КЕШЕЛӘР АРАСЫНДА ЯШӘП ТӘ...
... әгыйть Сүнчәләйнен лирик ижатында интим хисләрне, табигать күренешләрен чагылдырган шигырьләр шактый күп очрый Без исә мөһим бер моментка тукталып, анын шигъриятен үтәли сугарган ялгызлык могивынын гәүдәләнеше турында бер-ике сүз әйтмәкче булабыз Әйе. реаль тормышта актив эшчәнлеге белән танылган Сүнчәләй шигъриятендә лирик геройнын рухи дөньясы еш кына «мин»нең ялгызлыкны тоюы белән бәйләнештә бирелә Шагыйрьне мондый рухтагы әсәрләр язуга этәргән сәбәпләр күптөрле булгандыр. Шулай да болар арасында ин мөһиме, ин хәлиткече—минемчә, шагыйрьнен катлаулы шәхси тормышында, язмышында 1908 елда Сәгыйть үзенен абыйсы Шәриф белән хәзерге Пермь өлкәсе Барда районынын башта Сараш. аннары Солтанай авылларына дүртьеллык рус-татар мәктәбенә укытучылык итәргә килә Абыйсы Учительская школаны тәмамлап чыккан булса. Сәгыйть анда бер генә ел укып өлгерә. Сәбәбе—уку өчен түләргә акча житмәү. 1909 елда ул өйләнә, ләкин алар хатыны Сәлимә белән бер генә ел торып калалар. Анадан ятим калган улы Таһирны Сүнчәләйнен әнисе тәрбияләп үстерә (кызганычка каршы, ул бала да 14 яшендә үлеп китә. Аны югалтуын Сүнчәләй бик авыр кичерә) Шагыйрьнең укытучылык чорын күз алдына китерергә азмы-күпме Риза Ишморат истәлекләре («Гомер сукмаклары». 1987) мөмкинлек бирә. Ләкин автор ул елларда үзе дә бала гына булу сәбәпле. Сүнчәләйнен катлаулы тормышы ул истәлекләрдә әлләни тирән чагылыш тапмый Күпмедер мәгълүматны Сүнчәләйгә Тукай язган хатлардан да алып була. Сүнчәләй 1934 елның 25 сентябрендә Соловкидан өченче хатыны Әминә һәм кызы Таһирәгә язылган хатында болай ди «Әбиебездән (Сүнчәләйнен әнисе—М Р) хатлар еш алам Криттән сирәк Мин аңа үпкәләмим. Без үзебез дә аңа хат язмадык, хәтта ул мескенемне уйламадык та Күрәсең, ул безгә каты үпкәләгән Аның әнисе дә бик горур булды һәм шоһрәт яратты» Икенче хатыны Фәридә белән тормыш катлаулы килеп чыга ахрысы Алар аерылышалар Өченче мәртәбә ул 1921 елда гаилә кора. Бу юлы тормыш иптәше—артистка Әминә Милушева була. Ләкин өченче тапкыр да бәхетле язмышка тарымый Сүнчәләй Асылда алар эпизодик рәвештә генә бергә торалар Әминә театрга бәйле. Сүнчатәй ул елларда жәмәгать эшлеклесе булып, партия боерыгы белән әле Кырымга, әле Төркиягә. әле Мәскәүгә, әле Уфага жибәрелә. Аларның яшәү рәвешен азмы-күпме сакланып калган хатлары аша гына күзаллап була НКВД тозагына килеп эләккәч тә ике арада элемтә булып фәкать хатлар кала Сүнчәләй хатларын укыганда шуны аңлыйсын ни сәбәптер. Әминә сирәк язган. Ул Сүнчәләйнен Соловкидан килгән «бирегә килеп минем белән калган срокны авылда яшәргә ризамы '*» дигән copay-тәкъдименә (шагыйрьнен 1935 елнын 13 сентябрендә язган хаты архивында саклана) ризалык бирмәгән Мона Сүнчәләй болай дип жавап яза «Әгәр мине чынлап яратсаң, син. билгеле, минем белән кайда торырга да риза