мөселман булса идек,—дип уфтанырлар 3. Аларны ташла, ашасыннар, истирахәт кылсыннар вә буш өметкә алдансыннар. Ахырда ни булачагын озакламый беләчәкләр. (4) Язмышында булмаган, алдан кисәтелмәгән бер генә шәһәрне дә без (сәбәпсезгә) харап итмәдек. (5) һичбер халык әжәлен узып китә алмый, әжәлен кичектерә дә алмас. 6. Әйттеләр: —Әй, син, үзеңә Коръән иңдерелгән Мөхәммәд! Мөгаен, сине жен алыштыргандыр (7) Әгәр син дөресен сөйлисен икән, безгә фәрештәләрне иңдерт,— диделәр (•Борынгы гарәп халкы: шагыйрьләр җеннән илһам аза. дип инанганнар Нәфис сүзле һәм тәмле телле шигъри әсәрләрдән дә езетен бер Китап (Коръәнне) азып килгәне эчен, Пәйгамбәребезгә • Мәҗнүн. Җенле шагыйрь» кушачаты тактылар» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 8. Фәрештәләрне Без фәкать (ихтыяҗ булганга гына) Хакыйкать белән бергә иңдерәбез. Ул вакытта (фәрештәләр иңгәч, кяферзәргә гәнаһларын юар очен форсат бирелмәс, фәрештәләр азарның эшен бик тиз бетерер) (9) Коръәнне Без иңдердек Бу—Хакыйкать Әлбәттә, аны Без үк саклаячакбыз да. (10) Хактыр ки, синнән әүвәл лә Без халыкларга илчеләр күндергән идек (II) Азар (кяферләр) үзләренә килгән һәр пәйгамбәрдән көләләр иде (12) Менә шулай итеп, Без (игелекле кешедән мәсхәрә итеп кнлү теләген) гөнаһлыларнын гадәтенә салабыз (13) Әүвәл яшәгән халыкларнын башына килгән жәзалардан сабак алмыйча, алар һаман моңа (Коръәнгә) ышанмыйлар (14) Күк капусы ачылып, алар югарыга менсәләр (15) Тагын —Күз будылар, дөресрәге безне сихерләделәр,— дип әйтерләр иде. (16) Хактыр ки. Без Күктә байтак кына йолдызлыклар хасил иттек. (Карап сокланыр эчен Күкне) шулай бизәдек. (17) Аларны таш атып куылган шайтаннан сакладык (18) Колак салып, тыннанып йөри торган шайтан бар. анын артыннан да ялтырап, ут чыбыркысы атыла (19) Җирне ястык кебек итеп кабарттык Анда каты токымлы тауларны урнаштырдык, янә анда төгәл микъдарда үлчәүле итеп (һәрнәрсәне) үстердек (20) Анда сезнең өчен дә. сез тәрбияләми торган (кыргый җәнлек, кош-корт. үсемлекләр) нәрсәләр өчен дә яшәү шартлары яралттык (21) һәр нәрсәнең хәзинәсе бары тик Безнен ихтыярыбызда Без аны кирәк микъдарда гына иңдерәбез. (22) Без уңдырыш Журнал өчен Рябит БАТУЛЛА әзерләде 11. *к у > м ю китерүче җилләрне ясадык, Күктән янгыр яудырдык; шулай итеп, сезнең сусау ихтыяҗыгызны бастык. Ләкин сез ул суларны саклый алмыйсыз. (23) Шик юк ки. Без терелтүче дә, үтерүче дә. һәрнәрсәгә Без варис. (24) Хактыр ки. Без сездән элек яшәп киткәннәрне дә, сезнең арттан киләчәкләрне дә беләбез. (25) һичшиксез, Аллаһ аларнын барысын да үз янына туплаячак. Ул—хакимдер, галимдер. 26. Хактыр ки. Без кешене зыңгылдап торган (саф) балчыктан яратып, рәвешле иттек. (27) Җеннәрне дә электән үк уттан яралтгык. (•Җенне, иблисне, шайтанны уттан яралтты» сүзләре кайнар холыклы, ут кебек җитез, буйсынмас һәм тәкәббер, мәгърур кешеләр турында сөйләнгәндә Кулланыла, андый тиктормас, гадәттә, кешеләрне ярамаган маҗараларга котырта «Адәмне туфрактан, балчыктан, җеннәрне уттан- дигән гыйбарәләр, һичшиксез, чагыштырма мәгънәдә кешеләрнең табигатен, холкын сурәтләгәндә кулланыла, сабырлар Аллаһның кагыйдәләренә буйсына, җенле кешеләр һәрвакыт тәртип боза. «Зыңгылдап торган балчыктан» гыйбарәсе башка җан ияләреннән аермалы буларак, адәми затның сөйләшә, җырлый белүенә ишарә икәне күренеп тора. Бу аңлатма Мәүланә Али китабыннан алынды.) 28. Шулай итеп, Аллаһ фәрештәләргә әйтте: —Мин зыңгылдап торган (саф) балчыктан, аңа рәвеш биреп, бер кеше яралтачакмын. (29) Ана рәвеш биргәч, жан өрелгәч, сез аңа сәҗдә итәрсез,— диде. (30) Фәрештәләрнең барысы да шундук сәждә итте. (31) Иблистән башкалары. Ул сәждә итүчеләр белән сәҗдәгә егылмады. Баш тартты. 32. —Әй, Иблис, нигә син сәждә итүчеләр белән бергә түгел идеи? Сәждә итмәүеңнең сәбәбен әйт,—диде Аллаһ. 33. —Нишләп мин кибеп беткән балчыктан ясалган бер бәндәгә сәждә итим! (чөнки мин уттан яралтылгалл затмын),—диде Иблис. 34. Аллаһ боерды: —Алайса, кит моннан! Мин сине (ләгънәт орып) куамын!—диде.—(35)— Хактыр ки, син Кыямәт көненә чаклы ләгънәтләнгән килеш калырсың. 36. —Раббым,—диде Иблис.—Алайса, барчасының яңадан терелгәненә чаклы (җәзамны кичектер) форсат бир миңа 37. Аллаһ әйтте: —Чыннан да, син кичектерелгәннәрнең берсе. (38) Мәгълүм бер вакытка чаклы. 