Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАЗЫКТАГЫ ИТАЛЬЯН

I
азуыннан туктап, ул билен турайтты. Аннан, иелә биреп, башын какты кабадагы көнҗәләгә охшап тузгыган чәчләреннән энҗе тир бөртекләре сибелде Бу тир. үзәккә төшеп, күхләрне кисә, каһәр Әгәр хәзер көзгегә караса, йөзенен тартылып, хәнжәр йөзе сыман көмеш төссезләнеп калганлыгын абайлар иле ул. Әйе. жир эше—ир эше Димәк ки. тир эше. Көрәгенә таянган хәлдә кайчандыр колагына чалынган бер юләр мәзәкне дә исенә төшереп, авыз чите белән генә елмайгандай итте “Әтиенне жирләргә нигә кайтмадың?”—дип сораганнар, имеш. Донбасста яшәгән бер зимагур шахтердан "Ә нигә кайтып азапланырга?—дип җавап биргән, имеш, теге —Беләбез без жир эшен.”
Уйлап чыгарса, чыгара да куя инде безнен халык. Татарда була торган хәлме инде шушы9
Маңгаеннан саркыган тозлы тирен жин очлары белән сыпырып, кояшка күз салды Ярыйсы гына үрмәләп өлгергән' Һава монда да. кояш әйләнешендә җайлап кына көн яктысына чыгып барган абзар күләгәсендә дә. шактый җылына, хәтта бөркүләнә башлаган түгелме9
Ул тегермән ташы сыман шыгырдап кипкән телен чак-чак әйләндерде. Көрәген үзе чыгарган балчык өеменә кадап куйды, һәм эссе капкан чыраен җиләсләргә теләп булса кирәк, янәшәсендәге ат башыдай әрекмән яфрагын өзеп алырга дип үрелгәндә генә агарып утырган пыяла чирекне абайлап алды Анын йөзендә шатлыклы сискәнү чагылды Аһ. әйрән'
Ул үңәчләренә кадәр көйрәп сусаган иле
Кем әйтмешли, “сәтсиәлистик ярыш ялкынында” чамасыз янып һәм ялкынланып китеп, ул картинәсенен борын төбенә генә салкын әйрән 'Чирек—өч литрлы шешә (Автор)
К
Айдар Хәлим
чыгарып куйганлыгын да онытып җибәргән ләбаса!.
Аның аңкавы татлы селәгәй белән тулды.
Әмма ул ләззәтне үз теләге белән суза иде.
Ул чокыган чокырыннан чыкты, моннан атна-ун көн чамасы гына элек Ихсан дусты белән Имәнлек урманыннан кое баганалыгына дип алып кайткан, әле булса каезланмыйча, кояш кызуында пешенеп, кайры әчесе анкытып яткан имән агачына килеп утырды, аннан үрелә биреп, әрекмәннәр арасыннан әйрәнле чирекне эләктереп чыгарды. Савытны сырып алган салкын тир бөрчекләре анын сусавын тагын да үчекли һәм үсендерә иде.
һәм ул—бугазына, күкрәгенә капкан ялкынны сүндерә алмас сыман ашыгып, чаптыр-чоптыр китереп әйрән чүмерә башлады...
Боз кебек салкын, әремдәй хуш исле, дәрманлы, каймак сыман йомшак, тәмле һәм куе иде бу әйрән!..
Катыгына кашык өсте каймак, чеметем генә тоз, чеметем генә суды салып болгатылган һәм күбекләнеп күпертелгән иде шул бу газизләрдән газиз мал агы!..
Катык, әйрән дигән нәрсәгә бик тә талымсыз, комсыз иде шул ул. Әйрән анын тормышта тойган беренче тәм ләззәте иде. Әйрәннең авыз бозылу һәм күкрәк, ашказаны чирләренә каршы никадәр көчле шифа булуын ул әле бөтенләй белми иде югыйсә. Әйрәнне онытылып эчте дә эчте. Авыз читләреннән саркыла биреп, ачык изүдән ин башта киң, сумитләре бүселеп торган күкрәгенә, аннан күкрәге буйлап кендек чокырына агып төшүен дә сизмәде...
Әйе, үзләренең коесы суында болгатылганга шулай тәмле бит бу әйрән! Әле сез белмисездер дә. аларның бит үзләренең коесы бар! “Үзләренең коесы бар”,—дип юкка гына җырламыйлар, әлбәттә. Югыйсә, тәмам җәфаланган анын картинәсе коесыз. Әткәсе фронтка китәр алдыннан казый башлаган булган ла ул коены, әмма казып, эш итеп бетерә алмаган. Авыл җирендә коесыз яшәп буламы? Көянтәңне асып, айт диген дә күрше коесына йөгер, тайт диген дә күрше коесына йөгер. Әй куанды картинәсе ул үзләренә кое казыйм дигәч! Ничек элегрәк килмәгән егетнең башына үзләренә кое казыту уе9 Хәер, кое казу дигәч тә, ул сиңа онлаган тары коймагын майда йөздереп ашау түгел. Ана бит дәрт-дәрман, көч. мачтырлык та кирәк Гыймакай бабасы—Гыйльметдин бабаларын авыл халкы шулай гына атый— һәм Ихсан белән өчәүләп өч көн дигәндә казыдылар да куйдылар. Бура да төшерделәр. Бар тирә-якка даны таралган мич чыгаручы, бура бураучы Гыймакай бабалары яратмаган кешесенә эшләү түгел, сөйләшеп тә тормый. Теле дә анын чалгы кебек: кыеп кына ала. Ә менә Бәгъремне ул кочагын җәеп каршылады дип әйтергә мөмкин.
Юкәсен абзар баганасына чалып аркан ишкән карт белән анын арасында менә шундыйрак сөйләшү булып алды:
—Гыймакай бабай...
—И-и, агач тел! Сөекле Гыймадетдин бабамыз диген!..
—Сөекле Гыймадетдин бабамыз, мин сина...
— Мин сина, имеш! Нәрсә, без синең белән казлар көтеп үстекме1’ “Гыймадетдин бабамыз. мин сезгә, рөхсәт итсәгез..." дип башларга кирәк!
— Гыймадетдин бабамыз, мин сезгә рөхсәт итсәгез...
—Шуннан?!
—Гыймадетдин бабамыз, мин сезгә кое казышырга ярдәм итмәссез микән дип килгән идем...
—һы. Кем кемгә ярдәм итәр бит әле. Кайсыбыз сон анда нәчәнник булачак, ягъни мәсәлән? Кем кое богазын үткәрәчәк, кем су алкымый эзләп табачак?
—Син, әлбәттә.
—Бәс, шулай булгач, син миңа “Гыймадетдин бабай, сез безгә кое казып бирмәссез микән?” дияргә тиешсен, агач тел!
Үсмер бабасының аның белән шаярып сөйләшкәнлеген аңлап алды —Сина бит без дә чокышачакбыз!..
—Бәй-бәй, син әле миңа ярдәм итмичә болдырдан гына карап торыр
иденме ни?—Карт эче катып көлә башлады —Кара син аны. каян килгән гөбернатыр! Ярар, килермен Рәхмәт чакыруына Тукта, ничә яшьтә әле син?
—Унбишем тулып, уналтыга чыгып барам
—Алтмыш алты диген! Малладис, улым! Күп кенә ирләр алтмыш алтыны ваклап та кое казыта алмыйча китеп баралар. Ә син уналтыда гына! Болай булса, авылда бер жегет кеше туа. димәк. Хәерле сәгатьтә!. — Сугыш һәм сугыштан сонгы чорда ирләрне ифрат та сагынып өлгергән Гыймадетдин карт кәефе килеп сөйләнә иде.—Барам, бармый диме тагын’’ Ничек кенә барам әле! Син дигәндә—мин идәндә!—Аннан хәйләкәр генә күзләрен кысып алды —Картинәннен мич башын да караштыргалаштыр Ачы балы бар микән? Син дигәндә мин. шырпы кабыннан да егылып төшәргә әзер! Кхе-кхе...
Эшләре гөрләп барды Тик шунысы гына. Гыймакай бабайларының хәтере генә тишек иде Егетләр анын хәтерсезлегеннән яшереп кенә булса да көлгәләштереп алалар. Ничек көлмисен инде: ул бит кое төбендә салган үлчәмен, сикереп жир өстенә чыккач, жир өстендә салган үлчәмен сикереп кое төбенә төшкәч оныта. Бәгърем белән Ихсан булмаса. ул бәлки барлык гомерен шулай өстән аска, астан өскә сикеренеп үткәргән булыр иде Әйтик, бабалары кое төбеннән "Әһә. бер метр да егерме сантиметр икән" дип жир өстенә чыга да. аннан шундук күзләрен тажырайтып "Мин ничә дигән идем әле?" дип егетләргә уктала. Әкәмәт!.
Бәгъремнәрнең коесына суга елга аша Разия да килә башлады Үзләренең коесы да бар инде, югыйсә Ләкин суы татырлы. Бәгърем коесынын суы бик тәмле булып чыкты шул.
Үзләренең коесы бар.
Безгә килеп су ала,—
дип ничек кенә жырламассын инде Разия искә төшү белән Бәгьремнен йөз суы шадраланып куйды Бер уйласаң, Разия ана беркем дә түгел Бары тик күрше кызы гына Каршыла. Өязе елгасы аша гына аларнын өйләре “Разия! Рәкыя! Дарига' Һәдия'” Раһиба жингинен шулай жәен дә. кышын да. көндезен дә. төнен дә кызларына эндәшкәнен тынлап үсте Бәгърем Нәкъ анын кебек фронт ятимәләре инде алар Араларыннан өлкәннәре. Разиялары. кияүгә чыгып маташа бит әле. Менә әле туй мәшәкатьләре бара шунда Ул шул туйны озатырга чакырылган Күрше егет буларак кына түгел, күбрәге—гармунчы буларак Гармун уйный башлаганнан алып анын гомере икегә бүленде бит гармун уйный башлаганга кадәр һәм гармун уйный башлаганнан соң. Бер кешедә ике кеше яши "мондый гына кеше " һәм " бик тә кирәк кеше" Әй нәрсәсен сөйләп торасын инде анын'—Егет чәмләнеп китеп, көрәк йөзен сыртына кадәр балчыкка батырды һәм колагын торгызды: таллык аръягында әлегә шылт иткән тавыш та ишетелми иде Кайдадыр Ашказар. Ишембай якларында яткан авылдан килгән кода- кодачалар кунактан сон мырлап йоклыйлар, күрәсен Егетнен күңелендә ниндидер такмаза да яралып куйгандай итте
Мырлап йоклап яталар, ди.
Мыр-мыр кодаларыбыз
Бүген шул кодаларны, ягъни мәсәлән, туйны, ягъни мәсәлән. Разияны озатачаклар, имеш. Разияны кияү егете Агыйделнен аръягындагы авылга алып китә . Гарьлеге ни тора!
Кайсыдыр күршесе ихатасында аяныч итеп тавык кытаклады Ниһаять аны чыркылдатып тоттылар Ул тагын да бер тапкыр, тагын да аянычрак итеп кытаклады да, тынды Чалдылар
Әй. азып китмәсә тагы'
Кемне булсын, шул Разияны әйтә инде
Уч гәпләрен төкрекли салып, яңадан казый башлады Коесынын сиртмәле булуын, әллә кайлардан күренеп, чынрау торна сыман сайрап, чакырып торуын тели ул. Атасы да коесын сиртмәле итәргә теләгән булган.
имеш Шул сиртмәнең баганасы өчен чокыр чокый бит инде Дөресен әйткәндә, бу эшкә бүген тотынырмын димәгән иде. Үзенә тынгы тапмаганга гына башлады аны. "Корал эшли—ир мактана”,—дигәндәй, эше ырамлы гына бара, югыйсә Болай барса, бер-ике сәгатьтән очына да чыгуы мөмкин
Балчыгын өскә ыргытудан туктап, чокырны тирәнәйткән арада ул балчык өемен сырып алган чыпчыкларга игътибар итте. Селәүчән эзлиләр Өемгә көрәктән балчык килеп төшкәндә дәррәү күтәреләләр дә, ул чокырга иелү белән, пырылдап, янадан куналар. Быел балчыкта, ни гаҗәп, селәүчен аз. Табыш аз булган саен мәхлукъләр ерткычлана, берсе икенчесенең өстенә үк менеп бара...
Ул соры туфрак катламын күптән үтте. Кара туфрак катламын да үтеп, кызыл туфракка җиткәч, берәр көрәк алганнан соң туктаса да була. Бәгърем белә: чокыр тирәнлеге кендек тәңгәленә җиткәч тә җитәчәк.
Селәүчен дигәннән Быелгы ел сәерлекләре анын белән генә чикләнми Июнь уртасы да үтеп баруга карамастан, мәсәлән, туфракта боз салкыны саклана. Жәй быел, укытучылары Мәхмүт абый әйтмешли, "кискен континенталь" килде. Майда гына түгел, хәтта июньдә дә халык өстеннән бишмәт төшмәде: янгыр яуды да. кар яуды, янгыр яуды да, кар яуды. Авыр кургашын болытлар гел генә җир өстендә асылынып торып, тереклекне өшетте. Баскан җирдә җир лычкылдады. Алмагач, шомырт, чия кебек җимеш агачлары июнь башларына кадәр чәчкә аталмыйча утырды. Чәчкә атарга йомарланган җиләкләрнең җимшән касәләренә кар тулып, төннәрен суык өч-дүрт дәрәҗәгә җитсә дә, алар, ни гаҗәп, өшемәде лә. тунмады да. Кырау да сукмады, хәтта ки! Чәчкәгә йомарланган бөреләр елмаерга дип авызын ачып, елмаюдан тыелып калган тамашачыларны, сабантуйда җиңеп тә, бүләк көтеп катып калган көрәшчеләрне хәтерләтте.
Бәгъремнең ин яратмаган фәне—зоология. Аннары биология. Күз алдында кыелып кына очып кереп, туган абзарын бәпкәләренә оя корган карлыгач канатлары, әрекмән яфракларын тикшереп утыр инде шунда! Әмма өниме ул аларны, әллә өнәмиме, егетне кызыксындырган сорау җавабын көтә иде: нишләп үсемлекләрне бары тик алар чәчкә аткан чорда гына кырау суга? Гүяки Суык Бабай аларнын чәчкә атканнарын көтеп кенә тора Үсемлекләрнең чәчкә ату дигәннәре аларнын шул беренче мәхәббәтләре буладыр бит инде ул? Нәрсә, тереклекне сынап чыныктырумы бу'’ Ныкларны гына сайлап алумы? Әгәр шулай икән, Ходай Тәгалә тарафыннан артык кансызлык күрсәтү булмыймы бу? “Алмагачлар чәчкә ата майнын унбишләрендә” дип җырласак та, нишләп быел алмагачларны хәтта кар астында да кырау сукмаган, чөнки алар әле чәчкә атмаган иде. Аларга карап, егетнең куркып калган чаклары да булгалады: табигать—бар төр үсемлекләр һәм чәчәкләр чәчкәләнмичә кысыр калса? Бөреләр яфракланмас борын саргайса? Үләннәр үсмәсә, печәннәр булмаса, игеннәр уңмаса?!
