Логотип Казан Утлары
Роман

ИРТӘЛӘГӘН САГЫШ


XVII
имерюлчыларның кырык бишенче мәктәбе Яна ел кичәсе Шунда көтмәгәндә генә Рушанның Светлана Резникова белән «мәхәббәт уены» башланып киткән иде Ана кадәр Рушан инде өч ел ярымлап Томочка Давыдычеваны яратып йөри һәм. әлбәттә, кечкенә генә шәһәрчектә бу хакта күпләр белә иде. һәммәсе дә күз алдында, кызыксынучан карашлардан качып та котыла алмыйсын Хәер. Рушан качып йөрмәде дә. аннары шундый чибәр кызга гыйшык тоту күзгә аеруча ташланып тора бит ул.
Ул заманнарда укучылар хәзерге балаларга караганда ханлырак, кызыклырак яшиләр, атна саен теге яки бу мәктәптә яхшы уйланылган шау-шулы кичәләр оештырыла, аларга башка районнардан да өлкән сыйныф укучылары чакырыла иде.
Андый кичәләргә гел генә бер үк егет-кызлар диярлек дәшелә, шулар арасында—Тамара, ә инде ул кайда булса. Рушан да шунда. Кичә хуҗалары кунаклар арасыннан Тамараны шунда ук искәреп алалар һәм биергә бертуктаусыз чакырып кына торалар, әмма ничектер бик тиз. үзеннән-үзе кыз белән ана яна табынучылар арасында киртә барлыкка килә—зал буйлап бер дулкын тәгәрәп уза: «Рушанның кызы» «Тимерлек»тә дә. җәйге бию мәйданчыгында да. өлкә мәдәният сараенда да шулай була иде. Тамара моны белә. Рушанның үзен бодай кайгыртып-күзәтеп йөрүен кайбер көннәрдә ошатып та куя.
Унҗидедә без барыбыз да кемгәдер гашыйк, ул еш кына җавапсыз мәхәббәт була, яшьлек эгоизмы белән без кемнең кемне яратканын абайлап та бетермибез, ә инде күп еллар үткәч тә шуны хәтердә тоту Ай. һай ла! Әмма Рушан белән Тамара арасындагы мөнәсәбәтләр кемнәрнеңдер күңелендә калган, ун елдан сон, Актүбәгә кайтуларының берсендә Рушан моңа раслау тапты
Бу юлы ул «Казакьстан» кунакханәсендә тукталган һәм. үзенен «Бродвей» дигән купшы-яңгыравык исемен күптән җуйган Карл Либкнехт урамына еш кына йөрергә чыга иде Көнгә берничә мәртәбә Пушкин паркыннан кырык бишенче мәктәпкә кадәр күтәрелә, мәктәп янгын
Дәвамы. Башы N санда.
Т
сүндерүчеләр бинасы каршындагы тау башында, Рушан үзен яшь, дәртле, унга-сулга баш иеп, елмая-елмая сәлам биреп баручы егет итеп күрә—ул бит Бродвейда үз кеше иде. Шулай хатирәләренә бирелеп йөрүләренең берсендә аны ике кулына ике авоська тоткан яшь бер ханым туктатты да уңайсызланып кына сорады:
—Гафу итегез, әйтегезче, Тамара белән араларыгыз ничек булып бетте?—диде.
Рушанның гаҗәпләнүен күреп, ханым бөтенләй югалып калды, өстәп:
—Белмим, ни өчендер, мин сезне бик еш искә төшерәм. Мәктәптәге кичәләрдә аны күзегез белән гел эзләгәнегезне һич онытасым юк, күз карашыгыз анын янына бару юлындагы һәр нәрсәне көйдереп үткән кебек була иде. Ышаныгыз, бу минем хыял җимешем генә түгел, дус кызларым да шулай сөйлиләр иде, без сезнен өчен борчыла-кайгыра идек, Рушан,—диде.
—Рәхмәт!—дип җавап кайтарды күнеле йомшап киткән Рушан,— Нишлисең бит, ул башка кешегә кияүгә чыкты, хәзер Черновцыда яши.
Ханым бер чаттан кереп югалганчы, ул анын артыннан карап торды, хәзер дә хәтерендә бик ачык сакланган мәктәп кичәләрендәге кызларнын кайсысы икәнен чамаларга тырышты, әмма... юкка гына... Ул үзе таный алмаган бу ханымның таушала төшкән төссез генә күлмәктән, үкчәләре тапталган туфлидән булуына, бәрәңге тутырылган авыр авоськаларыннан уңайсызлануын сизде, аның соравын да ни өчен кыенсынып кына биргәнен аңлады—күренеп тора: ханымның үз тормыш мәшәкатьләре дә башыннан ашкан, ә менә кирәк бит...
Гомумән, Рушан кайда гына бармасын, аның үз вакытында кемгә гыйшык тотуын беләләр, анын турылыклы булуы күңелләренә хуш килә иде. Хәер, ул заманнарда турылыклы булу батырлыкка саналмый, ә үзеннән-үзе шулай булырга тиешле гамәл итеп кабул ителә, шулай дип бәяләнә иде. Әмма ул чагында Рушанның үз хәле хәл иде. Ярты елдан техникум тәмамлап чыгасы, ә юл эшчесен нәрсә көтә? Берәр разъезд яки берәр кечкенә тимер юл станциясе—полустанок. Тамараның шунда барып яшисенә ышану бөтенләй файдасыз, хәтта хатлар алышуга өмет тә бик аз иде. Тамара анын барлыгын, үзен яратканлыгын да белә, моны шулай булырга тиеш, дип кабул итә иде бугай: кайчакларда мәктәптәге кичәләрдән үзен озатып куярга да рөхсәт итә, аның белән бии, ара-тирә чытлыкланып та ала, көтмәгәндә Рушанның бокс ярышларына да килеп чыккалый һәм бик дәртләнеп анын җиңүен теләп утыра. Ләкин боларнын берсе дә Рушан көткәнчә түгел, ул бит үзенен дуслары Валька Бучкин, Ленечка Спесивцевларнын. шул ук Робертның ничек итеп кызлар белән яратышып йөргәннәрен күреп тора. Ана күз төшергән кызларга да дуслары шунда ук әйтә иделәр: ташла, аны Давыдычевадан башка беркем дә кызыксындырмый, өметсез берсөяр ул, диләр. Ул елларда анын абруе менә шундый иде.
Теге Яна ел кичәсе Актүбәдә соңгысы булды. Җәен ул эшкә юллама алып китеп барырга тиеш һәм ваемсыз студент тормышыннан аерыласын анлый иде. Ул инде, мәсәлән, юл мастерының, үзен кайдан табарга мөмкин булганлыгын әйтми торып, төн булсын, бәйрәм булсын—участогын ташлап китәргә хакы юклыгын белә иде. һөнәренең үзенчәлеге шундый. Шуңа күрә, мәктәптәге кичәдән сон Жорка Стаин бер кызыклы компаниядә утырырга чакырса да, әлеге бәйрәм кичендә ул монсу- күнелсез булды.
Жорик, үзен мәхәббәт язулары белән күмеп ташлаган «14»ле саны артына кем яшеренгәнен белергә тырышып, залда әрле-бирле йөренә, ә Рушан, Тамараны биергә чакырырга кыймыйча, уйга чумып, зал колоннасына терәлеп басып тора, Тамара исә ул көнне ни өчендер аеруча көйсез-капризлы иде. «Ак бию» игълан иттеләр дә Рушанны Светлана Резникова чакырды. Аны егетләр үзара «Леди» дип йөртәләр иде Светланка
үткен телле, тәкәббер кыз, шәһәрдә билгеле гаиләдән булып, күпләргә ошый һәм ул үзе моны белә иде.
Аны байтактан бирле күрмәгән Рушан. «Һөжүм итеп килүче» Яна ел белән котлады да:
—Ә Славик кайда сон?—дип сорады.
Ул мединститутта укучы егет белән бу кызнын күптәнге ныклы мәхәббәтләре барлыгын белә иде. Светланка, анын иннәренә ике кулын да салып,—элекке биюләрдә бу рөхсәт ителә иде,—шукланып әйтеп куйды
—Ә ул мине ташлады...—диде.
—Синеме, гүзәл Леди? Мона ышануы кыен.—дип. Рушан анын шаяртып сөйләшүенә яраклашырга тырышты.
—Чынлап әйтәм. Минемчә, без синен белән менә дигән пар Син Давыдычевага кирәкмисен, мин—Мешеряковка. кире кагылган ике бәхетсез жан без. Йә, Рушан, ничек, гыйшык-мыйшык башлап җибәрикме әллә?— кыз ана елмаеп карый һәм муены тирәсенә бармакларын ныграк батыра иде. Аның тәненен якынлыгы, кулларынын кайнарлыгы, хушбуй исләре Рушаннын башын әйләндереп җибәрде.
Әллә шаяртып, әллә чынлап сөйләгәнен Рушаннын төшенеп җитмәгәнен күреп. Светланка чыршы тирәсендәрәк вальска бөтерелүче парга ымлады: Славик анын күптәнге көндәше Верочка Осадчая белән бик мавыгып бии иде Бию тәмамлангач, Светланка Рушанны култыклап алды да колонна янына китеп, анын белән торып калды. Әле моңарчы бер кыз да алай карамаганча сөйкемле карап, ул Рушаннын галстугын төзәтеп куйды, егет югалып китәрлек итеп, сокландыргыч елмайды да тәвәккәл генә әйтте:
—Телисенме-теләмисенме, Рушан, мин сине бүген әсир итәм. Кичәгә килгәндә, радиодан ишеттем: «Мәхәббәттә кимсетелгәннәр—берләшегез!»— диделәр.
Рушан, үзен шаяртумы бу, әллә житди сөйләшүме икәнен аңламыйча, уңайсызланып елмаеп тик тора. Ярый әле, яннарына килеп чыккан Жорик коткарды—Светлана аларнын бу кичәдән сон кайдадыр жыеласы ларын белеп алган икән, аптырап калган Стаинга әйтеп салды
—Жорик. Рушанга өметенне сузма, ул бүген минеке,—диде —Мин аны урларга карар кылдым. Бокс буенча чемпион булган егетне үземә Яна ел бүләге итеп ала алмыйммыни мин?
Шунда гына Рушан Светланканын шаяртмаганын анлады Стаин кызга гаҗәпләнеп карап тора иде. үзсүзле Резникова кәефе килгәндә әле бодай гына да кыланмаска мөмкин, ана күп нәрсәләр гафу ителә Жорик бик һаваланып: «Светлана җәмгыятьтә үзенен тоткан урынын белә*.— дип бер генә әйтмәгәндер һәм юкка да түгел: кайчандыр бу кыз артыннан байтак чабып йөрде ул. тик эше генә пешмәде
— Курыкмыйсыңмы? Ачуы килгәндә. Славик бик усал кылана бит — Жорик кызга сокланып карый һәм аны бераз үртәргә тели иде бугай
— Курыкмыйм. Рушан Давыдычеваны Мешеряков ишеләрдән хәтәр рәкләрдән дә саклап йөрде әле,—дип җавап бирде Светланка һәм кыланчыкланып Рушанга сыланды
— Ну. алай булгач, мин киттем, үз йөрәк мәсьәләләрем дә бар Яна елны күнелле каршы алыгыз!—диде Стаин. аннары Рушанны кочаклый төшеп, өстәле —Онытма. Татар бистәсенекеләр үзенекеләрне кыерсытырга бирмәс,—диде Славикнын Курмышта яшәгәненә ишарәләде бугай, анда да. Татар бистәсендәге шикелле үк. җыен башкисәрләр яши иде.
Яна ел кичәсе отыры кызганнан-кыза бара, шаулашу көчәя, иркенәеп киткән егет-кызлар. курантларның төнге сәгать уникене сукканын кемнен дә булса өендә каршыларга җыенып, соңгы төркемнәргә оешалар Әлбәттә, көтелмәгәндә барлыкка килгән Резникова-Дасаев парына игътибар итми калмадылар, әмма ул кичтә аларнын мөнәсәбәтләрен кем дә булса җитди кабул иттеме икән? Резникова Славикны үртәргә тели, ә Рушан рәхәтләнеп аңа кушылып, үз ролен уйный, дип кенә уйладылар булса кирәк
Тышта кар ява, бизәлгән чыршы әкрен генә әйләнеп тора, залда халык күзгә күренеп кими. Вакыт тыелгысыз рәвештә төн уртасына якынлашып килә, Рушанны кич буена үз яныннан җибәрмәгән Светланка боеручан итеп:
—Әйдә!—диде.—Безгә дә Яна елны һәм «мәхәббәтебез» башлануын каршы алырга вакыт —Шундый сүзләр белән, Рушанны гардеробка төшә торган баскычка таба йөгертеп алып китте.
Рушан Светланка аны берәр компаниягә чакырыр дип уйлаган иде,—Стаинга шатланган шикелле үк, «Леди»га да һәркайда шат булыр иделәр,—әмма кыз, күптән хәл ителгән кебек, кинәт кенә:
—Ну, хәзер безгә кайтабыз, анда әзер өстәл безне көтеп тора...— диде.
Рушаннын йөзендә гаҗәпләнү күргәч, елмаеп аңлатты:
—Әйе-әйе, әзер өстәл Яна елны синен белән каршы алачагыма ышандым, син минем аңлы рәвештә һәм күптән сайлап алган корбаным! Кызганмыйсынмы?
Рушаннын каушап калуыннан тәм табып, өстәде:
— Вөҗданын газапланмасын өчен әйтеп куям—төгәл беләм: Давыдычеванын Яна ел планнарында сиңа урын юк. Шушы көннәрдә ул мина шылтыраткан иде, бер сәгать буе сөйләштек. Дөрес, мин ана Славик белән ачуланышканыбызны да әйттем, әмма үземә кирәклесен дә сөйләштем. Хәзер анын жен ачулары чыкканын күз алдыма китерәм— сине бит әле беркемнең дә алып китә алганы юк иде. Әмма безне мәктәптә: «Тормыш—көрәш ул»,—дип өйрәтәләр бит. Син мине гаепләмисеңме, Рушан?—Шул сүзләрдән сон, ул салкынча куллары белән анын башыннан тотып алды да кайнар итеп үпте.
Резниковлар мәктәптән ун минутлык юлда торалар иде, болар, Карл Либкнехттан Орджоникидзе урамына борылып, вокзал ягына таба түбәнгә ашыктылар, шунда «Тимерлек» каршысында, бер нәрсә дә күренмәслек биек койма артыннан күзгә бәрелерлек аерым бер йорт күтәрелеп тора. Искиткеч Яңа ел төне—бераз салкын да, йомшак кына кар да ява. Светланка юл буе шаярып кайтты: Рушанны әле көрткә төртеп аудара, әле кар атыша башлый, әле кардан кеше сыны ясарга азаплана, һәр агач яны саен диярлек туктап үбешәләр, үбешкәндә Рушанга кызның газетка төрелгән лаклы биек үкчә—«шпилька» туфлиләрен кар өстенә куеп торырга туры килә. «Тимерлек» ишегалдындагы шугалакта бизәлгән чыршынын аллы-гөлле утлары балкый, төрле төстәге матур- матур спорт костюмнары кигән үсмерләр төркеме шуның тирәсендә ипле генә итеп тимераякта шуа, бу күренешкә бары тик музыка гына җитми, әмма үсмерләрнең шатлыклы көлү тавышлары, чыркылдашулары, якынлашып килүче Яна ел куанычыннан әсәрләнеп кычкырынып куюлары ерактан ук ишетелеп тора иде...
Яна ел төнендәге шул матурлыкны-рәхәтлекне Рушан йөзләрчә мәртәбә исенә төшерә, төшергән саен янадан-яна ваклыкларын ача. Кайвакытларда кешенең барлык гомере берничә минут эчендә күз алдыннан үтеп китә икән, дип сөйлиләр—бәлки, шулайдыр да, әмма Рушанга шул унбиш минутлык юл әкренләп бөтен гомере озынлыгына сузылган шикелле тоела иде.
Ул саташкан кеше төсле атлый, кайчагында Светланкага әйле- шәйле җавап кайтара, бу иркәләүчән-ягымлы сүзләрнең, кайнар үбүләрнең үзенә икәнлеген ахырынача анлап та бетерми иде бугай. Ул бервакытта да мондый гамәлләрдән баш шулкадәр әйләнер, йөрәк кагар дип уйламаган иле. вакыт-вакыт ана болар барысы да матур төш кебек тоела: тәкәббер Светланка, күпләр хыялланган, буй җитмәс Леди анын белән бит...
Кыз, ишекне үзендәге ачкыч белән ачып, аны өйгә керергә чакырды Рушаннын ишек төбендә югалыбрак торганын күреп, әйтте
—Без ялгыз. Әти-әниләр кунакта, иртән генә’ кайтачаклар. Яна
елны бабайларда каршы алу—гаилә гадәте. Үт әйдә,—дип, ул залнын пыяла ишеген ачып җибәрде
Рушаннын каршысында. нәкъ бизәлгән чыршы турысында биек түшәмгә эленгән авыр люстра балкып кабынып китте. Түшәмдәге менләгән бәллүр кояшлардан чыршы өстенә жем-жем нурлар коела шикелле иде— тәүге мизгелдәге бу сихри күренеш тә анын хәтерендә озакка уелып калды.
Гажәп, диварлардагы шәрекъчә авыр келәмнәре, карала төшкән кызыл агач корпуслы галәмәт зур идән сәгате,—ул тавышсыз йөреше белән, мөгаен, бу йорттагы ритмны озак еллар саклап тора торгандыр,— үзенә таныш булмаган сирәк китапларнын алтын хәрефле төпсәләрен ялтыратып утырган китап шкафлары, ике тәрәзә арасында бәллүр бокал һәм фужерларда люстра утларын һәм жинел чыршы уенчыкларының елтыравын чагылдырып, чәй сервизы көмешенең тонык жемелдәвен үзенә җыйган серванты булган бу залны Рушан минут эчендә тулысы белән күздән кичереп өлгерде.
Чыршыдан бераз арырак крахмалланган ак эскәтер ябылган өстәл өстенә матур итеп табын әзерләнгән, анда салаттыр-кабымлыклардыр тезелгән. Әмма Рушаннын күзенә ин элек биек ике ваза ташланды берсендә—эре-эре алтынсу мандариннар, икенчесендә—Алма-Ата апорты, шулай ук эреләр, кып-кызыллар! Шуннан бирле Рушан Яна елны гел алма исенә охшатып күзаллый. Ул инде дүрт ел буе Депо урамындагы тулай торакның сигез кешелек бүлмәсендә тора, шәһәрдә ул барып йөри торган бердәнбер йорт Почта урамындагы 72 нче йорт—анда анын дусты яши иде Шуннан башка йортларга анын кереп караганы да булмады.
Беренче минутлардан ук ул Резниковлардагы ямьлелек-унайлыкны, җылыны һәм ышанычлылыкны тоеп алды. Светланканын нәкъ менә шундый тормышта, сирәк очрый торган нәфис чәчәктәй, сөенеп һәм кайгыртучанлыкка төрелеп яшәгәнен алдан фаразлаганда үзенен ялгышмаганын күреп, куанып куйды. Ул заманнарда үзен яратып йөргән кызның өендә булу яхшы гамәлләрдән санала—кечкенә шәһәрнең гөнаһсыз элекке гадәтләре иде ул. Рушан үзенен бәхет сәгате сукканын аңлады, аны бит «1905 ел» урамындагы ялгыз йортка беркем дә. беркайчан да чакырмады һәм бу хәл әлеге төн өчен шактый әһәмиятле иде Бу бәхет бик кинәт, көтмәгәндә һәм күз ачып йомган арада бик тиз ишелеп төште, чынлап та—Яна ел сюрпризы!
Ул әле барысын да күздән кичереп, күнегеп тә өлгермәгән иде, Светланка кинәт кенә әйтеп куйды -
—Залнын иркенлеге дә, бу галәмәт зур өстәл дә минем эчемне пошыра. Әгәр дә без минем бүлмәгә күченсәк, син каршы килмәссеңме?..— диде.
Әле һаман да анына килеп җитмәгән Рушан, зиһенсез калгандай, баш кагып кына куйды һәм утырган кәнәфиеннән кузгалды
Кызның бүлмәсе дә шактый зур, тәрәзәсе ишегалдына карап тора икән, ул зал белән тоташкан булып, ярым ачык калган ишектән карангыда гирляндаларын җемелдәтеп балкып утыручы матур бизәлгән чыршы бик яхшы күренә иде. Тәрәзә каршындагы диварны биләп торган китап шкафлары арасына уңайлы почмак итеп күн тышлы ике тирән кәнәфи һәм яшел постау белән тышланган тәбәнәк өстәл куелган Борынгы кәнәфиләрнең берсенең баш очында бронза торшерның гаҗәеп нәфис пыяла абажуры бөгелеп төшкән Рушан шунда ук Светланканы шул иркен кәнәфшә, кулына китап тотып, аякларын бөкләп менеп кунаклаган һәм хәтта тәбәнәк агач караватына ябылган авыр шотланд шәленә төренгән итеп күз алдына китерде
Әмма Рушанны ниндидер бер эчке сиземләү сагаерга мәжбүр итте Кызның күпертеп-кабартып ике мендәр куелган урын-җиреннән узенен хәвефле карашын өскәрәк күгәргәч, ул шунда елмаеп торган Мешеряков- нын диварга кнопка белән генә кадап_күелган зур фоторәсемен күреп
алды. Ул шулкадәр югалып калды ки, күзләрен шул фоторәсемнән һич ала алмый торды, шул минутта бүлмәгә эскәтер тотып килеп кергән Светланка, анын каушап калуын күргәч:
—Анысы әни эше, анын мәкерле гамәле. Кайдандыр үзе яраткан Славикнын рәсемен табып алган бит. Күрәсең, миңа Яңа ел сюрпризы ясарга теләгәндер инде,—дип аңлатырга кирәк тапты һәм, фоторәсемне шунда ук йолкып алып, ерткалап ташлады.
Аннары, Рушаннын иңнәреннән кочып, хәйләкәр генә елмаеп карады да:
—Синең шундыйрак фоторәсемең булмавы кызганыч, юкса мин дә әнигә жавап сюрпризы ясаган булыр идем,—диде.
Кыз теләсә нинди киеренке хәлне йомшарта белә иде һәм Рушан ул әйткән сүзләрнең дөреслегенә тамчы да шикләнмәде—Леди ихлас туры сүзлелеге белән аерылып тора, анын ягымлылыгы да шунда иде. Алар бит еш аралашалар, бер-берсен яхшы беләләр һәм Светланканың Рушанны сайлап алуы да минутлык каприз гына булмагандыр әле. бәлки.
Биек идән сәгатенең сангырау-тонык итеп сугып куюы Яңа ел җитәргә чирек сәгать кенә калганын искәртте, Светланка Рушанның үзенә булышуын үтенде. Алар икәүләп залдагы бәйрәмчә өстәлдән сый- нигъмәтләрне тиз-тиз генә кызнын бүлмәсенә ташыдылар, унике тулырга биш минут кала Светланка торшер кебек үк авыр бронза шәмдәлдәге шәмнәрне кабызып җибәрде, күзләре белән шампан шәрабенә ымлап, дулкынланып әйтте:
—Моннан бер атна элек мин нәкъ шушылай булыр дип уйлаган идем, хыялым тормышка ашканына шатмын. Яңа ел котлы булсын. Рушан!—диде.
Алар бокалларын чәкәштергәндә, бәллүр чынына карангы залдагы сәгать суккан тавыш кушылды.
XVIII
л Яна ел төне, Резниковлар йортына кайту юлы еллар аша Рушан тормышының зур һәм мөһим бер өлеше булып кабул ителә. Үзенен анда алты сәгать булганын хәтерләсә дә, әмма бусагадан атлап кергәненнән алып чыгып киткән минутына кадәр ул кичне истәлекләрендә Светланка белән үткәрә алмый интегә ул. Барыбер ул очрашуны тасвирлап бирү өчен бөтен бер роман кирәк булыр, ул бернинди телесериалларга да сыймаячак, чөнки ул төннең онытылган сүзләре, төсләре һәм төсмерләре, ымнары һәм карашлары, тавышы һәм кыштырдаулары, исләре һәм музыкасы хәтердә еллар аша калкып чыга тора. Ләкин кем дә булса берәр вакыт гүзәл Леди йортында үткәргән Яна ел төненең хронологиясен язарга мәҗбүр итә башласа, Рушан булдыра алмас иде... Тик ни өчен? Бөтен вак-төягенә кадәр хәтерли, ул сихри очрашуны гомере буе күнелендә йөртә икән, ни өчен яза алмый? Нәкъ менә шунысы сер дә инде, мәхәббәтнең теләсә кемгә ачылмый торган тылсымы, шул мәхәббәтнең сихри сулышын тоярга насыйп булса да, Рушанга да ачылмады ул. Күнеле каткан берәрсе, мөгаен, әйтер: агуланган бу, дияр. Гел шулай булсын. Яки алай булмасын. Яки бөтенләй алай түгел...
Ничектер бер җыелышып утырганда мәхәббәт турында сүз чыкты, Рушан бу сөйләшүгә катышмады. Әмма кайтып барганда, күрәсең, әле кайнар бәхәстән суынып җитмәгән булгандыр, иптәше кызыксынып сорады: —Ә синең тәүге мәхәббәтен нинди иде?
Рушан шунда ук «1905 ел» урамындагы яшәүче кызны исенә төшерде һәм уйлап та тормыйча:
—Матур. Бик матур!—дип жавап бирде.
—Жавап түгел бу, артык гомуми,—дип көлеп җибәрде иптәше — Аяклары нинди иде анын, күкрәкләре?
У
Рушаннын озакка тынып калганын күргәч, иптәше. Дасаев үпкәләде, ахрысы, дип уйлады, әмма Рушан үпкәләмәгән, ә бөтенләй башка сәбәп белән җавап бирмәгән иде
Рушан ул кызнын аяклары, күкрәкләре нинди булганлыгын әйтә дә алмый, ул турыда бервакытта да уйлаганы да булмады. Дөрес, ул анын зур. дымлы назлы күзләрен хәтерли, тагын матур авызы читеннән аз гына өстәрәк. ун янагындагы мөлаем мине турында әйтә ала. анын ничек көлгәне, карашларынын нинди уйчан булганы, кашларын ничек итеп җыерганы, нинди серле елмайганы турында озаклап сөйли ала. әмма аяклары, күкрәге турында Юк. ул аларны хәтеренә төшерә алмый. '■Тимерлек» каршындагы ялгыз йортта үткәргән төнне дә тулысы белән хәтерли алмаган шикелле, хәтеренә төшерә алмый—монысы да мәхәб- бәтнен серләреннән берсе булса кирәк
һәркем Яна елдан унышлар. шатлык-куанычлар. күптәнге теләкләренең үтәлүен көтә, бигрәк тә мөстәкыйль зур тормыш бусагасында— Рушан ул елны диплом. Светланка аттестат аласы иде. Шулай килеп чыкты инде, ниндидер сихри серлелек төсмере булган һәм кешеләр өметләрен баглый торган шул бердәнбер бәйрәм төне алдыннан алар икесе дә. Светланка әйткәнчә, «-кире кагылган ике бәхетсез җан» иделәр Әйе. ничек кенә сәер тоелмасын, шулай килеп чыкты, юкса Рушан белән дә, Светланка белән дә танышырга, дуслашырга тырышып йөрүчеләр күп иде Юк. Резникованын ул төнне Рушанны сайлавы да очраклы түгел. Яна ел кичен Леди белән үткәрүдән, ана әсирлеккә төшүдән баш тартучы бер генә егет тә табылмас иде.
Светланка Резникова бер генә нәрсәне исәпкә алып бетермәгән бугай—Давыдычсвага өметсез гашыйк булган Рушан Дасаевнын әле мона кадәр бервакытта да андый дулкынландыргыч сүзләрне ишеткәне, үзенә төбәлгән ягымлы күз карашларын тойганы булмады, әле бервакытта да кайнар кулларнын иркәләвеннән кызлар кебек кызарынганы, татлы иреннәрнең үбешеп алуыннан тынсыз калганы юк иде
Кыз күнелендә озак өлгергән, инде артык саклап булмый торган ул сүзләрнен, үбешү-кочышуларнын үзенә түгел, ә бөтенләй башка берәүгә багышланган булуын Дасаев бер мизгелдә дә уена китерә алмый иде Башкаларга бәхет һәм мәхәббәт вәгъдә иткән бу бәйрәм кичендә сагыштан һәм ялгызлыктан кызнын йөрәге өзгәләнә иде. шунда менә Рушан килеп юлыкты—таныш, кайгылы-моңсу, ялгызы Мөгаен, анын белән булган бу «мәхәббәт уены» төрле сүзләр китереп чыгарыр һәм Светланканы кызганудан туктарлар Бәлки, бу хәлләр бөтенләй алай да булмагандыр, әмма Рушан хәзер, нәкъ менә шул сәбәп Резникованы үзенә этәргәндер, дип уйлый.
Светланканың сүзләрен, ым-хәрәкәтләрен, үбү-кочуларын барыннан да бигрәк озак һәм мул яуган карлы тауларда кычкырып җибәргән тавышка яки кайнап торган мартен мичен кисәү тимере белән бәреп ачуга тинләп булыр иде—һәр ике очракта да ташкын хасил була: кар ташкыны яки ут-ялкыннар бөркеп торган кайнар металл ташкыны, аларны беркем дә тыя-туктата алмый Рушан белән дә шундый хәл булды: еллар буе җыелып, чыгар урын тапмый яткан теләк-дәрт. татлы наз. сөю хисе шул төндә бәреп чыкты, йөрәге яралы Светланка сызланган күнеле ишетергә-тоярга ашкынган сүзләрне ишетте, хисләрне тойды Кыскасы— мәхәббәт өчен ачык ике йөрәк очрашты
Алар шампан шәрабеннән исермәделәр, ул төбенә кадәр эчелеп тә бетмәде бугай әле. аларны бер-берсенен ягымлы сүзләре, эчкерсез карашлары, ым ишарәләре, саф уй-теләкләре. күне.гтәренен көтелмәгәнчә якынлыгы исертте Мөгаен, мона музыка да ярдәм иткәндер Ул Яна ел төнендә карангы чия төсендәге шотланд шәлле, кайнарланып эреп аккан шәмнәр белән генә яктыртылган бүлмәдә төрле музыка яңгырады, әмма ешрак минор-моңсу музыка иде. алар яраткан Элвис Пресли ул кичтә кирәк булмады.
Ул төннен ин асыл мон-аһәне дә табылды: ул кыш тормыштан иртә киткән легендар Батыр Закировнын атаклы « Гарәп тангосы» кышы булды. Алар залдагы җем-җем итеп торган чыршы тирәсендә әнә шул күңелләрне өзгәләндерерлек сагышлы тангога кушылып биеделәр, мәхәббәт алиһәсе Афродита үзе аларга елмаю бүләк итә шикелле иде. ул төндә, мөгаен, алардан да бәхетлерәк гашыйклар булмагандыр.
Һәммәсе дә. махсус сценарийдагы шикелле, алар арасындагы мөнәсә-бәтләрнең бик тиз тирәнәеп үсүенә булыша, күтәренке бәйрәм хисе әле бик озакка сакланып калган иде. Мәктәпләрдә каникуллар башлана, димәк, ике атна рәттән «Тимерлек»тә. Өлкә мәдәният йортында, бертуган Лариннарнын джаз-оркестры уйнап торган «Большевик»та, һәрбер мәктәптә Яна ел бал-кичәләре дәвам итә. дигән сүз. Алар бөтен гыйнварны диярлек бәйрәм итеп, жырлап-биеп. күнел ачып уздырдылар, чөнки әле өч-дүрт туган көнгә дә чакырулы иделәр. Стаин да үзләрендә үткәргән мәҗлесләргә ике мәртәбә дәшеп алды.
Алар һәр көнне күрешеп, бик озак сәгатьләрен бергә үткәрделәр. Кайвакытларда тулай торакта телефон шылтырый. Светланка дулкынланып әйтә: «Кил. сагындым...»—ди. Рушан, диплом эшен бер якка ташлап, яшел такта коймалы ялгыз йортка чыгып чаба. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, үз гомерендә ятлап алган беренче телефон номеры Резникованыкы иде. ул аны хәзер дә хәтерли әле: 3-32.
Ул чагында Рушан өчен күп нәрсәләр беренче булды. Февраль башларында аларнын шәһәренә беренче мәртәбә Әзәрбәйҗанның Рәүф Гаджиев җитәкчелегендәге Дәүләт эстрада оркестры гастрольләргә килде. Артистлар килеп бик узындырылмаган шәһәрнең халык күп йөри торган урыннары ачык төсле буяулы матур афишалар, оркестрның, җырчыларның, биючеләрнең, ул заманнарда танылган конферансье Лев Шимелев һәм Гаджиевның фоторәсемнәре белән бизәлде. Концертка эләгеп булмас шикелле иде. әмма Роберт ярдәм итте—аларга билетлар табып бирде, әле җитмәсә беренче рәткә үк. ә ул үзе инде дүрт концертка да барып, оркестрантларның барысы белән дә танышып беткән иде.
Рушан телиме-юкмы, Резникова белән булган «мәхәббәт уены» анын хәтерендә гел бәйрәм генә булып яңара—шулай килеп чыккан инде. Алар Өлкә мәдәният йортынын концерт залында беренче рәттә утыралар, ә алар каршысында сәхнәдә ярым түгәрәкләнеп, түшәмгә кадәр үк диярлек дүрт катланып зур оркестр урнашкан—бәйрәм түгелмени бу? Бик оста яктыртылган сәхнә, караңгыда юпитерларның җемелдәве, көмешсу трубалар, оркестрантларның күз явын алырлык жилетлары һәм кара фраклары, саксофоннарның алтынсу авызы, иң югарыдагы уен коралларының елык-елык килеп торган жизе һәм барабаннарның утлы перламутр кысалары, һәр бүлектә алышынып торган үз пәрдәләре, һәр яна артист чыккан саен шулай ук алышынып торучы матур рәсемнәр, концерт программасындагы чын театраль декорацияләр—дөнья эстрадасы йолдызлары аларга бүген генә иреште әле.
Фантастикамы? Хәзерге бөтен нәрсәне артык гадиләштереп- примитивлаштырып бетергән заманда, әйе. шулайдыр. Әмма Рәүф Гаджиев оркестры, аннан кала тагын соңрак Рушан үзе тыңлаган, үзе күреп белгән берничәсе. мәсәлән. Әрмәнстаннан Орбелян. Тбилисидән Гобис- керия. Мәскәүдән Лундстрем. Ленинградтан Вайнштейн оркестрлары. Кроллнын теләсә кайсы джазы профессионаллыкта, осталык-маһирлыкта Поль Морианын иркә артистларыннан, ай-һай. калышырлармы икән?
Бу шулкадәр күптәнге хәл. әле ул чакларда хәзер инде байтак еллар элек таралып юкка чыккан «Гая- вокаль квартеты да юк. ә Тимур Мирзоев. Рәүф Бабаев. Левка Елисаветский. Ариф Гаджиевлар бары тик бергә җырлыйлар иде. Ул вакытта әле. мөгаен. Лева да үзенен җырларында данлаган, яраткан Бакуын кайчан булса да ташлап китәчәге турында уйлап та карамагандыр. Ә хәзер оркестрның төп җырчысы Октай Агаевнын лирик тенор тавышын кем генә хәтерли икән?
Ләкин Рушан һич оныта алмый ул вакытта Михаил Винницкий сәхнә кырыена ук якынаеп, залга таба аз гына иелде дә. туп-туры Светланкага карап, моңлы җырның кушымтасын кабатлады: « Килерсеңме син.’. Кидерсенме син ’ .», ә кыз үзе дә белештермәстән Рушанга сыенды, җырчының партердагы тамашачылар арасыннан нәкъ менә аны аерып алып җырлавы дулкынландырган булгандыр...
Дасаевнын сгудентлык елларындагы соңгы кышы шулай тәгәри бирде һәм ул. ниһаять, бәхетле иде Март башында ике атналык диплом алды практикасы башланасы һәм ул әле җәйдән үк аны үхтәрендә, Мартукта үткәрәсен белә иде. Хәер, шәһәргә ул бер атнадан кайтырга тиеш—Казакъстан тимерюлчылары җыелма командасы составында Мәскәүгә. «Локомотив» беренчелегенә бокс ярышларына китә иде
Китәр алдыннан сөйләшенеп-килешенеп куйдылар: Светланка һәр кичке поезд белән хат биреп җибәрәсе булды—ул заманнарда һәр пассажир поездында почта вагоны бар һәм түземсезләр шуннан файдалана иде
Дымлы март ае. тып-тып тамган тамчылар, күзгә күренеп басыла- иңә барган кар көртләре, урамда хат ташучыны көтеп торулары хәтеренә уелып калган. Почтальоншаны ерактан ук күреп алып, ул анын каршысына йөгерә, озак көтелгән хатны бер минут булса да алданрак алырга тели иде. Әмма., әмма.
Ә Рушан үзе, килешенгәнчә, көн саен төнге поездга йөгереп бара, йокылы почта вагонының ярыгына хатын төшереп җибәрә дә. паровозның салкын төнге караңгы күккә очкыннар сипкәнен карап тора.
Төн. буш перрон, кешесез урамнар, әкрен генә кузгалып киткән поезднын якты тәрәзәләре. Шул төнге сәгатьләрдә нәрсәләр генә уйлап бетермәде икән Рушан!
Шәһәргә китәр алдыннан соңгы көнне ул, гадәтенчә, почтальоншаны көтеп тора иде, тегесе, аны ерактан ук күреп, кулындагы ак конвертны болгады Рушан сикеренә-сикеренә анын каршысына чапты Түземсезлек белән көткән хат дигәне телеграмма бланкысы булып чыкты—«Локомотив» аны ашыгыч рәвештә үз байрагы астына чакыра. Мәскәүгә китү өч көн алданрак буласы икән.
Мөгаен, Мәскәүгә китеп барганчы, шәһәрдә берничә сәгать буш вакыты табылу яхшы да булгандыр—Светланка белән телефон аша сөйләшеп, ул анын тәки Мещеряковка кияүгә чыгачагын белде Кинәт кенә башланган «мәхәббәт уены* шулай ук көтмәгәндә генә өзелде дә куйды
Бүген Дасаев үзе саксыз үпкәләткән бик күп кешеләрдән. «Локомотив» беренчелегендә чемпион булып, үзе рингта җиңгән егетләрдән, соңлап булса да. гафу үтенер иде Тимерюлчыларнын спорт сараенда үткәргән ике атна эчендә аңа усал кушамат тактылар «Кансыз* Ярый әле. бәхеткә, ул кушамат шунда Мәскәүдә үк үлеп калды. Ул бит анда һәркемгә дә йөрәге өзгатәнгәнен сөйләп йөри алмый иде инде Кемдәдер анын турында «тумыштан рәхимсездер бу» дигән тәэсир калган булса, бик кызганыч
Алар Мәскәүдән апрельдә генә әйләнеп кайттылар Инде яз тулы хакимлек итә. Бродвейгә җан кергән, шунда һәр көнне Стайн Никанор атакай белән һава суларга чыгып йөри иде
Анын «Локомотив» беренчелегенә ярышлардагы унышын шәһәрдә
Ничек сөйлим ерак калган.
Онытылган ул язымны9
Ничек онытыйм синен йөзне9
Онытып булмас ул назыңны
Язгы сулар ташып агар. Шатланышып кошлар кайтыр. «Синең дә язың кайтыр.»—дип.
Миңа инде кемнәр әйтер9
Белмим инде, белмим, нигә Салкын бу яз9 Юеш. төксе Яз булса да, мина әле Һаман озын кышлар төсле
Хәтерлимен паровозның Озын, моңсу тавышларын. Без ул язда сөешсәк тә. Үкенеч шул—кавышмадык.
инде беләләр, Резникова белән кинәт башланып, көтелмәгәндә өзелгән гыйшык-мыйшыклары да онытылган, күләгәдә калган иде. Рушанны беркем дә юатмады, кайгысын уртаклашкан булып кыланып маташмады, барлык танышлары да ул «мәхәббәт уенын» Резникованын капризы яки Мешеряковны үзенә кайтару өчен ясалган бер адымы дип кенә кабул иткәннәр, күрәсен Ә бәлки, Светланканын булачак табиб белән ике арадагы мөнәсәбәтләренә дә, Рушанның Давыдычева белән булган дуслыгына караган кебек, җитди караганнардыр. Гомумән, һәммәсе дә бу хәлне бернәрсә дә булмаган шикелле кабул иттеләр. Ә Рушаннын мәхәббәт сулышын тойган йөрәге сызланып өзгәләнә, әле шунын өстенә ул. яшьлеккә хас югары таләпләрдән чыгып, үзен Тамарага хыянәт иткән кебек тә сизә иде. Кыскасы. Рушан бөтенләй буталып бетте, бервакыт тулай торакка кайтып барганда, уйларына батып, онытылып, ул хәтта яңадан «1905 ел» урамындагы йортның тәрәзәсе каршысына барып чыккан иде...
Вакытны «бишьеллыкны—өч елда», «бер ел—ике елга» дип исәпләү дөньяда беркайда да юктыр, мөгаен. Беренче очракта бу гыйбарә идеологии мәгънәгә, ә икенчесендә—җинаятьләргә карата әйтелсә дә, совет кешеләре өчен асылы ачык иде. Ул язда Рушан белән аның дуслары өчен дә шундыйрак хәл туды: алар бик тыгыз, тулы тормыш белән яшиләр, һәр көн ниндидер ачышлар китерә, кайбер көннәрне айга тиңләргә дә булыр иде. Алар үзләре өчен дөньяны да. үз-үзләрен дә ача торалар һәм ул вакытта барысы да тәүге тапкыр иде
Светланкадан бер сыйныф түбән укучы Тамара көтелмәгәндә Резни-кованын сыйныфташы Наил Сафин белән очраша башлады. Наилнең— бик тыныч-ипле, чирләшкә, «йорт куяны»ның кинәт кенә Тамараны мәктәптән озата кайтып йөрүен сәгате-минуты белән Рушанга җиткерделәр.
Әмма хәзер, Резникова белән булган «мәхәббәт уены»ннан соң, ул үзен, моңа кадәр кыланган шикелле, алар арасына тыкшынырга хаклы түгел дип санады, аннары Наилне дә җитди кабул итү көлке булыр иде. монда да. мөгаен, Резникова белән булган очрактагы кебек, берәр төрле сер, табышмак булгандыр.
Вакыйгалар бик тиз үзгәреп тора, ул бары шуны гына абайлап алды—Светланка Рушан булырдай компанияләрдән бик оста гына кача белә, ул үзе дә ни өчендер кыз белән очрашудан курка иде. Аның кәефе бик начар, «гүләйт итеп» йөрерлек түгел, шунлыктан, тырышып-тырышып диплом эшен эшли, бокс буенча шәһәр беренчелегенә ярышларга әзерләнә, финал уеннары, элекке күпьеллык гадәт буенча, парк ачылган көнне үтәргә тиеш иде.
Шәһәр боксчылары җиңү яуларга омтылган мондый ярышлар башка юк Теләсә кайсы данлыклы спорт җәмгыятенең—»Спартак»нынмы, «Динамо»ныңмы чемпионы бул, республикада һәм хәтта илдә призлы урыннар яула—барыбер, шәһәр бары тик үз чемпионнарын гына таный. Җиңүчеләр бөтен жәй буена кумирга әйләнәләр, ә парк администрациясе һәр җинүчегә бию мәйданчыгына сезон беткәнче бушлай кереп йөрү хокукы бирә торган жетон тапшыра. Оркестр аларнын күнеленә хуш килгән көй-музыканы кабатлап уйный, ә кырыс вахтерлар, жетон иясе уңайсызланып кына: «Бу кыз—минем белән...»—дигәндә, кунакчыл елмаеп каршы алалар иде...
XIX
йе. ул язда һәртөрле вакыйгалар күп булды—шатлыклылары да, моңсулары да, кирәге дә, кирәкмәгәне дә.
Бервакыт Рушанга шәһәр уртасында бер сугышта катнашырга р'ры килде Кирәк бит, нәкъ шул чакта алар өстенә тыкрыктан Тамара белән Наил килеп чыкты. Соныннан, куркып калган кызый Наилгә: «Шушы бандит минем арттан йөреп маташты бит әле...«—дигән, имеш.
Ә
Рушан үзен гаепле итеп тоймаса да—чөнки сугышмыйча булмый иде’—Тамаранын күзенә күренергә бик озак куркып йөрде. Шулай да..
Ул елны урысларнын пасха бәйрәме апрель азагына туры килгән иде Ә аннан бер ел элек кенә аларнын мәхәлләсенә—урысча әйтсәк, приходларына яна поп билгеләгәннәр иде. монысы элгәренә караганда яшь һәм чибәр генә түгел, бик эшлекле дә булып чыкты—шәһәр приходына жан керде, әлеге дини бәйрәмне беренче мәртәбә шулай зурлап үткәрделәр Ул якшәмбедә Рушан «Тимерлек»тәге китапханәгә кереп чыккан иде. шуннан Орджоникидзе урамыннан Бродвейга күтәрелергә булды. Менә шунда ул бертуган Дроголовларны очратты, аларны «дроголята» дип кенә йөртәләр. Мәскәү бистәсенең башкисәр ышпаналары инде. Рушаннарның тулай торагы да шул төбәктә бит. Билгеле, алар бер-берсен яхшы беләләр иде.
«Дроголята» инде иртәдән үк дуслары һәм танышлары белән бераз төшереп өлгергәннәр, кәефләре әйбәт Рушанның кая юл тотканын белгәч, үзләре дә Бродвейдан бер әйләнеп кайтырга булдылар— ни әйтсәң дә, бәйрәм ич!
«Дроголята»ларның ике өлкәне инде берничә мәртәбә утырып та чыккан, аларны Рушанның Гомәровлар өендә дә очратканы бар. еш кына жәйге ресторанда Шамил һәм Исмәгыйль белән утырганнарын да күргәли иде, алар шәһәр халкына да яхшы ук билгеле Ә «данлыклы* абыйлары канаты астында үскән кечкенәләре үз урыннарын белә һәм барыннан да бигрәк абруйларын—«репутацияләрен» саклыйлар, вак-төяк белән чуалып маташмыйлар иде.
Кичәге футбол уенында Стаин «Локомотив»ка жавапсыз өч туп керткән, шунын шатлыгыннан Татар бистәсе егетләре төне буе гөр килеп йөргәннәр иде. Шул турыда кызып сөйләшә-сөйләшә. болар Яна ел төнендә Рушан Светланка белән үбешеп торган агачлар яныннан үтеп. Орджоникидзе урамыннан менеп баралар иде Каршыларына. вокзалга таба төшеп килүче дүрт егетне Дасаев ерактан ук күреп алды Егетләрнен. кулларын бутый-бутый. шаулашып сөйләшү, кычкырып-кычкырып көлүләреннән пасханы билгеләп «авыз ачканнары» күренеп тора. Үзләре шактый өлкән дә күренәләр.
Әгәр бер-береңә юл сапмасан. тар тротуардан үтеп китәрлек түгел, әмма Рушаннан кала ни теге яктан, ни бу яктан берсе-бер андый адым ясарга уйлап та карамады, алай гынамы әле. әллә ялгыш, әллә юри тегеләрнең берсе Дроголовларнын кайсынадыр җилкәсе белән төртеп тә узмакчы булды. «Дроголенок»нын усал ялтыраган күзләрен күреп, әлеге егет мәсхәрәле итеп, теш арасыннан сыгып чыгарды:
— Нәрсә, козел, карап каттың? Өлкәннәргә юл бирә алмыйсынмы?
