Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЭМА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ


Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть остаханәсе һәм «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеге күптән түгел поэма жанрына багышланган «Түгәрәк өстәл» сөйләшүе үткәрделәр. Журнал укучыларга шул сөйләшүдә яңгыраган кайбер чыгышларны тәкъдим итәбез.
Шамил Маннапов:
Белгәнебезчә, поэма жанрының тамырлары бик тирәңдә, ул борын-борынгы фольклордан һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» кебек әсәрләреннән үк килә. Башка халыкларда да шулай. Ошбу дөньяда һәр нәрсә хәрәкәттә-үзгәрештә булган шикелле, поэмаларда һәм форма, һәм эчтәлек җәһәтеннән үзгәрешләр кичерә-кичерә, безнең заманга килеп җиткәннәр. Борынгы чорларда алар халыклар тормышындагы зур тарихи вакыйгаларны («Илиада», «Идегәй» дастаны һ. б.) чагылдырсалар, тора-бара анда әхлак проблемалары, адәм баласының шәхси уй-тойгылары. социаль-фәлсәфи мәсьәләләр өстенлек ала башлаган.
Октябрь инкыйлабыннан соңгы совет поэзиясендә героик башлангычка, халык массаларының тарихтагы ролен калку күрсәтүгә, хезмәткә һәм халыклар дуслыгына дан җырлауга, тынычлык өчен көрәшкә чакыру кебек патриотик эчтәлеккә әһәмият бирелде. Бу хәл безнең татар шигъриятендә дә шулай булды. Ул чордагы поэмаларның күпчелеге сюжетлы булып, аларда тормыш-көнкүрешебез коммунистик идеология кысаларына яраклаштырылып. бизәп-матурлап, сыйнфый караштан чыгыбрак иҗат ителгәннәр. Заманында «Мокамай», «Җир уллары трагедиясе» кебек идеология кысаларыннан азат шедеврлар биргән Һади Такташ та чор куйган таләпләрдән читтә кала алмаган хәтта.
Инде илдә «идеология дилбегәләре» азмы-күпме бушый башлаган алтмышынчы еллардан соң. поэмаларда яңадан уңай якка үзгәрешләр башланды. Бу бигрәк тә реаль тормыш вакыйгаларын адәм баласының табигый хис-тойгылары аркылы чагылдыруда күренә. Андый әсәрләрдә инде вакыйгаларны эзлекле сюжет белән сурәтләүгә караганда лирик-фәлсәфи планда, фикер үстерелеше аша укучыга җиткерү хас. Сибгат Хәкимнең Тукайга багышланган «Кырыгынчы бүлмә». Әнвәр Давыдовның «Чорлар чатында». Шәрәф Мөдәрриснең «Тупчы Ваһаб» Илдар Юзеевның «Таныш моңнар». Марс Шабаевнын «Сине эзлим». Роберт Әхмәтжановның «Таш аргамак*. Әхсән Баяновнын «Сез аңларсыз мине». Хисам Камаловнын • Күңелдәге язулар*. Саҗидә Сөләйманованын «Сузган ике кулым» һәм башка поэмалар бу жанрның бүгенге шагыйрьләр иҗатына уңай йогынты ясаучы карлыгачлары булдылар.
Хәзерге вакытта җиң сызганып иҗат итүче шагыйрьләребез үз әсәрләрендә халык бәгьрендә әлегәчә томаланып яткан дини фәлсәфәләрне. Хозыр галәһессәлам, кылдан нечкә кылычтан үткен Сират күпере кебек образларны да иркен файдаланалар Бу бигрәк тә Әхмәт Рәшит. Ренат Харис. Зөлфәт. Мөдәррис Әгьлә- мов, Зиннур Мансуров. Харрас Әюп, Лена Шагыирьҗан. Эльмира Шәрифуллина. Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һ. б. иҗатларында ачык күренә.
Хәзерге поэмаларыбызда «Кыиссаи Йосыф»тан килгән, гасырлар сынавын уңышлы узган мораль-әхлак мәсьәләләре, фани һәм бакый дөнья турында фәлсәфи уйланулар калку чагылдырыла. Хәлбуки, идеологик кысалардан котыла барган чынбарлык адәм балаларының җанын кирәкмәс богаулардан акрынлап азат итә, бу процессның барометры булган шагыйрьләребез иҗатына уңай йогынты ясый, нәтиҗәдә, поэмаларыбыз да борын-борыннан килгән үз асылына кайта.
Ләкин күңелне борчыган бер нәрсәне дә әйтми булмый. Бүгенге шагыйрьләребезнен күбесе поэмаларында фәлсәфи фикерне, шигъри детальләрне артык тыгызлап тутырырга тырышалар Нәтиҗәдә, аларны уку. аңлау кыенлаша. Такташ бабай әйткән бит. шагыйрьнең бурычы гади генә
нәрсәләрне катлауландырып язуда түгел, ә катлаулы тормыш күренешләрен мөмкин кадәр гади итеп тасвир итүдә.
дигән. Поэмаларыбызда артык каш жыерып. кара якларны күбрәк яктырту гамәле өстенлек ала кебек Шул ук Такташыбыз «Мәхәббәт тәүбәсе» кебек бик житди һәм монсу әсәрләрендә дә «өйләнә алмый калган, хатынсыз Ай», яки «ни булса да әнисеннән тере туган» (аборт белән төшерелмәгән) песи малайлары турында сөйләп, укучыны аз гына елмаитып. «ял иттереп» ала белгән ләбаса. Б> алым әсәрдәге фажигале хәлләрне тагын да калкурак, жетерәк кабул итәргә дә булыша. Автор монысын да истә тоткандыр, әлбәттә. Ак төсләр янында кара таплар ачыграк күренә бит ул. Әйтергә теләгәнем шул: бүгенге каләмдәшләребез үз элгәреләренен иҗатларындагы уңышлы якларны кимчелекләре белән бергә ташлап калдырмасыннар, ә бәлки тагын да үстереп-тернәкләндереп жибәрсеннәр иде
Сибгат ага Хәким: «Поэма ул шагыйрьне сыный торган жанр».—дияргә ярата иде. Шигърият мәйданына килүче яшь шагыйрьләребез дә иншалла сынатмаслар, киләчәктә поэмаларыбызнын лирик-фәлсәфи сулышы тагын да кинәер. дип ышанасы килә.
