Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ЖАНРНЫҢ ЯЗМЫШЫ ҺӘМ ЯҢАРУЫ

Озын тарихлы һәр әдәби традициядә халыкның ижтимагый аңы. үз-үзен танып белүе билгеле бер баскычларга күтәрелгәндә, милли үзаны формалашуын күрсәтә торган махсус әдәби гыйльми жанрлар була Шундыйлар исәбенә төрле юлъязмалар—сәяхәтнамәләр дә керә. Бер карауга аларда теге яки бу халык вәкиленең чит-ят жирләрдә үз башыннан узган хәлләре, күргән-белгән нәрсәләре хакында хикәя итү белән чикләнгән кебек. Ләкин мондый әсәрләрдә, төптәнрәк уйлап карасан. башка илләр, бүтән халыклар белән танышу, укучыларын да таныштыру өстенә. авторнын үз иле. үз халкы хакында да уйлануы (борчылуы яки горурлануы) урын алганлыгын күрүе кыен түгел. Әлбәттә, күп очракларда андый фикерләрнең кыеклап әйтелгән, шактый яшеренгән хәлдә булуы да ихтимал Чөнки, башкалар хакында теләсә ничек язсаң да. укучыда үз-үзеннән «Без ниндирәк икән», яисә «бездә нигә болай?»—дигән кебегрәк сораулар, уйланулар туарга мөмкин һәм туачак та Әсәрләрнең нинди теләк һәм максат, нинди сәбәп вә шартларда (авторнын үз инициативасымы, яисә махсус заказ буенчамы) барлыкка килгән, язылган булуына карамастан. Шулай булмаган тәкъдирдә, минемчә, андый жанр тумас, туса да. озак яшәмәс, дөресрәге, дәвамлы булмас иде. Сәяхәтнамәләр жанры, гомумән. үзенен барлыкка килүе, үсүе жәһәтеннән шактый борынгы чорларга барып тоташа. Монын шулай икәнлеген борынгы юнан, кытай, гарәп һәм фарсы, соңрак чорларда тернәкләнгән аурупалы халыклар һәм русларнын әдәби мираслары мисалында да күрергә мөмкин Без бүген, үз халкыбызның элекке чор тарихын өйрәнгән чакта, еш мөрәжәгать итә торган борынгы китаби истәлекләрнен күпчелеге дә шундый юлъязма һәм сәяхәтнамәләрдән гыйбарәт Мәсәлән. Әхмәд Ибне Фазлан. Әбү Хамид әл-Гарнатыинын болгарлар. Ибне Багтутаның кыпчаклар хакындагы язмалары һ. б Гарәп телендә ижат ителгән мондый әсәрләрне дистәләп-дистәләп санарга мөмкин һәм бу жанр әсәрләренең мул булуы шул милли әдәбиятның, шул жирлек фәненен нык үскәнлеген, дәүләтчелек һәм халык культурасының югары дәрәжәгә ирешкәнлеген күрсәтә Кыскасы, географик гыйльми әсәрләр белән публицистик әдәбият арасынларак тора торган бу жанр бай тарихка ия. Укучыда шундый сорауның тууы ихтимал бездә, татар язма традициясендә мондый жанр кайчанрак барлыкка килгән? Һәм гомумән татарча сәяхәтнамәләрнең язмышы ничегрәк’’ Сорауларга өздереп кенә беркатлы җавап бирүе кыен, әлбәттә Чөнки мәсьәлә махсус рәвештә җентекләп өйрәнелмәгән әле Шулай да Газиз Гобәйдуллиннын болгарлар чорында ук илләр гизгән Идел буе кешеләренен дә ашый әсәрләр ижат иткәнлеге мөмкин, дигән бер фикере, һичшиксез, игътибарга лаек Алтын Урда. Казан ханлыгы чорларында ла андый әсәрләрнен язылган бу луы ихтималдан ерак түгел. Моны кыеклап раслый торган бер факт га бар. Мәсәлән. XVI иөзнен беренче яртысында Казанда яшәгән, андагы сәяси, ижтимагый эшләргә актив катнашкан, хәгга ндеоло| дәрәҗәсенә күтәрелгән Шәриф Хажнтархани (Колшәриф) «Зафәрнамәи вилайәте Казан» исемле 1550 елда язылган әсәрендә ерак Госманлы дәүләте кешеләрен Казан җирсндә!е хәлләр белән таныштыруны максат итеп куя Игътибар итегез үз иле белән башкаларны таныштыру бу Димәк, мондый ан булган җирдә башкалар белән үз иле О кешеләрен таныштыру ихтыяҗының да яшәгәнлеге табигый. Ләкин андый рухтагы татарча әсәрләрнең сакланмаган булуы ихтималга якынрак. Элеккерәк чорларда иҗат ителгән язма әсәрләребезнен күпчелеге харап булуга артык гаҗәпләнергә нигез юк. Идел буендагы Болгар. Биләр. Жүкәтау, Сарай, Үкәк, Гөлестан шикелле кайчандыр гөрләп торган зур шәһәрләрдән таш өстендә таш калмаганлыгын. хәтта Казан булып Казанның да элекке биналары тәмам җимерелеп, алар урынына бөтенләй яңалары килеп утырганлыгын алыйк. Димәк, кәгазь китапларның юкка чыгуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел икән... XVI гасыр урталарында Идел буйлары тәмам яуланып. халык авыр коллыкка төшерелгәннән соң. табигый ки, сәяхәтнамәләр хакында уйлау түгел, бәлки бөтен кайгы җан саклау һәм ризык