Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа исемнәр

 

Узган елның азагында, декабрь башларында татар яшьләр поэзиясендә әлегә күзгә артык нык чалынмаган, әмма вакыт аралыгы бездән ерагая барган саен әһәмияте калкурак тоемланачак бер вакыйга булды “Мәгариф “нәшрияты “Сәләт "китапханәсе " сериясендә яшь шагыйрьләрнең “Җәйнең җиде төсе ~ дип исемләнгән җыентыгын бастырып чыгарды Китапка селкешләрнең. ягъни “Сәләт "белән язмышларын бәйләгән әдәби иҗатта кәчләрен сынап караучы яшьләрнең иҗат үрнәкләре тупланган Җитәкбаш һәм “Сәләт "нең редакция-нәшрият советы рәисе буларак, ул китапка фатиханы да миңа бирергә, аңа кереш сүзне дә язарга туры килгән иде Кемнәр соң алар сәлкешләр, җитәкбашлар. “Сәләт “ хәрәкәте үзе нәрсәдән гыйбарәт? Сәлкешләр (бу алар үзләре уйлап чыгарган атама) ул сәләтле балалар дигән сүз. “Сәләт "хәрәкәте исә аларны үз янында тумаган, таныштырган һәм дуслаштырган иҗтимагый оешма, җитәкбашлар дигәне исә—аларга дәресләр бирүче, тәрбия эшендә катнашучы өлкәннәр: күренекле галимнәр, язучылар, сәнгать эшлеклезәре Замананың иң егәрле фәннәреннән кибернетика белән математикага мөкиббән, инде берничә чит телдә яхшы ук сукалап маташучы һәм компьютердан гайре башканы белмәгән һәм белергә дә теләми дип йөргән селкешләребез Галиҗәнаб шигърият бакчасында да үзләрен судагы балык кебек хис итәләр икән ләбаса ' Үтә нечкә хис тойгылар, кешеләр арасындагы гаять тә катлаулы мөнәсәбәтләр, дөньяны масштабзы күзаллау, халкыбызның киләчәге өчен борчылу Болар берсе дә азарга, аларның иҗатына ят күренеш түгел. Сынган кылыч, суынган кел— Минем илем икән Кабер ташында “үлгән тел"— Минем илем икән. Мин. имеш, дәүләтен җуйган халык баласымын — Бусага өстенә Тарих ясый кара сыным Нигә әлс шул карт рәссам Мина аяк cepra'” Тартып алам пумаласын. Манам... ап-ак сеткә Дөньялыкта әле нибары унҗиденче язын каршылаган Гөлназ Вәлиеваның бу юллары, дөнья гамен, ил. Ватан язмышын, фаҗигале тарихыбызны йөрәгенә сыйдыра алуы, яшьләрчә кискенлек белән тарих исемле карт кулыннан “пумаласын тартып азып ап-ак сөткә манарга теләве мине сискәндерде дә. сокландырды да Мин б» яшызәргә ышанам. Азар безнең буыннар эшли алмаганны эшләр, без әйтә а.змаганны әйтер Гөлназ әле бик яшь. Ул Казан педагогия университетының беренче курсында гына укый. Ләкин ул инде ике китап авторы Былтыр шигырь һәм проза белән язылган парчаларын туплаган Тылсым" исемле җыентыгы “Милли китап" нәшриятында басылып чыккан иде “Казан утлары ~ журналы битләрендә Гөлназ Валиева беренче тапкыр күренә. 2001 елның беренче санында басылып чыгу ул дәрәҗә һәм өлкән иптәшләреңнең азы өмете дә. Иҗатыңда кыю бул. бәхетле бул. Гөлназ сеңлем