Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТЫЛСЫМ

Биектән бәхет эзләмим: бик текә яр, сикерсән дә—ташлы, сай су, басмасы тар. ...Киң үзәннән иркен генә агып килгән Инешемнең басмасында утырасым бар! Илһам Төн уртасы. Казан йоклый. Кар юрганын ябынып. ...Каләмем егылды әле. Уйларыма абынып. Өзелде фикер тәсбихем. Кәгазьгә карап торам: Ап-ак намазлык өстендә Онытылды кебек Догам. Тынлыкны уятмый гына Йөрәк тибешен саныйм... Шулчак кинәт... Сәгать суга! Мин аңа бармак яныйм: «Чү!—дим,—Илһам фәрештәсен Качырасың, кагынып». ...Төннең кара савытыннан Шигырь чыга савылып. ТЫЛСЫМ Серләрен ач, әкият, сихер-тылсымга өйрәт! Кайда сон серле мәмләкәт? Кайда— үлемсез мәхәббәт? Кайда явыз убырларың?.. Чәчеп тылсымлы нурларын, төнлә чәчәк ата торган Абагалар корыганмы?! Әллә инде тылсым беткән,— Терек чишмәләрең кипкән?.. Юк... Әкият яши, исән! Кайда, ничек, кайчан, дисәң... Донья үзе— тылсымлы ил, Күңел—шунда сихерле күл. Ә каләмем—алтын балык— ялтырап ятыр ак кәгазьдә,— хәйран калыр әле халык! Оныттым Мин яраттым. Яраттыммы? Яратсам, ник оныттым? ...Салкында—кояшым идең. Эссе чакта— болытым. Мин елаганда син колдең. Көлгәндә—син кайгырдың. Мин кош тоткандай сөендем— Син канатын каердың. Мин су сиптем гөлләремә— Син тамырын корыттың. Мин дә синең кебек иттем: Яраттым да... оныттым. Айсыз төн Айны йотты Кара Болыт. Йолдызларны да йотты. Этләр шомланып тын калды: Кара Болыт Ауга чыкты. Кучкыллы-кара шәүләсе Тәрәзәмә таянды: «Бу төнгә мин хуҗа»,—диеп. Миңа бармак янады. Куркытты кара күзләре. Шомлы кара авызы... Мин ана җавап бирмәдем. ...Мин бары Шәм кабыздым. Чын сылулар, тыйнак гүзәлкәйләр Күләгәдә торды оялып. ...Егетләрнең башын әйләндерде Тик бер «матур»— килгән буянып. Таң аткачтын сүнде ул «матур»ның төн корымын яккан күзләре. Кояш яктысында эреп акты балавыздай баллы сүзләре. Юмарт бул, и кояш! Гаделлекне төн карасы йота алмасын. Асыл кызлар. ачылып өлгермичә. тагын күләгәдә калмасын! Сөт калыр, ватан китәр! Дәрдменд Сынган кылыч, суынган көл— Минем илем икән. Кабер ташында «үлгән тел»— Минем телем икән! Мин. имеш,—дәүләтен җуйган халык баласымын.— Бусага өстенә Тарих Ясый кара сыным. Нигә әле шул карт рәссам Миңа аяк сөртә?! Тартып алам пумаласын. Манам... ап-ак сөткә.