Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

РЕСПУБЛИКА БӘЙРӘМЕ 30 августта Республикабыз суверенитетының II еллыгы һәм мәркәзебез Казан көне. алдагы еллардагыча, тантаналы рәвештә бәйрәм ителде Бу матур аяз көнне казандылар һәм башкалабыз кунаклары шәһәребезнең төрле почмакларында үткән күңелле һәм мавыктыргыч тамашаларда, концертларда, бәйгеләрдә катнаша алдылар Бәйрәмнең финалы, гадәттәгечә. Үзәк стадионда булды, дүрт сәгатьлек тамаша-шоудан сон. Казан күге фейрверк балкышларына күмелде МАТБУГАТ ҺӘМ ӘБҮНӘЧЕ Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиена республика газета-журналлары мөхәррирләре һәм Элемтә министрлыгы вәкилләре белән кинәшмә үткәрде Ул 2002 елнын беренче яртысына матбугатка язылу башлану уңаеннан әлеге компаниягә бәйле проблемаларга багышланды Сөйләшүдә элемтә хезмәтләренә бәяләрнең нык артуына һәм бер үк вакытта өстәмә кыйммәткә салым кертелүгә бәйле рәвештә килеп чыккан хәл тикшерелде, газета-журналларнын тиражын саклау бурычы бик мөһим икәнлеге әйтелде Киңәшмә эшендә элемтә министры Ринат Җәләл он катнашты. КАЗАН КРЕМЛЕ ТӨЗЕКЛӘНӘ Казан Кремленең элеккеге юнкерлар училищесы бинасында тиздән төзекләндерү эшләре башланачак. Биредә Татарстанның табигать музее һәм рәсем галереясы урын алачак Бинада биек арка белән бүленгән ике керү урыны ясалачак Кремльнең үзәк урамыннан үткәндә, аның аша Кол Шәриф мәчетен күреп булыр Ә элеккеге губернатор сараеннан ерак түгел Сарай чиркәве бинасында татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге музее оештырылачак Биредә бинаның алгы ягы төзекләндереләчәк ТАГЫН БЕР ЯҢА ЖУРНАЛ Башкалабызда «Казанская афиша» исемле яңа журнал чыга башлады анын I нчс саны 30 август алдыннан дөнья күрде Бу журналда мәдәният яңалыклары теагрлардшы тамашалар, музейлардагы әдәби кичәләр, күргәзмәләр, кинотеатрларда бара торган яна фильмнар, мәдәният сарайларын дагы күнел ачу чаралары, спорт тормышы. гастрольләр һәммәсе чагылыш табачак Бу журналда, шулай ук. әдипләр күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр дә бирелеп барылачак Басма заманча итеп төсле фотолар, рәсемнәр белән бизәлгән Журналны Казан хакимияте һәм анын мәдәният идарәсе гамәлгә куйган Яна елга кадәр айга бер. аннары ике тапкыр чыгар дип көтелә СӨЙЛӘШ АЛАНЫНДА 18 август көнне Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында бмэек композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә сәнгать бәйрәме булып үтте Казаннан махсус теплоход белән әдәбият-сәнгать зурвәкилләренен төркеме килде Тирә-як авыллардазг .та күп кеше җыйналган иде Тантана барышында Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин, «Казан утлары* журналының баш мөхәррире. Татарстанның халык шагыйре Р Файзуллин чыгыш ясады Соныннан сәнгать осталарының берничә сәгатькә сузылган зур концерты булды Киләчәктә моидый мәдәни бәйрәм. Кырлайда һәм Яуширмәдә уза торган Тукай һәм ИсхакыЙ көннәре кебек, һәр ел саен үткәреләчәк ЯШЬЛӘР БЕЛӘН ОЧРАШУ 25-31 августта Казан янындагы «Идел» халыкара яшьләр лагеренда уникенче пигкыр •Татар яшьләре көннәре» уздырылды Казакъсган. Башкортстан Удмуртия Чува шия республикаларыннан. Төмән. Иваново. Оренбург. Самара өлкәләреннән Мәскәү дән һәм Казаннан жәмгысы кырыктан артык республика һәм өлкәдән килгән егетләр һәм кызлар бүгенге сәяси вәзгыять, татар әдәбияты һәм сәнгате турында галим нәр һәм жәмәгать эшлеклеләренен чыгыш ларын тыңладылар Бер көн тулысымча «Казан утлары» журналына багышланды Бант редактор урынбасары, язучы Ф Ла тыйфи һәм бүлек мөхәррире язучы М Закир яшьләрне журналның тоткан мәсләге бүгенге татар әдәбияты һәм анын перспективасы белән таныштырдылар ТУКАЙ МУЗЕЕҢДА Габдулла Тукай музеенда «Татарстан Республикасы яңа тарих» дигән күргәзмә ачылды Биредә