КОРЪӘН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
2—Бәкара (сыер) сүрәсе
248. Пәйгамбәрләре аларга әйтте
—Аның (Талутның) хөкемдарлык галәмәте шул булыр сезгә бер табут (сандык) килер, эчендә Раббыгызнын тамгасы булыр вә (сандыкта) Муса нәселеннән. Һарун гаиләсеннән мираска калган нәрсәләр булыр. Фәрештәләргә шул эш тапшырылачак Әлбәттә, анда сезгә катгый бер галәмәт (вә гыйбрәт) бар. Әгәр дә сез иманга килгән булсагыз.
(«Алар сандык эчендә Мусадан калган карышкы-таяк. чалма-чапан күрделәр. Кайберләре әйтә: сандык эчендә Тәүрат китабының битләре дә бу ш. ди. Алар Талутны хаким буларак кабул иттеләр. Талут җитмеш меңлек мөселман гаскәре белән кяферләргә каршы сугышка китә Кан бик эссе була. Гаскәрдәгеләр Талуттан су сорый»)
Хәсән Чантзй тәфсиреннән
249 Гаскәре белән Талут юлга чыкты Ул әйтте
— Шөбһәсез, бер инешкә тап китереп. Аллаһ сезне сынап карар. Шул ермактан берәрегез (комсызланып) су эчсә, минем белән баралмас. Эчмәгән кеше минем белән булыр. Бер уч кына су алып эчсә, ул да минем белән барыр,—диде
(Инешкә килеп җиткәч) гаскәриен күп кешесе туйганчы су эчте. Бик азы гына су эчмәде Ниһаять, ул (Талут) үзенен мөселманнардан торган гаскәре белән ермакны кичте. Бәгьзеләре әйтте
— Бүген Ждлут гаскәренә каршы сугышырга безнең жегәребез юк.—диделәр.
Аллаһ белән һичшиксез кавышачакларын белгәннәр әйтте
—Аллаһ ярдәме илә аз гына кеше белән дә күп санлы гаскәрне жингәннәр бар. - диделәр Аллаһ чыдам кешеләр белән бергә булыр
250. Алар (Талут ә.мерендәгеләр) Ждлут гаскәренә каршы чыкканда ә1ггтеләр
Йә. Раббибыз, безгә түземлек бир Аякларыбызга жегәр күндер, бу кяферлар гөруһына (өеренә) каршы сугышта безгә ярдәм ит,—диделәр
(Күбенгәнче су эчкәннәр сугыша асмады. Аз су эчкәннәр, п эчмәгәннәр, ягыш оч йоз дә ун кеше .җегәрендә иде. алар Жалут гаскәрен тар-мар итте )
251 Шулай итеп, алар (сугыш башланыр-башланмаста) Аллаһ ярдәме илә .парны (дошманнарны) куып таратты (Мөэмин гаскәре бе. иэн ки. 1гән) Даут Жалутны үтерде Аллаһ ана (Даутка) хөкемдарлык вә пәйгамбәрлек дәрәжәсс бирде, ул өйрәнергә теләгәннәрнең бәгьзеләрен Аллаһ өйрәтте
Әгәр дә Аллаһ кешеләрне бер-берләренә каршы сугыштан тыеп тормаса иде Жир йөзендә, мотлакан, гел генә фетнә чыгып торыр иде .Аллаһ галәмдәгеләрнен барчасына мәрхәмәтле
(•Жа/утны үтергәндә Даут җиде яшендә иде Ул аны Hi lda килгәндә алган ташлар белән атып үтерде Даут пәйгамбәр җиз калканнар ясый белүче тимерче. кулы эшләп тапкан керем белән генә тормыш итә иде Аиаһ аңа кошлар телен өйрәтте Зәбур китабын бирде Аңа гаять гүзәл тавыш бирде Ул җырлаганда кыргый җәнлекләр дә аның янына җыела иде Кошлар канатларын җәеп, аның баш очында к үләгә хасил итә иде А.ыаһ аңа сәясәт гыйлемен дә өйрәтте»)
Хәсән Чантай тәфсиреннән
252. Болар—Аллаһнын аятьләредер (Ии. Маташюд/боларнысина хаклык белән укыйбыз Син. әлбәттә. Безнен илчебез
253. (Бу сүрәдә зикер ителгән) хл пәйгамбәрләрне Безбср-берсеннән өстен күрдек
Дәвамы Башы журналыбызның X санында.
