ЯҢАЛЫКЛАР
БӨТЕНРОССИЯ ЖУРНАЛИСТЛАРЫ
БӘЙРӘМЕ
21-24 июнь көннәрендә «Бөтен- россия-
2000» дип исемләнгән гаммәви мәгълүмат
чаралары фестивале булып үтте. Бу бәйрәмгә
төрле республикалар һәм өлкәләрдән 700 дән
артык кунак килгән иде
Фестиваль кысаларында «Русия
матбугаты энциклопедиясе», «Төрки-славян
тарихи-мәдәни мөнәсәбәтләре: үткәне, бүгенгесе,
киләчәге», «Гасырлар алышынганда Руснядә
мәгълүмат иреге», «Журналистның җәмгыять
алдындагы жаваплылыгы» дигән темаларга
багышланган сөйләшүләр булды.
Бауман урамындагы «Матбугат дөньясы»
бәйрәме дә кунаклар күңелендә соклану уятты.
Әлеге күргәзмә-ярминкәдә югары сыйфатлы
басмалар.шул исәптән безнең «Казан утлары»
журналы да халыкка тәкъдим ителде.
Казанда журналистлар йортын ачу үзе бер
мәгънәле зур вакыйга булды Региональ
телерадиокомпанияләр вәкилләре Азнакайда
махсус программа буенча фестиваль үткәрделәр.
Фестивальгә җыелган кунакларга М.
Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет
академия театрында Ф Яруллиннын «Шүрәле»
балеты күрсәтелде
Русия журналистлары Казан Сабан туен да
күреп киттеләр.
СУВЕРЕНИТЕТНЫҢ 10 ЕЛЛЫГЫНА
13 июльдә Татарстан Республикасының
Язучылар берлегендә Ижат берлекләренен
координацион советы утырышы булды. Анда сүз
Татарстанның суверенитеты турындагы
Декларацияне кабул итүгә 10 ел тулу алдыннан
Ижат берлекләренен мөстәкыйльлек шартларында
мәдәният үсешенә багышланган уртак пленумын
үткәрү турында барды.
Әлеге утырышта чыгыш ясаган Язучылар
берлеге рәисе Фоат Галимуллин, Композиторлар
берлеге рәисе Рәшит Калимуллин, Рәссамнар
берлеге рәисе Абрек Абзгильдин, Журналистлар
берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башкалар
сонгы елларда республикада милли
традицияләрне. Татарстан халыкларының телен
һәм мәдәниятен торгызуда һәм үстерүдә алга
китеш булуын ассызыкладылар. Суверенитет -
кабинетларда уйлап чыгарылган төшенчә түгел, ул
- Татарстанның Югары Советында законлы нигездә
хәл ителгән халык ихтыяры Бүген ана нинди генә
бәяләмә бирелсә дә, ул - тарихыбызның бер
өлеше, халкыбыз тормышынын бер өлеше.
ОНЫТЫЛМАС ОЧРАШУ
21 июньдә Татарстан язучылары йортында
дөньякүләм мәшһүр язучылар Чынгыз Айтматов
һәм Олжас Сөләйманов белән очрашу узды. Алар
Татарстанга «Бөтен- россия — 2000» журналистлар
фестивале уңае белән килгәннәр иде. «Түгәрәк
өстәл» әңгәмәсендә олуг әдипләр белән Татарстан
ягыннан Равил Фәйзуллин. Миркасыйм Госманов,
Фоат Галимуллин. Әхмәт Рәшитов, Әхәт Гаффар
чыгыш ясадылар Кырыкка якын язучы һәм
журналист катнашкан бу очрашуда дөньяда һәм
Россиядәге сәяси вәзгыять, бүгенге көн әдәбияты,
төрки халыклар арасындагы тарихи бәйләнеш,
латин имласына күчү мәсьәләсе, һәм гомумән,
мондый аралашуларның әһәмияте турында җитди
сүз булды.
МАНСУР ХӘСӘНОВКА - 70 ЯШЬ
«Республика өчен бу — күренекле
вакыйга». Татарстан Президенты Минтимер
Шаймиев зур дәүләт эшлеклесе, академик,
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур
Хәсәнов эшчәнлеген 26 июньдә булган тантаналы
җыелышта менә шулай бәяләде.
«Гасыр тәмамланып килә, йомгаклар
ясала. Әмма республиканың күренекле кешеләре,
фән һәм жәмәгать эшлеклеләре исемлегендәге
беренче урыннарның берсендә Мансур Хәсән улы
Хәсәнов исеме торачак Аның 40 елдан артыкка
сузылган хезмәте, аның характеры, сәләте,
карашлары аркасында халкыбызның ру хи тормышы
хәзерге югары дәрәжәдә тора Әгәр Мансур
Хәсәнович булмаса, ихтимал, Татарстан Фәннәр
академиясе барлыкка килмәс иде Нәкъ менә Сез
аңа нигез салучы булып торасыз,- дип белдерде
Минтимер Шаймиев, юбилярга мөрәҗәгать итеп -
Сездән башка Татар энциклопедиясе институты да
булмас иде», диде Президент.Ул М. Хәсәновка
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә
IV дәрәжә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен»
орденын тапшырды
Тантаналы утырышта Татарстан
Министрлар Кабинеты вәкилләре Татарстан Дәүләт
Советы әгъзалары, республика шәһәо һәм
районнары башлыклары, вузлар фәнни
учреждениеләр вәкилләре, предприятие һәм
оешмалар җитәкчеләре катнашты
ТАТАРСТАН ОСТАЛАРЫНА
ДӘҮЛӘТ БҮЛӘГЕ
Татарстан Республикасы Зур концерт
залынын интерьерын үзгәртеп эшләү проекты
Русия Федерациясенең әдәбият һәм сәнгать
өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды
Проект Казаннын архитектура һәм шәһәр
төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары В
Логинов, Казан дәүләт төзелеш академиясенең
кафедра мөдире Е Прокофьев һәм Казан дәүләт
консерваториясе ректоры Р Абдуллин тарафыннан
эшләнде
БЕЛАРУСЬ ИЛЕНДӘ САБАНТУЙ
2-3 июньдә Беларусьның Гродно
шәһәрендә III Бөтенбеларусь милли мәдәниятләр
фестивале үткәрелде Анда Беларусь. урыс. татар.
