КАЗАН ХАНЛЫГЫНЫҢ ЧИКЛӘРЕ КАЯН УЗГАН?
арихи география—татар халкы, татар дәүләтләре тарихында иң аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе Казан ханлыгының тарихи географиясе фундаменталь тарихи хезмәтләрдә өстән-өстән генә карап кителә, ә махсус әдәбиятта исә бу проблема теге яки бу халыкның Русия дәүләтенә кушылуы күзлегеннән чыгып кына яктыртылган. Язма һәм археологик чыганакларга таянып, Казан ханлыгының чикләрен иң беренче булып күренекле урыс тарихчысы М. Г Худяков билгеләргә тырышкан (Худяков М. Г Очерки по истории Казанского ханства—Казань, 1990—С. lt>—21) Ул ханлык биләмәләренә ике төрле жирләрне керткән: дәүләтнең татарлар яшәгән үзәк өлкәсе һәм ана буйсынган башка халыклар яшәгән өлкәләр Дәүләтнең үзәк өлешен билгеләгәндә М. Г. Худяков өч төрле чыганактан файдаланган: 1. Мөселман зиратларындагы кабер ташлары; 2. Хисаметдиннең «Болгар тарихы»нда аталган авыл исемнәре; 3. Татарларның бүгенге көндә таралып урнашкан жирләре М Г Худяков фикеренчә. Казан ханлыгынын үзәк өлкәсе хәзерге Татарстан Республикасы биләмәләре белән тәңгәл килә. Казан ханлыгына буйсынган халыкларның (мордва, чуваш, мари, удмурт) бүгенге көндә таралып урнашкан жирләрен чагыштырып. М Г. Худяков Казан ханлыгына Татар. Мари-Эл, Чуваш. Удмурт республикаларын, Ульяновск, Пенза, Саратов. Тамбов. Пермь өлкәләрен керткән. Шулай итеп. Худяков буенча Казан ханлыгы көнчыгышта Нугай Урдасы, көньякта Әстерхан ханлыгы, көньяк-көнбатышта Кырым ханлыгы, төньякта Нократ обшинасы, көнбатышта Мәскәү дәүләте белән чиктәш булган. Казан ханлыгы чикләрен М Г Худяков көнбатышта Сура һәм Ветлуга. төньякта Пижма елгасы буйлап көнчыгышка, аннан Воя елгасы тамагына кадәр Нократ буйлап. Чепца елгасынын урта агымыннан Чулманның югары агымы буйлап билгеләгән Көнчыгышта бу чикләр Казан ханлыгына Сарапул һәм Алабуга районнары. Минзәлә районын керткән. М. Худяков фикеренчә, «татарлар яшәгән Бөгелмә һәм Мәләкәс өязләре Казан ханлыгына кергән, ә Самара даласы, чынлыкта, аның буенча күчеп йөргән нугайлар кулында булган. Иделнең ун ягы Царинын шәһәренә кадәр Казан ханлыгы биләмәләрен тәшкил иткән Монда Хисаметдин әсәрендәге телгә алынган Сембер, Сары-Тау (Саратов) һәм Сары-Тын (Царинын) шәһәрләре булган». Казан галимнәренең аннан сонгы өйрәнүләре Казан ханлыгы чорына караган кабер ташларының зуррак территориядә таралып урнашуын раслый Мәсәлән. Гали Рәхим 1927—1928 елларда шул чыганакларны өйрәнеп. Казан ханлыгынын үзәге дип Казан артын һәм Тау ягын саный. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгына караган кабер ташларының Чулманның көньягында бөтенләй булмавын искәртә (Рахим А Татарские эпиграфические памятники XVI в — Казань, 1930,—Т. I.