(берсендә булган аерым сәләт икенчесендә бу.лмас). Аллаһ аларнын берсе белән сөйләшә, икенчеләрен олуг дәрәҗәләргә күгәрә Мәрьямнең углы Гайсәгә анлаешлы. ачык аятьләр иңдердек вә аны Pyx-ел Котдус белән химая иттек. Әгәр Аллаһ ихтыяр итсә иде. алар артыннан килүче өммәтләр, үзләренә ачык китаплар килгәннән соң да. бер-берләрен үтермәгән булырлар иде Ләкин алар дошманлаштылар. Нәтиҗәдә, аларнын кайсысы иман китерде, кайсылары кяферлеккә китте Аътаһ аларнын бер-берләрен үтерүләрен теләмәсә. үтертмәс иде. Әмма шунысы бар. Аллаһ үз теләгәнчә гамәл кылыр
(« Зикер—хәтердә тоту, мактаулар белән, яхшы яклары белән искә алу Химая—ярдәм, терәк. Аллаһ кешеләрне уз ихтыярларына куйды. Кешеләр бары тик Аллаһ кушканча гына гамәл кылмый, алар уз теләгәннәрен башкаручылар да. ләкин кешеләр үз ихтыярлары бе лән башкарган гамәлләре өчен җавап тотачак Pyx-ел Котдус—мөкатдәс рух. изге рух. Җәбраил»)
Али Өзәк, Хәсән Чантай тәфсирләреннән
254. И. иман китергән бәндәләрем. Без сезгә биргән ризыкларны Ахирәт көне килеп җиткәнче үк (Хак юлында) сарыф итегез (садәка бирегез, ятимнәргә булышыгыз, зәкят бирегез, хаҗ гыйбадәте кылыгыз) Ул Көн килеп җиткәч кенә алыш-биреш тә. әшнәлек тә. шәфәгать тә булмаячак. Кяферләр золым итүчеләрнең үзедер.
(Залим, гаделсез кеше, әхлаксыз кеше—кяфер, дигән суз Кяфер—залим. гаделсез, әхлаксыз, дигән сүз.)
255. Аллаһнын үзеннән башка һичбер тәнре юк. Ул (мәңге) тере Заты белән Ул һәрвакыт бар. Аны йокымсырау да. йокы да тотмый Күкләрдәге. Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына Аллаһнын рөхсәте булмаганда, беркем дә. беркемнең дә гөнаһларын ярлыкый алмый Ул Үзе яралтканнарнын алда ни күрәчәген, үткәнендә ни күргәннәренен (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора Кешеләр анын гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Анын көрсие (гыйлеме) күкләрне вә Җирне үз эченә алган. Аллаһка күкләрне. Җирне саклап тору һич тә кыен түгел Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олугтыр.
(«Бу аять «Аятел Көрси» дип атала Көрсине, гадәттә, тәхет дип тә аңлаталар Ләкин ул без аңлаган сыйфаттагы тәхет түгел, әлбәттә. Аллаһның көрсие. Аллаһның тәхете Ул күкләрне. Җирне уз эченә алырдай киң. олы. чиксез. Хәзрәти Мөхәммәд Пәйгамбәребез әйткән, имеш көннәрнең иң олысы—Җомга Сүзләрнең иң олысы—Коръән Коръәннең иң о лы сүрәсе—Бәк ара. Бәкараның иң олуг аяте—Аятел Көрси булыр, дигән»),
Хәсән Чантай тәфсиреннән
(«Көрси» сүзен тәрҗемәчеләр, тәфсирчеләр төрлечә яза: хөкемдарлык (Йазыр). «трон» (Порохова. Крачковский), «бушлык урыны» (Ногмани). «тәхет» (Уфа нөсхәсе). Болардалл аермалы буларак. М. Али «знание» дип ала. Димәк «көрси» урындык, тәхет мәгънәсендә булса да. аның төп мәгънәсе «гыйлем, белем, акыл белән идарә итү хакимияте» икәнлеге ачыклана.)
