Логотип Казан Утлары
Хыялый кыйсса

АЛБАСТЫЛАР

юль ахыры. Челлә күзе. Олы юл. Урман аланнарына керә-керә бормаланып сузылган бу таш юл, очыкырые булмаган мари урманнарын урталай кисеп, алга йөгерә дә йөгерә. Барасы жир күп калмадымы әле, дигән кебек, ул ара-тирә үр калкулыкларга килеп менә, биегрәк таулар очраса, хәл-егәрлеген юкка сарыф итмәс өчен, иренмичә әйләнеп уза Мари урманнарының шомлы көе дә һич куркытмый аны Хәтта юл белән урман бер-берсенә шулкадәр береккән, бәйләнгән кебек, юлны урман "биленнән" чишеп ташласан, мәһабәт имәннәр, озын, төз чыршы-наратлар, шау-шулы усаклар авып, имгәнеп, төрле якка таралып бетәрләр кебек тоела. Шул юлдан аркасына биштәр аскан бер кеше бара Житез-өлгер атлавына, нык адымнарына карап, анын бер сугуда бүрәнә өзәрдәй әзмәвер егет икәнен чамаларга мөмкин Йөзе кояшта янган Карашы туры, тирән Ә күзләре, күзләре—күк төсендә, ачык зәңгәр! Халыкта мондый күхтәрне изгелеккә, илаһилыкка юрыйлар. Йөз-битенә кунган сакал-мыек төкләренә караганда, ул егерме яшьләр чамасында булыр Шулайдыр Атлаганда кулларын солдатларча як-якка сузып жибәрүе дә шуңа ишәрә итә.Өч сәгать бара инде ул. Ара-тирә артына борылып, юл очын күзләп ала. Тик юкка Мондый челлә көнне бөтен тереклек, жан иясе ышыкка, күләгәгә качып беткән. Юлчы егет килгән юлына озак кына төбәлеп карап тора да. сарымай кыздырылган табага охшаган кояшка күтәрелеп бага. . Ә ул һаман бер урында. Кузгалырга исәбе дә юк. Ичмаса, аз гына кешелеклерәк, миһербанлырак булса, түбәнгәрәк төшәр иде дә берәр чыршы канаты астына посыбрак торыр иде. Юк шул. анын үз мәшәкатьләре, үз шөгыле: салкын көзгә кадәр, дөньяга, тереклеккә күпме булдыра ала шулкадәр җылы биреп калдырырга тиеш ул... Юлчы, утлы табага чагылган карашларын читкә алып, авыр итеп сулый да ары кузгала. Кояшнын сихри балкышы бермәлгә анын бар дөньясын томалап куя, ихтыярсыздан, күзләрен бармак очлары белән уып ала, аннары биштәренең бауларын жайлап куя да адымын кызулата. Кем ул? Шомлы мари урманнары уртасында калган бу жан иясе- кем ул? Каян килә? Кая бара? Алда аны нәрсә көтә? Исән-имин чыга алырмы ул бу табигать дөньясыннан, урман ихтыярыннан? Әле бу хакта беркем дә белми. Белсә дә, шушы тыныч, әмма үтә дә шомлы юл һәм миләрне кайнатырлык кызган июль кояшы гына беләдер. II айонда юлы уңды Хәлимнең. Сирәк була торган хәл: теләгән кибетенә кереп, теләгән әйберләренең барысын да җыеп алды ул. Күптән чыкканы юк иде бу якларга. Нәкыйп абыйларга кайткан кала кунагынын машинасында бер урын булу ярап куйды. Хәлим шунда ук ризалашты. Әмма кайту ягын уйлап бетермәгән икән ул. Берәр машина туры килер әле дип чыгып китсә дә, әнә бит, юлда бер бөртек тә жан иясе күренми Кояш, баш очына күтәрелгән килеш, ике-өч сәгать бер чөйдә эленеп тора. Вакыт тукталып калган диярсең, билләһи. Юлына да түзәр иде, ару-талуына да аптырамас иде Хәлим, әмма мондый да хәтәр кызулыкка түзәр әмәлне каян табарга? Башына әрекмән яфрагы каплап та карады, хәрби полигонда йөргәндәге кебек, аркасындагы юл капчыгына агач ботаклары кадап та барып карады, барыбер челләнен утлы сулышыннан котыла алмады. Барабара аяклары кызып-шешеп чыкты, тәненнән шыбыр тир акты. Ник бер жан әсәре булсын?! Ник бер үлән камылы, бер агач яфрагы селкенеп яисә аз гына жил исеп куйсын. Бу урманга кара инде, йә? Кысага алынган сурәт-рәсем кебек, бер 'Гынсыз-сулышсыз килеш каткан да калган. Берәр аланлыкка якынлашкач кына табигатькә жан керә: кошлар чыркылдашуы, чикерткәләр жыры ишетелеп куя. Әмма бу озакка бармый. Юл тагын урман куелыгына кереп китә. Аны ике якта стена булып баскан төз, мәһабәт, ләкин үтә шомлы наратчыршы рәте үзенә суырып ала. Тагын тын дөньяда пәйда буласың... Тән, жан сәер бер халәткә юлыга. Мондый тынлыкта йөрәк тибеше дә, тамырлардагы кан агышы да, ми күзәнәкләренең җитез хәрәкәте дә ап-ачык беленеп, ишетелеп тора... Хәлим шуны искәрде: юл үзе болай әллә ни озын кебек тә түгел. Әнә күз күремендә генә, сандугач тавышы арасы гына. Ул бара-бара да, кинәт жир астына төшеп киткәндәй, юкка чыга. Юлнын шул урында кинәт борылып китүен белә Хәлим. Әмма ничек инде үз күзенә ышанмыйсын ди. Әнә бит, юл кырт итеп киселә дә төшә Күңелгә шом керә. Шул урында юл бетсә? Юл бетү бит ул тормыш бетү, гомер өзелү дигән сүз. Чынлап та, урманнын ин карангы. кеше аяк басмаган бер төпкелендә яшәүче берәр явыз хәшәрәт, аждаһа яисә албасты килеп чыгып, юлны кертләп өзеп атса, кабып йотса? Юк. тагын да хәтәррәк булуы да мөмкин әле. Әйтик, менә шушы юл буйлап барасын-барасын да, үзең дә сизмичә, әлеге албасты тамагына кереп китәсен Р Балаларча уйланып баруын тоеп, Хәлим үзеннән үзе уңайсызланып куйды Юл гына өзелмәсен шул. Юлдан гына аермасын кешене Әнисе шулай ди торган иде. Хәлим үзе дә бик кечкенәдән юлда йөрергә яратты Әбисенен әйтүенә караганда. Хәлимне әнисе юлда тапкан Нигәдер әнисе генә ана бу хакта сөйләми. Нәрсәсе бардыр инде анын—юлда тапса ни. башка жирдә ни Шулай да, әбисенен әйткәләгәне бар иде “Саниянен баласын Тәңребез үзе кабул итеп алган, югыйсә, берьялгызы урман юлында бала китерә алыр идеме ул9 Кендеген өзә алыр идеме? Монда Тәнре кулы кергән. Тәңре кулы кагылган."—ди торган иде Нигә алай дигәндер әбисе, Хәлим анык кына әйтә алмый Әмма ул бик яхшы сизенә: ниндидер сер бар монда. Нидер яшерәләр анардан Тагын шунысы да жанга тынгылык бирми: Хәлимнен әтисе дә бик сәер югалган. Сания авырлы калгач, туачак балага бишек ясау өчен, карама ботаклары сайларга дип урманга кереп киткән жиреннән чыкмаган Төрлечә юрап карыйлар Шүрәле. Убыр. Албасты хакында искә төшерәләр хәтта. Күрше Вәсимә карчык, кеше анын алучы исерткеч үлән-куаклар хакында сөйләп, кешеләрне тагын бер шомга сала. Сихер-хорафатка бик ышанмый торганнар. “Аю-бүре талагандыр",—дию белән чикләнәләр Ничек кенә булмасын, авыл халкы өчен Кушйөрәкле Чәнтинен үлеме мәңгелек бер сер булып кала. Кушйөрәк тә. Чәнти дә. әлбәттә, кушамат кына. Үз исеме Рәхмәт анын. Кушаматының тарихы болайрак. Рәхмәт тирә-юньдә үтә дә тәвәккәллеге, кыюлыгы, алып йөрәкле кеше булуы белән дан казанган Шушы дуамал тәвәккәллеге өчен ана "Кушйөрәк" дигән кушамат биргәннәр дә инде. “Чэнти ’нен үз тарихы. Рәхмәт яшь чагында авылның бер диванасы белән бәхәскә кергән “Әгәр фәлән- фәлән кызны алмасам, чәнти бармагымны кисәм дә ташлыйм", —дигән Теге кыз авылның бер чибәре була, әлбәттә Егетләр анын артыннан өерелеп йөри. ди. Рәхмәт тә төшеп калганнардан түгел. Көндәшләре арасында үзенең унганлыгы-булганлыгы белән аерылып га тора әле Кыз да һушлы. Рәхмәтне шунда ук күреп кала. Әмма бик сер бирми Башкаларның ябышып йөрүләренә дә күңеле кытыкланып тора имеш Шуңа күрә, Рәхмәткә вәгъдә биреп куйса да. ул булмаганда, башка егетләргә ияреп киткәли икән Бердәнбер көнне Рәхмәт. Зәлиләсен озатып, татлы хыялларга чумып кайтып килгәндә, авыл читендә урнашкан умартачы йортында торган Ак бабайның хәлен белеп чыкмакчы була. Шактый утыралар болар Кайту юлында Кирәмәт күле буендагы ике шәүләне бик тиз шәйләп ала Рәхмәт Берсе—сөйгәне Зәлилә! Ничек сыенышып утыралар диген, ә' Шул көннән Рәхмәт Зәлилә янына «шым да атламый. Елап га карый кыз, ялварып та. гафу сорап та карый Рәхмәт аны якын җибәрми Әлбәттә, үз сүзендә тора ул. Ишегалдында торган каен кискәгә бармакларын жәеп сала да үткен балга белән чәнти бармагын чаба да өзә Анасы Хәлимне ялгызы үстерә Баштарак күрше-күлән алардан читләшебрәк яши. Саниянен баласын бик сәер рәвештә табуы шикләндерә кешеләрне Нәрсә булган сон ул вакытта урман юлында9 Беркем дә белми Шайтан кулы уйнамаганмы, янәсе Бала табуга. Сания, терекөмеш кебек житез. дәртле хатын, кинәт кенә сүрелепсүлпәнләнеп кала. Баланын күк-зәңгәр күзле булып тууы, маңгай уртасындагы кечкенә мин бөртеге шик-шөбһәләрне көчәйтә генә һәр нәрсәгә күнегәсең бит Тора-бара Рәхмәт-Сання-Хәлим тарихына да әллә ни игътибар итми башлыйлар Киресенчә, һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр, булышалар, теләктәш булырга тырышалар Ятимлектә, мохтаҗлыкта калган бу ике Ходай бәндәсен рәнҗетергә бирмиләр Кая ул! Мәкерле, кара эчле җаннар барыбер Саниянең бәгырен телгәләү юлларын таба Берәүләр: “Баласын урыстан тапкан", —дип сөйләсә, икенчеләр “Тапкан чакта баласын урман буенда жен-албасты алмаштырган".—дип сафсата сата. Мондый вакытларда Сания күкрәк баласын тиз-тиз генә төрә дә, куенына кысып, авыл читенә чыгып китә Сәгатьләр буе урман юлында, аланлыкларда йөри, күңеле тынычланганчы, тәмам бушанганчы, жаны аяз күк кебек чистарынып калганчы үксеп елый. Кем белә. Хәлимгә юл шаукымы, бәлки, шул вакытлардан ук күчеп калгандыр? Ул, хәтта, әнә шул чактагы юл чатларын, эреле-ваклы сукмаклар китеп югалган тау, үр төпкелләрен, урман, әрәмәлек буйларын да хәтерли кебек. Әлбәттә, монын булуы мөмкин түгел. Бер яшьлек кул баласы нәрсә хәтерләсен инде?!. Әмма шул ансыз чагында, күз карашлары аша ятланып, күнеленә салып куелган табигать мизгелләре гөлт-гөлт итеп, янып-балкып китә кебек. Сания башка кияүгә чыкмады. Күп ир-егетләр димләп карады аны. Кайсысын тукмаклап, кайсысын юмалап, үгетләп чыгарды. Ялгызы калды Хәлименә бөтен гомерен багышлады. Хәзер дә ул жәһәннәмдәге район үзәгенә киткән малаен көтеп утырадыр. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөридер Юлнын кара урман аша үтәсен белә бит ул. Бүген дә шомланып: “Урманга кереп йөрмә, юлдан чыкма",—дип калган иде. һаман сабый күрә ул улын. Хәлиме инде хәрби хезмәттә йөреп кайтты. Анда нинди генә афәтләр аша үтәргә, әкәмәт хәлләр кичерергә туры килмәде бит. Ул хакта сөйләсәң, бу урман сөйләкләре бер әкият булып кына калырдыр, мөгаен. Хабаровск тайгасында булган бер вакыйга әлегә кадәр анын жан бәгырен өшетеп тора. Кара урман эченә урнашкан бер хәрби частьтә хезмәт итә иде ул. Бервакыт азык-төлек келәтләренә аю ияләште. Килә дә туздырып китә, килә дә туздырып китә. Постта торган солдатлар сизми дә калалар. Ин кызыгы шул—күренмичә йөри ул. Күктән төшкән кебек пәйда була да, алдындагы бар нәрсәне җимереп, ашханәгә кереп китә, солдатлар исә. анын гипнозына эләгеп, тораташ булып катып калалар, имеш Аю чыгып киткәч кенә аңнарына килеп, мылтыкларына ябышалар икән. Беркөнне каравылга Хәлимнәр взводын куйдылар. Чиратлашып ял итә-итә төн уздырдылар. Инде тан атарга да күп калмады. Менә-менә ерак тайга сопкалары артыннан беренче кояш нурлары бәреп чыгар төсле. Шулвакыт урман буенда чыбык-чабык шартлап сынган тавышлар ишетелде. “Килде”,—дип уйлады Хәлим. Автоматларын корып, келәт почмагына чүгәләделәр. Менә хикмәт: аю исә бөтенләй башка яктан килеп чыкты. Мәһабәт бу жан иясе келәт ышыгыннан килеп чыкты да автомат тотып торган егетләр өстенә ябырылды. Берничә егет як-якка очты. Аю ике сикерүдә Хәлим янына килеп тә житте. Хәлим аюнын өскә күтәрелгән тәпиен генә шәйләп калды. Хәрби күнегүләрдә өйрәнгәнчә. ул башын бер читкә тайпылдырмакчы булды Шул вакыт анын күзләре аю күзләре белән очрашты. Прожектор уты яктысы ургылып, суырылып керә кебек иде бу күзләргә. Күк-зәнгәр төстә булгангамы, чиксез тирән иде алар. Хәлим башын читкә алу түгел, керфеген дә йома алмый тора иде бу вакытта. Аю да бик сәер тотты үзен. Өскә күтәрелгән көрәк тәпие шул килеш асылынып калгандай булды, юеш борыны ешрак сулыш ала башлады. . Менә аның тәпие аска таба хәрәкәтләнде. Хәлим чытырдатып күзләрен йомды. Шулай да: “Беттем... Бетерде бу мине Башымны чәрдәкләде .”—дип уйлап өлгерде. Әмма сугучы булмады Хәлим күзләрен ачарга кыймады. Әлегә исән-сау булуы күзләрен йомып торуы белән турыдан-туры бәйләнгән төсле тоелды ана. Кинәт Кинәт анын мангаена кагылдылар Юк, тимәделәр, мангай турысына салкын су тамыздылар ахры... Хәлим башкача түзеп тора алмады, күзләрен ачты, һәм йөрәге ярыла язды! Анын күз алдында үлән чыгына чыланган килбәтсез аю тәпие тора иде Аю юеш тәпие белән Хәлим маңгаендагы борчак кадәрле миңгә тиеп-тиеп карый иде . Шулай күпме торгандыр, бераздан артына утырды да, борылып тиз-тиз генә китеп барды бу әзмәвер жан иясе. Төрле жирдә төрлечә егылып яткан солдатлар, бер аюга, бер Хәлимгә карап, телсез калганнар иде. Шул көннән башлап частьтә Хәлимгә мөнәсәбәт үзгәрде. Хөрмәт артты Аю да башка килмәде Тик шунысы гына: Хәлим кайтып киткәч, тагын аю бимазалый башлаган частьне Бу хакта ана дуслары шундук хәбәр жибәрделәр. Менә нинди хикмәтле хәлләр була бит тормышта. Очраклы бер мәзәк хәлме бу. әллә Тәңре ихтыярымы—анысын беркем дә төгәл генә әйтә алмыйдыр, мөгаен. Бу юлнын берәр очы-кырые булыр микән'’ Юлнын очы булмый, ди халык Инде олы бер гомер барган кебек Хәлим Вакытнын чамасы онытылды Дөресрәге. Вакыт тәгәрмәче бөтенләй туктап калгандай булды Кояш һаман шунда—бер урында. Коймага менгәч, күлмәге кадакка эләгеп, асылынып калган авыл малае кебек, ул һаман бер ноктасында тора. Хәлим үзенең кайда икәнен дә чамалап бетерми инде Әллә көн кызулыгыннан, әллә зиһен казанында кайнаган уйлардан анын башы әйләнеп киткәндәй булды. Юк. туктарга ярамый Берәр аланга чыккач хәл алыр әле Мондый караңгы урында туктап, жиргә утырсаң. урман зәхмәте авызына керер дә. тилелек галәмәте булып, гомерлеккә эчендә калыр... Хәлимнен шул хакта уйлап куюы булды, юл очында бер яктылык күренде Барган саен ул зурайды, киңәйде Тагын да якынлашкач, гажәеп MaHiapa пайда булды. Хәлим телсез калды Телсез генә түгел, ансыз калдыра язды аны алдында ачылган табигать дөньясы Кояшта янып каралган кеше тәнендәге алтын тәңкә кебек, түрдә, өлгергән ашлыклары белән күзнең явын алып, кечкенә басу жәелеп ята Матур рәсем кысасына охшап, аны һәр яктан куе агачлык, тыгыз куаклык уратып алган Ин гажәбе шул: юл басуны урталай бүлеп, хәтта, сындырып үтә Таш юл буйлап әлеге “сынык дөнья” эченә килеп керүгә, тагын бер сәер һәм шомлы тойгы кичерәсең— камылларда тулышып, башларын асылынды рып утыручы иген басуы әле генә күзләрне әрнетерлек дәрәжәдә ялкыткан урман яшеллеген каплап-томалап куя Гүя: "И кеше. әйдә, бераз гына шушы урманнан ял ит. минем гәрәбә төсле тәнемә кагылып уз. сихри дөньяма кереп чык",—ди иде Чынлап та. ачыклыкка килеп чыгу белән. Хәлим үз күңелендә ниндидер бер үзгәреш тойды. Нинди үзгәреш икәнен төгәл генә әйтә алмый, әмма ниндидер әйбәт, күнелгә көрлек, сулышка иркенлек. анга уяулык бирә торган үзгәреш тойды ул бу минутта Хәлим шунда ук юл читенә утыртылган ялгыз багананы күреп алды Ниндидер сәер багана иде ул. Юл эшчеләре утырткан дисән. бернинди язу да. билге-тамга да күзгә бәрелеп тормый Тукталыш баганасы дисәң, нинди тукталыш булсын инде кара урман уртасында'’ Расписание тактасы да юк Аннары, шунысы да гаҗәп тоелды Хәлимгә: бу баганага ниндидер сырлар уелган иде Күпме-күпме'* Нәкъ унике сыр! Кызык, нинди Робинзон Крузо сырлады икән боларны? Хәлим тыелып кала алмады, кесәсенә тыгылды Үзе белән хәрби хезмәттә йөртеп кайткан сөяк саплы пәкесен тартып чыгарды, анын үткенлеген карап алды да. баганадагы унике сыр янына унөченчесен уеп куйды Ике мәртәбә “керт" иткән тавыш кына ишетелеп калды Үзенен бу гамәленнән разый булып. Хәлим багана төбенә чүгәләде Чирәмнең үтә дә калынлыгы, куелыгы, жетелеге ошады ана. жәелеп үк утырды, аякларын алга сузып жибәрде. Ул бу мизгелдә ниндидер бер рәхәтлек кичерә иде Көне буе юлнын ике ягы буйлап озата килгән яшел дивар таралып юкка чыккан Анын баш очында да. тирәягында да тоташ алтынсу-сары дөнья хасил булган Өстә—шундый ук Кояш Хәлим, капчыгын салып, юлда ашарга дип тыккан вак бәлешен, шешәдәге катыгын алды Ничек кенә ачыккан кебек тоелса да. гамагына бармады Капкалаштырып утырды да ризык-тәгамнәрен кире капчыгына салып куйды Оетып җибәргәндәй итте Ул башын әлеге рәхмәт төшкере баганага терәде, аннары барасы юл очына күзләрен текәп, уйга калды Уйлары бик серле иде анын Кая алып бара бу юл аны? Бәхеткәме’’ Бәхетсезлеккәме? Ни көтә аны бу юл очында? Һи, юләр, юлнын очы була димени... Их, менә хәзер, менә шушы минутта ут өстендәге табадай кызган юл буйлап ана табан дөньянын гүзәл бер кызы килеп чыксын иде Килеп чыксын иде дә Хәлимне бәхетле итсен иде. Ул кыз Нәфисәсенә охшаган булсын иде... Шулай дип уйлавы булды, Хәлим төбәлеп карап торган юл башында бер нокта пәйда булды. Егет сискәнеп китте. Нәрсә бу? Кем бу? Кемнен газиз улы яки кызы? Анын кебек тагын бер тиле кеше бар икән әле бу якты дөньяда. Әнә бит килә! Килә.. Юк, киләләр. Берәү генә түгел, икәү булып чыктылар хәтта! Бигрәк әйбәт. Бер сөйләшепгәпләшеп алырлар, ичмасам. Ничек сагындырды Хәлимне шушы ярты көн эчендә кеше тавышы! Юлчылар һаман якынлаштылар. Хәлимнен үткен күзләре ерактан ук шәйләп алды, әби карчыклар. Киемнәре бик сәер: гел карадан. Хәтта ачы челлә дип тә тормаганнар: башларына бераз кояшта унган иске шәл бәйләгәннәр. Аркаларында биштәрләр. Йөкләре бик авыр ахры, алга иелеп-бөкрәеп баралар. Кулларында юан, әмма бик матур шомартылган таяклар. Йөзләрен генә ап-ачык итеп күреп бетереп булмый. Чит-читләре катлап бәйләнгән шәл-яулык эчендә —икешәр пыяла кисәге. Күзләр! Әмма йөзләрен күрү һаман әле мөмкин түгел. Әһә! Кайчакта алга очлаебрак чыгып торган иякләрен чамаларга була икән... Хәлим юлчылар белән үзе башлап исәнләшмәкче булган иде дә, карчыкларнын берсе алданрак сүз әйтеп өлгерде: —Нихәл, балакай! Берәрсен көтәсеңме? Бу вакытта беркем дә йөрми шул. Бик озын юлга чыккансың, югалтырлар бит. Өйдә хатының, балаларын бардыр?.. —Исәнмесез-саумысез, әбиләр. Юк. өемдә зарыгып көтеп торган хатыным да, балаларым да юк. Өйләнмәгән әле мин. Әни карчык кына. Ә ул минем китеп йөрүгә күнеккән инде. Көтә белә ул ... —Улым, кайсы авылдан сон син? —Кампәрледән мин, әбекәй. —Кампәрледән? Кем улы буласын соң? —Белмисез сез безне. Сания белән Рәхмәт улы мин. Әбиләр дәшмәс булдылар. Бер-берсенә карашып, ым белән генә сөйләшеп алгандай иттеләр. Хәлим аларнын бу гамәл-тәртибенә зур мәгънә бирмәде —И-и, балакай.. Күзләрен бик арган синен. —Карлыккан тавышлысы әңгәмәне дәвам итте —Әйдә, безнен белән бергә ял итеп ал. Йоклап ал. Күзләренә дә ял кирәктер.. Шулай сөйләнә-сөйләнә карчык чирәмгә сырмасын түшәде. Икәүләп шул түшәккә жәелеп утырдылар. Төс-битләре ошап бетмәсә дә, Хәлим әллә ни шомланмады Бик итәгатьле әбиләргә охшаганнар. Әнә бит, бик яхшы итеп, теләктәш булып сөйләшәләр. Тавышларындагы шомлы бер аваз гына жанны сискәндереп куя: карчыкларнын икесе дә “р” авазын үзгәрәк, “гыр" кебегрәк әйтәләр иде Ниндидер шомлы бер аһәң, дөресрәге, козгын тавышы ишетелеп кала иде бу аваз яңгырашында... Хәлим сер бирмичә: —Юк-юк, армадым. Армиядә болай гына йөрми идек без,—дип караса да, бераздан, алдагы юлнын озынлыгын уйлап, ризалашты, башын багана күләгәсенә куеп, бераз черем итеп алырга булды. Биш минутлар чамасы шулай оеп утырды ул. Шунда гына искәрде: әле генә медер- медер килүче әбиләрнең тавышы ишетелми башлаган икән. Әллә китеп барганнармы9 Хәлим күхтәрен ачты. Китмәгәннәр икән. Әмма бик сәер күренешкә тап булды ул: әбиләрнең берсе, анын янында утырганы, башын аска игән, маңгаен тезләренә терәгән, күзләрен йомып уйга калган Әллә йоклаганмы? Юк икән, әнә иреннәре калтыранып ала. Догаларын пышылдый ахры. Икенчесе дә шунда гына. Ул да, мәрткә киткән кеше кебек, оеп китеп дога укый: “медер-медер, медер-медер..." Кинәт Хәлимнен күхтәре яшел чирәм өстендә аркылы-торкылы яткан таякларга төште. Әбиләр кулындагы таяклар бит болар! Таяклар үзләре генә ятса. ә,тлә ни сәер дә тоелмас иде. Хәлим аларны искәрмәс тә иде Гаҗәп: бу ике таяк бер-берсенә тәре рәвешендә куелган, ә урта бер җиргә. таяклар кисешкән урынга, бер карыш чамасындагы чөй кагылган иде. Ин гажәбе дә бу түгел әле. Ин гажәбе аркылы-торкылы яткан таяклар юл комы белән боҗраланып алынган иде. Ә үзәккә кагылган чөй башында—әллә үзле балчыктан изеп, әллә таштан кыеп ясалган сын, кечкенә балбал кисәге Бу кеше сынынын түбәсе очлаеп киткән, гәүдәсе кинәйгән. аскы өлеше тагын очлаебрак тора. Хәлимнен зиһенен кыеп үткән беренче уй шул булды: "Нәрсә эшлиләр бу карчыклар? Кемнәр алар?" Чынлап та. нәрсә белдерә бу билге - тәре, боҗра, сын? Шунда Хәлимнен йөрәге “жу” итеп китте Кысылып-кысылып куйды. Ул ике-өч ел элек булган бер вакыйганы исенә төшерде. Армиягә алынырга күп калмаган иде инде. Клубка чыгарга әзерләнеп йөргән вакыты. Кинәт капкадан хәле бетеп күрше Васимә карчык килеп керде. Керү белән, капканын тәртәсен тартты, келәсен төшереп куйды. —Беләсенме. Саниякәем. авылга сихерчеләр килгән Сак була күрегез, бер-бер хәл кылып куймасыннар дип керүем Тавыш-тыныгызны чыгарасы булмагыз!.. Аллаһы шомлыгы, берәр кайгы алып килмәсәләр генә ярар иде инде, әстәгъфирулла, тфү— тфү!.. Әлбәттә. Хәлим ышанмады мона. Нинди сихерче булсын ди бу космос заманында?! Карт-коры әкияте! Ул киенде-ясанды да капка- ишекләрне шалтыратып ача-ача урамга чыгып китте. Клуб ягына борылды. Шунда анын күзе капка баганасындагы бер тамгага төште Боҗра эченә тәре сызылган иде Божра үзәгендә, ике сызык кисешкән урында кечкенә түгәрәк Ак таш белән төшерелгән бу тамгага әллә ни игътибар итеп тормаган иде Хәлим. Менә хәзер шул рәсем анын исенә келт итеп килеп төште. Әлеге ачышыннан йөрәге шартлап ярылырдай булып, ярсып- ярсып тибә башлады. Әмма аяклары, куллары, тәне ана буйсынмады Шул вакытта тирә-якта сәер хәлләр башланды Хәлим үзе утырган җирнен селкенеп куюын тойды Башын терәп куйган багана да калтыранып торган кебек иде Үзе дә тораташ кебек катып калгандай булды Нинди хәл бу ми эшли, зиһен бар. кан йөгерә, йөрәк суга, күзләр күрә, колак ишетә, әмма кузгалыр егәрлек юк Үтереп йокы килә Баса өскә тегермән ташы бастырып куйганнармыни... Элек әбиләр "Албасты басты” дип сөйләшәләр иде Бу да нәкъ шунын кебек. Әллә9 Әллә бу карчыклар албастыларның үзләре микән? Жир тетрәпме-тетри. Хәлим арыш башакларына игътибар итте алар да әллә каян гына килеп чыккан җил уңаена әле бер якка, әле икенче якка дулкынланып утыралар. Хәлим төш күрәм бугай, дип уйлап өлгермәде, кинәт җил көчәеп китте, ә дигәнче давыл гарасатка әверелде, басу өстендә "жен туе” күтәрелде, көн караңгыланды, озакламый кояш та. кызгылт шар кебек, төссезләнеп, тоныкланып калды Ниндидер көч Хәлимне күк катына алып менеп китте Ул авыр итеп ынгырашып куйды да, хәлсез керфекләрен йомып, һушын югалтты III әлим дертләп уянып киткәндә һаман шул күренеш иде: күз күреме җирлә басу, басу артында яшел тасма сузылган - анысы урман; күк аяз. көн якты, челлә Юл да. юл буен сырып үскән үләннәр дә шул ук Хәтта, аркасын терәп утырган багана да урынында Хәлим үз анында иде. әмма бөтен һушын, ан-зиһенен жыеп алырлык дәрәжәдә уянып җитмәгән әле Келт итеп, моннан берничә минут элек кенә пәйда булган ике карчык хәтеренә килеп төште Кайда алар, кемнәр Х алар? Нәрсә булды сон аның белән? Ниндидер гарасат—давыл чыгып, жир тетрәгәндәй итте —моны Хәлим ап-ачык хәтерли... Ә хәзер, әнә — бөтен дөнья тыптын калган. Ниндидер сәер, үлем тынлыгы... Хәлим кузгалмакчы булды. Аркасы белән баганадан этенеп, бер омтылуда торып басарга уйлаган иде дә... Кая, алай тиз генә басып булмый икән әле. Хәлимнең тән-гәүдәсе, аяк-куллары егәрлеген югалткан иде. Ми зенләп тора, тамырлардан шыбыр-шыбыр кан йөгерә, әмма тән әгъзалары, жансыз кебек, бер чарасыз калганнар иде бу минутта. Гүя өстенә бер йөк агач бастырып куйганнар. Бөтен тәне, гәүдәсе сыкрап- сыкрап сызлый... Хәлим кулларына таянып басарга тырышып карады. Бармакларын очлары эссе челләдә көеп өлгергән үләнлек өстенә жәеп җибәрде. Шунда анын йөрәге “жу” итеп китте, тәненә салкын йөгерде Кулларына, чалбар ертыгыннан күренеп торган аякларына карарлык түгел иде аның. Шулкадәр дә каралып, майланып, корымланып каткан, әйтерсең лә, гомер буе су- мазар күрмәгән. Хәлим шунда ук киемнәрен караштыра башлады. Чалбар балаклары пычранып, тузып, чукланып беткән, күлмәгенең нинди төстә булуын да әйтеп булмый. Әле районга барыр алдыннан гына сандыктан алып кигән иде бит. Хәлим айнып киткәндәй булды. Нәрсә бу? Нинди сихер? Ул ничек торып басканын да сизми калды. Торып басты да куллары белән үз тәнен капшап-капшап карый башлады. Менә анын кул-бармаклары йөзенә менеп житте... Тагын бер ах итте Хәлим. Аның йөз-битен сакал-мыек баскан иде... Хәлим нишләргә дә белмәде. Хәтта, төш күрмим микән дип, үзен чеметкәләп тә карады. Баш житәрлек хәл түгел бит: биш минут элек кенә бөтенләй башка дөнья иде... ә хәзер... сәләмә бер дәрвиш хәлендә басып тора !.. “Акылдан язаммы әллә?” —дигән уй йөгереп үтте ми жепселләреннән. Унга кадәр санап та карады, аннары кабат бергә кадәр санап төште... Юк, үз акылында... Хәлимнен аяк буыннары тотмас хәлдә иде, ул аркасы белән баганага ышкылып, кабат жиргә шуып төште... Тагын бер мәртәбә, керләнүдән, күпсанлы җәрәхәтләрдән гайрәтне чигәрерлек хәлгә килгән кулларына карап алды да чирәмгә капланып ятты... Ниндидер башка бер дөньяга кереп чыккандай хис итте ул үзен. Ул дөньяда, гүя, вакыт бөтенләй башка тизлектә ага.. Бер мизгелдә бер сәгатьлек, бер сәгатьтә бер еллык вакыт уза анда. Тик... нинди дөнья сон ул? Сәер дөнья Ниндидер бер тавыш чынлап тора...