ЧИШМӘЛӘРДӘЙ ЧЫЛТЫРАГАН ИҖАТ
рексездән Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» романы искә килеп төшә Һәр буынның һәм һәр шәхеснен күңел төпкелендә уелып калган үз яшәеш үзенчәлекләре, үз җуелмас хатирәләре бардыр ул.
1971 елнын сентябрь ае. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына имтихан биреп йөргән чак. План-өметләр зурдан: аспирантурага кереп, олуг фән дөньясына аяк басу. Бәхет дигәне елмайса, галим булу, сайлаган юнәлешен буенча эзләнүләр алып барх. диссертация яклау һәм, ахыр чиктә, җиһанда эз калдырырлык китап чыгару Инде тагын да зурдан купсак, фән дөньясында гыйльми куәтеңә муафыйк урын биләү. Тарих белгечлеге буенча («целевоен» санамаганда) ике урынга алты кеше туры килә. Конкурс шартлары артык әтәчләнергә ирек бирми, бар җегәреңне суыра, мөкатдәс эшкә «ат урынына җигелүне, сыер урынына савылуны» таләп итә. Тел белгечлеген дәгъвалаучылар да ишле генә. Коридор башы фән сәхнәсендә бәйге тотучыларның җанлы әңгәмәсеннән, фикер алышуыннан гөж килеп тора. Ләкин һәммәсенең арасында ыспайлыгы, төз-жыйнак гәүдәсе, үз дәрәҗәсен үзе белүчән вәкарьлеге белән аеруча бер туташ игътибарны җәлеп итә Күпләргә өлге булырдай затлы-камил прическа, җемелдәп торган мәгънәле күзләр, косметиканың ни икәнен дә белмәгән керфек-кашлар. Өстендә ул заманда модада булган, сорырак төстәге «строгий» лавсан костюм-юбка. Әлбәттә, чибәр Хәтта артыгы белән Чын авылча, шәһәр ясалмалылыгы бозмаган табигый матурлык. Ир-ат кына түгел, байтак хатын-кыз да анын артыннан кемдер яшерен, кемдер ярым яшерен күзәтеп кала. Гаҗәбе шул: һавалы түгел, үзен әллә кемгә куймый, тавышы азрак тоныграк, әмма төзек дикцияле, сүз каткан кешесе белән рәхәтләнеп сөйләшә Бу бәхет минем өлешкә дә тигәли Булачак яисә «коелып калачак» аспирантлар даирәсендә кыз ничектер бик тиз үзәк фигурага әйләнде. Белеме дә, әзерлеге дә «җилле» булып чыкты туташнын. Тыйнак булса да, үтә һиммәтле, сыгылып төшә торган кешегә бер дә охшамаган. Барлык имтиханнарын да чатнатып «окей»га, ягъни «бишле»гә тапшыргач, без анын һәммәбезгә дә асыл үрнәк булачагына тәмам инандык.
Әлеге сылу кыз мәкаләбез каһарманы Фирдәүс Гарипова булып чыкты.
1975 елнын декабре. Диссертацияләребез төгәлләнгән, инде хезмәтне яклау буенча Гыйльми советка тәкъдим итәсе генә калган. Ләкин бу «яклау* дигән гали стадиягә җитү өчен әле кырыкмаса-кырык төрле мәшәкать, эреле-ваклы кәгазь шырлыгын ерып чыгасы бар. Монысы күпләр өчен тулгак газабына тиң. Бихисап өметле пишкадәмнәр шушы афәттән шомланып, фән тарантасыннан төшеп калучан («ә син меналмадын, калдың, югалдың») Ничектер Филиал китапханәсенең уку залына керәм. Күзем алгы өстәл артында утырган таныш фигурага төшә. Әһә, Фирдәүс икән Инде без анын белән яхшы ук таныш, хәтта дуслар да. Фәннең чуерташын бергәләп кимерәбез. Кыз һәрвакыттагыча басынкы, җыйнак, пөхтә. Бүген исә, гомумән, күз явын алырлык. Кыш һавасы килешкән, күрәсең. Җитмәсә, өстенә шундый ак, күпереп торган кофта кигән ки, әкияттәге Кар кызы диярсең'
И
Фән
Агыйдел күбегедәй кофтасына кер кунмасын өчен беләкләренә чип-чиста жинсәләр элеп алган. Бер кулында—кайчы, икенчесендә—жилем. алдында аерым-аерым хәрефләр сугылган берничә бит кәгазь. Фирдәүсебез һәр хәрефне аерып кисеп ала да. текстнын хаталы урынына микроскопик ямау сала. Бик чекрәеп карамасан. «ямаулык» күзгә ташлан-мый да. Галимәбез, диссертацияне гадәти кара белән (башкалар кебек) бозмас өчен һәр нөсхәне менә шулай иренмичә, хәтта ки тәм табып, «имләп» утыра иде Менә бу пөхтәлек, ичмаса! Шундый кара, котсыз эшне бәйрәмгә әйләндергән ич бу!