Әгәр дә жинаятьчел дөньяда ин мыскыллау сүзе булган «козел* сүзе урынына теләсә нинди башка сүз әйтсә дә. бәйләнешеп китмәсләр иде шикелле Әмма мондый сүзне үткәреп җибәрергә, әйтүчесен җәзасыз калдырырга мөмкин түгел иле
Шулай да, эшне зурга җибәрмәскә теләп бугай. Дроголов сорап куйды:
— Кабатла әле, ишетеп җиткермәдем...
Теге егет, төшереп алган дусларының гайрәтләндерүен сизенеп, «козел* сүзенә басым ясап, әйткәнен кабатлады. Дроголонларга гына түгел. Рушанга да ачык иде: бу мәсхәрәле жавап сутышчан быргы сигналы булып яңгырады—мондый мыскылны, әле җитмәсә кешеләр алдында, алар күтәрә алмадылар
Нәкъ менә шул. сөйләшеп-нитеп тормастан. үхләрен мыскыл итүчеләр өстенә ташланган минутта гына чаттан Тамара белән Наил килеп чыкты.
Сугыш тротуардан юлга күчте, сан ягыннан да артык булып, бу манка малайларны тиз генә акылга утыртачакларына ышанган газа егетләр хурлыклы төстә бик каты кыйналдылар.
Бөтенесе дә бик тиз. берничә минут эчендә булды Дроголовларнын берсендә күзгә ташланмый торган жинел плексиглас кастет бар икән, шунын белән китереп суккач, тегеләрнен берсе дә аягында басып кала алмый. Тротуарга һәм урам чатына җыелып, авыз ачып карап торучылар үтә күренмәле тар гына кастетны абайлый аямаганнардыр, ләкин Рушан андый көчле сугунын сәбәбен шунда ук анлап аллы.
Аларга теләктәшлек белдереп торган кемдер «Атае! Милиция!»- дип кычкырды. Рушаннар күрше ишегалдына кереп югалдылар.
Сугышкан чагында Рушаннын күзенә Тамаранын куркынган йөзе чагылып китте, ә анын үзен таза гәүдәле егет кысрыклый иде. Рушан аны, сугып, бер-бер артлы егып торса да, һич кенә дә нокдаунга җибәрә алмый интекте. Ә якын килеп сугышырга,—анысына үзе бик тә маһир булса да, теләмәде—бәйрәмнәр алдыннан берәр җирен күгәртеп чыгарырлар дип шикләнде.
Ул көнне «мәскәүнекеләр» алдында анын абруе күтәрелде, ана әле мона кадәр сагаебрак карыйлар иде—ул бит һәрвакыт үз ишләре белән генә йөри, Исмәгыйль бәккә дә туган тиешле, Стаин белән дә дус. Шикләнерсең дә...
Җинаятьчел тормыш романтикасы Рушанны кызыктырмый, Исмә-гыйльнең үз итүе яки Дроголовлар белән дуслык анын өчен Давыдыче- ванын бер елмаюына да тормый иде Кыз алдында бөтенләй дәрәҗәсе төшкәнен анлап алды ул. кызның «бандит» дип әйткәнен Рушанга шул кичтә үк җиткерделәр...
Кайвакытларда Рушаннын башына юләр уй да килә, бәхетенә, ул аны беркем белән дә уртаклашмый: Светланканы «урлаган» Мешеряковка барып «аялашырга» тели, «1905 ел» урамына юлны гомерлеккә онытылырлык итеп Наил Сафинны да өркетеп куймакчы була... Әмма мәхәббәткә сусаган җаны балигъ була, акыл керә, күзе ачыла бара иде инде.
Менә әле Мешеряков белән дә... Рушан үзенен чит кешенекенә нәфесен сузганын анлыи иде. «Сталин чоры балалары», ни әйтсәң дә. күңелләренә иманлы әби-бабалары салган, әле «КПСС Программасы» битләренә язылмаган «Үтермә», «Урлашма», «Күршеннекенә кызыкма» дигән васыятьләрне хәтерләрендә тоталар, мораль кодекс аларнын каннарына сеңгән иде...
Наил белән дә шул ук хәл. Резникова белән «мәхәббәт уены» булмаса, гәрчә яшь акылы көчләп яраттыра алмаганын анласа да. Рушан аны, бәлки, кыйнап та ташлар, өркеткән дә булыр иде.
Гомумән, ул үзендә ниндидер бер күңел китеклеге тоя һәм кайвакытларда хәтта үзенең мәхәббәт хыяллары тормышка ашмаган бу шәһәрдән ике ай ярымнардан китеп барачагына шатланып та куя. яна урында бөтенесен дә яңабаштан башларга өметләнә иде... «Күзен күрмәсен—йөрәккә кермәсен»,—диде ул үз-үзенә һәм башы-аягы белән диплом проектына чумды, хәер, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк—ул жинел укыды һәм. анын карашынча, диплом эшенә вакыт артык күп бирелгән иде.
Ул яз. әйтеп киткәнебезчә, гомумән, сәерлекләргә бай булды. Әгәр дә мәхәббәттә бөтенләй эше уңмаса һәм ул моны берничек тә андый алмаса, ул менә-менә спорт мастеры булырга тора, үзенә бокснын күп кенә яна серләрен ача килде.
Монын башы пасха бәйрәме көнне урамда сугышуга барып тоташа иде. Теге егетләрнең берсен сугып екканда, ул кече «дроголеноюжа ярдәм итеп тә өлгерә Рушан үз дошманын бәреп ега да, икенчесенә кыска һәм кискен итеп китереп кундыра, егет сыгылып төшә, әмма үҗәтләнеп янадан аягына баса, янә, үгез кебек, алга ыргыла Егетләр таза-тазасын, ләкин миңгерәүләнгәч,—бокста ул «грогги» дип атала,— куркыныч түгел иделәр. Хәер, бөтенесе дә бик тиз эшләнә. Рушан салкын канлылык белән чамалабрак кына суга—бармак сөякләрен биртгерүдән саклана. Элек болай саклану башына да килмәс, мавыгып-кызып китү
акылны томалый торган иде. Әле ул гынамы: ул ике егетне дә күз унында тота һәм. инде бөтенләй аңлатып булмастай хәл—юл чатындагы Тамаранын куркынган йөзен дә һәрвакыт диярлек күреп тора. Анын көче дә. үҗәтлеге дә. техникасы да бар. шунлыктанмы, кинәт кенә бокснын асылын тирәнтен аңлап алды: үзендә ышаныч, салкын канлылык һәм уйлап-исәпләп суга белү барын тойды, күрү сәләте, голография шикелле, күләмлегә әверелде—ул бөтенесен дә үтәдән-үтә күрә башлады һәм дошманынын хәйләле уйланган һөжүмен алдан кисәтә барды. Үзендәге шушы сыйфатларны ул. шәһәр ярышларына әзерләнгәндә, беренче күнегүләр вакытында ук аңлады.
Рингка чыккач, көтмәгәндә үзенә килгән ышанычтан рухи тынычлык тойды, күңеленә җиңеллек тапты. Ә бит әле пасха бәйрәме иртәсендә генә. «Тимерлек» ишегалдында Резниковларның йорты каршысында басып торганда, ул тыкрыктагы биек яшел койма ягына борылып карарга да курыккан иде—юксыну-ямансулаудан йөрәге сызлана иде
Анын рингта үзгәреп китүен, кызмыйча, салкын канлылык белән уйлап-исәпләп кенә, үзен иркен тотып сугышуын шунда ук күреп алдылар, әмма моны «Локомотив» беренчелегендә туплаган тәҗрибәсе дип кабул иттеләр: башкалада мастерлар белән аралашканнан сон. өлгергәнлек килгән дип уйладылар булса кирәк Монын чынлыкта нәрсәгә бәйле икәнен үзе генә белсә дә. гәрчә ул аны башкаларга анлатып тормады Дөрес, бу көннәрдә моңаеп үз-үзенә әйтеп тә куйды «Дүрт ел эчендә бары тик рингта гына уңышка ирешүем кызганыч ■>—диде
Әйе. бары тик рингта гына ул үз язмышына үзе хуҗа була ала. көндәшләрен үз ихтыярына буйсындыра, үз алымнары белән сугыша, ләкин болар Рушанны артык куандырмады —кызыктырырлык тәкъдимнәр булса да. ул үз тормышын спорт белән бәйләргә теләми иде
Шулай итеп, бөтен шәһәр парк призына буласы ярышларны көтә, бигрәк тә җиңел үлчәүдәгеләр ярышын анда катнашучылар ин күбе—ул заманнарда тәвәккәл егетләр җитәрлек, илнең җыелма командасының чиреге казакъстанлылар. Казакъстанда бокс озак еллар буе спортнын беренче төре булып саналып килде
Рушан исә шәһәр тормышы инде үзен читләтеп ага. ул монда кирәксез хәзер, дип уйлый иде. Ул ипләп кенә хәрби учеттан да төшеп куйды, үзендә булган китапларны һәм спорт инвентарен илтеп тапшырды, үз катнашыннан башка үтә алмый торган ике генә эше калды диплом яклау һәм шәһәр беренчелегенә бокс ярышларында катнашу. Бродвейда һәркемнен телендә бокс кына иде.
Ләкин язмышка шулай кирәк булгандыр калган шул ике ай эчендә Рушанның тормышын янача яктыртып җибәргән хәлләр килеп чыкты һәм. теге Яна ел кичәсеннән алып аннан сонгы барлык көннәр бергә кушылып, еллар үгкәч. аның гомер юлында рухи терәк булып калдылар Хәзер, дистә еллардан сон. һәр нәрсәгә «Вакыт сынавын үткән».— дигән юылмас мөһер сугылгач, ул аңлый инде очраклы, вакытлы, үтеп китәрдәй тоелган, онытылган нәрсәләрнен һәммәсе дә илаһи мәхәббәт балкышы белән өртелгән бүләк булган икән, кешеләр бу дөньяга сөяр һәм сөелер өчен килә икән.
Бәхетле заман...
Кызганыч, тылсымлы оҗмах кошынын янәшәдә генә.—башыңны гына бор!-кул сузымы гына җирдә булганлыгы ул вакытта анданмаган Ә бәлки, сөю бәхете шуны белмәү, аңламаудадыр, оҗмах кошынын тоттырмас булуындадыр'’
Парк ачылырга бер атна када башланып киткән бокс ярышларында кашашу Рушанга җиңел бирелмәде Бигрәк тә беренче сугышы Аны карарга гажәп күп халык җыелган, чөнки жинел үлчәүдә чемпион исеменә дәгъва кылучы төп ике боксчыны—Дасаев белән Кружилинны сукыр шобага беренче сугышта ук очраштырган иле Ул елларда судья беркетмәләрендә бу пар еш кына финалда катнашучылар буларак билгеләнә иде
Беренче раунд бетәргә берничә секунд калганда, Рушан рингка ин якын урыннарда утырган тамашачылар арасына Тамара белән Наил килеп кергәнен күреп алды. Ул хәтга күңеленнән генә баш кагып кыз белән исәнләшкәндәй дә булды һәм шул мизгелдә Кружилин ана бик көчле итеп уң яктан китереп тә сукты, Рушан чак кына нокаутка егылмый калды, ярый әле, гонг коткарды: беренче раунд тәмамланган иде Ул ант итеп әйтә ала, ана турылыклы табынучылар шул чагында Тамарага дәррәү карап алдылар: алар нәрсә булганын аңлаганнар иде. Ләкин калган ике раундта ул инде бүтән андый ялгышлыклар җибәрмәде.
Тамашачылар күңеленә аның яңача сугышу алымнары хуш килде, ә Кружилин өчен бу көтелмәгән хәл булды. Аны-моны уйлап тормастан, һәр даим һөҗүмгә ташланучы үҗәт һәм усал Дасаев кая киткән, диярсең... Аның урынына рингта мәче кебек йомшак кына басып, фехтовальщикны хәтерләткән жинел-хәрәкәтчән боксчы йөри. Анын сугулары яшен тизлегендә һәм төгәл, алар кинәттән генә булалар, аларны күреп-чамалап бетерергә дә мөмкин түгел шикелле, ә үзе көндәшенең һәр һөҗүмен алдан күрә, алдан сизенә һәм әле читкә тайпылып, әле кинәт кенә иелеп суктырмый кала, каршыга көчле сугып, тегенең һөҗүмен өзә «Мәче-тычкан уены кебек булды бу»,—дип бәяләде Стаин Рушанның бу беренче җиңүен.
Дасаев ул язда чемпион исемен яулап, әлеге кадерле жетон иясе булып кына калмады, бик оста техникалы боксчы призын да алды. «Шәһәребездә «матур» бокс аңардан башланды»,—дип сөйлиләр икән хәзер Актүбәдә. Әмма Актүбәдә Рушанның ул соңгы чыгышы булды.
Грамоталар, жетоннар, бүләкләр тапшырган тантана беткәннән сон. башкалар сизми дә калган бер вакыйга булып алды, Дасаевнын тагын бер яңа мәхәббәте башлануын шуннан башлап исәпләргә кирәктер, мөгаен
Юан арканнар тарттырып ринг ясалган җәйге биек сәхнәдән төшүгә, аны таныш һәм таныш булмаган тамашачылар урап алды, ләкин аңа ин якында тимерюлчылар мәктәбендә укучы егетләр-кызлар булып чыкты. Рушан алар өчен икеләтә үз кеше, чөнки аларга «Локомотив» командасы да кадерле иде.
Әйе, җирле патриотизм ул заманнарда буш сүз генә түгел иде шул. Шуңа охшашрак күренеш соңгы дистә елларда Америкада да шәйләнә, әмма андагы патриотизм илне сөюгә генә кайтып кала—АКШның дәүләт флагы эленмәгән бер генә йорт та юк анда. Мәгәр ил сөючәнлек, мөгаен, гап-гади шәһәр беренчелеген яулап алган үз егетләреңне менә шулай яратудан башланадыр да инде.
Егет-кызлар аны тыгыз божра белән уратып алгач, үзенә ин якын торган Ниночка Новова анын финал сугышында каралып-күгәреп чыккан күз төбенә ягымлы бармаклары белән сак кына кагылды да дулкынландыргыч кайгыртучанлык белән:
—Авыртмыймы?—дип сорады.
Рушан җавапка елмаеп кына куйды һәм, уйлап та тормастан, кинәт кенә аңа үзе алган призны—зур бәллүр вазаны сузды. Ул заманнарда, күрәсен, муллык-байлыктандыр—җиңүчеләрне шулай бәллүр әйберләр белән юмарт бүләклиләр, ул бәллүрләр бары тик Гусь-Хрустальныйныкы гына була торган иде.
—Ә бу минем иң гүзәл тамашачыма бүләгем...—диде Рушан.
Кемдер җыелышып истәлек өчен фоторәсемгә төшәргә тәкъдим ясады. Ниночка вазаны Стаинга тоттырып, кечкенә сумкасыннан матур кершән савыты чыгарды һәм Рушанның кабарып янып чыккан күз төбен кершәнләп тә куйды. Яшереп торасы юк. анын шулай кайгыртуын тою Рушанга бик рәхәт иде...
Чемпион белән фоторәсемгә төшәргә теләүче дуслар-танышлар шулкадәр күп булып чыкты, фотограф аларны рәтләп утырта-тезә башлады. Рушан белән Нина иң уртада калдылар. '
Кемне кайда утыртырга, кайда бастырырга дип, мәш килгән арада
Мещеряков белән янәшә басып торган Светланка, бер жай табып. Рушанга сирень чәчәге ыргытты—анын бу ишарәсен үзләреннән башка берәү дә сизмәде шикелле. Паркта инде бөтен көченә джаз-оркестр дөмберди иде. Сезонный беренче бию кичәсе башланып килә, күпчелек тамашачылар жәйге эстрада театрынын бию мәйданчыгына күчтеләр. Зур вазаны кысып кочаклаган Ниночка кинәт кенә Рушанга:
—Синен бүләген мина Троя атын хәтерләтә,—диде —Ышанам, берәр төрле уй-ният белән бирелмәгәндер бит? Мин синен янына көч-хәл белән генә үтеп керә алдым, кызганыч, парк ачылган көнне чемпион жетоны белән, үз гомеремдә бер генә булса да, биюгә керергә тырышып, ничек этешкән-төртешкәнемне күрмәден. «Бүген—яки һичкайчан»,—дидем Менә шундый инде мин, Дасаев, дан яратучан.
Алар заманында шулай читләтеп, кинаяле-шаян манерада сөйләшергә остарганнар, әйтергә теләгән сүзнен мәгънәсен шактый купшы-кабарынкы төсмерләргә төреп анлата беләләр иде. Сөйләшүнен мондый төрен Рушан соңыннан беркайчан һәм беркайда да очрата алмады
—Ни өчен әле ваза синен теләгеңә комачау ясар дип уйладын?— диде Рушан —Без аны, бөтенесенә күренерлек итеп, музыкантлар янына куеп торырбыз. Ә сине, көтелмәгән шәфкатьчем, бик теләп биергә чакырам...
Нина елмаеп, тагын шаяртып әйтте:
—Биергә кергәндә генә—анда бүген галәмәт чират, сине күргәч, мөгаен, юл бирерләр, контролерга кычкырыбрак әйтерсен әле. яме «Вазалы кыз—минем белән!»—диярсен
Яннарында торучылар анлап көлеп җибәрделәр. Бер атна элек кенә шәһәрдә Феллининын гомерлеккә данлыклы булып калган «Кабирия төннәре» фильмын күрсәткән иделәр. Анда шундый күренеш бар. Джульетта Мазинины ниндидер бер танылган артист ресторан яныннан үзенен өсте ачык зиннәтле машинасына утыртып алып китеп барганда, кыз, куанычыннан йотлыга-йотлыга. калган кызларга кычкырып уза: «Күрегез, күрегез әле, мин кем белән барам!» Истә калырлык мизгел. Ниночка шул күренешне бераз үзгәртеп кабатлагандай итеп, башкалар алдында Рушанның дәрәҗәсен тагын да күгәреп җибәрде
Биюләр беткәч, финал сугышлары турында сөиләшә-сөйләшә, алар бер зур төркем булып тимерюлчылар бистәсенә кайтып киттеләр—Ниночка Новова шунда Кызыл урамында тора иде.
Ниночка белән Рушанның дуслары-танышлары, Стаиннын күпертеп әйтүе буенча, «күренекле» бер үк кешеләр—хәер, бу төшенчә аларнын кечкенә шәһәрләрендә телдә кин таралган—һәм алар, әлбәттә, бер-берсе турында барысын да беләләр иде.
Аннары ул заманнарда яшереп-нитеп тору юк. һәммәсен дә эчкерсез, ачыктан-ачык сөйләп бирү бик табигый сыйфат иде
Билгеле. Ниночка Рушанның Давыдычевага өметсез гашыйк булган-лыгын да. Резникова белән «мәхәббәт уены» уйнап алганнарын да белә— алар беренче сыйныфтан ук дуслар һәм күптән укмашкан бер үк кызлар төркемендә иделәр Рушан да Ниночка турында шактый мәгълүматлы Стаин шикелле үк. анын да Ленинград белән хыялланганын белә, табибә булырга теләгәнен дә ишеткән Анын икенче мәктәптә укучы, борыны бик югары Ренат Кутуевка 1ыишык тотып йөргәненнән дә хәбәрдар, ә ул малайның бар яратканы—джаз, төгәлрәге—саксофон икән Аны хәтта кайсыдыр бер атаклы оркестрда уйнарга да чакырганнар, имеш, дип сөйлиләр иде Чытлык-чибәр. кешедән көләргә яратучан Нововага бик күпләр күз гөшереп, яратулы караш ташлап йөрсәләр дә. ул әле үзе беркем белән дә очрашмый-йөрешми. әмма мәгәр сонгы мәктәп язы иде бит инде Берәр айдан Ниночка, үзе хыялланганча, Нева буйларына бөтенләйгә китеп барырга ниятли иде
Әгәр дә икенче көнне тулай торакка Стаин шылтыратмаган булса, парк ачылган көндәге ул кич. мөгаен, шулай бәллүр ваза һәм Новованын
күнелне эретерлек игътибарлы булуы белән генә бәйле бер вакыйга булып калыр иде Жорик унөченче мәктәптә укучы Галочка Старченконын Рушанны Туган көненә чакыруын хәбәр итте, барудан баш тартмавын бик үтенде, анда кызыклы кешеләр кыелачагына ышандырырга тырышты.
Беренче Май бәйрәме киче булса да. Рушанның аерым планнары юк иде һәм ул барырга ризалык бирде. Андый мәҗлесләргә Стаинның борыны бик сизгер анын. Сөйләп тә торасы юк, Жорик күңел ачарга бик маһир: шәһәр яшьләренең «асыл затларча» тормышы анын тирәсендә генә кайнап-гөрләп тора да инде.
XX
улкынландыргыч, күңелле туган көннәр, алар Туган көн үткәрүчеләргә дә. кунакларга да әллә ничаклы шатлык-куанычлар китерә иде. Хәзер, үткәннәр белән бүгенгене ирексездән тырып. Рушан ул вакытларда бәхетле гаиләләрнең никадәр күп булганлыгын андый инде, ызгыш-талашлы, низаглы җирләргә кунак чакырмыйлар бит. Игътибарлы ата-ана мәхәббәте белән чолгап алынган. Стаин әйтүенчә, шулай ук «күренеклеләр»дән булган бер гүзәл кыз үсеп килгән Старченколар гаиләсе дә шундый бәхетле-имин гаиләләрдән иде. «Күренеклеләр» төшенчәсенә күп сыйфатлар керә: яхшы уку. спортта югары уңышларга ирешүдән алып үзенчә матур итеп киенә белү, үткен сүзләр әйтү, биюләргә кадәр—кыскасы, үз йөзен булу. «Күренеклеләр» үз буынынын «катализаторы»,—ди Стаин. Атар яшьләрне үзара якынайтып- аралаштырып тора, алар йогынтысында мәктәпләр арасында дуслык күпере салына. Юкка гынамыни, икенче мәктәптә—борыны югары, әмма талантлы Ренат Кутуев, кырык дүртенчедә—чибәр, акыл иясе Давыдычева белән шәһәрдә иң танылган шагыйрь Валька Бучкин укый, ә яшьләрнен модаларын канунлаштыручы һәм бөтен яхшы гамәлләрнең башында торучы кырык бишенче мәктәпнен лидеры Жорик Стаин, шул ук мәктәпне Светланка Резникова белән Ниночка Новова тәмамлап килә, ә ул язда. Галочка Старченко булганга күрә, унөченче мәктәп тә танылып өлгергән иде инде. Рушанга хәзер үзе берьюлы тимерюлчыларнын ике мәктәбен— кырык дүртенчене дә, кырык бишенчене дә тәмамлаган шикелле тоела- аның мәнфәгатьләре, күнеле ятып, яратып йөргән кызлары шул ике мәктәп белән бик тыгыз бәйләнгән иде бит.
Ул заманнардагы Актүбәнең дүрттән өч өлеше төрле-төрле шәхси йортлардан тора иде. Стаин шаяртып: «Безнең шәһәр инглизләр манерында—гел хосусый биләмәләр»,—дия иде. Старченколар да икмәк заводы артындагы үз йортларында яшиләр икән.
Гаҗәпләнерлек бар: Рушаннарны Галочканың әтисе үзе каршы алды, ул спорт уеннарын карарга бик хирыс икән—Стаин уйный торган «Спартак»нын бер уенын да калдырмый карап бара, кичә паркта Дасаев өчен дә янып-көеп утырган, егетләрнең бүген кызының Туган көненә киләселәрен белгәч, бик шатланган.
Рушан белән Жорик иркен бүлмәгә килеп кергәндә, кунаклар «П» хәрефе шикелле итеп куйган өстәлләр тирәли утырыша башлаганнар иде инде. Һәр тарафтан аларны чакырып, исемнәрен атап торсалар да, күбесе Стаинга да, Рушанга да таныш түгел иде—күрәсен, җай чыкканда, Галочка үзенең унөченче мәктәбендәге дуслары белән иркенрәк таныштырырга ниятләгәндер. Кинәт кенә бер читтән Рушанны дәшкән таныш тавыш ишетелде. Борылып караса—Ниночка Новова икән!
—Синен бирегә чакырулы икәненне белгән минуттан бирле бу урынны синен өчен саклап торам,—дип елмайды Ниночка.—Син бу турыда кичә бер сүз дә әйтмәгән идең бит. Старченко өчен генә сюрприз түгел бу, дип уйла..
Шулай шаяртып сөйләнә-сөйләнә, ул Рушанга шундый ягымлы
а
итеп төбәп карады ки, егет ирексездән Яна ел кичен, колонна янында басып торганда Резникова әйткән сүзләрне исенә төшерде «Син минем әсирем, без бүген кире кагылган ике бәхетсез жан. ..■>—дигән иде ул
Күп еллардан сон, Мәскәүнен эстрада театрында Аркадии Райкиннын «Светофор—2» дигән программасы премьерасында булган иде Рушан, шунда аны бөек артистка хас булмаган мизаннена—сәхнә күренеше тан калдырган иде. Сәхнәдә, ярым караңгыда чиратлашып ун кеше басып тора: ир кеше—хатын-кыз, ир кеше—хатын-кыз. ләкин аларны парлылар дип әйтеп булмый, юкса барысы да бер-беренә гашыйклар, әмма ялгышып гашыйклар—бу хакта аларнын хатлары, телефоннан шылтыратышулары, сөю, наз. дәрт-теләк тулы ялварулары, үхтәрен корбан итәргә әзер торулары сөйли. Аларны башкача тезеп, телефоннарын алмаштырып ялгап куйсан. һәркайсысы бәхетле булыр иде төсле, аларнын һәркайсысы мәхәббәткә сусаган, мәхәббәткә лаек, газаплана, ләкин бөтен фаҗига да шунда шул. бу хәлне үзгәртерлек көч юк—һәм алар унысы да бәхетсезләр.
Берсенев яр буе урамындагы театрнын ярым карангы залында утырганда. Галочка Старченконын күптән үткәрелгән Туган көне искә төшеп, шундый ук бер рәт тезелгән иде: Ниночка Нововага гашыйк Наил Сафин Тамара Давыдычева белән очрашып йөри, ә Давыдычеванын күңелен яулый алмаган Рушанга Ниночка мөкиббән китеп карый Язмыш аларнын урыннарын алыштырып куйса, барысы да менә дигән булыр иде төсле, Рушаннын Нововага кирәге булмаган кебек. Наилнен дә Тамарага кирәге юк бит. Ләкин бөтен бәла шунда, бер нәрсәнен дә, беркемнең дә урыннарын алмаштырып куеп булмый—менә шунда ахырына кадәр ачылып бетмәгән тагын бер сер...
Еллар үткәч, инде яшисе яшәлгәч, әлбәттә. Рушанга барысы да ачык шикелле, ә теге вакытта...
Телгә оста Стаин нинди матур тостлар әйткән иде! Беркемне дә игътибарыннан читтә калдырмады шикелле: Туган көн хужабикәсен дә. кешелекнең гүзәл яртысын да, Дасаевнын кичәге җинүен дә. бокска, бокстан бигрәк чемпионга ихлас мөкиббән Ниночканы да—һәммәсенә дә җылы һәм ягымлы, шаярулы һәм купшы-күперенке сүзләр әйтелде Читтән карап торганда, бу. бәлки, ясалма боргалау-сыргалау. кылану булып та күренгәндер, әмма яшәү рәвешләре шундый—аларнын ул чагында ничектер башкачарак тормышта гомер кичерәселәре килә иде
Ж,ылы май киче. Киереп ачып куелган тәрәзәләрдән кергән фарсы сирене белән шау чәчәктәге алмагачларның исе шәрабсез дә исертә иде шикелле. Яшереп торасы юк. кызыл аракысын да, шампан шәрабен дә эчтеләр Ихтимал, бу көнне өстәл тирәсенә бары тик гашыйклар гына җыелган булгандыр, өстәл өстендә дә, залда да. Галочканын йокы бүлмәсендә дә кайнар мәхәббәт сулышы тирбәлә, күптән вәгъдә ителгән үбешүне алыр өчен кемнәрдер әлеге бүлмәгә шыпырт кына кереп югала да иде инде. Егетләрнең күзләре яна, кызларның янаклары матур алсуланып чыккан!
Берьюлы һәркемне дә чолгап ала торган ниндидер хис-тойгылар барлыгын фән күптән исбат иткән. Әлеге шул май кичендә андый халәт бары тик сөю хисеннән генә була ала иде. сөю хисе сихерли, хәтта әле үзенен канаты кагылмаган егет-кызларны да өметләндерә иде Элвис Пресли рок-н-ролларыннан алып Джонни Холлидеи буги-вугиларына кадәр төрледән-төрле музыка янгырыи; аларны ни өчендер монсу-минор көйләр алыштыра, ә соңыннан залга танго аһәннәре агыла, һәм янә. Яна ел төнендәге шикелле. Батыр Закировнын монлы-сагышлы җыры ишетелә, анын атаклы «Гарәп тангосы» бу.
Әле ярый, залдагы утны күптән сүндергәннәр иде. Ниночка. Рушаннын дулкынлануын, тәне калтырануын сизенсә дә. бу минутларда анын күзләрен күрә алмый, һәммәсе дә әле кайчан гына булып узган иде бит. Батыр Закировнын жыры кабат-кабат шуны Рушанның исенә төшереп тора иде.
Рушаннын кәефе китте, биюләр туктап торган арада ул Стаинга «инглизчә» югалырга—ягъни сиздерми генә чыгып сызарга тәкъдим итте. Әмма Жорик ул кичнен ачышы булган ниндидер Зиночка яныннан һич китә алмый. Ул кыз өчен бу кичә, Наташа Ростованын беренче мәртәбә балга килүе кебек үк. егетләр-кызлар арасына беренче чыгуы иле һәм кинәт кенә шундый уңыш—егетләрнең күбесе анардан күзләрен ала алмый.
Әмма Стаин, дустынын төшенке кәефен чамалап алып, әйтеп куйды: —Китәрбез, ләкин берәр сәгатьтән, кичәнең шигъри бүлеге беткәч,— диде, Бучкинның, яңа шигырьләрен укып, тыңлаучыларны тан калдырырга җыенганын ишеткән иде ул. Кичәләрдә шигырьләр уку күптән гадәткә кергән, һәр төркемнен танылган үз шагыйрьләре бар. алар арасында Валентин Бучкинга тиңнәр юк иде. Башка шагыйрьләрнең шигырьләрен уку да гаепкә саналмый, әмма автор лирикасына өстенлек бирелә, бу мизгелләрне бигрәк тә кызлар түземсезләнеп көтә, чөнки кайвакытларда шигырьгә яшерен мәхәббәттә аңлашулар да салынган була иде...
Шигърият өчен гаҗәеп игелекле заман иде ул. Хәтта Стаин да танылганлык ягыннан Бучкин белән ярыша алмый—шигъри сүз, рифма тылсымлы көчкә ия иде. Валентин ул кичтә Старченколарга Верочка Фролова белән килгән иде, анын белән дуслашып йөрүе әллә ничек шау- шулы, борчылулы кичерешләр тулы, юкса, араларына кереп, бозылыш-тырырга тырышучылар да күренми иде кебек. Бучкин Верочканы үзенен Беатричесе дип атый, кайда гына барса да, башка кызларнын үзенә төбәлгән сокланулы карашларын күрми дә. ул бит мәхәббәт турында шундый матур шигырьләр яза—башкаларны күрерлек дәрәҗәдәме соң монда?
Ул кичне Валентин моңсу күренә иде, әмма хуҗабикә, кинәт кенә радиоланы туктатып: «Шигърият сәгате сукты!»—дип игълан иткәч, Бучкин шигырьләрен сөйләп кунакларны куандырудан баш тартмады. Гадәткә кергән тәртип буенча, беренче булып ул сөйләде, анын монлы карашы ярым карангы зал аша Верочкага төбәлгән, ә кыз, ни өчендер ачык бизәкле чегән шәленә төренеп, голланд миче тирәсенә елыша төшеп утырган иде.
Монлы Валентин кунакларга дөрестән дә искиткеч матур шигырьләр бүләк итте, ә Верочканын ачык тәрәзәдән кергән ай яктысы белән яктыртылган йөзендә ни сөю, ни шатлык чагылмады. Дасаевка бу күренеш чын түгелдер кебек, сәер тоелды, анын кычкырасы; «Сез бит бергә, нигә монаясыз, нигә бу күзләрдән яшь китерерлек сагышлы шигырьләр?»- дип сорыйсы килде. Монысы да Рушан өчен гомерлек сер булып калды- Валентин белән алар бүтән беркайчан да очрашмадылар, озак еллар газет-журналлардан аның исем-фамилиясен эзләсә дә, Бучкинның басылган шигырьләре дә күзенә чалынмады. Ул кичне Валентин ана үз һәм кадерле иде—бәлки, шигырьләре, бәлки, суынып беткән мич янындагы кызга төбәлгән моңсу карашы моңа сәбәпче булгандыр.
Бу елларда без күп сөйдек. Безне генә сөймәделәр...
Залдагы бердәнбер кәнәфине биләп алган Ниночка ишек уемына каршы утыра, коридордан төшкән яктылык анын йөзен бик ачык яктыртып тора иде. Кыз, вакыт-вакыт әсәрләнеп, чәчләрен төзәтеп куя, нечкә җепкә төзелгән энҗе муенсалы озын муеныннан аларнын авырлыгын алып ташларга тели төсле иде. Валентин шигырь укый башлагач, ул бөтен гәүдәсе белән алга таба авыша төште, анын бар игьтибары шигырьдә— сылу гәүдәсеннән нәфислек, гүзәллек, яклаучысыз гаҗизлек бөркелеп тора иде. «Аккош,—дип ирексездән уйлап алды Рушан,—Аккош-кәләш...»
Рушанга аны күзәтеп утыру рәхәт иде, әмма кыз һәр шигырь саен урынына сенгәннән-сенә төшә, хәрәкәтләре борчылуын сиздерә, сокланулы карашы күз алдында тоныклана-сүнә бара иде. Бу минутларда Рушан шигъри сүз сәнгатенең тылсымлы көчен җаны-тәне белән тойды.
Монсу шагыйрьнең тыңлаучылар белән уртаклашкан хисләре кызга да таныш аңлаешлы һәм ул хиснең үз исеме бар—җавапсыз мәхәббәт.
Валентин сонгы шигырен тәмамларга җыенганда. Ниночка кәнәфиенә бөтенләй сенеп беткән иде. Рушан анын дулкынланудан агарып калган бармаклары белән кәнәфигә чытырдап ябышканын күрде. Анын янына барып, ниндидер ягымлы сүз әйтәсе, өметләндерәсе, нәфис муеныннан үбеп аласы килде. Эх. әгәр дә ул. Стаин кебек, дулкынландыргыч сүзләр әйтә белсә икән' Мисал өчен шундыйрак сүзләр: «Бүген нинди гүзәл сез. мадемуазель Новова!» яки «Матур ягымлылыгыгызның серләре белән уртаклашыгыз әле. сылу Нина, сез һәрвакыт шундый сөйкемле •> Ләкин Рушан андый сүзләрне әйтә алмый, әйтә дә белми, кая инде башка берәүнен күнелен күтәрү, бу мизгелдә сагыштан анын үзенен дә күзләре дымланган иде. Юкса. Нововага карата сөйләп биргесез якынлык тоеп, анын гүзәл йөзендәге сагышны юып алу өчен теләсә нәрсә эшләргә әзер иде ул
Дивар буенда Зиночканын артында басып торган Жорик, вакыт- вакыт кызга таба иелеп, анын колагына нәрсәләрдер пышылдый, әмма Нинадан кул сузымы гына ераклыкта утырган Зиночка Стаиннын кайнар пышылдауларын ишетми дә иде бугай. Ул да мәктәп кызлары арасында данлыклы булган шагыйрьдән күзләрен ала алмый, аны ошатканлыгы күренеп тора. Күпләрнең йөрәген яндыручы Стаин аны бу тылсымнан араларга тели, ләкин хәтта Жорик та шигърият белән, шагыйрь белән ярыша алмый иде шул.
Валентин шигырь сөйләүдән туктагач, залда бер кавымга каушап - аптырабрак калган шикелле булдылар Стаин тиз генә коридорга чыкты да Рушанга ымлый-ишарәли башлады, ул Старченколардан шыпырт кына чыгып китәргә җыенганнарын исендә тота иде. Шул чагында көтелмәгән бер хәл булып алды. Рушан аны соңыннан гомере буена аңларга тырышып караса да. хәтта бүген—«хризантемалары чәчәк койгач® та—аңлап бетерә алмады—монысы да. мөгаен, мәхәббәт серләренен берсе булгандыр. Әле күптән түгел генә, март аенда көн саен почтальоншаны көтеп торган һәм Светланкага хат салыр өчен төнге поездга Йөгереп төшкән көннәрдә аның кулына ничектер Лермонтов томы килеп кергән иде Шул еллардагы дус-ишләренен күпчелеге шикелле, ул да шигъриятне яратып өлгерде, гомерлеккә шигьриятка гашыйк булып калды һәм бүген ышаныч белән әйтә ала: «Шигъриятне яратыгыз, ул. чынлап та. күп кенә бәлаләрдән, авырлыклардан качарга булыша. Коръәндәге шикелле үк. шигърияттә дә тормышның барлык сорауларына да җавап табарга була, бары тик үз шагыйрегезне, үзегезгә ярашлы шигырьләрне генә эзләгез, алар бар Шуңа күрә. Светланканың Мешеряковка кияүгә чыгарга җыенуын белгәч, шунда ук кайдандыр тирәннән күңеленә шигырь юллары килүе бер дә гажәп түгел иде
Шундый озын кыш буЛЛЫ бу. Шундый озак аерылу Кар астында калдык бугай. Карасак та каерылып .
Гафу сорап кул сузудан Җиңелрәктер, мөгаен.
Китапның ахырына таба беренче ачылган биттә үк Арбенинның «Маскарад» поэмасындагы таныш монологы Рушанның күзенә ташланды
Тында. Нина, көлке мин. билгеле. Сине үтеп сөю капке түгелме?
Бу юллар шулай ук Рушанның шул вакыттагы кәефен тулысынча чагылдыра иде. бары тик «Светлана» исеме генә шигырь ритмына ятмый ябышмый, ә болай—әйтерсең. күңеле кушып язылган, дөресрәге. үз шигыре
Кирегә бер борып кую Озын-озак кыш аен
Гореф-гадәт диеп торма.
Җыештыр фатирыңны
Себереп түк кар өстенә
Сагышлы хәтереңне
кебек янгырый иде ул юллар, һәм алар үзеннән-үзе бик жиңел генә хәтергә сеңеп калган, ятланган. Рушан аны. очрашкач, ничектер бер жаен китереп. Резниковага укырга да җыенган иде. әмма аралары көтмәгәндә өзелде дә., бу шигырь юллары янадан бервакытта да кирәк булмастыр төсле иде инде, һәм менә...
Кызлар, этешә-төртешә. Валентиннан соң бер-берсен шигырь сөйләргә кысташкан арада. Рушан Стаинга ымлады да ишеккә юнәлде һәм кинәт бусагада тукталып, борылып карады. Нина анын чыгып китәргә җыенганын сизенде шикелле, монсу күзләре белән ана күтәрелеп карады, ул күзләр: «Син дә мине ялгыз калдырып китәсеңмени инде?»—дип сорыйлар төсле иде. Рушан хәтта кыз аны туктатырга теләп, үзенә таба кулларын сузгандай итеп тә тойды. Шуннан ул тәкәллефле итеп капылт кына артка чигенде, яктыртылган ишек уемында һәркемгә дә яхшы күренеп торган килеш, бары тик Нинага гына карап. Лермонтовның шул атаклы шигырь юлларын сөйли башлады:
Тынла. Нина...
Рушан ниндидер бер сәер халәттә иде—рингта каты китереп сукканнан соң оста саклана белү хәрәкәтләре үзен нокауттан коткарып калган шикелле, шигырь юллары да бер-бер артлы ана ышаныч өсти, үзен тынычландыра һәм чынбарлыкка кайтара иде.
Шулай ук рингтагы шикелле, тирә-юньне күләмле итеп күрү сәләте кинәт кенә ачылып китте. Ул әүвәле, нәрсә булганын аңламыйча, авызын кызык кына итеп ачып катып калган Стаинны күреп алды—тегесе мыштым Дасаевтан. әлбәттә, моны көтмәгән иде (Соңыннан Жорик Рушан булып кыланып, бу күренешне бик озак кабатлап күрсәтеп тә йөрде әле).
Әмма бер мизгелгә генә күзенә чалынган Стаин өчен Рушаннын исе китми, ул Новованын могҗизаи рәвештә күз алдында үзгәрүен күрә. Кыз кәнәфидән күтәрелә төште, матур канатларын кагып очып китәргә әзерләнгән аккош төсле, ягымлы карашы белән егеткә тартылды, йөзенә сөйкемле алсулык таралды. Җанланган монсу иреннәре нәрсәдер пышылдый. Рушанны хуплап дәртләндерә иде шикелле.
Барлык кунакларның да шигърият сәгатенең иң югары ноктасы, сюрпризы, шигырь белән аңлашу мизгеле шушы икәнен төшенеп, тын да алмыйча үзләренә карап торганнарын сизенсә дә, бу минутларда кыз өчен бу дөньяда башка беркем дә юк. алар икәүдән-икәү генә кебек иде. Ул. кичә башлангандагыча җиңел генә матур хәрәкәт ясап, калын-авыр коңгырт чәчләрен янә муеныннан алып, артка чөеп җибәрде—үз бәясен белгән бу иркен хәрәкәт: «Менә мин нинди! Миңа менә нинди шигырьләр багышлыйлар!»—дигәнне анлата иде.
Хәзер, еллар үткәч. Рушан ул гамәленең гүзәл Ниночка белән мәхәббәттә аңлашу булып яңгыраганын кире какмый инде, ләкин теге чакта булса...
Лермонтов шигыренә ул барлык газапланган күңел авыртуларын, мәхәббәтенә җавап ала алмаган йөрәгенең өзгәләнүен салган иде. Бу анын менә-менә гомерлеккә аерыласы дус-ишләренә соңгы хушлашу сүзе кебек булды. Юкса, ул үзе кунакчыл Старченколар йортында бу матур май кичендә Нина белән икесенең бер үк төсле бәхетсез һәм ялгыз икәнлекләрен генә аңлатырга теләгән шикелле иде.
Әмма хисләрне, бигрәк тә менә шундый көтелмәгән гамәлләрне тикшерү—катлаулы эш Рушан хәзер дә берничек тә анлата алмый һәм аңлату кирәкмидер дә.
Кинәт кенә бәреп чыккан шигырь юллары шулай ук көтмәгәндә генә бетеп тә куйдылар. Рушан, ни үзен ишек янында көтеп торган Стаинга таба атларга, ни артка чигенергә, ни Нинага кулларын сузарга кыймыйча, аптырап каллы Биек түшәмдәге люстраның балкып кабынып китүе һәм урыннарыннан күтәрелгән кунакларның көтелмәгән кул чабулары коткарды. 1
Шуннан ары беркем дә шигырь сөйләргә базмады. Элеккечә тирә-
юнендәге берәүне дә күрмичә, Ниночка ана таба күтәрелгәндә генә залда янадан ут сүнде, шул мизгелдә үк «Гарәп тангосы» янгырады Кыз, Рушаннын иңнәренә ике кулын куеп, дулкынланган йөзен ана якынайтты һәм әкрен генә пышылдады.
— Мин шундый бәхетле, рәхмәт, сөеклем. .
Рушаннын яна мәхәббәтен,—юк, бу юлы «мәхәббәт уенын» түгел,— ә нәкъ менә мәхәббәтен Галочка Старченконын шул Туган көненнән башлап исәпләргә кирәктер дә.
XXI
ай ае алар ягында, һичшиксез, ин матур ай. Дала киңлекләренә яз соңлап килә, табигать май аенда гына көч-куәт аза, агачлар яшелләнеп яфрак яра, һәр түрбакчада сирень-сәрби куаклары чәчәк ата, ә Кызыл урамындагы кечкенә бакча, шау чәчәктәге алмагачлар чатырыннан төтенгә уралгандай, ап-ак булып утыра Сонрак. тормыштан иртә киткән жырчы композитор Евгений Мартыновның «Алмагачлар чәчәктә» дигән мәгълүм җыры килеп чыккач. Рушан күптәнге шул май аен еш кына хәтеренә төшерә иде
Шул май ае ахырларында бит инде, бервакыт Нина ана:
—Без синен белән—хөкем ителгән кешеләр шикелле,—диде.
Рушан анын нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап алды
Әйе, хөкем карарын белгән тоткыннар ирексездән көннәрен санап барган кебек, үзләренен китәсе көннәрен белгәнлектән, азар да аны киртләп-билгеләп торалар иде. Ул вакытта инде Рушан Ходай каргаган Кызыл-Ордага эшкә билгеләнгән, ә Нинаны. Стаин сүзләре белән әйткәндә. Төньяк Пальмирасы—Ленинград көтә иде
Шуңа күрә, алар, кулдан ычкынган элекке көннәрен кайтарырга теләгәндәй, һәр көнне күрешеп тордылар Ничектер зурларча теләк-дәрт белән, ярсып-өзгәләнеп, бер генә күнел ачудан да баш тартмыйча, очраша иделәр. Алар үзләрен «дроголята»лар арасында да. парктагы җәйге ресторанның верандасында Исмәгыйль бәк һәм анын дуслары янында да, Стаиннын нәзакәтле-зыялы дус-ишләре белән дә иркен хис итә иделәр. Ул язда аларнын сөйләп анлатып булмастай ниндидер гарту көчләре бар иде, алар тирәсенә һәрвакыт дус-иш. таныш-белеш. спорт сөючеләр, аларга табынучылар җыела, ваемсыз-чая күнел ачулар башлана, шаяртулар, уен-көлке ишетелә Мөгаен, күпчелек егет-кыхларнын да бер-берсе белән һәм Актүбә белән гомерлеккә хушлашачакларын күне.зләре тоя-аңлый иде.
Күнел ачуларда Ниночка тыелгысыз булып чыкты, дәрт-жегәре ташып тора, фантазия дигәндә, Стаиннан кала һәммәсе дә анардан калышалар. Парктагы биюләрдән кайтып килешли. берәр тын скверда яки берәрсенен түрбакчасында кинәггән генә нинди генә уен-көлкеләр оештырылмый, уйлап чыгарылмый да гитарага кушылып нинди генә җырлар җырланмый иде! Элекке мыштым, уйчан Новованы беркем дә таный алмый, мәсәлән, бервакыт ул бию мәйданчыгына билет тикшереп торучы контролерны үрып
— Бу яшь егет—минем белән,—дип. гәүдәсен нәкъ Дасаевча хәрәкәтләндереп, анынча кыланып куйды, керергә чират көтеп торучылар дәррәү кул чаба башладылар
Кыскасы, алар тәүлекләрне озынайтырга тырышып, иртә танга кадәр аерылышырга куркып, күнел ачып йөрделәр, ә вакыт дигәнен ага. шагрин күндәй кыскара-кысыла торды Һәм менә Ниночканын Ленинградка китәренә дә өч кенә көн калды
Рушан эшсезлектән бөтенләй гаҗиз булып, тулай торактагы караватында аунап яга иде Диплом яклау артта калган, бер атнадан аларнын чыгарылыш кичәсе, шуннан сон ул да хыяллары тормышка
з. .к у • м®
М
ашкан һәм ашмый калган бу шәһәрне ташлап китәчәк.