эстәүгә кайтып калган. Бары яңа шартларда, бераз аякка баса башлагач кына, ягъни сәүдә эшләре тернәкләнә төшеп, татар кешеләре дә азмы- күпме дәрәҗәдә илләр гизү, башка дөньяларны күрү мөмкинлекләре тугач, сәяхәтнамәләр язылуга шартлар барлыкка килгән. Бу дәвердә, төгәлрәк әйткәндә, Пугачев яуларыннан соң беркадәре үзгәргән шартларда, татар кешеләренә хаҗга барып кайту, чит җирләрдә сәүдә кылу, ягъни ерак илләргә сәфәр чыгу мөмкинлекләре туган... Менә шундый сопиаль һәм иҗтимагый үзгәрешләрнең нәтиҗәсе буларак, XVIII гасырда татар телендә яна сәяхәтнамәләр барлыкка килә башлый. Шул күренешнең мисалы сыйфатында Исмәгыйль Бикмөхәммәд угылының утыз ике елга сузылган ил гизүе хакындагы юлъязмасын (Оренбург—Бохара—Әфганстан— Гыйрак—һиндстан—Гарәбстан—Сүрия— Төркия—Русия), шулай ук Мөхәммәдәмин Гомәр угылының хаҗ сәфәре тасвирламасын атарга мөмкин. Ике әсәрдә XVI11 йөзнең икенче яртысындагы сәяхәткә багышланган. Дөрес, бу ике әсәргә кадәр дә бер хаж сәфәре хакында кыскача язма булган. Ул 1698—1699 елларда Мортаза ибне Котлыгош дигән Казан арты кешесенең хаҗга барып кайткач язып калдырган бәләкәй генә истәлегеннән гыйбарәт. Ләкин язманың гаять кечкенә күләмле һәм информациянең артык коры, формаль булуы аны махсус сәяхәтнамәләр исәбенә кертергә җитәрлек җирлек тудырмый. Шулай да, омтылыш буларак, ул да игътибарга лаек нәрсә. Моның белән чагыштырганда Исмәгыйль сәяхәтнамәсе белән Мөхәммәдәмин язмасы, һичшиксез, татарча сәяхәтнамәләр жанрының яңадан тууына— торгызылуына мисал була ала. Болардан иң оригиналы, әлбәттә. Исмәгыйль әсәре. Мөхәммәдәмин язмаларының шактый өлеше исә шул беренче әсәрнең аерым битләрен үз язмасына кертүдән гыйбарәт... XIX гасырның башында да татар кешеләре тарафыннан язылган тагын ике-өч әсәр булу хакында кайбер мәгълүматлар бар. Ләкин алар әле махсус тикшерелмәгән. Аларның кайберләре өтек-өзек кулъязмалар хәлендә КДУнын гыйльми китапханәсендә, икенчеләре Петербургта саклана. Бездәге сәяхәтнамәләр жанрының чын-чынлап җанлануы, иҗтимагый әһәмиятле тарихи документ дәрәҗәсенә күтәрелгән әсәрләр язылу, һичшиксез, милли ан тәмам оешып җиткән XIX йөзнең икенче яртысы белән XX гасырның башына туры килә. Дәүләтчелек, мөстәкыйльлек аңы сүрелтелгән. зәгыйфьләнгән халыкта андый жанр яңарсын өчен, күрәсен, яңадан хосусый милеккә ирешә башлау, капиталистик мөнәсәбәтләр белән бергә милли үзаң ныгу кирәк булгандыр. Шундый иҗтимагый әһәмиятле сәяхәтнамәләр рәтенә ин элек Шиһабеддин Мәржани язмасын («Рихләте Мәржани») һәм Заһир Бигиевнең «Мауәраэннәһергә сәяхәт» исемле мәгълүм әсәрен кертергә кирәк. Дөрес, Мәржани үз әсәрен тәмамламыйча калдырган булып, аны сонрак Риза казый Фәхреддин бераз кыскартып бастырган. 3. Бигиев әсәре хакында әдәбият тарихы буенча моңарчы беркадәре мәгълүм инде. Шулай да иҗтимагый әһәмиятлелек ягыннан иң мөһим татарча сәяхәтнамәләр XIX йөзнең ахыры белән XX гасырның башында дөнья күрәләр. Болар арасыннан мин ин элек Фатих Кәриминең өч әсәрен—«Аурупа сәяхәтнамәсе», «Кырым(г)а сәяхәт» һәм «Истанбул мәктүбләре»н (1902— 1914), Садрый Максудинын «Англиягә сәяхәт»ен (1910) һәм 1906—1917 елларда татар вакытлы матбугаты битләрендә басылган күпсанлы мәкаләләрне, җөмләдән Галимҗан Идриси, Нәүширван Яушев һ б. эчтәлекле, гыйбрәтле язмаларын күрсәтер идем. Чөнки нәкъ шушы әсәрләрдә мин югарыда чын сәяхәтнамәләргә хас, зарури дигән хосусиятләр—башкалар турында сөйләп, кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр хакында хикәя итә-итә, үз илен, үз халкын. аның узганы, бүгенгесе һәм киләчәге хакынла уйланырга этәрә торган сыйфатлары— тулысынча диярлек гәүдәләнгән дияр идем. Җыеп әйткәндә. XIX гасыр ахыры белән XX гасыр башындагы әдәби процессыбызда, кайчандыр яшәп тә. сонгы өч-дүрт гасыр коллык чорында тәмам сүндерелә язган юлъязма—сәяхәтнамәләр жанры янадан кабынып, тулы гәүдәсен күтәреп дигәндәй аякка баскан иде Ләкин совет хакимияте елларында ижтимагыи фикеребез, әдәбият һәм сәнгатебезнең төрле өлкәләре белән берлектә бу үзенчәлекле жанр да янадан сүнеп