Тукталып ала да тагын сузып-сузып кычкырта... Нинди сәер тавыш соң бу? Хәлим башын күтәреп юлга карады. Бераз узыбрак машина туктаган, анын кабинасыннан бер баш калкынып тора. Шул яктан килә икән тавыш Машина сигналы. Тукта, бу бит күрше урамда яшәүче Зөфәр! “Кага-бога” Зөфәре. Бала чакта малайлар аны шулай дип үртиләр иде. Чөнки ул “р” авазын әйтә алмый иза чикте. “Кара карга очып бара” дигәнне ул: “Кага кага гоп бага”,—ди иде. —Син кая9 Котымны алдын, мәет ята дип торам. Әйдә, утыр...— дип кычкырды Зөфәр. Әмма үзе машинасыннан төшмәде. Бераз шикләнә иде ахры Хәлим башын тагын да калкыта төшеп: —Зөфәр, бу мин—Хәлим... Ташлама мине. Зинһар... Ниндидер афәткә юлыктым ахры. Калдырма, ал мине үзең белән. Хәзер торам!.. Бераз хәл генә алам да... Шунда Зөфәргә әллә нәрсә булды. —Хәли-и-м?—дип сузды ул. Аннары:—Син каян? Син исәнмени? Юктыр, шайтандыр син? Тфү-тфү! Кит моннан, гыйфрит!—дип сөйләнә- сөйләнә, тиз генә кабинасына кереп утырды да газга басты. Эчтән генә сыкранып, сулкылдап эшләп утырган йөк машинасы үкерә-үкерә алга ыргылды. Хәлим, бөтен көченә сикереп торып гәүдәсен юлга ташлады. Әмма машина, аның белән бергә таныш дөнья—авыл, әнкәйләр, күршедәге Васимә әбиләр. Ак бабайлар. Нәфисәләр, Зөфәрләр һаман ерагая барды Хәлим үзенен шушы ике дөнья аралыгында калуын һәм шул аралыктан чыгып булмаслык ниндидер тирән упкынга очуын тойды. Ул кинәт аяк астында яткан бер ботакка абынып, мәтәлчек ата-ата. юл читендәге эссе тузан эченә барып төште... Аннары, тән сыкравы белән жан сыкравын бергә кушып. “Аһ” дип куйды да тынып калды. IV әлим кайтып кергәндә авылга энгер-менгер төшкән иде инде Көтү күптән кайткан, урам тузаны басылган, авылнын әле бер очыннан, әле икенче очыннан, адашып чит-ят утарга кергән бәрәннәрнең ара-тирә кычкырып куюы гына ишетелеп кала Атарга капка төпләрендәге яшел чирәм өстендә түшәлеп яткан каз-үрдәкләрнен мыгырданып сөйләшүе өстәлә. Сирәк-мирәк кенә эт өреп куя. Кайсыдыр йортта чиләк колагы чынлап төшә—сыер савалар. Кичке авыл исе. борын тишекләренә кереп, кытыклап йөри Яна сөт исе! Авыл исе дигәнен әнә шул сөт исе инде ул. Кояшның кызуы басылган. Әмма ул әле офык артына кереп китәргә ашыкмый. Күңелдә шомлы халәт: кояш дип йөртелгән бу кызыл шар бераздан жиргә кагылыр да. ташка төшеп чәлпәрәмә килгән кабак кебек, шартлап ярылыр сыман. Хәлим авылга якынлашканчы шул ут йомгагына карап килде. Әллә күңел тыйгысызлыгыннан, әллә хәлсезлектән. ничек кенә адымын тизләтергә тырышса да, ул авылга якынлаша алмый интекте Гүя авыл анардан качарга тырыша иде. Хәтта вакыт тукталып калган кебек - күк читендә сәгать буе эленеп торган болыт тасмасы шуна ишарә итә Вакыт кына түгел, гомер, тормыш тукталып калган диярсең. Хәлимнең йөрәге дә. туктаргамы-юкмы дигән кебек, теләр-теләмәс кенә тибә иде бу минутта Ындыр артыннан кермәкче булды Хәлим. Ул бик яхшы андый нәрсәдер булган Юл буенда утырган азмы-күпме вакыт эчендә бу дөньяда ниндидер хикмәтле хәл булган. Ниндидер бер галәмәт, зәхмәт суккан аны Шуна күрә, бу хакта ин элек әнисеннән сорарга уйлады Хәлим Бәлки ул беләдер'.’ Арткы бакча капкасына килеп тотыну белән. Хәлимнен йөрәге “жу” итеп китте: капканын келәсе башка иде Ул иргә белән арткы яланга бозау илткәндә бөтенләй башка бик. башка келә иде бит' Әнә. койма такталары да сирәкләнеп калган, —кеше чыгып-кереп йөрерлек ярыклар барлыкка килгән! Хәлим як-ягына карана-карана ишегалдына килеп керле Килеп керде дә багана кебек катып калды. Аптырарсың да шул ишегалды тулы кеше Күршедәге бөтен карткоры, әз-мәз генә дога белгән һәркем шунда —кем жиргә чүккән, кем койма буендагы бүрәнәгә кунаклаган Хәлимнен әнисе ялгызы гына өйалды баскычында утыра Хәлим, керү унаеннан. абзар диварына елышып, үрә катгы Ярый әле күрмәделәр, дип уйлады ул. Бер мизгелдән кызыксынуы жинде башын чыгарыбрак, үрелеп карады. Әһә' Дога укып утыралар бит батар' һәрберсе кулын алга жәеп салган. Әнә бит—үзләренең уч төпләренә төбәлеп, ниндидер илаһи бер халәткә кергәннәр, тик. алмашлап, ара- тирә генә иреннәрен “медер-медер” китереп алалар яисә, серле бер ритмга буйсынып, гәүдәләрен әле алга, әле артка ташлыйлар Хәлим ачык торган жил капка баганасына сөялгән Зөфәрне күреп алды Нишләп тора ул монда —гомергә аяк басканы юк иде бит анын Хәлимнәр ихатасына'* Җитмәсә, дога укыган булып, кулларын алга сузган Көндез юлда ташлап китүен анын бер исенә төшерәчәк әле Хәлим Әмма Хәлимнен уйлары Зөфәрдә озак тукталып тора алмады, үз ихаталарындагы сәер күренешкә әйләнеп кайтты Хәлим бу күренешне һичничек аңлатырлык хәлдә түгел иде Нәрсә бу? Үлем-китем булганмы ’ Х Каян килгән монда “мәет жыеньГЛАк бабай нишләп тора? Нигә анын йөзе караңгы, боек0 Әнисе дә, ин якын, ин газиз кешесен югалткан кебек, башын аска иеп. кайгылы чакта гына бәйли торган шәленә уралып утыра... Хәлимнен кайтуын көтмәгәннәр, ахры, болар. Шунда ихата җанланып алды. Догаларын укып бетергән картлар “Амин!*’—дип куйдылар да, битләрен сыпыра-сыпыра урам капкасына таба юнәлделәр Берничәсе Сания янында калды. Ак бабайның тавышын |беркем белән дә бутарга мөмкин түгел: шундый да ягымлы, йомшак, монлы тавыш булыр икән: —Ярый. Сания, догаларыбыз кирәкле урынына барып ирешсен Барысы да әйбәт булыр, Аллаһы боерса, күңелеңне тынычландыр, бәгыреңне телгәләмә.. Бүген бит Хәлимен югалуына нәкъ бер ел Бер елдан сон Коръән чыгарга кирәк булган. Дога сораган ул. Урман буенда өрәк булып кайгырып йөргән Хәлимен дә, тынычланып, үз урынына кереп яткандыр инде... Бар, син дә кер, алай нык кайгырма, була андый хәлләр, үз елларында мәрхүмнәр үлгән җирләренә килүчән булалар. Хәлим башкача түзеп тора алмый иде инде. Тагын бераз шулай торса, йә, гөрселдәп җиргә егылыр, йә мең-миллион күзәнәккә таралып, шартлар кебек иде. Ул абзар коймасыннан көч-хәл белән аерылып, ихатага табан ике адым атлады да, бар булган егәрлеген җыеп, үпкәсеннән берничә сүз кысып чыгарды: —Ак бабай... Әнкәй... Нишләп мин үлим ди. . Менә бит мин— исән... Әмма Хәлимнен көч-егәрлеге тәнен, буыннарын ташлап киткән иде инде. Ул, әйтергә теләгән сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча, ике кулын алга сузган килеш, башта тезенә төште, аннары акрын гына янтая барып, җиргә чүкте, тагын бер мизгелдән аһылдап койма буендагы кычытканлык өстенә ауды... Ындыр ягыннан кинәт пәйда булган сакаллы карачкыны күреп төрле якка тайпылган авылдашларын да, кулларын учлап, ашыга-ашыга дога укырга керешкән Ак бабайны да, “Улым!”- дип, ике кулын сузып аңа таба омтылган әнисен дә күрмәде Хәлим.. Күрмәве хәерлерәктер дә. Бу хәлне күргән булса, йөрәк-бәгыре түзмәс иде, шартлап ярылыр иде дә бөтен дөньяны аһ-зарга тутырыр иде . V еше кайчакта үзенең туган мизгеленә кайта, аны ачыктан-ачык күрә, тоя, диләр. Менә ул якты дөньяга килә, беренче мәртәбә көн яктысы, кояш нурлары белән очраша. Аннары арлы-бирле йөрүче шәүләләрне чамалап ала, күз карашы белән шул шәүләләргә ияреп йөри башлый. Тонык кына, ниндидер үтә күренмәле пәрдә аша кеше йөзләре күренгәләп ала. Кайбер йөзләр, ерактан карап торуга гына риза булмыйча, якын ук киләләр, иелеп-иелеп, йотардай булып, комсызланып карыйлар Бераздан бу тын дөньяга җан керә, тавыш инә һәм баштарак сангырау гына бер чын, аннары бертуктаусыз көчәя барган дөнья шавы ишетелә башлый... Тиздән бу шау күптөрле төсмерләргә, аһәннәргә таркала, әле бер мизгел элек кенә якты дөньяга килгән сабый колагына әнисенен, әтисенең, әби-бабаларынын тавышлары аермачык булып килеп ирешә. Сабый өчен бигрәк тә үз анасынын тавышы якын Газиз, илаһи бер көй кебек... —И-и, балакаем... Үлепләр терелдеңмени сон син? Капларда гына йөреп кайтты икән бу башларын? Кайларда гына йоклап, нинди генә ризыклар кабып үтте икән синен бу елын9 . Йа Илаһым. башыңны исән-сау йөртеп алып кайтканына мен-мен рәхмәтләр сина. Гомерем буе догадан ташламам, и Раббем! Ана яшьле күзләрен сөртә-сөртә түшәктә ак юрганга чорналып яткан малаенын житү чәченнән, сакал-мыек баскан йөз-битләреннән К сыйпый, бармак очлары белән генә куе кашларыннан йөгереп үтә, маңгаендагы миненә тиеп карамакчы була да, инде кагылдым дигәндә генә кулын кабат тартып ала... Хәлим уянып, дөресрәге, янадан туып ята. Ул әлегә анасының шәүләсен, җылысын, исен, карашын, тавышын аермый, бары тик тоя гына... — И-и, балакаем... Бер ел буе, көне-төне түккән күз яшьләрем кайтарды бит сине Ходай тәгалә, гомер буе интектердем, инде бер сөенсен, дигәндер, мең рәхмәтләр ана... Менә бит минем балам кайткан Улыкаем минем! Анасынын авыр эш эшләп кытыршыланган кулларын Хәлим күптән тоеп ята. Анын сөйләнүен дә ишетә Әмма һаман да уянып, туып җитә алмый. Дөресрәге, анын җаны, рухы инде күптән уянган, хәтта, бераз өскә күтәрелеп, өй эчендәге Ана белән Балага карап тора, ә менә тәне, җисеме уянып җитмәгән, мәрткә киткән килеш ята бирә Шул мәлдә Хәлим үзенен ирен читендә бер дым сизде Ниндидер тозлы бер тамчы, каяндыр килеп тамды да, ирен читенә төшеп югалды Бу кечкенә тамчы шулкадәр көчле-куәтле иде, Хәлим шундук күзләрен шар ачып җибәрде һәм . түшәк читендә елап утырган әнисен күреп, аһ итте. . Анын янында ап-ак чәчле, йөзләрен каткат җыерчык баскан, күп елаудан күзләре шешенеп беткән, күзе коесынын төбенә үк төшеп киткән, йөзенең һәр күзәнәгеннән ниндидер олы авыртыну бәреп торган бер карчык утыра иде... Шулай да, анын күзләрендә сызылып яткан гаҗәеп матур, сихри бер яктылыкны, нур бөртеген күрми мөмкин түгел Бу—баласының табылу сөенеченнән әле яна гына кабынган күңел яктылыгы, бәхет нуры иде —Әнкәй —дип пышылдады Хәлим —Ник елыйсын, әнкәй? Ул инде тәмам уянып җиткән, ан-зиһенен җыеп өлгергән иде бу вакытта. —Балакаем —бу юлы инде Сания өзгәләнде Иң кадерле, газиз әйберен табып куанган кебек, Хәлимнен башын күкрәгенә кысып, көйләп сөйләвен дәвам итте —Ник еламыйм ди... Менә бит—син кайттын, бердәнберем минем Кайларда гына йөргәндер бу башкайларын.. —Әнкәй... — Юк-юк, сорамыйм Кайларда булганыңны, кемнәр белән ничек гомер кичергәнеңне сорамыйм. Кирәк тапсаң, үзен сөйләрсен әле Кайтуың гына хак булсын Өметемне өзгән илем бит инде Өметсез яшәү бигрәкләр дә кыен шул, балам... —Әнкәй, мин бит бер нәрсә дә белмим... Ак бабай бер ел ди әнә . Берни дә анламыйм. Бүген генә районга киткән идем Ә сез бер ел дисез Кайда булганмын соң мин бу вакытта, әнкәй, ә? —И улым, сиңа ял итәргә кирәк. Әнә бит нинди хәлгә төшкәнсен - тәнен, битен сөяк тә тире, йон баскан, тәнендәге җәрәхәтләрнең исәбе-хисабы юк Менә ял итеп алырсың да. барысын да исенә төшерерсен. Ходай боерган булса —Әнкәй! Мин бит дивана түгел! Хәзер үк ни дә булса искә төшергән булыр идем Юк, әнкәй, ниндидер галәмәт бар монда. Нәрсә сон бу, ә, әнкәй, белсән, яшермә, әйт! — И- и, белсәм аны Әтиең дә шулай китеп югалды Инде син дә китеп юк булгач, мин үзем дә әллә нәрсәләр уйлый башлаган идем. Жен-албастылар ияләштеме әллә безнен нигезгә, дип тә шикләндем Менә син кайткач, күңелемдәге таш шунда ук эрегән кебек булды —Әнкәй, ничек алай булырга мөмкин сон ул? һичбернәрсә анламыйм Авылга кайткан җиремнән утырып кына торган идем бит. Хәл алырга дип юл читенә чүгәләгән генә идем Әле анда ике карчык та бар иле —Ә? Ике карчык'’ Кемнәр алар9 Сораштыңмы сон.’ —Әллә инде Ниндидер кара карчыклар Йөзләре күренми иде Хәлим, бөтен хәтер егәрлеген бер төенгә җыеп. йөзләрен чытып, нидер исенә төшермәкче булды. Әмма моннан берни дә барып чыкмады, ул. ыңгырашып, мендәргә капланды. —Ыһ-һ!.. Анын куңеле тулды, рәхәтләнеп, ауный-тәгәри бер елыйсы килде. Рәхәтләнеп еласа, бу чарасызлыктан берни дә калмас, ә хәтере кабат кайтыр кебек тоелды. Әмма ул елый алмый иде шул... Сания инде барысын да аңлап алган иде. Күп еллар буе нәсел- нигехтәрен эзәрлекләп торган зәхмәт аның Хәлименә дә килеп кагылган булып чыкты Шуна күрә улына ул башка сүз катмады. Капланып яткан Хәлимнең башыннан сыйпый-сыйпый, ишетелер-ишетелмәс кенә җыр башлады: Түзәр кебек идем, булмас ахры, Гомер итүләре кыенга. Юатмасмы, үз итмәсме диеп, Каерылып карыйм каенга.. Бу жырда барысы да бар иде: Хәлимнең нәкъ бер ел элек районга чыгып киткән җиреннән кайтмый калуы да, керфек тә какмый көннәр, төннәр буе зарыгып көтүе дә, районга барып, бөтен таныш-белешләреннән, туган-тумачаларыннан сорашып йөрүе дә, бертуктаусыз милиция, военкомат. прокуратура тупсаларын таптавы да, эзләү бригадаларына кушылып, юл буе мари урманнарында ничәмә-ничә төннәр кунуы да, ниһаять, ярты елдан сон урман буенда бер мәет табып, аны Хәлимгә юрап, бөтен авыл белән җыелып, елый-елый күмүләре дә, шул кайгылы вакытлардан сон, зиратка килеп, сәгатьләр буе улы белән сөйләшеп утырулар да бар иде... Бу башыма төшкән кайгылардан Менеп качып булмый айга да. Кеше түгел, каен түзмәс иде Миндәге бу ачы кайгыга... Әйе, Саниянең бу ел эчендә күргәннәре кайбер кешеләрнең озын- озын гомерләре буе күргәннәренә торырлыктыр шул. Башта ук аның Хәлимне районга җибәрәсе килмәгән иде. Күңеле сизенә икән ана кешенен Авыл аша ике сихерченең узуы да күңелдәге шомны арттырган иде. Тикмәгә генә түгел бу; ике карчык кыяфәтенә кереп йөргән җен- албастылар хакында сүзләр мари авылларында күптән йөри бит. Менә хәзер алар татар авылларында да күренә башлаганнар...Тик ул вакытта Хәлим әнисенең сүзен колакка элмәде шул. —Мине ике дәрвиш карчык түгел, өй чаклы аю да куркыта алмый, әнкәй, борчылма,—дип уенга алып куйды да юлга чыгып китте. Үз башына җилкенгән икән, үз башына... —Тәүбә диген, балам урман юлында ниләр булмас. Догаңны әйтеп, җеншайтаннардан сакланып йөр, Зәнге баба юлдаш булсын, Чупан баба кулдаш булсын,— дип кул болгап калган иде ул Хәлимнең артыннан. Хәлим исә, авылга кайткан кунакларга ияреп китте дә барды. Артына борылып та карамады, ичмаса. “Артына борылып карамады, тиз кайтыр",—дип юрады Сания, күрше Мәрьям әби сүзе белән Әмма кайтмады да кайтмады Хәлим. Кичкә дә, икенче көнне дә, бер атнадан, бер елдан да... Сания телдән калды, аяктан калды, арынды, бетеште. Әмма Хәлимне көтүен, өзгәләнүен ташламады, очраган бер кешегә ияреп районга йөрде, бөтен милицияне, танышларын, туганнарын аякка бастырды. Саниянен җанын Көне-төне бер уй телгеләде: “Урман йотты, урман тартып алды анын баласын. Атасын алган кебек, улын да урман үзенеке итте. " Яшь чакларында ук башыннан кичкән төрле вакыйгаларны уйлап бетерде. Гомерендә очраган бөтен сәер хәлләрне дә Хәлимнең югалуына китереп бәйләде... Беренче галәмәт Хәлимне тапканда булды. Сания төгәл белә бала килергә ике-өч атна вакыт бар иде әле. Шуна күрә дә ул бер икеләнмичә урманга җиләккә чыгып китте. Менә шушындый жәй көне иле Жиләкнен түшәлеп унган чагы Урман аланын яланаяк аркылы үтсән. балтырдан жиләк сутына буялып чыгасын Яфрак зурлыгындагы җиләкләрне сыдырып кына аласын да ярты сәгатьтә чиләкне тутырасын да куясын Сания дә күп булса ярты сәгать эчендә чиләген чүмәкәй итеп тутырып куйды Иелеп йөреп, корсагына көч килдеме, әллә ерак юлдан арыбрак киттеме.—кинәт хәлсезләнүен тойды ул Башы әйләнеп жиргә чүгәләде, аннары, аякларын як-якка ташлап, алан уртасына сузылып утырды Тамагы кибүен тойды, сусаудан иреннәре бөрешеп- бөрешеп килгән кебек тоелды Якында гына чишмә бар барын Ничекләр генә барып житәсе ана? Юк. басып булмый. Үрмәләргә корсак комачаулый. Әнә бит ул таллык, инкүлек. Чишмә тавышы да ишетелеп киткәндәй була, хәтта. Сания юка тукымадан тегелгән пәрдә аша караган кебек, тырышып - тырышып, чишмә ягын карый. Су астындагы дөньямыни?! Нәрсә бу? Көн кызудан рәшә тирбәлүеме, әллә берәр сихерме? Тукта! Чишмә буенда кешеләр йөри түгелме сон9 Кемнәр алар? Кычкырыр иде дә-сынар аваз чыгарырлык та егәрлеге калмаган анын Үзләре монда килә түгелме9 Ике кара шәүлә Урман җеннәреме әллә? Бәй. әбиләр бит болар. Кулларында чүлмәк-чуен ише нәрсә дә бар Сания ачык күрә—алар атлап килгән унайга, чүлмәктәге су чайпалып- чайпалып китә... Шул вакытта Саниянен карынына жан кергәндәй булды Тугыз ай буе бәгыре янында йөрткән баласы, дөньяга чыгаруны сорап, тыпырчына башлады Йөрәген урталай телделәрмени —Сания, жан ачысы белән, инрәп кычкырып куйды Ул инде бу минутта тирәсендә кайнашкан әбиләрне күрерлек хәлдә түгел иде Ярый әле күрми Учак әмәлләп йөргән, бөркет томшыклы карчыкны яки якты дөньяга чыгарга ашыккан, шунын өчен дау куптарган баланы каршы алырга хәзерләнгән шадра йөзле сихерчене күз чиге белән генә күрсә дә. шундук йөрәге ярылыр иде. туып яткан баласын якты дөньяга килмәс борын ятим итәр иде. билләһи Сания озак, бик озак җәфаланды. Ул моны яхшы белә. Бала тавышы иксезчиксез урманны сискәндергәндә мәһабәт наратлар башына шәфәкъ тиер-тимәс тора иде инде Сания бер мизгелгә генә айнып киткәндәй булды Анын күзенә иң элек дөрләп янып яткан учак чагылды Аннары Аннары теге таныш ике карчык Каяндыр шыбыршыбыр су акканы ишетелә Колак төбендә яңгырап торган чынга түзәр әмәл юк. Бөтен тәне кыйналган, ватылган, җимерелгән кебек Кисеп ташланган диярсен. үтереп күкрәкләре сызлый Бераздан бу сызлау аны ташлап китә. Авырту басыла, яктылык югала, бөтен тирәлекне караңгылык һәм тынычлык баса. Сания тагын мәрткә оча Икенче мәртәбә уянуын төгәл белә инде ул. Тан атып килә Кошлар тавышына түзәр хәл юк Бигрәк тә чишмә ягындагы таллыктан үзәк өзгеч бер кош тавышы килә Парын югалткан сандугач булыр бу Ул гына шулай күнелне ялкынсытырлык итеп сайрый ала Саниянен уй-зиһене уянса да. тәне йоклый иде әле Ләкин ул шунда ук тоеп алды, күкрәк турысында җанлылык бар. Ниндидер бер тереклек иясе селкенепмеселкенә. Ныклабрак караса - бала! Яна туган бала. Әйбәтләп төреп, авызын Саниянен күкрәге турысына китереп, имү өчен җайлап куйганнар Саниягә бик тиз хәл керде Ул баласының исән-сау булуына куанды, төш пәрдәсе аша гына күзенә чагылып калган карчыкларга рәхмәт укып бетерә алмады Саниянен урманда бала табып кайтуын төрлечә юрадылар Ире Рәхмәтнең сәер хәлләрдә югалуыннан сон авылны шаккатгырып булмас кебек иде. Ә! Була икән шул. Монын өчен урманга барып бала табу гына кирәк икән. Әйтерсең лә бүген әбиләребезнен басуда, уракта вакытта бала табулары бөтенләй булмаган да, моны бер кеше дә күрмәгән, беркем дә ишетмәгән... Баштарак бераз сүз куерттылар да, тындылар тагы. Әмма Саниядән бөтенләй читләштеләр. Анын йортына айлар буе йомыш белән дә керүче юк иде Күршедә яшәүче Васимә әби белән Ак бабай гына онытмады аны. Алар булмаса, ничек үстерер иде икән ул Хәлимен. Юктыр, үстерә алмас иде. Бер-бер хәл булыр иде яисә бөтенләй дә юлдан язар иде анын баласы. Әле дә хәтерендә: Хәлимгә дүрт-биш яшьләр булгандыр. Ул инде ихатадан чыгып йөри, якындагы наратлык буеннан күкеләр җыеп кайта яисә Ак бабай янына — ат абзарына барып, картның ат чистартканын карап тора. Шулай бер көнне Хәлим Ак бабай янына йөгереп чыгып китте. Әмма кайта торган вакытында кайтмады. Тагын бераз көтте дә, малаен үзе барып алмакчы булды Сания. Ак бабайны урынында күрмәгәч, Саниянең күнеленә шом керде: кайда булырлар сон алар? Ак бабайны әйтер иден инде—яшен яшәгән кеше бит үзе. Бала кешене әллә кая алып йөрмәсә... Ак бабай һаман кайтмады да кайтмады. Сания урман буена, атлар көтүе йөри торган иңкүлеккә юнәлде. Шунда йөрмиләрме? Юк, анда да юк... Шунда урман авызына кереп китә торган юл очында бер жигүле ат пәйда булды. Шул, үзе - Ак бабай! Ә Хәлим кайда? Сания әллә нишләп китте. Ул үз-үзен белештермичә, атка каршы йөгерде. Барып житәрәк кенә арба эченә бөгәрләнеп яткан улын танып алды. Ак бабай, кайта-кайта, менә нәрсәләр сөйләде ана. Ул ат карарга кереп киткәндә Хәлим утарда уйнап калган булган. Атларга бер-ике сәнәк печән ташлап чыгуга Хәлимнән җилләр искән имеш... Тиз-тиз генә абзарны әйләнеп чыга карт, күрше урам-тыкрыкларга күз сала. Жир астына төшеп киткәнмени—юк Хәлим! Шунда карт урманга таба китеп баручы өч кешене күреп кала һәм, жигүле атын куа-куа, шулар артыннан чаба, тегеләрне урман эченә кереп барган җирдән куып тота. Куып житә дә, ике карчык белән җитәкләшеп барган Хәлимне, тартып алып, арбасына менгереп тә утырта. Теге карчыклар һушларына килгәнче жан-фәрманга атын куа да башлый... Малайны өч көн исенә китерә алмый интектерәләр. Авыл очында ялгызы яшәүче Мәймүнә карчык кына аны, өшкереп, аягына бастыра. Өч көн буе сөйләшмичә, көлмичә-елмаймыйча йөргән Хәлимгә жан керә, ул элеккедән дә шаянрак балага әверелә... Мәймүнә карчык, малайны сакларга кушып, Саниягә әллә нинди тылсымнар төяп чыгара: алар арасында аю тырнаклары, жәнлек тешләре, кош каурыйлары, тагын әллә нәрсәләр бар. Акрынлып барсын да югалтып бетерә Хәлим. Ин сонгы ябалак йонын Хәлим, кызык итеп, армиядән бер хатына салып җибәрде. Хатында исә: “Әни, үзенне сакласын, бу бик тылсымлы әйбер...”