256. Диндә ирексезләү юк. (Коръән иңгәч) Хакыйкать белән ялган бер-берләреннән аерылды Шайтаннан баш тартып, иман китергән кеше беркайчан да кубарып алып булмый торган тоткага (дөреслеккә. Исламга) ябышкан булыр. Хакыйкатән. Аллаһ барысын да ишетүче, һәрнәрсәне төгәллеге белән белеп торучы.
257. Аллаһ—иман китергәннәрнең ярдәмчесе. Ул аларны караңгылыктан коткарып, нурга алып чыгар Көфер иткәннәрнең дусты исә шайтандыр. Ул нурдан аерып, кешеләрне караңгылыкка алып керер. Шайтаннар (һәм аларга ияргән бәндәләр)— җәһәннәм ияләре Атар мәнгегә шунда калыр.
(«Шайтан» сүзе урынына төлл нөсхәдә дә, тәфсирләрнең күбесендә дә «Тагут» сүзе кулланылган Тагут. X Караман тәфсирендәгечә. шайтан, Аллаһка тиңләштерелгән потлар, сыннар, ясалма «тәңреләр», дигән мәгънәләрне үз эченә ала )
258. (Ий. Мөхәммәд) Аллаһ биргән мөлкәт белән ансат кына баеган бер кешенен Ибраһим белән Раббы хакында ничек сүз куертканын күрдеңме син? Ибраһим:
—Минем Раббым үтерер дә. терелтер дә,—дигәчтен. теге бәндә:
Мин дә үтерә дә. терелтә дә алам.—диде. (Бу бәндәнең исеме Нумруд падишаһ
иде. һәм ул ике адәмнең берсен үтерде. Икенчесен исән калдырды Шуннан соң) Ибраһим әйтте:
—<Аплаһ Кояшны Көнчыгыштан чыгара һәйдә, син аны Көнбатыштан чыгарып кара.—дигәч, кяфер тотлыгып калды Атлаһ гөруһларны (зал имнәрне. Илаһи хөкемнәр турында тартышырга азапланганнарны) тугры юлга күндермәс.
259. Яки түбәләре ишелеп, диварлары ж.имерелгән бер бистә биналарының хәрабәләре яныннан узып баручыны (Гозәерне) күрмәдеңме9 (Ул үз алдына/
—Аллаһ бу үле бистәне ничек итеп яңадан терелтер икән?—диде Аллаһ аны үтерде Йөз елдан соң терелтте
—Син күпме вакыт монда яттын?—дип сорады Тегесе әйтте —Булса, бер көндер, бәлки азрактыр да,—диде Аллаһ ана
Юк. син йөз ел үле килеш яттын Менә ризыкларына, эчемлекләреңә бак. алар әле һаман бозылмаган Аннан соң үзеннен ишәгенә кара Инсаннарга гыйбрәт булсын дип. сине терелттек. Хәзер ишәгеннен сөякләренә бак Ничек итеп Без анын сөякләрен бергә жыеп. ана ит кундырачакбыз.—диде (Ишәк, терелеп, әүвәлге рәвешен алды )
Моны күргәч, ул (Гозәер) әйтте:
Мин белдем инде: шик юк. шөбһә юк. Аглаһнын кодрәте бөтен нәрсәгә дә житә икән.—диде
(М Али язуынча, йоз елдан соң терелгән кеше у.з—иоз елдан соң тернәкләнгән Израил халкының язмышына ишарә. Бозылмаган ризык, сөякләренә ит кунып, янә терелгән ишәк турындагы хикәяне дә күчермә мәгънәсендә аңлау кирәк Бу—теш һәм кинаяле хикәят )
260. Ибраһим
-Йа. Раббым. мәетләрне ничек итеп терелткәнеңне мина да күрсәт, зинһар,— диде (Аллаһ аңа)
-Әллә Мина ышанмыйсыңмы9—диде.
