Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗАБЫЗ АХУНЫ


Туфан, Хәкимнәр киткәч...
Коткар безне, Ахун!
Илдар Юзеев
дәбиятыбыздан соңгы могиканнар китеп бара.
Алар белән бакыйга хушлашу сагышы, йөрәк әрнеткеч югалту, үлемнен без адәмнәр аңламас тирән сере һәм котылгысыхзыгы артыннан ук үткен- кискен һәм ачы сорау алга килеп баса.
—Ә кемнәр калды?
—Алар эшен дәвам итәрдәй әдипләр бармы??
—Әлеге аксакалларыбызның әдәби көрсиенә утырырдай гомумхөрмәткә вә олуг галантка ия Ижади Инсан кем?’’'’ Гуманлы инсан
Без. шушы сүзләрне әйткәч, бәгъзе бәндәләр
—Туктале. нигә бу «соңгы могиканнар» дип. сүз куертып тора’’ Могикан сүзе үзе үк сүз уйнату яисә пафос өчен өреп кабартылган коры куык кына түгелме” Ждвабым кыска;
—Могиканнар,—дип, мин Тукай Рухындагы, анын Изге Жаны белән. Бөек Поэзиясе, Батыр Иҗаты белән сугарылган Иҗадиларыбызны атыйм Татары өчен җан аткан язучыларны искә төшерәм
Дәрдмәнд, Исхакыйлар Сәгыйть Рәмиев, Такташлар Туфан. Хәкимнәр Әнә бит шагыйрь ни ди
Безне оялтырлык, кызартырлык
Юк шул инде Туфан. Хәкимнәр
Туктале! Нигә монда «оялту» вә «кызарту»? Әдипләр гомере буе оялып, кызарып кына яшәргә тиешләр микәнни?!
Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлләм «Оялу—иманның яртысы ул», дигән Гомумән, кешелек ояла белгәнгә киенә алган Бу суыктан гына килми, аны үскән саен кеше дигән жан иясе яхшыны начардан, караны актан аера башлаган Әмма
Бармы соң ул бездә «ярты иман»?
Чын мәгънәсендә ояла беләбезме без’ Ояла белү ярты иман гына түгел, ә үзе үк Сәнгать ич ул! Хисләр, зәвык, зыялылык сәнгате. Тулы бер эстетика!
Рсдакпиядән
Рафазль Сибатның бу язмасы Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновка 75 яшь тузган айга эзерюнгшз иде Әмма, ни кызганыч, рахимсез piew Гариф аганы безнең арадан азып китте Гариф ага
Ә
исан чагында ук язызган бу макаю үзгорешсез басыла
Инде әдәбиятка килгәндә, бу сүз үзе үк әдәп мәгънәсен белдерә ич! Әдәп тәрбияләүче Сүз Сәнгате ул әдәбият, ә әдәп үзе яхшылык дигән Атадан һәм Матурлык дигән анадан гына туарга мөмкин.
Әдәпле кеше—ояла белгән инсан ул. Ә без?' Ояла беләбезме без? Бу фәлсәфи категориянең укасы купты, тәме бетте, мәгънәсе, көзге сары яфрактай, очып китте түгелме?
Илне оятсызлык басты:
—алдыйбыз—ояла белмибез,
—зина кылабыз—ояла белмибез;
—урлыйбыз—ояла белмибез;
— Кеше үтерәбез...
Кая инде ул кеше кадәр кешене үтерүчегә ояла белү! Оялуны белсә, ул кешегә тырнак белән дә чиертмәс иде.
Алдау-ялган. биргән сүзендә тормау, вәгъдәңне үтәмәү, тоташ зиначылык, караклык-бурлык, юлбасарлык, җаныңны малга сату, адәм балаларының гомеренә кагылу—шулкадәрле дә киң диапозонда ки бу эш: мәктәп баласыннан башлап президентларга кадәр сузылган Ярым чишенеп йөрүдән Чечняга кадәр ул.
Ә без9! Әдәбиятны тудыручылар: әдәбиятчылар, әдипләр үзебез әдәплеме9 Бармы ул барыбызда да әдәп дигән нәрсә9 Юк, әлеге дә баягы «показной», күргәзмә өчен куелган тышкы әдәп түгел, ә жанына урнашкан, күңелендә бикләнгән, йөрәгең каны белән җылынган эчке әдәп. Без бер-беребез турында гайбәт йөртмибезме9 Авторның әсәрен үз алдында мактап, аргында тиргәмибезме9 Кайда безнең тәннәребез генә түгел, ә җаннарыбыз да бергә җыелган «Союз-Берлегебез». «Пен Клубыбыз»? Кайда ул?!
Ул бит «Союз йорты»нда. «Пен» клубында түгел, ә җанның үзенә иман булып урнашырга тиеш Әдәбият турында сүз барганда без тыштан ялтырап, ә эчтән битарафлык утын калтыратып кына тормыйбызмы9 Әдип булу кәсепкә әйләнеп бара түгелме? Кулынны һәм йөз-битенне генә түгел, ә Җаныңны юып. Рух утынны кабызып керергә кирәк Әдәбият дигән Гүзәл Сарайга! Ул язучы исемен алу яисә китап арты китап чыгарып яту бинасы түгел, ә Рухият, Гүзәл Хисләр. Әдәби Иман, Яхшылык—Матурлык бакчасы Ә бит безнең шул бакчабызда бүген бер әйбәткә— бер юньсез дигәндәй, бер талантлы га—бер сәләтсез, бер сәләтлегә—бер кәсепче
Дөрес, әдәбият—кәсеп мәйданы түгел. Чөнки хәзер бит язучыга түләнә торган каләм хакы—төкерек кенә. Бу—аннан көлү, турыдан-туры мыскыл итү:
—Син. агай-эне. артык туры сөйлисең, күбрәк әйтәсең, кысыйк әле сине азрак, парларыңны чыгарыйк!—дип аның борынына чиертү!
Ә беләләрме сон илбашлары әдәп-әдәбиятны9 Укыйлармы алар яңа чыккан әсәрләрне?
Берсе:
—Укы-ыйм...— дигән була.
Икенчесе:
— Вакыт юк, укырга вакыт калмый —дип коты-ла.
Өченчесе
— Китап укымаудан гына үземне ким хис ит-мим,—дип, турыдан-туры әдәпсез жавап бирә Тегелә-ре дипломат, соңгысы— Лебедь, Руцкойлар сыңары.
Кемдер сорау да бирер: —Ә кая китә микән аларнын вакытлары, кайда үтә икән?
Анар да жавап бар: —Ипподромнарда. . —Автодромнарда . —Хоккейда...
Шулай инде, әлеге әфәнделәрнең башларына интернациональ сүз булган иппо- автодромнар һәм «хок»лар тулган. Кая монда милли телгә урын? Кая монда әдәбиятны, сәнгатьне кайгырту, анын киләчәге өчен борчылулар?! Әнә шул хобби булган «хок»ларга, иппо-автодромнарга акчаны һич тә кызганмый алар Начармы бу? һич тә юк! Ләкин Сократ «Софросине»,—дигән Бу сүз «һәрнәрсәдә чама белү» дигәнне анлата. Чама белү, шул әдәп инде ул. Әдәпкә күбрәк әдәбият өйрәтә дибез. Ә мең еллар элек ханнар үз яннарында вәзирләр, акыл ияләре белән беррәттән шагыйрьләрне дә тотканнар...
Рус патшаларын кечкенәдән үк әдәп, әдәбият, сәнгатькә өйрәнү өчен махсус укытучылар куелган.
Европа корольләре арасында, үзе кулына каләм алып, әдәби телдә матур хат. очерк, хәтга хикәя язардай кешеләр дә булган. Тарихтан Юлий Цезарьны гына искә төшерик. Бу даһи полководец үзенен данлыклы җинүләре белән генә түгел, ә әдәби мемуарлары белән дә кешелек хәтеренә кереп калган Наполеоннын хатларын хәтергә китерсәк, алар бит чын мәгънәсендә кайнар хис. акыллы сүз белән тулган эпистоляр әсәрләр.
Шагыйрь Бабурны гына искә төшерик.
Хәер..
Кая инде ул хәзергеләргә!
Жаннары тимер-бетон белән «замуровать» ителгәннәргә Әнә берсе «Чирәм жир»не дә язды «Кече җир»не дә язды—тирән, олы әсәр генә тумады. Ник’’ Чөнки бит ул бу «әсәрләр»ен күнеле аша үткәреп, йөрәк каны белән сугарып язмады Аңа—язып бирделәр...