-C. 98). Н Ф Калинин тарафыннан төзелгән һәм «Татарстан АССР тарихының» I томына кертелгән «Казан ханлыгынын археологик картасы»нда XV—XVI гасырга караган 67 кабер ташы күрсәтелгән. Аларнын күп өлеше (50) Казан артына карый Бары дүртесе генә XV, калганнары XVI гасыр белән билгеләнә. Кабер ташларыннан тыш картага шәһәр һәм авыл урыннары һәм XVI гасырның Т 60 елларында төзелгән исәпкә алу кенәгәләрендә телгә алынган авыллар да төшерелгән Шушы чыганаклар нигезендә автор Казан ханлыгынын татарлар яшәгән үзәк өлкәсен билгели Казан ханлыгынын татарлар яшәгән төп җирләре хәзерге Татарстан Республикасының Чулманнын төньяктагы районнарында—Казансу елгасы бассейнында урнашкан булган Ханлыкка шулай ук Мишә елгасының урта агымындагы һәм Ашыт елгасының югары агымындагы җирләр дә кергән Көнчыгышта бу җирләр Нократ елгасына барып җитмәгән, анда удмуртлар яшәгән, ә көньякта кайбер урыннарда гына Чулман елгасына чыккан Төп җирләргә Иделнең ун ярын да кертергә мөмкин Бу җирләр көнбатышта Зөя елгасына кадәр, ә көньята Тәтеш шәһәренә кадәр җәелгән булган (История Татарской АССР —Т. I—С. 100-102) Н Ф Калинин фикеренчә. шушы «төп җирләргә» Казан ханлыгынын башка халыклары (чувашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, башкортлар) яшәгән җирләр кушылган Археология һәм язма чыганакларга таянып. Н Ф Калинин Казан ханлыгынын чикләрен көнбатышта Сура елгасы буйлап үткәргән Анынча. ханлыкнын төньяк чиге төгәл билгеле булмаган Андагы мари һәм удмуртларның көньякта яшәгән өлеше Казан ханлыгына, ә төньяктагылары Рус дәүләтенә буйсынган Ханлыкның көнчыгыш чикләрен Калинин Нократ елгасы буенча үткәргән. Шул ук вакытта ул бу чикнең Чулман елгасы буенча үтәргә мөмкин булуын искәрткән Чулман аръягында чик Агыйдсл елгасы буйлап үткәрелгән «Көньяк чик тә бик буталчык булган. Шул ук Гербсрштсйн күрсәтүе буенча.—дип яза Калинин,-Чулман аръягындагы көньяк жирләр нугайлар кулында булган. Әмма Чулман арьягынын борынгы болгар җирләре шулай ук. өлешчә Казан ханлыгы йогынтысында булган Җимерелгән һәм тарих сәхнәсеннән төшеп калган Болгар шәһәрендә Казанга буйсынган аз гына халык яшәгән» Иделнен ун ягында көньяк чик, Н Ф Калинин фикеренчә. Тәтеш шәһәре тирәсеннән үткән. Ләкин шунда ук ул көньякта Самарага кадәрге җирләрнең дә Казанга буйсынган булуы мөмкин, ди Казан ханлыгынын көньяк чикләре турында Худяков белән бәхәсләшеп. Калинин болай дип яза: «Кайбер тарихчыларның ханлыкнын ун ярдагы чикләре хәзерге Сталинградка кадәр барып җиткән дип раслаулары нигезсез». Күренекле тарихчы Е. И Чернышев исәп кенәгәләренә нигезләнеп, анда күрсәтелгән авылларны картага төшереп, Казан ханлыгынын чикләрен билгеләгән «Казан ханлыгынын чикләре көнбатышта Түбән Новгород өязе белән чиктәш булган һәм Сура елгасы буйлап аңа Алатырь елгасы кушылган җиргә кадәр барган Аннары сон чик көнбатышка таба Алатырь елгасы буйлап үткән, соңыннан Мукшы елгасына күчкән һәм шуның буенча өске агымына кадәр барып көнчыгышка борылган, янадан Суранын югары агымы буенча барып. Кадала елгасы белән Иделгә. Кашпир тирәсенә чыккан һәм инде Идел