Логотип Казан Утлары
Роман

ӨТЕЛГӘН МӘХӘББӘТ

өмән пединститутын тәмамлап кайтуына бер атна вакыт узар- узмас Зиннурны туган авылы Көмешлесу мәктәбенә укыту эше буенча мөдир итеп билгеләп тә куйдылар — Мин үзем авылда укытырга дип соравын сорамадым, тик инде үзебезнен мәктәптә урын барлыгын ишеткәч, каршы сүз әйтмәдем. Сезнен янда булсам, ичмаса кул арагызга керермен, бераз файдам тияр, дип өметләндем,—диде дә әтисенә туры карап - Берәр ярамаган нәрсә эшләп ташламаганмындыр бит. әткәй’—дип тә өстәде Фәтхулла әкәнен кырыс йөзенә елмаю чыкты, мангаендагы җыерчыклары тәмам язылды. — Юк. улым, авылга кайтып бик дөрес эшләгәнсен Алай хата уйлап гөнаһлы булма, бала. Әнкән белән без бик шат, бик бәхетле Әлхәмделилла, морадыбызга ирештек. Әйбәт кенә эшләргә, бала-чагага кирәкле белемне бирергә насыйп булсын үзенә,—диде дә:—Э-эһем!—дип сузып, очланып килгән сакалын сыйпап алды Берәр нәрсәгә шик белдерсә, күңеле нидәндер разый булмаса, ул гел шулай «эһем-эһем»ен әйтеп, тамак кыргалап куя иде Әтисенең гадәтен белгән улы сагая калды: — Нәрсә әйтмәкче буласын, әткәй?—дип кызыксынды. Якуб ЗӘНКИЕВ (1917 )-Себердә яшәуче язучы . педагог, фронтовик Себер татарзары тормышын тасвир юган. •Иртеш таңнары- роман-дилогиясеКазан упиары-нда (1994) донья куреп. танылу тапты Лак соңыннан у.з әсәр Татарстан китап нәшриятында да басы, зып чыкты Губылда яши Әсәрне Кыям Минлебаев редакцияләде Т ӨТЕЛГӘН МӘХӘББӘТ Ата кеше янә тамагын кыргалады, самавыр янында утырган карчыгы ягына күз салгалады. —Анаң белән безне икенче нәрсә борчый.—дип башлады ул сүзен.— Гел жәй булып тормас бит, улым, кышы да житәр. Жәй көне җырларсың, кыш көне сызгырырсың, дигән борынгылар. Кышның шул анын корсагы яман зур Ничек печән җиткерербез сыерга, дип төштек әле пошаманга. Хәстәрен хәзердән күрмәсәк, ни хәлләр генә итәрбез икән, дибез. — Колхоз рәисенә сүз кушасы булыр, әткәй, бер дә кайгырма. —Иртәнчәк бардым кәнсәгә. Көтеп алдым ул Шыр' Шәкүрнең килгәнең. —Йә, нәрсә ди? — Нәрсә дисен. Сөенчәл чишмәсе буеннан барып чабарсың, дигән була да бит Бер дә күңел ятардай урын түгел. Чүп-чар, ботак-сатак басып киткәндер, мөгаен Рәте булыр микән, дибез... Аннан печән әзерләүче дә юк бугай... —Нишләп алай итте икән? Карт-корыга юньлерәк урын тапмады микәнни? —Рәисебез, аптырап, башын кашып утырганда, каһәр төшкере бригадир Хәйрүш кәрбек-’ килеп керде. Шул хәерсезнен «бүләге» ул Сөенчәл.. — Шулай да барып карарга кирәк, әткәй. Бер дә хафаланма, иртәнчәк үзем барып, күз салырмын. —Каян табасын аны, урман куышлыгын? —Табармын, әткәй, бер дә кайгырма. Бәлкем әле, кеше аягы асты булмыйча, печәне мул үскәндер .. Акбашыбызга җитәрлек печәнне йолкыштырып булса да юнәтеп алырбыз, менә күрерсең. Ниязбикә карчык, иртәнге чәйне эчкәннән соң, улына юлга дип ризык әзерли башлады. Зиннур торып киенгәнче, әнисенең ашъяулыгына төенләнгән азыклары әзер иде инде. Төенчекне улына тоттырды. — Карурманда ни булмас,—дип, әтисе ау мылтыгы белән патронтажларын чормадан алып төшеп бирде.—Сак була күр, улым, Сөенчәл буенда. Такталда аюлар, бүреләр дә очрый, дип сөйлиләр. Әле генә колхозный иң сөтле сыерын ботарлап ташлаган ул тайга хуҗасы. Кинәшләр бирелеп, сонгы теләкләр теләнгәч, Зиннур үзләренә печәнлек буласы җирләрне эзләп юлга кузгалды. Актүше дә хуҗасыннан калмады Тик ул. бичара, ауга барабыз, дип белеп, яшь хужанын мылтык алуын хупласа да. чалгынын нигә кирәклеген анлый алмады һәм анардан ераграк йөрү ягын карады. Аскы ике бүрәнәсе җиргә үк сеңеп барган өйләре егетне яңа юлга монаеп кына озатып калды. «Азрак күзне ачкач, йортны бераз сипләтәсе бар икән әле... Ихатаны да янартасы булыр...»—дип егет үзалдына уйланып алды Әнисе, бөтен җыерчыклары белән елмаеп, догасын укыды. —Чат Ибраһим ишан улы Абдулла солдат инде,—диде Ниязбикә карчык улынын буй-сынына соклануын яшермичә карап торгач—Олатасы3 да үз гомерендә берәүтә дә бил бирмәде Көче-осталыгы дисенме, акыл- белемеме—барысын да Ходай мулдан биргән иде үзенә. Мәрхәмәтле- шәфкатьле булуын әле хәзер дә сагынып сөйлиләр. Алла боерса, Зиннурыбыз да олатасы кебек булдыклы булыр. Белемен дә алды, инде бәхете- хәере белән юньле кызга өйләнсен иде,—дип сүзне җайлап кына үзен борчыган мәсьәлә ягына борды. —Әйе. карчык, ирне ефәккә төргән дә, чүбеккә чорнаган да хатын инде Аллага шөкер, без синен белән бик матур гомер иттек,—дип сабыр гына җөпләп куйды карт 'Шыр —мактанчык. ;Кәрбе к —тырпайган колаклы Юлата —дәү әти. бабай. Картынын уйга калуын күреп. Ниязбикә карчык әкрен генә сүзен дәвам иттерде: —Синаитәм. кара әле,—диде дә сүзенен җитдилеген белдереп тамагын кырды.—минем Зиннурга дип күз төшереп йөргән бер кызым да бар бит. Бик унган. булдыклы балакаем, тик менә.. — Карчык, әйтергәме-юкмы дигәндәй сөрлегеп, туктап калды Кешене бүлдерергә күнекмәгән карт сүзнен ахырын көтте.—Бераз яшьрәк кенә.. —Кем дип белик инде ул сылуны9 —Күзенне йомып йөр.мәсән. син дә аны көн дә очратасын булыр. Хәмит белән Хәлимә күршеләребезнен кызы сон'.’ — Нурия кызымны әйтәсенме. ул әле бала гына лабаса. Аннан килеп Зиннурда укыячак та түгелме сон әле ул? — Бүрек белән бәреп екмаслык булган кызны элек-электән кияүгә чыгарлык дип санаганнар Без туй хәзерлекләрен күргән арада унсигезе дә тулыр әле. боерган булса Өлкән балаларны кайтарып булмый инде, төпчегебезне яныбызда калдыру өчен башлы-күзле итү дәртенә керешә башлау кирәк. Авылны инләп-буйлап эзләсәк тә Нуриядән иплерәк кызны таба алмабыз. Зиннур аларнын көтеп алган кадерле балалары иде Аздагы дүртесе бер-бер артлы якты дөньядан китә барды Гомеркәйләре кыска булды шул... —Шулаен шулай да. улыбыз үзе ни әйтер бит әле —Сүзне озакка сузып, вакыт әрәм итәргә күнекмәгән карт шушылай фикерен очлап куйды. Картыннан аермалы буларак. Ниязбикә карчык улларының да Нуриягә битараф булмавын, аеруча соңгы кайтуында кызнын артыннан күзләрен тутырып карап калуларын, анын алдында үзен әллә ничек каушаганрак итеп тотуларын сизеп, хәерлеге юрап та куйган иде инде Ләкин менә кибеттә сатучы булып эшләүче Таңсылу гына карчыкның кәефен кырып тора. «Эшне бозып куймаса ярар иде. каһәр төшкән, гел Зиннур тирәсендә бөтерелә ул кызый Халык юкны сөйләмәс, әллә нинди бозыклыклары ишетелә чибәркәйнсн. Бәласеннән башаяк, әйттем исә кайттым»,—дип. як-ягына төкеренеп, ирексездән күңеленә килеп, үзен пошаманга салган бу уйларны тизрәк куарга тырышты карчык. 2 өмешлесу авылының ындыр артыннан ук эрбет урманы башлана. Әллә нинди горур купшылык бар бу агачларда Кара кучкыл озын ылыслы ботаклары җиргә үк тигән, баһадирдай төп-төз кәүсәләре кояшка сузылган Жиде-сигез йөз ел буе яшәп, ничә буын кешеләрнең бу якты дөньяга килеп, мәңгелеккә юл алуын күргән алар Йодрык- йодрык зурлыктагы күркәләре купшы койрыклы җитез тиеннәр, асыл тиреле кеш малларга1 . варап кошларга- да җитәрлек, кыш буе авыл халкын туендырырлык чикләвек бирә торган юмарт агач ул эрбет Халык өстенә афәт, ачлык килгәндә шул агачлар ничәмә кешеләрнең җанын асрап калган Агачлар арасыннан җемелдәп, энҗе бөртекләредәй күзне чагылдырган кояш нурларына үзе дә сизмәстән елмаеп барган егет, түмгәккә абынып, барып төшкәч кенә, исенә килгәндәй булды Әллә нинди серле дөнья бу урман' Тирә-як тып-тын булса да. Зиннур монда никадәр җан иясе яшәвен белеп тора Менә хәзер лә эчке сиземе аны сагаерга мәҗбүр итте: кырык-илле адым гына алларак. агач ботагыдай мөгезләрен тырпайтып, кечкенә бозавын ияртеп, поши килеп чыкты Әлегә кадәр тыныч кына барган Актүти тә сырт йоннарын тырпайтып, ырылдарга 'Кеш мал—каманың бер төре Варап кош—эрбет чыпчыгы. К тотынды. Хуҗасы этен, тынычландыру өчен үз янына чакырып, башыннан сыйпады: —Аларга тияргә ярамый. Актүш, әнә бит анын кечкенә бозавы бар. Әнкәсен атсак, ул ятим калачак, тимә, яме,—дип пышылдады. Эт белән хужа уртак фикергә килгәнче бернәрсә дә сизенмәгән бозау әнкәсенә сыпыргаланып уйнаклап үтеп тә китте. Әнкә поши, горур башын төз тотып, як-ягына каранган арада, бозавы имеп тә алгандай итенде. Үзенә игътибар җәлеп иттермәскә тырышып, тып-тын калып байтак утырган күрәсен, Зиннур. Актүш тынычсызланып, хуҗасына танавы белән төртеп куйгач кына, исенә килде. Бала чактан битараф булмады шул хайваннарга. «Урман сыеры» дияр иде олатасы пошиларны. Зиннур гына монын белән килешергә бик атлыгып тормый иде: башларын төз, горур тоткан бу жан ияләре аларнын Акбашларына түгел, күбрәк әкиятләрдәге Акбүз атларга охшый иде... Бу әкияти тамашаны күзәтеп утыру никадәр күнелле булмасын, егеткә юлын дәвам иттерү кирәк. Исәпләве буенча, чишмәгә дә ерак калмаган булыр. Зиннур барган урман сукмагының сул ягында колхоз җире булып, ун ягы казна урманлыгы булырга тиеш Ара-тирә очраган аланлыкларда аз-маз чабарлык печән дә күренгәли. Колхоз җирендә үлән тыгызрак күренә, чырмавык үләннәр арасында клевер, агайрык1 , суыт-' у .тәннәре дә бар. Күпчелек урынны абага үләне баскан. Анысын сыер ашамый инде. Арырак күкле-зәңгәрле чәчәкләр үсеп утыра. Бөрлегән, каен җиләкләрен җыючы кызкыркын да бу тирәгә үк килеп җитмәгән ахры, алар авылга якынрак җирләрдә дә җитәрлек. Зиннурның кәгазендә күрсәтелгән ун як җирләрдә печән дигәнен бик сирәк, кәҗә сакалы кебек кенә җилфердәп утыра: күрәсең, бу тирәдән сазлыклар башланадыр. Җиләкләре дә икенче монда, нарат җиләге, саз җиләге, түмгәк өсләренә торнакүз’ сибелгән. Урманда кеше ачка үлми, диләр, Зиннур да күнеле теләгәненнән авыз итте. Җиләкләрнең кайсы әчкелтем, кайсы төчкелтем тәм белән авызда эреп югала тордылар. Әллә нишләтә эрбет урманы кешене, һавасынын сафлыгы күкрәкләрне кинәйтә, беләккә көч. күнелгә дәрт бирә, тәмам сихәтләндерә адәм баласын. Сөенчәл чишмәсенең чылтыраган тавышы урманнын тонык шавына үзенчәлекле ямь өстәгәндәй тоелды. Чишмәгә иелеп, учлап-учлап тешләрне камаштырырлык салкын суын эчте егет, битләрен юып рәхәтләнде һәм чалкан ятып хәл алырга уйлады. Шул арада күктән иңгәндәй көтүче Чамакә пәйда булды. Тулы исеме Чамалетдин булса да, авылда аны барысы Чамакә дип кенә йөртәләр. Ул да көтүен бер чакрым чамасы җирдә калдырып, чишмә суына килгән икән. —Исәнме. Зиннур туган! Нинди җилләр ташлады дисәм, бүген жил дә юк бугай? —Менә казна җиреннән печәнлек эзләп килүем иде дә, түмгәк башларыннан бүтән бернәрсә дә күренми шикелле. —Әнә теге яктарак булмадыңмы әле?—Көтүче чишмә суы агып төшеп бәяләнеп тора торган, элегрәк көтүне сугару урыны булган якка чыбыркы сабы белән төртеп күрсәтте —Анда кибән утыртырлык урын бар-барын. ләкин якында гына көрән аю йөри. Көтүдән бер сыерны ботарлап киткәч, шүрләп куйдым, хайваннарны анда сугармыйм хәзер. Үзенә ташланырга да күп сорап тормас, үзен чын хужа кебек тота ул монда. Шыр Шәкүргә әйткән идем—«Көтүеннән колак кагасын килмәсә, аючы тап», ди. Таяк тотып, көтү чыбыркысы белән аюга каршы бара алмыйм бит инде мин!.. Чамакә. үз зарын сөйләп бетергәч, йөзен Зиннурга борды. —Синен мылтыгын бар барын... Тик, аю күргәч, югалып калмас- 'Агайрык— актамыр, сарут •Суыт—кыяк үләне, күрән 'Торнакүз— мүк җиләге. сынмы9 Күп «батырлар» шыр җибәрә. аны күргәч Син дә телеңне йоттың, ахры —Безнен нәсел аючылар исемен йөртә, берчак әткәй белән бергәләп ике аюны атканыбыз бар. Институтта да төз атканым өчен «Ворошиловский стрелок- значогын йөрттем. Теләсәм, агач башындагы тиеннен күзенә дә тидерә алам. —Булдыклылыгына бер дә шикләнмим, ләкин аю тиен түгел шул. 1иенне мин үзем дә бәреп төшерә алыр идем, ә көрән аюга якын барсам, тезләрем калтырый Аждаһадай бакыра бит ул Мәргән дә булгач, күрсәт егетлегенне. яулап ал печәнлегеңне урман хуҗасыннан —Ярый, Чамакә әкә. чүбек чәйнәп май чыкмый, барып карыйм булмаса. мондагы корган план анда барыбер ярамас. Аю саклый дип. печәнсез кайтып булмый бит инде Халык әллә ниләр сөйли аю хакында, үзе ботарлаган хайваннын итен дә әзрәк исләнә төшкәч кенә ашый, диләр. Бәлки әле. һаман шул элеккеге урынында итен сагалап ята булыр. Шулай да Зиннур тәвәккәлләргә ниятләде, тик инде, ышанычлырак булсын дип. гәптәшенә сүз кушып карады: —Икәүләп барыйкмы әллә. Чамакә әкә? Беребез алдаштырыр, икенчебез мангай уртасына мылтыктан кургаш укны кундырыр —Юк. малай, миннән булмый ул эш Аюны ерактан күрсәм дә. эчем йомшап китә минем Син дә кызулык белән генә шыттырасындыр әле... Көтүче күрсәткән якка ара-тирә күз салгалап. Зиннур җайлырак урын тапты, әнисенен төенчеген куеп, чишәргә кереште Ашъяулыкны җәеп дәстәрхан итте дә. ана пешкән бәрәнге. йомыркаларны, ипи кисәкләрен тезеп салды. Көтүчене «табын» янына чакырды Әлеге хәтле аякларына башын салып тын гына яткан Актүш тә. башын калкытып, хуҗасы янынарак елышты Чамакә исә көтүдәге әлеге аюга ризык булган юаш Мәрүскәне савып, рәхәтләнеп гамак туйдырган чакларын сөйләп алды. —Бүген теге албасты Туйбикәнең көрән сыеры Сөтлебикәне саварга җыенган идем, тибеп екмасынмы үземне! Шулкадәр дә хуҗасына охшар икән, мәхлук. Син булмасан. бүген корсакны гына кашып йөрисе булыр иде. Ниязбикә әбигә миннән рәхмәтләр житкерерсен Тамак ялгап алгач. Зиннур ау өчен кирәкле нәрсәләрнең барын кабат тикшереп чыкты Кушмылтыгын әйбәтләп корды, ау пычагын кыныннан алып, үткенлеген тикшерде, каешын кысыбрак бәйләде. Бөтен кирәк-яраклары тәртиптә икәненә ышангач, тәвәккәлләп, көтүче күрсәткән якка юл алды Актүш тә күп күргән хайван, хуҗасының һәр ымын анлап, җиренә җиткереп үтәргә тырыша Әнә хәзер дә җирдән шуышып диярлек бара, тукталып тынлап торгандай итә. Зиннур ашыкмыйча, аяк астындагы чыбык-чабыкны шартлатып сындырмаска тырышып, тычканга ташланырга әзерләнгән мәче кебек атлый Печәнлек «хуҗасын» күп эзләргә туры килмәде аучыларга Бөтен шартын туры китереп, агач күләгәсендә рәхәтләнеп сузылып яткан аюны Актүш әллә кайдан сизеп алды. Жилнен каршы яктан исүе дә алар файдасына булды көрән җанвар аларнын якынлашуын сизмәячәк. Зиннур ату өчен унайлырак урын сайлап як-ягына каранды һәм кушылып ук диярлек үскән ике эрбет артына яшеренеп, мылтыгын җайлады Гөрселдәгән тавыш һәм колак артыннан ярып үткәндәй тоелган ут көлтәсе ерткычны чыгырыннан чыгарды Арт аякларына баскан җанвар, бөтен дөньясын җимерергә теләгәндәй үкереп, үзенен тынычлыгын бозарга җөрьәт итүчеләргә ташланды Мондый чакларда үзен ничек тотарга икәнне бик әйбәт белгән эт. хуҗасының кушуы белән үк. аюнын артына барып ябышты Бу хәлне көтмәгән аю. борылып, тешләүчене өзгәләп ташларга әзер булып, котырына, бәргәләнә башлады Үз эшен бик белеп, осталарча башкарган Актүш исә тешләрен ычкындырырга уйламады Моннан 1£ файдаланган егет аюнын борын төбенә үк якынлашты, унаилы вакытны туры китереп, ерткычның нәкъ маңгай уртасына турылап атып җибәрде. Бер секундта җанварны көзән җыергандай булды, ал аякларын күккә күтәреп, бер үкерде дә тайга баһадиры, гөрселдәп, аучының аяк астына авып төште. Шушы берничә минут эчендә шабыр тиргә баткан Зиннур да. буыннары йомшарып, җиргә чүкте, хәзер генә исенә килгән кешедәй, бар көченә кысып тоткан кулын язып, мылтыгын ычкындырырга тырышты. Бармаклар хуҗасын тыңламыйча интектерде. Әзрәк хәл алгач. Зиннур бая көтүче белән утырган җирләренә табан атлады. Анда көтүчене тапмагач, көтүлекне эзләп әйләнә-тирәне айкады. Чамакә аны бер үк вакытта исе китүне дә, ышанып җитмәүне дә белдергән тавыш белән: —Әллә булдырдың да инде?