39. (Иблис) әйтте: —Раббым, мине (тугры юлдан) яздырганыңа күрә, мин дә Җир йөзендәгеләргә гөнаһларын ләззәтле вә гүзәл гамәл итеп күрсәтермен һәм юлдан яздырырмын. (40) Тугры колларыннан калган барчасын,—диде. 41. Шулай боерды: —Әнә шул юл—Минем тарафка тугры юл булыр. (42) —Шөбһәсез, колларым өстеннән синең хакимиятең юк. Азгынлыкка батканнардан тыш. (43) Хактыр ки. жәһәннәм алар өчен корылган урын. (44) Җәһәннәмнең жиде капкасы бар. Кешеләр (ни дәрәҗәдә кылган гөнаһларына күрә) төркем- төркем шул капкалардан керер. («Кайбер дин галимнәренең әйтүенә караганда, беренче төркем Һәвия капкасыннан керер: алар—гөнаһлы мөселманнар. Икенчесе—Сакар: яһүдләр өчен; өченчесе—Сәгыйр: христианнар өчен; дүртенчесе—Җаһим: Кояш, Ай, йолдызларга табынучылар (Сабия) өчен, бишенчесе—Ләза: утка табынучыларга; алтынчысы— Хутамә: пот-пәрәстләр, сынга, һәйкәлләргә табынучылар өчен, җиденчесе: монафикълар өчен». Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 45. (Аллаһның җәзасыннан куркып. Аның юлында лпугры булып тормыш кичергән) тәкъва мөселманнар, һичшиксез, җәннәт бакчаларында, чишмә буйларында булачак. (46) Аларга: —Иминлек вә сәламәтлек илә керегез.—дип әйтелер 47. Без алар күнелендәге (хөсетлек, мәкер) чәнечкеләрне суырып аттык: алар инде туганлашып, кәнәфиләргә кара-каршы утырачак. (48) Алар анда беркайчан да (авыр зш эшләп) алҗымаячак вә аларны аннан беркайчан да чыгармаячак (49) (Ий. Рәсүлем) колларыма Минем ярлыкаучы вә гафу итүче икәнемне сөйлә. (50) Мин бирәчәк жәзанын бик тә хәтәр булачагын ла белдер (51) Аларга Ибраһим өенә килгән кунаклар (фәрештәләр) белән булган вакыйга турында да хәбәр бир (52) Ибраһим өенә кергәч, кунаклар әйтте: —Сәлам,—диделәр Ибраһим исә аларга: —Дөресен әйтим, мин сездән куркамын,—диде. (53) Тегеләр әйтте —Курыкма, без синен гыйлемле углын туачагы турыңда хәбәр китердек.— диделәр (54) —Картлыгым килеп җиткәч кенә сез мине (балаң туачак, дип) куандырырга килдегезме9 Мине нәрсә белән куандырачаксыз?—диде Ибраһим (55)—Без сиңа дөресен сөйләргә килдек, аң бул. өметеңне өзмә.—диделәр. (56)— Раббымнын рәхмәтеннән бары тик юлдан язганнар гына өмет өзә,—диде Ибраһим. (57)—Әй, илчеләр, тагын нинди йомышыгыз бар9—диде Ибраһим (58) Әйттеләр. —Без гөнаһлы халыкларга (һәлак итәргә) күндерелдек. (59) Лут гаиләсеннән тыш. (Лутныкыларны) коткарачакбыз. (60) Лутнын хатыныннан башкасын (коткарачакбыз) Аны (хатынны) без (җззага тартыр өчен) азгыннардан санадык (61) Илчеләр Лут гаиләсенә килгәч. (62) Лут аларга —Дөресен әйтим, сез мин таныганнардан түгел,—диде (63) (Кунаклар) әйтте:— Без алар (кяферләр) шикләнеп караган нәрсәне (газапны, һәлакәтне) алып килдек. (64) Сина Хакыйкать алып килдек Без дөресен сөйлибез (65) Төн урталарында гаиләңне юлга чыгар, үзен дә алардан калма. Сак булыгыз, артыгызга борылып карамыйча, боерылган якка китегез,—диделәр (66) Ана (Лутка) шушы хөкемебезне вәхий иттек: —Таң атканда аларның (Лутның гөнаһлы кардәшләренең) юлы. һичшиксез, киселәчәк (67) Шәһәр ирләре (шәһвәти кытыклану) куаныч белән (чибәр егетләр кыяфәтенә кергән) фәрештәләр янына килде (68) Лут аларга әйтте — Болар минем кунакларым,—диде. (69)—(Аларга кагылып) зинһар, мине оятка калдырмагыз. Аллаһтан (.җәзасыннан) куркыгыз, йөземә кызыллык китермәгез. 70. —(Безнең бу эшләребезгә тыкшынма) бөтен мирдән килгән егетләрне өеңә кертеп кунак итмә, димәдекме9 71. —Менә сезгә кызларым! (Аларбелән теләгәнегезчә) кыланыгыз (кирәксә, өйләнегез, кунакларыма гына кагылмагыз).—анле. 72. — (Рәсүлем) Синен тормышың белән ант итәмен ки. алар (җенсишәһвәти бозыклык) исереклек эчендә адашып йөри торган хәлдә иде (73) Кояш чыккан чакта аларны дәһшәтле-куркыныч бер гөрелте басты (74) Шулай итеп, Без алар өлкәсендәге җирнең астын өскә китердек Башларына яндырылган ташлар яудырдык (75) Хактыр ки. гыйбрәт алучылар өчен монда хикмәтләр бар (76) Алар (хәрабәләр) һаман үтеп-сүтеп йөри торган юл өстендә тора. (•Лут халкы арасында кутлвклвк (педерастия) бозыклыгы таракан була Шул гөнаһлары өчен Аиаһ Тәгагә агар өстенә дәһшәтле-куркыныч гере гте ишеттерә, гөрелтедән соң җир тетри башлый, башларына таш яудыра. агарның шәһәре хәрабәләргә әверелә Хагын юкка чыга* Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 77. Хакыйкатән. монда (бу вакыйгаларда) иманлы кешеләр өчен бер гыйбрәт бар. 78. Әйкә халкы да чынлыкта гаделсез-залим кавем иде 79. Без аларга җәза бирдек. Икесе дә (Әйкә белән Мәдьян халыклары) күренеп тора торган юл өстендә (ге хәрабәләр астында) 80. Менә тагын Хижр халкы да пәйгамбәрләрен ялганчыга чыгарды. 