калуга дучар ителгән иде. Канлы ватандашлар сугышы, коточкыч ачлык еллары аннары бер-бер артлы кайткалап торган репрессияләр чорында иске вәзгыять тагын кабатланды диярлек: янә жан саклау, ачтан үлмәү мәсьәләсе беренче планга чыгып халыкның төп кайгысына әверелде Дәүләт чикләре бикләнүдән тыш. үз илендә дә иркенләп йөрү, сәяхәтләр ясау мөмкинлекләре беткән иде. Әгәр сәяхәт һәм «сәяхәтнамә» дип. Себергә сөрүләрне. Беломорканалда черүләр белән, «кулакландырылып* таланганнан сон ач-ялангач тинтерәп йөрүләр хакындагы басылмаган, дөресрәге язылмаган йөзләгән-йөзләгән «юл мажаралары-н исәпкә алмасаң... Сугыш елларында Мәскәү яныннан ук Берлинга кадәр түшен белән шуышып баруларны да беркем дә «сәяхәт» дип атамады шикелле. Хаклы рәвештә. Ара-тирә генә, ничә елга бер-ике кешенен. гадәттә түрә кисәкләре һәм куштаннарының махсус инструкцияләр уза-уза. «тимер пәрдәнен» теге ягында бер күренеп кайтуларын, кайткач акны кара дип. караны акка чыгарып, гәзитә мәкаләләре бастыруларын да исәпкә алуы шөбһәле Чөнки мондый язмаларда күргән- белгәннәрне дөрес итеп сөйләүдән бигрәк, «күрмәгәнеңне күрсәтү» галәмәте өстенлек итә иде. Алар уйландыру һәм уйлануны түгел, бәлки уйламыйча гына ышануны, ягъни автор тәкъдим итә торган фикерләрне «чәйнәмичә» генә йотуны максат итеп куя иде. Шул рәвешчә чын сәяхәтнамәләр жанры тагын бөтенләй диярлек сүнгән, үтерелә язган иде. Мин. мәсәлән, совет чорында татар кешесе тарафыннан үз ана телендә язылып дөнья күргән бер генә әсәрне хәтерлим Ул элекке Мәгариф министры Мирза Мәхмүтовнын 50 еллар ахырында Һиндстанга сәфәре хакында 60 еллар башында чыгарган шактый кызыклы кечкенә китабы Хәер, анда да чор идеологиясенә хас чикләнгәнлекләр үзен нык сиздерә иде Әмма ләкин «дөнья—куласа • дигән шаяртуда да дөреслек бар икән Гасыры бызнын 80 еллары ахырыннан башлап, «тимер пәрдәләр ертылып». Берлин диварлары жимерелгәч. татарча юлъязмалар— сәяхәтнамәләр жанры тагын жанлана. тернәкләнә башлады. Үзгәртеп кору омтылышлары китергән беркадәре иркенлек нәтижәсендә халкыбыз вәкилләре башка илләргә барып кайту һәм. иң мөһиме, күргәнбелгәннәрен үзләре ышанганча дөресрәк итеп язу. аны да курыкмыйча гәзитә-журнатларда бастыру мөмкинлекләренә иреште 80 еллар ахырыннан алып хәзергә кадәр, радио һәм телевидение чыгышларын да исәпкә алсан, йөзгә якын эреле-ваклы язмалар дөнья күрде дип әйтерлек Хәтта берара һәрбер турист, кыска вакытлы командировкага барып кайткан һәр хезмәткәр, галим кисәге дә үз сәфәре хакында ни теләсә шуны өстән-өстән язып чыгаруны, сөйләп бирүне фарыз дип исәпли башлаган иле һәрхәлдә 80 еллар ахыры белән 90 еллар уртасына кадәр чит ил сәфәрләре хакында матбугат битләрен бизәү билгеле дәрәжәдә модага да әйләнә язган иде Шунысы да характерлы элек, мәсәлән. Теркингә барып кайткач, анда күрешкән милләттәшләрен «совет дошманы», «сатлык җаннар» рәвешендә сурәтләгән авторлар, шуларны ук хәзер инде «милли герой», «хөрмәтле дустыбыз» дип. олылаудан тайчынмадылар Күрәсен. «бәйдән ычкыну» процессының бер гыйбрәтле чагылышыдыр бу... Әлбәттә, сонгы елларда дөнья күргән татарча юлъязма һәм сәяхәтнамәләр арасында шактый тирән эчтәлекле, күләмле һәм мәгънәле, мәсьәләне өйрәнеп-белеп язылганнары да аз түгел Шундыйлардан мин ин элек Тәүфикъ Әйлинен бер төркем әсәрләрен күрсәтер идем. Дөрес, аларнын кайберләре кыскарак рәвештә элегрәк тә гэзитө-журнал битләрендә дөнья күргән иле Мәгәр язучының сәяхәтнамә жанрында ижат иткән төп язмалары сонгы ике елла «Аваз» нәшриятында чыгып килә торган әсәрләр жыелмасынын лүрт китабында төгәлрәк тупланган һәр әсәрнен эчтәлеген төпченеп ачуны бурыч итеп куймасам да. шул дүрт китапка кергән я змаларны махсус атап чыгып, парный кайберләре хакында кинрәк фикер алышуны кирәк табам Ләкин шуны да искәртергә кирәк әгәр минем күзәтүдә ул китаплардагы кайбер бәхәсле мәсьәләләргә тукталып, кайберләренә карата тәнкыйть сүзләре әйтелә икән, мин монын белән үзенчәлекле холыкка ия Т. Әйдине «төзәтүне» күз уңында тотмадым. Минем максат бездәге юлъязма жанры яңадан аякка баскан чорда барлыкка килгән үзенчәлекләрне генә билгеләргә омтылу. Мин башлап укыган беренче китап «Йөртә безне язмышлар» дип атала (Казан, •Аваз». 