Югарылар илтифатсызлык күрсәткәндә, түбәндәгеләр нишли? Ленин моны революцион ситуация дип өйрәтте Әмма... Гел дә гел революцияләр ясап торып булмый шул! Халык болай да туйган инде «революцияләр»дән! Революция юньссзлектән коткару чарасы түгел, үзе үк—афәт ул. Ә халык үзен «Коткаручы»ны эзли.
Югарылар илтифатсызлык күрсәткәндә, түбәндәгеләр үз арасыннан хөрмәтле вә талантлы инсаннарга баш ияләр, ана иярәләр. Чөнки әлеге Рухи Җитәкче аларга әдәп-иман. ден-дин. тоткан кыйбланны сакларга ярдәм итә
Туфан, Хәкимнәр киткәч
Алар киткәч, рухи остазларның берсе булып, татар әдәбиятында Гариф Ахунов калды.
Ак күбеккә баткан ат...
Сәйдәш булып һәм Тинчурин булып
Иңбашыңа кунган фәрештә
И Юзеев
абан туе...
Унөч өйле оч йөз еллык Өчиле өч мәртәбә арткан диярсең! Ул халыкның күплеге, шагыйрь әйтмешли, «диңгез кеби»
©чилегә җыенга җыелган халыкның яртысы колхоз рәисе .Ахунҗан йортына төште булса кирәк Хатыны Бибинур, татарча мөлаем һәм сабыр мөәннәс заты, кунакларга тәм-томны, сый-ннгьмәтне ничек җиткереп өлгергәндер, монысын бер Алла гына белә Әле бит күмәк хуҗалыкларның, яна гына төзелеп, тернәкләнеп кенә килгән чагы Әле б»гг туфракка тубалдан төшкән сары гәрәбәләр игенченең ин зур өмете—яшел уҗым булып тишелгәненә кайчан да. сабагында башакланып ятуына кайчан' Игеннәр әнә шулай яшәү дәрте, тормыш дәрманы, дәвамлылык көче булып, яз башында гына гөрләп сулар аккан, майда каралып җирләре чыккан басу-кырларда талгын җилләрдә дә дулкын кузгатып утыралар хәзер
Казан артынын даһи шагыйре Тукайча соклансаң. чыннан да
С
—Диңгез кеби!
Яшел дингез.
Кешеләргә көшелләрен бирәчәк, ашлыкка баетачак иген кыры көнләштерерлек дәрәҗәдә шулай кукраеп -матураеп утыра
Әле у т күкрәк астындагы газизен—туачак сабыен түземсезләнеп көткән Анадай
хәсрәтсез, җылы. моңлы, якты хыяллы ипле уйларга баткан...
... Кунакларны озаткач. Ахунҗан белән Бибинур күз салдылар.
—Кояш батып бара инде,—диде, көне буе йөгереп йөреп, кунакларны сыйлаудан арганга түгел, ә үтелгән көннең сагышына бирелгән Бибинур, һәр үтелгән көннән кешеләрдә үзләре дә анык тоя алмаган нәни генә моңлы бер сагыш кала. Югалту сагышы...
—Безнең гомер кояшы чыгып кына килә әле. Бибинурым—күз нурым!—диде утыз алты яшьлек Ахунжан, көрәктәй дәү кулларын хатынының җилкәсенә йомшак кына салып.
—Ничек чыгып кына килсен инде ул?—дип көлде яшь хатын, кич тынлыгын бозарга теләмәүдән ак яулык чите белән ап-ак энҗе тешләре балкыган, кызыл иннек сөртмичә дә кызарган сусыл иреннәрен каплап.
—Мина да, әтисе утыз дүрт тулды ич инде! Син үзен дә хәзер дүрт бала атасы...
—һә-әй, әнисе!—дип елмайды ире.—Без бит әле кырыкка да җитмәгән, кирәксә тагы дүртне альт кайтырбыз!
Яраткан ир сөйгән хатынын кочагына кысты, мәхәббәтле хатын назлы ир куенында, майлы табада йөзгән коймактай, беркавем эреп торды. Рәхәт иде аңа Ахунҗаннан әлеге тәмле-жайлы сүзләрне ишетү. Эченнән генә ул Ходайга ялварды:
—Йә Рабби, бәхетебезне артык күрмә! Йә Рабби... Шатлык куанычыннан исереп, ул әле тагы әллә ниләр пышылдады. Ире сискәнгәндәй итте:
—Бибинур, нәрсә үз алдыңа сөйләнәсең әле син. әй-әй?
Хатыны, әйтергәме-юкмы дигәндәй, тутырып аның күзләренә карады, аннан карашын кинәт җиргә төшереп:
— Бүген мин начар төш күрдем...—диде.
—Яле, сөйлә...
—Бәлки ул яманга да түгелдер, тик шулай да...
-Әй-әй!—дип өзде Ахунжан Арча ымлыгы белән,—һәр төшне начарга юрасан, аларнын барысы да яманга. Син әле төш юраучы әбине дә чакырырсың, ә? һаман шул дини хорафатлардан арына алмыйбыз! Өчиледә мәчет тә юк, югыйсә...
—Мәчет һәркемнең җанында ул, картым,—диде Бибинур, татар хатыннарына хас булганча тыйнак кына, күп сүзен кискен бүлдерми генә...
—Йә, ярый!—дип килеште Ахунҗан көрәк кулларын аның җилкәсеннән аерып.— Балалар барысы да йоклыймы?
Бибинур өнсез калды, ни дип тә җавап бирергә белмәде. Юк, иренә җавабы әзер һәм ул бик тә гади иде:
—Әйе, йоклыйлар...
Рәхәт, тыныч, сабыр, җайлы җавап иде ул. Ә менә...
Ә менә шулай һич тә көтмәгәндә, уйламаганда-нитмәгәндә. Ахунҗанның дәү кулын анын җилкәсеннән алуы...
Әйе...
Бу гади бер ирнең кулы җилкәдән аерылу гына түгел, бу—гүя ак фәрештәнең аның бер җилкәсеннән очып китүе иде. Авыр кул салынган ул кулбашы үзен ничек рәхәт, ипле, көйле сизгән иде, дәү кул ана бетмәс-төкәнмәс җылылык: хатын үзе дә сизмәгән энергия, яшәү көче, дәрт-дәрман бирә иде, хәзер ана кара ташлы таулар өелгәндәй булды.
—Соң инде, өйгә керик...—диде ул иренә.
—Нәрсә сон?..—дип сорап куйды үз уйларына баткан Ахунжан Бибинурының сүзләрен ишетсә дә мәгънәсенә төшенмирәк калып
—Кояш батып бара...—диде күз нуры.
—Батса ни!—диде Таяныр җилкәсе кисәк кенә,—Бүген батса, иртәгә калкачак. Кояш бата да калка ул!!
—Кешеләр генә...—дип, әрнүле пышылдады хатын эчке бер авыр ынгырашу белән.
Ишетте моны Ахунжан
—Без кешеләр дә шулай: бабайлар гомер диңгезендә баткан, әтиләр калыккан Әтиләр бата—бабалары калка... Ул балалар да бер батар—оныклар
калкыр!
Ул тагы Бибинурының иңбашыннан кочып алды.
—Их, күз нурым! Калхузлар төзеп йөрүем әллә юкка гына, эч пошканга, кул
кычытканга гына дип уйлыйсынмы? Шушы калхузларда минем бар өметем. Без тормышнын ачысын күрдек, балаларыбызга хет анын төчесе, ә оныкларыбызга баллысы эләксен! Шуна дип йөрү ич. шуна дип тырышу, әй!
— Бу тырышуларыңны кирегә уйлаучылар да бар —диде Бибинур
— Беләм-беләм...
—Астан пычак кайраучылар да юк түгел..
—Пычакларын сугымга дип куйган малларына тотсыннар!
Аннан сон батып баручы кояшка карап алды да. утыз алты яшьлек таза-нык ир икәнен оныткандай, йөзенә туксан яшьлек аксакаллар чырае иңдереп, мангаена җыерчыклар чыгарып әйтеп куйды
—Кояш бабай булып бата, онык булып калка
Алар, яшь чакларын искә төшергәндәй, җитәкләшеп болдырга күтәрелделәр
Балалары тәгәрәшеп сәкедә йоклап яталар иде: Гайшә, Саҗидә Алар арасында Гарифҗан. Апасы белән сенлесе арасына кереп яткан шук малай. Тиктормас җан ул анын малае! Беренче улына зур өмет баглый иде Ахунжан. чөнки беренчеләр— күз унында. Аннан сон!