булыр идең Ләкин син сәхнәне күбрәк яратасың Мин. билгеле. синең карьераңа, синең иәкади эшчәнлегеңә комачаулар идем • Күрәбез ки. шагыйрьгә язмыш шатлыклы, бәхетле минутлардан аз өлеш чыгарган туганнары, бигрәк та абыйсы белән киеренке мөнәсәбәт, жан дусты Тукайны югалту, замандашлары белән әлләни дуслыгы булмау Бу хакта Бабич пародияләре. С. Кулаш истәлекләре, матбугатта чыгып килгән аерым мәкаләләр дә сөйли Шунын өстенә Сүнчәләйнен үзенен катлаулы шәхес булганлыгын да С истән чыгарырга ярамый. Бәлки ялгызлыкның төп сәбәбе фәкать шундадыр Шагыйрьгә тынгысыз җанының теләк-омтылышларын гадәти тормыш, аның иҗтимагый шартлары белән тәңгәл китерү һәрвакыт кыен булган. Шуның нәтиҗәсе буларак, бердән, үзенә һәм кешеләргә карага туган канәгатьсезлек, сагыш, хәтта ачу хисе бар; ә икенчедән, тормыш күренешләрен яңадан бәяләргә, кешеләргә карата сәер мөнәсәбәтен акларга дәртле ихтыяҗ туа, гомумән, тормышны аңларга һәм акларга теләү күзәтелә. Сүнчәләй, күрәсең, теләсә кем белән ачылып китеп, күңелендәге хисләре белән уртаклашып яши алмаган. Ә үзенең андый ихтыяҗы булган булса кирәк. Моңа дәлилне сакланып калган хатларыннан күрәбез. Хатыны Әминә һәм кызы Таһирәгә юллаган хатларында ул ташып чыккан хисләренә ирек бирә, аларның күбесендә ул үзе дә алардан озын, матур хатлар язуларын сорый. Сүнчәләйнең бөтен иҗаты субъектив тенденцияләр белән сугарылган. Хәтта аның иҗатын көндәлекләр белән чагыштыру да урынлы булыр иде. Ул тудырган образлар— аның эчке киеренкелегенең чагылышы. Субъектив кичерешләренең муллыгы да аның поэзиясен эчкерсез, тынгысыз, бай итә. Кайчак хәтта шагыйрь үзенең нечкә күңеленең сизелер-сизелмәс аккордларына кирәгеннән артык та колак саладыр сыман. Шул ук вакытта аның анализы да камил һәм көчле булуы белән таң калдыра. Ләкин нәтиҗәсе генә әллә ни шатлык китерми: шагыйрь эчкерсез күңеленең нечкә тойгыларын белдерүгә, куанырга, сөенүгә караганда сагышка бирелүне артыграк күрә. Сүнчәләй лирикасын чын мәгънәсендә ялгызлык җыры дип бәяләп була. Бу авылда туганнарым Миңа куп ышана алмый. Шагыйрь С Сүнчәләи хатыны Әминә Кача миннэн< фәкать курка. Һәм кызы Таһирә белән Ничек тә дустлана алмый Туры килсәк кара-каршы Икенче юлны тик эзли, —дип офтана шагыйрь «Авыр сулыш» («Идел» газетасы. 1 июнь, 1910ел) исемле шигырендә. Биредә аның туганнары белән булган катлаулы мөнәсәбәтләре күз алдына килеп баса Бигрәк тә абыйсы Шәриф белән мөнәсәбәтләре киеренке булган ахрысы. Инде Соловкидан да ул аңа 7 ел буена хат язмый, ә хатыны Әминәгә язган хатларында мондый юллар бар: «Шәриф ничек? Ул инде, билгеле, либерал Мин аңа язмыйм һәм язачагым да юк. Без аның белән, күрәсең, инде килешә алмабыз шикелле. Хат алышмаганыбызга 4ел» (1934 елның 5 октябрендә язылган бу хат шагыйрь архивында саклана); «Әгәр дә Шәрифнең адресын белсәгез, языгыз ул карт