һәм ул, моннан нәкъ дүрт ел элек техникумга керер өчен документ-ларын Актүбәгә китергәндә, шушындый ук эссе июньнең көн уртасында, тиз йөрешле Ташкент поездынын вагоны түбәсендә барганын исенә төшерде. Авыл малаена бу шәһәр нинди зур, серле, ымсындыргыч булып күренгән, уку әйтеп бетермәслек кадерле булып тоелган иде—һәм менә барысы да бер көн шикелле генә үтте дә китте, янә тормышның яна йомгагын сүтәргә, янә бөтенесен дә янадан башларга кирәк.
Комнарга күмелеп утырган Кызыл-Ордада аны ни-нәрсәләр көтә9 Нинди дуслар табылыр, нинди күңел ачулар булыр? Бу сәгатьтә анын күңелен шундый монсу уйлар биләп алган, әмма шулай булса да. ирексездән вакыт-вакыт Нина белән алда торган очрашуны күзаллап, йөзенә елмаю да куна иде.
Сонгы көннәрдә җәйге төн аларга шундый кыска тоела, бигрәк тиз яктыра башлый, Алма-Ата экспрессының озын-озын гудок тавышлары очрашуларны өзә. Ниночка авыр көрсенеп әйтеп куя:
—Хушлашырга вакыт, сөеклем! Июньдә сон караңгыланып иргә яктыруы бик кызганыч, әмма без синең белән табигатьне буйсындыра алмыйбыз...—ди.
Рушанның алдагы күрешү турындагы татлы уйларын алар бүлмәсенә болай гына башын тыккан күрше бүлмә егете бүлдерде. Рушанны күргәч, ул гаҗәпләнеп сорады:
—Нишләп ягасын, Ниночканны озатмыйсынмыни? Мин әле генә вокзалдан кайттым, аны перронда әти-әниләре белән күрдем, китеп бара..
Рушан караватыннан ничек атылып торганын сизми дә калды.
—Ничек китеп бара?—дип кабатлап сорады ул, көтелмәгән хәбәрнен асылына төшенеп җитә алмыйча.
—Бик гади генә,—дип көлемсерәде күрше егет.—Сигезенче купе вагонында. Ашык, Мәскәү поезды кузгалырга әле ун минут бар, мин вокзалдан велосипедта...
Рушан, анын соңгы сүзләрен тыңлап та бетермичә, ачык тәрәзәгә ташланды һәм күз ачып йомганчы урамга сикереп төште. Юлда очраган ялгыз кешеләрне куркытып, әлсерәткеч эсселекне дә тоймыйча, юл буендагы карагачлар күләгәсенә дә ышыкланмыйча, бар көченә йөгерде ул, анын шашкан йөзенә карап, кемнәрдер, берәр бәла-каза бардыр, дип уйлаганнардыр.
Тимер юлга йөгереп килеп җиткәч, ул вокзалга таба тәгәрәгән так санлы составны күреп алды. Егылып төшү куркынычын да уйлап тормастан, йөгергән уңайга нефть цистернасының баскычына сикереп менә алды Товарнякны әй ашыктырды да соң! Пассажир поездынын соңгы вагоны артындагы сигнал утларын бик яхшы күреп алды—экспресс кузгалмаган иде әле.
Товарняк, йөрешен әкренәйтеп, йөк составлары куела торган ян юлга борыла башлагач, Рушан юл арасына сикереп төште һәм янадан йөгереп китте, перронга барып җитәргә берничә дистә метр гына калган иде.
Ул ничек тә өлгерергә тиеш! Кызның йөзен, күзләрен күрергә тели, булдыра алса: «Ни өчен әйтми-нитми китәсең? Ни өчен шундый рәхимсез, кешелексез адым ясыйсын?!»—дип сорамакчы була. Әйтерсен. шушы сорауларның үзен гомер буе газаплаячагын шул вакытта ук тойган...
Рушан перронга йөгереп менгән иде инде, койрыктагы вагон калтыранып тартылып куйды да кузгала башлады, егет сонгы көченә алга ыргылып уникенче, унберенче, унынчы вагоннарны артта калдырды Бу сәгатьләрдә вокзалда озатучылар күп иде, аларны аралыи-аразый йөгергән Рушан тизлеген киметте Тыны кысыла-кысыла ул тәгәрәп барган тугызынчы вагон янәшәсеннән йөгерә һәм төшерелгән тәрәзәдән башын тыгын, кул болгаучы Ниночканы да күрә иде Кемгә кул болгый ул9 Рушан һич югында анын күзенә чалынырга теләп бар көченә алга
ташланды, әмма тугызынчы вагон аны узып бара иде инде, аннары унынчысы, унберенчесе... һәм ул, әле һаман да кемгәдер кул болгап баручы кызның нечкә кулларыннан күзен ала алмыйча, хәлсезләнеп туктап калды.
Нинанын әти-әниләре аны шунда ук күреп алдылар һәм. мөгаен, поезднын тизләгәннән-тизли баруына шатланганнардыр да әле. Бу башсыз егетнең китеп баручы поездга сикереп менүеннән дә курыкканнардыр, бәлки. Ләкин ул минутларда Рушанның башына андый уй килмәгән иде шул.
Сонгы вагон күздән югалгач. Рушан борылып карады һәм үзенен Ниночканын әти-әниләре янында басып торганын күрде. Елаган йөзен күтәреп карарга оялып, картларча бөкрәя төшеп, ул әкрен генә китеп барды Ул аларга нәрсә әйтә ала иде сон? Алар үзләре дә барысын да күреп тордылар бит.
Шул кичтә ул гомерендә беренче мәртәбә Стаин һәм Татар бистәсе малайлары белән исергәнче эчте. Парктан тулай торакка кайтып барышлый, Бучкин белән Фролованы очратты.
Валентин көндез вокзалда булган хәлне ишеткән иде инде, станция янәшәсендә яшәүче Верочка. Мәскәү поездына китерелә торган яна пешкән ипи алырга дип. перронга килгән икән дә барысын да күреп торган. Валентин Рушанны үзләренә алып китте, алар төне буе сөйләшеп чыктылар. Иртән кухняда чәйләп утырганда. Валентин кинәт әйтеп куйды
—Синең бу тарихын шигырь сорый, тынла әле менә..
Үбешүләр тәмен татыдым мин, Бәхетем чиксез ташып тора иде.
Ләкин Рушан кул гына селекте:
—Тукта, кирәкми, синнән башка да эчем поша..
Хәзер, күп еллар үткәч. Дасаев шагыйрьне ник туктатканына үкенә Алга таба нинди шигъри юллар булды икән'* Чишелеше табылмаган сер Ә теге ике юл гомергә истә калган үбешүләр тәмен татыдым мин
Диплом тапшырыласы чыгарылыш кичәсенә кадәр калган көннәрен ул. шәһәргә чыгып та тормыйча, тулай торакның сәгать саен бушый барган бүлмәләрендә бер эшсез-максатсыз буталып тик йөрде Ниночка киткәндә күз алдыннан вагоннар ничек тиз йөгереп узса, көннәр дә шулай тиз уза торды: биш. дүрт. өч. Ә ул исә аларны һаман да ашыктыра— биредәге тормыш аңа хәзер түзә алмаслык булып тоела иде
Әгәр дә Резникова белән аралары өзелүне ул әле үзенә ничектер аңлатырга тырышып караса. Новованын качып китеп баруын ул котылгысыз явыз язмыш, үзенен хыянәтенә җәза дип кабул итте. Ул бит кайвакытларда. барыбер йоклый алмасын белеп, төн уртасында үзе өчен куанычсыз «1905 ел» урамына әкрен генә барып чыга иде дә Тамараларның йокылы йорты тәрәшләре каршында озаклап басып тора иде күңеленнән кыздан гафу үтенә, йөрәгендә нинди утлар кайнаганын аның сизенмәвенә офтана Ул көннәрдә нинди дә булса берәр җирдә кемнәрдер, кыз күңеленә тияргә, аны чәнчеп алырга теләп, кайчандыр ана турылыклы булган Дасаевнын хәзер бик еш гашыйк була башлаганын телгә алсалар. Тамараның горур гына
—Әгәр дә бу шәһәрдә кемне дә булса яраткан икән, ул бары тик мине генә чынлап яратты Бу хакта ялгышмагыз ..—дип җавап биргәнен дә белә иде Рушан
Кайвакытларда ерактан күзәтеп йөрсә дә. ул анын күзенә чалынырга базмый иде Анын караңгы тәрәзә төбен саклап торган төннәрнен берсендә Рушаннын башына бер уй килде Тамара белән хат аша булса да саубуллашырга кирәк, араларында ни мәхәббәт, ни дуслык барып чыкмаса да. бу шәһәрдә аларнын исемнәрен яшьләр гел янәшә куеп йөрттеләр ич. уен-муен түгел бу сина!
Көтмәгәндә күңеленә килгән карар анын тормышын вакытлыча
гына булса да никадәр мәгънәле иткән иде. Ул, көннәр буе өстәл яныннан кузгалмыйча, ачык почеркы белән өч дәфтәрне язып тутырды, әмма аларны хат дип әйтүе кыен иде, дөресрәге—газапланган, буталып беткән күңелен яшермичә ачып салу иде ул. Кызнын үзе өчен кем булганын һәм хәзер дә кем булып калганын аңлатырга тырышу иде. Димәк, тормышының кояш баешы алдыннан бүген тәүбәгә килергә, барысын да чын күңелдән әйтеп бирергә теләве—беренче генә түгел...
Ул заманнарда иске акча белән биш сумга сыра да алып әбәт ашарга мөмкин булган һәм әле күпмедер көмеш тиеннәр дә кайтарып бирелә торган депо ашханәсенә ашарга барган арада гына Рушан Давыдычевага язган «хатларыннан» өзелеп тора иде.
Бер көнне әбәт ашап кайткач, ул Моряк кушаматлы бүлмәдәше Юрий Калашниковка тап булды, тегесенең күзләре елаудан шикле рәвештә кызарынып чыккан иде. и
Тулай торакта бу егетне Рушаннын адъютанты дип кенә йөртәләр, ул ана мөкиббән киткән егетләрнең берсе иде.
Рушан:
—Кем рәнжетге?—дип сорады.
Моряк борынын мышкылдатып читкә борылды да өстәлдә яткан дәфтәргә ымлады:
—Син Томканы шулкадәр яратасын икән... Синең язганнарынны укыгач, тәннәрем чымырдап китте, кызгандым үзенне. Беркайчан да шулай өзгәләнергә мөмкиндер, дип уйламаган идем. Укыганым өчен гафу ит инде, өстәлдә ачык килеш ята иде бит —дип, аптырашта калган Дасаевны кочып алды.
Күнеле бик үк йомшак булмаган Моряктан Рушан мондый гамәлне һич көтмәгән иде
—Әйдә, мәхәббәт өчен. Тамара өчен эчәбез! Мин инде бер шешә дә алып кайтып куйган идем,—дип, көтелмәгән тәкъдим ясады Калашников.
Шәраб эчеп утырганда Моряк кыз янына хушлашырга Рушаннын үзенә барырга, билгеле инде, хатны да үз кулына тапшырырга кирәклегенә ышандырды
Рушаннын Актүбәдәге соңгы киче, чигенер урын юк—иртәгә кич белән ул бу шәһәрне бөтенләйгә ташлап китәчәк. Әбәттән сон, язылган дәфтәрләрен кыстырып, ул «1905 ел» урамына китте.
Кынгырау тавышына Тамара үзе килеп чыкты һәм шунысы сәер, Рушаннын килүенә бер дә гаҗәпләнмәде. Гүя көтеп торган шикелле елмаеп, өйгә керергә чакырды, әмма Рушан кереп торырга кыймады Кичә диплом алганын, бүген үзенең сонгы киче икәнен, иртәгә бөтенләй китеп барачагын әйтте һәм үзе белән хет бер кинога баруын үтенде Дәфтәрләрен сузып, өстәде: «Ә монысы минем сиңа әллә кайчан әйтәсе килгән сүзләрем »—диде. Тамара дәфтәрләрне илтифатлы гына кабул итеп, анын үзен кич кино-фәләнгә алырга кайчан килерен сорады.
«Өнемме бу. төшемме?»—дигәндәй, монын чынбарлык икәненә һаман да әле тулысынча ышанып житмәсә дә, күңеленнән акыллы кинәше өчен Морякка рәхмәтләр укый-укый, ул килер вакытын билгеләде. Моряк анын «хатларына» күз төшермәгән булса, Дасаев Тамара янына килергә базыр идеме икән? Ай-Һай!.
Тулай торакка кайтып барышлый, юлда ул Наил Сафинны очратты, тегесе Рушан әле генә китеп барган йорт ягына таба атлый иде. Рушан анын белән баш кагып кына исәнләште, үзенең шатлык-куанычын сиздереп тормады.
Мескен Наил. Рушаннын Резникова яки Новова өчен кирәге шулкадәр генә булган шикелле. Тамара өчен аның да кирәге шулкадәр генә булганлыгын анлый идеме икән? Алар икесе дә, әлеге кызларнын ниндидер хәйлә-мәкерле уеннарында билгеле бер роль башкарганнан сон, кыътарга кирәкләре калмагач, сәхнәдән куылып төшерелмәделәрме’
Монын шулай булганлыгын Рушан әле шул чагында ук анлаган иде
в билгеләнгән сәгатьтән күп алда килеп, кыз иортынын каршысында. инде чәчәген койган сәрби куаклары күләгәсендә басып торганда да. ул әле. янкапка ачылыр да аннан Тамара килеп чыгар дип. бетенләи ышанып бетми иде Шунда ул кинәт кенә теге ерактагы кызны хәтерләп алды шәһәргә килүенең беренче көнендә үк Рушан бит. кулына ноталар папкасы тоткан ул кызны «-Тимерлек» янында очратып, сихерләнгән кебек, анын артыннан ияреп китеп барган һәм нәкъ менә шушы урында, ачык тәрәзәдәге челтәр пәрдә артында кыз шәүләсе күренүгә өметләнеп, бик озак басып торган иде Һәм менә бүген—беренче сүз куешып очрашу, бу очрашуга юл бик озын—дүрт елга сузылган булып чыкты
Тамара билгеләнгән минутным минутында күренде, ерактан ук сокландыргыч елмаеп, инде күптәннән очрашып йөргән шикелле итеп, табигый генә сорап куйды:
—Йә. бүген без кая барабыз. Рушан9
Рушан парк янындагы «Культфронт» кинотеатрына билетлар алган иде. «Адские водители» (татарчасы «Тәмуг шоферлары» буладыр инде) дигән инглиз фильмына керергә тәкъдим итте, ә аннары, кәефләре булса, бию мәйданчыгына да сугылып чыгарга мөмкин Шул җәйге кичтән сонгы бөтен гомере буена Рушан ул мавыктыргыч фильмны кайчан да булса бер янадан экранда күрергә хыялланды. Тамара белән бердәнбер очрашып, анын янында утырганда, кызнын кайнар кулларын үзенен кайнар учларына алып тотканын, кызнын исә аларны тартып алырга тырышмаганын—икесенең дә бармаклары кушылып-үрелеп. бер- берсен танып иркәли-иркәли, ниндидер тылсымлы сүзләр сөйләшкәнен янадан кичерәсе килә иде. Ул әлеге фильмны да. шул ук вакытта, кызнын үзе янында икәнлегенә һаман да ышанып җитмичә, анын гүзәл йөзеннән күзен ала алмыйча диярлек утырганын да яхшы хәтерли иде
Кинога кадәр дә. кинодан сон Бродвеззда икәүләп йөргәндә дә. ул кичтә Рушанның кайчандыр Феллини фильмындагы Кабирия шикелле
— Күрегез, мин кем белән барам! Мин Давыдычева белән барам' Тамара минем янымда!—дип. шар ярып кычкырасы килә иде.
Әлбәттә, җәйге кичтә аларнын бергә күренүләрен шәйләми калмадылар—мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре шаулап үткән генә, студентларнын имтиханнары тәмамланган чак, озын-озак җәйге каникулларны алдан ук сизенеп ләззәтләнгән-кинәнгән яшьләрдән урамнар гөрләп тора, алар да үзләренең күп кенә дус-ишләрен һәм таныш белешләрен очратып йөрделәр Рушан беркемнең дә гаҗәпләнмәгәненә яңадан тан калды: анын Бродвейда Тамара Давыдычева белән күренүе, әйтерсең, көн дә була торган бер эш иде
Кинодан сон паркта йөргәндә Рушан кыздан биергә керергә теләге юкмы икәнен сорады. Тамара:
— Билгеле, биисим дә килә.—диде —Ләкин бигрәк тә синен белән буласым килә, син бит иртәгә китеп барасын Аннары без ике авыз сүз дә алыша алмаячакбыз, егетләр бер-бер артлы килеп, синен белән хушлаша башлаячаклар. Безнең бердәнбер кичебез монсу-күнелсез үтмәсен иде. һаман да синен китеп барачагыңны искә төшереп торуларын теләмим Ин яхшысы, әйдә, бакчадан чыгып китик тә. тын урамнарда йөрик, безнен сөйләшер сүзләребез байтак бит..
Тамара белән бергә үткәргән бу кичен дә Рушан һәрьяклап җентекләп күз алдына китерә алмас иде, ул кич. дистәләрчә вак кисәкләргә бүлгәләнеп, анын хәтерендә аларнын һәркаисысы ниндидер сагышлы, аерым-аерым нәрсәләр булып тезелә, бөтенесен дә бер төнгә сыйдырып бетереп тә булмый иде бугай.
Алар Тамара белән тан атканчы. Алма-Ата экспрессынын гудок тавышларын ишеткәнче йөрделәр. Икесе өчен дә сонлап килгән бу очрашу Резникова белән үткәргән Яна ел төненә бик охшаш иде шул ук көтелмәгәнлек, шул ук мәхәббәттә аңлашу. көтелмәгән үбешүләрдән
шулай ук тетрәнү-калтырану һәм хәтта шундый ук күз яшьләре.„
Саубуллашканда алар үз бәхетләренә чынлап ышанганнар, әйтелеп- сөйләнеп бетмәгән сүътәр. аңлашылмаулар һәм бозылышулар артта калган дип өметләнәләр иде.
Шактый вакытлар үткәч, шигърият белән мавыгуы рәсем сәнгатенә китереп чыгарып, ул үзе өчен импрессионист рәссамнар дөньясын ачканнан сон. Рушанны Клод Моне хезмәтләре тан калдырыр. Мәсәлән, бу рәссамның, көн яктылыгы үзгәреп торуына карап, бер үк ноктадан торып, тәүлекнең төрле мизгелләрендә Нотр-Дам күренешен сурәтләгән рәсемнәре. Менә шунда Рушан үзенен сокландыргыч өч кыз. гүзәл затлар— Светланка Резникова. Ниночка Новова һәм Тамара Давыдычева белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы билгеләмәләр табар, чөнки анда да. Клол Моне рәсемнәрендәге шикелле, бер үк башлангыч нокта булыр, ул да булса—мәхәббәт. Чикләнмәгән саф композицияле һәм көтелмәгән ракурслы ул рәсемнәрдә Нотр-Дам иртән дә, көндез дә. кичен дә нинди гүзәл һәм кабатланмас бер ижат җимеше булса. Рушаннын хисләре дә бер яктылык, бер нур белән өртелгән—ул мәхәббәт нуры иде. Ул үзе онытылып-мавыгып йөргән әлеге кызларның берсен дә. беркайчан да начар итеп хәтерләмәде, хәтта кайчандыр йөрәгендә мәхәббәт очкыны кабызган -1905 ел» урамында яшәүче кыз белән үткәргән бердәнбер кыска төн дә хәтерендә язмышының иң бәхетле бүләге булып калды. Болар берсе дә арттырып әйтү түгел иде...
Яшьлегендә мәхәббәт үзенә мәнге килмәс кебек тоелган, бөтенләй өмете өзелгән бер мизгелдә аның башына хәтта: «Әллә бу тормыштан китәргәме?»—дигән ямьсез уй да килгән иде. Ләкин ул үзе сөйгән кызлар белән хушлашмыйча китеп бара алмый иде, шуна күрә, һәрберсенә хатлар язды, хатларында алар белән кичергән, алар биреп өлгергән шатлыклы-бәхетле минутлары өчен рәхмәт әйтте, алардан башка бу дөньяда яшәүнен бер мәгънәсе дә калмаганлыгын бәян итте, һәр хаты, күчергеч кәгазе куеп язган шикелле, бер үк сүзләр белән тәмамланган иде: «Хушыгыз, мин Сезне яраткан идем...» Аның кул астында бер адрес юк булып чыкты. Давыдычеванын яңа адресы. Ул аны эзләп-белешеп маташкан арада, үз-үзенә кул салу уе да үзлегеннән юкка чыкты. Димәк, тормышы белән дә ул -1905 ел» урамында яшәүче кызга булган мәхәббәтенә бурычлы иде. Шунысы гажәп. бу вакытта ул әле атаклы Жан Коктонын мәхәббәт хатлары белән таныш түгел иде...
Азга таба тормыш үзгәрде, илленче еллар азагында тимерюлчыларнын ике мәктәбенә кичәләргә йөрүчеләрдән Актүбәдә берсе дә калмады. Язмыш аларны ил буйлап чәчеп-сибеп бетерде, күпләренен туган- тумачалары да күченеп китеп беттеләр. Туган якларында Рушан гына, мөгаен, ешрак була торгандыр. Кайткан чакларында, ул джаз яратучы мәрхүм прокурорның каберен зиярәт итә. искереп барган Бродвейдан үтә. монсу «1905 ел» урамына һәм Кызыл урамына барып чыга, анда инде күптән чит кешеләр яшәсә дә. Рушанны бик теләп йортка үткәрәләр. Әлбәттә, анда хәзер ерак калган бәхетле көннәрне бернәрсә дә искә төшереп тормый, тәрәзә каршындагы колач житмәс чал тупылдар белән кыргыйланып беткән фарсы сирене куаклары булса гына инде.
Кайчагында ул үз-үзенә: «Җитәр, сонгы мәртәбә»,—ди. әмма һәр кайтуында, йөрергә чыккач. *1905 ел» урамындагы шул йортка барып төртелә. Нәрсә бу—йөрәк хәтереме?
Бервакыт Валя Домарова ана үзенең студентлык елларында бәйрәмнәргә кайтып йөргәндә төнге поездларда һәрвакыт бер сары чәчле егет белән Тамараны очратканын сөйләгән иде. Рушан Тамаранын Оренбург пединститутында укыганын, хәтта анын Совет урамы. 100 нче йортта фатирда торганын да белә иде. Бер шулай ул әлеге фатирга да барып чыкты, хужабикә үзендә кайчандыр фатирда торган чибәр кызны бик тиз исенә төшерде.
—Ә сезне мин хәтерләмим,—диде ул. кинәт күңелсезләнеп.
Рушан үзенен биредә беркайчан да булмавын әйткәч, хужабикә моңсу гына өстәп куйды:
—Димәк, сез дә аны яратып йөрдегез, Тамараны, дим .
Ялгызлыктан туйган булгангамы, әллә башка сәбәп беләнме. ул Рушанны чәй эчәргә утыртты. Аннары сөйләп китте
— Беләсезме, ул һәрвакыт үзен яраталармы-юкмы дип шикләнә, борчыла торган иде. Ана табынып йөрүчеләр күп булды, һәммәсе дә менә дигән егетләр иде, әмма ул ниндидер аңлашылмас мәхәббәт көтә, үлгәнче бары тик аны гына сөюләрен тели иде Шул кадәр вакыттан сон менә сез килеп чыктыгыз, ә бит ул миндә биш ел торды, беркем дә аны искә төшереп яңадан килеп күренмәде, димәк, сез аны барысыннан да ныграк яраткансыз
Байтак еллар элек үзенен сөеклесе яшәгән бүлмәне күздән кичергәч, Рушан дөресен әйтүне кирәк тапты
—Әйе, мин аны бик ярата идем. —диде.
XXII
эрмыштагы бөтен хәлләрне дә алдан күреп бетереп булмый, кайбер серләр хужалары белән бергә гомерлеккә китеп баралар, ә кайберләре, әйтик, Рәшит абыйнын Туган көне шикеллеләре, сонлап булса да, ачылалар
Бервакыт, эш белән Кавказга командировкага баргач, Дасаев үзен борчып торган тагын бер тарихнын серен көтмәгәндә генә ачкан иде, дөресрәге—шуна дәлилләү тапкан иде. «Баку-Тбилиси» поездында барганда, бер кызыклы маҗарага тап булды ул.
Тбилисидә ул Гобискерия джаз-оркестрын, ә Бакуда шул елларда джаз музыкасын аранжировкалаучы атаклы Кальварский эшләгән Рәүф Гаджиев оркестрын тыңларга өметләнгән иде. Поездга алданрак төште— кузгалып китәр алдыннан була торган ыгы-зыгыны яратмый иде. йомшак урынлы буш вагон купесыннан ашыкмый гына үз урынын эзләп тапты да коридордагы тәрәзә буена чыгып басты.
Вагон әкренләп тула торды, тәрәзә буендагы Рушан берәүгә дә комачауламый иде. Поездга ул туп-туры концерт залыннан чыгып килгән һәм эш белән командировкага баручы инженерга бик аз охшап тора иде
Перронны, шәһәрне артта калдырып, поезд кузгалып китте
Энгер-менгер карангылана-куера барганлыктан, коридорда ут кабыздылар Пассажирларның кайберләре ресторанга юл тотты, кайберләре купедагы өстәлчеккә ашамлыклар тезә башлады, ә Рушан, кешеләр ниндидер кабатланмас, шул ук вакытта һәммәсе өчен дә бер төрлерәк тормыш белән яшәп яткан авылларны игътибар белән күзәтә-күзәтә, тәрәзә буенда басып тора бирде, фараларын кабызып, авылга ашыгып кайтып баручы ялгыз машинаны да искәртте, мөгаен, шоферны гаиләсе, балалары көтә торгандыр, ә бәлки, сөйгән кызы белән очрашасы бардыр, ул кызнын таныш булмаган йорты берничә минуттан тәрәзәләрендәге якты утларын балкытып күренер дә менә-менә төн караңгылыгында эреп югалыр
Рушанның юлдашлары шунда ук кичке ашка утырдылар. Вагонга кофе, кыздырылган тавык, яна пешкән хачапури һәм ләваш исләре таралды, кайдадыр инде җырлаган тавыш та ишетелде
Алар купесы белән янәшәдәге купеда чуар публика иде яшь кенә бер егет, чәчләренә чал төшсә дә, яшь чырайлы бер карт, берничә ир кеше һәм хәтта бер сөйкемле генә кыз Кыз, Рушан кебек үк. гел генә тәрәзә янында басып тора, әмма, аннан аермалы буларак, үз теләге белән тормый иде шикелле. Карт, ихтимал, урыстыр, яшь егет белән кы I әрмәннәр, калганнары -грузиннар яки осетиннар Аларның киемнәре дә бер-берсеннән аерылып тора: ике ир кеше һәм мөгаен, карт га
Т
Тбилисинең Руставели проспектында борын чөеп, кыланып йөрүче көяз- тәти егетләрдән калышмаслыклар. ә калганнары йомшак урынлы вагон пассажирлары дип кабул итәрлек тә түгел иде.
Поездга бернинди багажсыз, хәтта сумка-портфельләрсез дә утырган бу төркем шулай ук кичке аш дип мәш килә башлады. Яшь егет белән кыз ресторанга барып килергә теләделәр һәм купе эченнән кемнеңдер хуплау сүзен ишеттеләр. Дасаев яныннан үтеп киткәндә, яшьләр ана кызыксынып карап уздылар, ә кыз хәтта елмайган сыман да булды әле
Тәрәзә артында бөтенләй караңгыланды, тәрәзә янында басып торунын кызыгы калмады. Анын юлдашлары күптән ашап туйганнар. Рушан исә купега кереп утырыргамы, әллә ресторанга барыргамы дип. уйланып тора иде. шунда кинәт кенә әлеге күрше купедән берсе. Рушан осетин дип чамалаганы, әдәпле генә, хәтта бары тик Кавказ халыкларына гына хас дип әйтерлек түбәнчелек белән аны үзенен тыйнак табынын уртаклашырга чакырды Рушан да әдәпле генә итеп рәхмәт әйтте, апетиты булмау, башы авырту һәм ялгыз каласы килүне сылтау итеп, сыйдан баш тартты.
Бер минут та үтмәгәндер, тегеләрнең икенчесе күренде һәм шулай ук әдәпле, әмма катгыйрак итеп чакырды. Аларнын бәйләнчекләнеп дәшүләренә Рушан үртәлә башлаган иде. шуна күрә, үз купесына кереп китәргә ашыкты. Ул кереп утырырга да өлгермәде, ишек ачылып китте дә яшь чырайлы картның чал чәчле башы күренде, ул Дасаевнын бер генә минутка коридорга чыгып керүен үтенде.
Карт теләсә кайсы грузин тамадасына биргесез тасма телле булып чыкты Ул кунакчыллык кануннары турында, юлда барганда яна кеше белән шәраб уртлап сөйләшеп утырунын күнеллелеге турында сөйли башлады Кыскасы. Рушан үзенен бу картның көчсез, әмма каты кулларыннан ычкына алмасын анлады,—карт, чынлап та. әле анын пинжәк төймәләрен бөтерә, әле жиненнән тотып тарткалый иде,—Рушан бирелде Георгий Павлович белән—карт үзен шулай дип таныштырды.—күршеләргә барып кергәч, анда ихластан куанып, шундый итеп кычкырып җибәрделәр, мөгаен, бу тавышны күрше вагоннарда да ишеткәннәрдер. Рушанны тәрәзә янынарак. Георгий Павлович каршысына утырттылар Өстәлдә оста гына ботарлап куелган күркә ите өелеп тора, янәшәсендә—үлән- сәлән. әче борыч, помидор, әрмән сыры, грузин брынзасы һәм йомшак Баку чурегы иде.
— Нәрсә эчәбез?—дип сорады карт, Рушан ак абхаз шәрабе • Бахтриони-га ымлады.
Кемдер юллар ун булсын өчен тост тәкъдим итте, мәжлес башланып китте. Стаканнарны бер дә буш тотмадылар, өстәлдән бик оста гына итеп, сиздермичә генә кирәкмәгән нәрсәләрне алып, әле ветчина, әле кыздырылган ит. әле тиз бетә барган үлән-сәләнне өстәп кенә тордылар. Рушан икенче каттагы киштәдә зур бер кәрзин шәйләгән иде. сый- нигъмәтне шуннан алалар, анын бетәсе юктыр, ул кәрзин тылсымлыдыр төсле тоела башлады.
Баштарак сүз һич тә ялганып китә алмады. Бер-бер артлы тостлар әйтелә, -сал-, -алып бир-, «капкалап куй- кебегрәк сүзләр ишетелә, аннары урыс һәм грузин телләрендә рәхмәт сүзләре яңгырый иде. Ләкин шушы аз сүзле әнгәмәгә хуҗалардан бары тик өч кенә кеше катнаша Дасаевны башта чакырган икәү белән Георгии Павлович кына, картнын болар өстеннән аксакалларча хакимлек иткәне күренеп тора. Калган икесе, юньләп кырынмаган йөзләренә тавыш-тынсыз соклану төсе чыгарып, өстәл өстен карый, стаканнарны бер дә буш тотмый, бик оста гына итеп теге тылсымлы кәрзиннән сый-нигьмәт ала тора. Көтмәгәндә генә сүзләр тынып калды, әллә махсус шулай эшләнде, шул арада карт
Кая барасыз, нәрсә белән шөгыльләнәсез, яшь кеше7—дип кинәт кенә сорап куйды.
—Инженер мин. Тбилисига командировкага барышым.-дип. сүрәв
генә жавап бирде Дасаев. Ул, анын гади инженер гына икәнлеген белгәч, тегеләрнең кызыксынуы шунда ук юкка чыгар дип уйлаган иде
— Инженер9 . Командировкагамы'' Мин бит сезгә әйткән идем,— Георгий Павлович үзенен юлдашларына карап сөйли башлады —Өйрәнегез менә нинди мәктәп, югары пилотаж, мин анын яшендә андый данны белми идем әле. Ә коридорда ничек басып торды ул! Сокланырлык бит турист, артист инде, чын менә... Пейзаж, кояш баешы, пленэр... Ә Дато һәм Казбек белән ничек сөйләште, әйтерсен. аларны үз гомерендә бер дә күргәне булмаган! Бу бит искиткеч! Станиславский! Әгәр теләсәгез— Мейерхольд!..
— Минем, чынлап та, ни сезне, ни сезнен юлдашларыгызны бервакытта да күргәнем юк,—дип. картнын сүзен бүлдерде Рушан
—Бөтенләй күргәне булмаган,—дип елмайды Георгий Павлович, купе эче бер биш минут көлү тавышларыннан тетрәнеп торды
Дасаев, бернәрсә дә аңламыйча, табындашларын күзәтә, бу сәер юлдашлары анын һәр хәрәкәтен хәтерләрендә калдырырга тырышып, үзенә сокланып карап торганнарын күрә иде Мондый илтифатны ул әле беркайчан да тоймаган иде
—Әйе, Марсель Марсель шул инде, анын турында зонада да. иректә дә юкка гына легендалар йөрми.—дип сүзгә кушылды Дато дигәне
—Сез нәрсәнедер бутыйсыз, мин—Дасаев. Ташкенттан инженер,— үзен әллә шаяртканнарын, әллә, чынлап та. ниндидер Марсель белән буташтырганнарын аңламыйча, айный төшеп жавап бирде ул.
Купе тагын шырык-шырык көләргә тотынды. Георгий Павлович, яшьләнгән күзләрен юка батист кулъяулыгы белән сөртә-сөртә
— Бәлки, ксиваңны күрсәтерсең, Дасаев, —дип сорады
Мартукта яшәгәндә үк Рушан җинаятьчел жаргонны яхшы ук белә иде Пинжәгенен эчке кесәсеннән паспортын алып, аны өстәл аша Георгий Павловичка сузды
Купеда гынып калдылар, картнын паспортны оста-житез бармаклары белән әле тегеләй, әле болай әйләндергәләгәнен игътибар белән карап тора башладылар Георгий Павлович паспортны хәтта борынына якын китереп, җентекләп иснәп карады—тешләп караса да. беркем дә елмаеп та куймас иде шикелле.
—һәйбәт ксива. исе дә чын,—диде, ниһаять. Георгий Павлович, паспортны кайтарып биреп —Димәк, кәгазьләрен тәртиптә, тиз булдыргансың . Дато сине ксивасыз дип уйлаган иде Ул бит сонгы мәртәбә синен белән бер зонада матавыкланды Исенә төшер әле. анын кушаматы—Лорд, ә фамилиясе—Гвасалия. Ул хәзер әнә нинди франт, нәкъ сиңа ярдәмче булырлык, «интеллигент». Ярдәмче кирәкмиме. Марсель?
—Гафу итегез, арыдым мин. иртәгә минем мөһим эшләрем бар. мин сезнен шаяртуларыгызны аңламыйм,—дип. Дасаев урыныннан күтәрелә башлады.
Карт аны йомшак кына, әмма таләпчән итеп кире урынына утыртты —Утыр, Марсель Безнен белән аралашырга телисенме-юкмы. анысы синен эш Әйе, дөрестән дә, син хаклыдыр, синең кебек җитди кошка биредә таныш түгел йөзләр артык күп. Син мин картны гафу ит инде, шатлыктан бит—синен хакта күп ишеттем. Дато да синен ничек юкка чыгуынны сөйләгән иде Димәк, зур эш майтарырга барасын, уңышлар сина. Әгәр ярдәм кирәк булса—акчамы анда, хазамы Менә. Тбилиси һәм Орджоникидзедагы адреслар, телефоннар —карт оста хәрәкәт белән Рушан пинжәгенен күкрәк кесәсенә алдан ук әзерләп куелган кәгазь кисәген тыкты
Алар шулай аерылыштылар
Иртә белән поезд Тбилисигә килеп туктаганда, әлеге сәер юлдашлар юк иде инде—әллә төрле вагоннарга таралганнар, әллә башкалага житәрәк төшеп калганнар. Ләкин алар әле үзләрен тагын бер кат искә төшерделәр
Тбилиси кунакларына Мтацминдада булырга кинәш итәләр, аннан аста жәйрәп яткан шәһәр манзарасы бик матур күренә, шунда ук— искиткеч гүзәл бакча, жәйге кинозаллар, ресторан. Йөреп арыгач, таулардан искән жилдә туңып калтырана башлаган Рушан Мтацминдада ашап чыгарга булды.
Залда һәм ачык верандада шаулашып кәеф-сафа корып утыралар иде. Ул яраткан «Регина» рестораныныкыннан ике мәртәбә зур оркестр уйнап тора, ике җырчы, берсен-берсе алыштырып җырласалар да, төрле яктан ишетелеп кенә торган заказларны башкарып бетерергә өлгерә алмыйлар һавада кыйммәтле хушбуй, затлы сигарет^ һәм өстәлләрдә кукраеп утыручы шәраб исләре эленеп тора, дәртле бәйрәм хисе ташып чыккан иде Рушан үзе шикелле үк командировкага килгән кешеләр җыелышып утырган өстәл яныннан көч-хәл белән генә бер буш урын тапты.
Официантның бөтен кыяфәте дамаларсыз ялгыз гына килгән кунак-лардан риза түгеллеген анлата—үз ихтыярында булса, ул Дасаев һәм анын ишеләрне бусагадан да үткәрмәс иде. Тулышып торган тук янакларын ялкау гына тартыштыргалап, ул заказны, ни өчендер авыр көрсенә- көрсенә, теләр-теләмәс кенә тыңлый, сүзләрен дә теш арасыннан кысып кына чыгара:
—Юк юк бетте... булмый., бервакытта да булмаячак...
Рушан, каршы килеп, көйсезләнеп азапланса, үзенең ышанычсыз чакырылмаган кунак хәлен тагын да катлауландырачагын анлый иде, шуна күрә, буйсынып ризалашты:
—Ярар алайса, нәрсә калган булса, шуны китерегез,—диде. Аннары - Бер шешә ак шәраб тә...—дип өстәде.
Официант шактый озак югалып торды. Шинеп беткән үлән-сәлән. кипшенгән сыр кисәге, салкын хачапури белән бер шешә шәраб китерде. Шашлыкны сонрак китерәчәген мыгырданып кына әйтте дә икенче өстәлгә—шау-гөр килеп типтерүчеләр янына китеп барды.
Кирәгеннән артык әчегән шәрабка авызын тигереп тә өлгермәде, әйтерсен, җилләр ташлады, Рушан янына метрдотель белән теге официант килеп җитте—әле генә үзе белән шактый озак һәм бик «эчтәлекле» сөйләшеп торган официантны башта Дасаев танымый да торды, тегенен йөзе төче елмаюдан шулкадәр үзгәреп киткән иде.
—Гафу итегез, хаталык килеп чыкты,—дип, официантка усал караштыргалап, сөйли башлады метрдотель, ә тегесе, бер гөнаһсыз кеше кыяфәтендә корсагын җыя төшеп, шундый үкенгән төс белән басып тора иде, аны кызганудан елап җибәрерсең, билләһи!
Алар Рушан кулындагы фужерны көчләп диярлек тартып алдылар, эчендәге эчемлекне чәчәкләр куя торган вазага җирәнеп, чырай сытып кына түктеләр, әйтерсен, ул шәраб түгел, агу иде.
—Бәлки, аерым өстәл әзерләргәдер?—дип Рушанның колагына пышылдады зал хуҗасы, аның күршеләренә карана-карана, ләкин Дасаев бу тәкъдимне кире какты.
Күз ачып йомган арада арба белән тәгәрәтеп жиләк-жимеш, сусыл үлән-сәлән. чикләвекле лобио, сулугуни һәм Рушанга таныш булмаган башка грузин ашамлыклары китерделәр, метрдотель әллә каян гына килеп чыккан авыр бәллүр бокалга үз кулы белән алтынсу «Твиши» салды Циркка тин булырлык бу тылсымлы үзгәрешне күргәч, өстәлнен икенче башында утыручылар Рушанга кызыксынып караштыра башладылар.
Дасаев бу кадәр сый-нигъмәтнең үзе уйлаганнан бер биш тапкырлар артыграк бәягә төшәсен чамалап алды, әмма шәраб искиткеч, ризыклары менә дигән булып чыкты, оркестр да шәп уйный. Рушаннын күнеле күтәрелеп китте Әллә башына шәраб йөгергәнлектән, әллә күнелендә кузгалган шуклыктан, әллә залның аргы башында бер өстәл тирәсенә утырган Казбек белән Датоны күреп алганлыктан, ул ниндидер бер кызны биергә чакырды да үзен... Марсель дип таныштырды.
^.әлки- кыз аны ошаткандыр, ә бәлки, исемен яраткандыр, ул кич буе: «Марсель Марсель ■>—дип сайрады. Ят исемгә Рушан үртәлмәде, исем вакыт-вакыт хәтта ягымлы булып та ишетелде, ә әллә нинди гайре табигый хәлләрсез генә үтеп киткән бу кичтә чит исем белән яшәп кенә калмады, үзен алдына юмарт өстәлләр куела һәм илтифатлы-ягымлы йөзле официантлар күз ачып йомганчы хезмәт күрсәтә торган шул серле Марсель итеп тә тойды. .
Иртәнгә кадәр кайнап-гөрләп тора торган Руставели проспектына фуникулерга утырып төшкән чагында ул. гел урынсыздан гына, кинәт Валя белән Мартуктагы күптәнге очрашуны хәтерләп алды. Менә сина— Лорд!..
Тирә-якта төнге Тбилиси шаулый, гөлт итеп яктыртылган проспекттан Рушанның каршысына матур киенгән кешеләр килә, алар әледән- әле үзләренең таныш-белешләре белән нәзәкатле генә баш иеп исәнләшеп узалар, шәһәр гел шул дус-ишләрдән. таныш-белешләрдән генә тора, диярсең. Рушанның бер генә дә сагышлы-монсу уйлар уйлыйсы килми иде. Әмма сабына ачык кызыл ефәк «күбәләк» куелган гитарасын тоткан Валя башыннан чыкмый гына бит! Ул хәтерендәге бу күренешне тырышып- тырышып куып жибәрмәкче була, ләкин булдыра алмый. Валя сурәте, күз алдыннан китмичә, һаман комачаулап, күнелне борчып тора.
Кинәт кенә һәммәсе дә урынына утырды. Дато Гвасалия . Дато Гвасалия! Валяны шампан шәрабендә коендырган, ана энже муенса бүләк иткән Лорд!
«Булмас!»—дип. үз уйларын кире какты Рушан. Әмма хәтере, ялагайланып. Георгий Павловичның тавышын яңгыратты: «Анын кушаматы—Лорд. ә фамилиясе—Гвасалия...» Юк. хата булу мөмкин түгел иде. һәммәсе дә туры килә.
Рушан Мтаиминдага кабат барырга дип. кире борылып, фуникулерга ашыкты—грузин рестораннарыннан кунакларның иртә таралмаганнарын белә иде ул.
Ул әйләнеп килгәндә, залда әле күнел ачу дәвам итә, ләкин Лорд үзенең дуслары белән кәеф-сафа корып утырган өстәл буш иде инде
Әлеге таныш метрдотель, кунакнын дулкынланган йөзен янадан күреп алып, шунда ук анын янына килеп җитте, илтифатлы итеп сорады
—Нинди ярдәм кирәк?
—Лорд күптән киттеме7—дип. игътибарсыз гына сораган булды Рушан.
—Юк. күптән түгел, сез. мөгаен, фуникулерда аймылыш булгансыздыр. Әгәр берәр проблемагыз булса—биредә Датоны яхшы белүче кешеләр бар. алар Марсельнең дә һәр теләген үтәргә әзерләр Дато үзе дә мина сезне һәрвакыт патшаларча каршы алырга кушты
— Рәхмәт, миңа Лорд кына кирәк иде.—Дасаев инде саубуллашып чыгып китәргә җыенган иде. ләкин метрдотель, әгәр дә кунак кичтән булган хөрмәтсезлекне кичерсә, үзе белән берәр шешә шәраб эчүен үтенде. Эчәргә туры килде
Фуникулерның ярым буш вагонында кайтып барганда. Рушан уйлап куйды: «Әгәр дә Лорд кушаматлы Дато Гвасалияне залда очраткан булсам, нәрсә әйткән, нәрсә сораган булыр идем икән? Минем яшүсмер чагымдагы мәхәббәтем булган Валя Домарованы шампан шәрабендә коендырдыңмы, ана энже муенса бүләк иттеңме, дипме ’» Бу узиарынын мәгьнәсезлегеннән үл кинәт эчкерсез көлеп җибәрде, кайчандыр Мартукнын төнге тын урамында, санузелы да шул кысан бүлмәдә булган пычрак ваннада шәраб эчендә чупырдап ятучы Валентинаны күз алдына китереп тә шулай көлеп җибәргән иде ул...
Хәзер инде Валентинаны сирәк искә төшерә, күңелендә ана карата нәфрәт тә сакламый, гаепләми дә Тормыш тәҗрибәсе биеклегеннән карап, һәркемнең үз юлын үзе сайлаганын аңлыйсын Ләкин Рушан шунысын һич төшенә алмый, йөз миллионлаган кешеләр арасыннан
кайчандыр балерина булырга хыялланган кызны җинаятьчел романтика белән мавыктыра алган ниндидер Лорд кушаматлы карак белән үзен очраштыру язмышка нигә кирәк булды икән? Ихтимал, әлеге сорау да аны гомеренең соңгы көннәренә кадәр бимазалап торыр әле...
XXIII
ала һәм яшүсмер чагындагы, аннары үсеп җиткәч тә, үзе күргән- белгән кешеләрне хәтеренә төшергәндә. Рушан еш кына күңеле белән туган йортына, димәк, әти-әниләре янына әйләнеп кайта. Хәтерендә гадәттә ике вакыйга янара. Берсе—алар гаиләсенә Исмәгыйль абый әле килеп кермәгән чагында әнисе белән булган хәл, икенчесе— гомер кояшы баеп барган үги әтисе Исмәгыйльгә бәйле вакыйга.
Ул кышта Рушан әллә беренчедә, әллә икенче сыйныфта укый иде...
«Поезд соңлагандыр»,—дип, Рушан бозланып каткан тәрәзә пыяласын сулышы белән өреп эретмәкче була, әмма күпме генә тырышмасын, бозны эретерлек түгел. Суык бабай булдырган, хәтта ике рам арасына да боз таулары күтәрелгән, иске одеал кисәкләре белән ярыкларын, шадра бусага тирәләрен ничек кенә тыгызласаң да, һаман салкын кереп тора, тәрәзәдән дә шундый ук салкын бәрелә иде.
«Кертеп тутырган»,—дип уйлады малай, «ишекне юньләп карамаган-сың, землянканы суытып бетергәнсең», дип, әнисе ачуланудан куркып, ул җир идәндәге карны себереп алды. Мич җылымса гына иде, ләкин Рушан тирес кирпечен өстәргә кыймады: ягар әйбер бөтенләй юк диярлек иде. Сентябрьдән үк жилләп, яңгырлар явып торды, хәзер инде ярым җимерек сарайның бер почмагында гына бераз тирес кирпече калган иде.