Әмма юкка гына борчылган Бәгърем. Май азакларында кояш берике көн бу җир кортларын тирләтимме, әллә өшетимме дип килделе- киттеле торганнан сон шундый мөлаем итеп елмайды ки—ышанасызмы, ике-өч көндә һәммә нәрсә аякка басты, тәртәләрен киерде; акланнарда һәм болыннарда юан ботлы балтырганнар, кузгалаклар буынга сикерде, ниндидер эре сабаклы җир җиләкләре хәтта ат юлларыннан төртеп чыкты, ышанасызмы, гомердә чәчкә ата белмәгән кычытканнар ап-ак кынгырау чәчкәләр белән гезгелдәп утырды; җирдән “инде үлде, инде югалды" дип саналган, дистә еллар буе хәрәкәтсез яткан дистәләрчә төр орлыклардан Ходай Тәгалә мәнге күрелмәгән үсемлекләр үстереп чыгарды...
Әйе. быелгы табигать чаманы белмәде. Май уртасындагы биш дәрәҗә суык июнь башларында исә утыз дәрәҗә эсселек белән алышынды. ышанасызмы9 Кымызлык сабакларында гөжләп күпереп, кымыз күтәрелде. Тын юлларына кадәр буып, бар дөньяны бал исе басты, моңарчы планын үти алмаган бал кортлары төнлә дә. фонарьсез-нисез, вжәткегә ширбәт ташыды. Көн эссесе йөзгә капты. Елгаларда су кайнады, салкын азык эзләгән балыклар ярга сикерде...
Әйе, башта суытса да, өшемәде, аннан ничек кенә кыздырса да.
янмады-көимәде быелгы табигать. Шунысы тагын да кызык, һәркайсы яшел чүмәлә булып күпергән агачларга дикъкать белән карасан. аларда кара чәчтәге бер учма чал кебек агарган, саргайган, каяндыр килеп чыккан углы жил тарафыннан көйдерелгән, суык тын җепселләре белән өшетелгән аерым ботак, аерым учма, хәтта аерым яфракларны шәйләргә мөмкин Язмыш! Агач ябалдашы гөрләп яши, ә менә анын бер тарафы, бер шивәсе йә чирли, йә бөтенләй үлек. “Җитмешкә житеп. мондый жәйне күргәнем юк иде,—дип кабатлый иде еш кына Гыймакай карт —Бер вәхи төш тә керде әле үземә Өязе буйлары ап-ак шомырт, имеш Арыш уначак быел. Алла боерса!” Икенче бер чагында карт “Ахырзаман алдыннан табигать шулай үрә басар, дигән китап.—дип тә сөйләнеп ала.—Горур, шагыйрәнә булыр дигән. Игеннәр ифрат та унар, җимешләр ишелеп өлгерер, Дәжжал дөньяга чыгар, дигән...”
Анын Дәҗҗалы нәрсә икән инде тагын?
Аерым кешеме ул, әллә һәркемдә дә булган бер котырынкы халәтме9 Кинәт тешләрдә кайралып, чыелдап, көрәге нәрсәгәдер төртелеп туктады “Шушы мәллә Дәжжал дигәннәре9” дигәндәй, егет сискәнеп куйды Көрәге, аннан бармаклары белән озак кына чокынып азапланганнан сон ул ниндидер чылбырлы тимер тартып чыгарды. Тазартканнан сон анын чүкелеп ясалган борынгы йозак икәнлеге ачыкланды Богау йозагы булырга кирәк. Бәлки авылларына нигез салган Әкри-качкынга да катнашы бардыр әле анын. Укытучы Мәхмүт абыйларына күрсәтергә кирәк булыр
Ул елмаеп куйды Әгәр ул шулай чокына-төртенә жир шарынын теге ягына барып чыкса, юлында нинди генә хәзинәләр тапмаган булыр иде икән?! Хәзер инде ул тиле шикелле шаркылдап көлә иде Күз алдыгызга гына китерегез: менә ул тальянын күтәреп, жирнен аргы ягына барып чыга да, “Сарман"ны уйнап җибәрә Анда исә казан асканнар Күз күреме җитәр тарафларга кадәр һәркайда казан асканнар. Учаклардан төтен күтәрелә Ниндидер лампапуду дигән кыргый адәмчекләр ана каурый агачлар астыннан “Әйдә, безнен белән кеше ашарга!—дип кычкыралар -Казанга якынрак кил, теләгән калжанны сайлап согын!” Үзләре ят җирләрен яфрак белән дә капламаган, оятсызлар “Мин бит үзем Казаннан,—ди аларга Бәгърем — Без, казанныкылар, үзебез кеше буларак, кеше ашамыйбыз” —Ул тагын да тальянында сыздырып җибәрә, имеш —Әгәр сез, безнен кебек, тальянда уйнасагыз, кеше лә ашамас идегез!” "Казаннармы кеше ашамый9'—дип шаулаша-көлешә, бөтенләй тузга язмаган нәрсәләр сөйли башлый лампапудулар — Кеше итен кайнатучы казан сезләрдән чыккан түгелме? Ашыйсыз, бер-берегезне яшертен ашыйсыз! Ничек кенә ашыйсыз әле' Кавемнәрегез белән ашыйсыз, исемнәрен дә онытасыз, аннан сон. исерешеп, шушы лыгырдык гармуныгызда уйный-уйный, шул йолкыш “Чабата"гызга биисез! Шуңа күрә сезләрне дөнья белми Ә бехләрне бар дөнья белә Чөнки без соклангыч барабаннарда тукылдатабыз!—Тирә-якны тире барабан тавышлары баса— Без яшермичә кеше ашыйбыз да барабаннарга биибез' Мабимбо-бомбо! Ашаганнан сон барабанга менеп сикерсәң, корсакка күбрәк сыя! Мабимбо-бомбо'”
Брр! Егет үз уйдырмаларыннан үзе үк чирканып куйды
Аны кемдер чакырган сыман тоелды
Ул колакларын шомрайтты Аһән елга аръягыннан—ул чакыру көткән тарафтан гүгел, ә якыннан—үзләренең болдырыннан икән
-Бәгърем' Канатым!
Чагу-сары күлмәгенең сарысы сыек читән аша саркылган, зәнгәр яулыклы башы исә читән өстеннән зәңгәрләнеп торган картинәсе аваз сала икән ана.
— Нәрсә, картиной?
—Туй озатырга барасынны онытып җибәрмәдеңме дип кыбырсуым Баярак тагын бер мәртәбә әйтеп чыктылар Гармунын онытмасын диделәр
- Онытмадым ла -Разиянын туен искә төшергән өчен Бәгъремнең картинәсенә ачуы килеп китте Анардан башка белмиләр иде Аннан, уч төпләрен төкрекләп өстәп куйды —Атарга шул гармун гына кирәк инде
Бер үзендә ике кешедән тора бит ул хәзер. Берсе “мондый, прастуй". икенчесе "кирәк кеше, гармунчы".
Ул яңадан казырга тотынды.
Аңлагансыздыр Бәгърем исемле ул. Бәгърем исемле бәгърем, димәк. Аңлагансыздыр: анын исемендә үк ниндидер гүзәл сер, әйтеп бетелмәгән мәгънә, матур шөбһә, хәтта куркыныч фажига яшеренгән иде. Уйлап кына карагыз. Бәгърем кадәр бәгъремне яратмаска, инкяр итәргә, аеруча ташлап китәргә мөмкинме? Мөмкин түгел. Шуңа күрә дә Бәгърем бит ул. Син Бәгъремгә “Мин сине яратмыйм, Бәгърем" дип әйтеп кенә кара!..
Үсмерлектән егет корына кереп җитмәгән, туп кебек тыгыз, беләкләре, күкрәкләрендәге сумитләре түгәрәкләнеп, бүселеп торган егеткәй әле исеменен мәгънәсен үзе дә анлап җиткерми. Әмма ул анын тарихын белә: әнисенен бердәнбер мирасы ул. Алты бала табып. Бәгъремнән башка, берсе дә исән кала алмаган. 1939 елның кышында фин сугышына китеп хәбәрсез югалган анын әтисе. Ул чакта Бәгърем әле карында гына булган. Кызу печән өстендә, урманда, вакытыннан алда дөньяга килгән ул. Каны күп агудан әнисе урманда ук җан биргән, мискинә. “Исән калса. Бәгърем кушыгыз,"—дип әйтеп өлгергән ул. Уйлап тапкач та тапкан инде югыйсә. Хәер, ул аны күптән алдан уйлап куйган булгандыр инде. Анын үз исеме дә бик матур, бик тә җилле булган: Тәнзилә! Ул бу көмеш исемне туктаусыз кабатларга риза: тән-зиллә! Зиллә! Зендә! Җиллә! Таң җиле! Зилләр, җилләр, кыллар!.. Таңда кымыз пешергән сөян гөбе кебек зеңгелдәп торалар алар!..
Аны әнисенен бертуган апасы—Өммегөлсем картинәсе тәрбияләп үстергән. Ул аңа, аларда, көньяк Урал татарларындагыча, “карт инәй" дип әйтергә өйрәткән. Дөрес тә инде. Үз инәсе, “яшь инәсе” булмагач, аны аякка бастырган кеше кем дип аталырга тиеш инде “карт инәй” дип аталмыйча? Өммегелсем картинәсе имезмәгән аны имезүен Үз инәсен бер генә тапкыр да талкырга өлгермәгән малай актыгын беренче тугыз айда картинәсе имчәк балалары булган хатыннарга йорттан йортка йөртеп имезгән Исемлек буенча, димәк. Аннан кәҗә сөтенә күчергән.
Балчык өеменнән селәүчен бүлешә алмыйча, тагын да чыпчыклар чыркылдашты. “Минем менә шулай бәхәсләшергә, кызык итеп кенә булса да төрткәләшеп тарткалашырга, тапкан малны бүлешергә сукыр бер туганым да юк бит, ичмасам,—дип уфтанып алды егет.—Тома ятим бит мин. Инде менә Разия да китеп баргач...’’
Аңа нишләптер үзе казыган чокырдан бихисап хәзинәләр чыгар кебек тоела. Гүяки чокырның теге очында, ягъни анын еракта, бик ерактагы төенендә ул нурлар уйнатып яткан Ак Йолдызга тап булачак. Көрәк очы шул ул Ак Йолдызга тиеп кайтарылу белән аннан гөрләп саф чишмә ургылачак...
Ул Ак Йолдыз—саф чишмәне кем белән бүлешер сон ул? Разия да китеп баргач...
Ул тирән итеп уфырды. Үзен биләп алган авыр уйларны куарга тырышкандай, ярсып-ярсып казый башлады. Дөп-дөп. Әмма ул мал эзләп һәм мал бүлешү өчен туган эзләп читкә китмәячәк. Авылын ташламаячак. Дөп-дөп. Бу келәт кебек алачыклары урынына ул алты почмаклы, калай түбәле, зәнгәр күтәрмәле йорт бетерәчәк, Алла боерса. Дөп-дөп. Ул Өязе буенда колхозный бер дигән яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасын булдырачак. Самавыр кадәр карбызлар, ат башы кадәр татлы кавыннар, беләк кадәр кыярлар, йодрык кадәр алмалар, бармак башы кадәр карлыганнар, кураҗиләкләр үстерәчәк. Дөп-дөп. Тукта, тукта. Өйләнәчәк тәме9 Балалар да үстерәчәкме? Кит. юләр. Нинди балалар үстерү ди тагын? Ул бит әле үзе бала! Ә менә анын яшьтәше диярлек булган Разия бала түгел идеме ни? Ул менә кияүгә чыкты! Аны бүген жан-фарман китереп каядыр Ашказар буйларына алып та китәчәкләр Тукта, тукта. Нинди туй? Разия шулай үскән дәмеинде?! Картинәсе әйтмешли, өлгермәгән дә мен и?! Димәк, ул анардан алда барган, алдынгы кеше? Беренче сорт, беренче кавемнән?!
Ул көрәк сабына таянган хәлдә башын артка чөйде дә, тешләрен күккә ыржайтып, гадәти булмаган каһкаһә белән көлә башлады:
—Ха-ха-ха-ха-ха!..
Чыпчыклар өркеп һавага күтәрелде.
Бәгърем, көрәген ташлап, чокыр читенә тотынды һәм көлүен дәвам итте:
—Ха-ха-ха-ха-ха-ха!..
—Шашмагансындыр бит, канатым?
Болдырдан картинәсе кычкыра икән Ул ана шулай ‘ канатым” дип эндәшә.
—Бисмилла әйтеп, як-ягыңа төкерен!..
Каһкаһәнең соңгы авазлары кинәт шинде һәм сүнде:
—Ха-ха...
Чынлап та, шашкан мәллә ул? Монда чынлап та уйга калырсың!
“Өйләнү—сөйләнү түгел”,—диләр. Нигә алай диләр9 Өйләнмичә сөйләнеп, сөйләнмичә өйләнеп булмыймыни? Өйләнү өчен нәрсәләр кирәк'.’ Егет кирәк, кыз кирәк. Бу—бер. Егеткә дә, кызга да мәһабәт буй-сын кирәк. Баш кирәк, әлбәттә. Аннан, ызначитсы, йөрәк кирәктер Өйләнү дигән нәрсә ике ятып, бер тапкыр да күнеленә кермәгәч, димәк. Бәгъремдә аларнын берсе дә юк булып чыга түгелме?! Ә менә кичә генә чикерткә кебек чекерт-чекерт сикеренгәләп йөргән Разияда алар барысы да бар булган булып чыга, имеш
Буй-сынны, баш дигәнне тотып карап була. Ә менә йөрәк белән нишләргә? Аны бит тотып карап булмый. Нәрсә ул йөрәк? Бәгърем моны тәгаен генә әйтә алмый шул. “Йөрәк” дигәндә аның алдыннан тиен кебек ниндидер йомшак йомгак тәгәрәп киткәндәй була Бу йомгак каршыдагы таллыклар артына кереп яшеренә, анда шундук йөзен зәңгәр шәл белән каплаган кызга әверелә дә. ягымлы гына итеп эндәшә, имеш "Мин— мәхәббәт... Мин—ярату.. Мин—сөю .. Мин—гыйшык. ди. Гүяки Бәгърем өчен аларның сонгы өчесе мәхәббәткә кадәр барып житәргә тиешле булган өч баскыч, өч фасыл, кешенең эчендә аның үзеннән бәйсез яшәгән өч аерым кеше иде. Әйе, яратусыз, сөюсез, гыйшыксыз-мәхәббәтсез кияүгә чыгып булмагач, димәк, алар барысы да кешенең үзендә яратыла торган шаукымлы сихәтләр. Менә Бәгъремдә әлегә аларнын берсе дә юк Бәгърем дигән кешенең эчендә әлегә Сөю, Ярату. Гыйшык дигән кешеләре яратылмаган. Гашыйклар ана калак сөякләреннән канатлары үсеп чыккан фәрештәләр булып сурәтләнә. “Гашыйклар барысы да канатлы халык, аларнын канатлары күренми генә,—дип нәтижә ясады егет —Алар жир буйлап түгел, жир өстеннән бераз гына югары очып йөри торган шаукымлы затлар .”
