ТӘНӘКӘ ХАТЛАРЫ
«ИСКӘНДӘР КЫЙССАСЬЬНЫН ИКЕНЧЕ ЯГЫ
әсән абыйның үземдә сакланган шигъри хатларын «Сөембикә»гә жибәргәндә мин ана үзем язган кайбер әйберләрне дә хәтеремнән барлап чыгарга тиеш булдым.
Дөрес, аларнын күбесенең күчермәләре юк, ләкин шигырь булып туган һәм минем шигырь китапларыма теркәлеп калганнары да байтак кына. Бүген мин Сезнен журналга шуларны тәкъдим итәм.
Хәсән абый аларнын үзенә барып житкәннәрен чын сөю хатлары дип кабул иткән, һәм аларга жавап рәвешендә үзенең искитмәле нечкә зәвыклы интим—лирик шигырьләрен тудырып калдырган иде. (Аларның байтагы Туфанның «Гүзәл гамь» исемле китабында дөнья күрде.) Алай да минем Хәсән абыйның үзенә атап язган беренче хатым тезмә рәвештә түгел иде. Мин аны балаларча беркатлы шаяру белән, бары тик олы шагыйрь алдында үземнең гарәпчә яза белүем белән мактаныр өчен генә язып жибәргән идем. Менә ул!
«Хәсән абый сине яратам, сагынам кайт Клара».
Күрәсез, бернинди тыныш билгесе куелмаган. Өстәвенә әле гарәп әлифбасын язуда куллану да бик аксый.
Хәсән абый, әле Искәндәргә әверелеп житмәгән Туфан бу хат кисәгенә ук жавапны шигырь белән җибәрде Анысы түбәндәгечә иде:
(Хәсән абый аны минем хатның астына—шул мин җибәргән кәгазь кисәгенә язып озаткан, монда ниндидер эчке мәгънә булгандыр, күрәсең. ..)
«һай Клара маладис!
Гарәпчә дә яза ич!
И нәнүсем, гүзәлем.
Үсәсеңдер, күрәсең!
Х
«Яратам»ны, «сагынам»ны да
Яза инде беләсең!
Сәлам белән Хәсән абый
Әлмәт».
Әйе, әйе! Эчке мәгънә һәм бик житди «яратам», «сагынам»ны әле яза гына белгән кызыйдан тайпылырга тырышу, «уйнап сөю*не кире кагу булган анын болай жавап бирүендә.
Ә менә сонрак мин ана язган «Ерак ярларны чорный һәр төнне» дигән шигырьгә каршы Хәсән абый олы бер дастан-шигырь тудырып калдырды
Гәрчә, анын минем тарафтан ижат ителгәне дә жыр булып яшәрлек иде бугай инде. Алтмышынчы еллар азагында Равил Вәлиев көйгә салган ул әсәрне безнен татар бүлеге студентлары яратып жырлыйлар иде.
Ерак ярларны чорный һәр төнне Томан да сыман, төтен дә сыман
Якын кешенне сагынып көтүе Рәхәт тә сыман, читен дә сыман.
Ап-ак шәлемне салып иңемә
Юлларга чыгам—юк шул беркем дә Тик салкын нурлар айдан сибелә Жыр булып калган күпер өстенә.
Белсән иде син, сизсән иде син Үзәкне өзгеч сагыш монымны. Ничек көткәнем белсә иден син— Кайтыр идең бит, ишетеп жырымны
Ерак ярларны чорный һәр төнне Томан да сыман, төтен дә сыман
Кайтыр көнеңне сагынып көтүе Рәхәт та сыман, читен дә сыман.
Икенче бер шигырь (анысы инде Тәнәкә исеменнән язылган хат иде анын) шулай ук жыр булып яши башлады
Ерак юлга чыгар көннәрендә
Әллә инде вакыт житмәгән. Башларымны салып иңнәренә
Сөйләр сүзләр әле бетмәгән
Уралдан да алып кайт син чорның Жыр тудырыр яңа сулышын.
Илкәенә сакла көчле жырын-
Тәнәкәнә йөрәк жылысын
Мин дә синен йөрер эзләренә
Җырлар сузам моннан. Искәндәр.
Башларымны салып иңнәреңә
Сөйләр сүзләр әле никадәр
Сөйләр сүзләр сөйләнеп бетмәде, гажәеп якты, матур кыйсса ахырына житмәде. өзелде
Өзелү сәбәпләре гомер белән гомер арасы гына да булмагандыр инде Үзеннән сон язылган шигырьләремнең берсендә мин. мөгаен, аны дөрес танып ачарга тырышканмындыр
Озатырга сине—дәшмәделәр..
Әйе. шулай кирәк булгандыр.
Мин артыктыр.
анда бердәнберен— Луиза апа көтә торгандыр.
Андагылар көндәш түгел иде. Мин өйдәш тә була алмадым «Ул нәкъ менә синең шикелле»,—дип. Вакытлыча гына алдандың.
Ул бердәнбер мәхәббәтен иде.
Тиң булмады ана Тәнәкә...
Сез бергәдер анда.
урыныгыз Янәшәдә булсын жәннәттә.
Хәсән абыйның Искәндәргә күчеп янып-яратып яз ясаган көхләреннән сон инде байтак еллар үтте. Төп-төгәл 40 ел. Үзе бер олы кеше гомере.
Минем өчен ул дәресләремдә Аксакал шагыйрь, ә күңелемдә ин саф хисләргә генә баш ия торган романтик Искәндәр булып яши.
Бүген сезгә тәкъдим ителгән шигырьләр шуның чагылышы.
Сөю мәңге яшәр кебек иде...