Әхмәт Рәшит:
Әдәбият сөючеләрнең кайберләре хәтерли торганнардыр күренекле шагыйребез Әнвәр Давыдов үзенең Себер тракты турындагы мәшһүр әсәрен жанр ягыннан поэма-симфония дип билгеләгән иде Бу нәрсә анын каләмдәшләрен лә. һәр әйберне калыпка салырга, бизмәндә үлчәргә күнеккән тәнкыйтьчеләрне дә ул вакытта шактый аптырашта калдырган иле Чыннан да. сәнгатьнең ике тармагына караган бу ике төшенчә һич кенә дә тиңдәшләр түгел төсле, алар арасына тигезлек билгесе куеп булмыйдыр төсле Ә икенче яктан карасаң Симфонияләрдә барабаннар һәм литавралар тантана итә. скрипкалардан үзәк өзгеч мон һәм сагыш агыла, флейталар елап, сулкылдап-сулкыллап куя. виолончельләр һәм контробаслар. бар нәрсәгә битарафлар шикелле, әсәрнең агышын ярлардан ташытып чыкмаска тырышып кирәккәндә генә саллы тавыш биреп бара Фортепиано исә. тегеләренә дә. боларына да төп уй-фикерне төшендерергә һәм ахыр нәтижәне чыгарырга теләгәндәй, тыңлаучыга асыл мәгънәләрне ирештерә Чү! Зур күләмле әсәрдә дә шулай түгелмени-’ Анда ла тантана, матәм, борчылу шөбһә, сөенеч, кайгы, кырыс хөкем шулай ук аралашып, чиратлашып бара лабаса! Хикмәт фәкать шунда гына: поэмада, шигъри повесть яки романда, балладада, дастанда уен коралы аһәңнәре түгел, ә кеше тавышы, жанлы аваз яңгырый Шул уңайдан бер кызыклы факт турында әйтми ярамас проза әсәрләре элек-электән шыпырт кына, эчтән генә уку өчен язылса, поэма кебек катлаулы жанр кычкырып укуны, сәхнәдән, мөнбәрдән, трибунадан яңгыратуны өстен күргән Мәдәният тарихының могҗизасы димичә, ни дисен -Манас». «Алпамыш». «Юлбарыс тиресе ябынган витязь». «Идегәй». «Җиһангир». «Козы-көрпәч белән Баян—Сылу» кебек гаять озын әсәрләр телдән-телгә. бер чичәннән икенчесенә күчә-күчә бүгенге көнгә килеп житкәннәр Алар күп кешеләр җыелган мәҗлесләрдә акыллы сүз. гыйбрәтле вакыйга буларак сөйләнгән, тормышка яиа аяк баскан яшь буынга сабак биргән Антик дөньянын даһие Гомер безгә «Илиада»сын һәм «Одессия»сен. һиндстаннын бөек фикер ияләре «Махабхарата» һәм «Рамаяна» әсәрләрен мирас итеп калдырганнар
Шул шедеврлар рәтендә Кол Галиның «КыЙссаи Йосыф» әсәре дә булу безнең күңелләрдә аеруча горурлык хисе уята Бу. беренчедән, бабаларыбызда шундый кин пландагы әсәрләр тудырырга сәләтле иҗатчылар, шигъриятнең юл башы инде анарчы ук салынып, тиешле старт мәйданы булу турында сөйләсә, икенчедән, соңрак дларнын лаеклы дәвамчылары булачагын да искәртә Котбнын «Хөсрәү вә Ширин». Хәрәзминең «Мөхәббәтнамә». Хисам Кятибның «Җөмжөмә Солтан». Сәйф Сарайның «Сөһәйл вә Гөлдерсен». «Гөлстан бнг-гөрки». «Мөхәммәдьярның «Төхвөи мөрдән»(«Егетләргә бүләк»). «Нуры содур» («Күңелләр нуры»). Колшәрифнең «КыЙссаи Хобби Хүжа» юктан гына бар булмаганнар, инде сугарулы әдәби җирлектә барлыкка килгәннәр һәр милләт тә мондый рухи байлык белән мактана алмый—ул халыкның мәдәни тәрәккыяте турында сөйли торган фактор
Мин мәшһүр әсәрләрне санауны ил-йортыбыз өчен фаҗигале көннәрдә шәһит киткән шагыйрь бабаларыбызны телгә алып туктаткан идем Моның бер хикмәте бар Казан ханлыгын Мөһдиш Иван гаскәрләре яулап алып, анын бар халкын
кылычтан үткәргәч, Европа ренессансы белән ярышырдай гүзәл мәдәниятыбыз да чәлпәрәмә килә: меңләгән китаплар ут хөкеменә тапшырыла. Әле ярый, аларнын кайберләре Лондон, Париж. Каһирә, Варшава, Истанбул китапханәләреңдә сакланып калган—югыйсә күпме милли хәзинәбездән колак каккан булыр идек.
Коточкыч золымнар татыган татар халкы яңадан чын-чынлап XIX гасыр ахырында. XX гасыр башында гына тернәкләнә башлый. Дөрес, 17-18 йөзләрдә дә кайбер шагыйрьләр ялтырап-ялтырап ала. Габдерәхим Утыз Имәнигә Әбелмәних Каргалый. Һибәтулла Салихов. Габделжаббар Кандалыи, Баһави, Шәмсетдин Зәки. Гали Чокрый. Акмулла кебек гаять үзенчәлекле шагыйрьләр килеп ялгана Алар биеклегеннән старт алган Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйт Рәмиев татар шигырь сәнгатен яна баскычка күтәрәләр.
Сүземне нигә ерактан, «борын-борын заманнан» башладым соң әле?! Шагыйрь Мөдәррис Әгьләмовнын:
Үз халкыннын киләчәген,
Үткәнен, бүгенгесен,
Кайгысынын. шатлыгының
Зурлыгын белер өчен Еракка китеп кара син. Еракка китеп кара!—
дигән гаять гыйбрәтле, гаять акыллы сүхзәре бар. Әгәр без бүген дөньякүләм шигырь бәйгеләрендә бил бирмибез икән, иң башта юл сабучыларыбызга рәхмәт әйтергә тиешбез. Кичә генә вәхши халыктан туган бәндәләрдән ни он суы, ни тоз суы!
Поэма—шигъри сүзнең олылыгын, илаһилыгын һәм хәтта яшәешен, сакланучанлыгын билгеләүче жанр. Грекларның poiema дигән сүзеннән килеп чыккан бу атама хикәяләүне яки лирик сюжетны үз эченә алган эре шигъри әсәрне белдерә. Аерым авторлар тудырган яки халык авыз ижаты әсәрләре саналган эпослар, дастаннар да аннан аерылгысыз. Каһарманлыкны һәм каһарманнарны данлаган, лирик- психологик кичерешләрне, фәлсәфи фикерләрне, тарихи вакыйгаларны үзәккә куйган, дидактикага корылган, әкиятләргә һәм мифларга нигезләнгән, шаян, көлке хәлләрне сурәтләгән йөзләрчә поэмалар татар шигъриятенең алтын фондын тәшкил итәләр.
Мин Октябрь инкыйлабыннан сон поэма өлкәсендә нәтижәле ижат иткән шагыйрьләребезне күздән кичереп чыктым. Бик күп түгел икән алар! Жанр таләпләренә төгәл буйсынып, поэтика дигән хикмәткә лаеклы өлеш кертеп, халык кызыксынып укырлык поэмалар язган сүз осталары шушы 80 нән артык елга 30-40 тан артмый. Күрәсең, бу жанр үзенчәлекләре белән дә, шагыйрьнең ижат процессы гадәттәгедән озаккарак сузылуы белән дә аңлатыладыр.
Элекке заманнарда язылган поэмалар нигездә ниндидер вакыйга яки ниндидер шәхес турында сөйләүгә корылган. Аларда лирик чигенешләр, автор ремаркалары, этик һәм эстетик принциплар хакында уйланулар әсәр тукымасыннан бүселеп чыкмый, киресенчә, идея буларак шул вакыйга, шул каһарман үрнәгендә калку итеп күрсәтелә. Бөек Тукаебызда да ул тотрыклы сюжетка корылган һәммәбезгә таныш «Шүрәле»не генә алыйк. Менә Былтыр атлы егет урманга китә. Тирләп-пешеп утын кисә. Шүрәле килеп чыгып «кети-кети уйнарга» тәкъдим ясый. Ә егет исә тапкыр, чая. Ул Шүрәленең бармагын бүрәнә ярыгына кыстыра Иртәгәсен шүрәлеләр надан иптәшләрен тиргиләр. Тукай сөйләмне әнә шулай баштан ахыргача эпекле алып бара. Хәтта поэманы башлап жибәргән Кырлай урманы хозурлыклары да әсәргә бик табигый ялгана. Шагыйрьнең «Кәжә белән сарык әкияте». «Яхуд яңа Кисекбаш» һәм башка поэмалары да традицион калыптан чыкмый. Мондый характердагы поэмалар Октябрь инкыйлабыннан сон да байтак ижат ителделәр. X. Туфанның «Урал эскизлары», М. Жәлилнен «Хат ташучы», Ф. Кәримнең «Аникин». «Кынгыраулы яшел гармун», «Идел егете», Ш. Маннурның «Гаижан бабай», С. Хәкимнең «Бакчачылар», Ш Галиевнен «Әткәйгә хат», И. Юзеевнең «Таныш моңнар», С. Сөләйманованын «Фал китабы». Ә Баяновнын «Мираж», М. Шабаевнын «Җирән Конрад». Р. Фәизуллиннын «Сәйдәш», Р Харисның «Рәссам». «Өч үбешү», Рәшит Әхмәтжановнын «Бишташ», Роберт Әхмәтжановнын «Уйна. улым». «Сәхибжамал». Ә. Рәшитовнын «Колшәриф». Э. Шәрифуллинаның «Тәмуг кисәве», Р. Шәриповның «Фатыйма» поэмалары
жанр таләп иткән классик кысаларда ижат ителгәннәр. Интонацион, публицистик, гадиерәк итеп әйтсәк, сюжетсыз поэмалар исә асылда