Гашыйк булган кызың синең өчен үләргә әзер торганда гына жир өстеннән очып йөреп буладыр ул. Кичә генә син бөтенләй белмәгән кеше сиңа бүген гашыйк булсын да, синең өчен шундук үләргә әзер торсын, диген, ә? Менә нинди булырга тиеш ул чын мәхәббәт Бик кызык бит бу! Бәгъремнең хәтеренә моннан биш-алты ел элек караган "Падение Берлина” дигән кино килеп төште. Әй, аптыраган иде ул чакта Ничек аптырамыйсың, ди, Гитлернын сөяркәсе Ева Браун дигән туташмы, ханыммы шунда, камалышта калган Берлинның таш базында бер-ике сәгатьтән агу эчеп үләчәген белә торып, Гитлер белән никахка керә Моның өчен никадәр яратырга кирәк, әйеме? Абау, тәннәрен чемердәп китәрлек, әйеме? Бу бит инде киного төшү өчен генә шулай эшләнмәгәндер, әйеме’
Бәгърем бармак чуклары белән үзенен калак сөякләрен капшап карады Канатлар үсмәгән иде әле Әмма ул монын өчен үкенми дә. гарьләнми дә Чөнки мәхәббәт ашыктырмыйча үзе килә торган могҗиза булырга тиеш Баш җитмәс могҗиза. Гарьләнүен гарьләнмәсә дә, аптыравын яшерми Димәк. Разия Бәгъремгә сиздерми-нитми генә шул канатларга ия булган, ул аларны төннәрен ниндидер шифалы сулар сибеп, яшерен догалар укып үстергән; димәк. Разия, анын балачак дусты, үсмерчак ахирәте—Разия кадерлекәе Бәгъремгә күрсәтми-нитми, әйтми-нитми генә мәхәббәтле булып өлгергән?! Ә менә Бәгърем әле булса мәхәббәтсез кала килә?! Кара әле. бик кызык, бик мәрәкә икән бу кыз-кыркын халкы' Яшерен генә түл җыя. яшерен генә өлгерә, яшерен генә чәчкә ата. яшерен генә канат чыгара
һәм яшерен генә ярәшелеп, синен борын астыннан гына китеп тә бара! Син исә каласын лышык-лышык танавыңны тартып!..
Разия кияүгә чыкты да куйды шул. Могҗиза түгелме? Бәгъремне гүяки аяз көндә яшен сукты. Алар бит әле кичә генә бер агачның ике ботагын, бер үләннен ике кыягын, бер атнын ике күзен тәшкил иткән, аларнын кайсысы малай, кайсысы кыз икәнлеген аерып та өлгермәгән, әле һаман балачакларында каз көткән ике җаннын берсе—Разиясы, әйе, шул кара чутыр Разиясы кияүгә чыкты да куйды Имеш, унҗиде яшен тутырган икән. Нигә, тутырса ни! Тутырса, ташлап китәргә дигәнмени9 Ә менә Бәгърем әле уналтынчысына чыгып кына маташа, имеш. Бара шул. Әмма ул авылын беркайчан да ташламаячак!
Сез, җәмәгать, игътибар гына итегез: ниндидер эт алып олаккан Ашказар буйларындагы ниндидер Аллагуәт авылы тарафларыннан күрмәгән-бе.тмәгән. ниндидер почык күзле бер фиргавен токымы ниндидер бер чалыш тәпиле яучы җибәрә дә, монарчы күрмәгән-белмәгән кызны алып та китә!.. Ин кызыгы шул бит әле: китә кыз бала, ике дә уйламыйча, үзе теләп китә. Әле курчакларына күлмәк тегәргә тиешле кыз, кичә генә суга барган сукмакларын, чишмәләрен, җиләк җыеп үскән болыннарын мәңгелеккә калдырып, китә дә бара. Бөтенләй белмәгән-күрмәгән якка, белмәгән-күрмәгән авылга, белмәгән-күрмәгән кешегә бит. Шул кадәрле көчле микәнни бу мәхәббәт дигәннәре дә, шул кадәрле татлы микәнни бу кияүгә чыгу дигәннәре?!
Ә син менә көзге яңгырларда быжыган гөмбә кебек торасын да каласын каеннарың арасында. Гүя күрмәгәнский дә, белмәгәнский. Нигә ул чакта бу кыз бала үзе белән чишмәләрен дә, Бәгъремен дә алмый?
Менә шулай тормышның ин гади, ин катгый канунын анлый алмый өзгәләнә иде Бәгърем. Бер-беренне белми, йөрешми-күрешми торып, кияүгә чыгып була микәнни, дип аптырый иде ул. Аннан ниндидер озын колак Разия киявен мөкиббән китеп яратмый, ә бары тик “ошата" гына, яши башлагач берегеп китәрбез әле, дип әйтә икән дигән сүнәр дә җиткереп алган иде. Бу нәрсә анын бавырын тәмам ачытты: әллә шулай яратмыйча да “яшәп китү" мөмкин микән?
Бәгъремнең гармунда уйнавын ярата ул Разия. Уйнап та җибәрә. Разия челт-челт китереп күзләрен йомгалый да башлый. Нигә шулайдыр инде. Мон дигән нәрсә ул бер Бәгъремдә генә түгел инде. Ул һәркемдә бар. Гармунның үзендә дә бар Гармун дигәнен кем кулга алса да моңланырга гына тора бит ул. Телләренә басу белән яшен сыта. Дөресен әйткәндә. Разия гына дәртләндерде аны гармунчы булырга. “Сугыш авылны гармунчысыз калдырды, әйдә, безнең буынның гармунчысы бул!” дип тәкърарлады ул туктаусыз. Әллә чынлап, әллә юри, "Шәп уйныйсын!”— дип мактады да мактады. Йөккә мендерде. Бер йөккә менгәч, кайсы гармунчының төшәсе килсен? Ә менә беренче көйләрне ана шахтадан алып кайткан тальянында Карамысла Рәис абыйсы өйрәтте Кушаматы шундый анын. Ундүрт телле, күрегенең алгы ягына ак буяу белән ромбик төшерелгән гармун әле дә бар ул. Авыл вичырларында Рәис абый уйнап җибәрү белән әнә шул ак шакмактан чәчрәгән нурлар бар тирә-якны яктырта, малайгынам. Көмеш телләрдән коелган моңнардан кыз-кыркыннын аслары күл була, мин сезгә әйтим.
Гармун дигәне төшләренә керә, моны тешләренә сылаша башлады Бәгъремнең. Ул, ничек кенә булса да үзенә гармун алырга тиеш иде. Әчтәт Минәхмәтенә рәхмәт: унике яшьлек малай кисәген ялланып урман кисү өчен үз бригатына алды. Стәрлебаш ягындагы Ново-Николаевка урманнарында ай ярым буе черки ашатып, урман кисте, агач ботады, ботак ташыды ул. Учына сайрап торган җитмеш сигез сум акчаны да төшерде. Кайтышлый Мулла-Гөлем авылына туктап, гармун ясау остасы Мөстәкыйль абзыйсыннан култык астына унике телле, шынгыр бакалы тальян да кыстырып чыкты. Калган егерме сигез сумына картинәсенә бумази күлмәклек, бер кила каһвәле кәнфит тә алды Унике чакрым арада унике тапкыр туктап уйнап карады ул гармунын Туган Колтамагына арып-талып, серәеп түгел, ә башын югары чөеп, хәрби жинүче адымнары белән кайтып керде. Гармун бит ул, җәмәгать!..
Беренче эш итеп ул гармунынын күреген Рәис абыйсыныкы кебек ак шакмаклы итеп буятты. Күрекне сузгач, күрек кабыргаларының кара өслегендә агарып яктыра бу шакмак Күзгә төртсән күренмәс карангыда да күренә ул. Рәис абыйсы да яратты анын гармунын. Уйнап та карады. “Гармунын настояшныи күренә, гомерле булсын —диде дә көтелмәгән кинәш бирде "Син яна көйләр өирәнәм дип гел генә мина чапма. Ин мөһиме—мин сине уйнарга өйрәттем. Кәйләрне үзен өйрән, үз монынны үзен эзләп тап Гармунынны күтәр дә. мунчага сыпырт Чын гармунчы мунчада туа”.
Ифрат та мач булып чыкты бу кинәш Мунча ләүкәсенә шытыр- бытыр килеп "Ком бураны". "Корт чактьГлар белән менгән Бәгърем озак та үтми аннан “Жанкаи-жанаш". "Кара урман”. "Вәсби-Камиләкәем”нәр белән баеп төште.
Үзе моңлы булгангадырмы. белми, нәрсәдәндер, моңлы уйныйсын диләр иде ана гармунны Әмма монга тирәнрәк кергән саен ул тизрәк арый кебек, күрәсең, мон анын йөрәгенә төшә дә. татлы итеп талый
Өч ел эчендә күрмәгәне калмады тальяннын Ташуда да акты Ындыр табагында бушаткан иген астында да калды Колхозга яна рәис булып Мәскәүнен үзеннән үк килгән Хрущев "утыз меңчесе"1 Айсин абзый аны кырандасы белән дә таптатты Хәзер юк инде Айсин Колтамак халкының башын ике ел чамасы каңгыртты да. үз башын алып олакты ул. Әллә нинди әкәмәт капма-каршылыклар төене иде ул бәндә танкка кылыч белән каршы бара торган бер комиссар инде шунда. Ул адәм затына балык кебек ниндидер кызыл күз белән кылыйлатып карый Белеме белән дә. һөнәре белән дә ат духтыры икән Аны өлкәннәр фронтка барып житмичә. кайдадыр Рязань тирәсендәге райком мич башында танклар шартлатып майор булган дип тә сөйлиләр иде
Былтыр урак өстендә булды бу вакыйга
Ындыр табагына икенче эсминәгә эшкә чыккан яшьләр басудан игеннең агылып килмәгән сәгатен чамалап, булмаса бераз селкенгәләп алыйк, дип клубка төшеп, биешә генә башлаганда кулында зәһәр камчысын уйнатып. Айсин килеп кермәсенме!
Усак яфрагы сыман күкрәгендә саргайган ике медален урын житмәгәндәй кителенен ике як түшенә таратыплар таккан бу. Галифеләрен урамга да сыймаслык итеп җилфердәткән
Телеграф чыбыкларындагы чыпчыклар сыман тезелешеп утырган яшьләрне чыр-чу китереп, авызларыннан төкрекләрен чәчә-чәчә. камчысы белән каезлый башламасынмы'
—Ындыр табагында иген иереп гнить итя, ә сез терәлләлләм?! Адя марш моннан!
—Тукта, абзый, ипләп,—диде урыныннан күтәрелә биреп Бәгърем — Биредә ат абзары түгел!
—Азбар гынамы! Сарай!—дип тартты ул Бәгъремнең җиңеннән — Адя. марш' Әрмийски парялык!
— Клуб бу Клуб—ул совет халкын тәрбияләүдә
—Әле син мозга сатасын’—дип җикерде Айсин Анын күзләре каш өстенә сикергән иде Ул камчысы белән берне тальян күрегенә тамызып алды—Циткә бас. уняштан туган! Әрмийски парядык!..
Разия аларнын арасына керде
—Сезнен яшьләрне биюдән тыярга хакыгыз юк!
Айсин аны этәреп җибәрде Кемгәдер орынып булса кирәк, башыннан фуражкасы очып төште, баш түбәсендә авыр хәрби фуражка салган божра эзе генә торып калды
Бәгъремнең эче кайный, айкала иде
Ул карашын кая куярга белми түбәнгә юнәлтте Айсин аягының баш бармагы янындагы сөяле, хром итеге эченнән башмак тоягы сыман бүлтәеп тора. _____
'Сүз КПСС Үзәк Комитеты Беренче Секретаре Н С Хрущев башлангычы белән илленче еллар уртасында колхоз-совхозларга эшкә җибәрелгән утыз мен партия вәкиле турынла бара (Автор искәрмәсе )
Ниһаять аларнын күзләре очрашты.
Айсин ана балык кебек кызыл күз белән чекрәеп карый иде.
Гармун күтәргән үсмер ике медален ике як күкрәгенә таратып таккан ат духтыры алдында учка кунган сандугачны хәтерләтә иде.
—Мин уйнаштан туган түгел...—диде үзен чак кына тыеп торган Бәгърем —Син ул! Бу хакта кичә ырадиудан әйткәннәр. Бүген кабатлаганнар...
Айсиннын күзләре мангаена сикереп, әллә ничә тапкыр әйләнеп чыктылар.
Ул Бәгърем тирәсендә өерелә башлады.
—Баклы, нәстә сүли-и-и? Минне аскарблядь итәсен! Мин синне авылдан цеберткән, ызбанны зимерткән!—Ул бер омтылыш белән гармунны умырып алды һәм тышка томырылды.—Зиде бабаңны таныткан, авылдан цеберткән!.. Әрмийски парядык!..
Моның юньле бетмәвен сиземләгән яшьләр сарык көтүе кебек дәррәү кузгалып ишеккә ташланды. Инендәге өзелеп төшкән гармун каешы һәм Разия белән башка бер яклаучысыз калган Бәгърем дә тышка чыкты.
Клубта уг гөлт сүнде. Күктәге йолдызлар тагын да эреләнеп яктырды Тышта август азагынын пар җиренә көзге арыш чәчә торган куе караңгы, әмма йолдызлы-айлы төне иде.
—Вот-та сина гармун!—Күзләре аларган Айсин тальянны капка төбендә тоягы белән җир төйгән айгыр астына ыргытты.—Пушшай поет!.. Уборкала гулять итмәссен!..
Ала каз кебек каралып-агарып һәм каңгылдап тояклары астына барып төшкән тальяннан өркеп, айгыр да күзләрен алартты һәм кырандасны алып олакты Арткы тәгәрмәч астына туры килгән гармун кыр казы кебек сонгы мәртәбә каңгылдады да тынды Аның күреге нәкъ ак шакмагы уртасыннан урталай өзелгән иде...
Бәгърем күзләрендә шул минутта яшьтән яшен яралды. Ул шуннан сон елый алмый—яшьни генә ала.
Тальянның өзек гәүдәсен култык астына кыстырып, келәт янына менде ул. Тешен кысып булса да төне буе триерда иген җилгәрде.
Шунысы, кызык, ул нишләптер Айсинга кинә сакламады, үч тә йөретмәде Монсыз кешегә үпкәли дә, үч тә тота алмый иде Бәгърем Кызгана гына белә иде.
Тальянга килгәндә, төзәттерде аны Бәгърем. Шул ук Мулла-Гөлемдәге гармун мачтыры Мөстәкыйль абзыйсына, көзге уңыштан биш пот бәрәңге хакына, эшеннән аерылмыйча, төнен барды да, яна күрек алыштырып, таңында әйләнеп тә кайтты.
—Кайгырма,—диде Мөстәкыйль абзыйсы—Тальяныңның көмешенә зыян килмәгән Мин анын телләренә тагын да бераз көмеш сипкелләдем. Син тирә-якта бер дигән итальянчы булачаксың, парин. Сукыр Сәгыйтьтән дә арттырачаксың...
“Сукыр Сәгыйть” күршеләрендәге Яңа Ишле авылыннан атаклы гармунчы. Бар, җиткерерсең җиткерми ни Сукыр Сәгыйтькә!
—Нигә “итальянчы”?—дип сорады аптыраган Бәгърем,—Тальянчы түгел?