Анын бу малаенда «нидер» бар. Әлеге «нидер»не ата кеше үзе дә аңлап бетерми әле. ләкин сизгер жаны шул «нидер»не тоемлый, акылы ачык бер фикергә килмәсә дә, йөрәге сизенә, анына дәшә:
—Бу улын буш кеше булмаячак, аннан илгә күренекле инсан чыгачак1
Кем булыр ул Гарифҗан?
Ахунжаннын әлегә кадәр бу сорауга төгәл ачык жавап таба алганы юк.
Чөнкиме? Чөнки анын улы—ин беренче сәержан Анын әлеге сәерлеге хыялый булуында да үтәли күренә кебек Авыл балалары гадәттә реаль тормыш кысалары эчендә яшиләр аларга, тәүгедә—ашау булсын, аннан сон—кием-салым, тагы уеннар Болар өстенә авыл баласы төрле-төрле эшләр белән дә кысылган була Үзеннән кечерәк энесен яисә сенлесен—бәби лә карыйсы бар. бәбкәләр сакларга да тиеш ул! Шул бишектәге бәби белән бәбкәләр арасында әллә нинди охшашлыклар таба анын улы Кирәк икән бәбидән бәбкә ясый, яисә киресенчә—каз. үрдәк бәбкәләренә бишектәге бәбәй-нарасыйга сүз каткан кебек эндәшә. Алар белән пипелдәшә- сөйләшә...
Болар өстенә серлежан да Гарифжан Кайвакытта анын Күккә карап, йолдызларны багып, үз алдына пышылдап утыруын ни белән аңлатырга'’
Әллә инде җиде айлык булып җитлекмирәк тугангамы, анын бу сәср-серле жанлы булуы? Алай дисән. дөньяга әнә нәкъ ике айга ашыгып килгән бит ул! Әнкәсенең ишеген иртәрәк ачкан Ызначит. ачар көче булган, әй-әй!
— Йә. ярый —дип үзен тынычландырды ул.-Иртәрәк ачса да якты дөньяга ишекне, озак яшәп, соңлап япсын аны
-Ятасынмы. Ахунжан? Урын әзер.-диде Бибинур
—Ятам, күз нурым.
—Ят. картым .
—Валлаһи дим. картайтма әле син мине. Әле миндәге ут! Кочагыма алсам йолдыз итеп яндырам мин сине!!
Тан алдыннан Бибинур сискәнеп уянды Кемдер тәрәзә шакыды түгелме’ Ул пыялага бакты Юк. анда беркем дә күренми Янә ятты
Ире тыныч сулыш белән йоклап ята иде Менә ул. үкенечле аваз чыгарып кисәк кенә ыңгырашкандай итте Дөрес, бу ынгырашунын авазы да ишетелмәде, ләкин ир хатыны аны барлык тән күзәнәкләре, жанынын ин нечкә кыллары белән тоеп алды Сәкедә ятучы балаларның берсе еламсырап куйды
Бибинур, корт чаккандай, сикереп торды
-Кайсысы ул?
— Гарифжан бит?
Монысын да ана йөрәге бер мизгел эчендә, күз ачып йомганчы сиземләде
Ул сәке янына килде
Балалар тыныч кына Йоклап яталар иде Иң кечкенәләре Марат бер читтәрәк Гарифжаннын маңгае тирләгән, шуна ул өстендәге япмасын бәреп төшергән
Ана улынын өстен япты
И и. балам! Ачлык елдан сон дүрт ел үткәч, бәрәңге алганда тудың бит син ӘнИвН. син тугач, ак күлмәкләр тектерде, туган-тумачаны чакырып, зур бер бәйрәм
ясады. Гаиләгә ир бала тууга ничек сөенгәннәребезне күрсәң иде!
Бибинур Гарифханының маңгаен сөртеп алды:
—Әтиенә охшагансың! Ә бит биш еллар элек кенә синең баш очында Үлем Фәрештәсе канат кагып кына торды. Күрсәтмәгән врач, өшкертмәгән ырымчы калмады. Инде аптырагач, күрше карчыгы киңәшен тоттым...
Ана эчтән генә уфылдап куйды:
Йә Алла! Аның рәхмәтләре... Ходайның рәхимлелеге...
—Ә күрше карчыгы, улым, изге кеше иде ул. Күпне күргән, күпне ишеткән. Үзенен кәегәеп барган ирен дә дару үләннәре белән дәвалап аякка бастырды бит ул...
—Ә миңа болай диде: «Кызу итеп мич як та. күмерен алып, томалагач, бу баланы, ипи көрәгенә утыртып, мич эчендә җылыт. Ипи булып пешеп чыксын. Аңа җылылык җитми, эчендә салкын утыра». Нәкъ шулай эшләдем, улым, мичтә җылытып эчендәге салкыныңны кудым. Менә хәзер... Аллага шөкер! Ходай саулыкларыннан аермасын!!
ан атты...
Өчиле таңы...
Шүрәле каргаган авыл таны. Чөнки теге Былтыр атлы батыр егет нәкъ шушы авылдан булган бугай. Урмандагы агач ярыгына урман пәриенең оп- озын бармакларын кыстырып киткән Былтыр. Андый хәйләкәрне Кырлайда да күргән Тукай. Икенчесе әнә Өчиле тирәсендәге шүрәлене капкынга каптырган. Шулай булмаса. Өчилене:
—Шүрәле каргаган авыл,—димәсләр иде.
Каргаганмы, юкмы—унөч йортлы авыл мондагы һәр гаиләгә ифрат якын, уртак урын, шатлык-куанычлар, хәсрәт-сагышлар почмагы. Казан арты дип атала бу! Казансу елгасы да монда ага. Өчиледән өч чакрымда Казанбаш дигән зур гына авыл да бар...
Казанбашнын гаярь кешесе Абдулла Заһидуллин белән берлектә Өчиле Ахунҗаны колхоз төзеделәр Күмхуж төзәргә шул замана җилләре—давыллары этәрде аларны ... Таң атты... Июнь таңы...
Кояш искиткеч яктылык сипсә дә, анын нурлары үзендә рәхәт бер җылылык, тән эреткеч йомшаклык һәм эчке сихри ләззәт бирә торган чаткыларны китереп җиткермиләр әле...
Малай ишек алдына чыкты...
Мәҗүси кебек бер кавым иртәнге илаһи Кояшка карап торды. Ул җиз тәлинкәдәй кызгылт әле. Хәтта...
Кандай кызыл...
Иртәнге салкын чыклар белән битен юган яшел чирәмгә басып, малай бакча ягына чыкты. Уена гөнаһсыз нәни фикер килде:
—Бүген көн нинди булыр? Мансур белән умарталы уйнарбызмы? Шырпы тартмасына япканда, бал корты чакмасмы безне?
_ Абзарда көр генә итеп ат пошкырды. Ахунҗан үз хуҗалыгыннан күмхуҗга биргән айгыр, йөрәк кагып чаба торган аргамак.
Кара туры айгыр!
Малай аннан бераз шүрли дә. Жайсыз-уңайсыз янына килсән, колакларын шомарта, кара куе ялларын—оп-озын сачларын!—дулкын-дулкын селкетеп, «йөрмәле мин солы ашаганда» дигәндәй, күзләренә усаллык кертә, борын эче тыгылгангамы, әллә башкагамы—таза гына итеп пошкырып куя.
Малай андый чакларда куркып ук китә. Ат тирәсеннән читкәрәк тая
Бумы? Тибеп җибәрсә, өеңне аударыр!
Кара туры айгырны ул әкияттәге теге хәтәр атларга ошата. Моның канаты гына күренми. Аны да кагып чапсамы? Очачак бит ул, очачак...
Ул кара айгырга якынрак килде. Ни гаҗәп, ат бүген элек булмаганча юаш иде, акыллы иде Нигәдер ул арка тирәсенә дулкыннар чыгарып ала. Күзгә дә күренмәс вак-вак кына дулкыннар, гүя кышкы зәмһәрир суыктагы кебек, кара-туры туңа иде.
Т
—Әллә әтинен тунын өстенә салыргамы?—дип тә уйлады малай. Үзе шундук бу уеннан кире кайтты
—Әнә ничек биек ул! Лапас астында тормаса, монын башы күккә тиячәк бит Ул шундук хыялга бирелде.
—Их! Әти моны тарантаска җиккәч, мине утыртып, бер авыл урамын әйләндереп кайтачак әле Бәлки... бүген үк... Сабан туе арты көне бит.