егерменче гасыр казанышы Совет власте һәм коммунистлар партиясе хакимлек иткән елларда ул унай яклары белән беррәттән тискәре сыйфатларын ла күрсәтте Ул дәвердә шигърияттә гомумән сәяси агитациягә һәм пропоганлага корылган декларация өстенлек итә иде Массаларга жинел аңлаешлы, мобилизацион куәте гаять көчле булган бу төр шигырь бик тиз мәйдан яулады В Маяковскийнын
«Слушайте, товарищи потомки. Агитаторы, горлана-главаря». - диюе тикмәгә генә түгел анын »Во весь голос». «Хорошо» кебек поэмалар язуы үзе үк ул чор өчен гыйбрәтле. Әдәбияттан елак лиризм түгел, ә какшамас оптимизм, сыйнфыйлык, партиялелек, халыкчанлык таләп ителә һәм әсәрләргә бәя социалистик реализм постулатларыннан чыгып куела иде бит' Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан югары кретерийларга жавап биргән поэмалар да тулы ул елларда. Ләкин бу күренеш кагыйдә булудан бигрәк анын искәрмәсе иде Татар шигъриятендә интонацион башлангычнын. публицистик характердагы сюжетсыз поэмаларның тууын, мөгаен, һ Такташ ижаты белән бәйләргә кирәктер Анын «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы да. «Киләчәккә хатлары» да аерым фрагментлардан, әмма гомуми бер идея белән берләштерелгән кисәкләрдән тора шикелле Аларда әзлекле дәвам иткән вакыйга ла. лирик каһарманнан башка персонажларда юк диярлек Ә. Фәизинен «Флейталар»ы. С. Хәкимнең «Дуга». «Кырыгынчы бүлмә». «Васыятьләр». И Юзеевнен -Тынлык белән сөйләшү». -Сонгы сынау». «Карурман». «Таш диварлар авазы» -Мәхәббәт китабы». Р Фәйзуллиннын «Көрәшчеләр». «Гадиләргә гимн». Р Харисның
• Мулланур». «Ант суы-. Р Мингалимнен «Минем дәүләт». «Күз карасы». -Иртәгә»
• Ике авыл арасы». J Мансуровнын «Хозыр галәйһес-сәләмне эдтәү». «Балкыш». «Кыллан нечкә, кылычтан үткен». Роберт Әхмәтжановнын «Таш елады». М Әгълә- мовнын «Онытма. Европа» һәм башка күп кенә авторларның кайбер зур күләмле әсәрләрендә борынгыча тәфсилле хикәяләү юк ләрәжәсендә. Ләкин бу нәрсә аларнын әһәмиятен һич кенә дә киметми
Поэма жанрында ин күп һәм нәтижәле эшләгән шагыйрьләр, мөгаен. И Юзе ев. Р. Харис һәм Ә. Рәшиттер Аларнын һәркайсынын активында андый әсәрләр уннан артып китә. Әлбәттә, аларнын камиллеге төрлесендә төрлечәдер Әмма бер нәрсәне билгеләп үтмичә булмый Ул әсәрләр борынгы шигъри кануннар буенча язылса да яки киресенчә булса да. жәмгыятьтә бүген өстенлек иткән карашларны бәян итәләр, алар замананың үзенчәлекле, шигъри көзгедәге чагылышы буларак барлыкка килгәннәр Ә көзгенең ачык, әйбәт күрсәтүе анын тонык, чатнаган булмавына ягъни ижатчынын талантына бәйләнгән Дөньяда бердәнбер поэмасы белән дә дан казанган шагыйрьләр бар Рус язучысы Петр Ершов, мәсәлән, заманында шигырьләр, пьесалар, хикәяләр ижат иткән Әмма без аны «Конек-Горбунок» әкият поэмасы буенча гына беләбез Калганнары күз уныннан киткән, онытылган Андый мисаллар безнен татар шигъриятендә дә бар
Шигърият дигәннән, ни өчендер без аны рифма, ритм кебек атрибутлар белән генөбөйләргөкүнеккәнбез МәрхүмязучыбызӘ Еники ижатын мин. мәсәлән, тулаем шигърият буларак кабул итем Кайсы гына әсәрен алма, аларда шигъри башлангыч ярылып ята М Горькийнын «Песня о Буревестнике». -Песня О Соколе». «Старуха Изергиль» яки «Итальянские сказки» әсәрләрен шигърияттән аерырга мөмкинмени Н В Гоголь мәшһүр «Үле җаннар» әсәрен «поэма» дип исемләгәнгә мин заманында бик гаҗәпләнгән идем—ә чынлыкта анда сюжет агышы да. композицион төзелеш тә. төп каһарманның-Чичиковның «сәяхәтләре» дә шигъри кануннарга буйсындырылган икән ләбаса Шуна күрә жанр чикләрен билгеләгәндә, катгый кагылмаслык формулалар белән эш итү һәрвакытта да тиешле нәтиҗәләргә китерми Бу бер Икенчедән, әдәбиятның чишмә башы шигырь булуын, башка жанрлар тууга нәкъ менә шигырь йогынты ясавын да онытмаска кирәктер
Татар әдәбияты үзенең шигърияте белән көчле Нәшриятчылар халыкның шигырь китапларына исе китми, дин үз булдыксызлыкларын акларга маташса да. б\ шигъриятнең бөек и таһи миссиясен һич кенә дә кимсетми Мен.» шул илаһи арсенат заманнар үтү белән булса да. үз кирәксснучесен таба, кемнедер
сөендерә юата уйландыра, кирәкле нәтиҗәләр ясата ала Киң колачлы, тирән мәгънәле сүзләр симфониясе яшәешнең әллә нинди серләрен аңлатырга сәләтле Шуна күрә анын албәгга. инде чын мәгънәсендә камиллеккә ирешкәненең, кешеләргә теләсә кайсы заманда 1ыйбрәгле сүз әйтерле1енен. гомере озын -кайберсе хәтта куп гасырлар дәвамында хәтерлә сакланып, һаман да рухи азык булып калырга сәләтле
Лена Шагыйрьжан:
Бу сөйләшү алдыннан үзем укып белгән күпсанлы поэмаларны күңелемнән кичердем һәм шундый нәтижәгә килдем: татар әдәбиятында, гомумән алганда, поэмаларга кытлык юк! Чыннан да, татар Поэзиясе ул үзе поэма жанрының иң борынгы традицияләренә барып тоташа һәм бүгенге көнгәчә, яна төсмерләр белән баетылып, үсүен дәвам итә Әдәбиятыбызда бу жанрның гүзәл классик үрнәкләре энже-мәржән кебек тезелеп киткән, һәм аларны бер-бер артлы санап чыгуның хажәте дә юк. Татар поэмалары хакында сөйләшә башласаң, безгә бер-ике сәгать вакыт кына түгел, мең дә бер кичен дә житмәс.. Шуңа күрә сүзне гомумән поэмалар турында түгел, ә бәлки безнең көннәрдә, ягъни тарихи-психологик үзгәрешләрдән тетрәнеп торган туксанынчы елларда бу жанрның ни хәлдә булуы, аерым алганда, сюжетлы поэмаларның ни өчендер азрак языла башлавы хакында алып бару урынлырак булыр.
Нәрсә соң ул Поэма? Без аны ничек анлыйбыз?..
... Менә, кызыксынып, төрле китапларны актарам. «Поэма—шигъри формада язылган лиро-эпик характердагы сюжетлы әдәби әсәр. Шигъри повесть, шигъри хикәя». «Поэма—шигырь белән хикәяләп язылган зур әдәби әсәр. Лирик поэма. Эпик поэма. Дидактик поэма...» Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә исә Г. Гобәй тара- фынан язылган шундый юлларны укыйм: «Поэмада, романдагы яки повестьтагы кебек үк, жәелеп-үсеп бара торган бердәм сюжет сызыгы булырга, әсәрнең башыннан ахырына кадәр дәвам иткән образлар булырга, эштә, хәрәкәттә ачыла торган характерлар булырга тиеш*. Әдәбият белеме сүзлегендә исә: «Поэма— әдәбиятның лиро-эпик төрләреннән берсе, сюжетлы шигъри хикәяләү, шигырь белән язылган повесть яки хикәя»,—диелгән.
Алай булгач, безнең «сюжетлы поэмалар» дип сөйләнүебез «майны майлау» шикелле, тавтологиягә әйләнеп кала түгелме сон?.. Поэма жанры үзе үк инде сюжетлы хикәяләүне күз алдында тоткач, без нигә дип әле «сюжетлы поэма» дип сүз куертабыз соң? Сюжетсыз поэма булырга да тиеш түгел кебек ләбаса.
Аптырап та куям. Әллә без әдәбият белемен белеп онытканбыз, әллә дөньяда яна бер жанр—ул да булса, сюжетсыз поэма барлыкка килгән?.. Дөресен генә әйткәндә, башка әдәбиятларда да бу турыда сүзләр барганлыгы мәгълүм.
Поэма турында олы сүзгә кушылып китәргә хакым бармы соң әле минем, дип тә сорап куям үземнән. Шөкер, биш-алты поэмам бар икән, дип тә акланам. Ләкин алар ниндидер бер катгый сюжетка корылмыйча, мәгълүм бер идея-төшенчә яисә предмет тирәсендә фәлсәфи-лирик уйланулар формасында язылган. Дөресен әйткәндә, аларнын да күпчелеккә мәгълүм булган нинди дә булса вакыйга, күренеш яисә төшенчәгә кайтып калган «әзер сюжеты», халык аңында яшәгән таныш һәм уртак эчтәлеге булмый калмый, һәм автор бөтен уй-кичерешләрен шул тирәдә йөртә, яки мәгълүм бер фәлсәфи фикердән чыгып эш итә. Мәсәлән, минем үземнең «Хәвеф», «Гүзәллек». «Йөрәк авазы», «Тукай тавышы», «Менә шундый Казан ул» поэмалары шундый дип уйлыйм.
