Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ ЗАМАНЫ БАЛАСЫ


у чор татар язучыларынын язмышы бер-беренә бик тә охшаш. Ятимлек. Балалар йорты
һөнәр мәктәбе (ФЗӨ) Берәр төрле техникум Берничә ел эшчеләр арасында һәм хәрби
хезмәт. Аннары сугыш
Әдәбиятыбез аксакалы Сафа Сабир улы Сабиров
(Нәзыйров) та шул юлны үтә. 1915 елнын 19 августында
хәзерге Татарстан Республикасынын Питрәч районы
Искейорт авылында дөньяга килә Октябрь түнтәрелеше.
Ватандашлар сугышы илнсн астын өскә китереп, давыллап
узып китә. Дүрт яшенлә әтисез, унбер яшендә әнисез калып.
14 яшенә кадәр балалар йортында тәрбияләнә Чүплек
базларына, урамнарга сибелгән ятим-ятимәләрне жыеп
тәрбия итү өчен ачылган бу йортлар Совет властенын нн
игелекле эшләреннән берсе булгандыр мөгаен Меңләгән
яшьтәшләренең уртак язмышын кичергән Сафа абый үз
заманынын баласы буларак яна дәүләткә, әлбәттә, мен
рәхмәтледер
Совет власте аны тимерь юлчылар мәктәбендә
укытып, паровозчы-слесарь һөнәре һәм жидееллык белем
бирә. Әти-әнисез, ятим үскән малай өчен инде бу бик югары
белем баскычы була. Әмма ана укуны тагын да дәвам итәргә
язган икән Бер ел туган ягында
Тауиле мәктәбендә балалар укытканнан сон. булачак язучы
1934 елда атаклы Казан елга техникумына килеп керә Биредә ул беренче мәртәбә кулына каләм
ала. Әдәбият түгәрәгенә житәкчслск итә 1938 елда укуын тәмамлап. Иделдә пароход капитаны
ярдәмчесе булып эшли генә башлый, хәрби хезмәткә чакырыла Шул елнын сен тябреннән 1946
елнын августына кадәр - сигез ел буена ул Ерак Көнчыгышта - Хәрби диңгез флотында
Сугыш елларында безнен дистәләгән язучыбызнын язмышы Ерак Көнчыгыш белән
бәйләнгән
Салих Батгал. Локман Бадыйкшан. Әдип Маликов. Әбрар Кәримуллин. Габдулла Шәрәфи.
Гиз-эл Габид. Ислам Беляев Атарнын һәрберсенең ижатынла бу ерак төбәк үз урынын алган
Хикәяләр, повестьлар һәм шигырь, поэмалар ижат ителгән Локман Балыйкшаннын «Мөртәт»
романындагы вакыйгалар тулысынча шунда бара
Татар телендә флот гәзитәсе чыгу да юкка гына булмагандыр Инде каләм жене кагылган
Сафа абый Ерак Көнчыгыш край органы булган «Красное знамя» газетасы каршындагы әдәби
түгәрәктә йөри Ике телдә дә мәкаләләр, хикәяләр яза Хәрби диңгезчеләр тормышыннан
дәвамлы-дәвамлы очерклар бастыра
Моннан 55 ел элек - 1945 елда анын өч хикәясе «Казан кызы». «Мистер гавык». • Карт
эшче» «Казан утлары» (ул чакта «Совет әдәбияты») журналында басылып чыга Әнә шулай итеп,
анын әдәби язмышы рухи мәркәзебез Казан белән тоташа
Хәрби хезмәттән котылу белән Идел аны үзенә суырып ала Сагынылган Ул бит хезмәт
юлын биредән башлаган иде Яна үзгәрешләр башлана Куйбышев гидростанциясе Казан елга
порты төзелә Атаклы «Маркиз» утравы су астында кала Ун ел буена диңгезче Сафа белән язучы
Сафа тарткалашалар Дөрес, алар үзара сугышмыйлар Бер-берсен тулыландырып яшиләр
Шуның матур нәтижәсе булып. «Яшь дингезчеләр» повесте (1949) дөнья күрә «Дүрт елга буйлап»
(1950). «Зур Идел туганда» (1952). «Ике хикәя» (1953) китаплары басылып чыга
Ниһаять, ул. батырчылык итеп, тутысынча язу эшенә алына 1957 елдан 1975 елга кадәр
(пенсиягә чыкканчы) Татарстан китап нәшриятында эшли Бүлек мөдире Әмма анын ижатынын
төп каһарманнары булып кырыс халыклы диңгезчеләр кала Ул
Б
аларны белә, ярата. Кыскасы, аларнын эчке дөньяларында судагы балык кебек «йөзә» Шуңадыр
да аның хикәяләренә, повестьларына документальлек хас. Бу үзенчәлеге анын иҗатын
ышандыру көче белән баета.