—дип каршы алды. —Андый гына эш безгә чүп тә тормый,—дип шаяргандай итте егет.—Авылга кайтарырга булышсаң, сина да бер колагы тияр иде. Үз күзләре белән барып күрмичә, ышанмады Чамакә. Әйе, сынатмады болай булгач егет, сынатмады! Аюны авылга көтүченең аты белән сөйрәтеп алып кайтырга булдылар. Ат исне сизмәсен өчен, учак кабызып, төтен килгән якка бастырдылар. Аюнын корсак астыннан чыгарып ике-өч урыннан ныклап элмәк салгач, арканны атнын камытлыгына ныклап бәйләделәр. Зиннур үзе дә атка атланып, ерткычны җирдән сөйрәтеп китте. Төтен булганда аю исен сизмәгән бахбай йөкне җайлы гына тартып юрта башлады. Үзен бу эшнен төп батыры итеп санаган Актүш, койрыгын болгап, әле йөкнең бер ягына, әле икенче ягына чыгып йөгерә, булдырдык бит, дигән кебек, өргәләп тә ала иде. Урман ачыклыгынарак чыккан арада, күрәсен, җил икенче юнәлешкә борылгандыр. Аю исен сизенгән бахбайны алыштырып куйдылар диярсен: борынын киереп пошкырып җибәрде, артын чөеп кушаяклап тибә-тибә, акны-караны күрмәстән алга ыргылды. Зиннур йөрәксегән атнын тезгенен никадәр тартмасын, атны чабудан туктата алмады. Алай гына да түгел, өстендәге егетне ыргытып ташлау өчен тагын да ныграк тартыша, котырыбрак чабарга тотынды. Артыннан калмаган җанварны сизенеп, куа килә, дип уйлады бугай. Мондый кискен үзгәрешне көтмәгән Актүш үз-үзен белештермичә өрә, атның алдына чыгып нәрсәдер аңлатырга тырыша. Шул хәйләне дә аңламаган атка ярсып, өзгәләп ташлардай булып ырлый. Котырынып авылга килеп кергәндә, атнын корсак астыннан йомры-йомры күбек шарчыклары коела, этнен өрә-өрә әлсерәүдән теле салынган, куркуыннан акылдан язардай булган Зиннур атнын ялына чытырдап ябышкан иде. Бу хәйран тамаша яшен тизлеге белән, юл тузанын куптарып авылның югары очына ыргылды. Кигәвеннән качып, агач ышыкларында йокымсырап торган сыер-бозаулар мөгрәшеп, күзләре акаеп, кая барып керергә белми, чабыша башладылар. Котлары очкан этләр, койрыкларын кысып, чинап, ояларына кереп яттылар, кыюраклары җилкапка асларыннан башларын күрсәтеп, бөтен дөньяны җыеп һау-һауларга тотындылар, аючы Кадыйр әкәнекеләр исә, ырлап, жирдән сөйрәлеп килгән җанварга барып ябыштылар. Күзләре мангаена менгән авыл халкы урамга ташланды, өлгеррәкләр югары очка ук йөгерде. Бер минут эчендә авылда мәхшәр купты. Мәгәр тамашанын ахыры кызыксызрак очланды: әлләничә чакрым арадан центнерлы җанварны мамык урынына очыртып алып кайткан атны туктатырлык көч юк иде егеттә. Күзе тонган бахбай үзе колхоз амбарынын эрбет баганалы зур капкаларына килеп бәрелеп, авып төшмәсә, Зиннур ни эшләгән булыр иде, әйтүе кыен. Ул исенә килеп, ау пычагы белән атны арканнардан ычкындырырга керешкәндә, хайван яткан урынында тартыша ук башлады. Ни эшләргә белмичә, атны торгызырга, башын күтәрергә тырышып карады егет, ләкин эш узган иде инде. Сөлектәй матур хайванның тамагына гырылдавык төште, тәннәре дер- дер калтырый иде. Бригадир Хәйрүш килеп җиткәндә. атнын әле жаны бар иде Зиннурнын: —Ичмаса, ите колхозчыларга ашарга ярар,—дип, атны бугазларга җыенганын күреп: —Мондый заманда колхоз атын үтергән өчен ни буласын беләсенме, өеңне сатып та түли алмыйсын бит син аны,—дип җикеренде «хуҗа», үзенен кем икәнен тагын бер кат күрсәтим дигәндәй Үзе турында уйламыйча да тарткалашкан кешеләргә рәнжеп. тагын бер кат тутырып карады да хайван, җан тәслим кылды Әле генә укытучы итеп билгеләнгән егетнен кыюлыгына исләре китеп, тел шартлатучылар аз булмады хәбәр җил тизлеге белән югары очтан түбән очтагыларга җиткерелде, ул көнне телләрдә шул вакыйга гына булды. Сонгы көннәрдә авыл халкын куркуга салган явызны карарга җыелган агай-эне Зиннурга аю тиресен тунарга ярдәм итте. Егет үз табышының тиресен, бераз маен гына үзенә алып, калган мае белән итен Чамакәгә тапшырды Аю маеның кадерен авыл халкы бик белә: суык тисә дә, аяк-кул өшесә дә—алыштыргысыз дару ул. Куркынычлы чахотка авыруын да шуның белән дәвалаган халык Шуның өчен аю атучыларга баш иеп килүчеләр күп булган. Менә хәзер дә Зиннур, күршесе Хәмит әкәнен сонгы вакытларда аеруча ютәлдән жәфа чигүен исенә төшереп, мае тамып торган симез жанварнын иң яхшы саналган эч маен умырып кисеп алды да чиләккә салды. Юл уңаенда сәбәбен ул әле үзеннән-үзе үк яшерергә тырышты. Хәбәр бу очка да җиткән күрәсен, җилкапкада Зиннур күренүгә үк. өйдән Нурия балкып килеп чыкты Бергә үссәләр дә, егет булып җиткән күрше абыйсыннан бераз тартына, ояла башлаган иде яшүсмер кыз. Әле дә күзләренә туры карамаска тырышып, ләкин шатлыгын яшермичә, аны мактады, өнгә чакырды, әллә ничек сүзсез калган күрше абыйсын балачактагы кебек кулыннан җитәкләп алып, өйгә әйдәде Алар килеп кергәндә, кулларын күкрәгенә салып яткан Хәмит әкә күтәрелеп карады, ИСӘНЛӘШКӘНДӘЙ итте һәм тончыгып, ютәлләп китте Нуриянең шатлык чәчкән күзләре моңсуланып калды, кунак ягына карамаска тырышты Күршеләреннән хәләхвәл сорашкач, Зиннур тиз генә чиләкне хужабикәгә сузды — Менә, Хәмит әкәгә шифасы булмасмы дип керткән илем.—дип сүзен йомгакларга ашыкты Хәлимә апа. иреннән бүтән үзен ышандырырга тырышкандай. — Менә рәхмәт, Зиннур улым, исеңә төшереп керткәнен өчен. Ходай кушкан булса, сулыш алуларын да жинеләитер, ютәлләрен дә йомшартыр Аю маеннан да шәп дәва юк инде ана, бу хәтле маймы, бу хәтле май әле...—дип сөиләнә-сөиләнә, учак астын кабызды, ап-ак майны казанга салып, чыжлатып эретергә үк кереште Хәмит әкә исә күзләре белән ымлап, кызны үзенә чакырды һәм нидер пышылдады, ә тегесе түр яктагы сәке буена үтеп, ястыклар арасында казынды да. кызарынган йөзен яшерергә тырышып, абыйсына акча сузды Бу хәл егетне тагын да каушатты, ул тизрәк ишек тоткасына үрелде — Юк. Хәмит әкә. мин аны сатырга кертмәдем Шифасы гына була күрсен, терелә күр,-дип. чыгу юлын карады Нуриянең озын керфекле күзләре яңадан елмайды, кызнын әти- әнисе дә күршеләренең игелекле улларына бәхет теләп, мен рәхмәтле булып калды... Көтүче Чамакәлән аюнын ит-маен сорап килүчеләр аз булмады, хәтта әле күрше авыллардан да бу могҗизаны ишетеп килүчеләр табылды Аю мае тәбәрлеккә әверелде. Ачлы-туклы көн күргән көтүчегә ризыклар Ходанын кодрәте белән күктән яуды Ертык чалбарлы көтүче күлмәк ыштанлы булды, анын исеме телләрдән төшмәде Ә яшь укытучының 'Тәбәрлек кадерле нәрсә батырлыгы, мәргәнлеге телләрдән-телләргә күчеп, риваятькә әверелде. Тайга авызына урнашкан авыл халкы өчен аю ату дөньяда булмаган хәл дип саналмаса да, Зиннур кебек, җиңелдән генә, печән чабарга киткән җирдән аю сөйрәтеп кайтучылар юк иде әле Аюы да нинди диген әле: алагаем зур. көчле ата аю. Атаклы аючылар да мондый уныш белән еш мактана алмый... 3 вылнын исеме аның уртасыннан челтерәп аккан чишмә исеменнән алынган Көмешлесу чишмәсе Уба тавыннан агып чыга да кояш нурларында чагылган энже бөртекләредәй саф суыннан елгачык хасил итә Суы шулкадәр чиста анын, төбендәге вак ташлар, кечкенә балык, маймычлар да көзгедәгедәй күренеп торалар. Чишмә агып төшеп. Кытай жирендәге Зайсан куленнән башланган олпат Иртешкә коя. 4248 чакырымга сузылган бу олы Себер елгасының юлында санап бетергесез мондый чишмәләр. Ил төкерсә—күл булыр, ди халык. Әнә шундый менләгән чишмә-елгачыклар аны туендыра, яшәү көче бирә Көмешлесу да чал Иртешнен уйнак нәбәрәсе1 кебек: кояш нурларында күзләрне чагылдырып, яшь киленнәрнең чулпылары чынлавын хәтерләтеп, чылтырап көлә, назланып ага. уйнаклап боргалана да, иркә песи баласыдай, олатасының култык астына кереп, тынычлана. Мәшһүр Иртеш авылнын көньягыннан уза, ә төньягыннан ярымбожра булып Уба таулары сузылган. Ындыр артыннан гына Кедрач башлана, ул балыклары белән дан тоткан Йөгәр күлгә барып тоташа. Анда сап-сары алтындай тәңкәле табан балыклары дисенме, кызыл канат, усал чуртанмыдыр—кайнап тора. Кеше күзеннән читтәрәк мыймылдаган симез батар үрдәкләр өер-өер булып балык аулыйлар, камышлыкларында аккошлар бала чыгара. Тан алдыннан, көн кунганда хәйран тамаша монда: күл өстен каплап, пыр-пыр килеп төрле үрдәкләр оча. Әллә нинди хикмәтлеләре бар аларның да: кара үрдәкләр, күгәлләр, чумгалар, батарлар, чүрәкәйләр, кылкойрыклар... Үз телләрендә жанашлары, балакайлары белән әңгәмә алып баралар, иркәләнәләр, сөешәләр. Бик белеп, ризыклы урынны сайлап утырганнар Көмешлесу халкынын ата-бабалары. Авыл аша кыш көннәрендә Тубыл каласын икмәккә бай Эшле яклары белән тоташтырган юл уза. Элегрәк көне-төне юлаучылар балык төялгән чаналарын шыгырдатып Зиннурларның тәрәзә төбеннән үтеп китәләр иде. Үшәнгәннәр чәй эчәргә, ат ашатырга да тукталгалыйлар, шуңа аларнын дәү корсаклы сары самавырлары өстәл өстендә көне-төне пышкылдап утырыр иде. Хәзер, колхозлар төзелгәч, ул юллар өзелде. Зиннурларнын шау- гөр килеп торган ике катлы йорты, намазда сәҗдәгә киткән карт кебек, кыйбла ягына авышкан. Әгәр теле булса, бу йорт монда гомер кичергән кешеләр язмышы хакында күп нәрсәләр бәян итәр иде. Вакытында авылнын күрке булып торган бу йортны үз куллары белән Зиннурнын олатасы—Чиркәе Абдулла салып чыккан. Тәрәзә капкачлары, өй кыеклары күпләрне сокландырырлык итеп бизәкләп, агачны киртләп эшләнгән, югары өйнең көньякка караган ягындагы сәелханә-балкон да Себер татар авылларында гына була торган галәмәт. Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди халык Кыскасы, бу йорт, хуҗасының бик үк гади кеше булмавын раслап торган дәлил кебек, бик горур утырган, оныкларына кадәр күп истәлекләрне саклаган. Абдулла дигәнебезнен Себер якларына килеп урнашуын да хәзер кызыкты риваять итеп сөйләрлек. Патша армиясендә хезмәт иткәндә кызу канлы егет бер исерек офицер белән сүзгә килә Горур халык баласы бит үзенә кычкыру, кул күгәрүне кичерми. Нәтиҗәдә офицер А 'Нәбәрә—онык. үла. хәрби трибунал солдатны да атарга дигән карар чыгара БУ хәбәрне ишеткәч. Абдулланын әтисе—Ибраһим ишан Кавказдан Петербургка, патша хәзрәтләренә юл тота. Баш иеп. исән калдыруларын сорый, булган алтын-хәзинәләрен чыгарып сала. Иелгән башны кылыч кисми, улы хакына бөтен нәрсәгә дә риза булып килгән ишаннын дини дәрәжәсе тәэсир иткәнме падишаһыбызга, әллә затлы бүләкләрме—анысы берәүгә дә мәгълүм түгел, әмма карар үзгәртелә, солдат Себергә мәңгелек каторгага озатыла. Күзләрендә очкын уйнап торган кызу канлы чиркәе егете куе тайга, күлләр илендә урнашкан бер татар авылына—сабыр холыклы халык арасына килеп төшә. Гомерлек яшәр урын гына түгел, үзенен мәхәббәтен дә таба ул монда. Авыл мулласының кызы Нәфисәгә гашыйк була егет Шомырт кара күзле, киң жилкәле, кулларында уг уйнатырлык асыл егеткә Нәфисә дә бер күрүендә гашыйк була. Тәвәккәллек тә юк түгел Чиркәе Абдуллада, кызның риза буласын белгәч, сорап әтисенә керә Бохар мулла кияү буласы егетне икенче килеп йөрмәслек итеп, кисәү агачы белән «өшкереп ■> чыгара. Кыз да тешләгән жиреннән өзеп ала торган зат әтисе риза булмагач. Абдуллага ябышып чыга Һәм алар Йөгәр күлдән дә арырак, куе урман эченә урнашкан кечкенә бер күл буена качалар Ин матур, мәхәббәтле көннәрен үзләре корган шалашта үткәрә алар Күл буенда тамаклары тук була яшь парный, ләкин озакламый салкын көз килә, кышлар якынлаша. Кышның зәмһәрир суыкларын монда үткәреп булмаячагын анлаган яшьләр аучы, балыкчылар аша әти-әниләреннән ризалык бирүләрен соратып карыйлар Йомшармый атанын күңеле, телендә бер генә сүз: «Үтерәм явызларны!» Күл өсте боз белән капланып, жир өстендә ак күбәләкләр өерелә башлагач, яшьләр Көмешлесуга кайтырга мәжбүр булалар. Туган йортына кереп, атасы алдына тезләнә Нәфисә, башын иеп атасыннан тагын хәер-фатиха сорый, гафу итүен үтенә Кызының күз яшьләре түгел, ин соңыннан әйтелгән сүзләре акылга китерә үзсүзле картны Ничек тә атасынын күнелен йомшарта алмаган кыз ин соңында: «•Мин синен алдында гаепле, әткәй, теләсән ни эшләт, ләкин үтерсәң, белеп тор минем белән бергә карынымдагы оныгыңны да үтерәсен» - дип сонгы картасын чыгарып сала. Уйга кала карт, төн буе күз йоммыйча йөреп чыга. Остабикә карчык та. кызы Нәфисә дә картнын авызыннан ләм-мим сүз ишетмиләр, сорарга түгел, якын килергә шикләнәләр Ул-бу булмагач, бәлки кичергәндер дип. үз-үзләрен тынычландыралар. Бохар мулланын болай гына сабырланасына өмет иткән гаиләсе нык ялгыша: су сибеп кенә бастырам димә икән бәгырьләргә капкан хурлык угын Юк. болай гына калдырачак түгел, шул килмешәкнең токымын корытачак әле ул. Кызының сонгы сүзләре чыгырыннан чыгара картны, ләкин кул күгәреп сугудан үз-үзен тыеп кала. «Нәфисә түгел, кызынып башын әйләндергән әнә шул килмешәк чиркәеме юк итәргә кирәк!» Төн буе керфек какмаган картнын карары шул була Аучылар арасында ышанычлы кешеләре юк түгел картнын. -ауның бәясе алдан ук билгеләнгәч, эшне озакка сузмыйча, шушы көннәрдә үк төгатләргә килешәләр Ауга өчәүләп чыгып китәләр Абдулла солдат алдан атлый, ә «аучылар» биш-ун аллым арттарак бара. Урманга кереп тә байтак атлый болар Күнеле нәрсәдер сизенгән егет сүз башлап караса да. кырт өзә тегеләр -Хәерлеге түгел бу.—дип уйлый күз кырые белән тегеләрнең бер-берсенә карашып, ым кагып куюын күреп калган чиркәе.-кулны куроктан ычкындырмавын хәерлерәк» Аучыларның берәрсе мылтыгын иңбашыннан ала башлады исә. урман мәчесе елгырлыгы белән мылтыгын тегеләргә төбәп тә КУЯ патша хәзрәтләренең башбирмәс солдаты Күз угы дигәнен ШУНДЫЙ буладыр инде, шомырт кара күзләре ук атардай булып карый езетнен. артыннан килгән аучыларны үтәли тишәр кебек тоела Мылтыкларын сыйпаштырып, бернәрсә дә булмаган кебек, юлларын дәвам итә болар Көн буе йөреп тә. мулла киявенен көйдерердәй күз карашыннан ычкына алмый аучылар —Әүлиядер ул, валлаһи!—диләр аучылар, хәзрәт янына кереп.— Безнен уйны белеп, бер минутка да мылтыгыннан аерылмады, ул түгел, без анын мылтыгы астында йөргәндәй булдык. —Гомере озын икән бәдбәхетнең.—дип мыгырданып кала мулла, карап торган бердәнбер кызы Нәфисәне нәсел-нәсебе дә билгеле булмаган килмешәк бер чиркәе баласына бирергә ризалык белдерә. Киявенен мөселман баласы булып, ерак Кавказ якларындагы ишан улы булуы гына бераз тынычландыра карт мулланы. Бу вакыйгалардан сон байтак гомерләр үткән, исәпсез сулар аккан. Абдулла солдат белән Нәфисә берсеннән-берсе үткенрәк дүрт ир бала үстерәләр. Зиннур аларның Фәтхулла исемле балаларыннан туган нәбәрә- ләре була инде. Сабыр акыл белән булдыклылык, үз дигәненә ирешү кебек сыйфатлар—егеткә әбисе һәм олатасы тарафыннан калдырылган олы мирас Хәтерли әле Зиннур олатасын, картайганчы кызу канлы, ярсу йөрәкле булып калды ул. Бер вакыйга, уеннан чыккан уймак аеруча исендә калган Зиннурның. Әллә кайчаннан бирле сакланып килгән бер чиләк ат бәкәлләрен шыңгырдатып бушаталар. Кызылга буялган ин саллы бәкәл— «сага» белән унбишегерме адымнан, чиратлашып, тезеп куелган бәкәлләргә бәрәләр. Бер олатасы җыя үзе откан бәкәлләрне, бер нәбәрәсе үз ягына ташлый авып төшкән уенчыкларны. Уен кызып кына китте дигәндә, көтмәгән хәл килеп чыга: Зиннур ташлаган сага, очып барып, бәкәлләрне тезеп торган олатасынын чигәсенә килеп тия. Нәбәрәсенен бу эшен шаяру дип кабул иткән карт, чигәсендәге ярасын тотып, малай артыннан куып китә. Картның оныгы бит, Зиннур да эшнең кай якка авышканын тиз үк шәйли, ике дә уйлап тормастан, куе кычыткан арасына чума. Кычытканны чабарга дип. чалгы алырга кереп китә олатасы. Ул арада малайның кычыткан арасыннан чыгып, эт оясына кереп ятуын күреп калган Нәфисә карчык исә эт оясын куна тактасы белән каплап та куя. Өч тәүлек яши эт оясында малай. Олатасы күрмәгәндә сөт, тукачлар1 чыгара әбисе, печән арасына йомырка тәгәрәтә. Чигәдәге яра төзәлеп, каны суына төшкәч, Абдулла солдат тиктормас нәбәрәсен юксына башлый. Моны сизенгән карчыгы чыгып, Зиннурны җитәкләп алып керә. Малай бабасы алдына килеп, яшьле күзләрен уа. —Әй, шайтан малай, үземә охшаган шул син,—дип көлемсерәп, анын башыннан сыйпый карт һәм сөеп кенә бармак янап куя. Олатасы белән булган бу хәлне хәзер дә сагынып искә ала Зиннур, тормыш сабаклары шундый була, күрәсен. 