Бу күренеш соңгы вакытларда башка кайбер шагыйрьләребездә дә күзәтелә, шулай ук бүтән халыклар поэзиясендә дә кин тарала бара. Нәкъ менә ирекле формадагы, лирик яки программ характердагы музыкаль әсәрләр шикелле. Минем «Гүзәллек» дигән поэмам юкка гына «шигъри симфония» дип аталмагандыр, күрәсен.
Нәрсә, без инде сюжет төзергә, укып чыкканнан сон, эчтәлеген сөйләп бирерлек фабула уйлап чыгарырга да сәләтсез микәнни соң? Аның каруы, тормышта мине ал дип кычкырып торган сюжетлар да буа буарлык ич.. Әллә сон бу «образлар, геройлар, типлар, персонажлар» һәм тагын әллә нәрсәләр романнар һәм пьесаларга күчеп беткәнме?! Уйлана башласаң, гаять кызыклы һәм гыйбрәтле күренеш бу...
Кабат кайтып, аңлатмалы сүзлектән менә бу юлларны да китерим әле (Болары Әхмәт Исхактан алынган): «Бүгенге көнне, аның героикасын, аны ижат итүче кешеләрнең героик образларын тудыру буенча әдәбият алдына куелган бурычларны хәл итүдә зур күләмле поэтик әсәрләрнең—поэмаларның роле бик
зур...»—Бу юлларны кисәкләргә бүлгәләп, анализлыйм: бүгенге көн, аның героикасы, аны ижат итүче кешеләр, шуларның әдәби образлары, әдәбият алдына куелган бурычлар, шул бурычларны хәл итүдә поэтик әсәрләрнең роле Бүгенге көн, димәктән, бездә хәзер нәкъ менә шундый поэмаларның аз язылуы үзен нык сиздерә башлады да Әхмәт Исхак сүзләренә таянсак, моның сәбәбе дә ачыклана башлый түгелме сон? Әйтик,
«бүгенге көн—бар, анын героикасы һәм анда катнашучылар—бар. әмма аларнын әдәби образлары юк дәрәжәсендә Чөнки әдәбият алдына куелган конкрет бурычлар да. шул бурычларны хәл итүдә поэзиянең роле дә юкка чыккан Шулай итеп, бүгенге көн темасына багышланган поэмаларнын һәм. гомумән, «сюжетлы» поэмаларнын аз язылуына идеология дигән нәрсәнең юкка чыгуы төп сәбәп булып тора түгелме сон?!.
Яшерен-батырын түгел, сонгы елларда шагыйрьләрнең поэмалардан читләшә башлавы нәкъ менә идеаллар, идеяләр һәм идеологиянең юкка чыгуы белән бәйләнгән. (Әлбәттә, безнең ил. Россия кысасында). Әдәбиятта идеологик күрсәтмәләр белән генә эш итәргә күнегүчеләр, гомумән, аптырап калдылар Алар поэма түгел, озын шигырьләр дә яза алмас булдылар. Мәнгелек идеяләр һәм төшенчәләр хакында тирәнтен уйланып, әдәбият дөньясына баш-аягы белән чумып яши алмау яисә яши белмәү кайберәүләрне бөтенләй язмас итте. Дин әле янадан ачылып кына килә, димәк, иман төшенчәсе дә хәзерге шагыйрьләрнең калебенә тәмам төшеп житмәгән. (Гәрчә бу темага шактый гына шигырьләр язылып өлгерсә дә.) Аннары, әдип-шагыйрьләрнен әдәбият белеме өлкәсендә бик сай йөзүен дә әйтми калып булмый Шагыйрьләрнең күбесе, матди дөньядан «ваз кичеп», чын профессионалларча житдилек белән әдәбият тормышында кайнап, «шигырь сулап» яши алмый Ә теоретик белемнәрнең житмәве яки көндалек мәшәкатьләр арасында, баштан ук чыгып бетүе әдәби эшчәнлек процессында чагылмыйча калмый, әлбәттә
Әмма да ләкин, ин мөһиме—әдәби гәнкыйтьнен бөтенләй сүрелеп калуы яки обьектив булмавы; кем әйтмешли, бу өлкәдә «бушлык» хасил булуы шагыйрьләрнең ижат стимулына нык сукты Әле гасыр башында гына да шагыйрь-шогаралар кечкенә генә бер шигырь тирәсендә дә кызып-кызып бәхәсләр оештырганнар, матбугатта сүз күтәреп, чын мәгънәсендә профессионалларча әдәби тормыш белән яшәп ятканнар Күрәмсең, әдәби эшчәнлекнен вак-төяк дөнья мәшәкатьләренннән өстенрәк булуын анлап-тоеп яшәү, әдәби культура шактый югары булган Бүгенге көндә исә нәкъ менә тәнкыйть камчысы житмәгәнлектән шигъри әдәбиятыбыз бер-берсе белән узышучы төрле үзешчәннәрнең шау-шуыннан тәмам чүпләнеп, эстрада жырлары мәйданына әйләнеп бара Аларга сонет ни дә, газәл ни. такмак ни дә. поэма ни Мондый мохит хәтта чын шагыйрьләргә дә тискәре йогынты ясамый калмый Чөнки психология үзенекен итә: «Кемгә кем9 Кем аңлый? Дуңгызларга сәйлән тезүдән ни файда9» дигән кебегрәк карашлар да туа. һәм теге мөтәшагыйрьләргә шул гына кирәк та..
Нәкъ менә шундый кризис эчендә калган вакытта чын. җитди гәнкыйтьнен. яклаучы һәм саклаучы тәнкыйтьнең кирәклеге аеруча нык сизелә дә. Ә бит әдәби тәнкыйть әле ул теге яки бу автор турында язу гына түгел, бәлки шуларнын әсәрләреннән чыгып, гомумән, әдәбият өлкәсендәге тенденцияләр, житешсезлеклөр яки унай яклар, яисә, була калса, яңалыклар турында да сүз алып бару, дигән сүз.
. Урысның берсе эченә берсе оялаган матрешка-курчаклары шикелле. һәр сәбәпнең үз эченнән тагын әллә ничә төрле сәбәп килеп чыгып кына тора Поэмалардан «бизүнең» дә бик күп эчке вә тышкы сәбәпләре тулып яга Поэма бит ул шактый авыр, катлаулы, четрекле жанр Аны ижат итү өчен киң колач һәм кин сулыш, фикер белән хисне берләштерү осталыгы, ижтимагыи-тарихи һәм социаль вәзгыятьләрне аңлый белү, мөстәкыйль һәм оригиналь фикер йөртү дә кирәк Чөнки поэма—ул инде шигъри мизгел генә түгел Хисси мизгел халәтләре монда «бары тик» теге яки бу геройның психологиясен ачып бирүдә, яисә авторның лирик чигенешләрендә үзара органик үрелеп кенә кулланылырга мөмкин Бу инде, рәссамнарча күзалласаң, бер генә рәсем-сурәт ясап кую түгел, бу кин полотно ижат итү белән бер Димәк, чын поэмалар тудырырга көч вә колач житми башлаган? . Әллә соң бу жанрга теше үтәрлек каләм осталары бетеп барамы ’
Әйе. шәп шигырьне укуы гына рәхәт аны Поэманы да Җитмәсә, әле аны чиләнеп язгач-язгач. тиз генә берәр гәжит-журналда бастырып булса икән' Юк шул. гөжитләр поэмага колач жәеп тормыйлар урын житми Журналларда басылу өчен дә айлар буе чират кәгәргә кирәк. Әгәр берәр урында түрә булмасан. басылуы да икеле Хәтта басылып чыкканын укучылар да берән-сәрән
генә кала бара Ә инде китап чыгару—могжизага тин Кайда да булса басылган очракта да, ул әсәр хакында беркем бер сүз әйтми, ягъни мәсәлән, авторга шәхси эше төшмәгән бер генә тәнкыйтьче дә үзеннән үзе дәртләнеп, ана бәя бирмәячәк, анализ ясамаячак һәм ул эзсез-нисез күмелеп калачак Хәтта әйбәт әсәр булса да Чөнки әдәби мохит вакланып, төссезләнеп беткән, әшнәлек чиренә баткан
Без урысча «бери выше» дигән гыйбарәне беләбез. «Югарыга карап фикер ит* дигән үз мәкаләбез дә бар. Ул югарылыкка үз әдәбиятыбызда ук ирешелгән бит инде югыйсә. Идеология булса-булмаса, яки анын нинди булуына карамастан, әдәби жимешләребезнең ин затлы орлыкларын югалтмаска иде. Мәгълүм ки, Совет чорында татар әдәбиятында поэмалар бик күп язылган Мона шул чорның идеологиясе дә бик зур йогынты ясады, чыбыркылап, әйдәп торды. Чөнки кешеләргә яшәү рухы бирә торган әдәби әсәрләр кирәк булган. Әллә хәзер «яшәү рухы» дигән нәрсә кирәксезгә чыкты микән? Ә бит рухсызлык, төшенкелек коточкыч дәрәжәгә килеп житге. Дөрес, кайберәүләр хәзер Совет чорында кириллица белән язылган әсәрләрне бөтенләй чүплеккә атып, «Авылым әтәчләре» дигән сыманрак жырлар белән мәңге-леккә кереп калу турында да хыялланалар. Ләкин бит. жәмәгать. һәрбер чорның үз «сволочьлары» да, «мокамайлары» да бетмәячәк. «Кынгыраулы яшел гармуннар-ны» да чыгарып ташлап булмый Шулай булгач, әдәбиятыбыздагы һәрбер гүзәл казанышны онытмыйча, алардан да әйбәтрәк әсәрләр ижат итү хакында хыялланып яшәргә, ирешелгән биеклектән төшмәскә кирәк инде безгә. Үрнәкләр дә. өлгеләр дә житәрлек. Ә темалар дөнья тулы.