Хыялдан чынлыкка кайткан малайнын баш чүмеченә кырысрак уйлар да керде:
—Юк юк... Әти эш вакытында арага кереп, борчып йөргәнне бер дә яратмый Әнә теге сары кенәгәне ерткан өчен арт ягыма берне кизәнми генә салган иде егылып ук киттем. Әтинен кулы каты анын. Минем борын канаганны күргән әни әтигә әйтте: «Син нишлисең, Ахунҗан9 Үз балан бит ул! Йөрәк бәгырен»
Ә әти әнигә әйтте:
—Кысылма, Бибинур! Нәрсә «ярый», нәрсә «ярамый»ны белеп үссен Иблис шайтан баласы түгел ич ул, әй!
Ә аннан соң...
Аш табагы кадәр кулын минем башыма куйды һәм йомшак кына сыпырып
—Елама, улым, елама!—диде —Тормышта сина әле бер генә аяк чалмаслар, бер генә екмаслар Ә син һәрвакыт аягына басучан бул Бсзнен халыктагы әкият Алып булып, аякларына бас һәм алга атла. Бары тик атга!
Аннан ул малайнын үзе үк суккан җирен сөйде дә күзләренә елмаеп карап болай диде:
—Мин бит уйнап кына, улым...
— Мин яратып суктым ич
—Мин сине яратам бит Көтеп алган Ак Күлмәкле Улым ич син минем Әй- әй!!
Шул сүзләрдән сон ике җилкәсеннән тотты да:
—Моннан сон, улым, мин сина беркайчан да сукмам. Монысы—беренчесе һәм ахыргысы... Монысы.. Истәлеккә.
Бу сүзләрдән һәм әтисенен дәү кытыршы кулын тоюдан хисчән малайнын күнеле тагы да нечкәреп, күзләренә яшь бәрде
—Әтием! Әтием!!—дип пышылдады ул Жднынын тавышсыз теле белән эчтән генә. Үзе дерелдәп киткән гәүдәсе белән шушы Ата дигән көчле кешегә сыенды
Кырысрак әтисенен дә күнеле җебеп юашланып китте, бәгыренә кагылып, башыннан аягына кадәр ниндидер җылы вә дәһшәтле ташкын узды Ул малайны күтәреп алды һәм күкләргә чөеп, бер генә сүз әйтте
—И-иһ, улым, ул-лы-ым!!!
ояш күк гөмбәзеннән шактый өскә тәгәрәгәч. Өчиленен ике кешесе күмхуж рәисе Ахунжаннын өенә аяк басты.
. —Сине Төрнәлегә чакыралар
—Нигә кирәк булдым икән’—дип сорады йорт хуждсы катгый гына
— Баргач әйтерләр
—Сез дә минем белән барасызмы9
—Әлбәттә инде..
Ахунҗан үзенең тарантасына кара туры айгырны җикте
— Бәлки барып йөрмәссең. —диде хатыны Бибинур анын янына килеп
— Барыйк әле. күрик әле,—дип бүлде ире аны —Күрәсене күрми, гүргә кереп булмый, дигән бабайлар
—Күнелсм шомланыбрак тора,—диде хатыны
Өчиленен ике кешесе Ахунҗанны ашыктырды
— Киттекме инде?
-Утырыгыз, түземсезләр! Нәрсә сатасыгыз бар9 Ник ашыгасыз шул кадәр9
Дилбегә кагуга, кара туры айгыр аждаһага охшаш кара тузан болыты
К
күтәреп
Төрнәлегә чапты
Малай күршедәге кордашы Мансур белән умарталы уйный иде Оясына кереп барган бал кортын тоталар да шырпы тартмасына ябалар
—Менә хәзер ул эченә җыйган балын шушы тартмага салачак,—ди ул. эчтән генә хыялланып.
Ачып карыйлар—бал юк, тартма коры.
—Салмый,—дип бәхәскә кереп китә булачак профессор, еллар узгач. Ленинградта торачак Мансур Ибәтуллин.
—Сала! Баллы булабыз.
Шулчак...
Йөрәк кагып чаба торган кара айгыр гөрселдәп авылга килеп керде. Ә тарантаста малайның әтисе юк. Тарантаста беләгенә кызыл тасма бәйләгән чит кешеләр...
Кара туры айгыр ак күбеккә баткан. Борын тишекләре бәрәңге сыярдай булып киерелгән
Бибинур ишегалдына утын алырга чыккан иде. Кызыл тасмалы кешеләр, тарантастан сикереп төшеп, ана нидер әйттеләр. Хатын кинәт кенә агарып китте, аннан йөзенә көл төсе керде. Кочагындагы утыннары дөбердәп җиргә коелды
Кызыл тасмалар, аны да утыртып, кире Төрнәлегә чаптылар
Малайларның күзе ак күбеккә баткан атны бер мизгелдә шәйләп кенә калды
... Авыл купты...
Өчиле гүя бер минутта өч йөз йортлы салага әйләнде...
Күп тә үтмәде, авылнын барлык ир-атын җыеп. Ахунҗан амбарына яба башладылар.
Елау-сыкрау.. Тиргәү-каргау белән тирә-як тулды.
Мансур белән малай, ни булганны аңламыйча, ак күбеккә баткан туры айгырны кызгандылар:
—Ай-Һай, ап-ак булган бу!
—Каян чыккан ана шул тикле ак күбек?
Сабыйларча беркатлылык белән фаҗиганын үзәгеннән читгәрәк йөргән малайга табуттагы әтисен күрсәткәч кенә, йөрәген ут чолгап ала:
—Нишләп әтине киендереп агач яшьнеккә салганнар?
—Нишләп күзләрен ачмый ул??
Аның әтисен Өчиледән өч чакрымдагы Казанбашнын Казансу елгасы буендагы таш клубка куйдылар. Кара айгыр сырты төсле кара костюмнан иде ул...
—Кәчтүн ак күбеккә батмаган...—дип, сәер генә уйлап куйды малай.
Ул әтисе йөзенә бакты.
—Йөзе көл төсле ак...
—Күзләрен йомган...
—Дәү кулын күкрәк өстенә куйган...
Аны...
Үлгән диләр...
Ә малай—юк!—ышанмый:
—Үлмәгән ул...
— Пычак ярасын кулы белән каплаган. Менә хәзер сикереп торыр да ана: «Улым».—дип дәшәр. Хәтта кочагына да алыр Кечкенә Маратны да сөяр. Гайшә белән Саҗидәне дә...
Казанбаш авылының Арча ягыннан керә торган башындагы каберне күргәч, ул кинәт кенә дертсенеп китте:
—Әтисен шушы чокырга күмәчәкләр икән...
-Ник?
—Чөнки бандит пычагы аны һәлак иткән...
—Шушындый матур көндә кешене кабергә күмәләрмени?
... Ждвап юк...
Ерак та түгел Казанбашнын алма бакчасы шаулап утыра. Аста яшел болыннар хәтфә паластай җәелеп ята. Үзенчә бер иркенлек вә тынычлык белән Казансу елгасы ага...
Кинәт...
Күк йөзендәге алтынсу-сары кояшны каплап каяндыр кара болытлар килеп чыкты Бу болытлар кай ягы беләндер кара айгырга ошый иде Өсләрендә аксыл күбекләре дә бар...
Ахунҗанны күмгәндә яңгыр сибәли иде инде... Халык күп агылды анын кабере янына. Атка атланган кешеләр дә күп иде. Өчиледән Казанбашка аны
жиз
торба кычкыртып, барабан кагып алып төштеләр «Матәм маршы» уйныйлар иле булса кирәк.
Малай гына шикләнеп эчке уйга калды:
—Ник кычкырталар бу торбаны'’ Әти барыбер ишетми ич Ишетсә, торып аягына басар иде..
—Нигә кагалар, әни әйтмешли, ул •параман»ны'’ Әти барыбер ишетми ич
Ул күтәрелеп, сорауларына жавап эзләгәндәй, әтисенә карый Малайнын күзләрендә яшь бөртекләре, тирән сагыш, кара кайгы
Күккә карасан да. болытлар елый сымак..
Нинди көн бу?
Нинди кара көн?
Менә анын әтисен кабергә төшерәләр Әнә аны күмә дә башлыйлар
Малай кычкырып елап җибәрүдән чак кына тыелып тора Егылып китүеннән курыккандай әнисе итәгенә барып ябыша. Ул елап та җибәрер иде. кемнәрдер әнә нидер сөйлиләр, кемнәргәдер яныйлар, кулларын ачулы болгыйлар
Боларнын сүзләре—әтисе белән сонгы тапкыр мәңгегә саубуллашуның үкенечле авазлары
Яна кабер өстенә кара балчык кечкенә тау итеп өелә
— Юк!—дип уйлый малай —Әти хәзер бу балчыкны күгәреп кире чыга алмаячак инде...