Җәй азагы...
Август киче иде. Бүлмә тулы алма исе иде. Алмаларда яшәү төсе иде, Йөрәкләрдә сөю хисе иде. һәм ул мәңге яшәр төсле иде.
Алмаларың минем өчен иде. Шагыйрь җанын минем өчен иде. Шигырьләрең минем өчен иде. Мине сөюен нинди көчле иде— Мәңге-мәңге сүнмәс төсле иде.
Ул мәңгедә бары җыр бар иде. Бөтен Дөнья, гүя. җырлар иде.
II хыялый, и әкияти өнем:
Син—Искәндәр, мин—Тәнәкә идем.
Дөньясында икәү генә идек. «Мәкер безгә кагылмас та»,—дидек. Шул Дөньяны кемнәр көл иткәннәр? ... Мин Тәнәкә идем.
Син—Искәндәр.
Шул дөньяны кемнәр көл иткәннәр? Шуңа кемнәр җөрьәт иткән инде? Кемнәр кара яла йөрткән иде? Кемнәр көнгә агу сипкән иде?
Алмаларның төсе киткән иде.
Күптән инде,
Әйе,
Күптән иде,
Тик әкияттә яши шул үткәннәр: Мин—Тәнәкә анда, Син—Искәндәр.
Күптән инде хатлар килми мина Син яраткан зәңгәр букчада. Килми хатлар Яңа ел туса да, Язлар алмашынып торса да, Килми хатлар синнән.
Элек-элек, байтак еллар элек Синең кулың белән язылган Шигырьләрне, догалыклар кебек, Калдырмыйча йөртәм янымнан, Әйтерсең лә алар тапталудан Мине саклый торган талисман.
Моңа кадәр басылмаган Шигырьләрең теркәгәннәр... Тик күбесен тапмаганнар, Яки табып кертмәгәннәр.
Керткәнен дә, Раббым-Аллам, Кыскартканнар, талаганнар, Үзгәрткәннәр, «төзәткәннәр*. Өстәгәннәр, ямаганнар— Тик барыбер Тәнәкәдән Арындыра алмаганнар.
Язларда моңайган бу җанымнан Ниндидер кара сер эзләмә. Кирәкми, үткәннән көнләмә син, Син Аңардан мине көнләмә.
Ул башка,
Ул шашып сөйгәндә дә Сак иде, саф иде ни чаклы! Ул хәтта төшемә кергәндә дә Фәрештә шикелле инсафлы.
Кирәкми, Аңардан көнләмә снн. Син үткәннән мине көнләмә.
Язларда яктырган моңлы җаннан Ниндидер кара ran эхгәмә, Кирәкми.
Үткәннән көнләмә!
7. .К. у., м »
Эчтән генә көйли...
Ничә тапкыр яфрак ярды каен, Ничә тапкыр койды яфрагын, Ничә тапкыр синең каенына ЯЛГЫЗ гына килдем мин тагын.
Ялгыз гына килдем, ишетим дидем Яшерен серен үткән елларның... Каеның да эчтән генә көйли Ил яңгыратыр сөю җырларын.
Сәвәләйдә казаяклар үсә
Сәвәләйдә казаяклар үсә.
Әби чәче тузгып утыра.
«Әби чәчен* берүк җыя күрмә. Кара кайгы килер йортыңа!..*—
Нурлый карчык шулай дигән иде.
Өзмәгән дә идем кылганны.
Кайгы килгән, йортым гына түгел, Каплап бөтен якты дөньямны.
Кара кайма белән уратылган Рәсем ята өстәл өстендә.
Казаяктай чиста җан шагыйрьнең Ак чәчләре—кылган төсендә.
Ап-ак чәчле кылган өзелә—сибелә, Казаяклар үкси туктаусыз.
Ярый әле чын шигърият үлми, Нишләр иде дөнья Туфансыз?!
Киләсе саннарда укыгыз:
Журналның алдагы саннарында да редакция укучыларга әдипләребезнең иң кызыклы һәм үтемле язмаларын тәкъдим итәргә ниятли. Октябрьдә, мәсәлән. Рауль Мирхәйдәровнын ’Иртәләгән сагыш" романының ахыры. Фәнзаман Батталнын ‘Сабакташ" дигән сатирик хикәясе, Илдар Юзеевнын 'Эзләдем, таптым, югалттым" исемле пьесасы, шагыйрь Реиат Харисның “Һарут белән Марут" поэмасы дөнья күрәчәк.
Ноябрь санында күренекле әдип Аяз Гыйләжевның әдәбиятыбыз һәм бүгенге чынбарлык хакында тирән уйланулар белән сугарылган “Күңелем серләре" язмасы басылачак. Фантастика жанрында уңышлы эшләп килүче Радик Фәнзов үзенен “Гаделлек иясе" исемле яна хыялый повестен тәкъдим итә.
Журнал битләрендә шулай ук заманыбызның үткен мәсьәләләрен күтәргән публицистик язмаларга, хәзерге заман әдәбиятының халәтен анализлаган тәнкыйть мәкаләләренә дә урын мулдан биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез: сентябрь аенда яна меңъеллыкнын беренче елы—2001 ел өчен журналга язылу башланды. Подписка барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә. Журналнын индексы—73210.
Яңа меңъеллыкта да бергә булыйк, дуслар' Вакыт дигәнең гаҗәеп тиз уза бит ул. Куп тә утмәс. өченче меңъеллыкның беренче елы да тарихи хатирә генә булып калыр Ә шул елиын беренче аенда килгән “Казан утлары “ шул истәлекле чорның мәңгелек хатирәсе булып китап киштәләрегездә урын алсын.