81. Без аларга могжизалы аятьләребезне иңдердек, ләкин алар баш тартты. (82) Алар иминлек өчен кыя-тауларны тишеп, торак ясадылар. (83) Аларны да иртәнге якта куркыныч гөрелте (һәлакәт) каплады (84) Җыйнаган байлыклары аларны һичбер жәзадан коткара алмады. (85) Без күкләрне, Җирне һәм алар арасындагыларны хаклык белән яралтгык. Ул Сәгать (Кыямәт), һичшиксез, сугачак. Хәзердән үк аларга хөрмәт белән бак. (86) Дөрестән дә, Раббын бар итүче, һәрнәрсәне белеп торучы. (87) Хактыр ки. Без сиңа кабатланучы жиде аятьне һәм изге Коръәнне бирдек. (Бер хәдистә бу аятьләрнең җиде аятьтән торган Фатиха сүрәсе икәнлеге әйтелә. Фатиха сүрәсе һәр рәкәгатьтә кабатлана. Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 88. Сак бул, без аларның бер кавеменә биргән дөнья малына кызыгып бакма, аларга эчең пошмасын вә мөэминнәргә кече күңелле бул. 89. Әйт: —Хактыр ки. мин бары тик (гөнаһ кылсагыз, җәзаланырсыз, дип) кисәтүче генә,—диген. 90. Фетнә коручыларга Без газап иңдердек (91) Алар Коръәнне вак- вак кисәкләргә бүлгәләделәр. (92) Валлаһи, дип әйтәмен ки, без аларны жавапка тартырбыз. (93) Кылган гөнаһлары өчен (94) Боерылганнарны яхшы аңлат вә (Аыаһка) тин (дип ташка, потка) табынганнардан ерак тор. (95) Сине мыскыллаганнарга каршы көрәшергә Безнең ярдәмебез житәр. (96) Алар: Аллаһ белән бер дәрәжәдә, дип, башка бер уйдырма тәңрегә табына башладылар. Озакламый барысы да ачыкланачак. (97) Алар сөйләгәннәргә синең (күкрәгең кысылып) жанын сыкраганны да бик яхшы беләмен (98) Син бүгеннән Раббына мәдхия укып, тәсбих әйт вә сәҗдә иткәннәр сафында бул. (99) Әҗәлең килгәнгә кадәр Раббына гыйбадәт кыл. 16—НӘХЕЛ (БАЛ КОРТЫ) СҮРӘСЕ (Нәхел—Бал корты сүрәсе 128 аятьтән тора. 68 нче аятьтә бал корты турында язылганга күрә, Нәхел исемен йөртә.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Аллаһтан әмер (Кыямәт көненә кадәр гөнаһ кылганнарга нинди хәтәр җәзалар биреләчәге турында кисәтүче Коръән) килде Аны (Ул бирәчәк җәзаларны) ашыктырмагыз. Аллаһ кяферләр тәңрегә тиң күргән нәстәләрдән ерак тора һәм Ул алардан өстен (Аллаһ бөек). (2) Ул Үзенең әмере белән теләгән колларына (пәйгамбәрләргә) вәхий аша фәрештәләрне иңдерде: —Миннән башка тәңре булмаганлыгы турында кисәтегез һәм гөнаһ кылудан куркыгыз.—дип кисәтү өчен. 3. Ул күкләрне вә Җирне Хакыйкать (нең тантана итүе) өчен яралтгы. Ул (кяферләрнең Аллаһка) тин күреп табынганнарыннан өстен 4. Адәмне Ул бер тамчыдан яралтты. Шулай булуына карамастан, ул (Адәми зат) дошманлаша. (Ш Ногманида; бер тамчы судан халик кыла Т Кочигиттә бер тамчы судан яралтты М Азидә из малой капли жизненной. *малая капля жизненная»—это сперматозоид, находящийся в семенной жидкости.) 5. Малларны (дөя, ишәк, кә.җэ, сарык, сыерларны да) сезнен файдага яралпы (атланып йөрергә, яңгыр-кардан саклану өчен йоннарыннан, тиредән җылы кием тегәргә). Ризыкланыр өчен дә (итен ашарга, сөтен эчәргә). (6) Кичен абзарга япканда да, иртәләрен көтүгә куганда да сезнен өчен бу малларда матурлык һәм куаныч бар. (7) Алар сезнен тауарларыгызны төяп, (шул йөк хайваннары булмаса, ул араларга барып та җитә алмаган булыр идегез, барып җиткәндә дә. ярты җаныгыз чыккан булыр иде) ерак мәмләкәтләргә алып бара. Шик юк ки. Раббыгыз ярлыкаучы, миһербан ияседер. (8) Атланып йөрер өчен, мәртәбәләр (тантаналар) өчен атларны, качырларны, йөкташыр хайваннарны (дөяне) яралттык. Сез әлегә белмәгән башка бик күп нәрсәләрне яралтырбыз 9. Тугры юлга бары тик Аллаһ кына күндерә ала. Ялгыш юлдагылар да бар Аллаһ ихтыяр итсә, барыгызны да, һичшиксез, тугры юлга күндергән булыр иде (10) Ул сезнен өчен күктән яңгыр яудырды Эчәр өчен су бирле, хайваннарыгыз утлап йөрсен өчен үләннәр өстерде (11) (Аллаһ) сезнен өчен игеннәр, зәйтүннәр, хөрмә агачлары, йөземнәр вә жиләк-жимешләрнең һәрберсен үстерде Боларда башында фикере булган кеше өчен, әлбәттә. Аллаһнын барлыгына. Аның чиксез кодрәтенә дәлил бар (12) Төнне, көнне. Кояшны. Айны сезнең өчен бар итте Йолдызлар да Аның әмеренә буйсына. Хактыр ки, боларның һәрберсендә акылы башында булганнар өчен гыйбрәтләр бар. (13) Сезнен өчен Жир өстен төрле төстә (чәчәкләр, үсемлекләр) яралпы Үгет алырдай зиһенлелөргә монда, әлбәттә, исбат-дәлил бар. (14) Саф