Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

6—ӘНГАМ (МАЛ-ТУАР) СҮРӘСЕ (Әнгам сүрәсе 165 аятьтән тора. Анда дея. сыер, сарык, кәжә кебек дүрт аяклы хайваннар турында сөйләнгәнгә күрә, Әнгам—Мал-туар исеме бирелгән.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим 1. Күкләрне һәм Җирне яралткан. караңгылыкны вә яктылыкны бар иткән Аллаһка мактау вә дан. (Шуңа да карамастан) кяферләр Ана тин зат дип. ялган тәңреләргә табына. (Ике төрле яктылык турында сөйләнә Көн яктылыгы, ут яктылыгы һәм кешенең күңелендәге яктылык, белем яктылыгы. Коръән яктылыгы Караңгылык та нәкъ шулай ике төрле була Төн караңгылыгы һәм наданлык, көферлек караңгылыгы) 2. Сезне балчыктан яралтып. соңыннан әжәлле иткән дә Улдыр Анын хозурында тагын бер әжәл (Кыямәт коне) бар һәм сез әле һаман (АглаЛ кылганнарга) шикләнәсез 3. Күкләрдә вә Җирдә ул Аллаһ. Сезнең яшерен кылганыгызны да. ачыктан- ачык эшләгәннәрегезне дә белеп торучы, ни казансагыз шуны белүче 4. Алар (кяферләр) Раббыдан нинди генә аятьләр килсә дә. йөз чөерделәр 5. Шуна күрә, үзләренә Хакыйкать (Коръән) иңгәч, аны тиз генә ялганга чыгарырга тырыша башладылар Ләкин аларның (Коръәнне) көлкегә калдырырга тырышулары турында хәбәр (җәза) тизлән киләчәк! 6. Үзләреннән элек килеп киткән ничәмә-ничә нәселләрне һәлак иткәнебез турында алар белмиләрмени .’ Юкса, без аларга сезгә биргән шартлар кебек шартлар бирдек, үзләренә Күктән мул ител яңгырлар яудырдык, аяк асларыннан ермаклар агар иттек Гөнаһлары аркасында, без .шарны һәлак кылдык Вә алардан сон да яна токымнар барлыкка китердек. 7. Әгәр дә Без сина кәгазьгә язылган бер китап иңдереп, алар шул китапны тотып баккач. — Бу сихер эшеннән башка нәрсә түгел,—диеп инкарь итәрләр иде (« Коръән Җәбраил фәрештә аша Пәйгамбәребезгә иңдерс. ide . 1әкин иңдерелгән аятьләр китап хәлендә түгел иде. Пәйгамбәребез м аятьләрне яттан иирәтеп. кешеләргә тарата иде Ләкин кяфер tap исә ул аятьләрне инкарь итеп, аятьләрнең кәгазьгә язылганын күрергә теләделәр Аыаһ Тәгам аятьләрен Коръән хаиндә иңдергәч тә. кяферюр инанмадылар Чәнки аннан әүәаг Муса пәйгамбәргә язылган Тәүратны иңдергәч тә агар аңа инанмады» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 8. —Әгәр лә ана (Пәйгамбәр янына күзебезгә күренердәй) берәр фәрештә иңдерелсә иде. диделәр (Без аңа инаныр идек.) Журнал нчен Рабит Батулла әзерләде. Әгәр дә Без шундый (кеше күзенә күренә торган, тавышы ишетелә торган) фәрештә төшергән булсак, әлбәттә, эш тәмам булыр иде, (алар инде күз ачар дәрәҗәдә булмас иде). (Ягъни Ахырзаман җитеп, бар да һәлак ителер иде, җавап бирер вакыт килеп җиткән булыр иде.) 9. Әгәр дә Пәйгамбәрне без фәрештә итеп, яңадан аны адәм сурәтенә кертеп иңдерсәк, янә дә шөбһәдә калган булыр идегез. (Пәйгамбәр ул—кеше Шуна күрә кяферләр син дә безнең кебек гап-гади кеше, нигә әле без синең Аллаһ илчесе икәнеңә ышанырга тиеш ?