мещанинга, әнине карасын, шундый авыр хәлдә калдырмасын» (1935 елның II октябре—кулъязма шагыйрь архивында саклана). «Шәриф абыйга хат языгыз, әнине кайгыртсын. Мин аңа үпкәләдем һәм хат язышмыйбыз» (1936 елның февральмарты). Ялгызлык хисе кайвакыт шагыйрьгә үзен тоткынга тиңләргә нигез бирә: Ямь табылмый тын гомердв саргаям, Әкрен-әкрен ямь, кызу дәрттән таям Үземдә булмаган гөнаһ, Гаепне генә тик эзли. КЕШЕЛӘР АРАСЫНДА ЯШӘП ТӘ _________________________________________ __ ____ _ ________181 Тоткын охшатып, зарыктым, кайгырам. Тик өмет бар. шул өмидкә янтаям (•Ялгызлык», 1910). Кешеләр арасында яшәп тә, түзә алмаслык ялгызлыктан котылырга теләп лирик герой алардан кача. Ул төннәрен шәһәрнен караңгы, тыныч урамнарыннан йөри: Төн буе йөрдем шәһәрдә. Төн гажәеп якты иде. Ялгызым йөрдем Мина ялгызым яхшы иде. Бу вакыт—күнлемнен ин хәсрәтле бер вакыты иде ('«Твн.и». 1918) Хәтта туып килүче көн дә анын күңеленә җиңеллек китерми Бу шигырьдә контраст алымы көчле. Геройның күңеле никадәр тынычсыз, тормыш белән канәгатьсезлек хисе никадәр көчле булса, аны чолгап алган тормышта да шулкадәр үк капма-каршылык хөкем сөрә (• И хәят! Ул шат иде. мәгърур иде») Шигырь лирик геройның җавапсыз сораулары белән тәмамлана: Аллана тан. мин ятып рухаи көям. Кайда шатлык һәм сәгадәт? Кайда ямь? Йа Ходай! Ни авырдыр халык арасында яшәү!— дип ачынып яза шагыйрь. Кешеләр арасында, гөрләп торган шәһәр эчендә яшәп тә лирик герой, барыбер, ялгызлык белән күзгә-күз кала бирә Аһ. әгәр рухым иман нуры белән нурланмаса. һәм гажәеп гыйшкы белән бәгърем минем, дим. янмаса— бер сәгать тә мин яши алмас идем бу дөньяда Маржалар шат. урыслар шаулыйлар алар. Ялгызым утырам караңгыда күктә кайгылар Сикерешеп тә йөгерешеп уйный жегетләр. маржалар. Ах. ятим күнелем кайчан рәхәт табар, бәхтен табар!’ Кайвакыт ялгызлык шундый дәрәҗәгә җитә ки, хәтта шигырьләр дә тумый башлый: Көләлмим, шатланалмыйм мин. Яшим ялгыз Язалмыйм да. (•Кояш күрмим». 1916) Ахыр чиктә шагыйрьнең актык һәм шул ук вакытта бердәнбер чарасы булып иҗат итү теләге кала. Шигырь—ялгызлыктан күпмедер дәрәҗәдә котылу чарасы, юану чыганагы: ул аларны «сердәшләрем*, «нурлы фәрештәләрем*, «җеннәрем*, «алтыннарым* дип атый Гасыр башы әдәбиятында Дәрдмәндтән кала фәкать Сүнчәләй генә салкын, рәхимсез дөньяда яшәргә мәҗбүр булган шәхеснең ялгызлыгы трагедиясен үз иҗатында шулкадәр тулы, дәртле көч белән тасвирлап бирде Әйе, ялгыз кеше— ирекле һәм бәйсез, ләкин шунын белән бсррәтгән, ул— тормышта үз урынын таба алмаган, мәңгелек дәрвиш тә. Анын яшәү рәвеше ике дөньяның чиге буйлап йөрүгә тиңләшә, ул бертуктаусыз күңел тынычлыгына ирешергә гели һәм дөньянын да камил булмавы аркасында үз максатына ирешә алмый кала. Ялгызлык—Сүнчәләй шигырьләрендә төп темаларның берсе булып калды һәм ул безгә әнә шунын белән кызыклы да.