ит (балык) ашасыннар дип, зиннәтләр (энҗе-мәрҗәннәр) чыгарсыннар дип. Ул сезнен өчен дингезне яралпы. Күрәсеңме, көймәләр (диңгез суларын) ярып йөзеп йөри; (ул көймәләрдә адәмнәр Аллаһнын) рәхмәтен эзләсеннәр һәм (бар табышларына) шөкер итсеннәр өчен. 15. Сез тетрәп чайкалмасын дип. Ул Жир йөзенә каты токымлы таулар тезмәсен беркетте, елгалар, юллар ясатты Ихтимал, сез тугры юл буйлап китәрсез дип (16) Тагын әллә нинди галәмәтләр, йоллыхтар да аларнын юлын дөресләр өчен (яралтылды) 17. Яралткан белән яралтырга көченнән килмәгән тиң буламы’’ Шуны да аңлар дәрәжәдә түгелмени сез? 18. Аллаһнын бәрәкәтен (рәхмәтен, байлыгын) санарга алынсагыз, очына чыга алмассыз. Шик-шөбһәсез ки, Аллаһ ярлыкаучы, гафу итүче. (19) Аллаһ яшерен эшләрегезне дә, ачыкларын да белеп тора. 20. Аллаһны инкарь итеп, алар табынган затлар (потлар) берни дә яралта алмый Чөнки алар (потлар) үзләре дә (кемдер тарафыннан) ясалган (21) Алар жанлы түгел, үлеләр (Алар үзләренә табынучыларның) кайчан терелтеләчәкләрен дә белми. 22. Аллаһ бер генә. Ахирәткә ышанмаганнар бар, аларнын күңелләре инкарьчы, үзләре тәкәббер. масай>ан кешеләр. (23) Шик юк ки. аларнын яшергәнен дә, яшермәгәнен дә Аллаһ белеп тора. Аллаһ — Мин бөек,—дигәннәрне сөйми (24) Атарга — Раббыгыз ни иңдерде’’—дип әйтсән. —Әби-баба сөйләгән әкиятләрне,—диләр. 25. Кыямәт көненә (аздыручылар) үз гөнаһлары белән бергә, үзләре юллан яздырган наданнарның гөнаһларын да үз жилкәләренә төяп алып килер Аһ, нинди авыр йөк булыр ул! 26. Алардан элек яшәгәннәр дә (пәйгамбәрләренә) хәйлә корды Ахырда Аллаһ та аларнын йортларын нигезеннән алып, түбәсенә кадәр астын өскә китерде Бу гарасат азарга көтмәгәндә килеп басты (27) Ахырда. Кыямәт көнендә (Аиаһ) ал арны бичара итәр һәм әйтер —Аллаһка тин күреп табынган нәстәләрегез аркасында (мөэминнәр илә) дошманлаша идегез. Ул нәстәләрегез кайда?—дияр. Гыйлемле кешеләр әйтер: —Чыннан да, бүген кяферләр бичара булып, хәтәр хәлдә калды,— диярләр. 28. (Коръән белән гамәл кылмыйча) үзләренә үзләре яманлык чакырган кешеләрнең жанын алганда алар (мөшрикләр җан алучы) фәрештәләргә ялварыр: —Без бернинди дә яманлык кылмадык,—диячәкләр. (Фәрештәләр әйтер): —Ялганлыйсыз. Аллаһ сез кылганнарның барысын да белеп тора. (29) Бәс, жәһәннәм капкасыннан керегез, сез мәңгегә шунда калачаксыз. Үзләрен (барча кешедән) өстен куйганнарның урыны бик тә хәтәр урын. 30. (Гөнаһлардан) сакланганнарга: —Раббыгыз ни иңдерде?—дигәч, алар: —Игелек иңдерде,—дип әйтер. Фани дөньяда игелек кылганнарга игелекле әжерләр булыр. Ахирәт йорты исә бик тә хәерледер. Тәкъва мөселманнарның йорты, чыннан да. Сәгадәттер (31) Ул урын—арыкларыннан чишмәләр агып торучы Гаден жәннәтләредер. Анда һәр теләгән нәрсә бар. Аллаһ Тәгалә тәкъва мөселманнарны шулай бүләкли. (32) Саф мөселманнарның жаннарын игелек белән алганда фәрештәләр әйтер: —Сезгә сәлам. Кылган игелекләрегезгә күрә, жәннәткә керегез,—диячәкләр. 33. (Кяферләр) үз яннарына (җәза) фәрештәләре килмәс яки Раббының әмере жиренә житмәс, дип өмет итәме? Алардан әүвәл яшәгәннәр дә нәкъ шулай кыланганнар иде. Аллаһ аларга бәла китермәде, алар үзләренә үзләре бәла китерде. (34) Ахырда кылмышларының жәзасы үзләренең өстенә төште вә (пәйгамбәрләрне) мәсхәрә итеп көлгәннәре (нең җәзасы) аларны һәрьяклап камап алды. 35. Ялган тәңреләргә табынганнар әйтте: —Аллаһ ихтыяр иткән булса иде, без дә. аталарыбыз да башка затка табынмаган булыр идек. Аның рөхсәтеннән башка һичбер нәрсәне харамга чыгармаган булыр идек,—диделәр. Алардан алда яшәгәннәр дә шулай кыланган иде Аятьләребезне ачык-төгәл итеп аңлатудан, кисәтүдән башка пәйгамбәрләрнең бүтән вазифалары бармы икәнни соң? 36. Хактыр ки. Без: —Аллаһка буйсыныгыз һәм Тагуттан ваз кичегез,—дип кисәтсеннәр өчен, пәйгамбәрләр күндердек. Аллаһ аларның (мөшрикләрнен) бер кавымын тугры юлга күндерде. Бер кавымын исә адаштырды. Җир өсте буйлап сәяхәт итегез һәм багыгыз, инкар итүчеләрнең язмышы ни белән бетте икән? (•Тагут—Хак Тәгаләне танымыйча, инкарь итеп, азган, адашкан һәр кешегә һәм шайтанга карата кулланыла торган сүз». Хәйретдин Караман, Садретдин Гүмеш тәфсирләреннән.) 37. (Ий. Рәсүлем) син аларның тугры юлга басмаганнары на кайгырасың, ләкин син белеп тор, Аллаһ ихтыяр итмәсә, адашканнарны тугры юлга чыгармас. Аларның ярдәмчесе дә булмас (Аларга тугры юл күрсәтүче дә булмас). 