УЙЛАР УЙНАВЫ
Үзе өчен көрәшә алмаган кеше халык өчен көрәшә алмый 2 Кешене үзенен хәерчелеге түгел, ә бәлки башкаларның ана «Хәерче!»— диюләре куркыта Яшәүнен мәгънәсе—яшәү мәгънәсен эзләү. Ул халык өчен көрәшә, дисез Әмма ләкин озак көрәшүчене 1ү1сл, ә бәлки жинүчене мактарга кирәк. Көрәшүчеләр күн Жинәргә кирәк' Мәнге көрәшүдән ни мәгънә?! Сабантуйда озак көрәшүчене түгел, жинеп батыр калучыны данлыйлар! 5 Балыкнын кайнар табага эләгүендә кармактагы суалчанны гаепләргә маташучылар ла бар ь «Милләтне коткаручылардан» кайвакыт милләтне коткару мәслихәт Каһарман Куркак булудан курыкканга күрә курыкмый ». 8 Алда үлем көткәнгә күрә генә яшәү мәгънәгә ия. 9 Үткәннәрне генә түгел, бүгенгесе дә бөек булса гына халык бөек санала. 10 Банкет—хәерчеләр, ялагайлар һәм шамакайлар оҗмахы. Ялгызлыкны күтәрерлек көче булмаса кеше дус-иш эзли, төрле мәҗлесләргә йөгерә, халык арасына керергә тырыша. Шулай итеп ул эчке бушлыгын ни белән булса да тутырырга маташа. Ә ялгызлыкта калса, андый кеше үзенен төпсез бушлыгына егылып төшәчәк. Ялгызлыкны күтәрү һәркемнен дә хәленнән килми. 12 Монын хәле бөтенләй үк хөрти түгел—анын яшисе килә. Тегенең дә алай ук чарасыз дип әйтмәс идем—аның үләсе килә. Ә менә монысына нишләмәк кирәк—яшисе дә килми аның, үләсе дә?! 13 Яшәү юк! Үлемнең вакытлыча булмый торуы гына бар. 14 1917 ел—нәтиҗә! Сәбәп түгел! 15 Аллага үзләренә кирәк чакта гына ышанучы кешеләр арасында яшим мин. 16 һәрнәрсәнең сәбәбе бар. Йә Ходаем, син дә нәтиҗә микәнни?! Хәер, син сәбәп булсаң яхшыракмыни?! 17 Гадәттә көчсез һәм үзенен сәләтенә ышанмаган кеше төрле оешмаларга керергә омтыла (союз, клуб, җәмгыять һ. б.). Чөнки үзендә җитенкерәмәгән нәрсәне ул уртак казаннан чумырып алырга ниятли. 18 Кем эшләми, шул яшәми. 19 Хәерчеләр ишәйгән чорда затлы чиркәүләр, биек мәчет манаралары һәм башка төрле купшы гыйбадәтханәләр, сарайлар төзүне Алла ничек кабул итәр икән?.. Бәлки ин элек хәерчеләргә ярдәм итәргә кирәктер. Аллага затлы, биек биналар түгел, ә бәлки кеше үзе әһәмиятледер. Алланы күпсанлы ялтыравыклы гыйбадәтханәләр түгел, кеше үзе кызыксындырадыр. 20 Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул ярата. 21 Коллар илендә хакимнәр дә-коллар. Хакимнәре коллар булганга күрә коллар иле бит бу! 22 Көнләшү—мәгънәсезлек. Әгәр хатынын хыянәт итә икән, көнләшеп бернишләп, бернәрсәне үзгәртү мөмкин түгел Әгәренки хатынын хыянәт итми икән, бу очракта көнләшү бөтенләй урынсыз. Кыскасы, ике очракта да көнләшүдән мәгънә юк Ә бит шушы ике очрактан кала башка очраклар юк.' Димәк, көнләшү, ничек карасан да. һәрвакыт—мәгънәсез! 23 Җинаятьче үзенен яман эш кылуын анламый. жинаятенен асылына, анын сәбәбенә төшенми Анласа, ул жинаять кылмас иде Нәрсә өчен хөкем итәргә кирәк икән аны: кылган жинаяте өченме, әллә аңламаганы өченме? Мөгаен, жинаяте өчендер. Әмма ләкин бу бит асылда аңламаганы өчен хөкем итү булып чыга. Ә бу ярый торган эшме сон9 ! 24 «Куприн, Аксаков, Карамзин һ. б., һ. б,—татарлар».