Логотип Казан Утлары
Публицистика

Баш мөхәррир сүзе

Мөхтәрәм Укучыларыбыз! Сезнең кулыгызда журналыбызның быелгы беренче саны. Гадөти сан Тышлык-бизөлешендө дө әлләни үзгәреш юк, кәгазь сыйфаты да шул ук, хәрефләренә дә яңа төсләр йөгертелмөгөн, сүзләргә салынган мәгънә дә. бәлки, гел хикмәти үк түгелдер.. Әйе, быелгы беренче сан. Чыга башлаганыннан исәпләсәң, журналның 939 саны. Редакциядә дө көндәлек иж,ади атмосфера. Тышта—салкын кышның гадөти бер көне Календарьда—Яңа Ел Безнең өчен гамәлдә булган григорьян (христиан) календаре буенча—2001 ел, хиж,римөселман исәбенчө—1422. яһүдлөрчө—5761 ел Ходайның бирмеш гадөти бер елы Шулаен шулай да, дөньяның байтак кыйтгаларында (шул исәптән бездә дә) «Яңа гасыр, яңа меңъеллык башлана!»—дип. халык мәш килә бит әле! Әйдә, шулай да булсын Яшәештә бик күп нәрсәләр шартлы символ-атамалар белән билгеләнә Яңа гасыр икән, яңа гасыр. Үткәннәр турында уйлану, киләчәк хакында фараз кылу, хыяллану өчен бер уңай форсат Телибезме-юкмы, Язмыш тарафыннан бүген татар дип йөртелә торган халыкның Дөнья буйлап сибелгән балалары без. Гыйбрәтле, озын тарихы, заманында шанлы Дәүләте булган борынгы бер кавемнең варислары Без әле. шөкер, бүген дө исән-сау, һәм, киләчәккә йөз тотып, Кояш астында мәңге яшәү нияте белән хәят кичереп ятабыз Шундый уйлар белән яшисең икән, табигый, «без каян?», «ни кылабыз?», «кая барабыз?» дигән сораулар бимазаламый кала алмый Мәңгелек Кануннар катгый үзгәрешсез булса да, тора- бара, буыннар алышына-алышына, аңыбызда Вакыт һәм Киңлек төшенчәләре дө үзгәрә сыман вакыт тизрәк ага. киңлек-пространство кысыла бара шикелле Чынлап, ышанып та куярсың, үткән йөз елдагы үзгөреш-метаморфозалар шаккатырлык! Уйлап багыйк Җирдә адәм баласы нык үрчеде (димәк, тыгызландык!), Табигать коточкыч таланды (үзебез утырган ботакны кисәбез!), фөн-техника өлкәсендә фантастларның да башына килмәгән ачыш-табышлар булды (күбрәк бәхеткә тиендекме9 ); ил-халыклар арасында, минут сәгать эчендә дигәндәй, кызу-тиз аралашу-бәйләнешлөр урнашты (дуслык туганлык ныгыдымы?) Һәр конструктив хакыйкый фактка берничә контрсорау килеп баса Парадокс объектив шартлар һәм заманасына хас яшәү шартлары (техник казанышлар уртаклыгы, хәбөринформация берлеге, максат юнәлеше ) бер яктан, төрле ил-халыкларны берләшү дәрәҗәсендә якынайтса, ягъни интеграцияләштерсө икенче яктан, һәр халыкның үзенә генә хас тарихи гадәт-сыйфатларын ныгытып, телне саклап, аерым бер үзгә милләт булып калу тенденциясе, үзсаклау инстинкты көчәя бара.. Факт, бу процесс төрле милләттә үзенчәрәк берәүләрендә, әйдәүче көч империячелек булса, икенчел әрендә— үзенә бәйсезлек яулау идеясе төп этәргеч булып тора. XX гасыр—татар милләте өчен аеруча авыр сынау гасыры булды