БӨЕК ТӨРКИЛЕКТӘ БЕЗ ОЛУГ
Әдәбиятыбызның чыганагы—чишмә башын каян, кайсы гасырдан
исәпләргә? Бу сорау риторик һәм бик гади тоелса да. заманында байтак акыл
ияләрен моназара мәйданында -кылыч уйнатырга», саташырга һәм
саташтырырга, хәтта ки баш Шәрифләреннән дә мәхрүм калырга мәжбүр иткән
идеологии мәсьәлә. Без. гадәттә, татар әдәбиятының мен еллык тарихы бар дип
сөйлибез. Ә ни өчен мен? Күрәсен, Болгарда ислам динен кабул итү дә бер дәлил
булып торадыр Ә бит дин кадәр дин кабул иткәнче илдә язма мәдәни жирлек
булмаганмы? Ә V-VII гасырлардан килгән Урхун-Енисей язмаларын, Күлтәгин
ташларындагы шигъри язуларны кая куясын?
Тарихыбызны шактый бутаганнар. -Гел
бер телдә язылган тарих—әнкәсенен унган
кызы» дигәндәй, үткәнне безгә ничә гасырлар
буе нигездә бер телдә: урыс руханиларының
летописьлары (елъязмалары) буенча өйрәтеп
килделәр Аларда, әлбәттә, бүтән
халыкларның, әйтик төркиләрнең, бигрәк тә.
татарларның тарихы ерак томан эченә
яшерелде. Тирәндәге тамырларны кисү,
оныттыру төп сәяси факторларның берсенә
әйләнде. Татар тарихын Болгар тарихына гына
кайтарып калдыру әнә шул сәясәтнең бер
нәтижәсе булды. 1944 елдагы мәгълүм карар
татар шәжәрәсен. нигездә. Идел буе төбәгенә
генә бәйләп анлату өчен кирәк иде. Өстәвенә,
берничә имля алыштыру да халык хәтерен
яхшы ук томалап куйды. Хәтта шундый
абсурдка барып жителде. кайбер
мөтәгалимнәр, мөтәжитәкчеләр татар язма әдәбиятын Октябрь
инкыйлабы белән бәйләп, башлангычын шуннан эзли башладылар
Уйласан—уйланырлык Дөнья—куласа. XX гасыр ахырында дөнья
галимнәре Казан шәһәренең кимендә мен еллык тарихы барлыгын
исбатлыйлар. Шәһәр кадәр шәһәре булган халыкнын үзенчә дәүләте, язмасы,
әдәбияты булмаганмы?
Тагын шунсы да бар: ерак гасырлардан берән-сәрән сакланып калган язма
үрнәкләрне дә. шактый ук шартлы бүленгән соииаль-ижтимагый дәверләргә
яраклаштырып, аларга сәяси-сыйнфый төсмер биреп, тарихыбызның аерым
чорларын бер-беренә каршы куеп, һәркайсын күпмедер дәрәжәдә аерымланган
итеп күреп өйрәнеп килгәнбез Дөресрәге, ихтыяри яки ихтыярсыз, мәжбүр
ителгәнбез. Галим Ш. Абилов сүзләре белән килешми мөмкин түгел. «... ул
вакытта мен елдан да артык вакыт эчендә дәвам итеп, колач жәеп. тоташ бер
тәсбих тасмасы рәвешендә сузылып
'Ул дәрья да бу дәрья: Борынгы әдәбият. - Казан Мәгариф. 1999 - 343 бит. Төзүче-редактор— Л. Шарифуллина
күзәтү
үсә барган әдәбиятыбызның берботен чылбырын танымаска дучар ителәчәкбез
Бу— урта гасырларны эченә алган татарның берботен эдэбиятынын үзәген
тәшкил иткән Алтын Урда дәверендәге ядкарьләрен кисәкләргә аерып
төбәкләргә бүлгәләү, анын донья классикасы рәтендә торган әсәрләреннән
колак кагу булыр иде •
Ни кызганыч, халык, интеллигенция, хәтта без. язучылар, үз әдәбиятыбыз
тарихын белмибез. Без. асылда, үтеп баручы егерменче гасыр эдэбиятынын
символы Тукайны беләбез.