буйлап Самара гамагына кадәр һәм үткән Аннары чик көнчыгышка Самара елгасы буенча киткән. Сакмар елгасына күчеп. Агыйдслгә килгән һәм анын буенча елганың Чулманга койган урынына кадәр барган Төньяк чик Агыйдел тамагыннан Чулман буйлап Сарапул™ кадәр, аннары көнбатышка Чепца елгасының Нократка койган урынына кадәр һәм урманнар, сазлыклар аша Пижма елгасы белән Встлугага чыккан Ветлуга буйлап аның Иделгә койган урынына кадәр барган» (Чернышев Е И Селения Казанского ханства (по писцовым книгам)// Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья—Казань,—С 272) Шунысын ассызыклап әйтергә кирәк. Е И Чернышев бу очракта бөтен дәүләтнең чикләрен күрсәткән Соңгы елларда Казан ханлыгына Урал буендагы Көнчыгыш районнарны да керткән яна тарихи эзләнүләр дә барлыкка килде Мәсәлән. Д. М Исхаков, рус елъязмаларына һәм пермь татарлары этнографиясен өйрәнүләргә ннгехләнеп. Тулва. Сылва һәм Ирэн елгасы бассейнында яшәгән халыклар да Казан ханлыгына буйсынган дип раслый (Исхаков Д М Расселение и численность перчеких татар в XVIII—нач XX вв.// Историческая монография татарского народа - Казань. 1990. -С 5-80) тик хәзерге дәүләтләргә карата гына эшләп була. Ханлыкның көньягында һәм көнчыгышында күчмә тормыш алып барган нугайлар һәм башкортлар яшәгән. Аларда исә дәүләт чиге дигән төшенчә бөтенләй булмаган диярлек. Шул шартны исәпкә алсаң, ни өчен нәкъ менә шушындагы чикләр турында тарихчылар арасында аеруча нык фикер каршылыклары булуы ачыклана. Бу иң мөһим—концеп- туаль сәбәп. Ләкин, безнен-чә, бердәнбер түгел әле. Күргәнебезчә, төрле елларда тарихчылар Казан ханлыгының чикләрен билгеләргә тырышканнар. Алар монын өчен матди чыганаклар да. язма чыганаклар да кулланганнар. Ләкин тарихи әдәбиятта бу мәсьәлә буенча бердәм фикер тумаган Монын сәбәбе нәрсәдә сон? Күрәсең, моны чыганакларның азлыгы белән генә аңлатып булмыйдыр. Мөгаен, төп сәбәп чик төшенчәсен билгеләүнең үзендә үк ята. Чөнки дәүләт чиге төшенчәсенең бүгенге мәгънәсе урта гасырдагыдан нык аерыла. Хәзерге сыйфатта дәүләт чиге төшенчәсе бары тик XVIII гасырда Көнбатыш Европада барлыкка килгән. Нәкъ менә шул чордан башлап кына, сәяси-географик һәм хәрби төшенчә буларак чик бәйсез дәүләтнең аерылгысыз билгесе булып китә. Урта гасырларда исә бу төшенчә бик шартлы характерда булган һәм теге яки бу территориянең кайсы да булса бер дәүләткә каравы шунда яшәгән халыкның кайсы дәүләткә ясак түләвеннән чыгып билгеләнгән, һәм без Казан ханлыгының биләмәләрен, чикләрен билгеләгәндә нәкъ менә аларнын шушы шартлы характерыннан чыгып эш итәргә тиешбез, шуңа күрә беркайчан да бу чикләрне төптөгәл итеп билгели алмаячакбыз. Моны бары КАЗАН ХАНЛЫГЫ КАРТАСЫ Хәзерге көнгә кадәр Казан ханлыгының чикләрен билгеле бер вакыт кысаларында күрсәткән тарихи карта-харитә эшләнмәгән. Ә бит Казан ханлыгының биләмәсе, нәкъ башка дәүләтләрнеке кебек үк. үзгәреп торган Шуна