Укучы сүзе
Хөрмәтле редакция!
Сезгә Мәскәүдәге укучыларыгызнын берсе яза. Журналыгызны 1988 елдан бирле алып
торам, тик бик ошатып бетерми идем—консервативрак, провинциаль рухлы зәгыйфь әсәрләр
байтак иде аның битләрендә. Үз телемне онытмас өчен генә языла идем инде Берничә ел алмый
да тордым
Соңгы елларда журнал күзгә күренеп үзгәрде Былтыргы саннар ин зур бәягә лаек Ип
ошаганыН Әхмәдиевнен «Амбирак яки кара каен кайгысы» булды Шулай сөйләшүчеләрне бер
тапкыр метрода да очраткан идем Үзбәкләр ахрысы дип уйлаган идем, алар безнең кешеләр
булган икән.
Журналның быелгы ике санын да укып чыктым инде Шундый уңышларыгыз фонында
аянычлы хаталар жибәреп тагын үзәкне өзәсез бит Менә беренче санда Р Файзуллин
«тинейджер—компьютер жанлы кешеләр» дип язган Инглиз телендә ten ун. age—яшь дигән сүз.
13-19 яшьлек үсмерләрне шулай диләр Компьютер кыстырырлык урын юк монда Җитди,
программалы мәкаләдә шундый хата бигрәк күзгә ташлана (Әйе. тинэйджер сузе яшүсмерләр
дигән суз. әмма аны хәзер компьютерга мөкиббән киткән яшьләр төшенчәсен аңлату өчен дә
еш кулланалар Бу очракта «компьютер җанлы кешеләр» дип автор шигъри образ рәвешендә
нәкъ шундый даирәне күздә тота да инде Редакция искәрчәсе)
Шул ук санда (168 бит) бик кызык, тирән фикерле тикшеренүдә («Идегәй» дастаны
турында) неосфера дип язылган Ә бит нео— яңа дигән сүз Монда ноосфера. ягъни акыл сферасы
булырга тиеш иде Аннары Вернадскийга хәтле беренче булып ул турыда француз рухание һәм
археологы Тейяр де Шарден язган
Редакциягә журналның сыйфатын тагын да югарырак күтәрүдә уңышлар теләп калам.
НАСРЕТДИНОВ И. К.
Мәскәү.