—Менә ул суга батсын иде. калкып чыгар иде
—Өчиледәге җиде чишмә суын бергә кушып, өстенә койсан да калкыр иде ул...
Күнелен авырту, югалту ачысы юа башлый, ә үзе һаман анламый
—Нәрсә соң бу?
—Ни нәрсә икән бу??
Шулвакыт..
Килгән атлы кешеләр, кызыл тасмалылар. мылтыкларын күккә күтәреп өч тапкыр гөрселдәтәләр Малай моның Өчиле Ахунҗанына соңгы салют икәнен башына ла сыйдырмый, ана хәзер шушы мылтыклардан әнисен, энесен. Гайшә белән Саҗидәне һәм!—үзен атып үтерәләр кебек тоела.
Аның коты ботына төшә..
Ул, куркынып, кычкырып елап җибәрә Малайнын елавы күңелләргә шом кертә Аны кызганалар
Инде малай җиргә утырып елый
Шулчак...
Кемдер аны күтәреп ала...
Шул ук көчле куллар аны үзенең җилкәсенә утырта да кабер яныннан читкә алып китә. Тыныч-ипле сүзләр белән юата-юата
Малай тынычлана...
Анын күңелендә бер генә уй:
-Кем микән бу яхшы күңелле абый9 Ул бит безнен Өчиленеке түгел
Бары еллар узгач кына ул бу кешенең драматург Кәрим Тинчурин икәнен белә. Аның белән рәттән торганы—Салих Сәйдәш.
Коткаручы...
Китә кцрла зинһар ахунлыктан, ярдәмеңнән безне ташлама'
И Юэеев
әүхел-Мәхфүз Китаплар анасы Язмыш китабы
Безнен тормышта ни күрәчәген, ниләр үтәчәгеңнең алдан билгеле булуы, шунын тууына ук язмыш тактасына язылып куюына шикләнеп вә сагаеп караучылар да шактый Язмышка ышанучылар да аз түгел
‘ Шәхсән үзем язмышка—Ләухел-Мәхфузгә ышанам—һәм
Л
Әтисен җирләгәндә, мылтык гөрселдәткәннән сон. жиргә утырып елаган малайны җилкәсенә утыртып алып киткән бөек татар драматургы Кәрим Тинчурин бу гамәлне
тикмәгә генә башкармаган ич! Уйлап карыйк әле: нигә аны Өчиледән берәр агай үз җилкәсенә атландырмаган соң? Чөнки.
Фәрештәләр пышылдаган Тинчурин колагына:
—Бу малай киләчәктә синен кебек үк татарның зур язучысы булачак. Ул әтисенең кабере янында күз яшьләрен түгә. Күтәр аны өскә! Юат!! Җилкәңә ал!!1 Яисә менә тагы бер мисал. .
Продразверстка гамәле буенча азык җыючылар арасында унбиш яшьлек Мишка Шолохов та була Батько Махно кешеләре боларны тотып алалар. Приказ—барысын да атарга! Шунда Махно яшь кенә Мишкага карый да:
—Ә монысын җибәрегез!—ди.
Каян килгән аңа бу уй?
Күкләрдән ишетелгән. Күкләр пышылдаган аңа.
—Бу егет-малайны исән калдыр!
Менә шулай итеп Махно булачак бөек язучыны, Нобель премиясе лауреатын саклап калган.
Кемдер әйтер:
—Очраклылык!
Әнә шул очраклылыклардан кануннар туа да инде ул! Шулай итеп бөекләр бөекләрне коткарып кала. Үзләре дә сизмәстән. Күрәсең, монда күбрәк югары көчләр, мистика күп нәрсәне хәл итәдер. Дөрес, кайчак бөек инсаннар бер-берсенә каршы да төшәләр9 Наполеон—Кутузов, Гитлер—Сталин... Болар сугыш учагында, явызлык кочагында гамәл кылучылар. Ә инде әдәбият-сәнгать даһиларына килгәндә, алар бит явызлык түгел—ә яхшылык генийлары һәм аларга кешелекне батыручыдан бигрәк инсаниятне коткаручы орлыгы салынган була. Якты утлы Рухларына, җылы- жомшак Җаннарына. Әйе, алар да тән өчен дә хезмәт итәләр, иҗадилыкларын күпмедер дәрәҗәдә шуңа корбан кылалар. Үзебезнең Рудолф Нуриевны гына алыйк, •оча торган татар»ны, XX гасырнын ин бөек биючесен. Иксез-чиксез байлыкларга ия булуына да карамастан, әлеге мәшһүр инсан өчен фани дөньяда ин әһәмиятлесе балет булган. Хәтта ул, шактый ук кабаланып: «Минем милләтем—балет!»—дип тә ычкындырган. Гафу итик, хисләр йолдызларга якынайганда, адәм балалары эмоциядән шартлар дәрәҗәгә җиткәндә, мантыйкка сыймаган сүзләрне дә әйтеп ташлыйлар. Хәер...
Югары сәнгать бервакытта да логикага буйсынмый ул. Аның яшәеше Туу-Үлү. Тәртип-Хаос, Мәхәббәт—Нәфрәт кануннары. Ул шушы араларда Яхшылык вә Матурлык камиллеген эзли. Кешелек тулы Гармониягә ирешкәч кенә чын Бәхеткә тап булачак. Хакыйкатьне табып бетереп булмаган кебек, инсаният бервакытта да тулы Гармониягә ия булачак түгел, чөнки Алар турыдан туры Галәми Рухка, Тәңрегә тоташкан. Безнең максат—шуларга омтылу, шунсыз Адәм Илен гөнаһлар, жан пычраклыгы, рух сүнүе, явызлык һәм ямьсезлек басып китәчәк. Болар барысы да инкыйразга, бетүгә, бөтенләй юкка чыгуга хезмәт итәләр!
Кеше—ин уникаль жан иясе
Андыйны галәмдә дә табып булмаячак, чөнки ул—үзе бер галәм...
Инсаннар арасында ике ин көчле бүленеш бар: яхшылар һәм явызлар, коткаручылар һәм батыручылар. Алар арасында соры төркем булып битарафлар тора. Болар бик күп, алда без атап киткәннәрдән меңнәрчә, миллионнарча мәртәбә артык. Бу Олуг Бер Көтүне хәтерләтә, сарык көтүен. Теге ике бүленеш вәкилләре бер төсле үк көчле теләк белән әлеге Көтүнен Көтүчесе булырга телиләр Библия теле белән әйткәндә. «Пастырь овец...» Сарыкларга ни: ашарга булсын да эчәргә, үрчергә. Тамак туйгач, ял итәргә, кич җиткәч—йокларга..
Баш Атабыз Адәм. Баш Анабыз Һаува тормышына күз салсак, ике капма- каршы Көч Һабил белән Хаиннан ук башлана. Адәм, һаува улларыннан. Бүгенгесе— көтүче. «Көтүче» монда зур мәгънәдә—җирдә җирнеке белән ризалашып, җирдәгечә, табигатьтән узмый гына, аны корытмый-ватмый. борчымый-интектерми генә, булганына шөкерана кылып яшәү.
Икенчесе—игенче... «Игенче» дә зур мәгънәдә—ризасызлык, канәгать булмау, көнләшү, табигатьнекен талап, тартып-йолкып гомер итү.
Беренчесенә Хак риза, рәхмәтле...
Икенчесе Тәңрегә ошамый...
Шулвакыт арага Хөсетлелек килеп керә һәм—Үтерү... Кеше үтерү .
Үз туганыңны...
Инсанияттә әнә шул вакыттан бирле Бәрелеш бара. Кешелекне талкый торган, кан коюларга китергән бәрелеш. Бу—Аллаһынын бәндәләр өстенә җибәргән Ачы Каргышы гына түгел, юк! Ә аларны тагын бер сынап каравы. .Адәм белән һаувадан сон...
Бу Сынау—Саваплар һәм Гөнаһлар аша бара. Кайсы үлчәү тәлинкәсе басар0 Сорау—Ходайдан, Жавап—бәндәләрдән
Бу сүзләрне милләтебезгә борып карасак, безнең татар халкында да аны. олуг бер этник группа буларак, коткаручылары һәм батыручылары бар Безнең сөйләмдә ул милләтпәрвәрләр һәм манкортлар исеме астында яши һәм бәяләнә.
Шәхсән үзем аерым бер кешене генә телгә алсам, коткаручылар рәтенә Гариф Ахуновны да кертәм. Прозабыз Ахунын...