Сәкегә менеп утырып, мичкә елыша төшкәч, Рушан мамык тутырылган төенчекне үзенәрәк тартты һәм, әнисе кушканча, мамыктагы йон кисәкләрен чүпли башлады. «Тизрәк мәктәптән Сания кайтсын иде инде»,—дип. күңелсезләнеп уйланды ул, юкса, сигезенче сыйныфларның икенче сменасы бөтенләй карангы төшкәч кенә беткәнен дә белә үзе.
Чистартылган мамык тавы бик әкрен үрчи-үсә, малай, тәҗрибәле күзе белән карап, бу төенчек белән әле тагын берәр атна чиләнәсе барын чамалый.
«Синен, улым, күзләрен яшь, үткен,—дигән иде әнисе.—Мартукта беркем дә мамыкны синең кебек әйбәт итеп чистарта алмый»,—дип мактап та куйган иде әле. Кем инде мактаганны яратмасын?!
Кышкы озын төннәрдә алар, зур керосин лампасы тирәсенә сырышып, сәкедә утыралар, һәркем үз эше белән мәшгуль. Сания җеп эрли—әнисе: «Аның бармаклары мамыкны әйбәт тоя, аңардан менә дигән шәлче чыгачак»,—дип, кызын да мактарга онытмый. Чынлап та, кызнын эрләгән җебе тигез, нечкә була. Әнисе улы чистарткан мамыкны ике рәтле, биек-озын энәле куркыныч тарак аша тарап үткәрә, ни өчендер аны «чегән тарагы» дип йөртәләр. Әнисенен куллары тарак өстеннән очынып-очынып китә, Рушан һәрвакыт тарак тешләренә тиеп, анын кулы җәрәхәтләнер дип курка.
Әнисе балаларын «оста-җитез ярдәмчеләрем» дип ничек кенә мактамасын, үзеннән дә остарак, уңганрак шәлче Мартукта юк иде. һәр өченче кеше шәл бәйләү белән туенып торган Мартукта Гөлсем апага тиңнәр, дөрестән дә, юк иде шул, анын шәлләре тиз һәм җинел мамыкланалар, озакка чыдыйлар, каймалары күз явыңны алырлык кин, берсе икенчесенә биргесез тигез тешле, һәр шәлнең кабатланмас үз бизәге булыр иде.
Мамык тутырган төенчек хуҗабикәсе, кызыл битле юан кибетче Кожемяки нага шәл бәйләп бирүдән Мартукта берәү дә баш т артмас иде-Нюрканын талканы коры, пай кенижкәсенә тиешле әйберләрне дә
Б
ул үзе ничек теләсә, шулай гына биреп жибәрә Поселокнын ин беренче фырт киенеп йөрүчесе булса да, ул да Гөлсемгә килгән
Рушан аларнын сөйләшүләрен тынлап утыра.
—Нюра. мамыгыңның төсе бик матур,—ди әнисе—Минем ана яраклы җепләрем дә бар. ләкин ионнары бик күп икән, ике атнада гына чүпләп бетерешле дә түгел. Әле өч шәлне бәйләп бетерәсем дә бар. рәхмәт яхшы кешеләргә—акчасын күптән биргәннәр иде
—Гөлсем апа, мине вакыты борчымый—Аллага шөкер, бәйләп иөреремә бар Узган ел бәйләп биргән шәлегезгә күпләр кызыгып карый, минем менә караңгырак төсле шәлле буласым килә
Әнисенен «яхшы кешеләрне» телгә алуы тикмәгә түгел—Кожемякина да Мартукта төшеп калганнардан саналмый бит
—... Сезгә аванс итеп бер пот он әзерләп куйдым,—ди кибетче Аннары почмаклары сыкыланып торган дымлы землянканы күздән кичереп чыккач:—Кичләтеп Рушанка сельмагка кереп чыксын әле Сабыннан бушаган әржәләр булыр, кызганып тормам, биреп җибәрермен,—дип өстәп куя.
Кожемякинанын юмарт булмаганлыгын белгән әнисе:
—Бер ярты кило такта чәй белән шикәр дә өстә инде, Нюра.— ди.—Ионын бик тә...
—Ярар, ярар, килештек. Онга хәзер үк барасынмы?
—Хәзер, хәзер,—дип. кабалана башлады әнисе, чыгып киткәндә улына елмаеп карап та алды.
Алар артыннан ишек ябылуга, шатлыгыннан Рушан биеп җибәрде ул инде кайнар көлчәнең исен тойгандай булды.
Кожемякинанын заказ алып килгәненә куанган әнисе ялгышкан булып чыкты—менә өченче атна инде Рушан Нюрка түтинең мамыгын чистартып изалана.
—Нюрка булсын да, оттырсынмы?! Ул бит бу мамыкны безнен авыл казакъларыннан чәй белән хәлвәгә алмашып алган!—дип тузына хәл белешеп чыгарга кергән Науша апа.
Әнисе авыр көрсенеп кенә куя, дәшми Тиктормас Науша апа озакламый чыгып китә, әнисе, анын артыннан ишекне ныграк ябып, мич янына килеп утыра. Анын кулындагы бәйләү энәләренең ялт га йолт итеп житез йөргәннәренә Сания сокланып карап тора «Мин дә кайчан да булса шулай әнием кебек тиз һәм матур итеп бәйләргә өйрәнә алырмынмы икән?»—дип уйлый, ахрысы
—Тагын картлар шикелле бөкрәйгәнсең. Кара аны. кызлар яратмас үзеңне,—дип, улын ачусыз-нисез генә кисәтеп куя әнисе —Ие. яратмаслар .
Рушан кызарынып, күпмедер вакытка арка-җилкәләрен турайтып ала, ләкин күп очрап торган вак йоннар аны яңадан лампага таба иелдерэ
Менә хәзер дә әле ул. җилкәләрен турайтып куеп, борылып карады начар ягылган тәбәнәк землянка эчендә энгер-менгер куерып килә, әнисе исә һаман да юк әле
«Дәресләрем дә әзерләнмәгән, .«—дигән уй чагылып үтте дә югалды Әнисе өчен борчылып, әледән-әле урамга йөгереп чыга-чыга. землянканы бөтенләй суытып бетерде ул. Башына әллә нинди куркыныч уйлар килде
«Әгәр дә поезд сонга калып, туктап тору вакытын кыскарткан булсалар, әнисе вагоннан-вагонга шәлен күрсәтеп иөри-йөри. алдагы станциягә чаклы ук китеп барса. Әгәр кулындагы шәлен тартып алсалар? • Сугыш күптән беткән булса да. жылы Ташкент якларына һәртөрле ышпананын бик теләп җыелышканын Рушан ишетеп белә иде инде «Ә бәлки, милиция алып калгандыр Ничек әле, теге консиф конфис кон—фис—каци-я ■> Бала теле өчен әйтергә авыр булган ул сүзне дә белә иде Рушан «Станциядә бүген Велигданов абый дежур торса гына ярар иде»,—дип ялвара ул. Рабига әби шикелле игеп, кулларын бергә кушып күтәрә дә. гадәттә йоклар алдыннан укый торган кыска гына догасын укый: «Сөбхан Аллаһы вә әлхәмдел иллаһи •
Күптән түгел генә. Велигдановны эштән куалар икән, дигән сүзләр дә таралган иде—имеш, станциядә спекуляция таралуга юл куйган. Кем инде хәзер Рушаннын әнисен дә. башка әби-апаларны да: «Облава булачак, шәлсез, мамык перчаткаларсыз яки берәр дистә йон оекбашсыз каласыгыз килмәсә, берничә көнгә түзеп торыгыз, станция тирәсендә чуалмагыз»,— дип искәртер? «Ә бәлки, әнине эләктергәннәрдер? Аны бит поездларга шәл күтәреп кереп йөргәне өчен кисәткәләгәннәр иде инде...» Рушанга бик куркыныч булып китте, ул елап җибәрде.
—Улым, нәрсә булды?—ниндидер төенчекләрен ишек янында калдырып, әнисе ана ташланды.
Рушан, әнисенен шыңгырдап каткан кыска сырмасына борынын төртеп, салкынны да сизмичә, кычкырып елый башлады.
— Йә, җитәр, син зур бит инде, өйдә бердәнбер ир кеше. Эшләрен уңдымы дип сора, ичмасам...—әнисе аның күптән алдырылмаган чәченнән сыйпап куйды —Хәзер лампаны кабызырбыз, мичкә ягып җибәрербез, чәй куярбыз. Кара әле, нәрсәләр алып кайттым мин...—ул идәндә таралып яткан төенчекләрен җыештырырга тотынды.
Капкачын шынгырдата-шынгырдата, плитә өстендә чәйнек кайный, әнисе казанда сарык маенда гына бавырсак кыздыра. Муенына кадәр керосин салып, яна филтә куелган лампанын яктысы землянканың ин ерак почмакларына кадәр төшә. Мул итеп тутырып ягылган мичтән җылы бөркелә.
—Саттыңмы?—дип сорады мәктәптән кайтып кергән Сания, бусагадан атлап керә-керешкә үк.
—Саттым, кызым, саттым. Чишен, бар нәрсәм дә әзер.
Сания тиз генә киез итекләрен салып, мичкә терәтеп куйды да Рушан янына сәкегә менеп утырды.
—Син бүген озак кайтмадың, мин сагынып беттем,—диде Рушан әкрен генә, үзе апасына сырышты.
Әнисе сәкегә эскәтер җәйде.
—Йә, әни, сөйлә,—дип ашыктырды аны Сания.
Телеңне өтәрдәй кайнар бавырсакларны агач савытларга сала-сала. әнисе сөйләп китте:
—Перронда басып торабыз шулай, бер сәгать, ике сәгать торабыз, ә Мәскәү поезды юк та юк. Шулкадәр тунган идем, китәргә җыенган идем инде, шул чакта еракта, семафор янында ук паровоз гудогы ишетелде. Безнен колаклар сизгер бит. «Пассажир поезды»,—дип уйлап та бетермәдем, килеп тә туктады. Вагоннардан ник бер адәм заты күренсен! Күрше урам Нәгыймәсе әйтә: «Әйдә. Гөлсем, алдагы стансыга кадәр утырып барыйк, вагоннарның яртысын йөгертеп узарга өлгерербез»,—ди.
Шунда кинәт кенә безнен каршыдагы вагон ишеге ачылып китте дә бер яшь кенә хәрби кеше миннән: «Шәлеңне күпмегә бирәсен. анакай?»—дип сорады. Анын җилкәсе аша чибәр генә бер туташ карап тора, ул минем шәлемне тәрәзәдән үк күреп алгандыр, мөгаен. Мин арзан гына хак әйттем, шәлемне тотып поездлар каршысында бер атна йөрим бит инде.
—Ә сез бире күтәрелә алмыйсызмы?—диде чибәр туташ, ә хәрби кеше шундый илтифатлы, вагонга менәргә ярдәм итеп, хәтта кулын сузды Туташ шәлне иннәренә салды да ишекне тутырып торган көзгегә капланды «Нинди нәфис! Нинди матур!»—дип соклана үзе, сайрамый гына инде менә! Ә шәл, дөрестән дә, үзенә бик килешеп тора. Аннары, поездның кузгалып китүен уйлапмы, исенә килеп, гаҗәпләнеп сорады: «Жиде йөзме?»
Мин каттым да калдым. Сатулашыр микәнни? Ә мина бер тиен дә киметергә ярамый «Жиде йөз»,—дидем дә шәлемне төрә башладым. «Вадим, сигез йөзне түлә әле, зинһар, шәле бигрәкләр дә әйбәт! Апа да безне онытмасын»,—дип, мине кочаклап алып, матур итеп көлеп жибәрде туташым. «Рәхмәт, кызым,—дим,—Рәхмәт!»—күзләремә яшь бәреп чыкты.
Вадимы санаган акчаны да күрмим Карап та тормыйча, алып кесәмә тыктым. Инде чыгып бара идем, мине әлеге Вадим куып житте дә бер тартма сузды. «Ал әле, анакай,—ди —Минем паегым бу. Галетлар, тушенка...»
Ул галет дигәннәре сохари икән, Рушан аларны бик яратты
— Ә тушенка салып иртәгә мин сезгә аш пешерермен Нинди матур, бәхетле кешеләр, Ходаем, үзен сакла аларны!
Әнисе сырмасының яшерен кесәсеннән төенчеген чыгарып чиште дә эскәтер читенә бер төргәк акча куйды
—Поезддан сикереп төшүем булды, иптәшләрем йөгерешеп килеп життеләр Бигрәк тә мин әжәткә акча алып торганнары кабалана- түземсезләнә иде Бер-ике унлыкны бурычка да биреп торырга туры килде Бүген бер мина гына мач килде бит Якшәмбе көнне. Алла боерса. Рушан белән базарга барырбыз, казакълардан берәр йөк тирес кирпече алырбыз,—дип. әнисе булган акчаларының яртысын бер читкә алып куйды —Ә монысы сезгә кинога.—әнисе өчлекне Рушанга сузды — Хәзер үк аерып бирмәсән. соныннан бер сумны да арттырып булмый
Рушан шатлыгыннан чак кына чәен түгеп жибәрми калды.
— Монысы—керосинчыга, монысы—радиога түләргә, монысы— Матвей бабайга итекләр өчен, инде өч мәртәбә акча алмыйча гына олтан салып бирле, ә монысы—Нюркага иске бурыч, бигрәк кырын карый башлады, кибетенә бармассың, валлаһи
Өелеп торган акча төргәге эреде дә бетте әнисе алдында бөгәрләнеп беткән берничә берлек белән вак акчалар гына торып калды.
—Ә болары вак-төяккә.
Рушанның ашыга-ашыга өчлекне кесәсенә яшерүен күргәч, әнисе елмаеп куйды
—Борчылмагыз, балалар. Куллар исән, аяклар сау. ничек тә яшәрбез Сезнең кебек ярдәмчеләрем булганда, югалмабыз —дип. улынын башыннан сыйпап алды да табынны жыештыра башлады
Кич белән янадан лампа тирәсенә түгәрәкләнеп утырыштылар да Нюрканын төенчегенә тотындылар Әнисе әкрен тавыш белән генә «Кара урман» жырын көйли:
Кара ла пинай урман, карангы төи.
Яхшы атлар кирәк үтәргә
Заманалар авыр, еллар ябык.
Дус-иш кирәк тормыш көтәргә
Вакыт-вакыт ул тынып кала: шәл бәйләгәндә күзләрен төгәл санап барырга кирәк бит Санап-барлап алгач, янә жыр башлый:
Агыйлелкәй алкын, суы салкын,
Каз-үрдәкләр каршы йөзәлми
Шатлыкларга гына. һай. түзсә дә.
Хәсрәтләргә кеше түзәлми.
—Әни, инде икенче чирек бит, ә минем укуым өчен түләнмәгән әле, мәктәптән кумаслармы икән мине’—дип кинәт кенә сорап куйды Сания.
— Кайгырма, юләркәем. Кузнецов директор чагында, андый хәлнең буласы юк. Әле жәй көне дә. мине урамда очратып: «Гөлсем апа. Саниягез бик сәләтле кыз. унны бетергәч, үзегезгә бер ярдәмче, бер таяныч булыр, укыган кеше беркайда да югалмас Кием-салым белән булышырбыз, мәктәп фондыннан нәрсә булса ла юнәтербез Сугыш бетте инде, хәзер җиңелрәк булыр»,—дип сөйләп торды Дөрес әйткән бит. Сина җидене бетерсән дә. бик җиткән—шәл бәкләргә күп акыл кирәкми, түземлелек- осталык дигәндә. Аллаһы Тәгалә сине өлешсез калдырмаган. дип уйлана идем Мәктәпкә нәрсә киеп йөрерсең, дип тә баш вага идем
Формасын да, йон күлмәген дә, пәлтә-итекләрен дә бирделәр
мәктәптән. Кузнецов үз кабинетына чакырып алды да: «Менә, Гөлсем апа, киемнәр—кызыгызга болар»,—диде. Урындыкларда башка укучылар өчен дә киемнәр ята. төрле төстәге, төрле фасондагы пәлтәләр.. Директорыгыз бик сизгер кеше, бөтенесен уйлап-исәпләп эшләгән, мине кызыксынып күзәтүчеләрдән һәм усал телләрдән саклаган Бүләкләрен пөхтәләп төреп, бәйләп бирде дә сезгә бу киемнәрнең кәжүннәй икәнен әйтмәскә кушты - Балалар күңеле—бик нәзберек... Исегездә тотыгыз»,— диде. Шулай булгач, тынычлап укы, кызым, сезне бер мин генә кайгыртмыйм. Ә укуың өчен ничек булса да түләрбез.
Әнисе мичнең төннек тишеге эшермәсен ябып куйды да сүзен ашыкмый гына дәвам итте:
—Әтиегез өчен сезгә тиешле пенсия аз-азын, шул ук Кузнецов йөреп, алып бирмәсә, анысы да тәтемәс иде әле. Ана елап бардым. «Ярдәм итегез, Юрий Александрын,—дидем.—Собеста буташтырмак булалар: иремнең үле хәбәре турындагы кәгазь андый булмаска тиеш, имеш. Ничек инде андый булмасын? Мартуктан киткән ир-атның бөтенесе дә диярлек Мәскәү тирәсендәге сугышларда бер көн эчендә ятып калган. Почта безнең барыбызга да ул кайгылы кәгазьләрне бер үк көнне китереп тоттырды. Ул кичтә елашкан авазларыбыз Оренбургның үзенә хәтле ишетелеп торгандыр әле»,—дидем. Директор аны белмиме инде: икенче көнне үк мәктәптә матәм митингысы үткәргән иделәр бит. Безгә килгән бердәнбер кара кәгазьгә «Хәбәрсез югалды» дип язылган икән. Ә кайда югалырга тиеш сезнең әтиегез? Мартук ир-атлары гел анын тирәсендә булган бит. Әтиегез бик уен-көлкечел, һәр эштә башлап йөрүче кеше иде, өстәвенә партионный да иде әле Поселокта бер сәгать торып киткән эшелонда да әтиегез вагонда башлык булган.
Шунда ук директорыгыз белән собеска киттек. Дөрес, мин ишегалдында калып тордым: инде тәмам гаҗиз булган идем, сугыша башлармын, дип курыктым. Бер сәгать көтәм, ике сәгать—кинәт кенә Юрий Александрын атылып чыкты да. чыга-чыгышына борылып, тиргәнергә тотынды: гел дә укытучыларча түгел инде. «Кабахәтләр! Бюрократлар!»—дип кычкырына. Аннары бераз суынгач, мина әйтә. «Син, Гөлсем апа, түземлегеңне җый да көт инде,—ди —Ә мин Мәскәүгә язармын» ,—ди. Ярты ел көттем, ә Кузнецов шул вакыг эчендә әллә кайларга язып бетерде, тәки пенсияне юллап алып бирде бит. Игелекле эш-гамәлләр, игелекле кешеләр белән яши дә инде бу дөнья дигәнен, бервакытта да шуны онытмагыз, балалар...
XXIV
ар күмеп киткән Мартукка декабрь, юнәлешен көнгә берничә мәртәбә үзгәртә торган, кешеләрне аяктан егардай көчле салкын җилләре белән килде. Күз ачкысыз бураннар башланды, мәктәптә укуларны туктаттылар.
Жил морҗада улап, землянкага бәреп керергә тырыша, әйтерсең, аны астын-өскә китереп, туздырып ташларга тели иде. Тәрәзә артындагы җәя кереше шикелле тартылган, бәскә төренгән электр чыбыклары тынмый, көн-төн гүләп торалар. Мичнен туймас корсагына тирес кирпече тутыра-тутыра, Рушанның әнисе борчылып сөйләнә: «Бу якшәмбедә базар булмас инде, мондый буранда юл йөрергә кемнен кыюлыгы җитсен?»
Рушан белән сатып алып кайткан тирес кирпечләре көнләп түгел, сәгатьләп, күзгә күренеп кими. Әнисе, өстенә сырмасын элеп, тирә- күршеләргә йөгерә: сатып алып булмаса, әҗәткә биреп тормаслармы, берәр дистәсен генә булса да берәр әйбергә алмашмаслармы? Кайва- кытларда эше унып та куя.
«Якшәмбегә бураны гына тынсын иде. Ходаем!»—дип ялвара әнисе, бер йөк үк алырлык акчасы булмаса да, казакъларның беренче генә
К
ярдәм итүе түгел, бу юлы да бурычка бирерләр әле. дип өметләнә
Итектән башны тыгып карарга да куркыныч булган шундый кичләрдә кунак килеп керә. Ул һәрвакыт көтмәгәндә килә, шыгырдавык ишек тавыш-нисез генә ачыла. Башта ачык ишекне тутырып, иләмсез пычрак капчык күренә, ана ямаулыклар салып бетергәннәр, аны кунак шунда ишек төбендә калдыра да, үзе өиалдына чыгып, кайры кыска туны белән малахай тумык казакъ бүреген озаклап кага, аларны шунда элеп, землянкага гимнастеркадан гына килеп керә.
—Гыймай абый, авылнын аргы очыннан, станция артыннан ук киләсез, буранда адашудан курыкмыйсызмы? Ишекне шулай тавыш- тынсыз оста итеп ничек ача беләсез?—дип сорый Сания.
— Мин, кызым, сугышнын беренче көненнән башлап дивизия разведкасында булдым, ә сугышны дошман тылына йөреп бетердем.
—Ә нигә әтине дә үзегез белән алмадыгыз?—дип, Рушан кунак янынарак елыша.
—Сугышта, Рушан батыр, кем кем белән барырга тели икәнен сорап тормыйлар. Мине эшелонда ук ниндидер бер майор искәреп алган, мин Мәскәүгә дә барып җитмәдем, Мирсәет белән, әтиегез белән, дим, аерылыштым
Әниләре дәшми-тынмый гына мич янында кайнаша. Чәй эчәргә утыргач, кунакка ул:
—Гыймай, син ул капчыгын белән бер бәлагә тарырсың әле,—дип куйды.
Гыймай чапайча мыегын сыпыргалап көлде генә
—Сина күпме аңлатырга була, миндә эшкәртелгән тире генә бар санала, ә вагоннарга төяп безгә ионы кыркылмаган тире җибәрәләр Безнең заводның исеме генә—кожзавод. чынлыкта ул—кустарь әртиле генә. Ионын кырку түгел, тиресен иләп тә өлгертә алмыйбыз. Йонлы килеш кайнап торган зур чаннарга ыргытабыз, ә каустик сода ашаган йон бернигә яраксыз була. Аны чаннардан сәнәк белән сөзеп ала-ала эчләр төшеп бетә... Дөресен әйткәндә, сина кыркыганын өчен түләргә дә кирәк иде әле: кыркылган тиреләр чанга икеләтә күбрәк сыя, чан чистартасы да юк—бер көн янга кала, сода эретмәсен дә саклыйбыз. Барысы да файдага дип исәплә.
—Шулаен шулай да...—дип ризалаша әнисе, үзе һаман үз сүзен тукый —Ә йон барыбер дәүләтнеке
— Шуңа күрә, бураннарда гына йөрим дә бит, кешеләрне котыртмыйм, дим. Ә куркыр нәрсәм юк. Карак-угыры түгел, мошенник түгел, фронтта да башымны югары тотып йөрдем
Гыймай бер талпынуда капчыгы янында була, анын көчле куллары землянка уртасына бер-бер артлы тиреләр ыргыта башлый
— Шушындый байлыкны әрәм итеп буламы соң.’ Кара әле, менә берничәсе кәҗәнеке, йоны мамык кына Шәлгә баруын бармас, әмма пирчәткәләргә—үтергән инде!
— Меринос —ди әнисе әкрен генә Ул идәндәге тиреләр өстендә үрмәләп йөри, жае килгән төшләреннән берәр учма ион йолкып ала — Пәрәвез челтәрләр бәйләргә була
—Ә мин ни сөйлим’!—Гыймай сонгы тиреләрен алып ыргыта, буш капчыгын кайры туны эченә фокусчы кебек оста гына итеп яшереп куя Кай арада туны кереп җиткән, диярсен!—Менә, кайрадым, әйткәнемчә
Тун кесәсеннән ул чүпрәккә төрелгән үткен авыр кайчы чыгара Икенче кесәсеннән бер зур кисәк ябышкак сабын алып, кулъюгыч янына бара Сабынны да шул ук кожзаводта кайнаталар икән
Гыймай кулын сабынлап юа-юа
—Сабынны гына кызганмаска кирәк,—ди —Юкса, бу тиреләрдән теләсә нинди шакшыны йоктыруын бар
Үз эшеннән канәгать Гыймай тиреләр өстеннән атлап туп-туры самавыр янына килә.
Ничек кенә котырынмасын-шашынмасын. кыш көтмәгәндә генә тынып калды, морҗаларына кадәр карга күмелгән кечкенә Мартукны жинә алмасын аңлады шикелле Туздырып ташланган бозлы печән кибәннәре, кешесез урамнардагы учма-учма саламнар, юеш-дымлы салкын землянкалар, үтәли жил уйнап торган сарык абзарларында бер көн дә яшәми катып үлгән бәрәннәр, ач-ялангач станцияләрдә төртелеп туктап калган поездлар өчен гафу үтенгәндәй, поселокта шундый тын матур көннәр урнашты. Андый көннәрне карт-карчыклар бары тик бик күптән, сугышка чаклы имин заманнарда гына күргәннәрдер.
һавала гына түгел, тормышта да ниндидер жылы үзгәрешләр булды шикелле, инде онытылып бетә язган «өмет» сүзе ешрак ишетелә башлады.
Дөрестән дә, озакламый килеп җитәсе Яна елга юл ачып дигәндәй, Нюрканын кибете янында игълан-белдерү пәйда булды: беренче гыйнвардан күп кенә товарларга бәя төшәсе икән! Авыл кешеләренә кирәклесен дә. кирәксезен дә санап, шул товарларның озын исемлеген элгәннәр.
Кояшлы бер көндә Мартук буйлап тагын да шатлыклырак хәбәр йөгереп узды: өйдә утырып бәйләүчеләр әртиле ачарга вәгъдә биргәннәр, ди! Авансын да, хезмәт хакын да түләүле, ди! «Авансы да, хезмәт хакы да! Авансы да, хезмәт хакы да!»—бу сүзләр йорттан-йортка кереп йөрде.
Салкын бураннарда тукталып торган мәктәп ачылды, киез итекләренә тимераякларын боргычлап бәйләгән малайлар авылның аргы башыннан да, бирге башыннан да дәрескә чабыша башладылар. Тәнәфес вакытларыңда мәктәп ишегалды шау-гөргә күмелде. Бәс-бозлары эрегән электр чыбыклары гүләүдән тынып калды, кышкы ачлыктан вә салкыннардан исән чыккан чыпчыклар чыркылдашырга тотынды Шундый күңелле көннәрдә Рушаннын күптәнге хыялы тормышка ашты: әнисе ана станциягә, поездлар тирәсенә күмер калдыгы җыярга барырга рөхсәт итте.
Әнисе бөтен поселокны ашатып-эчертеп торучы станцияне үзенен буш ишегалды кебек яхшы белә иде: ул күмер шлагы дигәнен дә тимерюлчыларнын, яшь булсалар да, ертлач-бердәм малайларыныкы санала, алар шунда, станция янындагы кызыл кирпеч йортларда торалар, йортлары исә ут сулап утырган галәмәт зур тау-тау күмер шлагы артында Рушан кайнарланып-ышандырып әнисенә сөйли: тимерюлчыларнын Кожедуб атлы ин башкисәр малае минем белән бер сыйныфта укый, ди, алар һәркемгә дә тими, күмерне комсызланып күп җыючыларга гына бәйләнәләр, ди. Ә Рушан буржуй түгел, аңа башкалардан артык кирәкми. Анын соңгы сүзләре әнисенә кызык булып тоелды, ул рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
—Без буржуйлар түгел, дисен инде?
—Буржуйлар түгел...
Мәктәптән кайткач, Рушан чанасына нык-таза кәрзин беркетте, аның эченә яньчелеп, чегәннәр ямап бетергән иске чиләген салып, вокзал ягына ашыкты.
Станциянең үзенә генә хас кабатланмас исе бер квартал кала ук сизелә, Мартукнын саман кирпечләрдән салынып, җиргә чүккән йорт- куралары белән чагыштырганда, янган күмер таулары чын-чынлап мәһабәт булып, һәр ишегалдыннан күренеп тора. Ул таулар эчендә көйрәп-төтәсләп яткан шлак, паровоз, топкаларын чистарткан төшләрдә өтелгән креозотлы шпаллар, икеләп тоташтырган паровозларның машина исләре, алар тирәсендә бөтерелеп-ургып торган пар болыты—болар барысы да Рушанны һәрвакыт дулкынландыра, ымсындырып тора иде Ул белә шушыннан нечкә ике җеп булып сузылган тимер юллар кайдадыр еракка, башка дөньяларга алып китә Шул яклардан, шул дөньялардан жылы жәй, кызыл апорт алма, сары мандарин исләре аңкытып поездлар килә; ул поездларда, әнисе сөйләвенчә, ишекләре көзгеле һәм идәненә чын келәм җәелгән коридорлы вагоннар икән, шул вагоннарга әдәпле хәрбиләр, чибәр туташлар һәм тагын әллә кемнәр утырып йөри икән.
Эше булган кеше килеп туктаган состав янында төртелеп, вагоннар янындагы сәүдәне күзәтеп, җете ачык төстәге кытай халатлары өстеннән
җилкәләренә авыр тун салган юан-юан хатын-кызларнын сокланулы
—Нинди матур бизәк! Нинди нәфис челтәр!
—Ә мамыкланып ничек очып тора!—кебек сүзләрен тынлап торамы сон?!
Үтеп барышлый, Рушан, шаян балаларны күзләп узган аксакал карт шикелле, елмаеп, ачусыз-нисез генә уйлап алды: «Мамыкланып очып тора. . Мамыкланмыйча тагын'» Шәлнен берәр калтыранып тунып торган хатын-кыз иненә менеп кунаклаганчы нинди озын-авыр юл үткәнен белә шул ул. Ул казакъ авылларында нәни шук кәжә бәтиләрен карап үстергән үз яшьтәшләрен күрә, жәен-кышын әче жилле, үлән-үсемлеккә ярлы далаларда көннән-көн. елдан-ел. салкында да. челлә эссесендә дә кетү көтеп, күченеп йөргән чабаннарны күрә иде Ул матур, очып торган шәлләргә күпме балаларнын. хатын-кызларнын. кырыс ирләрнен кул жылысы ингәнен. күз нурлары түгелгәнен ишетеп кенә белми, үзе эшләп - татып белә; ул салкын абзарларда яки керосин лампасы янында шул шәлләр өчен күпме күз яше түгелгәнен дә белә—менә шуннан сон гына сезнен иннәрегезгә кунаклый ул шәлләр, чибәр апалар-туташлар.
Тиз йөрешле Ташкент-Мәскәү поездыннан бушатылган шлакны хатын-кызларнын носилкалар белән ташып бетергәнен көтеп. Рушан шлак тавы өстеннән аста яткан Мартукны беренче мәртәбә күздән кичерде Еракта мәктәп күренеп тора, анын янәшәсендә—яшел калай түбәле авыл советы йорты, анын кыегына беркетелгән кызыл флаг шәлберәеп тора Калган йортларны нечкә генә сызылып чыккан төтеннәреннән генә шәйләргә була, ул төтеннәр туп-туры кар астыннан ук сузыла шикелле Тимер юл буенда еракта бер өркәчле дөягә охшаш элеватор калкып тора Анын каралган цинкланган калай түбәсенен сыртында ямьсез итеп кыек мыек язылган язуы да бар: «1927 ел»
Элеватор күренешен пар болыты белән каплап. Мәскәү ягына таба тиз йөрешле поезд чаптырып узып китте Болыт таралгач. Рушан тимер юл эшчеләренең рельслар өстенә мадсрон—махсус юл эшләре арбасын күтәреп куйганнарын күрде, күтәреп куйдылар да шул арбага үзләренең авыр эш коралларын—лом. кәйлә, чүкеч, кувалда ишеләрен төии башладылар.
Рушан тимер юл эшчеләрен һәрвакытта да башка кешеләрдән аерып куя. чөнки һөнәрләре ни ел фасылларына, ни һава хәлләренә, ни авыл советына, ни башка бер нәрсәгә дә бәйле булмаган бердәнбер шул һөнәр кешеләрен генә белә иде
Үзен хәтерли башлаганнан бирле, авылдагы һәр тимер юл эшчесен танып белә, аларнын һәрвакыт эшләре бар. димәк, аванс һәм получкалары да һәрвакыт бар. Ул әле тагын шунысын да белә аларга чын ташкүмер тиешле, алар иске шпалларны үзләренә яздырып ала алалар һәм шулардан таза-нык жылы сарайлар төзиләр Ә ин мөһиме—анысы инде Рушанга бөтенләй тылсым булып күренә!—аларнын һәркайсына ел саен Советлар Союзынын теләсә кайсы почмагына түләүсез билет бирелә, кайту өчен дә инде, билгеле Теләсә кайсы почмагына! Шуларны уйлаганда малайның күз алдында һәрвакыт иске генә мәктәп глобусы жанлана иле
Әле менә хәзер дә «Үскәч, тимер юл эшчесе булам!»—дип уйлап куйды Рушан һәм рельслар буйлап йөгертеп ерагая барган мадерон артыннан карап, озак кына елмаеп торды
XXV
кенче вакыйга үги әтисе белән бәйле иде. төгәлрәге, ул аларнын сонгы очрашулары бутлы Әнисенен хаты ялга китеп барыр алдыннан гына килеп төште.
И
юллама Рушаннын кулында һәм билетка заказ да бирелгән иде инде Бервакыт дингез буеннан ялдан кайткач, картларга телефон куйдырткан
иде, шуннан бирле әнисеннән хат-хәбәр алмады. Авылда телефон куйдырту шәһәргә караганда да авыррак, әмма ана жай чыкты: телефон үзәгенен башлыгы анын күптәнге сабакташы икән.
Кичкә кадәр Рушан хатны ачып укымады. Башына хәтта: «Әллә ашыгыч сөйләшүгә чакыртып, сорыйммы икән—хатында ни-нәрсәләр язганын?»—дигән юләр уй да килеп китте.
Әнисе үги әтисенен пенсиягә китәргә җыенганын язган икән, ә хезмәт кенәгәсендә ниндидер язулары җитенкерәми, ди, әтисенен исемен бутаганнар диме шунда. Татар исемнәрен буташтыру урыслар өчен һич кыен эш түгел, шундый исем-фамилияләр очрап куя—хәрефләр бутау гынамы соң, телеңне сындырырсың, валлаһи! Үги әтисе йөргән-йөргән дә,—бер ишектән икенчесенә куалар, бер кантордан икенчесенә озаталар икән үзен,—үпкәләгән карт. «Кирәкми мина пинсәгез, кул-аякларым исән-сау булганда—югалмам, ниндидер язулар җитми, имеш, минем эшем— хезмәт, ә кәгазьләрне башкалар язып тутырган бит, мин түгел»,—дигән.
Әнисе ул кәгазьләр-документларнын инде ничәнче ай хәрәкәтсез ятканнарын язган, ә үги әтисе анын эшенә тыкшынмаска, гомумән, пенсия турында сүз кузгатмаска кушкан икән. «Ә карт кызганыч бит, улым, үз гомерендә күпме эшләгән кеше, күреп торам: бик тә рәнҗи инде...» дип тәмамлаган әнисе үзенең ашыга-ашыга язган хатын.
Гөлсем апа улынын ялга өйгә кайтуын сораган, ял итеп алгач, шул пенсия мәсьәләсен кузгатып җибәрүен үтенгән—ни әйтсәң дә, улы укыган кеше бит. законнарны белә, начальниклар, бәлки, картка ярдәм итәрләр, гомере буе халык күз алдында булды бит, качып-посып йөрмәде, шушы Мартукта эшләде дә эшләде, дигән.
Авылга кайтуны кичектереп тору турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Берәр атнада, ну, күп дигәндә, ун көн эчендә үги әтисенен эшен жайлап, аннары диңгез буена китәргә дә өлгереп булыр шикелле тоелды. Шундый уйлар белән Рушан туган якларына юл тотты.
Вагон тәрәзәсеннән эссе кояш көйдереп бетергән иксез-чиксез казакъ далаларына карап бара-бара, Рушан уйларында әледән-әле үги әтисенә әйләнеп кайта. Ул бер дә алда торган пенсия мәсьәләләре турында уйламый. Менә хәзер генә, вагон көпчәкләренең тек-тек текелдәүләрен тынлап барганда гына, ул кинәт кеше гомеренең бик кыска булуын тоеп-анлап алды. Анын кыска икәнен ул, билгеле, белә иде, әмма менә шушылай үзәк өзгеч итеп, дулкынлану кичереп тоюы хәзер генә булды.
Ничек болай сон әле? Әле кайчан гына яшьләрчә төз буй-сынлы бу ир-егет станция өчен, тимерюлчылар өчен волейбол уйнап йөри, Рушаннарга хромы-никельләре ялтырап торган трофей «Диамант» велосипедына атланып килә,—сугыштан соңгы елларда велосипед күз күрмәгән, колак ишетмәгән зур байлык!—әнә шул кеше хәзер пенсиягә дә чыксын, имеш. Тагын да аңлашылмаганы шунысы: уңган-булган, көчле-кыю. авылда барысыныкыннан да күбрәк орден-медальле үги әтисе хәзер Рушаннын ярдәменә мохтаҗ. Ничек инде?..
Ә бит кайчандыр малай чагында, ул өметсезлеккә бирелеп, үзенен бәхетсезлеге турында уйлана, үги әтисе шикелле тормыш сөючән, шат күңелле, дуслары да, дошманнары да хөрмәт итәрлек гадел булуны гомерендә дә булдыра алмас, бу мөмкин түгел кебек тоела иде. Ул вакытларда үзенен кайчан да булса Исмәгыйль абыйга ничек тә ярдәм итә алачагы турында уйлый ала идемени ул9 Әлбәттә, юк! Хәтта хәзер дә, инде ничә еллар үткәч, Дасаев вагонның буш коридорында үз-үзенә нык ышанган көчле кешенен шатлыклы көлү тавышын ишеткәндәй булды—шулай янгыратып әле һаман да зәңгәр <-Диамант»ына атланып йөрүче үги әтисе көлә иде.
Аны әнисе каршы алды. Рушан аны бер биш еллап күрмәгән иде инде, ә Гөлсем апа сонгы елларда бик бирешкән икән...
Рушаннын әнисе үзенен матурлыгын-сылулыгын бик озак саклады,
Һәр йортта теләсә нинди яшьтәге кәләш булырлык чибәрләр табыласы булса да. күрекле кияү Исмәгыйль юкка гына ике балалы Гелсемне алмагандыр инде Сугыштан Мартукка бары өч, нибары өч кенә ир-ат әйләнеп кайтты. Ә киткәннәре. Ин яхшысы, исәпләп-санап, йөрәкләрне әрнетмәскә генә кала.
Рушаннын дөньяга аваз салган туган йорты юл буенда ук булып, тәрәзәләренә тикле жиргә ингән иде. шунын ишегалдына үзенен «Диамант»ына атланган Исмәгыйль абый җилле генә килеп керер иде Хәзер бу урында кыргыйланып үскән роза куаклары күтәрелгән, ул элек бакча иде. аны мартуклылар розалар белән мавыккан бер заманда ясаганнар иде. аннары ул мавыгу узды да. бакчаны караучысыз калдырдылар. Ни хикмәттер, шуннан сон анда һәр нәрсә иркенләп гөрләп үсеп китте, куаклары жәй саен аллы-гөлле шау чәчәк була. Чәнечкеле куакларга терәлеп үк кызыл-ак-зәнгәр төсләре чиратлаштырып буялган тәбәнәк рәшәткә койма тора. Аны үги әтисе һаман шулай чиратлаштырып буйый иде, хәзер дә шулай икән әле. Бу койманын һәр ике ягына да жиргә беркетелеп утыргычлар куелган. Алар урталай гына ярылган бүрәнә— яркадан ясалган, аларга кемнәрдер сөйгәннәренең исемнәрен тырнаштырып язган булган, хәзер ул язулар каралып тоныкланган, танылмыйлар да, ә бер ярка бераз ярылып-чатнап та киткән Дасаев бу утыргычларны бик яхщы хәтерли. Алар да. розалар, ә сонрак фарсы сиреньнәре кебек үк, мавыгучан Мартукнын бер заман мавыгып алуынын нәтижәсе иде. һәр йорт янында, һәр өйтүр бакча алдында шундый утыргычлар-эскәмияләр булыр иде. Әгәр язын син ясап куйган ояга сыерчыклар ояласа, сезнең утыргычны берәр гашыйк пар үз итсә—бу яхшы фал саналыр иде. Рушаннын да шундый истәлекле утыргычы бар иде. Комсомол урамында, итекче Вася дәдәй йорты янында
Рушаннарның яна йортын кеше яллап эшләттеләр Саман кирпечне чегәннәрдән сатып алдылар, алар жәйләрен шул авыр эш белән шөгыльләнә иде. Үги әтисе әле ул чакта әйбәт кенә күренсә дә. авыр эшкә ярамый иде инде Анын каравы, архитектор, прораб, бригадир, тәэминатчы сыйфатында ана тиннәр булмады Кешеләр яллаганда да, кемнен нәрсәгә сәләтле-яраклы икәнен яхшы белә иде Балга эше сынар аяклы Гани абый Кадыйров өстендә булды. Беркайчан да күнел төшенкелеген белмәс, күкрәп торган тавышлы, бөтен авылга бердәнбер бу башкортнын эшли-эшли җырлаганын тынлап торсагыз икән' Вәт җырлый тек жырлый иде! Рушаннын әнисе, кайчакларда анын җырлаганын онытылып тынлап, ашын йә артык тозлы итә. йә токмачлары куерып бетә иде
Ярый әле вакытында өлгертеп калганнар ул йортны Юкса, хәзер, сатириклар әйтмешли, атаклы сынчы Бенвенуто Челлини үзенен бер һәйкәле өчен дә бүгенге балта остасы бер ишек янагына каерган хәтле хак ала алмагандыр Ә Гани абыйның челтәр-челтәр, кәрәз-кәрәз ишек- тәрәзә йөзлекләре, өй түбәсенә бастырып куйган күңелле-шаян әтәче истәлек итеп кенә тотарлык иде Әле хәзер дә. алар йорты яныннан үтеп-сүтеп йөрүчеләр тукталып, сокланып карап торалар, ә бит үги әтисе җырчы башкорт белән «архитектур бизәкләр» ясату турында сөйләшмәгән дә иде...
Улына әйтеп бетергесез шатланса да. Гөлсем апа вокзалдан кайтышлый, аны нигә чакыртканына үкенә дә башлаган кебек булды. Рушанны өйлә пенсия турында бер кәлимә сүз дә ычкындырмаска дип. кисәтеп куйды, ә инде ул эш белән йөрисе була-нитә калса, сак булсын, үги әтисе берүк белә күрмәсен! Сизенмәсен
Алар ишегалдына кайтып кергәндә, җылы. тын. кичке шәфәкъ, иртәгәге көннен аяз булырын вәгъдә итеп, бәрәңге бакчалары артындагы күкне яртылаш алсуга манган иде инде Рушаннын үти әтисе, күрәсең, әле генә яшеллекләрне, чәчәк түтәлләрен, кыргыйланган роза гөлләрен шлангтан су сиптереп коендырудан туктаган гына булгандыр Озын көн
буена эссе кояш астында ятып кызган асфальт сукмактан пар күтәрелеп тора. Һавада жир исе, бакча исе, мондый тәмле исләр авылда бары тик янгыр явып үткәннән сон гына була. Үги әтисе, соскыдагы көйрәп торган кызыл күмерләрне сикерткәләп, самавырга өстәп тора—Рушаннар кайтып кергәндә җиз чибәркәй җырлап утырсын, дип. мөгаен, әнисе кушып калдырган булгандыр әле. чөнки шунда ук жәйге ачык веранданың бер почмагына өстәл дә әзерләп куелган, сый-нигьмәтләр өстенә чебен- мазар кунмасынга ике катлап марля ябылган иде.
Үги әтисе болай беренче карап торышка артык үзгәрмәгән, гомере буена гел бер төрле йөртә торган «керпе» чәчләре тагын да чалара, тагын да сирәгәя төшкән—бары шул гына шикелле. Әмма Рушан бары тик хәзер генә анын ябыгып, яшүсмер малайлар шикелле кечерәеп калганын шәйләп алды. Аннары үги әтисенен чыраенда, сөйләшүендә дә ниндидер сизелмәслек кенә үзгәреш бар иде, Рушан монын хикмәтен шунда ук анлады: ниһаять, үги әтисе ясалма тешләр куйдырган икән.
Алар ничектер уңайсыз гына, бер-берсеннән тартынган кебек кенә итеп кочаклашып күрештеләр, Рушан анын җылы бумази күлмәге астындагы очлы калак сөякләренең ябыклыгын тойды. Әнисе ул арада өстәлдән тиз генә нәрсәнедер алып, нәрсәләрнедер өстәде дә аларны чәйгә чакырды.
Исмәгыйль абый, килешли, су колонкасы янындагы чиләктән салкын тир бәреп торган кечкенә бер чәкүшкә аракы эләктереп алды. Рушаннын кайтуы хөрмәтенә берне тотып куйдылар да тозлы кыярдан авыз иттеләр. Телләре языла төште, сүз арты сүз, дигәндәй, үги әтисе сорап куйды:
—Озаккамы соң? Әллә элеккечә бер-ике генә көнгәме? о
—Озаккарактыр,—диде Рушан һәм үзе дә көтмәгәндә:—Йорт сагындырган...—дип өстәде. Болай әйтүендә бернинди алдау да юклыгын, дөресе шулай икәнен үзе дә анлады.
Аңа әнисенең яратып карап торуларын, үги әтисенен дә күзгә бәрелмәстәй игътибарлы карашын тоеп утыру рәхәт иде. Көйрәп-сүнеп барган самавырның онытыла төшкән күмер исе белән тәбәнәк сарай түбәсенә киптерергә жәелгән яна чабылган печән исе бергә кушылып, тагын шуларга авыл мае. авыл сөте хуш исләре дә өстәлгән шушы туган йорт һавасын сулавы әйтеп бетергесез бер куаныч булды. Кайчандыр бер ара бөтенләй кайтырга жыенып та кайтмый калынган, хәзер инде сирәк- мирәк кенә сугылгалап кителә торган үз йортында озаграк торасы килә иде анын.
Элек Мартукта мондый йортлар юк иде, дип әйтергә була, немецлар килгәч кенә шундый иркен-зур, пыялаланган верандалы йортлар төзелә башлады. Дөрес, хәзер инде тагын да арттырып җибәрделәр: верандаларны җылытыла торган иттеләр, йортлар эченә суын да керттеләр, кайбер таза тормышлы хуҗаларның йортларын пар белән җылытулары да сирәк күренеш түгел.
