Логотип Казан Утлары
Хикәя

АГЫМСУ ТАШУЫ

Марсель Харис улы Зариповка быелның октябрь аенда җитмеш яшь тулды. Марсель Зарипов урыс телендә язучы— публицист, тәрҗемәче, хикәяче прозаик. Аның әдәби әсәрләре— хикәя-повестьлары да байтак. Ул ике дистәдән артык китап авторы, аларны исемләп санап тормастан. кызыксынган укучыларыбызга әсәрләрен эзләп табу мөмкинлеген калдырып, шуны гына әйтәбез публицистик әсәрләр авторы буларак, М Зарипов Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер язучы! Инде Марсель Зариповның тәрҗемә эшчәнлеген дә телгә алып китү кирәктер Ул татарчадан (сүз уңаеннан—татарчаны су кебек эчә!) русчага Әмирхан Еники, Мирсәй Әмир. Ибраһим Салахов. Гариф Ахунов. Туфан Миннуллин кебек күренекле әдипләребезнең әсәрләрен тәрҗемә итте. Аннары ул әсәрләрнең шактыен рус теленнән башка телләргә дә күчерделәр. Мәсәлән, Г Ахуновның «Соңлап иңгән бәхет» («Балетный мастер») хикәясен М. Зарипов тәрҗемәсеннән алып СССР халыкларының һәм чит илләрнең 18 телендә бастырып чыгардылар, Совет властеның 60 еллык чорында иҗат ителгән иң яхшы хикәяләрнең өчтомлыгына да керттеләр М. Зарипов—журналыбызның даими авторы. Ул нинди генә мәсьәләләр күтәреп чыкмасын, алар һәрвакыт тирәнтен уйланып, гаять күп мәгълүматлар белән баетылып, еш кына кайнар бәхәсләргә кереп язылган булыр Төп темасы нефтьчеләр тормышы аның. Бу уңайдан. Мәскәүдә нәшер ителгән бик саллы «Черное сокровище» («Кара хәзинә») дигән икетомлыгын әйтеп китү дә җитәдер. М. Зарипов һәвәскәр умартачы да бит әле—бал кортлары турында да бик тәфсилле китап бастырып чыгарды. Азга таба да иҗади уңышлар сиңа. Каләмең тутыкмасын. һаман да безнең авторыбыз булып яңадан-яңа иҗат җимешләрең белән куандыр ' әгать иртәнге сигезләр иде инде. Кояш култык өстеннән шактый күтәрелгән, ә Сәгъдиев һаман да әле яр өстендә утыра. Кулдашы Хәким Нуриханов юк, ул елгадан унике чакрымнар өстәрәк. шәһәрдә яши һәм көн саен шуннан эшкә килеп йөри иде. Сәгъдиев көймәсен әзерләп куярга өлгерде: әлүмин чүмечнең каерылып чыккан сабын ябыштырып куйды—көймә төбеннән су түккәндә анысы да кирәк бит, койрыктагы какшап беткән утыргычны ныгытты, бүгенгә кирәкле барлык йөкне рәтләп урнаштырды, хәтта тәмәке тартып куйды, ә кулдашы һаман күренмәде. —Менә бәла!—Сәгъдиев юлга карый-карый яр буенда әрле-бирле йөренгәләде, аннары яр өстенә тәртипсез чыгарып ташланган дымлы, кытыршы бүрәнәләрнең берсенә барып утырды. «Нәрсә булды икән?—дип уйланырга тотынды —Әллә авырып киттеме икән? Булыр да. Кичәгенәк суга төшкән эт баласы кебек чыланган иде—жил тигәндер». Сәгъдиев үзләренең чыланып беткән, туңган килеш ташу суыннан бер куянны коткарып алганнарын исенә төшерде, хәзер Хәким Нурихановның хастаханәдә уттай янып, кызышып ятуын күз алдына китерде. Янәшәсендә чибәр шәфкать туташы утырадыр, кулына алагаем зур шприц тоткандыр, сәгате җиткән саен, теге бичараны корсагына әйләндереп, йомшак жиренә укол кадыйдыр. Гомумән алганда. Сәгьдиевнен ялгыз калгалавы беренче генә түгел. Аның кишәрлеге сазлыклы, су баса торган урында, яз саен унбер скважинасының һәммәсе дә Әзербәйжаннын Каспий диңгезендәге «нефть ташлары»на әйләнә дә кала. Гадәттә, ана кулдаш булып эшләүчеләр берәр корырак җиргә ычкыну жаен көтеп кенә тора иделәр. Шулай булмыйча соң! Анда