—И-и-и, син әле шуны да белмисенмени?—дип аптыраган булды Мөсәкыйль,—Кара, син бигрәк тә надан икәнсең, парин. Тальян безгә румнар, германнар аша Италия дигән җирләрдән килгән. Башта ул татарларның хәлен белим әле дип итальян булып Донбасс шахталарына төшкән дә, аннан тальян булып җир өстенә чыккан. Шуннан гына таралган ул безгә, татарларга, тальян булып. Ышанмасан, үзен укып кара. “Кызыл Таң” гәзитәсе дә шулай дип яза...
Очып кайтты егет Мулла-Гөлемнән. Аякларын җиргә тидермичә, гармун очыра иде аны бугай. Юләр дисән дә юләр инде ул: бар тирә-якка сызылып тан ата. ә ул Карлау Башы яланы түбәсендә, аннан Кыңгырау Чишмә буйларында, кыскасы, кайда тели, шунда туктап, гармунында сыздыра...
Баштарак Бәгърем Мөстәкыйль абзыйсы сөйләгәнгә ышанмыйчарак йөргән иде. Ниткән итальян итальяны булсын инде ул татар тальяны?
Тальян ул мәңгелектән татарнын уен коралы булган, чөнки ул, ягъни мәсәлән, тальян—"тал "дан, "тал жан”нан алынган, чөнки Италиядә безнен Өязе буйларындагы шикелле көмеш таллар юк. һы, әйтерсең, татар мондый уен коралын тудырырга үзе сәләтле түгел. Әйтерсен' Безнен халыкның гомергә шул инде аның башкада, ягъни Шаляпинда, күрсә—котлы булсын, үзендә, ягъни Сәйдәштә, күрсә—каян алдын?
Егет ачуыннан көрәген дөпелдәтеп, үзлеләнеп кызара башлаган мәтегә кадады, әрекмән арасыннан пыяла чирекне чыгарды һәм. башын артка аударып, әйрән эчә башлады
Нинди матур бүген һавалар!
Күк йөзе чәчәк аткан җитен басуы кебек жете зәнгәр икән, ләбаса. Бу жете зәңгәрдә ак мамык эскертләре булып болытлар йөзеп йөри икән
Нинди матур анын туган иле!
Туган нигезе, картнәсе, шундый кин күңелле авыл халкы, ерып чыгалмаслык урманнары, кин иген басулары, якты чишмәләре, инде менә килеп, күз карашларына да сыеп бетә алмаслык ап-ак болытлары булган кешене ятим дип буламы? Бардыр ул ятимнәр, ләкин тик Бәгърем түгел!
Ул тавышсыз-тынсыз гына җырлый, бармаклары зиһененнән генә гармун басмакларыннан йөгерә иде.
Көтмәгәндә ул кычкырып Тукайны укый башлады
Зурмы?—дисән, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә; Халкының эчкән суы бик кечкенә—инеш кенә
Анда бик салкын вә бик бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява
Чокырының тирәнлеге кендеккә үк якынлап бара түгелме’’ Арытып та килә. Әнә, анын күз алдыннан ниндидер кызыл черкиләр очып уза. Әллә анын канын эчеп шулай корсак күперткәннәр, әллә күзгә генә шулай күренә
Куандырганы тагын да шул булды: Бәгърем гармуны белән Рәис абзыйсынын гармуннарының яңгырашы бер-берсенә охшаган булып чыкты Бәйрәм кәнсиртләрендә алар еш кына бергә парлап уйныйлар. Әле менә үткән май бәйрәме кәнсиртендә “Ай, былбылым" белән "Көймә килә"ләрне шундый итеп урып салдылар, халык аһ итте.
Бәгъремнең башына җиттем дип уйлаган шул ук гармунында уйнаганын белсә, Айсин нишләр иде икән? Гафу үтенер иде микән ’ Ай-Һай, ай-һай. Айсин дигәннән. Килешә алмады ул халык белән. Китеп барды “утыз меңенче” комиссар Безнен халык шундый инде ул, анын үз ягына ятмасан, сине бөгә дә сала. Хәзер ул халык дигәнен үзе дә аңлый: бу якнын гадәтләрен белмәгән, чыннан да яхшы эшләргә теләгән Айсинга һич кенә дә жинел булмагандыр Кайвакыт кызганып та куялар бу партиянын чираттагы корбанын Кызык телле һәм холыклы, үз бурычын үтәр өчен букка да кереп барган беркатлы, эчкерсез кеше иде ул Шул беркатлы эчкерсезлеге аркасында кыен хәлләргә дә кала иде Ачыла алмады ул монда Аннан еллары нинди булды бит анын Сталин бабай үлгәннән соң. авыл тарихында сабантуйларны бары тик Айсин килгәч кенә үткәртми башладылар Хәер, ул югарыдан, халык әйтмешли, "Крючок" бабайлардан, төшкән булгандыр инде “Халыклар дуслыгына зыян китерә",—имеш Быел да үткәртмәделәр Ул ниткән “халыклар дуслыгы” икән? Колтамакта да. барлык колхозда да татарлар гына яши дә бит, югыйсә
Кайчагында Сталин бабасын сагынып та куя Бәгърем Аны хәзер хурлыйлар, әлбәтгә Хурлый диме’! Алар бит Сталин бабалары белән җиңделәр. Сталин бабалары белән беркемнән дә, бернәрсәдән дә курыкмадылар. Бәгъремгә килгәндә, ул хәпа дөм караңгы төнге мунчага да Сталин исеме белән генә бәреп керде Әйтик, бәләкәй чагында каргинәсе онытылып калдырган тасын, йә булмаса комганын алып кайтырга дип аны төнлә мунчага җибәрсә, ул тәүдә ишекне каерып ачып “Сталин'" дип кычкыра, гүяки граната ыргытып, ләүкә астындагы җеннәрне түшәп салганнан сон гына, мунчага атылып керә иде Гармунда уйнарга төнге
мунчаларда өйрәнә башлагач бу гадәт аеруча ярап куйды Бәгъремгә...
Житмәсә, Айсин гомергә дунгыз күрмәгән Колтамакка үзе белән егермешәр имчәге булган өч баш ана дунгыз да алып килде Мона кадәр мыркылдык күрмәгән халык Сәми картларнын ташландык яткан саман өйләрендә мыркылдап яткан чучкаларны карарга килә һәм сасы истән танауларын кысып кире йөгерә иде. “Мин чучкага нераунадушный, минем чучкаларга сабый чактан ук ыслабыс, чучка фермасыз низзя" дип хатын- кызларны өйдән-өйгә чыркылдата-чыркылдата яна оешып килгән чучка фермасына куа иде Айсин Тегеләр аннан төн буе ком белән ышкып кулларын юа Бәлки Айсиннын “чучкага ыслабысы” да шул “Микита Крючок” бабайлардан килгән булгандыр әле...
Әйе. эчкерсез ташбаш, сирәк ташбаш иде Айсин. Колтамакнын ул "хәлен белешергә” өлгергән үрге очы аны “әрмийски паррядык” дип атады. Хәл белешергә үзенен хәле җитмәгән түбәнге оч ана “олылап” “Дунгыз Иваныч” дигән ләкап чәпәде Гыймакай бабай әйтүенчә, ул үзе дә шул "паррядык” корбаны булды. Аны еш кына мәзәк итеп искә алалар. Шулай, авылга килгәч тә, райком кушуы буенча йорттан йортка хәл белеп йөри бу Мондый төчелекне күрмәгән халыкнын күзе мангайга менә, йоны киредән торып тырпая. “Хәл белүчедән" кызык табып ләззәтләнә болар Беренче итеп ул авыл башындагы Кылтайган Сабирга керә. Имгәнгән инбашын канаты сынган каз кебек бераз сулга янтайтып, сузылып кына басып тора икән Сабир.
—Халегез нинек?—ди Айсин.
—Шөкерле-бөкерле—бертөрле,—ди Кылтайган.
—Улыцы нәстя?
—Янбашымны әйтәм.—ди Кылтайган,—Чана табаны бөккәндә станга тыгып иңбашымны тарттырдым
—Атя, шылай үзен самоличны тыктын да тарттырдың?!
—Шулай шул,—ди инде кылтая да башлаган Сабир —Бик кызыксынсаң, әйдә, синен янбашынны да тарттырып бирәм!
Шулай ди дә, өенә керә дә китә.
Аннан ул Зимагур Зиннәтуллага юнәлә.
—Халегез ницек?
—Кешедән хәл сораганда кулыңны кесәңнән чыгар,—ди Зиннәтулла — Нихараша...
—Ницөн?
—Кесәңнән чыгарып, берәр төргәк акча бирерсең кебек,—ди Зимагур.— Аннан синен белән мәҗлес корасы булачак.
Бу авылда җыен сукбай-сәрхүш. сәер мәзәкчеләр генә яши икән, дип уйлый башлаган Айсин медальләрен ялтыратып Көнчел Әгъләм ихатасына үтә.
—Хәлләр бик тә хөрт,—ди танавын салындырган, иренен сәлендергән Көнчел —Әле син ишетмәдең дәмени?!
— Нәстя9—ди коты очкан Айсин —Адя, сүлә шибык!1
—Мин булганда печән белән, күршем булган бичәм белән!
—Китце!
— Иске йортта унбер ел яшәп, сүзгә дә килмәдек. Яңа йортка да күчендек—хатын азды!
—Китце!
—Кара тавыштан чыккан юк!
—Китце!
—Син дә минем бичәм артыннан себерелергә кермәгәнсендер бит?!— дип кычкыра ана яңа рәис икәнлеген дә ишетеп өлгермәгән Әгъләм.—Бар. чыгып тай моннан, мунча төкрегеннән яралган нәрсә!
— Юк-юк, боже паси!—дип чыгу ягын каера Айсин.—Мәтри аны. ызбагызда әрмийски паррядык булсын. Бәхетле катыгыз!'
—Бәхет ул малай түгел, аны тотып карап булмый!
Шибык —(“Шибко "дан алынган)—тиз.
Ниһаять Мәңге Төшрифүн Мөхлискә барып керә бу.
Мөхлис бер ноктага караган да катып калган, имеш.
—Нәстя югалттын?—дип сорый Айсин.
—Кичә башымнан бер шөребем төшеп калган, шуны табалмыйм, — ди хужа—Эзләш әле.
— Шарик?! —дип кычкырып җибәрә Мөхлисне аңламаган Айсин.— Ышту за Шарик тагин9!
~Эт!—Ди Мөхлис тегене үртәп. Аннан эт булып өреп, сикеренә башлый.—Һау-Һау! һау-һау-һау!.
—Мин кочыкца талашуцы2 адям тигел,—ди икән Айсин —Мин сезгя яны персидәтель. Вот-та!..
—Бәй-бәй, синмени әле ул,—дип кабынып китә Мәңге Төшрифүн — Синен кебек персидәтель булмады, булмас һәм булса да кирәге юк' — Черек тешләрен ыржайтып көлә-көлә Айсиннын кесәләрен капшый башлый.—Мин синнән бер бай баш төзәттерүче көткән идем! Ха-ха-ха! Ә син персидәтель генә икәнсең... Көтеп көтеп кунагын килмәсә, көтеп- көтеп хатынын үлмәсә. шуннан да аянычы юк. малайгынам!
Төшрифүн Мөхлистә туктатты үзенен хәл белешүен Айсин. Ары таба теләге дә, жегәре дә сүнде Үзәк Комитет җибәргән комиссарның. Ике елга якын халык миен изгәннән сон тайды ул моннан Шул ук Үзәк Комитет, имеш аны Бәгъремнәрнең Өязе буендагы Будённый исемендәге колхозыннан кайдадыр Ашказар буендагы Ворошилов исемендәге колхозга күчергән Кемгә кирәк инде анын кая китүе Ин мөһиме—котылдылар Ко.ттамак урынында калды. Әмма Айсин, шул Айсин күреген өзгән гармуны исенә төшкән саен Разия да исенә төшеп бәгьрен өзә Бәгьремнен.
Их, беләсе иде ничек була икән ул кияүгә чыгу һәм кәләш алу!
Егет тирән итеп уфырды Разиянын чәчләре ак сызык калдырып, бүген дә уртадан ачылган, сул як битендәге уймак чокыры бүген дә елмайган саен чокырая, алтынсу сипкелләре бүген дә сизелер-сизелмәс кенә таралып ята микән? Әллә Разия хәзер бәтенләй елмая белмиме? Әллә киресенчә авызын җыя алмыймы? Килен! Разия килен' Исәнме! Бәгърем аны күңеленнән генә үчекләде Бәгърем нәзек билләрен тагын да нәзегәйтеп килен-киленчәк алъяпкычын буган, яулыгын колаклары өстеннән генә кыеп, ничектер очыртып бәйләгән Разияны күз алдына китерергә тырышып кеткелди башлады Кил-лен, имеш Кет-кет-кет Разиянын кияве, имеш Кет-кет-кет. Бәгьремнен ул кияү-баланы күз кырые белән бер генә күрәсе итте һәм—яратмады. Яратмады һәм вәссаләм. Кет-кет-кет. Өязебаштан килеп йөри торган Имиле Чуаш кебек җилсенгән йөзле, зур колаклы, юеш. җепшек, пычкылдык, Почык күъте. бер оешмаган нәмәстәкәй шунда Ияге дә ниндидер дүрт почмаклы. Бу анын теш казнасының азык чәйнәүдәге мөмкинлекләренең чиксез булуын раслый.
Ә менә Разия өчен ул җир шарында иң чибәр кеше ди Авылда шулай сөйлиләр. Шулайдыр. Шулай булмаса, кияүгә чыга диме кыз кеше Кызлар бит алар кызык халык акыллымы дип сорамыйлар, чибәрме диләр Кеше утырып елар чакта көләләр. Әгәр Разиянын бу кешегә кияүгә чыгуы турында уйланса, бөтен җир шары утырып елар иде. биллаһи газыйм!
Бәгърем үз күзләре белән күрде Разиянын авызын җыя алмыйча көлгәнен Шул кияү дигән ишарәте белән урманнан җитәкләшеп кайтып килә иде Нәрсә, җитәкләшмәсә. адашыр иде микәнни9 Агач мылтыктан атасы килеп китте Бәгьремнен хөрәсән кияүнең түшенә Шул минутта күрше кызы, якыннардан якын булган, җил-янгыр тидермәгән, салкыннарда җылыткан Разиясы ана ниндидер чит-ят кеше булып күренде Разия бу җавапсыз адымга бару өчен ни өчен Бәгъремнән, аларнын серләрен белгән таулардан һәм яланнардан рөхсәт сорамаган9 Разияны бит алар да үстерде* Нәрсә, ул Разияны көнлиме? Юк, Алла сакласын! Йөрегән кызы да түгел, ләбаса* Анын әле кызлар белән гомумән дә йөргәне юк Ул Разиянын туен
'Катыгыз —бу урында “яшегез" мәгънәсендә
’Коч ы к па талашуны—кечек кебек өрүче (Автор искарм&юре)
да озатырга бармас иде гармуны белән, тагын да шул авылдашлары, гармунчы булу хакына гына бара...
Егет казуыннан туктады. Чокырынын тирәнлеге күкрәгенә житеп килә иде. Тирәнлекнең артыгы кирәкми. Тирәнлекнең һәммәсе таманча гына булырга тиеш. Кешеләрнең үзләрендәге тирәнлек тә Көрәк сабына таянып, ул бер омтылыш белән чокырыннан сикереп чыкты. Көрәкнең өндәү билгесен хәтерләтеп балчыкка кадалган сабы һәм анын үз гәүдәсе дә бөтенләй дип әйтерлек күләгәсез иде. Кояш нәкъ баш очына кунган да, балавыз булып эри. Төш житкән икән.