Татар эдэбиятынын фәлән гасырлык тарихы дигәндә, шиксез,
бәхәсләшерлек нәрсәләр дә юк түгел Менәр еллык үлчәмнәргә китсән. әлбәттә,
уртак төрки тамырларга кайтып тешәсен. Шулай булуы табигый да. Бер уйласан
нәрсә ул мен ел! Тарихнын бер тирән сулыш алуы гына Әйтик, сина 50 яшь. ди
Димәк, мен еллык тарих—нибары егерме тапкыр илле Гомумән, төркиләр—
карт халык, карт милләт, карт ыру Тарихы да озын Димәк, безнен тарих та
шулай Сүз сәнгате тарихы да шуна тоташа. Бик ераккарак карап уйлансак, ерак
шумерларга, бик-бик ерак Океан арты континентларына барып житеп эридер
әле ул
Татар әдәбиятын системалы өйрәнү һәм аны халыкка җиткерү
ыргымнары булмады түгел, булды, дөресрәге булган Үткән гасырда
Мәржанинын олуг хезмәтләре шуна дәлил. 20 нче елларда гыйлем доньясында
бер күтәрелеш—татар тарихын фәнни өйрәнү чоры булып алды Сугыш
алдыннан (чын тарих урынына, фольклор чыганакларын—эпосларны
идеаллаштыру төп принцип итеп куелса да) кайбер дастаннар чыгып калды 60
нчы еллар башында янә беркадәр җанлылык сизелде. Мина калса, илле-алтмыш
ел эчендә әдәби мирасыбызны җиткерүдә төп хезмәтләр; ■Идегәй- дастаны
чыгу (берничә мәртәбә, шулай ук әдәби әсәрләр рәвешендә дә). Кол Галинен -
Кыйссаи Йосыф», Сәйф Сарай. Мөхәммәдьяр әсәрләре басылу, сонрак чорнын
боек шагыйрьләре Утыз Имәни. Кандалыйларнын томлыклары донья күрү
Эшләнмәгән үк түгел, беркадәр эшләнгән, әмма аз
Мәгълүм булганча. -Мәгариф» нәшрияты "Хәзинә» дигән гомуми исем
белән татар эдэбиятынын ин яхшы әсәрләрен туплаган унбиш китаптан торачак
сериядән томлыклар чыгара башлады -Сүз эчендә хикмәт бар» дип аталган
беренче томлык моннан ике ел элек дөнья күргән иде инде Олуг әдибебез
Әмирхан ага Еникинең кереш сүзе белән (бу хезмәт анын сонгы язмаларыннан
берсе булды бугай) ачылган ул томда халык иҗаты җәүһәрләре—әкиятләр,
мифлар, дастаннар, мәкаль табышмаклар әйтемнәр мәзәк һәм мәзәкчәдер, бәет-
монәжәтләр. җырлар бирелгән иде
Менә, шөкер, бу сериянен икенче китабы да безнен кулларыбызда
Полиграфик яктан югары кимэлдэ эшләнгән бу томлык дүрт бүлектән тора -
Тузга язганны ташка уйган» исемле беренчесендә Күлтәгин истәлегенә куелган
таштагы Кече Язма һәм Мәхмүд Кашгарыйнын -Ливане лөгатет-төрек- (төрки
телләр сүзлеге) тәкъдим ителсә. -Коръән нигезенә корылган әсәрләр» дигән
икенче бүлеге Кол Галинен •Кыйссаи Йосыф»ы. Хисам Кятибнен «Жомжөмә
дастаны» Мәхмүд бине Галинен »Нәһжел-фэрадис»е. Мәүла Колый -
Хикмэтләр-е. Кол Шәриф һәм Мөхәммәдьяр шигырьләре, поэмаларыннан
гыйбарәт -Легендага нигезләнгән эсәрләр»дэ исә (III бүлек) Котбнын -Хөсрәү-
Ширин хикәяте». Сәйф Сараинын «Гөлестан бит төрки» -Сөһәйл вә Голдерсен».
Сайадинын «Таһир-Зоһрә» (Бабахан дастаны) дүртенче бүлектәге -Тормыш
вакыйгалары сурәтләнгән әсәрләр» тулысынча -Идегәй» дастанын эченә ала
Кызыксынган кеше өчен никадәр хикмәт никадәр байлык'
Язучы галим А Яхин тарафыннан һәр бүлек алдыннан бирелгән анлатма-
аннотания характерындагы кереш сүзләр дә тирән мәгънәле һәм урынлы Ул теге
яки бу чордагы әдәби үрнәкләр аша шул заманнарның рухын, яшәеш
эволюциясенең характерлы якларын ачарга тырышкан һәрхәлдә үз халкының
тарихын зур итеп күрергә теләп, яратып язган Әлеге кыска эссе-мәкаләләрнен
тирән мәгънәсе исемнәреннән үк күренеп тора -Осталык, батырлык, акыл». -
Татулык». -Мәхәббәт һәм хикмәт-. -Горурлык»
Ахыргы сүз шул -Хәзинә» сериясендә чыга торган бу китап—ифрат та
кирәк басма Әсәрләрнең бүгенге укучы өчен анлаешлы бирелүе дә максатка бик
тэ ярашлы Тарихта эз калдырган әдәби ядкарьләрне укып, гыйбрәт алып, бәлки,
безнен халык та беркадәр -тураеп куяр», милли үзаны үсәр