—ди. Әгәр Аллаһ фәрештәне кеше кыяфәтендә кешеләр арасына иңдерсә, кешеләр аны да гади кеше, дип уйлаган булыр иде Кяферләр барыбер иман китермәс иде. Ни өчен соң Аллаһ Тәгалә фәрештәләрне уз кыяфәтләрендә иңдерми'—дигән сорауга җавап бик гади: фәрештәләр нурдан яралтылган, әгәр дә алар кеше күзенә күренә калса, кешеләр аңламас, аларны кабул итә алмас иде. Кешенең аңы ул төшенчәләрне кабул итәр дәрәҗәдә түгел, күрәсең Аллаһ галәмнең бөтен серләрен ачып салса. кешелек акылдан язар иде. Электрон, нейтрино, квазарларны да бик тар даирәдә генә аңлыйлар, гади кешенең аңа башы җитми. Килер заман, алар гади халык өчен дә аңлаешлы булыр. Яки бөтен халык шуны аңлар дәрәҗәгә үсеп җитәр.) 10. Сиңа кадәр килгән пәйгамбәрләрне дә алар мыскыл итте, мыскыллаганнары кадәр алар жәзасын да алды. (11) Әйт син аларга —Дөнья буйлап сәяхәт итегез вә пәйгамбәрләрне «ялганчы» дип мыскыллаган бәндәләр белән ни булганын күрерсез,—диген. 12. Тагын әйт син аларга: — Күкләрдәге вә Җирдәге нәрсәләр кемнеке?—диген —Алар барысы да Аллаһныкы,—диген —Ул рәхмәтле булуны Үз өстенә алды Һичшиксез киләчәк Кыямәт көнендә Ул сезне Үз хозурына туплаячак. Иман китермәгән кешеләр үзләренә үзләре зарар китерүчеләрдер. (13) Төнен дә, көндезен дә хәрәкәттә яшәгән барчасы Аллаһныкыдыр. Ул ишетеп, күреп торучыдыр. (14) Әйт син: —Күкләрне. Җирне юктан бар иткән, ашатучы, ләкин Үзе ашауга мохтаж булмаган Аллаһтан башка бер затнымы Аңа тин күрим?—диген һәм тагын әйт:—Иң беренче мөселманнарның алдынгысы булу миңа йөкләнде Мөшрик була күрмә, диелде,—диген. 15. Әйт син: —(Хәтәр көннең. Ахирәтнең) газабыннан курыкканга күрә, мин Аллаһка (каршы) гыйсъян итмим,—диген. 16. Кем ул Көнне газаплардан котыла, димәк, шул кеше Аллаһның рәхмәтенә лаек булган. Бу мотлакан (абсолют) котылыш булыр. 17. Әгәр дә Аллаһ сиңа бер бәла китерсә, Аллаһтан башка берәү дә ул бәладән сине коткара алмас. Әгәр Ул сина бер нигъмәт китерсә (аны да берәү дә синнән тартып алалмас) Хакыйкатән. Аллаһ һәрнәрсәгә кодрәтле. 18. Ул коллары белән идарә итә, һәрнәрсәгә хужа вә жиңүчедер. Ул хөкем хужасы вә һәрнәрсәдән Ул хәбәрдар. 19. Ин яхшы шаһитлек нинди шаһитлек?—дип сора һәм бодай жавап бир: Минем белән сезнең арагызда Аллаһ шаһит,—диген —Бу Коръән сезне һәм балигълыкка ирешкәннәрне кисәтер вә нәсихәтләүөчен миңа иңдерелде. Аллаһ белән бергә башка илаһларнын да булганлыгынамы сез шаһитлек итәсез?—диген.—Мин (ул эшкә) шаһитлек итмим,—диген, тагын әйт:—Ул—бердәнбер Аллаһ. Мин Аллаһка тиңләштерелгән нәрсәләрдән ерак торам,—диген. (Мәккә халкы Рәсулуллага: синең пәйгамбәрлегеңә шаһит юк, диделәр. Шуннан соң шушы аять иңдерелде.) 20. Үзләренә китап иңдерелгән бәндәләр аны (Пәйгамбәрне, Аллаһның хөкемнәрен) үз угыллары кебек беләләр. Нәфесләренә юл куйган (үзләренә зыян кылган)нәр исә чын кяферләр булыр. 