38. Алар үзләренең иң олы антлары—Аллаһ исеме белән: —Валлаһи, Аллаһ үлгәннәрне терелтмәячәк,—дип ант иттеләр. Юк шул (алар хаклы түгел), Аллаһ вәгъдәсендә торачак (үлеләрне терелтәчәк). Ләкин бу турыда күбесе белми. (39) Бәхәс күтәргән мәсьәләләрне ачыклар өчен, денсезләрнен ялганчы икәнен күрсәтер өчен Ул аларны терелтәчәк. 40. Без берәр нәрсә булуын теләсәк: —Бар бул,—дибез—һәм ул әйбер шундук барлыкка килә. 41. Рәнҗетүләргә чыдый алмыйча, Аллаһ юлы белән һижрәт иткәннәрне Без яхшы жирләргә урнаштырабыз. Белеп торыгыз, Ахирэтнен әжере аннан да яхшырак булыр (42) Алар (ватаннарын, йортларын, малларын ташлап. һиҗрәт иткән мөселманнар) бары тик Раббы га тәвәккәл иткән чыдам кешеләр 43. Синнән алда да Без пәйгамбәр итеп үзләренә вәхий иңдерелгәннәрне генә җибәрә тордык. Белмәгәнегезне белгәннәрдән сорагыз. (44) Ал-ачык могҗизалар һәм китаплар белән (пәйгамбәрләрнеҗибәрдек) Кешеләргә, үзләренә иңдерелгәнне аңлатмак өчен вә уйлый-уйлый аңласыннар дип. сиңа да бу Коръәнне иңдердек. 45. Мәкер тозаклары корганнар. Аллаһ әмере белән безне җир йотмас яки абайламаган яктан өстебезгә һәлакәт килмәс, дип, (46) яки (тормыш мәшәкатьләре белән) мәшгуль булганда Аллаһнын җәзасы тотмас, дип уйлыйлармы’’ Алар Аллаһны төп башына утырта һәм (качып котыла) алмас (47) Яки Аллаһ аларны әкрен-әкрен киметә-киметә бөтенләй бетермәячәк, дип өмет игәләрме’’ Шик юк ки, Раббын шәфкатькә юмарт һәм бик мәрхәмәтле 48. Аллаһ яралткан барча нәрсәләрне күрмисезмени? Аларнын күләгәләре Аллаһка сәҗдә итеп уңга-сулга чайкала (49) Күкләрдә булганнар. Җирдәге җан ияләре вә бөтен фәрештәләр, тәкәбберләнмичә. Аллаһка сәҗдә итәләр (50) Алар өстән күзәтүче Аллаһнын җәзасыннан куркалар һәм үзләренә боерылганны башкаралар (51) Аллаһ боерды: — Икенче тәңре эзләмәгез. Аллаһ бер генә Шулай булгач, Минем җәзамнан куркыгыз,—диде. (52) Күкләрдә, Җирдә ни булса. Аныкы Итагать итү дә бары тик Ана гына. Шулай булгач, Аллаһнын җәзасыннан курыкмыйча, башка бер заттан куркасызмы9 (53) Сезгә нинди генә нигъмәт килсә лә. барысы да Аллаһтан Ахырда үзегезгә зыян килгәч, бары тик Аллаһка ялварасыз. (54) Өстегездән бәла алынгач, бер кавемегез Аллаһка тиңдәш эзли башлый 55. Биргән нигъмәтләргә каршы җавап итеп, алар көферлек кыла. Кәефләнүләрегезне шулай дәвам итегез. Ләкин озакламый ни буласын белерсез. 56. Алар һичнәрсәдән хәбәре булмаган потларына Без биргән нигъмәтләрдән өлеш чыгара. Валлаһи, кылмышларыгыз өчен сез җавапка тартылачаксыз әле 57. Алар: —Аллаһнын кызлары бар,—дип гайбәт сата. Әстәгъфирулла! Аллаһ мондый эшләрдән азат Күңелләренә хуш килгәннәрне (малайларны) алар үзләренеке итә (•Хузагә һәм Кинанә кабиләләре: фәрештә.1әр—Аыаһның кызлары. диделәр Үзләре яңа туган кыз балаларын туфракка тереләй күмәләр. Янәсе, кыз балалар Аллаһка китсен, ир балалар аларның үзләренә калсын» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 58. Аларның берәрсенә —Хатынын кыз бала тапты,—дип, сөенечле хәбәр китерсән. үпкәләүдән анын йөзе карала (59) Бу хәбәрне алгач, ул кардәшләренең күзенә күренергә оялып, качып йөри — Моны (кыз баланы) мескен рәвештә янымда асрыйммы, әллә туфракка күмимме?—дип хәсрәткә бата. Гыйбрәт алыгыз: бу нинди яман гадәт (60) Ахирәткә ышанмаганнар яман гадәтле була. Иң күркәм сыйфатлар Аллаһта (юлында) гына Чөнки Ул һәрнәрсәдән өстен вә хикмәт ияседер 61. Гаделсезлекләре аркасында кешеләрне җәзаларга теләсә. Аллаһ Җир йөзендә бер генә жан иясен дә калдырмыйча һәлак итеп бетергән булыр иде. Ләкин ул аларны (җәзаларын) тәкъдирләрендә язылган вакыткача кичектерә Әҗәлләре бер сәгать тә иргә килмәс, бер сәгатькә дә сонга калмас 62. Күңелләренә хуш килмәгәннәрне алар Аллаһка сылтыйлар Үзләре кылган вәхшилекне игелек дип, телләре белән ялган сөйлиләр һичшиксез, алар өчен бары тик ут хәзерләнгән һәм алар иң беренчеләрдән булып, утка агылачак. 63. Валлаһи, синнән элек яшәгән халыкларга да Без пәйгамбәрләр күндергән идек Ләкин шайтан аларның (яман) эшләрен яхшы итеп күрсәтте (шуның аркасында алар иман китермәде) Менә хәзер ул (шайтан)—аларнын остазы Алар өчен әрнетүле газап әзерләнгән 64. Гауга чыганагы булган бәхәсле мәсьәләләрне яхшылап аңлатып бирерсең дип. иман китергән халыкка тугры һәм хәерле юл булсын дип. Без сиңа бу Китапны иңдердек. 