Картлар Рушанны өйнен «аныкы» саналган ягына—матур фикус гөлле зал белән карангырак йокы бүлмәсе булган якка керттеләр, ул як баштан ук шулай уйланылып төзелгән, чөнки Рушан, укып бетергәч, өйгә кайтыр, киленнәрен дә яна йортта каршы алырлар, дип өметләнгәннәр иде. Диңгез буеннан ял итепме булсын яки командировкадан кайтышлыймы, бер-ике көнгә кереп чыкканда Рушан гел уйлана иде: әгәр дә ул Мартукка бөтенләйгә кайтса, тормышы ничегрәк булыр иде икән0 Һәм кайчакларда ул тормыш әкияткә охшаш тыныч, бер кайгысыз, рәхәт булып күзаллана иде. Әмма Рушан үзен мондый уй-хыяллардан тиз айныта, чөнки әти-әниләренен жайлы-унайлы таза тормышында анын өчен ин мөһиме—һөнәренә ярашлы эш юк иде. Шуннан егет тынычланып кала.
Әлбәттә, Мартукка кайтырга да булыр иде, берәр эше дә табылыр иде әле. Ләкин ул чагында Рушан дингезсез капитан яки зәңгәр күксез очучы хәлендә калыр, ә ир-ат өчен яраткан һөнәр-шөгыль кирәк, моны
ул бала чагыннан ук үзләштереп үсте.
Әмма дүрттән өче, Дасаев шикелле үк, кечкенә авыл-поселоклардан килеп укып чыккан дипломлы белгечләр белән шыплап тутырылган Ташкентта ул кайвакытларда бу инженер кисәкләрен кызганып та куя иде бахырлар күпсанлы төрле бүлек-бюроларда, өсте-өстенә өелешеп дигәндәй, бушка гомер уздыралар—ыштан туздыралар бит Үз туган җирләрендә, бәлки, аларнын белемнәренә, сәләтләренә тин килердәй эш-шөгыль табылган булыр иде. Асылда зур эшләргә сәләтсез бу кешеләр кечкенәрәк урында, мөгаен, үзләрен күрсәтә алыр иделәр, илнен кай ягына барма—һәркайда төзелешләр бит, чат саен кран манаралары калкып тора. Тик юк, белем ягы да такыррак бу инженерлар шулай күнеккән зур шәһәрләрдә чын-чынлап шәһәр кешесе булып китә алмыйча, шулай ышкынып яши бирәләр һәм еш кына тирән сагышка баталар—кышлагы - утары, авылы-поселогы—кыскасы, туган яклары сагындыра
Рушан иртән уянганда, үги әтисе өйдә юк иде инде—Исмәгыйль абзый утыз елдан артык гомерен биргән промкомбинат сигезенче яртыдан ук эшли башлый.
Чәйне тәрәзәләре бакча ягына киереп ачып куелган верандада эчтеләр. Дасаевнын кәефе күтәренке иде, әйбәт йоклады, хәтта матур төшләр—малай чакларын күрде Моны сизенгән әнисе дәртләнебрәк китте, юкса, кичә вокзалда каршы алганда, улы йөрәк кушуыннан битәр бурыч үтәр өчен генә кайткан шикелле тоелган иде ана. Хәзер ул күреп тора улы бакчаны нурга күмгән кояшка да. җырлап утыручы самавырга да шат, сагышлы карашы койма аша күрше ишегалларын капшый, әледән-әле казакъ Мостафа агайнын ишегалдында уйнаклап йөргән колынга күз ата
Алар озаклап-тәмләп сөйләшеп утырдылар. Гөлсем апа көзгедәй ялтыратылган, сигез литр сыешлы самавырнын җыры тынмасын өчен ана соскы белән ике рәт күмер дә өстәде.
Улынын сораулары, әнисенен җаваплары гел дә бетмәс төсле иде— һәр сорау, һәр җавап кемнеңдер тормышына кагыла, ә ул. үз чиратында Рушанның ерак үткәннәренә барып тоташа. Әмма, ике казакъ хатыны кереп, аларны бүлдерделәр, әнисе ул хатыннарны шунда ук чәй эчәргә утыртты Өлкәнрәгенә, үз яшьтәшенә карап, горурланып
— Менә. Ташкенттан улым ялга кайтты әле, ул анда бәк зур инженер булып эшли,—диде
Казакъ хатыны исә Рушанны кечкенә чагыннан ук белгәнен әйтте башка малайлар белән бергәләп гает бәйрәме белән котларга кергәч аларга күчтәнәчне бик мулдан бирә алмавын исенә төшереп, көрсенеп куйды
—Ә хәзер, рәхим итсен, тәкә суярбыз, кунак булыр. Аллага шөкер тормыш безгә дә битен күрсәтте.—диде
Дасаев алар белән дә тагын бер пиала чәй эчте дә урыныннан кузгалды. Аннары алсу бәрхет камзул кигән бу пөхтә казакъ карчыгы көне буе башыннан чыкмады кем ул? Утары кайда, кайсы якта икәнен тәки исенә төшерә алмады, ә бит анын балачактагы Мартугы ул кадәр зур да түгел иде
Соңгы биш елда күп нәрсә үзгәргән Украин урамына асфальт түшәлгән, иске йортлар беткән диярлек, барысы да яна йорт җиткереп кергән. Анда-санда калган саман йортларны да яндырылмаган кирпеч белән тышлап куйганнар—урам күңеллеләнеп, матураеп киткән Бала чагында бакчаларына кыяр-фәләнгә төшкәләгән. үсеп җитәрәк кача поса гына кызлар өчен чәчәкләрен өзгәләгән күршеләренең ишегалларын таный да. таный алмыйчарак та тора торгач. Рушан түбәсе күгәреп беткән «Собес» йортын үтеп тә киткән икән, ана шунда керергә кирәк иде бит Бу йортнын ике кечкенә бүлмәсендә элек ул белә белгәннән бирле районо иле «Ярар, өлгерермен әле»,—дип уйлады Рушан, кире борылып тормыйча гына.
Промкомбинат яныннан үткәндә Дасаев адымнарын әкренәйтте
аннары, хатирәләргә бирелеп, бөтенләй туктап калды Юл аша чыгып, сарыга буялган такта белән тышланган күрекле йорт буендагы сәрби куаклары күләгәсенә чүгәләде.
Мартукнын төп туендыручысы булган промкомбинат бик озак, чирәм жирләр көч алып киткәнче, поселокта эш табып була торган бердәнбер урын иде. Рушан анын ул чагында галәмәт зур булып күренгән ишегалдына керер-чыгар барлык ншек-капкаларын. хәтта койма тишекләренә чаклы белә, чөнки үги әтисе төн уртасына хәтле тоткарланган көннәрдә ул аңа кичке энгер-меңгердә, аз-маз булса да, ашарга илткәли иде. Ә бәйрәмнәрдә инде әйбәтләп юынып, киенеп-ясанып бирегә утренникка килә. Промкомбинатны халык «артель» дип кенә йөртә, менә шул артель балалар өчен әкәмәт матур чыршы бәйрәмнәре үткәрә иде. Ә «чып- чын» Кыш бабайның күчтәнәчләре-бүләкләре хәзерге белән чагыштырганда да әйбәт Яна ел бүләге булыр иде. чөнки, балаларны ничекләр итеп куандырырбыз икән, дип. ике-өч ай алдан баш вата башлыйлар, бу эштә бер генә туң йөрәк тә булмый, балалар өлешенә кереп, катып беткән перәннек-конфет тутырып, яхшысын үзенә умырырга сәләтле кешеләрне бу күнелле бәйрәм тирәсенә якын да җибәрмиләр иде.
Дасаев комбинатнын өч-дүрт катка күтәрелеп үсеп киткән яна цехларына караштырып алды. Ул әнә теге ерак почмактагы бинаның икенче катында үги әтисенең мамык юрганнар сырганын белә, чәчәкле ситсы һәм төрле төстәге атласларны матур чигешле җөй белән атлатып сырылган ул юрганнарның нинди йомшак, җылы булганын да белә, кичә дә шундый юрган ябынып йоклады. Юрганнар әйбәт сатыла, хәзер инде башка өлкәләр дә сорыйлар, сырып өлгерт кенә. Цехка менеп, үги әтисенә комачауламыйча, беркая ашыкмый гына анын янәшәсендә утырасы килеп китте Рушанның. Аннары урам буйлап бергә кайтырлар иде—әбәткә күп калмаган бит инде. Әмма янә ул, монысына да өлгерер әле, ашыгасы юк, дип хәл кылды.
Кинәт кенә башына бер уй килде: әгәр комбинат парторгына кереп, үги әтисенең пенсиясе белән килеп чыккан буталчык турында сөйләшсә— үги әтисе, партийный булмаса да, хезмәт кенәгәсе чуарланып беткән шаталак адәм дә түгел, ветеран, өстәвенә—фронтовик, күкрәге тулы орде н-медал ьләр
Дасаев урыныннан күтәрелде дә элек заманнардан үзгәрешсез калган цинк калай түбәле бердәнбер бинага—бер катлы флигельгә юл тотты Элек-электән комбинат җитәкчеләре—администрация шунда була торган иде. Әмма партком ишеге бикле булып чыкты, ә кемнән булса да ни өчен бикле икәнен сораштырасы килми, хәзер Исмәгыйль абзыйга җиткерерләр улын парторгны эзли, диярләр.
Ул инде карангы тар коридордан урамга чыгып бара иде, кинәт кемдер артыннан эндәште. Борылып караса, элек үзләренә каршы гына яшәгән Катя түти икән. Белә-белгәннән бирле ул шушы комбинатнын бухгалтериясендә эшли иде.
Катя түти Рушанны кочып алды, ишегалдына бергә чыктылар.
—Сине күрмәгәнгә ни гомер Өй туена Төньяктан ялга кайтканын истә, ул чакта мин әле биюче дә, җырчы да идем Алексей (ул Рушаннын үги әтисен шулай урысчалатып, исемен бозып атый) бик шәп йорт җиткезде, сине өйләндерәм, озакламый бу бүлмәләрдә оныклар чабышып йөрер, дип мактанган иде. Ничек соң. балаларын бармы?
—Юк, буйдак әле мин...
— Безгә бит тимер юл аръягында казна йорты бирделәр, без картларның үзебез йорт җиткезерлек көч-җегәребез дә, акчабыз да юк. Ә балалар, синен кебек үк. очып, таралышып беттеләр. Синнән ешрак күрмимдер үзләрен Әниен ни хәлләрдә? Аны да байтактан күргәнем юк. йә Хода, бер поселокта яшибез, диген инде. Элегрәк мин сездә еш була идем бит. самавырыгыздан чәй эчүнең кирәген бирдем инде! Шикәрләп тә, корылай гына да—булды инде, булды. Кайчагында искә төшерергә дә
куркыныч хәтта. Аллага шөкер, картайган көнебездә без дә кешечә яши башладык. Үзен сон артельгә ничек килеп чыгасы итген әле?
—Менә, парторгны күреп сөйләш мәкче идем, сез инде. Катя түти, зинһар, бу хакта әтигә әйтә күрмәгез!
—Ә-ә-ә. анлыйм-анлыйм. Алексейнын холкы чакматаш кебек шул анын Ике сорамас Собеска үпкәле, дип ишеткән идем. Картка булышырга алынуын яхшы булган, хәзер кәгазь заманы шул инде һәр белешмәгә тагын белешмә кирәк, ә кайбер кәгазьне алу өчен ялварып, билгә кадәр бөгелсән дә таман гына. Ә синен үги әтиен яшьлектән үк шундый: ачка үлсә үләр, түбәнсенеп мескенләнмәс. Анын холкыннан әниен дә интегәдер инде, ә? Я ш әвен дөрес яши ул. башкалардан да шуны таләп итә. тик кешеләре төрле бит анын Картка ярдәм ит инде син Ә мин ана тиешлесен күптән санап-исәпләп куйган идем инде, дөрес, әллә ни күп чыкмый чыгуын, әмма бөтенесен тиенен тиенгә хәтле кырып-себереп жыйдым. өч рәт санадым, бер нәрсәсен дә онытып калдырмадым. Безнен якларда элек акчалы эш юк иде бит. жиле кат тир түксән дә. юк иде. хәер, аны син үзен дә беләсен булыр
Дасаев ризалашып, баш кагып куйды
— Мин сиңа. Рушан, анын кәгазьләре салынган папканы биреп торыйм, үзен кара, үзен сана, дигәндәй, авыр эш түгел. Тиеш булмаса да. бирәм. Алексей белән бәйләп торган жепләр бар бит. анын белән бергә сугышка китеп, анын күз алдында һәлак булып, анын кулы белән җирләнгән Дмитрием бар иде бит. киявем буласы кешем аерылмас дуслар, районда бер волейболчылар иде алар Алексей белән Егет чакларында.
Катя түти көрсенеп куйды:
—Син үзең кәгазьләрен карап чык инде.
XXVI
асмалары бәйләп куелган юка гына папка эчендә үги әтисенең пенсиясе күләмен билгеләү өчен кирәкле кәгазьләр—күп еллык боерыкларның күчермәләре, хезмәт хакы ведомостьлары һәм башка шундый документлар гына түгел—бу кәгазьләрдә алар гаиләсенең бөтен тарихы саклана иде Исмәгыйль абзыйның утыз елдан артык гомер юлы шунда, шул саргайган кәгазьләр Рушанны бала чагына, үсмер чагына алып кайтып киттеләр. Язу өстәле янында ул шуларны караштырып утырган бүлмәгә сиздерми генә ара-тирә әнисе килеп керә дә. аз белемле кешеләргә хас бер саклык белән, рәсми кәгазьләр арасыннан берәрсен кулына ала. үзләренен элекке күршесе Катя Панченконын почеркын таный, нечкә генә итеп шәмәхә кара белән сырланган язуларнын әле төсе дә унмаган.
Әнисенен моннан егерме еллармы элек ире эшләп алган тиеннәр- сумнар язылган берәр кәгазьгә каравы була, укып та тормастан. Исмәгыйленең ул вакытта нинди эш башкарганын шунда ук исенә төшерә— Рушанның баштарак моңа исе китә иде менә хәтер тек хәтер икән' Әнисе исә. әгәр берәр эше көтеп тормаса һәм кәефе килсә, шул ерак калган еллардан берәр истәлекле вакыйга сөйләп ташлый. Сөйләгәндә, күрсәтмәскә тырышып кына, башындагы яулык чите белән яшьле күзләрен сөргкәләп ала. ә Рушан күз алдына онытылып беткән диярлек ул вакыйгалар аша үз гаиләләренең тарихы гына түгел, ә артель тарихы бөтен Мартукнын тарихы килеп баса
Әнисенен хәтеренә ис китәрлек тә бар шул гел шул бер промкомбинатта күп еллар эшләсә дә. үги әтисе дистәләрчә һөнәр алыштырган икән—исендә тотып бетереп кара әле' Юк. Исмәгыйль абзый шаталак яки һөнәр белмәс адәм булмаган «Алтын куллы, алтын башлы». - диләр иде аның турында, мондый сү зләрне Рушан да бер генә ишетмәде
Т
Эш башкада: артель озак еллар хәлсез-көчсез булып килде, дөресен әйткәндә, эшләренен дә рәте-чираты юк иде, ел саен диярлек бер цех ачыла, икенчесе ябыла, дигәндәй. Урысча әйтсәң—чехарда...
Эшчеләр туплап, аларны өйрәтеп, көч-хәл белән планны үти генә башлыйлар, халык инде әйбәт хезмәт хакы булыр дип өметләнә генә— артельнең алыштыргысыз рәисе Ильяхин күңелсез хәбәр алып кайта: өлкәдә фәлән цехны ябып, төгән цех ачарга боерып җибәргәннәр икән. Ә бер ел үткәч, эшчеләрне һәм эш коралларын таркатып бетергәч, узган ел ябылган цехны ашык-пошыктан яңадан ачарга кирәк була. Ул еллар эчендә нинди генә цехлар ачылып ябылмаган да, ябылып ачылмаган, диген: каеш сбруй цехы, тегү цехы, кондитер цехы... Хәтта бөтен өлкәнен колхоз рәисләре утырып йөри торган җиңел-җитез кошевой чаналарга хәтле ясыйлар иде Мартуктагы бу артельдә. Бай да инде безнен җиребез оста куллы, зиһенле халыкка! Шул зур да булмаган поселокта итеген дә басалар, тунын-толыбын да тегәләр, пәрәвездәй җинел-очалак шәлләрен дә бәйлиләр—нәрсәгә генә тотынмасыннар—булдыралар, тел шартлатып карап торырга гына кала. Ул заманнарны һаман да искә алып сөйлиләр шул.. Ә цех ябулары исә кешеләрне эштән чыгару белән башлана иде. Әмма Исмәгыйль абзыйны бу афәтләр читләп үтә торды: теләсә нинди эшкә кулы ята иде аның, үзе тагын сүз тындаучан, кушканнарын бер карусыз үти, шуңа күрәдер, бәйрәмнәрдә һәрчак урыны түрдә— президиумда түше тулы орден-медальләрен балкытып утырыр иде. Шундый уңган-булган фронтовикны ничек эштән кусыннар, ди инде. Яхшы булмас иде ул. Күзен идәнгә текәп яки читкә карап кына Ильяхин әйтер иде: «Син, Алексей, гаеп итмә инде, кабаттан яңа цехка өйрәнчек итеп җибәрергә туры килә үзеңне, син булдырырсың». Шуңа күрә дә кайбер ведомостьларның битләренә әтисенә шул замандагы акча белән нибары 280-320 сум гына язылган, ә бит юкса, шимбә ялсыз гына түгел, еш кына якшәмбесен дә эшләтәләр иде әле.
Ләкин әнисе күнелсез хәлләрне генә түгел, кинәт кенә башкаларын да исенә төшерә, менә ул, шул ук кәгазьләргә карап, гел уйламаганда, шул айда сайлаулар булганын әйтеп куйды. Аның йөзе яктырып китте, якты киләчәктән башканы вәгъдә итмәгән, үзенә бер яхшылык та китермәгән, хәзер инде онытылып беткән яки онытыла язган юлбашчыларны исем-фамилияләре белән җылы итеп телгә алды. Ә Рушан, әнисенең сүзләрен тынлар-тыңламастан, Мартуктагы бәйрәмчә күңелле сайлау көннәрен күз алдына китерде.
Сайлау мәктәптә үткәрелә, шунлыктан, төп агитпункт та шунда, сайлауларга бер ай кала ул инде кичләрен балкып тора, шаулатып радиола уйный иде. Ә сайлау көнне әти-әниләре кара таңнан ук сайлап кайтырга китәләр, Рушан әле йоклап калган була. Алар дуслары, хезмәттәшләре, туган-тумачалары белән бер-ике рюмка төшереп,—бөтенхалык бәйрәмендә анысы да гаеп эш түгел,—әнисе әле урысча хромкага «барыня»ны, кынгы- раулы татар тальянына «Әпипә»не дә биеп, күңеллеләнеп кайтып керерләр иде. Буш кул белән кайтмыйлар, нинди дә булса сайлау күчтәнәче- тәмле әйбер күтәреп кайтырлар иде: әфлисун, хәлвә, арыш перәннекләре, йә булмаса, ысланган корбан балыгы—анысы инде бигрәк сирәк эләгә торган ризык, шуңа күрә, бәйрәмнәрдә генә истә калган да...
Шулай истәлекләргә бирелеп, аналы-уллы икәү—алар кайчакларда сәгатьләр буе утыралар, ә бер көнне әбәткә кадәр утырганнар, янкапкадан әтиләре кайтып кергәнне күргәч кенә исләренә килделәр. Рушан югалып калды, өстәлдәге кәгазьләрнең бөтенесен дә яшереп тә бетерә алмады, әнисенен куанычына, ярый әле, Исмәгыйль абзый аларга игътибар итмәде.
Өстәл янында булсын, соңрак кичләрен үги әтисе белән бакчага су сипкәндә яки берәр хуҗалыкта кирәкле әйбер ясаганда булсын,—һәр йортта эш җитәрлек була,—Рушан аның белән ара-тирә бер-ике сүз генә алыша, сөйләшсәләр дә, кирәклесен генә сөйләшәләр иде.
Дасаев шуны шәйләп алырга өлгергән иде: еллар үткән саен ир
балаларга әтиләре белән сөйләшү-гәпләшү кыенлашканнан-кыенлаша. катлаулана бара шикелле, ә менә кыз балаларга әниләре белән сөйләшү һич тә алай түгел Аларнын киресенчә була: кызлар елдан-елга әниләренә якыная баралар, чөнки үз балалары үсә. ана мәшәкатьләрен үхләре дә күтәрә башлыйлар
Рушанның һәм анын яшьтәшләренең балачагы аерым иркәләү- назлау күрмичәрәк. ташбаш малайларның шуклыкларына әти-әниләре «ах-вах» килмичәрәк үтте Ата-аналарнын кайгысы башка иде—ничек ашатырга да. ничек киендерергә кирәк ул балаларны0 Ул заманнарда төп хәсрәт шул иде. Эшкә тан белән чыгып китәләр, караңгы капкач кына кайтып керәләр, әмма эшләгәннәре көчкә-көчкә генә очын-очка ялгап, жан асрарга житә. Кая инде анда иркәләп-иркәләнеп торулар” Менә Рушан да. әле үзенә алты яшь кенә тулган булса да. үги әтисенә «әти» дип әйтә алмады, чөнки үз әтисенен танкист булганын. Мәскәү тирәләрендә ятып калганын белә иде инде. Сонрак. үсә төшкәч тә. үги әтисенә ул бары тик «абый» дип кенә эндәшә торган булып калды, «әти» дип әйтергә теле әйләнмәде Юкса, баштарак Исмәгыйль абый, малайны үзенә ияләштерергә теләп, күп вакыт сарыф иткән иде Хромнары ялтырап торган «Диамант»ын да ватар-жимерер дип. курыкмады, аны велосипедта йөрергә башка малайларга караганда иртәрәк өйрәтте Рушаннын чанасы ла. тимераяклары да үги әтисе ясап биргән әйберләр иле. ә инде ул ясаган чангы авылда бер генә иде. ләкин барыбер Исмәгыйль абый улыннан үзе көткән «әти» сүзен ишетә алмады.
Хәзер шулармы исенә төшергәндә. Рушан үзенен бала чактагы ул кирелеген һаман да аңлый алмый әле. Бик күп балаларның әтиләре бөтенләй юк иде бит. ә анын. үги булса да. бар. шундый әйбәт, шат күңелле, җитмәсә әле ул орден-медальләре генә дә ни тора! Рушанга бөтен малайлар көнләшеп карый. Алексей дәдәйне Мартукта ин көчле кеше дип саныйлар, юкса, үги әтисе Петька Васятукнын әтисеннән күпкә тәбәнәгрәк тә инде. Ә менә тәки бер генә мәртәбә дә Рушан аны «әти* дип атамады
Әнисе өйдә юкта Рушан аркылы-торкылы жиз калайлар сугып эшләнгән иске кытай сандыгын ача. анда кайчандыр әбисенен бирнә әйберләре сакланган. Санлыкнын тар гына ян бүлемтегендә Исмәгыйль абыйнын орден-медальләре ята. Сугыш исен татымаган, бер нәрсәгә дә ышанмаучы хәзерге скептиклар күзлегеннән караганда да. үги әтисенең бүләкләре шәп иде. алар, чынлап та, күп—тугыз Беренче орденын Исмәгыйль абый әле угыз тугызынчы елда ук. Хәсән күле өчен сугышларда алган. Бала чагында үзен магнит кебек тартып торган орденнарны янадан караганда. Рушан ул заманнарда, ярлы яшәсәләр дә. еш кына кунаклар чакырганнарын, бәйрәмнәрдә үги әтисенен орденнарын тагарга онытма ганын исенә төшерде
Аракы дигәнен зур бәйрәмнәрдә генә өстәлгә менә, бер-ике шешәне иң дәрәҗәле, ин кадерле кунаклар алдына гына куялар, шуннан артыгын мартуклыларнын кесәсе күтәрә алмый иде Ә кунак көтүче хуҗалар бәйрәмнәргә берничә атна кала әче бал куялар Бу эчемлек алай каты түгел, әмма исертә, аны һәр йортта үзләре белгәнчә ясыйлар Андый эчемлекне сатуга ясаучылар юк иде. шунлыктан, хакимият кешеләре «үзе өчен генә* әче бал ясаганнарга бармак аша гына карый иделәр Рушан, орден-медальләрне берәм берәм караштырганда, үги әтисенен кунак жыйган көннәрдә хәрби кителенә гадәттә ике генә орден—икесе лә «Дан ордены—такканын хәтерләп алды Хәзер инде Рушан ул орденнарның бәһасен белә Әмма бу хәлләр бик күптән. Исмәгыйль абый үз әнисе Зәйнәп әби белән икәүләп Рушаннарга күчеп килгән. Исмәгыйль абый «Даимант»ына атланып йөргән һәм «Локомотив* командасының бер генә волейбол уенын да калдырмаган заманнарда ук булган иле инде Үги әтисе ул команда данын яклап әле сугышка кадәр үк уйнаган икән
Элек,—моны Рушан яхшы хәтерли, чөнки ул хакта малай-шалай да, күрше хатыннар да сөйләнә иде,—орден-медальләр өчен күп булмаса да, акча түлиләр иде. Үги әтисенен бүләкләре байтак, Мартукта һәр тиен исәптә, аны эшләп алыр җире дә бик күренеп тормый. Шулай булгач, шул аз акча да ярап куя иде. Әнә шул бүләкләре өчен бирелә торган акчага Исмәгыйль абый кайчакларда гаиләсен дә сыйлаштыра иде. Ләкин озакламый ул түләүләрне ни өчендер бетерделәр. Дөрес, Мартукта бу хәл үги әтисеннән башкаларга кагылмады да диярлек, әмма Исмәгыйь абыйның мона бик эче пошты. Ул түләүләр гаиләгә бераз ярдәм генә түгел, авылдашлары алдында анын абруен да күтәрә иде бит. Гади фронтовик кына түгел, ә кирәгенчә сугыша да белгән, шуңа бүләкләре дә күп, хөрмәте дә зур иде—һәм менә шуны кистеләр дә куйдылар.
Үги әтисе әле тагын шуңа да гарьләнә, кайберәүләр аны юри үртиләр, орден-медальләрен «тимер-томыр» дип кенә җибәрәләр иде. Рушан анын Оренбургтан вак-төяк сатарга килгән берәү белән Октябрь бәйрәмендә шунын өчен сугышып киткәнен хәтерли.
— Провокатор, сволочь!—дип кычкыра котырынып киткән Исмәгыйль абый, анын җирән сипкелләре үлектәй агарынган йөзенә чәчрәгән кан тамчылары төсле янып тора иде.—Синен ишеләрне мин баскан җирендә атып үтерер идем, гнида, спекулянт...—дип тагын да кыза ул, дусты Васятукнын көчле кулларыннан ычкынырга талпынып.
Ә теге бәндә, арты белән ишеккә чигенә-чигенә, кәҗә тоягы күрсәтеп, усалланмакчы булып маташа:
—Хәсрәт сугыш чукмарлары... Казакъ хатыннары шикелле, түшләренә тимер-томыр такканнар да, монда да фронт тәртипләре урнаштыр- макчылар... Үзегезнең намусыгыз, дөреслегегез белән кайгы шулпасын эчәрсез әле... Еларсыз, ыштансыз генераллар..
Шул вакыйгадан соң үги әтисе сандыктан орден-медальләрен сирәгрәк ала, сирәгрәк тага башлады. Әмма ызгыш-талашлы, сүгенү- сугышлы башка мәҗлесләрне Рушан хәтерләми.
Аларда күбрәк бер үк кунаклар була иде. Васятук, күрше Панченколар, үги әтисе туган Оренбург якларыннан берничә татар, әнисенең ахирәт дуслары—бер-ике тол хатын-кыз һәм һәрвакыт Гани абый, анын сул аягы урынына үзе әтмәлләп куйган агач аяк булыр, үзе мәҗлесләрдә беренче жырчы һәм гармунчы булыр иде. Ә ул мәҗлесләрдә нинди генә җырлар җырламыйлар—татарныкы, башкортныкы, казакъныкы, урысныкы, украинныкы, немецныкы—һәммәсе дә җырланыр иде. Рушанның күңелендә ин калганы Гани абыйның көр, күкрәктән чыккан тавыш белән җырлавы, хәтта кайбер сүзләре дә истә әле:
...Кыңгыр бога, һау-һау.
Кыңгыр бога, һау-һау...
Күп еллар үткәч, Рушан белде: бу «бога» үгез дигән сүз икән, шуннан урысларга да кереп киткән дә, «бога» сүзе «бутай»га, аннары «бык»ка әйләнгән икән! Бугай—ин усал, ин сөзгәк үгез инде ул. Хәзерге урыс үгезе...
Рушан кунакларны әнә шул җырлары өчен ярата да иде. Ә кайвакытларда кунак ир-атларнын күпчелеге үзләре үткән солдат юлларын искә алалар, ул заманнарда әле янарак кына булып узган сугыш һәр даим үзен сиздереп тора иде. Гадәттә «ә менә Германиядә...», яки «ә Польшада...» дип сүз башлыйлар да, аннан китә инде! Шулай да күбрәк тыныч тормышны ничек көйләү, мал-туар, игеннәр, хуҗалык итү, гореф- гадәтләр һәм башкалар турында гәпләшәләр... Әмма юк-юк та, янә канкойгыч каты сугышларга барып төртеләләр. Соң, шул ук «ә менә Германиядә . », «ә менә Польшада...» күпме гомерлек дус-ишләр, якташлар башын салган, ятып калган ич... Онытырга мөмкинме шуларны?..
Ничек кенә сәер тоелмасын, үги әтисе андый әңгәмәләрдән качарга тырыша, әмма мәҗлестә һәрвакыт берәр яңа кеше була һәм ул анын
бүләкләрен сораштыра башлый: бу орден нәрсә өчен бирелгән дә. бу медаль ни өчен тагылган? Исмәгыйль абый бер-ике сүз белән саран гына җавап бирә, мөһим махсус бурыч үтәгән өчен. ди. Бетте китте' Әмма, сирәк кенә булса да. кәефе килепме, әллә дусты Васятукнын хатирәләреннән кабынып китепме, үзе дә кайбер нәрсәләрне сөйләп ташлый иде ул.
Шул сөйләшүләрдән әкренләп Рушаннын анында үги әтисенен сугыш елларындагы сурәте-образы аныкланды. Хәзер инде яшенә караганда артык картаеп киткән, аз сүзле, тын гына кыштырдап йөрүче бу картка карап, кайчандыр анын кыю солдат булганлыгын күз алдына китерүе дә кыен иде. Дасаев хәзер, анын орден-медальләрен карый-карый. бала чагында хәтерендә калган солдат образына әйләнеп кайтты
Исмәгыйль абый сугышта разведкада, ә төгәлрәге—разведчикларның элемтәчесе булган. Дошман тылына үтеп керә икән дә. немецларнын телефон чыбыгына ялгана икән, ә немей телен яхшы белгән безнен бер офииер тегеләрнең бар сөйләшкәнен тынлап тора икән. Билгеле инде, шундый шартларда немецлар белән күзгә-күз очрашулары бер генә булмаган, ул бит бөтен сугышны дошман җирләрендә, бик күп чакрым нейтраль җирләрне дә артта калдырып.—ә аларны үтүе жинел булганмы?— сугышып йөргән Үги әтисе ут кебек җирән һәм. чынлап та. немецка охшаган булгандыр. Полк тегүчеләре бик пөхтәләп тегеп биргән вермахт солдаты формасы киеп йөргән ул. Бу кием елнын барлык фасылларына да яраклы булган, хәтта көндез дә. төнлә дә аерылмас автоматы да немецларнын «шмайссер»ы икән
Бала чагында үги әтисе авызыннан ишеткәннәреннән Рушаннын күңеленә аеруча берсе сенеп калган. Исмәгыйль абый немецларнын борын төбендә генә баганага менеп, тегеләрнен телефон чыбыгына үзенекен ялгап азаплана икән Кием-салымы, коралы, наушниклары— барысы да немецныкы, койган ла куйган немец элемтәчесе инде менә! Ә ерак та түгел куаклыкта—иптәшләре, сержантның багана буйлап сиздерми генә чыбык сузып, җиргә төшкәнен, аны немец телен белгән офицерга хәтле сузганын көтәләр Кирәк бит. нәкъ шул чакта бер унбишләп немец солдаты килеп чыкмасынмы' Багана башындагы элемтәчене күреп, алар үз телләрендә нәрсәдер кычкырыналар, көлешәләр Сержант, алардан уздырып, бердәнбер мөмкин булганны эшли—чыбыкларның ике очын да ашыга-ашыга авызына каба да. шулай ук күңелле елмаеп, тегеләргә кул изәп җавап бирә. Җиңнәре терсәгенә кадәр сызганылган, бит-куллары җирән сипкелле—яз бит Шат күңелле, батыр Ганс, нечкә муенына «шмайссер» автоматы асылган, ә багана төбендәге бозау тиресеннән тегелгән ранецында, кем дә булса карый-нитә калса—һәр нәрсә немецныкы. хәтта авыз гармунына чаклы бар Разведкада һәммәсе дә уиланылган. әмма төп ышаныч—түземлек, салкын канлылык, ихтыяр көче
Хәтта еллар үткәч тә Рушан үги әтисенен аякларының, менә-менә «тырнаклары» ычкынып китәрдәй булып, хыянәтчел калтырануын, кулларының авыраеп калган «шмайссер»га ирексездән ябышуын күргәндәй була, әмма ярамый, ул. бөтен тәненә салкын тир бәреп чыккан килеш, озын-озаклап үзен үзләренеке итеп таныган немецларга елмая һәм кул изи..
XXVII
ги әтисенен пенсия мәсьәләсен хәл итәргә атна да. ун көн дә җитмәде, ләкин, дөресен әйткәндә, бу вакыт эчендә Дасаев Алушта ял йортына юлламасы барлыгын исенә дә төшермәде Берсекөнгә ул Оренбургка барырга ниятләде, юк. яшьлеге үткән шәһәрне күрү өчен түгел, хәер, бу бару ул ягы белән дә күңелле иде. ә ин мөһиме үги әтисенен метрикә язуына әтисенен исемен төзәтеп язарга һәм собес өчен туган елын ачыкларга кирәк иде
Ү
Собестагы яшь кенә кызлар һәм аларнын башлыгы—шулай ук шактый яшь бер маржа белешмәләр актарып утырырга да, Дасаевнын дәлилләрен тыңларга да теләмәделәр. Рушан анлап алды, биредә, гомумән, беркемне дә юньләп тынлап тормыйлар, көнгә әллә ничәшәр кабатлап торган яраткан әйтемнәре бер генә: Мәскәү күз яшьләренә ышанмый. Дасаев берсендә тыелып кала алмады: «Мартук Мәскәү түгел әле»,—дип бәреп әйтте. Мондагы хәлне тиз генә төшенеп, бу ваемсыз битарафлыкны бәреп ватып булмаслыгын, ниһаять, анлады ул, һәр очракта да бу марҗалар хаклы булып калачак, зарланып шикаять язсан—шелтә алырлар да котылырлар, ә ул шелтә алар өчен, марҗаларча әйтсәң, «до лампочки». Рушан буйсынырга мәжбүр булды һәм Исмәгыйль абзыйның әтисе исемендәге «в» хәрефен «ф» ка, ә метрикә язуындагы «5 март» урынына «9 март» дип алыштырылган рәсми документлар алып кайтып бирергә карар кылды. Үги әтисенең утыз елдан артык күрше урамнан бер үк промкомбинатка эшкә йөрүе исә беркемне дә кызыксындырмый иде.
Ул иң иртәнге поезд белән юлга чыкты. Поезд Оренбургка элекке шикелле биш сәгать түгел, ә алты сәгать бара икән, хәзерге тизлек заманында бөтенләй аңлашылмаслык хәл иде бу. Ул вагонга үтеп тормады, юкса буш урыннар да бар, бер-ике сәгать черем итеп алырга да булыр иде. яшь кенә проводница кыз да керергә кат-кат үтенеп карады, әмма Рушан тәки шалтыр-шолтыр бәргәләнеп-суккаланып бара торган тамбурда басып калды.
Күптән юылмаган тамбур тәрәзәсен кулъяулыгы белән ышкып сөртеп, Рушан каршыга йөгереп килгән станцияләр, разъездларны күзәтеп бара башлады. Бу юлдан аның күп тапкырлар үткәне бар. кайчандыр ул Мартуктан Оренбургка кадәрге юлдагы һәр станцияне, һәр разъездны берсе артыннан берсен, ялгышмыйча, балалар санагычындагы шикелле итеп санап чыга һәм шуны ук тиз-тиз генә кире тәртиптә дә әйтеп бирә ала иде. Ә менә хәзер ул аларнын кайберләрен генә таный: Яйсан, Ак- булак, Сагарчин. . Боларны татарча-төркиләштерсән, ничек булыр иде икән? Таныш җирләрнең күп кенә исемнәре хәтердән чыккан, җилгә очкан, аннары, үзгәрешләр дә бик күп, киңәйгән-үскәннәр, бары тик исемнәре генә сакланып калган шул. Тамбурда басып торганда, аның күңеленнән кичә булып узган вакыйга һич китмәде, юкса, әллә ни- нәрсә дә түгел иде инде.
Иртән әнисе, орден-медальләр саклана торган шул сандыктан мен тугыз йөз кырык җиденче елгы бер төргәк заем облигацияләре тартып чыгарды да, улына шуларны саклык кассасына кереп тикшертеп алырга кушты: кем белә, отмасалар да, бәлки, кире кайтарылган—погашение акчасы чыгар, хәзер күпләргә чыга икән.
Рушан бер-ике сәгать китап кибетендә юанды, гаҗәбенә, анда ана кирәкле бик күп техник китаплар һәм белешмәләр табылды. Үзләренен трест китапханәсе өчен дә дип, һәркайсысын берничә данә аллы, шунда әнисенең гозере исенә төште, саклык кассасына сугылган иде. бәхетенә, угыз сум акча отып чыкты. Аның әбәткә кайтырына өметләрен өзгән карт белән карчык инде чәйгә утырганнар иде. шунда Рушан кайтып керде, тантаналы кыяфәттә елмаеп, әнисенә шыгырдап торган өч яна унлык тоттырды. Сәер, кинәт килеп кергән бу акчаларга ни әнисе, ни үги әтисе шатланмады. Дасаев гаҗәпләнеп, шаярткандай итеп сорап куйды.
—Бик баедыгызмы сон, инде утыз сум да акча түгелмени сезгә?— диде.
Әмма аның шаяртуы урынсызрак булып чыкты. Рушанның тамагыннан ризык үтмәде, ашаса ашады, ашамаса—юк, дигәндәй булды. Әле менә хәзер дә, бер кешесез буш тамбурда басып торганда да, шуны исенә төшергәч, оятыннан йөзенә кызыллык йөгерде.
— Их, улым,—дигән иде әнисе, авыр сулап.—Кырык җиденче елда бу кәгазьләрнең һәркайсысы әтиеңнең чирек эш хакына тиң иде, ә хәзер ана нибары бер шешә аракы тия. Ул заманнарда йөз сумы түгел.
ун сумы да алтын бәясе иде безгә, хәтеренә төшер әле..
Вагон көпчәкләренең текелдәвен тыңлыи-тынлыи, иртәнге салкыннан куырыла төшеп, Рушан хәтере белән кырык җиденче елга кайтып китте Кыш азагында үги әтисенен әнисе Зәйнәп әби үлде. Ул, ничек тавыш-тынсыз яшәгән булса, шулай сизмәгәндә генә, кинәт дөнья куйды Аны мөселманча итеп, ак кәфенгә төреп җирләргә кирәк иде. Өйләрендә дә, таныш-белешләрендә дә бер метрлык та яна ак ситсы-фәлән табылмады, алай гынамы соң, урын җәймәсе дә юк иде—ярлылык чиктән ашкан булгач, анысы да ярап торыр иде әле Кибетләрдә дә чүпрәк- чапрак бик аз була, булганы да пай кенижкәләренә генә, ә Рушаннарның андый кениҗкәләре юк, ин зур бәла—өйдә бер тиен акча да юк чак иде Кыш бик салкын булып, тирес кирпеченә генә дә Исмәгыйль абыинын ярты эшләп алганы китә, җитмәсә әле. ай саен заемга басып калалар Әнисе кемнән нәрсә сорарга да белми, аптырашта калды, ә үги әтисе Улмы соң кемнән булса да берәр нәрсә сорар кеше? Күрше Васятуктан сораса гына инде, алай дисән, анысы болардан да хәерчерәк
Исмәгыйль абый пошаманга төшеп, кашларын җимереп, бик озак уйланып утырды, аннары кинәт кенә торды да тиз-тиз киенде, кышлыкка әйбәтләп майлап, бүлмәдә үк элеп куелган, йортның бердәнбер бизәге һәм горурлыгы булган, сугыштан трофей булып кайткан «Диамант» велосипедын күтәрде дә буран эченә чыгып югалды. Берәр сәгатьтән соң ул төргәге белән әйберләр күтәреп кайтып керде, өйдә бер чеметем чәй, бер шакмак шикәр юк чак иде Үги әтисе ике шешә аракы да кыстыра кайткан, калган акчаларын ул сүзсез-нисез генә хатынына сузды Рушанны шул буранда, өйдән-өйгә йөреп, әбиләренең үлгәнлеген хәбәр итәргә чыгарып җибәрделәр, һәм шул күз ачкысыз буранда зиратка барырга яше-карты кузгалды, күпчелеге эшсезлектән интегүчеләр иде Ничек кенә сәер тоелмасын—зыкы салкын булуга да карамастан, каберне тиз һәм җиңел казып куйдылар. Әнисе исә. кулында акча була торып та. егерме метр марляны бары тик көн уртасында гына таба алды Зәйнәп әбине шуңа төреп, кәфенләп җирләделәр
Күп еллар үткәч. Дасаевка ишеттерделәр: кемнеңдер купшы-баи җеназасы вакытында кемдер орденлы батыр Исмәгыйльгә төрттереп, әнисен марляга төреп күмде, ун мезр бәзгә дә акчасын кызганды, дигән, имеш Үги әтисе бу юлы сугышып тормаган—буласы булган, туны тузган, дигәнмедер, ояты-хәсрәте дә басыла төшкәндер, бәлки Ә язын Рушан кемнәрнеңдер малайларында көнләшеп тә, унайсызланып-оялып та «Диамант»ны күрермен, дип йөрсә дә. шуннан сон Мартукта ул велосипед юк булды..
Тар һәм кысан тамбурда таптангалап торган Дасаев үги әтисе белән бәйле тагын бер вакыйганы исенә төшерде Ул вакытта инде ни Зәйнәп әби. ни зәнгәр «Диамант» юк иде, Рушан үзе әллә икенчедә, әллә өченчедә укып йөри иде.
Яз башында артельнең итек басу цехын яптылар .Анда итек кенә түгел, бик тыгыз зур-зур киез тулалар да басалар иде Жилле-далалы бу якларда казакълар аны бик яратып ала һәм келәм урынына кулланалар иде. Исмәгыйль абый шуларны да баса, киез итекләргә дә кулы җитә, ап-ак меринос сарык йоныннан, нигездә, хатын-кызлар өчен жинел- нәфис «чәсүнкә» итекләрне дә коеп кына куя иде. Бу һөнәренә ул башкаларына караганда озаграк өйрәнгән—итек йә тула басу гади генә, җиңел генә эш түгел икән ул. Көннәр буена тавыш, гөрелте астында күзләрне әчеттерә торган тузанлы, түбән сортлы йон арасында утырып кара әле! Ин авыры шунда: түшәлгән йоннын ни калынлыгын, ни тыгызлыгын-тигезлеген үлчәгеч нәрсәләр юк. барысын да бармакларын белән капшап чамаларга туры килә Кулын тоймый, сизми икән—димәк брак китә, ә бернинди эшнен рәтен-чиратын белмәгән һәм эшләргә яратма!ан. колакка катырак Шәйхи ОТК. ягъни техник тикшерү бүлеге «башлыгы» бигрәк явыз, шул явызлыгы белән генә урынында утыра да

Исмәгыйль абый бу һөнәрне дә үзләштерә, шул кышта әнисенең аяклары күз явын алырдай «чәсүнкә» итеккә тиенә, ә Рушанга—йомшак, жылы. кара киез итекләр. Менә шул цехны ни сәбәптәндер япканнар бит. Бик күп эшчеләрне шунда ук эштән чыгарып ташлыйлар, дөрес. Рушанның үги әтисен калдыралар-калдыруын. ләкин бер эш тә тәкъдим итмиләр, бу юлы «өйрәнчек булырсың» дигән коткаручан сүз дә ишетелми...
Исмәгыйль абый көн саен эшкә бара, анда нәрсәләрдер майтара— кыскасы, һәрвакыт түрәләр, башлыклар күз алдында була. Менә шулай йөргән көннәрнең берендә кожзаводнын,—«кожзавод» дип шул артельнең бер кечкенә цехы атала.—тире иләүчесе Гыймай абый Рушаннын үги әтисенә сабын кайната башларга тәкъдим итә. Тиреләрдән кырып алынган әшәке майдыр-ярыдыр артыгы белән җитеп ашкан, ә каустик сода һәм башка химикатларны табу артельнен көченнән килмәслек эш түгел икән
Поселокта эш таба алмый йөрүчеләр арасында да «төнге алтын» түгүче яки сабын кайнатучы булу ин сонгы һөнәрләрдән санала иде. әмма утыз тулып кына узган яшь ир. уйлап та тормыйча, бу эшкә риза була. юкса, мөгаен, белгәндер: моннан сон ни волейбол мәйданчыгына, ни кино-фәләнгә йөреп булмаячак, сасы сабын исе әллә кайлардан анкып торачак бит.
Ул елны өйләренә тулган сабын исен Рушан бик озак оныта алмады, хәзер дә. кер сабыны күрсә, күңеле болгана башлый.
Үги әтисе шул сабын кайнату фикере белән Ильяхинга да барып керә. Жавап кыска була, өлкәдә дә күрсәтерлек бер әржә сабын ясап бир. калганы—минем өстә. ди. Директор, үз жаваплылыгына алып, тәвәккәлләп, кожзаводнын ике бүлмәсен боларга бирә, кайнату казаннарын. күмерен, содасын да кызганмый—складта бу эш өчен яраклы ни- нәрсә бар. һәммәсен дә яздырып алырга рөхсәт итә. Юкса, тиеш эш тә түгел инде Әмма...
Сабынны Мартукта кайнатып та карамаганнар, өйрәтер-күрсәтер кешесе дә юк. Бу фикерне биргән Гыймай абый үзе дә эшнен нечкәлекләрен белми. Оренбургка барырга киңәш итә. анда сабын кайнатучы татарлар бар. алар киңәшләрен кызганмаслар әле. ди. алай- болай кирәк булса, дип. бер тире иләүченең адресын да тоттыра.
Күңеле күтәрелеп киткән Исмәгыйль абый шул көнне үк саубуллашып вокзалга төшеп китә. Урамда инде май ае. жылы. рәхәт. Исмәгыйль абый, вагон түбәсендә генә оеп. тиздән Оренбургка да барып житә. Бары тик вокзалга житәрәк «Меновой двор» дигән тирәдә сикереп төшеп калырга гына кирәк була—вокзалда билетсызларны милиция тотып ала икән.
