Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИТМӘСКӘ КИЛГӘННӘРНЕҢ БЕРСЕ

Бодай була Бик тә инде драматург буласы кило Ризванның Галиәсгар Камал. Мирхәйдәр Фәйзи кебек. Шагыйрьләр дә. прозаиклар да күп әдәбиятта, ә драматурглар бармак белән генә санарлык. Үзенә остаз эзли Ризван Армиядән кайтып Казан педагогия институтында укып йөргән чагы. Яңа гына язган пьесасын күтәреп. китә бу • Татарстан яшьләре» каршындагы иҗат түгәрәгенә Әмма монда да шагыйрьләр. прозаиклар буа буарлык,—драматурглар остазы юк Гәзиттә әдәбият бүлеген җитәкләүче Шамил Маннапов аңа язучылар союзы консультанты драматург Әнәс Камалга барырга киңәш бирә. Галиәсгар Камалның улы аны. пьесасын уку өчен, өенә чакыра. Татар драматургиясе үзе пьесаларын язган өйгә! «Шәп! Шәп!» дип утырган консультант икенче актны «Булмады бу!» дигән сүзләр белән тәмамлый Картының яшь авторына чыгарган хөкем карарын ишетеп торган Сәлимә апа Ризванны якларга алына «Карама, энем, аның сүзләренә, синнән алда, ачулары килеп, бер-ике егет бүрекләрен ташлап киттеләр инде,»—ди ул. Әнәс Камал исә болай өсти «Маташма, энекәш, болай язсаң, синнән барыбер драматург чыкмый'» Ризванга үзеннән алда килгәннәрнең батырлыгын кабатларга туры килә. «Драматург булмасам. шушы бүрегемне башыча кимим1»—ди дә бу. бүреген атып бәреп, өйдән чыгып китә. Бәлки, бу музей-йортта бер экспонат арткандыр, анысы әлегә билгесез. Әллә инде кырык пьеса язган драматургның сүзләре тәэсир иткән. Ризван «болай язмыйча», башкачарак маташырга тотына Башына яңа бүрек сатып алырлык гонорар ява башлый. Аллага шөкер! Ниһаять, яшь драматурглар семинарында, кырык пьеса язган Аяз Гышзәҗев үзе. аның пьесаларын укыганнан соң: «Ризван тумыштан драматург!» дип белдерә. Остазның сүзләрен раслап. «тумыштан драматург»ның әсәрләре бер-бер артлы театр сәхнәләрен яулый Бүгенгесе көндә Ризвизз Хәмид аз да түгел, күп тә түгел— утызлап пьесаның авторы «Синеңурыныңа кайттым» драмасын Татар дәүләт академия театрында 1978 нче елда Марсель Сә.зимҗанов сәхнәләштергән Кәрим Тинчурин исемендәге. Минзәлә. Ә.змәт. Оренбург шәһәрләрендәге театрлар аның әсәрләренә бик еш мөрәҗәгать итәләр Башкортстандагы Сибай дәүләт театры аның дүрт пьесасын тамашачыларга күрсәтте Камал театрында уңышлы барган •Китом инде» («Под знаком Марса») драмасы элеккеге Советлар иленең егермеләп театрында куелып. азы аренага күтәрелде Ул пьесаны күренекле драматург, Мәскәүнең югары әдәби курсларында Ризванның семинар җитәкчесе Виктор Розов үзе тәрҗемә иткән «Современная драматургия» журналында һәм Мәскәүнең башка басмаларында Ризванның җиде пьесасы басылган Шуларга драматургның киносценарий жанрындагы актив эшчәняеген дә өстик Р Мингалим белән бергә иҗат ителгән «Идегәй» исемле киносценарийның да. «Тукай» телевизион фильмының да бер авторы —ул! «Чабаталы чәүчәлек» дигән яңа комедиясе Казан дәүләт яшьләр театры репертуарында сәхнә көтә. Күптәзз түгел үткәрелгән яшь драматурглар семинарында шундый бер зрактны игълан иткәннәр: татар драматургларыннан пьесалары иң куп куелган автор— Ризван Хәмид икән. Аның әсәрләрен илледән артык театр сәхнәгә мендергән Егерме биш елга якын иҗат чорында Ризван Хәмид театрлар һәм әдәбиятыбызны үзенә генә хас алымнары, яңача конфликтлары, үзенчәлекле геройлары белән баетты Татар әдәбияты, театры, режиссерлары, тамашачылары бөтен талантын, көчен, гомерен театр сәнгатен үстерүгә багышлаган шундый азы драматурглары булу белән горурлана алалар. Ризван безнең—Язучылар берлегенә керергә рекомендация язган абзыйларының өметен дә аклады. Кайчандыр үзенә остазлар эзләп йөргән егет хәзер үзе остаз Яшь талантлар җыелган семинарларга хәзер аның үзен җитәкче итеп чакыралар, иҗат тәҗрибәсен уртаклашуны үтенәләр. Әле һаман шулай шагыйрьләр дә. прозаиклар да җитәрлек, ә драматурглар бармак белән генә санарлык. Олы драматургларга бүрекләрен ташлап китүчеләре юк та юк инде. Шундый олпат шәхесне алтмыш яше тулган көннәрдә эш өстәле янында— драматургия тәхетендә күрү үзе бер сөенеч Безне әле яңа спектакльләр. яңадан яңа ачышлар көтә. Кышкы салкыннарда Ризванның башында яңа бүрек күрсә. Әнәс Камал да сөенеп. «Тәки драматург чыкты бит 6v малайдан.'» дип әйтер кебек