4 урия авылнын күз өстендә каш булып торырлык кызларының берсе. Ышыкта, яфрак астында гына калып, яна пешеп килә торган җиләкне хәтерләтә ул. «Вәт сылу булып үсеп килә бу кыз»,—дип соклана авыл егетләре. Төшләрендә аны күреп, эчтән янучылар да, очратканда оятсызланып сүз катучылар, иреннәрен ялап куючылар да бар Гайрәтлерәкләре Галиябану көенә кушып, «Нуриякәй, сылуымиркәм, кем бәхетенә үсәсең»,—дип җыр багышлый, эчтән генә әллә ниләр өмет итә Кыз гына, егетләрнең берсенә дә аерым игътибар итмәстән, үз дөньясы белән яши бирә. Калганнары ярар инде анын, җыен ярлы-ябагай егетләр, ә менә кайчаннан бирле күзе белән тотып ашардай булып йөргән бригадир Хәйрүшне кая куясың? Ул да тиккә йөрсенмени төче телен әрәм итеп. Кичке уенда да, аулак өйләрдә дә гел анын янында гына чуала, тавык чебиен күзләп йөргән тилгән кебек, бер егетне дә кызга якын җибәрми, һич аңламый аны Нурия, нәрсә кирәктер үзенә"’ Шуның аркасында рәхәтләнеп күңел дә ача алмый, кая бармасын— күзен тасрайтып шул карап тора, кем белән сөйләшмәсен—тозсыз 'Т у к а ч (тугаи)—күмәч. Н мәзәкләре белән арага керә. Сәхипҗамал белән йөриләр дигән хәбәрләре дә әллә кайчаннан бирле яшьләр телендә, ул да юк сүз түгелдер: тоя бит Нурия кызнын күз карашын ачу катнаш усаллык белән кадала ул «көндәшенә». Нурия гаеплемени сон ана9 Шул Кәрбекнен үзенә карап тонган күзләрен күрмәс өчен әллә ниләр бирер иде Яшьләрнен эч серләре аулак өйләрдә ачыла. Күмәк уеннар, кара- каршы җырлашу-уйнашулар да нәкъ менә анлашу, ачыктан-ачык әйтә алмаган сүзләрне иясенә ирештерү өчен уйлап чыгарылгандыр Гади дә. тирән мәгънәле дә алар. Аулак өйгә егетләр чакырылмый, ләкин яларсыз кич утырулар да булмый. Кемдә аулак өй буласын, анда кайсы оч кызлары җыелачагын төгәл белеп өлгергән егетләр бүген дә озак көттермәделәр. Тәрәзә пыяласына бер-ике чиртүгә, өйнен хуҗасы Бәдерниса кортка ишек төбенә килеп басты. Кертүләре алдан ук билгеле булса да. кызлар назландырган, ялындырган булды, егетләре исә бөтен тел осталыкларын эшкә җигеп, керергә рөхсәт сорады Башкача мөмкин түгел, йоласы шулай. Турыдан-туры бәреп керергә урыс клубы түгел бит ул сина! һәр нәрсәнен үз тәртибе, үз җае бар Егетләр кергәч, болай да кечкенә өй эче тагын да тараебрак калгандай тоела. Кызларнын күнеле кин икән, өйнен тарлыгы сизеләмени9 Кергән бере күңеле тартканча сәке буена, мич кырыена елыша, үзе күз атып йөргән кыз янынарак утыру ягын карый Шуннан уеннар башлана. Кара- каршы җыр әйтешә торганнары да. уртага төшеп, сайлаган парын белән әйләнә торганнары да, «өлешенә тигән көмешен» белән «йолдыз санарга» чыга торганнары да бар уеннарның. «Күршсн татумы?» уенында сынала инде мөнәсәбәтләрнең ныклыгы. Әнә әле дә калын бил каешын урталай бөкләп тоткан Хәйдәр һәр пар янына килеп, «күршен татумы?» дип сорап йөри. «Тату» дигән жавап ишетсә, казый икенче пар янына китә Янына туры килгән кызга күнеле төшмәгән егетләр, «мина фәлән кыз кирәк» дип, икенче берәүләрнең парына күрсәтә. Теге егет риза булса, кызлар алмашынып утыра, хибәрмәсә. җәза бирелә: егетнең учына өч тапкыр каеш белән суга казый. Мифтах белән Камилә кебек, «безгә бәйләнмәсәләр ярар иде» дип. бер-берсенә сыенып утыручылар да. бер урыннан икенче урынга кызлар алыштыручылар да җитәрлек Казый үз тирәләреннән ераклашкан арада кызларнын кылын чиртеп, уйлары кем тирәсендәрәк чуалуын чамаларга, сүз арасында үзенен дә битараф түгеллеген анлатырга тырыша егетләр Әгәр җәза төшеп, учны уттай көйдереп үткән каешны «эһ» тә итмичә үткәреп җибәрәсең икән, сүзләренә өстәмә дәлил кирәкми дә инде: теләгән кеше үзе анлый Ходай кушуыдыр, уенда Зиннурның урыны Нурия белән янәшә туры килде. Күрше кызынып оялып кына аска караган күзләрендә әллә нинди шатлыклы очкын күргәндәй булды егет Күтәрелеп карарга да уңайсызланган кызга кагылмыйча гына хәлен, әтисенен исәнлеген сорады Зиннур. Тел берне сөйләде, күнел икенчене уйлады. Әле кайчан гына кар атышкан, чанада тартып йөргән сабый түгел инде бу. күпләрнең төнге йокысын качырадыр шушы зәңгәр күзләр, йоклап утырма, күрше абын' Бөтен уй-фикере яна уку елы. беренче дәресләре тирәсендә әвәрә килгән Зиннур, кызны да унынчы класска керергә димләүдән гайре акыллырак сүз таба алмады. Теге вакытта очратканнан бирле шул фикерен әйтергә җай таба алмыйча интекте ул. Турыдан-туры кереп сөйләшер иде әле үзе дә ныклап анлата алмаган бер хис тыеп-туктатып торды егетне. Менә хәзер җай чыгуына куанып, кызны күндерергә ниятләле Нүриянен дә мәктәпне тәмамлавын тели иле ул. Шулай гынамы икән, әллә инде кызнын гел күз алдында булуын да тели микән Зиннур9 Өзеп кенә жавап бирүе кыен, ләкин нәрсәдер бар монда — Минем классташлар мәктәпне узган ел тәмамлады бит инде, үземнән кечкенәләр белән парта артына кереп утыру килешер микән9 Ү Кыз үзе дә бу турыда күптәннән баш вата иде. әнисе дә каршы килмәс кебек, әтисе дә жайлана төште хәзер Зиннурнын сүзләре ышандырырлык иде, ни дисән дә югары уку йортын бетергән, укунын кадерен белгән кеше Әле дә әнә китап сүзләренә охшатыбрак: «Эх. Нурия, кеше гомер буена укырга, үсәргә тиеш. Син дә укып, зур кеше будырсын. Алла боерса-.—дип пышылдаган була. Күрше абыйсының үзенә иелә төшебрәк сөйләгән сүзләре күңеленә бик тә якын кызның, шулай да әллә ничек... —Алай үсә-үсә мин ишеккә дә сыя алмый башлармын,—диде Нурия бу җитди сөйләшүдән шаярута күчәргә тырышып Икесе дә көлешеп алдылар һәм күршеләренә күз төшереп, үзләренә игътибарны тартмаска тырышып, тынып калдылар. Яшьләрнең күбесе үз күршеләре белән мәшгуль булса да. түрдә үк утырган Хәйрүш бу бәхетле пардан күзен алмады. Зиннурның кызга нәрсәдер сөйләве. Нуриянең башын аска иеп аны тынлап утыруы, күпмегә бер күзен тутырып күршесенә карап куюлары аны чыгырыннан чыгарды. Аларнын бер-берсенә карашып елмаюлары эчендә көнчелек уты кабызды: «Берәрсе килеп аермый да бит шуларны-.—дип сүгенде ул эченнән. Менә Хәйрүшкә дә чират җитте, һәм ул Нурия исемен атап, канәгатьләнү хисе белән кызнын үз янына килеп утыруын көтте. Анын әле генә казыйны алмаштырган әшнәсе Локман: —Күршегез татумы?—дип сорады, үзе астыртын елмаюын сиздермәскә тырышты. Бригадирның авызына гына карап торырга күнеккән Локман монда да тиз генә эшне пешерергә өметләнде. Бөтен яшьләрнең күзе Зиннурга төбәлде: «Бирерме яшь укытучы абый күрше кызын, юкмы?» —Аллага шөкер, бик әйбәт кенә утырабыз әле,—диде шаян тавыш белән Зиннур. Кәрбекнен жинелеп калуын теләгәннәр җиңел сулап куйды. — Кызны сорыйлар, бирәсеңме, җәзасын аласынмы?—Казый каешын юри егетнең колак төбенә китереп шартлатып алды. Ждвап та егетләрчә булды: — Безнен тирәдә артык кызлар юк. Уен барышыңда күп очракларда исәп өчен генә сугылган каеш бу юлы Зиннурнын учына җәйнен челләсендә яшьнәгән яшен кебек чартлап төште Учы утта пешкәндәй янса да. сиздермәде егет, казый киткәч. Нуриягә борылып, күз кыскандай итте. Кыз да ана елышыбрак утырды, күтәрелеп карамыйча гына, бармак очлары белән Зиннурнын кызарган учыннан сыйпады. Эш монын белән генә бетмәде, уен Хәйрүшкә килеп төртелгән саен ул үҗәтләнеп Нурия исемен атады, тегесе дә егет булып кала белде, кичә буенча кызны яныннан җибәрмәде. Уен чынга китте, күнелле генә башланган аулак өй ике егетнен көч сынашуына, бил алышуына әверелде. Кызлар да бер Нуриягә, бер Зиннурга карап, эшнен асылын анларга тырышып карадылар нидер бар булыр болар арасында, югыйсә җибәрер иде егет кызны, нидер бар Ни булуын Зиннур үзе дә анламый иде әле хәзергә Чынлап та Нурияне башкаларга бирәсе килми идеме аның, әллә сон үзенен авылга кайтуын шулай искәртәсе килдеме яки ачуыннан шартларга җиткән Хәирүшнен борынына чиртәсе килдеме егетнен? Сүзендә тору, әйтелгән сүзеннен хуҗасы була белү хисе дә юк түгел анарда. Ни булса, шул булды: колхоз бригадирының үҗәтләнүе бер дә уйламаганда Зиннур белән Нурияне бер-берсенә шулкадәр якынайтты, икенче көнне үк яшьләр арасында аларнын исемнәре янәшә куелып йөртеләчәге көн кебек ачык иде. Әшнәсенен күз карашында зәһәр очкыннар күргән Әбләка Локманны алыштыргач, артыграк тырышкан күрәсен. бил каешынын тимере Зиннурнын кабарып чыккан учын ярып төшерде. Шау-шу купты. Кызлар җыелышып егетне уратып алдылар. Нурия исә. иреннәрен тешләп, ап- ак кулъяулыгы белән абыйсынын кулын бәйләргә кереште. Эшнең бодайга китүенә икесе дә унайсызлана да. шул ук вакытта эчке бер рәхәтлек. ләззәтләнү дә кичерә иделәр. Ыгы-зыгы арасында Мифтах Әбләканын күлмәк изүенә барып ябышты: —Син. хайван, нимәгә алай хәрәмләшәсен9 Каеш тимере белән сугалармыни? Бригадир яклыларнын үзе тирәсендә калмавын сизенгән казый, ярсыган Мифтахнын кулыннан ычкынып, чыгып таю ягын карады Аулак өй бушап калды, шау-шуны ишетеп, кече яктан Бәдерниса корткаяк1 та килеп чыкты, Зиннур янына килеп, эшнен нидә булуын анлап алды. Ишек ачылып, аннан дусларыннан алдарак кайтырга чыккан Камилә килеп керде: —Нәрсә булды сезгә бүген, Зиннур9 Үз ишләрен җыя анда теге хайван, ишегалдында. Сине тотып, акыл өйрәтергә җыеналар. —Чыгыйм булмаса, үзләренә дә юк акылларын өйрәтеп карасыннар алайса,— дип чыга башлаган Зиннурнын юлына Бәдерниса корткаяк каршы төште. —Юк, энем, күрә торып сине имгәтергә бирмибез, күбәү алар, анын кубызына биючеләр,—Егетнен җавап сүзен дә көтмәстән. корткаяк кискен хәрәкәтләр белән ишеккә аркылы бик тә салып куйды Зиннурнын жиненә чытырдап ябышкан Нурия эченнән генә карчыкка рәхмәтләр укыды, алай булмаганда ул үзе ишеккә барып ябышыр, сугышуга юл куймас иде. Ишек артында муен астына салып өлгергән Хәйрүшнен гырылдавык тавышы ишетелде —Нәрсә, шүрләдеңме әллә. Зиннур, кызлар итәге астына постын? Егет булсаң, чык. гәпләшик егетләрчә Кәрбек белеп эш йөртә, бу сүзләрдән сон Зиннур өйдә кала алмаячак. Шулай булды да. Ачуы кабарган егет, сикереп торып, ишек тоткасына ябышты, ләкин Нуриянең ялварулы карашы аны тукталырга, уйлап карарга мәжбүр итте. Ул да булмады, урам яктан әллә ничә кешенең тавышы ишетелеп, тиздән алар бөтен көчләренә ишекне дөбердәтә үк башладылар. Төрле яктан: —Чыксын! Хәзер үк ачыгыз! Ишекне ватып керәбез!—дигән тавышлар, сүгенү сүзләре ишетелде. Ишек биген күтәреп ача башлаган егетне янадан өйнен хужасы туктатты: —Чыкмыйсын! Күрмисенмени, эчеп, батыраеп алганнар, егетләр, имеш, бер дисәткә җыелганнар да бер кешегә бәйләнәләр, адәм имгәкләре! Тавышлар тынмагач, корткаяк. балтасын тотып, ишек төбенә үк килеп басты: —Әгәр ишекне ватып керсәгез, башыгызны балта белән чабып өзәм! Валлаһи газыйм дип әйтәм! Яхшы чакта таралыгыз, китегез лүччә. Гәпләрегезне иртә-' төгәлләрсез Байтак кычкырышкач, урамда тавышлар акрынлап тынлы, кызлар да алгы өйгә күчеп, кул эшләренә кереште Зиннур аулак өйлән тан алдыннан гына кайтырга кузгалды. Нурия. Камилә. Туктабикәләр бергәләшеп аны озата бардылар һәм аулак өйгә әйләнеп кайттылар Төнге «геройларнын» берсе чаттагы агач төбендә йоклап яга. күрәсен. артыграк чөмергәндер. Хәйрүшләр очыннан «Галиябану сылуым иркәм» җырын исереклек катнаш йокы көенә сузган тавышлар ишетелә, авылнын тан алдында гына була торган сихри тынлыгын бозарга жөрьәт итүчеләр башка юк иде... Зиннур «җил-давылга* очрамыйча гына келәтенә кереп ятканда. АКТҮШ кенә озак кайтмавына шелтәләп тә. бер үк вакытта куанып та ХУЖТСЫН каршы алды, койрыгын болгап, сыпыргаланып өлгерде Төне five йокламавына карамастан, егет үзендә әллә нинди бер жинеллек. эчке күтәренкелек тойды. Әллә инде бүген мәхәббәт дигән серле чишмәнен 'Корткаяк —карчык Ир тә-иртәгә саф суыннан беренче тапкыр авыз иттеме чиркәе Абдулланын тынгысыз оныгы9 Нигәдер уенда, күз алдында һаман күрше кызы булды. Рәхмәт Кәрбеккә, шулкадәр үжәт булмаса, үз хисләрен аңларга, кызга белдерергә байтак вакыт һәм батырлык кирәк булыр иде укытучыга. Ә колакларда һаман Нуриянен «мин сине җибәрмим» дигән сүзләре янгырап торды, керфек астыннан гына оялып каравы күз алдына килеп, йокысын куды. «Мин дә сине беркемгә дә бирмим, бирмим»,—дип кабатлады егет. Институтта уку елларында кызларнын карлыгач канатыдай кап-кара кашлы- лары да, аяз күк гөмбәзедәй зәп-зәнгәр күзлеләре дә сүз катканы булгалады, ләкин егет башын югалтмады Күрше кызының сүзсез күз карашы әллә нинди сихри тарту көченә ия булгандыр, мөгаен, егет башкаларны күрмәс булды, анын исеме йөрәкне татлы сулкылдата торган бер сызлавыкка әверелде... 5 өмешлесу авылында ике катлы итеп төзелгән алты йорт бар. Бу йортларның кайберсен авылның байлары төзеткән өске катта яшь хатын торган, астагысында олы хатын көн иткән. Бер ояны икегә бүлү булмагач, байларның хатыннары шуна риза булып, тыныч кына гомер кичергәннәр, ди. Нурияләр йортынын ике катлы булуының сәбәбе бөтенләй икенче. Эш болай булган, авылда «ясаклы», «йомышлы» дип йөртелгән җирле татарлар белән бергә Бохара якларыннан килеп, шушында төпләнеп калган сарт нәселеннән булган җирсез кешеләр яши. Хәмит әкә дә әнә шуларнын берсе Көмешлесуда җир мәсьәләсе бик каты, хәтта йорт салырлык урын өчен дә әледән-әле зур бәхәсләр чыгып торган. Нуриянен әтисе дә өй урыны ала алмыйча дүрт-биш ел интегә Менә шунда аны Чәпчүк бабай үзенә чакырып ала Карт—авыру, йорты бик тузган, кәс белән ябылган түбәсе бөтенләй череп, янгыр-кар сулары өйгә үтеп җелегенә төшә икән бичараның. Жире булса да, йорт салырлык көч-дәрманы калмаган карт белән хәленнән килсә дә, өй утыртырлык урын булмаган япь-яшь ир-ат, озак-озак кинәшләшә торгач, уртак бер фикергә киләләр. Хәмит әкә йортны ике катлы иттереп сала да. беренче катында сәламәтлеге начар Чәпчүк картлар яши башлый, икенче катына Хәмит гаиләсе менеп кунаклый. Өй җиткерү эшенең бөтен мәшәкатьләрен белеп өлгергән Хәмит әкә бер түбә астында ике гаилә өчен оя корунын уңайлыкларын да төшенеп ала: идән-түшәмгә жәелә торган бүрәнә-такталар да азрак китә, өй кыегын да берне генә торгызасы була. Яна өйгә керү шатлыгын күрсә дә. Чәпчүк картка җылы, коры өйнен рәхәтен күреп озак яшәргә насыйп булмый. Бердәнбер улы белән Хәлбикә корткаяк йортның хуҗасы булып кала. Олыгайган көнендә табып, картлыгында ышанычы, арка терәге булыр дип өметләнеп үстергән баласы гына көннән-көн анасына каты бәгырьле, миһербансыз була бара. Моның сәбәбен табу карчык өчен баш җитмәслек бер хәл була. «Нәрсә җитми бу балага, тагын ниләр генә бирим икән инде?»