1999,3186.;алга таба •!. П... китап» дип тә күрсәтелер). Китапка исем биргән беренче әсәргә «Алмания дәфтәреннән» дигән өстәмә баш куелган. Ул 1990—1991 елларда Германиядәге Ной-Үлм. Мюнхен шәһәрләрендә булып, шундагы милләттәшләрнең кайберләре белән очрашуларны, әңгәмә һәм бәхәсләрне, шул илдә үзе күргән гыйбрәтләрне тасвирлауга багышланган. Беренче булып укылган әсәрдәге минем игътибарны жәлеп иткән сыйфатларның берсе—ул авторның үзе хикәя итә торган хәлләрне өстәмә әдәбият буенча да өйрәнә-өйрәнә тасвирлаган булуы пае. Ләкин юлъязма авторының төп информациясе, иң элек, үзе күреп белгән хәлләрне хәбәр итүдән гыйбарәт. Әле телгә алган «өстәмә әдәбият» мәгълүматлары исә шул үзе очраткан шәхесләр, алар хакындагы белешмәләрне тулырак, дөресрәк яктыртырга ярдәм иткән. Әлбәттә. «Алмания дәфтәре»ндә кайбер дәлилләнеп бетмәгән хөкемнәр дә очраштыргалый Юк-юк та автор фикерләренә зарар китерә торган бәхәсле раслаулар да күзгә ташлана. Болар хакында алга таба аерым сүз булыр. «Кечкенә дә төш кенә» дип исемләнгән. Эстония сәяхәтенә багышланган икенче әсәр (1,174— 186 б.) мина аерата ошаганы булды. Нәкъ менә шушы язмасында Т. Әйдинең югарыда бер күрсәтелгән сыйфаты—хикәя итә торган хәлләрне төпченеп өйрәнүе, кайбер мәсьәләләрнең асылына, «төп тамырларына» житәргә омтылуы тулысынча диярлек гәүдәләнә. Әсәрнең 1976—1994еллар арасында Эстония якларына берничә мәртәбә барып кайту, сәфәрләр арасында төрле белешмәләрне, эстон әдәбияты үрнәкләрен ныклап өйрәнүе һәм, иң мөһиме, шул халыкның кайбер вәкилләре белән якыннан танышуы нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлеге ачык күренеп тора. Мәсьәләне дәвамлы өйрәнү исә авторның кайбер хөкемнәре үзгәрүне, төгәлрәк әйткәндә, аның фикри җәһәттән үсә төшүен дә тәэмин иткән. Мәсәлән, бер урында автор болай яза ■■ баштарак монда һәрнәрсәгә сокланып, куанып йөрдем |...| Әмма килгән саен танышлык тирәнәю, тыштан әйбәт күренгән чынбарлыкның аскы катламында инде дәһшәтле үлек җыйналып, эстон милләтенең алдынгы вәкилләрен төн йокыларыннан мәхрүм итүен, аларнын тормышын агулавын күрү мине дә айнытты» (1, 222—223 б). Авторның фикердә һәм хөкемдә шулай үсә баруы, һичшиксез, игътибарга лаек күренеш... • Идел тамагында» дип исемләнеп, Әстерхан якларындагы милләтгәшләребезнен борынгы һәм бүгенге хәлләренә багышланган әсәр дә (288— 317 б.), күләменең кечкенә булуына карамастан, 1976— 1991 еллар дәвамындагы сәфәрләр нәтиҗәсендә язылган. Үзенен материалы буенча бу әсәр сәяхәтнамә жанры белән беркадәре тарихка, шулай ук бүгенге хәлләргә дә багышланган публицистик очерклар төре арасындарак тора Минемчә, ил эчендәге сәяхәтләргә багышланган мондый катнашрак жанрлы язмаларның да әһәмияте бәхәссез. Югарыда бер әйткәнемчә, сәяхәтнамәләрдәге төп максат башка илләр, бүтән халыклар хакында хикәя итү өстенә үз илен, үз халкың хакында да уйлану, борчылу яки сөенүдән гыйбарәт. Димәк, язучынын чит ил сәфәрләре белән бергә үз илендә төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләренә дә юлъязмалар жанрында әсәрләр багышлавы табигый күренеш икән. Мондый характердагы язмаларның күпчелеге, сигез-тугыз әсәр, «Аһ, туган каумем газиз!» дип исемләнгән икенче китапта урын алган (Казан, 1999,3346.) Гәрчә китапка исем биргән беренче әсәрдә (3—94 б.) сүз Көнбатыш Кытайда, Шәркый Төркестанда яшәгән татарлар хакында барса да, әсәрне чынчынлап сәяхәтнамә дип әйтеп булмый. Дөресрәге ул китаплар уку, кайбер кешеләрдән сорашып-белешеп мәгълүмат туплау нәтиҗәсендә язылган тарихи-публицистик әсәр булып чыккан. Шуна күрә аны шартлы рәвештә «китаби сәяхәт» дип атарга мөмкин Автор үзе күргән, өйрәнгән күренешләр хакында шәхси тәэсирләрен язудан, «жанлы» хөкем чыгарудан бигрәк, анар информация биргән китапларнын, аерым кешеләрнең хәбәрләрен тәртипкә салырга, теркәп барырга тырышкан Вакыт-вакыт анын башка кешеләрнең