Алгарыш дәрәҗәсе, табу-югалтулар. стратегик ялгышлар фаҗигаи язмышлар турында Киләчәк үзенең хак сүзен әйтер әле Хәер, акыл ияләре өчен бүген дә күп нәрсә ачык инде Бу кыска язмада тирән тарих, сәяси төеннәр, тотрыксыз кануннар, катлаулы икътисад хәлләренә кереп тормыйча, без белгән рухи мирас—якындагы үткән һәм бүгенге әдәбиятыбыз турында чагыштырып уйлану рәвешендә кайбер фикерләребезне бәян итсәк, гайре табигый хәл булмастыр. Әдәбиятыбыз—байтак дәверләр дәвамында, соңгы гасырда бигрәк тә, милләтне саклап калуда, диннән кала (аларны аерып карап та булмыйдыр), иң төп фактор булды Халык җаны—догада, китап сүзендә, җыр-моңда сакланды. Нигездә соңгы гасырда оешкан һәм беркадәр үсеш алган сәнгать төрләренең өлешен дә инкяр итәргә җыенмыйбыз—алар да зур рухи чишмәләр—әмма төп чыганак, барыбер, әдәбият бит’ Кемнеңдер -нишләр идек фәлән булмаса!» дигәне шикелле, әдәбият (кулъязма һәм басмадагысын. халык авыз иҗаты әсәрләрен дә кертеп) булмаса, татар нишләр иде икән дә. кем булыр иде икән? Кимендә, телсез калган, дөресрәге, ана телен күптән югалткан булыр иде Шөкер, үткән гасырда кан кар-дәшләребез яшәгән төбәкләрдә татар китабы милләттәш-ләребезнең гомер юлдашы булып килде Күп тә чыкты бит ул китаплар! Дистәләгән мең исемнәрдә, йөзәр миллион данәләрдә Үткән гасырлардагы акыл ияләре өчен горурланып, авыз тутырып әйтә алабыз: төрки киңлекләрдә генә түгел, тәрәккыятле бөтендөнья масштабында татар әдәбияты дигән зур байлык-хәзинө бар! Бүтән халыкларга да белдерәсе иде, күрсәтәсе иде ул байлыкны, килер буыннар аңына сеңдерәсе иде! Бүген күңелләрне борчып торган иң төп уйларның берсе шул: яңа гасырда әдәбият үзенең элгәрге миссиясен дәвам итә алырмы? Язучыларыбыз әсәренә ихтыяҗ калырмы? Тере сүзне ясалма аң—компьютер-тамга алыштырып бетермәсме9 (Гыйбрәтле хәл: каләмдөшләребезнең байтагы язу машинкасына тиенеп тә өлгермәгән иде әле. инде аларның хаҗәте дә бетеп бара) Әгәр телең югалса, әдәбиятың бетсә, сәнгатең йотылса, нинди мөстәкыйльлек, нинди суверенитет, нинди бәйсезлек булырга мөмкин икән? Бу урында шуны да искәртеп узу урынлы булыр: үзендә милли аң бар дип исәпләгән татар онытмасын иде— коллык кичергән гасырлар буена Дәүләтчелек идеясе теге йә бу формада иң өүвөл Сүздә—гыйлем ияләренең, шагыйрьләрнең, әдипләрнең язма яки басма хезмәтләрендә ачыктан-ачык, йә Эзоп теле белән эчтән сакланып үстерелеп киленде 90 елларда беркадәр яуланган суверенитет-мөстәкыйльлегебезнең юл башы—әнә шул ерактагы әдәби офыкларда Сер түгел—дөнья тоткан ил-дәүләтләр белән чагыштырганда без, кызганыч ки, милли байлыкка ия халык түгел. Әйләнә- тирәдә күзгә күренгән хәзинә-байлык. асылда безнең өчен рәшә генә (Бер юлаучы, капка ачып, ишек алдындагы кешедән сораган имеш