Ышанамын,—диде Ибраһим -Ләкин буз күзләрем белән күреп) күңелемне тынычландырасым килә.
(Аллаһ) әй тте
—Дүрт кош тот. Аларны үзенә ияләштер. (Соңыннан аларны суеп, ботларын- чатзарызз аерып, (һәрберсеннән) берәр кисәк азып). тау башына илтеп куй (Өеңә кайткач, кошларыңны) чакыр Алар синен янга очып кайтыр. Шуны белеп тор. Аллаһ—мотлак кодрәт иясе, хөкем вә хикмәт сахибедер
(Бетен тәрҗемәчеләр, тәфсирчеләр дә шулай яза Ләкин Коръән теле белгечләре арасында башкача аңлатулар да бар Аиаһ Ибраһимга дүрт кош тотып, аларны ойрәтергә Ләм дүртесен дүрт тауга илтеп куярга боера. Өйрәтелгән кошлар. Ибраһим Пәйгамбәр чакыргач, юлдан якмыйча, әйләнеп кайта.)
261. Малларын Аллаһ юлында сарыф иткәннәрнең хәле, жиде башак үстереп, һәр башакта йөз бөртек орлык биргән бер данә орлыкның хәле кебектер Ихтыяр иткән кешесенә Аллаһ кат-кат нигъмәт бирер. Аллаһ муллык иясе вә барысын ла белеп торучы
262. Малларын (Азлаһ юлында) сарыф итеп тә. биргән маллары өчен үкенеп, кешене рәнҗетмәгәннәр Аллаһнынәжеренәлаек Аларга бернинди дә куркыныч янамас, алар өстенә кайгы килмәс
263. (Кешеләргә) тәмле сүз әйтү вә (аларның) хаталарын кичерә белү рәнжетеп. теләр-теләмәс бирелгән хәердән артыграк. Аллаһ (капорының садакаларына) мохтаж түгел. Ул бай һәм сабыр
(Башкаларга яхшылык эиезәп. соңыннан мин сиңа яхшылык эшләдем. дип ашаган саен бичараның исенә тошереп. битәрләп тору ул кешене савапка китерми Андый яхшылыкны эшләмәскә генә кирәк Андый яхшылык яманлыкка бәрабәр Мин сиңа игелек кыздым, син дә миңа игелек кыл. дип. бугазга басу—ул ирексезләү, залимлек Кызган игелегең турында башкаларга кычкырма Белми казырлар, дип курыкма Аиаһ барысын да белеп тора, забаса Мохтаҗ кешегә. фәкыйрз>гә матди ярдам итәргә хәлеңнән килми икән, син аны юат. аңа яхшы сүзләр еозезә. изге теләктә бул)
264. Әй. мөэминнәр, кешеләргә күрсәтер өчен генә садака-мал бирмәгез Аллаһка, Ахирәт көненә ышанмаган кяфер кебек, хөсетлек, рия белән, кешене рәнжетеп садәка бирмәгез Андый кешенең хәле, өсте туфрак белән капланган таш кыяныкы кебек, коеп янгыр яуганнан сон, кыя-таш шоп-шома булып КЛАЛ (таш остендәге туфрак иген чәчсәң дә уңыш бирә азмый, аны яңгыр юып азып китә) Андыилар (донъялыкта) кылган (яхшы) эшләренең берсеннән дә (савап) куәт ала алмаслар Аллаһ кяферләр гөруһына (перенә) һидаят бирмәс
(Хәер биргәндә бирергәме, бирмәскәме, дип яки мохтаҗ кешенең авызына тортеп. кимсетеп бирү, игелекне юкка чыгара Игелек ихзас күңелдән, сиздермичә генә ЭШЛӘНСӘ— яхшы Киресен кылганнар савап урынына гәнаһ җыяр )
265. Аллаһ ризалыгын алырга теләүчеләр вә рухларында булган
иманны ныгытмак өчен матларын сарыф иткәннәрнең хәле калкулыктагы гүзәл бакча кебектер Бакча
өстенә яңгыр яуса. ике кат уныш жыеп була. Янгыр мул яумаса да (һич югында ул бакчада) дым калыр. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгызны күреп тора
266. Хөрмәләр, йөземнәр шаулап үскән, чишмәләре агып торучы, жиләк-жимеш тулы бакчасы булган кеше картаеп, (карт булса да) бала-чагалары газиз сабый булып, утлы өермә чыгып, шул бакчаны яндырып китүен теләр идеме икән? Менә. Аллаһ сезгә аятьләрен шулай ап-ачык итеп аңлата Ихтимал, сез уйлап багарсыз (һәм бер нәтиҗәгә килерсез шәт).