хөкем-фикерләренә ияреп киткәләве дә шул хосусыятган килеп чыккан. Икенче китапта төп урынны, югарыда ишарә ителгәнчә. Үзбәксганда. Себердә һәм Идел-Урал буйларында яшәүче татарлар хакындагы язмалар алган Авторнын үз милләте вәкилләренен нилектән шулай сибелеп-таралуы. яна жирләргә барып төпләнгәч нәрсәләр белән шөгыльләнүе, кайберләренен хәзер нинди аяныч хәлдә калулары белән төпченеп кызыксынуы очерклар буенча кызыл жеп булып уза. Язучынын үз күзләре белән күргәннәре, төрле чыганаклардан укып белгәннәре, бергә үрелеп үскән хәлдә, анын йөрәге аша үткәрелгән Шу на күрә вакыт-вакыт «үжәт фактлар», нигезле дәлилләр белән янәшәдә сөенүле яисә борчулы хисләр дә бергә килсә, һич тә гажәп түгел Чит өлкәләргә сәяхәтләр арасына үз республикасының кайбер төбәкләренә барып кайтулар да урынлы чагыштырып караганда реаль чынбарлык яхшырак анлашыла. «Оҗмах утравы» дип исемләнгән өченче китаптагы (Казан. 1999. 318 6.) әсәрләрне, жанр күзлегеннән караганда, чын сәяхәтнамәләр дип әйтеп була. Аларда язучының 1984—1994 еллар арасында Болгариядә. Молдова һәм Румыниягә вә Кыбрыс-Кипр утравына ясаган сәяхәтләре, шул якларда күргәнбелгәннәре шактый тәфсилле һәм кызыклы итеп тасвирланган Әйтергә кирәк, бу әсәрләрендә дә Т. Әйди үзенен принципларына һәм язу. фикер йөртү стиленә турылыклы булып кала. «Гөлчәчәкләр илендә кара болыт» дигән (3—121 6.) һәм «Дунай буендагы кардәшләр» (122— 176 б.) дип аталган ике әсәрдә сүз Болгария һәм Румыниядә яшәүче татар вә башка төрки кавемнәрнең кыс кача узган тарихлары, бүгенге хәлләре хакында шактый тәфсилле язылган мәгълүматлар тупланган. Дөресен әйткәндә, бу язмаларны укуы файдалы да һәм авыр да булды Чөнки моңарчы бездә аз мәгълүм Болгария һәм Румыния (Добруджа) татарлары хакында күбрәк, киңрәк белүе күңелле булса да. шул «Халык республикалары» дип олыланган «тугандаш социалистик илләрдә» аз санлы милләтләргә карата уздырылган геноцид сәясәте белән якыннан танышу жинел түгел иде. Вакыт-вакыт Тәүфикъ Әйди китергән (башка яклап та раслана торган) фактлардан, кем әйтмешли, йөрәкләргә кан саварлык булды. «Иң алдынгы социаль төзелеш»кә дәгъва иткән илләрдә йөз биргән мондый күренешләр төрле яклап уйланырга мәжбүр итә. «Югарыга карап фикер ит. түбәнгә карап шөкер ит», -дигән мәкаль дә искә төшкәләде. Бер үк вакытта милли сәясәттәге мондый коточкыч модельнең үрнәген ин элек кем барлыкка китерде, кем күрсәтте дигән сорау да уйландырды «Исәнме, Гагаузстан» дигән язмада (117—253 6 ). автор дөрес билгеләгәнчә, сүз моңарчы безгә аз таныш булган төрки кавем хакында бара Аннан шактый мул һәм кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин Ә инде китапка исем биргән «Ожмах утравы»ңда (254-3176.) кайчандыр Кипр-Кыбрыс утравына барып төпләнгән, бүген исә сәер генә сәяси һәм ижтимагый шартларда үзенчә гөрләп яши торган төрекләрнең һәм кызыклы, һәм гыйбрәтле хәлләре шактый кин колач белән тасвирланган Бу китаптагы язмаларда да Т Әйди күп кенә мәсьәләләрне, үзенә хас булганча жентекләп тикшереп, өйрәнеп яктыртырга тырышкан Шуна да игътибар итәргә кирәк соңгырак елларда ясаган сәяхәтләрендә авторнын элекке наиврак хөкемнәреннән арына төшкәнлеге сизелеп тора Дөрес, кайбер борынгы чор тарихына кагылганда Хәер, бу хакта да алга таба махсус сүз булыр Күрсәтелгән өч том белән танышкач, миндә алар хакында фикер язу теләге туган иде Тик сәяхәтнамәләрнең дүртенче китабы да басылып ятуын ишеткәч, сүз әтрафлырак әйтелсен өчен, анысын да кәгәргә булдым һәм ул чыннан да көтәргә лаек китап булып чыкты «Кардәшләр кочагында» дип исемләнгән том (Казан, 2000. 