65. Күктән яңгырлар яудырып. Аллаһ жансыз туфракны терелтте. Хактыр ки. монда тыңлый белгәннәр (мәгънәле сүзгә колак салганнар) өчен гыйбрәтләр бар. 66. Әлбәттә, хайваннарда да сезнең өчен гыйбрәтләр бар Аларның эчәкләре белән кан арасыннан килә торган саф сөтне сезгә эчерәбез, (улсөт) сезнен тамагыгызга ләззәтле тәм биреп уза. 67. Хөрмә, йөзем кебек җимешләрдән сез ләззәтле эчемлек һәм татлы ризыклар ясыйсыз. Менә боларда уйлый белгәннәр өчен бөек бер дәлил һәм гыйбрәтләр бар. (•Эчемлек» мәгънәсендәге *сәкәр» кәлимәсе төрле тәфсирләрдә төрлечә тәрҗемә ителә, төрлечә шәрехләнә Әйтик. Крачковскийда ул: напиток пьянящий, диелгән Башка тәфсирләрдә дә күбесенчә исерткеч турында сөйләнә. Аятьтәге «сәкәр» кәлимәсенең башка мәгънәләре дә бар «Шыра-сыра». ягъни йөзем вә яки башка җимешләрдән ясалган татлы су. ширбәт һәм дә •серкә» мәгънәләренә дә ия икәнлеген искәртергә кирәктер» ) 68. Раббың бал кортына әйтте: —Тауларда-кыяларда, агач куышларында вә кешеләр корган каралтыкураларда үзенә оялар-умарталар яса (69) Аннан сон җимешләрнең һәрбереннән авыз ит. Аллаһ күрсәткән юллар буйлап оч.—диде. Аларның эченнән кешеләр өчен шифа булырлык төрле төстәге ширбәт (бал) чыга. Бу эшләрдә уйлый белгәннәр өчен бөек гыйбрәтләр-дәлилләр бардыр. 70. Сезне Аллаһ яралтты Ахырда сезне вафат иттерәчәк. Белгәннәрен онытып бетереп, балалар акылы кергәнгә кадәр озак яшәтеләчәк кешеләр дә арагызда бар Һичшиксез. Аллаһ гыйлем вә кодрәт иясе. 71. Аллаһ кайсыларыгызга ризыкны бүтәннәрегезгә караганда арттырып бирде Мул ризык алганнар үз әмерләрендә булганнарга өлеш чыгармадылар, аларны да үзләре белән тигез күрмәделәр. Бәс. шулай кылгач, алар Аллаһнын нигъмәтләрен инкарь итә булып чыга түгелме сон? (Ягъни, мөшрикләр ул ризыкларны Аллаһ бирмәде, безнең потларыбыз бирде яки ул малларны без уз көчебез белән таптык, үзебез теләгәнчә тотабыз, диләр.) 11. Аллаһ арагыздан хатыннар яралтты. хатыннарыгыздан угыллар, оныклар яралтты вә сезне саф азыклар белән ризыкландырды. Алар һаман ялган (ходайлар)га ышанып. Аллаһнын нигъмәте турында көферлек кылачаклармы? (73) (Мөшрикләр) Аллаһны инкарь итеп, үзләренә Күктән дә. Жмрдән дә бернинди ризык та бирергә көчләреннән килмәгән нәмәстәләргә (сыннарга, ташларга) табыналар. 74. Аллаһка тиңдәшләр китермәгез. Аллаһ барысын да белә, сез генә белмисез. 75. Берни эшләргә дә кулыннан килмәгән, башка берәүнең колы булган бичара белән татлы ризыклар биреп, шул ризыкларны күрсәтмичә дә. күрсәтеп тә сарыф иткән Затны чагыштырыгыз Алар бертигез була аламы? Хактыр ки. бөтен мактау Аллаһка гынадыр. Ләкин аларнын күбесе моны анламый (76) Аллаһнын гыйбрәтле мисалы бар. Әйтик бер тетсез кеше берни зшли алмый вә хуҗасының сыртында артык йөк булып яши бирә ди (Хуҗасы аны) кая гына җибәрсә дә эш майтара алмый икән бичара Инде дә шушы бичара белән тугры юлда булып, гаделлекләригелекпәр кылган кеше тигез булырмы? 77. Күкләр һәм Җирдәге яшерен серләрне бары тик Аллаһ кына белә Кыямәтнен кубуы керфек каккан арада, хәтта аннан да кыска вакытта булуы мөмкин Хактыр ки. Аллаһнын кодрәте кин. 78. Берни белмәгән, аңламаган хәлдә сезне анагыз карыныннан чыгарды, бәлки шөкер итәрсез дип. сезгә колаклар, күзләр һәм күңел сиземе бирде 79. Аллаһ әмере илә Күктә очкан кошларны алар күрмиме'.’ Аглаһтан башка аларны беркем лә очырта алмын Имандылар өчен монда хикмәтләр бар. 80. Истирахәт кылыр өчен, хозурланыр өчен Аллаһ сезгә өйләр ясатты Урын күчкәндә жинел булсын дип. тукталышларда яшәргә уңай булсын дип. мал тиресеннән кулай өйләр яралтты, йоннан, ябагаларыннан вә кылларыннан билгеләнгән бер вакытка чаклы файдалансыннар дип. кирәк-ярак яралтты 81. Яралтканнар (агачлар)нын күләгәләрен сезгә бирде Сыеныр өчен тауларда мәгарәләр яралтты. Эсседән саклый торган киемнәр, сугышта (ярсу орышлардан) саклый торган калканнар яралтты Шулай итеп. Аллаһ сездән мөселман ясар өчен нигъмәтләрен тәмамлый (82) Алар инкарь итсәләр (кайгырма, монда синең гөнаһың юк), синен вазифан бары тик (Амаһның әмерләрен) ачыклап бирү генә (83) Нигъмәтләрнең Аллаһ тарафыннан килгәнлеге турында аларга бик яхшы белдерелде Ләкин ахыр килеп, тагын инкарь иттеләр. Аларнын күбесе кяфер 84. (Кыямәттә) һәр өммәттән шаһит (итеп, уз пәйгамбәр./әрен) чакырачакбыз, анда инде кяфсрләрнен ярлыкау сорап ялваруларына да. ярлыкауга да мөмкинлек булмас 85. Ул гаделсез залимнар (жрһәннәм) жәзаларын күргәч. (ялварачаклар, ләкин) жәза ж иңеләй телмәячәк, (кичектерелмәячәк, гөнаһларын юарга) мөмкинлек тә аларга бирелмәячәк. 