Тагы бер кечкенә генә экскурс, үткәнне искә төшерү
Бер көнне кич Татарстанның Суверенлыгы юбилеен телевизордан карап утырам. Биш еллык!
Нәни дата бу—әмма анын артында шактый эшләр, күп кешеләр, яна көчләр.
Юбилей булгач, чыгалар, сөйлиләр. Менә татар язучылары исеменнән (ә бәлки туган халкы исеменнән?!) трибуна артына Гариф абый чыгып баса
Язучылар делегациясен Актаныш җирендо каршылау Уртада—Гариф Ахунов. 1978ел.
Бер генә сүз әйтим—иң шәп чыгыш иде ул! 70 яшьлек ир 17 яшьлек егет кыюлыгы, кайнарлыгы, дөреслеге белән сөйләде Аннан риза булган Президент Шаймиев тә елмаеп кына утырды
—Сөйлә, Гариф абый' Мина әйтергә ярамаганнарны да Премьер Черномырдин алдында ярып саласың ич,—дигәндәй.
Ул шулай уйладымы, белмим. Ә менә минем баш миемне ул чакны бер генә уй кисеп үтте
-И. Ходаем! Күпме гомерем бар. нинди генә матавыклы хәлләргә калсам да. мин бу Инсанга каты бәрелмәм, анын турында начар сөйләмәм.
• Бары менә шушы сөйләге өчен генә дә.
Китап
Шайтаннарга каршы, көрәштең син‘
Гел-гел китап булды кулыңда
И Юэеев
розабыз Ахуны дигәч тә..
Шәхсән үзем прозаны ике агымга бүлеп карарга яратам: беренчесе, булган хәлләрне сөйләп чыгу, ягъни мәсәлән, сюжет жебен нык тотып, вакыйгаларны бәян итү, шуна да мин аны бәян-проза дип атыйм да; икенчесе, булган хәлләрне сурәтләү, ягъни, сюжет жебен кулдан ычкындырмыйча, вакыйгаларны тасвирлау, шуңа без фәкыйрегез аңа тасвир-проза дигән исем кушты да.
Бәян—хикәя кылу, сөйләп чыгу.
Тасвир—рәсемләү, тасвир (күз алдына китерү)
Бәян тормыштан килә, ул документалистикага, автобиография йә биографияләргә бик якын тора; чын-саф реализм
Тасвир—хыял, фантазиядә туган тормыш, аңа реализм белән!—бигрәк тә романтизм хас.
Әлбәттә, бәян-проза белән тасвир-прозаны аерып куйган ныклы чикләр, киртәләр яисә диварлар юк һәр язучы шушы ике төрле проза арасында адашып йөрергә, берсеннән берсенә күчәргә мөмкин Хәтта бер үк әсәрдә дә
Алыйк, Ибраһим Газинең «Онытылмас еллар*ын. Аның беренче ике китабы тасвир-проза, соңгысы—бәян әсәр. Моны укучының нечкә күңеле генә сизә ала.
Инде тәгаен сорау куйыйк:
—Гариф Ахунов язганнар—аның хикәя, повесть, романнары—кайсы прозага керә?
Алыйк аның «Ардуан батыр», «Гомер юл»ы әсәрләрен. Болар конкрет кешеләргә багышланганнар, төп геройлары Мирсәет Ардуанов һәм Фәйзи Галиев. Беренчесе Пермь өлкәсенең Березники каласында химкомбинат төзегәндә хезмәт батырлыгы күрсәткән. Әсәрнен башламы да эчке пафос, чын горурлык хисләре белән сугарылган «Березники каласында һәйкәл бар Дәү такыр башлы бер кеше биек постаменттан уйчан гына карап тора һәйкәлне карарга килүчеләр мәрмәргә чокып язылган сүзләрне укыйлар: Мирсәет Ардуанов, 1886—1959
Укыйлар да уйга калып торалар Пушкинга һәйкәл бар—шагыйрь. Чайковскийга һәйкәл бар—композитор. Чапайга һәйкәл бар—сугыш герое. Кем ул Ардуанов? Ник аңа һәйкәл куйганнар?»
Менә нинди гажәеп башлам! Ул шул мизгелдә үк хис-тылсым белән әлеге әсәрне укырга чакыра Ә теге сорау «Ник аңа һәйкәл куйганнар?» күңелне гел бимазалап тора: Ник? Нигә?? Ник? Нигә??
Ә жавапны повестьның ахырында гына табасын.
Бәян-проза шундый жанр аерымлыгы ки, әгәр укучыны бер генә минутка истән чыгарсаң, ул туктаусыз «сөйләү»дән арачак, шуна аны «Ник аңа һәйкәл куйганнар?» дигән сорау-интрига белән гел дә гел кытыклап торырга, йоклатмаска, укыла торган китапны ташламаска кирәк.
Менә повесть ахыры...
Ни өчен Березникида Ардуановка һәйкәл куйганнарын анын белән бергә 40 ел эшләгән карт эшче Коновалов әйтеп бирә:—Ардуан батыр әнә шул Маяковскийлар, Чайковскилар, сезнең милли батырыгыз Жәлилләр кебек иҗатчы иде Менә шунын өчен аңар һәйкәл куйдылар. Рус шәһәрендә татар эшчесенә беренче һәйкәл.
Эшче—ижатчы Хезмәт батыры...
Оныта барабыз түгелме бу сүзләрне? Бары Эш һәм Ижат кына тота бит кешелек дөньясын! Ә без
Әле бүтенге бушбугазлардан берәрсе:
—һәй. Химкомбинат салган ич ул!1—дияр. Әй, андый комбинатлар табигатькә зыян сала, кеше сәламәтлеге өчен дә бер дә файдалы түгел Ләкин, нишләмәк кирәк, кайсыбыз туфлиен ташлап кире чабатага кайтырга тели?
Менә шундый хәл! Аның монысы да теге Адәм белән һаува заманыннан
П
килә ич инде Тереклек итү өчен ике юл бар:
—көтү көтеп кенә яшә дә, чиста-саф табигатьтә хозурлан!
—Иген ик. жирне актар-каер. табигатьне имгәт?!
Кешелек Һабил сукмагын түгел. Хаин юлын сайлаган
... «Ардуан батыр»га килгәндә, мин аны яшьлегемдә бик яратып укыган идем Татар халкынын хезмәт сөюче, үтә тырыш, үҗәт милләт икәнен раслаучы һәм шума әдәби һәйкәл дә куючы әсәр иде ул. Повесть милләтебезнең ин көчле характер билгесен ачып бирә алган Бер уйласан. һәр рус шәһәрендә татарга һәйкәл куярга була. Бар андыйлар. хәтта күп алар! Милләткә миллион кешеләр аша түгел, бер шәхесне күреп бәя бирәләр, шуны онытмаска һәм алар белән горурланып яшәргә иде. Мирсәет Солтангалиевләрне генә түгел. Мирсәет Ардуановларны ла һәрдаим искә төшерү кирәктер. Нәрсә ди бит әнә Коновалов.
— Беләсезме бер кеше бөтен бер милләт турында фикер уята икән
Повестьнын бүгенге көн күзлегеннән караганда да төп көче—Ардуан батыр кебек милли характерны күрсәтүче герой белән чын мәгънәсендә горурлану Ә горурлык хисе, милли аң дигән нәрсә безгә һаман да җитенкерәми
Шуна «Ардуан батыр» кебек әсәрләр тиз генә искерәчәк түгел
Гариф Ахуновнын ин беренче күләмле әсәре «Яшьлек яме» дә—бәян «Яшьлек яме»нен беренче битендә үк тасвир-проза сизелә сизелүен, ләкин анда алга таба «сөйләп чыгу* манерасы хәлиткечкә әйләнә һәм автор тасвир вә хикәяләү аша укучыны ышандырырлык әдәби тормыш тудыра алган
Инде «Чикләвек төше»нә килсәк, анын беренче җөмләсе үк баштан үткәннәрне сөйләүгә корылган булуын раслый. Төп геройларның берсе Рокыя менә ни ди
—«Мин анардан гел аерылам дип яшәдем. Ул хакта бер кешегә дә сөйләмәм дигән идем. Ләкин еллар үтеп, тормыш тәҗрибәм арткач, сөйләргә булдым
Чөнки ул—кешеләргә кирәк».
Шушы ике-өч җөмләдән сон ук баш миен сораулар күче кимерә башлый
—Кем ул «мин»?
—Ул кемнән аерылам дип яшәгән?'.’