Ә коллегам озак та үтми, төгәлрәге 1976 елнын 9 гыйнварында, кандидатлык диссертациясен яклап та ташлады. Безнен ише яшь галимнәргә үрнәк булырдай гамәле булды инде бу Фирдәүснең
... 1984 елның июне. Институтның бер төркем фәнни хезмәткәрләрен Спас районының А. Алиш исемендәге совхозына яфрак-азык әзерләргә җибәрделәр Төркемдә тугыз-ун кеше, башлыклары мин. Фирдәүс тә шунда Безгә балта. урак, пычак ише нәрсәләрне тоттырдылар да. машина белән урманга озаттылар Арттан арбасы белән «белорусы» өстерәлә, һава гажәеп саф. урманның хуш исе борыннарны ярып керә: бәлзәмдәй һава ихтыярына бирелеп үпкәләрне шәһәр төтененнән тазартабыз. Кыска жинел аксыл блузка кигән, зәңгәрсу косынкасын ул гына булдыралганча килешле итеп бәйләгән Фирдәүс барыбыздан да уздырып эшлекле, хәтта ки бәйрәмчә кыяфәт белән эшләп йөри Эш коралының ниндиен генә тоттырма, барысы да килешеп, мач килеп тора үзенә,—житезлегенә хәйраннар калырлык Уңган, булган, кулында ут уйната, хәрәкәтләренә күз иярми Хет кинога төшер Сынын турайтып, кул сырты белән маңгай тирләрен сыпырып җибәрсә, гомумән, классик килбәткә керә. Кызганыч, кул астында фотоаппарат юк Шу нда коллегабызның тагын бер хикмәте ачыла. Бер мәлне Фирдәүс мина болай ди: «Табигать корытабыз бит. Равил, ничек уйлыйсын, әллә берәр чара эзләп карыйбызмы? Алдагы елларда әзерләнгән яфрак та кибеп коелып беткән, быелгысының да сарык өммәтенә барып ирешүе шикле .» Нәкъ минем зиһенне бораулап йөргән уйны ярды да салды бит. ни әйтерсең. Гомуми эшкә шунда ук төзәтмәдә керттек Инде кисеп аударылган. кабыгы мунчалага суеласы юкәләрне генә ботарлыйбыз, яшь үсентеләргә полный амнистия' Үлчәве ким чыкмасын өчен машина кузовына, трактор арбасына бүрәнәләр чөябез, өсләренә зәгъфран төсе керә башлаган ботаклар түшибез Бүрәнәләр өйләренә кайтасы булгач, шофер, тракторчылар да киреләнми Кыскасы, хәзер бүре дә тук. сарык та имин Ә безнен күңелләр мәтәлчек ата һай бу Фирдәүсне'
Менә шушы уңган, булган, табигать жанлы коллегабыз хәзерге көндә филология фәннәре докторы, профессор. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. ике дистәгә якын фәнни, фәнни-популяр китаплар, төрле шәкелдәге берничә йөз мәкалә һ. б төр хезмәтләр авторы Фирдәүс Гарифжан кызы Гарипова—зур галимә. җәмәгать лплеклесе. гуманитар фәннәре үсешенә нәтижәле өлеш керткән һәм кертүче зат Ләкин нинди генә үрләр яуламасын. Фирдәүс авыл кызы булып каза бирә Инде ничә дистә ел калада гомер сөрсә дә. күңеле белән һаман авылда, анын рухын табигатькә ихлас соклану, аның язмышы өчен борчылу «сугара»
Шулай да үзеннән-үзе бер сорау килеп туа чын галимнәргә генә хас максатчанлык, эзтабарлык, төгәллек, пөхтәлек, эшне эш булсын дип жиренә җиткереп, бәйрәмгә әйләндереп эшләү сәләте, табигатьнең имгәтелә баруы өчен борчылу «оеткысы» Фирдәүс Гарипова күңеленә кайчан һәм ничек салынган сон'*
Бу сорауга җавапны галимәнең бала чагыннан эхлибез Гүзәл табигать кочагында үсү. агач яфракларының үзара пышылдап сөйләшүләренә калак салу. нәни агач үсентеләренең капыл буй үстереп җибәрүләренә шаһит булу, изге чишмәләр тирәсендә шикләнә-курка гына уйнаулар, кыр һәм урман нигъмәтләреннән авыз итү боларнын һәммәсе дә үзенең сихри эшен эшләгән, табигатькә булган самими соклануны үсендергән, хисләрне исә дөрләткән, ялкынландырган гына
Ә хәтердән җуелмас мәктәп елларын искә төшерсән Дүртенче-бишенче
сыйныфларда укыганда, жәй көннәрендә укытучылар белән мари урманнарын кисеп ага горган Илләт елгасы тирәләренә экскурсиягә барулар, бу урыннарның кабатланмас камиллеге, суларның сафльпы. һаваның чисталыгы, агачларның күккә ашарга теләгәндәй ярышып үсүләре, урман үләннәрен купшы бизәкләргә төреп
үскән төрле чәчәкләр, үсемлекләр, күбәләкләр, бал кортлары —шушы оҗмах гүзәллеге аның күнел кылларын назлап чирткән илаһи музыкага тин булган. География укытучысы, Зур Көек мәктәбе директоры Таһир Жамалетдиновнын табигать турында, табигатьнең үз кочагында йөрәккә үткәреп сөйләүләре дә. күрәсең, уңдырышлы туфракка төшкәндер. Бала вакытта күргән, күзәнәкләр!әчә сенеп калган хатирәләр фәнни экспедиция-сәфәрләрдә йөргәндә яңарган, яна хасиятләр белән баеган