Шулаен шулай да. әмма менә бүген-иртәгә ничек көн итәрбез, исән калырбызмы дип яшәгәндә, бертуктаусыз акча, власть алмашынып торганда, алар гына да түгел, хәреф хәтле хәрефең алмашынырга торган заманда, поэма-дастаннар ижат итү түгел, дүрт юллык шигырь язарга да рухи көчең калмаса. нишләргә9 Мондый рухи тетрәнешләрдән сон каләм-каурый «күтәрерлек» тә хәлен калмаса? Ни өмет, ни ышаныч бетсә?.. Әйләнә-тирәне битарафлык томаны чолгап алганда, яшәү белән үлем ишеге арасында ятим Апуш кебек йөрәген бозга катып басып калсаң?.. Ә бит кирәксезлек һәм кадерсезлек шул дәрәжәдә ки. хәтта үжәтләнеп тырматырга, үрмәләргә көч бирә торган ноктасыннан да авышкан. Гади кешеләрнең генә түгел, шагыйрьләрнен дә рухы сынарлык чиккә килеп жит әле!
Мондый чакта мәнгелек темалар коткара, дибез. Әмма да ләкин темалар кытлыгы жәфаламый безне.. Темадан һәм проблемадан күп нәрсә юк. Әдәбиятка и зге бер терәк, ышаныч итеп карау кытлыгы куркыта. Әдәби сүзгә дә тел бистәләренең буш сүзе кебек итеп карау чәчәк аткан. Чөнки хәзер «сөйләүчеләр» бик күбәйде. Әмма «язучылар» сирәгәя бара... Ник дигәндә, язу процессы бик катлаулы, һәм күпләр, шәп сөйли белсәләр дә, язуга тотынса, сүзсез калалар...
Ярый, сүзгә мавыгып, читкәрәк киткәнмен. Шулай итеп, поэмалар язу өчен темалар да. сюжетлар да житәрлек. Ә менә укучы йотлыгып укысын өчен, нинди темалар сайларга сон? Турысын әигим. тарихи роман-повестьлар да күбәеп китте Шунлыктан, үзебез яшәгән чорны чагылдырган, гади көнкүреш-тормыш хәлләрен сурәтләгән әсәрләр, аерым алганда, йөрәккә якын образлар белән баетылган поэмалар тансыклата башлады Шигъри повестьлар, хикәяләр житми Бу турыда сүзгә керешүнең төп сәбәбе шул түгел микән әле? Ә монын өчен, әлбәттә, «безнен заман герое» кирәк! Ә кайда ул. нинди ул, нәрсәгә омтыла? Без белгән Совет чорында « безнен заман герое» шагыйрьләрнең үзләрен дә кузгатып, дәртләндереп торган. Ә безнен чорнын героикасы бармы соң? Кемнәр турында язарга? Депутатлар турындадыр, бәлки9 Ә бәлкем, кайсы якка борылырга белми йөргән, атнасына ике- өч төскә кергән кыйбласыз бәндәләр хакындадыр?.. Әлбәттә, болары да үзенә бер тема, үзенә бер заман типлары. Дәүләт һәм милләт темалары тирәсендә дә кызыклы образлар, хәтта геройлар тудырырга була... Шулай да. тормышта үзе үк сине әйдәп, рухландырып торучы каһарманнар, типлар булмаса. шагыйрь үз эченә йомыла, үзенә кайтып егыла, һәм нәкъ менә шуның нәтижәсе буларак, сюжетлы, эчтәлекле поэмалар \рынына йөрәк авазы булып иңрәп чыккан хисси әсәрләр барлыкка килә башлый. Монда инде сюжет урынына авторның жан хәрәкәте калкып чыга. Шул жан хәрәкәте образлы рәвештә үстерелеп, шәхеснең, ягъни авторнын эчке каршылыклары яисә рухи камиллеккә омтылуы аша үзе бер сюжет сызыгы барлыкка китерә сыман. Шагыйрь үзенен бөтен уй-кичерешләрен сурәтләп, үз жанын—үзенең лирик героен ачып бирә. Бу очракта шагыйрьнең лирик герое үз заманының да «героена» әверелеп китә. Әйе, асты-өскә килгән четрекле, болганчык заманнарда, уйланып калган, мен төрле шик-шөбһәгә төшкән, жәмгыять белән дә, үз үзе белән дә каршылыкларга кереп
беткән чын герой—ул фәкать чын шагыйрь генә булырга мөмкин Чөнки ул хаким дә түгел, кол да түгел, бай да түгел, хәерче дә түгел! Ул фәкать ярлы гына... Ярлы Кәримнәр. Демьян Бедныйлар шикелле . Ә ярлылык—гаеп түгел Рухы бай
кеше хәерче була алмый, һәм шуңа күрә дә «шагыйрь» дигән сүз янында бу яман сүз янәшә йөрергә тиеш түгел!
Шулай итеп, «сюжетсыз поэмалар» барлыкка килә, һәм әйтергә кирәк, мондый лирик-публииистик әсәрләр торган саен кинрәк урын ала бара Алар шигъри монолог рәвешендә дә, кемгәдер яки нәрсәгәдер мөрәжәгать итү рәвешендә дә. көндатек яки хатлар формасында да язылырга мөмкин һәркемнен үз фантазиясе. Укучылар да мондый поэмаларны яратып кабул итәләр дип уйлыйм. Хәер, Такташнын мәшһүр «Киләчәккә хатлар*ы нәкъ шундый бит инде Дөресен генә әйткәндә, уйланырга яраткан укучыны хәзер сюжет-фабулалар артык жәлеп тә итми Бөтен күңелен ачып салган шагыйрь белән сөйләшү, кинәшләшү. серләр уртаклашу житди укучыга күбрәк ошый . Шагыйрьнең хисси халәте укучыга да тәэсир итә. Мондый поэмаларда тирән фәлсәфә, нечкә лирика бер берсе белән тыгыз үрелеп бара. Бу бит сүз тәмен һәм кеше психологиясен аңлаучылар өчен үзе бер ләззәт чыганагы. Сүз уңаеннан, әгәр теле гүзәл булмаса. озын-озын поэмаларның да поты бер тиен Сүз һәм тел байлыгы, хис вә кичерешләр тыгызлыгы хикмәт белән өретелгән поэмалар гына үзләрен аклаячак Аксак-туксак сүзләр тезмәсен озак укып булмый Ул күңелгә дә. акылга да берни бирми, киресенчә, ачуны чыгарып, барлы-юклы гармонияңне генә җимерергә мөмкин Поэма жырлап торсын, көлеп тә. жылап та торсын. Укучыны төрле шигъри дулкыннарда тибрәтсен. Минемчә, бер үк поэмада төрле калыптагы, үлчәмдәге һәм <|юрмадагы шигырьләр дә файдаланырга тиештер әлбәттә, хис-кичерешләргә карап Поэма—ул шигъри симфония. Димәк, поэма язырга атына икән, шагыйрь әллә ничә төрле музыка коралында уйный белә торган музыкант шикелле булырга тиеш
Җыйнап әйткәндә, тагар әдәбиятында поэма жанры үз урынын күптән тапкан һәм ул аны югалтырга да җыенмый Фәкать анын формалары гына үзгәрергә мөмкин Темалар тормышның үзендә хәттин ашкан Хәзерге вакытта әйтергә теләгән фикереңне дини образлар аша да бирергә була. Бу үзе әлегә башланмаган бер дөнья кебек. Дөньяви темалар да бик кызыклы һәм гыйбрәтле образлар, геройлар ижат итәргә дәшеп торалар сыман Сүз иреге булгач, язда, яз—иренмә генә Ләкин ничек әйтү, һәрвакыттагыча, төп проблема һәм талант сере булып кала Шул ук вакытта, укучы, гел дә тарихи яисә мифик, дини яки фәлсәфи поэмалар гына укып ялыкмасын өчен, тормыш-көнкүрешнең төрледән төрле якларын чагылдырган «күңелле» поэмаларда бик кирәк Без «таныш моннарга». «хат ташучыларга», янәшәбездә генә яшәп яткан кызык һәм гыйбрәтле язмышларга—шагыйрь йөрәге һәм аны аша узган үз заманыбыз геройларына бик тә сусадык.