3816.) тулысы белән 1992- 1993 һәм 1999 елларда Төркиягә оештырылган сәәрләр вакытында туган тәэсирләргә багышланган. Сәфәрләрнең кат-кат булуы, авторнын күп жирләрне гизеп, күп кешеләр белән очрашуы һәм ин мөһиме, һәр очракга диярлек үзе кагыла торган мәсьәләләр буенча киңрәк мәгълүмат туплавы һәм шулар хакында укучыларга күбрәк хәбәр итүгә омтылу сыйфаты Т Әйдинен бу китабы өчен дә характерлы Шул ук вакытта авторыбыз кайларда булуы, кемнәр белән очрашуы, ниләр хакында сөйләшүләре турында хәбәр итү, ягъни сәяхәт маршрутын тасвирлау белән генә чикләнми Бәлки ул Төрки дәүләтенең, төрек халкының ерак һәм якын узганына да бүгенге хәленә дә эзлекле рәвештә туктала-туктала укучыларына әтрафлы бетем бирергә тырыша һәм. әйтергә кирәк, теләкләренә ирешә дә Чөнки бу китапны укып чыгу процессында Т Әйдинен капларда булуы, нәрсәләр күрүен генә түгел, ул тасвирлый торган юнен. халыкның, кешеләрнең нәсел һәм асыллары белән хәзерге шөгыль һәм хәлләре хакында да киннән мәгълүм аласын. Жыеп әйткәндә, язучының бу китабы да. юлъязма тибындагы элекке әсәрләрендәге кебек үк. башкаларны да. үз-үзенне дә танып белү, аңлау өчен кирәкле, зарур фактлар, мәгълүматлар белән шыплап тутырылган. Хәтта миндә кайбер очракларда: андый хәбәрләр, фактлар кирәгеннән артыграк күләмдә бирелмиме икән?—дигән сәер сорау да туып куйгалады. Хәер, укылган әсәрләрнең башкаларына карата да булган иде мондый сәер сораулар. Белем өчен кирәкле фактларның бер вакытта да «артык» булмавын анлаган һәм таныганым, хәтта шунар ышанганым хәлдә дә! Чөнки артык май боткадан күңел кайтарган кебек, әдәби әсәрдәге «артыклык та» бик үк мәгъкуль нәрсә түгел икән Мәсьәләнен эстетик жәһәте дә бар бит әле... Сәер сораунын. минемчә жавабы да еракта ятмый шикелле. Чынлыкта ул фактларның күплегеннән түгел, бәлки бер типтагы ситуацияләрнең, тема һәм мотивларның кабатлануыннан, әсәрдән әсәргә күчә баруыннан, шуларнын үзара охшашрак фактлар белән дәлилләнүеннән килеп чыга торган эффекттан гыйбарәт Мәсәлән: бездәге милли-мәдәни хәл һәм «аларда» шуңа охшаган яки башкача булган вәзгыять; бездәге гомум ярлылык—«алардагы» муллык, байлык; бездә хөкем сөргән ирексезлек—«алардагы» хөрлелек; бездә китап-журнал чыгарудагы кысанлык— «алардагы жинеллек» ише гомумән милли язмыш мәсьәләсе фонында бирелгән шундый антитезаларның еш кабатлануы нәтиҗәсендә килеп чыга торган тәэсиргә кайтып кала ул кабатлану' эффекты. Күрәсең, ул очерклар, юлъязмалар аерым-аерым басылып, бер-берсенә бәйсез рәвештә укылган чакта мондый бертөрлелек, кабатлану күренеше сизелмәс тә иде Ләкин бер китапка кергән өч-дүрт әсәрне һәм тема, мотивлар, хәтта теләк- омтылышлар буенча үзара «кардәш» өч-дүрт томны берьюлы укыган вакытта әлеге кабатлану һәм «артыклыклар» үзләрен ныграк сиздерәләр. Кыскасы, бер зур проблематикага багышланып, янәшә томнарда басылган әсәрләрне жыелма рәвешендә нәшергә әзерләгән чакта аларны жентекләп укып, махсус редакцияләп һәм кыскартып чыгу эше башкарылмаган икән Моны текстларның профессиональ редакторлар (һәм башка кешеләр!) кулыннан сыналып, үлчәнеп узмыйча, «гаилә подряды» рәвешендә үзешчән нәшрият тарафыннан чыгарылуның объектив нәтижәсе дип бәяләргә кирәк. Әгәр профессиональ язучы Тәүфикъ Әйди, редактор буларак, башка берәр авторның шундый томнарын басмага әзерләсә, андый житешсезлекләргәбердә юл куймас— кабатлануларны кыркып барыр иде. Ә үз-үзенне кискәләве, әлбәттә, җинел эш түгел шул... Китапларның «гаилә подряды» белән үз көченә таянып басылуында уңай күренешләрнең барлыкка килүен дә онытмыйк Әгәр рецензияләнә торган әсәрләрнен язмышлары бюрократик метастаздан буылып ятучы дәүләт нәшриятларына тапшырылган булса, аларнын дөнья күрүенә, ин кимендә, дүрт-биш ел вакыт кирәк булыр иде... Юлъязма һәм очеркларда, кызганычка каршы, дөрес үк булып җитмәгән, әсәр сыйфатына, автор дәрәжәсенә беркадәре зарар да китерә торган бәхәсле хөкемнәр, урынсыз «сузып-тартулар» да очраштыргалыи Андыйларның һәммәсен санап тормыйча, кайбер мисаллар белән генә чикләнәм. Мине ин нык гаҗәпләндергән һәм сагайткан нәрсә—ул Т Әйдинен вакыт- вакыт «сенсация» тәэсиренә бирелеп, кайбер тарихи күренешләрне ясалма рәвештә аяктан башка әйләндереп кую шаукымына ияргәләве Мәсәлән, Морат Ажи сүзләренең күп өлеше гел урынсыз һәм әрсез дәгъвалардан, бармактан имелгән оятсыз ялганга корылган раслаулардан гына тора (шуларны кабатлау бар, 2, 30, 316.). Ярар, әлеге бәндә раслаганча, дин белән дәүләтчелекне дә, тел