су ерып, чыланып йөрисе юк, скважиналарга коры җирдән барып җитәргә була, ә операторларның хезмәт хаклары һәркайда бер үк. Суда юеш тычкан баласы кебек чәбәләнсәң ни дә, коры җирдә вахтада торсан ни. Агымсу ташып тына төшкән иде бугай инде. Елгадагы бозларны әллә кайчан юып алып китте, төкрек белән генә әтмәлләп куйган күперне дә, уйнап кына дигәндәй, туздырып алып ыргытты, яр буендагы тирәкләрне ябалдаш башларына кадәр күмде дә, инде хәзер ул кадәр кыргый-ямьсез итеп үкерми башлады. Күрәсен, басу-кырларда карлар эреп беткәндер Озакламый елга үз ярларына төшәр, тугайлар яшел үлән белән капланыр, язгы ташунын бар истәлеге булып агызып-жимереп алып киткән күпер калыр, аны янә көзге бозлар ага башлаганда гына рәтли-сала башларлар, боз каткач, анын беркемгә дә кирәге калмас. Башка вакыт булса. Сәгъдиев, кулдашым юк дип, тамчы да икеләнеп тормас, көймәсен суга төртеп төшерер дә барлык скважиналарын йөреп- карап чыгарга тырышыр, ә кичен промыселга кайтып, тагын «ятим калуы» турында әйтер иде. Бу соңгы кулдашы исә Сәгьдиевкә ошап куйды бит, бигрәк тә кичәге озын колак-кылый күзне коткарганнан сон, ул аны ярата да башлады шикелле. Гадәттә ана кулдашларны кадрлар бүлеге җибәрә торган иде. Андыйлар гадәттә ышанычлы эшче һөнәре булмаган, тизрәк берәр җиргә «эләгергә» тырышкан кешеләр яки айныткычтан чыккан һәм үз гаебен тизрәк юарга тырышкан бәндәләр була иде. Күпмедер вакыт үтә, ул «сары томшыклар» ныклы эшче разряды үзләштергән белгечләр булып китә, штрафлылары төзәлә һәм—Сәгъдиев янә дә ялгызы утырып кала иде Хәким Нурихановны Сәгъдиев үзе сайлап алды. Егет караңгы чырайлы бер әзмәвер иде. елмайса да, ул бары тик бәйрәм көннәрендә генә, анда да әле. башкалар күрмәсен дип, качып-посып кына елмаядыр. Ә Сәгьдиевкә анын белән үбешеп яшисе юк. Эшен белсә, ялкау булмаса—ни кирәк тагын? Калганы—пүчтәк кенә. Узган көз булды бу хәл. Сәгъдиев янәдән ялгыз калган иде, бу юлы башлыклар белән туйганчы әрләшергә дип, туп-туры контора директорының үзенә барып керде Конторада ул сирәк була, йә жае туры килгәндә яки С нужа куып китергәндә генә килеп чыга иде. һәрвакыт ул күренгән саен коридорда күнелле шау-шу куба —Сәгьдиевкә өеп премия биргәннәр! Күрәсез, килеп тә житкән Конторанын коридоры озын, кул биреп исәнләшергә, бер-ике сүз алышырга теләүчеләр күптин дә күп. Сәгъдиев. үтә-үгешли. оператор, слесарь, мотористларнын кытыршы каты кулларын кыса-кыса. ниһаять, бусагасы тапталып беткән диспетчер бүлмәсенә барып җиткәндә,—шул ук бүлмә директорның кабул итү бүлмәсе дә бит әле!—директор да. өлкән инженер да. АХО башлыгы да каядыр чыгып таярга өлгерә иделәр Бу юлы директор урынында булып чыкты, башы түшәмгә тигән йомыкый әзмәвер егеткә вәгазь укый иде: —Әйт әле, Нуриханов. кайда тыгыйм инде мин сине? Син бит бер җирдә дә тыныша алмыйсын, барысы да синнән баш гарта. Әйт әле. нәрсә җитми сина, ә? —Мин каян белим?