Эльмира Шарифуллина:
Язма әдәбиятыбызның, шигъриятебезнең чишмә башы—поэмалар «Кыйссаи Йосыф». «Хөсрәү вә Ширин». «Җөмжөмә солтан». «Гөлстан бит төрки». -Нуры содур» һ б. һ б Аларнын бик күбесе Коръәнгә нигедтәнеп Коръәннән нур алып ижат ителгән. Гомумән, мөселман халкынын бу изге Китабы мен ел дәвамында төрки-татар әдәбиятын «тукландырып» торган Ә ул әдәбият, нигездә, поэмалар халыкның әдәбен, әхлагын, линен саклауга хезмәт иткән
Коръән үзе дә шигъри тел белән язылган Ул ритм-рифмалы бик күп аяткзәрдән тора Көйгә салып мәкам белән укытуы, аерым догаларның аеруча жиңел ятлануы В Порохова тәрҗемәсенең шигъри строфаларда бирелүе-моның тагын бер ачык дәлиле Аннан сон. пәйгамбәрлек вазифасы белән шагыйрьлек миссиясе арасында күркәм уртаклык бар
Кыскасы, нинди генә очракта да шагыйрь—кеше күңеленә иман нуры иңдерүче, шәфкать орлыклары салучы Нинди генә очракта да кешенең рухын күтәрергә, анын үстерергә, матурлык, нәфислек тәрбияләргә тырышучы Ана сөте һәхг Ана теле, сугышларсыз ятим ителгән бала һәм тат хатын, туеп сикергән эшкуар һәм фәкыйрь зыялы кан-яшь. рәнҗеш каргыш батарга битараф калмаска тиеш шагыйрь'
Бүгенге заман өчен изге кануннарыбызнын кабаттан, кичекмәстән аякка басуы, кешеләрнең гөнаһтан арынуы шарт Мондый зур таләпне мондый авыр
һәм саваплы хезмәтне, минем уемча, поэма жанры колачларга тиеш Димәк, үзеннән үзе бүгенге көн шагыйрьләренең поэма жанрына йөз белән борылуы сорала
Тагын бер фикерем киләчәктә шигъри драмалар, музыкаль поэмалар сәхнәгә менсен иле XXI гасырга мин шуны телим
Сәгыйт Хафизов:
Миңа калса, соңгы берничә дистә елда безнең тәнкыйть поэзия өлкәсендә һәрчак та да акыллы сәясәт тота алмаган Дөрес, Башкортстаннын Халык шагыйре Мостай Кәрим икенче «шигъри шартлау» дип билгеләгән алтмышынчы еллар азагы поэзиянең үзенең дә, шагыйрьләр тәнкыйтенең дә чиксез активлашуы белән сыйфатланды. Интеллектуаль шигырь, верлибр, стиль формалары, эчтәлек тыгызлыгы турында матЪугат дискуссияләре, буыннар ижаты турында фикерләүләр һәм поэтик эзләнүләргә чакырулар—һәркайсы лириканың көчәюенә китерделәр Болай гына түгел, лирик башлангыч һөҗүмчән төс алып, поэзиядәге эпик якны кысрыклый башлады. Заманчылык, новаторлык тойгылары белән әсирләнгән яшь шагыйрьләрдә, тәнкыйтьчеләребез дә лирика маршын алкышлап, традицион поэма, баллада, мәсәл, сюжетлы шигырь кебек лиро-эпик жанрларны мәйданнан кысрыклау сәясәтен үткәрә башладылар Матбугат «хәзерге укучыны озын-озын тасвирлый поэмалар белән шаккатыруы кыен Безне поэманың классик төшенчәсе канәгатьләндереп бетерми Шигърият фикер һәм хис тирәнлегенә омтыла», кебек реформаторлык идеяләре һәм лозунглары белән тула.
Ләкин бу һич тә замана лиро-эпик жанрлар язмышына битарафлык күрсәткән дигән сүз түгел. Өлкән әдәбиятчыларыбыз Н. Фәттах. И Нуруллин. 3. Мәжитов. хәтта X. Туфан кебекләр поэзиядәге суллык әверелешләренә карата тирән борчылуларын белдерәләр, бигрәк тә эпиклык хасияте—сюжетның җуелуына карата чаң да сугыла. «Иң борчый торганы.—дип белдерә 3. Мәжитов 1967 елла язган әдәби күзәтүендә—безнең поэзиядә инде утызынчы еллардан ук яшәп килгән кимчелек— хисне гомуми абстракт формада сөйләп чыгу, сюжетсызлык». Поэзия бәхәсендә сүз алып И Нуруллин әйтә: «Соңгы вакытларда «сюжетлы» шигырьләр кимеде, һәрбер шагыйрь—һәм олысы, һәм кечесе—үзен тәкъдим итәргә, үзенен уй-фикер хәзинәсен укучыга тагарга тырыша. Ярый ла, ул кызыклы шәхес булса...»
Тик бу «консерваторлар» һөҗүмчән лирика басымын туктата алмадылар, поэзия традицион сыйфатларын югалтып, тәмам деформацияләнде Хәзер безгә мәгълүм чор тәнкыйтенең поэзия мәсьәләләренә карата аналитик, акыллы сәясәт үткәрә алмавына, югалтуларга үкенү хисләре белдерергә генә кала. Хәер, бу дәгъваны үз вакытында 3. Мәжитов шактый кыю сиздерде. «Матбугатта бер фикер әйтелсә, кагыйдә буларак. Шул инде законга әйләнә, ана каршы фикер әйтелми Соңгы араларда чыккан тәнкыйть гомумән олы шагыйрьгә дә. яшь шагыйрьгә дә дифирамб төсен апа башлады» Әйе, үткәнне кайтара алмыйсың, ләкин аңларга омтылу кирәк Поэма, баллада кебек борынгы жанрлар нишләп безне канәгатьләндерми, ник үги ителә алар?
Без бу вакы ггагы иҗатның психологиясен болай күзаллыйбыз. Сталинизмнын шомлы дәвере бетеп. «Хрушев җепшеклеге» дип аталган сәяси этап башлангач, рәсми идеология демократик юнәлештәге рухи янарыш-үзгәрешләрне күрсәтергә теләде. Сәнгать интеллигенциясеннән катгый таләпләр белән чор пафосын бирү, «матурлыкның яңа сынын» ачу соралды Кыскасы, сәяси лидерларда шәүләләнгән коммунистик тормыш идеяләре белән халыкны ашкындыру, хәлиткеч «атакага» күтәрү кирәк иде Бу абстракт бурычны әдәбиятның кайсы төре башкара ала? Драмамы.* Юк, анда конфликтлар сурәтләү кирәк, ә замана һич тә болар белән шаярмады. Эпос, лир-эпик жанрлармы? Ай-Һай, эпос-вакыйга, сюжет, бәрелешләр, типик характерлар, шартлар дигән сүз ул. Эпос кендеге белән тормышка береккән. Ә ачлы-туклы яшәгән, авызыннан үпкәсе күренеп торган халыктан яисә коллыкка корылган колхоз-совхоз тормышыннан нинди илһам алып повесть, сюжетлы поэма яисә тасвирый шигырь язасың! Сайланыш лирикага төшә. Монда, ичмасам, хөррият! Шагыйрь күңелендә зәмһәрир суыкларда да гөлләр чәчәк атарга мөмкин бит Пафос, патетика дигәнен дә берни белән киртәләнмәгән анда. Бүлмәдә ятып та. күңелендә ни бар, шуннан әсәр әмәлләргә була Бигрәк тә бүлмәң җылы, күңелең көр, ә атың аранда булып, буранда кайгың булмаса. .
