Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОҢЛЫ, САДӘ ДУСТЫБЫЗ


Көндәлек матбугатта—журналларда, газеталарда Рафис Әхмәт исеме белән язмалар еш очрый йә ул әдәбиятыбыз тарихына, унтугызынчы йөз язучыларына, йәки егерменче гасыр башы шагыйрьләренә багышланган була, йә атаклы сәнгать әһелләренә—Сәйдәшкә. Фәрит Яруллинга, Фасил абыйсы Әхмәткә. Рәшит Ваһапов. Илһам кебек җырчыларыбыз турында да яза ул. Муса Җәлил хатларын Уфадан табып, бастыра. Кыскасы, гел әдәби, мәдәни мохитебездә күренеп, матур мәкаләләре— табышлары белән сөендерә. Милләтпәрвәр. белемле, энтузиаст шәхес, эзләнүчән, нечкә җанлы кеше. .
Рафис Әхмәт—шагыйрь дә. Зур-зур циклларын, хәтта поэмасын да төрле журналлардан укып беләм. матур тәрҗемәләре дә бар.
Күмәк китапларда да басылды аның шигырьләре— кыскасы, поэзия сөючеләргә таныш исем дип әйтә алабыз. Менә, ниһаять, журналыбызга да алып килде ул бер бәйләм онытмады.
Йә. мондый шәхескә игътибарсыз калу мөмкинмени? Шул ук мәңгелек Моң. музыка, борынгы фән-акыл һәм якты хисләр кушылуыннан туган бит аның бу лирикасы.. Анда—шул ук Фасил. Батулар васыяте, аларга тугры булырга антлар эчкән татар зыялысының ихлас яшьләре бар. Мин шулай тоям.
Рәдиф ГАТАШ
Рафис
Әхмәт
ГОМЕР УРТАСЫ
Очланамы гомер—узган саен Шомарамы иске юл ташы?.. Иярчене микән без Вакытның. Әллә аның тугры юлдашы?
шигырьләрен «Казан утлары»нда басылуны иң зур дәрәҗә итеп санавын да әйтергә
Бәлки, без дә пәйгамбәрләр түгел,— Кеше булып калу читенме?.. Тойгыларны тыю читен... Ләкин. Кыерсыта күрмик зиһенне!
Җавап бирер вакыт килде,—вакыт Шул сорауга... Гомер уртасы... Иярчене микән без заманның. Әллә аның тугры юлдашы?
Гомерем буе җиңел бәхет. Арзан шөһрәт көтмәдем,— Хәләл көчем белән килде Шәрабым һәм икмәгем!
Сабыйныкы кебек җанны Нинди ялкын өтмәде?— Әмма мәлгунь,—көнче дошман!— Баш июне көтмә әле...
Җитәрлек булды кимсенү. Җаным барыбер саф минем... Шөкер, сынады сантыйны һәм... санлады тәкъдирем!
Булды тую иҗаттан да.
Язудан да бизүләр: Бүген—гаҗәп!—илһамлы мин. Ачык минем изүләр.
Язармын да. сызармын да Кәгазь-карам беткәнче.
Якты дөнья җасәдемә Ак кафенлек теккәнче!
Үлгәндә дә тартышырмын: —Юк әле, мин бетмәдем!
Чөнки җирдә яшәгәндә Мин буш гомер итмәдем!
Яңгыр астында
Тәүлек ярым коя яңгыр... Томан сарган тнрә-якны. Ни юк яшен, ни юк яшем. Бернәрсәгә күңел тартмый.
Инансам да бу яңгырның Монда мәңге түгеленә. Әллә нинди дымсу томан Саркып сеңгән күңелемә.
Юсалар да. юатам дип, Юеш таллар алтын ялын. Җуйган җаным җәйге ялын, Тоюларның татлы балын...
Аһ!
Шул чакны табып җаен, Җилләр тулы тыгыз җилкән, Җиләс җанлы, ихлас аңлы Яшьлегеңә кайтсаң икән!
Аһ!
Шул чакны
Тирәктән—чык,
Йөрәктән йөк коя-коя, Җиләк тулы аланлыклар Тапсаң икән оя-оя!
... Ямансу шул яңгырлары, Ява алар, ага алар...
Җанның җылы почмагында Чәчәк ата абагалар!