—дип. йөзен чытып куйды әзмәвер егет —Мөгаен, энтузиазм җитмидер. —Менә, күрдекме9—директор күңелсез генә көрсенеп куйды —Ә мин сина ул энтузиазмны каян алыйм9 Спецовка итеп, складтан яздырып биримме, ә? Әйдә, «үз теләгем белән» дип гариза яза да—дүрт ягын кыйбла. Әлбәттә, сине бераз тәрбияләргә кирәк иде дә. бәлки берәр юнь чыгар иде, ләкин туйдырып бетерден бит инде Сәгъдиев. аларнын «үзара матур* сөйләшкән чакларында, үз чиратын көтеп урындык читендә генә утырып тора иде. Бу Нуриханов дигән әзмәвер күтәрелеп бәрелер дә. «үз теләгем белән» дигән гаризасын язмас, директор аны берәр статья белән эштән куар яки анын үзенә сылар дип көтте дә. үзе үк тәкъдим ясады —Бирегез аны мина,—диде Бу хәл көз булган иде Көннәр гаять тын. яфракларын коеп, каралып калган урман бөтен тавышларны баса, елга өстендә тын гына пәрәвез җепләре тирбәлә иде. Беренче көнне Сәгъдиев әзмәвер егетне юри яр буйлап алып китте, куакларны ера-ера барганда, ана эшнең ни-нәрсәдән торасын аңлатып барган булды һәр көнне унбер скважинаны Йөреп-карап чыгарга кирәк булачагын төшендерде, бу—бер якка алты чакрым чамасы дигән сүз. бары тик төнлә бер скважинада туктап калмасына ышангач кына кирегә тыйтаклыисын. Кулдашы анын артыннан көчкә өлгереп бара, куак-ботакларны сындырасындыра. сүгенеп тә куя. ә Сәгьдиевкә шул аяк басмаган, йөрелмәгән агач-куаклар арасыннан үтү кирәк тә иде Ул. бара-барышлый, елгага сак-сизгер керпеләрнең кайланрак юл салганнарын күрсәтә, куяннарның яшь усак ботакларын кимерергә кайдан килгәннәрен төшендерә, кулдашын тын култык почмагында кай тирәдәрәк кыздырып ашарлык симез кушбашларны бер кармак белән дә тотып алырга булганлыгын андата. хәтта бер борылыш ясап, үзенең кеше күзеннән аулак аланчыгына да алып чыга, анда ак каеннар ябалдашы астына март аенда карт көртлек әтәче бер көтү ана көртлекләрне җыячагын сөйли «И-и-и. шул көннәргә барып җитсәк әле. без монда төне буе яшеренеп утырырбыз, тан аткач, язны сагынган көртлекләрнең «җырларын» тыңларбыз*.—ли —Йә. ничегрәк сон9—дип сорады Сәгъдиев кулдашыннан, вахталарны караптикшереп кайткач. —Нәрсәсе ничегрәк9—дип игътибарсыз гына кабатлап сорады әзмәвер егет. —Эшне әйтәм. Ошыймы? —Арыдым, тел әйләндерерлек тә хәлем калмады Ә болай ярыйсы булыр иде дә. йөрүе күбрәккә китә Сәгъдиев ана куяннар, кушбашлар, язгы көртлекләр турында никадәр мавыгып сөйләмәсен, тегесенең сүзе бер булды «Әй. исен киткән икән'» Ул егеткә үпкәләмәде, ләкин сөйләшүеннән тукталып калды Кышны әйбәт кенә VKupie ИЮ Яны г.пшга әзер булсалар i.i С) көтмәгәндә кинәттән килеп төште Әле бервакыт, март аенда ук. су буена төшкән иделәр, исләре китеп туктап калдылар: челтәрләнә башлаган зәнгәр боз өстенә су саркып чыга иде инде. Алар бу ерак почмакта операторлар өчен махсус салынган йортка әйләнеп кайттылар да, складтан алдан ук яздырып алдырылган резин итекләрен киеп, ин аргы скважиналарны карап кайтырга чыгып киттеләр. Эш ишелеп төште. Барлык моторларны да янадан ныгытып беркетәсе бар, труба-задвижкаларны, язгы ташу суы ватмасын өчен, карап-тикшереп чыгарга кирәк. Кулдашы белән алар караңгы капканчы скважиналарга йөрделәр Баштарак Сәгъдиев Хәким сукрана-шыншый башлар дип курыккан иде, өстәмә эш хакы сорар әле дип тә шикләнде, ә аны сиңа кем түли, ди? Артыннан йөреп, аяк киемеңне генә туздырырсың, шул булыр. Әмма егет түзде, аны-моны дәшмәде, эшләвендә булды. Сәгъдиев, дөрес, канәгатьлеген күрсәтмәде, әмма монысыннан да кулайрак кулдаш булуын да теләмәде. Бервакыт алар караңгы төшкәнче бер көйсез мотор белән азапландылар. Шуннан Сәгъдиев Хәким Нурихановны туп-туры үзе генә белгән теге аланлыкка алып китте. Учак ягып җибәрделәр, кипшенделәр, ипи ашап, шикәр тешләп чәй эчтеләр, караңгы куак арасына куыш корып куйдылар Иртәнгә таба учакта көйрәп яткан күмер кисәкләрен таптап сүндерделәр дә тын гына көтеп утыра башладылар. Сәгъдиев кисәтеп куйды: —Тынынны да чыгармый утыр! —Әгәр төчкертсә? —Төчкерәсең килсә дә, тының чыкмасын!