—дип язган. И—и, бигрәкләр дә әкәмәт-сәер хәлләр булды шул анын Хәлиме белән. Адым саен бер “мөгез чыгара” иде ул. Маңгаендагы миңе белән булган хәлләр дисенме... Нигә—нәрсәгә генә юрамадылар бу миңне?! Сихергә дә, тылсымга да, илаһи пәйгамбәрлеккә дә... Хәлимнен аны кисеп ташлар чаклары еш була иде. "Ярамый, минне киссән, гомерен кыскара, үзенә бәла чакырырсың, балам, тынычлан, көләрләр дә бетәр...” —дигәч кенә тынычлангандай була иде Хәлим. Әнә бит—маңгаендагы мине бер үзгәрмәгән. Сания, тирән йокыга китеп, мышный-мышный йоклаучы Хәлимгә текәлеп карап тора. Ара- тирә. бөтен тәне белән калтыранып, дертләп куйган баласына карап, аны сөеп алмакчы була, әмма уятудан куркып, кулын тартып ала, шулай да бераз аскарак шуган юрганын улы өстенә тартып куярга кыюлыгы житә. Сания тышта әтәч кычкыруына сискәнеп китте Кискен борылып, тәрәзәгә күз салды—тан атып килә иде инде Беренче әтәчкә башкалары кушылды, кайдадыр эт өреп куйды, кайтмый калган ялгыз бәрән еламсырады Авылга ханлылык инде Әмма көтүгә әле иртәрәк Шулай уяныр-уянмас хәлдә авыл әле берәр сәгать чамасы иләсләнеп ятачак. Хәлим изрәп йоклый Карап тора-тора да, тагын аптырап куя Сания шулкадәр үзгәрсә дә үзгәрер икән кеше! Әтисенен йөзеннән алып “каплаган” күз-каш тирәләре булмаса, ин мөһиме, маңгаенда мине булмаса, аны Хәлим дип кем уйлар иде икән9 ' Сания иртән иртүк мунча ягарга карар кылды Юып. чистартып, кырындырып кеше рәтенә кертергә кирәк бу дәрвиш малайны Юлда очрасаң, чирмеш диванасы дип. таш атып китәрсен, билләһи. Әле ярый кеше күзенә күренеп йөрмәде Шулай да кичәге “өрәк куу” җыенына эләкте анын Хәлиме. Эләкмәс иде дә, Зөфәр кайтып бөтен дөньяны аякка бастырып өлгергән иде шул. Ичмасам, туры Сания апасы янына да кермәгән Очраган бер кешегә такылдап йөргән “Урман юлында Хәлимнен өрәген күрдем, арттан иярә язды”,—дип сөйләнгән. Васимә түти кереп әйтмәсә. Сания бу хакта белми дә калыр иде, мөгаен. Йөгерә-атлый Зөфәрләргә барып кергәч, анын үзен дә сәер генә, син үзен дә өрәк түгел микән, дигән кебек каршы алдылар Шулай да, Зөфәр үзенең күргәннәрен инде йөзенче тапкыр сөйләп бирергә иренмәде Сания кат-кат сорашты Хәлим идеме сон ул? Бер-бер хәл булмаганмы9 Нәрсә кигән иде9 . Зөфәр тәфсилләп жавап биреп барды Ахырдан: “Сания апа, менә икмәк тотып ант итәм. бер дә өрәк-әрвахка охшамаган иде ул, чып-чын кеше кебек иде Билләһи газыйм дип әйтәм!” Шушы сүз Саниянен күнеленә корт булып урнашты Бәлки9 Юк- юк, ничек исән булсын ди ул. Бер ел бит Бер ел эчендә урманда кеше исән каламы? Бигрәкләр дә ышандырып, чын кеше күргән кебек сөйли тагын Зөфәре лә Ак бабай кинәше белән, күрше күләнне дәшеп, “өрәкне бәхилләү җыены” җыйгач та Саниянен күнеленнән теге “корт" китмәде. Бәлки исәндер9 Берәр каян кайтып килешедер? Картлар, ишегалдында тезелешеп, дога кылып утырганда да Сания Алла сүзе пышылдамады, улынын исән булуын теләп, исән булса, үз нигезенә тизрәк кайтуын теләп, эченнән генә өзгәләнеп утырды Күнел ай-һай серле дөнья бит ул. Ул бер ым бирсә, шул раска килә дә куя Шушы ымны гына вакытында тоеп, сизеп калырга кирәк Тик торганда гына күнелнен бер үзәк тамыры тартылып куя, йөрәкне авырттырып ала. ан-зиһен исә сынын турайтып, калкытып җибәрә; ниндидер бер илаһи халәткә юлыгып, кеше барысын да ап-ачык итеп күрә, күрмәсә, тоя, тоймаса, юрый башлый Бу юлы Сания белән нәкъ шулай булды да. Ул бердәнбер улынын исән-имин булуына бик үк ышанып житми иле Әмма бу хакта төгәл белә иде инде Тик әлеге белү- инануына зиһене генә барып ирешмәгән, ниндидер уй томаны анын анын томалабрак тора кебек Икенче әтәч тә. өченче әтәч тә кычкырды Сания, белгән догаларын укып, Хәлимнен түшәген өстән берничә мәртәбә сыпырып алгандай итте Мәймүнә карчык шулай куша “Сихер кайтару" дип атый ул бу ишарәләрне Ягъни, төне буе кеше тирәсенә җыелган җен-пәриләрне куу йоласы була бу Икенче, өченче әтәК У • М I тәгаен белә: ниндидер көч аны зиратка якын җибәрмәскә тырыша, афәттәнме, әллә берәр бик мөһим сердәнме сакларга, якларга омтыла иде Бәлки, киресенчәдер?.. Кара рухлар, анын ан-зиһенен алып, үзләренеке итмәкчеләрдер, Хәлим генә баш бирмидер, буйсынмыйдыр... Ин гажәбе шул булды: мәет маңгаендагы мин каядыр юкка чыккан иде Юыпкүмеп йөргән Вафа карт кат-кат килеп караган, имеш. Үз күзе белән күргән, үз куллары белән тотып капшап караган минне таба алмаган ул Ах иткән дә, башын чайкый-чайкый китеп барган, диләр Казып алынган мәетне, дөресрәге, анын калдыкларын, районга алып киттеләр. Авылда шом артты, имеш-мимеш күбәйде. Сания белән Хәлимнән тагын да ныграк читләштеләр. Әмма, менә хикмәт, Сания дә, Хәлим дә моңа сөенделәр генә. Алар бер-берсенә бик җиткәннәр иде Кеше теленә кермичә, кешегә кагылмыйча гына тормышларын жайга салырга, күнелләрен утыртырга кирәк иде ал арга... X үмәк хуҗалык рәисе үз сүзендә торды: Хәлимгә, искерәк кенә булса да, комбайн бирде Бер-ике атна МТМ түрендә майга батып ятканнан соң, Хәлим кырга чыгып китте. Ин алдынгысы булмаса да. ун-унбиш ел буе комбайн штурвалы тотып шомарган абзыйлардан әллә ни калышмады ул. Эш Хәлимне авыр уйлардан арындырды. Сәер сәфәр хакында да, Нәфисә хакында да ул элекке кебек әрнеп уйланмый инде. Бөтен борчуы— бу басудагы икмәкне ничек тә тизрәк егып бетерергә, тизрәк сугып алырга... Бер басу бетсә, ул борчуын башка басуга күчерә иде, аннан өченчесенә, дүртенчесенә... Басу игеннәрдән арынгач, Хәлим “зәб”кә чыкты. Көн дими, төн дими җир сөрде. Сания ана карап бер сөенде, бер көенде. Сөенде, чөнки анын улы тәмам тормышка кайтты, анын күзләренә нур кунды, сүзенә элекке җорлык керде... Көенде, чөнки Хәлим һаман да кешеләрдән читләшебрәк яши, кичләрен чыгып йөрми, элекке дуслары белән аралашмый... Әйе, Хәлим бөтен буш вакытын өй тирәсендә уздырды. Абзар-кураларын рәтләде, койма-капкаларын торгызды, мичләрен янартты... Бер көнне, эш кораллары тутырылган әрҗәсен күтәреп кергән унайга әйтеп куйды: —Әнкәй, болай яшәп булмый, өйне яңартырга кирәк. Быел ук урманда агач юнәтеп, бура бурап куярга туры килер... “Урман” дигән сүзне ишетү белән, Сания дертләп китте. Әмма эчке халәтен улына сиздермәде. —Көзге эшләрдән дә бик арыдын, балам, әллә киләсе кышка калдырасыңмы сон?—дию белән чикләнде. Хәлим: —Юк, әнкәй, быел эшләп булганны нигә киләсе елга калдырырга, жир туньпт беренче кар яту белән, урманга чыгып, агач хәстәрли башлыйм. Марилар белән сөйләштем инде...—дип кырт кискәч, Сания дәшмәс булды. Әмма шул минутта ул күнел тынычлыгын югалтты, анын тормышына тагын шом, борчу килеп керде... Хәлим, бер ният кылса, үз ниятен тормышка ашыра торганнардан иде Бу яктан ул әтисенә тарткан Нечкә күнелле, кешелекле булуы әнисеннән килсә, дуамалрак холкы, эшкә зарурлыгы—әтисеннән. Бу юлы да анын канында әтисенен холкы-табигате баш калкытты—әнисенең ай- ваена карамыйча, ялан-кырга беренче кар яту белән, урманга чыгып китте. Урман төпкеллегендә урнашкан кечкенә генә мари авылында куна-төнә ятып, булачак йорт өчен агач әзерләде Авылдан бер кеше дә алмады. Көзге эшләрдән сон Хәлим үзенә тигән бер машина ашлыкны мариларга илтеп бушатты да, шунын бәрабәренә мариларны яллап агач кистерде. Кар калынайганчы, киселгән бүрәнәләрне авылга кайтару хәстәрлеген К күрергә кирәк иде. Хәлим, кайтачак агачны бушатырга урын юнәтү өчен авылга кайтты Әнисен сөендереп, кунып ук китте Мунчада юынып алганнан сон. гадәттәгечә. Ак бабайны чакырдылар Өчәүләп үлән чәе эчтеләр, авылдагы, тирә-яктагы якалыклар хакында сөйләштеләр Сонын- нан Ак бабай йомшак кына әйтеп куйды —Сак була күр. олан, агачлар белән, диюем Әллә нинди төшләр керә сонгы вакытта Урман киселгән агач өчен әжер сораучан була Ягъни, түләү сорый Догаларынны укып, урман иясен бәхилләтеп йөр Бөтиләрен янында булсын Ак бабайга Сания кушылды: —Әллә, балам, монда гына каласынмы9 Агачларын киселгән, өеп куелган, мари Митри үзе төяп жибәрер әле. ул бит рәтен белә Күнелем гыныч түгел.. Хәлим әнкәсенен күзләренә тутырып карады, әмма дәшмәде Ак бабайга кайсы агачны кайда бушатырга кирәклеген анлата башлады Иртән Хәлим тагын марилар янына китеп барды Сания бөтен борчылулары белән берьялгызы торып калды Икенче көнне агач кайта башлады. Башта берьюлы ике машина кайтты Аннары өченчесе күренде Ярты урамны буйлап ятучы төз. юан нарат бүрәнәләр бөтен авылга тәмле ис таратты. Ак бабай, мөһим кыяфәт чыгарып, өйрәтеп йөрде Өмәгә чакырып куелган урам ирләре, ах-ух килеп, кар өстендә таралып яткан бүрәнәләрне койма буена аркылы салынган каен киртәләр өстенә тәгәрәтеп менгерә башладылар Төшкә кадәр эшне тәмамлап та куйдылар Машиналар кире китте Күрше ирләре, Саниянен тәмле ризыкларын мактыи-мактыи. тартырга чыктылар Шунда кемдер, шаяртырга теләп булса кирәк, әйтеп ташламасмы —Анысы-монысы, керүен-керлек тә. сихер йогып калмасын тагын Барысы да. дәррәү борылып, тавыш килгән якка карадылар Әмма жавап кайтаручы да, бу сүзне шаян-колкегә алучы да булмады. Тәмәке төпчекләрен сүндереп, бер-берсе белән ашык-пошык саубуллаштылар да Сания-Хәлимнәр йорты яныннан тизрәк китү ягын каралылар Саф пэрәбә төсендә балкып-янып ятучы агач өеменә карап алар '■Авылыбызга тагын нинди генә афәтборчулар кайтты икән инде9 -—дип уйладылар булса кирәк Ак бабай белән Сания һаман өйдә иле әле. Алар, агач кайту сөенечен бер-берсе белән уртаклашл-уртаклаша. тынычлап кына чәй эчтеләр. Әммә бу вакытта икесенен күңелендә дә. кара елан кебек, ниндидер зәһәр шом шуышып йөри башлаган иле Әйе. Хәлим дүрт машина хакында сөйләгән иле “Дүртенче машинада киртәжепсәләр булыр",—дигән иде Көн кичке якка авышса да. Хәлим күренмәде Нидер сизенгән кебек. Ак бабай да кузгалмады, юк сүзне бар итеп утыра бирле Бервакыт сөйләшер сүзләре дә бетте Сания ут кабышы, пәрдәләрен тартып куйды Өйне тынлык басты Ниһаять, авыл башында машина тавышы ишетелде Тонык кына гүләү, кочәя барып, ыңгырашу-үкерү авазлары белән алышынды, күңелләрне шомландырып якыная башлады Машина фарасы карангы урамны телгәләп, айкап килде-килде дә. өй каршында туктап, катып калды Машина гудогы күңелдәге шомны арттырды гына Нинди хәл бу Ак бабай да. Сания дә Хәлим белән нидер булганын өйдә утырган килеш тә тәмам төшенеп житкәннәр иле Азарга, йөгереп чыгып, шофер егетнең "Хәлимне агач басты, районга алып киттеләр ” —дигән сүзен ишетәсе генә калды XI әлимнең мари якларында беренче булуы тугел. Байлыкка, ялтыравык уенчыкларга кызыкмыйча, табигать белән кушылып, анын белән бер тында, Х бер сулышта яшәүче мари халкы аны сокландыра. Урман дөньясын бик беләләр алар. Анын холкын, йоласын, ымынырымын яхшы беләләр. Ин гаҗәбе шул: урман бавырына беркеп яшәсәләр дә, үзләренең йортлары кечкенә, кысан. Аны бик тиз яңартырга да җыенмыйлар. Атарча, ике буынга бер йорт салынса—шул җитә. Чөнки утыртылган агач кешеләрнең ике буын гомере кадәрле вакыт эчендә үсә икән. Бу гади, самими тормышта яшәүче, ризыкка, тереклек итүгә талымсыз халык урманны илаһи бер көч итеп, ана табынып яши. Мариларның күбесе әле дә мәҗүси, һәр мари гаиләсендә, түрдә торган шкафтагы агач савытта кечкенә, тулы битле, йомры гәүдәле, корсагы алга бүлтәеп чыккан, тәнен, йөзен җыерчык баскан урман рухы яши Аны мәҗүси шаманнар агачтан юналар. Мондый сын. буын нан-буынга күчеп, нигезләрнең тынычлыгын саклый, урманны кешеләргә игелекле иттерә, имеш. Хәлимнең бу урман рухы хакында күп мәртәбәләр сорашканы бар. Анын исеме үк бик аптыраткан иде. Нәкъ татардагыча. "Орман” дип атыйлар икән бу урман иясен. Менә кайда ул хикмәтле хәлләр! Юк. Хәлим әллә ни аптырамый. Аныңча, бу яктагы бөтен халыклар да бер атадан тамырланып киткән. Шуна күрә, телдәге уртак сүзләргә, күңелдәге уртак ышануларга нигә аптырарга? Хәлим, Митри исемле марида ун көн ятып, көндезен урманчылар, ялланган марилар белән мәш-мәшә килеп, кич кайтып егыла иде. Митринен телне йотарлык гөмбә ашларын да, ачы көмешкәсен дә татып карады Хәлим. Мунчасын да яратты. Ин кызыгы, Митринын хатыны Нәстә түтәй һәр иртәдә, урманга кузгалыр алдыннан, анын өстенә артыш куагының киптереп тартырылган тылсымлы онын сибеп җибәрә иде Хәлим моның серен сорап-нитеп тормый. Нәстә түтәйнен күнеле булсын дип, елмаеп тора бирә, аннары, шул тузанлы чәченә эт бүреген кия дә чыгып йөгерә. Соңгы көнне, әллә нишләп, Нәстә түтәй чолан тирәсендә буталып калды. Хәлим, тышта машина гудоклары ишетү белән, иртәнге йола хакында да онытып, тунын эләктерде дә урманга чыгып йөгерде. Хужабикә чоланнан киптереп җепкә тезелгән гөмбә "төймәләре” тотып кергәндә, Хәлимнән җилләр искән иде инде. Нәстә түтәй, буш өй күреп, “ай-вай" килә башлады, төрле мәҗүси догалар пышылдап, түргә узды, кечкенә агач сандыктан Орман потын алды, ике уч арасына куеп, ышкый башлады... Догаларын укып бетереп, потны урынына салып куйгач та ул бик озак сөйләнде әле. Аннары урман як тәрәзәгә карап баш иде дә үз эшләре белән чыгып китте. Бу вакытта Хәлимнәр тау кадәрле “Урал” машинасына агач төяп яталар иде Эш җинел барды. Шаян сүз, мәзәк сөйләү бер минутка да тукталмады Ике машинаны төяп җибәргәч, утырып ашап алдылар, көмешкә кабып куйдылар. Урманчыларның йомшый башлаган буыннарына хәл керде, йөзләре алсуланды, телләре тагын да тугарылыпчишелеп китте... — Буранны үзебез бурап бирербез, башка беркемне дә чакырма, — дип сүз башлады Митри Ана Никол дигән мари кушылды: —Бер кадак кертмичә, агач чөйләргә утыртып өярбез, эчен-тышын агартып куярбыз... —Аннары туй туйлыйсы гына кала инде... Хәлим, ә, Хәлим! Безне чакырмыйча гына кара! Икенче көнне үк өен ишелеп төшәчәк... Шулай сөйләшә-сөйләшә өченче машинаны төяделәр. Дүртенчесенә керештеләр. Бу соңгысына бәпкәлекләр, җепсәлекләр, башка вак-төяк агачлар төялде. Инде эш бетеп килә иде. Башкалар төяп калды. Хәлим урман куелыгы эчендә калган коралларны алырга кереп китте. Баштарак берни дә сизмәде, тоймады ул. Коралларны җыеп бетереп, урманчылар төркеме ягына омтылган гына иде. кинәт башы әйләнеп китте. Миенә корт чокып кергән диярсең, чигә турында гына нидер безелдәп, чынлап тора башлады Шунда тирә-яктагы биек наратлар анын өстенә ауган кебек тоелды. Бигрәк тә берсе—араларында ин юаны, ин шомлысы—якынайганнан якыная барып, нәкъ анын өстенә ава Хәлим, агач астында калмас эчен, читкә тайпылырга кирәген белә. әмма, һушын жыеп. гәүдәсен һәлакәт астыннан ала алмый иза чигә иде. Мәһабәт агач якынайды ды якынайды Кузгала алмыйча бер урында катып калган Хәлим үз һәлакәтен көтеп тора башлады. Агач кәүсәсе авып төшкән мизгел эчендә бөтен гомерен хәтереннән кичереп өлгерде ул Ап-ак жәймә өстендә яткан бала, атка атланып китеп баручы малай Янәшәдә генә бәхетле әтисе атлый Ап-ак чәчәккә күмезгән алмагач төбендә сагышка чумып әнисе басып тора Нәфисә Ул туй күлмәгеннән Нәрсә бу? Анын йөзен тирән җыерчыклар баскан Менә ул тагын үзен күрә... Янында тагын кемдер бар... Кап-кара. озын чәчле, зәп-зәнгәр күзле кыз көлеп тора. Кем сон ул? Хәлим уйлый башлаган уен төйнәп бетерә алмый калды, нарат агачы анын өстенә килеп тә төште. Моны күреп, тайга урманы "ah' итте, ынгырашып-инрәп куйды. Хәлимнен агач астында калуын башкалар да күреп өлгерделәр Йөгереп килеп, аны нарат астыннан сөйрәп чыгардылар Бәхеткә. Аътаһы тәгалә Хәлимне афәттән саклап калган булып чыкты мәңгелек нарат агачы Хәлимне басмаган, бары тик жиргә кыскан икән Әмма егезнен башы нык бәрелгән, хәтта баш түбәсеннән ун колак артына кан агып төшкән, ул инде суыкта куерып, катып та өлгергән Хәлим анын югалткан иде. Йөрәк тибеше, кан басымы куркыныч түгел, жәрәхәтләнгән. сынган җирләре дә юк кебек Шулай да. Хәлимнен ансыз ятуы бик куркыта иде, аны ничек тә районга—шифаханәгә җибәрер гә кирәк икәнен дә беләләр. Кемдер машина эзләп йөгерде, кемдер шәһәрдән авылга кайтып тора башлаган карт табиб артыннан чапты Әмма. Хәлим белән булашып. ун адымнар чипә генә агачлар арасыннан ашыгып урман куелыгына кереп баручы ике шәүләне беркем дә күрмәде Хәлимне баскан, тигез итеп алдан ук кисеп куелган нарат төбенә сызылган сихерчеләр тамгасы хакында да беркем белми калды XII айчандыр жир өстендә кошлар гына булгандыр. Чөнки ин элек Күк туган бит. Кояш. Аи. йолдызлар, аннары Дәрья, аннары Жир. аннары тереклек, аннары гына кешеләр барлыкка килгән Әмма бөтен дөньяга баш булып һәрвакыт Күк Тәнре калган. Галәм яшәеше шушы Күк. анын Тәңресе карамагында һәм ихтыярында булган Димәк, кайчандыр Күк кенә булган, кошлар гына булган Шуна күрә Ж.ир йөзендә гомере бетеп үлгән һәр тереклек иясе кабат Күккә йолдызларга оча Әйе-әйе. Жан кошы булып оча да китә Баш га ул агачлар очына кадәр генә күтәрелә, аннары кошлар оча торган биеклеккә менә, болытларга жигә. жир йөзенә сонгы тапкыр күз сала да йолдызларга оча Хәлимнен жаны да ин элек авыллары өстендә ггәида булды. Ул. салмак кына канат җилпеп, һаман өскәрәк күтәрелә барды Бераздан Кампәрле авылы уч төбендәге кебек кенә күренә иде Әнә —дүрт тарафка дүрт урман китә, уртада берничә йорт Алар арасында Нәфисәләрнең йорты ла бар. Ин үзәктә —мәһабәт тупыл үсеп утыра. Анын башында козгын, карга оялары караеп күренә. Менә Хәлимнәрнен үз өйләре Өй каршында өр-яна бура тора. Гәрәбә төсендә балкып торган бура янында— әнкәсе Ул Күккә очып киткән Хәлимгә ак яулыгын болгый Хәлимнен жаны авыл өстендә бер очып әйләнә дә урманга таба шуыша башлый Аста -бормалы юл тасмасы Ул. кара урманны урталай бүзен, читкә йөгерә Хәлимнең жан кошы анын артыннан чак-чак кына өлгереп бара Менә ул юл өстендә яткан алтын тәнкәне күреп кала, бу алтынсу таба аны үзенә суырып, тартып ала. Хәлимнен жаны. яшен ташы кебек, шул К урынга атылып төшә башлый; жиргә якынайган саен, күзенә якты аландагы һәр агач, куак, арыш басуы, юл буендагы багана, багана тирәсендәге өч кеше ачыграк шәйләнә бара.. Жан кошы озак уйлап тормый, төшкән уңайга. баганага аркасын терәп утырган егетнен күкрәгенә барып куна һәм, шул ук мизгелдә, анын жан-бәгыре булып кабат уяна, ул адәм баласын яшәүгә дәртләндерә, анын күңеленә өмет бөртеге сала... Егет башын калкыта, күзләрен ача һәм салмак кына хәрәкәтләр белән торып баса. Янындагы ике карчык аны ике кулыннан җитәкләп, урман эченә алып кереп китә... Хәлим ап-ачык күрә: үзе бит бу! Теге вакытта нәкъ шундый ике карчыкка тап булган иде. Хәзер алар аны кая алып баралар? Кемнәр алар? Ник Хәлим аларга ияреп бара? Ник каршы бер сүз дә әйтми? “Минем бит авылда әнкәм бар, җибәрегез, мин анын янына кайтырга тиеш”,—дими? Башын аска иеп, ярым йокылы, ярым уяу хәлендә бара да бара Каршысына чыккан куак ботаклары анын тәнен йолкый, тарткалап алып калмакчы була, беләкләрен, йөзләрен тырный... Әмма шул ботак-чатакларны читкә этәреп куярга аның көче, егәре юк. Ул кемнеңдер ихтыяры буенча бара. Анын аңы томаланган, теле юк... Тагын шул сорау: кемнәр алар—кара киемдәге бөкре карчыклар.9 Кеше рәвешендә йөрүче жен-пәриләрме, албастылармы, әллә.. Тәмугъ сакчыларымы? Бәлки, Хәлим инде теге дөньядадыр? Анда да җирдәге кебектер, урман да, юллар да, авыллар да, хәтта кешеләр дә... Хәлим күпме барганнарын белми. Акрын гына, мыштым гына гына бардылар да бардылар алар Көн кичкә авышты Урман өстендә күк яктылыгы чагылып калгаласа да, аста инде энгер-менгер хакимлек итә. Хәлим берничә мәртәбә абынып та егылды, алдыннан һәм артыннан баручы ике шәүлә исә, бер адым да читкә тайпылмыйча, үзләре генә белгән сукмак буйлап һаман алга баралар... Менә бервакыт алда яктылык пәйда булды. Җыйнак кына урман аланы иде бу. Менә хикмәт! Беренче карашка гына ачык, буш, ялангач алан булып күренгән икән ул. Ныклабрак карагач, күз алдында гаҗәеп кызык манзара барлыкка килде: әнә, алан читендә, куе, мәһабәт нарат ышыгында, яртылаш жиргә иңгән алачык тора, анын янында икенчесе, кечерәге. Арырак—абзар утары, ул киртәләп бүлеп алынган, эчендә берничә бозау күренә, аланның аргы башында караеп торган кыр шәйләнә, чәчү җире булырга тиеш Анда ниндидер бер ир китмән белән жир эшкәртеп йөри. Күлмәксезнисез кояш астында йөреп, аның тәне кара-көрән төскә кергән. Каян килеп чыктылар сон алар? Авыл дисәң авыл түгел... Ә бит ярты көн буе йөриләр инде. Димәк, бу утар Хәлим белгән авыллардан бик ерак урнашкан. Бәлки, Хәлим—бу якларга килеп чыккан беренче кешедер? Ә болар... болар—урман җеннәре генәдер? Хәлим, ике карчыкка ияреп, зуррак алачыкка таба китте. Анда барып җиткәч, алдагы карчык, ымлап, керергә кушты. Алачык берничә кысан бүлмәгә бүленгән иде. Хәлим үтешли генә искә алып барды: бүлмәләрнең ике як стеналарына сәкеләр беркетелгән, түрдә такта өстәл, кечкенә генә тәрәзә уентыклары, алар арасында шүрлекләр, ниндидер чулмәкләр, тиреләр, киптерелгән үләннәр, яфраклар, җиләкжимеш... Хәлимне түр бүлмәләрнең берсенә кертеп яптылар. Ул, кая килеп эләккәнен аңларга тырышып, бөтен зиһенен эшкә җикте, әмма әллә ни кыра алмады Бөтен нәрсә төштәге кебек кенә Юк, анлый-төшенә Хәлим: ниндидер сәер, сихри, хәтта, зәхмәтле бер дөньяга эләкте ул, әммә, нигәдер, бу аны борчымый, күңеленә тими. Хәлим үзе ябылган бүлмәне өйрәнә башлады. Җир идән. Почмакта агач кисмәк белән су тора. Түрдә сәке, озынча агач өстәл. Кеше гәүдәсе сыя алмый торган стена тишеге алачыкта тәрәзә хезмәтен үти булса кирәк. Хәлим, торып, шул тәрәзә янына барды. Тышка күз салды. Аланда җанлылык сизелмәде. Әһә! Әнә ул! Аланнын аргы башында эшләп йөрүче ир кешене тагын күреп алды Хәлим. Жансыз машина кебек, һаман бер рәвештә селкенә дә селкенә бу адәм заты Кергәндә күрмәгән икән, алачык каршында гына буралы кое тора. Анын торна борыны өскә каратылып, астан үзәк кәүсәгә бәйләп куелган Кинәт бүлмә ишеге шыгырдап ачылып китте Хәлим сискәнеп борылып карады. Ишек төбендә балчык касә тотып бер кыз басып тора иде Ул, Хәлимне гаҗәпкә калдырып, ана исеме белән дәште. —Хәлим... Хәлим нишләргә дә белмәде, каккан багана кебек катып торуында булды. Исем кабатланды —Хәлим... XIII әлим! Хәли-и-м... —Ә?.. —Хәлим балам! Уян инде, мин бу—әниен... "Әнкәй..." Хәлимгә күз кабакларын күтәрү искиткеч авыр булды Бер пот атланмай бастырып куйганнармыни' — Хәлим! Ниһаять. Хәлимнен күз кабаклары калтыранып алдылар ла кин ачылып киттеләр Анын анына гөлт итеп дөнья яктылыгы кереп тутлы Бу мизгелдә Хәлимнен күз аллары гына түгел, күнел дөньясы, хәтер чоңгыллары. ан-зиһене дә яктырып, балкып алгандай булды. Күзенә ин элек әнкәсе чагылды. Елап-шешенеп беткән иө парен яулыгы белән каплап утыра иде ул. Ак халаттан. Хәлимнен бер дә күргәне юк иде аны халаттан Ак чәченә ак халат бик килешеп тора икән. Гомумән, бөтен дөнья ак монда. Стеналар, кешеләр, хәтта, аларнын йөзләре дә ап-ак... —Әнкәй, мин кайда? — И-и. улым, уяндынмыни’ Әйттем бит. хәзер тора ул. дип Бальниста син. балам, бальниста Агач басты сине Агач астында калды н Хәтерләмисенмени, балам? Әлбәттә. Хәлим барысын да хәтерли. Өстенә төшеп килүче юан нарат агачын да ап-ачык хәтерли ул Нарат астында калгач та бернинди авырту сизмәле. бары тик. аягы таеп ниндидер карангы. төпсез бер чоңгылга очуын гына тойды Шул очуыннан ул авыл өстендә пәйда булды, күз алдына урман юлы. ике карчык, ниндидер аланлык, алачык таныш түгел кыз килеп басты Ә?! Кинәт, гөлт итеп. Хәлимнен зиһененә хатирәләр ташкыны ургылып керде Ул барысын ла искә төшерде! Үткәндәге бер еллык гомере, ап-ачык булып, анын күз алдына килеп басты Әйе. агач бәрелүдәнме, әллә ниндидер башка бер сихердәнме— анын хәтере кабат кайткан, ан-зиһене кабат уянган. терелгән иде Агач бәрелүдән миңгерәүләнебрәк калган башына ишелеп төшкән бер еллык гомер хатирәләреннән Хәлимнен башы әйләнеп китте Бихисап күп вакыт гомер, маҗаралар, таныш түгел йөзләр анын хәтер тезмәсендә әле алга таба, әле артка таба йөгерешә башладылар Иске, тавышсыз кинолардагы кебек, кешеләрнең хәрәкәте гайре табигыи. ә дөнья йөзенә бары тик ике төс—ак белән кара төсләр генә ягылган иде Хәлим тагын мәрткә китте Анын күз алдында тагын баягы күренеш янарлы. Ниндидер балчык, саман өй эче. кечкенә тишектән сузылып кергән көн яктылыгы ишек төбендә басып торган зифа гәүдәне яктырта Биленә кадәр төшкән куе. кара чәчле, ай кашлы, төз. матур борынлы, бик калын да бик юка да булмаган, сөешеп-үбешеп торырга гына яратылган иренле, ин гажәбе—томраеп карап торган зәп-зәнгәр күзле иөз-бите. кояшта янып, карангы гәрәбә төсенә кергән бер яшүсмер кыз. Х кызыксынулы, сынаулы карашын яшерә алмыйча, Хәлимгә эндәшә иде: —Хәлим?.. Көтелмәгән хәлдән телсез калган Хәлим, ниһаять, үзендә баш селкерлек егәрлек тапты. Моның белән генә чикләнмичә, "әйе димәкче булды. Әмма телен әйләндереп әйтә алмады... Тотлыккан кеше кебек, авызын ачып-ябып торды да, тагын бер мәртәбә баш ию белән чикләнде Кыз ике куллап тоткан касәсен сузды. Хәлимнен үтереп тамагы кипкән иде. Агу бирсәләр дә эчәр иде бу минутта. Ул, кыздан күрмәкче. касәне ике куллап алды да шыбырдатып эчеп тә куйды. Су түгел иде бу. Ниндидер әчкелтем шулпа. Бераз ит, бәрәңге тәмен тойды Хәлим. Әмма ниндидер үлән кайнатмасы булуын да чамалады Әчкелтем-тәмсез үлән Хәлим касәне кире кызга сузды. Кыз, карашларын егет күзләреннән өзмичә генә, касәне үрелеп алды да, кинәт нәрсәдер исенә төшкәндәй, дәррәү чыгып йөгерде. Хәлим, әллә капыл килеп кергән кыз белән очрашудан, әллә әчкелтем шулпадан, тәнендә, буыннарында сәер бер хәлсезләнү тойды Ул, сынын жыя алмыйча, стена буендагы сәкегә утырды, аннары, янтая барып, саламмы, печәнме тутырылган киндер капчык өстенә ауды Анын тән әгъзаларын гына түгел, чәчелеп, таралып яткан уйларын җыеп алырга да хәле юк иде бу минутта. XIV әлим ачыргаланып кычкырган әтәч тавышына уянып китте Ин беренче күргәне кап-кара канатлар рәте булды. Түшәмгә аркылы яткан матчаның ике ягына кыстырып куелган бу канатларны күрүгә үк дертләп китте ул. Тигез итеп ике якка тезелгән карга канатлары менә хәзер, шушы минутта ук, ниндидер сихри ым булу белән, очып китәрләр кебек иде... Әтәч тавышы кабатланды. Хәлим сискәнеп тирә-ягына каранды Шунда гына аның хәтеренә кичәге сәер хәлләр, урман сәяхәте килеп төште. Тик... ни хәл бу?