21. Аллаһка каршы уйдырмалар сөйләүче. аятьләрен ялганга чыгаручылардан да залимрәк кем бар икән (бу дөньяда?) Шунысы хактыр ки, ул залимнар (җәһәннәмнән) котыла алмас 22. Ул Көнне аларнын барысын да бергә туплаячакбыз. Сонра Аллаһка тин башка тәнре эзләгәннәргә әйтәчәкбез. —Сез уйлап чыгарган ул затларыгыз кайда сон?—диярбез 23. Аларнын: —Раббыбыз Аллаһ исеме белән ант итәбез ки: без Синнән башка бөек зат эзләмәдек,—дип әйтүдән башка чаралары калмас 24. Менә кара: алар ничек итеп үз өсләренә ялган өя вә уйлап тапкан (табынган) затлары ал арны ташлап качты. 25. Алар арасында сине игътибар белән тыңлаганга салышучылар да бар. шуна да карамастан. Без аларнын күңелләренә, сине аңламасыннар дип. пәрдә кордык, колакларын да ишетмәс иттек. Хәтта һәр аятьне күреп торган килеш тә алар инанмыйлар. Алар синең янына сүз куертыр өчен генә килә вә —һәй, бу (Коръән аятьләре) борынгылардан калган әкиятләр генә бит.—дип сөйләнәләр. 26. Алар кешеләрне пәйгамбәргә (ул өйрәткәннәргә. Коръәнгә) якынлаштырмаска тырыша, үзләре дә аннан (иманнан. Хакыйкатьтән) ераклаша Шулай итеп алар үзләрен һәлакәткә илткәннәрен үзләре лә белми 27. Тәмуг уты янына килгәч, аларнын ни кыланганнарын күрсәң! Алар: —Их. фани дөньяга кире кайтсак иде дә. Раббыбызнын аятьләрен ялганга чыгармас идек, мөселман булыр илек,—дип үкенерләр 28. Элек яшертен генә кылганнары (гөнаһлары) бүген ачылды Әгәр дә аларны фани дөньяга кире кайтарсаң, алар барыбер ярамаганны кылыр иде. чөнки алар асылда ялганчы. 29. Мөшрикләр —Дөнья тормышыннан башка тормыш юк. үлгәннән соң яңадан терелү дә юк,—диләр. 30. Аллаһ хозурына китерелгәннән сон (Кыямәт көнне) аларнын ни кыланганнарын күрсен икән! Аглаһ аларга —Хакыйкатькә инандыгызмы инде1 ’ (Ягъни, яңадан терелүгә)—дигәч, алар —Әйе! Ант итәбез ки. Раббыбыз,—дип әйтерләр Аллаһ аларга: —Алайса, (дөньяда чакта Аллаһны, Коръәнне. Пәйгамбәрне, Ахирәтне) инкарь иткәнегез өчен хәзер жәзагызны татыгыз,—дияр 31. Кинәт кенә кыямәт көне килеп житкәнгә кадәр Аглаһ хозурында тереләчәк- не ялганга чыгарганнар бик тә мөшкел хәлдә калачак. кылган гөнаһлары аларнын сыртына өеләчәк, алар (шул авыр йөкне күтәргән килеш) —Аһ, фани дөньяда кылган гөнаһларыбыз-хаталарыбызны каһәр суксын!— дип үкенәчәкләр Белеп торыгыз, аларнын йөге нинди яман бер йөктер 32. Фани дөнья хәяте ул вакытлыча алдавыч бер уен гына Ахирәт хәяте исә (гөнаһ эшләүдән курыксыннар өчен) бик тө хәерле Сез шул кадәресен дә анламыйсыз- мыни сон9 33. Ий. Мөхәммәд. алар сөйләгән нахак сүнәргә көенгәнеңне дә белеп торам, ни генә кылансалар да. алар асылда сине ялганчы дип әйтә алмый Ул залимнәр Аллаһнын аятьләрен инкарь итә («Мөхәммәд Пәйгамбәргә Әбү Җаһил: без сиңа ялганчы, димибез. Чөнки синең никадәр гадел, тугры кеше икәнлегеңне барыбыз да яхшы беләбез. Без бары тик Азлаһның аятьләренә генә ышанмыйбыз. аларны инкарь итәбез.