—дип кырыс кына әйтте Сәгъдиев.— Юкса, эшне бозачаксың. Аста, тын куаклар арасында бөтенләй караңгы иде әле, шулай да йолдызлы күк аша каен башлары ачык шәйләнә башлаган иде инде. Кинәт кенә куыш өстендә сак кына тавыш яңгырады: —Ччу-у ф-ф—шшы-ы-ы! Сәгъдиев, карана торгач, каен башында сак кына утырган ата көртлекне күреп алды. Ул кесәсеннән үзе ясаган сыбызгы кебек нәмәрсәсен алды да әкрен генә шуңа өрде. Көртлек, шул тавышка алданып, авыр канатларын җиңел генә җилпеп җибәрде дә каен башыннан тавыш килгән якка очып төште. Әтәч көртлек нәкъ куыш янәшәсенә килеп кунды, әгәр дә хәзер Сәгъдиев кулын сузса, ул анын янып торган кикригеннән тотып алыр шикелле иде. Көртлек аптырап куыш алдында таптанып торды, аны чакырып аваз салган ана көртлек кая югалды икән, дип уйлагандыр, мөгаен. Сәгъдиев янә чакырып аваз салмакчы иде дә, карт көртлек, аның хәйләсен сизенер дип куркып, дәшмәскә булды. Көртлек кукраеп, коерыкларын кабартып, алан уртасына узды, янә куыш янына әйләнеп килде, туктап, кызыл кашлары белән күзләрен каплады да. чакырулы тавыш белән дәште: бу-бу-бу! Сәгъдиев әтәчне ник чакырганына үкенә башлады. Яктырып килә, йолдызлар сүнә башлаган иде инде. Шул чакта кайдандыр караеп торган агач араларыннан шаулашып яшь көртлекләр көтүе очып төште, әй тотындылар болар берсе алдында берсе кәпрәеп йөрергә, мин сиңа әйтим! Бары тик беренче төшеп утырган карт әтәч кенә урыныннан кузгалмады Сәгъдиевнен озак кузгалмый торудан аяклары оеды, туна башлады, ә кыймшанырга ярамый Сәгьдиевне бу мизгелләрдә беркем дә. бернәрсә дә урыныннан кузгата алмас иде. валлаһи! Ул ни үле, ни тере булып утыруында булды. Хәзер әтәч көртлек ялганны сизсә—пырх! бөтен көтү очып китәчәк бит. Карт көртлек таптанып куйды, яңадан күзләрен йомып, муенын югары сузып, чутылдарга тотынды. Сәгъдиев кулдашының колагына пышылдады: —Түз. Куркытсаң—янадан килмәячәкләр. Йолдызлар инде эреп беткән, агач башлары яктырган, аланлыкка тан атлы ингән иде Кар да, агач-куаклар да алсуга манылды. Яшь әтәч көртлекләр уггаи кызыл кикрикләрен кәпрәйтеп, бер-берсе белән бәргәләшергә, оча- куна сугышырга тотындылар, каты томшыклары белән чукыи-чукыи, кан чыгарганчы тырыша иделәр. Аланлыктагы бу алсу-кызыл сугыш кызганнан- кыза барды. Шунда кинәт кенә агач араларыннан шул углы-кызыл түгәрәк эченә соры ана көртлекләр көтүе белән очып төште.. Бу төндә нефтьчеләребез күз дә йоммады. Сәгьдиев кулдашы өчен шат иде. анда ниндидер гомер булмаган яктылык тойды. Ә инде юеш карга билдән бата-чума кайтканда, ул әле ин зур куаныч ташулар акканнан сон булыр дип хыялланып кайтты Май урталарында шомыртлар чәчәк атар, су өсте ап-ак булыр, атна буена бер генә яшел тап та күрмәссең. — Шундый матур гүзәллек!—дип үзе дә тан калып сөйләнә иде Сәгьдиев.