—Ул шуннан башка берни дә хәтерләми иде Урманны хәтерли... Урман сукмаклары, әрәмәлекләр, ниндидер шомлы сазлык... пар-бу бөркеп торган афәт дәрьясы... Аннары тагын урман Кара урман... Кара шәүләләр... Бер пар шәүлә, юк, кешеләр, таякка таянган карчыклар... Кая алып баралар соң аны? Тукта! Ә теге кыз?.. Ниндидер сыеклык эчертте бу кыз Хәлимгә. Шул сыеклыкны эчкәч мәрткә китте дә инде ул. Анысы тагын нинди пәри заты? Хәлим, баш миен каезлаган сорауларны сыгып чыгарырга теләгән кебек, ике кулы белән башын кысып тотты... Чынлап та, анын кан йөреше бераз тынычлангандай итте, уң як чигә турында чынлап торган кынгырау тавышы да тукталгандай булды. Бераздан ул башын күтәреп, өй эченә караш ташлар хәлгә килде. Кичке энгердә томанланып кына күренгән стеналар, өстәл-шүрлекләр, кечкенә тишектән өй эченә сузылып кергән яктылык дулкынында коенып, соңгы күзәнәкләренә кадәр балкып, күзгә кереп торалар. Тигез, пөхтә итеп кызыл балчык белән сыланган алачык стенасына берничә имән чөй кагылган; аларга юкә баулар, чыбыркы-камчылар, чыршы күркәләреннән тезелгән “төймәлекләр”, гөлҗимеш дисбеләре эленгән... Хәлим, сәкедән торып, өй эчен якты дөнья белән тоташтыручы бердәнбер тишек янына килде. Үрелебрәк тышкы якка күз салды. Ул үзе килеп эләккән дөньяны аңлауга ачкыч булырдай берәр тавыш ишетелмәсме дип, колагын тишеккә куеп тыңлый башлады Баягы зәһәр тавышлы әтәчтән һәм анын тирәсендә “кыт-кыт” килеп йөрүче тавыклардан бышка беркем дә юк иде бу сәер дөньяда. Ниһаять, кайдадыр якында гына кеше сөйләшкән тавышлар ишетелде. “Медер-медер” килгән авазлар Х якыная барып, өй катына ук килеп житгеләр. Берсе өйгә керде, ахры, ынгырашып ишек ачылды. Хәлим, сагаеп, кабат сәкегә утырды, бүлмә ишегеннән килеп керәсе кешене көтә башлады. Күп көттермәде, ишектә кичәге кыз пәйда булды. Ул бүген тагын да чибәррәк күренә. Бите дә алай ук кара түгел икән, чәчләре дә тигез итеп таралган, озын күлмәге дә, искерәк булса да, пөхтә һәм таза . . Кыз, тагын бер мәртәбә гажәпкә калдырып, салмак кына атлап килде дә Хәлимнен кулыннан тотты, аннары сак кына тышка сөйри башлады... Егет карышмады. Бу минутта анын каршылык күрсәтерлек көч- егәрлеге дә, ният-теләге дә юк иде. Алар аланга килеп чыктылар. Үпкәләргә кереп тулган саф урман һавасына тончыга язып калды Хәлим. Бераздан тәненә ниндидер рәхәтлек, жинеллек инә башлады Мәрт йокысыннан уянырга теләгәндәй, кискен генә башын чайкап куйды. Әмма ул уяна алмады, каршысындагы манзара, стенага эленгән картина кебек, шул килеш бер үзгәрешсез калды... Шулай да, бер үзгәреш бар иде бу картинада: ике алачык арасын-дагы корылма каршына озынча өстәл куелган. Анда төрледән-төрле татлы ризыклар, кайнар ашлар, сөт чүлмәкләре тезелеп киткән. Ин мөһиме, озынча өстәлне ике яклап ниндидер кешеләр утырган... Әнә—бер-берсенә капма-каршы ике әби урнашкан. Кичәге сәер жаннар... Шунда ук ике ир кеше күзгә чалына. Алар алларына куелган балчык савыттан агач кашыклар белән тыныч кына аш-шулпа чөмерәләр. Ара-тирә өстәлгә жәеп салынган яшел суган кыякларын учлап алып, умырып ашый башлыйлар. Каткан ипи кисәкләрен шулпада жебетеп кабалар—бу да сәер тоелды Хәлимгә “Кемнәр болар9 Мин кайда?”—дип уйлап өлгермәде, Хәлимне әлеге өстәлнен бер башына китереп тә утырттылар. Анын ашы әзер иде инде Хәлимне алып чыккан кыз үзе өстәлнен аргы башына барып утырды Әллә тамагы ачканга, әллә урман, табигать һавасы тәэсир итте, Хәлимгә аш тәмле тоелды. Беренче тәлинкәне шыбырдатып чөмереп куйды, икенчесен сорап алмакчы булды. Әмма телен әйләндереп сүз әйтә алмады. Хәлим тагын бер инанды: ул телсез калган иде Аны анладылар. Кыз, сикереп торып, Хәлимнен тәлинкәсен алды, бераздан пар-бу бөркеп торган кабыклы бәрәнге алып килде Хәлим тәмам туйды Әмма, бу урман “пәриләрен” рәнжетмәскә теләп, бәрәңгене соңгы тамчысына кадәр ашап бетерде. Аннары алдында торган балчык касәдәге җылымса сөтне эчеп куйды Өстәл артындагылар авызларына капкан ризыкларын тыныч кына чәйнәүләрендә булдылар Хәлим мондагы кануннарны белми иде әле Киләчәктә "Күпме тизрәк ашасаң, көчен шулкадәр тизрәк бетә”,— дигән сүзне карчыклар теленнән күп мәртәбәләр ишетәчәк ул Иртәнге аштан сон ике ир кеше, ишарәләп, Хәлимне алан эчендәге басуга чакырдылар Анын “албастылар” тоткынлыгындагы тормышы әнә шулай башланып китте. Бу тормышны “тоткынлык” дип әйтеп булмыйдыр Хәлимне беркем дә тыймады, сакламады Әллә шулай тоелды гына микән9 Хикмәт шунда анын күңелендә сагыну хисе, ан-зиһенендә качу уе бөтенләй юк иде Ул бу тормышын бик табигый дип таба, салмак кына агып ятучы гомер яшәешен шулай булырга тиешле итеп кабул итә. Үткән белән иң мөһим җеп-тамырлары өзелгән, рухы бастырылган, теле алынган хәлдә яшәде дә яшәде ул Ә көннәр бер берсенә үтә дә охшаган иде иртән кояш белән торасың, кое суында бит чылаткач, ашап аласын да кыр яисә урман эшенә китәсен Кичләрен сон гына кайтасын, кайткач та утар тирәсендә эш табылып тора Кичке караңгылык биек чыршы түбәләренә кагылу белән, кереп ятасың. . Беркем белән сөйләшү, аңлашу, аралашу юк Теләк тә юк... Хезмәт авыр түгел Арттан куучы, аз эшлисен, аз күтәрәсең, диюче юк. Күпме булдыра аласың—эшлисең, күпме күтәрә аласың—күтәрәсен Хәлимнен тәненнән ташып торган көче ярап куйды. Бергә эшләүче ирләр шактый арыклар, хәлсезләр иде. Алар ярты көн эшләгән эшне бер сәгатьтә эшләп куя иде Хәлим. Башта ана төксә генә, хәтта, шикләнебрәк карап йөргән ирләр бераздан Хәлимне үз иттеләр. Хәлим моны күнеле белән тоеп, кайчакта күзләренә карап белә иде . Баштарак томанлы, җансыз-иясез күренгән күзләргә ниндидер мәгънә кергәндәй булды, беленер-беленмәс кенә нур кунды. Хәлимгә алар менә-менә сөйләшеп китәр кебек тоела иде. Ул чакта Хәлим үзенен кол хәлендә калганын андап җитмәгән иде шул; хәзер генә ул. аккыллыланып. барысын да күздән кичереп утыра. Ә ул вакытта Шулай да. Хәлимнен урман эчендәге яшерен утарда үткәргән көннәре бөтенләй үк мәгънәсез булмаган икән. Ул төгәл белә: утардагы теге сәер кыз белән алар арасында нидер булды.. Тик нәрсә булганын Хәлим тиз генә хәтеренә төшерә алмады... .. Шифаханә түшәгендә яткан Хәлимнен башы, тимер кыршау белән кыскан кебек, әрнеп авырта башлады. Ул, ан-зиһененә берьюлы ишелеп төшкән хатирәистәлекләрдән арып, башын мендәр астына тыкты да изрәп йоклап китте. Ләкин ул бу урман тормышыннан төшенә качып та котыла алмады. Анда да шул ук кол ирләр, яртылаш җиргә иңгән шыксыз алачыклар, кычкырып арттан ияреп йөргән сарык бәрәннәре, арык атка аркан белән тагылган терке ботаклары Тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр, кино тасмасында алышынып торган кадрлар кебек. Хәлимнен күз алдыннан үтеп тордылар. Шунда... бер кызык хәл булып алды. Кино күрсәтү аппаратына лента тыгылып калганда экранда калтыранган бердәнбер кадр кебек, Хәлимнен хәтер лентасында ниндидер бер мөһим күренеш катып калды, дөресрәге, менә өзеләм, менә өзеләм дигән кебек, дерелдәп, калтырап тора башлады. Бу дерелдәвектән Хәлим кемнеңдер йөзен шәйләп калды. Ул—теге вакытта урманда аны каршы алган озын кара чәчле, шундый ук кара, ай кашлы, күк-зәңгәр күзле, яшь, сылу кыз иде. Кызның сурәте бераз җансыз килеш, өянәк тоткандагы кебек калтыранып торганнан сон, тагын кузгалып китте, йөри, йөгерә, сикерә, уйный-көлә, җырлый- бии башлады... Шунда Хәлим барысын да кабат исенә төшерде: аның күңелендә ниндидер бик газиз, бик кадерле бер хис яңарды, ул. хәтере кайтканнан сон беренче мәртәбә үзенең йөрәге барлыгын тойды... XV өннәрдән бер көнне албасты карчыклар юкка чыктылар, бер атна чамасы утарда күренмәделәр. Карчыклар утарда яшәгәндә дә Хәлим аларны бик сирәк күрә иде. Ул үзе өчен башта ук ачыклап куйды: шушы урман затларының кара сихеренә эләккән ул. Тик төгәл генә аныклап та, хәтерләп тә бетерә алмый: Каян килгән ул? Кайчаннан бирле монда яши9 Бу карчыкларга, кара урман эчендә югалган бу шомлы алан-утарга анын язмыш йомгагы ничек килеп бәйләнгән? Карчыклар үзләрен бик сәер тоттылар. Хәлим белән аралашмадылар. Ул тулысынча утарда яшәүче ике телсез-әпә ир карамагында калды. Иртәнге һәм кичке аш өстәлен карчыклар янында яшәүче үсмер кыз әзерли. Өй-алачык тирәсендәге хуҗалык эшләре дә шул кыз өстендә. Хәлим башта ук игътибар итте: утарда беркем дә сөйләшми. Мал- туар. кошкорт тавышы гына һәм әллә нигә бер күренеп ала торган ниндидер йолкыш этнен ялкау өреп куюы гына бу җәһәннәм тишегендә җан ияләре яшәвен белдереп тора. Юк ла. сөйләшәләр икән. Теге яшь кыз еш кына үзалдына сөйләшеп йөри. Кайчакта урмандагы агачлар, куаклар, чәчәкләр яисә бозау-бәрәннәр белән сөйләшеп, әвәрә килә ул... К Карчыкларның тәртип-гамәлләре Хәлимне шундук шикләндерде Кара сихер белән өртелгән бу урман дөньясынын өрәкләре итеп күрде ул ал арны. Карчыклар белән очрашмаска тырышты, юл-сукмаклары туры килсә дә. читкә тайпылып, урау юлдан китә тоган булды Бу ике сихерче җәйге бер төндә урман уртасында кара мәче яндырдылар Очлары киртләнгән озын таякнын бер башын җиргә кадап куйдылар да очына тере мәче элделәр. Мәченен өзгаләнеп кычкыруына бөтен урман сискәнеп тын калды, хәтта, кичкә табан тавыш чарларга яратучы чикерткәләр дә җырларын җырламас булдылар Соныннын карчыклар, янып-көеп беткән мәче сөякләрен селки- селки, төн уртасына кадәр утар аланын төтәсләп йөрделәр, бу зәхмәтле урынга кара сихер иңдерделәр Ул төнне утарда беркем дә йокламады. Алачык-өйләргә. абзар- кураларга. агачкуакларга уралып калган сасы истәнме, карчыклар башкарган шомлы-сихерле йоладанмы, әпәләр дә төн буе ынгырашып. ухылдап чыктылар, карчыклар ягыннан да "медер-медер" сөйләшкән тавышлар ишетелеп торды... Иртән торып чыккан һәркемнен күзенә алан уртасында үсеп утыручы ялгыз тупыл агачына эленгән мәче үләксәсе чалынды. Теге ике әпә дә. урманга эшкә китәр алдыннан, озак кына шул якка карап тордылар, карчыклар янында яшәүче кыз да. шул якка карый-карый су алганда, чиләген аягына төшереп, берничә көн аксаклап йөрде ...Бердәнбер көнне урман албастылары тагын китеп югалдылар Шуннан файдаланып. Хәлим утарны урап чыкмакчы булды Үзенен сәер хәл-халәтенә жавап табар кебек иде ул бу кечкенә сәяхәтеннән Ин элек ул үзләре яшәгән алачыкны урап, әйләнеп чыкты Саман диварлар эченә яшерелгән тар. караңгы бүлмәләрдән салкынча шом бәреп тора. Тәрәзәләр урынындагы тишекләр йотам-йотам дип торган дию авызын хәтерләтәләр. Карчыклар ягындагы ишек төбендә матур-матур чәчәкләр, куаклар үсеп утыра, җир-сукмак та пөхтә, чиста итеп себерелгән Һәр жирдә кызлар кулы тигәне сизелеп тора. Агачтанагачка эленгән бауларга юылган керләр эленгән Жепләргә тезелгән гөмбәләр, балыклар да бихисап күп. алар үзләре ниндидер бәйрәм күренеше тудыралар Күршедә генә кечерәк алачык. Анда беркем дә тормый Һәрчак бикле ул. тәрәзәләре дә күренми Бу алачыкка ике карчыктан башка беркемнең дә кергәне юк. Хәтта яшь кызның да. Хәлим алачык ишегенә колагын куеп тыңлап карады: әллә нинди шомлы тавышлар, ырылдау, улау, чинау, чыелдау авазлары ишетелгәндәй булды. Алачык ишегенә ниндидер тамга тырналган. Бу билге бик сәер—түгәрәк-божра уртасында тәре, тәре үзегендә чөй кагылган Нәрсәне белдерә ул тамга' Хәлим бу хакта белми, белә дә алмый, белергә теләми дә Чөнки аның хәтере—бер атналык кына. . Урман эчендәрәк берничә җир өй. Берсендә ике телсез, әпә ир тора, икенчесендә ашлык, азык-төлек саклана. Аның җир идәне астына олы баз төшеп китә. Әпәләрнен өе гар. тынчу, сасы Анда Хәлим озак кала алмады, ике катлы сәке белән гар гына өстәлгә, берничә бүкәнгә күз йөгертеп узды да. ашыгып кире чыгып китте Суган-сарымсак исе катыш тирләгән аяк сасысыннан анын күңеле болгана башлаган rue инде. Өченче җир өйдә—кара мунча. Халим ул мунчаны шунда ук үз итте Жәйге ару-талчыгудан, кышкы салкыннан саклап торган бердәнбер оҗмах почмагы иде ул угардагылар өчен Абзар-куралар тирәсендә дә шактый юанды Халим. Лапас эчендә өчме-дүртме бозау ябулы ята. Сыерлар урман буенда, көтүдә, ахры Аранда арык кына бер ат тора, шунда ук арба-чаналар. утын кискаләре. арырак- салам, печән чүмәләләре Боларның барысы да ике рәт киртә белән әйләндереп алынган Хәлим бозаулардан учын ялатып торган арада каяндыр йөнтәс эт килеп чыкты Килеп тә чыкты Хәлимнең солдаттан киеп кайткан ботинкасыннан тарткалый да башлады. Хәлим аны чак-чак кына куып җибәрә алды. Эт аны алан уртасындагы тупыл агачына табан чакырган кебек кылана иде. Хәлим, үзе дә сизмәстән, әлеге эт артыннан шул якка табан атлады. Кырга чыкканда тирән чокырга эләгеп егыла язды. Ул шунда гына аңлады: әлеге тигез чокыр аланны урталай бүлеп тора икән Якынрак барган саен Хәлим ныграк төшенде—бу чокыр-канауны тупыл турысында урталай бүлеп, алан аркылы тагын бер тирән, тар чокыр үтә. Хыял кошына атланып өскә, болытлар катына менгән очракта бу алан бик мәзәк күренер иде Карчыкларның сихер алачыгы ишегенә тырнап сызылган тамганын зурайтылган сурәте төшерелгән бит бу аланга! Түгәрәк эчендә тәре, уртада агач! Хәлим хәтер ташы астында чак-чак сулыш алып яткан ан-зиһене белән тоеп белә: бу— зәхмәти тамга һәм бу зәхмәткә анын үзенен дә турыдан-туры катнашы булырга тиеш. Әнә ул—мәһабәт тупыл агачы Хәлим әллә каян гына аныша: тупыл—шул ук Туба агачы, оҗмах үзәгендә үсеп утыручы Мәнгелек Агач, Дөнья Кәүсәсе, Яшәү умырткасы.. Каян белә сон ул бу хакта? Күрәсен. Изге Китап белән кергән иман шартларын, Коръән образларын сихер-зәхмәт тә йолып, юып бетерә алмагандыр... Тупыл ботагына эленгән кара мәче үләксәсе җилдә талгын гына тирбәнеп тора. Анын янәшәсендә башка үләксәләр: каргалар, чыпчыклар, елан кабыклары, бүре тиресеннән тегеп эшләнгән курчаклар Шунда ук төсле тасмалар, бау-жепләр. Тупыл янында баткак саз бар икән Ныклабрак караган кеше күзенә чалынмый калмый—җир астыннан, тупыл төбеннән, тамырлары калкынып-тырпаеп торган урыннан чишмә саркып тора. Шул урынны казып, балчык чүлмәк куйганнар... Чишмә үзенә ничек кенә тартып торса да, Хәлим тупыл яныннан китәргә ашыкты Мондагы кара сихер аны тотып калыр, әллә нинди афәтләргә дучар итәр кебек тоелды аңа... Шул китүдән ул аланның аргы башында тотып алынган бакча- ындырларга барып чыкты. Алар уртасында тагын бер кое, анын төбендә су чиләкләре тора. Шунда ук маллар өчен ялгашлар, ниндидер таш төрбәләр, азык-төлек сарайлары, базлар, вактөяк келәтләр... Төп алачык-абзарлардан аерымрак урнашкан бу төбәктә беркем дә тормый. Тик ара-тирә, бигрәк тә көзге эшләрнен кызу вакытында әпәләр кунып калгалыйлар. Бу вакытта алар ризыкларын да үзләре хәстәрли. Ашауга талымсыз бу ирләр. Бервакыт Хәлим аларнын елан ите ашап утырганнарын күрде. Кайчакта, урманда эшләп йөргәндә яисә ау вакытында, бу әпәләр капкынга эләккән киекләрне чистартып, йолкып та тормыйча учак өстенә куялар иде Хәлим үзенен сыек акылы белән аңларга, үз-үзенә төшендерергә тырышты Бу—төш түгел, өн бу. Ана менә шушы дөньяда яшәргә кирәк. Ул. кичә генә туган сабый бала кебек, берни дә белми. Ләкин ул тоя, сизә—моңа кадәр ниндидер олы дөнья булган, ул күп нәрсә белгән, бик күп кешеләр белән аралашкан. Нинди дә булса эш башкарганда ул ачыктан- ачык тоя—бу эшне анын эшләгәне бар иде инде... Ләкин берни дә кыла алмый Анын хәтере югалган, теле алынган, күңеле шыр ялангач калган. Хәлим үзенен йөрәк тибешен сизә, анын кан тамырларында кызгылт, җылы кан тибә, аяклары җир катысын тоя, куллары сизгер, күзләре үткен Хәлим тагын шуны төгәл белә: ул—Кеше! Ул—адәм баласы! Әнә теге әпәләр кебек, әнә теге кызый кебек, ниһаять, теге карчыклар кебек.. Юк ла! Бу карчыклар кеше түгелдер, ниндидер башка төрле рухи затлардыр, кара сихер ияләредер. Шушы берничә атна эчендә дә Хәлимнең сынап торганы булды, бу карчыклар янында анын башы әйләнә, күнеле болгана, болай да зәгыйфьләнеп калган ан-зиһене бутала башлый. Хәлим кайтып кергәндә көндезге табын җыештырылган, өстәл өстендә анын өчен махсус калдырылган, өсте каплаулы итле шулпа белән өстенә калын итеп киселгән ипи телеме куелган сөт чүлмәге генә тора иде Күп йөрүдән, күп уйланудан Хәлимнен тамагы бик ачкан иде. ул өстәлдәге ризыкларны ялт иттереп куйды. Рәхмәт йөзеннән, баш селкеп булса да куяр өчен, утар тирәсеннән хужабикә кызны күзләп карады әмма, таба алмыйча, салмак кына торды да абзарга кереп китте Тынгысызланып пошкырына башлаган арык атны cv эчәргә алып барасы бар иде анын XVI л көнне Хәлим гадәттәгечә иртә торды Кош сайравы басыла башлаган вакыт. Анда-монда гына чыркылдап куйган ялгызак кош тавышына игътибар итеп тә тормыйча. Хәлим тиз-тиз генә жыенып. тышка чыкты Урман арасына көн яктылыгы сонрак инә Күк йөзе яктырып беткән инде, ә урман куелыгындагы алачык тирәсе һаман әле төн пәрдәсеннән арына алмый җәфалана Жәй уртасында гына була торган хәл: һавага салкынлык керә, үләнгә чык мул төшә Хәлим бер мизгелгә генә тукталып, күк йөзенә карап алды да коега табан китте Әмма, берничә адым атлауга ук. баскан урынында катып калды. Анын әле уянып та. ачылып та бетмәгән күзтәре кое янындагы шәрә кыз гәүдәсенә тап булып, шар ачылган килеш хәрәкәтсез калдылар Күзләрдән күрә, гәүдә әгъзалары да кыимшанмас буллы Хәлим, утарда пәйда булган көнне үлән кайнатмасы кертеп биргән кыз кое бурасына беркетелгән ялгашта юынып тора иде Анын хәрәкәтләре шулкадәр салмак, нәзберек иде ки. зифа тәненнән, учларыннан, бармак араларыннан агып төшкән су тавышсыз-тынсыз гына яшел чирәм өстенә тамып тора. Кыз шулкадәр мавыгып юына. ул. башын артка чөеп, учларындагы суны йөзенә коя. аннары шул су агымына ияреп, кулларын бөтен тәне буйлап шудырып төшерә Бу куллар башта йөзләрен сыпырып үтә, аннары кызнын зифа, озын муены буйлап аска төшә башлый, калку, тулы күкрәкләре тирәсендә бераз иркәләнгәннән сон. биленә юнәлә һәм ике бот аралыгына кереп югала Хәлимнен кызны, күп булса, дүртенче-бишенче мәртәбә генә күрүе иде. Кайчан күрсен ди ул! Иртә таннан эшкә—урманга, кышкылыкка утын әзерләрзә чыгып китәләр. Көндезге ашны—ике сынык ипи белән берничә бәрәнге яисә какланган ит телемен, өстәп бер шешә сөтле үлән чәен—үзләре белән алалар Кич тагын сон кайгыла Кичке ашны карангыда гына капкалыйлар да түшәкләренә кереп егылалар Хәлимгә кадәр яшәгән ике ир аерым торалар Хәлим әлегә кадәр андый алмый нигә аны алачыкта тоттылар икән’’ Шул ук алачыкта Хәлимне урманга алып кергән карчыклар белән әлеге кыз да яши Атарга керү ишеге генә башка. Хәлим айнып киткәндәй булды әйе. шушы урман дөньясында менә инде берничә атна яшәвенә карамастан, ул бу кызны бик сирәк күрә иде Кыз юынды да юынды Хәлим, тычкан сагалаган мәче кебек, һаман да бер халәттә, бер мыскал да кузгалмый тора бирде Анын йокысы тәмам ачылып бетте Ул үз хәленнән кыенсына да башлаган Иде инде Менә ул, кире борылып алачыкка кереп китәргә уйлады Әмма атлау өчен аякларын алыштырып куюы булды, сукмакта яткан коры ботакнын шартлап сынуы булды Иртәнге тан балкышы яктылыгында сула коенучы кызнын куллары асылынып калды, учындагы су. зифа тәненә килеп җитә алмыйча, үлән өстенә агып бегте Кое янында торган сихри сын салмак кына алачык ягына борылды. Хәлим дә алачыкка таба борылып беткән иде Әмма шул килеш тә кызнын карашын тоеп алды; тоймаслык та түгел: бу караш учакта кызган ук очы кебек, анын аркасын яндырып көйдереп керә иде Хәлим алачыкка ничек барып җиткәнен, ничек кергәнен сизми лә калды Бераз һуш җыйганнан сон. аланга чыга торган түгәрәк ишек янына килде, тышка күз салды Әлбәттә, аны бу мизгелдә бары тик теге У кыз гына кызыксындыра иде. Тик бу юлы кое буе буш иде. бары тик анын тирәсендә җәелеп яткан яшел келәмдә су тамчыларының иртәнге кояш нурларында җем-җем килеп елмаешуы гына күнелгә ниндидер җанлылык, күтәренкелек биреп тора. Шушы көннән башлап Хәлим кызны оныта алмады. Нәрсә генә эшләсә дә, кая гына барса да һаман шул кыз турында уйлады. Үтә күренмәле зифа гәүдәсе, кояш нурлары кагылуга да калтыранып куя торган нечкә биле, калку нәфис күкрәкләре, биленә җитеп үскән куе кара чәчләре күз алдына килә дә баса.. Хәзер анлый Хәлим: анын бит гомер тактасы, язмыш кенәгәсе буп-буш булган ул вакытта. Үткәне убылып әллә кая киткән, киләчәге... Ә менә, яшәеш көнендә аның өчен бердәнбер матурлык шушы сихри урман кызы булган Ләкин ничек кенә тырышса да, Хәлим кызны бик сирәк күрә иде Кайчакта иртәләрен бергә ашыйлар, кайчакта кичен кайтмаган сыерларны куарга чыгалар. Шулай бердәнбер көнне сыерлар кайтмый калды. Карчыкларның шомлы