—дип уйлана карчык, улының да мәрхәмәтле булып китүенә өметләнә Шулай булмый ни, бөтен гомерен, яшәвенен мәгънәсен бердәнберенә—Әблакә- сенә багышлады бит ул. Балам нык. таза булып үссен дип. җиде яшенә кадәр күкрәк сөтен имезде, аркасына гына йөкләп йөрде. Яшьләй эшләп өзлекмәсен дип. суын да үзе ташыды, утын әзерләү, малтуар карау кебек йорт эшләренә дә үзе өлгерергә тырышты. Сырхау иренен сүзләренә дә колак салмады: баласына жил-яңгыр тидермичә үстерде Сукыр мәхәббәт күрер күзне күрмәс итте Ялланып урак урган, печән чапкан, кер юып тапкан акчасына, үз авызыннан өзеп, баласына тәмле-томлылар юнәтте, улы ким-хур булмасын дип өзгәләнде. Бала күнеле моны төеп, үз файдасына кулланырга да бик тиз өйрәнде: башкалар тир түгеп ата-анага булышканда, белем алганда, ул авыру булып кыланды, урамда трай тибеп К йөрде Акрынлап тәмәке тартырга, аракы эчәргә, катлы-катлы итеп сүгенергә өйрәнде. Атасы вафат булгач, бөтенләй азынды бала: анасына җикерү-кычкырх дисенме, самогон-аракы таптыру дисенме—болар барысы гадәти эшкә әверелде. Бала бит. ни хәл итим дип. эчтән тынды ана. Күнелендә бер генә өмет чаткысы калды: өйләнеп, кеше булмасмы0 Авылга әллә кайдан гына килеп чыккан Регина исемле хатынны ияртеп алып кайтты улы. Килен үзе йортка аяк басканчы, хәбәре алданрак килеп иреште ни сәбәпледер, беренче ире ташлап киткән, ди Ни булса да риза Хәлбикә корткаяк. исемен әйтә алмыйча изаланса да. киленгә ачык чырай күрсәтергә тырышты Кичтән авыл өстендә Әбләканын өйләнү хәбәре йөрсә, иртән яшь киленнен, төенчеген кыстырып, качып китү хәбәре авыл халкын хәйран калдырып, бер очтан икенче очка таралды Төрле сүзләр йөрде телләрдә, күптөрле юраулар булды. Ай күрде, кояш алды Хәлбикә корткаякнын зур өметләр баглап көтеп алган киленен. Көн-төн эчүдән башы чыкмаган, булдыксыз, көн итәрлек бер эш-һөнәре булмаган бу адәм затының ирлеге дә корыган күрәсен,—дип фикер йөртте авыл хатыннары —Югыйсә, үзе теләп кияүгә чыккан кеше, бер кич куну белән, тавыш-тынсыз качып китмәс иде. Башы түнгәнче эчеп, хатынынын чыгып киткәнен дә сизми калгандыр әле.. Бу хәлләрдән сон Хәлбикә карчык түшәккә ауды, сонгы өметенен дә шартлап өзелүенә йөрәк чыдамады, бәхет-шатлыкларсыз фани дөньядан әрнү белән китеп барды Очсыз-кырыйсыз тормыш дингезендә ялгызы калды Әбләка. «Әллә сабыраер, акылга килер».—дип уйлады тирә-күршеләре. Олыларнын акыллы кинәшләрен тыңлаудан узган иде эш. аракы колына әверелгән иде инде егет. Ата-анасыннан калган бөтен нәрсәләр самогонга алыштырылды, Хәлбикә карткаякнын кырыгы җиткәндә өй эче шыр ялангач булып калды... Табигать мондый хәлгә артык озак түзә алмый, ниһаять, чик куя Көннәрнең иң коры, эссе торган вакытларында Әбләка яшәгән аскы өйдә янгын чыга. Исереп йоклагандыр да. тәмәке төпчегеннән башлангандыр ут. югыйсә учак ягып аш пешерүнең ни икәнен белми хөрәсән. Авыл уртасында эленеп торган сука тимеренә суккан тавышлар, урыс чиркәве чаны кебек, бөтен тирә-якка тарала Барча халык, эшен ташлап, чиләк-балталар күтәреп, тәрәзәләреннән ургып төтен чыккан йортка таба йөгерә Зиннур чабып килеп җиткәндә, гөтенгә тончыккан Әбләканы сөйрәп чыгарып салалар Нурияләрнең бәхетләре булып, ут әле кызып өлгерми кала, нык ялкынлап янмый, шулай да юрган ястык йон-мамыкларыннан чыккан көек исе. төтен өйнең ике катына да тула, сулыш алырлык түгел Чапкан печәннәрне өяр, җиләк-жимеш җыяр чак бит. Нурия белән әнисе өйдә юк, авыру әтиләре генә икенче каттан төшә алмыйча, гөтенгә бүленеп кала. Сулышы капкан кыз, аны-моны уйлап тормастан. йөгереп кайтакайтышка, агасына ярдәмгә дип. төтен эченә ташлана. —Өске катта берәүләр бармы.’ Хәмит әкә кайда?—дип кычкырды Зиннур —Хәмит әкә күренмәде. Нурия әле генә югары өйгә менеп китте, төтенгә тончыга күрмәсеннәр инде,—диде беравыздан хатын-кызлар Ирләрнең күбесе ерак болынлыкларга киткән җирләреннән кайтып җитмәгәннәр авылда!ылары янгын сүндереп маташа хатын кызларнын Иргешгән. чишмәгән ташыган суларын аскы катка кертеп сибә Зурга киткәнче утны сүндерергә тырышалар һәр яктан шау-шу. ыпи-зыгы «Әйдә тизрәк су. 6v яккарак!»-ДИГӘН тавышлар ишетелә һәркем хәленнән килгәнчә ут белән көрәшә иде Ут-су галәмәтләрен ялгызын жинәм дим.», мондый чакларда бер тәмлек, ярдәмләшүнең генә берәр төрле нәтиҗә бирүе ихтимал Жш чегтәсетстә чыккан ут—яз башында котырынып ярларыннан чыгып ташыган Иргешкә тин бит ул: авыз ачып утырсаң—авылыңны ялмап китүе дә бар Үз соравына жавап ишеткәндә. Зиннур сәелханәгә озын баскыч терәп, тиен тизлеге белән өскә менеп бара иде инде. Ишекне балта белән каерып, өстенә бер чиләк су аударып, төтен эчендә юк булды, тагын кемдер анын артыннан ярдәмгә ашыкты. Бераздан сәелханәдә янадан Зиннур күренде, ул ахры, зәһәр төтен эчендә калдырасы килмичә, һуштан язган Хәмит әкәне дә. кызын да берьюлы сөйрәп килгәндер. Ярдәмгә килүчеләргә тапшырды, үзе ишектән яңадан кереп. Нурияне күтәреп чыкты. Бу мизгелдә ялкын телләре йортнын ярыкларыннан өскә үтеп, егет белән кызны өтеп алды. Ишек төбенә килеп житкән Мифтах аларны чиләгендәге су белән коендырды. Ата да. кызы да хәрәкәтсез, йөзләре мунчада ис тигән кешеләрнеке кебек сулып, агарынып калган. Хәмит әкәне читкәрәк алып киттеләр. Бераздан анын янында тыз-быз килеп ут сүндерүчеләр арасында медпунктта эшләүче кызнын ак халаты күзгә чалынды. Бермәлгә Зиннур Нуриягә караган килеш катып калды.»Үлсә?!>—дигән ачы уй егетнен миен көйдереп үткәндәй булды. Бу тиле фикерне куарга тырышкандай, тизтиз кызны читкәрәк салып, яңакларына суккалый, кулларын бөгеп сулыш алдыра башлады. Тырыша торгач, кызга жан кергәндәй булды. Әллә ана гына шулай тоеламы? Болай да кыз күзен ачмагач, тезләнгән килеш, тагын да иелә төшеп, сулыш өрә башлады. Ясалма сулыш алдыруны өч-дүрт тапкыр кабатлагач, әллә чыннан да ярдәме тиде, әллә саф һавада яту файдалы булдымы. Нуриянең керфекләре дерелдәп китте һәм әкрен генә күзләре ачылды. Гажәпләнү катнаш битарафлык белән карый иде әлегә ул күзләр. Күрше кызының керфекләре түгел, күк капусы ачылгандай булды Зиннурга. —Нурия. Нурия, уян!—дип кабатлады ул кызнын яңакларыннан сыйпап. Шул мәлдә әллә нәрсә булды, көтмәгәндә артыннан берәү килеп, Зиннурны күлмәгеннән умырып тотып, артка сөйрәп ташлады. —Яшь кызны мәсхәрә кылуын карагыз әле бу оятсызнын! Ут сүндерергә, ниһаять. Кәрбек тә килеп житкән икән. Күзе-башы тасыраеп, болай да кин борын яфраклары тагын да киңәйгән. Коймага басып, бөтен дөньяга кычкырырга әзерләнгән сугыш чукмары әтәчне хәтерләтә иде бу минутларда. Көтмәгәндә булган хәлдән бер генә секундка югалып калган Зиннур тиз арада аякка басты, кизәнеп, Хәйрүшнен яңагына тондырды. Әле генә баһадир кыяфәттә кукраеп торган бригадир куыш агачтай гөрселдәп авып төште һәм байтак вакыт исенә килә алмыйча тырпылдап ятты. Хәйрүшнен бу кыланышын ни дип тә аңламаган халык, Зиннурны якларга кереште. Шул арада ак халатлы Туктабикә килеп, дустының сулыш алуын тикшерә, чигәләренә нашатырь спирты сөртеп, кызга юату сүзләре әйтә. Нурияне тәмам һушына китерергә тырыша башлады. Кыз төтен эчендә азрак булган, таза-сау кеше, ә менә Хәмит әкә күхләрен ачканчы күп тарткалашырга туры килде Туктабикәгә. Олы яшьтә, болай да сулыш алуы авыр булган авыру кеше бит. Әгәр тагын бераз гына төтен эчендә ятса, жан дустының әтисен бернинди уколлар белән дә алып кала алмас иде ул. Ярый әле, Зиннур вакытында килеп өлгергән Әбләка гына бу ялган дөньядан, тәмуг газаплары күреп, дөньяга килүен акларлык тырнак очыдай изгелек кылырга өлгермичә, китеп барды... Янгын бик зурга китмичә, әкренләп сүндерелде. Кара корымга буялган, өсләреннән шабырдап тир аккан ир-егетләр әле һаман да зәһәрлеге басылмаган төтен эченнән чыгып, бит-кулларын әле генә чишмәдән алып менгән су белән чылатып торганда, сулышы эченә сыймыйча, йөзе бурлаттай кызарган, шабыр тиргә баткан Хәлимә апа кайтып житте. Кызын, ирен исән-имин күргәч, авыр сулап, жиргә сыгылып төште, аягын күчереп куярлык та хәле калмаган иде анын. Туган-кардәшләре, тирә-күршеләре Хәмит әкәләрнен йортын жыйна\лашып рәткә китерделәр, икенче көнне Әбләканы да соңгы юлга озаттылар. «Үз башына үзе житте»,—женаза озатучыларның соңгы сүзе шул булды. Авыл җирендә бер вакыйга да игътибарны үзендә озак тотмый, яна көн туган саен, икенче хәбәрләр тарала тора Янгын фаҗигасе дә әкренләп онытыла, хәтерләрдән җуела барды. Хәирүш кенә озак онытмас әле 6v хәлләрне, кеше күзенә күренерлекне калдырмады Зиннур Чалышайган янагын күрсәтәсе килмичә күршекүләннән качып өйдә утырганда үзе өчен бик зур нәтижәгә килде ул. «Сугышып йөреп. Чибәркәйне Зиннурнын кулыннан тартып алып булмас,—диде ул үз-үзенә,—берәр хәйлә белән көндәшен авызлыкларга кирәк, кыз үзе килеп куенга керерлек булсын'* 6 вылда печән өсте, әкренләп урак га якынлаша. Колхоз рәисе Шәкүр дә, халыкны җыеп, тагын бер тапкыр искәртеп куйды. Гаугалы булды җыелыш. Ләкин, никадәр кычкырышмасыннар. нәтиҗәсе булмады, рәиснен карары үзгәрмәде *Бүгенге көннән һәрбер колхозчы гаиләсе колхоз маллары өчен ун кибән печән әзерләргә тиеш, үзләренә шуннан сон гына бер-ике кибән утыртырга рөхсәт» дигән карар колхозчылар башына күсәк булып төште Шыр Шәкүр чыгарган «указлар» ел саен арта, үтәлергә тиешле планнар чүп үләне шикелле котырып үсә бара Бригадирлар рәис кушканны җиренә җиткереп кенә түгел, арттырып та үти башладылар Икенче көнне үк өеп куелган һәрбер кибән исәпкә алынып, биркәләнә1 башлады. Колхоз башлыгы печән басуында үзе күренмәде, әлбәттә: бу челләдә җиде кат тир түккәнче, күләгәдә ятып, самогон чөмерүнен никадәр ләззәтле булуын ул гына бөтен җаны-тәне белән тоя, бәяли аладыр. Рәис булып алганчы ана да байтак чиләнергә туры килде андый эшләрдә. «Кемнең кулында—шунын авызында- ди бит халык, кулындагысын ул бервакытта да ычкындырмас' Зиннур да әтисе белән үзе барлап кайткан җиргә барып, эшкә кереште. Әтисе печәнлекне чыбык-чабык, ботак-мазарлардан арындырып йөри, улы тыгыз мускулларын уйнатып, гәүдәсен бер яккарак кырын салып, чалгы белән селтәнә Эшкә кулы ятып тора, түмгәк өсләрен чәч китәргәндәй кырып ала. Бер көйгә салынган эш анын хәтер гүрендә сакланган истәлекләрне янартып җибәрде Зиннурга унбиш-уналты яшь кенә иде әле ул чагында 1921 елдагы крәстиәннәр фетнәсендә катнашкан дип. әтисен төрмәгә озаттылар Нәкъ хәзерге кебек печән өсте Печән әзерләүнен ни икәнен шунда аңлады яшүсмер, әтисе белән бергә чакта бәйрәм булган икән Ныгып өлгермәгән беләкләр кичкә тартышып катып кала Әнисе белән икәү куйган кибәннәре йә очлыйм дигәндә генә авып төшә, йә убырлы карчык кебек бөкре чыга Шулай калдырсан. көт тә тор: беренче яңгырда ук печәнеңә су үтеп, кызып чыгачак. Көчәнә-көчәнә таратып, яңадан өяргә генә калачак Бәхетенәме, әллә бәхетсезлегенәме шул көннәрдә Көмешлесуга Барие исемле яшүсмер сукбай килеп чыга. Тамак туйдырып үзләрендә яшәтү исәбеннән Ниязбикә апа аны улына ярдәмгә печән әзерләшергә яллый Яшьләре бер гирәдәрәк булгач, яшүсмерләр тиз танышып, дуслашып та өлгерәләр Бергә эшләп, ки ары өйдә бергә йоклыйлар Барие аларда бер ай чамасы яши. кичке уеннарга да чыга. Зиннурдан калышмый иде Бер кичтә ниндидер сәбәп табып. Барие өйдә кала. Уен шактый озакка сузылып. Зиннур төн уртасында гына кайта Утсыз гына үз урынына ятарга җыенганда, тонык кына төшкән ай яктысында Бариеның ягагы буш икәнен чамалап ала. «Бәлки, урамга чыккандыр* дип. чишенә лә ята Алай да. керүче күренмәгәч, күнеленә әллә нинди шик төшә «Урамда, йорт тирәсендә бер тавыш-тын да ишетелмәде ич кергәндә, кай га булыр б\ ’-> Сикереп торып, сукыр лампаны кабыза һәм өйдәшенең кием-салымын каоапга керешә Бариеның киемнәрен генә түгел, үзенә әтисе тегеп калдырган хром итекләрен дә таба алмый Зиннур Күнеленә төшкән •Биркәләнү-тамга (бирка) салыну, исәпкә алыну А шом тагын да арта бара. Итекләр генә түгел, кышка әзерләгән пальтосы, олатасыннан калган кеш мал бүреге дә үз урыннарында табылмый. Аскы өйгә төшеп, әнисен уяткач, бүген генә пешергән өч икмәк, ике кадак атланмайның, да сукбай белән бергә очканлыгы мәгълүм була. —Улым, бу чукынган малай безне такыр тактага утыртып качты бугай. Теге пачпорт алырга әзерләгән кәгазьләреңне, акчаны да шудырмады микән, карап кара әле?! И Ходаем, ни күрәселәремә генә йортыма керттем икән шул сукбайны?—дип әнисе дә анын артыннан югары өйгә менә башлый. —Юк. инә. алар да юк,—ди Зиннур, киштә эчен кармалап —Туу турындагы таныклыгым да, авыл советыннан алган белешмәм, әзерләп куйган акчаларым да юк. җайлы гына төргәге белән алган да тайган, үзенә атап әзерләп куйганнар диярсең. Инде нишлибез, әнкәй? — Бар, улым, этне ияртеп. Исхак әкәннәргә кер. Мифтахны уятып. Утырау буйларын карап әйләнегез. Бәлки, ерак китеп өлгермәгәндер әле. Кара аны. сак булыгыз, кулыгызга күсәкләр алыгыз. Тан атканчы Мифтах белән бөтен Утырау буен айкап чыктылар Юк. жир йоткандай булды Барисны. Иртән тирә-күршеләрдән сораштыруларның да мәгънәсе булмады, эзеннән жилләр исте егетнең Югары өйдән юрган-ястыкларны җыярга менгән Ниязбикә апа Бариска дип жәелгән урыннан иреннән калган кырына торган пәкесен табып, котлары очты. ны гына көткән кебек, агач араларыннан кызларның чыркылдап көлешкән, сөйләшкән тавышлары ишетелеп, егетне авыр уйларыннан бүлдерде Болар урман артындагы сазлыктан торнакүз жыеп чыгучы Камилә, Нурия. Туктабикәләр икән. —Армый эшләгез. Фәтхулла әкә,—диде кызлар бертавыштан олы кешегә игътибар күрсәтеп һәм шунда ук Зиннур ягына борылып —Түмгәк башларын кыркып буламы?—дип шаяруларын дәвам иттеләр. Кызларнын чиләкләре торнакүз- белән тулы, өстенә япкан әрекмән яфраклары кырыеннан авызга әчкелтем сулар төшереп карасу-кызыл булып янып тора җиләкләре. —Фәтхулла әкә. авызыгыз кипкәндер, әйдәгез, утырып ял итеп алыгыз, торнакүз белән сусыныгызны басыгыз. Чыбык-чабыкка абынып, көне буе ачык кояшта йөргән карт тәмам хәлдән тайган иде. Кызларнын. мутланып, әүвәл үзен сыйлаулары юкка гына түгел икәнен бик тиз абайлады. —Улым, сиңа да әзрәк хәл алу зыян итмәс,—дип, үзенә әрекмән яфрагына салып сузган җиләкләрне рәхмәт белән кабул итеп, юлнын аргы ягында ялгыз үскән чыршы күләгәсенә барып утырды Олылар 'Тогы балыгы—мәрсин балыгы, осетр. 'Торнакүз—мүк жиләге. гәпләшкәндә яшьләр тел озайтмаган кебек, яшьләр арасына ялгыз картнын керешеп утыруы да бик матур булмас. Әдәп дигән нәрсә ана. күрәсен, ана сөте белән кергәндер. Әтисенен итагатьлелегенә тагын бер кат сокланды егет. Хуш килдегез, кызлар, түрдән узыгыз.—диде Зиннур да кызларга. Яна гына чабылган хуш исле печәнне «казна җиренә'дә азрак ямь бирик» дигәндәй көязләнеп үскән пар каен күләгәсенә җәеп салды, шуннан урын күрсәтте. Кызлар да, озак кыстатмыйча, ул күрсәткән урынга килеп утырдылар, күләгәдә рәхәтләнеп бер сулыш алдылар. Аларның хәлен аңлап, Зиннур тиз генә чишмәгә юл тотты, су алганда сиздермәстән ул тарафка күз салгалап, бер-берсенә нәрсәдер әйтеп көлешкән кызларны күзәтте. Камилә белән Туктабикә кара тутлы, калын авыр толымлы Себер сылулары. Кояшның кызуы да аларга күп тими төсле. Маңгайлары, борын өсләрендәге бөрчек-бөрчек тирләр генә аларнын ерак юл үтүен, эссе кояш астында булуын раслый. Ә Нурия икенче, бу якларда сирәк очрый торган күкчәчәктәй зәнгәр күзле, йомшак сары дулкын чәчле кыз. Әле дә әнә бит урталары алсуланып янып чыккан, көннең кызулыгын аңа карап та чамаларга мөмкиндер төсле. Зиннур чишмәдән су алып килгәндә Чибәркәйләр үз җиләкләреннән үзләре авыз итеп, рәхәтләнеп утыра иделәр. Чатнап торган чишмә суыннан авыз иткәч, кызларның теле тагын да ачылды: —Сөенчәл суын йөрәк януларына дәва диләр, эч әле. дускаем, эч,—дип төче телләнде Камилә. Нуриягә сулы савытны сузып —Бу жирнен печәне дә хуш ислерәк булырга тиеш, югыйсә бу түмгәк башлары өчен кеше дигәнең аю хәтле аю белән сугышып йөрмәс иде —Дөрестән дә, Зиннур, юлнын теге ягында, ә-нә тау астындарак нинди әйбәт печәнлек, нигә дип сез монда, түмгәкләр арасында маташасыз?