— Салкыны да. ташуы да. су басып киткән скважиналары да бер якта торсын! Берсе дә кирәкми. Сәгьдиев бөтенләй ачылып китте, бер тын белән, үзенен ни өчен бу эшкә алынганлыгын аңлатып бирде, чөнки ана әле кеше аягы басмаган урманнар ошый иде. нефть эзләүчеләр шунда беренчеләрдән булып жир бораулыйлар, вышкалар куялар Мөгаен, ул хәзер дә әле шул эзләнүчеләр белән Ходай Тәгалә вә шайтан үзе дә оныткан почмакларда. Чулман-Кама. Нократ-Вятка буйларында, хәтта исеме дә булмаган инеш-елга буйларында нефть эзләп жир тишеп йөргән булыр иде Әмма кызлары бар бит. Ана ул яктан бәхет ишелеп төште: хатыны бер-бер артлы тупылдап торган дүрт кыз бала табып бирде. Ул кызлар үсеп җиттеләр, укытырга кирәк була башлады, күчмә тормышны ташлап, бер урында төпләнергә туры килде. Кысан шәһәр фатирына барып ятарга теләмәде ул. кызларын интернатка урнаштырды да. хатыны белән икәүләп шушы алла каргаган промыселда яшәп яткан көне, һәм зарланмый да. Башкалар бер агымсу ташуыннан артык тора алмыйлар, корырак җиргә ычкыну ягын карыйлар, ә ул моннан кузгалмаячак та. чөнки белә, теләсә кайсы башка скважиналарда эшли алмаячак, качып китәчәк. Кулдашы аңа ияреп ничектер ачылып китеп йөрде, хәтта ташу суы озак торамы дип сорады, ни өчен ул геологлар шулкадәр башсыз икән—ин уңайсыз җирдә жир тишмәсәләр ярамаганмы?—дип тә сукранып алды әле. —Әй. аларныкын шайтан үзе дә анлап бетермәс!—дип кул гына селекте Сәгьдиев.—Жир тишәсе урын колхоз идарәсе, клуб, яки ферма өстенә зуры киләме— сүзләре бер генә: «Борауларга!» Ә авылда дөнья ыгы-зыгысы, жәнжал. Скважина манарасын авыл читенә куеп, кыеклап борауларга туры килә. Ә биредә ташыган су унунбиш чакрымга жәелә Телиләрме теләмиләрме, манараны су уртасына китереп утырталар, ә без синең белән шулар тирәсендә йөзеп йөрергә тиеш булабыз Кулдашына нефть эшенең шундый хикмәтләрен аңлаешлырак итеп җиткерергә теләп, ул. үзе дә сизмәстән, үз кишәрлекләренең искиткеч матурлыкларын мактарга тотына иде Елга бит ул бер ай гына чыгырыннан чыгып ташый, аннары гына, әле кайчан гына болганчык су басып киткән ярларын икенче ташу-ап-ак шомырт чәчәкләре ташуы басып китә, яшелләнеп үлән күтәрелә, сандугачлар сайрар вакыт житә. Сәгьдиев. мавыгып китеп, без әле синен белән дип сөйли башлый, ә тегесе куаклыклар аша мышный-мышный атлавын белә. —Ә озак буламы ул?—дип сорап куя. — Нәрсә?—дип анламый тора Сәгьдиев. —Сон. шул шомырт чәчәге инде. Ничә көн тора дип сорыйм — Бер атна.-дип җавап бирә Сәгьдиев. борылып та карамыйча -Шулай гынамы'’ Ә билдән су ерып ай буе йөре!—Хәким Нуриханов көлмәкче булды бугай, ләкин шундук шапылдап карга батып китте. Сәгьдиев әйләнеп карады: кулдашы биленнән сулы карга чумган, бер кулы белән таза гына ботакка тотынып өлгергән, икенче кулын Сәгъдиевкә сузып тора иде. -Ярдәм ит! -Бер атна булса ни.'-диде Сәгьдиев. ана кулын сузып —Кайсыбер көн елга тора. Кешеләр әнә еллар буе бил бөгә, баш күтәрми эшли, сберкнижкасына акча җыюын белә, ә бераз акча туплагач, ял ала да ин кыргый җирләргә китеп бара. Соловкига баралар—анда черек сазлык, алла каргаган тын почмак, элек шунда кешеләрне сөргенгә сөргәннәр. Ә безгә шушы ожмах почмагында эшләгән өчен хезмәт хакы да түлиләр әле җитмәсә. Кулдашы сулы, көпшәк кар эченнән суырылып чыкты, итекләренә тулган болганчык суны түкте, аяк чолгауларын сыгып янадан урады, аннары төксе итеп әйтеп куйды: —Юләрләр беткәнмени? Берәр реформа белән китереп орырлар да— акчалары