86. Аллаһтан башка тәңреләргә табынучылар үзләренең ялган тәңреләрен күргәч, әйтер -Раббыбыз. менә шушылар инде Сина тин күреп, табынган нәрсәләребез Тегеләре дә кяферләргә карап. —Сез (шыр) ялганчылар,—дип кычкырырлар 87. Ул көнне барысы да Аллаһка баш ияр Алар уйлап чыгарган «тиңдәшләр» юкка чыгар 88. Кяферләр арасында кешеләрне Аллаһ юлыннан тайдырганнар бар Без аларнын жәзасына (фани дөньяда куптарган фетнәләре, гыйсъяннары , бозыклык таратканнары өчен) тагын өстәмә газап та бирәбез (89) Ул Көнне һәр өммәткә каршы үзеннән чыккан шаһитне чакырачакбыз Сине дә (ий. Мөхәммәд) үз кавеменә каршы шаһит итеп күндерәчәкбез Бар нәрсәне ачыклап бирсен дип. тугры юлны күрсәтүче һәм рәхмәт чыганагы вә мөселманнар өчен бер сөенче буларак, сина бу Китапны иңдергән илек 90. Хактыр ки. Аллаһ гадел булырга, игелекле булырга, кардәшләрегезгә ярдәмле булырга боерды Җирәнгеч эшләрне, хөсетлекне вә бозык гамәлләрне тыйды Бәлки дә сез. ниһаять, игә килерсез: дип. ул сезне кисәтә. (91) Килешү төзегәнсез икән (сүз биргәнсез икән—сүзегездә торыгыз, вәгъдә иткәнсез икән—вәгъдәгезне үтәгез, ант эчкәнсез икән—антыгызны бозмагыз). Аллаһ исеме белән биргән ашыгызга, нәзерегезгә бигрәк тә тугры калыгыз, сез Аллаһны үзегез өчен шаһит иттегез. Шик юк ки. Аз гаһ сезнең ни кылачагыгызны белен тора (92) Күзәнәкләрен тыгыз итеп бәйләгән бәйләвен сүтеп ташлаган хатын хәлендә калмагыз. Бер халык икенчесеннән (сан ягыннан да. байлыгы белән дә) өстен булырга мөмкин. Ләкин ул өстен халык өстен булмаганын кыерсытмасын Үз мәнфәгатегезне генә күз унында тотып, биргән антыгызны хәйлә-мәкер белән бозып, әнә шул хатын шикелле була күрмәгез Аллаһ сезне шулай сынап бага һичшиксез. Аглаһ сезнең парә-парә гаугалашканына шин сәбәбен Кыямәттә ачык күрсәтер (93.) Әгәр дә Аллаһ ихтыяр итсә. барыгызны да бер өммәт (бер халык) иткән булыр иде. Ләкин Ул (адашырга) теләгәнне адаштырыр, (игелек кылырга) теләгәнне тугры юлга чыгарыр. Кылганнарыгызга күрә, сез жавап тотачаксыз (җәзасын алачаксыз). 94. Аякта нык басып торганда таеп егылмас өчен (Ислам юлы белән барганда көферлеккә күчмәс өчен), хәйлә белән килешүләр төземәгез (мәкер илә ант итмәгез). Тугры юлдан тайсагыз, сезнең өскә афәт килер. Сезнең өчен хәтәр газап әзерләнгән. (95) Аллаһ исеме белән биргән антыгызны арзанга сатмагыз (вак-төяк өчен дә Аллаһ исеме белән ант итмәгез). Хактыр ки, Аллаһ хозурындагылар сезнең өчен тагын да хәерлерәк икәнен белсәгез икән. 96. Сез жыйган (дөнья малы) бетәчәк, Аллаһ катындагылар исә мәңгелек Һичшиксез, сабыр-чыдам булганнарга, иң гүзәл гамәлләренә күрә, яхшы әжер бирербез (97) Ир кешеме ул, хатынмы, мөселман булып, игелекле эшләр башкарса, аларны, һичшиксез, матур тормышта яшәтәчәкбез һәм әжерләрен дә кылган иң игелекле эшләре буенча бирербез. (98) Коръән укыганда шайтаннан Аллаһка сыен (әгүзү билләһи минәшшайтан ирраҗим, дип әйт) (99) Иманга килеп, бары тик Раббыга гына тәвәккәл иткәннәр өчен аның (шайтанның) һичбер хакимлеге булмас— бу Хакыйкать. (100) Ул (шайтан) бары тик үзе белән дуслашканнар һәм Аллаһка тиңдәш тапканнар белән генә идарә итә ала 101. Без бер аятьне икенчесе белән алыштырганда: —Син ялганчы—бу аятьләрне үзен генә уйлап чыгарасын.—диделәр. Гәрчә, Аллаһ үзенең ни кылганын бик яхшы белә. Хәер, аларның күбесе бу турыда белми 102. Әйт —Иман китергәннәрнең иманын ныгытыр өчен. Хакыйкать буларак, кулланма һәм сөенечле хәбәр сыйфатында Изге Рух (Җәбраил) аша Раббы иңдергән аятьләр ул,—диген (103) Чыннан да. Без аларнын: —Боларны аңа бары тик ниндидер бер кеше өйрәтеп тора,—дигәннәрен ишетәбез Алар күз алдында тоткан кешенен теле—чит тел. Коръәннең теле ачык мәгънәле гарәп теле бит. (Дөньякүләм мәшһүр галимнәр бу аятьтәге *Алар күз алдында тоткан кешенең теле— чит тез» җөмләсен кешеләргә болай ирештерә башлауга ук кяферлар: христианлыктан яңа гына Исламга күчкән. Җаббар. Ясир, Каиса, Гаддәс кебек белемле кешеләр әйтеп торып Мөхәммәдкә аятьләр яздырган, дигән имешмимеш тарата.) 