267. Әй. мөэминнәр, жыйган малларыгызнын ин затлыларын гына вә сезнен өчен жирдән чыгарганнарыбыздан (садака, хәер, зәкят биреп. Аллаһ юлында) сарыф итегез Күз йомып (чыраегызны сытып, җирәнеп кенә, пгеләр-теләмәс кенә) алырдай затсыз малны бүләккә бирмәгез (үзегезгә ошамаган, гамәлгә яраксыз мал хәергә бирелмәс). Белеп торыгыз. Аллаһ чиксез бай һәм мактауга лаек.
268. Шайтан сезне:
—Фәкыйрь булачаксыз.—диеп куркыта. Сезне ул фәхешлеккә чакыра (сезне бозыклыкка, саранлыкка өнди) Аллаһ исә сезгә үзеннән ярлыкау вә муллык вәгъдә итә Аллаһ чиксез юмартлык иясе, барысын да төгәл белеп торучы.
(Кеше садака, зәкят. хәер бирергә уйласа. Иблис аны котырта башлый: уз магыңны үзең рәхәтләнеп тот. кешегә мал бирсәң, кулың китәр, фәкыйрь калырсың, ди Кеше сафлык, игелек кылырга ниятләсә. Иблис аны харамга. (фәхешлеккә өнди Череп баеганнарның мохтаҗларга. ятимнәргә. Аглаһ йортларына-мәчетләргә сукыр тиен дә бирмәгәннәре бар. Менә шулар инде Иблис коткысыннан ычкына алмый Сәрхушлеккә кереп чумганнар бар. Агар һәр иртәдә чын күңелдән тәүбә итәләр кабат эчмим, ташлыймын, дип җылый-җылый сүз бирәләр Ләкин көн түгел, сәгать тә узмый, агар инде тагын Иблис кочагында аракы чөмерә)
1ЬЧ. (Аллаһ Тәгалә) хикмәтен теләгән кешесенә бирер. Кемгә хикмәт (акыл, гыйлем) бирелсә, хакыйкатән. аңа күп хәер бирелгән булыр. Сәламәт акыллы кешеләрдән башка моны бүтәннәр яхшы аңламас
270. Садака малын кая куйганыгызны яки кемгә дә булса нәзер ителгән малыгызны кая сарыф иткәнегезне Аллаһ. хакыйкатән. белеп тора. Зиндикълар өчен һичбер ярдәм булмас.
271. Садакаларыгызны ачык итеп бирсәгез, яхшы булыр Садакаларыгызны фәкыйрьләргә яшертен бирсәгез, сезнен өчен тагын да хәерлерәк булыр. Шуна күрә. (Аллаһ) гөнаһларыгызнын бер өлешен ярлыкар. Сез ни генә эшләсәгез дә. Аллаһ барысыннан да хәбәрдар.
272. (Ий. Мөхәммәд) аларны (бәндәләрне) һидаяткә ирештерү сина йөкләнми. Кемгә теләсә. Аллаһ һидаятне шуңар бирә. Бирелгән хәер (мал) үз файдагызга булыр. Сез малларыгызны (садакагызны) бары тик Аллаһ ризалыгын алыр өчен генә бирәсез. Аллаһ юлында сарыф иткән малларыгыз (садакалар, зәкят. хәер) өчен сез артыгы белән бүләкләнәчәксез. Сез (савап мәсьәләсендә) хаксызга рәнҗетелмәячәксез.