—дип сүзне чынга борды Туктабикә. —Укытучыларга колхоз җирендә чабарга ярамый, диде Хәйрүш. Шуңа күрә дә шушы казна җирендә чокчынабыз. Ә сез. кызлар, ни өчен үзегез генә? Аю-бүреләрдән дә курыкмыйсыз, ахры? —Яныбызда гына чаж-чож печән чабучы арысландай егет булганда, нишләп куркыйк ди икән?—Нурия дә үз сүзен кыстырасы итте, каш астыннан гына егетнең кояшта кызынган кин җилкәсенә, мускуллы беләкләренә карап алды Бу якларда электән калган бер гадәт бар: олысы-кечесе укытучыларны хөрмәтләү йөзеннән <абый»-»апа» дип кенә эндәшә. Яшькә олы булмаса да, авылдашлары Зиннурны да акыл, киңәш бирерлек кешегә санап, олылап эндәшә башладылар, егет үзе дә әкренләп бу хәлгә күнегә, чыннан да үзендә ниндидер җаваплылык хисе үсүен тоя башлаган иде Яшьтәшләре күбрәк исеме белән эндәшсә дә. Нурия күбрәк «абый» дип дәшә, яки бөтенләй исемен әйтмәүне кулайрак күрә Сонгы арада булган вакыйгалар аның фикерен бөтенләй чуалткан иде күрәсен. кайбер вакытлар дуслары түгел, кыз үзе дә үз-үзен аклап бетерми Әзрәк кенә күрмичә торса «анын» елмаеп эндәшүләре күз алдыннан китми; үзе күренсә, телгә бер генә акыллы сүз дә килми. Ахирәтләре дә әйтелгән һәр сүздән ниндидер мәгънә табып, ирештерергә, бер-берсенә күз кысып, төрттереп алырга гына торалар Менә хәзер дә Нуриянең күз карашын тоеп, төоткәләшеп. мәгънәле генә елмаешып алдылар. Агач ышыгында утырып азрак хәл алгач, дуслар кайтыр якка күз төшереп, урыннарыннан кузгалдылар. —Фәтхулла әкә Аллам куәт бирсен, армый эшләгез.—диде Туктабикә печәнчеләрнен икесе белән дә берьюлы саубуллашып. —Рәхмәт кызлар, узганда-барганда шулай тиеп үтегез, сезнең аякларга ял. безнек күкелдәргә дарман булыр Ипче к.цм ү< 4iip.iii.iii ы УЗЫНЫП гел оешлыгына хәйран калды, карчыгының сүзләрен исенә төшереп, үзалдына көлемсерәп кхйды -Әйе. анасы белеп сукалый, төшеп калганнардан түгел бу бала,—дип уйлады ул, горурланып, һәм бер үк вакытта күнелен тынычландырып га,—үзен кыерсытырга бирмәс. Аллам боерса». Камилә белән Туктабикә итәкләрен төзәтеп, ябышкан печәннәрне каккалаган арада. Нурия, иптәшләренә сиздермичә генә Зиннурга сабы белән жыелган җир җиләкләрен сузды. Зәнгәр күзләрен тутырып бер карады да. кулындагы җиләкләредәй кызарынган йөзен яшерергә тырышкандай. тиз генә чиләген эләктереп, авыл ягына атлады. Анын артыннан дуслары да кузгалды. Кызлар китте. Зиннурнын яралы җаны да. гуя алардан калмаска теләгәндәй, бәргәләнде, йөрәге ашкынып типте. Нуриянең тагын бер генә борылып каравын, елмаеп кул болгавын көтте ул. Ә кызлар исә. аны үчекләгәндәй, чытлыкланып бер-берсенен колакларына нидер әйтешәләр, берберсенә төртешеп көлешәләр. Әйтерсен лә артларыннан күхтәрен тутырып карап калган Зиннурны бөтенләй онытканнар Ярты гына сәгатькә кыхтар тавышыннан чынлап торган чишмә буе тагын тынып, моңсуланып калды. Зиннур да күнел кичерешләрен атасына сиздермәскә тырышып, чалгысын янарга тотынды Мона кадәр дә анардан кызлар читләшмәде: анын өчен мәхәббәт утында янмасалар да. якын дус итеп эч серләрен сөйләүчеләр булгалады Зиннур гына аларны күкрәгенә кысып юатырлык, чит-ят күзләрдән сакларлык күнел якынлыгы да, жан тартылуын да тоймады, әллә ничек битараф кала бирде. Студент елларында да дуслары белән бергәләп күнел ача, кызлар белән дә шаяра, уен-көлкедән дә читтә калмый иде. Ләкин Ходайнын бирмеше бүгенге көнгә кадәр берәр кыз белән ялгыз калып аңлашырлык хисләрне тойганы юк иде әле анын. Хәер, үсмер вакытында ук күзе төшеп йөргән кызы бар иде. Беренче егетлек хисләрен уяткан муелдай кара күзле Тансылу чыннан да анын күзенә ин сылу кыз булып күренгән иде ул чакларда. Чыгарылыш кичәсендә дә алар гел бергә биеделәр Тансылу авылда калды. Зиннур укуын дәвам итәргә Төмәнгә китте. Саубуллашканда кызны җайсыз гына кочып, бит уртасыннан үбеп тә алган иде. Киләчәккә зур планнар кормасалар да. хатлар язарга вәгъдәләшеп аерылыштылар. Күп тә үтмәде, кыздан хатлар, алар артыннан төрле хәбәрләр килде егеткә Ышанырга да. ышанмаска да белмәде ул, читлеккә ябылган кош кебек бәргәләнде. Авылга кайтып дөресен беләсе, кызнын күзләренә карап җавап сорыйсы килде. Ләкин аралар якын түгел, кайтып киләм дисәң, әлләничә тәүлек пароходта үткәрәсе бар. Уку елы башы гына. Зиннурнын беренче мәхәббәт яралары әкренләп җөйләнә башлады, лекция-семинарлар белемгә сусаган егетне башы- аягы белән үзенә суырды. Көн дә почта көтеп хат ала алмаган күңел генә кызларнын вәгъдәсезлегенә рәнҗеп, үз эченә бикләнде, мәхәббәткә ышаныч югалды. Каникулга кайткач, Таңсылуның Хәйрүш белән йөреп, соңрак Ваһап дигән егетне армиягә озатуын җиткерделәр. Йөрәгендә ачу кайнаса да. егет горурлыгын таптап, кызны эзләп китмәде. Алай гынамы, очрашканда да салкын-битараф булып калырлык көч тапты. Кабаттан янында бөтерелгән кыздан әнә шулай сүзсез генә үч алды. Яшьлекнең студент еллары дигән ин гүзәл мизгелләре дә күңелгә утырган шул юшкын астында калып, соры гына, төссез хатирәләргә әверелде Нурия турындагы уйлар егетнен тормышын мәгънәле итте дә куйды, үләне такыр булса да печән эше җайлы гына барды. Печәннәр кибә барып, ике атна дигәндә кибәннәре дә байтак куелды. Соңгы көннәрдә Мифтах дусты килеп булышты, көтүче Чамакә дә аты белән чүмәләләр сөйрәтте, өеште. «Бирәм дигән колына, китереп куяр юлына» диләрме әле. кибән утырткан көнне әлеге дә баягы Нурия белән Камилә торна күз җыеп кайтып килешли туктап, кибән башын очларга булыштылар. Шулай итеп авыр хезмәт тә беләкләргә куәт, күңелләргә дәрман бирерлек бер өмәгә, яшьләрнең көчосталыкларын сынашу ярышына әйләнде. Фәтхулла абзый да Ходайнын бирмешенә ризалык кылып, яшьләр тирәсендә уралгандай итә: әле калган печәнне тырмавычына элеп килә. ИТел өеп куелган кибәннәргә карап соклануын яшермичә, рәхмәтләрен укый иде Тирләп-пешеп эшне бетергәч, яшьләр чишмәгә сугылып, СУНЫҢ салкынын һәм тәмен татып карарга ниятләде. Егетләр, битлән чишенгән килеш, су белән рәхәтләнгәндә, кызлар бит-кулларын юып. кушуч тутырып көмештәй су эчтеләр Кояш нурларында җемелдәшкән су тамчылары кызларның күзендә чагылыш таба. Күңелләрне әллә нинди шатлык, ашкынх тойгысы биләп алган, моны су салкыннары белән генә басарлык ту гел Ьу юлы инде яшьләр авылга кадәр бергәләшеп кайттылар, торнакүз р'лы чиләкләр дә егетләр кулында булды. Авыл буйлап көпә-көндез бергәләп үтүне килештермәделәр. Көмешлесу елгасына житкәч. кызлар сукмак буйлап авыл ягына күтәрелделәр. Зиннур белән Мифтах, саубуллашып. таллар артында гына чылтыраган инешкә таба юл алдылар Жәйнен кызу көннәрендә сизелерлек тараеп калса да. борылышларда бөялеп торган җирләрендә рәхәтләнеп су керерлек урыннары бар әле Көмешле- сунын. Әнә алардан ерак та түгел бала-чага рәхәтләнеп чупырдаша. Етга буе авыл баласының азга гына эштән бушаган вакытларында бөтен жаны- тәне белән ләззәтләнеп ял итә. хәл жыя торган бердәнбер урындыр бу Кояшта кызган битләрен елга суы белән рәхәтләндереп, таллар ышыгында бераз хәл алгач, кузгаласы иттеләр 7 анаулы көн тиз үтә. жәйге каникул вакытлары да артта калып, үз жае белән яна 1940-41 уку елы башланды Жәи буена бер-берсен сагынышкан балалар мәктәп ягына агылды Кысан иске мәктәп бинасы да кулларына болын чәчәкләре тоткан, хәлле-хәленчә ыспай- матур киенергә тырышкан балалар, укытучы абый-апалар белән яшәреп, җанланып киткәндәй тоелды. Даут абыйлары сыйныфсыйныф булып тезелгән балаларны бәйрәм белән котлап, уңышлар теләде. Аннан аерымрак торган укытучылар төркеменә күз төшереп, аларга да тәбрик сүзләре әйтте. Чират мәктәпкә инде үзе укытучы буларак тәүге адымнарын атлаган Зиннурга да җитте Директор аны да институтны укышлы тәмамлап туган мәктәбенә кайтуы белән чын күнелдән котлады, мәктәпнен физика- математика фәннәреннән югары белемле укытучысы булуы зур горурлык икәнен дә әйтергә онытмады Алай гына да түгел, анын быелгы уку елында ук завуч булып билгеләнүен бөтен коллектив алдында хәбәр итте. Кат-кат тамагын кыргалап Даут абыйсы приказны укыды, ихлас күнелдән яшь укытучыга изге теләкләрен теләде Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән сон беренче дәрескә кыңгырау тавышы янгырады Башта чебеш анасыдай беренче-икенче сыйныф балаларын ияртеп. Әминә апалары мәктәп түренә үтте, алардан сон өченче-лүртенче сыйныф укучылары белән Фәридә апалары атлады, чылбырны урта сыйныф укучылары дәвам иттерде Ин ахырдан үз олысымак-житдилекләренә үзләре үк сокланып, тугызынчы-унынчы сыйныф укучылары кузгалды Зиннур күзенен чите белән генә алар арасында Нуриянен дә булуын шәйләп калды, оялтырмын дип. янына барырга кыймады Директорның Зиннурны беренче елдан ук завуч итеп куюынын үз сәбәбе дә бар «Белемле егет, акылы да юк түгел, ата-анасы да хөрмәтле кешеләр Эш җаена төшенә торсын, бәлки озакламый директор урынын да ана ышанып тапшырырга туры килер».- дип уйланды ул үзалдына, житәкче булып озак эшли алмаячагын алдан ук сизде Жаннарына төште диоекторнын җелеген суырды көнчелеге чиктән ашкан хатыны Өннәш үзе мәктәп китапханәсендә эшли Директор булып эшләү дәверендә куп МӘКТӘПЛӘРДӘ бхлып. байтак китапханәчеләрне күрде Даут Эшләрен кунел бипеп һәр кнтапнын үз урынын белеп, укытучыларга файдалану. ҮКУЧЫЛ ЗПНЫН кунелләрен китапка тарту өчен төрле күргәзматәр оештырып, жан атып башкарган китапханәчеләрне күрсә, үз хатыны исенә төшеп. С йөрәге әрни анын. Эшенең дә. өенен дә агасы-анасы юк Өннәшнен. Тәртипсез, жан көеге булды ир өчен. Мут күзләре уйнап торыр. Яшь чагында типтергән, күп ирләрне кочагында җылыткан хатын хәзер дә оят-фәләнне белми. Азгын каинана килененең рәтле булуына ышанмаган кебек. Өннәш тә иренен тугрылыгына ышанмый. Коллективтагы укытучылардан гына түгел, өлкәнрәк сыйныф укучыларын нан. алай гына түгел, ире яныннан үтеп киткән һәрбер хатын-кыз затыннан көнләшә. Психикасы бозык авыру дәрәҗәсенә җиткән хатын ирен эт итеп сүтә, һәр адымын тикшереп йөри, директорның кеше күзенә күренерлеген калдырмады. Моны белеп бетергән укытучылары. Өннәшнен оятсыз теленә керәселәре килмичә, ялгыз гына директорлары янына килмәс булдылар. Эшендә тәм тапмаган хатын, тизрәк өенә кайтасы урынга, бүтәннәрнең гайбәтен сатып, җыен тузга язмаганны сөйләп йөрүдән бушамый. Беренче эш көнен Зиннур дулкынланып көтте. Белеменең ныклыгына ышанды егет, институтта да гел алдынгылар исемлегендә йөрде. Хәтере яхшы, кызыксынучан студентка уку да бик авыр булмады. Укуын укыды да бит. балаларга аңлату. дәрестә аларга ин-ин катлаулы материалны да адәм рәтле тел белән, аңлаешлы итеп төшендереп бирү бөтенләй икенче нәрсә Балалар белән уртак тел таба алу сорала монда. Теләсә нинди кыен хәлдән дә чыга алырлык сабыр акыл, түземлелек җитәрме ана? Азмыни яшь укытучы алдында туган сораулар. Беренче кыңгырау, иң беренче дәресе анын күңелендә әллә нинди борылыш мизгеле булып сакланып калыр, чөнки бүгенге көннән ул үзе өчен генә түгел, күзләрен мөлдерәтеп ана карап торган уннарча малайлар-кызлар өчен дә җавап тотачак. Бала-чага бик сизгер бит. Үз фәнен белеп, яратып укыткан, моңардан тыш укучыларны фотога төшерү осталыкларына өйрәткән, төрле ярышлар оештырып йөргән Зиннурны да тиз арада үз итеп өлгерде алар. Мәктәп тормышына әкренләп жан керә башлады. Ләкин завуч буларак эше анын үзен канәгатьләндермәде. Дәресләрне җайлы, файдалы үткәрү өчен күргәзмә әсбаплар түгел, хәтта дәреслекләр дә җитми. Уку эшләре буенча сораулары да байтак иде. бәлки берочтан китаплар да юнәтә алмамынмы дип. ул Тубылга барырга җыенды Ләкин мәктәпнең аты-фәләне юк. әлеге дә баягы колхоз рәисенә баш иеп барырга туры килде. Шул көннәрдә генә Шыр Шәкүр үзе торага барасы икән. Зиннур да ана иярде Колхозның нәсел айгыры Агаяк очыртып кына барды юлчыларны. Кайтыр юлда сугылып алачагын белдереп, рәис үз юлы белән китте. Ике-өч сәгать үттеме икән, эшләрен төгәлләп бетергән, борыны кишердәй кызарган рәис, әйдә кайтабыз дип. кереп тә җитте. Зиннурның әле эшләре күп булуын ишетеп, кул селтәп, кайтыр юлга да кузгалды. Анын әле кайтып, эт юасы кадәр2 эшләрен бетерәсе бар. имеш. Шулай итеп, мәктәп завучы Абдуллин пароход белән кайтырга өмет итеп калды. РОНО мөдире Марфа Ивановна бик сирәк очрый торган итәгатьле. кешелекле ханым иде. Күпне башыннан кичергән, чәчләренә чал кергән, ләкин картлыкка бирешмәгән, сабыр холыклы бу җитәкче Зиннур кебек тәҗрибәсез яшь белгечләргә аеруча игътибарлы булырга, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. Бу юлы да. башка эшләрен куеп торып. Көмешлесу мәктәбе проблемаларын тыңлады, байтак мәсьәләләрне анлатып. төшендереп бирде. Ахырда китап кибетенә кереп, дәреслекләр сорап карарга кинәш итте. Марфа Ивановна яныннан әллә нинди бер тынычлану, ышаныч белән чыкты Зиннур. Юлда килгәндә үзен борчыган сораулар да бер тәртипкә тезелеп, ачыклана төшкән кебек булдылар. Ул зур өметләр белән китап кибете ишеген ачты, ләкин гозерен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, эшсезлектән интегеп, ни эшләргә белмәгән юантык хатын кып-кызыл иреннәрен бөреп: 'Тора —шәһәр. :Эт юасы кадәр—бик күп. —Уку елы күптән башланды лабаса, хәзергәчә нишләп ятгын сон?— дип аны кисәк кенә бүлдереп тә куйды.—Бетте дәреслекләр, бет-те-е-е. Зиннур да тиз генә бирешергә теләмәде — Безгә татарча китаплар кирәк, бәлки берәр почмакта мина дигәннәре посып ятадыр, карагыз әле,—дип дәвам итте ул.—эшегезне буш итмәм, бездә кәреш1 тә шәп каба Дүрт ел Төмән каласында студент шулпасын юкка гына чөмермәде егет, майламаган табадан коймак купмавын бик әйбәт белә иде —Булышсагыз, мен рәхмәтләр укыр идем.—диде ул бөтен тел осталыгын җигеп, җаен туры китереп, сатучынын буын аралары күпереп торган озын тырнаклы кулына биш сум акча төртте Сатучынын бәрелгән иреннәре ничектер җәелеп китте, күзләрен уйнаклатып —Әгәр бик теләсән. егеткәй, складка үзен кереп актарынып кара Анда әллә нинди китаплар аунап ята,—диде һәм. арт санын уйнатып, үзе үк склад ишеген ачты Кирәк китаплар табыла калса дип. ике капчык та сузды. Шатлыгыннан сулышы капкандай булды егетнен: алдында таудай өелеп сатудан төшерелгән татарча дәреслекләр, матур әдәбият китаплары ята иде. «Менә бит ничек эшләр, анда, мәктәптә, бер китапка тилмереп утыралар, ә монда бер өсм китап чүплеккә чыгарып ташларга чират көтеп ята». Казына торгач. Зиннур мәктәп бик мохтажланган. ин кирәкле дигән китапларны аерып алды Алары да ике капчыкка дынгычлап тутырырлык булды —Әллә эзләгәнеңне таптын инде?