күрә, безнеңчә, тарихи әдәбиятта Казан ханлыгының чикләре буенча фикер каршылыклары нигезендә һәрбер тарихчының бу чикләрне үзе күз алдында тоткан вакытка карата күрсәтүе ята. Ләкин авторлар бу хронологик кысаны күрсәтмәгәннәр. Нәтижәдә. һәр очракта да бу билгеләмә ханлыкның бөтен чорына карый кебек тоела. Без исә. Казан ханлыгы чикләрен күрсәткәндә теге яки бу галимнең кайсы чорны күз алдында тотканлыгын ачыкларга тырыштык. Мөгаен, көнбатыш һәм төньяк чикләргә карага бу эш аеруча файдалы булыр, чөнки монда уртак тормыш алып барылган һәм. шартлы төстә булса да, чикләр тотрыклы характерда булган. Димәк. М Г. Худяков һәм Н Ф Калинин көнбатыш чикне Сура елгасы буйлап үткәргәннәр. Е. И Чернышев исә аны Алатырь елгасы тамагыннан көнбатышка бора. Мукшының урта агымыннан башта көньякка, аннары көнчыгышка таба Сурага алып чыга (картаны кара). Мукшы һәм Сура елгалары арасындагы бу жирләр Казан ханлыгына кайсы чорда кергән соң? Бер нәрсә ачык, бу шушында яшәгән мордва халкының кайсы дәүләткә ясак түләве белән бәйле. Мордва халкынын Рус дәүләтенә кертелүенә багышланган махсус эшендә Г Я Меркушкин бодай дип яза. «1389 елда Мәскәүнен бөек кенәзе Василий КАЗАН ХАНЛЫГЫНЫҢ ЧИКЛӘРЕ КАЯН УЗГАН?159 Дмитриевич Туктамыш ханнан Түбән Новгород кенәзлеге өстеннән хакимлек итү турында ярлык ала. Шунын белән ул Мәскәү кенәхзегенә Ока. Идел. Сура һәм Пьяна елгалары буенда яшәгән мордва халкын да куша... Казан ханлыгы барлыкка килү белән. көньяк-көнчыгышта яшәгән мордваларнын язмышы башкачарак килеп чыга Алтын Урданын элеккеге ханы Олуг Мөхәммәд Урдадан куылганнан сон төньяк-көнчыгышка кача. Казанны, шулай ук Сура елгасыннан көнчыгышта яшәгән мордваларны буйсындыра. Сонрак Олуг Мөхәммәд Казан ханлыгы чикләренә якын урнашкан рус шәһәрләренә әледән-әле һөжүмнәр оештыра Олуг Мөхәммәдиен җимергеч һөҗүмнәре нәтижәсендә. Казан ханлыгы карамагына көнчыгыш мордва гына түгел, ә Сура һәм Мукшыдан көнбатыштагылары да күчә (Меркушкин Г Я Вхождение мордовского народа в состав Русского централизованного многонационального государства // Этногенез мордовского народа — Саранск, 1965 -С. 79). Шунда ук Меркушкин бу халыкның, димәк, шул җирләрнең Казан ханлыгына кергәнлеген исбатлап болаи ли «Казан ханнары хакимлегенә эләккән мордва халкы. Алтын Урда чорындагы кебек, аларга зур ясак түләргә мәжбүр ителде» (шунда ук). Димәк. Сура елгасыннан көнбатыштагы жирләрнс Казан ханлыгына керткән Е И Чернышев хаклы булып чыга! Ләкин ахыргы нәтиҗәне чыгарырга иртәрәк әле Моның өчен мордва халкынын Рус дәүләте составына кертелү гарихын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк. Шул ук автордан менә нәрсәләр беләбез: «Рус дәүләтенең көнчыгыш чикләрен һәм монда үзенен сәяси хакимиятен ныгыту өчен. XV! гасырнын 1 яртысында рус хөкүмәте мордвалар яшәгән җирләрдә берничә шәһәр-кальга төзи XVI гасыр башында Мукшы елгасы буенда иске Наровчат шәһәре