Җепшек кар
Тышта ява җепшек ябалак кар, Син яраткан кар бу, карачы! Аның гомере могҗиза күк, кыска, Болытлы Күк һәм Җир арасы.
Талгын гына җепшек карлар ява, Күпме наз бар монда, иркәлек, Иреннәргә килеп куна карлар. Салмак кына көйгә тирбәлеп!
Әллә ул да күктән сөрелгәнме Адәм белән һаува шикелле? Керфегемә кунып, яшь агыза. Үзе нәни, үзе сөйкемле.
Күктә генә гүзәл йолдыз бит ул, Күктә генә—якты бер чәчәк; Җиргә төшсә, беләм, эри-эри Күз алдымда агып бетәчәк...
Кышкы кичнең зәңгәр аһәң-моңын Тыңлап, көрткә чумган бар кала... Җир белән Күк арасында, гүя, Безнең язмыш, бәхет чайкала!
Кабатланмыйм, кызмыйм, кабаланмыйм,— Менә шундый сабыр адәм мин. Шушы салкын сабырлыкка, кызый, Мин күп еллар буе өйрәндем.
Тойдым бугай шашып сөюләрне. Югалту һәм табу ләззәтен. Тик күрмәдем көткән бәхетемнең Елын түгел, көнен, сәгатен.
Мин сөйгәннәр—мине сөймәделәр. Яратканнар—итте хыянәт.
Күңелем минем—көлләр каберлеге, һәм куркытмый аны кыямәт.
Бит миндә дә хыял тулы иде. Тулган иде фәкать егерме;
Әзер идем, башкаемны җуеп, Багышларга сезгә гомерне!
Хәзер менә чыраемда гамь юк. Күзләремдә һаман моңсулык... Юк. ташымыйм инде, ташулар күк. Ага алмыйм сиңа кушылып.
Синең янда салкын кофе эчеп, Син көлгәнгә генә елмаеп. Утырам мии ялгыз... Вакыт үтереп. Хистән исереп, уйдан моңаеп.
Бату ага Мулюковны озатканда...
Ишеттем дә бу хәбәрне.
Җаныма төште кату... Көзләр тагын корбан алды.
Тагын олы югалту— Сәйдәшне Фасилгә бәйләп Торган җеп идең. Бату!
Каргалы биргән асыл зат. Исемең дә бөек—Бату.
Чыңгыз затын хөрмәт итеп. Бергә яшәдек тату.
Син юклыкка җан ышанмый.
Ә алда—күмеп яту...
Фасилдәй, казлар киткәндә Китеп бардың, ах. Бату!
Икеләтә кыен миңа Абзыкайны югалту. Туфрагың җиңел булсын, и. Тыныч йоклый күр. Бату!
♦ Җырымда юатырмын» дип.
Күпме юаттың. Бату!
♦ Җырларымнан белерсең» дип, Хак сүз көйләдең, Бату!
Көз суына, гасыр уза.
Җитми җанга юату.
Бәхил бул. моңлы Бату...
... Зинһар, булчы бу гасырда Инде соңгы югалту!
Таң
Күк читендә ярым кояш— Алтын төскә манган дуга.
Таң нурлары—җирән тайлар— Томырылып төшә суга.
Ак толымлы болыннарны Гашыйк караш белән айкап. Юлга чыга тормыш дигән Гүзәл җирне сөйгән җайдак!
Күрәсеңме, яшел тутлы, Җиңел сары тоякларның Чыклы чирәмнәрдән чабып, Тирә якны уятканын?
Килер көннәр чабышында Җиңү вәгъдә итеп, аңа Кояш коя алмаз чыктан Балкып торган нурлы дага!
И җан дустым, җирдәшем лә! Кояш калкып килгән чакта Сикереп торып, атлана бел Син дә шушы җирән атка!
Күпме гомер инде артта, Әле күпмесе алда? Ә дөньяны алты көндә Яраткан, дисең. Алла...
Әллә син үзең—бер дөнья, Әллә син үзең—Аллам? Тик мин сине гомерем буе Яратып туя алмам.
Чык
Чәчләреңдә уйный-көлә Иртәнге чык тәлгәшләре... Ә бит алар—ялгыз Айның Төплә койган күз яшьләре.