— Нәрсә ул «кешеләргә кирәк» дигәне??’’ Гомумән. Гариф Ахуновны һич тә арттырмыйча:
— Башламнар остасы!—дияргә була
Нәкъ менә Г Ибраһимовнын.
«Фәхрине үтереп ташладылар»ы кебек башлап җибәрергә ярага ул Бу сүзләрдән соң. «кемнәр?» дигән сорау туа да туа инде, ә Ахуновнын «Чикләвек гөше»ндәге башламыннан сон берьюлы өч сорау (!!!) Шул өч сорауга җавап эзләп укучы күзе
Cy.idau уңлг Зжи Нури Чах&шыт Садри. Гариф Аху нов.
Миҗоһит Вашев. Давид Кропинов 19SI e.i
повесть юллары буйлап чаба гына инде! Кая барсын? Сорауларга жавап эзлә^ — тормыш, яшәү инде ул Әнә шулай шыксыз Гапсаматлар аша укучы әсәрнен төп герое Халикъ Саматов белән таныша. «Кешеләргә кирәк» дигәнне дә таба укучы: —Монысы—иман, дөреслек, намус.
Ләкин әсәргә тагы бер идея дә салынган:
—Югарыда кем генә утырмасын, хикмәт утыручыда түгел, фундаментта.
Бүген бик тә актуаль яңгырый бу сүзләр! Югарыга карама, анда хикмәт юк, үз «фундаментыңны үзен рәтлә», «ватык кирпеч яки черек агач эләксә»—алып ташла1
Фундамент—ил нигезе, халык инде ул, Халикъ Саматов кебекләр .
«Яшьлек яме»ндәге кебек тасвир-прозага омтылу авторның «Идел кызы» кебек кин колачлы роман-эпопеясында күренде Гариф Ахунов аны өч китаплы, ягъни трилогия итеп язарга уйлаган. Әлеге әсәрне язарга аны М. Шолоховның «Тын Дон»ы этәргән булса кирәк. Бердән ул рус язучысын үзенең кумиры санаса, икенчедән «Тын Дон»ны татарчага тәрҗемә иткән кеше дә бит (икенче, дүртенче китаплар)
Дистәләрчә геройлардан торган тасвир-прозада да гаҗәп тә ныклы каләм иясе икәнен, эпик әсәр язганда тасвирлыкка көчлелеген, ә инде рәсемләү буенча чын художник икәнен ачып салды әдип. Димәк—ул зур талант!!
Гөнаһлылар җире
Ахуныбыз безнең, хәзрәтебез, Без гөнаһлы, әйтче, нишләргә?
И. Юзеев
й, яратабыз инде без теге яки бу әсәрне сүтеп-тураклап карарга! Әйтерсең лә, сабый үз уенчыгын кисәкләргә, шөрепләргә аерып карый. Ә бит дөньядагы һәрнәрсә бөтенлеге белән матур. Гүзәл һәм Камил!
Тәнкыйтькә һәм аның әһелләре теленә клише булып кергән баналь сүзләр бар
—Менә бу төшен болай язмаган... Идея эчтәлеге ачылып җитмәгән... Сюжет линиясен югалткан... Әсәр артыгы белән озынга киткән..
Бу инде «әнә моның буе озынрак, колагы әрекмән яфрагыдай, чәче юкарак, аягы кәкрерәк» дигән кебек. Ә анын жаны нинди9 Рухы ни дәрәҗәдә9? Бу турыда уйлаучы юк. Чөнки... Чөнкиме?
Дөньядагы һәркем гөнаһлы булган кебек, анын Ижаты булган һәрбер эшеннән дә гөнаһлар, җитешмәгән яклар табарга була. Монда: «Нишләргә?»
Әдәби әсәргә бәя биргәндә хикмәт «нәрсәне әйтмәгән яисә әйтеп бетерә алмаган»ны эзләүдә түгел, ә ин мөһиме:
—Нәрсә турында әйткән.. Ә төп критерий:—Ничек әйткән9' Гомумән... Язучыны ничек итеп язарга өйрәтү ин ахмак эшләрнең берсе. «Әсәрендә теге юк, бу җитми»— диюләр дә зур мәгънәсезлек. Юкны нигә эзләргә ди һәм әдип «җиткерә алмаган»ны ничек җиткерергә? Үзең роман язып күрсәтеп кенә. Бөек роман!
... Студент еллар...
Тулай торакның бер бүлмәсендә дуслардан берәү борсаланып ята:
—Җегетләр! Ничек бөек буласы, ә?!
—Моннан да гтүчтәк эш юк,—дидем мин.
Егетем караватыннан ук сикереп торды:
—Ничек?
—Бөек роман язып!
... Бервакыт мина бер мөхтәрәм генә әдәбиятчы:
—Синен язган эсселарың, тәнкыйть мәкаләләрен язучыларның иҗатын яктыртудан, ана анализ ясаудан да бигрәк мактауга кайтып кала Тәнкыйтьләүгә караганда тәнкыйтьләмәү сизелә аларда,—диде. Хак сүзләр! Мин—хурлаучы түгел— мактаучы, җимерүче түгел—төзүче, күз йомучы түгел—булганны күрүче
Без болай да күп хурлыйбыз, күп җимерәбез, күп күз йомабыз инде. Җитәр'
Ә
Айныр вакыт, мактарга, төзәргә, булганны күрергә...
Елап-шыншып гомерләр уза:
—Елмайыйк, көлик!
—Тормышның кадерен белик!
-Юк эзләмик, башта барын күрик!
һәр китап укучынын яраткан язучылары булган кебек, һәр язучынын да яраткан, хөрмәт иткән, хәтта... табынган язучылары була.
Әгәр дә без бәндәгез Мөхәммәт Мәһдиев. Аяз Гыйлажев. Шәүкәт Галиев. Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ. Зөлфәт. Мөдәррис Әгъләмнәр турында эссемы, тәнкыйть мәкаләсеме язган икән—алар минем бүгенге татар әдәбиятындагы ин яраткан язучыларым һәм...
Алар гына да түгел, башка бик күпләр, хәтта XX гасырнын ин серле вә сәер сөюле. тылсымлы шигырь остасы Федерико Гарсия Лорка турында да эссем бар минем Яшьлек шагыйрем Лорка хакында... Ләкин..
Бар кешеләр кемдер турында нидер әйтә алса да, бер кеше барысы турында да нәрсәдер сүз ката алмый Бу—хакыйкать' Шуна берәм-берәм, көч килгәнчә
Әйтик, менә бүген «Проза Ахуны» Гариф Ахунов турында берничә хуп сүз...
Кемдер турында язганда—бигрәк тә яраткан-ошаткан әдипләр хакында—минем яхшы юлдашларым күп:
—хислелек;
—фәлсәфилек;
—пафос;
—афоризмнар.
«Аш кашыгы—ашка, чәй кашыгының эш башка» һәр кошнын—үз биеклеге, һәр корабнын—үз дәрьясы. Шунын кебек һәр әдипнен үзенчә уйланулары, яраткан үз темалары һәм аларны ачу-чишү ысул-алымнары. Әдәбиятка карата үз концепциясе Бу начармыни? һич тә юк. Барлык иҗадиларны, абзарга куып кертелгән сарыклар кебек, бер рамкалар арасына куеп карау начар. Монысы тома сукырлар һәм наданнар, саңгыраулар вә жан-рухлары өшегәннәрнең эше.
Шагыйрь—бөркет, прозаик—дала аргамагы, публицист—судагы балык ул. Ә Олуг—Чын Язучы—бер үк вакытта бөркет тә. аргамак та. судагы балык та. Ул күктән дә карый ала. жиргә дә төшеп чаба, тирәнрәк кереп—дәрьяларны да иңли
Сүзебезне дәвам итеп, бүлек башындагы фикер сөрешен үстерә төшик:
—безнен тагы бер гөнаһыбыз бар әле! Әйе. әй'
Язучыларның язганнарына бәя биргәндә
Үзебез дә сизми-белми генә тагы бер гөнаһка чумып алабыз Монысы «Тема- дигән әдәби категория белән нык бәйләнгән. Конъюктура дигәне дә бар
Борылыш жилләре генә иссен—ай-һай. сизгер дә сон борыныбыз' Чып-чын •волчий нюх». Кичә кочаклаганны, әйдә дөмбәсләргә' Кичә мактаганны, әйдә хурларга! Кичә күтәргәнне, әйдә тибеп төшерергә' Чын-чын флюгерлар без Колгага эленгән уенчыклар. Койрыкны, кирәк икән, хәзер борабыз
1973 елны «Хәзинә» романы һәм «Чикләвек төше» повесте өчен Гариф Ахуновка Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә Менә шунын «Чикләвек төше-нә тешләре үтмәсә дә. «Хәзинә»сенә бәгъзе адәмнәр кизәнмәк була. Имеш, бериш язучылар Татарстанда нефть чыгаруны мактап чыктылар, ә җир мае республикага акча-валюта алып килмәсә дә. күпме басу-кырларны. болыннарны харап итте, табигатебезне корытты Шул хакта чан сугарга тиеш иде әдип. Фәрештатәр лә сөенеп пичәт басар шәп вә гакыллы сүзләр! Ләкин
Ул көннәрдә шул хакта чан сугып кара әле. үзеңә шулай итеп китереп орырлар ки, урынын
-Йә психушкада. йә төрмәдә.