пышылдашуын, ирләрнең озаклап урман авызына карап торуларын күргәч. Хәлим уйлап куйды: нәрсәдер булган сыерларга. Гадәггә. маллар күршедәге калку аланлыкта йөриләр, урман эченә бик кермиләр. Бу юлы аларны ни дә булса куркыткан ахры, әле генә күз алдында йөреп яткан ике сыер кинәт кенә юкка чыкты да куйды. Карчыкларның калкурагы ишарәләп кенә кызны чакырып китерде. Аңа. кулындагы таягы белән сыерлар аланына төртеп күрсәтә-күрсәтә, ашыгып нидер сөйләргә кереште. Кыз дәшмичә генә тынлап торды да. аңладым дигән кебек, башын кагып алды, аннары Хәлим янына юнәлде. Хәлимнең йөрәге ешрак тибә башлады, тәнендә каны котырынды, уч төпләре тирләп чыкты. Шулай да ул читкә тайпылмады, каушавын сиздермәде. Кыз Хәлим янына килеп житте, уң кулын сузып, үзенең нәзек бармаклары белән Хәлимнең көрәктәй кулыннан тотты, аны урманга таба тартты... —Әйдә киттек... Хәлим... Хәлим, ниндидер көчле гипнозга эләккән кеше кебек, теләсә-теләмәсә дә, кыз артыннан кузгалды. Бераз баргач, кыз кулын ычкындырды, аннары, күз ачып йомганчы, урман куелыгында юк та булды... Кызның житезлегенә. елгырлыгына сокланып, гаҗәпләнеп торырга Хәлимнен вакыты юк иде. Ул да йөгерә-атлый урман эченә барып керде, агач араларыннан кыргый жәнлек кебек •‘шуышучы" кызны күреп алды Әйе, кыз бу минутта шуышып барган чын киек кебек иде Ник бер “шарт" иткән тавыш чыксын' Әнә Хәлимнең аяк астында тәмугь кисәүләре янган тавышлар чыгып кала. Анын авыр солдат ботинкаларына юан агач кәүсәләре дә түзми—баскан саен шапылдап яисә ухылдап калалар... Кызның аягында кунычы тезгә кадәр күтәрелгән җиңелчә тире итек, бу итек табанына юка агач кагылган. Озын күлмәк итәкләре һава кебек жинел. аның чабулары, куакларга эләгеп, ачылып-ачылып китә, шул вакыт анын матур, зифа аяклары балкып күренеп кала. Хәлим барган унайга һич алдына карамый, кызның әнә шул аякботларына карап бара, бу күренештән үзенчә тәм таба, күңелендәге шомлы бушлыкны тутырырга тырыша иде... Иелә-баса. мәче кебек кача-поса, урман эченә кереп барган кыздан ничек тә калмаска кирәк иде. Ә кыз "эһ” та итми бара.. Җендер бу... Хәлим тәмам арыды, бераздан аны инде кызның шәрә ботлары да кызыксындырмый иде. Ниһаять, кыз туктады.. Бармагын ирененә куйды. —Tc-cL— Алдагы яктылыкка ымлады. Үзе, алдындагы балан куагын ике якка аерып, алга карарга кушты. Хәлим, аланга бер күз салу белән ах итте Кечкенә аланлык уртасында бер сыер тора. Икенчесе яткан. Ятканы, ыңгырашкан кебек, мөгрәп куя... Кыз икенче бер якка төртеп күрсәтте. Хәлим күпме караса да. берни күрмәде Берни күрмим дигән кебек, жилкәсен сикертеп кшы Кыз тагын күрсәтте. Хәлим, нишләсен, тагы башын сузып карады Бөтен аланны жентекләп күздән кичереп чыкты Ниһаять, әнә анда берничә әрем башы селкенеп куйды. Юк ла. нинди әрембашы булсын, ниндидер җәнлекләр бит болар. Бүреләр9 Бүреләр! Хәлим үз ачышыннан үзе куркып, сискәнеп китте. Хәтта, читкәрәк тайпылгандай булды. Кыз моны шундук сизде Матур иреннәрен жәеп. елмаеп куйды Әмма бу елмаю озакка бармады, кызнын йөзе кискен тартылып, ул тагын алга—алан уртасында мөгрәп торган сыерларга төбәлде. Менә ул алга омтылды. Хәлимгә, ишарә белән, урынында калырга кушты. Шулай да. якында гына яткан калын күсәккә ымлап күрсәтте Ал. янәсе, кирәк булуы бар.. Үзе әллә каян гына кин пычак тартып чыгарды, аны авызына кабып, аланга табан үрмәләп китте Хәлим берүзе ут йотып калды. Кыз үрмәләде дә үрмәләде. Менә ул сыерларга якынлашты. Сыерлар моны сизенде, ахры. Кыймылдаша, тынгысызлана башладылар, җирдә ятканы бигрәк тә ачыргаланып мөгри, бер-бер зыянга тарган. ахры Сыерлардан ун-унбиш адым читтә утырган бүреләр дә нидер сизенде, алар, берәм-берәм, чиратлашып, утырган урыннарын алыштырдылар Ниһаять, кыз сыерлар янына барып житге. Барып та җитте. торып та басты. Хәлимнен жаны табанына төшеп тә китте "Ник күренде инде ул. хәзер башын ашыйлар бит моның!” дип уйлап бетермәде, бүреләр читләтеп-читләтеп алга кузгалдылар. Үзе дә сизмәстән, күсәген күкрәгенә кысып. Хәлим дә алгарак омтылды. Ул. "ә” дигәнче аланга чыгып, үлән арасына ятты. Бүреләр кызга ташланса, биш-алты сикерүдә барып җитәчәк У л - „ с Кыз үзен бик сәер тотты. “Менә мине күрегез . дигән кебек арлы бирле узды да. үзе бүреләргә каршы килә башлады Тешләрендә—ике яклы пычак, түшенә күтәрелгән кул бармаклары киереп ачылган Бүреләр ана каршы ике яклап киләләр иде Кыз әле берсенә, әле икенчесенә карап ала. Менә ул иелә башлады, тәмам җиргә чүгәләп бетте, аннары, дүрт аяклап йөреп китте Шулай кул-аягында торган килеш бүреләр каршында пәйда булды ул. Хәлим нишләргә дә белмәде Ары-бире каранды Кулындагы таякны тагы да җайлабрак тотты. Әмма алгарак барырга батырчылык итмәде Тешләренә пычак кыстырган килеш, кыз бервакыт әллә нинди ямьсез тавышлар чыгарып ырылдый башламасынмы' Бүреләр моны көтмәгәннәр иде. ахры, туктап калдылар, әмма бик азга гына туктаган булып чыктылар, әле уннан, әле сулдан урап, кызга табан шуыштылар Кыз тагы да хәтәррәк ырылдады, күзләрен чекерәйтеп, мангаен теге бүреләрнен мангайларына терәп диярлек, шыншый-шыншый ырылдады ул. Алар арасында ике-өч адым гына ара калган иде инде Башын боргалый-боргалый, чәчләрен тузгытып, куллары белән үзән йолкый-йолкый бәргәләнгән кызга карап, бүреләр дә каушабрак калдылар, ахры, бераз арткарак чигенделәр, ничек килгән булсалар, шулай ук шуышып злекке урыннарына барып утырдылар Кыз да тынычланды, әмма урыныннан кузгалмады Тыныч кына ырылдап тора бирде Бераздан күзләрен бүреләрдән алмыйча гына Хәлимгә дәште: —Китмиләр . Әзер булып тор Хәзер башлана Шулвакыт Хәлимнен күз карашы ияреп өлгерә алмый казган бер хәл булды Кыз. ияген алга чөеп, күккә карап, ачы итеп улап җибәрде —У-у-у! А-а-а!..Ау-у-у!. Аннары сикереп торды да бүреләр өстенә ташланды Бүреләр моны көтмәгәннәр иде. ахры Кыз ике-өч сикерүгә, алгарак чыгып утырган баш бүре, тешләрен ыржайтып, ырылдап алды да. башын бер якка кискен тайпылдырып. куаклар арасына кереп чумды Анын артыннан икенчесе иярде Кыз. бер улап, бер кычкырып, бүреләр басып торган урынга барып җиткәндә, качып киткән ерткычларның ырылдавык тавышлары басылган иде инде. Баш бүре таптанып торган җиргә барып җиткән кыз, үкереп-улап шул урындагы үләннәрне, вак куак үсентеләрен йолкый башлады. Хәлимнең күнеленә шом йөгерде: куркуыннан акылыннан шашканмы әллә бу кыз9 Ялгызы бүре көтүенә каршы бармас иде, аз гына акылы булса.. Хәлимнен шомы артканнан арта барды, чөнки кыз жир тырный-тырный, улавыннан туктарга җыенмый иде Хәлим үзе дә сизмәстән кыз янына омтылды. Бүреләр кереп киткән ешлыкка тагын бер мәртәбә караш ташлады да, сак кына басып, аланга юнәлде. Хәлим барып җиткәндә кыз бераз тынычланган, әмма һаман да шыңшуыннан, ыңгырашуыннан, инрәп елавыннан тукталмаган иде. Хәлим, тезенә чүгәләп, сак кына кызның иңбашына кагылды. Кыз аның кулын тоймады. Юк, тойган икән, сулкылдавын жинә алмыйча, дымлы йөзе белән Хәлимгә табан борылды. Хәлим сак кына аны үзенен куенына кысты. Кыз моны тойды. Җиргә таянып торган кулларын бушатып, Хәлимне кочаклап алды, аннары чын кешеләрчә, чын кызларча чыелдап елап җибәрде. Хәлим нишләргә дә белмәде Әмма ул бу вакытта кызны тынычландырырга кирәк түгеллеген белә иде. “Әйдә, еласын, яшь белән бергә бөтен куркуы, кара коты чыгып бетсен”,-дип уйлады ул. Үзе йомшак кына кызнын озын, куе чәченнән сыйпап торды Ниһаять, кыз тынычланды. Башын күтәреп, Хәлимнен күзләренә тутырып карады. Йолдызлы-айлы күк кебек тирән, чиксез иде бу күз карашлары. Гүя юеш күк йөзе читеннән якты кояш чыгып килә. Ул болытларны кысрыклый-кысрыклый күкнең икенче читенә узды, кара пәрдәне күтәреп, нурларын иреккә чыгарды. Дөньяга ургылып яктылык килеп керде. Кызнын шар ачык күзләре тарая башлады. Менә озын кара керфекләр калтыранып алдылар, ярым ай кебек кашлар дулкынланып киттеләр... Кыз. Хәлимнен күзләреннән күзен алмыйча, рәхәтләнеп елмаеп җибәрде... Алар, бер-берсенә тотынышып, торып бастылар. Кыз салмак хәрәкәтләр белән Хәлимгә ишарәләп дәште: —Хәлим... Аннары уң кул очын күкрәгенә куеп, үз исемен әйтте: —Май-йа... Хәлим, төшенүен белдереп, кыз артыннан кабатлады: --Май-йа... Сыерларга әллә ни зыян тимәгән иде. Берсенең муены ертылган, икенчесенең арт саны умырылып төшкән. Әмма сөяк-санаклары зыян күрмәгән, кан да егәрлек-хәл китәрлек күп акмаган. Хәлим белән Майя ятып торган сыерны “һай-һай”лап торгыздылар да кайтыр сукмакка төштеләр. Хәлимнен йөрәге урынында түгел. Ул һаман-һаман артына борылып карый. Бүреләр иярмәгәнме, янәсе. Кыз моны сизенде, ахры. Тыныч кына әйтеп куйды: —Хәзер килмиләр инде алар. Ачлыкны курку җиңде Куркуны берни дә җинә алмый. Ул—урманда ин зур көч. Син дә курыкма. Курык- масаң—берни дә булмас... Хәлим Майядан беренче урман “дәресе” алды. Соклануын яшерә алмыйча, ул юл буенча Майяным күзәтеп барды. Кичке энгер-менгердә дә әнә ничек матур бит ул! Йөзендә кырыслык, горурлык катыш тәккәберлек бар-барын, әмма алар да матурайта гана бу урман кызын. Кай арада чәчләрен артка җыеп, бөтереп куйган, баш очына аклыкаралы буй тасма бәйләгән. Тасманың алгы өстенә ылыс кыстырган. Артыш ботыгы! Җен-пәриләрдән, зәхмәт-сихердән саклый торган артыш бит бу! Менә кызык... һич кенә дә Хәлимнен башына сыймый иде: ничек шушы яшь сылу кыз бүре өерен куркытып жибәрә алды сон? Ырылдап кына куркытып кара син аларны!.. Ниндидер хикмәт бар монда... Сер бар. сихер бар Хәлим гагы уйланды: каян гына белеп бетерә икән бу кыз урмандагы бихисап күп сукмакларны*’ Әнә—сыерлары да белә тагын, кирәкле сукмакны үзләре сайлап, акрын гына атлыйлар да атлыйлар Ара-тирә генә мөгрәп куялар. Савылмаган сыер гына шулай кычкыра Хәлимнең уйларын укып барган диярсен. Майя йөгереп барып, артта баручы сыернын имчәкләрен капшап карады Аннары Хәлимгә борылып, алдагы сыерга төртеп күрсәтте: —Сөтен эч. Үзеңә дә хәл керер, сыерга да жинеләер,—диде. Хәлим аңламады. Ничек инде—эч... Кем савып бирә0 Савыты да юк бит әле анын... Ул икеләнеп, уйланып торган арада Майя арттагы сыер янына килеп, анын астына ятты, аннары, башын калкытып, җиленне учлап тотып, бер имчәкне авызына капты Хәлим, гаҗәпләнү катыш кызыксынуын җинә алмыйча. Майя янына тезләнде. Кыз исә. имчәкне авызыннан аермыйча гына икенче сыер ягына ишарәләде. "Бар. им”, —янәсе. Хәлим үзенен тәнен үзе тоймыйча, аягына басты, алдарак туктап калган сыер янына барды. Йөзен чытып кына анын астына сузылып ятты һәм йөзенә тияр-тимәс торган кытыршы имчәкне авызына капты Суырырга тырышып карады. Сөт килмәде Көне буе ялан себереп йөргән имчәктән әчкелтем үлән исе килә иде. Хәлим куллары белән җиленне кыскалый башлады. Ниһаять, беренче сөт тамчысы анын теленә агып төште Аннары икенчесе, өченчесе Бераздан Хәлим тәмам җайлашып җитте Ул бер ритмга төшеп, салмак кына имә башлады. Җылы сөт анын бөтен тәненә шифа биреп, агылды да агылды. Әмма бу рәхәтлек озакка бармады Кемдер анын инбашына кагылды һәм: — Йә. җитте, әбиләргә дә калсын,—диде. Хәлим, битләренә, муен-түш тирәләренә чәчрәгән сөт тамчыларын сөртә-сөртә торып басты. Тагын кузгалдылар. Сыерларга җиңел булып китте, ахры -Адымнарын тизләттеләр. Үзләренә дә хәл керде. Шул кузгалудан башка туктатып тормадылар, кайтып та җиттеләр Утарга керә торган аланлык авызында аларны әбиләр көтеп тора иде Кыз озак сөйләшеп тормады, Хәлимгә борылып та карамыйча, алачыкка кереп китте. Хәлим сыерларны лапаска ябарга булышты Әбиләр йөгерә-йөгерә сыерларның җәрәхәтләрен дәвалый башладылар Хәлим нидер сорашырлар дип көтсә дә. беркем бер авыз суз чыгармады Бераз таптанып торганнан сон. ул үз ятагына юнәлде Яткач та озак йокыга китә алмады Әбиләрнең сыер савып, өшкеренеп йөрүен тынлап ятты Майя хакында уйланды Нинди кыз ул? Әбиләрнең кызы түгел ул Бик яшь бит Ә нинди чибәр.. Күзләре ут-күмер Иртәгә күрешерләрме? Тизрәк таң атып, иртә булып, тагын күрәсе иде аны' Хәлимнең күңеленә кара елан булып бер уй шуып керде "Ә үзен кем сон син? Каян? Нигә монда яшисен’ Ни өчен9 " Шулвакыт, бүлмәдә ут сүнгән кебек, анын хәтер-зиһенендә сыек кына янып торган яктылык гөлт итеп сүнде. Хәлим кеше күзенә күренми торган канатларын салмак кына кагып, мәрт йокысына очты XVII еркөнне Хәлим утарда яшәүче ирләргә ияреп базыкка барды Сәләмә кием кигән ирләрнең арка бөкресенә карап берничә сәгать баргач, дәшми булдыра алмады —Тук-тый-быз-мы? 7. .к У • м I Б Хәлим арудан әйтмәде моны. Ирләр белән сөйләшәсе, якынрак танышасы килүдән әйтте. Ничә атна буе урманда утын кисеп тә бер авыз сүз сөйләмәгән кешеләр ич алар. Ирләр, Хәлимнең әйткәнен генә көткән кебек, якындагы юан имән төбенә чүгәләделәр, аркаларындагы юл капчыгын салып, андагы ризыкларны берәм-берәм чыгара башладылар. Хәлим дә үз капчыгын чиште. Анда берничә йомырка белән ярты ипи. көн кызуында жылына башлаган бер шешә чишмә суы бар иде. Хәлим форсаттан файдаланып калырга ашыкты. Тотлыга-тотлыга: —Сез кем-нәр? И-се-ме-гез ни-чек? Мин—Хә-лим, ә сез?—дип сорады. Теге ирләр бер-берсенә карашып алдылар да, берни булмагандай, тагын ашарга тотындылар. Озак юанмадылар. итәкләренә төшкән ипи валчыкларын учларына җыеп, кабып җибәрделәр дә капчык авызын бәйли башладылар. Хәлим дә аларга иярергә мәҗбүр булды. Бераздан ниндидер күлгә килеп чыктылар. Ирләр өчен күнегелгән шөгыль булып чыкты—алар, килеп җитүгә үк. яшереп куелган җылымнарын алып, чишенеп тә тормыйча, суга кереп киттеләр. Җылымның итәкләрен тартып, як-якка казыклар кагып куйдылар. Шуннан сон гына ярга чыгып, чишенә башладылар. Чал кунган чәчләре асылынып төшкән, сакал-мыек баскан карт ирләр, өсләрендәге сәләмәләрне салгач, килбәтсез өрәкләргә охшап калдылар. Буйчан, чандыр, куе кашлы, күк-зәнгәр күзле ирнең озын җиннәре астында яшеренеп йөргән сул кулында бер бармагы юк икән. Чәнти бармагы... “Сәер,—дип уйлап куйды Хәлим, — эшләгәндә аның бу кимчелеге бер дә сизелми. Киресенчә, күп эшләгәне шулдыр әле. Аларның икесенең көчен бергә кушсаң да Хәлим егәрлеге кадәр булмас булуын, әмма бу чәнтисез бәндәнең кайчандыр әзмәвердәй ир-ат булуын чамалап белергә була иде”. Бераз тын алгач, балыкчылар эшкә кереште. Ике әпә ян-яктагы казыкларга барып тотындылар, ә Хәлимне, ишарәләп, уртага кертеп җибәрделәр. Ул эчкә кереп, җылымның урта бауларына бәйләнгән элмәкне алга тартып барырга тиеш иде. Хәлим аңлады: эшнең ин авыры анарда. Әпәләр җәяүләп баралар, ә ана гел йөзәргә туры киләчәк. Ул карышып- нитеп тормады, күл читендәге камышларны куллары белән ике якка аера-аера эчкә кереп тә китте. Ярты чакрымнарга сузылган су тасмасы буйлап шактый бардылар. Хәлим арый башлады. Ярга чыгарга кушып, кулларын селки-селки кычкырып карады. Әмма әпәләр аңа игътибар итмәделәр, тездән ләмгә батып, ах-ух килеп, кулларындагы таякларын алга өстерәделәр. Хәлимнең тәмам хәле бетте. Аяклары тыңламас, куллары күтәрелмәс булды. Ул әпәләрдән артка кала башлады. Җылым үрмәсенен аякларына уралуын тойды. Комсыз аждаһаның зур авызы Хәлимне һаман үзенә суыра, имеш, ә җылым аның кырык картасы кебек... Хәлим, ярдәм өмет итеп, әле бер ярга, әле икенче ярга карады. Кычкыргандай итте. Аның күз карашы ярдагы бер сәер күренешне генә ятлап калырга өлгерде. Чәнтисез әпә бөтен көченә җылымның өске чабуын Хәлимнен өстенә капларга тырыша иде.Берничә тапкыр омтылып та теләгенә ирешә алмагач, ул каршы ярдагы иптәшенә ишарәләде. Хәлим үзе дә сизмәстән шул якка борылды. Анысы да, җылым селкенү ритмына ярашып, кулындагы таякны өскә чөя башлады. Җылым, судан калкына алмый торды-торды да. кинәт өскә атылып чыкты һәм, һавада бер-ике мәртәбә “канат җилпеп" алганнан соң, Хәлим өстенә килеп төште. Шул ук минутта аны бөтереп аска алып төшеп тә китте... Шулай да Хәлим уйлап өлгерде: “Бу ике әпә аны үтерергә җыеналар бит Кемнәр алар? Нигә аны үтерәләр... Ни өчен? Нәрсә эшләгән ул? Кемгә нинди зыяны тигән?” Әллә күпме сораулар белән бергә Хәлимнен ан-зиһене дә, баш миеннән аерылып, читкә, каядыр өскә, күк катына очып менеп китте. Ә ул һаман аска, күл төбенә төшүендә булды. Әмма көрәшүеннән туктамады Хәлим. Сонгы мәртәбә якты дөньяны күреп калырга теләгәндәй, бөтен булган һәм булмаган көчен җыеп өскә омтылды. Ләкин су өстенә кадәр күтәрелә алмады, бары тик уң кулы гына күл өстендә пәйда булды. Хәлим моны әллә ничек кенә тоеп алды һәм. үзе дә сизмәстән, бармакларын учына кысып, чәнтиен өскә күтәрде. Бу хакта ул үзе белмәде, моны зиһен төбендә йокымсырап яткан инстинкты эшләде. Ә инстинкт Хатимнен балачак хатирәләре арасыннан нәсел кушаматын сөйрәп чыгарды—“Чәнти 4 Малайлар Хәлимне шулай дип үртиләр, еш кына чәнти бармагы күрсәтеп жанга тияләр иде. Әнисенең сөйләгәне бар: чәнти күрсәтсәләр. әтисе дә чыгырыннан чыгып, җенләнеп иөри торган булган ...Хәлим күл буендагы чирәмдә аңына килде. Кемдер авыр йодрыгы белән анын күкрәгенә баскалап маташа иде. Кем икәнен башта акламады ул. Бөтен дөнья әйләнә... Күк әйләнә, ярлар, куаклар, кешеләр әйләнә Янындагы ике бәндәне Хәлим шундук танып алды: теге әпәләр бит болар! Аны үтерергә уйлаган әпәләр! Берсе, тезләнгән килеш, яр тулып чәчелеп яткан балыкларны жыя иде, икенчесе. Хәлимнең айныганын күреп, елмаеп куйгандай итте, ниндидер рәхәт тойгы кичереп, егетнең үлем кыскычы белән кысылган йодрыгыннан тырпаеп торучы чәнтиен сыйпап алды, аннары үзенең чәнтисез кулларын Хәлим күзләренә якын ук китереп, әйләндереп-әйләндереп күрсәтә башлады Күлдә нәрсә булганын Хәлим барыбер анлап җитә алмады Әллә батырдылар аны, әллә коткардылар Дөресен генә әйткәндә, бу хакта анын уйлыйсы да килмәде. Исән калуына сөенеп бетә алмады ул Шунда ук урмандагы утарда калган Майяны уйлап куйды. Күңелендәге ин матур хисләр шул урман кызы белән бәйләнгән шул. Бераздан Хәлимгә тәмам хәл керде Ул торып утырды, әпәләр белән бергә капкалап алды. Тотылган балыкларны ике ир үз капчыкларына тигез бүлеп салдылар. Хәлимгә авырлык китерергә теләмәделәр Бу сәяхәт Хәлимнең тормышын кискен үзгәртте. Хәлимгә битараф йөргән әпә ирләр ана якынрак булырга, адым саен ана ярдәм итәргә тырыша башладылар. Очрашканда да йөзләренә сизелер-сизел.мәс кенә елмаю куна, Хәлим дә аларга елмаеп баш кага XVIII гачларда яфраклар саргая башлаганчы, басулардагы игенне җыеп, сугып куйдылар. Бөтен эш кул эше белән башкарылды. Чалгы белән еккан игенне, бер-ике атна кояш астында тотканнан сон. урта бер җирлә ындыр табагы ясап, чүмәләләргә өйделәр дә. таяк- тәпәчләр белән тукмап, орлыкларын пыяла кебек тигез җиргә кактылар. Аннары, бер-ике кат җилгәргәч, капчыкларга салып, җир куенына кертебрәк төзелгән бура амбарга салдылар. Гөмбә, җиләк, шомырт, балан җыю ла гөрләп барды Майя бу эшләрнең остасы иде. Капчык-капчык кипкән жиләкжимешне шулай ук амбарга кертеп өйделәр Хәлимгә һәр эшкә яңабаштан өйрәнергә туры килде. Хәтере каядыр убылып төшеп киткән иде анын. Күңелендә төпсез чоңгыл гына караеп ята. Зиһене саф. чиста булса да, анын артында ниндидер салкын, шомлы бушлык иде... Хәлим бик сәләтле, һушлы булып чыкты Ана нинди дә булса эшне бер күрсәтү дә җитә, шундук бу эшне җиренә җиткереп башкара иде “Тән хәтере" дигән нәрсә дөрестер, күрәсең Хәлим лә үгә сәер бер хәлгә тарган. ахры: ан-хәтере югалган, әмма тәне, куллары барысын да ятлап алып калган. Шуңа күрә дә. ниндидер эшкә тотыну белән, ул аны бик гиз үзләштерә, шактый камил дәрәҗәдә эшләп чыга иде Балык киптерү, тозлау белән дә, гөмбә әзерләү белән дә шулай булды, хәтта, кышка ит каклауны да тора-бара Хәлимгә ышанып тапшырдылар А Хәлим килгәч, утарда бер тамакка артты Кышка азыкны күбрәк әзерләргә кирәк иде. Утарда ит—төп ризык. Шуна күрә, асраган мал- туар белән генә чикләнмичә, урманга вак-төяк жәнлек. кош-корт ауларга да чыккаладылар. Капкынга берничә кабан, хәтсез генә куян эләкте. Эткә дә өлеш тия иде—капкынга төлке эләккән көн—анын өчен бәйрәм көн. Кышкы кием, түшәк өчен тиресен салдырып алгач, төлкенең итен утарда яшәүче эткә ыргыталар. Бу эт хакында аерым сөйләргә кирәктер. Анын үз исеме дә юк. Чакырганда да "һау-һау” дип кенә җибәрәләр. Теге ике телсез-әпә авызыннан чыккан бердәнбер сүз дә шушы "Һау-Һау” иде. Соңыннан Майя Хәлимгә бу эт хакында кеше ышанмастай әйберләр сөйләде. Имеш, бу эт башта эт булмаган, ә бер мәхлук кеше булган, шушы утарда карчыкларга хезмәтче булып гомер сөргән. Бервакыт бу кеше качып киткән. Кая чаклы кача алгандыр, беркем дә белми, әмма өч көн дигәндә утар ияләре—теге ике карчык аны каяндыр табып алып кайталар. Бераздан бу кеше тагын кача, тагын, тагын.. Шуннан сон карчыклар аны кара сихер белән өшкереп эткә әверелдергәннәр, имеш. Чынлап та. эткә охшамаган бу эт. Бервакыт карчыклар эт баласы алып кайттылар. Бу көчек "һау-һау"дан курка иде. шул куркуыннан үлеп тә китте бугай ул. Берничә көн чинап ятты да җан тәслим кылды. Менә шул “һау-һауын” ияртеп ауга баргалады Хәлим. Капкын куярга өйрәнгән иде инде ул. Әмма аңа капкын кую ошамый. Аның тамырларында кыргый кан уянып китә дә. бераз баш күтәреп йөргәннән сон. берзаман каткан миен, ярым-зәгыйфь зиһенен дөмбәсли башлый:" Бабаннар киек җәнлекне ничек аулаган булса, шулай аула, йөгер, чап, бәр, сук—артларыннан барып бастыр, тот. үтер!..” Берәр җәнлек күренеп китсә. Хәлим үзе дә азартка керә, бөтен дөньясын онытып куа башлый, шушы эзәрләүдән тәм таба иде. Еш кына куган жәнлек тотылмый да. әмма ул моңа һич борчылмый, гүя бу ауда табыш үзе мөһим түгел, иң мөһиме— сунарчылык азарты, кан-сүлеккә үтеп кайнаган тиле кыргыйлык хисе... Хәлим “һау-һау”нын акылына шаклар ката; хуҗасының уен. ниятен белеп тора иде бу эт. Юри сынаганы булды. "Әнә анда барып бас",—дип уйлап кына бетерә, “һауһау” бара да баса. Ауда да килешеп киттеләр, сонга табарак куян-төлкене Хәлимнең алдына ук куып китерә иде "һау- һау". Үрелеп сугасы гына кала. Сугу дигәннән, утарда мылтык-мазар юк. Ау-сунар кораллары булып, таяк-тәпәч. тимер башлы сөңге яисә озын пычак хезмәт итә. Хәлим ук- жәя әмәлләп карады.