Әйе, үз-үзенә үтә таләпчән галимәбез вакытның чын бәһасен белеп эш итүчеләрдән булды. Башта ул (әйткәнебезчә, 1976 елның 9 гыйнварында) «Татарстан гидронимиясе (Ашыт, Казан. Мишә. Шушма елгалары бассейннары нигезендә)» дип аталган кандидатлык, ә 1991 елның 26 декабрендә—«Татарстан гидронимиясе» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
Әлеге гали, фәнни җәмәгатьчелектә югары бәя алган хезмәтләрне кабинет кысаларында гына язып булмый, мәсьәлә китапханә-архивларда казыну белән генә дә хәл ителми. Моның өчен бөтен җөмһүрият һәм аннан да киңрәк масштабта сәяхәткә чыгарга, дөнья гизәргә кирәк һәм Фирдәүс, биштәрен күтәреп, экспедицияләргә кузгала. Кар да боз да, яңгыр ла ана киртә була алмый, фәнгә, гыйлемгә сусаган күңел чигенүне белми. Ә. Ерикәйнең «Юл йөрүдән мәңге туймам мин» дигән юллары, әйтерсең лә. Гарифхан абзый кызына атап язылган. Институтта эшләү дәверендә галимәбез, көннәр санын бергә кушсаң, тоташтан алты (!) елдан артыграк вакытын экспедицияләргә сарыф итә, җөмһүриятнең бихисап эреле-ваклы авылларын айкап чыга. Болын, кыр, алан, су буйларына үзенең эзләрен салып үтә, халыкны тыйгысызлыгы, фәнни үҗәтлелеге белән «өнсез» калдыра Авылларның өлкән буын вәкилләреннән барлык төр географик атамаларны тоташ (фронталь рәвештә) язып алуы белән ул һәм көндәлек, һәм киләчәк фәнни эше өчен бай жирлек әзерли. Үзенен гыйльми «биштәр»ен Фирдәүс авыллар оешу тарихларын, халыкның гореф-гадәтләрен, йола-кануннарын, фольклор материалларын һәм башка тел җәүһәрләрен җыеп та баета. Мәчетләр тарихын, халыкның күмәкләштерү һәм репрессия елларында күргән аяныч хәлләрен тасвирлаган, аерым шәхесләрнең язмышларын чагылдырган гыйбрәтле хәлләрне, мәгълүматларны туплый.
Фирдәүс Гарифҗан кызы үзен, беренче нәүбәттә, әзерлекле, төпле татар теле белгече итеп, ономастика фәнен (барлык төр географик берәмлекләр атамасы, кеше исемнәре, фамилияләре, кушаматлары һ. б.) елга, күл атамаларын, аларнын килеп чыгышын, су чыганакларын, тирә-юнь экологиясен тирәннән актарып өйрәнүче галимә буларак танытты. Хәзерге вакытта ул Татарстан Фәннәр Академиясенен Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, бүлек мөдире урынбасары вазифасын башкаручы. Әмма шунысын аерым шәрехләргә кирәктер. Институтның алты дистә еллык тарихында Фирдәүс Гарифҗан кызы Гарипова хатын-кызларыбыз арасында төп белгечлек буенча докторлык диссертациясе яклап, профессор дәрәҗәсенә ирешкән бердәнбер галимә булды. Бер фәнни оешма кысалары белән генә чикләнмичә, Фирдәүс ханым 1976 елдан бирле әле тагын Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факульте-тында нәтиҗәле эш алып бара. Шуның өстенә Фирдәүс ханым Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының. Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт педагогика университеты. Кабарда-Балкар дәүләт университетларының диссертация яклау буенча махсус советларының эшлекле әгъзасы да. Бер 1998 елда гына да галимә, оппонетлык кылуларны исәпкә алып, докторлык һәм кандидатлык диссертацияләренә, аларнын авторефератларына егерме бәяләмә язган Бәяләмә алган һәм оппонентлык ярдәменә «тиенгән» шәхесләр арасында татар, казакъ, үзбәк, төрекмән, украин, урыс, каракалпак, әзербаиҗан, гагауз, караим, нугай, алтай, шор. якут, мари, удмурт, чуаш, мордва галимнәре бар.
Галимә фәнни докладлар белән халыкара, региональ, республика, шәһәр, институт күләмендә үткәрелгән 97 конференциядә катнашкан, гыйльми җәмәгатьчелекне тирән дәлилле чыгышлары белән куандырган. Яшь буынны
тәрбия кылу кебек изге мәсьәлә дә Фирдәүс ханымның игътибар үзәгендә. Шушы максатны кыйбла итеп, ул радио һәм телевидениедән 314 тапкыр чыгыш ясаган Ул—300 ләп фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр авторы. Кыскасы, туктаусыз эш, эш. эш...