очар—үт-үт! —Очса сон. Реформаның монда ни катышы... Сәгъдиев үпкәләргә җыенган иде. аннары кире уйлады, ап-ак шомырт ташуларыннан сон энҗе чәчәк-ландышлар ачылачагын, аннары үги ана яфракларының вак сары чәчәкләре китәчәген, аннан сон инде җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр өлгерәчәген сөйләп китте. Кәефләре сөйләшүгә тарта иде. Сәгъдиев көне буена кулдашына кешеләрнең акылсызлыгы—шушындый матурлыкны ялангач матди мәнфәгатькә әйләндереп калдырулары турында зарланып сөйләде, әйтерсең лә. дөнья шул бер юньсез ун сумлыктан башланган да. шунда төртелеп бетәчәк, диде. Берничә көн үткәч, су бозны чәрдәкләп бетерде, теге мескен күперчекнең бүрәнәсен бүрәнәгә аерып агызып алып китте, текә яр ягына күтәрелә алмыйча, тугайлы тәбәнәк якны басты. Йөрергә мөмкинлек калмады. Сәгъдиев мазут белән сыланган кара көймәсен түбә астыннан тартып чыгарды, флагшток таякчыгына нечкә генә ике алсу тасма таккан булды, аннары суга төртеп төшерде. Сәгъдиев кулдашына шатланып бетә алмый иде. Башына бүрек чәпәгән, җиннәре терсәкләренә җитәр-җитмәстәй үзенә кечкенә брезент нәмәрсә кигән килеш, ул Сәгьдиевкә каршы ишкәктә утыра иде. Сәгъдиевнең бер күз карашыннан кайчан сул ишкәкне каера төшәргә, кайчан уңын икәнлеген анлый. кайда сай урыннар буласын җилкәсе-аркасы белән үкме чамалап, көчле бер талпынуда көймәне алга ыргытып ташлый. Бары тик ул утырган, кибеп беткән карт утыргыч кына анын куәтле гәүдәсе астында шыгырдап- сыгылып куя иде. Җиңел көймә теләсә кайсы мизгелдә капланырга, йә куак араларына кереп буталырга мөмкин иде. әмма әзмәвер егет боларны оста гына җиңеп чыкты. Койрыкта утырган Сәгъдиев тә туп-туры скважина өстенә барып менде, өскәрәк каерды, түгәрәк задвижкалары арматурасы-ние белән тигезләнгәч кенә, аларга барып тотына торган булды. Дулкыннар көймәне жинел генә кагып, торбаларга сыларга тырышканда, ишкәкләрен калдырып, түгәрәк эшермә-задвижкаларны тотып тора, ә Сәгъдиев торбага менеп баса да. һәр мизгелендә суга егылып төшү мөмкинлеген дә онытып, нефть басымын тикшерә, электромоторларны су басып китмәгәнме дип карый, аннары сак кына көймәгә сикерә дә: «Киттек!»—дип боера. Кулдашы ике кулын көймәне каршы килгән тыгыз су агымыннан читкә этәрә. Сәгъдиев аны дулкыннарга турылап куйган арада, тегесе тиз генә ишкәкләренә тотынып өлгерә. Бу ташуда ни өчендер, бер генә җан иясе дә очрамады, бары тик кичә генә бер озын колак куянга юлыктылалар. Ул мескен пычранып беткән, менә-менә агып китәм дигән бер өем чүп-агач өстендә утыра һәм котырып аккан суга өметсез карап тора иде Ничек аны шундый бөтерчеккә китереп керткән, диген? Мөгаен, сутлы яшь кайры ашыйсы килгәндер дә, мавыгып китеп. Робинзон хәлендә калганын абайламагандыр да. Куян аңгырарак иде булса кирәк. Нефтьчеләр аны бәладән коткарып, көймәгә алырга тели. Кулдашы бар көченә ишә, Сәгъдиев сикереп тора да. кыек күзне озын колагыннан эләктереп алырга тели, ләкин агым көймәне тагын читкә алып китә. Куакларга сугарга да куркыныч, озын колак шундук суга егылып төшәчәк. Сәгъдиевнең түземе бетте: Сикер монда, әрекмән колаклы аңгыра!