XXI гасырмын соңгы ехлары белән бәйле булган вакыйгалар сәяси Тышлыктагы сурәтләр ____________________ ___________ Тышлыкның беренче битендә: Башкалабызның «Казан нуры» мәчете. Н Исмәгыйлев фоторәсеме. Тышлыкның дүртенче битендә: әдәбият галиме Фәрит Хатипов. партияләр һәм хәрәкәтләр митинглары. Татарстанның Югары Советы, Дәүләт Советы сессияләре утырышлары, халык депутатларының чыгышлары сурәтләнгән фотографияләр куелган Экспозициядә республиканың Милли музее фондыннан алынган үзенчәлекле экспонатларны да күрергә мөмкин Алар— Татарстанның флагы һәм гербы. Конституциясе. Татарстан халыклары съездлары материаллары Шулай ук биредә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шаймиев кабинетыннан җиһазлар—өстәл, кресло һәм башка истәлекле әйберләр ЮБИЛЕЙ УҢАЕННАН Танылган язучы, фронтовик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әдип Маликовка 80 яшь тулды Олы юбилее уңаеннан шагыйрьне республика җитәкчеләре, кин җәмәгатьчелек вәкилләре котлады •Татнефть* каршында оештырылган • Рухият» нәшрияты да юбилярга зур бүләк әзерләде язучынын «Гомер мизгелләре* дип аталган истәлекләр китабын бастырып чыгарды Китапны Әдип Маликов үзенен тормыш иптәше—танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманованын якты истәлегенә багышлаган. Бу әсәр ин әүвәл безнен журналда дөнья күргән иде. АТАКЛЫ КВАРТЕТ ГОЛЛАНДИЯДӘ 3-10 сентябрь көннәрендә Голландия башкаласы Амстрдам шәһәрендә Татарстанның дәүләт кыллы квартеты башкаруында танылган композиторларыбызнын заманча көйләре яңгырады Татарстанның халык артистлары Шамил Монасыйпов. Марат Зарипов, Камил Монасыйпов, Альберт Әсәдуллин квартеты Светлана Зорюкова һәм Рәшит Калимуллин, шулай ук чит ил композиторлары Мартин Чиба (Нидерланд) һәм Матиас Лизелл (Швеция) әсәрләрен башкарды Халыкара музыка атнасын «Gaudeamus* заманча көйләр үзәге оештырган СОҢЛАП БУЛСА ДА Каһарман милләттәшебез, Берлинны алганда рейхстагка беренчеләрдән булып байрак кадаган Гази Казыйхан улы Заһитовнын тууына 80 ел тулды һәм, ниһаять, сугыш тәмамланып. 56 ел үткәч, ана Герой исеме бирелде Башкортстаннын Миякә районы Янатыш авылында сугыштан соңгы елларда герой яшәгән өйдә мемориаль такта ачу тантанасы үтте Тантанада район һәм авыл хакимиятләре башлыклары, геройның якыннары, яудашлары, авылдашлары катнашты Гази Знһнтовнын каберенә чәчәкләр салынды, авыл мәдәният йортында батырга багышланган кичә булды. ЖӘЛИЛЧЕЛӘРНЕ ИСКӘ АЛУ Байтак еллар буе килгән традиция буенча, быел да 25 август көнне Муса Жәлилне һәм анын көрәштәшләрен искә алу өчен Жәлил һәйкәле һәм барельеф янына митингка халык жыелды Митингта Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, мәдәният министры Илдус Тарханов, мәгариф министры Фарис Харисов. Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин һәм күп кенә язучылар катнашты Быел ерак җирләрдән дә кунаклар килгән иде Алматылан шагыйрь Равил Гозәеров, Марий-Эль республикасыннан Билал Журиев, Равил Хөсәенов... Кунаклар арасында Муса Жәлилнен кызы Люция, Абдулла Алишнын улы Алмаз да бар иде Хәтер җыены Муса Жәлилнен фатир- музеенла дәвам итте Анда язучы Рафаэль Мостафин белән очрашу булды. ЛАЕКЛЫ ТАНЫЛУ «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтжанов «2001 ел директоры* дигән мактаулы исемгә лаек булды. «Алгарыш өчен хезмәттәшлек» халыкара программасының координацияләү комитеты ин яхшы предприятие җитәкчесен сайлаганда бертавыштан шундый фикергә килде Ә «Идел-Пресс»нын үзенә исә «Алтын стандарт* сертификаты бирелде КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Президенты Указы белән сынлы сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен рәссам Фәтхетдинов Әхсән Сарим улына «Татарстан Республикасының халык рәссамы» дигән мактаулы исем бирелде.