Халыкта «дүрт аякка басу» гыйбарәсе белән бәйле бер кызыклы әйтем бар. Янәсе, дүрт аякта басып тору—уныш. бәхетнең ин югары ноктасын гәүдәләндерә һәр нәрсәсе җитеш. балда- майда йөзгән кешеләрдән ишеткәнем бар • Юк. дүрт аякка басарга бирми • Кем бирми, нәрсә бирми'* Сон инде. Ходай Тәгалә, язмыш, тәкъдир Бирми икән, димәк, ин шәүкәтле адәм дә дөньясы китеклектән хали түгел Менә шулай Фирдәүс ханымны «дүрт аякка баскан» шәхес итеп күз алдыма китерә алмыйм мин Әмма тәгаен шунысын беләм: бер аякка калган тәкъдирдә дә (тфү' тфү' тфү!), ул берүзе ун кешелек «норманы» тутырырга сәләтле сирәк очрый торган иҗади каһарманнардан Бер мисал китереп узыйк. Чираттагы, унбишенче китабы дөнья күргәч, мин ана рецензия язарга алындым Эшне озакка сузмадым, исемен «Унбишенче биеклек» дип куйдым. Бәяләмәм машинкада басылып, редакция папкасына керергә генә өлгергән иде. нәшрият «таба»сыннан коллегабызның уналтынчы китабы килеп төште. Мин дә өлгер инде, теге исемне тиз генә икенчегә алмаштырттым Мондый өермәви темптан адәм хурына калуынны көт тә тор'
Әйткәнебезчә. Галимәнең кызыксыну-эзләнү. тикшеренү офыклары киң Күп санлы җитди хезмәтләре—иҗат муллыгының ышанычлы шаһитлары 1984 елда Ф Гарипованың «Татарстан гилронимнары сүзлеге»нен беренче. 1990 елда—икенче китабы һәм «Борынгы болгар шәһәрләре» дигән хезмәтләре Казанда дөнья күрде 1991 елда Мәскәүдә «Татарстан гидронимиясе» дип аталган зур күләмле монографиясе • Наука» нәшриятында басылып чыкты һәм фәнни даирәдә уңай бәя алды
Фирдәүс ханым фәнни-нәзари эзләнүләрен гамәли эшчәнлек белән тыгыз баглый белә. Ул болак, күл. елга-суларның табигый халәте, аларны карап һәм пакьләп, тәртиптә тоту хакында күп язды һәм язып килә. Хәзерге вакытта чишмә- кизүләрне. су чыганакларын карауга игътибар арту, ихтимал, галимәнен шушы игелекле эшчәнлеге белән дә беркадәр бәйледер
Автор төрле төр атамаларның килеп чыгышы, аларнын калыплану һәм таралу җирлеге хакында да каләм тибрәтте Күләмле хезмәтләренә нигезләнеп, байтак фәнни-популяр китаплар язды «Инешләрдән иңгән моңнар бар». «Авылларны сөям жаным-тәнем белән». «Исемнәрдә—ил тарихы». «Авыллар һәм калалар тарихыннан» һ. б. исемдәге китаплар әнә шундыйлардан
♦ Инешләрдән ингән моңнар бар» дип исемләнгән китапта (1995) киләчәк буыннарга амәнәт булып ирешәчәк объектив тел-тарихи. географик, татар халкының рухи дөньясы, йола-кануннары, гореф-гадәтләре һ б турында мәгълүматлар тупланган, халык күнеленен җәрәхәтләнү сәбәпләре анализланган Автор тасвирлап күрсәткәнчә, хәмер баткагына чуму, тоталитаризм чорында тырыш халыкнын масса күләмендә читкә сөрелүе, төрлечә рәнҗетүләр, сәяси, икътисади, рухи яктан изелү, типкәләнү. халкыбыз күңелен гажизләндерде Инде бу мәсьәләләрне уртага салып сөйләшер вакытлар җитте
• Исемнәрдә—ил тарихы» дигән хезмәттә (1994) телебезнен иҗтимагый үсеш тарихыбыз белән үрелеп үсеш кичерүе дәлилләнә Әсәрдә гидрон им нар бассейнлап урнаштырылган, атамаларның килеп чыгышлары, таралыш даирәләре, елгаларның кая агулары һ б якларына сыйфатлама бирелгән
Ике китап булып нәшер ителгән «Татарстан микро-топонимнары сүзлеге»ндә (Казан. 1992— 1993) республика авылларына хас җирле атамалар һәм гидронимнар бергә тупланган Бирелә татар теле һәм татар халкы тарихы өчен зур әһәмияткә ия булган лексик берәмлекләр бер ноктага җыелган Бу атамаларның кайберләре инде җуелган булуы да мөмкин Шунлыктан бөтенләй онытылып беткәнче аларны теркәп калдыру зарур бер практик эш булып тора