Юк, чын лирик әсәр җиңел языла димим Һ. Салиховнын «Тәндә жаным». Дәрдмәнднең «Кораб», X. Туфанның «Агыла да болыт агыла» сыман—бүлмәдән түгел, ә йөрәктән чыккан әсәрләрнең кадерен дә беләм Тик тормыш белән бәйләнеш ягыннан карасаң, мөһим үзенчәлек бар. шагыйрь үз каләменә
субъектив дөньясыннан килә, тормышка үз мөнәсәбәтен ача. Популярлашу шуннан дим.
Уены-чынын бергә кушып әйтелгән бу сүземне расларлык дәлил дә бар икән
бит Әнә Зәет Мәжитов «Заман сулышын тоеп» (1967) исемле китапта лирика тарафдары Нил Юзиевнын сүзләрен китерә «Чорны, тарихның прогрессын олы итеп әйтү өчен лирик эпоснын мөмкинлекләре поэмага караганда да зуррак Биредә шагыйрьнең кул-аяклары характер ижат итү белән бәйләнми»
Әйе. нәкъ өстенә китереп баса тәнкыйтьче Лирик шагыйрьнең кул-аяклары сюжет кору, конфликт тасвирлау, характер ижат итү кебек авыр мәшәкатьләр белән бәйләнмәгән Тик китап авторының репликасы гына безнен лирикларны зур шөбһәгә төшерергә мөмкин иле: «Сорау туа характер ижат итү белән бәйләнмәгән әдәби әсәр бармы’’ Ул әдәби әсәр буламы9 Пушкинның «Полтава»сы. Лермонтовның •Демон»ы. Некрасов Твардовский поэмалары. Байрон әсәрләре вакыйгага нигезләнмәгәнмени? Характер сурәтләү белән бәйләнмәгәнмени9»
Тик. кызганыч, безнен байтак шагыйрьләрне андый кисәтү борчымады С Хәкимнен «Языгыз, жир уллары» кебек патетик-романтик әсәрләреннән башлап Н Юзиев әйткән лирик эпос, ягъни сюжетсыз, конфликтсыз, күтәренке-фәлсәфи лирик герой монологлары конвейеры гамәлгә керде һәм безнен галим-голәмәбез аптырап калды, монлый әсәрләрнен жанрын ничек атарга9
Н Юзиев. Т Галиуллин лирик фәлсәфи. лирик- психологик монологларны авыз тутырып поэма дип атауны хупладылар Р Фәизуллин исә нәкъ шундый әсәрләрне күздә тотып: «Ясалмарак поэмаларга караганда төзек шигырь цикллары күбрәк ошый төшә».—диде Сер түгел, мәгълүм шигъри монологларның традицион поэма жанры белән уртаклыгы юклыгын күпләр таный Әйтик, күптән түгел Г Гыйльманов замандаш шагыйрь Газинур Моратнын аерым шигъри язмаларына карап болай ди «Түбә» дип алалган әсәр классик поэмалардан нык кына аерыла Ул күбрәк шигъри циклны хәтерләтә» Ләкин мәзәк хәл тәнкыйтьче әсәрнең циклга тартымлыгын күрсә дә. безнен күп әдәбиятчыларыбыз сыман, мондыйны «поэма» дип тәкърарлавын дәвам итә Күрәмсең, рецензентларның лус-ишне. агай-энене рәнжетәсе килми Чөнки поэма— поэма инде, яңгырашы нинди лә. абруе нинди' Ләкин хәлвә, хәлвә дип кабатлаудан гына авызга бал иңми бит' Юк диярлек чын поэма' Чал тарих булып Кол Гали. Сәйф Сарай. Мөхәммәдьярдан килгән. Канлалый дәверендә мәхәббәт, кешене олылау хисләре белән сугарылган. Тукайлар тарафыннан йөз белән тормышка борылып халыкны көлдергән, елаткан, ә инде бирерәк заманда Ф Бурнаш. һ Такташ Ф Кәрим. М Жалил. И Юзеев ижатында яшәреп, хәятнен төрле-төрле социаль-рухи гамьнәрен гражданлык кыюлыгы белән яңгыраткан поэманы—халык юанычын, танып-белүнең бер мөһим ачкычын без кадерләп саклый алмадык
3. Мәжитовнын сюжетсызлык «утызынчы еллардан килгән чир», диюе хәтергә сенде. Әйе. Сталинизмнын шомлы елларында калыккан конфликтсызлык күренеше һәм теориясе поэзиядәге эпик башлангычны акрынлап буды Ә милли традицияләргә, гореф-гадәткә, халыкның үзаңына астыртын, мәкерле һөжүм оештырган «жинүле коммунизм» еллары поэманың чын асылын да юкка чыгарды Ә хәзерге «поэма» дип исемләнгән әсәрләрнен бик күбесе—тик күз буяу Мина ышанмасагыз. күп еллар буенча могтәбәр «Казан утлары» журналында поэзия бүлеген житәкләгән Рәдиф Гаташ әфәндегә колак салыгыз. «Поэма жанрында үсеш, яналык юк Шигырьдә дә күбрәк ачык капкаларны кагу», ди ул анкетага жавабында (1999. N6) Поэзия, бигрәк тә лиро-эпик жанрлар тирәсендә һаман да күз буяу, үз-үзебезне алдау һәм ялган юану дәвам итсә, уңайга хәрәкәт булмас та шәт Чөнки төпкә гади генә хакыйкать ята Әдәби форма тик үзенә туры килгән эчтәлекне кабул игә. сыйдыра Бары шул таләп үтәлгәндә генә чын сәнгать әсәре туарга, казаныш яуланырга мөмкин
Димәк, безгә шигъри тәнкыйтьтәге сәясәт ялгышларын танырга һәм сюжетлы чын поэзия, баллада, мәсәл, шигырь жанрларын терелтү, аларны янә әдәбият мәйданына чыгару юлларын эзләргә кирәк!
Нәжибә Сафина:
Безнен бүгенгебезгә тарих тәхетеннән күренеп торган олуг кыйссалар— • Идегәй» һәм «Таһир кыйссасы» Күрәбез, кыйсса булырдай вакыйгалардан
гына кыйсса, шундый вакыйгадан гына поэма туа Тарих буйлап бүгенгә хәтле килеп житә алганнары үз эчләренә фани гына түгел, ә бакыйлык вакыйгаларын ла алганнар Ә безнен Такташ. Жәлил. Фатих Кәрим. Сибгат Хәким. Хәсән Туфан поэмалары
шундыйлармы? Ә Салих Батталнын «Чирмешән буйлары» шигъри романы'* Без, безнең яшьләребез аларны бүген беләме? Белмәгәннәр ник белми? Ә Демьян Фәтхинең «Себер трагедиясе», Әхмәт Фәйзинең «Флейталар»ы? Дистәләгән поэмалар авторы Хисам Камалның «Яну», «Туган жирдә», «Әнкәй истәлеге», «Бердәнбер ул», «Зәй буенда». «Тормыш дулкыннары». Марс Шабайның «Җикән камыш», Сибгат Хәкимнең «Гөбнә буенда». «Кырыгынчы бүлмә», «Пар-ат», Әхмәт Юнысның «Кирзе итек», Әнвәр Давыдовның «Кызыл тан». «Сонгы көз», Әхсән Баяннын «Сез айларсыз мине», Сафуан Муллагалинең «Бер өзелсәң туган жиреннән» трилогиясе. Илдар Юзеевнен «Тынлык белән сөйләшү», «Таныш моңнар». «Язылмаган поэма* Флера Гыйззәтуллинаның «Яшеннәрнең күз яше» (һәм тагын ун поэма), Сажидә Сөләйманованың «Җырланмаган жырлар»ы9
Кыска гына чор эчендә күпме автор, күпме поэмалар! «Казан утлары» журналын укучылар бу мәкаләдән хет исемнәрен генә булса да исләренә алсыннар дигән өметтән, хәтеремдәгеләрен генә булса да, атап китәсем килде, һәм башлагач туктый алмый дәвам итәм: Рәшит Әхмәтжан—«Бишташ», «Аучылар кибетендә», Роберт Әхмәтжан—«Йолдызстан», «Уйна, улым», «Таш аргамак», «Сәхипжамал», Кадыйр Сибгатуллин—«Туфан белән сөйләшү», Рөстәм Мингалим—«Күз карасы». «Иртәгә». «Минем дәүләтем». «Ике авыл арасы». Равил Фәизуллин—«Гадиләргә гимн». «Көрәшчеләр», «Сәйдәш», Харрас Әюп—«Ат һәм гармун турында», Ренат Харис—«Мулланур Вахитов», «Камил Якуп» һәм тагын бик күпләр, Әхмәт Рәшит— «Колшәриф», «Мөхәммәдьяр», «Сөембикә» һ. б. Мөдәррис Әгъләм—«Тукайдан хатлар», «Акмулла арбасы». «Онытма. Европа», Зөлфәт—«Гасырлар дастаны», «Александр Ульянов», Ркаил Зәйдулла—«Күпер», «Хәсән Туфан». «Күлтәгин ташы», Эльмира Шарифуллина—«Тәмуг кисәве», Зиннур Мансуров—«Хәертдин Мөжәи»
Флера Гыйззәтуллинаның поэмалары исә, алда аталып киткән күп поэмалардан аермалы буларак, сюжетка корылмаганнар. Мондый поэмалар элек тә булганмыдыр, әмма без бүген сюжетлы вә сюжетсыз поэмалар хакында да сүз алып барабыз, бүген сюжетсыз поэмалар күбрәк тә туалар... Ярый, ә кайсы шагыйрь, кайсы поэмалар замана кыйссасы булырлык әсәр югарылыгына күтәрелә алалар? Тәнкыйть шушы сүзне әйтергә тиештер Ә ул сүз нинди булыр? Әллә поэзиябезнең дә. жаннарыбыз шикелле үк, агымы өзелеп, ташларга, комнарга таркалган чорымы?