273. (Садака) үзләрен Аллаһ юлына багышлаганнарга (фәкыйрьләргә, галимнәргә) бирелергә тиеш. Чөнки алар Жир йөзе буйлап йөри алмый Аларнын хәлен белмәгән тинтәкләр, аларнын тыйнак һәм горур булганына карап, бу адәмнәрне бай диеп уйлыйлар. Син аларны (үзләренә генә хас) галәмәтләреннән танырсын. Алар (кыен хәлдә булсалар да күзгә керә-керә) хәер сорамый. Сезнен (Хак юлында) күпме мал сарыф иткәнегезне, шик юк ки. Аллаһ. хакыйкатән. белеп тора.
(• Фәкыйрьләр» сүзе бары тик хәерче гәр. соранучылар төшенчәсен генә уз эченә алмый. Гыйлем эстәп. Аглаһ юлында йөрүче галимнәр мәгънәсендә дә ку.гланыла. Галимнәрнең мал артыннан чабарга вакыты тар. күп вакыт: галимнәрнең бар ягы җитеш, дип уйлыйлар. Ләкин алар ярдәмне үзләре сорап алмый Акыллы бай моны үзе сизенеп, аңлап, галимнәргә ярдәм итәргә тиеш Бу—саваплы эш.)
274. Малларын иртә-кич. яшертен яки яшермичә (Хак юлында) сарыф иткәннәргә Аллаһ хозурында әжерләр бар. Аларга һичбер куркыныч булмас, аларга кайгы килмәс.
275. Риба (әҗәткә биреп торган акчадан-малдан арттырып алынган харам керем) ашаганнар исә шайтан зәхмәте суккан тилеләр кебек, каберләреннән кубарлар Алар:
—Сәүдә итү дә риба кебек бит.—дигәннәре өчен шундый хәлдә калырлар.
Хәлбуки. Аллаһ алыш-бирешне хәләл итте, рибаны харам кылды. Әгәр
дә кемдер Аллаһтан (риба алмаска) әмер килгәч, рибадан баш тартса, әмер килгәнгә кадәр алган рибасы гафу ителер, анын эше Аллаһ хөкемендә булыр. Кем кабаттан (бу аять иңгәннән соң) риба ала калса, андыйлар җәһәннәм әһелләре булыр һәм алар шунда мәнгегә калыр
(276) Аллаһ рибанын бәрәкәтен жибәрер (әҗәтне арттырып алган кеше, барыбер, ул акчаның рәхәтен күрмәс) Садака биргән кешеләрнен малларын арттырыр Аллаһ (рибаны, харамны хәләл дип таныганнарны) кяферләрне. гөнаһкярларны сөймәс
277. Мөэминнәр, игелек кылганнар, намазны дөрес укыганнар, зәкятен биргәннәр Раббынын хозурында әжерләрен табарлар Атарга һичбер куркыныч булмас, аларга хәсрәт тә килмәячәк (278) Иман китергән кешеләр' Мөселман икәнсез. Аллаһнын нәфрәтеннән куркыгыз, алынмаган рибаларыгызны алмагыз (279) Шулай эшләмәсәгез. Аллаһка һәм Пәйгамбәргә каршы сугыш ачкан кяферләр кебек булырсыз Бу эшләрдән тәүбә итсәгез, малыгыз-байлыгыгыз—маягыз үзегезгә калыр Шулай кылсагыз, сез гаделсез булмассыз, үзегезгә дә гаделсезлек булмас (280) Әгәр (сезгә бурычлы кеше әҗәтен кайтарырга) кыен хәлдә калган булса, бурычын түләр өчен ана уңай вакыт бирегез Садакага хисаплап, үзегез белеп, ул бурычны алмасагыз. сезнен өчен тагын да хәерлерәк булыр.
281 Ан булыгыз! Аллаһ хозурына барачак Көн турында уйлап, куркып яшәгез (Ул Көнне) һәркемгә үзе кылганнар өчен түләү итеп, гаделлек илә таман өлеш (җәннәт яки җәһәннәм) бирелер.