—дип кычкырып та карады Әмма куркудан коты очкан кылый күз, көймәгә сикерәсе урында һаман да куырылып, ни үле. ни тере килеш, дигәндәй, шул селкенеп-дерелдәп торган чүп өемнәрендә утыруын белде, әрекмән яфраклары шикелле озын юеш колаклары белән күзен томалаган булды. Нефтьчеләребез ул ангырага күптән кул селтәп китеп барган да булырлар иде, әмма агым аларны анын яныннан алып китә башлауга, ул мәхлук шәм кебек тураеп баса, куркынган күзләрендә ялваруга охшаш өмет төсмерләнә. Сәгьдиев түзә алмый, янадан рульгә тотына, кхлдашына күз карашы белән генә. «Иш»—дип боерык бирә Сәгьдиев инде бу аңгыра куянны ничек тотарбыз да. ничек көймәгә салырбыз, дип аптырап торганда, тагын шулай ук файдасыз-өметсез бер якын килгән арада, кулдашы кинәт сикереп торды да. көймә борынындагы чылбырны тотып, суга атылды. һәй. бу соклангыч атылу иде! Үз җилкәсе аша үткәрелгән чылбырны тотып торган Сәгьдиев аңлап та бетермәде—кулдашы әллә төпкә бастымы, әллә йөзеп кенә бара идеме.—әмма егет кылый күзгә үрелеп, аны ике колагыннан эләктереп алды да куен эченә тыкты, аннары куакларга тотынып, көймәне үзенә таба тартты Сәгьдиев тә, куакларга тотынып, аңа ярдәмгә ашыкты. Кулдашы куянны көймәгә сузып салды, көймә сыртыннан үрмәләп менде дә. бер нәрсә дә булмаган кебек янадан ишкәгенә тотынды һәрвакыттагыча, алар көне буе су баскан скважиналарны карап йөрделәр, ә куян мескенкәй, дөньяга ваемсыз күзе белән карап, утыргыч астында ятуын белде. —Котын ботыңа төшкән идеме?—дип Сәгьдиев ике-өч мәртәбә хәлен белешкән булды —Син хет күнеллерәк күз кыс. терерәк бул. Синен аркала кеше әнә нинди салкын суда коенып чыкты, ә син һаман ниндидер хәлсез. Ә кылый күз гамьсез генә юеш колакларын кыймыллаткалап һәм икегә ярылган иренен тырпайтып ята бирде «Үлеп китмәсен тагын,—дип уйлап куйды Сәгьдиев куян турында — Аны коткарыйк дип. күпме мәшәкатьләндек, ә ул жан тәслим кылып куйса, тагын,—дип уйлады —Өйгә алып кайтып җиткерсәм, мич башына утыртырмын үзен, җылынсын шунда» Көймә ярга килеп төртелүгә, кылый күз дерт итеп кузгалды да. көймә читеннән туп кебек сикертеп, судан читкә элдертте. Сәгьдиев беркавымга аптырап калды, ә кулдашы —Әл-лә-лә-лә! Менә сиңа кылый күз!—дип кычкырып җибәрде Үзе җитмәсә яр буйларын яңгыратып көлә —Безне җүләргә калдырды бу диде. Аннары, елмая-елмая, чиратлаштырып, күн итекләренә тулган суларын түгә, оекбашларын, аяк чолгауларын сыгып куя башлады Үзенең манма су булып, калтыранып торганына ла шат шикелле иде ул. Сәгьдиев анын янәшәсендә басып тора һәм кулдашы өчен чиксез шатлана иде. Бүген исә кулдашы юк га юк. Сәгьдиев әллә ни нәрсәләр уйлап бетерде Әлбәттә, ин әүвәл теге аңгыра куянны тиргәп ташлады «Кирәк бит ана Робинзон булырга!»—диде. Аннары үзен -Шул нәмәстә белән маташырга кирәк идеме'.’»—дип битәрләп алды Кулдашының хәзер салкын тигезен, хастаханәнең каты караватында янып ятуын күз алдына китерде Ә Сәгьдиев нишләргә тиеш’’ Скважиналарны берүзе йөреп-тикшереп чыксынмы? Промысел конторасына яна кулдаш сорап барсынмы ’ Рәтле көннәр торганда, ул бер үзе дә ерып чыгар, эшен эшләр иде. әмма язгы ташу вакытында—һай-вай. Кулдашы көтмәгәндә генә әллә кайдан матайда тырылдап килеп чыкты Сәгьдиев куанып бетә алмады, кабаланды-каударланды, хәтта кулдашының мотоциклда һәм. ин мөһиме, чип-чиста. пөхтә киемле булуына да игътибар итмәде. Исән-саумы?—дип ташланды ул ана -Мина нәрсә булсын?