Без барыбыз да-«задним умом сильны»
Хәзер була бу хакта ораторлык итәргә, ә бит ул заманда, шагыйрьнең уч төбе кадерле нәни генә китабында «Партия». «Ленин» сүзләре күзгә чалынмаса да. цензорлар -вето» куя алдылар Бер әрмән шагыйре кебек
Я о партии мало пишу.
Я еше не спешу.—
дип, котылсаң гына инде
Булганнан барысы да була, хөсетле бәндәләр генә һәрчак гаеп эзләүчән.
Үзләрен кимсетелгән итеп тойгангамы? Яисә психик яктан караганда, үзендә житешсезлекләр комплексын тоюмы1 Унышка ирешеп бетә алмаунын гажихтәндерә торган чиреме'* Белмим, белмим.
Белмәгәнне белмим дияргә кирәк!
Мина калса, үзе дә нефтьчеләр шәһәре Әлмәтгә яшәп алган автор «Хәзинә»гә нык уйланып тотынган, чөнки шулай булмаса, ул аны трилогия итеп язарга теләмәс иде бит «Хәзинә»дән сон «Хуҗалар», алга таба планда «Күңелдәге күперләр» торган .
Инде «кара алтын»га килсәк, ул чыннан да Татарстанга «кара» булып чыкты Ләкин... Әлмәт кебек шәһәрләр төзелү, асфальт юллар салынуны да онытмаска иде' Болар бит «кара»нын ак эшләре. Язучынын туган ягы Арча ул вакытларда асфальт юлларны төшендә дә күрмәде.
Әгәр Тукай премиясенә кагылсак... Аны—Аңа бер «Чикләвек төше» өчен дә ике куллап бирергә булыр иде
Котылу юлы
Ахуныбыз безнең, фәрештәбез.
Коткар безне, коткар шайтаннан!
И. Юзеев.
акыт коточкыч агышта...
Бу Дәһшәтле Агымны туктатыр бер генә көч тә юк дөньяда...
Кешелек Яңа гасырга аяк басып килә, аның серле-тылсымлы һәм бераз шикле-шомлы да булган ишеген сак кына шакый...
Ниләр бар ул Ишек артында?
Ни язмышлар, борылышлар көтә безне?
Бер ел эчендә кемнәр бу якта калыр, да, кайсылары «теге яр»га атлар?
Сораулар, сораулар, сораулар...
Аларга җавап эзләү—инсаният гамәле...
Шигъри фәрештәләребез Туфан. Хәкимнәр киткәч, әдәбиятыбызда шайтаннар арта төште бугай Кемнәр аларны «Әгүзе...» дип куар өчен үз артыннан башкаларны да ияртер Йөзьяшәр Бәширов. Еникилармы? Әллә алардан соңрак килгән, әдәбилекне алардан мирас итеп алган Ахунов, Гыйлажевлармы? Ни дисә дә, бу буын нык бит әле, бик актив «яшь картлар» бит алар...
Гариф Ахуновны гына алыйк...
Бармы анын әдәби процесстан бер генә вакыт булса да читтә калганы9 Юбилейлармы, әдәби җыелышлар яисә бәхәсләрме, ул—төп уртада. Берәр каләмдәше әйбәт әсәр язган икән, шундук сөенеп, аны мактап язып чыга Хөсетлеләр тәнкыйтьләп ташлап, талантның Иҗат Утын сүндермәсеннәр ди ахрысы ул. Аның үзенең «Чикләвек төше»нә кизәнүче тәнкыйтьчеләр яисә язучылар да булган бит Белә-күрә-чамалый ул: «Барыбызга да мәгълүм: йолдызлар галәм тирәнлегеннән калка, талантлар халыкнын гасырлар буена җыелган хәзинәсеннән үсеп чыга» (ГАхунов, •Йолдызлар калка» 350бит.)
Бу язучыга сабыйлык һәм сабырлык та, тырышлык вә үҗәтлек тә, яшәү көче белән хыяллар да сыйган. Әйтик, сабыйлык аның өлкән яшьтә дә чиста-саф күңелле, хәтта бераз беркатлы булуында күренсә, сабырлыгы—«кирәкмәс»тән тыела алуында, тырышлык, үҗәтлеге—ифрат актив иҗат итүендә, яшәү көче һаман да энергияле булуында ачык сизелә. Ә хыялларына килсәк..
Гариф Ахуновнын хыялы—юкка чыккан туган авылы Өчилене яңадан торгызу Әйтик, башта өч өйле Өчиле итеп булса да. Аның бу гамәлен тормышка ашыруда теләктәш кешесе дә бар иде. Ул бергә уйнап үскән дусты, бүгенге көндә Ленинград профессоры Мансур Ибәтуллин Тагы кемдер кушылса, хет иң элек Өчиле җиренә өч дача йорты салып куйсаң да. ярар иде Бәлки монда Арча районы хакимият башлыгы да катнашыр...
Әнә бит, Аяз Гыйлаҗевка Зәйдә һәм Югары Баграж авылында, ә Шәүкәт Галиевкә Кайбычта йорт-коттеджлар салып бирделәр. Шәпме бу? Хәйран әйбәт күренеш!
Кеше олыгая барган саен туган ягына тартыла. Шуның кебек Гариф Ахунов та үзенең Өчилесен сагына. Быел гыйнвар башында «Ватаным Татарстан» газетасында басылып чыккан «Казанбаш уңганнары» мәкаләсе шул хакта сөйли Әйе. вакыт коточкыч агышта..
В
Вакыт агышы шатлык та. сагыш та...
Шатлык—балалар үсеп җитә, оныклар туа, инде алары да балигъ булып, яна буын вакыт ишеген ача. Яна туган сабыйлар
Сагыш—гомерләр узып бара, яшьлектән хатирәләр генә кала..
... Алдыбызда Яна гасыр. .
Ана икеләнеп тә карыйсын, өметләнеп тә карыйсын. Карап хыялланасын да. шиккә дә төшәсен. яңа туган сорауларына җаваплар да эзлисен. Үзеннекен генә түгел, халкыннын да киләчәген чамалыйсын һәм уйлыйсын:
—Бу гасырга. Яна Мен Еллыкка. «Прозабыз Ахуннары» белән бергә аяк басарга иде.—дисен.. Милләтпәрвәрләр белән бергә
Өметсез шайтан гына ди.
Өметләр дигәч тә... Хыяллар дигәч тә... Мин аксакал язучыбызның теге хыялына кире кайтам әле:
—Өчилене кабат торгызу?!
"Казан утлары* редколлегиясе утырышыннан бер күренеш Утырганнардан уңнан өченче—Гариф Ахунов /998 e.i.
һәм...
Күңелгә бер уй куна, дөресрәге бер чагыштыру, бер образ:
-Гариф Ахуновнын—«Прозабыз Ахуны.нын—Туган Авылын торгызу хыялы халкыбызның мен елга ия булган дәүләтчелеген кабат тергезү уе белән аваздаш түгелме?
Монда хәтта ниндидер ым-ырым. Cep-Мистика да бар кебек
И. Өмет! Зинһар югала күрмә, күбек кебек шартлый күрмә
... Киләчәк XXI гасырга карыйм
—Ниндирәк булыр анда әдәбиятыбыз’
—Ул халыкны тәүбәгә чакыру әдәбияты булырга тиеш Иманга килү шул Иманга гомер буе йөз тоту әдәбияты. Әдәп мөнбәре булган әдәбият Чистарынуга чакырсын һәм эшкә ин беренче «Әдәбиятыбыз Ахуннары, кушылсын иде
Тәүбәсез һәм Чистарынусыз—Алга юл юк' Алга юл—Аллага юл ул Чиста Ждн—Рух Алласына
һәр Йөрәк кагышыбыз шуны искәртсен иде.
Киров олкәсе.