Үги әтисе бу шәһәрдәге эшләрен тиз башкарып чыга. Шадра битле, пеләш сабын кайнатучы: «Күрәсең, тормыш бик тә китереп кыскандыр, юкса шушындый яшь һәм унган кеше сабын эшенә алынмас иде»,—дип әйткән, ди. Ә Исмәгыйль абыйның фронтовик һәм үзенә якташ икәнен дә белгәч, сабын кайнату серләрен яшереп тормаган, сөйләгән дә биргән. Башлап җибәрергә кирәк булыр, дип. бер ярты капчык төрле химикатларын да кызганмаган әле. отставкадагы жирән сержантның «хәлләнә төшкәч, түләрмен» дигән сүзләренә ышанып калган.
Үги әтисе, ничек килгән булса, шул ук юлдан кайтып та киткән, бары тик тиз йөрешле поезд түбәсенә бер потлы капчык белән менеп утыру гына кыенгарак килгән Һәй. юкка разведчик булганмыни ул? Йокы вагоннарының баскычлары ул заманнарда эчкә батырып эшләнгән булган. Үги әтисе, бара-барышлый. капчыгын бер вагон баскычына ыргытып өлгергән, янәшә икенче вагон баскычыннан үзе сикереп менгән дә. түбәсенә үрмәләп, шуннан капчыгын үрелеп алган, үз уңышына куана-куана. сызгырынып кайтып та бара икән
Бар иде заманнар: Урта Азиянен җылысына һәртөрле әтрәк-әләм, угрысы-фәләне тартыла-елыша иде. Алар да, Рушанның үги әтисе шикелле үк. вагон түбәләренә утырып киләләр, юл уңай, станцияләрдә авыл- калаларга сугылып, берәр төрле «гамәл» дә кылып өлгерәләр, әмма аларнын
төп максаты—ерактагы икмәкле Ташкент каласы була иле.
Менә берзаман шунлый башкисәрләрнең бер төркеме кайсыдыр станциядә Исмәгыйль абый барган поезд түбәсенә дә үрмәли бит Үги әтисе аларны тиз генә абайламаган—очраклы гына әйләнеп карагач, вагон түбәләрендә халык сирәгәйгәнен күргән: тегеләр, үзләрен яклап кала алмастай кешеләрнең барлы-юклы төенчек-фәләннәрен талап, үзләрен куып төшереп киләләр икән Үз вагонына бер дүрт вагон кала Исмәгыйль абый, тегеләр күзенә чалынмаска уйлап, поезднын баш ягына—паровоз тирәсенә үк елышырга ниятли, анда, торбадан чыккан төтен-корымнан бик пычрак булгач, берәү дә ул тирәгә утырырга тырышмый Инде көймәсе бик комга терәлсә, ревизорларга эләгү куркынычы булса да. түбән төшеп, вагонга керергә чамалый ул.
Үги әтисе, шәһәргә барып кайтырга дип. Гыймай абзыйдан алып торган өр яна. таза сүс капчыгы өчен борчыла. Теге башкисәрләр, капчыктагы бөтен бар булганын селкеп ташлап, бер нәрсә алмасалар да. пычрак-каты вагон түбәсендә аска җәеп куяр өчен бу капчык менә дигән инде Исмәгыйль абыинын. урыныннан кузгалып, ашыга-ашыга поездның аргы башына китеп барганын тегеләр шәйләп тә алганнар, шәп капчыгын да күргәннәр һәм. куып тотарга исәпләп, артыннан чаба да башлаганнар. Үз әйберләрен югалтасы килмәгән Исмәгыйль абый да йөгерергә тотынган Шунда кинәт исенә төшергән: бер йөз метрлардан соңгы борылышны үткәч. Илек суы аша сузылган озын Каратуган күпере буласы бит Ул. капчыгын ташлап, үзен куып килүчеләргә таба борыла да. кулын болгый-болгый: «Күпер! Күпер! Күпер!»—дип акырырга тотына. Үзе түбәгә ятып өлгерүгә, состав күпергә барып та керә
Күпернен ике торыгын үтеп, аргы якка барып чыккач. Исмәгыйль абый башын күтәреп караса, теге чукынмышларда өс-башларын каккалап, аякланып азапланалар икән. Барысы да агарынып калган Исмәгыйль абый янына килеп, папирос тәкъдим иткәннәр.
— Нәрсәң бар. абзый?—дип сорый икән, аны «Казбек» папиросы белән сыйлаганы
—Алтын.—дигән Исмәгыйль абый, ваемсыз гына итеп
Егетләр дәррәү көлеп җибәргәннәр, йөзләрендәге агарыну-курку билгеләре лә юкка чыккан, ә тегесе, атаманнарыдыр.күрәсен. тагын сорый икән:
Миллионер булгач, кызык өчен вагон түбәсендә кайтып барасынмы?
Йокы вагонында бөркү,—ди Исмәгыйль абый
-Кая. капчыгыңны карыйк әле,—шул капчык аркасында чак кына үлемнән калган егетләргә шулай да кызык бит
—Ә син. абзый, жебек түгел икәнсен. куркудан һушын китмәгән, күпер турында искәрттең. Гомер онытмабыз, рәхмәт'—дип. Исмәгыйль абыйга үгпәренен киселеп-тырналып беткән, рәтләп юылмаган каты- кытыршы кулларын бирәләр.
Капчыкны актара башлаганы:
- Фу уу. исе'—дип. борынын җыера.
Исмәгыйль абыйга үзенен тормышы-көнкүрмеше турында да. Оренбургка ни өчен килгәнлеге турында да сөйләп бирергә генә кала.
Әй. ташла бу мәшәкатьләреңне, сабынын белән сасып кына бетәрсен. рәтле акчасы да булмас, киттек безнең белән Башлы абзый күренәсең. Ташкентта берәр җаен табарбыз әле,—ди атаманнары
Ләкин Исмәгыйль абый, рәхмәт әйтеп, ул тәкъдимнән баш тарта.
Поезд барган уңайга тегеләрнең берсе, вагон-ресторанга төшеп, аракы-шәраб, төрле кабымлыклар алып менә. Исмәгыйль абыинын андый •атлы ри »ык нигъмәтләрне күрмәгәненә дә биш былтыр була инде Шулай итеп, вагон түбәсендә тегеләр белән кәеф-сафа корып, өенә кайтып җигә ул Саубуллашканда, тегеләр ана бер бөтен ак күмәч белән утыз сумлык кьныл акча тоттыралар.
5. .к. у • м •
XXVIII
ренбургта Рушан дүрт көн булды. Исмәгыйль абый туган Заһид хәзрәт мәхәлләсендәге архив кәгазьләренең бер өлеше гражданнар сугышы елларында, әлеге кварталда ак генерал Дутов гаскәрләре торган чакта ук юкка чыккан, калганнары да, бер бинадан икенчесенә күчерелә-күчерелә, шактый сыекланган-сирәгәйгән. Юкка гына: «Ике күченү—бер янгынга тиң»,—дип әйтмиләрдер инде. Кая ул әллә кайчангыларны эзләп табу! Әнисенең моннан өч ай элек язган ике үтенеч хаты жавапсыз калган булган, шулары да көчкә-көчкә генә табылды. Ләкин биредә Дасаев төрле ишекләрне шакып кына калмады, күп кенә кабинетларда өстәлгә суга-суга да сөйләште.
Оренбург бик нык үзгәргән, бу тирәләрдә газ чыгару эшләре башлангач, халкы да икеләтә арткан. Шәһәрнең кайсы башына гына барып чыкма, шул ук бер калыптан сугылган шөкәтсез йортлар тырпаеп утыра—Ташкентта да, Тулада да шулар ук. Үз йөзе, үз төсмере булган тагын бер борынгы шәһәр юкка чыккан, аның урынына «индустриаль гигант» калыккан дигән сүз. Дасаев бик ярата торган Жаек суы да саеккан, яр буендагы ямь-яшел урманнарына карарга да кызганыч. Рушанның бердәнбер юанычы бик кыенлык белән алынган ике белешмә кәгазе булды.
Ял көннәре эреп югалгандай кимеп барса да, Дасаев, үзенең уллык бурычын үтәгәннән генә түгел, ә үз туган тамырларына, үз ыруына якынлыгын тоюдан, үз ягы, кешеләре, йортлары, елга-күлләренең шушы өч атна эчендә үзенә тагын да кадерлерәк булуларын аңлаудан күңелендә бер рәхәт тынычлык хасил булганлыгын сизде. Күптән инде анын мондый халәттә булганы юк иде.
Алып кайткан кәгазьләрен собеска илтеп биргәч, ул еш кына велосипедка атланып йә җәяү генә Илек суы буена төшеп китә: су коена, кызына, балык тотып маташкан була иде. Әмма, юмарт итеп җим сибеп торсан да, хәтта иң симез суалчаннарга да вак-төяк маймычлар гына каба—балыкларны да агулап-нитеп бетергәннәр икән инде.
Кичләрен ул өйдә булырга тырыша, озын көннең көн буена эшләп арыган үги әтисе белән ашыкмыйча гына ашап-эчеп, сөйләшеп утырырга ярата иде. Шуннан соң алар бакчага су сибәләр, берәр кирәк-яракны ясап йә төзәтеп-рәтләп куялар, аннары, бер-берсенә булыша-булыша, самавыр үрләтеп җибәрәләр.
Катя түти биргән кәгазьләрдән укып, Дасаев үги әтисенен озын- озак хезмәт елларында җәйгелектә кепка, кышлыкта колакчынлы бүрек, күнитек теккәнен, камыт-ияр ише сбруй әйберләрен дә оста әтмәлләгәнен, сабын гына түгел, конфет та кайнатканын, ә бер җәйдә артель бакчаларында су сиптерү буенча механик та булганлыгын, аннары тегермәндә эшләгәнен һәм хәтта бер ярты ел түрә булып, авырып киткән кладовшик урынына эшләп йөргәнен дә белә иде. Үги әтисе бары тик такта яру һәм балта эшләрендә, аннары кое өчен бетон боҗралар коюда гына катнашмаган икән. Дасаев аңа карап болай дип уйлый иде. «Мартукга шахта булса—үги әтисе шахтер, завод-фәлән булса—завод эшчесе булыр иде. Әнә бит, ул үзе дә бу якларда берәр зуррак завод-фабрика булмаганга уфтана, анда анын зиһенле башына һәм оста кулларына яраклы эш табылмый калмас иде әле...»
Су буенда йөргәндә Рушан үги әтисенен тормышы турында озаклап уйланды. Исмәгыйль абзыйнын тормыш юлы аллы-гөлле чәчәкләр сипкән юл булмаган, күбрәк чәнечкеле-тырнаулы булгандыр, әмма иң өметсезлеккә бирелерлек көннәрдә дә үги әтисе берәүне дә тиргәмәгән-каргамаган, хакы булса да: «Без ни өчен сугыштык сон?»—дип күкрәк какмаган Мондый сүзләрне ул аек баштан гына түгел, бераз төшереп алганда да әйтмәгән.
Элегрәк, йә Ялтадан, йә Сочидан кайтышлый гына, Рушан әти-
О
әниләре янына бер-ике көнгә сугылып чыга иде. Тегеләр инде, билгеле, ул Сочи вә Ялта дигәннәрендә ни-нәрсәләр бары белән кызыксыналар Ул шәһәрләрне алар шул Рушан җибәргән открытка рәсемнәреннән һәм кинолардан гына күреп беләләр бит Ләкин ни әнисе, ни үги әтисе бервакытта да үзләренен. гомер буе баш күтәрми эшләп тә. беркая да бара алмаулары, бер җирне дә күрмәүләре турында авыз ачып сүз әйтмәсләр иде. Бу хәлне Рушан үги әтисенен пенсия өчен исәп-хисап кәгазьләрендә егерме бер мәртәбә «файдаланылмаган ялы өчен компенсация» дигән сүзләрне укыганнан сон исенә төшерде. Баштарак ул бу еш очрап торган сүзләрне игътибарсыз гына укып киткән иде. аннары аңына килеп җитте, үги әтисе егерме бер ел буена ялсыз-нисез эшләгән бит! Аның, әтисеннән ничек шулай булганын сорыйсы килде. Әмма шунда ук үзен тыеп калды—нигә кирәк, ди, инде картларны ул күңелсез заманнарга кайтарырга?
Үз ачышыннан үзе әсәрләнеп, Рушан әлеге кәгазьләрне берничә мәртәбә кире кайтып укыды, шик юк иде—егерме бер ел! Рушан туган йортына кайткач, чәй янында үзенең бик арыган-талчыккан булганлыгын, икенче ел инде ялсыз эшләгәнлеген әйтеп, зарланып утырганын исенә төшерде. Ә алар, ягымлы вә кайгыртучан карт белән карчык, ник берәр мәртәбә аңа каты сүз әйтсен, үз тормышларын мисалга китереп, төрттереп куйсын, юк, алар ана теләктәшлек белдереп, көрсенеп кенә утыралар иде «Нинди пижонлык! Нинди ахмак тәти егетлек! Кемнәр алдында бит әле? Үз әти-әниләрен алдында!»—дип, оялып уйланды хәзер Рушан Кичләрен ул кайбер көннәрдә су буена атка атланып килә иде Күрше Мостафа агайның Мукаш исемле улы колхозда бригадир булып эшли, һәр казакъ шикелле, ат ярата, хәтта бәйгеләрдә катнашу өчен дә үз чабышкы юртагы бар иде. Өлкә ат чабышларында анын Каракүзенә чабаннар, теләсә кайсын сайлап ал. дип. «Жигули» машиналары тәкъдим итәләр, әмма Мукаш атыннан да төшми, елык-ялык килеп торган машиналарга әйләнеп тә карамый икән. Мостафа агай менә шул Каракүзне кичләрен су буена алып төшәргә Рушанга ышанып тапшыра, чөнки, урак өсте башланып, Мукаш үзе куна-төнә кырда-басуда була—анарда ат кайгысы калмый иде
Рушан китәр алдыннан гына Мукаш аларга кайгылы хәбәр белән килеп керде. Әнисе сыер сава, ә йокыдан иргә торган Рушан сыерны көтүгә куарга ниятләгән иде—соңгы көннәрендә картларга ни беләндер булса да ярдәм итәсе килә иде анын.
—Әти үлде —диде бер көндә ничектер каралып, ябыгып калган Мукаш. һәрвакыт шат күңелле, чибәр егет Мукашнын кайгылы хәбәре авыл борынча чыгып китте
Әнисе ирен уятырга өйгә юнәлде. Рушан Тажйолдыз кушаматлы сыерны көтүгә куып кайтып кергәндә. Исмәгыйль абзый ишегалдында ике көрәген кайрап тора иде инде Шунда ук җирдә ломы да ята Мостафа агайның каберен казышырга Рушан да барырга булды
— Бар. улым, бар,—диде Гөлсем апа. улына өчлек-бишлекләрдән торган егерме сумлап акча биреп —Бар. безнен соңгы картларыбызны син күреп, хәтерләп калырга тиеш Әтиең белән яшьтәшләр rue бит Гагын кайчан каптырсын әле. Аксакаллар белән хушлашып кал Акчаларны дога кылганнан сон өләшерсең, йоласы шулай, улым Мостафа агай бик кешелекле, бик әйбәт кеше rue. урыны җәннәттә булсын!— дип. сөйләнә-сөйләнә. Рушанны капка төбенә кадәр озатып калды ул.
Тыкрык-урамнардан чокыр аръягы зиратына таба көрәктер-ломдыр күтәргән кешеләр агыла башлады. Аксакаллардан кемдер Мостафа агайның кабере урынын тәгаенләгән, каберне казый башлаганчы, картларның намаздан чыгып килүләрен көтәләр икән Әле мулла абзый да.—элеке бухгалтер, пенсионер Миңлегали бабайны шулай дип йөртәләр.—ул да килеп җитмәгән Кем генә булмасын, ничек кенә яшәмәсен, кешене тын гына, шау-шуларсыз гына, оркестр-музыкаларсыз гына җир куенына салу
кирәк—Мартукнын мөселман аксакаллары бердәм шул фикердә иделәр
Зиратка җыелган картларның—кичәге кендекчеләр, төрле эштә йөрүчеләр, көтүчеләр, ерак-ераклардан Семипалатка ит комбинатына мал куучыларның һәммәсе дә Аллаһыга ихластан ышанадыр дип әйтеп тә булмый. « Мулла абзый» Миңлегали бабай да бер-ике догадан артыгын белмидер, анысын да. ин укымышлы кеше итеп, жәмәгать үзенә шул вазифаны тапшырганнан сон гына ятлап алгандыр әле.
Каберне яшь-таза егетләр һәм ир-атлар казыды. Эшне тиз тоттылар, чөнки халык күп жыелган иде Кабер авызын алганда гына, картлар йола өчен дип. ин жинел көрәкләр белән берәр көрәк жир алган булдылар. Рушанга да. кабер янында ук торса да. күп казырга туры килмәде.
Исмәгыйль абзый яна казылган кабер янында укылган догаларнын бетүен көтеп тормады, улына көрәк-фәләннәрне алып кайтырга кушып, тын гына китеп барды—анын эшкә чыгасы бар иде Рушан азакка кадәр булды. Мостафа агайнын ак кәфенгә төрелгән гәүдәсен Мукаш белән бергәләп, аска төшеп, кулларына алды, ләхеткә иңдерде, махсус такталар белән томалап куярга булышты.
Барысы да таралып беткәч тә. Рушан зиратта тоткарланып калды. Мөселман зиратлары артык тәртибе-пөхтәлеге белән аерылып тормый, гомер итәргә дучар булып калган туганнарына бик авырга килгәнгәме, үлгәннәрне артык калер-хөрмәтләү дә юк шикелле, нигездә, буялган тимер чардуган яки күбесенчә, гадел вә акыл иясе Барый абый Шакиров исән чагында ул ясаган, бушлайга куя торган бетон кабер ташы булыр иде.
Зират үзе дә чәчәк-ниләрсез, гадәтләнелгән яшел агач-куакларсыз, котырынып үскән көлсу төстәге әрем һәм чәнечкеле шайтан таягы белән капланган. Рушан, кабер ташларындагы язуларны укып, таныш исем- фамилияләргә тукталыбрак, үзләрен дә хәтерләргә тырышып, шактый озак йөрде. Инде чыгып барганда, янтаеп-иңеп калган бер ташка күзе төште, бәлки, килеп карар кешеләре дә юктыр, дип. аны төзәтеп куймак булды.
Бик кыенлык белән булса да. ташны турайтып, кабер өстен тигезләп- рәтләбрәк куйгач, уелып-коелып беткән бетон өстендәге язуны кыенлык белән генә укыды: «Кашшаф Вәлиев. 1923-1949 ее», аз гына астарак тагын әле «Онытмагыз безне...» дигән язуы да бар иде. Хәзер инде утызга җиткән Рушан белән чагыштырганда нибары егерме алты ел гына яшәп дөньядан үткән бер егет гүя Рушанга дәшә иде: «Онытмагыз безне...» Кашшаф Вәлиев. Кашшаф Рушан сугыштан исән-сау кайткан өч егетнең берсен шунда ук исенә төшерде. Димәк. Кашшаф та. бәхетле көннәр күрә алмыйча, үлеп киткән икән, сугышларда йөреп, исән-сау кайтканнардан хәзер нибарысы икәү генә—үги әтисе белән күрше Васятук кына калган икән Әйтерсең лә. еллар аша моңсу сагышлы күзле Кашшаф илереп кычкыра иде: «Онытмагыз безне, онытмагыз безне...»
Кичләрен Рушан белән үги әтисе уллары үзбәкчәләтеп ясап куйган айванда—урысча әйтсәк, беседкада утыргалыйлар. аны Рушаннын ясаганына үги әтисе белән әнисе гаҗәпләнеп һәм куанып бетә алмаган иделәр Үги әтисе, сиздермәскә тырышса да. эштән бик арып кайта: көне буе аяк өстендә—уенмыни сина! Ни әйтсәң дә. картлык—шатлык түгел шул инде. Бу үзбәк айваны бик кулай булып чыкты—әтисе баш астына бер кечкенәрәк мендәр салып, арзанлы -Прима» сигаретын мөштегенә утыртып, шунда ятарга ярата иде. Анын тартуы да картларчарак. төтенен суыра да уфылдатып чыгарып өскә өрә Шундый мизгелләрдә Рушаннын күңелендә әле моңарчы булмаган хисләр кузгала, анын. үги әтисе янына килеп, ниндидер ягымлы-җылы сүзләр әйтәсе яки берәр яхшылык эшлисе килә башлый иде.
Ул электән. Исмәгыйль абзыйның һәрвакыт ирләрчә горур булып, озын хезмәт юлында үз абруен югалтмыйча, тамчы да түбәнсенми- тезләнмичә яшәгәнен аңламаган да. ул хакта уйлап та карамаган булган
икән Үзе дә түбәнсенмәгән, мөмкин булса, башкаларны да түбәнсетергә юл куймаган ул.
Бу кайтуында әнисе Рушанга моннан бер ун еллар элек булган бер вакыйганы сөйләп алды. Ул елда печән ягы бик начар булган икән— сәбәбе корыл ы к-фәләннән генә түгел, колхоз үз вакытында әзерли алмаган эшләргә кешеләре җитми, ә өлешкә—пайга кереп чабарга рөхсәт юк икән, печән бәяләре бик тә үсеп киткән. Кем яшьрәк тә, кемнен транспорт-фәләне бар, шулар күрше район һәм өлкәләрдән алып кайтып әзерләгәннәр ул печәнне. Шул чагында Рушаннын әнисенә кемдер «Син военкоматка язып кара әле»,—дип кинәш биргән, нәкъ шул елларда фронтовикларга ниндидер өстенлек—льготалар була, дигән сүзләр чыккан чак була бу. Әнисе язган инде, шулай да шулай, күп орденлы фронтовик, хәзер инде сәламәтлеге дә нык какшаган карт кешегә ярдәм итә алмассызмы, янәсе Әлбәттә, бу хакта Исмәгыйль абзыйнын үзенә— ләм-мим инде! Чөнки әнисе белеп тора, әйтсә, тегесе «Мин льготалар белән печән алыр өчен сугышып йөрмәдем, туган илемне якладым»,— дип кенә җибәрәчәк, картның талканы коры
Күпмедер көннәр үткәч, кичләтеп боларга бер капитан килеп керә, хәрби комиссариатнын яна хезмәткәре икән. Әлбәттә, өстәлгә җырлап торган самавыр да менеп кунаклаган инде. Капитан Исмәгыйль абзыйдан, энәсеннән жебенә чаклы төпченеп, барысын да сораштыра икән ничек яшисез, ничек эшлисез, улыгыз кайда, нинди бүләкләрегез бар0 һәм башкалар, һәм башкалар. Исмәгыйль абзыйнын кәефе күтәрелеп киткән, Гөлсем апага бөркет булып кына карый икән: күрдеңме, карчык, янәсе, мине ничә елдан сон да онытмаганнар Кунак капитан сүз арасында гына сыер-печән якларын да сораштыра икән. Карт белән карчык, бу игьтибарлылыктан биһуш булып, икесе бер авыздан әйтеп ташлаганнар «Ул сыерга хәзер печән өчен машинасына өч йөз илле сумны каян алып чыгарып бирмәк кирәк!»—дигәннәр Шунда капитан әйтә «Телисезме, без Ташкент хәрби комиссариаты аша сезнең улыгызны кысыйк, әти- әнисенә ярдәм итсен, дип эш урынына хат җибәрик»,—ди. Бу «ярдәмче» капитанның ни өчен килгәнлеген Исмәгыйль абзый шунда гына андап ала. Хакимият башындагыларга хөрмәт белән карарга өйрәнгән булып, үзен кулда тота алса да. бу юлы ул түзеп кала алмаган, аптырашта калган капитанның өстенә килә башлаган һәм ишеккә ымлаган: исән чакта чыгып кит! Хәтта теге адәмнен эчеп бетерелмәгән чәйле пиаласын да кулыннан йолкып алган. Шуннан сон әнисенә эләккән сүзләрне сөйләп бетерерлек түгел инде—шуна да ул бу пенсия эшләрен дә бик саклык белән генә кузгаткан булган икән.
Исмәгыйль абзыйнын пенсия мәсьәләләре ничек хәл ителеп беткәнен көтмәстән, Рушаннын китеп барасы килми иде. шуна күрә, ул эш урынына берничә көнгә тоткарланачагы турында телеграмма да җибәрмәкче иде. әмма өйлә вакытында Исмәгыйль абзый бик әсәрләнеп- куанып кайтып керде Өстәл янына ашарга утыргач, ул. суыткычка таба ымлап, берәр нәрсән бармы, әнисе, дигәндәй, баш какты. Әнисе баштарак анышмый да торды ире алай эш вакытында бер дә эчми нае ләбаса' Шуна күрә, мунча көннән калган «Пшеничная» аракысы шешәсен китереп куйганда, шуны искәртергә кирәк тапты
' —Әнисе,—диде Исмәгыйль абзый, дәртле-шук елмаеп,—бетте' Эшемне бетереп кайттым Шабаш!—Ул шешә төбендә калганын рюмкаларга бушатты.
Шул бар булганын тотып, күгәреп куйгач, тәмләп сөйләп бирде нәкъ әбәт алдыннан аны кадрлар бүлегенә чакырып алганнар икән дә пенсия билгеләнүен хәбәр иткәннәр һәм аны айнын икесе көнне алачагын да әйткәннәр Димәк, тагын бер атнадан эшләми-нитми генә кулга акча үзе килеп керәсе икән!
—Җитмеш ике сум бит. әнисе, җитмеш ике сум!—дип куана үги әтисе —һәрхәлдә Шәйхинекен төкереп салдым бит, аныкы алтмыш сигез
сум гына чыккан иде. Ә безгә, әнисе, җитмеш икесе дә бик җиткән, безгә күп кирәкми бит. шулаймы, әнисе?—дип, шатлыгын кая куярга белмәгән Исмәгыйль абзый һаман да карчыгына кабат-кабат сөйләнә иде
Өйләдән сон, шул ук күтәренке күнел белән Исмәгыйль абзый эшенә китеп барды, сонгы эшләрен бетереп, үзендәге эш коралларын тапшырып кайтасы бар иде анын. Картлач шулай да эт булып арыганлыгын һәм пенсиясенә бик шатланганлыгын әйткән иде. Рушан, әнисенә күз кысып, чемоданын тутырырга, алып китәсе китапларын рәтләргә кереште Ташкентка иртәнге поезд белән үк китәсе итте. Әнисе исә күршеләргә ярдәмгә йөгерде—кичкә кунаклар җыеп, әтиләренен озак көтеп алган пенсиясе хөрмәтенә дә, улы китү сәбәбе белән дә утырасылары бар иде
Алдагы көндә кибеттән сорап алган, Болгария шәрабеннән бушаган картон тартмаларга алып китәсе китапларын рәтләп тутыра-тутыра, Рушан кинәт уйга калды: ни өчен әле үзенең шундый истәлекле көнендә үги әтисе Шәйхинен пенсиясен искә төшерде икән?
Рушан Исмәгыйль абзый белән Шәйхи арасындагы астыртын көндәшлекне, әлбәттә, ишетеп белә иде. Дөресен әйтергә кирәк, бу көрәш тигезсез иде: алар икесе ике дәрәҗәдәге баскычта торалар: үги әтисе шикелле үк. башлангыч белемле генә булса да. кесәсендә партбилетлы Шәйхи гомере буе «түрә кисәге» булган, Исмәгыйль абзыйнын эшенә «бәһа биргән», «тикшергән», «карап торган» һәм аны «эшкә алган» кеше, имеш.
Гомере буена бер эшнең рәтен-чиратын белмәгән, акылга таманрак Шәйхи җирән Исмәгыйльнең алтын кулларына һәм зиһенле башына гел генә көнләшеп яшәгән. Ул, Исмәгыйль менә-менә сыгылыр-сынар, чал башы белән бер цехтан икенчесенә яна һөнәргә өйрәнеп йөрмәс, эчүгә сабышыр, менә шунда «эчкече һәм эш калдыручы» мөһере сугып, артына тибеп куып чыгарырга хыялланган Шәйхи. Шундый «ярамаган эшләрне» карый торган комиссиянең җитәкчесе дә булган әле ул. Үзе чукраграк, надан булса да, «партийонный» бит... Әмма, юк, Исмәгыйль солдат зарланмаган, түрәләргә чабып йөрмәгән, кайда гына куйсалар да, эшләвен белгән.
Ә шул ук Шәйхи Исмәгыйль абзый теккән ничәмә-ничә кепканы, ул баскан ничәмә пар итекне йә «өченче сортлы» дип, йә бөтенләй бракка чыгарып утырган бит әле. Исмәгыйль баш иеп килер, явызланма дип. ялварып-үтенер. кызган мине дип. аяк астына тезләнүен көткәндер. Күпме пар итек-башмак, кепка-бүрек, янәмәсе, тикшерергә дип алынган да, шулай юкка чыккан, аларны Шәйхинең туган-тумачаларында күреп, үзе теккән нәрсәләрне алганын Исмәгыйль абзый үзе генә белә. Әмма үги әтисе ул кабихнен йөзенә бәреп, бервакытта да «карак» яки «жулик» дигән сүзләр әйтмәгән. Ләкин Шәйхи үзе Исмәгыйльнең пычрак эш тузанына баткан, арып-талып кызарынган күз карашларыннан һәрвакыт бер үк сүзләрне укыган: кабәхәт. надан, карак син Шуна күрә дә явызлыгының чиге булмаган тегенең.
Бары бер генә мәртәбә Исмәгыйль абзый анын өстеннән жинү хисе кичергән, әмма бу жинү бик кыйммәткә төшкән аңа.
Ул вакытта Рушаннын үги әтисе тегермәндә эшли, төгәлрәге, икмәк киптерү-тартуда—кечкенә генә тегермән кисәге кожзавод белән янәшә иде. Шунда колхоз икмәген киптерәләр дә. тарталар да. аерым хуҗалыклардан килгәннәрен дә кире борып җибәрмиләр. Мескен халык еш кына тегермәнгә бер-ике пот ашлыгын күтәреп килә, берәр капчык белән килүчеләре бик сирәк була иде. Тарттырып биргән өчен бер өлеш онны хөкүмәт исәбенә басып та калалар бит әле.
Ничектер бервакыт, олы улларын ияртеп, тегермәнгә Шәйхи дә килеп керә. Әлбәттә инде, юньле кешеләр кебек, беркем белән дә исәнләшеп тормый, ни «исәнмесезе». ни «әссәламәгаләйкеме» юк—бу хәл Яңа ел алларыннан булып, шактый озын чират тезелгән икән. Шәйхи ул чиратка күз дә салмаган, алга үткән. Һәркем бодаен-мазарын бункерга
үзе сала, лардан агач соскы белән җылы онны капчыгына тутыра. Исмәгыйль абзый тартылган онны тикшереп-күзәтеп тора, тегермән ташларының тизлеген иә киметә, йә арттырып жибәрә. квитанцияләр дә язып бирә, милиция урланган-фәлән түгелме дип бәйләнмәсен өчен инде монысы, тарттырган өчен өлеш онын дәүләт ларына да сала бара.
Чиратта! ы берәүнен барлы-юклы бодае тартылып бетүгә. Шәйхи анын артыннан торган казакъ агаенын капчыгын читкә кагып кына жибәрә дә. малайлары бункерга авыр капчыкларны бушатып та куялар Рушанның үги әтисе, чираттагы квитанция язып торган арада, ул. әлбәттә, тегеләрнең кыланмышларын күрә, ә чиратта торучылардан ник берәрсе берәр сүз әйтсен' Шәихи капчыкларын да үлчәтеп тормыйча, бункерга аударттыра бит. квитанция дә яздырттырмый, димәк, билгеле инде, оннан хөкүмәткә тиешле онны да чыгарырга уйламый.
Ярар, бодае салынган, тегермән ташлары матур гына әйләнә, он да әйбәт кенә ага, тартылуы да менә дигән. Тук-симез йөзенә канәгатьлек чыгарып, Шәихи елмаеп тора, малайлары капчыкларга он салырга дип. аларны әзерләп тотканнар, әтиләре, һаман авызын жыя алмыйча, ашыгып- ашыгып соскы белән капчыкларына он тутырырга тотына.
Исмәгыйль абзый бу очракта көчсезлегеннән гажиз булып һәм бу хурлыкка үзе өчен дә, башкалар өчен дә гарьләнеп утыра, анын ут булып янып чыккан кызыл йөзен бары тик он тузаны гына каплап тора Менә ул өстәле яныннан кузгала, кемнеңдер капчыгын үлчәп куйган була, аннары әкрен генә өскә менеп китә. Анда нәрсәнедер караштырган- төзәткән кыланып, төшә дә янадан өстәле янына утырып язуларына иелә. Он тигез генә, куе булып ага тора. Кинәт ниндидер шытырдау- шыгырдау тавышы һаваны яра, бункердан тегермән ташы өстенә шунда ук калган бодай бөртекләре коела, он урынына малларга ашатырга ярарлык кына ниндидер катнаш, аңламаслык нәрсә ага...
Шуннан сон! Әлегә кадәр тегермәндәге халыкка бер кәлимә сүз дәшми торган Шәйхи Исмәгыйль абзый өстенә, карчыга шикелле ташланмакчы була, кычкырынырга-акырынырга керешә, йодрыкларын төйнәп, яный башлый, зыянны түләргә боерып азапланмакчы була Исмәгыйль абзый түләргә риза булганлыгын әйтә, башта Шәйхи квитанциясен күрсәтсен, күпме капчык алып килгән дә ана нәрсә түләргә кирәк икән?
Шәихи. шулай итеп, үз гомерендә беренче мәртәбә авызы пешеп кайтып китә, шул бодайларын Исмәгыйль абзыйга бик озак исенә төшереп йөри әле ул. YIM әтисенә исә Яна ел бәйрәмендә тегермән ташларын яңадан көнләп-төзәтеп йөрергә туры килә.
Рушан бу хәл-әхвәл бик күптәннән булган, шунлыктан инде онытылгандыр дип уйлаган иде, юк икән—онытылмаган. Исмәгыйль абзыйның үзәгенә үткән теге юньсез Шәйхи белән көрәше дәвам итә. кем белә, аны әле Рушанга да үги әтисе эстафета итеп тапшыргандыр, бәлки Әле күптән түгел генә дус-ишләреннән кемдер Шәйчинен бер улы Ибрайнын. комсомол райкомы секретаре булып эшләгәндә, авыл китапханәләрен талап-урлап бетергәнлеген, чирәм җир колхоз- совхозларына да. хәтта иң ерак казакъ авылларына да кулы сузыл талаганын сөйләгән иде Менә шундый «мәгърифәтче» икән ул Шәихи малае!
Ярар, буласы булган, тузасы тузган, дигәндәй
Иртәнге кояш белән үк өчәүләп вокзалга юл тоттылар. Алар капкадан чыгуга, никель рамнарын һәм төрле төсле буяуларын ялтыратып, үги әтисенең теге хәсрәтле көндә юкка чыккан «Диамант»ын хәтерләтеп. Украин урамыннан боларны бәреп егардай булып, чылбыр кебек тезелешкән велосипедчылар узып китте. Рушан ачынып-сыътанып. тагын бер мәртәбә, бәлки, соңгы мәртәбәдер, үги әтисенең. Зәйнәп әбине җирләргә кирәк булгач, зәнгәр трофей «Диамант»ын каядыр илтеп сатканын исенә төшерде
Поезд озак көттермәде, анын тукталышы өч кенә минутлык
булганлыктан. Рушан әйберләрен тиз генә вагонга кертеп куйды Аннары тамбурның ачык ишегеннән карап тора башлады: әнисе әле. Аллага шөкер, карты янәшәсендә калкурак та. нык та. яшьрәк тә күренә, ә үги әтисе Рушан бүләк иткән ачык төстәге свитердан, кыска бобрик—керпе итеп алдырган чал чәчләре белән яшүсмер шикелле генә, ярдәмчесез- яклаучысыз бер кеше булып күренә иде. Ирексездән Рушаннын тамагына төер утырды, күзенә яшьләр бәреп чыкты
Станция кыңгыравы, гадәтенчә, поезд кузгалып китәсен белдереп, кагып куйды, ә состав ни өчендер кузгалмый тора иде Шунда кинәт кенә Исмәгыйль абзыйнын артындагы ташландык станция бакчасы ягыннан монсу күзле Кашшафнын эте өреп куйды Әйтерсен ул тонык тавыш «Онытмагыз безне., онытмагыз безне. .» дип кабатлый иде.
Тепловоз дерт итеп тартылып куйды, поезд шунда ук йөрешен тизләтте. Рушан тамбур ишеге тоткасына ике куллап ябышып, гәүдәсен яртылаш чыгарып сузылды да. көпчәкләрнең көчәеп килгән дөбердәвен басарга теләгәндәй, әтисен сонгы мәртәбә күргән шикелле, гаҗизләнеп кычкырып җибәрде:
—Әти!... Әти!...
Ничәмә-ничә еллардан сон йөрәк түреннән үзе дә сизмәстән бәреп чыккан сүзләр иде бу. . Һәм әтисенә сонгы эндәшүе иде...
XXIX
ткән тормышында казына-казына, Рушан шундый ачыш ясады: язмыш дигәнен кешеләргә очраклысын да. күп төрле иш-тин килүләрне дә бик юмарт өләшә икән.
«Ул кеше үз урынында түгел» дигән сүзләр дә мен төрле булырга мөмкин, анысы да хәзер Рушан өчен бик кызыклы Ин өстә яткан гап- гади төшенчәсе бу сүзләрнең шулдыр: бу урында башка кеше булырга тиеш, яки—бу кеше башка кеше урынын биләп, үз тормышы белән яшәми Яки. мисалга: кемдер бик тар даирәдә, тар мохитгә бөтерелә, хәзер бу сүзләргә, әлбәттә инде, «элита» дигәнен дә өстиләр, ягъни сайлап алынган, ин шәп шәхестер инде, әмма ул кеше үзенә бер зыянсыз, кимсетүләрсез, башкаларга да зыян китермәслек булып, ул «элита»га кермәскә дә мөмкиндер бит. Ә кемгәдер ул даирә, ул «элита» мохите һава кебек кирәк, ана ул зарури, үзе теләгәненә ирешер мөмкинлеге булмагач, аңа сулыш җитми башлый, ул буылган кебек була.
Җитмешенче еллардагы Ташкент яшеллеккә төренгән, күбесенчә бер катлы кечкенәрәк кенә йортлардан тора, базарда әйбер гажәп арзан, халкы искиткеч кин күнелле иде. миллионер шәһәр булу өчен ана әле үсәргә дә үсәргә кирәк иде. Яшь-җилкенчәк берсен-берсе белә, бер үк урыннарда ял итә. күнел ача. бер үк паркларга, концерт залларына йөри Алар яшь. әле өйләнешмәгән, барысының да бер уртак мавыгуы бар— футбол, шуна күрә алар еш. көн саен диярлек күрешә иде.
һәр юньле-рәтле шәһәрдәге шикелле. Ташкентның да шау-шуы. гөрләп торган тормышы белән жәлеп итә алырлык «Бродвее» бар иде Ул Революция бакчасыннан башлана, анда үз заманында Сталинга Азиядә куелган ин зур һәйкәл күтәрелеп торган, аннан ары. подноска салынган кисекбаштай. Карл Маркснын сакаллы-чәчле зур башы булган, алар урынында хәзер горур кыяфәттә аргамакка атланган Бөек Аксак Тимер һәйкәле, аны элекке заманнарда рәсми даирәләр «илбасар» дип кенә йөрткәннәр. Урам, сузыла-сузыла. киштәләре товарлардан сыгылып торган дүрткатлы универмаг яныннан, аннары, непманнар заманыннан ук атаклы «Солей» һәм «Арс» кинотеатрлары яныннан уза.—алары хәзер, һәркайдагы шикелле, стандарт исемнәргә алыштырылган: «Чаткы» һәм «Яшь гвардия» Аларны артта калдырып, урам -Мәскәү» һәм «Фирганә» кафеларын буйлый—шунысын да әйтеп үтик: болары тирәсенә Ташкентта тәки
Ү
тернәкләнеп китә алмаган шәраб автоматлары куелган иде. аларны ватып- жимереп бетерделәр, ә урамның каршы ягында кичләрен балкып-яктырып торган галәмәт зур гастроном кибете иде. Төп ташкентлылар ул кибетне, мәскәүлеләр кебек үк. «иске Елисеев кибете» дип кенә искә алалар, кибетнең балык бүлегендә мичкә-мичкә уылдык—карасы да. кызылы да өзелмәгән, затлы балыклар да торган. «Бродвей», шулай килә торгач. «Ташкент» кунакханәсенә төртелеп туктый, анда әле тагын беренче даруханә дә бар. анысында Рушаннын тагын бер танышы эшли—Нариман. Опера театры исә алгы ягы белән фонтанлы мәйданга карап тора. Атаклы архитектор Булатов проекты белән төзелгән «Ташкент» кунакханәсе янына футбол көннәрендә галәмәт күп халык җыела, алар «Пахтакор» командасының чираттагы көндәшләре стадионга барасы автобуска чыгып утырганны көтәләр. Хәзер мондый күренеш берәүне дә дулкынландырмый инде, хәзер: «Кара, кара—Воронин!. Месхи! Метревели! Стрельцов! Хөсәенов!.. ■> дигән сокланулы тавышларны да ишетмисен.
Хәзер инде ни универмаг, ни бер кварталга кадәр шоколад-кофе исләре аңкытып утырган гастроном, ни шәраб автоматлы «Мәскәү» белән «Фирганә» кафелары, ни «Солеи» белән «Арс» кинотеатрлары, ни Нариман эшләгән беренче даруханә юк. «Чаткы» кинотеатры белән «Фирганә» кафесы арасында почмактагы менә дигән комиссион кибетләр дә. «Бродвей* үзе дә. аның башланган-беткән урыннары да юк. һәммәсен дә бер көндә—1966 елнын 26 апрелендә коточкыч дәһшәтле жир тетрәү йотты аларның...
Жир тетрәүдән сон Ташкентта күп нәрсәләр—барыннан да бигрәк, үзенә генә хас рухы-ждны. шәрекъ шәһәрләрендә генә була торган европача мәдәният катнаш аерым бер зыялылык та юкка чыкты
Мәнгегә кире кайтмаска «Бродвей» да югалды, ул үзенә күрә теләсә кем кереп йөрерлек, шул ук вакытта билгеле бер абруй-дәрәжәле клуб шикелле иде һәм анда күздән югалган кызны да һәрвакыт эзләп табып була иде. Рушаннар заманындагы кызлар «Сезне кайда очратырга мөмкин?»—дигән сорауга «Бродвей»дан эзләгез»,—дип кенә жавап бирәләр иде «Арс» белән «Солей» кинотеатрларында киносеанслар алдыннан уйный торган оркестрлар да гомер кире кайтмастыр инде, аларнын берсендә хәзер танылган җырчы Роксана Бабаяннын әнисе Сәйдә Бабаева җырлый иде. Бүгенге кинотеатрларның идәннәре төкерек-какырык белән тулган булыр, фойэлары шакшы, шуна күнеккән хәзерге буын тамашачылар элекке хозурлыкларны күз алдына да китерә алмый. Ләкин Рушаннар яшь. үзләренә бик тә ышанган буын иде. алар элеккесеннән дә гүзәлрәк шәһәр төзиячәкләренә ихластан ышанып-инанып яшәделәр Шулай булып чыкты да. әмма ул инде,—исеме Ташкент булып калса да,—башка шәһәр иде. ул башка кешеләр өчен булды.
Ә үз заманнарында алар көн саен диярлек «Бродвей»да очраша, бихисап кафе-ашханәләрнен ачык верандаларында кәеф-сафа корып утыра. «Ак мусалас». «Баян Ширей». «Хосилот» дигән бик затлы, үзе искиткеч арзан ак шәраблар генә эчә. Үзбәкстан дәүләт эстрада оркестрының яна программасы турында кызып-кызып бәхәсләшә иделәр. Анда ул елларда үзенен кабатланмас «Гарәп тангосы» белән танылган атаклы җырчы Батыр Закиров җырлый, хәзер лә джаз музыкасы ижат итүче мәшһүр композитор һәм дирижер Анатолии Кролл эшли. Ташкент урамнары буйлап ул аклы- каралы сәер «Волга»сында гына чаба иде
Яшьләр «Пахтакор» футбол командасының шул көннәрендә булачак уенын түземсезләнеп көтә, көндәшләре өчен дәһшәтле пар Краснинкий— Стадник, искиткеч оста капкачы Коля Любарцев, бик үҗәт-ябышкак ун сакчы Ре вал Закировлар өчен җаннарын бирергә әзер иделәр Горьких паркында әле ул вакытта яшь шагыйрь Александр Файнберг оештырган шау-шулы шигърият кичәләре үзләре генә дә ни тора иде'
Рушан ниндидер бер мәҗлестә, очрамы рәвештә генә. Мәскәүнен Театр сәнгате зәүләт институтын (ГИТИСны) тәмамларга әзерләнүче
һәм шәһәр опера театрында үзенен диплом спектаклен куярга йөрүче Ибраһим Юнысов белән танышты. Диплом спектакле—Кара Караевнын -Яшен сукмагы» балеты икән. Балет труппасынын төп биючесе һәм шул ук вакытта спектакльне куючы да Ибраһим белән шулай тиз генә башланып киткән дуслык Рушанга театрга арткы ишектән генә кереп йөрү мөмкинлеген дә бирде, ә мондый форсат ул кырыс заманнарда бик әзләргә генә эләгә иде. Ул бик күп репетиция, спектакльне буеннан- буена куып карау—протон дигәннәрен, аны абруйлы комиссиягә тапшыруларны күрде, спектакль премьераларын сөйләп тә торасы юк инде. Рушан ул репетицияләргә махсус йөрмәде, билгеле, ул дусты Ибраһимнын эшенә килә дә анын бушаганын көтеп утыра. Әлбәттә, бер елдан ул бөтен балет труппасын, бигрәк тә кордебалеттагы кызларны исемләп белеп, алар белән танышып та өлгерде. Нариман белән икәүләп. Ибраһимга сиздерми генә, кызларны Нариманнарга кофе эчәргә чакыра иделәр. Нариман театрга янәшә генә Үзбәкстан урамындагы бер карт яһүднен иске генә йортында бер бүлмәдә тора, ишегалдында су колонкасы, анын янында һич тә кибә белмәс күлләвек тә бар иде. Хәзер ул урында Дәүләт банкынын саркофагка охшаш шөкәтсез мәрмәр бинасы кукраеп утыра.
Кайвакытларда Рушан Ибраһимны эзләп Педагогик урамындагы балет училищесына да барып кергәли иде, чөнки дусты анда дәресләр алып бара, бу училище хәзер илдә ин өлкәннәрнең берсе санала. Хәтерендә әле. Рушан анда шулай бер тапкыр иртәрәк килде дә, балет сыйныфында дәреснең ахырына кадәр утырды—ана яшь кенә бер кыз бик ошап калган иде Ул кызга бөтенләй башка максатлар өчен алынган чәчәкләрен бүләк иткәнен сизми дә калды, ана зур сәхнә йолдызы—балерина язмышы юрап, кызны кызартып оялткан да иде
Ул кыз Киров шәһәре балетының булачак йолдызы Валя Ганнибалова иде. Күп еллар үткәч, үзенен туган шәһәренә гастрольгә кайтып, ул Рушанны хәтерләвең, күрәзәлек кылуынын рас килүен, балерина буларак беренче чәчәкләрне аның кулыннан алуын сөйләп, Рушанны да куандырды.