яңадан торгызыла 1523 елда Сура елгасы тамагында яңа кальга—Васильсурск төзелә. Сура елгасының түбәнге агымында чикләрне ныгыту белән бергә. Рус дәүләте елганың сулъяк ярында Ататырь елгасы буйлап калыәләр төзү эшен җәелдерә 1535 елла Мукшынын югары агымында Мокшанск. тиздән Алатырь елгасынын Сурага койган урынында Алатырь кальгасы үсеп чыга 1536 елда Иске Темников шәһәреннән бераз югарырак Яна Темников кальгасы төзелә. Яна рус шәһәрләренә нигез салыну һәм анда рус гарнизоннары урнаштыру белән, бу якларда өстенлек итүче җирле татар кенәзләре бөек кенәз хакимлеген танырга мәҗбүр булганнар. Шулай итеп, мордва җирләренең күпчелеге Мәскәү кенәзлегенә кушылган». Моны 1517 һәм 1526 нчы елларда Рус дәүләтендә булып киткән алман илчесе Гсрберштеин мәгълүматлары да раслый «Мукшы елгасыннан көнчыгышта һәм көньякта зур урманнар очрый, анда мордва халкы яши. алар аерым телдә сөйләшәләр һәм Мәскәү хакименә буйсыналар» (Документы и материалы по истории Мордовской АССР —Саранск. 1940—С l.—T. 183) Күргәнебезчә, бу җирләрне Рус дәүләтенеке дип санаган М Г Худяков һәм II Ф Калинин да хаклы булып чыга! Табышмакнын чишелеше шунда билгеле бер чорда бу җирләрдә яшәгән мордвалар ясакны Казан ханлыгына бирсәләр, соңыннан Рус дәүләтенә түли башлаганнар Безгә исә ясакнын Казан казнасына килгән чорны гына билгелисе кала. Ләкин бу бик катлаулы һәм махсус эзләнүләр таләп итә торган сорау. Монда без, мөгаен, бу чор якынча 1445 елдан 1525 елга кадәр булгандыр дигән фараз белән генә чикләнәбез Шушы ук ысул белән Казан ханлыгынын төньяк чикләре мәсьәләсенә дә берникадәр ачыклык кертергә мөмкин Бу очракта төгәл вакытны ла күрсәтергә мөмкин Алда әйтелгәнчә. М Г Худяков һәм Е И Чернышев Казан ханлыгына Нократ. Чепца. Воя елгалары арасындагы җирләрне кертү турында фикерләре капма-каршы килә. Археология һәм язма чыганаклар күрсәткәнчә, бу җирләрне болгарларнын үзләштерә башлавы XIV гасырдан ук башлана. Шул чорда ук Чепна елгасы бассейнында болгарлар яшәгән авыллар барлыкка килә Ләкин Чегша буенда болгар авыллары салыну Нократ буенда Новгород һәм Устюг колонистлары тарафыннан рус шәһәрләре һәм авыллары (Ннкулиңын, Хлынов. Котельнич) тезелү белән бер вакытка туры килә (Худяков М Г Күрсәтезгән әсәр-206.) Шул чордан башлап бу регионда рус кенәзләре һәм татар ханнарының мәнфәгатьләре бәрелешә башлый. XV гасырда Нократ төбәге Мәскәү һәм Казан арасындагы аяусыз сәяси көрәш мәйданына әверелә. Төбәкнен киек жәнлек тиресенә бай булуы бу көрәшне тагын да кискенләштерә Шуңа күрә бу сәяси генә түгел, ә икътисади мәнфәгатьләр бәрелеше дә була. Ике дәүләтнең сәяси амбицияләре компромиссы буларак. Нократ төбәгендә үзенчәлекле сәяси берләшмә—Нократ обшинасы хасил була Ул рус һәм татар колонистлары һәм жирле удмурт халкы конгломераты була. Шулай булуга карамастан, һәр ике як та монда үз хакимлеген тулысынча урнаштыру уеннан кире кайтмый Рус дәүләтенең дә. Казан ханлыгынын да эчке һәм тышкы сәүдәсендә кыйммәтле жәнлек тиреләренә сорау арткан саен, бу көрәш һаман кискенләшә, һәм. ниһаять. 