Сафа абый бик төгәл, пөхтә кеше. Балалар йортында тәрбияләнгәндер дә димәссең дә...
Бәлки уку еллары аны шулай үстергәндер Ни дисән дә, тимерь юлчы һөнәре дә гаять төгәллекне
таләп итә бит Бәлки аны хәрби хезмәт (ни дисән дә 8 ел!) шулай тәрбияләгәндер.
— Бәлки шулайдыр, Сафа агай, — дип сорау бирәм ана...
— Бәлки шулайдыр, - ди ул, салмак кына уйланып - Аннары бит әле шунысы да бар, бөтен
Совет иле татардан гына тора сымак иде. Владивостокка бар - тоташ татар гаиләләре Аяк сөртеп,
сәлам биреп керәсең, син үз кеше Иге-чиге юк урман, иге- чиге юк ил - кая барма, үзебезнең
халык. Хәзер кая микән алар? Алар түгел, хәзер үзебезнең Казанда да юк инде андый гаиләләр
Мин Казан елга портында эшләгәндә (1945 - 1954) татары урысча, урысы татарча белеп бергә
яшиләр иде Кинәт кистеләр дә куйдылар. Каршы килеп кара. Башын бетәр!
Сафа абый төгәл, пөхтә кеше, дидем. Бу сыйфаты аның Татарстан китап нәшриятыннан
пенсиягә китеп, музей төзегәндә дә күренде Кысан гына, китапханә бүлмәсендә булуына
карамастан, бу музей үзенең байлыгы, тарихи эзлекле тәртибе белән Дәүләт музееның кайбер
бүлекләре белән ярыша ала. Ә бәлки аны чынлап та таралып, чәчелеп бетмәсен өчен шунда
күчерергә кирәктер Татарстан китап нәшриятының соңгы Ю-15 ел эчендәге казанышларын гына
өстисе ләбаса.
Өлкән язучыбыз белән мин 1969 елдан аралаша башладым. Көннәрдән бер көнне —
Бауман урамының икенче катында урнашкан Язучылар союзы тирәсеннән узып барганда, Равил
Фәйзуллин очрый. Хәл-әхвәл алышабыз.
- Әйдә, бер җилләнеп, өлкәннәр белән аралашып кайт әле, - ди бу.
Түбән Камада язучылар, рәссамнәр. композиторлар белән, ижат оешмаларының өлкә
комитеты семинары үткәрелә икән. Элек шундый аралашу мөмкинлекләре тудырыла иде.
Кунакханәгә Кама буендагы ял йортына урнаштыру мөмкинлеге бар. диделәр Сафа абый
җитәкчелегендәге бер төркем без шуны сайладык. Яз көне су күтәрелгәндә ярга кертеп
калдырылган, бик зәвык белән җиһазланган пароход иде бу. Төркем-төркем гапләшеп утырырга
салон ашханәсе дә бар. Без үзеннән-үзе бер төркемгә берләштек. Мирсәй Әмир, Хөснул
Вәлиуллин, Галимҗан Латыйп, Сафа абый һәм мин Мирсәй ага шигырьләр ярата икән. Ярата
гына түгел, һәр якты, һәр җылы очкынны тоеп ала. Тыңлый-тынлый да йә сабыйларча сөенә, йә
аксакалларча тирән уйга кала. Кайчакта чын күнелдән борчылып: «Барып чыкмаган бу» - дип куя.
Шундый шигырь кичәләренең берсендә ул әйтә куйды:
- Кара әле, Сафа, резервтан булса да, бер мөмкинлек табып, бу шагыйрь егеткә бер
игелек эшлик әле. Кош теледәй генә җыентыгын чыгарсак, калганын үзе карар иде. Суга
ыргытсаң, йөзәр сыман бу, ә, - дип моңсу гына елмаеп куйды.