Бәлки, балетны шулай эчтән күреп белүе, сәхнә артыннан күрүе, биюче гүзәлләрнең репетицияләрен йотылып каравы Рушаннын рәссам Дег картиналарын ярата башлавына сәбәпче булгандыр да әле. Юк, ул. танылган архитектор Шусев проекты белән сугыштан сон әсир японнар салган гүзәл театр бинасына рәхәтләнеп йөрсә дә. балетоман булып китмәде. Ана спорт залларына охшаш репетиция заллары ошый, декорация исләре ошый, театр рәссамнары һәм костюмерларының эшләре ошый— читчән күзәтеп торучылар булса, ул аларга. мөгаен, узып ашкан театр сөюче булып күренгәндер.
Ул елларда Арам Ильич Хачатурян «Спартак» балеты музыкасын язып танылган, кайчандыр Ибраһим стажировка үтеп йөргән Григорович исә аны Зур театрда куеп та өлгергән иде инде. Ибраһим да шул уй белән яна башлады. Ул Мәскәүгә дә берничә мәртәбә барып кайтты, тәки композитордан үз музыкасына балет куярга хәер-фатихасын алды.
Әйтергә кирәк. «Бродвей»да очрашулар ул заманнарда «Спартак» балетын кую эшләренең ничек барышын сөйләшүдән башлана иде. Спектакльнең бизәлешен Ереваннан килгән атаклы рәссам Мирзоян эшләде. Рушан да бу вакытка Мәскәүдә булып. Григорович куйган балетны карап кайткан һәм андагы спектакльгә рәссам Сулико Вирселадзе ясаган гажәп матур декорацияләргә, артистларның костюмнарына сокланып туймаган иде Ибраһим үзенен кордебалеты кечкенә булганга бигрәк тә көенә. Григоровичтагы шикелле, төп сәхнә күренешләренә ярашлы матур бизәлеш юклыктан зарлана. Рушан белән Нариман, бер-берсен аңлап, карашып алалар—алар да кордебалетны икеләтә-өчләтә арттырырга кирәк дип исәплиләр! Анда бит шундый гүзәл кызлар бии! Атарны соңыннан Нариманга кофе эчәргә чакырырга да була.
Бөтен шәһәр булачак премьераны көтеп яши башлады, маэстро
Хачатурян үте дә киләчәк иде. Ибраһим, якын дусты буларак. Рушанга танылган композиторны һәр җирдә озатып йөрү бурычын йөкләде—алар, премьерадан сон булган банкетта да. Хачатурян белән янәшә утырдылар.
Я змышнын менә шундый капма-каршылыклары һәм борылышлары да була икән: прораб белән балетмейстер, кордебалет белән аптекарь, маэстро Хачатурян һәм Сулико Вирселадзе эшләре
Тормыштагы, язмыштагы мондый көтелмәгән борылышлар—бетмәс- төкәнмәс уйлануларга азык, ул борылышлар сине теләсә кайсы якка алып китәргә дә мөмкин зурлыкка да. хурлыкка да Менә әле күптән түгел генә газетлардан укып. Мәскәүдәге актерлар йорты, ягъни икенче төрле ВТО (Всесоюзное Театральное Общество—Бөтенсоюз Театр Жәмгыяте) дип йөртелә торган йорт янганын белгәч, Рушан аны торгызу фондына зур гына сумма акча да җибәрде, фамилиясе янына үзенен һөнәрен дә язып куйды—прораб
Бу зур сумманы алгач. Мәскәүдәге кешеләр гаҗәпләнгәннәрдер прораб һәм Актерлар йорты, аларны нәрсә берләштерергә мөмкин? Ә менә һаман да шул язмыш шуклыгы—кайчандыр Рушан да ул йортнын бусагасын атлап кергән, аны матур итеп, кин күнеллелек белән каршы алганнар, ул анда бик тә истәлекле кич үткәреп чыккан иде Менә ни өчен, егерме биш еллап вакыт үткәч, шундый жавап ясалды, кем әйтмешли, яхшылыкка—яхшылык...
Хәзер генә ул «барлык флаглар да бездә кунакта» булуга ничектер күнегеп киттеләр: Италиянең «Ла Скала»сы да. Штутгарт балеты да. «Кабуки» театры да. Лондон симфоник оркестры да. Шекспир король театры да.. Ә бит барысы да теге чакта ук. анда да әле бик кыюсыз гына, алтмышынчы еллар уртасында башланып киткән иде Менә ул чагында, чынлап та. һәммәсе дә беренче тапкыр иде Мәскәүдә «Ла Скала» да. Герберт фон Кароян да. данлыклы мим Марсель Марсо да һәм тагын бик күп-бик күп данлыклылар. мәшһүрләр
Бервакыт шулай алар Ибраһим белән икәүләп «Ташкент» кунакханә- сенен җылы барында Нариманны көтеп утыралар иде. кинәт Ибраһим, һәрвакыттагыча кайнарланып, әйтеп ташлады:
—Сина ин кызыклы яңалыкны әйтергә онытканмын—Мәскәүгә француз балеты килә,—диде —Берәр пәрдәле ике спектакль алып киләләр «Ак сюита» белән «Коппелия»не Театр белән минем институттагы курсташым Вера Бокадоро да килә икән, анардан телеграмма алдым.
— Барасынмы?—дип сорады Рушан
— Бармыйча сон! Гомергә бер тапкыр француз балетын күрү мөмкинлеге ич.—дип җанланып китте Ибраһим Аннары бер-бер артлы тезә башлады: Петипа. Фокин. Дягилев Рудольф Нуриевны да телгә алды, анысы ул вакытта Көнбатышта торып калган иде инде
Бернинди күчешсез-нисез Ибраһим сорап куйды
—Ә син Мәскәүгә командировка ала алмыйсынмы сон’’
Рушанның бәхетенә. Мәскәүгә бару ихтыяҗы бар икән, ул бер авырлыксыз гына «Минмонтажспсистрой»га командировка алды, үзенә «Пекин» кунакханәсендә урын калдырылачагын да Ташкентта чакта ук тәгаенләде Бер көннән сон алар салкын Мәскәүгә очып килеп төштеләр, бер калдырылган урынга кунакханәгә дә икәү бергә урнаштылар— Ибраһимның балетмейстер булуы һәм килү максаты «Пекин» администрациясенә аңлаешлы иле.
Спектакльдән сон Ибраһим сәхнә артына үтеп керә алды һәм. үзенен курсташ француженкасы янына тагын кордебалетта биюче бер кызны да ияртеп, килеп тә чыкты, алар атлый-иөгерә Зур театрдан Столешников тыкрыгы аша Пушкин мәйданына—әлеге дә баягы ВТОга юл тоттылар Аларны суык кына кумый. Мәскәүне яхшы белгән Ибраһим да ашыктыра, чөнки тиздән театрдан тарала башлаячаклар һәм ярты сәгатьтән сон Актерлар йортына эләгеп булмаячак иде Атар өлгерлеләр һәм Рушанның күңелендә гомерлеккә уелып калган гаҗәеп матур кичне
шунда үткәрделәр. Барысына да өстәп, шуны да әйтергә була: нәкъ менә шунда ул беренче һәм соңгы тапкыр француз шампаны «Гордон Верт» шәрабе эчкән иде.
Ул кичтә Рушан бик күп сәхнә йолдызларын «тереләй» күрде: актерлар, рижиссерлар, эстрада җырчылары, дирижерлар, киночылар, дисенме Аннары аларнын өстәле янына да байтак кына танылган шәхесләр килеп-килеп киткәләде—Ибраһимны бу йортта да яхшы беләләр иде Кунакчыл йорттан алар ярты төн узгач кына китеп бардылар. Әле күнел ачуны дәвам иттерү өчен тагын каядыр юнәлделәр. Рушан хәтерли. Актерлар йортыннан ул, француз кызлары хөрмәтенә дип, тагын бер шешә шампан да кыстыра чыкты. Ул вакытта «Гордон Верт»—«Яшел Тасма»ның бер шешәсе ничә сум тора иде дип сорагыз? Җиде сум! Ышана торган түгел! Чынлап та. искиткеч заман иде ул...
Ибраһим, ташкентлылар француз балетын күрми калалар инде, дип борчылды. Алай да төп биючеләре Клер Мотт белән Пьер Бонфуны. Ташкентка килеп, үзенен «Жизель» балетында төп партияләрне биеп китәргә күндерә алды. Әлеге биючеләр икенче сезонда Ташкентка килделәр һәм балет сөючеләрне куандырып, биеп тә киттеләр. Шулай итеп, ике яшь егетнен Мәскәүгә барып кайтулары Терпсихорага табынучылар өчен бәйрәмгә дә сәбәпче булды.
Үткән вакытларны исенә төшергәндә, Рушан әллә кайчангы вакыйгаларның тонык кына гөрелтесен, онытылган тавышларның анлаеш- сыз пышылдаштыруларын ишеткәндәй була, анын өчен бүген алар һәммәсе дә кадерле һәм әһәмиятле. Бәлки, шунлыктандыр да. аның күңелендә тигез-тәнгәл булмаган, кемнәр өчендер әһәмиятсез күренгән хәлләр- вакыйгалар яңара. Аннары ул бит артта калган, бер генә төрле булмаган вакытларның барысын да колачлап бетерергә җыенмый да. мона анын көче дә җитмәс иде. Ул бит, меңнәрчә башкалар шикелле, билгесез бер төзүче генә, анын танышларын, дусларын-туганнарын да язмыш иркәләп тормаган—менә шуларга һәм үзенә кагылышлы нәрсәләрне генә хәтерендә тергезеп, сөйләп бирә алса да, ул Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булыр иде..
XXX
үнеленнән үзенен студентлык чорына һәм Актүбәдә яшәгән беренче елларына кайтып, Рушан тагын бер адресны читләтеп үтә алмый: Почта урамы. 72 нче йорт. Бер Яна ел кичендә шәм яндырып багу баккан, аллы-гөлле чегән шәлле, яшел күзле кызны озата киткәч, адашып йөргән Роберт исемле егет шул йортта яши иде.
Кызыл шампан шәрабле ул Яна ел төне исенә төшкәч, Рушан «юраганы юш килгән» тагын бер нәрсәне хәтерендә яңартты. Тамара бер-бер артлы һәрберсенә дә бер үк төрле юрамышлар әйткәч, үткен телле Вуккерт төрттереп әйтеп куйган иде: «Син, мадам, мөгаен, юрый белмисендер»,—дигән иде. Тамараның хәтере калды, ул гөлт итеп кабынып китте, күзләре шикле ялтырый башлады. Кулындагы кәртләрен бер читкә атып, шәмнәрен сүндерде дә, еламсырап әйтте: «Сезнен һәркайсыгызга да ерак юллар, иртәләгән сагыш чыкканга мин гаепле түгел...»—диде.
Вакыт ул яшел күзле кызнын күрәзәлек итә белүен раслады.
Робертларның кунакчыл өендә Рушан Дасаев, икенче курстан башлап техникумны тәмамлап чыкканчыга кадәр, еш кына була иде Робертнын фамилиясе европалылар, аерым алганда, урыслар колагы вә теле өчен бик авыр янгырашлы-әйтелешле—Телиүмөхәммәтов. Әтисе—эре гәүдәле, чал чәчле, картаеп баручы казакъ, әнисе—татар кызы, әтисенең икенче хатыны иде Аларнын яшь аралары шактый икәне дә. иренен хатынына карата игътибарлы булуы да сизелеп тора. «Мәхәббәт булса—матур балалар туа»,—ди борынгылар сүзе. Менә аларнын уллары да күрекле бала булып үсте, холкы-табигате белән дә алдырган иде ул.
К
Робертка Ходай Тәгалә спортчы һәвәслеген вә осталыгын кызганмаган. егет ул заманнарда әле янарак мавыгу булган баскетболны да шәп уйный, Рушанны бокска тартучы да ул булды. Ин кызыгы шул—Роберт кечкенә Актүбәдә беренче һәм озак вакытлар бердәнбер стиляга—гайре табигый фырт киенеп йөрүче дә иде. Хәзерге кием-салымда һәм әхлактагы иркенлек-«ялангачлык» чорында моны анлау шактый кыен, әлбәттә. Әмма дөресе шулай. Биредә шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. Телиүмөхәм- мәтовлар гаиләсе Актүбәгә күптән түгел генә Урал якларыннан күчеп килгән иде. Үзләре элек яшәгән Магнитогорск шәһәре. Робертнын сөйләүләре буенча. Рушанга озак еллар әле ниндидер Чикаго сымаграк булып күзалланып торды, чөнки сүз гел генә джаз музыкасына барып бәйләнә иде. Илленче елларнын урталарында, илгә беренче мәртәбә рок-н-ролл үтеп кергәч, яшьләр ана шундук гомерлеккә гашыйк булдылар Алар Армстронг, Эллингтон. Дези Гилеспи. Глен Миллер исемнәрен сихерләнгәндәй кабатлыйлар иде Рок-н-ролл кайчан да булса үләчәк, дип. аларны ул вакытта беркем дә ышандыра алмас иде һәм бүген, бу музыка икенче кат туып, анын әлеге беренче табынучылары инде пенсиягә китәргә җыенганда, рок-н-роллны аларнын балалары һәм оныклары биегәнне-тынлаганны күргәч, алар, сонлап булса да, яшьлек мавыгулары белән горурланалар иде. Дөнья кичә генә яратылган дип уйлый торган берәр мышык борын яшүсмер әтисеннән Элвис Пресли исемен ишеткәне бармы-юкмы икәнен сораганда, әтисе эчке бер горурлык белән тыныч кына җавап бирә: «Әйе. улым, моннан утыз еллар элек ишеткән идем»,— ди. Әйе, дөньяда һәр нәрсә кабатлана
Үз заманы турындагы күнелендә йөрткән «мәнгелек китап*ка нәрсәләр кертергә теләгәннәрен уйланып утырганда, Рушан, чынлап та. дөньяда һәр нәрсәнен кабатланганын, үзенен бернинди дә яналык әйтә алмаячагын төшенде, һәммәсе дә ышанмаслык дәрәҗәдә гап-гади һәммәсе дә ана кадәр дистәләрчә-йөзләрчә мәртәбә булган, анардан соң да булачак, теләсә кайсы китапнын эчтәлеге берничә сүзгә сыеп бетә: зәңгәр бантик-«күбәләк»ле яки «күбәләксез* генә ниндидер бер кызга ниндидер бер малай гашыйк була һәм. гадәттәгечә, андый мәхәббәт җавапсыз кала—бәхетсез мәхәббәт Аннары һәр икәүнең вакытлары, борынгы сәгатьләрдән ком агып беткән шикелле, агып беткәндә генә, тормыштан арыган-талчыккан, картаеп әбигә әйләнгән хатынга вакыт галиҗәнапләре сонлап кына бер хакыйкатьне раслаячак: шул синен илаһи көчләр иңдергән бердәнбер мәхәббәтен булган, ә бердәнбер шаһзадәнне һәм әкияти дәрт-ымсынуларыңны эзләвең—мәгънәсез, бер нәтиҗәсез буш хыял гына.
Американын атаклы әдибе Курт Воннегут юкка гына «Барлык китаплар да бары тик бер хатын-кыз хакына гына языла»,—димәгән Шулай, яки якынча шулай Әлбәттә, башка вариантлар да булырга мөмкиндер. Боларның һәммәсе аралыгында Россиянең, һәрвакытгагыча. рәхәте-бәхете булмаган тормыш, ягымлы җылы карашларсыз, бары тик салкын һәм шыксыз, үтеп йөри алмаслык сукмак юллары гына булган һәм шул юл-сукмакларга гомерен буе түгелгән иртәләгән һәм соңлаган сагыш-моңнарын гына тулган булыр
Бу ачыштан башта Рушан Дасаев күңел боеклыгына, кайгы-хәсрәткә тарды. ул күпмедер вакытка үзенең үткәннәрдә казынуын куеп торды Әмма күнегелгән ул шөгыльдән алай җиңел генә котылып, аны ташлап калдырып яки онытып булмый иде шул. Ул бөтенесен дә онытыр, хәтерендә яңартмас, шул чагында инде анын үткәннәре бөтенләй онытылыр-үләр, дигәндәй, шул ук үткәннәре бүгенге көн аша үҗәт бер әрсезлек белән кайтып керә тора Әйе. әйе. шулай үҗәтләнмәсәләр. барысы да үләр, тормышның һәр көне узган шикелле, эреп бетә барыр Шуннан сон Рушан яңадан хатирәләренә эшләнеп кайтты, күнелендә уелып калган һәр нәрсәне бөртекләп җыя. исенә төшерә башлады ’ Рушан бу тормыштан сизелерлек эз калдырмыйча китеп барачагы
белән килешкән-ризалашкан иде инде—анын хезмәте һәрвакыт коллектив белән берлектә булды һәм бер дә алай күренекле түгел иде. Мисалга, ул бит, Заркент кургаш-цинк комбинатын төзедем, дип әйтә алмый, чөнки аны менләгән эшчеләр, йөзләгән прораблар бергәләп төзеде. Рушан да шулар арасында бер ком бөртеге генә иде. Ком бөртеге генә...
Әмма анын, Рушан Дасаев дигән шәхеснен үз шәхси тормышы да бар иде: ул да сөйде, хыялланды, көтте—менә шул тормышка ашкан һәм ашмаган өмет-хыялларнын һәммәсе хакында да сөйләп калдырасы килә, алар анын белән бергә юкка чыкмасыннар иде. Шуна күрә ул, бераз өзелеп торганнан сон, кичләрен янадан озаклап тәрәзә буенда басып тора башлады, башы да, азагы да булмаган «мәнгелек китабын» бер үк вакытта укый да, яза да барды, ул китапта барысы да дөньяның үзе кебек үк иске, анда һаман да кулына ноталар папкасы тоткан зәнгәр бантик-«күбәләк»ле кызга бер күрүдә үк авыл малае гашыйк була...
Ах. беренче мәхәббәт хисе, җавапсыз калган мәхәббәт хисе! Нигә син шулай татлы да, газаплы да икән дә, нигә гомер буе йөрәкне өзгәләп. сызып-сызланып яшәргә дучар итәсен икән?!..
Почта урамындагы 72 нче йортта исә Рушан укуынын соңгы ике елында, Роберт белән бик якынаеп киткәч, бигрәк тә еш була башлады Ихтимал, үзен тәрбияләүдә, дөньяга карашларын калыплауда, тормышны танып-белүдә бу йорт аз роль уйнамагандыр. Ә инде спортны, джаз музыкасын яратуы, зәвыгы һәм үз-үзен тотышы-рәвеше өчен ул, әлбәттә. Робертка бурычлы булды.
Робертнын әнисе йорт эшләрен генә алып бара, кияүгә чыкканчы әдәбият укыткан булса да, хәзер эшләми иде. Өй эче ялт итеп тора, тәрәзә төбендәге гажәеп матур, сирәк очрый торган гөлләр кунакларны тан калдыра, әмма барыннан да бигрәк Рушаннын хәтерендә пирог исләре калган Мартукта ачлы-туклы үскән бу яшүсмергә ни кирәк тагын? Боларда һәрвакыт нәрсә булса да пешерәләр-төшерәләр. Өй эченә кем генә килеп кермәсен—ин элек барысын да өстәл янына утырталар, күрәсен. Робертнын әти-әниләре дә ү-зләренен ач студентлык елларын бер дә онытмаган нардыр Күп кенә бәйрәмнәр. Туган көннәр дә шушында үтә, сәбәп белән дә, сәбәпсез дә яшьләр гел шунда җыела иде. Йортта бәхәсләр тынып тормый, янгыратып көлү тавышлары ишетелә һәм, әлбәттә, иртәдән кичкә кадәрле диярлек музыка уйнап тора. Джаз музыкасы. «Бу Армстронг дигәнегез безгә бөтенләйгә күчеп килгән бугай»,—дип шаяртыр иде Робертнын әтисе Бертай әкә. Ул үзе дә еш кына яшьләрнен бәхәсләренә кушылып китә, әмма бервакытта да үзенен абруе белән аларны кысмый, үзенен яшенә-тәжрибәсенә яки белеменә таянмый, юкса ул сугышка кадәр үк Ленинград университетын тәмамлап, кандидатлык дәрәжәсен дә якларга өлгергән кеше иде инде.
Бертай әкә улының джаз белән фанатикларча мавыгуын өнәп бетерми, шулай да анын теләкләренә каршы да килми иде. Ә Рушаннар. Робертнын буржуаз культура белән мавыгуы өчен, әтисен партиянен шәһәр комитетында бер генә тәпәләмәгәннәрен беләләр иде.
Үзләрен шәһәрнен аталары итеп тоючы кемсәләр ул заманнарда барлык стилягаларның да чәчләрен ялтыратып кырып алу турында хыялланалар иде! Шәһәрлә башка прокурор булса, мөгаен, кыркыган да булырлар иде...
Рушан кайвакытларда. бигрәк тә курс эшләрен тапшырырга бик күп сызымнар сызып иртәнгә кадәр утырырга туры килгәндә, аларда куна да кала иде. Бервакыт ул Бертай әкәнен төн уртасында: «Кылычларыгызны—кынысыннан! Эскадрон, һөҗүмгә!»—дип кычкыруыннан сискәнеп китте Рушаннын гажәпләнеп зур ачылган күзләренә карап, Роберт анлатырга кирәк тапты: анын әтисе гражданнар сугышында атлы эскадрон командиры булган икән, шул вакыттагы дәһшәтле сугышлар һаман да анын төшенә керә икән. Менә шулай итеп, картаеп барган кешенен төнге кычкыруы егетләргә кинәт кенә тарих сулышы булып тоелды.
Сонрак, улынын дуслары гражданнар сугышы турында сөйләткәндә Бертай әкә, кылыч сугышында жайдак сугышчылар, ягъни ат менгән сугышчылар гына сугышмый, хәтта атлар да бер-берсен тешләшә-сугыша. дип сөйләгән иде.
Күп еллар үткәч, кайсыдыр бер жирле профсоюз санаториендә ял иткәндә, бервакыт Рушан кинәт куркынып кычкырган һәм дөбердәп урындык ауган тавышка уянып китте Сикереп торып, ут яндырса, күрше тимер караваттагы өлкән яшьләрдәге абзый бәрелгән аягын уып утыра. Абзый, гаебен сизеп, акланып алды:
—Гафу ит, энекәш. Янә сугыш төшкә керде. Патроннарым беткән, имеш тә. мин күнитекләрем белән бәрә-бәрә сугыша башлаганмын.
Менә шулай сонлап булса да, ике сугышнын кайтавазы кушылып. Рушаннын тормышында чагылып үткән иде. Шул чагында Рушан беренче мәртәбә уйга калды: ана. сугышлар күрмәгән кешегә нинди куркыныч төшләр керер икән картлыгында? Бала чагыннан тулысынча татыган озын ипи чиратларымы? Әллә үлгәнче бер-берсенә каршы торган балаларга тәки тәтемәгән каһәрләнгән ташкүмер өемеме9 Әллә әнисенен кушучына немец Тилковски кесәсеннән бушаттырылган бер кушуч бодаймы, шунын өчен Тилковски унбиш ел утырып кайткан иде бит9 Ә бәлки, өметсезлек- гажизлектән үз илен ташлап китәргә мәжбүр булган кешеләрнең Көнбатыш илләренен илчелекләре янындагы чиратларда торганда күрелгән хәсрәтле күз карашларымы?
Бертай әкә эштән бик сон кайта, еш кына арыган, үртәлгән була,— ә ни-нәрсәләр өчен үртәлеп кайтып керә ул. анысын үзеннән башка кем белә?—әмма, өйдәге егетләрне күрүгә, шундук үзгәрә, ачылып китә, йөзе яктыра. Хатынына ул. шаяртып, еш кына:
—Йә, кадерлем, бу йортта джаз-клуб ябылып, бөркетләребез төрле якларга очып таралышкач, тынычлап яшәрбез әле бер'—дияр иде
И Бертай әкә. шул джаз музыкасын сагынудан киләчәктә синен кабергә керәчәгеңне ул чакларда кем уйлаган?!..
Бертай әкәнен әлеге шаян сүзләре, уннарча вариантларда кабатланып, йортта шул ук усал телле яшьләр тарафыннан гел сөйләнә торган булып китте. Ул гынамы, хәтта киләчәктә—яшьләр таралып беткәч, өйдә урнашачак тынлык өчен тостлар да әйткәлиләр иде
Ах. ул чакларда бу бер кайгысыз-уйсыз яшьләр, уен-көлкеле тостларның нинди фажигагә китерәчәген белгән булсалар икән! Әмма юк шул, язмышны алдан язып куеп булмый
Студентлык еллары бик тиз үтеп китте, чыгарылыш кичәсе дә шаулап-гөрләп узды, кичәгә,—алар группасындагы барлык яшьләрне лә диярлек белгәнгәме,—Робертнын әти-әниләре дә килгән иле Ничәмә- ничә еллар Уралын сагынып яшәгән Роберт, диплом алып өч көн үтүгә. Магнитогорскига китеп барды, ниһаять. Почта урамындагы 72 нче йортта сәер тынлык урнашты.
Бервакыт Рушан Робертнын әнисеннән хат кисәге алды, һәр жөмлә аралаш диярлек бер үк сүзләр кабатлана иде әле киткәнегезгә, төрле шәһәрләргә таралышканыгызга берничә ай гына бит. ә без инде сезнен барыгызны да бик сагынабыз.
Техникум тәмамлаганнан сон Рушан тимер юлда. Кызыл Ордага якын гына булган Кара Үзәк станциясендә эшләде Яна елга аның бер атналык ял көннәре жыелган иде Ленинград театрынын элеккеге костюмеры тегеп биргән смокингын да алып, бәйрәм көннәренә.-юк. Мартукка түгел!—Актүбәгә кайтып китте Әлбәттә, беренче эше итеп, ул Почта урамындагы 72 нче йортка юл тотты, әмма йортта бәйрәм кәефе юк иле—прокурор Бертай әкә йөрәк өянәге белән хастаханәдә ята икән
Өй эче искитәрлек булып үзгәргән, элеккечә ялт итеп, һәр жирдә тәртип булса ла—бу йорттан тормыш киткән шикелле. Юк. бу—Рушаннын үз сүзләре түгел. Робертнын әнисе әйтте бу сүзләрне «Йортыбыздан яшәү яме китте. диде.
Соңыннан ачыкланганча, Бертай әкәгә тынлык ярамый икән, ул аны күтәрә алмаган, авыруга сабышкан. Менә сина Армстронг.. Бертай әкә эштән кайта икән дә, бер максатсыз бүлмәдән бүлмәгә йөри икән, аннары кухняга хатыны янына кереп, гел бер сорау белән тинтерәтә хәзер безнең балалар нишләп ята икән? Юк, ул Робертын истә тотып кына әйтми—Юра Лаптев. Петя Мандрица, Ефим Ульман, чечен Лом- Алиларны да һәм, билгеле инде, Рушанны да истә тота бу очракта
— Бервакыт,—дип сөйләде Робертның әнисе,—төн уртасында куркынып уянып киттем, колагыма, бөтен көченә кычкыртып. Армстронг трубасы уйный шикелле ишетелде. Чынлап та, шулай икән Мин йокылы- уяулы килеш шатланып, Робертыбыз кайткан икән дә безгә шул музыка белән аваз сала икән, дип уйладым. Әмма ялгышканмын... Иокысызлыктан интеккән Бертай, сагыштан үзенә урын таба алмаганга күрә, бераз гына булса да элекке тормышыбызны хәтерләтсен, дип, уйната икән ул патефон тәлинкәсен... Уйналып беткәч, мин караңгыда иремнең караватына килеп утырдым. Бертай күз яшьләрен яшермичә елый иде..
Аннары Робертнын әнисе Бертай әкәнен, төннәрен улы бүлмәсенә кереп, Эллингтон яки Эльвис Пресли белән Джонни Холлидей рок-н- ролларын уйнатып, иртәнгә кадәр коньяк йоткалап утыруына күнеккән Шундый утыруларының берсендә иренен йөрәгенә бәргән.
Тагын ярты елдан, жәй көне Бертай әкә үлгән. Анын женазасына кайткан Рушанга Робертның әнисе: «Анын йөрәге сезне сагынуны күтәрә алмады, сезнең бәхәсләрегезне юксынды ул, сез уйнаткан музыкаларны бик яраткан икән...»—дип сөйләде.
Шул кайгылы матәм көнендә алар Роберт белән соңгы тапкыр очраштылар. Соңрак Роберт Мартуктагы бер әйбәт татар гаиләсеннән Клара исемле кызга өйләнде. Әмма Рушан алар белән ни Актүбәдә. ни Мартукта кабат очраша алмады Соныннан ишетеп кенә белде: Роберт аерылган икән. Әнисе озакламый, йортын сатып, улы янына Магнито- горскига китеп барган. Шулай итеп, аларны бәйләп торган сонгы жепләр дә бөтенләйгә өзелде...
Кайчакларда кайткалап йөргәндә, Рушан Актүбәнең мөселман зиратына бара, джаз яраткан прокурор Бертай әкә кабере янында басып тора, Почта урамындагы 72 нче йортта үткән бәхетле көннәрен исенә төшерә иде.
Сонгы кайтуында ул үзе өчен көтелмәгән ачыш ясады. Күзе Бертай әкә кабере янәшәсендәге күркәм һәйкәлгә төште—прокурор күршесендә кәрт уены шулеры, законлы карак Шамил Гомәров ята икән. Йа Хода, тәкъдиреңне белеп бетерерлек түгел шул!
Рушанга әле илле тулмаган булса да, кызганыч ки, ул инде бик күп өметләрнең сүнүенә, язмышларның сынуына шаһит иде. һәм кешеләрнең генә дә түгел. Анын хәтерендә—юкка чыккан шәһәрләр, кварталлар, яраткан биналар һәм вокзаллар... Мартук тирәсендәге казакъ авыллары һәм урыс бистәләре дә әллә кай арада эределәр дә беттеләр. Аларнын исемнәре генә дә жанга якын иде: Кызыл күл. Ак хатка, Покровка. Анын балачак елгасы Илек тә харап булып ята. Кая анын искиткеч комлыклары, биек яр өстендәге лалә чәчәге басулары'.’ Шау печәнле болыннардагы чикерткәләре ник сайрамый9 Күбәләкләре, энә караклары ник уйнаклап очмый? Кәрәкә балыклы, энже чәчәкле күлләре ник корыды? Көзләрен ул күлләрдә үрдәк атып йөрүче аучылар ник күренми?
Кая карама—югалтулар, нәрсә турында уйлама—һәлакәт. . Ул манаралары киселгән мәчетләр, җимерелгән чиркәүләр турында ни-нәрсә сөйләмәк кирәк9 Хәзер янадан иманга кайта башладылар шикелле башлавын: мәчетләр калка, чиркәүләр төзекләндерелә, яна гыйбадәтханәләр ачыла. Әмма болары да бер мавыгу, шаукым гына булып калмасмы9 Изгелеккә, иманга күңелендә ихтыяҗ тумаса, ул синен калбен өчен зарури булмаса, монафикъ дөньяви хаҗәтләрен белән генә Аллаһы йортына аяк басма...
81
XXXI
«1905 ел» урамында яшәүче кыз укыган мәктәп кичәләрендә Рушан еш була, анда үзеннән бер-ике яшькә өлкәнрәк Жорик Стаин барысыннан да аерылып тора иде. Дасаев беренче барган кичтә үк аны. Исмәгыйль бәкнең туганы, дип. Стаин белән таныштырдылар. Жорик та Татар бистәсендә тора. Исмәгыйль бәк исеме анын өчен буш аваз гына түгел, үзенен дә ана мөрәҗәгать иткәләгәне бар иде. Шунлыктандыр, бик якын дуслар булып китмәсәләр дә, Рушан белән мөнәсәбәтләре тиз урнашты һәм һәрвакыт әйбәт булды. Әмма кечкенә шәһәрдә аларнын юллары еш кына кисешә дә иде...
И, ул ерак шәһәрчектә үткән яшьлек елларында Жорик Стаин ин атаклы шәхесләрдән санала иде. Анын маҗаралары турында әллә ничаклы хикмәти риваятьләр сөйлиләр, ә күпсанлы җан дуслары, аның җирле философ данын күпертеп, ул әйткән-сөйләгән сүзләрне һәр җирлә китереп кыстыралар. Хәзер ничек кенә көлке тоелмасын, яшьләр арасында үз- үзенне тоту рәвешендә «а ля Стаин» дигән нәмәрсә таралган иде Сгаиннын шау-шу кузгаткан һәр адымын яшь-җилкенчәк шәһәрчектәге эчпошыргыч күңелсез тормышка үзләренең дә протесты итеп карый, яшьләр генәме сон. бервакыт Жорик Стаин бөтен шәһәрне үзе турында сөйләргә мәҗбүр итте.
Күпләрнең, шул исәптән. Жорикнын үзенен дә гаҗәпләнүенә карамастан, институтка ул беренче талпынышыннан ук кереп китә алмады—күрәсең, үз-үзенә артык ышанып масаюымы йә булмаса. имтиханда киртәгә сыймаслык берәр кыланышымы комачаулагандыр әмма бу кешеләр өчен гомерлек сер булып калды, ул әти-әниләренә дә ни өчен имтихан бирә алмаганын аңлатып торырга теләмәде Ә мәктәптә Стаин менә дигән итеп укыган иде. анын хәтере искиткеч яхшы иде
Жорик Стаин атаклы модельер булырга хыяллана, мөгаен, хыялына ирешкән дә булыр иде—зәвык дигәненнән Ходай аны мәхрүм итмәгән тегү машинасында да кызлар көнләшерлек итеп тегә, әмма анысы турында бик сөйләнеп йөрергә яратмый көяз-фырт киенгән Стаин—бер хәл. ә тегүче Стаин—бөтенләй икенче, һәрхәлдә, ул вакытта бу ике төшенчәнен буталуы-кушылуын Жорик теләми, ә фырт көяз исеме белән ул бик горурлана, аны тырышып саклый иде. Шулай бервакыт мәктәп кичәсендә ул. бер гүзәлкәйнен үзенә сокланып карап «Бу Жорик матур да киенә инде!»—дигән сүзләренә каршы бер сыйныфташ егетнең саксызлык белән «Тегүче дә киенмәгәч...»—дигән сүзләрен ишетеп, тегене кыйнап ташлаган иде.
Әле мәктәпне тәмамлаганчы, тугызынчы сыйныфтан ук. күпләр Стаиннын тормыш программасын белә иле инде: башта барып укырга, ә соңрак, ирләр киемнәре модельеры булып, үзе яулап алырга җыенган Ленинград анын теленнән төшми иде Ул җәйге каникулларын да ике мәртәбә Питерда үткәреп кайткан иде. һәм кинәт кенә—бөтен хыяллары планнары җимерелсен әле! Анын—үзенчә мәшһүр һәм үз-үзенә чамадан тыш ышанган кешенең! Үзе гашыйк булган Төньяк башкаласында казырга да була иде ана— зур заводлар берсеннән-берсе уздырып эшкә чакырып торалар Ләкин андый хезмәт юлы Стаин өчен түгел иде шул. ул бу хакта уйлый да алмый, шунлыктан әле бер ай элек кенә, ничек тизрәк ычкынырга, дигән шәһәренә кире әйләнеп кайтты
Шунда ук һәр җирдә: «Стаин кайткан! Стаин кайткан' Жорик кайтты!» дигән сүзләр таралды Бу хәбәр бигрәк тә кыхзарны куандырды
Рушан шул кичтә үк Стаинны үзәк урамда очратты, уз урамны шул ук Жорикнын җиңел кулыннан «Бродвеи» дип йөртә башлаганнар иле. шуннан бирле яшьләр телендә ул—«Бродвей» «Бродвей»да күптәннән үзенен көязлеге белән аерылып торган Жорик ул көнне барлык пижон вә стилягаларның һушларын алырлык итеп киенгән иде гар балаклы аксыл-сары чалбар, вак шакмаклы көрән-сары твид пинжәк. ул бер
6. .К. У • э* »
капламлы һәм кин җилкәле, тар кайтарма якалы һәм бер генә төймәгә каптырылган, калын ак каучук табанлы, бер кырына ялтыр тимер аел куелган туфлиләр Бу купшы көязлекне карангы-куе чия төсендәге күлмәк һәм пальма янындагы маймыл алдында акшарланган-бизәнгән, сары чәчле ярым ялангач кыз рәсеме төшерелгән алтынсу-сары галстук тулыландырып тора иде
Әйтергә кирәк, озын буйлы, килешле гәүдәле, шунын өстенә бик тә пөхтә һәм кигән киемнәрен иркен-ирекле йөртә белә торган Стаин өстендә бер әйбер дә карикатурачылар ясарга тырышканча ямьсез-гарип булып күренми иде Ә бит Жорик ул заманнарда бик популяр булган һәртөрле сатирик листокларның даими яраткан мишене дә иде. Шәһәрнең чит буржуаз модаларга каршы галәмәт зур көрәше дә Стаин булганга күрә генә шундый югарылыкта тора иде. Рушан, ничә еллар үтсә дә, әле хәзер дә шәһәр паркының үзәк аллеясындагы төсле буяулы «Сатира тәрәзәләре»н күз алдына китерә. Шуларнын берсенә җирле рәссам Жорикны коточкыч ямьсез акшарланган кызый белән зур патефон тәлинкәсе өстендә рок-н-ролл бии итеп сурәтләгән. Астына җитмәсә хурлап шигырь дә чәпәгәннәр:
Жора, Фифа ял иткәндә
Әй бииләр буги-вуги!
Кигәннәре бик килбәтсез— Буржуаз мода кием бугай.
Жорик парктан ерак булмаган Татар бистәсендә яши иде, шунда ук— гомер-гомердән шәһәрнең башкисәр ышпаналары, алар үзләренең начар гадәтләрен буыннан-буынга мирас итеп тапшыра торалар, шунда ук Рушанга хәзер туган тиешле абыйлы-энеле Гомәровлар—Шамил белән Исмәгыйль бәк гомер сөрә. Бистәнен өлкәннәре, итчеләр, тиречеләр, казылык пешерүчеләр, сабын кайнатучылар һәм башкалар—һәммәсе дә шәһәрнен ин зур предприятиесе булган ит комбинатында эшли, анын директоры Маркел Осипович Стаин иде. Комбинатта эшләү дәрәҗәле санала, ә өлкән Стаинны хөрмәт итә иделәр. Шуңа күрә горур Татар бистәсенең бер сугуда үгез үтерердәй ир-атлары да Жорка белән беренче булып исәнләшә, кечкенә Стаинны җәберләмәскә, аны якларга, анын белән дус булырга өйрәтеп, үз малайларының колакларын бора иде. Жорка үзе дә, әгәр дә табигате шундый булмаса, ваемсызлыгы белән юмарт һәм бистәдә шуның өчен аны яраталар, кесәсендә һәрвакыт акчасы бетеп тормый, аны кызганып тотмый, белгәннәрен дә кызганмый—сыйныфта кем сораса, шуна күчерергә дәфтәрләрен дә бирә, син белмәгәндә, арттан пышылдап әйтеп тә утыра иде. Ә инде үсә төшеп, «Спартак» командасында футбол уйный башлагач, тиз арада иң яхшы уенчы, иң күп туп кертүче дә булып танылгач. Татар бистәсенең олысы-кечесе ана табына башлады, анын даны тагын да артты.
Стаиннын бер кырын карап алуы җитте, шул кичне үк парктагы теге шигырьле карикатура юкка чыкты. Ләкин Жорка үзенен шәһәрдә шундый гаугалар белән танылуына көлебрәк кенә карый иде шикелле, шуңадырмы, парк администрациясенең чираттагы шедеврын ут төртеп яндырырга тәкъдим иткән башкисәрләрне тыеп калды:
—Ә нигә?—диде ул ялкау гына.—Торсын эленеп. Кызганыч, кызы гына минем зәвыкта түгел, ә болай ярыйсы. Һәркемгә яшәргә кирәк бит: мина—рок-н-ролл биергә, комсомолга—Көнбатышның чит һәм черек йогынтысыннан көләргә. Французларча әйтсәк—се ля ви яки тагын да гадирәк: һәркемгә үз өлеше. Бу—тормыш диалектикасы —шуннан сон ул. үзенә табынучыларның югалыбрак та һәм сокланулы да карашлары астында ваемсыз гына атлап, бию мәйданчыгына таба китеп барды..
Ленинградтан борылып кайткач, сентябрь башларында Стаин дусларын һәм сыйныфташларын шул ук паркнын җәйге ресторанына чакырды. Кече Стаинга ярарга тырышып, чабыша-чабыша, официант кызлар аяктан калдылар, әле җитмәсә, залнын аргы башында үзенен фикердәшләре белән өлкән Стаин да кәеф-сафа корып утыра иде.
Мәҗлес Дасаевнын исендә калды Кунакларнын һәммәсе дә көтелмәгән хәл килеп чыкканын. Жорканын Ленинградта яшәү хыялы чәлпәрәмә килгәнен аңласалар да, Стаин үзе бер дә алай борчылган яки югалып калган шикелле күренми иде.
Беренче тостны Жорик янында утырган дуслары хөрмәтенә күтәрде. Жирле мединститутка укырга кергән кайберәүләрне котлады, көлемсе-рәбрәк кенә, булачак табиблар анын сәламәтлеге турында кайгыртырлар, ул-бу була калса, харап итмәсләр, дигән өметтә калганлыгын әйтте—кыскасы, һәммәсе дә бик күнелле һәм шаяру катыш иде. Мәжлес азагына якынлашып килгәндә, әле берсенен дә китәргә теләге юк. чөнки күпләрнен. менә шушылай зурларча итеп, шәһәрнен ин яхшы ресторанында утырганы, аларнын һәр теләген шунда ук үтәргә атлыгып торган официант кызларны күргәне юк иде әле Күп эчсә дә. исермәгән Стаин кинәт кенә ярып салды
—Беләсезме, минем тагын бер тостым бар, дуслар! Мин катгый рәвештә карар кылдым дөнья ыгы-зыгыларыннан ваз кичеп, духовная семинариягә укырга керергә уйлыйм... Ләкин ана чаклы әле бер ел бар һәм мин шул вакыт эчендә тормыштан бөтенесен дә алып калырга телим . Бөтенесен дә1 Әйдәгез, типтереп күнел ачу һәм кызларнын елмаюлары өчен күтәрик әле!—диде.
Өстәл тирәсендә гажәп шау-шу күтәрелде! һәммәсе дә. берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә. Жорикка шаяртып кинәшләр бирергә тотынды үзенне тегеләй ит тә болай ит. догаларынны яхшы ятла һәм башкалар, һәм башкалар... Көтмәгәндә генә дин турында кызып киткән бу кайнар бәхәс ни-нәрсә белән беткән булыр иде икән—билгесез, әмма кемдер кинәт шаркылдап көлеп әйтә куйды
—Сон сез Жорикны руханиларның озын җиңле җиләнен—рясасын кигән итеп күз алдыгызга китерә аласызмы9
Башкалар да көлешә башладылар, чынлап та. свяшенниктыр-поптыр килеш-килбәте Стаинга һич ябыша торган түгел шикелле иде Шуна күрә барысы да Жорикнын бу хәбәрен дуамаллыкларга хирыс шаталак күнеленен чираттагы юләрлеге дип кенә кабул иттеләр.
Стаиннын Ленинградтан кайтуы хөрмәтенә ясалган мәҗлескә җыелган кунаклар анын киләсе көздә духовная семинариягә укырга керергә җыенуы турында, һичшиксез, шунда ук оныттылар да Әле таралышканчы ук оныттылар, аны үткен һәм кызык бер шаярту дип уйладылар Ләкин бер атнадан шәһәрдә төрле имеш-мимеш хәбәрләр таралды гаепләп тә. сокланып та, хуплап та. хурлап та сөйләнделәр Стаин турында. Кыскасы, гаугасы җитәрлек булды...
Әле язын ук. Стаиннын Ленинградтан хурлыклы кайтуына ярты ел кала, алар шәһәренә, төгәлрәге, чиркәү мәхәлләсенә кинәт кенә үлеп киткән поп урынына яна священник билгеләнгән иде Дөресен генә әйткәндә, ни ул чиркәү, ни Татар бистәсендәге мәчетнен шәһәр тормышында бер әһәмиятләре дә юк. алар тын гына, сиздермичә генә көн күрәләр, аларны бары тик дини бәйрәмнәрдә кайберәүләр генә искә ала иде Анда да гыйбадәтханәләргә карт-коры гына җыелыр иде
Ни чиркәү, ни мәчет үзенчәлекле архитектур бизәлешләре белән дә аерылып тормый, тарихи кыйммәтләре юк. шунын белән булса ла үзләренә игътибарны җәлеп итә алмыйлар Икесе дә бер үк вакытта диярлек, гасыр башында ук калкып чыккан бу биналарны бары тик нык һәм ышанычлы булганнары өчен генә мактарга мөмкин иде. ә урыс чиркәвенен төп мактанычы бакча-парк архитектурасының бар кагыйдә-ләренә туры китереп тирә-ягына утыртылган зур гына бакча паркы иде
Элекке атакай күбрәк бикләнеп яшәде, аны шәһәрлә кем дә булса күрүче-белүче булдымы икән, сирәк-мирәк карт-корылар булса гына инде Шәһәр ыгы-зыгысыннан ул таза таш койма белән аерылган, авыр челтәрле чуен капкасы елга бер-ике мәртәбә генә кунакчыл ачыла, ә башка көннәрдә чиркәүгә биек коймага уеп ясалган имән ишек аша гына йөриләр, ишек артында һәрвакыт төксе кыяфәтле тәбәнәк кенә бөкре карт тора Элекке в*
священникны махсус бакчачы һәм мәхәллә халкы карап-тәрбияләп торган бакча паркы да шатландырмый, ул анын кызгылт ком сибелгән күләгәле аллеяларында хәтта озын, матур жәйге кичләрдә дә бик сирәк йөри. Изге атакай яшереп кенә эчә. шунлыктан кешеләр белән артык аралашмый, дип сөйлиләр иде. Атакайнын шундый булдыксызлыгы болаи да аз санлы мәхәллә халкын ишәйтми. чиркәү көннән-көн үлеп-бетеп бара иде.
һәм менә яңа священник килде. Ул яшь. мөгаен, ана утызлар тирәседер, шуннан артык булмас. Әлбәттә инде, руханиларны көрәк кадәр чал сакаллы, балавызлар тамып, катып-пычранып беткән, итәкләре үкчәсенә кадәр төшкән сутана кигән һәм һәрвакыт калтырап торган кәжә тавышлы хәлсез картлар итеп күз алдына китерергә күнеккән халык өчен бу яшь атакай сәеррәк тоелгандыр. Ул озын буйлы, спортчыларча төз гәүдәле, берәр кинофильмда священник ролен башкаручы артист кыяфәтле иде Куе кара сакалы ана зыялы төс бирә, эчтән һәрвакыт тел-теш тигезмәслек чиста ак күлмәге күренеп торган утыртма якалы кара муар сутанасы-җиләне дә кичке фракны хәтерләтә. Бу тәэсирне бик модалы тар балаклы буй-буй чалбары белән елык-елык килеп торган озын кунычлы кара туфлиләре тагын да көчәйтә иде.
