Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
КАЗАННЫҢ МЕҢ ЕЛЛЫГЫНА
Татарстан Республикасы Президенты
Минтимер Шаймиев Ка занның тарихи үзәген саклау
һәм үстерү, 2006 елга кадәр Татарстан
Республикасынын социаль-икътисади үсеше
юнәлешендәге ике максатчан Программа проектын
карап тикшерде Бу документлар- нын дөньяга
килүенә 2005 елнын 30 августында билгеләп
үтеләчәк башкалабызның 1000 еллык юбилее
сәбәпче булды
Казаннын тарихи үзәген саклау һәм үстерү
юнәлешендәге шәһәр программасын
предприятиеләр һәм оешмалар катнашында
башкала хакимияте подразделениеләре төзеде
ДАНЛЫ АНСАМБЛЕБЕЗ ЕВРОПАДА
Татарстан дәүләт жыр һәм бию ансамбле
чит илләргә ай ярымлык гастрольләрен башлады
Мондый озын турне бу коллектив тормышында
беренче генә әле. Алар башта Франциядә узачак бик
мәртәбәле Халыкара фольклор Консолан
фестивалендә катнашып, жырлы-биюлс «Сабантуй»
һәм «Аулак ой» программаларыннан аерым фраг
ментлар күрсәтәчәкләр Ансамбль бу фестивальдә 10
көн. ә гомумән Франциядә бер ай булып, анын төрле
шәһәрләрендә, провинция ләрендә концертлар
куячак
Аннары коллектив Германиянең Ганновер
шәһәренә юл тота Анда ул • ЭКСПО-2000»
күргәзмәсендә Татарстан Республикасы көннәрендә
катнашып, безнең ил-киребезне сәнгати. мәдәни
яктан танытачак
50 яшьлек ансамбльне анын яна художество
жнтәкчесе Ринат Вә лиев җитәкли
ӘДӘБИЯТ КӨННӘРЕ
Июль аенда Ульяновскида Татар әдәбияты
көннәре булып узды Күрше алкәлә үткән бу әдәби
бәйрәмдә Язучылар берлеге рәисе Ф Галнмуллин.
анын урынбасары 111 Мостафин, язучы С Шәмси,
шагыйрьләр Ә Рәшит. Ш Җиһангирова. драматург Д
Са- лиховлар катнашты Очрашулар 17 иче милли
китапханәдә, Ленин мемориаль үзәгендә үткәрелде
Бу бәйрәмгә өлкәнен төрле районнарыннан татар
теле укытучылары, милли
хәрәкәт активистлары жыелган иде Казан кунаклары
«Өмет» газетасы редакциясендә, төбәкне өйрәнү му
зеенла да булдылар
КДУда ЯҢА ИНСТИТУТ
Казан дәүләт университеты каршында яна
институт—шәрыкны өйрәнү институты ачылды Ул
татар филологиясе тарихы һәм көнчыгыш телләре
факультетындагы көнчыгыш телләре кафедрасы
җирлегендә оешты
Яңа уку елына беренче студентлар кабул
ителде Аларәлегеөч төрле бе лгечлектән белем
алачаклар гарәп, кытай, төрек телләреннән
Киләчәктә фарсы, япон һәм грек телләре бүлекләрен
ачу да күзлә тотыла
ДӨНЬЯГА ТАНЫЛАБЫЗ
Прагада чыга торган «Нумизматика
басмасы» журналының бер саны Казанның 1000
еллыгына багышланган
Журнал битләрендә мәркәзебезнең тарихи
урыннары, һәйкәлләре мәдәният йортлары Шунда ук
археолог Ф ХУЖИННЫҢ Кремльдә табылган чех
тәңкәсе турындагы язмасы да бирелә.
ӘНИЛӘРГӘ БАГЫШЛАНГАН БӘЙГЕ
Җырчылар, шагыйрьләр һәм компози-
торлар арасында «Әни турында жыр» бәйгесе
игълан ителде Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә
җырларның яна булуы һәм монврчы башкарылмавы
бердәнбер таләп итеп куела Бәйге 28 сентябрьдән
26 октябрьгә кадәр районнарда, аннары. 25
ноябрьдә. Казанда үткәрелә Иң оста җырчылар
халыкка ошаган жырларны 26 ноябрьдә-«Ана
көне»ндә башкарачак
«ХӘЛФӘ БАБАЙ» ЮБИЛЕЕ
Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш
авылында күренекле дин белгече фәлсәфәче,
шагыйрь һәм табиб И Зөлмөхәм мәговнын тууына
150 ел п луга багышланган • Тагар халкы
гарихындас хфичылык карашы нын әһәмияте» дигән
фәнни гамәли конференция узды Аны район
хакимияте башлыгы Равнл Хэйру длин ачты
Конферен
Тышлыктагы сурәтләр -----------------------------------------------------
Тышлыкның беренче битендә: «Чишмәләр-чыганаклар» Шамил
Нигьмәтуллин триптихыннан фоторепродукция.