белән язуны да, «зәнгәр күз белән сары чәчне» дә һәм гомумән барлык мәдәни өстенлекләрне дә Аурупа халыкларына, җөмләдән нимесләргә дә, кыпчаклар биргән дип «кабул иттек», ди. Алайса, шул кыпчакларның турыдан-туры варислары дип исәпләнгән комыклар белән карачай-балкарларнын. нугай һәм казакъларнын үзләрендә әлеге «нигъмәтләрдән» нигә бер нәрсә дә калмаган, сакланмаган икән?! Үз кавеменнен. үз ата-бабаларыннын яхшы исеме, дөрес дәрәжәсе өчен горурлану, кайгырып яшәү яхшы омтылыш, әлбәттә Ләкин каш ясыйм дип күз чыгарырга да ярамас. Әитик. кайчандыр зур мәдәнияткә ия булып, башка халыкларга уңай йогынты ясаган кавемнең үзе сонрак шул байлыктан бернәрсә дә. хәтта «зәңгәр күз белән сары чәчне дә», ичмасам, әзрәк кенә булса да. саклый азмавы өчен ана нинди бәя бирергә?—Шалкан бәясе, әлбәттә Кыскасы, урынсыз шапырыну, юк-барны дәгъва итү ата-бабатарны күтәрү урынына, аларны мыскыллау һәм хурлауга китерәчәк. Мәсьәләнең тышкы кабыгына өстә йөзеп йөргән буш күбегенә түгел, бәлки асылына карарга кирәк. Әлбәттә, тарих дигән белемнең күп очракта ярты ялган белән ярты дөреслек дигән ике өлештән торуы мәгълүм нәрсә. Ул аның хәтта табигый сыйфаты да Тарих өлкәсендә намуслылык һәм намуссызлык төшенчәсе дә бар. һәм ул әлеге ике өлешнең кайсы ягына күбрәк авышу белән билгеләнә Сонгы елларда чәчәк атып киң таралган фальсификацияләр жөмләсеннән булган «Кыпчак кыры әреме» ише нәрсәләр исә элекке «яртылашларны» бер читкә ташлап, тарихи белемне миф-әкиятләргә әверелдерү омтылышыннан туган нәрсә генә. Дөрес, андый әсәрләрнең шактый сәләтле каләм белән оста итеп язылганнары да була М Ажинын китабы шундыйлардан. Ләкин миф белән әкиятнең оста язылуыннан, матурлыгыннан гына чыгып, тормыш, реаль чынбарлык нәкъ шундый булган, дип әйтмибез бит' Кырлай урманыннан шүрәле дә эзләмибез. Китапларның Идел буе. Кыбрыс һәм Анадол жирләренен борынгы тарихларына караган кайбер сәхифәләрендә автор, башкаларга ияргән рәвештә, тарихи күренешләрне ясалма рәвештә борынгылату. яки тарих битлеген кигән, тик бармактан имелгән яңа заман мифләренә урын биргәли (мәсәлән. /, 2916.. III. 2616 һәм IV. 9 б. һ. б). Сизелеп тора, мондый очракларда, омтылышлары белән асылда кырыс реалист булган автор, әлеге раслауларга үзе дә ышанып бетми кебек Ләкин ни өчендер күчерә аларны... Минемчә, мондый алым белән шаярудан китапның төп һәм дөрес өлешләре дә. авторның дәрәжәсе дә отмый, бәлки оттыра гына Китапларда китерелгән материалларның дөреслек мәсьәләсенә мин монда очраклы гына кагылмыйм. Т. Әйди йөргән жирләрнен. илләрнең шактыеннан үзем дә узган, андагы шартларны ярыйсы гына белгән һәм ул очрашкан шәхесләрнең дә зур өлеше белән үзем дә таныш кешеләрдән буларак, шуны өздереп әйтә алам юлъязма һәм очеркларда китерелгән мәгълүматларның, фактларның төп һәм зур өлеше (кимендә йөзнен туксаннан артыгы дип әйтерлек өлеше) тарихи һәм бүгенге дөреслекне яктырта. Шуңа күрә югарыда күрсәтелгән кебек «бетчәләрнең» сәяхәтнамәләргә килеп керүе ярты кашык дегетнең бөтен бер мичкә балга янавы кебегрәк тәэсир калдырды миндә. Чит-ят жирләрдәге милләттәшләреннән кайберләренсн кыен хәлләре хакында язучының көенүе, икенчеләренен төрле казанышлары өчен сөенүе, горурлануы табигый күренеш Тик кайбер очракта татарлык белән генә горурлануның чамадан чыгып, гел бер якка салулавын да күрергә мөмкин Мәсәлән. Кытайга барып чыгып, анда искитәрлек зур дәрәжәләргә ирешкән Борһан Шәһили (Шаһилуллин) турында язганда Тәүфикъ минем «Ябылмаган китап»тагы кайбер фикерләремә карата ризасызлык белдереп. Б. Шәһидине татар булганы өчен генә яклау юлына баскан (Ц 37—386 ) Анын тәнкыйть итәргә омтылуыннан китапның да эчтәлеге үзгәрми, минем дә укам коелмый Ләкин бер принципиаль мәсьәләне аныклау зарур зур дәрәжәләргә ирешү юлында теге яки бу шәхес (безнен татар кешесе) башка кешеләрнең, башка халыкларның мәнфәгатьләренә файда эшләгәнме, әллә зарар китергәнме9 Миндә нәкъ менә шундый сорауга жавап бирелгән Борһан Шәһили исә уйгыр халкының милли-азатлык көрәше тамырларына балта