Кайбер көннәрдә яшь атакай яланбаш йөри, анын бераз гына чал керә башлаган куе чәчләрен хәтта шәһәргә көнчыгыштан, кайнар казакъ далаларыннан килеп кергән жил дә туздыра алмый. Әмма ешрак ул кин кырлы йомшак кара эшләпә кия. эшләпә анын. тазалыгы күренеп торса да. ак чыраена бик килешә. Йөзенең аклыгы, бәлки, шуңа да күзгә ташланадыр әле. анын кызларча озын керфекләр белән каймаланып алынган зур күзләре ниндидер эчке ут белән янып тора һәм ирексездән игътибарны үзенә тарта иде. Бу төс-кыяфәтне. килеш-килбәтне атакайнын кулында һәрвакыт була торган, бик матур бөгелгән озын муенлы көмеш ат башлы тоткалы, сирәк очрый торган күп ботаклы агачтан эшләнгән таягы тагын да тулыландырып тора. Кайчандыр ниндидер байныкы булганлыгы шиксез, бик оста зәвык белән ясалган ул таяк та рухани кешегә ятышмый шикелле үзе.
Кыяфәт кыяфәт белән, әмма яңа атакайнын тормыш тәртибе дә үзенен элгәреннән бик нык аерылып тора иде. Ялтырап торган кара лакка яна буялган чуен челтәр капка якшәмбе көннәрендә киереп ачып куела, иртәнге тынлыкта борынгы чан авазы янгырый: дан-дон. даң-доң!.. Дөрес, бик үк төзек булмаган бакыр чыны әллә ни еракка китә алмый, чөнки карап тәртиптә тотыла торган бакчаның агачлары илле елдан артык вакыт эчендә мәһабәт үсеп, аларнын ябалдашлары күптән инде ин биек чиркәү манарасын да узып киткән, шунлыктан чан авазы, тумас борын шул ябалдашларга егылып төшә дә. шунда бакча эчендә үк тына, мәхәллә халкына барып ирешә алмый кала.
Шимбә-якшәмбеләрдә атакай көне буе үзенен биләмәләрендә була, ә менә башка көннәрдә... Нәкъ иртәнге сәгать унда бөкре карт түбәнчелек белән имән янкапканы ача. агакай ашыкмый гына, дәрәжәсен белеп кенә атлап чыга да шәһәр бакчасы ягына юл тота, ярты сәгатьтән ул инде «Бродвей»да була, үзәккә юлны кыскартып, кешесезрәк, таррак-тынычрак урамнан барып булса да. ул һәрвакыт медицина институты яныннан үтеп йөри.
Баштарак руханиның урамнарда йөрүен кызыксынып күзәтәләр иде. Атакай, адымнарын бутамыйча, ашыкмый гына тигез атлап, як-ягына карамастан, үз уйларына чумган төсле итеп, аны дәшми-тынмый кызыксынып күзәтүче шәһәр халкы яныннан узып китә. Әмма аны баштарак кына шулай каршы алалар иде—тиздән анын бу иртәнге йөрүләренә күнектеләр һәм аңа игътибар итми башладылар.
Бәлки, ул укыган семинария яки духовная академиядә актер осталыгы шикеллерәк фән дә укытыладыр, иллә дә мәгәр ул үзен теләсә нинди артисттан да остарак тота иде. Ана беренче гажәпләнүләр вакыты узды, үтеп-сүтеп йөрүчеләр ялгыш бәрелеп киткәндә дә һәрчак түбәнчелек белән гафу үтенми башладылар, әмма тыштан атакай боларга берничек тә әһәмият
итми иде. Аны тирән уйларыннан бернәрсә дә аерып ала алмас шикелле, бары тик бик игътибарлы кеше генә кайчакларда анын авыр таягын кысып тоткан көчле кул бармакларының агарынганын күрә алыр иде. Ул үзәк урам буйлап эреле-ваклы кибетләр, киосклар яныннан уза, бер вакытта да аларнын берсенә дә кереп чыкмый, ни киосклардан, ни лотоклардан бер нәрсә дә сатып алмый, Орджоникидзе урамына житкәч. һәрвакыт сулга, базар ягына борыла.
Татар бистәсенә илтә торган урам буйлап күтәрелгәндә, базарга якынрак тыкрык чатларында хәерчеләр очрый башлый, атакай аларнын һәркайсына— носаримы ул, мөселманмы икәненә карамыйча, сүзсез генә көмеш тиен суза һәм адымнарын әкренәйтми генә юлын дәвам итә Базарда ул шулай ук сүзсез-нисез, бернәрсә дә сорашмыйча, бәяләрен белешмичә һәм сатып алмыйча, рәтләрне карап йөри, хәтта суелган кош-корт ите һәм сөт азыклары сатыла торган ябык бинага да кереп чыга, әйтерсең лә. санитар табибы, тик кулында бер әйбере дә юк. Базарный бөтен почмакларын йөреп чыккач, шәһәр эчкечеләре җыелып тора торган чәйханә янында гына адымнарын әкеренәйтә төшеп, ул китеп бара Атакайны күрүгә, исерекбашлар жәлт кенә чәйханә эченә шылалар, хәтта ишекне үк ябып куялар, юкса ул анда кереп торырга һич ниятләми инде
Мөгаен, бу яна рухани, һәрбер яшь кеше шикелле, зур планнар корадыр, ә бәлки, хәтта масаючан, дан сөючәндер, шуңа күрә, бөек казакъ далаларыннан җил себереп китергән комга әкрен генә күмелеп баручы шәһәрчекне тулаем үз мәхәлләсе итеп саныйдыр, якшәмбе көннәрендә дә чиркәүгә йөрүчеләрнең бар булганы бакча эчендә югалып бетәрлек кенә булганга пошынадыр. Шулай көн саен ул ышанычлы адымнар белән шәһәрне әйләнеп чыга, әйтерсең, шәһәр аның чиркәү биләмәләре, әйтерсең, ул үзенең чиркәвенә гыйбадәткә йөриячәк мәхәллә халкын күзәтә һәм аларны өйрәнә.
Шунысы сәер, еш кына иртәнге шул йөрүләрендә атакайга гел бер урында җирле драматик театрның баш режиссеры очрый, менә ул инде үзенең тамашачылары саны ягыннан чиркәү белән ярыша алыр иде
Дөрес, кыйшаеп-тапталып беткән ботинкалы, майланып каткан чалбарлы, тормышта инде шактый кыйналган һәм еш кына иргәннән үк салмыш бу режиссер—Мельпомена хезмәтчесе тышкы кыяфәте белән һич тә үзендә көч һәм ышаныч ташып торган атакайга тиңләшә алмас иде Ләкин очрашкан минутларында икесе бөтенләй ике төрле бу кешеләрнен башларына: «Бу минем шәһәрем, мин аны яулап алачакмын! Вакыт кына бирегез! Сез әле, рухи чистарыну тоеп, рәхмәтле күз яшьләрегезне коячаксыз!»—дигән бер үк уй кермидер дип әйтеп булмас иде һәм. бәлки, һәркайсысы үзенең алтарен, театрга да. чиркәүгә дә битараф шәһәрнең икесе ике башында торган изге йортларының киерелеп ачылган ишекләрен, шыгырым тулы залларын күрәдер
Шулай йөргән вакытларында изге атакай бер мәртәбә дә туктап, беркем белән дә сөйләшмәс, бары тик хәер бирер дә. бик сирәкләрне генә чукындырып китәр иде
Ул арзанлы үгет-нәсихәтләр укымый, чиркәүгә йөрергә өндәми, әмма аның үз-үзен тотышы, бар кыяфәте әйтеп тора шикелле «Мин сезнең рухи атагыз, мин килдем, мин сезнең ничек яшәгәнегезне, ни-нәрсәләр өчен шатланганыгызны, сезнен өчен бәхет ни-нәрсә икәнен күзәтәчәкмен »
Үзенен вәгазьләрендә дә ул чиркәүгә юлны онытучыларны шелтәләми, үзегез белән күршегезне дә ияртә килегез, дип үгетләми, ләкин анын нотыкларында ниндидер хикмәт бар. күрәсең, юкса карт-карчыклар гыйбадәт кылыр! а ишелеп-ишелеп йөри башламаслар иде, ә атакайның яшь тә чибәр дә икәнлеге турындш ы хәбәр еракларга таралгач, якшәмбе көннәрендә якын-тирә авыллардан да шәһәр чиркәвенә халык агыла башлады
Изге атакайнын иртәнге якларда ялгызы гына йөрүләренә күнеккән шәһәр халкы, анын көннәрдән бер көнне урамда Стаин белән йөргәнен күреп, шаккатты. Әйе. әйе. Жорик белән! Шаккатарсын да. кодагый' Алар
атакайның гадәтләнгән юлы белән базарга барды, анда бераз озаграк торып, һәрвакытгагыча, медицина институты яныннан әйләнеп кайтты. Алар, очраган кешеләрнең гажәпләнеп карап калуларына да игътибар итмичә, күптәнге дуслар шикелле, нәрсәдер турында бик җанлы сөйләшеп кайта иде Алар авызларын ачып катып калган халык төркеме аша уздылар. Хәтта үсмер малайлар да ерактан үртәп. -Поп. поп—акылын юк»,—дип кычкырып калмады. Шәһәр Жорик Стаиннын кем икәнен яхшы белә, шуна күрә берәүнең дә аның белән бәйләнешәсе килми иде.
Әгәр дә жирле театрнын баш режиссерын үз актерлары һәм шәһәр комитеты мәдәният бүлегеннән башка күреп танучы булмаса. Никанор атакайнын кем икәнен әйтеп торунын хажәте юк иде иңде—шәһәргә бик тә үзенчәлекле яна рухани килгәнлеген һәркем ишетеп белә иде.
Никанор атакайнын хәзер һәр көнне Жорик Стаин белән йөрергә чыгуы ана карата булган кызыксынуны янадан уятып җибәрде Илленче еллар азагы иде. чынлап та. йокымсырап яткан бу шәһәр кисәгендә мөһим вакыйгалар сирәк була, шунлыктан шәһәргә яна рухани килү буш кызыксыну булса да тудырмый калмады. Бер үк вакытта бер үк юлдан һәркөнне иртән шулай йөрүләре, аларнын башка яшьләрдән нык аерылып торулары, әлбәттә, игътибарны тарта иде. Стаин белән Никанор атакайны һәр иртәдә очраткан режиссер ирексездән тәкәллефле генә итеп исәнләшеп уза. мөгаен, артларыннан карап калганда, пошынып уйлыйлар: «Их. аларны безнен театрга тартасы иде. халык агылып кына торыр иде...»
Жорик Никанор атакай янында бер дә анардан ким күренми, ана хәтта руханидан артык аерылып тормас өчен дә бик көчәнергә туры килмәде, чуар галстук урынына ак күлмәк астыннан муенына кара яулык кына салды, тәти егетлегенең бердәнбер билгесе булып ак оекбашлары белән ялтыр кара мокасин туфлиләре генә калды Бер-ике атна чәчтарашка бармый торган иде. Жорикнын дулкын-дулкын куе чәчләре җилкәсенә төшеп тә җитте, ул яшь семинаристларга искиткеч охшый башлады
Икәү шулай йөргәндә. Стаиннын бөтен үзен тотышы-кыяфәте үзгәрә: ул атакайны бик игътибар белән тыңлый, буйсынучан. итагатьле, юаш. басынкы, сабыр Әмма кичкә анын бөтен тышкы кыяфәте сәер рәвештә янадан элекке Жорикка әверелә дә куя. көзге алдында берничә минут бөтерелеп, тегеләй-болай итсә, басынкы семинаристам җилләр исә—үз-үзеннән бик канәгать, чибәр-ягымлы йөзен бозып һәрвакыт елмаю кунган пижон, стиляга егет була да кала иде ул. Режиссер ана юкка гына игътибар белән карамыйдыр шул—Стаинда. мөгаен, гаҗәп талантлы актер үлгәндер.
Жорик Стаин үскәндә үк үсмерләргә хас килбәтсез-килешсезлек- ләрсез, ябыкмыйча-суырылмыйча. битен бетчәләр басмыйча үсә торган егетләрдән булды. Унҗиде яшендә ул инде коеп куйган килешле гәүдәле чибәр егет иде. анын ничә яшьтә икәнен дә әйтеп бирерлек түгел, ә ул чорда әле ничек тә өлкәнрәк буласы килә һәм Жорик шулай күренергә бик тырыша иде.
Ул сыйныфташларыннан беренче булып кинога кичке сеанска керде, беренче булып кырына башлады, беренче булып, койма тишегеннән түгел, ә билет алып, парктагы бию мәйданчыгына йөри башлады. Кыскасы, ул һәр нәрсәдә беренче иде. юкса өлкәнәя төшкәч, анлыйсын—бию мәйданчыгына яз йөри башладың ни дә. көз ни. кинога сонгы сеанска үҗәтләнеп майда ук бардын ни дә. июльдә ни—барыбер бит. ә менә егет булып килгәндә барыбер түгел шул. беренче адым ин әһәмиятлесе. дәрәҗәлесе шикелле тоела.
Ана. кемнәрнедер кара яндырып көнләштереп, һәрчак беренче булу ошый иде. Әлбәттә, ул яшьтәшләреннән иртәрәк тарта башлады: өлкән Стаиннын өйдәге «Казбек» капларын санап бетерешле түгел, берсен алсан, кем дә сизми. Мөгаен, эчүен дә беренче булып башлагандыр, тәгаен раславы кыен-кыенын. әмма анда да анын башкалар белән чагыштырганда үз өстенлекләре бар иде.
Элек икътисады бөтенләй бетәшмәсен өчен һәр өлкәгә үз аракы заводы
булдырырга рөхсәт ителә иле Аракы эшләп чыгару катлаулы нәрсә түгел, бик гали генә, шуна күрә ул заводлар һәркайда гөмбәләрдәй калкып чыкты Жорик беренче сыйныфка укырга кергәндә, алар шәһәрендә дә шундый завод пәйла булды, җирле сыра заводы житәкчесе булган әнисен аракы заводы директоры итеп күтәрделәр. Стаиннарнын подвалында аракының бетәсе юк иле һәм ул кибеттәге ише генә дә түгел, әнисе еш һәм даими кунакларына мактанганча, чистартылганы иле.
Өйләрендә исәп-хисапсыз булган аракы өлкәннәр тормышына тизрәк керергә ашкынган Жорик өчен ин көчле пропуск иле паркта болганып йөргән башка яшүсмерләргә беркем лә игътибар итми, аларны беркайда чакырмый торган бер заманда Жорикка һәркайда ачык йөз иде
Егетләр өчен, биюләр башланганчы, кафенын жәйге верандасында сыра эчеп яки берәр стакан шәраб салып утыру бер дәрәжә санала һәм ул егетләр Жорикны еш кына сыра белән сыйлыйлар, чөнки анын җавапсыз калмаячагын беләләр иде. Сонга табарак ул үзе дә. паркка килгәндә, газетка төреп, бер-ике шешә аракы белән бер түгәрәк ысланган казылык кыстырып килә башлады, килә дә Татар бистәсенең җиткән егетләре арасына кыю гына кереп тә утыра иде Мондый күрелмәгән дорфалыкны хәтта, шешә кыстырып килеп тә. һәркем булдыра алмас, тәвәкәллеге житмәс иде. әмма Жорик Стаин аерым бер шәхес иде шул. Татар бистәсенең ин башкисәр атаманы—күкрәгенә тушь белән канатларын җәйгән бөркет татуировкасы ясалган Исмәгыйль бәкнен кайвакыт биюләрдән сон: «Жорик, коткар, бер шешә тап!*—дип үтенүе анын күнеленә бик хуш килә Жорик, әлбәттә коткара, чөнки горур Исмәгыйль нәрсәне булса да сирәк үтенә, ә анын сүзе һәм абруе кире каккысыз иде
Бик күп кешеләрнең ял итүе, күнел ачуы гел генә шәраб һәм аракы белән буталып бетүенә Рушан бик гаҗәпләнә иде. әле бит шул ук вакытта әллә ниләр кыланалар, башсыз бер кыюлык белән, купшы-фырт итеп эчә белү дәрәжә санала Бервакыт Жорик паркка өч шешә аракы алып килгән, мөлдерәмә тутырылган стакандагы аракыны кем дә кем кулы белән стаканга кагылмыйча, тамчысын ла түкмичә төбенә кадәр эчеп бетерә, шуна—бер шешә, ди икән һәм үзе шунда ук мисалга эчеп тә күрсәткән, тамчысын да түкмәгән Аннары стакан төбен үпкәч, пакеттан тозлы кыяр алып чәйнәп куйган—монын барысын ла ул ашыкмый гына, елмаеп эшләгән Кыскасы Стаин югары класс күрсәткән
Тончыкса да. бутика эчәргә теләүчеләр, әлбәттә, табылган Әгәр дә башкаларны ничек тә мыскыл итмәсә. Жорик Жорик буламы сон’! Ул бер дә шунда ук аракы салып бирергә ашыкмаган, ә су кранына күрсәтеп башта су эчеп күнегүләр ясарга кушкан Газлы су сата торган киоскыдан стаканнар алып oil тотынганнар барысы ла. түгә-түгә. тончыга-тончыга. Стаин алдында осталыкларын күрсәтергә' Ә Жорик шаркылдап көлә-көлә мыскыллап, булдыра аямаганнарны сүз белән чыбыркылап утыра икән
Ул кичтә берәү дә бушка аракы эчә алмаган—үз егетләре белән Исмәгыйль бәк килеп чыккан да «Аракы белән кәмит ясап утырма, әйдә башка эшен булмаса. безнен янда утырырсың. •—дип, Жорикны шешәләре ние белән ияртеп алып киткән
XXXII
өн саен бер үк вакытта Стаин Никанор атакай белән сөйләшеп йөрүләрен дәвам иттерә Рухани —тирән гыйлемле, күп укыган кеше. Стаинга семинариядә һәм духовная академиядә укыган еллары философия теософия буенча сирәк очрый торган китаплары булган китапханәләр турында сөйли. Киевтагы тормыштан алган тәэсир ләре белән уртаклаша
' Бу яшь егетнен үзен шулай бирелеп тыңлавы Никанор атакайда ышаныч тудыра, бу Ходай каргаган Алласыз мәхәлләдә үзенә ун килде дип саный
К
Семинариядәге рухи остазларын шушы бик сәләтле егетне чиркәү канаты астына алуларын үтенеп язган үзенен хатын тегеләр куана-куана укыйлар итеп күз алдына китерә. Яшь рухани Никанор андый: яхшы гаиләдә үскән, шәһәрдә бер дигән егетнең, дөньяви вәсвәсәләрне җинел генә ташлап, дин юлыннан китүе синодта ин өметсезләр рәтеннән саналган үз мәхәлләсе өчен уңай нәтиҗәләр бирүе мөмкин—килеп беренче ел эшләвендә үк семинариягә үзе әзерләгән шундый егетне җибәрүе остазларының өметләрен аклавын искәртергә тиеш.
Жорик атакайның нотыкларын тынлавын тынлый. ләкин, шулай булса да, һәр кичне шәһәр бакчасына биюләргә йөри, үзен тотышында һәм тышкы кыяфәтендә дә үзгәреш күренми шикелле, бары тик изүләре ачык кызыл күлмәге астыннан күкрәгендә бик сирәк очрый торган авыр алтын тәре артты, ул тәре кызыл рубин эмаль белән аркылы-торкылы ырмаулап та алынган әле—Никанор атакайның юмарт бүләге иде бу. Жорик кызып китеп, аерым бер дәрт белән рок-н-ролл биегәндә тәре һәркемнең күзенә ташлана иде.
Бер атнадан чиркәүдә дистәләрчә еллар тузан җыеп яткан арзанлы бакыр тәречекләрне кырып-себереп алып бетерделәр, бию мәйданчыгына җыела торган яшьләрнең яртысы аларны күрсәтеп куеп, көязләнеп йөри башлады Кайберәүләр бронзадан яки җиздән кисеп, бизәкле һәм авыр тәреләр дә ясарга өйрәнде. Күп еллар үткәч тә әле, яшьләрнең муенында асылынып торган тәречекләрен күргәндә, Рушан, беркатлыланып, бу шаукым Жориктан чыкты, дип уйлый иде.
Шәһәр комсомол комитетында, билгеле инде, көтмәгәндә килеп туган бу дини тайпылышлы хәлгә җавап бирүне кирәк таптылар һәм шәһәр бакчасында янадан Стаинга карикатуралар пәйда булды: берсендә ул сутана- җилән кигән килеш буги-вуги бии, икенчесендә Никанор атакай белән тәүфыйклы гына сөйләшеп йөри. Карикатураларның астына кыска гына, әмма киная белән язылган иде: «Карагруһчылыкка юл» һәм «Бу юл түгел»
Никанор атакай шәһәр хакимиятенә барып, үзенен шәхесен хәкарәтләү. мәсхәрә итүләре турында зарланды, шуннан сон ана бүтән кагылмадылар. Ә Жорик мыегын да селкетмәде, карикатуралар янына дуслары белән килеп, рәссамнарның эшләренә көлешә-көлешә бәя биреп кенә узды. Дөрес. «Карагруһчылыкка юл» дигәнендә аны артык кыска аяклы итеп ясаганнарына тузынган булды, ул рәсем гадәттәгедән азрак эленеп торды.
«Бу юл түгел» дигәнендә Стаин бик мәһабәт итеп сурәтләнгән, әйтерсең, рәссам алдында үзе басып торган, диярсен—киеменен һәр өлеше бик җентекләп ясалган. Дуслары Жориктан: «Рәссамга бер-ике шешә аракы куймагансындыр бит? Бигрәк тырышкан»,—дип сорыйлар. Әмма ул аларнын сүхтәрен расламый да. кире дә какмый, бары тик серле итеп елмая гына, шунын белән үз шәхесен тагын да томанга төрә төшә Шунысын да әйтергә кирәк, бу рәсем шәһәр бакчасында тиешле вакытын эленеп торгач, юкка чыкты һәм тиздән кыйммәтле рам эчендә Жорикның бүлмәсендә пәйда булды, ә соңрак Стаин аны Дасаевның бер курсташ кызына туган көнендә бүләк итте.
Стаинны комсомол шәһәр комитетына да чакырып карадылар, ул ялындырмады бер дәшүдә үк барып җитте. Инде шул чагында ук конституцион ирекләр һәм гарантлар турында сөйләшкәндә демагоглыкта шомарып-каешланып беткән, шунын өстенә, җитмәсә, идеологик бәхәсләрдә тәҗрибәлерәк атакайдан да күп нәрсәләр өйрәнгән Жорик, ихтимал, бу очрашу-сөйләшүгә бик җитди әзерләнгән булгандыр, сүзләрен бер-бер артлы тезә-тезә, ул пропаганда бүлегендәге кызларны тәмам тирләтеп-кызартып бетерде Ул хәтта аларга. семинарияне тәмамлап кайткач, һичшиксез, шушында калачагын, менә шул чагында яшьләр өчен комсомол белән дә тиешенчә көрәшәчәген әйтеп, янап та куйды. Жорикның бу оятсызлыгы да шәһәр халкына билгеле булды.
Стаиннын гаугачыл җәнҗалчы булып танылуы ул көздә үскәннән- үсә барды. Бервакыт Стаин медицина институтында ел саен үткәрелә торган
кичәгә бара икән дә. юлда аны бер кибешеп беткән карчык очратып. Жорикнын алдына тезләнгән: «Фатиханны бир. атакай!»—дип такмаклый башлаган Жорик бер дә югалып калмаган, тыныч кына һәм бик эшлекле кыяфәт белән карчыкны чукындырып киткән, имеш Моны бик житди итеп, ышанып сөйлиләр иде.
Бертуктаусыз озын-озак көзге яңгырлар башланып, аннары- янгыр кар буранына әйләнеп, кыш кергәнче. Жорик белән Никанор атакай көн саен иртән йөрүләрен дәвам иттерделәр, әмма хәзер алар еш кына юлларын үзгәртәләр, бары тик мединститут яныннан үтү генә шул килеш кала бирде
Стаиннын әти-әниләренә лә уллары өчен эшләрендә күнелсезлекләр булганын, аларны кайларгадыр чакыртып, улларына чара күрүләрен таләп иткәннәрен Рушан белә иде Өйдә Жорик белән кат-кат сөйләшеп карыйлар житди итеп тә. күз яшьләре белән дә. әмма бернәрсә дә үзгәрми, ул һаман рухани белән очрашуларын дәвам итә. анардан еш кына бүләкләр— изгеләр тормышына багышлап, бик зиннәтле итеп чыгарылган китаплар күтәреп кайта Ул бигрәк тә көмешләр куеп эшләнгән кыйммәтле күн тышлы Тәүрат китабын кадерләп саклый—сирәк очрый торган ул фолиантны Никанор атакай белән йөргәндә кайвакытларда кулына ла тотып йөри
Кыш кышлыгын итә, шәһәр тормышы тына төшә, яшьләрнен күнел ачып йөрүләре дә сизелерлек басыла Кыш бу юлы бик карлы, салкын кешеләрне кайчакларда аяктан егардай көчле жилле-буранлы килде. Шәһәр уртасында бакчадагы юкә. тупыл агачларынын ябалдашлары шәрәләнеп каралып калды, бию мәйданчыгын һәм жәйге кафены кар күмеп китте шуна күрә бакча шәһәр уртасында бер зур кар өеме кебек булып күренә башлады Сон яктыра, иргә карангылана. кышкы йокынын иге-чиге булмас төсле.
Алай да. салкын һәм бураннар булуга карамастан, кичке тормыш дәвам итә. бары тик аны яхшы шәйли белергә генә кирәк, ә моны һәркем дә булдыра алмый Джаз-оркестрлар белән мавыккан Рушан кышын да һәр вакыйгадан хәбәрдар иде.
Кыш көне институтлардагы кичәләрнең бәһасе бермә-бер арта программалары озаклап, жентекләп әзерләнә, яшереп торасы юк. уку йортлары бер-берсе белән ярыша, бер-берләренә көндәш була, шунлыктан андый кичәләргә эләгүе дә бик жинелдән түгел. Нинди генә концертлар куелмый нинди генә оркестрлар ничек кенә тырышмый! Атнага ике тапкыр, шимбә һәм якшәмбе кичләрендә, шәһәр Мәдәният йортында джаз музыкасына биюләр оештырыла, анда саксофончы Эдди Костаки котырына. Зур булмаган зал керергә теләүчеләрнең яртысын да сыйдырмый, ләкин, шуна карамастан анда һаман да гел шул бер үк егетләр-кызлар җыелыша иде
Башка төрле аралашу мөмкинлекләре дә бар,—хәзерге яшьләр өчен кафе, дискотека, яшьләр йортлары ише урыннар күп булганлыктан, алар белми дә инде,—теге заманнарда, берәр сәбәп тапкан булып йә гел сәбәпсез дә. кемнен лә булса квартирында яки йортында үзара акча жыеп йә кем ни-нәрсә алып килә, шуңа риза булып, мәҗлесләр үткәрәләр иде Андый кичләр яшьләр телендә «бәлешкә» дип йөртелә һәм еш кына алдан уйланмыйча, үзеннән-үзе оеша иде
Институтларның кереп булмастай кичәләренә дә. Мәдәният йортына да. иң кызыклы «бәлешкә* дә Стаинга юл ачык, аны һәркайда көтәләр һәркайсына билеты, пропускысы. чакыру кәгазе бар
Биюләр арасындагы тәнәфесләрдә, оркестр ял иткән арада. Стаин еш кына сәхнәгә менеп, яна җырга заказ бирә яки яна композиция уйнау турында сөйләшеп төшә Кайвакытларда оркестр төн уртасына кадәр репетицияләр ясый, нәрсәдер яңаны әзерли, андый урыннарда Рушан да еш була. Жорик исә буш кул белән килми инде, бер-ике шешә аракы һәм әйбәт казылык күтәреп килә—оркестрда уйнаучы студент халкы аппетит юклыктан зарланмый.
Әмма ул кышта Стаин еш кына музыкант дусларына дәгъва белдерә эчпошыргыч күңелсез сезнең янда. Никанор атакай янына барыйм әле.
рухым-жаным өчен файдалырак кич үткәрим, дигән була. Шунда ук фойэдагы телефоннан руханига шалтырата, тегесенен төннәр буена утыра торган гадәте барын белә, рөхсәтен алгач, хушлашып, чиркәүгә китеп бара.
Стаинның кайгы-хәсрәтсез, ваемсыз кышы шулай әкрен генә тәгәри тора. Анын хәзер инде сәер карарыннан кире кайтуын берәү дә үтенми, һәммәсе дә шуңа күнеккән һәм. дөресен әйткәндә, җилкуар Стаинны кызганалар гына иде. Дөрес, ана сокланып караучылар да бар, ә инде болай да алар алдында уныш казанган Жорикка шәһәрнең гүзәл кызлары Аллаһынын хак юлында газапларга да әзер изге жан итеп карыйлар иде.
Өйләрендә дә тынычландылар шикелле, һәрхәлдә әти-әнисен шәһәр комитетына чакыртып борчудан туктадылар. Георгий Стаинны Киев духовная семинариясенә кабул итү мәсьәләсе карала, дигән рәсми кәгазь дә килде.
Алай да Жорикны милиция бимазалап тора, ни өчен шундый сау- таза егет беркайда да эшләми? Никанор атакай ярдәмгә килде—Стаин чиркәүдә хужалык эшендә эшли, дигән белешмә язып бирде Стаиннын чиркәүдәге бар «эше» төннәрен Никанор атакай белән сөйләшеп утырудан гыйбарәт иде, ләкин хезмәт хакы вакытында килеп тора, аны дъяк айга бер мәртәбә биреп бара. Акча алган көннәрендә Жорик аеруча юмартланып типтерә, үз хәләл акчама кәефләнәм, дип көлә генә.
Никанор атакай белән төннәрен озаклап сөйләшеп утырулар, көндезләрен икәүләп урам әйләнүләр, дини әдәбият һәм теология буенча сирәк очрый торган китаплар уку Стаин өчен файдасыз үтмәде. Әле алкоголь тарафыннан җимерелеп өлгермәгән яшь хәтере һәммәсен дә йотып кына барды, Жорик, бернинди авырлыксыз-нисез, Тәүратны бите-бите белән яттан сөйли иде. Ул шулай ук чиркәү тәгълиматына һәм мистицизмга тартым философик әдәбият белән дә мавыга башлады.
Бию залларында, кичәләрдә яки репетицияләрдә булганда да, ул һәрвакыт бик урынлы гына итеп берәр изгенең яки дин галименең хикмәтле сүзен кыстырып куя, яттан Тәүратның берәр шигырь юлын укый, анын кайсы бүлектән, нинди шигырьдән икәнен әйтеп бирә. Бәлки, Жорик үзенә кирәк булганда, теге яки бу шигырьнең берәр сүзен төшереп калдырып, йә ана үзеннән берәр сүз өстәп, эчтәлегенә зыян да китерә, яңа мәгънә төсмере бирәдер—тик аны кем тикшерә ала да, кем кире кага ала? Андыйлар юк иде бит.
Стаин теләсә нинди сөйләшүгә—кызлар турында булсын, музыка, джаз турында булсын, мода турында—кыскасы, һәркайсына шундый оста итеп өзекләр, хикмәтле сүзләр, мәкальләр-әйтемнәр китереп кыстыра ки, тәҗрибәсез яшьләр ирексездән анын рухи өстенлеген, белеменең тирәнлеген тоялар. Хәтта кемнедер эчәргә мәҗбүр иткәндә дә, ул һәрвакыт берәр төрле дини эчтәлекле дәлил таба, аңа каршы торырга мөмкин булмый, юкса чиркәү бер дә эчкечелекне хуплап тормый инде. Хәтта анын бик кыю, үткен әйтелгән тостлары да дини мистицизм белән өртелгән була башлаган иде.
Исмәгыйль бәк компаниясеннән алып саксофончы Эдди Костакига кадәр даирәдә иркен аралашып яшәп, юмарт рәвештә тел тегермәнен әйләндерә белү үзенен нәтиҗәләрен бирми калмады: шәһәр яшьләре арасында, хәтта еллар үткәч тә, чиркәү сүзләре, Тәүрат, Инҗил кебек изге китап сүзләре бик еш кулланыла, ул югары дәрәҗәдә зыялылык, яхшы гамәл саналып киленде. Жорикнын сүз боткасы бигрәк тә кызлар халкына искиткеч тәэсир итә, аларга, оста сайлап әйтелгән сүзләрнең эчтәлегеннән бигрәк, егетнең артистларча матур итеп әйтә белүе ошый иде, ул елларда һәрбер кыз-кыркын истәлек дәфтәре тота, ул дәфтәрләрдә, башка төрле акыллы-хикмәтле сүзләр арасында, алдый-җолдый Стаин авызыннан чыккан Тәүрат-фәләннән өзекләр, дини кануннар да бардыр әле, мөгаен.
хххш
әһәр озын һәм авыр кыштан тәмам арыи-талчыга. тәүлекләр буе мич ягулардан җык була—ул заманнарда йортларның өчтән бере төрле-төрле шәхси йортлар иде бит әле. кайчакларда өйләдән үк энгер-менгер башланып китә торган кыска көннәрдән халык туя. гыйнвар-февраль буе котырынган җил-давыллы бураннардан гарык була, рәтле-юньле транспорт булмаудан җәфа чигә—кырыкмаса кырык ямалган иске автобуслар сирәк йөри, шәһәр халкы ана бик өметләнми дә. шунлыктан, бик тә ихтыяҗы төшмәсә. озын юлга сәфәр чыкмый иде.
Әнә шул кырыс кышны түземлек белән үткәргәннәренә бүләк булып, ул төбәкләрдә яз искиткеч матур килә. Ашыкмый килә яз; җепшетә, тамчылар тама башлый, анда-санда сулар тибеп чыга, җылы җилләр исә Шулай килә дә. кыштан үрнәк алыпмы, шактый озак тора, бары тик май ахырларында гына, сирәк-мирәк булган бакчаларда алмагачлар чәчәк атып бетергәч, шау сиреньнен хуш исләре яшьләрне исертми башлагач, шунда гына, анда да ашыкмыйча гына вәкаләтләрен җәйгә тапшыра, һәркемнен тизрәк авыр-калын. унайсыз-килбәтсез кышкы киемнәрен салып ташлыйсы килә, төрле төстәге шәлләр чишелә, теләсә кайда йонын коеп калдыра торган куян бүрекләр салып ыргытыла, ин көяз кызлар да кышын кимичә котыла алмаган киез итекләр киләсе кышка кадәрле мич башына йә чоланга ук чыгып кунаклый.
Март азакларында, даладан искән дымлы җилләрдән көртләр инә. шәһәр бакчасы өстендәге кар өеме астыннан исән-сау кышлаган куак ботаклары күренә башлагач, үзәк урамга —Карл Либкнехт урамына урам себерүчеләр чыга, үзләренең озын кыш буе эшсез ятуларыннан аклангандай. җәһәт-җәһәт кенә, тырыша-тырыша. калган кар белән -сугыша» башлый алар. Әгәр дә көтмәгәндә мул гына кар явып китмәсә,—март аенда анысы да була,—бер атнадан шәһәрдә бердәнбер булып, әлеге урам чистартылган асфальт юллары һәм тротуарлары белән каралып, күзгә бәрелеп тора.
Кыштан туйган шәһәр халкы үзәк урамнын чокыр-чакырларын, уемты- сикәлтәләрен күрми дә—асфальт чыккан, димәк. я.з һөҗүм итә. яздан сәлам килгән.
Апрельдә әле чиркәү бакчасы эчендә кар ята. сукмаклар иртәнге якта юка боз белән каплана да көндез эреп, күлдәвекләргә әверелә, менә шундый көннәрдә Никанор атакай белән Стаин яңадан шәһәргә чыгып нөри башладылар, аларнын юллары әле көз көнгеләрдән кыскарак, чөнки Карл Либкнехт белән алар элек йөргән күрше урамнарда пычрак әле.
Язгы салкынча һава торгангадыр. Никанор атакай җиләне өстеннән дөньяви тегелешле кара кастор пәлтә киеп куя. Стаин шулай ук кара, ике капламлы, җилкәләренә үк менгән биек якалы, пинжәкнеке шикелле тышкы күкрәк кесәле яна демисезон пәлтә киеп, көязләнеп йөри, күкрәк кесәсеннән ак кулъяулык күренеп тора. Анын башына киң кырлы, кара велюр эшләпә дә менеп кунаклаган, ул аны кигән саен янача кия. руханидан башка гына йөргәндә, эшләпә бигрәк тә фырт киелә иде
Алар бер-берсен шундый тулыландырып, тутырып тора, әйтерсен. бербөтеннәр. әйтерсен. Стаин хуҗалык эшчесе түгел, ә чиркәү рухание Шуна күрәдер. Жорик урамга шулай киенеп ялгыз гына чыкса, юлында очраган карчыклар тукталып кала, әгәр дә Стаин шундый кырыс һәм буй җитмәс күренмәсә. аны уратып алырлар, йөрергә дә ирек бирмәсләр иде Әмма Жорик кирәк чакта ара саклый белә Ул берәр әби җитәкләп барган баланын башыннан сыйпап үтәргә мөмкин, әмма шуннан артыгы—юк. анын ул гамәле мәрхәмәтлелек итеп кабул кылына, аннары аны ниргә буйларында утырган карчыклар тәмләп сөйлиләр. Әлбәттә, шулай да булталый берәр карчык, хәер-фатиха алырга теләп яки кулын үпмәк булып, ана ташлана, әмма Жорик андый уңайсыз хәлләрдән дә абруен саклап кына чыга белә, ул карчыкларның берсенә дә у зенең дини бернинди дәрәҗәсе дә юклыгын. \<»ер-фати\а бирергә хокукы булмавын әйтеп тормый. Ул
Ш
кешеләргә нәрсәнең булса да эчке мәгънәсе, асылы кирәкмәгәнен, тышкы рәвеше килсә, шул житкәнен тиз аңлап алган иде Шуна күрә дә аларнын шул зәвыкларын канәгатьләндереп тә килде. Халыкның көен күрә белү, халыкка ярый алуда ул әллә нәрсәләр уйлап таба ала, чөнки табигать ана күпне биргән иде.
Шәһәргә чыгып йөрүләрне тиздән туктатырга туры килде—үзәк урам көннән-көн җанлана бара, халык ишәя, аларны ерып үтү. базардагы кебек этенеп-төртенеп йөрү бер дә рәхәт түгел, гафу үтенергә, уй-фикерләренне ташлап торырга мәҗбүр буласын. Шуңа күрә Стаин белән Никанор атакай чиркәү бакчасының инде кибеп өлгергән төп аллеясында гына йөри башлады
Шул ук язда шәһәрне яңадан шаулаткан хәлләр булды.
Май аенда кышның эзе дә калмады. Иртә яздан йөреп хасил булган уемты-сикәлтәләрне ямаштырып куйдылар, җыелып торган сулар кибеп бетте- рәхәтләнеп йөр дә йөр генә! Чәчәк атып утырган юкә. тупыл. зәңгәр сиреньнәрдән анкыган хуш исләр теләсә кемне тыелгысыз рәвештә урамга тартып чыгара иде. Карл Либкнехт урамында, бигрәк тә эштән сон. кичке якта халык шулкадәр күп була, әйтерсең лә. Беренче Май бәйрәмендәге демонстрациядән кайталар, диярсең. Инде шәһәр бакчасы да ачылган, кысан биналардан иркенгә чыккан труба, саксофоннар шашынып уйный-кычкырта— шәһәр елнын ин матур фасылына керә, елмая-көлә. өметләнә-хыяллана.
Бу берьюлы дәррәү уяну шаукымы белән актүбәлеләр ничектер сизмичәрәк тә калдылар бугай. Стаин Никанор атакай белән шәһәргә чыгып йөрми башлады, рухани үзе дә язгы урамнарда байтактан бирле күренми иде. Мона сәбәп тә бар шикелле: май аенда урысларнын уразасы, ә ай азагында—Пасха, чиркәү тормышында иң зур вакыйга. Бу—яна мәхәлләдә Никанор атакай өчен беренче Пасха...
Стаиннын үзенә дә әллә нәрсә булды, юкса ничек яшәсә, шулай яши бирә иде кебек Сезонда беренче футбол матчында уйнап. «Локомотив» капкасына өч туп «сылады», моңа кадәр Бразилия торсидасы белән Италия тиффозилары турында ишетеп тә карамаган Татар бистәсе ул шимбә кичендә шәһәр бакчасына ишелеп төште һәм төн уртасына кадәр типтерде дә әйттерде Кафеның һәм жәйге ресторанның һәр өстәле тирәсендә кәефләнүчеләр. бакчадагы утыргычларда урнашып, өеннән алып килгән кабымлыкларын чәйни-чәйни. ашарга җитмәсә, аяк астында чуалган малай-шалайны янадан өйдән нәрсә дә булса алып килергә куа-куа эчүчеләр бихисап иде. һәм һәркайда. һәркемнен телендә бер генә сүз: «Стаин... Стаин Жорик..»
Жорик бию мәйданчыгында һаман да элеккечә игътибар үзәгендә булды, үзен урап алган яшь-жилкенчәк анын һәр сүзен йота бара иде. Ул элеккечә үк купшы-көяз киенгән, бары тик кинәт кенә чәчен китәргән— алай бик кыска итеп тә түгел үзе. әмма карчыкларның күңелен эретә торган, попларныкыдай озын ялы җилкәләреннән юкка чыккан, шунлыктан егетнең йөзе тагын да сөйкемлерәк күренә иде. «Футбол уйнарга унайлырак булсын өчен чәчен алдырган»,—дип фаразлады кемдер.
Көннәрдән бер көнне, атна уртасында. Жорик оркестр музыкант-ларына үзенең иртәгә китәсен әйтте.
— Киевкәме?—дип сорадылар, анын тормышы-язмышындагы көтелмәгән борылышларга күнеккән музыкантлар.
—Юк. Кырымга, җәй буена ял итәргә,—дип җавап бирде Стаин һәм теләр-теләмәс кенә өстәп куйды:—Дин белән араны өздем, туйдырды...
Музыкантларга уйнарга кирәк иде. сүз шунда өзелде. Әмма, алар уйлаганча. Стаин хушлашырга яңадан килеп тормады һәм икенче көнне, чынлап та. юкка чыкты. Жәй буена күренмәде.
Ә бер атнадан җирле газетга телгә керердәй, истә калырдай бер мәкалә басылып чыкты. Анын исеме озын һәм дәгъвалы иде «Чиркәүдән йолып алынган тагын бер яшь язмыш». Мәкалә үзе дә бик озын-буталчык, анда Стаиннын үзе белән әнгәмә дә кыстырылган, ул исә чиркәү һәм дин турында сафсата сата, хәзер инде цитата һәм хикмәтле сүзләрне башка чыганаклардан, нигездә, марксизм-ленинизм классикларыннан алган иде.
Әле бер ай гына элек чиркәү кануннарын нинди кайнарланып-дәртләнеп яклаган булса, хәзер шундый ук кайнарлык белән аларны җимерергә тырышкан иде ул. Әмма Стаинны якыннан белүчеләр бу мәкаләдәге һәр сүзгә дә ышанып бетмәделәр, анын ихласлыгына, инанып сөйләнүләренә ничек ышансыннар, ди—һәр юлыннан мыскыллы елмаеп Жорик үзе карап тора шикелле ич! Мәкаләсен йомгаклап, журналист яшь егеткә үзенен шәхесен раслау өчен шундый авыр-катлаулы юлында уңышлар тели, кешеләр һәм оешмалар анын гадәти булмаган язмышын аңларга тырышырлар, дигән ышаныч белдерә. Шулай итеп. Жорик Стаин мәкерле чиркәүнен корбаны һәм, үзен богаулаган чылбырларны өзеп, дин сазлыгыннан котылып чыккан герой булып танылды.
Әгәр дә, Пасхадан соң бер ай үткәч, Никанор атакайны биредән чакыртып алмаган булсалар, бу мәкалә дә. башкалары шикелле үк. тиздән онытылган да булыр иде. Шәһәрдә янә имеш-мимеш сүзләр таралды: әллә Никанор атакай Жорик белән бергәләп ниндидер акчаларны туздырып, чиркәүнен зиннәтле әйберләрен югалтып-таратып бетергән, әллә аларны Стаинга кәрт уенында оттырган, ди, шунда. Аннары, кышкы озын кичләрдә рухани янына Жорик һәрвакытта да берүзе генә барып йөрмәгән икән анын белән Татар бистәсенең атаклы шулеры, колакка саграк Шамил Гомәров та булгалаган. ди, Стаин артыннан утка-суга керергә әзер кызлар да баргалаган. ди. әле анда. Соңгы фаразлауларга нигез дә бар шикелле: Рушан Дасаевнын курсташы, чибәр, әмма жинел-жилбәзәгрәк Ниночка Кабанова. Никанор атакай китеп барганнан соң ук. кинәт кенә техникумнан документларын алып, билгесез тарафка китеп югалды. Менә шул рәвешле, ирекледәнме- ирексездәнме. Стаин торгынлыктан чыгып, аякка басып килә торган чиркәү мәхәлләсен яңадан егып салды, алар шәһәрендә хәзер чиркәү беркемне дә кызыксындырмый инде.
Техникум тәмамлап, берничә ел үтте. Рушанның юллары Стаин белән аерылгач, ул, очраклы гына туры китереп. « Крокодил» журналыннан бер фельетон укыды. Анда Аллага табынучыларның яшерен тәүбә серләрен үз мәнфәгатьләрендә оста файдаланучы ниндидер бер бозык рухани турында язылган иде. Бу руханиның күпсанлы корбаннары арасында Нина Кабанова исеме дә телгә алына, атакай аны. укуыннан аерып, элекке мәхәлләсеннән алып киткән дә, сөяркәсе иткән, ә сонрак үз афераларына ярдәмче ясаган
Рушан Дасаев җәй көне бию мәйданчыгында оркестр музыкантларыннан ишеткән сүзләрен исенә төшерде исерек Шамил атарга Жорик белән икесенең ничек итеп Никанор атакайны кәрт уенында бик нык «шартлатканнарын» мактанып сөйләгән, бу эшне ул үзе түгел. Стаин башкарып чыккан икән, руханиның ачылмаган борынгы кәрт колодасын сиздермичә генә алып киткән дә, Шамилгә тоттырган, ә инде анын өчен кәртләргә үзләре генә аңларлык тамгалар салу тишкәләү, юкарту., -пүчтәк кенә Менә шул тамгалы кәртләр белән уйнап янган да инде изге атакай— мәхәлләсез калган. Әмма бу сүзләр музыкантлардан ары китмәде. Шамилнең кыланмышлары турында шәһәрдә бик сөйләнеп йөрү гадәте юк иде
Шулай итеп, Рушан ирексеэдән Көнбатыш Казакъстаннын Актүбә шәһәрендәге чиркәү мәхәлләсенең яңарып терелүенә һәм озакламый түбән тәгәрәвенә шаһит булды, әмма ул вакытта бу вакыйгага ни ул. ни өлкәнрәк буын кешеләре артык әһәмият бирмәде—партиянен каты кулы белән кертелгән дәһрилек—атеизм җимешләре көчле иде
Чиркәүне хурлыкка калдырганы өчен Стаинга рәхмәтле кешеләр дә булмый калмагандыр, бигрәк тә өлкә һәм шәһәр комитетларында: аларны. чынлап за. Никанор атакайның абруе арта баруы борчый, дин белән ачыктан- ачык намуслы көрәштә үзләренең көчсехлеген тою гаҗиз итә иде—һәм кинәт шундый уныш! Димәк, тыелгысыз-йөгәнсез дәрт-теләкләргә ия җилкуар Жорик Стаин. телиме-теләмиме, дәүләт аппаратына әйтеп бетермәслек зур хезмәт күрсәткән булып чыга..
Ахыры киләсе санда.