—диде» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән) 34. Синнән алда килгән пәйгамбәрләрне дә алар ялганчыга чыгарырга маташтылар. Атлаһтан ярдәм килгәнгә кадәр, алар (кяферләрнең) ялганчы, дип әйтүләренә һәм жәберләренә сабыр иттеләр. Аллаһ сүзләрен үзгәртергә беркемнең дә хакы юк. Хактыр ки. (башка пәйгамбәрләргә) күндерелгән хәбәрләр, әлбәттә, сиңа да килеп иреште. (Ягъни, башка пәйгамбәрләрнең ничек интегүләре, аларга җәфа чиктергән кяферләрнең Азлаһтан нинди җәза азулары турындагы хәбәр.) 35. Әгәр аларнын синнән йөз чөерүе сине хафага салса, (Аллаһ илчесе икәнеңне исбатлар өчен) син Җирне ярып чыгар идең яки Күктән аятьләр алып төшәр өчен, биек бер баскыч ясар идеи, шундый могжиза эшләсәң дә, алар сиңа һич тә ышанмаган булыр иде. Әгәр Аллаһ ихтыяр итсә, әлбәттә, аларны бергә туплап, тугры юлга бастырган булыр иде дә... Син сак бул. жаһилләрдән булма. («Бу аятьтән күренә ки. могҗизалар ясау пәйгамбәрләр кулыннан килми икән Пәйгамбәрләр могҗиза эшләргә бик теләгән чакларда, Аллаһ азарга могҗиза күрсәтү форсаты бирә. Ләкин һәрвакытта да түгел» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 36. Саф күңелдән (иманга) бирелгәннәр генә (Аллаһның) чакыруын кабул итә ала Үлгәннәр дә. Аллаһ аларны яңадан терелткәч, Аллаһ хозурына кайтарылачак. 37. —Пәйгамбәргә Атлаһтан бер могжиза иңдерелсә иде,—диделәр. Әйт син: — Могжиза иңдерергә Аллаһның кодрәте киң,—диген. Ләкин аларнын күбесе (могҗиза артыннан үзләренә афәт киләчәген) белми. 38. Җир йөзендә сезнең кебек өммәт булып яшәмәгән һичбер хайван вә Күк йөзендә канатлары белән очкан һичбер кош токымы юктыр. Китапны кимчелекле итмәдек (Анда барысы да язылган, бернәрсә дә төшереп калдырылмаган.) Соңра барысы да кубарылып, Аллаһ хозурына кайтарылачак. («Өммәт» дигән сүз бу очракта хайваннарның да, кош-кортларның да кешеләргә охшаганлыклары турында сөйли. Хайванат та. кошлар да кешеләр кебек үк, төркемнәр, көтү, чирү булып яши, ашый-эчә, курка, үрчи, үлә.) 39. Аятьләребезне ялганга чыгарырга тырышучылар дөм караңгылыкта калган телсез-чукраклар кебек. Аллаһ ихтыяр итсә, теләсә кемне саташтыра, теләгәнен тугры юлга чыгара. (Коръәнне белмәгән. Аллаһны инкарь иткән кешеләр дөм караңгыда калган, тома сукыр, телсез-чукрак кебек яши. аларның маңгай күзләре күрә, әмма аларның күңел күзләре сукыр.) 40. Ий. Мөхәммәд. әйт син: —Әгәр дә сез хаклы икән, сезгә Аллаһның жәзасы килсә яки кыямәт килеп, якагыздан тотса, шулвакыт Атлаһтан башка берәүнеме ярдәмгә чакырырсыз?—диген. 41. Рас, сез Ана ялварыгыз. Ул да теләсә, сезне бәлаләрдән коткарыр һәм сез үзегезнең уйдырма тәңреләрегезне онытырсыз. 42. Хактыр ки. синнән алда килгән өммәтләргә дә Без пәйгамбәрләр жибәрдек һәм (ул өммәтләрне дә) без жәфаларга. кайгыларга салдык, (ичмасам, шул җәзалардан соң алар Аллаһка) буйсынырлар, дип. (43) Аларга газаплар жибәргәннән сон Аллаһка ялварсыннар иде, ичмасам. Ләкин аларнын күңелләре каткан иде инде, шайтан аларнын кылмышларын гүзәл итеп, бизәп күрсәтте (яман эшләрен яхшы, дип ызиандырды). 