282. һәй. иман китергәннәр! Килешенгән вакытта төгәл кайтарылырга тиешле бурычыгызны язып куегыз. Бу шартнамәне арагызда гаделлек белән танылган берәү хилафсыз итеп язсын. (Шартнамәне) язучы Аллаһ ничек әмер иткән булса, шулай итеп я зсын. соныннан баш тартмасын Ул язсын, бурычлы кеше әйтеп торсын Раббысы булган Аллаһнын жәзасыннан курыксын, бирәчәк бурычын киметеп яздырмасын Өстендә бурычы калган кешенен акылы зәгыйфь булса яки хәлсез бичара булса, әйтеп торып яздырта алмаса. анын гадел якын туганы бу эшне башкарсын. (Телсез-чукрак. сакау булса, рәсми тел белмәгән кеше булса, тоткында булса) ир кешеләр арасыннан ике шаһит сайлап алыгыз Ике ир кеше табылмаса, ул чагында сез риза булырлык бер ир һәм тагын ике хатын табыгыз. Хатыннарның берсе онытса, икенчесе бу шартнамәне хәтерендә саклар Чакырылган шаһитләр бу эштән баш тартмасын (качмасын) Бурыч аз булса ла. күп булса да. кайтарылачак вакытын төгәлләп язарга иренмәсеннәр Бу—Аглаһ каршысынлагы гаделлеккә туры килә, шаһит.лек зарури, шикләнер лек урын калдырмый торган эш Мәгәр ки, арагызда кулдан-кулга йөри торган алыш-бнреш булса. Ул вакытта аны язып тормасагыз да була Гөнаһы булмас Сәүдә эшендә дә шаһитләр яллагыз (Шартнамәне) язучыга да. шаһитләргәдә зарар китерелмәсен ( Зарар салсагыз) үзегезгә начарлык кылган булырсыз. Аллаһнын нәфрәтеннән куркыгыз. Аглаһ сезне өйрәтеп тора Аллаһ барча нәрсәне чыны белән белеп тора
283. Сез сәфәрдә булып, (шартнамәне) язарга кеше табалмасагыз. бурычлы кешедән (бурыч кыйммәтенә якын әйбер) әманәт алып тору ярый Бер-берегездән шикләнсәгез, ышанычлы адәм Раббысы булган Аллаһнын хөкеменнән курыксын әманәтен төгәл кайтарсын Шаһитлекне яшермәгез Яшергән кеше, хактыр ки. гөнаһлы булыр Ни генә кылсагыз да. Аллаһ барысын да белеп тора
284. Күкләрдә, Жнрдә ниләр бар-бөтенесе дә Аллаһныкы Әгәр сез күнелегездәгеләрне ачып салсагыз яки яшерсәгез. Аллаһ сезне яман уйларыгыз өчен Җавапка тартыр Кемне ярлыкарга теләсә, Аллаһ шуны ярлыкар Кемгә жәза бирергә теләсә, шуңа жәза бирер Аллаһнын һәрнәрсәгә кодрәте житә
285. Ул пәйгамбәр дә Раббыдан үзенә төшерелгән (Корьәнһә иман китерде Мөэминнәрнең һәрберсе дә Аллаһка, анын фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә инанды һәм әйттеләр:
- Анын пәйгамбәрләренә аермаенча ышандык, ишеттек (кабул кылдык), итагать иттек Әй. Раббибыз, ярлыкавыңны телибез Соңгы йөрешебез синен тарафкадыр — диделәр
286. Аглаһ беркемгә дә көче житмәс.лекне йөкләмәс (Кеше) игелек кылса, үз файдасына, яманлык кылса, үзенен зарарына кылыр
—Әй, Раббыбыз. онытсак яки ялгышсак, безне газапларга салма, (зинһар) Йә. Раббыбыз. бездән алда килеп киткәннәргә йөкләгәнен кеби, безгә лә шундый авыр газаплар йөкләмә Раббыбыз. безне чыдый алмаслык хәлләргә ташлама Гөнаһларыбызны өстебездән ал. ярлыка безне, кичер безне, безгә рәхимле бул Син безнен хужабыз. хәкимебез Кяферлар өеренә каршы (көрәшергә һәм җиңәргә) безгә куәт бир'