Етга аръягында кыңгыраулар чынлап куйды.
Егет сискәнеп китте.
Кузгалырга ниятлиләр булса кирәк.
Ул дилбегә бәйләнгән кое чиләген яндавыннан гына чеметеп алып кое янына килде һәм бурага капланып, чиләкне төшерә башлады. Су көзгесеннән ана зәңгәр күкнең ак мамык болытларын башына чалма итеп чорнаган, табак битле, жиз мангайлы бер кеше карап тора. Әйе, авылда аны юкка гына "Жиз мангай” дип йөретмиләр икән шул. Анын маңгае чынлап та гүяки сандалда чүкеч белән чүкелгән жиз кебек эзле һәм батынкы икән. Баксан, теге зур колаклы, тир тозында жепшегән. Почык күзле кеше һич кенә дә Разия кияве түгел, ул үзе икән! Ияге дә дүрт почмаклы, теш казнасы да бары тик азык күшәү өчен яратылган!..
Менә анын буш чиләге шушы чәчләре тузгыган баш, чүкелгән жиз мангай, шушы табак бит һәм пычкылдык күзләр чайкалган су көзгесенә төшеп килә... Чиләк төбе су өстенә кагылу белән аның йөзе, килеш- килбәте тынычлыгы бозылган су көзгесеннән таралган түгәрәкләргә төялеп киңәйде, таралды һәм кое бурасына гына сыеша алмый, кайдадыр билгесезлеккә этәрелеп юкка чыкты...
Ул коедан күтәргән суын читән буена алып килде. Чабаталарын, оекларын салып какты, кыска жинле күлмәген дә салып, читәнгә сөисен сөяп, эләсен элеп куйды да юына башлады.
—Теге Качаган бадарыннан алган күлмәгеңне киярсең, яме, канатым.
Бөкересен чыгарып болдырда кош-кортка болгау болгаткан картинәсе гүяки ана үзе белеп эшли торган эшләрне дә исенә төшереп тору өчен яратылган жан иясе инде. Ул болгауга чемердәп ачыган катыгын күпмерәк микъдарда салу турында гына уйласа яхшырак булган булыр иде дә бит Югыйсә, анын тавыклары ачы катык эчеп исерә дә әтәчне талый башлый, йолкышлар.
—Теге Качаган күлмәген киярсен дим, ишетәсеңме...
Егет эндәшмәде.
Бәгъремнең кәеф жепселләре киеренке, кан агышы кызу иде. Үлән сөтендә яшәреп һәм елкылдап шомарган тырма тешен хәтерләткән картинәсе. колакка бераз каткан карчык, бәләген шапылдаткан арада сүзләрен өченче мәртәбә тәкърарлады:
—Качаган күлмәген ки Чалбарын үтүкләнгән. Урындык өстендә.
—Беләм.
—Кем баласы дигәндә, шунын баласы диярләр. Әтиең дә, әниен дә бик ыспай кешеләр иде, мәрхүмкәйләр. Авыр туфраккайлары җинел булсын Яна тәпичкеләренне ки. Спут башындалар.
—Беләм.
Әле быел язгы карага басу белән генә тегелгән малюскин чалбарын, сөлгелек җитен тукыма күлмәген, картинәсе әйткән "тәпичкеләрен” киеп алгач. Бәгърем бөтенләй бөтәеп калды. Ул көзгегә карады Ул элекке халәтенә кайткан Бәгърем иде. Ияге дә дүрт почмаклы, күзләре дә пычкылдык түгел. Нәкъ үзенеке Чиста кием эченнән кып итеп торалар. Елга аша әллә ат тояклары, әллә күкрәк читлегендә йөрәге дөпелди. Ул арага кыңгырау чыннары да сипләнеп алгандай тоела. Тальянын култыгына кыстырып чыгып барганда анын юлына яшел үлән тырмый-тырмый яшәреп беткән тырма теше кебек тагын да шул картинәсе калкып чыкты һәм органик химия буенча соңгы дәресләрен биреп алды:
—Бүген иртән көтү куганда Одын Дәйнәпләр тәнгәлендә
Анын картинәсе. авыл картларына хас булганча, шулай борынгы Миндәлә типтәрләреңчә “з” урынына “д” куеп сөйләшә Элегрәк барлык авыллары белән шулай сөйләшә иде алар. Хәзер казанча чиста “з” белән генә сиптерәләр
—Одын Дәйнәпләр тәнгәлендә сеп-сбижи эт тидәге күрдем. Мәтри аны, баса күрмә. Эт тидәге яна эрдинкәне дә эт сигәнче ашый ул..
—Беләм.
—Белсән, бик әйбәт, белмәгәнгә бишәр әйт
Гармунын аркасына ышырып, Озын Зәйнәпләр тәнгәлендә эт тизәгенә басмаска тырышып. Өязе ярыннан чалулый-чалулый Разиялар турындагы басмага юнәлгән Бәгъремне картинәсенен жилдә өзгәләнгән сүзбәйләнешләре озата килә иде:
—Пәйгамбәребед ахырдаман алдыннан
Ул яшь таллыклар яшеленә күмелеп, басмадан чыга башлады
—Дөнъя . эт вә дуңгыз тидәгенә батар дигән'
Кызык та инде бу картлар Берсе Ахырзаман алдыннан Дәҗҗал чыгара, икенчесе дөньяны эт-дунгыз тизәгенә батыра.
Сукмак буйлап таллыклар мәгарәсенә баткач кына ишетмәс булды ул картинәсенен фетнәви тәкърарларын Адәм биеклеге булып үскән әрекмәннәр, шау чәчәккә төренеп, зәһәрләрен коеп утырган жете яшел кычытканнар—әйе. Бәгърем үзенен кыска гына гомерендә беренче тапкыр ап-ак кынгырау чәчәкләргә тиенеп утырган кычытканнарны күреп таннар калды!—арасыннан килде-килде дә, тар сукмак аны Разияларнын тау күтәренкелеге башланган тәңгәлдәге ихаталарына алып керде.
II
айчандыр серле күренгән йорт-жир—бүрәнәләре муртаеп беткән менә бу дүрт почмаклы өй, менә бу уенчык кебек кенә жыйнак келәт, менә бу янтайган читәннәр, хәтта ихатага яртылаш кереп туктап калган менә бу карт өянкеләр дә ана бүген чит-ят иделәр. Көн кызуында пешенеп әлсерәгән, саф сулышлы җилләр көтеп җәйрәгән ишек алдын ул кешене кызганган кебек кызганып куйды
Күләгәгә бәйләнгән атлар арба-кырандасларга, читән буйларына анда- монда салыштыргаланган яшел печән күбәләреннән үлән берәмтекләгәндә, вакыт-вакыт койрыклары белән чәнчеп-чәнчеп, чебен-черкиләрне кугалаштырып ала.Лапас астындагы арбадан бер исерек коданын гәүдәсе аяклары белән сыер ләпәгенә салынып төшкән Гайрәте изүеннән эчке ыштаннары күренеп тора “Моны инде озатасы калмаган",—дип авыз чите белән генә елмаеп куйды Бәгърем Тәрәзә капкачлары яртылаш ябылган өйнен бүрәнәләре аша чишелеп сөйләшкән, көлешкән һәм җырлашкан тавышлар саркыла.
—Син. күрше, нигә алай соңлап йөрисең’—Ике кулына ике чирек ачы бал тотып келәттән килеп чыккан Мәсгуть абзый—Разиянын әнисенең туганнан туган энесе—аны алдан үткәрде —Разиянын туе бер генә тапкыр була ләбаса!
Өйнен алгы, аш-су ягы мунча сыман эсселәнгән булса да, тәрәзәләре ябулы кунак ягы ярыйсы гына чамада җиләс иде Кояшнын тәрәзә капкачлары ярыкларыннан үтеп кергән нур кылычларыннан телгәләнеп киселгән кунаклар—өч көн буе мәҗлестән мәҗлескә йөреп таушалган, бүртенеп кызарган кодалар һәм кодачалар, балдыхлар һәм кайнешләр. кайнегәч. кайнесенел һәм кайнаталар, туй озатырга дип чакырылган күрше- тирә. авылдашлар һәм туган-тумача идәнгә җәелгән асалы паласка стена буйлап мөселманча, аякларын бөкләп утырып алганнар да, бербөтен булып укмашып, мәҗлес корганнар Мәжлес исә Бәгьремнен кергәнен абайламады да. Әгәр аны түбәндәге, безнен якларда әйтүләремчә. “шәл ия табынында" утырган яшьтәшләре Ихсан белән Сабиржан шәйләп алып
8. .к v. м»
К
—Әйдә, безнен янга!—дип аваз салмасалар. бөтенләй күрмәгән дә булырлар иде. биллаһи.
Гыймакай бабай исә бу авазны эләктереп алды Кулындагы яшел чәйнүгеннән ачы бал коеп, хәтеренен начар булуы аркасында чиратны бутый-бутый кунакларны сыйлаган арада:
—Гармунчының буыннары саен мәхәббәт анын!—дип кычкырып җибәрде —Бирегә үт. урынын уртада, малайгынам! Чират кемдә иде әле?
—Үзеннән башла. Гыймадетдин абзый,—диде Чулак Гамир- Ялгышмассың. Ялгышкан саен үзеннән башла, яме!
Берничә ел элек карчыгыннан ятим калган, бүгенге көндә улы-килене белән бергә яшәп яткан карт яшьләрчә тәвәккәллек белән табынның көрәгәчесе булырга җөрьәт иткән, ә?
Бәгъремнең Гыймакай бабасы тәкъдим иткән түргә үрләргә батырлыгы җитмәде Гармунчынын урыны, ул ничек кенә яхшы уйнамасын, ишек катында. Ул кунак сыйлаучылар исәбеннән. Аннан, мон дигәнен түбәннән күтәрелә Шулай кирәк. Шулай дөресрәк һәм уңайлырак. Ул мичнен казнасына аркасын терәп. Ихсан белән Сабирҗан арасында урын алды.
—Гармунчыга ыштрафнуй. ыштрафнуй!—дип кычкырды кемдер. Гармунчыны эчерергә тырышу шушы урында тынды.
Разиянын әнисе Раһиба җинги алгы яктан кереп. Гыймакай бабайдан бал тулы ике көрәгә сорап алды, көрәгәнен берсен Мәсгуть энесенә тапшырып, түр башында утырган төп кодасы белән кодагыена атап борынгы көй—“Зәнгәр капка”ны башлады. Ана Мәсгуть тә кушылды. Бу йола җыры иде һәм кыз ягыннан ата Вазыйфасын Мәсгуть абзый башкара иде. Бәгърем бу көйне белсә дә. гармунын тулы хутка яңгыратмыйча, ипле генә итеп арттан озата барды.
Раһиба жингинен мәкаме бик тә матур. Моңы анын ничектер гел генә өзлегеп тора. Ул кышкы озын кичләрдә еш кына Бәгъремнәргә кич утырырга керә һәм алар, җеп эрләгәндә, картинәсе белән бергә җырлыйлар Бу юлы мон Раһиба җиңги күкрәгеннән чишмә булып чылтырады. Гүяки ирен сугышларда югалткан, дүрт ятимәсен бер үзе үстергән солдатка турысын әйтмичә, читләтеп кенә, шушы җыры белән баласының язмышын чит кулларга тапшыра һәм аны какмау-сукмауларын үксеп үтенә иде...
Казаннардан килгән күк көймә, ай. кода. Безләр барыбыз да бер төймә, ай, кодагый. Җыйдым ла җиләк, койдым как. Бөрлегәннәре берлән, шул. Без катнаштык кодаларның Бер дигәннәре берлән шул. Бер дигәннәре берлән!..
—Лән-лән-ләң!—дип күтәреп алды табын.
—Әфарин! Шулай кирәк. Раһиба кодагый!—дип гөрелдәде кемдер өске табыннан,—Әфарин, мин сиңа әйтим! Таг—гын! Таг—гын!..
Безләр барыбыз да бер төймә лә. ай, кода.
Җырлап кына яшик бер көйгә, ай. кодагый!.. Урман алдында куаклар, шул.
Куакларда күп атлар, ай. Балларга салдык колмаклар. Җырлашаек. кода, кунаклар, ай!..
Раһиба җинги белән Мәсгуть абзый көрәгәләрен кода белән кодагыйга тапшырды.
—Әфарин, кодагый, әфарин. Мәсгуть кода!—диде кәефе килеп төп кода —Амин, шулай булсын!
—Мондый җыр хакына тун агач та эчәр!—Күзләрен, ата каз кебек, бер ачып, бер йомып утырган бер яшь кода, айнып киткәндәй, аек омтылыш ясап, кулындагы көрәгәне тамак төбенә койды —Әйдә, хатын син дә калышма!
Ул да булмады, түр яктагы ун почмактан бик тә таныш аһән ишетлде
Кыз баланын назы бар. Ир баланын мазы бар. Безгә килгән яучының Түбәсендә тазы бар!..
Табын гөрселдәп көлде.
—Таз булса ни, булсын!—диде Ихсан да сүзгә кушылып —Тазга таз килми, кем килсен тагын Без, колтамаклар, барыбыз да тахтар шу пай бит Жиз Маңгай?
Бәгърем, ачуы килеп, дустының касыгына каты итеп төртте Сәбәхетдингә ияреп, ул да шаяра, имеш.
—Ни җитмәгән тагын сина? Авылны яманлап утырасын.—диде ул пышылдап кына.
—Мин бит болай гына...
—Болай гына булса, болынга барып сөйлә...
Ә теге такмакны почмакка урнашып, җәмәгать күзеннән читтә шактый кызып алган Сәбәхетдин җырлаган иде. Халыкта аны кыскартып Сәбәкәй генә диләр. Тагын да кыскарагы Сәбәк. Ин дөресе—Сунарчы Сәбәк Әнә ул, Сәбәхетдин абзый. Озын, очларын майлап бөтергән каратөрек мыегы чак-чак кына күршеләренә тими тора. Һәрвакыттагыча, Мәстүрә жингине үзеннән калдырмаган, әлбәттә Исерә, кем әйтмешли, чыгырыннан чыга башласа, “Әйдә, карт, кайтыйк, кайтыйк, буласы булды, буявы сеңде’’.— дип аны юмалап алып кайтып китә аны бу акыллы хатын. Бер караганда бер дә чыгырыннан чыкмый инде Сәбәхетдин. Рәхәтләнеп, тартынмыйча ашый-эчә, чишелеп сөйләшә, исергәләгәнче озын җырулар да җырлаштыргалый. Шунысы гына: исерә төшсә, анын бер кем дә көтми, беркем белән исәпләшеп тормый торган "энҗеләр”, такмазалар ыргыта торган гадәте бар. Менә ул әле дә үзенен күнел хәзинәсеннән бер тамчы “энҗе" сен ыргытты:
Ике төркемгә бүлене-е-е-еп,
Маймылла-а-а-ар күңел ач-ча-а-а-а...