чаба чаба зур дәрәжәләргә ирешкән кешеләрнең берсе Татар булганы өчен генә моңа күз йому гаделлеккә илтмәстер, шәт Ә инде Тәүфикъ Әйди әңгәмәләшкән уйгыр кешеләренең әлеге факт хакында әйтеп тормауларын дөрес аңларга кирәк Беренчедән, мондый тактлылык күрсәтеп, уйгыр зыялылары татар халкына карата булган у зләренен ту лаем ихтирамын саклаган Икенчедән, алар. Б Шәһидинен. ул никадәре югары дәрәжәләргә менсә дә, ахыр чиктә Маочылар кулында марионетка - уенчык кына булганлыгын да истә тотканнар һәрхәлдә. Т Әйдинең. бу мәсьәләгә кагылганда, минем китапның тиешле битләрен өсгән-өстән генә карап чыкканлыгы, мәсьәләнең асылын аңламавы сизелеп тора (өстән генә карауга тагын бер мисалдалил минем язмаларда КГБ мөнәсәбәте белән сүз Мәргуб хакында түгел, бәлки Әсгать Исхаков турында бара). Ю.тьязмаларбелән очеркларның каиберләрендә укучыларның беришеләрендә ризасызлык һәм бәхәсләр тудыра торган, әмма, минемчә, үзем өчен аңлаешлы, тагын бер мәсьәләгә тукталыйк. Ул Т Әйдинең чит илләрдәге, бигрәк гә Алманиядәге күп бүлмәле фатирларны, андагы келәмнәр, кәнәфиләр белән башка затлы жиһазларны. шулай ук гаилә саен ничә машина булуын тәфсилләп, вакыт-вакыт артык мавыгып тасвирлавына карата булган мөнәсәбәт. Безнең укучыларда мондый юлларны укыган чакта ризасыхлык тууы табигый хәл без. беренчедән, гел үзебезне мактарга, үзебезне генә шәп торучы дип исәпләргә күнеккән халык; икенчедән, үзеннен башкалар, бигрәк тә «череп таркалган капиталистик илләр» белән чагыштырганда начаррак яшәвеңне белүе дә психологик жәһәтгән күңелле түгел Мондый очракларда акылга караганда хис алдарак йөри.. Ләкин Тәүфикъ китергән материаллардан совет тәрбиясендә үскән безнең ватандашлар гына түгел, бәлки әлеге мул тормышлары, бай жиһазлары тасвирланган алманияле татарларның кайберләре дә канәгать түгел икән. Мәсәлән. Алманиядө булган чакта, әңгәмәдәшләремнең кайберләре—язмаларның журнал варианты белән танышып өлгергәннәре—мина - Нигә ул кешенең милкен. байлыгын тикшерә соң?»— дигән кебегрәк сорау бирделәр Мин аларга сәяхәтнамә дигән жанрнын фәлсәфи табигатен, үз иле укучыларында фикер уятырга билгеләнгән булуын аңлатырга тырыштым Тыңлавын тыңладылар, ләкин тулысынча канәгать булмыйча, «шулай да. •> дип. сүзне башка темага бордылар. Әйе, чит илләрдә, бездән үзгә буларак, кыеклап кына булса да. кеше акчасын санаганны яратмыйлар Хәтта, бик якыннан дуслашмасан. хезмәт хакын сорауны да өнәп бетермиләр.. Ләкин шунысы да хак. кайбер очракта безнең авторыбыз чыннан да чама хисен онытып жибәргәләгән. Тәүфикъ Әйди китапларында моның ише бәхәс тудыруга сәләтле башка материалларны да анализлап булыр иде. Ләкин мин. моңарчы күрсәтелгән бәхәсле, кытыршы моментлар белән чикләнеп, ул әсәрләрнең файдалы һәм уңай сыйфатларына тагын бер кат игьтибар юнәлтү белән бу күзәтүне тәмамларга теләр идем Артык сузмас өчен андый өстенлекләрнең инәһәмиятлеләрен санап чыгу белән чикләнәм. Беренчедән, язмаларның һәммәсе өчен диярлек төрле характердагы мәгълүматларның, статистик белешмәләрнең күп һәм бай булуы характерлы Бу хәл аларнын кыйммәтен күтәрә. Икенчедән, барлык әсәрләрдә диярлек игьтибар үзәгендә иң элек кешеләр, шәхесләр торып, аларнын рухи һәм эчке дөньяларын яктыртуга киң урын бирелгән. Өченчедән, һәм. ин мөһиме. Тәүфикъ Әйдинең бу хезмәтләре белән (әйе. тулаем алганда, баш хәреф белән аталырга лаеклы Хезмәт башкарылган) бездә моңарчы татарлыкка карата хөкем сөргән тар карашны, ягъни милли даирәне бары республика кысалары белән чикләүгә—махсус юнәлтелгән идеологик киртәләрне жимерү эшенә саллы өлеш кертелә. Кыскасы, жыеп әйткәндә, шактый күптән барлыкка килгән, заманында сизелерлек уңышларга ирешкән, ләкин вакыт-вакыт сүрелеп калган—татар әдәби вә ижтимагый фикеренең мөһим төре, тармагы булган сәяхәтнамәләр һәм юлъязмалар жанры соңгы елларда аякка баскан, ярыйсы гына тернәкләнеп өлгергән дип расларга мөмкин булса, шушы процесста Тәүфикъ Әйдинең үз урыны да барлыкка килгән икән. Моның шулай икәнлеге киләчәктә тагын да ачыграк күренер...