—дип каршы алды аны әлеге мимылдык абыстай, егетнен бәхет кошы тоткандай балкыган йөзенә карап, һәр китапнын бәясен исәпләп, алыш-бирешне төгәлләгәч —Ерак кайтасынмы сон, ат-фәләнен дә күренми7—дип кызыксынды — И, апа-жаным. бу китаплар өчен жир читенә барырга да риза, ничек булса да кайтып җитәрмен әле. Сарычәч, бөтен йөзе белән елмаеп, озатып калды Октябрь аеның соңгы көннәре иде Көмешлесу мәктәбенен яшь завучы авызлары бер-берсенә ныклап бәйләнгән капчыкларның берсен алдан, икенчесен арттан инбашына асып, тирләп-пешеп пристаньга килеп җиткәндә, хан заманыннан калган «Туринең» исемле кечкенә генә иске пароход арык карт сыер мөгрәгәндәй итеп бу сезонда сонгы тапкыр юлга чыгасын белдереп, хәбәр салды. Йөгерә-атлыИ манма суга төшсә дә. пароходка кереп утырганда Зиннурның күңеле шат иде Шулай булмый ни. китаплар да табыштырды, пароходка да өлгерде! Күк капусы ачылгандай тойды егет, ун-унбиш минутлап кына соңласа да. ярда басып калачак иде бит. Зиннур иртәгә укытучыларына яна китаплар таратып шатландырасын күз алдына китереп, елмаеп куйды Пароход «ух-ух» килеп көчәнеп кузгалып киткәндә, көн кичкә авышкан, кояш баерга тәртә буе гына калган иле Тимер ашыр бик гайрәтгәнеп пошкырып торды да. парларын чыгарып, тәгәрмәч калакларын шапылдатып, кузгалып китте Ләкин бик тиздән иске тагарактай сабырланып калды, ташбакадай акрын гына үрмәли башлады Палубадан суга карап уйга талган Зиннур тәненә жинелчә генә суык үтә башлаганын тойды, юка плашынын якасын күтәреп, җилгә аркасы белән басарга тырышты Елга агымына каршы акрын гына барган пароход Иртеш белән Тубыл суын бергә куша, болгата иде Галәмәт бу табигать сазчыклардан агып чыккангадыр Тубыл елгасы каргсусаргылг төстә, ә Иртеш суы исә зәнгәрсу-ак иде Ин гаҗәбе дә ШҮЛ- Сатыйхан авылы янында ук очрашкан елга сулары, араларын сызып куйгандай бер берсенә кушылмыйча агалар. Тубылны узганнан сон да йе байтак өиәләшеп-тарткалашып баралар Ахырда гына, тыңлаусыз бии агасы сүзенә баш ИГӘНДӘЙ. Тубыл да Иртешкә буйсынырга мәҗбүр була—су бер төстәге тоташ жәймәгә әверелә. 'Кәреш чөгә балыгы, стерлядь Пароход эчне пошырырлык дәрәҗәдә акрын кыймылдый иде, торанын кремле дә күздән югалырга өлгермәде, күзгә төртсәң күренмәслек карангы салкын төн башланды. Иртеш буендагы тал-тирәкләр, мәңге яшел эрбетләр, нарат-чыршылар караңгылык эченә кереп чумдылар. Прожектор тасмасы гына, юлчыларны тынычландырырга тырышкандай, бу карангылык базыннан чыгу юлын күрсәтә, тышкы дөнья белән тоташтыра иде. Кузгалып китү ыгы-зыгысыннан сон урнашкан тынычлык озакка сузылмады, пароход командасы урнашкан каютадан яшелле-күкле җыр тавышлары, кычкырып көлешкән, тагын әллә нинди авазлар чыга башлады. Пароход та исерек кеше кебек чалышаеп-кыйшаеп китә, алпан-тилпән килеп йөргән матрослар да палубага балласт өчен ком тутырып куелган мичкәләрне бер ягыннан икенче ягына тәгәрәткәндә абынып егылып төшәләр, әче итеп сүгенеп куялар. Төнге сәгать икеләрдә пароходның үз авылларын үтеп баруын шәйләп. Зиннур төшерүләрен үтенде. Исереп кызып алган рулевой үзен бик белдекле итеп тоя башлаган иде күрәсең: —Вакыты җиткәч, туктатырбыз, без беләбезме, синме?—дип кенә җибәрде. Бераздан, Зиннур исәпләвенчә авылны узып ике-өч чакрым киткәч, «Туринец» борынын сайга китереп терәде.—Давай, не задерживай!— дип кычкырды гөбедән чыккандай калын тавыш. Әлеге алпан-тилпән килеп йөргән ике матрос бозланып каткан трапны салдылар Бер тактадан гына торган бу трапка басарга да куркыныч иде. Капчыкларын төшерешергә ярдәм сораган Зиннур җавапка ихахайлап көлгәннәрен генә ишетте. Егетнең трапка басарга икеләнебрәк торганын күргән капитан да югарыдан торып кына акыллы кинәш бирүне кирәк дип тапты күрәсең, карлыккан тавыш белән. — Шүрләмә бер дә, тирән түгел, батмассың!—дип кычкырды. Крысов фамилияле кыска буйлы, төптән койгандай юантык гәүдәле бу кеше чыннан да әллә нинди бер ерткыч җанварга охшый иде. Бу минутта башына мондый урынсыз уй килүенә үзе үк сәерсенгән Зиннур акрын гына трапка басты. Аякларын тактадан аермаска тырышып, шуытып- шуытып кына атласа да, дулкын белән чайкалып торган басмада тигезлекне саклап кала алмады, ике-өч адым атлауга ук, шапылдап боздай салкын суга барып та төште. Йөрәге «жу» итеп китте егетнең. Бозлы суга төшсә дә. тәннәре чымырдап, аркасы тирләп чыккандай булды. Бәхетенә яр кырые чыннан да тирән түгел икән, су бил тиңентен генә булыр. Ул исенә килеп, ярга үрмәли башлаганда, пароходтагылар, ямьсез көлешеп, бераз карап тордылар да, прожекторны Иртешкә борып, китеп тә бардылар. Дөмкарангыда япа-ялгызы, өсте-башы манма су булган Зиннур көч-хәл белән ярга чыгып ауды. Прожектор яктысыннан сон күзләре тәмам сукырайгандай булды. Ул корт чаккандай сикереп торды да. капшанып китапларын эзли башлады. Ни гаҗәп: капчыклары ярдан ерак та түгел тәгәрәшеп ята һәм алар коп-коры иде. Китапларны саклау теләге шулкадәр зур булгангадыр, суга егылганда нишләгәнен үзе дә анламастан, капчыкларны ярга ыргытырга өлгергән икән бит яшь укытучы! Йөрәгенә җылы үткәндәй булды егетнең. Болай булгач, хәле үкенерлек үк түгел икән, танга кадәр ышыклану әмәлен тапса, тан аткач, авылга кайтып җитү- озак булмас... Якты уйлар аның йөген җиңеләйтте, җанын җылытты. Шул хәлдә атлаганда, текә ярга килеп бәрелеп, мангаен сыдыртты Ике капчыкны иңенә аскан көе. сыйпаланыпкапшанып бара торгач, өскә күтәрелергә җайлырак урын тапты. Ә өстә болан үтмәслек куе чытырманлык иде. Үзе буйлык үләннәрне аралап, шүрәле бармакларыдай ботаклардан капчыкларын көчкә ычкындырып бара торгач, такыр печәнлеккә килеп чыкты Бу кайсы төш: Кызылкашмы. Какмы? Ай ахырындагы болытлы төндә хәтта ачыграк урында да бернәрсә шәйләрлек түгел Бер-бер нәрсәгә атт^й 5эрелмәс ®*<ен. буш кулын алга сузып, аякларын шудырып кына атлый башлады. Озак та үтмәде, бәхете булып, печән кибәненә килеп төртелде. Капчыкларын иңеннән төшереп, печәнне йолкырга, аю өнедәй куыш ясарга кереште. Берәр кочак печән йолкынгач, кибән астына яшереп калдырган чиләк, кружкалар килеп чыкты «Кибән хужасынын әле җыелып бетмәгән чабынтысы бар икән».—дип уйлап алды Зиннур, маташа торгач, үзе сыярлык өн ясалды, капчыкларын өннен авызына ук тартып китерде, печәнгә чумып, күзләрен йомды. Аяк-кулы җылына төшкәч, изрәп йокыга талды. Азмы-күпме вакыт үткәндер. Зиннур бала елагандай тавышка уянып китте. Аяккулларын селкеткәләп. күзләрен көчкә ачып караганда, тан аткан иде инде. Йоклаган куышын каплап торган капчыклары өстеннән иртәнге кояш нурлары саркып кергәне сизелә. Оеп калган аякларын язырга тырышып, урыныннан кузгалса, тораташтай катып калды Ул йоклаган кибәннән биш-ун адым гына читтәрәк. муеннарын югарыга сузып, ике бүре улап утыра. Егетнен йөрәге дулап тибә башлады. «Инде нишләргә, бу явызлардан ничек котылырга'1»—дигән уй чигәсен кысты. Булдыра алган кадәр кыштырдамаска, бүреләрнен игътибарын үзенә тартмаска тырышып, акрын гына аякларын сузгаларга кереште. Печән астында яткан чиләк-кружкалар шаңгырдашып үзләрен сиздереп куйдылар. Бүреләр дә, як-якларына карангалап. улауларыннан туктадылар Утырып эш чыкмаячак, нәрсәдер эшләргә кирәк Капчык читен кыйшайтып. Зиннур үзе төн үткәргән урынның кайсы печәнлек булуын чамаларга тырышты. Әйе. ул ялгышмаган, Көмешлесу ике чакрымлап артта калган булырга тиеш. «Көне буе утырсаң да. сине моннан килеп эзләүче булмас, ә бүреләрнең китәргә исәбендә дә юк. Тәвәккәлләргә кирәк» Әбисенен мискәне буш чиләккә янчегәнче суккалап, ач бүреләрне качыруын исенә төшерде. Пинжәге астындагы ау пычагының кынында булуын тикшереп карады, сузылып аяк астындагы буш чиләкне һәм алюмин кружкаларны алды. Эченнән генә әнкәсе бала чакта ук өйрәткән догаларны укып, кружкаларны буш чиләккә китереп орды. Колакларны тондырып чиркәү чаңы кебек тавыш яңгырады Тынлыкны ярып үткән бу тавышка ерткычлар сискәнеп куйды, бер-ике адым артка чигенде. Бүреләрнен чигенүе ана көч өстәгәндәй булды, ул тагын да ярсыбрак суга башлады, кыюланып, алга таба ике-өч адым ясады Моны көтмәгән ерткычлар читкә тайпылдылар һәм чытырманлыкка кереп яшеренделәр Тавышка иртә таңнан балык тотарга төшеп килүче авылдашлары килеп чыкты Зиннурның буыннары йомшарып төште, тирән сулап, капчыклары янына килеп чүкте. Яна гына күзен ачкандай, тирә-ягына карады егет Иртеш өстеннән томан күтәрелә, саргая башлаган үләннәрдә салкын чык җемелди: табигать уянып килә иде. Ул өйгә кайтып кергәндә, әнкәсе тимер мичне ягып, иртәнге ашны әзерли, күмер самавыры инде күңелле генә гөрләп утыра иде Әнисе, тан белән кайтып кергән улының лычма су булган киемнәрен күреп ни дип тә әйтергә белмәде, сораулы күз карашын улына төбәде Шуны гына көткәндәй, капчык авызлары чишелеп китеп, китаплар шапылдап идәнгә сибелделәр —Шөкер, чыланмаганнар икән —Суга төшкән тавыкка охшап калгансың бит. нәрсәң чыланмаган? Суга баттыңмы әллә, балакаем'’ Ни булды сиңа’ —Мина бернәрсә дә булмас, әнкәй, әнә китаплар коры калган' Улынын бу сүзләреннән бернәрсә анламаса да. Ниязбикә карчык тиз апада коры-җылы киемнәр китереп бирде —Ярый, калганын соңыннан аңлатырсың, суык үткәргәнче киен тизрәк.—дип.' улын олы якка озатты Мал туар яныннан әткәсе дә керде Чәй эчәргә утыргач Зиннур каотлапны хафага салмаслык итеп кенә булган хәлләрне сөйләп бирде Әнкәсенең җылынып мунча кереп чыгарга үгетләвенә карамастан. з. .к у • м • китапларын күгәреп, мәктәп ягына юл алды. Тизрәк барып, укытучыларны сөендерәсе килде. Чынлап та куанычның чиге булмады, әйтерсең лә завуч мәктәпкә энжежәүһәрләр алып кайткан! Күтәренке күңел белән дәресләр башланды, Зиннур да башы-аягы белән эшкә чумды. Көн кичкә таба авышканда гына, әнкәсе яккан мунча исенә төшеп, ашыга-ашыга кайтырга чыкты. Мәктәп тормышы көндәлек мәшәкатьләр белән үтә торды. Балаларның укуга омтылыш-теләкләре күп вакытта укытучының үзеннән дә тора бит Институтта фотога төшерү эшенә өйрәнүе дә ярап куйды, әнә бит югары сыйныф укучыларының бөтенесе диярлек фототүгәрәккә йөри башлады. Баштарак оялып кына килгән кызлар да тиз арада эшкә өйрәнеп киттеләр. Укучылар төшергән фотолар стена газеталарында, төрле стендларда урын алды. Үз фәне белән укучыларның да кызыксына баруын тою Зиннурга чиксез горурлык та китерде. Шулай жан атып эшләп йөргәндә аны. һич уйламаганда, райисполкомга чакыртып алдылар. Сәбәбен белмәсә дә, артык пошаманга төшмәде Зиннур, куркырлык сәбәбе юк ич. Китәргә җыенганда Нуриянең аны аулак урында көтеп торып әйткән сүзләре генә сагаерга мәжбүр итте. —Хәйрүш: «Мин аны төрмәдә черетәм», дип мактана икән, авылга «колхозный печәнен урлады» дигән хәбәр тараткан. Зинһар, саграк булыгыз. Бригадир Хәйрүшнен ни өчен аларга каныгуын икесе дә аңлыйлар, шуна күрә эчтән тындылар. Сугышып йөреп берни булдыра алмаган Кәрбек икенче юл белән алардан үч алырга уйлаган, ахрысы. Дөрес сүз—таш яра, диләр, бу юлы да берни булдыра алмас Хәйрүш. Райисполкомда да анын ялганнарына ышанып утырмаслар. Нурия Зиннурны чын мәгънәсендә ут йотып озатып калды. ... Тубылда эш чынлап та зурга китте РИК рәисе кабинетына барлык исполком әгъзалары җыйналган иде. Түрәләрнең кәттәләре барысы да монда, түрдән райисполком рәисе Бальчук үзе урын алган, аннан түбәнрәк райком вәкиле Кызылбаев, икенче ягында корсагы кара кителен төртеп чыккан прокурор Медведев мышнап утыра. Болардан тыш бүлек мөдирләре, тагын әллә кемнәр бар. Сәркәтип кыз Зиннур Абдуллиннын чакырылуын хәбәр иткәч, ул кабинетка атлады. Зур бүлмәдә бик әһәмиятле мәсьәләне хәл итәргә җыенгандай, җитди йөз белән утырган бу агайларның барысын бергә күрүдән Зиннур бермәлгә югалып калгандай булды, күзләре белән үзенә терәк булырлык ышанычлы кешене эзләде. РайОНО мөдире Гостеванын да монда утыруы аны тынычланырга, үз-үзен кулга алырга ярдәм итте Икенче мизгелдә үк ул Кәрбек Хәйрүш белән күзгә-күз очрашты. Үзенен өстенлеген тоеп, мыскыллы елмаеп утырган авылдашын күрү белән, аның йөрәге кысылып куйгандай булды. «Нуриянең сүзләре дөрес булган, ахры,—дип уйлап алды ул.—Шулкадәр дә түбән җанлы, пычрак бәндә булыр икән!» Җитәкчеләр эшне озакка сузып маташмаска булдылар ахры, сорауны кабыргасы белән куйдылар. —Абдуллин, сине дәүләтебез социализм төзүче намуслы балаларны тәрбияләргә дип укытып чыгарды,—дип башлады сүзен рәис, урыныннан кымшанмыйча да.—Дүрт ел буе халык җилкәсен кимереп, стипендия алып яттын Инде кеше булып кайткач, пычрак эшкә тотындыңмы? Син «Урак-чүкеч» колхозының печәнен урлауда гаепләнәсең!» Зур дәрәҗәле кеше авызыннан мондый гаепләү сүзе ишетү Зиннурга коточкыч бер хәбәр кебек тәэсир итте. Бу сүзләр сорау булудан бигрәк кире какмаслык дәлил булып яңгырадылар. —Телеңне йоттыңмы әллә, әйт, социалистик милеккә кул сузунын ин зур җинаять икәнен ВУЗда өйрәтмәделәрмени? Зиннурны ин ачындырганы исполком рәисенең аны тыңлауны кирәккә дә санамыйча, алдан ук эшнен нәтиҗәсе ни белән төгәлләнәсенә ышанып сөйләве булды. Ул күкрәк киереп, бу юлы инде үзенен җинәсенә нык ышанган кешедәй кәперәеп утырган Кәрбеккә күз ташлап алды һәм ачуыннан, бу хәлдән чыгар юлны тапмау гарьлегеннән буылып китте. Үзенен гаепле түгеллегенә нык ышанса да. сүзне нидән башларга белмәде: нәрсә әйтсә дә. барыбер ана ышанмаслар кебек иде РайОНО медиренен сораулы күз карашы ана фикерләрен җыярга булышты: — Эшне тикшерми торып кешегә гаеп тагу кирәкмәс иде,—дип башлады ул сүзен кызып китмәскә, күңелендә дулаган ачуны басарга тырышып,—минем бер чеметем дә колхоз печәнен алганым юк. Сез әнә теге эче кара бәндәнен -кырын җырлыйсыз булыр, чеп-чи ялган бит бу!—Зиннур үтерердәй булып Хәйрүш ягына күз ташлады —Син, манка малай, авызыңнан нинди сүз чыкканын уйлап сөйлә — Рәис ап-ак кулъяулыгы белән мангай тирен сөртеп алды —Хәйбуллов иптәш, сез шулай юкны язып безнен башны катырып йөрисезме9 Бар да борылып бригадирга карады Мондый борылышны көтмәгән күрәсен. Хәйрүш бермәлгә чүгеп куйды, бик житди булырга тырышып, як-ягына карап алды Ул бүген кунакка баргандай чиста-пөхтә киенгән, муенына чуар галстук тагып җибәргән. Болай киенеп күнекмәгәнлектән булыр, анын кыяфәте әллә ничек сәеррәк иде Торып баскач та. ул кулы белән пинжәген сыйпаштырып, галстугын төзәтеп алды Ялтыратып артка таба тарап куйган чәчләре астыннан, тырпайган зур колаклары гадәттәгедән дә җәенкерәк булып күренде Бик зур нотык сөйләргә җыенгандай, тирән сулыш алып, сүзен башлады: —Иптәшләр,—тавышы бик сыек чыккач. Хәйрүш тамак кырып алды,—кхымкхым, иптәшләр. Тикшергәч, безнен Уба астында бер кибән колхоз печәне тулмады. Мин азык әзерләүгә җавап бирүче фуражир Сәбәркәне йорт саен кереп, кем печән кайтарганын тикшерергә чыгардым Ул печәнне Зиннур Абдуллиннын сарай түбәсендә тапкан Шул югалган кибәннен биркәсен ул мина китереп тапшырды Мин Абдуллиннан печәнне колхоз фермасына төяп китерүен үтендем, ул мина кукиш күрсәтте —Менә сина укытучы1—дип куйды кызылбаев Хәйрүш өстәл арты ндагыларга печән биркәсен китереп бирде Таякка кадаклаган такта кисәгенә «17 номерлы кибән. 