- Бездә аның кулъязмасы да бар, - дип куйды Сафа абый
Мин гаҗәпләнеп аңа карадым. Хәл болай булган икән. Берничә ел элек, мин әле урта
мәктәптә укыганда. Чаллы әдәби берләшмәсенә Казаннан чакыру хаты килде. Анда мина, район
газетасында, «Яшьленинчы»да, «Ялкын»да чыккан шигырьләремне җыеп һәм яңаларын да алып
Язучылар союзына килергә әйтелгән, һәм «Әдәби консультант: Абдулла Гомәр», дип куелган иде.
Казанга баргач, мине шагыйрь Зыя Мансурның өенә җибәрделәр. Зыя абый бик нык авырый иде
инде Шулай да ул минем белән ял итә-итә көне буе утырды. Дистәләгән шигырьләрне өр-янадан
эшләтте, күчертте Шигырьләремне яшь шагыйрьләрнең «Дуслык» китабына әзерли икән 700 юл
шигыремне алып калды. Кайткач та мин ана тагын утызлап шигырь өстәп җибәрдем Ул китапны
мин бик зарыгып көттем. Китап чыкты Минем шигырьләр генә юк иде Озакламый Зыя ага да
дөньядан китеп барды. Ул чакта инде мин Казанда идем. Ул минем, монда күченеп килгәч, сонгы
юлга озаткан беренче шагыйрем иде. Сафа абый шул кулъязмалар хакында әйтә икән. Димәк,
югалтмаганнар. Зыя ага аларны тапшырган. Сөенеп куйдым.
Сүз шуның белән тәмамланды. Семинар да төгәлләнде. Мин дә мәктәбемә укытырга
кайтып киттем. «Учак урыннары» дип папка тышына ат башы кадәр хәрефләр белән язып куйдым
да китап әзерләргә керештем.
Көз үтте Кыш үтте. Шаулап язлар килде дә җәйгә кердек. Н иһаять, мин дә култык астына
«Учак урыннары» китабының саллы гына кулъязмасын кыстырып килеп. «Матур әдәбият»
редакциясе мөдире: «Сафа Сабиров» дип язылган күн белән тышланган ишекне шакыдым. Хуҗа
мине күптәнге танышы кебек, тиң күреп, колач жәеп каршылады Эчемә җылы кереп китте.
- Менә. Сафа абый, китап төзеп китергән идем. - дидем.
- Вот, шагыйрьләр дают! - дип көлә ул. - Әле беренче китабы сатуга чыгып та
житмәгән. инде икенчесен күтәреп килеп тә житкән Бар. авторский 10 китабыңны Сәлимә аланнан
к ереп ал!
Мин берни дә аңламыйча, ул әйткән Сәлимә апага кереп киттем. Мина беренче
«Кыңгырау» исемле китабымны бирделәр Исемне дә тапканнар' Нәрсә аялата инде ул кынгырау
Шулай да сеенсч бит Кинәт кенә Мирсәй аганың сүзләре искә төште «Кош теледәй генә!* Чыннан
да. кош теле дисә дә кош теле. Юка гына Шулай да үземнеке!
Димәк, теге вакьпта Кама буендагы пароход салонында Мирсәй ага әйткәнне Сафа абый
күнеленә салып куйган Онытмаган Сигез ай гына узды бит әле.
Сафа абый «Учак урыннары» кулъязмасын үлчәгәндәй кулында тотып торды да
- Теге юлы Зыя абыеңның бәясе мәсьәләне хәл итте Бу юлы үзен теләгән олы
шагыйрьгә эчке рецензиягә бирик Сүзе үтәрлек булсын. Кемгә9
- Йә Хәсән ага Туфанга, иә Сибгат ага Хәкимгә
- Хо-хо-хо! Курыкмыйсынмы9 Алар кире фикер әйтсә, бөтенләйгә юлын ябыла Матри!
Мин аларгада. үземә дә ышанам. - дидем
Менә шулай ачыктан-ачык. егетләрчә сөйләшүе белән кадерле дә ул безгә. Сафа абый.
Сафа абый Сабиров үз заманынын баласы Аны Совет власте тәрбияләп үстергән Ул ана
намуслы хезмәт иткән. 70 ел мәйдан тоткан ул Властьны мактарга мөмкин яман ларга мөмкин
Әмма ул безнен тарих. Ә Сафа абыебыз анын «аяклы тарих»ы Аяклы тарихларыбы знын
кадерләрен белү бик кирәк Бик тә кирәк