—дип. гыжлавырак җавап кайтарды тегесе, тирләгән, яшьләнгән күзләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә —Соң син теге кылый күз артыннан салкын суга чумдын бит Мин инде, табиблар сине эләктереп алып укол арты укол кадыйлар дип уйлап тора идем. Алар шундый халык! Авыруга бер ун авырттыра торган укол билгеләү— алар өчен бәйрәм! —Әй. шундый юк-бардан да авырып ятсан тагын! Сразы пенсиягә китүен яхшырактыр,—дип көлде әзмәвер. Сәгьдиев башкасын сораштырып тормады, көймәсенә ашыкты. Юл унаендә җилкәсе аша гына сүз ташлады: — Кара, кояш синнән дә югарырак инде. Ишә башлыйк, өлгермәвебез ихтимал. —Ә без ишеп килеп җиттек инде. —Нәрсә диден9—Сәгьдиев аптырап әйләнеп карады. Кулдашы мотоциклын терәткеченә куйды да, куеныннан бер шешә аракы белән бер кисәк казылык тартып чыгарды, җыелмалы тимер рюмкалары да пәйда булды. —Синен сабантуенмы әллә?—дип сорамый булдыра алмады Сәгьдиев. —Аннан да шәбрәге,—дип, ак тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде кулдашы — Без синен белән итәкләндек, җитәр. Хушлашырга сугылдым. Әйдә, соң мәртәбә берне күтәрик әле. Беләсеңме, мина синен белән эшләү бик рәхәт булды. Элек синен ишеләр бер дә очрамаган иде. Сәгьдиев аптырап калды, янына килеп, сузылган тимер касәне кулына алды. Кулдашы шешәсенең төбен үкчәсенә бер генә бәрде—бөкесе шундук атылып барып төште. —Эч,—диде ул.—Аннары гаризама кулыңны куярсың.—Кесәсеннән бөгәрләнеп беткән кәгазь кисәге чыгарып. Сәгъдиевкә сузды. Сәгьдиев зур-зур хәрефләр белән язылган сүзләрне укып алды: «Мине нефть кудырырга куегыз, анда файдам күбрәк булыр дип уйлыйм». —Ә мин нәрсә языйм?—дип сорады Сәгьдиев. —«Каршы түгелмен»,—дип яз. Син каршы булмасан—башкалар да каршы килмәс, күчереп кенә куярлар. Нигә мин эш стажымны югалтырга тиеш ди әле? һаманһаман «үз теләгем белән» дип язып торасым килми. Тот, мә! Шулай дип, кулдашы Сәгъдиевкә кәгазь төртте. —Кул куймыйм мин,—дип киреләнде тегесе. —Ә нигә? Кызганасынмени бер тамгаңны? —Кызганмыйм. Миннән башка гына мәтәштер. — Нинди мәтәштерү инде бу? Кеше матди ягын да карарга тиештер бит?— Кулдашы аның каршысында таптанып сөйләнә торды —Син мина көртлекләр, сандугачлар, шомырт чәчәкләре турында сайрап-сөйләнеп йөрден. Ә мина аларнын ни пычагыма кирәге бар? Су да су. Бер батасын, ике— радикулит эләктерәсең дә, гомер буе әптик юлыннан кайтып кермисен.. Ә нефть кудыргычта баш өстендә коры, яумый-таммый, көн саен сөтен дә биреп торалар, зыянлы эш дип. ун сумын да өстиләр әле җитмәсә. Ә синдә нәрсә бар9 Шул бердәнбер сандугачларын чыркылдаумы? Мә, эч тә, кул куй. Әйбәт кенә аерылышыйк. Әзмәвер стаканга аракы агызды: —Мә, тот тизрәк! Сәгьдиевнен ачуы кузгалды. —Ал әле стаканыңны! Мин сине аракысыз да җибәрәм, ычкын күз алдымнан... Сәгьдиев әзмәвернең гаризасына кул куйдымы-юкмы, хәтерләми. Көймәсен суга этеп төшерде дә, авыр гәүдәсе белән ана кереп утырды, гадәтенчә ишеп елга уртасына кереп китте. Күңелендә рәнҗү кайный иде. Үз-үзенә рәнҗү Кемгә ышанган бит, кем өчен янган-көйгән? Анын аты-юлы белән авыз тутырып бер сүгенәсе килде, бәлки, эче бушаныр иде. әмма агымсу көймәсен агым уңаена алып китеп бара иде инде, ул бер төкереп кенә куйды да, ишкәкләрен каерып-каерып ишә башлады Аптырап калган әзмәвер яр өстендә таптанып торуында булды... Марс ШАБАЕВ тәрҗемәсе