Белгәнебезчә, гидронимнар башка төр атамалар белән тыгыз, органик бәйләнеш саклый Атамалар, гомумән, бер-берсенә нык багланышлы, алар берсе икенчесен тулыландыралар һәм баеталар Фәнни җәһәттән эшкәрткәндә дә аларны бер-береннән аеру үзен һич тә акламый Шул идеяне нигез итеп алган Фирдәүс ханым кулында тупланган материаллар җирлегендә зур күләмле «Авыллар һәм калалар тарихыннан» дигән китабын бастырып чыгарды (1997)
Әлеге хезмәтендә галимәнен озаз еллар дәвамында җанлы сөйләм теленнән, борынгы чыганаклардан, архивлардан җыйган материаллар бөтен бер туплама тәшкил итә Әйе. татар авылларының тарихларым торгызу шактый кыен, чөнки ышаныч уятырдай тарихи мәгълүматлар
бик тә аз сакланган Авыллар тарихыннан шактый хәбәрдар булган ак әбиләр һәм ак бабайлар вафат булган. Нәкъ менә шуңа күрә дә Татарстанны гына түгел, ерак төбәкләрне дә инләп чыккан, шунда кылган сәфәрләреннән рухи асылташлар белән кайткан, шулар нигезендә йөзләгән хезмәтләр ижат иткән галимәнең эшчәнлеге һәр жәһәттән хуплауга лаек. Бу китабы исә—халык хәзинәсен аның үзенә кайтару юлында кылынган игелекле галимнең бер өлеше
1998 елда тынгы белмәс галимәнең чираттагы (575 битле) яна монографиясе дөнья күрде. «Татар гидронимиясе» дигән бу күләмле хезмәтнең яналыгы һәм өстенлеге шунда, анын эчтәлеген татарлар яши торган барлык төбәкләрдәге халыктан язып алынган мәгълүматлар тәшкил итә. Әлеге төбәкләр хисабына Татарстан. Башкортстан. Мари иле. Чуаш һәм Удмурт республикалары. Нижгар. Пенза. Ульян, Сарытау. Волгоград. Әстерхан. Самара, Чиләбе. Ырын- бур өлкәләре. Себер. Кырым яклары һ. б. керә Китапта урын алган фактик мате-риаллар шушы тарафлар турында язылган борынгы чыганакларга хас мәгълү-матлар һәм архив материал-лары белән ныгытылган. Мөһим яңалыкларның берсе буларак, авторның бу әсәрендә татар лексикасына. ягъни сүзләр жыел- масына өр-яна лексик берәмлекләр «иңдерелә» Хезмәттә гидронимнар һәм топонимнарны тикшерү ысулы игътибарга лаек. Биредә һәр атаманың төрле төбәкләрдәге таралыш даирәсе барлана һәм шуннан соң гына, мәгълүматлар мөмкинлек биргән дәрәжәдә, аның этимологиясе, ягъни килеп чыгышы турында сүз алып барыла.
Теоретик яктан китап татар тел белеменә һәм шул исәптән төрки телләр гыйлеменә янача өлеш кертә. Практик яктан исә төрки һәм төрки булмаган галимнәр өчен энциклопедия, сүзлекләр төзү, монография-китаплар һ. б. язу өчен нигез булырлык әһәмияткә ия.
Егерме сигез елга сузылган хезмәттәшлегебез чорында Фирдәүс ханым белән күп аралашырга, утырдаш булырга, сөйләшергә туры килде мина. Әлбәттә, сүз анын эшенә, үз вазифаларына мөнәсәбәте, рухи халәте тирәсендә дә аз бармады бугай. Характерының үзенчәлеге мәсьәләсен аныклаганда анын мондыйрак «эч серләре» истә калган. Рәсми сурәттә генә дә 365 галимгә баганалы гыйлем юлына чыгарга ярдәм иткән. 23 ел буена яшь буынны олуг тормышка әйдәгән фән әһеле һәм педагогның түбәндәге сүзләренә, чыннан да. колак салмыйча мөмкин түгел.
—Беркайчан да. беркемгә дә начарлык эшләргә кулым бармады. Киресенчә, үземә яманлык кылучыларга игътибар күрсәтергә, яхшылык эшләргә тырыштым. Төп принципларымның берсе—«ни чәчсәң шуны урырсың» булды, һәрхәлдә, шуның буенча гамәл кылырга омтылдым. Бервакытта да кешедән көнләшмәдем. Көнләшү уе хәтта башыма да килмәде «Аныкы бар. нигә минеке юк» дигән фикер баш миемнең бер күзәнәген дә зарарлый алмады..
Профессиональ вазифалар темасына кагылган чакта Фирдәүс ханым үзенең позициясен болайрак бәян итә:
—Хезмәт урыннарында (ТӘСИ һәм КДПУ күздә тотыла) эшемне бик яратып, хуш күңел белән башкарам. Студентларны (кызлар булсынмы, егетләрме) кемнәрнеңдер газиз балалары дип укытам, һәрберсенә шәхес итеп карыйм. Фәнни бурычымны мөмкин кадәр гадел, объектив итеп үтәргә тырышам. «Үзгәртеп кору» дигән хикмәт куәт алгач та фәнни эшемнен сынар юлы да әрәмгә китмәде, бер генә хәрефе өчен дә кызарырга туры килмәде.