1467—1469 елларда ике арада сугыш хәрәкәтләренә китереп житкерә. Бу сугышта капма-каршы яклар Нократ обшинасын үз якларында файдаланырга омтылазар Мәсәлән. 1468 елда нократлылар Мәскәү гаскәре белән Казан ханлыгына походка тартылганнар. Ләкин казанлыларнын Нократка юнәлгәннәрен ишетеп, кире борылырга мәжбүр булганнар. Шулай да алар казандылар һөжүмен кире кайтара алмыйлар. Нократ кирмәне (Хлынов) тагарлар кулына күчә Шушы уңышлы хәрби операция нәтижәсендә. Нократка хан вәкиле куела һәм бөтен Нократ обшинасы Казан ханлыгы йогынтысына эләгә. Хокукый яктан бу нейтралитетны раслау рәвешендә генә булса да. чынлыкта, төбәк Казан ханлыгы составына кертелә (Полное собрание русских летописей — Москва. 1962-1968.—Г. 26.—С. 224). 1469 елда русларның Казанга яна походы оештырыла. Алдагы елда төзелгән килешү нигезендә нократлылар рус гаскәренә түгел, ә татар гаскәренә кушылалар. Львов елъязмасындагы мәгълүмат нәкъ менә шул вакыйгага карый «Шулвакыт алар янына Казаннан әсир Коломнятин килде һәм Казан патшасы Ибраһим аларга каршы бөтен жире белән. Нократ һәм Сыплин. Костяк һәм Агыйдел. Вотяк һәм Башкорт жирләре белән чыга» (ПСРЛ.—Т. 20. ч. 1.—С. 281). ♦Удмуртиянең Россиягә ирекле кушылуына 425 ел» исемле монография авторлары елъязманың «Вотяк жире» дигән сүзе нәкъ менә төньяк удмуртлар яшәгән җирләрне аңлата дип уйлыйлар. Ә бу җирләрнең үзәген исә безне кызыксындырган Нократ обшинасы тәшкил итә. • Казан ханы шактый көч туплауга ирешә Анын гаскәренә, елъязма хәбәр иткәнчә. «Вотяк жире» кешеләре дә кергән. Бу чорда «Вотяк җире» Казан ханлыгына турыдан-туры буйсынган көньяк удмуртларны гына түгел, ә төньяк, нократ удмурдларын да берләштергән дип уйларга тулы хокукыбыз бар. Димәк, Нократ җиренең Казан ханлыгына вакытлыча бәйлелеге жирле халыкка да кагылган (425лет добровольного присоединения Удмуртии к России —Ижевск. 1983.—С 23—24). Күрәсен. безне кызыксындырган әлеге төньяк җирләрнең Казан ханлыгына буйсынуы 1487 елда Мәскәү гаскәренең Казан тәхетенә үз иярченнәре Мөхәммәд Әминне утыртканчыга кадәр дәвам иткәндер Соңыннан, көндәшенең вакытлыча көчсезләнүеннән файдаланып. 1489 елда Иван 111 гаскәрләре Нократ обшинасынын башкаласы Нократ шәһәрен (Хлынов. хәзерге Киров шәһәре) яулап ала һәм бөтен төбәкне Рус дәүләтенә тулысынча куша. Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин. Казан ханлыгы картасын төзегән вакытта башка дәүләтләрнеке кебек үк аның да биләмәләре үзгәреп торуын исәпкә алырга кирәк Аерым җирләрнең Казан ханлыгына кергән вакытын күрсәткән карта төзү зарур. Без бу эшебездә шундый ике төбәкне билгели алдык. Бу—1445—1525 елларда Казан ханлыгына караган Мукшы һәм Сура елгалары арасы һәм 1468—1487 елларда Казанга буйсынган Нократ общинасы жирләре.