Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӘГЫРЕМДӘ ӨННӘР БӘРГӘЛӘНӘ...


Аллаһ бүләге
Азга гына сорап торам Күктән ерак малай чакның бар көнен. Төшләремне ялгап өннәремә, хәтер сурәтләрен барлыймын.
Төенләнгән җете тасмаларның тартыйм икән кайсы очыннан? ... О Илаһым! Печән олаулары чыгып килә буран эченнән.
Җәйге болын үзе күчеп кайта, саклап кара аны халыктан - яшеллеккә сусар яшьтәшләрем печән йолкып кала һәр йөктән.
Могҗизага ничек ымсынмыйсын, җәннәт үләннәре каршыла!..
Олаучыдан ертлач оланнарга эләккәлн ачы камчы да.
Ә мин... эчтән генә әйтәм шуны: "Баскын дуслар"ымнан ваз кичәм: дөньяныкын талап алуларда түгел бугай минем вазифам..."
Ап-ак көрттән калкып дәште кебек Хозыр пәйгамбәргә тиң кеше: "Борылмада печән олавыннан төшеп калды... сиңа тиеше!"
Ишарәгә бик үк ышанмадым- нинди мәгънә мине алдауда?! Кабатлады: Аллаһ бүләкләре булыр әле. имеш, алда да...
... Төшләремә өннәр төшендерде, аныклады Картнын тел-ымын.
Карда яткан учма акбаш1 өчен сабыр гомрем буе түлимен.
Сихерләнү
Беләсеңдер Нократ болынының хәтерендә шундый җәй барын: җәннәт сые итеп эчкән идек җанга тансык үлән чәйләрен.
Төклетура безнең төнәтмәне киткән иде таңда әфсенләп... Сөйләшкәнсең үлән телләрендә - аңлаганмын шуны, ах. соңлап!
Сине туган иткән сихри дәрья минем өчен йөзеп чыкмалы. Учактагы кара чиләкләргә ява иде төнлә чык балы.
Онытылдык антлар әйтешмичә, көнләшкәндер күктән Ай кызы. ...Йолдыз кебек сүнде безнең учак, төнәтмәләр инде айныды.
Сөю катыш сихер генә үтми - әфсен кайтарырдай җай бармы? Үзем һаман дисбе тартып саныйм синсез үтеп киткән җәйләрне.
Яшен язуы
Яшен язып куйсын күккә исемнәрне янәшә,- яраштырып ярәшмиләр, кушылулар-җан аша.
Минем сөннәт каным белән гыйффәт каның кушылсын,— яшеннәрнең ялгышуын ике җан да хуш кылсын...
Акбаш —пәйгамбәр чәчәге
Ату
Фәниягә
Улларыңны үсендереп, әйдә, татар, әйтә тор: ‘'Ир-егетнең эчендә.-дип,- иярләнгән ат ятыр".
Кайчак гамьсез күзләреңә читтән карап ал, татар! Үзәгеңне эзләгәндәй, кемдер төби алтатар...
Илаһи кызгану
Әгәр дә михнәттән укмашып, күкләргә тоташкан тау булса, һәм шунда Аллаһның бәллүргә әйләнгән күз яше табылса (?!)
Тынгылык бирмәстер бер сорау: "Ни өчен тамган ул. кем өчен?" (Көфер суз сөйләсәм, истнгьфар- гөманым бәгырьне кимерсен.)
Вәләкин уй-исәп йөртүдән ничекләр тыелып калыйм мнн?! ...Аллаһның күз яше тамгандыр кызганып бәхетсез кавемен...
Замана кайтавазы
Үзгәргәнме җир-күк үзәннәре- кара көзгә охшап кайта яз. Бәгыремдә өннәр бәргәләнә, дөрес яңгырамый кайтаваз.
Карурманга кереп, каруымны белдергәндәй дәшәм: "Иләмән!" Алаштырып йөрәк авазымны, ишеттерә шаңдау: "Ул яман!.."
Антлар эчә кемдер: "Газиз халкым, бары сиңа гына мин гашыйк". Кыйтгалардан тавыш кайтарыла, чын-хак җавап төсле: "Мөнафыйкъ!"
Чукрак кебек китеп барган затка ялгыш кычкырганмын: "Аксакал!"
Әллә күкме күкрәп бүлә мине.
Төзәткәндәй итә: ‘'Аһ. шакал!.."
Үзгәргәнме җир-күк үзәннәре- кара көзгә охшап кайта яз. Сәхрәләрдә өннәр сихерләнә, алдый сыман Mime кайтаваз...
Хөкемдар
Курай моңнар чәчсен өчен кирәк түгел зур әфсен: бары... артык тишекләрне каплап кына торасың.
Халык өнсез торсын өчен нигә уку кү-үп ясин?! Шагыйрьләрнең авызларын каплап кына куясың.
Туфрак белән...
Екатерина II каретасы
(Антигид монологы)
Әби падишаның арт җылысын хәтерләгән затлы карета...
Р ЗӘЙДУЛЛА.
Мәскәүнең яулыклы патшасы ул нинди кадерле тутаң соң? Ыргытып калдырган арбасын түреңдә өф итеп тотасың.
Күкләрдән Илаһың иңдергән яшенле фаэтон түгел лә. Татарым, тәлинкә тотканда никадәр йөз суың түгелә!..
Тел төбен аңлыйсың киләме— нигә ул калдырган арбасын?
Эшсөяр татарга алманча боерган: җигелеп arbeiten1!
"Чыңгызхан токымы", хезмәттә шулкадәр басымчак, юаш син; балалар сабынын күбекләп, падишаһ арбасын юасың.