Чөнки мин һәммә хезмәтләремне дә
бармактан суырып түгел, бәлки «кара тиргә батып», дистәләрчә
экспедицияләргә йөреп, халыкнын үзеннән язып алып, язылганнарны йөрәгем
аша үткәреп гамәлгә ашырдым Боларга хезмәтнең фәнни дәрәҗәсен күтәрердәй
борынгы чыганаклар өстәдем, фаразларны нитехле архив материаллары белән
ныгыттым, эшемнең сыйфатында шигем калмагач кына, халыкнын үзенә
кайтарырга җөрьәт иттем.
Сәфәрләрнең үзләре турында сүз чыккач. Фирдәүс ханым бу. бер яктан,
бик зарур-игелекле, икенче яктан, үтә гыйбрәтле, мәшәкатьле гамәлнең эчке
асылын чын профессиональлек белән анлата. моңа кагылышлы башка уй-
хисләре белән уртаклаша:
—Татарстан авылларын һәм татарлар яшәгән барлык төбәкләрне
аркылыга- буйга гизеп чыккан кеше мин. Менләгән кеше белән сөйләштем.
Яхшысын да начарын да күп күрдем. «Бумеранг законы»нын барлыгына, ягъни
үзен кылган яхшылыкның да. яманлыкның да үзенә кире әйләнеп кайтуына мин
халык арасында йөреп тәмам инандым. Экспедицияләргә йөрүнең кыенлыгына
килгәндә, аны мондый юлда чиләнгән кеше үзе генә белә Бозлы янгырлар
астында калулар, иртән- иртүк салкын сулы инеш-елгаларны яланаяк ерып
чыгулар, ерак араларга жәяү тәпиләүләр, узгынчы йөк машиналарында,
җылытылмаган автобус-поездларда иза чигүләр һ б —берсе дә жинел булмады
Аннан да аянычрагы шул булды. 1990 елларга чаклы күп урыннарда татар теле
бик мескен хәлдә иде. Ана теленен бетәчәгенә тәмам инанучылар нык
үрчегәнлектән, «юк нәрсә белән баш катырып йөрмәгез монда», дигән
рәнжетүле сүзләрне дә шактый ишетергә туры килде Мондый мөнәсәбәтне
сизгәннән сон мин. тешемне кысып дигәндәй, тагын да үҗәтләнебрәк эшли
башлый идем («бетми генә торсын әле»). Шөкер, ялгыш юлдан кителмәгән
Экспедииия- сәфәрләрдән кайтканнан сон ижат ителгән, экологиягә нисбәтле
фәнни-популяр мәкаләләр үз эшләрен эшләде, дияргә була. Аларда мин инеш-
елгаларны тукландыра торган чишмә-кизләүләрне карау хакында яза идем
Хәзерге көндә күп төбәкләрдә (Татарстаннан читтә татарлар утырган
урыннарда да) чишмә-кихтәүләр карала, матур чишмә «ызбалары» салына Изге
чишмәләргә махсус игътибар ителә Ләкин әле каралмаганнары да бар. Бервакыт
күренекле телчебез Фазыл абый Фәсиев «Чишмәләр турында язуын бушка
китмәде бит. Фирдәүс, боз кузгалды, алар карала, игелекле зш кылдын». дип
күңелемне күтәрде
Шушы экспедицияләр җирлегендә галимәнен фәнни багажы гына үсеп
калмый, бәлки монарчы «гайре табигый» дип саналып килгән кайбер
күренешләргә үзенчәлекле мөнәсәбәт туа. караш калыплана.
—Халык телендә, күңелендә, хәтерендә сакланган әйберләрне,
күренешләрне кире кагарга ярамый Биредә «булмас димә, дөнья бу»
принцибына таяну үзен аклый Әйтик, »су тоту», «бозу», «йорт иясе», «абзар
иясе», «бичура» һ б күренешләрне мин юк дип әйтә алмыйм. Бар икәнлекләренә
мисаллар күп.—ди Фирдәүс ханым
Яшьлек елларында халык җырларын да. классик музыканы да бердәй
хуш күргән, тыйб (медицина) фәненә ихлас куйган Фирдәүс ханым үэенен
язмышыннан бер лә зарланмый, сайлаган сукмагының дөреслеген, хәтта
изгелеген икърар итә Студент елларында бик яратып әдәбиятны, тарихны,
фәлсәфәне үхләштерсә дә. төп «мәхәббәте» Галиҗәнап АНА ТЕЛЕ була анын
Ана теле, Аллага шөкер, мине югарыга күтәрде, фәннәр докторы,
профессор итте. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы
исемне бирде Фатирлы булуым белән дә мин тулаем ана бурычлы. Квартирага
«тиенү» өчен мина сигез ел буена биш урында эшләргә туры килде. чөнки унөч
ел мине хезмәт хакы үтә чамалы булган кече фәнни хезмәткәр дәрәҗәсендә
тоттылар. Кооператив фатирны үз акчама салдырдым Ләкин күнелемдә берәүгә
дә рәнҗү юк. әлеге дә баягы «бумеранг законы» беркем өчен дә чыгарма түгел
Инде галимәнен фән өлкәсендәге һәм нжтимагын юнәлештәге
эшчәнлегенен кү згә аеруча ташлана торган үзенчәлекләренә орынып у зарбыз
Өлешчә искәртелгән- чә. галимәбез татарлар яши торган күрше төбәкләрне,
өлкәләрне Татарстан кебек үк ү з и гә Шуның бер чагылышы буларак. 70 еллар
урдасыннан башлап ук гәзитә- журнал битләрендә аның «Милләттәшләребез
авазы» дигән махсус сәхифәдә Татарстаннан читтә яши торган татарлар
тормышын тасвирлаган язмалары даими чыгып килә Әлбәттә. Фирдәүс
Гарипованы күрше төбәк татарларының беренче чиратта теле тормыш
көнкүреше, йола-кануннары уй-фикерләре. узаннары. кыйблалары, мәсләкләре
кызыксындыра
Фирдәүс Гарифжан кызы татар теле ономастикасының гидронимнары (су
чыганаклары атамалары) өйрәнә торган фәненә яна баштан нигез салды, аны
фән тармагы буларак яна баскычка күтәрде, дип әйтсәк, һич тә хата булмас.