Беркем көлмәде. Хәтта ки ишетмәде дә. Бу “энҗе", беренчедән, шау-шу астында күмелеп калды, икенчедән, аны ишеткәннәргә, мәгънәсен аңлау өчен бик тирән агымсуларга карап уйланырга кирәк иде. Бәгърем бик тә ярата Сәбәкәй абзыйсын Эчкерсез, рыясыз кеше ул. Мәгәр аны алдамасаһар. Алдаганнарын тойса—җенгә әйләнә дә куя. Сонгы елларда кышкы сунарга ул Бәгъремне дә алгалый башлады. Әрлән, йомраннарга язгы-җәйге сунар вакытында яратты ул Бәгъремне Бу вак "малны" тунарга үзе бер дә яратмый Ә менә Бәгърем белән Ихсан аларны тунарга шулкадәр остарып киттеләр ки, тиреләрен сыдырып кына төшерәләр Утильчимал җыючы Суфиян картта бер тире егерме тиен тора, җәмәгать, шаяртмагыз. Шуннан җыела ул. Кайчакларда, сунары уңышлы чыкса, ул үзе тоткан җанварлардан цирк күрсәтеп, халыкны шырык-шырык көлдерә Былтыр, мәсәлән, ана һәм бала торналарны авылга биетеп алып керде. Бөтен балачага терекөмеш кебек урамга эркелде...
—Әйдә әле, туган, монавында кунаклап ал да, "Шомыртым ”ны сыздыр!—диде Мәсгуть абзый һәм сорап-нитеп тормыйча, аны көчләп диярлек кулыннан тартып, урыныннан куптарды. Ул аны ишек катындагы артсыз урындыкка утыртты -Тәүдә менә минем шушы җылы кулларымнан монавы көрәгәне тондыр! Дөрес әйтәмме. кодалар9
—Дөр-рес! Дөр-рес булмыйча ни'
— Юк. юк, этәрмә, парин, утырып эчәсеңме, ятып эчәсеңме,—бу көрәгә синеке' Үзе кызып алмагач, гармунчы башкаларны ничек кыздыра алсын? ,
Бәгъремнең әле мона кадәр бер тапкыр да эчкәне юк иде
-Эчмим,—диде ул Мәсгутнең көрәгәле кулын янадан этәреп —Эчкәнем юк.
—Син—нәрсә?! Разиянын туе бер генә була!
—Эч тә җибәр инде!—дип пышылдады ана Ихсан —Менә без эчеп җибәрдек тә—шундый рәхәт!..
— Мәсгуть абзый дөрес әйтә,—дип өстәде Сабиржан—Безнең яшьтиләрдән беренче туй бу. малай' Әйдә, үкенечен калдырмыйк!.. Бәлки Разия белән бүтән күрешеп тә булмас. Озакламый армиягә, аннан кем белгән...
"Разиянын туе бер генә була". "Бәлки бүтән күрешеп тә булмас” дигән гыйбарәләр анын бәгъренә гүя утлы шаукым булып утырды.
—Эчмим —Ул көрәгәне читкә этәрде—Эчмим дигәч эчмим.
Бәгърем Шомыртым' ны уйнап җибәрде Мәжлес үз агышы белән дәвам итте Кунак кода белән кодагый, җыр эзләп артык җәфаланмады бугай, алар Раһиба кодагыйлары белән Мәсгуть кодаларына артык көчәнмичә генә ~Ал булмый, булмый, булмый" дигән такмакны җырлап, җавап көрәгәсеннән котылдылар.
Бәгърем гүя беркемне күрми, бернәрсә ишетми иде. Анын куллары үзләреннән үзләре мәжлес кушкан ызаннарга алып кереп. "Шомыртым"нан ”Донбасс"ка. "Донбасс"тан "Идел"гә күчте. Егетне мон шаукымы суккан иде Анын моңында йөзгән гадиләрдән гади авыл туенда кодалар кодачаларны, кодачалар кодаларны, кайнегәчләр һәм кайнагалар яшь кодача белән каинешләргә кадәр берсен дә онытмыйча сыйлады. Монда дус та. дошман да юк. ә бары тик тигез туганлык, бер-беренә изге теләкләр генә хөкем сөргән бу даирәдә беркем дә күрә алмаган, күрү мөмкин дә булмаган бер бөек сәхифә ярала иде ул да булса Бәгърем дигән егет, гармунын күтәреп, үз гадәтләре, үз холыклары белән үз тормышының яна ызаннарына чыгып килә иде..
...Кинәт аның күз алдына туңган ай хасыйл булды. Айның тирә-ягын вак кына күзле челтәр уратып алган. Аларнын айлары да әле. үзләре сыман, күп дигәндә беренче-икенче генә сыйныфта укып йөргәндер. Ул ай Разиянын кырпак сибелгән чәчләренә ак калфак булып укаланган. Урыны- урыны белән ямь-яшел үлән сикертеп яшәргән, урыны-урыны белән кары да эреп бетмәгән чокыр-чакырлар аша, бер яшелдән икенчесенә сикерәнләп. алар Питырпаул кахуллары җиренә төштән сон гына килеп җиттеләр. Черек бәрәнге артыннан авылдашларның беркайчан да бу кадәр ерак биләмәләргә кармак салганы юк иде. Әйе. ачлык—картинән түгел, йөгертә бирә.
Ә менә күтәреп кайтачак табышлары белән барысын да аһ иттерергә теләгән Бәгърем белән Разия черек бәрәнге уйдыгы эзләп ун чакрымдагы Питырпаулга киттеләр дә бардылар.
Ни дисәң дә. кахуллар иркен яшиләр шул. Моннан нибары илле ел чамасы элек кенә Полтава якларыннан татар-башкорт җирләренә китертеп утыртылган хуторчыларның бакча мәйданнары кырык-илле сутыйдан да ким булмас. Ә колтамакларда ул нибары ун-унбиш сутыйдан да артмый югыйсә. Кахуллар черек бәрәңгене үзләре түгел, малларына да ашатмыйлар. Кәлҗемәлек бәрәңге күп иде мондагы бакчаларда. Әмма бирми аны кахуллар. Кызганудан түгел, татарны кимсетеп бирмиләр. Ничәмә-ничә тапкыр кыйналып кайттылар колтамаклар Хлебороб. Будяновка кахулларыннан. Берүк көрәкләрен тартып алып, базга гына ябып куя күрмәсеннәр. Разия белән Бәгърем, мавыгып китеп, караңгыга калуларын да сизмәгәннәр. Кайтыр якка кузгалырга дип торганда гына йөзе белән татарга охшаган бер кахул дәдәй килеп чыкмасынмы! Хәзер үк базына ябып куя дип шыр җибәрде чакырылмаган кунаклар. Юк. татарга охшаган кахул абзыйларының аларга бары тик ярдәм генә итәсе килгән икән. Сабыйлар үз күзләренә үзләре ышанмады. Кахулда да бар микәнни татарны яраткан кеше? Ул әллә нәрсәләр сораштыра-сораштыра җирне үзе казып, бәрәңге чыгарышты. "Картушка" дигән сүздән башканы белмәгән кунаклар кахул сөйләгәннәрдән бернәрсә дә аңламадылар. Аннан, өенә үк алып кереп, сөт белән белән ниндидер сары ипи дә ашатты. "Кукрузныи хлепец" диде шикеле ул аны. Аннан, ниндидер фикергә килеп, сикереп торды һәм базын ачты Андагы бәрәңгеме, андагы бәрәңге! Ул куллары белән боталый-боталый капчыктагы черек бәрәнгене чыгарып
бушатырга һәм баздан яхшысын тутырырга боерды, бугай. Барамы инде татар Кодтамагынын баласы мондый әрсезлеккә9 Ипи белән сөт тә аша, җитмәсә, капчык тутырып бәрәнге дә алып кит! Сабыйлар аптырап калды. Бәгърем бу адымга әзер дә иде бугай, Разия гына Монавы кадәр һәйбәт черек бәрәнгене чыгарып түгә диме кеше,—дип борынын лышкылдата башлады —Әйдә, ычкыныйк моннан тизрәк, юньлегә түгелдер бу"
Кахул дәдәйләре нәүмизләнеп калгандай күренде Бәгьремнен анын күнелен күтәрәсе килде. Әмма анын күнел күтәрерлек бер генә байлыгы да юк иде Кахул шуны анлап алгандай, кинәт кенә.
—А ти спивати може?—ул җырлап та күрсәтте —“Широка страна моя родная..."
—Беләм, беләм!—дип кычкырды Бәгърем һәм кешене шатландыра алу шатлыгыннан үзе белгән бердәнбер “урысча" җырны җырлап та җибәрде
—Жултый. жултый, жуп-жултый, Жултый пәке саплары Мин жултаймый. кем жултайсын. Килми привет хатлары.
Дәдәйләре эче катып көлә иде.
Көтелмәгән уңышны ныгыту өчен Бәгърем идән уртасында биеп тә алды:
Сербиянка, сербиянка.
Сербияночка моя. Кичә ыштанын бар иде. Бүген ыштанын кая?
—Кит, оятсыз!—Разия оялышыннан үпкәләп, анын аркасына сугып алды — Шундый җыр җырлыйлармы сөт эчергән кешегә?
—Молодцы, хлопни!—диде кахул аларны аркаларыннан сөеп —Ваши нашим за рупь пляшем И завтра приходьте!
Карыннары тук, капчыктагы черек бәрәңгеләренең туңы, җылыдан эреп, арка үзәгеннән саркып төшкән үсмерләр Имәнлек үренә җиткәнче бу кахулнын һичшиксез татар булуы-булмавы турында бәхәсләшеп кайттылар
Күк йөзенә сары май булып туңган ай йомарлагы озата килде аларны Үрне төшкәндә чак-чак кына үлемнән калдылар Эрегән кар астыннан барлык урманнын күпереп калыккан былтыргы яфраклар юрганын бер юлы хәрәкәткә китереп, шабырдатып һәм дөбердәтеп, арттан аларны ниндидер гаммәви гөрелте куып килә иде Алар төн карасында агарып утырган каенны икесе ике яктан шатырдатып кочты Һәм үзләре дә сизмәстән күзләрен йомды Дәһшәтле дөбердәү алар турына җиткәч кенә Бәгърем күзләрен ачса—ни күзе белән күрсен' Имәнлек чокыры язгы өегешүгә чыккан ач бүреләрнең янып торган күзләре белән кайнап тора' У-у-у, исләренә төшсә, тәннәре өшеп китә'
Гүя хәзер шушы мәҗлес даирәсеннән, анын бүгенгесеннән ниндидер утлы ыргаклар күк гөмбәзенә ыргылды, аннан бу ыргаклар Разия чәчләренә калфак булып кайтарылган ай элпәсен, аннан Разиянын үзен дә упкынга өстери башлады Бәгърем мондый халәтендә, гадәтенчә, күрмәскә тырышкандай, күзләрен йомды һәм “Сарман’’нан “Жомга" көенә күчте Ана ияргән Гыймакай карт сыек кына тавыш белән такмагын сипләп куйды
Бульнисләргә барган идем.
Йөрәккә йөрәк, диләр
Ике йөрәк арасына
Йөз грамм кирәк, лиләр, их!
һәм менә шушы Разия. Бәгърем белән бергә бүре тамагыннан исән калган Разия. Бәгъремнәрне ташлап каядыр китә Шул ай артыннан шул ук упкынга түгелдер бит’ Ул аны ничек булдыра’ Ничек йөрәге җитә? Бәгьремнен кинәт кенә Разияны күрәсе килеп китте. Ул Бәгъремнән "Коткар1 дип ярдәм сорый, имеш. "Мине бу Почык Күзгә көчләп кенә
бирәләр бит,—ди ул.—Әле мин курчак уйнап та туймадым!"
Разиянын төсе-сыны сулыгып калган, имеш. Шомырт кара күзләре өстеннән ак яулык бәйләгән нәзек талга охшап калган, имеш. Бит алмаларының алсулары янган, имеш...
Әле Разия кайда икән? Кияве белән келәттә микән?
Ул ток суккандай сикереп куйды. Тәне чемердәде егетнен. Бу чемердәү кан юллары буйлап астан өскә, өстән аска йөгерде.
Бәгъремнең борчулы кичерешләрен тупас бүлеп, кайсыдыр кода каты һәм бик озак итеп кикерде.
—Нәрсәдер җимерелде,—диде янындагы кодачасы уңайсызланып— Барыгыз да исән-саулар гынамысыз9
—Аллага шөкер, исәнбез!—диде Гыймакай карт.
Табын тагын да бердәм көлеште.
Бармакларын гармун басмакларыннан йөгерткән арада Бәгърем мәжлестәгеләрне яңадан күзеннән кичерде. Ул замандашлары арасыннан матур, таушалмаган, илһамлы йөзле кешеләрне эзләде һәм аларны табалмый җәфаланды. Тыгыз рәт булып тезелеп утырган замандашлары арасыннан илаһияты балкып торган бер генә чырайны да күрмәве гүя ул аларнын үзләренең газабы түгел. Бәгърем газабы, үзләренең фаҗигасе түгел, бары тик Бәгърем фаҗигасе иде. Ул үзенең моңа кадәр сизмәгәнчә өлгерә, ничектер нечкәрә баруын тойды. Икенче караганда колтамаклар ана күзгә күренеп матур, затлы, ә менә килгән кода-кодагыйлар ягы күзгә күренеп ямьсез, затсыз иде. Йә, Хода! Әле генә кикергән коданың йәмшек танавын ул озак тапталудан чокыла төшкән тупса тактасына охшатты. Ул килүчеләр арасыннан, гомумән, чибәр кешеләрне таба алмады. Аларнын кайсы чалыш, кайсы чолыш күренде. Гүя алар икенче бер йолдыздан килгән папуаслар. Гүя алар да, нәкъ җиләк-җимеш кебек, берсе саф һава җитмәүдән әлсерәгән, икенчесе дымсызлыктан кипшенгән, өченчесе артык дымнан бәлҗерәгән, караеп черегән. Күрде инде, аларнын җигеп килгән атларының янбашлары да. күтәрткән сыман, очланып тора.
Бәгъремгә бу ямьсезлектән куркыныч булып китте Юк. бәлки алар кайчандыр бик матур кеше булганнардыр да, аларны бу тормыш шулай үзгәрткәндер? Бәлки алар бары тик Бәгъремгә генә ямьсез күренәләрдер9 Бәлки бу. аларнын кайгыларын, булган зар-моннарын аракыга батырып булса да онытырга тырышулары, моның исә бер кыргый тәртипкә әйләнеп, чама югалтып эчүләре, шунын нәтиҗәсендә йөзләренең чөгендер кебек кызарып бүртенүенә генә бәйледер? Бәлки бу ямьсезлек. Вакытлычадыр? Шулай гына була күрсен иде! Бу кешеләр әгәр чынлап та табигый матурлыкларын югалткан булса, бу тигезсезлек даими дәвам итсә, ул алар белән бергә, алар арасындаяши алырмы?
—Эч әле берне' —Бу юлы Бәгъремне үз итеп карт шайтан Гыймакай белән Күпер Төбе Гыйндулла көчли башлады,—Уйнавыңны куеп тор Мондый көндә утын да эчә!
—Эчмим дидем бит инде —Бәгърем үзенә дип сузылган көрәгәгә яны белән борылды —Нәрсә, табын дигәч тә. эчмәгән кеше калмаска тиеш дип социалистик йөкләмә алдыгыз мәллә?