молдован. әзәрбәйжан. әрмән, яһүд, литва һ б. күп
кенә милләт вәкилләре җыйналган иде
Минск шәһәрендә өченче ел инде •
Чишмә» дип аталган татар-башкорт халкынын рухи
мирасын үстерүгә хезмәт итүче мәдәни фонд
эшләп килә Фондның президенты - Иран Исхак улы
Богданов Анын активлыгы һәм тырышлыгы белән
Гродно шәһәрендә беренче тапкыр татар Сабан туе
үткәрелде Әлеге фестивальдә һәм Сабан туенда
«Чишмәжен угызлап вәкиле чыгыш ясады.
Татарстан Мәдәният министрлыгы
булышлыгы белән фестивальдә «Идел*
журналының баш мөхәррире Рашат Низамиев.
Татарстанның халык артисты Искәндәр
Биктаһиров. Татарстанның атказанган артисты
биюче Ләйсән Хәмитова да катнашты
Артистларыбыз фестивальнең мактаулы
дипломына лаек булды
Татарстан Язучылар осшмасынын
берлеккә кабул итү коллегиясенең (рәисе Равил
Фәйзуллин) чираттагы утырышы булды Анда сонгы
дистә еллар эчендә монарчы Берлеккә кабул
ителмичә яткан 52 авгорнын иҗади эшләре
тикшерелде, ин лаеклылары сайлап алынды 2
июльдә Язучылар берлеге идарәсе коллегия
тәкъдим иткән оч авторны Азнакайдан шагыйрь
Әнәс Исхаков. Актаныштан прозаик Әмнржан
Моталлапов. Казаннан әдәби- документаль
китаплар авторы Рәмзи Иляловларны Татарс тан Я
зучылар берлегенә кабул итте
МӘСКӘҮДӘ ШИГЫРЬ КИЧӘСЕ
Татарстанның Мөскөүдәге вәкаләтле
вәкиллегендә шагыйрә һәм тәрҗемәче Венера
Вәлиеванын (академик Камил Вөлиевнсн җәмәгате)
ижат кичәсе булды Анда Дәрдмәнд. Тукай. Җәлил,
Туфан шигырьләре һәм бүгенге көн авторлары
әсәрләре янгырады. Соңыннан шагыйрә үзенен
әсәрләрен укыды
ОНЫТЫЛМАС ЯЗУЧЫ
Быел мәшһүр әдип. Татарстанның халык
язучысы Мөхәммәт Мәһдиевкэ 70 яшь тулган булыр
иде. Инде дүрт ел арабызда үзе булмаса да, анын
әсәрләре, гыйльми эшләре яши. ижаты милләт
күңелендә
5 июль көнне Г Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры бинасында әдипне искә
алу кичәсе булды. .Аны Татарстан Язучылар
берлеге һәм Мәдәният министрлыгы оештырды
Олуг язучының ижаты турында доклад белән ТР
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыкты
Кичәдә Мөхәммәт Мәһдиевнен
якташлары, туганнары, каләмдәшләре, укучылары,
артистлар катнашты
6 июль көнне туган авылы Гөберчәктә
язучы истәлегенә музей-йорт ачылды
ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай
клубында күренекле шагыйрь. Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесс Роберт
Әхмәтжановнын ижат кичәсе булып узды Әлеге
бәйрәм шагыйрьгә 65 яшь тулу уңае белән
оештырылган иде
4 июль көнне Казан шәһәрснен • УН И КС»
концертлар залында 50 яшьлек юбилее унаеннан
язучы-сатирик Камил Кәримовнен ижат кичәсе
үткәрелде
ДЕРЖАВИН ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ
Мәгълүм булганча, рус поэзиясенә нигез
салучыларнын берсе - безнен якташыбыз Г Р
Державин (1743 - 1816) Лаеш районы хакимияте
һәм Татарстан язучылар берлеге (шагыйрь Лаеш
районының Сокуры авылында туган) Державин
исемендәге премия булдырды Я аучылардан бу
премиянен беренче лауреаты — Казанда яшәүче
рус язучысы Владимир Корчагин булды
ГАМИЛ АФЗАЛ УРАМЫ
Әлмәт шәһәрендәге Агропоселок дип
аталган биегәнен яна төзелгән урамнарының
берсенә Татарстанның халык шагыйре. Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил
Афзал исеме бирелде
Казаннын Азино бистәсендәге яна урамга
Татарстанның халык. Россия Федерациясенең
атказанган артисты. Г Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты X Бигнчев исеме бирелде
Хәйдәр Бигнчев урамыннан төньяк-
көнбатыш юнәлештә үтә торган урам татар
композиторы. Татарстан Республикасы халык
артисты. Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге
лауреаты Жәүдәт Фәйзи исеме белән йөртеләчәк