104. Аллаһнын аятьләренә ышанмаганнар юкмы? Әлбәттә, Аллаһ аларны тугры юлга өндәмәс Андыйлар өчен әрнетүле жәза хәзерләнгән. (105) Бары тик ялганлаучылар гына Аллаһнын аятьләренә ышанмый Менә шулар инде чын алдакчылар. (106) Чын күңелдән Аллаһка инанган булып та, көферлеккә (сүз белән Исламнан баш тартырга) мәжбүр ителгәннәрдән башка, иман китергәннән сон да Аллаһны инкарь иткән һәм көферлеккә чумган кешеләргә Аллаһ тарафыннан жәза булыр Алар өчен хәтәр газап хәзерләнгән. («Гаммәр белән атасы Ясир вә анасы Сөмәйяне Кораеш кяферләре диннән яздырырга тырышты Нәтиҗәсе булмагач, кяферлар Сөмәйянең ике аягын ике дөягә тагып, урталай аердылар Ясирне дә үтерделәр Болар Ислам юлында иң беренче шәһид киткәннәр Җәзалауларга чыдый алмыйча. Гаммәр теле белән дененнән ваз кичте, Аллаһны инкарь итте Рәсулулла әйтте Гаммәр башыннан аягына кадәр иман белән тулы кеше. Иман аның тәненә, канына сеңгән, диде. Әгәр дә алар сине тагын денеңнән чык. дип җәзалый башласа, алар теләгәнчә әйт: юри генә Аллаһтан ваз кич, диде» Хәсән Чантай тәфсиреннән) 107. Бу (җәзаның) сәбәбе шулдыр ки, алар дөнья тормышын Ахирәтнекеннән артык сөйделәр. Аллаһ кяферләр өерен һидаяткә ирештермәс. (108) Аллаһ аларның күңелен, колакларын вә күзләрен томалап куйды Шуна күрә, алар надан һәм гамьсез. (109) Шик юк ки. алар Ахирәттә дә зарар күрәчәк. 110. Рәнжетүләрдән сон һижрәт иткән, аннан сон сабыр итеп. Жиһадта катнашканнарга Раббын, һичшиксез, ярдәм итәр Болардан сон Раббын. әлбәттә, ярлыкар, гафу итәр. (111) Ул Көнне һәркем килеп, үз жанын коткарырга маташыр вә һәркемгә кылган гамәлләренә күрә, киметмичә әжере бирелер Аларга (гөнаһларыннан) артык гаделсезлек булмас. 112. Гыйбрәт өчен Аллаһ бер шәһәрнен язмышын мисалга китерә: бу шәһәр куркусыз хозурлыкта яши иде. аларга һәрьяклап азык-төлек мул килә. Тора-бара алар Аллаһ биргән нигъмәтләргә көферлек кыла башлады. Аллаһ та аларга. кылмышларына күрә, ачлык вә курку киемнәрен кидерде (113) Хактыр ки. аларга үхтәре арасыннан пәйгамбәр килде, ләкин алар аны ялганчыга чыгарды. Гаделсезлек кылганга аларны жәза тотты 114. Аллаһ биргән хәләл һәм саф ризыкларны ашагыз. Аллаһнын юмартлыгына шөкер итегез. Әгәр сез. чыннан да. Ана гына гыйбадәт кыласыз икән. (115) Ул сезгә бары тик үлгән хайванны, кан. дунгыз итен һәм Аллаһтан башка исем белән бугазланган хайванны (ашарга) харам кылды. Мәжбүр булган кеше (башка ризык булмаганда). артыгын кыланмыйча (ачтан үлмәс микъдарда) ашый ала. Хакыйкатән. Аллаһ ярлыкаучы вә миһербанлы. 116. Уйлап чыгарылган ялганга таянып, телегез белән —Бу—хәләл, бусы—харам,—дисәгез. Аллаһка каршы нахак сөйләгән булырсыз Аллаһка карата ялган уйдырмалар сөйләүчеләр бәхеткә ирешә алмас (117) Алар өчен (җыйган байлыклары фани дөньяда) бик аз файда бирер, аның каравы Ахирәггә аларга хәтәр жәза әзерләнгән. 118. Яһүдләргә нәрсәләр харам икәнлеге турында Без сина алда аңлаткан идек инде. Без аларны жәберләмәдек, алар үзләренә үзләре золым китерде (119) Наданлыклары аркасында яманлыклар кылып та. соңыннан тәүбәгә килеп, тормышларын (Коръәнчә) рәткә салганнар ярлыканыр Тәүбә итүчеләрне Аллаһ. һичшиксез, ярлыкар һәм Ул аларга мәрхәмәтле булыр 120. Ибраһим ихластан Хакка инанган. Аллаһка итагать иткән бер имам иде. Аллаһка тиңнәрне ул эзләмәде. Ул мөшрик түгел иде (121) Ул Аллаһ нигъмәтләренә шөкер итүче иде. Аллаһ аны сайлады, тугры юлга күндерде (122) Ана дөньяда муллыкигелек бирдек. Ахирәттә дә ул изгеләр сафында булыр. (123) Сина да: —Тугры юлга басканда Ибраһим тоткан динне ал. Ул мөшрик түгел иде,—дигән идек (124) Шимбә көнне ял итү бары тик шул турыда гауга чыгарганнарга гына бирелде. Кыямәт көнендә Раббын алар гауга күгәргән мәсьәләне чынлыклап ачыклар. 125. (Ий. Мөхәммәд) син Раббын юлына хикмәтләр һәм матур үгетләр белән чакыр, алар белән бик тә гүзәл рәвештә бәхәсләш Аллаһ тугры юлдан язганнарны бик яхшы белеп тора. Ул тугры юлга басканнарны да бик яхшы белә. 126. Жәза бирсәгез, үзегезгә бирелгән жәза микъдарында гына жәзалагыз Ләкин (җәзаламыйча) сабыр итсәгез, һичшиксез сезнең файдага булыр (•Ухуд сугышында яһүдләр хәзрәти Хәмзәне каты яралыйлар Борыны, колаклары киселеп. үпкәсе актарылган хәлдә аны Рәсулулла (аилаллаһү галәиһи яәсөлләм) күреп •Валлаһи, әгәр дә мин Аыаһ ярдәме белән җиңү яуласам, агам үчен алып. ашрның җитмеш кешесен шулай кылачакмын».-диде Шуннан соң бу аять иңдерелде Рәсулулла антын бозды. кайтармады» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 127. Сабыр бул. Синен сабырлыгын да Аллаһ ярдәмендә Алар өчен хафаланма Алар корган мәкерләр сине кайгыга салмасын (128) Шөбһәсез. Аллаһ (гөнаһ кылудан) курыкканнар һәм игелек кылганнар янында.