12 центнер. I сорт» дип язылган иде. Биркәне кулдан-кулга йөртеп карап чыктылар Бирелгән сорауларга Зиннурнын җавабы бер булды — Печәнне атам белән казна җирендә эшләдек, лесхознын рөхсәт кәгазе бар —Кайда, күрсәт булса? —Мин монда нинди сорау буенча килгәнемне дә белмәдем, үзе бик әзерләнгән булса да. Кәрбек колак мине кисәтеп куймады шул. —Син әле карак кына түгел, ялганларга, кеше кимсетергә дә бик оста икәнсен. Шулчак прокурор авыр гәүдәсен хәрәкәтләндереп куйды — Мин исполкомны ярты сәгатькә өзеп торырга тәкъдим итәм. Абдуллин чыгып ишек төбендә көтеп торсын —диде ул мышнап Эшнен болай озакка китүенә кәефе кырынуы анын йөзенә үк чыккан иде Зиннур чыккач, прокурор сүзен дәвам иттерде —Районда колхоз милкен урлау күбәеп китте Монда Абдуллиннын печәнне урлавы көн кебек ачык Башкаларга сабак булсын өчен, аны каты җәзага тартырга тәкъдим итәм Хәзер үк телефон аша милиция начальнигын һәм бер милиционерны чакыртып. Абдуллинны кулга алырга кирәк, арестка ордерны хәзер үк үзем бирәм Прокурорның сүзен Бальчук белән Кызылбаев та хупладылар, бүлек мөдирләре сүзгә кушылмыйча гына кул күтәрделәр Марфа Ивановна гына мәктәпләрдә югары белемле кадрлар җитмәвен. Абдуллиннын әле яшь белгеч булуын, вы говор-мазар гына бирергә кирәктер бәлки, дип әйтеп карады Ләкин аны тынлап торучы да булмады, киресенчә, кызып китеп, каракларны яклауда РайОНО мөдиренең үзен үк гаепли башладылар '—Каракка киләчәк буын социализм төзүчеләребезне тоттырганчы андый специалистларның булмавы хәерле,—дип сүзне төгәлләделәр Яшь укытучы Зиннур Абдуллиннын эше шулай хәл ителде Шул з* арада милиция начальнигы да килеп җитте. тиз генә исполкомнын карарын ана да аңлаттылар. Ул да. мәсьәләгә төшенүен белдереп, баш какты Сөйләшү, кинәш итешүне беткәнгә санап, яңадан Зиннурны чакырдылар Шушы биш-ун минут эчендә Зиннурның башыннан әллә нинди уйлар үтеп өлгерде. Әгәр аны чыннан да гаепле дип тапсалар? Юк. болай гына хәл итмәсләр, авылларына барырлар, ышанычлырак кешеләрдән сорарлар. Зиннурның намуслы кеше, тырыш укытучы икәнен авылдашлары, укытучылар әйтми калмас. Бер Кәрбек Хәйрүш сүзенә карап кына кешегә шундый яла якмаслар... —Зиннур Абдуллин,—диде Бальчук, ана бик үк туры карамаска тырышып,— исполком жыелышы сине «Урак-чүкеч» колхозының 12 центнер печәнен урлаган өчен шушы минуттан башлап кулга алырга һәм төрмәгә озатырга дигән карар чыгарды. Иптәш милиционер, арестованныйны хәзер үк алып китегез, менә прокурорның ордеры. Теләсә нинди шелтә сүзе ишетергә дә әзер булып, мондый карар чыгарырлар, дип башына да китермәгән иде Зиннур һич көтмәгәндә тукмак белән тондыргандай хис итте ул үзен. —Туктагыз әле, ничек кулга алырга, ни өчен? Ичмаса атам-анам белән саубуллашырга, эшне аңлатырга рөхсәт итегез. Ул арада милиционер аның янына ук килеп баскан, кулын артка куеп чыгуын көтә иде. —Алайса мина эшнең асылын аңлатырга рөхсәт бирегез, бу барысы да бригадир ялганнары... Анын сүзен рәиснен кискен тавышы бүлдерде: —Без болай да син каракка бер сәгать тә биш минут вакытыбызны әрәм иттек. Сәгатьләр буенча синен белән гәп сатарга безне кем дип беләсен? Эш кешеләре без. Әле исполкомнын көн тәртибендә тикшерәсе мөһимрәк мәсьәләләребез эт юасы. Сүз бетте, марш моннан! Милиционер Зиннурны әткәләп-төрткәләп алып чыгып китте, бригадир Кәрбек бер башка үсеп, җинүче кыяфәте белән ишеккә юнәлде. 8 Jy' олхоз печәнен урлаганы өчен Зиннур Абдуллинны төрмәгә яптылар» дигән хәбәрне авылга Хәйрүш үзе алып кайтты. ' -1- Анын уенча, Нурия хәзер карак укытучының исемен дә ишетергә теләмәс, мәктәпкә дә йөрмәс, тиз арада Хәйрүш корган тозакка да килеп кабар. Көзге ямьсез көн, берөзлексез яуган янгырдан юллар боламыкка әйләнеп калган. Хәйләсенең барып чыгуыннан үзе үк ләззәтләнеп, рәхәт уйга-хыялга талып барган Кәрбек арбасы авып китеп, тәгәрәп төшүен сизми дә калды. Пычрак, сикәлтә юлдан бара-бара арбасының тәгәрмәче төшеп киткән икән. Битебашы кубакка1 буялып, озак маташа торгач, тәгәрмәчне авылга кадәр кайтып җитәрлек итеп кенә әмәлләп куйды. Эченнән ачуына буылып, сүгенеп кайтса да, жинү тантанасы барыбер үзенекен итте. Тизрәк авылга кайтып, эчен тырнап торган хәбәрне башкаларга да җиткерергә ашкынды. Усал хәбәр йөгерек була. Зиннурның таш капчыкка ябылуы башта мәктәпне урап чыкты, аннан бик күпләрне гаҗәпләндереп бөтен авылга, әти-әнисенә дә ишетелде. Алар, ни уйларга да белмичә, аһ-ваһ килделәр. Зиннур абыйсы урынына мондый усал хәбәрнен кайтуын көтмәгән Нурия утка төшкәндәй булды, сүзләрен бүлешер, эч серләрен чишәрдәй кеше тапмыйча изаланды. «Ничек булды сон әле бу?—дип өзгәләнде кыз.— Шул Кәрбекнен сүзенә ышанып кына эш йөрткәч, кемнәр утыра сон анда җитәкче булып? Фәтхулла бабайлар ни эшли икән?» Эссе көндә ярга ташланган балыктай бәргәләнде кыз бала. Туктабикә, Камиләләр белән очрашкач кына, бераз тынычлангандай булды «Эшне болай калдырмаслар әле, берәр юлын табарлар»,—дип юатты аны дуслары. 'Ку бак—пычрак. Берәү дә чакырмастан, укытучылар дәресләрдән сон директор кабинетына җыелдылар. Даут абый юаш. гадел кеше —Ул бит печәнне үзе чапты. Әйе. казна жиреннән. Нишләп урласын ди! Бер-бер аңлашылмаучылык чыккандыр, барып бригадир белән аңлашу кирәк, кул кушырып утырып булмас,—дип. чыгып китте. Укытучылар, ни уйларга да белмичә, аны көтеп калдылар. Үз хәбәренә үзе шатланып күкрәк киереп йөргән бригадирны табуы читен булмаган, күрәсең директор тиз арада әйләнеп тә кайтты Аны укытучылар, югары сыйныф укучылары уратып алды. — Иә, нәрсә булган, нинди сүз ул?—дип каршылады аны дистәләгән пар күз. —Ул печәнне казна җиренә чиктәш колхоз жиреннән чапкан, диде Хәйрүш иптәш. Алар кибәнне биркәләп тә куйган булганнар Фәтхулла әкә «Печән эчендә бу нинди язулы таяк?» дип фуражир Сәбәркәгә биргән, анысы язуны Хәйрүшкә тоттырган. Әнә шул биркәне прокурор да күргән. Нәтиҗәсен үзегез дә беләсез,—дип төгәлләде сүзен директор —Дөм ялган сүз бит бу,—дип. як-ягына карады Нурия — Печәнне Зиннур абый әтисе белән казна җиреннән чапты. Мин Камилә белән бергә аларга кибән башы очларга, чүмәлә төбен тырнарга да булыштым Моны Мифтах абый да. көтүче Чамакә әкә дә белә. Аңлашылмаган законсызлык бу—Нурия үзен якларга кеше эзләп, укытучы абый- апаларына. дусларына күз йөртеп чыкты. Барысынын да башы каткан, барысының да күз карашлары сораулы иде. —Эш тә шунда шул: барысы да законлы эшләнгән. Район советының карары прокурорның ризалыгы белән чыккан, кулга алуга рөхсәт кәгазе дә язылган. —Даут абый, судка язу кирәк, эшне аңлатырбыз, әнә шаһитлар да бар икән,— диде өлкән яшьтәге укытучыларның берсе Бу сүзләр Нурияне дә канатландырып җибәрде Олылар Хәйрүшнен ни сәбәпле Зиннур абыйсына каныгуын белеп бетермиләр, бу эшне чыннан да берәр аңлашылмаучылык кына дип кабул итәләр. шулай да аларнын үз мәктәпләренә җаңлылык кертеп җибәргән яшь коллегаларын яклаулары көн кебек ачык иде Явыз Кәрбекнен кубызына биеп, дәшмичә калсалар, ул тагын да азына төшәр Кайберәүләр эшнен уңышлы чыгуына ышанмауларын белдереп, икеләнүле тавыш белән —Нәрсә генә кыла алырбыз икән соң без. әнә утыз сигезенче елда да бер гөнаһсызга биш кешене юк иттеләр ич. нишли алдык сон ул чакта?—дип бер-берләренә карандылар. Шулчак мәктәпкә, чарасызлыктан интегеп. Фәтхулла әкә килеп керде, сүлпән генә сәлам бирде. —Бөтен өметем сездә генә, балакайлар. Югыйсә, Зиннурымның башын төрмәдә черетерләр «Дөреслек таш яра» дигән картлар, бәлки берәр чарасы бардыр9 Тугры-дөрес кешеләр кырылып бетмәгәндер бит әле җир йөзендә? Газиз баламның башын әрәм итмик, оланнар,—диде, укытучыларның әле берсенә, әле икенчесенә өмет белән карап алды Иртәгесен Даут абыйлары РайОНОга. райисполкомга барып карамакчы булды, аны дүрт күз белән көтеп калдылар Мәктәп директоры алып кайткан хәбәрләр дә тынычландырырлык, өмет өстәрлек булмады — Прокурорга язып карарга киңәш бирделәр Лесхознын печән чабарга рөхсәт биргән кәгазен алып килергә дигәннәр иде. аны белешергә дип кайтыр юлда Фәтхулла абзый йортына сугылдым Хәерчегә җил каршы дигәндәй, ул каһәр төшкән кәгазь Зиннурның чалбар кесәсендә булган икән Улым кайтуга дип. Ниязбикә апа ул чалбарны юып куйган Кесәдәге кәгазь теткәләнеп беткән, укырлык, берәр нәрсә аңтарлык түгел Тагын шул: Зиннурның кибәне колхоз җирендә булуын кибәнне биркәләүче Сәбәркә белән Локманнар язма рәвештә раслаганнар —Ул кибән аяклымы әллә* Без бит аны узебез казна җирендәге кушкаен янына утырттык лабаса. Кәрбек. мәлгунь, монда да бер явызлык эшләгәндер, мөгаен. Үзенен жинәсенә ышанмаса, райисполкомга кадәр барып йөрмәс иде ул куркак жан.— Даут абыйларын ут йотып көтеп алган кыхтар ни уйларга да белмәде. Бу көннәрдә авыл өстендә бер генә хәбәр йөрде Күпләр Зиннурның хаксызга рәнҗетелүен анлап. аны якладылар. Хатын-кызлар Фәтхулла карт белән Ниязбикә корткаякны тынычландырырга тырышты: «Ходай насыйп итсә, аңлашылмаучылык бетәр, балагыз исән-имин котылып кайтыр»,—дип юаттылар. Мәктәп директоры, авыл советы рәисе Зиннәт абыйлары кызлардан Зиннурлар печән чапкан урынны күрсәтүләрен сорадылар Кызлар исә ышанычлырак булсын өчен Мифтах абыйларын да алып барырга булдылар. Суыклар төшеп, җирләр туңган булса да. болар бәхетенә, әле кар яумаган, печәнлектә бөтен эзләр аермачык күренеп тора иде. Менә алар утырып ял иткән пар каен, бераз гына читгәрәк атар куйган кибән урыны Ләкин бу ни хәл сон? Трактор белән печәнне тартып кайткан эзләр авыл ягына түгел, ә юлнын икенче ягына—колхоз жиренә таба бара. Бу эзләр жир туңганчыга кадәр салынган булган күрәсең, куәтле ЧТЗ тракторының эзләре бик тирән баткан. Печәнне авылга суыклар төшеп, жир туңгач кына атлар белән сөйрәтеп кайтканнар: ат эзләре күренми диярлек, кибән эзе дә, кырпак кына кар яуса да, күмелеп калачак. Бу хәл чын табышмак булды. Бу башваткыч йомгакның жеп очын табарга әлеге дә баягы көтүче Чамакә ярдәмгә килде. Ул килеп, әлегә кадәр үзе игътибар да бирмәгән бер вакыйганы сөйләп бирде. Сентябрь урталарындагы көзге вак яңгырлар тукталып, әбиләр чуагы башланган чак була бу. Көтү йөртүләрнең соңгы атналары. Төшлеккә хайваннарны Сөенчәл чишмәсе янына туплый көтүче. Ерак та түгел МТСтан килгән ЧТЗ тракторлары дистә еллык карт каеннарны төпләп йөри. «Председатель чәчүлек җирләрен кинәйтә икән,—дип уйлый Чамакә —Киләсе язга көтүне икенче жирдәрәк йөртү мәслихәт булыр», ди. Озак та үтми, трактор тавышлары ул ял итәргә утырган якка якынлаша. Менә трактор үзе дә агач араларыннан килеп чыгып, жәй көнне улы белән Фәтхулла карт җыйган кибән төбенә килеп туктый. Килә-килешкә Локман белән бригадир Хәйрүш сикереп төшә. Тиз арада кибәнне тимер трос белән уратып алып, юлның икенче ягына сөйрәтеп тә куялар. Эш шуның белән төгәлләнә. —Мин ул чакта, Зиннурның кибәне агачларны төпләргә комачаулый торгандыр, дип кенә уйлаган идем, чынында исә кешенең башын катыр җибәрергә теләгән икән ул эт жан,—дип төгәлләде сүзен көтүче. Инде жепнен очы күренә башлагач, тракторчыны һәм Зиннур соравы буенча печәнне өйгә сөйрәтеп кайткан егетләрне табып сөйләшергә булдылар. Үзен бер төркем авылдашлары урап, сорау ала башлагач, тракторчы Мәтвәй чыннан да, бригадир кушуы буенча, кибәнне икенче урынга тартып утыртуын әйтте. Монын өчен Хәйрүш аңа ярты да алып килгән, аны шунда ук эчеп тә куйганнар икән «Миңа нәрсә, мин гаепсез, мин бригадир кушканны гына эшләдем,—дип аклана башлады ул, эшнең кай якка таба барганын анлап алгач —Зиннур абыйга зыян китерәсен белсәмме, гомеремдә моны эшләмәс идем! Яртысы-фәләне дә кирәк түгел иде, мин бит белмәдем, мин Кәрбек сүзен генә тынладым Мин бригадир сүзен тыңларга тиеш бит — дип кабатлады ул берөзлексез, үзен әйләндереп алучыларның әле берсенә, әле икенчесенә мөрәжәгать итеп Кулларын бутап, яргаланган иреннәрен ялап, чуалган чәчле башын селеккәләп, үзенен гаепсезлеген расларга тырышкан бу бәндәнен ярты литр аракыга жир читенә барырга риза булуы тыңлаучыларның һәрберсенә дә мәгълүм иде. Шулай итеп, печәннең ничек биркәләнүе, колхоз печәне исемлегенә ни рәвешле кертелүе тәмам аңлашылды Боларнын барысы да ачыклангач, авыл советы рәисе үзе акт язып, кирәк кешеләрдән кул куйдырып, торага юл алды. Бер айдан сон Тубылда булачак судка бу эшкә бәйләнеше булган авылдашларының барысы да чакырылды. Авыл советы рәисен, мәктәп директорын. Чамакә әкәне. Нурия. Камилә белән Туктабикәләрне, дусты Мифтахны күргәч, Зиннурнын күзләре дымланды Бу бер ай аны нык үзгәрткән, ул суырылып калгандай күренә. Сакал-мыек баскан йөзе егетне олыгайтып җибәргән иде. Эшнен ничек булуын аңламаудан, язмышы кай якка хәл ителәсен күз алдына да китерә алмаган укытучыны билгесезлек нык изгән күрәсен. суд залына керә-керешкә. сорау тулы күзләрен дусларына төбәде. Бәхетенә, эш анын файдасына хәл ителде. Судка килүчеләр бар да үз чиратларында белгәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп, анлатып бирделәр, Зиннур исә күзләрен зур итеп ачып, үз колакларына үзе ышанмыйча, аларны тынлап утырды Булса да булыр икән кешедә явызлык! Хәйрүшнен канатлары сынган, башын аска иеп утырган. Ләкин анын хакында эшләгәннәренә үкенәдер дип уйлап ялгышырга кирәкмәстер, күзләре бездәй кадала егетнен. бусыннан котылса, моннан да яманрак эшләр планлаштыра булыр әле хәерсез бәндә. Зиннурны суд залыннан ук азат иттеләр Сонгы сүз итеп судья яла якканы өчен гариза язып. Хәйрүш Хәйбулловны җавапка тарттырырга хакы булуын әйтте Авылдашлары Зиннурны уратып алганнар, барысы да шат. бәхетле иделәр. Ул аларнын һәрберсенә рәхмәтләр әйтеп, кулларын кысты. Даут абыйсы белән Зиннәт әкәләре аны кочып, аркасыннан кагып куйдылар Кызларнын күзләрендә куаныч яшьләре иде Берсен-берсе бүлә-бүлә. алар ничек итеп эшнен очына чыгуларын сөйлиләр, дөресрәге Камилә белән Туктабикә сөйли. Ә Нурия күзләрен тутырып Зиннур абыйсына карап тора иде. Бер ай кешелек дөньясы өчен озак вакыт түгел, тик менә Зиннур өчен анын һәр көне генә түгел, һәр сәгате ел исәбендә булды Нәрсәләр генә уйлап бетермәде егет шул вакыт эчендә' Әти-әнисе ни эшли. укытучылар, укучылары, авыл халкы ни уйлый? Ниһаять. Нурия ни эшләп йөри, аны уйлыймы9 Анын гаепсез түгеллеген. Хәйрүш белән анын арасындагы каршылыкларның сәбәбен тулысы белән Нурия генә белә бит Ләкин ул унсигез яше дә тулмаган кыз бала гына бит. ачыктан-ачык аны якларга, кеше сүзенә керүдән курыкмыйча судка килергә көче җитәрме анын? Суд булып та. котыла алмаса Уйлары бу якка борылса, чәчләре үрә тора егетнен. Моннан чыгасына ышанычы какшаган вакытлары күбәйде Зиннурнын: бер гаеп сезгә китереп тыктылар бит әле менә, ана ышанмадылар. аны тыңлыйсылары да килмәде хәтта Шулай булгач, суд була калса да, авылдашларына ышанырлар дип кем өметләнә ала? Суд беткәнче шул уйлар мен төрле кыяфәткә кереп, укытучының фикерен чуалттылар. Хәзер дә әле менә Зиннур үзенен иректә булуына, яңадан пычрак, суык камерага кайтырга кирәк булмавына ышана алмагандай, үзен уратып алган кызларны тыңлый. әле берсенә, әле икенчесенә елмая иде Әзрәк тынычлангач, урамга, саф һавага чыктылар Җәяүләп үзләре торага килгәндә атларны ял итәргә калдырган йортка таба атладылар. Нуриянең бәхетле йөзенә карап елмаеп, кызлар Даут абыйларын куып җитәргә дип адымнарын кызулаттылар Эшнен нәтиҗәсенә ин нык куанган кеше Нурия булгандыр, мөгаен Судта авылдашларының барысына берьюлы рәхмәтле булган Зиннур, хәзер генә ана аерым игътибар итә алды —Бик зур рәхмәт сина. Нурия, бөтен ышанычым синдә иде. мәнге онытмам мина эшләгән изгелегеңне.