кем монда хуҗа? Теге Хуҗа исемле кеше икән, әйткән хуҗасын мин Хуҗа, ә йорт-җир Идриснеке. .) Бүгенге көндәге вәзгыять моны бигрәк тә ачык сиздерә Төп байлыгыбыз—иман. акыл, рухи мирас Аларның иң күп өлеше—гасырлар буе җыйналып килгән китапларда. Шуңа күрә дә, олуг әдәбият варисларының—бүгенге язучыларның— җәмгыять, киләчәк алдындагы җаваплылыклары ифрат зур дип уйлыйм мин һәм шушы уңайдан, каләмдәшләргә дә искәртәсе килә: тарихи миссиябезне онытмаска, позицияне бирмәскә иде бит! Сүзнең җегөре заман басымына чыдарлык, кешеләрне әйдәрлек булырга тиеш Юкса, халыкның нинди вөҗданы ди син! Шуңа күрә, хөрмәтле каләмдәш сиңа да. миңа да үзгәрергә, яңарырга, максат юлларын яңадан карап, барлап чыгарга туры киләчәк Үзең өчен кадерле әмма бүтәннәр өчен өллөни әһәмияте булмаган күренешләрне, вакыйгаларны су буе итеп тасвирлау яки хикәяләү чорлары узды «Фәтхулла хәзрәт»чә фәлсәфә кору дәверләре үтте Фикерләү рәвеше, язу стиле үзгә булган яңа тип әдипләр заманы килде. Ә без аңа әзерме9 «Мин—язучы, мин иҗат иттем, ө калөмхак түләү, китап чыгарып аны тарату—бүтәннәр вазифасы»,—дип, уйлаучылар күп әле безнең арада. Әйтеп куюлары да бар бит «Ә кем язарга мәҗбүр итте соң әле сине? Инәлеп сорадылармы?» Ата-ана үз баласының тормышта урын табуын гомер буе күзәтепбарлап торган шикелле, язучы да үз әсәренең укучы күңеленә барып ирешүенә инангач кына, беркадәр тынычлана аладыр Шунсын да онытмыйк: без өлегә талантның халык байлыгы икәнен аңламаган халык мохитендә яшибез XXI гасыр—хәтәр гасыр булырга охшап тора. Кояш системасындагы планеталарның Җир белән хәрәкәти мөнәсәбәтләреннән бигрәк (ахырзаман дигән тәгъбир күңелдән китмөсө дө), Табигать белән Кеше, илләр белән державалар, халыклар белән милләтләр (бу төшенчәләр еш бутала ) арасындагы монөсөбәтлөрнең торган саен кискенләшә баруыннан туган уй бу. Кояш астында, бүтән халыклар арасында туган халкыбызның да үзенә лаек урын алуын теләү— табигый хис Әмма гасырлар буе коллыкта иза чиккән кавемгә дәүләтле, тулы канлы милләт булу бәхете үзеннән-үзе күктән төшми Әгәр безнең һөркайсыбыз җанында милли идея формуласы (ул өлегә күбебез аңында эмбрион хәлендә) юк икән, әгәр без тарихи нигезебездә бер йодрык булып тупланмыйбыз (без өлегә һаман таркау һәм дөнья буйлап чәчелгән) икән,— безнең хыялларның буш куык булып калуы бар Әйе. инкыйраз дигән хәвеф юк түгел. Шунсы куанычлы булу ихтималы булган бу хәвефне булдырмый калырга көрәшүче көчләр дә бар. Димәк, алда өмет, ышаныч бар' Ә без—«Казан утлары» хезмәткәрләре, гасыр буе диярлек тупланып килгән күркәм традицияләрне дәвам итеп журналыбыз яңа XXI гасырда да яшәешебезнең гадел елъязмачысы, килер буыннарның рухи юлдашы булып калсын өчен тырышачакбыз Яңа Еллар мөбарәк булсын