әмма әллә ни кыра алмады—ялгыш атып, "һау- һау"нын аягын яралагач, карама агачыннан бөгеп ясаган җәясен учакка тотып атты. Утарда Хәлим тора башлагач, анда яшәүчеләрнең тамаклары туйды, өсләре бөтенәйде. Егетнең яшьлеге, җитезлеге, уңганлыгы аркасында кышны кышларлык утын, азык-төлек, тун-кием әзерләнде. Көзге янгырлар башланганчы, бөтен уныш җир келәткә кереп бетте. Киртә белән тотып алынган бакчада мич чуены кебек мәһабәт, тыгыз кәбестә башлары гына агарып утыра бирделәр. Тагын чөгендер, кишер, шалкан кебек яшелчә азыгы калды әле. Хәлим ауга чыгып йөргән арада әпәләр бәрәңгене алып бетереп базга салганнар, алачык түбәләрен ябу. ныгыту чараларын күргәннәр иде. Көзге янгырлар ешайгач, карчыклар да утарда ешрак күренә башлады. Жәй көннәрендә Хәлим аларны биш-алты мәртәбә генә күреп калган иде. Иртәнге өстәл артында тавыш-тынсыз гына очрашуларны искә алмаганда, ул бу сәер карчыклар белән аралашмады. Шуны гына сизде: бу ике җан иясе, шәүлә кебек, әллә каян кайтып киләләр дә, бераз яшәгәч, шулай ук шәүлә кебек, тагын каядыр китеп юкка чыгалар. Алар юкта өй-хуҗалык эшләре, табын хезмәте Майя өстенә төшә. Хәлим исә булдыра алган кадәр кызга булышырга тырыша иде. Гомумән. Майя аны бертуктаусыз үзенә тартып тора Бу тарту каймакта югалыпюылып бетә яза, каймакта түзеп булмаслык дәрәжәдә көмәя, Хәлим үзен кая куярга белми, кыз белән очрашу эзли, йоклый алмый иза чигә, газаплана... Менә хикмәт, Хәлимнен хәлен сизгән кебек, андый чакта Майя аны үзе эзләп таба иде. ■Ул көнне иртә таңнан атып кичке энгер-менгергә кадәр янгыр койды Көз башы үзен сиздерә—янгырга ияреп салкынча жил килеп җиткәч, ул алачык төбендә генә тукталып калмыйча, бөтен ярык-йорыктан кысылып булса да эчкә керергә азаплана, керә катса инде, чыгып китәргә жыенмый, шактый вакыт жанга тиеп жәфатый иде Түшәктә уйланып яткан Хәлим ишек тавышын ишетмәде дә. Майя шулай тавышсыз-тынсыз йөри белә. Каймакта Хәлим "Стена аша да йөрми микән бу кыз?" дип тә уйлап куя Хәлимнен күзләре йомык. Мангаена кагылган салкын кулны башта тоймады ул. Кулдан күчкән суык, дымлы маңгае аша ми шәрәфләрен өшетә башлагач кына күзләрен ачты Шул ук сихри карашка, шар ачылган күк-зәнгәр күзләргә тап булды Хәлим Кызнын озын чәчләреннән тамчылар тама, өстендәге юка күлмәге манма су. беләкләре өшүдән ябыгып, бөрешеп калган... Хәлимнен күзләре ирексездән Майянын калку күкрәкләренә төште Юеш күлмәк аша бүртеп торган ике төймә аның күзләрен суырып алыр кебек иде. Ни өчен шул урынга караганын Хәлим аңлата алмый Әмма шушы калку күкрәкләрдәге бу төймәләрне тотып карау теләге аның канын кыздыра, ирлек дәртен көчәйтә иде Кыз да Хәлимнен карашын сизде Хәлим ни дә булса уйлап өлгергәнче, кискен генә арты белән борылып, юеш күлмәген салып та атты, мич янындагы чыбыкка жәеп элеп тә куйды Аннары, ауга чыккан кыргый җәнлек кебек, мыштым гына килеп. Хәлим янына менеп ятты Яны белән борылып. Хәлимне кочаклап алды, тәненен һәр чокыры, һәр калкулыгы белән сыенып, тынып калды Кызның салкын тәне Хәлимне өшетеп җибәрде. Әллә кыз алдында каушау, уңайсызлану, курку анын жан түренә урамнан кергән салкын мәче булып йөгердеме? Хәлим һушын чак-чак җыеп, түшәк читендә яткан япманы тартып китерде дә кызның өстенә каплады Нишләргә дә белмәде Хәлим. Ике айлык кына хәтер капчыгын күпме генә кармалап- капшап эзләнсә дә. ул мона охшаган хәлне таба алмаячак иде Кыз тәненнән бөркелеп торган салкынлык Хәлимнен җанына үтеп керә башлады Ул үзе дә сизмәстән читкә тайпылды Әмма Майя аның беләгеннән нык кысып тоткан иде. Хәлим башкача тартышмады, кызнын ихтыярына буйсына барып, ниндидер бер дәртле ымсыну хисе белән, үзе дә анын сад кын. юеш тәнен кочаклап алды Хәтсез генә тын яттылар. Бер-берсенә сыенышып яткан ике яшь тән бер ритмда, бер көйдә яши башлаганнар иде бу минутта Хәлимнен уйлары яшен тизлегендә йөгерешә башлады Хәзер нишләргә? Нигә керде бу кыз9 Кем булып керде* Туган булыпмы9 Дус булыпмы9 Сөяркә булыпмы9 Әллә ата-ана җылысын сагынып кергәнме ҮЛ? Кем булып юатырга, иркәләргә, назларга сон бу урман баласын’ Менә бит—тәне баканыкы кебек—сап-салкын Бөтен жан-бәгыре өшегән, ахры, бу табигать затынын Кем сон ул—урман кызы9 Халим кебек үк бер мәхлукмы, үткәнен, хәтерен югалткан Хода бәндәсеме9 — Майя —Хәлим авырлык белән генә сүз башлады Урманда, утарда ул башкалар белән сөйләшми, дөресрәге, теләсә дә сөйләшә алмый Ә менә Майя янында ул бераз бушана, ан-зиһене дә кызурак эшли, хәтер елгасындагы дулкыннар да чәп чеп килеп дулкынлана, ин мөһиме, ул авырлык белән генә булса да сөйләшә башлый... Бу юлы да шулай булды. Майя янында берничә минут ятуга ана тавыш инде, анын теле ачылды: —Майя... —Хәлим... —Майя, син—әйбәт кыз... —Син дә әйбәт, Хәлим... —Майя, син—кем, каян син?.. —Мин... мин—урманнан... —Ничек инде—урманнан?.. —Әйе, минем әнкәм, әткәм—урман ияләре. Әбиләрем шулай диләр. —Алай булмый, Майя Ничек инде урманнан кеше тусын ди?.. —Була, Хәлим Әбекәйләр мине сабый бала чагымда ук урманнан, бүре өненнән табып алганнар... Бүре имеп үскәнмен мин. Бүре балалары белән бергә. Ә бүре өненә мине урман ияләре салган... —Майя, теге чакта бүреләр белән нәрсә булды сон? Ничек куркыта алдын син аларны? —Алар миндә үз тиңнәрен таныдылар. Ул чакта мин алар каршына бүре булып чыктым. Миндә ике төрле кан ага—бүре каны белән адәм каны. Ул чакта бүре сөте белән кергән кан котыра иде, менә шул куркытты да ерткычларны. Мин бит бүреләрнең күзенә туры карый алам. Гадәти адәм баласы бүре күзенә карый алмый. Минем көчем дә шунда... Хәлим башын күтәреп, кызнын йөзенә карады... әмма йөрәге "жу" итеп китте. Аңа таба ике утлы күмер кисәге карап тора иде... Икенче мизгелдә бу куз-күмерләр жемжем итеп алдылар да тоныкланып калдылар, күксел төскә кереп, ялтырап, балкып тора башладылар. Хәлим Майянын чәчләренә кулын тидерде. Бармак очлары белән генә кагылып, маңгай, кашлар өстеннән сыйпап үтте, бераздан анын көрәктәй учы кызнын ябык, әмма күркәм йөз-битләренә төшеп ятты. Яшь, гөнаһсыз тәннәреннән бөркелеп торган дәрт-энергиядән тәмам жылынып, изрәп беткән ике гәүдә бер-берсенә тартылдылар... Әмма шул вакытта “һау-һау”нын тонык кына өргәне ишетелде. —Әбиләр —дип пышылдады Майя. Менә ул Хәлимне соңгы мәртәбә кысып кочты да. торып, күлмәген киеп куйды. Аннары сәкедә ятып калган Хәлимгә борылып карады. Кызнын күзләре урынында берничә минут элек янып алган ике күмер кисәге кабат пәйда булды. Ләкин бу юлы Хәлим ул ут бөртекләреннән курыкмады, киресенчә, алар бу юлы нурлы йолдызлар кебек мөлаем жемелдәп күренәләр иде. Майя чыгып киткәч тә Хәлим шактый уйланып ятты. Ул йортнын икенче башында пышан-пышан сөйләшүче карчыкларны да, бер карангы почмакка бәйләп ташланган, кыйналудан күгәреп беткән тәнен салам өеме астына яшереп елап ятучы Майяның әкрен ыңгырашуын да ишетмәде Зиһен савытында бөтерелеп йөргән бер фикер аңа йокларга ирек бирми иде: “Үзе хакында ник сорамады ул Майядан. Анын тән кабыгында яшәп ятучы Хәлим—кем ул? Каян ул?” Майя беләдер. Ул белергә тиеш... Ул бит сихергә, тылсымга ия... Ул бит гадәти кеше түгел, ул—рух, урман рухы... урман рухы... урман...” XIX ер көнне угар аша аучылар узды. Иртән иртүк сәер башланды бу көн. Әле кояш кыздырып, әле салкынча яңгыр явып торды. Кояш белән кара болытлар көрәшкән мәлдә зәһәр жил-давыл кузгалып, агачлар бертуктаусыз ынгырашып, гүләп тордылар. Кояш күренүенә жил туктап кала, болытлар күк йөзен томалый башлауга кабат кузгала. Бу көнне Хәлимнәр абзар-кура тирәсендә эшләп йөриләр иде. Төшке аш вакыты якынлашып килә Жанга тигән янгыр да басыла башлады. Күк йөзе ачылып, яктырып китте. Нәкъ шул мәлдә Хәлим яшәгән алачыкнын икенче ягында жанлану башланды: теге сихерче карчыкларның ашыгып-ашыгып сөйләшүе ишетелде, кереп-чыгып йөрүләре дә ешайды Менә алар Хәлимне алып кайтканда кигән кара япмаларын ябынып Б чыктылар да йөгерә-атлый урман эченә кереп югалдылар. Абзар эченнән йөгереп чыккан ике әпә озак кына карчыклар киткән якка карап тордылар. Аларнын йөзенә курку катыш шом кунган иде Ун минутлар чамасы вакыт узгандыр, урман эченнән тонык кына эт өргән тавышлар ишетелә башлады Бу тавышлар көчәйгәннән көчәеп, аланлыкка һаман якыная бардылар Менә бервакыт кара урман авызы этләр иярткән ике аучыны аланлыкка чыгарып җибәрде Зәһәр өрә-өрә алга ыргылган этләренә чак-чак кына өлгереп, йөгерә-атлый барган аучылар үзләрен бик сәер тоттылар. Гүя алар аланлыктагы алачыкларны, абзар-кураларны, ындыр-бакчаларны. сукмак буенда гына торган коены бөтенләй күрмиләр иде. Аучылар ничек тиз килеп кергән булсалар, аланлыкнын аргы башына китеп, шулай ук юк та булдылар Әмма алар күздән югалсалар да, этләр тавышы шактый вакыт утар өстен шомландырып торды әле. Хәлим анлады: аучылар кеше торган утар аша үтүләрен белмәделәр дә, сизмәделәр дә. Димәк алар да сихер-зәхмәткә тап булдылар .Азар да алдандылар. Әлбәттә, бу да—теге карчыклар эше. Урманда яшәгән гомер эчендә Хәлим башка чит-ят кеше күрмәде Шулай да, эт иярткән аучыларның бу якларга килеп чыгуы анын күне >енә корт кертте. Өмет корты. Хәлим бөтен зиһенен туплап уйланды кайдадыр башка дөнья бар Хәлим дә әнә шул билгесез дөньядан килеп чыккандыр бу Алла каргаган җиргә. Өмет шундый нәрсә бит ул: күнелгә яшәү дәрте, яшәу мәгънәсе бирү белән бергә тормышны тынгысыз итә. бертуктаусыз жан-бәгырьне бимазалап, “кимереп” тора Хәлим дә тынычлыгын югалтты Әмма бу рәхәт тынгысызлык иде. Анын зиһене төбендә ачык бер максат барлыкка килде, Хәлим кешелек сыйфат-хасиятләренен янадан уянуын, тере.цен сизде Анын томалап алган сихернен кимүен, бушануын тонды Анын хәтере кайтмаган әле, әмма ул инде үз акылында, һушында Хәлим качып китәргә карар кылды Ләкин Майяны күрмичә, анын белән хушлашмыйча китәргә теләмәде ул Нигәдер сонгы көннәрдә күренми башлады бу кыз.. Авырып киттеме әллә’ Әллә Әллә теге көнне Хәлим белән бер түшәктә ятуыннан оялып йөриме? Табынны ia карчыклар үзләре әзерли. Табак-савытны да карчыклар юа. Сыерларны да алар сава. Гүя мона кадәр Майя булмаган да. Хәлимгә бу бик сәер тоелды Ул карчыкларнын берәр кая чыгып китүен көтеп йөри башлады. Әмма, үч иткәндәй, теге зәхмәтләр беркая да китәргә җыенмыйлар. Димәк. Майя янына ишек аша керү мөмкин түгел. Тәрәзә тишекләре дә эчтән томаланган Нәрсәдер булган монда, ниндидер сер бар. Әнә бит—бер атнадан артык инде Маиянын гышка чыкканы юк... Әллә аны ла берәр сихергә юлыктырганнармы бу хәшәрәт 1әр ’ Ниһаять. Хәлим уйлап тапты Ул, карчыклар ягы белән бүлеп торган саман диварны тишәргә, шул тишек аша Майя белән элемтәгә керергә, бу сәер хәлне ачыкларга булды Чалгы очыннан ясалган пычак белән бораулап, өч көн тиште ул саман кирпечне Карчыклар көннен күпчелек вакытын алачыкта уздыралар, үч иткәндәй, бу көннәрне Хәлимне дә аланнын аргы башындагы келәтләргә эшкә жибәрә башладылар Аннан моннан вакыт урлап булса да. Хәлим өч көн дигәндә ике карыш калынлыгындагы саман кирпечне тишеп чыкты Тишеп үк бетермә ic шул тишек аша кеше сөйләшкән тавышлар ишетелә башлау белән, туктап калды. Карчыклар өйдә иде бу вакытта Карчыкларнын козгын-карга каркылдавын хәтерләткән тавышлары ишетелми башлагач га Хәлим бераз көтеп торды әле Әһә Маня у зс генә калды ахры Тукта, ул мондамы сон.’ Баягы сөйләшүдә кызлар тавышы ишетелмәде бит Менә ул йөзен тишеккә терәп диярлек куйды да. ярымпышылдап: —Майя -дип эндәште Әлбәттә, бу пышылдау авазын Майя ишетмәячәк иде Хәлим, нәрсә булса шул булыр дип, бөтен дөньясына кул селтәп, кычкырып дәште: —Майя! Дивар артындагы бүлмәдә нәрсәдер шыгырдады. Идән ахры. Нәрсәдер шыбыршыбыр килде, шуыша башлагандай итте... Салам шыбырдаган тавыш бугай... Хәлим тагын дәште: —Майя, син мондамы? Ишек аша таныш тавыш ишетелде: —Хәлим... Хәлим... Кыз елый иде... —Майя, син өйдәмени, ник чыкмыйсың?.. —Хәлим...—Майя сулкылдап-сулкылдап елый иде. —Майя, нәрсә булды сиңа? Нигә юкка чыктың?.. Майя әйт инде... Бераз дәшми торганнан соң, авыр сулап куйды да, кыз сүз башлады: —Хәлим... Мине әбекәйдер бәйләп, ябып куйдылар. Синең белән бергә булуымны сизгәннәр... Теге көнне иснәделәр-иснәделәр дә, кыйнап, кертеп бикләделәр. Алар ис буенча да сизәләр бит... Эт кебек... —Нигә миннән куркалар сон алар? Мин кем соң, Майя? —Синен кем икәнлегеңне мин дә белмим. Синең серен сихер тамгасында... Әмма минем белән аралашкан чакта сиңа йоккан сихер, зәхмәт кими башлый... Мин моны беләм. —Майя, мин качам моннан... —Ай-Һай, кача алырсың микән, Хәлим?.. Әбекәйләр бик сизгер бит.. Урман эчендәге сихер чиге дә куркыныч. Әбиләр булмаса да, бу сихер чиге кешенең ис-һушын ала, ди... —Аны ничек белергә сон? —Саргылт он тузаны сибелгән җир күрсән, сихер читенә җиткән булырсың. Ана кагылырга, хәтта якын барырга да ярамый. —Майя... —Хәлим, әйтергә ниятләгән сүзен оныткан кеше кебек, төртелеп, тукталып калды. —Нәрсә, Хәлим? —Майя... Әйдә бергә качабыз. Ничек тә икәү яшәрбез әле Майя, ә? Майя бераз тын калып торды. Аның авыр итеп сулаганы, ара-тирә уфылдап куйганы ишетелә иде. —Юк, Хәлим, моннан кача алмыйм... Мин бит бу әбиләргә гомерем белән бурычлы. Аннары... аннары, качсам, әбекәйләр мине бик тиз табачаклар, чөнки минем исне, җылыны алар бик яхшы беләләр. Минем аркада син дә бик тиз харап булырсың... Качсаң, үзең генә кач, Хәлим... —Майя, мине онытма яме... —Хәлим, син дә мине онытма... Бүре кызы Майя мин—онытма... —Майя, ә нигә синең исемең шундый сәер? —Май-Майя—Күк алласының, бөтен дөнья алласының хатыны. Кояш кызы . Мин шул алиһәнең исемен йөртәм. Минем бүлмәдә бу алиһәнен сыны да бар... —Майя... мин сине алырга киләчәкмен. Көт син мине яме... —Миңа нәрсә булсын... Үзеңне сакла, Хәлим... —Мин киттем, Майя. Әбиләр өйдә юк чак, тизрәк урманга кереп китәргә кирәк. Сау бул, Майя. Мине онытма... Онытма... Сонгы сүзләрен ярымпышылдап әйтте Хәлим. Ниндидер эчке мәгънә биреп, бөтен жанын салып әйтте... Үзе, Майяның җавабын да көтеп тормастан. ашыгып чыгып китте. Урманга керә торган сукмак буенда аңа “һау-һау” иярде. Хәлим куып та карады, таяк-мазар да атты, әмма эт калмады. Хәлим йөгерә-атлый шактый барды. Бер-ике чакрым киткәч тынычланды, адымнарын акрынайтты. Утырып хәл алды. Шунда гына, фикерен бер ноктага туплап, уйлый башлады: “Кая бара ул? Бу урманның берәр чиге бармы? Эчәргә су да, ашарга бер телем ризык та алмады ласа... Эте дә, телен асылындырып, башын кырын салып, салкын карап тора Хәлимгә... — Иә, нәрсә кирәк сина миннән? Ник иярдең? Әллә дөресме, кайчандыр син дә качкан иденме? Син дә кеше идеңме? Менә минем кебек Ә?.. "һау-һау" ынгыраша-шынша сузылып ятты, ике аягын алга сузып, башын аяклары өстенә салды, күзләрен йомып, тынып калды Нәрсә әйтергә теләде эт— Хәлим аңламады.. Ул юлын дәвам итте "һау-һау" да. сикереп торып, аны чабып узып китге. Ул, хуҗасына тугры этләр кебек, бераз алга йөгереп китә дә, Хәлимнен килеп житкәнен көтеп ала, тагын алга китә, тагын көтә Ул шулай хуҗасына ачыграк урыннарны, йөрергә җинелрәк сукмакларны сайлап күрсәтеп бара Менә бервакыт “һау-һау” шыңшып куйды. Хәлимнен беренче уе елан хакында иде Елан-мазар күренмәде Әллә тәпие шырпыга яисә ике ботак арасына кысылганмы? Якынрак баргач. Хәлим гаҗәеп күренешкә тап булды, "һау-һау” кечкенә ачыклык уртасында тырпаеп утырган агач төбе янына сузылган да, башын селки-селки. шыншып-чинап. бәргәләнеп ята. Хәлимнен күзе төп өстенә төште: анын йөзлегенә саргылт он тузаны сибелгән. "Сихер чиге’’нә житгем, дип уйлап өлгерде Хәлим һәм әллә ничек кенә башы әйләнеп китте. Әмма егылмады, якындагы кушкаенга тотынып калды. Бераздан ул айныды, баштагы авырту, зәһәр чынлау кимеде, анын өши башлаган күңеленә тагын ышаныч катыш өмет нуры кереп тулды, "һау-һау” калдымыюкмы, борылып карарга да кыймады Хәлим, барды да барды. Егәрлеге тәмам беткәч кенә утырып хәл алырга булды Алда тын-сулышны кинәйтеп җибәрә алырлык ачыклык эзләде Әһә! Әнә анда ак тап бар Утырып торырга агач төбе дә тора Хәлим шунда омтылды Әмма караеп торган төпкә җитәргә ике-өч адым калгач, сөртенеп китте дә келәм кебек тигез, яшел үлән өстенә капланды. Башын калкытмакчы булды Әмма бу вакытта анын буыннары йомшап калган, баш мие мәлҗерәгән, күзләре әйләнеп чыккан иде инде Ул. хәтта, янында буыла-буыла мышнап яткан “һау-һау”ны да, борын төбендәге төп өстендә саргаеп торган тузан өемен дә күрерлек хәлдә түгел иде Үзенең берничә чакрым урап, кабат шушы “зәхмәт чиге”нә килеп чыгуын да белми калды Хәлим Белсә, анын белән берәр хәтәр хәл булыр иде, мөгаен. Хәтәр хәл булмый калды, чөнки бу—Ходай тәгалә Хәлим язмышына билгеләгән сынауның башы гына иде әле XX әлим ниндидер су шыбырдавына уянды Уянды, әмма күзен ача алмады Анын бөтен ан-зиһене бетәшеп каткан, көч- егәре ташлап киткән. Шулай да, зиһен тәгәрмәче акрын гына әйләнә: "Кайда ул? Нинди су-чишмә буенда ята9 Янда берәрсе бармы9 Тукта, ул бит качып китеп бара иде . Кача алдымы сон? Әллә Бу— бөтенләй яна дөньямы?..’’ Хәлим теләсә дә ачты күзләрен, теләмәсә дә ачты Әмма соңыннан нигә ачканына үкенде. Ул сихерчеләр утарындагы алан уртасында үсеп утырган тупыл төбендә чалкан төшеп ята. имеш Кул-аякларын як-якка җәеп ташлаган, аларны кыймылдатырга һич ирек юк Су дигәне шушы тупыл агачынын җилдә шыбыр-шыбыр килеп утыруы икән. Жил көчәйгән саен шыбырдау көчәя, басылганда шыбырдау тынып кала. Тагын көчәя, тагын тына Тукта, тупылнын яшел ябалдашлары эчендә нәрсә караеп тора сон анда’ Ниндидер жәнлек, ахры Юк. урман жәнлеге түгел бу Бу утар эте бит “һау-һау"ласа бу! Нигә аны асканнар, нигә элеп куйганнар сон Нитши гаебе бар бу мәхлукнын? Шунда ул үзенен качырга җыенуын, ана "һау-һау“нын ияреп баруын исенә тәшерде Йәрәге “жу" итеп китте "Димәк, кача алмаган Тотылган икән... Тотып алып кайтканнар аны Шунда ул тагын анын югалтуын тойды. Бөтен тәне-жаны белән убылып, ниндидер кысан, караңгы коега төшеп китге ул... Х 106 Бераздан кое очында ачыклык күренде. Якынайды, якынайды да күзләрне авырттырырлык итеп ачыла, яктыра башлады. Хәлимнен күз алдында тагын гупыл агачы пәйда булды. Тик бу юлы тупылны ак борчаклар төшерелгән кара жәймә чорнап алган иде Юк ла. кара жәймә түгел икән, бу күк йөзе икән. Ак, җемелдәвек таплар— күктәге йолдызлар икән... Хәлим кулын кузгатырга тырышып карады. Бармакларында җанлылык сизде, әмма кул-аякларын җыеп ала алмады. Алар дүрт якка кагылган чөй-казыкларга нык итеп бәйләп куелганнар иде. Бер карыш, хәтта бер илле дә кузгалырлык түгел. Кайсыдыр яктан җылылык тойды Хәлим. Учак бит бу! Ниндидер зур учак, шартлап янган кисәүләрдән купкан очкыннар багана булып күккә күтәреләләр. Бераз күтәреләләр дә күктәге йолдызлар белән кушылалар, кара җәймәдәге ак бөтерчекләр санын күбәйтәләр. Хәлим каяндыр тонык кына ишетелгән барабан тавышларына игътибар итте. Башын күтәреп алачыкларга таба карады. Аннан шомлы-салмак кына шуышып, ике кара шәүлә килә иде. Берсенен кулындагы утлы кисәүдән йөзләренә яктылык төшә. Очлы, кәкре борыннары, алга бүлтәеп чыккан килбәтсез иякләре күзгә чалынып китә, төпсез күзләреннән ниндидер дым- төтен ургылып тора кебек ... Берсенен кулында барабан кебек нәрсә бар. Ул барабан, карчык суккан саен, үләр алдыннан сонгы тапкыр калтыранып куйган мал-туар кебек, селкенеп-калтыранып ала. Карчык билгеле бер ритмга ярашып, барабанны сак кына кагып килә. Утлы кисәү тоткан икенче карчыкның кулында ниндидер үләннәр, ботаклар көлтәсе... Хәлим ачык сизде: аны җәзага тартачаклар. Ниндидер сихри йола башкарылачак хәзер Барабан тавышы һәм учак шул зәхмәт туенын иң беренче һәм ин шомлы хәбәрчеләре иде. Әбиләр Хәлим яткан чирәмлеккә якын ук килделәр. Кулына үлән бәйләме тоткан карчык, учак өстенә килеп, бер кочак дымлы үләнне ут өстенә ташлады Учакка бу ошамады, ахры, ул төн йөзенә саргылт-көрән төстәге төтен болыты атты... Бу төтен тирә-якка җәелә башлады, ул гына да түгел, тиз арада бөтен дөньяны сасытырга өлгерде. Карчыкларның берсе әчкелтем, сасы төтенне Хәлим ягына куа башлады. Бх гына ярдәм итмәгәч, учактан янып-пыскып яткан бер-ике куак ботагы алып, корбанын төтәсләргә кереште. Икенче карчык барабан кагуында булды. Анысы, салмак кына атлап, җиргә казыклар белән шыплап беркетеп куелган Хәлимне урап-әйләнеп йөри. Урталыкта яшькелт-соры төтен бөркеп, зәхмәти йола башкаручы шаман карчык аратирә сәер тавышлар чыгарып куя—әллә көйли, әллә мәҗүси догалар укый... Бу төтенгә Хәлим башта әллә ни игътибар итмәде. Бирешмәде. Әмма бераздан сәер халәткә керә баруын сизде. Ул бөтен барлыгы белән ниндидер җиңеллек, рәхәтлек тойды, һәр нәрсә матур булып күренә башлады: төн көнгә әверелде, агачлар жете яшел төскә керде, мәҗүси бию башкаручы сихерче карчыклар гүзәл кызлар кыяфәте алды...Кигән киемнәре дә ап-ак иде аларның, йөзләре дә, куллары да ап-ак. Гүзәл кызларның берсе якын ук килде дә. иелеп, Хәлимнен күзләренә бакты. Кышкы елга бозы астыннан якты дөньяга карап торган кебек халәт кичерә иде Хәлим. —Уяна Аңына килә...—диде теге кыз. “Кем уяна? Нигә уяна? Ничек аңына килә! Үз анында ласа ул... Тик., теге карчыклар кая киткән сон? Учак кая киткән? Сихерчеләр утары кайда? Нигә бу кадәр дөнья ак соң әле?.. Хәлим тәмам уянып җитте. Тагын берничә мизгел төш белән өн арасында бәргәләнеп торды да фани дөньяга, шифаханәдәге ап-ак бүлмәгә, шундый ук халатлар кигән, ап-ак йөзле шәфкать туташлары янына, ниһаять... күрше караватта ап-ак мендәргә башын төртеп йоклап киткән әнисе янына кайтты... ют XI ифаханәдә бер атналап юангач. Хәлимне авылга озаттылар Баш ярасы төзәлеп, ярым йокылы саташулар кимегәч тә. Хәлимгә бер айлап өй тирәсендә булырга, ятыбрак торырга куштылар. Баш мие кузгалып, анзиһененә зарар килмәсен тагын, дип шикләнделәр. Хәлим төшендә Майянын исемен әйтеп саташкан, ахры. Ниндидер албастылар, сихерче карчыклар хакында сөйләнгән, хәтта, эт булып өреп тә күрсәткән ул. Хәлим боларнын зиһен ялгышуы түгеллеген аңлый, әмма бу хакта әйтергә кыймый; чөнки ул белә, урманда күргәннәрен сөйли башласа, аны ике дә уйлап тормыйча тилеләр йортына ябып куячаклар Авылга кайткач, Хәлим бераз тынычланды. Шулай да. уйлап-уйлап, тагын бер гажәпләнеп куйган чаклары еш була: менә бит нинди язмышка дучар булган ул! Ничек килеп чыкты сон әле бу9 Нигә аны сайлаганнар бу ачы, шомлы, зәхмәтле сынау өчен? Тагын аптыраш: чәнти бармаксыз кеше—кем ул9 Әллә9 Әллә әтисеме9 Ни өчен әтисе аны үтермәкче булды сон. алайса? Ни өчен кабат коткарып калды? Кем ул— Майя? Кемнәр алар—албасты карчыклар9 Төрле уйлар белән гөжләп торган тубал башын кая куярга белмичә, каймакта Хәлим агач юна башлый Төрле жәнлек. кош сыннары ясый Кечкенәдән килгән гадәте иде ул анын Армиядә чакта да бераз шөгыльләнде Менә тагын жай чыкты.