Шуна күрә галимәне атамаларны өйрәнүнең тормышыннан алып, алар
барлыкка килүдә катнашкан номинация һәм мотивация принципларын,
ясалыш-төзелеш калыпларын, аерым атамаларның килеп чыгышларын, каисы-
этноска. кавем-кабиләгә мөнәсәбәтле рәвештә дөнья күрүләрен, тарихи
катламнарын, экологияләрен тирән яктырткан хезмәтләр авторы дип бәялибез.
Фирдәүс ханым Татарстан гидронимиясен элекке СССРнын төрле төбәкләрендә
кайчандыр гомер сөргән яки хәзер дә яши торган төрки халыклар, шул исәптән,
татарлар тарафыннан ижат итеп калдырылган һәм шулай ук төрки булмаган
халыкларга хас атамалар белән чагыштырма планда өйрәнә. Кыскасы,
гидронимнар, топонимнар һәм гомуми ономастика турында фәнни жирлектә сүз
алып барганда аның хезмәтләрен читләтеп үтү һич мөмкин түгел
Фирдәүс Гарипованың ижат һәм кызыксыну офыклары киң. Әйтик,
көндәлек матбугатта анын татар телен саклап калу һәм үстерү, милли
гимназияләрне күбрәк ачу. акылга зәгыйфь балалар өчен татарча мәктәпләр яки
интернат-мәктәпләр булдыру, уку-укыту әсбаплары, күргәзмә материаллар
чыгаруның зарурилыгын дәлилләгән язмалары еш очрый. Шулай ук өлкән буын
вәкилләренә, ата-анага. тирә- юньдә яшәгән кешеләргә, туганнарга карат
шәфкатьле һәм миһербанлы булунын мөһимлеген күрсәткән мәкаләләре туып
тора. Бу мәсләгенә тугрылык саклап, галимә милләтебезнең горурлыгы булган
олуг шәхесләрне дә игътибардан читтә калдырмый. Мәсәлән. Бакый ага
Урманче, Сара апа Садыйкова һәм башкаларга багышланган мәкаләләре әлеге
шәхесләргә жәмәгатьчелек игътибарын тагын да киңрәк юнәлтү максатында
язылган. Заманында «Социалистик Татарстан» гәзитәсендә анын «Сара апаны
сагынам...» дигән мәкаләсе басылып чыккан иде (1989, 31 октябрь). Бу язма-
сында Фирдәүс Гарипова композиторга Тукай бүләге бирүнең зарурлыгын,
гаделлеген беренче булып күтәреп чыкты. Җәмәгатьчелектә әлеге фикер кин
яклау тапты һәм вафатыннан сон. сонга калып булса да. Сара апа бу югары һәм
мактаулы премиягә лаек булды. Соңрак, тамырлары шунда барып тоташкан
Тутай авылында (Апае районы) олуг композитор истәлегенә музей ачылды.
Фирдәүс ханымның бу юлдагы саваплы эшчәнлеге моның белән генә
чикләнмәде, әлбәттә 1999 елнын 3 ноябрендә ул бер төркем артистлар,
шагыйрьләр белән берлектә Сара Садыйкованын туган көненә Тутайга кайтты
Анда урта мәктәп укучылары, авыл халкы алдында чыгыш ясап. Апастагы
музыка училищесына. Тутай авылында оешкан күмәк хуҗалыкка. Тутайнын бер
зур урамына композитор исемен бирү турында тәкъдим кертте. Шул ук елнын
19 ноябрендә бу игелекле миссиянен дәвамы булды Фирдәүс Гарипова да
катнашкан артистлар, журналистлар составындагы абруйлы бер группа инде
Сара апаның ире. беренче татар режиссеры Газиз Вәлигов (Айдарский)нын
туган авылы Айдарга (Зеленодол районы) кайтты Фирдәүс ханым биредә дә
охшаш инициатива белән чыкты авылдагы ике чишмәгә (чишмәгә йортлары
корып) һәм шундагы ике урамга, истәлекләрен мәңгеләштерү йөзеннән. Сара
Садыйкова һәм Газиз Айдарский исемнәрен бирү турында тәкъдим кертте
Боларга өстәп тагын шуны әйтергә кирәк, фольклорчы галимнәр төзеп
чыгарган унике томлык халык авыз ижаты әсәрләрен Тукай бүләгенә тәкъдим
иткәндә дә ул беренчеләрдән булып бу башлангычны хуплап чыкты
(Социалистик Татарстан. 1989, 2 апрель) Кулы тагын жинел булды:
коллегалары X Ярми (вафатыннан сон). И Надиров. X Мәхмүтов. Ф Әхмәтова-
Урманче һәм Л Җамалетдинов Тукай бүләгенә лаек булды Сонгы вакытларда
галимә вафат булган хезмәттәшләре (М Мөхәммәдиев. И Абдуллин. Н
Зарипова), исәннәрдән—Н Борһанова хакында мәкаләләр язу теләге белән яна.