—дип мактанырга яратабыз. Бәлки, кайгырырга кирәктер9 Бу татарнын фажигасе ләбаса' 25 Үлемгә, бетүгә таба барган ил белән, гадәттә, картлар идарә итә 26 Юл кагыйдәсен бозуларын ин нык теләүче кеше—ГИБДД инспекторы 27 Гаепне башкалардан эзләмә. Ул бары тик синен үзендә Дөреслекне дә читтән эзләмә. Анысы инде күптән үзендә Ә үзеңнән читтә нәрсә бар сон? Бары тик синең кебек эзләүчеләр генә. 28 Нишләп Рәсәй рәтле тормыш кора алмый9 Чөнки Ватан хисе юк. Бер халык та бу илне үз Ватаны дип санамый 29 Берәү үтерү хәленнән килмәгәнгә үтерми Икенче берәүнең үтерергә кодрәте житә, әмма ул вәхши түгел, шуиа 30 Элек яшәгән шәхесләрне ныграк яраталар, аларга хәтта табыналар Бу күренеш асылда бүген яшәүче шәхесләрне күрмәмешкә салышу инкарь итү. алардан көнләшү галәмәте 31 Минем бәйсезлегемне син авыр кабул итәсең Сизәм. хөрлегемнең серен беләсең килә. Сере гап-гади. Син үзеңне шушы гомеренә, менә монда теркәп, бәйләп куйгансын һәм аяк астындагы чүплектә казынасын Ә мин нсә М»нгстскт.н< Мәңгелеккә үз иманым белән сәфәремне дәвам итам Син казынып ятканда мин офыктан офыкка таба үтеп барам. Син-Вакыт колы, авыр сулап «Гомер үтә».-дисен Ә мин үзем үтеп барам' Гомер түгел, мин үзем үтәм Анлыйсынмы9 Анлау гына да аз шул әле күрә үтерми Минем өчен икенчесе кыйммәтрәк. 32 Һәйкәлләрне коллар ясап бастырып куя. Шунысы кызык, ул һәйкәлләрне барыбер коллар җимерә. 33 Әшәкелегеңне, начар сыйфатларыңны, күңелеңнең пычраклыкларын күрсеннәр өчен күп нәрсә кирәкми. Бары тик соры халык төркеменнән өскәрәк калку мәслихәт. Һәм менләгән адәм актыклары сине: «Адәм актыгы!»— диячәк. 34 ♦Кешеләрне яратам!»—дигәннәрен еш ишетәм. Болай дип оран салучы үзенең әйткән сүзенең мәгьнәсезлеген һәм мәнсезлеген аңларлык дәрәҗәдәге акылга ия түгел, әлбәттә. Аңласа, ул алай димәс иде. Минемчә, кешеләрне гомумән яратырлык түгел. Гомумән алганда инсаният мәхәббәткә лаеклы түгел. Аерым алган кешеләрне генә ярату мөмкин Аерым алган шәхес бөтен кешелек дөньясына караганда кызыграк. Моңарчы яшәп килгән әдәбият, сәнгать тә бит аерым кешеләр турында ижат ителгән. Халык төркеме түгел, шәхес кызыграк. Әле бөтен дөнья халкы турында әсәр иҗат иткәннәре юк. Бөтен инсанияткә мәдхия җырлаучы, минемчә, шәхесләрдән «качыр» өчен, алардан үзе өстен булу нияте белән яки аерым алган кешегә ярдәм итәргә теләмәүдән (һәм көченнән килмәүдән) «халык», «кешелек дөньясы», «кешеләр» дигән һ. б. төшенчәләр белән сату-алу итә. 35 Куркытучының куркытуында куркучы үзе гаепле. 36 Тавышын ишетеп һәм күзләрен күреп, кешенең кем икәнлеген әйтеп була. 37 Бездә хайваннарны яратудан түгел, ә бәлки кешеләрне күралмаганга эт асрыйлар. 38 Хатынының барлык уйларын белсә, ире аны шул көнне үк аерыр иде 39 Трусигыңны юган хатын кайчан булса да сиңа әшәке сүз әйтми калмый. 40 Мактасалар ышанма. Хурласалар ышанма. Эндәшмәсәләр, ышан—сине йә мактарлык, йә хурларлык. 41 Син матур, дисәләр, димәк, син матур. Син ямьсез, дисәләр, димәк, син бик матур. 42 Ул хатын күңелеңнең бер өлешен үзе белән алып китте, дисен. Монын белән хәтта горурланасың. Ә син үзенә сорау биргәнен бармы: күңеленнен ул өлешен мәңге үзе белән йөртерме, әллә берәр сасы чүплеккә ташлап калдырырмы?.. 