Бу вакыт дигәнен ничек тә уздырырга кирәк бит Урман хакында уйларга курыкты Хәлим Качып тотылган көне белән өзде дә. хәтер йомгагының жеп очын чияләйләп бәйләп куйды ул Уйлар урманга таба йөгерешә башлау белән, шул чияләнгән очны таба да төртә-тәртә эчкә кертеп, күренмәслек итеп яшерә торган булды Кая алай гына яшереп бетереп булсын инде уйларны' Бер ел буе биктә яткан хәтер котырыпмы-котырына. нинди әмәл кылырга да белгән юк.. Бигрәк тә Майя хакында уйлый Хәлим Нәрсә хакында фикер кузгатса да, анын очы шул урман кызына алып чыга. Майяга булган ин газиз, ин матур хисләренә барып ялгана. Бер көнне Хәлим үз-үзенә аптырады кулындагы агач кисентесеннән ниндидер кыз сынын юнып ята ласа ул' Майя сынын! Менә нинди хикмәтләр була икән бу дөньяда.. Улының күңеле утыруын, зиһене яхшыруын, торып йөри башлавын күреп. Сания дә тынычланды Ак бабай да еш керә Башка күршеләр дә Хәлимнәр капкасына юлны онытып бетермиләр. Хәтта бер аулакта Нәфисә дә кереп чыкты Хәлим белән күзгә-күз карашып тордылар да. саубуллаштылар. Бөтен очрашу-күрешү шул булды. Хәлимнең күңеленә Майя кереп утырган, ә Нәфисә, үз язмышына буйсынып, үз яшәеше белән тәмам килешкән иде. Кыш үзенекен итте. Салкыннарын да. карын да. буранын да кызганмады. Кыш котырынган саен Хәлимнең уйлары да. буранга ияреп, кабат теге зәхмәтле урман аланлыгына, албастылар утарына исә башлый Чөнки узган кыш та шулай ук бик салкын һәм көртле булган иде XXII әлимне кара сихер белән өшкергән иртәдә беренче кар төште. Ул өшепкалтыранып уянып киткәндә жир өсте агарып өлгергән иде инде Яна кар озак тормый, дымсу үләнгә куна бара, шунда ук эреп тә бетә Эрегән кар бөртеге урынына икенчесе төшә, өченчесе, дүртенчесе Шуларнын кайсыдыр эреп өлгерә алмый кала, бу тере кар бөртеге өстенә төшкәннәр тагын да кыюланалар Шул рәвешле кар япмасы калыная, көрәя Тирә-якта жан иясенең әсәре дә юк Урманның аргы ягында күккә багып торган наратлар артыннан таң атып килә Урман тынып калган Ш Х Талгын гына төшеп килүче кар бөртекләре бу тынлыкка сихри ямь бирәләр Хәлим торып утырды. Учак урыныннан күккә таба нечкә генә төтен тасмасы сузыла. Хәлим юештә, пычракта җәелеп яткан гәүдәсен җыеп ала алмыйча озак кына интекте әле. Ниһаять, ул торды, өстен каккалады, аннары, берни булмагандай, алачыкларга таба китте. Ни хикмәт, бу мизгелдә анын башында бернинди кайгы да, борчу да юк иде. Хәлим өчен боларнын барысы да табигый, шулай булырга тиеш кебек тоелды. Кереп яткач та берни уйламады ул. өстендәге күлмәген җылымса мич буена салып элде дә түшәгенә менеп ятты. Тиз генә йокыга китә алмады Әмма ул инде элекке кебек уйлау сәләтеннән дә мәхрүм иде Хәлим бу хакта әле анлап та, төшенеп тә бетми, әмма яхшы тоя: хәзер ул тулысынча кара сихер карамагында, албастылар ихтыярында... Кыш керде. Урман карга күмелде. Үтә дә ямансу, бертөрле тормыш башланды. Хәлим хәтерли: иртән тора, зур алачык эчендәге бер бүлмәдә иртәнге ашны ашый, абзарга чыга, анда эш беткәч, тагын кереп китә, кичке аштан сон түшәккә барып ята. Көн саен бер үк сукмак—алачыктан- абзарга, абзардан—алачыкка... Кайчакта гына мунчага су ташырга, кар көрәргә чакырып алалар. Чакырмасалар, Хәлим көннәр буе түшәгендә ята, йоклый, ин мөһиме, мона ул һич кайгырмый, борчылмый, киресенчә, рәхәтләнеп, разый булып яши. Карчыкларны ул сирәк күрә, иртәнге ашка да нишләптер анын ялгызын гына чакыралар, кайчакта гына ике әпә ир килеп кушыла. Кичке аш вакытыңда карчыклар бер үк өстәл артына утыралар, әмма Хәлим белән сөйләшмиләр. Майя бөтенләй күренми. Кыз шулай кыш буе алачыктагы бүлмәсеннән чыкмыйча яшәде. Күрешсәләр дә берни булмас иде. Хәлимнен күнел савытлары шыплап ябылган, анын өстенә кырык потлы тегермән ташы бастырып куелган кебек... Тегермән дигәннән, бер тапкыр алар икәүләп тегермән тартырга барганнар икән әле. Читтәге амбар-келәтләрнен берсендә иде ул кул тегермәне Бер көнне Хәлимне шунда ашлык тарттырырга җибәрделәр. Ул инде эшен бетереп килә иде, кинәт тыны бетеп Майя атылып керде Кызны күреп, Хәлим сискәнеп китте, әмма артык игътибар бирмәде, өске тегермән ташына беркетелгән имән саптан тотып, әйләндерде дә әйләндерде... Майя ана булышырга килгән булып чыкты. Карчыклар утарда юклыктан файдаланып, качып килгән. Бу хакта Хәлимгә сөйләп, аны көлдермәкче булды. Әмма Хәлимнен битараф күзләренә, салкын карашына тап булып, тукталып-тотлыгып калды Шулай да егетнең кин түш күкрәгенә йөзен куйды, он кунган, озын, зифа бармаклары белән маңгаендагы миңенә тиеп алды, аннары шул бармакларын Хәлимнең артка каратып таралган куе.озын чәчләренә батырды. .. Хәлим дәшмәде Бер урында катып торуында булды. —Хәлим, нәрсә эшләттеләр сине? Ник дәшмисен? Әллә оныттыңмы мине9 Бу мин—Майя... Хәлим анын артыннан кабатлады: —Май-йа...—Әмма, авызын ачып сүз ката алса да. анын карашлары “үле", күзләре исә, ниндидер мәрт караңгылыгына төбәлеп, тоныкланып калган иде Майя барысын да аңлады, һәм дәшми-нитми генә Хәлимгә он җыярга булыша башлады. Идәнгә җәелгән торпышадан онны себереп бетереп капчыкка тутырганнан сон, ашыгып чыгып китте, Хәлим тегермән ташы өстендә утырып калды. Бу минутта анын уйлары да, гамьнәре дә, күнеле дә. зиһене дә үзенеке түгел иде... Хәлим бу кышта башкача Майяны күрмәде. Үзе дә тышка кирәккә генә чыга иде Аю кебек, үз бүлмәсендә көннәр, төннәр буе йоклады да йоклады ул. Аларнын нәселен аюлардан килә диюләре әллә чынлап та дөрес микән? Аю да кышын йоклап чыга бит Әнисе бала чактан ук аны ’ Кышка керсән. башынны мендәрдән алмыйсын",—дип тирги иде. Менә шул галәмәттән үскәндә дә. армиядә чакта да котыла алмады ул. „ , Хәзер Хәлим аңлый инде. Эш "аю нәселе”ндә генә түгел Анын тирән йокы сына ин элек теге сихерче карчыклар сәбәпче Атар гипнозында яшәгән ул бу кышта. Майяны танымавы да шуннан килә. Әгәр чын акылында булса, танымас, күрмәс идемени аны9 ' Күрмәде дисә дә. тагын бер мәртәбә күргән икән Хәлим ул кызны Уйланып утырганда анын хәтеренә бер вакыйга килеп төште Кыш үз көченә кереп кенә барган бер мәлдә албастылар утарына аю килде. Килеп кенә калмады, хуҗалыкка, йорт-курага шактый зыян салды Хәлим башта аны сизмәде. Ярым төш кебек кенә хәтерли ул баштарак тынгысызланган мал-туар тавышлары ишетелде Аннары төнге күкне ниндидер үкерү авазы ярып җибәрде. Шунда гына Хәлим айнып китте "Тагын аю килде! —дип уйлады ул Ни өчен шулай уйлаганын Хәлим хәзер дә аңлап җитә алмый Аюнын башка бер вакытта да килгәне юк иде бит Армиядә килеп интектергән аю хакында ул оныткан иде инде Күрәсең, күнелендә яткан хәтер күзәнәге бер ел элек булган "аю вакыйгасын” өскә тартып чыгаргандыр. ..Аю үкерә-үкерә карчыклар белән Майя яшәгән алачык ягына юнәлде, бер төртүдә ишекне ватып ачты да эчкә кереп китте Хәлимнен эчендә дә “җанвар” уянды Аюнын үкерү тавышы бу "жанвар 'ны котырта иде. котыртып кына калмыйча, анын кыргый халкын үртәп, урамга чакыра иде Хәлим ике-өч сикерүдә тышка атылып чыкты, тагын берничә омтылуда алачыкның аргы башына барып җитте Җимерелеп яткан ишекне атлап чыгып, эчкә кереп тә китте. Яктырып килгән мәл. Эчтәге тәрәзә-тишекләр аша кергән тонык кына яктылыкта почмакка поскан Майяны шәйләп алды Хәлим Аю бүлмә уртасында башын як-якка чайкап, нишләргә белмичәрәк тора иде Карчыклар күренми. Хәзер дә Хәлим төшенә алмый ничек юкка чыктылар икән бу карчыклар? Майяның: “Әбиләр кеше күзенә күренмичә дә йөри алалар".- дигән сүзләре дөрес булып чыга түгелме’’ Хәлимнен килеп керүен аю шундук сизде. Ул Майяга карап үкереп торган җиреннән кинәт туктап калды, аннары, салмак кына биеп, артында торган Хәлимгә таба борылды. Менә алар—ике аю—бер-берсенә карашып торалар. Кем—кемне? Кайсы өстен чыгар—кеше аюмы, әллә кыргый урман хуҗасымы? Юк. алыш булмый калды Бүлмә уртасында басып торган аю. борынын күккә чөеп үкерде дә пыр тузып чыгып китте.Хәлим. ишеккә сылана язып, чак кына читкә тайпылып калды. Ул. стена буена чүгәләп, ярым һушсыз торган Майяны кулларына күтәреп, түшәгенә илтеп салды Аптырарлык хәл бит кая киткәндер бу кызнын бүреләргә каршы торган көче, батырлыгы9 Хәлим әлегә чаклы моны аңлый алмый Ничек кенә булмасын, аю Майяга да. башкаларга да зыян сала алмады. Каяндыр кинәт пәйда булган карчыклар Майя тирәсендә булашып калдылар. Хәлим тышка чыгып китте Чыгуга шуны шәйләп алды аюнын эзе. алачыктан чыгып, урманга таба киткән, шул яктан тонык кына агач сынган, үкергән тавышлар ишетелеп тора иде. XXIII әлим бу кышта ике тормыш белән яшәде Беренчесе анын өйдә иде —газиз әнисе янында, якын күршеләре, таныш белешләре янында Икенчесе хәтер урамнарында барды—үткән кыштагы урман вакыйгалары, гомумән, урман тормышы ана бер дә тынгылык бирмәде Яз иртә килде. Хәлим бик еш тышка чыгып, нарат бүрәнәләр өстендә утыра, үр астындарак яткан авылны күзәтә, үткән-сүткән белән күрешеп кала, кеше булмаганда, сәгатьләр буе ялгызы уйланып утыра. күңелендәге урман сәхифәләрен актара... Март кояшы карау белән, сыерларны утарга чыгардылар ҖылыХ лыкны тоеп вак маллар, кош-кортлар да тышка чыкты, хәтта, арык алаша да. язгы уянуны сизенеп, кирәккә-кирәкмәгәнгә пошкырына башлады. Наратта бөреләр бүртте, усак, чаганнарнын кәүсәләре дымлана башлады. Кошлар тавышына да ниндидер яна аһән. яңа мәгънә керде Хәлимнең күңеле генә кышкы йокысында калды. Көздән карчыклар салып калдырган бозны эретерлек кояш чыкмаган иде әле анын түбәсендә. Март та узып китте, апрель сулары акты. Урман аланы кардан тәмам ачылып житге. Агачларга яшеллек кунды. Көз очып киткән кошлар кайтты. Көннәр буе урман өстеннән кәккүк тавышы китмәде Шушы кәккүк моңы белән уяна башлады, ахры, Хәлим... Күнеленен ин нечкә-нәзберек. иң изге кылына кагылды бу тавыш. Кәккүк түгел, бәйләп-кыйнап ташланган җаны кычкырган кебек иде ана. —Күк-күк...Күк-күк... Тавышын да шуңа ишарә итә бит, ичмасам: "Күк... Күк..." Тәненнән кубарылып. Күк катына очып киткән җанының иңрәү авазы ласа бу! Чынлап та, кошлар тавышы аның ябык хәтер сандыгына тылсымлы ачкыч булды, ахры. Мәсәлән, шәүлегән тавышы анын күңеленә шом бирә иде. Төнге ябалак тавышына да анын елыйсы килә —шулкадәр дә бәгырьне әрнетеп яңгырый бу тавыш. Башын мендәр белән томалап куйган чаклары еш була иде Хәлимнең. Ә менә урман чыпчыгының тавышына куана иде ул. Күнелнен бик ерак почмагында калган ышанычөметне сакларга булышкан, ахры, бу кошның сайравы. Аннары, төнге йолдызлар белән дә күңелен сыный иде Хәлим. Яз көннәрендә, утарда бөтен җан иясе йокларга кереп беткәч, ишек төбенә чыгып утыра да, җитү сакалмыегын сыйпый-сыйпый, күк йөзенә бага. Йолдызлы күкне ул төрлечә күз алдына китерә: ап-ак борчаклар чәчелгән ындыр табагы итеп тә, караңгы мич көймәсе рәвешендә дә... Кайчакта Күк ана елаган төсле тоела. Утлы сызыклар ясап йолдыз атылу—күз яшьләренең җиргә тамуы кебек... Кайбер йолдыз тезмәләрен Хәлим әйберләргә охшата: әнә—кое буенда әйләнеп торган чүмеч, әнә—Майя ындыр табагыннан ашлык ташый торган канатлы көянтә... Шул көянтәнең ике очына яртышар капчык солы сала да ат абзарына кайта ул. Туры килгәндә булышкан була Хәлим. Әмма Майя ана йөген бирми Карчыклар күрүдән шикләнә ахры... Боларнын барысы да—көз булган хәлләр. Яз кояшы белән Майя да тышка чыкты. Әмма ул инде башка кыз иде. Көзге уенчак, тамырларында бүре каны кайнап торган дәртле кыз түгел. Ябыккан, күзләре, караңгы боҗра эченә ябылып, эчкә баткан, хәрәкәтләре дә салмакланган, күз карашлары да менә сүнәм дип тора.. Әлбәттә, Хәлим боларны күрерлек хәлдә түгел иде. Менә әле генә— авылына кайтып, кешелек асылына кабат ирешкәч кенә янабаштан исенә төшереп, кичереп утыра ул боларны. Ул вакытта Хәлимнең үз хәле хәл иде. Бердәнбер тормыш мәшәкате—көндәлек эш. Ярый әле эш булган! Албасты сихереннән дивана булып калыр иде, билләһи! Әйе, яз иртә килде, шуңа күрә чәчүгә иргә чыктылар. Көне-төне кырдан кайтып кермәделәр Язын карчыклар тагын бер ат алып кайттылар Басуда эш җиңеләеп китте Яшь бия белән Хәлим эшләде. Бик тиз ияләшеп киттеләр алар бер-берсенә. Хәлимнен күз карашыннан, ымыннан андый иде хайван. Атланып йөрергә дә өйрәнде Хәлим Гомумән, анын тормышына ниндидер матурлык, ямь кергәндәй булды. Бу матурлык күнел түрендә таш булып катып калган Майяны алыштырырлык булмаса да, дөньяга, тормышка көр, якты караш белән карарлык күпмедер тыныч, гамьсез яшәрлек көч, мөмкинлек бирә иде. Хәзер Хәлим анлый, төшенә: сихер язгы янарыш көннәрендә йомшый башлый икән. Кошларның дәртле сайравы да, агачларда бөре “тибенүе"дә, яландагы беренче үлән “керфекләре", чәчәк “күзләре”дә. күктә жем-жем килеп янган йолдызлар да, үзенә генә бер татлы исе булган яз җиле дә— боларнын барысы да Хәлимдәге зәхмәт-сихер бауларын бушатып җибәрделәр, ахры. Ара-тирә дертләп уянып киткәндәй була Хәлим Үэе дә сизмәстән, берәр нәрсә күреп, ачыш ясый, ана йотлыгып карый, аны күнеленә ятлап, беркетеп калдырырга тырыша Бервакыт яралы каен тәненнән агып яткан татлы суны күргәч, ул аеруча тетрәнде: оясыннан егылып төшкән сандугач баласын ниндидер ерткыч кошлар чукып үтергәч тә үзен кая куярга белмичә йөргән иде Бер көнне ике әпә дүрт төлке баласы алып кайтты. Әниләрен үтереп, тиресен тунап алганнар Чыелдашып капчык төбендә яткан бу сабыйларга карап та күңеле әрнеде Хәлимнен. Бу жан ияләрен сулы чиләктә тончыктырып үтерделәр, аннары, куркыту, өркетү өчен булса кирәк, кош- корт абзары артындагы куакларга элеп чыктылар... Әпәләр. . Хәлим өчен ачылып бетмәгән сер алар. Бигрәк тә чәнти бармагы булмаган ир. Кем ул? Хәлимнен әтисе дә чәнтисез булган бит Хәтта кушаматы да "Чәнти”, имеш. Күлдәге вакыйга да бик серле Аны чынлап та үтерергә теләделәр, чәнти бармагын өскә чыгарып күрсәткәч кенә су төбеннән тартып алдылар Кыш буе Хәлим әпәләр белән аралашмады. Аларнын үз эшләре. Хәлимнен үз хезмәте дигәндәй, кичке аш өстәле артында тавыш-тынсыз гына очрашып-ымлашып алалар да.шунын белән вәссәлам! Шулай да, Хәлим чәнти бармаксыз әпәнен карашын гел тоеп яшәгән икән. Лапас утары бүлү өчен киртәлек агач аударганда тойды ул беренче мәртәбә бу үткен карашны. Мавыгып кына эшләп йөргәндә, ниндидер зәһәр ут-нур анын арка миен кимергәндәй булды. Нәрсә булыр бу! Хәлим, үзен-үзе белештермәстән, кискен генә артына борылып карады: юан гына усак агачы төбендә, ана төбәлеп, чәнтисез әпә карап тора иде. Хәлим аның очкынлы күзләрендә ниндидер серле көлемсерәү, хәтта, куану төсмерен күреп кала алды.Бу әпә белән икенче тапкыр күзгә-күз очрашу да урман эчендә—утардан шактый еракта булды. Хәлим кабан сукмагына куелган капкыннарны карарга барган иде. Кабан—ерткыч хайван. Кулында коралын булмаса, һич җиңеп булмый аны. Утарда мылтыкның булганы да юк Хәлим кабанга капкыннарны сакланып кына куя иде. Берәр кабан эләгә калса да. көтүләп килеп алалар, ялгызын гына алып кайтам димә Син капкындагы кабанны сөйрәгән арада башкалары өстеңә ташланмасын Бу юлы да шулай булды Хәлим капкынга эләккән, инде тәмам хәлсезләнеп беткән кабан дуңгызын ычкындырмакчы булып иелгән генә иде, янәшәлеге куак артыннан икенче бер дуңгыз атылып чыкты да. әллә нинди зәһәр ырылдавык тавыш чыгарып. Хәлим өстенә ташланды Әмма корбанына килеп житә алмады, анын сыртына гөпелдәп нәни ген.) балта килеп кадалды. Чытырдап шартлап сынган ботак тавышына башын борырга өлгергән Хәлим каяндыр очып килгән һәм бөтен йөзе белән кереп баткан балта тырпаеп торган кабан гәүдәсенең жирдә бәргәләнеп-тәгәрәп йөрүен генә күреп калды. Бераздан агачлар арасыннан серле елмаеп әлеге таныш әпә килен чыкты "Артыңнан күзәтеп килгән өчен гафу ит",—дигән кебек, ул оялчан гына иңбашын сикертеп алды, кулларын жәеп җибәрде Үзе шундук Йөгереп барып, жан бирергә өлгермәгән дуңгызны чалып җибәрде Кыш ахырында, аланнарда кар каткач, чәнтисез әпә Хәлимне поши ауларга алып чыгып китте. Кечкенә балталарын билләренә уралган бауга кыстырдылар да. бер көнлек ит-икмәк алып, юлга кузгалдылар, аякларына, олтанлы киез итек өстенә. юкәдән үреп, кар өстендә йөрү өчен махсус эшләнгән канатлы чабаталарын киделәр. Кулларына бер башы йомры, икенче башы үткен итеп юнылган тәпәчләр тоттылар. Иң элек поши эзенә төшергә кирәк иде. Көн үзәгенә табан, ниһаять, яна эзгә килеп чыктылар Берничә сәгать элегрәк үткән булырга тиеш Туктала-туктала. кайры кимереп, ботак очы чемченеп бара, димәк, бик тиз куып җитәчәкләр Менә ул! Әпәнен күзләрендә очкын пәйда булды. Хәлимнен ү гендә дә ниндидер бер кыргый хис уянды, чүгәләп күзәткәндә анын бөтен торыш- гәртибс кыргый җәнлектән бер дә ким булып күренмәс rue "hay-hay"лап куа башладылар. Поши шундук күздән югалды Әмма бу куркыныч түгел, ин мөһиме, эзне саташтырмаска. Менә тагын куып җиттеләр! Тагын югалды, тагын якынайдылар... Берничә сәгать куышкач, каты кар өстендә батып-батып калган поши эзләрендә алсулык күренде. Димәк, тояк бәкәлләре җәрәхәтләнгән. Таштай каты кар шулай бетерә поши аягын. Канлы җәрәхәттән әрнегән аякларын кая куярга белмичә, тыпырчынып егылганчы куасын пошины. Бөтен ау шуннан гыйбарәт, мылтык-мазар да кирәк түгел. Әпәнен беренче авы түгел, ахры. Ул адымын һаман тизләтә, ә Хәлимнен хәле бетеп бара. Шулай да калышмый. Поши эзендә кан күбәйде Димәк, озак калмады инде. Караңгы төшкәнче барып тотачаклар, башына сугып миңгерәүләтәчәкләр дә. шунда ук чалып, тунап, яхшы итен капчыкларга салып, утарга кайту ягын караячаклар. Кар өстендә кан күргән саен Хәлимнен йөрәгендә нидер чәнчеп куя. Әнә— еракта поши шәүләсе дә шәйләнә инде. Ул адымнарын акрынайткан. Әмма әлегә үз хәлендә, үз аягында. Шунда әллә нәрсә булды Хәлимгә. Ул әпәнен чабуыннан килеп тотты да пошига таба төртеп күрсәтте. Аннары, “Кирәкми” дигән кебек, акрын гына як-якка башын чайкады. Әпә бераз гаҗәпләнеп калды. Аннары пошига озак кына карап торды да уң кулын үз корсагы өстеннән йөгертеп алды. Хәлим берни дә аңламады. Әпә тагын, корсагын алга чыгарып, куллары белән сыйпап куйды. Аннары күкрәгенә бала кыскан кебек, учларын түшләренә куеп, йөреп китте. Үзе әле пошига, әле үз корсагына төртеп күрсәтүендә булды. Хәлим шунда ук аңлап алды “Поши авырлы, аның корсагында бала бар”,— димәкче була бит әпә. Менә нидә икән хикмәт! Менә ни өчен поши тиз бара алмый икән! Хәлим, аңлавын белдереп, баш какты. Аннары, поши ягына кул селтәп, кайту сукмагына ишарәләде. Кайтканчы сөйләшмәделәр, әмма аларнын күзләре сөйләшә иде бу минутта. Шунда беренче мәртәбә якынлык, хәтта, туганлык хисе кичергәнен хәтерли Хәлим ул мәхлук әпәгә карата. Ә күңел алдамый ул. Сүз алдый, хәтта күз дә алдый, ә менә күнел алдамый. Бу әпә—кем ул? Хәлимнең кеме? Кайчандыр урман юлында гаиб булган әтисе—Кушйөрәк Чәнти микәнни? XXIV зны аяк өстендә үткәрделәр. Эш күп булды. Үзалдына озак юанып торырга вакыт тимәде. Әмма табигатьнең кануны бар: яздан сон җәй килә. Жәйге җылы кеше күңелен иләсләндерә, аны бераз бушатып, туарып җибәрә, хөрлеккә,иреккә өнди, матурлыкка ымсындыра. Яз көне жан-күнелдә шытып калган сөю-мәхәббәт күзәнәгенә шифалы яңгыр яудыра, җылы кояшның бәрәкәтле нурын коя... Хәлимнен күңеле дә сизде, тойды бу табигать канунын. Ләкин инде кошлар сайравы да, агачлар шавы да, күктәге йолдызлар да, хәтта, туганы кебек булып киткән Аксай да (атына ул шундый исем бирде) күнелендә көчәеп баручы дәрт ташкынын, яшәү гамен, җан сагышын баса алырлык хәлдә түгел иде. Аңа Майя кирәк иде. Аның күңеле, җаны-тәне, күзләре Майяны сагынган иде. Хәлим моны жәйнен бер жылы көнендә, бакчага су ташып йөргән мәлдә аеруча нык тойды. Түзеп булмаслык итеп тойды. Һәм ул, арба-чиләкләрен ташлап, Майяны... эзләп китте. Башта ул Майя бик еш йөри торган яшелчә бакчаларына барды. Аннары келәтамбарлар яныннан узды. Ул тирәдә дә күренмәгәч, туп-туры алачыкларга китте Карчыклар янына аның бервакытта да болай чакырусыз кергәне юк. Бу юлы үзеннәнүзе шулай килеп чыкты—Хәлим карчыклар бүлмәсенә барды да керде. Идәнгә җәелгән җәймә өстендә борчак чүпләп утыручы карчыкларны күреп тә гаҗәпләнмәде. Тирәягына каранып, Майяның юклыгына ышангач, борылып чыгып китте. Карчыкларның берЯ 113 берсенә карашып җилкә уйнатуларын да күрмәде Хәлим Хәзер кая барырга9 Каян эзләргә Майяны9 Ул. бетен зиһенен туплап, бу араларда кызнын җиләккә йөрүен исенә төшерде. Утар аланыннан арырак күк чәчәкле бер алан бар. анын кояшка караган итәгендә җир җиләге күп була. Майя ла шул яктан кайтып йөри Бүген дә шхндадыр әле. Берочтан тышаулап җибәрелгән Аксаена да күз салыр Хәлим ялгышмаган булып чыкты. Майя шунда иде. Әмма ул үзе генә түгел Кыз янында Хәлимнен газиз аты—Аксай тора Майя, атнын алдына ук килеп баскан да. зифа муеныннан кочаклап, колагына нидер пышылдый сөйли Хәлим посыбрак кына якын килде. Талгын җәйге жил Майянын тавышын бик тиз китереп җиткерде —Хәлим . Хәлимем минем Ник син мине күрмисен’ Ник син мине оныттың?.. Ә9 Ник дәшмисең. Хәлим?.. Ник эзләмисен мине’ Хәлим авызыннан үзеннән-үзе. кош кебек, канатлары белән иреннәренә орылабәрелә. салкын кыш буе күнел төпкелендә тоткын булып яткан сүз очып чыкты —Майя! . Атнын ялын бармаклары белән тарап торучы Майя сискәнеп китте Башын калкытты. "Син шулай сөйләшәсенме9 ’’—дигән кебек, атнын күзләренә үрелеп карады, аннары бәтен тирә-якны күзәтеп чыкты, бераздан, тынычланып, сөйләшүен дәвам итте: — Исәрләнәм бугай инде мин. Хәлим Колагыма әллә нәрсәләр ишетелә Их. белмисен син минем хәлемне, күрмисен минем күзләремне Күрсән иде күзләремне Күрсән, анлар илен, сине ничек сагынуымны, өзелеп көтүемне анлар иден. Бик яратам бит мин сине. Хәлим — Мин дә. Майя Бу сүзләрне дә Хәлим үзе әйтмәде Анын әрнүле жан ы-бәгыре әйтте Бу юлы Майя аерымачык ишетте Тавыш килгән якка борылып карады һәм шул минутта ук якындагы куак артында багана булып басып каткан Хәлимнен мөлдерәүле күз карашына кереп чумлы Кабат чыкмаслык, кабат калыкмаслык булып. Хәлим күзләренең, юк. Хәлим тормышының ин төбенә төшеп китте. Алар бу көнне аланда озак юанлылар Әллә ни сөйләшмәделәр лә Гашыйк җаннар кебек, кочаклашып-сөешеи тә утырмадылар Азар өчен бер-берсенә янәшә тору да. бер-берсенен күзләренә карашу да чиксез бәхет иде Бер кыш. бер яз буе җыелган сагышны тиз генә, бер очрашуда гына түгеп бетереп буламы сон9 ' Күпме шулай сыенышып утырганнардыр, карчыкларның үзәккә үтәрлек каркылдык тавышына сискәнеп киттеләр алар Майя шундук торып басты тырысын алып, китәргә җыенлы Аннары. Хәлимгә тагын бер тапкыр өзелердәй булып карап алды да үр артындагы келәтләргә табан Йөгерде Хәлим үз сагышы, юк ла. үз шатлыгы белән ялгызы торып каллы XXV әйгә кергәч, авылда кыр эшләре тәмамлангач, ныклап торып печәнгә төшкәнче дип, Хәлимнәр яна йорг өчен бура бурарга керештеләр. Оста булып килергә авылда беркем дә риза булмады, өфәр белән барып, таныш мариларны яллап алып кайтты Эш гөрләп барды Авыл халкы йөз чөерсә лә. күршеләр ташламады бигрәк тә Ак бабай гел янда булды Мариларга һич тынгы бирмәде \ i әле тегесе ярамый, әле монысы ошамый Әмма осталар ана үпкәләмәделәр, чөнки барыбер үзләренчә эшләделәр. Хәлим дә балта тотып эшләде Әтисез үскән базага эш өйрәтәсе юк—агач та юнды, агачнын көймәсен дә алды, чабатасын да чапты сызгыч та тотты, чутлады да Митри мактап, күнелен күтәреп торды Әллә юри. әллә чынлап—Алла белсен 8. «к. у • м 1 Җ Шулай да, Хәлимгә рәхәт иде. Ул, хәтта, бәхетле иде. Анын бәхете тулы түгел, әмма ул бәхетле иде! Менә бит анын кечкенәдән хыялланган нияте тормышка аша башлады. Нигезне яңартачак ул! Яна йорт куячак! Ир-егет буларак, гомеренен, тормышының мәгънәсен билгеләрлек зур, мөһим эш эшләячәк! Әнисен сөендерәчәк! Шушы нигездә гаилә корачак, нәселен дәвам иттерәчәк... Нарат агачын юкка гына “кояш агачы” димәгәннәр бит. "Нурлы агач”, “утлы агач" дип тә әйтәләр. Хәлимнәр капка төбендә балкып яткан алтынсу нарат бүрәнәләрдән, чынлап та, бөтен урамга, бөтен авылга ниндидер көчле энергия ургылып тора, шифалы, якты нур бөркелә кебек. Хәлимнен күңеленә гел бер уй килә: бу бүрәнәләр, бу бура, бу өй мәшәкате булмаса, нишләр иде икән ул, ничек чыдар иде икән башына уптым ишелеп төшкән хатирәләр ташкынына? Жаны-йөрәге ярылыр иде яисә берәр яры чыгып чабар иде мөгаен... Атна-ун көн эчендә бураны, урталай бүлеп, капканың ике янына утыртып та куйдылар, матчаларны, түбә бәпкәлекләрен юнып-чистартып, үлчәп-кисеп, бура өстенә тезеп чыктылар Калган агачларны, ярырга алып бару өчен җайлап, койма буена өйделәр. Митри алып килгән марилар белән алыш-бирешне өзгәч, озак кына күңел ачып утырдылар. Сания бөтен булган байлыгын, сыен чыгарды, урам күршеләре дә күчтәнәчкә әллә күпме ризык керткән: кем каклаган үрдәк, кем бал, кем май-каймак алып килгән... Эчемлек тә күп эчелде. Марилар нык эшли дә, нык эчә дә. Моны һәркем белә. Сания дә эчемлекне күп әзерләгән. Хәлим үзе дә ким куймады. Урманнан чыкканнан бирле аның бу кадәр эчкәне юк иде. Улының йомшап, мәлҗерәп калган гәүдәсен чоландагы сәкегә кертеп салгач, Сания анын яныннан китәргә куркып утырды. Курыкмады да ул, нигәдер шикләнде, шомланды. “Ансыз-сансыз килеш ничек ялгызын калдырасын инде аны, анлы килеш тә урлап алып киттеләр бит үзен ..’’