Ә поэзия ул нинди булган9 Сюжетлымы, сюжетсызмы? Нинди булырга тиеш9 Поэма, гомумән, киң катлам укучы өчен язылган жанрмы? Әллә аерым бер катлам кешеләре өчен генәме?
Төрки халыкның поэмасыз чоры булмаган да шикелле. Ул үзенә тиешле бәясен алдымы?
Татар әдәбиятында поэмалар тарихы—үзе бер тарих. Ул халык язмышын поэтик күз алдына бастыра алган жан елъязмасы.
Тәнкыйть йоклаган арада шагыйрьләр тарихны узып китәләр. Бу юлы да шулай булмадымы? Тарих төпкеленә төйгечләп тутырылган халык жаны. милләт рухы бәлки бүген поэмалар ургылы булып атыладыр9
XX гасыр шагыйрьләргә дә, поэмаларга да бай булды. Әлегәчә төгәл санын гына да билгеләмәгән татар милләтенең жанын, аңын кабат терелтергә тырышучы шагыйрьләр үткән чорларда да булган, әлбәттә. Тик дистә, йөз еллар дәвамында йөкләп-йөкләп ташып Лука Канашевичлар. Берияләр, дәүләт башында торучылар туктаусыз китап яндырганнар икән—алар юк ителгәннәрдер. Шул шагыйрьләрнең китапларын (жаннарын) яндыру милләтебезнең жанын көйдергән, көчсезләндергәндер дә. дәүләтсез калдыргандыр. . Бер Һади Атласины кулга алгач кына да Бөгелмәдән Казанга ике ат йөге белән китерелеп китап вә кулъязмалар яндырылган икән Димәк, без янган милләт. Димәк, кабат көлдән-күмердән торып киләбез Бәлки Йосыф Баласагуни. Кол Гали әсәрләре әле исән кала алганнары гынадыр? Ә исән калганнарына нинди кадер-хөрмәт күрсәткән бит халык! Утыз Имәни «Йосыф китабы»нын йөздән артык вариантын табып, утыз мәртәбә бастырып чыгарган. Бу сюжетлы поэманың халык жанына никадәр ятышлы икәне аңлашыладыр
Без Ш Бабич, С. Рәмиев архивларын да югалтканбыз. Ә Галимжан Ибра-
һимов үз вакытында Академик үзәк рәисе буларак аларнын архивларын туплаган булган Шуларны соңрак вагоны белән алып кайтып яндырганнар. Шул хакта Хәсән ага Туфан төрмә ишекләре аша да күреп торганлыгы турында сөйли торган булган. Чөнки жил белән кайбер кәгазь битләре төрмә тәрәзләре аша да кергән икән Ә
үзебезнең чорның мәшһүр шәхесе Нәкый Исәнбәт «Идегәй» дастанынынын дистәләгән вариантын табып, кырыгынчы елларда «Совет әдәбияты» журналында бастырган бит Ә кая ул журналлар9
Ижаты югалган халык, милләт тарихтан үзе дә җуела Бүген шул жан елъязмабызны язучы шагыйрьләребез, язучы, галимнәребез тагы яшәешнең төпкеленә ташланган хәлдә көн күрергә мәжбүр. Чөнки бүген аларга гадел җылы бирүче бер кояш кына бар вә тагын Жаннарында кояш йөртүчеләрдер Хәер, жанын ягып яшәүче шагыйрьне бер генә заманда да дәүләт әһелләре чын күңелдән яшәтү чарасын күрмәгәннәр инде. Алармы фәкать шигъри жанлы халкы гына яшәткән Бүген дә шагыйрь күзләрен шул халкына, милләтенә текәп тора
Дөньялык кысасында милли яшәеш, халык рухын, хис хәрәкәтен күрсәткән олы поэма турында бүгенге уйлану әдәбият дөньясын сагайтыбрак калдырган икән, димәк, рухыбыз, җаныбыз халәте сагайта шагыйрьне, әдәбиятны Чөнки Баласагуни. Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр чорларындагыдай мәдхия җырларлык ханнар, юлбашчылар—алары да кысылып, вакланып беттеләр лабаса. Хәтта алар алып бара торган сәясәтнең дә эче актарылды Хәзер сәламәт акыллы һәр кеше кайда басып алу сугышы, кайда качып, кайда кысып алу сугышы барганын андый Ә бит сәясәтче, юлбашчылар олы булганда ил халкын олырак максатларга, иҗади максатка юнәлтә. Кеше буларак горур яшәргә мөмкинлек бирә Андый чорларда анын мәхәббәте дә зуррак, жыры да тирәнрәк, озын гомерлерәк була. Ягъни халык үз тормышы-ижади тормыш белән яши һәм ил өстенә ишелгән афәтләр чорында гына сәяси сугышларга кушылырга мәжбүр була. Инде кысылдык та. шуны анлап алдык та. «ирек», •иркенлек» уены уйнарга тырышабыз, шигырь генә түгел, поэмалар да пачкалап- пачкалап языла. Тик күпчелек очракта алар ясалма булып чыгалар Поэмалар да заманы үтеп киткәнче үк дигәндәй халыктан ераклаша. Поэманын үзенен дә төп билгеләмәсе тоныклана төште. Үтәр заман, монысын башкасы алыштырыр һәм инде безнең заман хакында ул заман үз сүзен әйтер: «жаннар соңгы чиккәчә кысылган заман булган ул», дияр. Минем мона иманым камил. Чөнки бүген бөтен бер Язучылар оешмасы белән бергә утырып язсаң да. Кол Галинең «Йосыф кыйсса»сын дөньяга чыгарып булмас иде. Жан кысылганда хис ничек хәрәкәт итә алса, дөньялык кысылганда поэма да шулай ярала һәм яши. укучыны да яшәтә аладыр. Монын өчен әлбәттә, шагыйрь дә дөнья кысаларына сыйдырылырга. яшәргә тиештер Әмма Әмма Жаннары әрнегән затлар санап караганнар бүген шагыйрен, язучысын яшәтер өчен аның халкы үз кесәсеннән хәтта бер тиен дә чыгармый икән' Бик тырышып санаганда да ул сан 0.2 тиен чамасы гына тәшкил итә икән' Тик халык моны белми. Кайларга гына, нинди максатларга гына салмый ул үз сәмәнен, тик әдәбиятка гына түгел. Ә дөньялык кысасында безне нәкъ шул әдәб. әхлак тәрбиясе, әдәбият тәрбиясе җитмәү китереп кысты да бит инде' Мондый кысылу миллилекне дә кысрыклап чыгара. Матди, җенси таләпләр генә кала кебек. Ә без бүген күп нәрсәләргә читтән генә карап горабыз Безнең үз дәүләтебез дә. мәнфәгатебез дә юк кебек. Олы максатыбыз да... Бәлки әдәбияттагы олы жанрнын менә шундый сәер халәт кичерүе шуның белән аңлатыладыр да Бакыйлар вакланганда дөньялык кысаларында ничек чын олы жанр туа алсын икән9
Ә инде поэма сюжетлы яки сюжетсыз булырга тиешме’ дигән сорау туарга да тиеш түгел Чөнки поэма дигән кыйссаның яшәеш сюжетына корылган булырга тиешлеге көн кебек ачык бит! Ә яшәеш, барыбер, фанилыктан бакыйлыкка таба хәрәкәт итә. Тик менә безнен яшәүебез генә бер әрнүле кыйсса кебек