Юасың гөнаһлы әбине.
(гашрәтгә таплама алтын да). Кемнәрнең пычрагын көрисең син... сират күпере алдында?
Arbeiten—эшләргә (нимесчәдән)
Балалар сабыны юармы көпчәккә чәчрәгән кан табын? Карета эзеннән үткәнгә ничә кат әйләнеп кайтамын...
Йә. җитәр. Үчләнмим. Калганы хакында авыртсын ар башы.
...Болытлар өстендә каңгырып йөрәдер Акмуллам арбасы...
Бүре чакыру
...Тавыш бирә Шагыйрь еллар аша: "Карсак япон анда исәнме?"
- Учта туфрак ташып, җирен сипли һәм китәрә безнең ис-аңны!
Сорый Тәкъсир: "Җайлы яһүд ничек? Бирмәс идем берсен мең ятка!.."
- Дәүләт саен дәүләт төзеп яши. холкын сала һәрбер милләткә.
Сорау арты сорау: "Инде хәзер чәйле кытай хәлен әйт, туган!"
- Көнләштереп кечек кавемнәрне, иза чигә... халкы артудан...
Белә торып, газиз әһле белән кызыксына Шагыйрь сак кына.
- Ничек итеп әйтим, татар һаман ил-йортына бүре чакыра...
Аерымлык
Горурланып төшендерә аталар: "Татар" дигән сүздә, улым, "ат" та бар!
Эшли-эшли "ат казанган" татарга ат эзеннән су да язган татырга.
һәм азактан, менеп ап-ак пырак'ка.
парлап очу насыйп булган бер якка...”
Ах, шул юаш. үтсез малкай янында йөрәк сызлый, әрни башлый җаным да.
Татар тарткан зәһәр кинә ягына - көтеп тора үтен сытар җай гына...
Мөселманнарны күккә очырта торган канатлы ат
Үкенеч
Хәйямнардан калган гамәлендә бармак түгел, башы шешсә дә, көне-төне, бахыр, көне-төне шигырь язып салды ... шешәгә.
Киләчәккә агып китүләрен теләгәндер инде бичара. (Богауланган шампан бөкесенә ирек бирү кебек буш чара...)
Шешәләргә салып шагыйрьлеген агызучы синме бер садә?!
Фәрештәбез ап-ак канатыннан язар өчен каурый бирсә дә...
Сыналган шайтан
(Борынгы хикәяттән)
-Илдә шау-шу-Хаким, сине без ничек тыңлый алыйк?! һәйбәт кенә ханны тагын шайтанга тиңли халык.
-Имеш, кылган һәммә эше җинаять, язык имди.
Мәдәт бирче, Хакның туры юлыннан язмыйк инде.
—Таҗга нәфес сузган мәкер иманга үтеп керә.
һәрбер ‘’олтан*’ үзен солтан, фәрештә итеп күрә...
Бәргәләнгән бәндәләргә Баш хаким әйткән актык: ■’Сыналмаган фәрештәдән сыналган шайтан артык*’.
Сәер карт
Гасыр карты, иртән торгач, мыгырдап бер сан әйтте... Бераз артка калган икән иске дивар сәгате.
Ничек инде гомер бакый төгәл йөр дә аксап ал?! Угын борып дөресләргә ашыкмады аксакал.
Соңгы патша сәгатенең күтәрмәде телен дә... Ясаучысы әйләнгәләп ятсын, әйдә, тегендә.
Төпченүче карчыгына кычкырды ир: "Бар, кортка! Кыямәттә куып җитәр- вакыт кирәк вакытка..."
XX гасырның унөч елы
Мин сыялмыйм... фани дөнья вакътына . Г ТУКАЙ
...Ана жаны очып йөри күктә, ятим улы өчен түр эзләп.
Кыска гына гомер шәме яна йолдыз җилләрендә дерелдәп...
Җәрәхәтле үҗәт йөрәгенә иблис груһ тора "көч” биреп. Өлгерергә кирәк Аллаһының вәхиләрен акка күчереп.
Унөч (1) кенә елын биргән гасыр тупса аша аяк басканда.
Шундый кыска гомер шәме яна. яна. яна ике баштан да!..
Үрмә гөл җебе
Әгәр төштә упкын йотса, өстән сихри өн иңә; үрмә гөлнең җебе буйлап күтәреләм өнемә.
Кысылудан, киселүдән бәгырь өшеп, кан катса, үрмә гөлнең җебе белән ямау салам канатка.
Пыран-заран килсә дисбе, өзде, днмен, җен генә. Тезәм "Аллаһ исемнэре'н үрмә гөлнең җебенә.
Кайчак тау-тау уйлар изсә, бушанырга телим мин, ялгап ... яшен тамырына җебен үрмә гөлемнең.
... Әнкәй! Рәхмәт юлларында катлы-катлы үр күрәм.
Кабреңдәге үрмә гөлгә, килеп, янә үреләм...
Көлү
Гомер бакый тыеп тотты тәнгә сыймас хөр җанын. Хәтта аның авыз ачып көлгән чагын күрмәдем.
Артык җитди, уйчан булды- коеп куйган чын гарип1. Әйтә иде: ‘’Көлгән саен җитмеш шайтан чыгар",—дип.
Көлми торсаң, яман көчләр калыр читлек эчендә (?!) ...Шулчак иблис каршы төште һәм белгертте үчен дә: "Гарип затым, гарешеңә шуны белеп бара бир— баш сөягең, күккә карап, көлеп ятыр барыбер..."
'Сирәк очрый торган кеше мәгънәсендә.