—дип уйланды ул. Хәлим тыныч кына ятмады, ыңгырашты, саташты, нидер эндәште, кем беләндер сөйләште, бәхәсләште, хәтта, кулларын болгый-болгый сугыш- макчы булды... Сания чак-чак кына тынычландыра алды аны. Хәлим һаман бер исемне кычкыра, шул исем белән кемнедер ялварып чакыра иде: —Майя! Майя!.. Майя... —Улым! Улым дим.. Ярый инде... Тынычлан . Әйдә, борылып ят . Менә шулай... Сания Хәлимне таңга кадәр саклап утырды, анын тирләп чыккан битен сөрткәләде, таңда кояш яктысы белән котыра башлаган чебен халкын якын җибәрмичә куып торды. Хәлим күзен ачканда янында ярым оеп әнисе утыра иде Бик кызганыч тоелды ул Хәлимгә. Әнә ничек картайган, арынган.. —Әнкәй... —Ә? Хәлим?...—Сания сискәнеп күзләрен ачты. —Әнкәй... Мин исергәнмен... —Әйе шул, балам. Ярый, бер мәртәбә генә ярый ул. Дөнья гаменнән онытылып тору өчен ярый. —Ачуланма, яме, әнкәй... Үземнең дә эчәсем, эчеп онытыласым килде... Башка бер дә эчмәм, әнкәй... Менә—сүз бирәм... —Ярый, балам, ярый, эчмәссең... Мин сиңа ышанам, ничек ышанмыйм ди... Син бит минем бердәнберем, улым, Хәлимем... Беразга тын калдылар. Хәлим тагын ойый башлады. Сания анын озын үскән чәченнән сыйпап утырды. Кинәт сорап куйды. —Хәлим, кем ул Майя? Оеп яткан Хәлимне ток суктымыни—анын озын, матур керфекләре сискәнеп ачылып китте, бу керфекләр эченнән балкып зәңгәрсу күз алмалары килеп чыкты Алар, киң ачылып, түшәмгә бактылар, аннары. Саниянен борчулы күзләрен эзләп табып: “Каян белдең бу хакта, әни?”—дип сораган кебек кабат озын керфекләр куелыгында юк булдылар. Хәлим жавап бирмәде. Бары тик: Майя дип, яратып, йөзенә бәхетле елмаю чаткылары чыгарып кабатлады. г — Матур исем,—диде Сания,—тик безненчә түгел, татарча түгел, дисәм г ' “Татарча ул, кешегә гомер бирүче алиһә ул. ягъни. Яшәү алласы Мин күрдем аны. әнкәй... Бер сөйләрмен әле. Сина ул ошаячак Син аны яратачаксын. . Сания берни дә аңламады. Чын аналар кебек, ул аңламаганын \лына белгертмәде. Хәлимнен сүзен жәлләп —Ярый-ярый. яратырмын, ул да мине яратыр,—диде Хәлимнен күнеле. уйлары әнкәсе янында түгел иде бу вакытта. Бу минутта ул бер еллык гомерен урлап калган һәм ана бетмәс-төкәнмәс бәхетен—Майясын бүләк иткән урман дөньясында, ике албасты карчык хакимлегендә, мари урманнары уртасында посып яткан серле утарда иде Дөресрәге, әлегә бу каргышлы дөньяга кереп бетмәгән, бәлки, ана керу өчен кирәк булган мөһим код-исемне генә пышылдый иде —Майя... Майя Майя XXVI үкчәчәкле аланда күрешкәннән сон Хәлим Майяны башка оныта алмалы һәр минуты һәр coiaie һәр көне М.шя бе юн тулы 6\ 1.11.1 Анын күзләре дә һәр җирдә Майяны күрә, нәрсә генә әйтсә дә "Майя" исеме әйтелә, хәтта, тәнендәге һәр кузәнәктә Майянын нәни генә күзәнәге, тамырындагы һәр бөртек канда Майянын каны, һәр сулышында Майянын кайнар сулышы бар иде Йөрәге дә "Май-йа. Май-йа дип тибә иде Аланда, утарда чакта, нәрсә генә эшләсә дә. кая гына барса да. һаман Майяны эзләде, алачыктагы бүлмәсендә чакта Майя яшәгән дөнья белән тоташтырып торучы бердәнбер урыннан—диварга чокылган тишек яныннан китмәде. Ходай каргаган бу утардагы ин изге урын булгандыр ул Күпме сөю сүзләре әйтелгән, кунел жылысы тибрәлгән, күпме хис-тойгы кайнаган бу урында! Күпме сер ачылган, күпме хыял туган, күпме яшь түгелгән монда! Алар арасында шатлык яше лә. сагыш яше дә күп булгандыр Кыскасы, шушы урында Хәлим кабат туды, кабат уянып, яши башлады Хәтере кайтмаса да. күнеле ачылып, бөтен хисләре кайтты, бу хисләрдән бөреләнеп, яна хыяллар, киләчәккә яна өмет туды Карчыклар Майя белән Хәлим арасында кабат кабынган сөю уты хакында шактый вакыт белмәделәр Әллә белмәмешкә генә салындылармы'1 һәрхәлдә. Майяны да. Хәлимне дә тыючы, былтыргы кебек, зәхмәтле җәзаларга тартучы, кара сихер белән өшкерүче булмады Хәлим белән Майя да бу юлы акыллы эш йөрттеләр Карчыклар утарда булганда якыннан аралашмаска тырыштылар, очрашканда да аска карашып узалар, хәтта, монын бер чиге, ахыры буласын да чамалыйлар иде. шулай да. хужабикәләрне үртәмәскә тырыштылар Хәлим үзе хакында уйламады, карчыкларның кызны тагын кыйнап, бәйләп, ябып куюыннан курыкты Мәхәббәтне яшереп була димени?! Утны капчыкка салып булмаган кебек, сөю хисен дә кеше күзеннән яшерү мөмкин түгел Ымсынышкан тәннәрне дә бер-берсеннән яшерү мөмкин түгел икән Ходай бар бит у i Шушы тәмуг авызында яшәп яткан ике ятим баласына тәннәре белән кушылырга жай чыгармаса. юк та дияр идеи. Андый жайны Майя белән Хәлимгә дә бүләк итте Ходай тәгалә Ул көнне карчыклар тоз эгтәп сәфәргә чыгып киттеләр Бу хакта Майя иртән иртүк дивардагы тишек аша хәбәр иткән иле -Эшкә кая барасын?—дип сорады ул Хәлимнән —Ат белән бакчага су ташыйм Мин дә шул тирәдә булам, бүген аргы бакчадагы кыяр түтаъләК рендә эшлим. —Майя... —Әү, Хәлим... —Барсам... ярыйдыр бит? —Кил. Хәлим... Алар көндез очраштылар. Кыяр түтәлләренең аргы башында куыш бар иде. Хәлим барганда Майя шул куыш алдындагы ышыкка ашъяулык җәеп өлгергән. Анын өстенә төрле тәгам-ризыклар тезгән, шунда ук шешә белән сөт тора, өлгереп килүче яшел кыярлар тәгәрәшеп ята. Майя Хәлимне ерактан ук. күз карашлары белән яратып, сөеп каршы алды. Чакыруын чакырды, тик икесенең дә тамакларына аш бармады. Бер- берсенә карашып утырдылар да утырдылар алар. Майя, тарагын алып, Хәлимнең сакалмыегын тарады, бер очтан маңгаендагы миңенә кагылып үтте... Кинәт ул сикереп торды һәм сүз әйтергә дә ирек бирмичә: —Сал өстеңне, бигрәк каткансың, китер юып бирәм, көн кызуында хәзер кибә ул...—дип такылдый башлады. Хәлим аптырап калды. Ничек инде—Майя алдында шәп-шәрә калсынмы? Хәлимнең уйларын сизгәндәй, кыз әйтеп куйды: —Юк ла, карамыйм, бар. куышка кереп чишен. Киемнәрен кипкәнче шунда утырырсың. Әпәләр бүген көтүдә, беркем берни белмәс Йә, бар инде, тиз бул... Хәлим куыш эченә кереп чумды. Тиз генә өстендәге сәләмәләрен чишенеп атты, кыенсынып кына куыш алдына килеп, киемнәрен тышкы якта басып торган кызга сузды. Майя юып, элеп килгәнче Хәлим куыш эчендә ятты Кипшенә башлаган яна печән исе борыннарга кереп кытыклый, тәнгә генә түгел, жанга да сихри бер иләслек, рәхәтлек бирә. Шунда ук жиләк исе. . Яңгыр исе... Мәтрүшкә исе... Кояш исе... Жир исе... Майя исе... Әйе, Хәлимнең искә алганы бар. Майяның да үз исе бар. Дөньядагы ин тәмле, ин татлы, тылсымлы, исерткеч истер ул... Мең төрле чәчәк исе бергә кушылып кына барлыкка китерә аладыр бу хуш исне. Әле ана да чишмә исен, чык исен, жәй исен өстәргә кирәктер... Хәлим, шәп-шәрә калган килеш, рәхәтләнеп чалкан төшеп ятты, аякларын, кулларын як-якка сузып җибәрде, киерелде... Күзләрен йомып, тирән итеп сулыш алды Болай туарылып, изрәп күптән, бик күптән ятканы юк иде анын Бала чактан бирле Әле дә хәтерендә: Ак бабай белән атлар көтәргә баралар да шунда кунып калалар иде, көтүче куышында таң аттыралар, офык артыннан кояш калыкканын күзәтәләр... Ак бабай, алдындагы учак каршына утырып, төннәр буе сугышта булган хәлләр хакында сөйли, йә булмаса борынгы каһарман бабаларыбыз турында риваятьләр көйли... Хәлим тан аткач кына йокыга китә, шул йоклавыннан төшкә кадәр тормый ята. Ул уянып киткәндә кояш югары була инде, көн җылынган, үләндәге чык кипкән, авыл көтүе төшкелек ялга—утлауга җитеп килә. Ак бабай да үзенен атлары белән әллә кая китеп барган.. Табигатьнең сихри тавышларына уянган Хәлимнең торасы килми, ул, баш очындагы хуш исле печән өемен рәтли-рәтли, тагын урынын җайлый, тагын изрәп йокыга китә. ...Тәмле-татлы уйларга бирелеп йокыга оеп барган Хәлим, тәненә салкын куллар кагылудан сискәнеп торып утырды. Шул ук салкын куллар, анын күкрәгеннән этеп, кабат ятарга куштылар. Хәлим буйсынды. Шунда гына ул, куыш ишегеннән төшкән яктылыкка коенып, балкып басып торган бер сылу гәүдәне күреп алды. Майя бит бу! Шәп-шәрә! Хәлим кинәт үзенен дә яп-ялангач ятуын исенә төшерде һәм куш куллап җан җиренә барып ябышты Майя үзен бик сәер тотты. Менә ул Хәлим өстенә иелде, анын кушырып капланган кулларын ике якка алып куйды Аннары Хәлимнен баштан аякка кадәр бөтен тәнен җентекләп карый, өйрәнә башлады Назларга кереште... Хәлимгә болай яту бик кыен иде. Әмма ул үзенең җиргә Майя сихере белән ябыштырып куелганын тойды. Башын калкытырга теләде. куллары буйсынмады Хәтта теле дә юк иде анын бу минутта. Кызга исеме оелән дәшмәкче булды, авызын да ачты, беренче авазны ишеттерү өчен иреннәрен дә кысты Әмма авыз ачып сүз әйтә алмады Анын күзләре генә, карашлары гына тере, исән иде бу мизгелдә. Шул күзләр каршында дөньянын ин сылу заты, ин гүзәл кызы, зифа тәнен бөгә-сыга. Хәлимнен тәнен назлый Менә ул иреннәре белән Хәлимнен колакларын тешләп үтте, сакалмыекларын, муен тирәләрен иркәләде; икенче бер мизгелдә анын кайнар сулышы Хәлимнен култык асларын кытыклый башлады . Аннары кызнын йомшак сусыл иреннәре егетнең күкрәк очларына кагылып узды, кендек оясын үпте... Хәлим бу сихри халәттән шаша язды Анын каны уйнады, мие томаланды Майя тәненнән анкыган дым исеннән һәм кызнын тыгыз күкрәк очларындагы салкын төймәләрнең тәненә тиеп-тиеп алуыннан ярым һушсыз яткан Хәлим, ниһаять, кулларын кузгатып, бу сихри тәнне кочаклап алырлык, үз тәненә, күкрәкләренә кысып назларлык, иркәләрлек, яратырлык хәлгә килде Ниндидер бер илаһи сәгать сугып, ике тән бер-берсенә кушылды, ә җаннары жаннары аларнын күптән бергә иде инде Алар әле табигать балалары кебек сөешә-яратыша белмиләр, сулышларында, хәрәкәтләрендә, сүзләрендә ниндидер матур тартыну, кыенсыну бар Табигатькә. Тәнрегә рәхмәт. Әле дә ул аларнын колагына, юк. жан кошларына, шулай ук күзләренә, иреннәренә, кулларына, зифа ботларына нәрсә эшләргә кирәген әйтеп тора Үз гомерендә беренче мәртәбә кавышу, кушылу ләззәтте кичереп, ярым шашып, ярым үлеп яткан бу ике жан иясе кешелек дөньясының. Галәмнең үзәге, төше, асылы һәм яшәү мәгънәсе кебек иде Хәлим белән Майя үзләренең сихри куышларында көн саен очраша башладылар. Тоз эзләп киткән карчыклар тоткарланды, шул китүдән алар бер атналап юкка чыгып тордылар. Ләкин алар барыбер кайтачаклар иле Хәлим белән Майя арасында булган хәлләрне барыбер беләчәкләр иде —Майя, әйдә тагын качып карыйбыз,—диде көннәрдән бер көнне Хәлим,—бу юлы әбиләр утарда юк. сихер көче дә алай ук түгелдер — Бу мөмкин түгел,—дип кырт кисте Майя — Моннан беркемнең дә кача алганы юк әле Әбиләрнен. куеп калдырган капкыннарына юлыгып, берәр кайда егылып калып, явыз җәнлекләр авызына керүен дә бар —Синдә дә бар бит тылсым көче, бүре тикле бүтэеләрне өркеттен теге чакта И. Хәлим, миндәге тылсым егәренә әбиләр "ыһ" та итмиләр Алар мине буйсынулы тылсым рухында үстерделәр Аннары качып кая барам мин'.’. Мин бит урман баласы, бер кыргый зат Ә син син кешеләр янында, кешеләр арасында үскәнсең.. Синен урынын алар янышта Качсан. үзен генә кач. Хәлим. — Качып булмый дисен бит — Булмый. Хәлим .. Нинди карчыклар сон алар. Майя’ Сине бүре өненнән табып алганнар Мин мона ышанам Ә менә алар кемнәр’ Кешеләрме әллә берәр төрле кара рухлармы'’ Мин үзем дә белеп, аңлап бетерә алмыйм. Хәлим Кешеләр бугай үзләре Кайчандыр кешеләр арасында яшәгәннәр, ахры Кешеләр аларны ни өчендер куып җибәргәннәр Әбиләр менә шул кешеләрдән үч алырга йөриләр Берәр нәрсә кылып кайткач ничек пәри туе ясап утыруларын күрсәң аларнын!.. Син дә шул үч белән бәйләнмәгән микән, дип шикләнәм Син килгәч алар бәйрәм ясап, җенләнеп утырдылар -Мин кем сон. Майя'.’ Берәр нәрсә әйткәннәре, свйләгәннәре бармы’ —Синен сер. Хәлим, әпәләрнен берсе белән бәйләнгән Мин моны төгәл беләм Безнең алачык диварына бер такта кагылган. анда җиде тамга бар. сихер тамгалары Син аны беләсен-түгәрәк эчендә тәре сурәте төшерелгән Син шул тамгаларның алтынчысы Сине алып кайткач, әбиләр алтынчы тамганы карага буяп куйдылар. —Әле берсе калдымы? —Калды Кешеләрдән аласы үчләре бетмәгән әле аларнын. Менә шул синен тамганы алдарак буялган бер тамга белән тоташтырып куйдылар. Ул тамга—чәнтисез әпәнеке булырга тиеш Чөнки, бервакыт шул әпә югалгач, әбиләр әлеге тамгага күмер чәчеп фал ачтылар, анын кайда икәнен белеп, кабат алып кайттылар... —Майя... Әйт әле дөресен: минем хәтерне, үткән тормышымны кайтарып буламы9 —Була.. Тик монын өчен вакыт кирәк, Хәлим. Мин анын юлларын да беләм, әмма тиз генә эшли алмыйм. Көч-егәрем аз әле минем Көзгә кадәр мин синен күнеленә керәчәкмен, урман гына шәфкатеннән ташламасын, агачлар гына нурларын кызганмасын, үләннәр генә шифасыннан, җир генә дымыннан мәхрүм итмәсен... —Их. Майя, тизрәк котылырга иде шуларнын зәхмәтеннән!.. —Карчыклар зәхмәтеннән котылып булмый. Хәлим. Алар бит чын кеше түгел. Беләсеңме, алар күзгә күренми дә йөри алалар, әйе-әйе. син белмисең генә, синең янга да кереп йөриләр алар, менә хәзер дә янда басып торырга мөмкиннәр... —Юк ла, булмаганны... —Синен гомерлек хәтереңне алдылар бит, теленне алдылар. Хәлим.. Монысына да ышан. Безгә нык сакланырга кирәк. Сиңа явызлык кылырлар дип куркам... —Алай тиз генә бирешмим әле мин. Ачуны китерсәләр, үзем аларга бер-бер хәл кылып куярмын, билләһи! —Юк, Хәлим, бу хакта уйлама да. Карчыклар хакында бөтенләй уйлама; алар кешенен уйларын да белеп, сизеп торалар.. —Ә? Уйларын дамы? —Әйе. Мин уйлаган бөтен нәрсәне беләләр. Бу хакта төгәл әйтә алам. —Шулай да, качам мин, Майя Сине дә алам үзем белән Әйдә качабыз. Бүген үк! —Тукта! Нидер сизәм мин, Хәлим Баш очында ниндидер тавыш. Бу—әбиләр галәмәте, алар сихере Китим инде Хәзер без еш очраша алмабыз. Жай чыкканны көтәргә кала. Онытма мине, Хәлим... —Мине дә онытма, Майя... —Онытмам... XXVII к, сизмәгәннәр икән. Әллә сизмәгән булып кыландылар гынамы? Ничек кенә булмасын, Хәлимгә дә, Майяга да тиюче, хәтта, аларны шелтәләүче дә булмады. Утарда тормыш жай гына дәвам итте, һәркемнен үз вазифасы бар бу катлаулы хужалык мәшәкатьләрендә: кем кыр-басу эшләрендә, кем абзар-курада, кем көтү белән йөри... Хәлимгә авыррак эшләр эләгә, яшь, көчле диптер инде, жир, агач эшләрен, шулай ук су ташуны ана йөкләделәр. Беркөнне җыйнаулашып печән чабарга күршедәге Күкчәчәк аланына бардылар Көне буе рәхәтләнеп, киерелеп-селтәнеп печән чапты Хәлим. Шунда тагын бер мәртәбә сизде: ул кайчандыр печән чапкан булган инде, әнә бит тәне ничек белеп, үз итеп, яратып эшли бу эшне... Кичкә табан карчыклар кайтып киттеләр. Алар болай да көне буе ирләрдән читтәрәк йөрделәр Шул ук озын кара күлмәк, туры төшереп бәйләнгән калын кара яулык Ул яулык ышыгыннан йөзләре бөтенләй дә күренми, очлаебрак торган кәкре борыннары гына, көләсене китереп, килбәтсез рәвештә тырпаеп чыккан. Алар чабылган пакусны әйләндер- гәләп йөрделәр, төшке аш өчен табын әзерләделәр, соныннан шул табынны жыеп алып, утарга кайтып киттеләр. Майя бу көнне әпә ирләр янында булды. Алар еккан пакусларны Ю юкартып-таратып чыкты. Өсте кибә башлаганнарын кузгатып, күгәртеп йөрде Ә Хәлим чапты да чапты... Әллә ни армады да. Куллары кабарып чыкты, аяк балтырлары таштай катты, әмма кичкә кадәр кулыннан чалгысын ычкындырмады Кайрак та әйбәт иде, ике генә ышкып жибәрәсен — чалгының йөзе шундук жднынны кырып алырлык хәлгә килә.. Менә чабып ташланган алан уртасында алар икәүдән-икәү генә калдылар берберсенә мәхәббәтләре ташып торган ике жанны өйрәтәсе юк иде; әпәләр тау артына китеп югалу белән, алар бер-берсенә сарылдылар, аннары яна гына чабылган хуш исле печән өстенә тәгәрәделәр ..Хәлим белән Майяны карчыклар печәнгә төшкәннең өченче көнендә ■‘тоттылар”. Печән кибәне артында бер-берсенә сыенышып утырган чакларында өсләренә килеп чыктылар. Килделәр дә, дәшми-нитми генә. Майяны кулыннан тартып торгызып, җитәкләп алып кайтып киттеләр. Хәлим, авызын ачып, кибән төбендә утырып калды Кич бик озак йокыга китә алмый ятты ул. Нәрсә булды Майя белән 9 Тагын кыйнап, бәйләп ташладылар микән? Ничек кенә белергә сон9 Дивардагы тишектән бернинди файда да юк. Тәрәзә аша үрелеп караса’ Бәлки ни дә булса күреп булыр? Хәлим тиз генә торып тышка чыкты. Мәче адымнары белән алачыкнын аргы башына юнәлде. Үрелеп тишек аша эчкә карады Майя күренмәде, сихерче карчыклар гына, бер-берсенә каршы тезләнеп, күзләрен йомып, ниндидер мәжүси дога пышылдыйлар. “Кая куйдылар икән Майяны? Берәр почмакка бәйләп ташлаганнардыр әле, хәшәрәтләр!” Хәлимнен уйлары яшен тизлегендә бәргәләнеп йөрде Шул уйлануында ул бер хәтәр фикергә барып төртелде: “Әллә карчыкларга бер-бер хәл кылыргамы9 Мәнгегә котылыргамы алардан?” Хәлим шулай дип уйлап та бетерде, алачык почмагында сөялеп торган юан гына күсәккә барып та тотынды. "Үтерәм, сугам да үгерәм үзләрен' Тиеп кенә карасыннар, үтерәм!.."—дип, эченнән генә ярсып, карчыклар янына керә торган ишеккә омтылды Шул омтылуында, тупса алдында туктап та тормыйча, эчкә кереп китте. Әмма карчыклар утырган түр бүлмәгә кереп житә алмалы, чыра яктысы төшеп торган ян як бүлмә ишегендә бер кара шәүлә пәйда булды. Анын ап-ак йөзенә үлек төсләре кергән, ә карашлары караңгылык, салкынлык бөркеп тора. Албасты карчыкларның берсе иде ул. Каны кызып, нәрсә эшләгәнен белмәс дәрәжәгә җиткән Хәлим аңа кулындагы авыр тәпәч белән сугарга кизәнде Әмма анын куллары, иясен тыңламыйча, күтәрелгән килеш эленеп калдылар Шулвакыт теге карчык ике кулын да алга—Хәлимгә таба сузып җибәрде, үзе, йөзен чытып, күзләрен кысып, ысылдап куйды. Карчыкның кулы бу якка хәрәкәтләнгән саен Хәлим үзенен артка таба ава баруын тойды, ниндидер күренми, беленми торган жил сулышы аны үз ихтыярына алып, артындагы стенага илтеп терәде... Хәлим, аркасы белән “ыһ итеп шул стенага барып бәрелде дә идәнгә шуып төште... Башка берни дә хәтерләми ул. Тик теге албастыларның баш очында эленеп торган, җыерчык баскан, кара тимгелләр белән чуарланган килбәтсез йөзләрен генә шәйли, колак тәбеңдә каркылдап торган сөйләшүләрен генә ишетә... „ „ , -Йөзенә ак сызам Йөзенә кара сызам. Кара акны бетерә, кара акны үтерә... ,, Карчыкларның хәшәрәт йөзләре Хәлим өстендә салмак кына селкенәләр дә селкенәләр, һаман бер сүзне кабатлыйлар -Хәлимгә ак таш. Хәлимгә күк таш, Хәлимгә кара таш Ак гаш күк ташны яба. күк таш кара ташны яба. XXVIII әлим баш очындагы томан пәрдәсе артында беленер-беленмәс кенә Хселкенгән ике йөзне күзәтеп ята Шул ук таныш тавыш —Ак таш күк ташны яба, күк таш кара ташны яба... Таныш тавыш бит бу... Мәймүнә карчык тавышы! Теге имче Мәймүнә тавышы. Тагын Хәлимне сихерләргә килгән микәнни? Тагын өшкереп- төчкереп, җәфалап бетерәләр икән... Хәлим күзләрен ачты. Ул тәмам айнып җиткән иде. Түшәгеннән үк торып утырды. Сания дә шунда икән: —И балакаем, бигрәк нык куркыттың. Төне буе саташып, кем беләндер тиргәшеп, сугышып чыктың. “Үтерәм-үтерәм!”—дип, кычкырып үрсәләндең... Менә, сине тынычландырыр өчен әби карчыкларны да чакырдым. Мәймүнә әбиен тирә-якта беренче имче. Синдәге зәхмәт орлыгын чыгара алмас микән, дип чакырдым инде... Мәрткә китәсең дип торабыз бит, балам...— Сания, дымлы күзләрен мөлдерәтеп, сөйләде дә сөйләде, ә Хәлимнең бу минутта үкереп елыйсы, рәхәтләнеп бер бушанасы килде. Төштәге хәлләрне исенә төшереп, өндәге йөрәк әрнеткеч галәмәтләрне күреп, аның күңеле тулды, чынлап та, күзләреннән берничә бөртек яшь бәреп чыкты, әмма Хәлим иркенләп елап җибәрә алмады. Әллә янында Мәймүнә карчыкның төкеренеп йөрүе комачау итте, әллә ул бу зәхмәтле елда ничек еларга кирәген оныткан иде... Васимә карчык белән Мәймүнә карчык дога пышылдый-пышылдый чыгып киткәч, Хәлимнең зиһен савытында бәргәләнгән беренче уй шул булды: “Монда да шул ике карчык! Кайчан котылам инде мин бу жен албастыларыннан?! Ичмасам, төшен дә күреп бетермәде бит... Тукта! Ул бит кача алмады. Ул бит тотылды... Хәлим шунда тагын төшенә әйләнеп кайтты. Юк, ул инде тәмам уянган, урмандагы хәлләрнең калган очын хәтер төбеннән капшап табарга тырышып ята иде. Улының кинәт кенә тынып, уйчанланып калуын күргән Сания куркып-шикләнеп (“Ычкынмаганмы бу бала?”) сорап куйды: —Балам, бер-бер хәл булмагандыр бит? Башың авыртамы әллә? —Юк-юк, әнкәй. Бар җирем дә таза. Ялгызымны гына, үземне генә калдыр әле, әнкәй. —Ярый, балам, мин монда гына. Кирәк булсам, чакыр, яме... Хәлим тагын хәтер ишеге төбенә килеп басты. Әйе, ачык хәтерли Хәлим—ул төнне карчыклар яшәгән алачык бүлмәсенә имән таяк күтәреп барып кергән иде. Шунда башланды да инде әкәмәт хәлләр. Беркем сукмаган килеш, таягы-ние белән стенага очты ул. Аннары, идән чүпрәге кебек, йомшап-мәлжерәп, идәнгә килеп төште.. Тагын нәрсә булды соң әле? Карчыклар аны сихерли башладылар—битенә, шәрә тәненә ниндидер ак, кара ташлар белән сызыклар сыздылар, өстенә көл сиптеләр, әллә нинди үләннәр белән йөзен чәбәкләделәр... Аннары... аннары, күзләрен бәйләп, үзләренең сихер алачыкларына—гыйбадәтханәләренә алып кереп киттеләр. Хәлим төштәге кебек кенә хәтерли: үзе атлый, үзе... атламый, җирдән аз гына күтәрелгән килеш, очып бара, ахры. Менә сихер тамгасы сызылган ишек шыгырдап ачыла башлады; алда—ике карчык, уртада Хәлим сөйрәлә— алар явыз Аждаһа авызына кергән кебек, сихер алачыгының караңгылык, салкынлык, шом аңкытып торган ишегенә шуышып кереп киттеләр. Кергәч нәрсә булганын Хәлим ачык кына хәтерләми. Ниндидер как сәкегә яткырдылар. Өстенә юеш, сасы тире яптылар... Башына, мангай турысына үзле балчык сыладылар, йөзенә косасыны китерерлек тәмсез су бөректеләр, әчкелтем төтен өрделәр... Тагын ниндидер ачы тавыш яңгырап тора Хәлимнең колагында:“Хәли-и-им!..” Таныш тавыш бит бу... Майя!.. Башка ул берни дә белми. Уянып киткәндә Хәлим үзенең алачыгында—түшәк өстендә ята иде. Билдән югары ялангач. Тәне пычранып, буялып, тырналып беткән... Иреннәренә ком, көл кунган, хәтта авыз эчендә дә тәмсез, әчкелтем-тозлы тузан тешкә тиеп, шыгырдап тора.... Күзләрендә дә ком-тузан. Бөтен тәне сызлый. Гүя куллары-аяклары үзенеке түгел... Кыймылдатырга да куркыныч. Кузгала башласа, хәзер бөтен тәне таралып, сүтелеп китәр төсле... Кузгалмыйча озак ятты Хәлим. Авырту зиһенен томалаган, ахры. ЛЛВАСТЫЛЛР ^ НИт™а УЙЛЫИСЫИсенй бөтерелә "Ничек тә Майяны табарга' Табарга! Табарга'" Шулвакыт Аглаһы тәгалә яраткан аяз күк өстендә әллә каян гына Майянын сонгы сүзләре пәйда була. "Мин үземдә синең хан бөртегеңне, кан гамчынны. тән күзәнәгеңне алып калам",—дигән иде ул саубуллашкан чакта Кем белә, бәлки. Хәлимне албастылар өненә әнә шул хан бөртеге, кан тамчысы, тән күзәнәге чакыргандыр, әгәр шулай икән, барыбызда тыныч булыйк: мона кадәр Табигатьнең үз балаларына карата бер мәртәбә дә явызлык кылганы юк әле! Ахыры киләсе санда