44. Кисәтеп әйтелгәннәрне (ягъни, Азлаһ вәгазьләрен, гөнаһ эшләүдән куркуны) онытсалар да. дөньяви эшләрендә (Без азарга) киң мөмкинлекләр бирдек. Хәтта алар Ахтаһ биргән баклыкка шатланып, мактанып яши башладылар. Ләкин Аллаһка шөкер итәргә, гыйбадәт кылырга оныттылар. Шуна күрә. Без аларны кинәттән тотып, жәза бирдек. Алар өметсезлеккә төшеп, кайгыга баттылар. 45. Шулай итеп, золым итүче нәселнең тамыры киселде. Галәмнәрнең Раббысы Аллаһ кына мактауга лаектыр. 46. Әйт син: —Аллаһ сезне саңгырау итсә, сукырайтса, күңелләрегезне томалап куйса, бу бәлане Аллаһтан башка нинди тәңре кире алыр икән?—диген Уйлап бак: Без нинди төрледән-төрле дәлилләр китерәбез, әмма барыбер алар (аятьләребездән) йөз чөерә. 47. Янә дә әйт син —Аллаһнын җәзасы кинәттән яки күз алдыгызда сезнең өскә килеп төшсә, кяферләрдән башкалар да һәлак булачакмы, дигән уй башыгызга килдеме"’—диген 48. Без пәйгамбәрләрне (җәннәт турындагы) сөенечле хәбәрне әйтер өчен яки (җәһәннәм барлыгы турында) кисәтер өчен генә күндерәбез. Иман китергәннәргә вә тугры юлга басып төзәлгәннәргә (алда) куркыныч юк. аларга кайгы иңмәс. 49. Аятьләребезне ялганга чыгарырга маташканнарга, әшәке гамәлләре аркасында, җәза бирәчәкбез 50. Әйт син: —Мин сезгә: Аллаһнын хәзинәсе минем кулда, димим Яшерен серләрне дә беләм, дип әйтмимен. Мин—фәрештә, дигән сүзне дә сезгә әйтмәдем Мин бары тик үземә иңдерелгәнгә генә инанамын,—диген. Тагын әйт: —Сукыр белән күзле бер булырмы? Шул турыда һич тә уйлап бакмадыгызмы диген. («Аллаһның хәзинәсе Мохәммәд Пәйгамбәр кулында булса, ул уз ихтыяры белән кешеләргә байлык ӨЛӘШӘ алган булыр иде. яшерен серләрне белсә, һәр сорауга җавап бирер иде. фәрештә булса, адәми зат кыла алмаган могҗизалар күрсәткән ф зыр иде Юк. пәйгамбәрләр— адәми зат. алар Аллаһ рохсәт иткәннәрдән гайре, башка эш майтара алмый. Мошрикләр Мохәммәд Рәсулуллага, син Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәр булсаң. Аллаһыңнан ялварып сора да. ул безгә мул итеп байлык бирсен Шуннан соң без синең Аллаһ илчесе икәнлегеңә ышанырбыз, диделәр. Шуннан соң шушы аять иңдерелде һәм Аллаһ тегеләргә мул итеп нигъмәт бирде Аларны баетыр очен түгел, Мөхәммәдиең Пәйгамбәр икәнен исбатлар өчен шулай кылды* Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 51. Раббы алдында (җавап бирергә) тупланачакларын белгәннәрне шушының белән (Коръән белән) үгетлә, кисәт Аларга ул вакытта Аллаһтан башка яклаучы дус булмас. Бәлки алар (акылга килеп) иман китерер, тәкъва булыр. («Кураешның бай мошрикләре Мохәммәд Пәйгамбәргә әгәр дә син яныңнан фәкыйрьләрне кусаң, без сиңа иярәчәкбез,—диделәр Аларның сүзенә карап, хәзрәти Мохәммәд фәкыйрьләрне үз яныннан кумак булды. Менә шуннан соң илле икенче аять иңдерелде») 52. Раббынын ризалыгын яулар өчен, кич-иртән Аллаһка ялварганнарны (намаз укыганнарны, фәкыйрь булсалар да яныңнан) кума Алар кылганга—син. син кылганнарга алар җаваплы түгел Аларны кусаң, син дә залим булырсың.