Тышлыкның дүртенче битендә: язучы Әхәт Сафиуллин
циядә Казаннан килгән галимнәр Ф Хужин. Р
Галләмов. Р Әмирханов, Н Нәккаш. Н Гарипов һ б.
докладлар белән чыктылар Конференция эшендә,
шулай ук. Татарстанның халык шагыйре Равил
Файзуллин катнашты һәм чыгыш ясады
ЯҢА ГАЗЕТА
Удмуртиядә туган телебездә ике газета
(«Янарыш» һәм «Саф Ислам») чыгып килә иде
инде. Быел менә «Татар рухы» дигән өченче газета
чыга башлады.
Газета әлегә татарча-урысча чыга •Әдәби
сәхифә»дә татар теле һәм әдәбияте мәсьәләләре
күтәрелә Оештыручысы— Удмуртия дәүләт
университетының татар филологиясе бүлеге
укытучысы Вәсилә Хәкимова Газетаның
мөхәррире—Ирек Хисаметдинов.
БАШ МӨХӘРРИРГӘ- ПРОФЕССОР
ИСЕМЕ
Россия Федерация халыкларының
күпгасырлыктарихи-мәдәни мирасын барлау,
тикшерү, фәнни өйрәнү һәм пропагандалау
өлкәсендәге гыйльми хезмәтләре өчен «Мирас»
һәм «Сабыйга» журналларының баш мөхәррире,
филология фәннәре докторы. Россия һәм
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Миннәхмәт
Җәмил улы Сәхаповка Россия Федерациясе
Мәгариф Министрлыгының 2000 елның 12 июлендә
игълан ителгән Карары нигезендә профессор
гыйльми дәрәжәсе бирелде
ИНТЕРНЕТТА—МИЛЛИ КИТАПХАНӘ
Татарстан Милли китапханәсе Интернетта
үз саитын ача. адресы htpp: // kitap kch. ru Анда 1995
елдан бирле китапханәгә китерелгән барлык
материал теркәлгән электрон каталогның күрсәтмә
варианты бирелгән «Китапханә буйлап сәяхәт»
бүлегендә Милли китапханәнең барлык бүлекләре
һәм бүлекчәләре эшен чагылдыручы
фотосурәтләргә гаять бай булган материал да
урнаштырылачак.
ЯЗУЧЫЛАР—«сәләт.тә
26 июньнән 13 июльгә кадәр Раифа
табигать ядкаре урманлыгында сәләтле татар
балаларының жәйге лагере эшләде. Анда
Татарстаннан һәм Рәсәйнең дистәләгән төбәгеннән
килгән яшьләр кибернетика, математика, татар һәм
инглиз телләре, логика, психология, сәнгать
дәресләрендә катнаштылар Балалар күренекле
язучылар—Ф Ла- тыифи. Р. Батулла. Мөд Вәлиев.
Ж. Сөләйман һәм композитор М Шәмсетдинова
белән очраштылар
ТӘКЪДИР ИТҮ КИЧӘСЕ
Баулынын мәдәният сараенда күренекле
язучы Фәнис Яруллиннын «Яралы язмышлар»
китабы чыгу унаеннан әдәби кичә узды. Өч телдә—
татарча, русча, инглизчә чыккан бу китап ятим
балалар язмышына багышланган.
АТКАЗАНГАН ИҢ ЯШЬ АРТИСТКА
Президент М Шаймиев Указы нигезендә 16
яшьлек Алсу Сафинага (Бөгелмәдә туган бу кыз
хәзер Лондонда укый) музыка өлкәсендәге
укышлары өчен «Татарстан Республикасының
атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде
Быел Алсу Стокгольм шәһәрендә үткән «Еврови-
дение—2000» жыр конкурсында икенче урынны
яулаган иде
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Президенты Указы нигезендә
хәзерге заман әдәбиятын үстерүдәге уңышлары
өчен Татарстан Язучылар берлегенен әдәби
консультанты Корчагин Владимир Владимировичка
«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният
хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.