Иншалла. боларын да жиренә җиткерер әле.
Фирдәүс ханымнын публицистик һәм фәнни-популяр язмалары, гомумән,
кешегә, яшәеш тирәлегенә, тарихи планда алсак, борынгы бабаларыбызга,
аларнын гамәлләренә ихтирам вә мәхәббәт белән сугарылган. Гажәп түгел,
анын бу тармакка караган хезмәтләре дә тирән мәгънәгә ия «Борынгы болгар
шәһәрләре» дип аталган китабы (1990) шушы юнәлештәге хезмәтләрнең асыл
бер үрнәге Фирдәүс Гарипова Болгар. Биләр. Шәмсуар. Кирмән. Тубылгытау.
Жүкәтау. Ann ы. Тәтеш һ б шәһәрләрне топонимист-галим күзлегеннән карап
сыйфатлый Шунысы игътибарга лаек, бу күбесенчә онытылган тарихи
исемнәрне ул яна төзелгән шәһәр, бистә, авыл һәм башка яшәү урыннарына
янадан кайтару кирәклеге мәсьәләсен күтәрә, монын зарурлыгын фәнни яктан
дәлилли
Җыеп әйткәндә. Фирдәүс Гарифҗан кызы—киң колачлы галимә һәм
туган халыкның язмышын үз язмышы белән тыгыз бәйләгән милләтпәрвәр зат.
Анын эзләнүләре, табышлары, иҗат җимешләре фәнгә, тормышның практик
һәм тәрбияви ягына көчле шытымнарын җибәрде инде Хәзмәтләре төрле
даирәләрдә кин файдаланыла һәм авторына торган саен зуррак шөһрәт китерә
Күрәсен. халык язучысы Гомәрага Бәширов 1994 елда аңа «Язган хезмәтләрегез
нигезле һәм төпле, ышандыра торган, проблемаларны төбенә төшеп,
чыганаклар ярдәмендә хәл итәсез»,—дип тикмәгә генә әйтмәгәндер. «Җидегән
чишмә». «Туган ягым—яшел бишек» кебек җәүһәрләрне иҗат иткән олпат әдип
бу мәсьәләдә үтә сизгер, таләпчән кеше иде
Әйе. Фирдәүс Гарипова-табигатькә сабыйларча гашыйк һәм шушы
гыйшкы аны гүяки катлаулы вә сикәлтәле тормыш юлыннан җитәкләп алып
бара Шушы хиссияте анар кыен мизгелләрендә терәк булган, эреле -ваклы
афәтләрдән, абынулардан саклаган Ә табигать үзе0' Үзен сөюче затка ул ничек
җавап биргән яисә бирә соң? Табигатьне битараф, анын өчен хаклылар да.
хаксызтар да юк. диләр Булмас, мона күңел ышанмый Табигать иманлы, пакь
күңелле затка битараф түгел, ул бөтен гүзәллеген һәм бөек мәгънәсен үзен
ихластан сөйгән кешегә генә ача
Дөбъяз ягы кызы әнә шундый бәхтияр затларның берсе
Чыннан да. Фирдүс ханымнын ин җитди хезмәтләрендә дә көмеш
чишмәләр челтерәве, талгын җилдә яфракларның лепердәшеп, үзара серләшүе,
күзгә күренмәс тургай җыры ишетелә һәм шушы аһән. мон. эчкәреге музыка,
укучының зыялылык дәрәҗәсе нинди булуга карамастан, анын күнел төпкеленә
үтеп керә, сүз белән аңлатып булмаганны рух белән төшендереп бирә сыман
Хәзерге көнлә Фирдәүс Гарипова фәнни һәм фәнни-педагогик
эшчәнлегенен иң челлә ноктасында Исеменә муафыйк рәвештә (Фирдәүс—
фарсыча «бакча», •ожмах». «җәннәт» дигәнне аңлата). Галимәбезнең җәннәт
бөстанында яна фәнни шытымнар тамыр жибәрсен. гыйльми идеяләр
бөреләнсен, газиз халкына хезмәт итү белән сугарылган игелекле ижаты шау
чәчәк атсын иде