Ихсан белән Сабиржаннын башлары сабагы сынган арыш башагы кебек янтайганнар иде.
Бәгъремгә бу дөнъя. бу чынбарлык эчкелеккә күчә барган саен анын күз алдында ямьсеътәнгән, картайган һәм тилергән кебек күренә иде Болай барсак, кая барып, нинди чокырларга очарбыз9 Гыймакай карт әйткән Ахырзаман Дәҗҗалы шушы стаканда түгелме? Дәҗҗал шушы мөлаем, шаян картның үзендә, безнен барыбызның да күңелендә аягын салындырып утырмаганмы?
Анын тагын да Разияны күрәсе килеп китте. Гүя аны ул гына коткара ала: анын кулбашларында канатлары бар! Егетнен бәгърен нәрсәдер бик назлы һәм бик ләззәтле итеп чеметеп алды.
Уйнавын куеп торырга теләмәгән Бәгърем “Агымсу”дан “Баламиш- кин га күчте. Анын артыннан табын да "Баламишкин”га сикерде...
Бәгърем тагын да истәлекләр упкынына убылды.
Моннан ике ел элек булды бу хәл. Соныннан ул көн бишенче март- Сталин бабай үлгән көн булып хәтердә калачак. Ягарга утыннары беткән иде. Бәләкәй чаналар өстерәп, алар Каенлык урманына киттеләр. Иртәдән үк жепшек, үтә дә авыр, кара сөмсерле көн иде ул. Көн яктысын тагын да сүрәнәйтеп, иртәдән үк ниндидер кара канатлы, лычкылдык кар яуды Аяк-куллары урманга барып җиткәнче үк лычма су булды. Билдән көрт ерып, эчкә үттеләр. Ничек табасын ди көрт астыннан мич аслык утын0 Эре агач аударырга пычкылары, аннан бигрәк палишшиктан рөхсәтләре дә юк Кая ди ул. Беләк юанлыгындагы нәзек каенны да балта белән кискән хәлдә анын тукылдауы әллә кайлардагы Ырымбурларга ишетеләдер кебек Шуна күрә ин кулае—агач башына менеп ботаклар ботау иде. Алар мона өйрәнеп беткәннәр иде инде Бәгърем агачка үрләп, тукран кебек тукылдап кына утыра, Разия исә мәтәлеп төшкән ботакларны өстерәп чаналар янына чыгарып тора.
Инде кайтырга дип "Кыргыз юльГна чыккач, алар палишшик Госманның нәкъ үзенә тап булдылар Нишлисен инде, черек бәрәңгегә дип барсан—кахул кыйный, урманга угынга дип барсан—палишшик кыйный, саламга дип барсан—пүләвәт кыйный, гармун уйнасан—персидәтел Айсин кыйный Тегесе кирәк, монысы ярамый, көн "кирәк" белән башлана, “ярамый" белән тәмамлана. Кая барырга? Авылны корыту, авылны халыксыз калдыру өчен махсус эшләнәме бу°
Авызыннан аракы исе анкып торган Госман башта чанадагы ботак- сатакны кире урманга ташытгы. Үсмерләр хәлдән тайды Аннан балталарын тартып алды. Ничек яшисең ди авылда балтасыз? Ул бит ирсез ихатадагы бердәнбер дип әйтергә мөмкин булган тимер корал—ирләр коралы' Аннан, әйткәндәй, балтасыз татар—гомер-гомергә хокуксыз татар булган бит инде ул. Шуңа күрә дә бит инде ул бары тик ин мескеннәрне генә балтасы суга төшкән кешеләр белән чагыштырган. Кат-кат сорады, инәлде Бәгърем Госманны йомшартырлык түгел иде Ниһаять кузгалып ки тәм дигәндә генә Бәгъремнең Госман чанасындагы балтасына сузылуы булды, әммә теге имансыз аны шундук җилләп очырды. Чәме килгән үсмер палишшикнын өстенә сикерде Ул да булмый Разия кечкенә йодрыклары белән анын тун кигән симез гәүдәсенен гөбе кебек күпергән аркасын дөпелдәтеп кыйный башлады
— Балталарны бир! Балталарны бир!
Әмма көчләр тигез түгел иде Госман исә ерткычларча кыланды Ул чыбыркысын Бәгьремнен күзендә үк шартлатты. Бер ай буе яшькәзеп йөреде Ярый әле. ак салып куймады. Шул вакыйга исенә төшкән саен хәзер Бәгъремне бер сорау бимазалый “Әгәр Госман шул көнне Сталин бабай үлгәнен белгән булса, бу кадәр кансыз кыланган булыр иде микән’" Бәгърем белә, бу сорауның бәлки бөтенләй дә мәгънәсе юктыр, әмма, нишлисен, борчый, бик тә борчый ул аны
Шушы Разия ташлап китәргә итәме аны? Шушы тауларны, яланнарны ташлап китәргә дип шушы Разия җыенамы01
Кияүнең атасы—төп кода игълан салды
—Ягез, туганнар, кода-кодагыйларга рәхмәт әйтеп, юлга кузгалыйк булмаса Туйнын килен төшерү өлеше инде безнең якта дәвам итәчәк. Алла боерса Әйдәгез, ашка дога кылыйк
— И кода, сезләрне күргән кебек, кунак иткән кебек тә булмадык.- дип сүз башлады Раһиба жинги — Тагын берәр кич кунасыгыз бар иде дә бит...
—Юк. юк. кодагый, рәхмәт Кунак булмый диме' Туйнын кыз ягындагы өч көне бүгенге заманда башыннан ашкан. Калган өч көне бездә дәвам итәчәк бит Аннан ферсидәтелебез Айсин атларны да өч кенә көнгә дип биргәнне
— Ниткән Айсин ул тагын0!—дип Гыимакаи карт танк башнясы кебек Йомры башын төп кода ягына борды —Ниткән Айсин турында лыкылдыйсын син. кода-а-а?
—Габидулла Айсинны әйтүем. Ялгышмасам, аны безгә сезнең яклардан килде дигәннәр иде...
—"Әрмийский паррядык”мы?
—Нәкъ үзе!—Төп кода урынында кыбырҗып алып.—Каян беләсез9 —Белми диме! Тагын да “Дунгыз Иваныч”, шулаймы?
—Монысын әлегә ишеткән юк. Бездә ана Синтральни Телеграф диләр бугай...
Авызларына капкан ризыкларын да чәйнәргә оныткан колтамакларнын йөзләре чалшаеп катты. Гыймакайны очкылык тота башлады. Болай да хәтерсез карт Айсин турында ишеткәч, чиратны тәмам бутады.
—Ә ниг-гә?—дип укталды ул төп кодага күзләрен шар итеп —Ниг-гә ал-лай дил-ләр???
—Нигә дип. Бер-бер хәл булса, телефунга утырып ала да, “Синтрәльни! Синтрәльни!” дип кычкыра башлый. Анарчы районны ике урарга мөмкин, мин сезгә әйтим...
Айсин аркасында бер ел төрмәдә дә утырып чыккан Чулак Гамир бу юлы тыела алмады, күрәсен:
—Сез аны берүк безгә кире кайтара күрмәгез инде,—диде — Киленнәрегез кебек, төшкән җирендә таш булсын...
—Горурланыгыз, аны сезләргә без җибәрдек,—диде почмактан Сәбәхетдин —Таракан даруы урынына..
Кемдер пырхылдап көлде.
—Бәй, бәй, алай булгач бөтенләй туганлашкан булабыз бит!—диде аңа-мона игътибар итеп бармаган төп кода,—Безне озата баручы кода- кодачалар, сез Габидулла Солтанморатович белән Аллагуәттә күрешерсез әле!.. Әйдәгез, ашка фатыйха кылыйк, булмаса...
Ишеткәннәреннән Бәгъремнең тыны каткан иде. Гүя кырандас тәгәрмәче астыннан, кыр казы кебек, анын тальяны каңгылдады.
Эчке ашына әйләнгән мәҗлестәшләрнең теләгәне дога кылып, теләмәгәне битен дә сыпырмыйча, урыннан кузгалды. Шундук туйны озату ыгы-зыгысы башланды. Бу ыгы-зыгының нинди вак һәм нинди эре мәшәкатьләрдән торуын бар тирәнлеге белән аңлатып бетү мөмкин түгел. Күрәсең, шуны күздә тотып, борынгылар “Туй үпкәсез булмый”,— дигәннәрдер инде...
III
тлар җигелгән иде. Кияү белән кәләшкә тәгаенләнгән кырандас тәртәләре арасыннан кара айгыр тояклары белән җир төеп, дугадагы кыңгырауларны бимазалый һәм йөрәккә әллә нинди моңсулык тамыза. Аш арбасына кызның бирнә җиһазлары салынган ак семәрле сондык, ак җәймәләргә төрелгән мендәр-юрганнар, озата баручы кода-кодагыйларнын арбаларына сугыштан соңгы елларда ачлыктан чыга башлаган халыкның затлы азык мөлкәте—мичкә-мичкә ачы бал, шакмаклы ашъяулыкларга төрелгән ак күмәчләр, балга гына катырылган бавырсак һәм атланмайда йөздереп пешерелгән җәймәләр, таба күмәчләре төялә иде...
Чынлап та, ярыйсы ук кызып алган Ихсан белән Сабирҗан шундук Бәгъремгә ябырылдылар:
—Җиз Маңгай! Безне “Бүләк” урманына барып, кодаларны озатып калырга җибәрәләр. Мәсгуть абзый безгә сине дә калдырмаска кушты. Әйдә киттек!
—Юк, мин бармыйм,—диде Бәгърем,—Мин моннан гына озатып калам...
—Син нәрсә, шаштың мәллә? Гармун кирәк бит!—Ихсан анын иненә сугып куйды —Үзебезнең Разиябызны сонгы тапкыр тау башыннан да озатып калмагач!
—Гармун гына кирәкмени? Гармун белән Бәгърем аерым булалмый, анладынмы9 Бармыйм, дигәч, бармыйм.
Егетләр белә: “Җиз Мангай” ике сөйләми.
А
—Әллә ничек итеп бозылдың әле син бүген, гадук,'—диде ана үпкәләп өлгергән Ихсан —Андамыйм мин сине бүген...
— Бүген андамасан. бәлки киләчәктә анларсын —Жанында кайнаган давылларны кеше анлау түгел, әлегә үзе дә аңлый алмаган Бәгърем сүзләрен теш арасыннан сыгып кына чыгарды — Анын каравы, мин синен мине аңламавыңны аңлыйм!
Ул Разиянын әтисе Минебай абзый әле сугышка китәр алдыннан урманнан кайтарган, инде яртылаш череп, муртаеп беткән усак бүрәнәләр өстенә менеп утырды һәм “Их, алмагачлары'н сайратып жибәрде. Әмма шундук кайсыдыр коданын бии башлаганын күреп, “Корт чактьГга күчте Барлык ишек алды бер булып тузан күтәреп бии башлады.
—Ас-са!
Хатыныннан башка бер нәрсә эшләргә яратмаган Сәбәхетдин абзый түгәрәккә Мәстүрә җингине дә өстерәп чыгарып, тузан күтәрергә тотынды.
—Әйдә, карчык! Өязедә биек тал, мин барында биеп кал’
Кемдер Бәгъремнәрнең “шәлия" табыныннан шакмаклы сары ашъяулыкны чыгарып жилпеде. Моңарчы тузанда коенган чыпчыклар, тагын да тузан пырхылдатып, валчыкларга ташландылар, эләгәсен томшыкларына эләктереп, кабаттан тузан пырхытып һавага күтәрелделәр.
—Бәгърем, “Колхоз биюе”н уйна!
—Бәгърем, “Чабата”ны сиптер, давай!
Әгәр гармун уйный белмәгән булса, ул чабата үреп булса да авыл тарихына кергән булыр иде. Яшь кенә булуына карамастан, чабата үрүдә Колтамакта ана чыккан кеше юк. Чабата үрү гармун уйнау кебек нечкә нәрсә бит ул. Разия да Бәгърем үргән чабаталарда гына үсте инде югыйсә Җир йөзендә өч чабата бар җәелгән мукшы чабатасы, тупас урыс чабатасы, ыспай татар чабатасы. Әйе, теләсә кем әйтер алар арасында ин матуры— татар чабатасы. Менә шул татар чабатасын Бәгърем абзагыз коеп кына куя Анын сурәте затлы, атламы вак тешле Җиле юкәдән Чәчүргеч кебек нәзек, балавыздай якты сары, озын юкәләрдән тезеп тә җибәрсә, карап кына торырлык була, биллаһи. Разия шуңа күрә дә башкалар үргән чабаталарны яратмады Бер тапкыр ул хәтта Бәгърем чабаталарыннан да баш тартты Яна уку елы иртәсендә булды бу вакыйга
Бәгърем Разияны алып күрше авыл мәктәбенә юлга чыгарга дип аның артыннан кереп килә иде Өй эченнән ниндидер үксү тавышлары ишетеп, ул мич ягы тәрәзәчегенә елышты
—Ән-некәем, ән-некәем! Кимим, үтерсәң дә кимим'—дип бөгәрләнә- бөгәрләнә елый иде Разия —Чит авылга мин чабата киеп бармыйм! Мин хәерче кызы түгел!
—Канымны кыздырма! Каян килгән хан кызы!—дип каеш белән сыптырып алды аңа әнисе —Нибуч киярсен!
—Кимим! Мин чабата киеп күрше авылга укырга бара торган ага баласы түгел!
—Нәрсә, атаң калдырган малын бар мәллә?—дип җикерде жан ачуы чыккан ятимә солдатка —Сөякләре дә череп беткәндер инде'.
һәм Раһиба җиңги сәкесенә бөгелеп төшеп үзе дә елый башлады
Бәгъремнең ике күзенә дә пылт итеп яшь типте
Ул елга аша бер атлап, ике сикереп чыгып, картинәсенен аягына ташланды:
— Картинәй, бир Сафа абзыйнын былтыр Донбасстан си на дип җибәргән теге эрзинкәләрен'
Картинәсе бераз карышып маташса да. артык каршы тора алмады
Әй, килеште Разияга бу кызыл эчле, хуш исле, ялтыравык эрзинкәләр Бөтен мәктәпнең күзе анарда гына булды шикелле
Әле үзенен Разияны бөтенләйгә авылдан озату мәҗлесендә утыруын исенә төшергәч ул яңадан сискәнеп куйды Нинди китү? Нигә кайту түгел9 Менә Бәгъремнен бу гармун моңнарын шушы тал яфракларыннан аерып
'Годок (урысJ-кордаш, чордаш, елдаш мәгънәсендә (Автор)
алып китеп буламы? Булмый һәм булмаячак. Егет кеше жаны да, кыз кеше җаны да бер түгел микән ни? Ничек инде ул: шушыннан жан ал да, шул жанны алып, ә менә бар нәрсәне калдырып кит тә бар! Җан калырга тиеш. Хәтта гәүдә китсә дә. Әйбер китсә дә. Чөнки жан барыбер кайтачак. Егет корына кереп кенә барган, кызларнын егетләргә караганда иртәрәк өлгерүен, егетләрнең китү-кайтуы белән кызларнын китү-кайтуынын икесенең ике төшенчә булуын әлегә аңламаган, үзендә булган балаларча якынлык, бергәлек тойгысының нәкъ шул сөюнең, саф сөюнең—ул көткән канатларның үзе икәнлеген һәм нәкъ үзе булачагын әлегә башына да китерә алмаган Бәгърем ниндидер фәлсәфи кануннар белән жан һәм тән бердәмлеге турында уйланып өзгәләнә иде...