—диде ул, кызны күкрәгенә кысып. Әле кибеп тә бетмәгән күз яшьләре янадан Нуриянсн керфекләренә эленделәр Дерелдәп торган тамчыларны Зиннур кулы белән сөртеп, дымлы бармакларын иреннәренә тидерде, аннан күпереп торган чәчләреннән Йомшак кына сыйпап, кызны тынычландырырга тырышты Бу минутларда алар икесе дә чын чынлап бәхетле мизгелләрне кичерә иделәр Бу вакыйга Зиннурны олыгайтып. Нурия белән араларын тагын да якынайтып җибәрде, аларнын саф дуслыклары олы мәхәббәткә әверелә баруын икесе дә анлый. тоя иделәр. Әмма бу хисләрне ачарга, тышка чыгарырга иртәрәк иде: Зиннур—укытучы. Нурия—анын укучысы бит әле. Илдә ала да бар. кола да бар. исемен гайбәтчеләр теленә эләксә, кызнын яман атын чыгарырга да күп сорамаслар. Хисләрен эчтәрәк саклаулары хәерлерәк. Зиннур яңадан мәктәп эшенә кайтты. Әмма шактый вакыт элеккегечә онытылып эшкә чума алмады. Ниндидер нәрсә күңеленә һаман тынгы бирмәде. Көзге болытлардай карангы уйлар бер-бер артлы өстенә ябырылды. Гүя анын язмышында кискен үзгәреш булып алды. Нәрсәдер гүя шартлап өзелде. Моңарчы ул гамьсез генә яшәгән имин һәм тыныч тормыш инде кире кайтмаячак иде. Хәвефтән, бәла-казадан ул бервакытта да ансат кына котылмаячак иде. Гомумән алганда, гомер буена да арына алмаячак иде... Ниязбикә карчык белән Фәтхулла карт та улларындагы бу үзгәрешне сизми калмадылар, ләкин сораулары белән аны бимазаламаска, бу хәлне кабат-кабат яңартмаска тырыштылар Зиннур өчен иң газаплысы— җитәкчеләрнең аңа ышанмаулары булды. «Югары белемле укытучы, җанын балаларга ярып бирердәй эшләп йөргән кешегә ышанмадылар бит, ә менә ялганчы, башы аракыдан чыкмаган, инде әлләничә кызны кан елатырга өлгергән адәм актыгына ышандылар. Болай булгач, теләсә кем синен өстеңнән кәгазь язып, намусыңны таптый, чиста исемеңне пычрата ала дигән сүз бит бу. Әгәр дуслары, укытучылар артыннан йөрмәсә, берәү дә эшнең чыны ничек булуы белән кызыксынмаячак, авылга килеп, тикшерү үткәрмәячәк иде бит. Ышанычсыз ничек яшәргә сон?» Яшь укытучыны уйланырга этәргән төп сәбәп тә менә шул булды. Авыр минутларда сынала дуслык: дуслары чын дуслар икән—шуны да белде Зиннур. Хәйрүш бу юлы җинелчә шелтәләү белән калды. Хакы булса да Зиннур гариза язып, аның белән судлашып йөрмәде, бу да аның файдасына гына булды. Судтан исән-имин котылды ул, ә Нурия белән Зиннур арасын бозарга дигән уйларыннан котыла алмады. Әнә бит, Хәйрүшне котырткандай, судта да күзләрен күздән ала алмый утырдылар. «Шул укытучы кисәге комачауламаса, кыз әллә кайчан минеке буласы иде ләбаса. Таңсылуы да әнә, ул укырга китеп ике-өч атна үтмәгәндер, куеныма үзе килеп керде. Бусы да тыпырчыныр-тыпырчыныр иде дә, барыбер килми калмас иде. Нуриясен дә әйтер идем инде! Кайта- кайтышына ук сагыз булып ябышты укытучыфотографка, нәрсәсен тапкандыр шунын. Хатын-кызларнын күңелен күрә беләмени ул молокосос?!» Янгын вакытында яман сүзләр таратырга тырышып карады— ышанмадылар, аю сөйрәтеп кайтып, колхоз атын яндырып үтерде, шунда да яклап калдылар. Йолкыш көтүче димә син аны, ул үлгән ат өчен икеләтә хакын түләтергә дип торганда, әтрәк-әләм Чамакә сикереп торып: «Ул аюны атмаса, көтүдән колак кага идек»,—дип әйтмәсенме. Шыр Шәкүре дә бит, күкрәген кагып: «Колхозга әле мин хужа, Зиннурны бүләкләргә боерам!»—дип аңа каршы төште. Колхоз председателе шундый булырга тиешмени? Килер бер көн, Кәрбек Хәйрүш баш булыр колхозга, ана баш иясе көннәрегез алда әле. Хәйрүш диләр аны!.. Зиннур укырга китеп. Таңсылу кибетче булып эшли башлаган заман. Гадәтенчә, шешә алырга дип кенә кергән иде кибеткә Хәйрүш. Таңсылу чыннан да сылу иде шул. кызнын кылларын тартып карарга булды. Әлегә кадәр үзеннән олырак егетләрдән игътибар күрмәгән кызга анын сүзләре серле дә. дулкынландыргыч та булып тоелды. Кичке уеннарда янында бөтерелде егет, җаен туры китереп кенә биленнән алгалады, күкрәгенә үрелде. Үзенә булган мондый игътибардан кызнын башы әйләнде, үзен күкнең әллә ничәнче катында итеп сизде. Саубуллашканда Зиннурның бит очыннан гына үбүе сабыйлык булып кына калды. Әнә бит Хәйрүш ничек итеп үбә аны, аяк астында җирләр убылгандай була. Егетнен оятсыз күзләрен, көннән-көн тартынусызрак үрмәләгән кулларын якын күрде, үз итте кыз. Таңсылу шашкан хисләрдән, егет белән якын булудан исерде «Үтә кызыл—тиз у на», Хәйрүшнен дә кыздан күнеле бик тиз кайтты Егетнен авызын.i карап, нәрсә әйтсә дә үтәргә торган кыз кирәкми иде инде ана хәзер Әнә бит аннан сылурак кызлар үсеп килә. Таңсылу гына төннәр буе өзгәләнде, мендәр читләрен тешләп, күз яшьләрен түкте Ләкин буласы эш булган, ә егетнен ана өйләнергә исәбендә дә юк икән Ялгышты Таңсылу, ә бит Зиннурны көтеп торса, хәзер тынычлап йоклар, дуслары белән күнел ачар иде. Тамак төбенә утырган төерне аракы белән юып төшерергә тырышты кыз. Чыннан да. күңелгә җиңелрәк була, хәсрәтләр онытылып тора кебек иде. Каникулларга кайткан горур егет анын белән исәнләшмәде дә.. 9 әнәйчек1 Өннәш Даутын хатын-кызнын күләгәсеннән дә көнли иде Зиннурнын котылып кайткан көннәрендә анын телендә бер генә исем булды: — Карт көнендә инде яшь кызларга майландыра башладынмы күзеңне, оятсыз! Әйтәм аны көн-төн Фәтхулла картның улы артыннан чаптың, япь-яшь кызлар янында булганга икән. Бөтен авыл сезне генә сөйли, судка да шул сөйрәлчекләр белән баргансын икән Шунда үзем булсаммы, битегезне ерта идем, адәм актыклары!. —Инде сөттәй саф кызларны пычратырга керештеңме, ичмасам ике кулына бер эш тә таба алмадың. —Мин көне-төне эшләп, син кызлар белән кәеф ачып йөрисе икән. Әйт алайса, кичә кабинетына бикләнеп Нурия белән нишләдегез? Инле мәктәптә ачыктан-ачык сөйрәлә башладыгызмы9 —Уф, Ходаем, бар икән күрәселәрем. Беренчедән, мин анда үзем генә түгел идем Икенчедән. Нуриягә пионервожатый эшен тапшыру хакында гына барды сүз Белә иде Өннәш бу турыда, шуңа күрә сүзне дә шуннан башлады Ләкин ирен беренче кабат күргәндәй, тагын да йөрәкләнебрәк дәвам иттерде сүзен —Әйтәм бит юкка түгел дип. күңелем сизде аны. укып торган килеш кемне вожатый иттергәннәре бар9 Түләүле эш бит әле җитмәсә Оятсызлыкның чигенә чыгып, аякларыгызны салындырып утыргансыз икән. Тегесе дә бит. бернәрсә булмагандай, минем белән исәнләшеп йөргән була Менә бит эшегез кайдан килеп төртеп чыкты Үзен түрә булып, аны вожатый кылып, сина шул Чибәркәйне куеныңа алу кирәк Менә нәрсә синен уеңда Шулай гына булса бер хәл әле. үзем күреп тордым. Таңсылу янына кибеткә дә өч тапкыр кереп чыктың, юкка йөрмисең син -Мәктәп буфетына кирәк азык-төлек хакында сөйләштек,—дип башлаган иде сүзне Даут, хатыны тагын аны бүлдереп китте —Тансылу куенындамы9 —Йа Ходаем, башымны канларга гына алып качыйм икән синнән?— дип. кул селтәп, чыгып китте директор — Менә-менә. күптән шулай диясен калган, яшь кызлар белән рәхәтрәк, синнән аерылам, диясен калган, карт эт Алары да. әйтмәсәм әйтим, артларын чайкап, синен туймас нәфесеңне кузгатып Йөриләр Кушылганда бетле Даут идеи, инде мин ярамый башладым Әйт дөресен, мин кемнән ким * -дип тезеп, ишектән башын тыгып, кычкырып калды Ти з генә тынычлана алмады Сәнәйчек Тоныкланган көзгедә бүртенеп кызарып чыккан Йөзен, сынык тешләрен күреп, ачуы тагын да кабара гына төште Кулындагы сөлгесен көзгегә ташлап, кая туктарга, нәрсәгә барып тотынырга белмичә, бәргәләнеп, ишекле-түрле Йөрде Нуриянең коеп куйгандай буй-сыны күз алдына килеп, үчекләгәндәй •Сәнәйчек- азгын, сөйрәлчек С тоелды. «Көмешлесуда тагын бер сөйрәлчек үсеп чыккан икән»,—дип уйлады бозык хатын, ире чыгып киткән якка капланып. Ачулы кеше агу белән тулы була бит. аны да кем беләндер бүлешәсе, кемгәдер түгәсе килә. Бу хәбәрләр дә Өннәшнен эчендә озак тормастыр ахры, тыңлаучысы гына булсын... Директор абыйсы белән мәктәптә сөйләшкәннән сон Нурия өйгә дулкынланып кайтты. Әнисенә сөйләп, киңәшләшеп тә алды. Балалар белән эшләүне ярата кыз, түбән сыйныф укучылары белән уртак тел таба алуына ышана. Төрле уеннар, кичәләр үткәрәсен. балалар алдына чыгып басуын күз алдына китереп, елмаеп көзгегә күз төшерде. Үз кыяфәтеннән үзе канәгать калды кыз. Классташ кызларының чәчләрен кисеп, йә бөдрәләтеп, кашларын йолыккалап. алай да үз-үзләреннән риза булмауларын анламый иде. Табигать биргән матурлыгы күпләрне сокландырырлык, яшьтәшләрен көнләштерерлек иде шул анын. Үзе болай уйламаса да, ахирәтләре төрттереп куялар, кайсыберләре соклануларын яшермичә: —Эх. миндә булса икән мондый сап-сары толым, карлыгач канатыдай кара каш Бер килмәгән жирен юк шул синең!—дип куялар. Чыннан да, авылларында кызлар бөтенесе диярлек каты кап-кара чәчле, төймәдәй кара күзле Үзенең зәңгәр күзләрен, йомшак чәчләрен көзгедә күреп, өннәсеннән1 сораганы да бар аның бу хакта. Сигезтугыз яшьлек нәбәрәсен алдына утыртып, өннәсе түбәндәгеләрне сөйләгән иде ул чакта. ... Күптән булган бу хәл. Көмешлесудан ерак түгел бер авыл булган, имеш. Тыныч яшәгән халык, үз көнен үзе күргән. Көтмәгәндә ул якларга илбасарлар өере килеп чыккан, авылны камап алып, икенче дингә өнди башлаганнар Авыл халкы аксакаллар тирәсенә җыелып, кинәш иткәч, кискен карарга килгәннәр: диненне, иманыңны югалтканчы, үзеңне югалту артык дип. сонгы кеше калганчы каршы торырга булганнар. Ерак җирләрдән килгән яулар көчле булган, ир-егетләрне үтереп, күлгә батырганнар, хатын-кыз. бала-чагаларны тере килеш күл буендагы чокырга күмгәннәр. Урманга ауга дип чыгып киткән ике егет, кайткач, бу фажигане күреп, тетрәнеп калганнар. Күл буена утырып, күз яшьләрен түккәннәр дә янадан урманга кереп киткәннәр. Җирне казып, яшәр урын ясаганнар егетләр, торнакүз, эрбет чикләвеге, гөмбә җыеп, кышка азык әзерләгәннәр. Кайда кыр тавыгы аулаганнар, кайда куянны тозакка төшереп алганнар. Шулай итеп, салкын кышны үткәргәннәр. Менә бер заман, җәй башында, күлдә балык тотып йөргән егетләр чылтырап көлгән тавыш ишеткәннәр Борылып карасалар, ни күрсеннәр— бөреләнеп утырган каен кәүсәсен кочаклап ике кыз боларга карап тора, ди. Өсләренә кигән күлмәкләре яшел укадан икән боларның, кояш яктысында жем-жем килеп тора. Кычкырып көлгән дә кызлар, әллә ничек кенә юкка да чыкканнар. Пәри кызларымы әллә бу, дип, куркуга төшкән егетләр. Атна-ун көннән ауда тагын теге туташларга тап булганнар. Бу юлы алар сылуларны өркетмичә генә сүз катканнар. Үзләренең кайсы авылдан булуын әйткән егетләр, кайгыларын сөйләгәннәр, кызларны үз яннарына чакырганнар. Яшел күлмәкле кызлар, куркыныч килгәндә очып китәргә җыенган кошчыклардай, әкрен генә егетләргә якынлашканнар. Айсылу белән Гөлчәчәк дип исем биргән егетләр аларга. Шуннан болар парлашып көн күрә, учак яга башлаганнар. Ул заманнан бирле күп еллар узган, чиксез сулар аккан. Нурияләрнең токымы әнә шул урман кызларыннан башлана, имеш Күзләренең күкчәчәктәй, чәчләренен сары ефәктәй булуы да әнә шуннан килә, ди. Әсәрләнеп тыңлаган иде Нурия өннәсен. Сөйләп бетергәч кенә, игътибар итте: өннәсенен хәйләле-серле күзләрендә дә зәнгәр күк йөзе чагыла икән ләбаса, ап-ак чәчләре дә йомшак, нәфис. Ә чыннан да кемнәр булды икән ул яшел күлмәкле, зәңгәр күзле урман кызлары, серле кызлар? Әнә бит халык телендә урман кызлары, 'Өннәсе—әбисе. еш кызлары1 турында күпме әкият, риваять бар. Бу яклардагы Ешаер авылына, имештер, нәкъ әнә шул ике пар нигез салган3 , дип сөйли картлар. Халыкнын мажаралы вакыйгалар, әкият-риваятьләр яратуына сокланып, Нурия озак уйланып утырды 10 авыш-гаугадан сон ике-өч көн үтүгә, Даут агага тагын эштә тоткарланырга, партия утырышында булырга туры килде Шуны чамалагандай, өйгә бригадир Хәйрүш килеп керде Сәнәйчек’ әбәсе янына беренче генә керүе түгел егетнен, Даут абыйсынын чыннан да өйдә юк икәнен тикшергәч, иркенләп түргә үк узды. Ары-бире каранды да, сүз башлады: —Ничек яшәп ятасын. Өннәш әбә9 —Абыеңда берәр йомышын бар идеме?—дип сораган булды Өннәш кыланчыкланып, гәрчә Хәйрүшнен үз янына кергәнен белсә дә. Даутнын бригадир белән сөйләшер сүзе, бүлешер малы юк Ә менә Өннәш әбәсе белән эшләрне пешерә белә егет Нәфесенне дә бастыра хатын, сөйләгән гайбәтләреңне дә берен биш итеп кешегә тарата Авызында жил тормый хатыннын, оча да чыга. Белә Хәйрүш, кеше турында яман хәбәр чыгарасын килсә, Өннәшкә генә кереп сөйлә, иртәгә үк авылнын ин азгын телләрендә шул хәбәр булыр. Үз ялганнарына үзенне ышандырырлык итеп сөйли белә ул гайбәтне. Бүгенге керүе дә юкка түгел егетнен, боргалап-нитеп тормыйча, турыаан башлады ул сүзне: —Иреңне әйтәм әле, гел яшь кыъзарны жыя үз тирәсенә Әнә, теге Нурияне укуын да бетермичә эшкә алган икән. Әле кичә генә тезне-тезгә терәп, бик күнелле серләшеп утырганнарын күргәннәр Әллә мин әйтәм. яшь кызнын тамырын тотып карамакчы буламы9 Нурияне бик кыйшан* † диләр, анын өстенә сылулыгы да бар, теләсә кемнен башын әйләндерерлек. Күпләр анын артыннан чабалар Сина гына якын итеп әйтүем, Өннәш әбә, ул әле бер кунак егете белән кунып та чыккан, диләр Шуна күрә бер елын укымый тордымы икән әллә9 Даут абый да аны үзенә эшкә юкка гына алмагандыр, араларында нидер бар булыр Беркөнне вакыйгалардан ярсуы басылмаган хатыннын көнләшү өянәге тагын да куәтлерәк булып кузгалды Хәйрүшнен сүзләре ана корт чаккандай тәэсир итте Кәрбек хәйләкәр белеп эш итте, инде болай булса, теләгенә дә ирешер: бу сүзләр иртәгә үк үзе кебек гайбәтчеләр авызына керәчәк иде Аннан туктатам димә инде син аны. бик тиз үрмәли, үрчи бит ул яман-ялган хәбәр Кабаттан үзенә әйләнеп кайтканчы, чүпрәгә баскан камырдай арта, күперә ул. —Юкка гына хафаланмаганмын, борын төбемдә генә типтереп ятарга уйлаганнар икән Рәх.мәт, Хәйрүш энем, син кереп күземне ачмасан, мәңге, сукыр кеше кебек, борын төбемдәге хәлләрне дә күрмичә ятасы икәнмен Нуриясе дә оялчантыйнак булып кыланган була, инде атасыдай кешене азындыруга керешкән икән!— Хатын мәктәпкә караган тәрәзәгә барып капланды. Күргәннәре аны чыгырыннан чыгарды: мәктәп ишегеннән йөгереп Нурия килеп чыкты, капка янында куып җитеп, Даут абыйсына ниндидер кәгазь кисәге сузды, куллары белән мәктәп ягына ишарәләп, нәрсәдер анлата башлады... Тәненә сыеша алмаган хатын ишеккә ташланды Ике аратаны бер 'Em кызлары—пәри кызлары •'Ринаять Р Абдеев. В Софроновнын «Тобольский хронограф- (1993) китабынын † Зеленые девушки Сибири- дигән бүлегеннән алынып. Ә Ниязов тарафыннан язылган. (Автр искәрмәсе.) 'Әбә —апа. 4К ы й шан -азгын Т 44_ ЯКУБ ЭӘНКИЕВ генә сикерде Өннәш. ике-өч минут та үтмәгәндер, мәктәпнең янкапкасыннан директор хатынынын тузгыган башы күренде. Борылып карарга гына өлгерде Даут, котырынган хатыны биш бармагын батырып, анын битен умырып алды. Бу хәлне анышмыйча. директор әчеттереп кызышкан битен каплап алды, ә хатыны аларга карап катып калган Нуриягә ташланды. — Инде абыен белән сөйрәләсеңме, оятсыз кәнтәй?!—дип. кызның ефәктәй чәчләренә килеп ябышты. Эш ни белән очланган булыр иде, бәхеткә, Зиннур килеп житеп, хатыннын кулларын каерып атты —Котырган эт тешләдеме әллә сине, Өннәш әбә, акылыңа кил,— дип, хатынны иңнәреннән тотып селеккәләп алды. Хатын ачу-ярсуыннан буылып, чүгеп төште, ләкин бирешергә исәбе юк иде. Ынгыраша-ынгыраша аягына басып, яңадан Нурия ягына атлый башлады. —Син мина кагылма, әнә үз сөяркәңне тый, аздырмасын минем картны, таркатмасын тату гаиләне!—дип ысылдады. Бу вакыйгадан бернәрсә дә аңламыйча, исе китеп, аларга карап торган кыз, битен каплап, мәктәпкә йөгерде. Нишләргә белмәде Зиннур, йодрыкларын йомарлап: —Өннәш әбә, Нуриягә тагын тел тидерсәң, билләһи дип әйтәм, жанынны алырмын, ышан сүзләремә!—дип, ныклы адымнар белән мәктәп ягына таба атлады. Тузгак баш исә анын артыннан кулын болгап, ике бармак арасыннан кәжә тоягы күрсәтеп калды. Хатынының кыланышына гарьләнгән директор исә бер төкерде дә, кулын селтәп, өенә юлланды. Атна-ун көн мәктәптә күренмәде директор, битендәге жәрәхәтләр төзәлгәч. Зиннурны кабинетына чакырып, озак кына сөйләшеп утырды Мәктәп коллективы мона аерым игътибар да итмәде. Янә ике көннән РайОНОга барып кайткач кына, директор белән завучнын ни турында сөйләшүе мәгълүм булды. Районда Даут үзен директорлыктан азат итүләрен сораган, берочтан бу урынга Зиннур Абдуллиннын билгеләнүе хакындагы приказны да алып кайткан иде. Шул көннән башлап Зиннур Көмешлесу урта мәктәбенең директоры булып калды.