43 Безне өмет яшәтә. Ә өмет өзелгән чакта нәрсә яшәтә? «Әле өмет кабыныр...»—дигән өмет, ахрысы. 44 Колдан беркем дә оялмый. 45 Үзеңнең чын бәянне, урыныңны белер өчен должностенне. әшнатәренне кодаларыңны, таныш-белешләренне. акчаңны—барысын да читтә калдыр да. ялгызын яшәп кара. 46 Бәхетсез гаилә—«Кеше гаилә корып яшәргә тиеш1» дигән канун буенча өйләнү нәтижәсе. Гаилә тормышына эчке ихтыяҗ булмаган килеш гаилә коручылар аркасында киләчәк буыннар михнәт чигә һәм фаҗигаләргә дучар була. 47 Хәерче илдә шагыйрьләр күп була. 48 һәркем шагыйрь, һәркем җырчы Аерма фәкать сыйфатта гына 49 Нәрсә ул бәхет? Бәхет—бәхетсезлектән арынып торган мизгел. 50 Минем гомерем бик сәер вакытка туры килде. Бердәнбер котылу чарасы— вакыт үзе Сәер түгелмени?! 51 Мин һәрвакыт күз карашымны иркәләгәнгә һәм күңелемә хуш килгәнгә гашыйк булдым. Мин беркайчан ямьсезлеккә гашыйк булалмадым Шулай булгач, ничек мине яхшы кеше дип әйтсеннәр.’' 52 Монда үлем бөек сер түгел. Монда үлем—чара. 53 Монда яшәүгә каршы көрәшкәндә генә яшәү мәгънәле була. 54 Монда. «Бер яңагына суксалар икенчесен куй».—диләр һәм шул вакытта башыңны чабып ташлыйлар. 55 Мәнгелек дан турында хыялланмагыз! Алла гына мәңгелек. Ул үзенә үз куллары белән конкурент яратмас бит инде 56 Кояшның чыкканын күргәнем бар Минем аны мөнбәренен ин югары ноктасында күргәнем бар Кояшның баеганын күргәнем бар Ләкин минем аны баеганнан сон. күргәнем юк Шуна күрә ул минем өчен көн саен янадык һәм көтелмәгән булып чыга 57 Ачык кыр уртасында капка төзеп куйдыгыз. Ул капкадан үтмәсәм дә, мин офык сызыгына юл тотам. 58 Тормыш авырлыгыннан түгел синен явызлыгын, ә бәлки шул авырлыкны җинә алмаганыннан. 59 Бу дәүләт мин начар булсын өчен бөтен көчен куйды. Хәзер инде ул аны начарайтуга бөтен көчемне куюдан курыксын. 60 Туган бала—ата-ананын уй-ниятләре, дөньяга мөнәсәбәтләре, күнел халәтләре нәтиҗәсе. Тәрбия нинди әһәмияткә иядер, белмим. Ләкин, минемчә, ата белән ананын кавышкан чакларында ук карында барлыкка киләсе бала «ясала» башлыйдыр Һәм дә бала табу—поступок, кешенең бөек карары. Тирәнрәк уйлап баксаң, бу карар—йә гөнаһ нәтиҗәсе, йә саваплы эшләр гамәле. 61 Берәр тавыш ишетелсә як-ягына карарга ашыкма. Ин элек үзенә колак сал— синен үзеннән килмиме ул аваз. 62 Өндәүчегә игътибар белән карасан күрерсен: кешеләрдән үзендә җитенкерәмәгән сыйфатларны таләп итә ул. 63 Жан газабыннан жан бизү коткара ала. 64 Талант—бүләк түгел, талант—җәза. Ижат кешеләре арасында бәхетлеләрен күргәнегез бармы?! 65 Кеше гомере—юл. Үзеннән—үзеңә. 66 Халыкның сабырлыгыннан политиклар файдалана. Халыкнын куркаклыгыннан уголовниклар файдалана. Халыкнын наданлыгыннан язучылар файдалана. Нинди бетмәс-төкәнмәс файда хәзинәсе ята синдә, халкым! 67 Үзенә «Нишләп сон мин кешеләрне күралмыйм?»—дигән сорауны кешеләрне чынлап яратучы кеше генә бирә ала. 68 Кешене ниндидер тискәре сыйфаты өчен ачуланганчы ин элек: «Нигә андый сон ул?»—дигән сорауны бирергә кирәк 69 Бай кешегә малы хезмәт итә, ә хәерче исә үзенен барлы-юклы малынын колы булып яши.