Шат тавышлар белән тулган ишек алды биеп арыган иде.
Бәгърем “Озата барма”га күчте. Кемдер күкрәк киереп, җырлап та җибәрде:
Озата барма, иркәм, озата барма, Олы юл бит, бәлки адашмам...
Тальян телләре астыннан мон көрәлеп, актарылып чыга иде. Башын бераз читкә борып. Бәгърем уйнады да уйнады. Гүя анын бу моңга бернинди катнашы да юк. Болай да аңлашыла бит: җир йөзендә татар кебек талы һәм тальяны бу кадәр бергә береккән, бер жанны, бер тәнне тәшкил иткән, үзара шул кадәр тәнгәл килгән, бер-берсеннән башка яши алмаган, бер- берсенә кендеккә-кендек, йөрәккә-иөрәк сарышып яшәгән кавем юк. Тальянның талпынуы була—тал хәрәкәткә килеп, ана таба җилпенә. Тальян бары тик тал көмешеннән генә көмешләнә. Тальянның тал жаны һәм татар җаны. Татарның тальяндагы тал жаны. Тальянның татардагы тал жаны. Татар талларына килеп кунган итальян гармун! Йә Ходай, бу тәгъбирне ничек кенә төрләндереп булмас иде. Кыскасы, татар тальянсыз калса гына бетәчәк.
Туй озатырга дип килгән халык ишек алдына сыеша алмыйча урам буендагы читәннәргә сарылган иде...
Йомшак кына җил исте.
Йөрәктәй тамчылы тал яфраклары шыбырдашып куйды.
Өязе елгасы шадраланып тынычсызланды. Анын өстеннән агымга каршы вак дулкыннар йөгерде.
—Чыгалар!.
Бәгърем керфекләрен сындырырлык итеп каты йомды һәм үзе дә сизмәстән сонгы чорда гына тарала башлаган “Хуш, авылым” көен уйнап җибәрде.
Читәнгә сарылган халык башланган көйне солдатка Раһибанын авылдан китүче беренче ятимәсе һәм чибәре Разия хөрмәтенә күмәкләп җырларга тотынды:
Хуш, авылым, сәламнәр көт, Тан җилләре искәндә...
Көйнең яңгырашы борылышларга, борылышлары сөзәк кенә итеп агышка әверелеп. Өязе талларыннан кайтаваз булып кайта иде Аһәңнәр тыела алмыйча үкси-үкси дә, Бәгъремгә буйсынудан туктап, баш түбәсендә тургай булып атылып менә. Бәгъремнең аларны төшерәсе, яшерәсе, сүндерәсе килә, әмма ул аны булдыра алмый, вәкаләте җитми. Егет бу авазларны гүя юеш тастымалны сыккан кебек үз тәненнән, үз җаныннан сыгып чыгара, аннан көйнең буыннарында сыгылмаган бер генә тамчысы да калмагандай, калтыранып ала.
Мин кайтырмын сине сагынып, Өзелеп искә төшкәндә-ә-ә...
—Хәзер чыгалар!..
Ул башын тавыш килгән якка борды, әмма күзләрен ачарга көче җитмәде.
Гүя ул үзенең тәнендә үзе әсир, үз җанында үзе мәхбүс иде.
Менә ул, ниһаять авыр йөк күтәргән йөкче кебек, көчәнеп һәм
өзлегеп, аскы һәм өске керфекләрен аера төште, аннан керфекләренең төрмә рәшәткәсе аша күз алмасына сыек кына көн яктысы сирпелде һәм ул бу яссылыкта, еракта-еракта. әллә кайларда булып шәпләнгән келәт ишегеннән чыгып килүче Разияны төсмерләде
Бәгъремнең карашы торган саен ачыла, офыклары кинәя төште
Анын артыннан теге Почык Күзнең гәүдә ишарәте дә оешты, бу ишарәт Разияны житәкләп алып, жил капка алдында торган кырандаска таба алып китте.
Разия бәбәй итәкләп тегелгән ак борчаклы яшел күлмәк, күлмәге өстеннән эре чәчәкле алъяпкыч, аякларына яп-яна эрзинкәләр кигән иде.
Болар Почык Күзнен мәһәре булырга тиеш.
Бәгърем гармун күрекләрен өзәрдәй булып әйләндерә-тулгандыра тартты
Колтамак таулары артыннан күтәрелгән сүрән кояш кебек. Разия күзләрен жирдән күтәрмичә генә елмая иде.
Ышанасызмы, бераз гына тартылып, агарып калган Разия елмая иде'
Димәк, ташлап китү—бәхет?!
Күчер егет, кырандас кузласына менеп утырган да. дилбегәләрен жәя керешедәй тартып тотып, кара айгырны чак-чак тыеп тора.
Бәгърем мондый хушлашу—кыз озату йоласының башка бер генә мизгелен дә күрми дә. ишетми дә. анын бар дикъкате бары тик шушы кырандас тирәсенә генә тупланган иде.
Менә Разия Почык Күз ярдәмендә кырандаснын тимер күперчегенә басып, вак кына ак талдан үрелеп, тиз генә черемәсен өчен кара креозитка буялган кырандас үрәчәсенә менеп утырды, анын белән янәшәдә, тирә- ягына каранып баш селкегәннән сон. Почык Күз дә урын биләде. Кичә генә кыз белән егет булган, бүген инде кияү белән кәләшкә әйләнгән яшьләрне туганнары, авылдашлары, күршеләре, ахирәтләре уратып алды Болар арасында Бәгърем генә юк иде Хушлашу, теләкләр теләү башланды Арттагы арбаларга кәләшне озата баручы кода-кодагыйлар, кода-кодачалар утырыша башлады
Бәгърем уйнавыннан туктады.
Ул галәмәт зур авырлык белән өстерәлеп, урыныннан күтәрелде Анын үзе, аның гармуны белән, әйтерсең, үз тирәсендә типченгән чыпчыклар гына түгел, гүя барлык жир шары күтәрелә иде Аһ авыр, шуна күрә авыр иде бу гармун белән бергә күтәрелү!
Ул вак. чеметем адымнар белән кырандас каршысына килеп туктады Беренче мәртәбә кияү-балага якыннан дикъкать белән карады Ошатмады ул аны Чынлап та Почык күзле икән ул Карабодай орлыгы кебек әллә нинди почмаклы, күп кырлы икән ул чынлап га.
—Хушлашмыйча да китеп барасынмени, Разия?—диде ул чак-чак ишетелерлек итеп
Разия эндәшмәде. Ул күтәрелеп карарга тартына иде бугай
Бәгърем соравын тагын да кабатлады
—Хуш,—дип пышылдады Разия алсуыннан сытылып чыгардай булып.— Хуш. Бәгърем
—Кем бу?—дип җикереп жибәрде Почык Күз,—Бу нинди Бәгърем ди тагын?! Бу нинди молокосос минем кәләшемнән дапрус ала?!—Ул утырган җиреннән генә итегенең табанын Бәгьремнен күкрәгендәге тальянга терәп, бар көченә этәреп жибәрде. Бәгърем артка аткарылды. Тальян кыр казыдан каңгылдап куйды.
Калганы күз ачып йомганчы булды Күргәне күрде, күрмәгәне күрми калды.
Почык Күз кесәсеннән бер кушуч тимер акча чыгарып сипте Ул янгыр булып Бәгьрем өстенә коелды Бала-чагалар бер-берсен таптый- таптый аяк астындагы тәңкәләрне җыярга ябырылды
Бәгьремнен жене кузгалган иде
Анын зиһенендә яшенле тамгалар калдырыл, күк белән жир бергә кавышты Ана күк нәрсәдер пышылдагандай булды
Бармакларын гармун телләренең, бакаларының төбенә кадәр батырып, күреген чамасыз киереп, иләмсез акырта-акырта тарта, аннан тагын да акырткан уңайга, күрекне бер учмага җыя, аннан тагын киерә салып. Бәгърем хәлиткеч адымнар белән ишек алдындагы читәнгә таба бара иде Күрек уртасындагы ак шакмак, үзенә урын тапмагандай, бер зурая, бер кечерәя иде. Менә ул, ниһаять, читәннен янына ук килеп житге һәм гармун күреген яңадан акыртып сузып, көтмәгәндә генә һәм. ике дә уйламыйча, татар итальянын күрегеннән Разиялар читәненең казыгына кидерде.
Күректән пошкылдап һава чыкты.
Халык аһ итте.
Итальян гармун соңгы тапкыр кыр казы каңгылдаган тавыш чыгарды да, канатсыз коштай, казыкта эленеп калды.
Жене котырган үсмерне туктату мөмкин түгел иде. Ул яшен тизлеге белән атылып кырандас янына килде һәм Почык Күзнең изүенә ябеште:
—Измәңне изәм! Бирмим Разияны! Бирмим!..
Ишек алды чайкалды. Кайнешләр белән балдызлар, кодалар белән кодачалар, кайнегәчләр белән кайнаталар барысы бергә буталды.
—Ку атыңны, нәрсә карап каттың!—дип җикерде Почык Күз күчер егеткә. Аннан, үрелеп, дилбегәне какты.—На! Әйдәгез, кузгалдык!..
Кара айгыр жил капка аша урамга ыргылды. Авылны дугадагы кыңгырау чыннары басты
—Исерек бит ул! Туктатыгыз!..
—Бер стакан балны күтәрә алмаган егет егетмени ул?
—Туйны бозды, манка малай!..
Ишек алдын йөзләгән тавыш басты.
—Тукта, Бәгърем!—Бер төркем ирләр егеткә ташланды.
—Син бит аның белән йөремәдең дә —Каяндыр килеп чыккан Ихсан дустының иңенә асылынды.—Син нәрсә? Шулай ярый диме?!..
Аны җиргә сузып салып, өстенә атланып утырдылар. Авазлар хәзер кайнар җир өстеннән шуышып, туп-туры Бәгърем колакларына савыла иде.
—Үзегезгә җитмәгән акылны кешегә өйрәтмәгез әле!—Гыймакай карт Бәгъремне якларга тырышты,—Иә бөтенләй җиңеләеп калырсыз. Яшь чакта алай гына була инде ул... Яшь, тиле, каны кайнар...
—Мондый жегетләр булганда, яшибез әле...—диде берәү тыны кысылып. Ул читән артында басып торган Зимагур Зиннәтулла булды бугай.
—Көнләшә ул. —диде кемдер ап-ачык итеп,—Балак бете үргә үрләсә, шулай тилерә ул.
—Көнләшмим мин! Көнләшмим!—Нахактан рәнҗегән Бәгърем янга бәргәләнде.—Гарьләнәм мин!.. Әрним мин!..
Исрекләр айный, айныклар исерә төште.
—И-и-и. ахмаклар, шуны да алламыйсыз,— диде Сәбәкәй тыныч кына.—Ярата ул аны. Җан сөюе белән сөя, беләсезме! Сез аңлый да алмыйсыз мондый сөюне...
—Ә нигә сон аны, алай булгач, Разиясы яратмый?—диде бер чәрелдек тавыш —Нигә яратмый да, нигә әллә кайдагы әтрәгәләмнәргә тормышка чыга?
—Ахмак син! Бәгъремне яратмау мөмкин түгел...—диде Гыймакай карт. Аннан бериш уйланып торды да өстәде.—Бәгъремгә “Мин сине яратмыйм. Бәгърем,” дип әйтеп булмыйдыр ул... Моның өчен нинди йөрәк кирәк!... Мәсьәлә, җәмәгать, монда башкачарак тора шул...
—Бәгъремне.. Бәгъремне аны., барлык авыл имезгән!..
Монысын Чулак Гамир әйтте.
—Авылның тарихка керерлек беренче чибәре китә. Шуңа җылый жегетебезнен җаны...
Монысын ихластан шул ук Зимагур Зиннәтулла әйтте.
Ул арада булмый, җиргә боргычлап салынган Бәгърем башы белән җирне төя-төя үкси иде:
—Тал җаным китте, талларым да китә! Тал җаным китте, тауларым да китә!..
— Һич тә көтмәгәнне. Берәрсе котыртты мәллә безнен туйны бозарга9—Кызын озата барырга дип менеп утырган арбасыннан кире төшкән Раһиба җиңги оялуыннан нәрсә эшләргә белми бөтерелә иде —И. Ходаем, нинди гөнаһларым өчен генә Туйны бозма. Бәгърем, бозма, ишетәсеңме!
— Гафу ит, Раһиба жинги... гафу генә итә күрче , —дип ялварды Бәгърем анасы сыман якын күрше җиңгәсенә,—Мин түгел бит! Аңлагыз.. Күкләр шулай куша!..
—Дөр-рес, туган! Безгә күкләр шулай куша!—дип әйләнеп йөри башлады аларга якын да килмәгән Кое Төбе Гыйндулла.—Мин—исерек, мин—чучка, әтнәке тоям—безгә күкләр шулай куш-ша'
Инде җилкапкадан туй олавынын башка атлары да чыгып җитеп килә иде.
Кызын берүзе төп кода һәм төп кодагый буларак озата барырга тиешле Раһиба җиңги, олаудан калмыйм, дигәндәй, йөгереп барып, арбасына утырды.
Бәгърем зиһененең бик ерактагы офыгыннан ике медален ике як түшенә таратып таккан, галифе чалбарының ике як канаты белән бар тирә якны баскан Айсин күләгәсе күтәрелде Әнә ул. кайдадыр Ашказар буйларындагы Аллагуәт авылы башында авызын ыржайткан да, кабып йотарга дип Разияны көтеп тора.
Гыймакай карт әйткән Дәҗҗал гүяки хәзер Бәгърем үзе иде.
Ул шайтан көче белән җирдән этәрелде һәм, үзенә менеп атланган авылдашларын иңеннән коеп төшереп, туй олавы артыннан йөгерә башлады
—Кайт' Разия, кайт! Аерылып кайт'
Кемдер аны сугып екты.
—Авызыннан җил алсын, мәлгунь!..
Бу Разиянын туганнан туган абыйсы Мәсгуть иде
Бәгъремнең авызыннан кан китте
Ул берни булмагандай, яңадан сикереп торды һәм туй олавы артыннан авыл очына таба йөгерде:
—Разия-я-я! Ка-а-айт! Разия-я-я. ка-а-а-айт!..
Бу вакыйгаларга инде илле ел гомер үтте
Менә илле ел инде итальян гармун әле һаман да казыкта асылынып тора һәм Ашказар, Ырымбур тарафларыннан искән ярсу җилләрдә чайкалып, ыңгыраша, кыр казыдай, каңгылдап куя сыман
Бәгъремгә килгәндә, ул менә илле ел инде туй олавы артыннан йөгерә кебек.
Шул еллар истәлеге булып Бәгърем ихатасыннан әллә кайларга торнадай озын муенын сузып сиртмәле кое баганасы күренә Гүя ул. үрелеп, офыклар аша кемнедер эзли һәм эзләгәнен табалмагач, алдагы гасырларга үзе дә очып китәрдәй булып талпына